Логотип Казан Утлары
Шигърият

МӘХӘББӘТКӘ -МӘРХӘМӘТ


Чистай кызы
Шигърсми җәйдем аягы астыма
. Г Г»«ал
Мин — Чистайда Бүгенгедә. Уйда — башка чорлар җитмеш ел элек булганга кайта һаман уйлар
Ага Чулман, вакыт ага,— санап сәгатьләрне, көтә яшь кыз. Өмет өчен бармы сәбәпләре?
Пароходлар килә, китә... Юк, пристань моңсу: Килми Тукай — Зәйтүнәгә ник күңелле булсын!
Авырттыра минутлары җанны, сәгатьләре
Нигә кысып тора аны мишәр гадәтләре?—
Юкса чыгып китсә иде үзе Казаннарга!
Анда — Тукайлы газетлар, урамнар, заллар да.
Казан гөрли, һаман нурлы, уты уңайлы күк...
Бөтен төше җанга җылы — һәр җир Тукайлы күк!
Фатих агасы, Әмирхан хат лабаса яза, ә соң Тукай? Юк бер хәбәр, инде ничә яз ла!
Ага Чулман, ага вакыт . Чистай сәгатьләре Барып күреп кайтыр өчен юкмы сәбәпләре?!
— Калфагымны ташлар идем дулкын иясенә.
Чистай, пароходта җитеп Тукай килсә сиңа!
...«Сәйяр» килгән Кари-артист сәлам алып килгән Ә соң үзе? Үпкәлиме? Нигә килми икән?
Әнкәем дим, кызыгызда шундый читен хәл лә
Ул, шагыйрьгә, үзе башлап, сөям! дисен әллә?
Казанда бит таныштылар. Әй кызарды шагыйрь кызык гашыйк... үзен шуңа бәлки атагандыр?
Өстенә конфетти сибеп серпантиным белән уратканда — җан бәйләнгән, кем соң аны белгән!
Ә нигә әле чәчләре бәйләнми соң чәчкә?— Менә хәзер, Чистай кызы, көтеп, янып яшә...
Менә хәзер килер сиңа тетрәндерер хәбәр: татар тетрәр, елар мишәр — уянырлык хәлләр!
Халык пәйгамбәре үлгән! Япь-яшь көе киткән...
Зәйтүнәне калдырган ник? Ул соң нишләр икән?
Чулманга карап еларга, уйланырга кала...
Татар кызы, синең язмыш һай аяныч, бала!
...Сагыныр ул гомер буе Тукайны үзенчә: татар кызлары исеменнән, хисе — пакь көенчә.
Ул күрсәтми түгәр яшен, эчтә саклар утын — бер генә очратмас юлда «Тукай» пароходын!
Әдипләр килер... үз улы 1 — истәлекләр сорап, ул елмаер моңсу гына... Үткән — шундый ерак!
Ул шул изге хискә, моңга багышлар гомерне: ул Тукайны саклар җанда — бөек яшүсмерне!
...Ә Чистай каласы — башка: ил яшәрә бара.
Шаһит — Чистай сәгатьләре... Вакыт ага. Ярда — Пристаньда япь-яшь кызлар. Кемне каршылыйлар?
Туктар да пароход, Тукай... Юк, егетләр чыгар, Кочаклашырлар яшеренми, кеше алдында ук: саф яшьлектә, ихласлыкта гаеп тамчы да юк!
Үзгәргән дә хәзер — яңа мишәр гадәтләре... Бәхетләрне саный инде, Чистай, сәгатьләрең!
Мин дә Чистайда... Бүгендә. Әмма уем — ерак... Кайта — Тукайның бердәнбер сөйгәненә йөрәк.
Аңа һәйкәлме язганым?— Нәни генә ядкарь...
Бөек шагыйрьнең үз җыры, беләм, озак яшәр...
1984 Чистай
Аксакаллар
— Сезне узып киттек, инде Бик артта калдырдык— дидек, Юк, һаман алда икән — Шаккатып торам: сез — абый, Сез һаман остаз лабаса, Без һаман бала икән...
' Күренекле язучыбыз А Рлснх
Инде мөстәкыйль булдык!— дип. Горур башны өскә чөйдек,— Бу Иблис алдау икән: Акылда да һәм солда да Сез үрнәк безгә һаман да, Сез — агай, алда икән.
Зур фикерләр белән килдек, Яңа киемнәргә төрдек,— Дип сөйләү — ялган икән Сездә күптән алар булган, Безгә кадәр дә табылган,— Без — дәвам, ялгау икән.
Инде гыйбрәт бу гомергә, Кем булма син һәм кай җирдә,— Аксакал кала икән, Синнән гел тәҗрибәлерәк, Яши үсүеңне теләп, Үзе— гел алда икән!
— Сез безгә һаман абый ла... Без һаман бала икән!— Кайчан да шулай әйтергә, Аксакалыңа кайтырга Көч таба алсаң икән!
Юк шул.. Сезне онытып булса икән! Сез уятып бер көн яшь канны, Аннан җанны минем елаттыгыз... Каргамадым (Адәм!) һааамны! Әрнеп, теләмәдем калагызны Ут һәм корым каплап алсын дип. Мин ләгънәтләр Сезгә яудырмадым Янсам да бит үзем яндым тик
Табынганнар белә булыр: алар Илаһына әллә кизәнгән?
Кояш нуры булып күкләр тартты — Мин тауларга мендем үзәннән.
Биеклекне күреп беләм хәзер, Яшьлек эзен карлар каплаган, Ләкин күрәм ачык биектә — Сез, Картаймаган, матур, шат һаман,— Табынулар шулай саклаган.
