Логотип Казан Утлары
Публицистика

СҮНМӘС НУР


ол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы язылуга җиде йеэ илле ел вакыт
Урта гасырларның күренекле шагыйре Кол Галинең гуманистик традицияләре терки телле культураларның формалашуына гаять зур йогынты ясады. Ул болгар-татар язма поэзиясенә нигез салды Аның поэмасы башкорт, казах, үзбәк, торкмән һәм башка әдәбиятларның алтын фондына керде.
Шагыйрьнең гомере артык озын булмады, фаҗигало тәмамланды Ул 1183 еллар тирәсендә туган һәм чыганаклардан күренгәнчә, 1236—1240 елларда, болгар дәүләте Чыңгыз хан урдалары тарафыннан тар-мар ителгән чорда, һәлак булган
Кол Гали боек шагыйрь, фикер иясе, һәрьяклап укымышлы кеше булган. Аның гүзәл «Кыйссаи Йосыф» поэмасы донья әдәбиятының боек җәүһәрләреннән санала
Кол Гали Низаминың, Руставелиның, «Игорь полкы турында сүз» ear орының замандашы булган боек замандашлары хакында аның норсо дә булса белүен раслаучы бернинди фактлар да юк. Ләкин шунысы кызыклы аның «Кыйссаи Йосыф» поэмасы үзенең кайбер теп мотивлары белой Руставели һем Низами иҗатында чагылган идеалларга аваздаш. Гуманизмны, халыклар арасындагы туганлыкны, гомуми әхлакый идеалларны, рух ныклыгын, яшәешнең югары мегьиесен саклаучы торле илләрнең пам халыкларның шагыйрьләре арасында ниндидер рухи аваздашлык хасил булган.
Әлбәттә, эшнең асылы, «Кыйссаи Йосыф» поэмасында тасвирланган гадал яки тугры Йосыф турындагы мифның Тәүратта дә. Корьаидә да булуында түгел Шәрык әдәбиятында Йосыф һем Золейха темасына язылган йеэ илледән артык әсәр булуга карамастан, тикшерүчеләр Кол Галинең әзер сюжет тезелешен турыдаи-туры үзләштерү яки аңа зур үзгәрешләр кертү юлы белен китмогәнлеген дорос күрсәтелер. ■Кыйссаи Йосыф» — терки халыкларның башлангыч феодаль дәвере әдәбияты тарихында яңа сәхифә ачкан оригиналь һәм үзенчәлекле әсәр Поэма искиткеч популярлык, шоһрет казанды һәм казана килә. Статистика белен мавыгучылар тарафыннан ачыкланган: 1839—1917 еллар арасында, аннан соңгы елларны нсолкә алмаганда, эсер җитмеш тапкырдан артык басылып чыккан
Кол Гали әсәре битләрендә гаять кочле дәрәҗәдә кайнаган хисләр бәрелеше, изгелек һем явызлык, намуслылык һәм намуссызлык, дәреслек Һем ялган, гаделлек һем законсызлык, тыйнаклык һәм мактанчыклык, комсызлык һәм аоҗдаилылыкиың үзара кереше безне хәзер дә чиксез дулкынландыра беренче карашка. Кол Гали фантастик, рааль булмаган, шартлы, ярыммнстмя дип әйтерлек день» барлыкка китерә Аида илаһи, сихри кочлор хәрәкәт ите Алар кешенең гамолено һем ниятенә юиелош бирелер, язмышына тыкшыналар
Әмма поэмада фантастик, шартлы башлангыч җанландырылып бирелгән, конкрет чынбарлык белән бәйләнгән. Хыялый һәм чынбарлык күренешләре үзара нык бәйләнеп, үрелеп, үзенчәлекле, эстетик яктан югары булган бетен бер дөнья хасил итәләр. һәм поэмада тасвирланган вакыйгаларның чынбарлыкта мөмкин булуына, хәтта дөреслегенә ышану тойгысы барлыкка килә. Шагыйрь гипербола һәм метафораларны күп кулланып, характерларны, вакыйгаларны, капма-каршылыклар көрәшен калку сурәтли, геройларның әхлакый һәм кешелек асылын тулырак ачып бирә.
