Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЕЛ ДИҢГЕЗДӘГЕ КОЯШЛЫ УТРАУ


амолет Йошкар-Олага оча Менә ул югарыдан караганда тоташ яшел диңгез булып күренгән урманның ярыннан-ярына бер җилкенүдә сикереп чыгар Ярты сәгатьтән анда булабыз
Мин самолеттагы кебек үк йомшак урындыкта тирбәлеп Йошкар- Олага барам йөгерек шпаллар агымы ниндидер тоташ дөбердекле. үзгәрешсез һәм азаксыз койгә биешкән күз иярмәс тизлек белән копчәкләр астына ашыгып тартыла Тагын да йомшаграгы һәм тынрагы кирәк дисәң, беренче класслы асфальт юлдан чалкан тиз Йөрешле автобуска утырырга мөмкин иде Нибары дүрт-биш сәгатьлек юл
Әйе. үзенең 400 яше тулган юбиляр — Кокшага елгасы буендагы Йошкар-Ола беләк (Кызыл Кала дигән сүз) Казан арасы ерак түгел хәзер Бу башкаладан Татарстанның һәр шәһәре һәм районына, алардан исә һәр хуҗалыкның басулары һәм фермаларына барып чыгарга сәгатьләр түгел, ә кайбер урыннарда хәтта минутлар да җитә икән ләбаса' Халыкның, бер юл бүтән теләсә нинди юлга чыгара дигән кайчандыр хыялый гына булган сүзе биредә инде чынга ашкан Ә Мари әдәбиятының аксакалы Сергей Николаевич Николаев миңа утызынчы еллар азагында үзе шаһит булган менә нинди бер очракның мәзәген сөйләгән иде Казанга барышлый олаучылар төнге ялга туктый Барасы юлларын онытмас өчен барысы да арба тәртәләрен Казан ягына каратып калдыралар ТИнла, мужиклар йоклагач, авылның бер шаяны шул тәртәләрне кире якка борып чыга Олаучылар иртә таңнан атларын җигеп кузгалалар да кичке якта тагын бер зур авылга килеп кергәч, бик җанланып гәпләшәләр икән
— Бигрәк яхшы күренә бит. әй. Йортлары нинди төзек Тоташ нараттан' Чыңлап тора кебек
— Да. молодец мужиклар эше'
— Сизмисеңме шуны, нәкъ безнең авыл кебегрек дисәм1
— Нәкъ шул үзе бит)
Әйе, шактый уңайсыз, көлке хәлдә кала мужиклар
Миңа Йошкар-Олада һәм мариэлнең 1 Бәрәңге районында беренче тапкыр 1»бI елның ноябрендә тагар әдәбияты һәм сәнгате декадасы уздырырга барганда булырга туры килде X Туфан Г Минский. Г Шамукоө, Г Әпсаләмов. Ә Исхак Ф Хөсни И Юэеев. Ill Галиен, С Шакир һәм унлап сәнгать осталарыбыз булган делегациянең башлыгы идем ТЪэсирләрнең кайберсе турында блокнотка да язганмын
• Кунакчыл хуҗалар үз башкалаларын җентекле экскурсия белән, аркылысын буен айкап дигәндәй, коне буе күрсәтеп йөрделәр Аның инде тәмам формалашкан яңа мәйданнары һәм проспектлары күп кенә урамнары, бигрәк тә парклары һәм бакчалары сокландырды- Кайчандыр бик матур итеп сырлап-бизәп салынган агач йортлар арасында заманча күп катлы ташпулатлар әле күтәрел» генә башлаган чак иде бу Ә хәзер инде алар бер битен дистәләр яңа кварталлар булып үрчегән Шәһәр күренешен» ниндидер үзенчәлекле яңалык керә Күз явын ала торган нәрс» тагын шул биредә чәчәкләр бизәге һәм искиткеч мул яшеллек' Чөнки кала үзенең бөтөи чикләре һәм читләре белая я алек кораб мачталары ясарга гына диярлек тотылган, чыңлап торган шаулы наратлыкка, я җилләр искәндә яшел бөркәнчекләрен тузгытып берсенә-берсе елышкан зифа буйлы каен урманына барып төртелә Ә кала эчеңдә аның һәр кешесенә 15 квадрат метр мәйданы туры килерлек куе куаклыклар үсеп п>ра һәр ике ягы буйлап агачлар утыртылган урамнар озынлыгы да 150 чакрым санала
Үземне урман елы дип санарга балачактан ук күнеккәнмен Чөнки туган җирем өч яктан урманнар белән камалган авыл Армиягә Лубян урман техникумын тәмамлыйсы
С
айда бөтен курс студентлары бергә киттек Сугышта исә, заслоновчы-партизан буларак Белорус урманнарындагы землянкаларда күп торылды Сугыштан соң Йошкар-Оладагы урман эшкәртү институтына укырга керергә хыяллана идем Ул анда сугышка чаклы ук Казаннан күчерелгән югары уку йорты икәне күңелне тартты булса кирәк
Шуңа күрә соңгы вакытларда елына бер мәртәбә булса да Йошкар-Олага бармыйча калганым юк Чөнки урманда ничектер киңрәк сулыйсың кебек һәм колачлырак масштабта уйланыла да Кыскасы, яшәү ямен чагылдырырга шигъри юллар күбрәк табыла. төсләр һәм тавышлар гаять мул була. Урман турында чын йөрәктән әйтелгән сүзләрне эзләве дә күңеллерәк
Пайтәхет бар Фән сараен беләм.
