Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Таң
Җилләр өзгән яфрак сыман Көннәр оча — еллар кими, һәр тәүлек ул үзе кыйсса,— Көннәр сөйли, төннәр сөйли
Бер уйласаң, бу заманда Еллар кыска, чорлар кыска.
Көчкә ялгап өлгерәсең Гасырларның очын очка.
Шул тизлектә сиңа, кеше, Үз-үзеңне тапмак кирәк Шуны сөйләп таң атканда, Ничек йоклап ятмак кирәк?! Кемнәр?
Салкын гүрдә аңга, җанга килеп Кояшка юл ярган батырлар.— Якыннары чөнки көткән өзелеп: — Кайтырлар бит,— диеп,— кайтырлар!
Күтәралыр әле бәлки йөрәк Кара янгын — салкын шартлауны. Шунысы да ләкин хак бит аның: Катлаулы шул дөнья, катлаулы...
Уйга талып иөләм Казанкага, Гүя карыйм серле көзгегә Ә бер-бер хәл була калса әгәр, Кемнәр көтәр икән безне, әП
Күбәләк
Тормыш — дерья буйлап алдар дулкын Алып китте сине, әй, ерак!
«Нәни генә утрау да күренми, Ничек кайтыйм,— дисең син,— урал?»
Беркатлы җан, ничек кайтырсың соң. Юк көймәң дә, димәк, җилкән дә Утыра тик төнге бер күбәләк Йокымсырап синең җилкәңдә! Ут һәм мин
Яна бер ут бик еракта.
Мин ялгызым куышта. Җылытмый ут, син аңа хет Елыш яки елышма.
Аннан җылы көтеп инде Күпме мөмкин түзәргә? Ләкин күңел риза түгел Башка якты эзләргә.
Аның өчен төн эчендә Мең уянам, мең янам. Ярый ла, шул утта мин дип, Үзем тагы юанам...
Нинди язмыш, нинди сагыш Юллар миңа ут кынам?— Ялкынланып яшим ләкин Үзем дә шул ут сыман!
Мин, син һәм без
Мин гел шулай, «Син» дип — юлга! Телим гүя
Бу вакытны узарга.
Китәм яшь кала төзергә Я яңа юл сузарга.
Син дә инде
Мине сагынып китәсең
Гел икенче тарафка, Ничек яшьнәп яшәмисең, Шундый өзелеп ярат та!
һәм без хәзер —
Илне уттан сакларга дип, Бер-беренә күз тегеп, Ике фронтка юнәлгән Егет белән кыз кебек.
Якын килсәм
Таң нурында су коендың — Күреп калдым.
Күзләр белән чәч-чишмәңнән Үбеп алдым.
Шәфәкъ нурларында тагын
Су коендың.
Су кызының үзе булып
Син тоелдың.
Якын килсәм, сүз әйтергә Тел әйләнмәс.
Әйләнсә дә, сүзем сүзгә һич бәйләнмәс.
Чәчең сыйпар өчен кулым Күтәрелмәс.
Миңа карап син торырсың Көләр-көлмәс...
Тораташка әйләнермен Диеп куркам.
Тик тартыла күңел сиңа, Күбәләкләр курыкмаган Кебек уттан...
Үткеи еллар, алышынган заманнар. Очкан тәхет, падишаһлар, бароннар, Гөл-чәчәккә күмелгән, әй, яланнар!.. Сылу кызлар анда бии дә җырлый! ...Ә йөрәктә һаман чал тарих елый...
Гашыйклар
Уйлану
Таң нурлары төнне эреткәндәй, Бәхет булып миңа килерсең Яннарыма утырып, мин яраткан Чәчләреңне тарап үрерсең.
Ал шәфәкьтән тамган соңгы нурны Караңгылык ялмал алганда,
— Ник китте ул, нигә китте?— диеп Мин дәшәрмен уйчан талларга
Я син чөеп алтын толымнарың
— Бөтенләйгә калам!— диярсең. Яшьлегеңнән, сихри яшьлегеңнән Ак күлмәгең алып киярсең...