Поэманың төп герое язмышында түбән катлаудан чыккан кешенең иң югары властька күтәрелү идеясе генә чагылыш тапмаган, гәрчә бу идея үз заманы өчен кыю, гадәттән тыш күренеш булса да. Кол Гали поэмасының мәгьнәсе киңрәк, масштаблырак. Йосыф кайгы-хәсрәт, газапларны да аз кичермәгән. Ул көнчел агалары хыянәтенә дучар булган, еланнар һәм төрле хәшәрәтләр белән тулган куркыныч коега ташланган, бик арзан бәягә коллыкка сатылган, зинданга ябылган. Әмма Йосыф өмвт- сезлеккә бирелми, тиеш булмаган бер генә эш тә эшләми, югалып калмый. Ул — дәреслекнең. түземлекнең, тугрылыкның, эчкерсезлекнең, гадилекнең, кешеләрне яратуның җанлы бер гәүдәләнеше. Вакыйгалар кинәт үзгәреп, Мисырда атаклы кеше булып китүенә карамастан, Йосыф үзенең табигатенә, гаделлелегенә, вөҗданына хыянәт итми Мисыр патшасы Кыйтфирнең хатыны Зөләйха Йосыфка акылдан шашар дәрәҗәдә гашыйк була. Зөләйханың мәхәббәте тасвирланган сәхифәләр шундый көчле, шулкадәр тыелгысыз илһам белән язылганнар ки, алар сезнең йөрәгегезне көйдереп ала сыман. Ләкин Йосыф чибәр Зөләйханың вәсвәсәсенә бирешми. Аның үзен сыендырган Кыйтфир исеменә тап төшерәсе килми, чөнки мәхәббәтне ул ике як өчен дә уртак эчкерсез хис, гашыйкларның йөрәк ашкынуы һәм табигый рәвештә берләшүе дип аңлый. Аның аскетизмы кешелек сафлыгыннан килә.
Ихтимал, Кол Галинең кыю новаторлыгы, аның демократик катлаудан чыккан кешене тәхеткә менгерүендә, аңардан хөкемдар ясавында гына түгелдер. Шагыйрь власть ияләрен башкача бәяләргә, аларның социаль тамырларын, социаль нигезен аныкларга омтылмаган, дип уйларга кирәк. Ул әсәре белән икенче, тагын да әһәмиятлерәк гуманистик фикерне раслаган: язмыш, аның теләсә нинди мәкерле һәм көтелмәгән борылышлары булуга да карамастан, изге күңелле, гадел, намуслы, кешеләр-не яратучы, аларның иминлеген кайгыртучы, көтелмәгән хәлләрдә, хәтта фаҗигале хәлләрдә дә үзенең дәрәҗәсен югалтмаган кешеләргә яхшылыкны йөзе белән киро кайтара. Әйтерсең лә. шагыйрь безне изге күңелле, кешелекле булырга чакыра, шул очракта гына син теләгәнеңә ирешерсең ди, чөнки бу дөньяда кешедән дә бөек зат юк, кеше бар нәрсәдән дә: байлыктан да, алтыннан дә, энҗеләрдән дә, теләсә нинди әйбердән дә өстен.
«Кыйссаи Йосыф» поэмасында шундый бер эпизод бар: Мисырның хөкемдары ниндидер Малик тарафыннан кол итеп сатылучы Йосыфны үзенә сатып алырга тели. Үлчәүнең бер ягына Йосыф баса, ә икенче ягына, Малик белән вәгъдәләшкәнчә, хөкемдар чиксез күп хәзинә-байлык сала. Ләкин Йосыф кыйммәтле әйберләрдән авыррак булып чыга. Чөнки Йосыф — Кеше. Әйберләр никадәр кыйммәтле, никадәр авыр булмасыннар, бервакытта да кешенең руки, әхлакый дәрәҗәсе белей тигезләшә алмыйлар. Бу Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасындагы иң әһәмиятле фикерләрнең берсе.
Шагыйрь тынычлыкка, дуслыкка, гаделлеккә өнди. Ул сугышны күралмый, кешеләр арасындагы үзара дошманлыкны һәм шнкләнүчәнлекне гаепли. «Кыйссаи Йосыф» әсәрендә бер тамчы да кеше каны коелмый. Әйе, күз яшьләре мул коела, ә кан — юк. Кешеләр өчен, аларның иминлеге хакына эшләнгән яхшылык эзсез югалмый. Тугры Йосыф үлгәч, ул күмелгән илдә муллык урнаша, халык хәерчелектән һәм ачлыктан котыла. Аның изгелеге, кешелеклелеге якты нур булып кешеләргә хәтта «теге дөньядан» да килеп җитә, аларның күңелен күтәрә, кайгы-хәс- рәтләрне җиңәргә ярдәм итә. Дөреслек, яхшылык, кешелеклелек җиңелмәс, алар мәңге яшәячәк һәм яшәргә сәләтле.
Поэманың ахырында шагыйрь гөнаһлы дөнья белән идарә итүче көчләргә ялварып мөрәҗәгать итә. Ул бу көчләрнең киң күңеллелегенә, шәфкатьлелегенә ышана, алардан яхшылык күрсәтүне, шагыйрьнең моңсу күңелен шатландырып, аңа рәхим-шәфкать иңдерүне сорый. Ул юкка газап чикмәгән, юкка гына мәхәббәт ту*
рыида, хыянәтнең, кеичелекиең, мәкерлекнең үзгәрешсез асылы турында гүзәл поэма иҗат итмәгән. Кешелек хәтере хәзинәсенә һәм культурасына Кол Гали сизелерлек зур елеш кертте.
Ерак унечеиче гасырда боек шагыйрь кабызган изгелек нуры сүнмәде. Ул тарих җилләре һәм давыллары һеҗүменә бирешмәде. Кол Гали хыялланган, аны борчыган проблемалар безнең заманда да актуаль. Боек әсәр һәрвакытта заманча яңгырый һәм яшәргә сәләтле. Ул бервакытта да искерми.