Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Марат Акчурин — Мәскәу шагыйре Ул татар, грузин һәм казах шагыйрьләрен русчага тәрҗемә дә итә.
«
Тын йокыга чумган йолдызлыклар...
Төренгән Җир төнге болытларга һәм йөзә ул чиксезлекләр буйлап — Кая бара? Туктар кайсы ярда?
Язгы җиле исә зәңгәр төннең Иңләп-буйлап айлы киңлекләрне һәм тибрәнә япа-ялгыз гына Узган көздән калган әче әрем.
Төнге болытларның күләгәсе Язгы боздан тып-тын гына уза; Сыенганнар ярга тал-тирәкләр — Ботаклары әле юеш бозда.
Иөзә Җиркәй... Шәрык түрләреннән Саркып кына күтәрелә якты.
Шагыйрь җанга нидер сөйли җиһан Яз хакында якты таңга чаклы.
Гомерләре чикле кошлар хәтта Чутылдыйлар үлемсезлек сорап. Чиксезлекләр буйлап йөзә Җиркәй, һаман йөзә... Барыр юлы ерак. .
Декабрь
Төшләремә син керәсең һаман: Тәрәзәгә, имеш, җәй сыенган, һәм бүлмәгә ургып керә якты, Гөл таҗында — көмеш тамчыларда Җемел-җемел килә ялтыр чаткы! Яланаяк син йөрисең өйдә, Җыр җырлыйсың бәхетле бер көйгә... , Күрмәгәндәй булып икебезне һәм онытып тешли белүен дә Көзге каршысында шөпшә безли.
Русчадан ЗӨЛФӘТ тарҗомаләро.
Ташкент Тарих музеендагы дәфтәрдән бер язма
Хәнҗәрләрнең ялтыравы Алып тора күзнең явын,— Мин кораллар караштырам, Дуслар белән бер гәп корам. Ә кайдадыр чаптар менеп, Тугыз гасыр гына элек Коңгырт тәнле ерак бабам Киң даланы иңләп чаба. Ияренә береккән ул, Иркенлеккә күнеккән ул.. Ә бәхәсләр чыкты исә, Аны хәнҗәр бик тиз чишә; Гел тураклар-кисәр өчен Ашкындырган шашкын көче,— Ул музейда тора бүген Ялтыратып үткен йөзен... Аһ, җиңүнең татлы мәле — Ңинди геннар аша бәреп, Ул миңа да килеп җитте: Ут дулкыны битне өтте! Дала җиле исте дисәм, Йортта яшим мин югыйсә. Фатирдагы киштәләрдә Китапларым — дистәләгән. Тик юк алар арасында Хәнҗәрләр дә, кылыч-кын да... Ник соң бүген тирән уйда Басып калдым мин музейда?!
А Шәрыкның зарлы бу көйләре! һәрбер чаттан агыла кайнар моң,— Үкенече, хәсрәт-әрнүләре Тынгылыгын җуйган җаннарның.
Гел күз яшьле генә шушы җырлар, Айлы кичле, татлы газаплы.
Кая барма, көчле транзисторлар Сөю сагышларын кабатлый.
Сылу җарияләр кочкан мәлне Уйлап бакты микән пәйгамбәр: Оҗмах ләззәтенә өметләнеп, Кардәшләре газап чигәләр.
Нефть иле, чуар башкалалар Бөркү төндә иңгән төшмени! Урам тулы ирләр һәм балалар, Ә хатын-кыз монда юкмыни?
| Урамда уз хатынын кочаклаган өчен чит ил дипломаты, иҗтимагый әхлак нормасын бозуда гаепләнеп, штрафка тарттырылган
Гарәп гаәсталирмниан
Шәригатьнең биге гүзәл затны Сизгер саклый чит-ят караштан. Әйтерсең лә «хак мөселман халкы»! «Алла үзе сабыр яраткан!»
Әйдә, Коръән, әхлагыңны макта...
Тик күрәмсең: урам чатында, Ютәл даруыдай, һәр аулакта Сөю ләззәтләре сатыла.
Бу әхлакның тимер кысалары Шытырдатып кыскач каныңны, Кинозалда, үбешүгә багып,
Йөзләп бугаз чиный: «Их, шуны!..»
Мәскәү метросыннан бер манзара Китсә икән шулчак күренеп: Наян бер кыз чия ашап бара һәм сөйгәнен үбә үрелеп...
в
Татып карадың да: «Мә, эч!» — дидең. Дәшми генә эчтем мин кызыгып: Үләннәрдән койган шәрабыңда — Киң даланың әче ялгызлыгы...
Бугазымны өтә бу сихри ут, Кирәк түгел хәзер артык сүз дә. Ә син чарасыздан пышылдыйсың: «Бергә булу язмагандыр безгә!»
Гамлет яшендәге үҗәт кеше, Мин карышам: «Юк, сөйләмә, ялган! Бар Офелия дә суга батмый, Миңа сине яратырга язган!»
Яшь зиһенең чуалып ук бетә, Сүзләремә каршы дәлил эзләп. Стенадан шулчак Шекспир үзе Күзен кыса сиңа көлемсерәп
Сабантуйда
Кызларның күзендә очкыннар бии Алар күңелен яшь көрәшчеләр били.
Ә хатыннар, күз төшереп мәйданга, Елмаялар бары батыр калганга.
Әбиләрнең күз карашы ник гамьле? —
Яшермичә жәллиләр җиңелгәнне.
*
Өеннән аяк атламас, Береккән мәрмәрмени!
Тынгысыз язмыш эзләргә Аңа дөнья тармыни...
Берәү һаман юллар гизәр,
Ару-талуны белмәс,
Бер зур талчыгуны
Мең кечкенә талчыгуга бүлсәң,
Бер зур теләкне
Мең кечкенә теләккә чәчсәң,
Бер зур кешене
Мең кечкенәгә таркатсаң.
Тәнендә куәт бар чакта Сәфәрдән кайтып кермәс!
Мәңгелек бәхәс: кем хаклы?
Бу яшәүдә ни мәгънә?
Ә Җир туктамый — ул әнә
Әйләнә дә әйләнә...
Ни өчен
Җиңелчә генә арган,
Берни дә диярлек теләми торган
Бәләкәй кешеләргә
Яшәве ансат икәне аңлашылыр.
Электән калган һөнәр бу Тотып йөзем тармагын Эзлиләр комлы далада Су асты елгаларын.
Шагыйрьләр дә әнә шулай, Җаннары белән барлап, Тәмле су табып бирәләр Сусаган юлчыларга.
Үзләре үк көйрәп үлә Сусыз булса тапкан җир. Мохтаҗбыз тик чынга гына,— Ялгыша күрмә, шагыйрь!
Флера НИЗАМОВА 1әржемәләр^