Логотип Казан Утлары
Публицистика

Сәнгатьнең көче


1798 елда, император Павел I Казанга килгәч, алпавыт IL П. Есипов патшадан публичный
театр ачарга рөхсәт сорый. Театр труппасы алпавытның крепостной артистларыннан төзелә.
Тора бара театрга Казан татарлары да йөри башлый.
Бервакыт Есипов театрында «Мөхәммәт» исемле трагедия куела. Залда татарлар да күп
була. Сәхнәдә чалмалы Мөхәммәт күренүгә татарлар арасында ыгы-зыгы куба: «Алла,
алла»,— дип кычкырып алар театрдан чыгып чабалар; бер өлеше исә сәхнәдәге актерны
үзләрен кяферлар җыелышына йөргәннәре өчен шелтәләргә килгән чын «Мөхәммәт рәсүл
аллаһ» дип кабул итә. Һәм тиз генә аяк киемнәрен салып атып, «Алла, алла» дигән сүзләр белән
ярлыкауны, гафу итүне сорап йөзтүбән егылалар.
Бу вакыйгадан соң алар бик озак вакытлар театрга йөрмәгәннәр, имеш.
Күңел күзе
Күренекле татар шагыйре Шәмсетдин Зәки (1821—1865), сукыр булуына карамастан,
искиткеч хәтерле, гаҗәеп дәрәҗәдә зиһенле, сөйләүләргә караган да, кайбер күзле кешеләрдән
дә тизрәк һәм күбрәк йөри торган кеше була. Шуңа күрә кайберәүләр аның сукырлыгына
шикләнеп караганнар.
Ашказар-Балыклы авылы мәдрәсәсендә укыганда ул 20 чакрым ераклык тагы Кара Киртә
авылына бер үзе кайтып йөри торган була. Анда шагыйрьнең туганнары яшәгән. Шулай
беркөнне Ашказар-Балыклы авылының бер кешесе, Ш. Зәкине сынау нияте белән, ул узачак
юл кырыена барып ята. Шагыйрь бу кеше турысына килеп җиткәч:
— Әссәламегаләйкем, Шаһмөхәммәт абзый, монда нишләп ятасың? — дигән.
Шаһмөхәммәт үз нәүбәтендә:
— Сине күрми дип әйтәләр иде, күрәсең икән,— дип җавап биргән.
Шагыйрь:
— Күңел күзе күргәч, заһир (ачык күренеп торучы) күзнең күрмәве зарар бирми,— дип,
юлын дәвам иткән.
Башка чара калмагач
1925 елда беренче татар операсы «Сания»нең музыкасы язылып беткәч, ниһаять,
репетицияләр башлана. Рольләр бүленә. Сания партиясе Зөһрә Бәйрашёва белән Разия
Садыйковага бирелә. Зариф ролен Әхәт Хисамов башкарырга алына. Зыя образын Газиз
Әлмөхәммәтов ала. Ә менә Старостага җырчы табылмый. Кире тип булганлыктан, аны беркем
дә алырга теләми. Соңыннан әлеге партиягә, башкару осталыгы чамалы булса да, композитор
Солтан Габәши үзе алынырга мәҗбүр була.
«Кызыклы хәлләр»не бу санга Җәүдәт Миңнуллин әзерләде.