Ә урманны яшел днвар. дим. Күргән саен бер ук сорау бнрәм <Синнән матур тагын ни бар?»— дим.
Мари дусларның Пеледыш Пайрамын — безнең Сабан туебыз шикелле хезмәт, яз һәм чәчәкләр бәйрәмен — инде кат-кат карадым Ул да гадәттә урман һәм су буйларында үткәрелә Анда елмаю-көлүләр. иҗат һәм сәнгать белән очрашу истәлекләре күп була. Ә күптән түгел. Мушмари мехлесхозчыларының чиксез зур мәйданында (40 мең гектар чамасы') табигый урман паркы эшли башлаулары турында укып' куандым Димәк, алда әле безне тыштан караганда бик тә тыйнак күренгән, я сөйләшеп, танышып алгач, эчкерсез. ягымлы, дустанә, җанга якын кешеләр икәнлеге беленгән мари дуслар белән яңа очрашулар көтә.
Ә бит илебездә безне нәкъ әнә шундый хис-фикерләрнең рухи уртаклыгы, күңелләрдә тирән эз калдыра торган дуслык, кардәшлек берләштерә дә инде Мин халыклар дуслыгының һәрвакыт шундый гади мөнәсәбәтле, даими һәм конкрет формада эшлекле булуын телим һәм яклыйм
Җыеп Әйткәндә, биредә, мариэлдә. бөтен нәрсә танымаслык булып бик тиз үзгәрә, яшәрә дә яңара Рәссам-табигатьнең ягымлы, нәфис җаны ярдәмендә иҗат ителгән яшел фонга да шәһәрнең тырыш хезмәт белән күтәрелгән инде шактый биек панорамасында да ачык күренә болар Әйе. тоташ белемле, экономик яктан көчле Автоном республиканың көче-куәте бөтенесен эшләргә җитә хәзер.
Агач йортлар күпләп юкка чыга —
Язгы бозлар ишә диярсең Таш диварлар үрчи гүя белеп Түбәләре күккә тиясен
Бу юлларны безнең күптәнге каләмдәш дустыбыз Геннадий Матюковский язган. Ул тумышы белән Идел буендагы болын марие Шуңа күрә аның шигъри күңел күзләренә Сбмботхей бистәсендәге биек ак йортларның инде Кокшагага кергәне күренү дә гаҗәп түгел Чөнки Иделдә тагын бер яңа ГЭС турбиналарын эшләтер өчен яңа ясалган Чебоксар диңгезе Мари һәм Чуваш республикаларын тиздән диңгез дәүләтләре итәчәк дип куануы да бик урынлы
Ә бит боларның бөтенесен, төзүчеләр әйтмешли, нульдән башларга, ягъни юктан бар итәргә кирәк була Бу уңайдан сүзне моннан дүрт йөз элек һәм Бөек Октябрь революциясенә чаклы билгеле булган кайбер саннарга мөрәҗәгать итик:
фабрика һәм заводлар юк Төрле һөнәрчеләрдән 1 столяр, 2 итекче. 2 тегүче.
1 бакырчы. 2 буяучы бар
Патша шәһәренә ’нигез салганнан соң йөз ел үткәч кенә анда 5 таш йорт һәм 129 агач өй була.