Күзләр күрде, күңел гашыйк булды Язгы җилдәй һәрбер хәрәкәте.
Акыл әйтте
— Аның аласы бит
Яшьлегеңнең серле мәхәббәте!.
Беренче кар
Эри-эри ява карлар, Кемгәдер бу — иске, узган ми. Нәкь умырзая шикелле, Тәүге сафлык ләкин кызганыч Онытылырга теләгәндәй. Бөтерелөл-бмеп ява кар, Көлә-келә үксеп ява кар,— Үз-үзеннәи качып гүя Егет иңенә башын сала яр!.
Безнең өчен ул иң усал, Иң сөйкемсез кыз иде. Кем генә соң яраталсын Шундый кыргый кызыйны?
Ә беркөнне ул җырлады. Күңеленнән моң алып
һәрбер аһәң йөрәкләргә Калды уктай кадалып.
Ачылды ул шулай кинәт.м Белдек хәзер; без күптән Бер-беребездән кеили-кенли Шул кызга гашыйк икән!..
Йөрәгеңне яңа, якты көнгә Исән алып чыгу өчен мәллә, Уй-диңгезгә чумып, төннәр буе Син ятасың күзең йомган хәлдә?
Күз-йомып та алдап булмый аны,— Камап ала хәтер дулкыннары! Язмышыннан шәфкать сорап кайчак Ишетелә йөрәк сулкылдавы.
Аклангандай тәүге хис каршында, Җирне бизи кеше, тормыш кора. ... Мең сагышы булып бер ялгышның, Яшьлек ярларында бер кыз тора...

Көзге яфрак туңа, ал учыңа! һәрбер матдә нидер сөйли ул, Узып киткән җылы җәй турында Үз телендә һаман көйли ул.
Тоясыңмы?
Кызыл яфрак кинәт Хәтер булып учың пешерде! Ул бит шулай синең искә төшерә Онытылган гүзәл кешеңне.
Авырмыни яфрак, ал учыңа, Уйланып тор бераз тын гына?! Ул — җаныңа дәва.
Яфрак исә Рәхәтләнә синең җылыга!..
Көзге яфрак туңа, ал учыңа...
Иске бакчада
Кыз кочкан бер ярым-йорты Гөлгә тәмәке төрткән.
Япь-яшь ана килә шулчак, Дөньяга нур бөркелә: Сиртмәле арбада сабый Бер елмая, бер көлә!
Ләйлә килми бу бакчага һәм Мәҗнүнен көттерә. Кемдер чыга бары этен Саф һавада йөртергә.
Бу чәчәкләр миңа бары Чүп савыты дип микән,
Каһкаһә
Матурлыкны артык яратканбыз, Онытканбыз җирдә нимедер Шуңа күрә күңелләргә керә,— Замананың таңгы җиледер.
Таңга куллар сузсак — шәфәкъ яна — Чайпала да түгелә ал касә.
Көлә, көлә! Синнән, миннән көлә Бик ерактан килгән каһкаһә!..
Бергә
Моңсу гына таңнар атсын әйдә, Бер юансын әле хисләрең. Көннәр аяз булыр диеп кенә Алсуланып килсен кичләрең.
Агылсыннар күңел ташкыннары. Куанычы җанның — ачык йөз.
Аяз күккә карал, ничек инде Гамьсез генә галәм буйлап йөз.
Якты галәм буйлап без йезәбез Чалкан ятып яшел аланга.
Син гомер сер. имеш, елмаймый да, Яши торып шундый заманда.
Куллар кулга үрелеп кенә тора, Нәкъ йөрәктә дуслык ялкыны. Җирдә көннәр, төннәр уза шулай Синең, минем йөрәк аркылы.
Хуҗалары ич без шушы җирнең, һәм дөрлибез шуңа күрә без. Ал таңнарны шулай чакырабыз һәм кичләргә бергә керәбез.