Ялган булыр, хәзер Сезгә тыныч Карыйм, дисәм, юк Тик, җан атып, Тауга кабат китәр идемме мин?— Куркып уйлыйм. Ә бит яшьтә мендем, Биек мендем ул чак — яратыг.
Үкенеч
Кешеләрнең гаебен табу җиңел!
Күз алдында читләр ялгышы Ярылып ята...
Шуңа без аларның Мөмкинлеген үлчәп, язмышын «Хәл итәбез» күп чак — Җыр кошына:
— Сынар, дибез, тиздән канаты. Үзеңнекен исә күрү читен,
Инде ятлар — яки яратып, Күп чак гаеп табып, бәя куяр...
Ә син, күңел, азмы очындың! — Үз юлыңда күпме каурый тузгый, Бөркет-кошын хурлап дусыңның.
Кешеләрнең гаебен табу җиңел...
1984.
Мәрхәмәт!..
Ник дәшәм бүген дөньяга?— — Мәрхәмәт, дим, мәрхәмәт: Тагын хәкарәттә анда — Төнге Мадрид урамында Түбән төшкән мәхәббәт,—
Тапталмасын ялгыш, әкерен! Юкса, ул янмас кабат... Диварга сыенган — туңган, «Эштән чыгарылган кыз»дай, Тузган чәчле Мәхәббәт, (Тукталдык Фәйзуллин белән...)
Мәрхәмәт, әй, мәрхәмәт!
Парижда күреп янды җан, Аннан Лондонда — Сохода, Инде менә Мадридта — Суык апрель төнендә ул, Ярым-ялангач фәрештә —
Җиргә төшкән — яр көтә, Ул чакыра мәгълүм йортка!
Хәкарәттә мәхәббәт... Мин, аның рыцарь-шагыйре, Бу хәлендә күреп әле Нишли алам?! Мең кабат, Дон Кихотча... юк, Тукайча Кычкырам бары дөньяга: — Кит, зинһар, булма харап, Кайт, сөю, изге исемеңә... Беләм, егерменче йөздә Кемнәр сине, мәхәббәт, Бу хәлгә төшерә... Җиркүләм Нәфрәт аларга, нәләт!
Җылын шагыйрьләр җанында, Тузган чәчле, туңган ач зат!— Мәхәббәткә — Мәрхәмәт!
1983 Мадрид
Күперләр
Яндырыгыз күперләрне! Хыяллар, алданмагыз,— Калсын ул җырлар яшьлектә, Бүгенгә ялгамагыз;
Кырык яшькәчә гомернең Күңелдә алтын томы: Ихласлык тарихы итеп, Хисләрем сайланмасы дип, Калдырам, яшьләр, аны...
Күперләр янсый —г узганга, Хыяллар, ялганмагыз, Хушлаша белик — яшьлекне Кабатлап тик, янмагыз...
Шат көйләр — кырыкка кадәр,
Калдырдык яшел ярны... Чакыра хәзер аргы як, Әмма су салкынрак... әллә Кояшның сүрән чагы?— Инде өлкәннәр ярында, Аек карап чынлыкка, Акылга бәлки, таянып, Кырыслыгыннан курыкмый, Җавап бирик тормышка...
Ә беренче алтын томын Гомернең... нәрсә әйтим, Сагынсагыз, хыяллар, сез — Күперләр сузып карарсыз... Ялганмас кабат ләкин!
Якында
Без булганбыз шундый якын ла Бер поездда, төрле вагонда! — Бер тарафка киткән юлыбыз, Бер сагышны йоткан моңыбыз.—
Төн йокламый уйда килгәнбез. Уяу килештер — төш күргәнбез. ...Булгансың син күрше вагонда, Тик перронга чыккан чагымда, Вокзалда син күземә чалындың Каршылаучыңны да таныдым. Төш бүленде минем — уяндым, Күздән җуйгач сине, уйландым Гомер юлыбыз да — бер тараф!— Барабызмы читкә без карап? Бер-беребезне уйлап яшәп тә ОчрашмыйбьТз. үзебез — янәшә Бер поездда. Төрле вагонда) Бергә түгел, әмма — якында
Тагын... болан баласы
Йөрәге яна микәнни?— Шунда ӘЛЛӘ дәвасы? Кар ярып аккан боладан Сузылып су эчә урманда — Күрдем болан баласын!
Салкын гына тимәсә иде Сиңа, урман баласы — Сеңелем, билгелеме юлың? Таулар ашамы барасы — Тирләп кая чабасың?!
Минем дә, болан-балакай,
Әрни җанаш ярасы
Җанда — кар суы да басмый,— Кайда аның дәвасы, Ничек аны табасы?!
Язгы суларга текәлеп,
Тагын күпме багасы?!
...Бәлки ярын эзләп арган? Муенын сузып су эчкәндә Күрдем болан баласын
Кышкы идиллия
Шундый салкын! Агачларда — сыкы Син дә бәсле шәлгә уранган Тик күзләрең күренә — алар якты! — Без киләбез төнге урамнан
Агыйделдән, Юрүзәннән гүя Казан безне үзе чакырды Шигырьләргә, Моңга ул башкала, Шунда булсын дәвам, ахыры Күге нинди! Йолдызлары — якын, Хыяллар да шуңа балкыймы?
Син тыңлыйсың: шигырь сөйләп киләм, Тавышым—батыр, хәтта акыллы
Нинди бәхет Шигырь,Җыр сөйләшә.— Моң тантана итә — юл алган Кайнар сулышыңны тоям, юкса Күзләреңәчә син уранган —
Бәсле пәрдә... Сине кемнән саклый?— Яман күздән? Кышкы урамнан?!
...Бик биектә хыял! Безнең өстә Казан күге... Җилләр — Уралдан