Таш түшәлгән һәм яктыртылган урамнар турында, билгеле, телгә алучы да юк Бездә 22 кабак. 200 трактир, өч харчевня һәм Рейн шәрабе нәүрәбеннән башка бер генә китап кибете дә юк Каланың 1193 кешесенә — бер врач
— Октябрьга чаклы мари ирләренең — 16 проценты, хатын-кызларының бары
2 проценты гына укый-яза белә.1
Ә хәзер шул саннарга җавап әйтер өчен 1980 һәм 1982 еллар саннарының берничәсенә сүз бирик
Йошкар-Олада 50 промышленность предприятиесе эшли һәм алар егерменче елда-гы продукциядән 20 тапкыр күбрәк продукция эшләп чыгара Менә арада ниндиләре бар ярымүткәргечле приборлар, ясалма күн. төзелеш индустриясе, электроавтоматика һәм суыткычлар Тун тегү, мебель, трикотаж фабрикалары. Сәламәтлек заводы» дигәне үзе генә илебездә эшләп чыгарылган витаминның өчтән бер өлешен бирә' Сәламәтлек дигәннән мари авыл хуҗалыгы хәзер кымыз, бүдәнә ите һәм йомыркасы кебек савыктыргыч продукцияләр җитештергәнен дә әйтеп үтү урынлы булыр
Өстал календаре. 1984 ел. 173 бил
, Йошкар Оланын борынгы исеме Пошыр.Ола турыиаа белешыа китабы (1982) «Социалистик Татарстан». 10 октябрь 1982
Биредә илебезгә Йошкар-Ола биргән «Урман комбайны*н әйтмичә һич мемкин түгел Ул, киң-киң полосалар итеп, метрга якын калынлыктагы агачларны кисеп аудара аның ботакларын әрчи һәм бүрәнәләрен машинага күтәреп салу өчен зур-зур пакетларга җыеп бәйли Боларның бөтенесен кабинада утырган бер оператор эшли
Татар әдәбияты һәм сәнгате атналыгыннан соң. мари дуслар үзләренең шундый ук атналыкларын Татарстанга килеп үткәрделәр (май. 1962) Бездә дә болыннар һәм бакчалар шау чәчәккә күмелгән көннәр иде «Әй эшлисе килә эшлисе лә. тырыш кояш белән ярышып* дигән шигырь юллары нәкъ шул көннәрдә туды бугай. Аны мари дуслар да үз газеталарында бастырып чыгарды Ә аларның хәзер бөтен илгә танылган композиторлары Эшпай язган «Мин сиңа йөрәк сүзләремнең барсым да әйтмәдем әле* дигәи жырны бездә Валерий Рыбаков бик оста башкарган иде Әйе бик тиз үтеп киткән декада көннәрендә бөтен сүзләр дә, әлбәттә, әйтелә алмагандыр Әмма без барыбыз да дусларыбыз- ның күп кырлы иҗатының халыкчан традицияләрен һәм киләчәк үсешенең перспективаларын бик яхшы белдек Хәзер исә бу дуслык бер-беребезне үзара тәрҗемә иткәндә, китаплар алышканда, дуслык юлларын киңәйтә барган яңадан-яна сукмаклар салгандагы конкрет эшләр белән өзлексез киңәйтелә һәм тирәнәйтелә
Урман үзәге Кызыл Калага
Урманчымын, шуңа ахры, шуңа Күңел тарга һаман урманга Бер аунавы үзе ни тора бит Сузылып ятып яшел юрганга'
Шыгырдасын өчеи аяк асты ҖИЛ сырлаган тыгыз кар ята Чаңгың эзе карурманга илтә Кокшлгадан чыксак аръякка
Урман, урман П<тлер явы килгәч Күп торылды анда постларда ТУры килде чөнки дүрт ел рәттән Урман кочагында кышларга
Ылыс исле чыңлап торган һава Шифасыннан йөзләр аллана Ә җәйләрем исә, әйтерсең ла. ТЬтлы тәмен кертә бал аңа
Урманнарда, әйе, күп йөрдем мин һәм күп булам анда бүген дә Анда салган барлык сукмакларым Ярылып ята кебек күңелдә
Чагылганга гүя куе урман Яшькелт күренә ачык күк йөзе Кабатлана «Кугу сүзе кушып Дусларымның монда күп сүзе
И Казаным, синнән һич яшермим Мине хәтта көнли аласың - Яраттым мин урман Үзәге дип Маризлнең Кызыл Каласын
Бар да *Кугу«. бар да «Рәхмәт»лел< Сәлам-кугу уртак җыр —кугу Күңелләрдән күңелләргә шулай Дәвам итсен якты юл сузу'