Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Яшәү — бәхет
Елмай әле, елмай, якты дөнья, Мин мөкиббән сиңа, мөкиббән: Ил язмышын иңнән төшермәскә Ихлас җаным күптән күнеккән.— Мин мөкиббән сиңа, якты дөнья, Эштә янып-көеп, яратып...
Төсем калыр җирдә, мәхәббәтем, Яшәү матурлыгын яңартып.
Тәрәзәмә килә кайчак җилләр, Кайгыларым әллә кайтамы?
Кайгы — нәрсә? Яшәү — бәхет, диеп Каршысына чыгам һәр таңның...
Елмай әле, елмай, якты дөнья, Мин мөкиббән сиңа, мөкиббән: Ил язмышы — минем үз язмышым, Урталыкта, юк, юк, интекмәм. Күзне камаштырып елмай, дөнья. Якты күге булып Ватанның
Яшәү — бәхет, яшәү — көрәш, диеп Каршысына чыгам һәр таңның.
Саф көмеш
Ярыма мин башны куям: Кушыла Идел уема, Көтмәгәндә күңелемә Саф көмеше коела.
Идел — һәрчак ил абруйлы. Хатирәнең яктысы.
Ярларында көлеп тора Гомеремнең яртысы.
Шигъриятнең чулпы
тавышы
Җирне бизә, күңелләрне яктырт, Җил-давылда сына җырыңны Шигъриятнең чулпы тавышлары — Көрәш рухы яшәү чорының.
Көмеш кенә түгел безнең өлеш. Алтыннарың торсын бер читтә. Янып торган еллар күкрәгендә Ялкын булуларга ни җитә!
Еллар авазында кайтавазлар — Без казганган көннәр табышы: Армас, талмас, мәңге дәртен җуймас Шигъриятнең чулпы тавышы