Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИ МАТЕРИКЛАР КОЛУМБЫ


таклы рус совет шагыйре Велимир Хлебниковның тууына 100 ел тулды. Владимир Маяковский аны үз заманында яңа шигъри материклар амучы Колумб дип атаган иде.
1905 елгы рус революциясеннән соңгы реакция чорын кичереп. Россия-мдәге яңа демократик күтәрелеш дулкыннарында мәйданга чыккан бер төркем иҗади яшьләр «Җәмәгатьчелек зәвыгының яңагына сугу» («Пощечина общественному вкусу») дигән әдәби манифест авторлары арасында В. Маяковский белән берлектә В Хлебников та була Яшьләргә хас кискенлек белән бөтен искене — шул исәптән Пушкиннарны да!— себереп түгәргә өндәгән, үзләрен яңа заманның яңа даһилары дип игълан иткән футуристлар була болар
Велимир (Виктор) Владимирович Хлебников 1885 елның 9 ноябрендә Астрахань якларындагы бер авылда (Энциклопедияләрдә Тундутово яки Малые Дербеты авылы күрсәтелә. «Советская Россия- газетасы күптән түгел (25 август. 1985 ел. № 195) калмык далаларындагы Малодербет улусы дип язып чыкты.) натуралист галим-педагог гаиләсендә дөньяга килә. 1903 елдан Велимир—Казан университеты студенты. Ул башта математика, аннары табигать белеме бүлекләрендә укый 1908 елда Петербург университетының тарих-филология факультетына күчә (тәмамлап чыкмаган). Әдәби иҗат белән студентлык елларында шөгыльләнә башлый. Уолт Уитмен шигырьләре йогынтысында ритмик проза белән язылган «Зверинец» исемле әсәре 1910 елда дөнья күрә.
«Велимир Хлебников ачкан шигъри материкларга без килеп тулдык»,— дип язган В Маяковский. Әйе, В Хлебников шигырьдә армас-талмас тәҗрибәләр ясаучы, тынгысыз ээләнүче-экспериментатор була. Аның эзләнүләре үзеннән соңгы буын совет поэзиясе вәкилләре -өчен гаять тә әһәмиятле, гаять тә зарури иде. Шул ук В Маяковский В Хлебниковның биографиясен чын шагыйрьләр өчен өлге-үрнәк итеп куя.
Велимир Хлебниковның шигырьдәге осталыгына ис китәрлек. Аның башы көне-төне шигырь эшкәртә, ул һәр күзәнәге, бөтен тормышы белән шигырьдә яши Дусларына ул еш кына берәр шигырь укып китә дә, ярты сүздә бүленеп: «Алга таба шулай бара инде, үзегез дәвам итәрсез»,— ди торган була. Аның һәр ике яктан да бер төрле укылышлы (палиндром) итеп язылган шактый озын поэмасы бар. Аның «люб» тамырыннан ясалган сүзләрдән генә торган алты битлек әсәрен, типографиядә «л» хәрефләре җитмә- гәнлектән, бастырып чыгара алмаганнар. Велимир Хлебников тынгысыз сәяхәтче булган. Ул бер урында гына яши алмаган Аның кайда, нинди максат белән чыгып киткәнен берәү дә әйтә алмаган. Үз шигырьләрен үзе җыеп бастырып йөрмәгән. Үз гомерендә үз кулы белән бер юл шигырен дә матбугатка тәкъдим итмәгән. Моны аның дуслары эшли торган була Бервакыт В Маяковский бик зур кыенлыклар белән В. Хлебниковның зур күләмле җыентыгын бастырып чыгарырга әзерләгән, булачак китапның гонорары хисабына аванс итеп Хлебниковка шактый күп (1150 сум) акча биргән Иртәгә нәшриятта договорга кул куясы дигән көнне Маяковский Хлебниковны чемодан күтәргән хәлендә урамда очрата «Сез кая болай?»—дип сорый Маяковский «Көньякка, яз бит!»—дип авызын ера Хлебников. Вагон түбәсенә кунаклап китеп тә бара. Юл йөргәндә язган шигырьләрен Велимир мендәр сүрүе эченә тутыра, үзе шуның өстендә йоклап йөри, тик барыбер соңыннан мендәрен югалта торган була Шигырьләре дә шулай югала тора.
Велимир Хлебников шигырьләрен башка телләргә тәрҗемә итеп булмый диярлек. Бары тик соңгы еллар иҗатыннан кайбер әсәрләрен генә, анда да гаять кыенлык белән тәрҗемә итәргә мөмкиндер Чынлап та «Леса лысы. Леса обезлесили. Леса обезлисили» кебек юлларны «Урманнар пеләш Урманнар пошиларсыз Урманнар төлкеләрсез» дип тәрҗемә кылып кына буламы? Хлебниковча бит биредә сүз гел бер тамырдан гына тора«лес» (урман) «лыс»ка (пеләшкә) әйләнгән, ә инде «лось» (поши) белән «лис» (төлке) шул «лес» (урман) эчендә яшәүче җанварлар.
А
Менә В. Хлебниковның атаклы шигыре—«Заклятие смехом». Без аны студент чакларда тәрҗемә итәргә тырышып бик чиләнә идек
О, рассмейтесь, смехачи!
О, засмейтесь, смехачи!
Что смеются смехами, что смеянствуют смеяльно.
О, засмейтесь усмеяльно!
О, рассмешищ надсмеяльных—смех усмейных смехачей!
О, иссмейся рассмеяльно, смех надсмейных смеячей!
Смейево, смейево,
Усмей, осмей, смешки, смешики, Смеюнчики, смеюнчики.
О, рассмейтесь, смехачи!
О, засмейтесь, смехачи!
Бәлки хәзерге яшь шагыйрьләребез тәрҗемә итеп карарлар бу шигырьне?
В Хлебников — Г. Тукай замандашы. Ул Казанда Тукай белән бер чорда яшәгән, Тукай заманында ук яза башлаган. Тукай йолдызы сүнгәндә, Хлебников йолдызы әле кабынып кына килгән чак булган. В. Хлебниковның «Вила и леший» исемле поэмасы бар 1912 елда аерым китап булып та чыккан ул. Китаптагы рәсем-литографияне күргәч, Тукайның «Шүрәлесе» белән аваздашлык-охшашлыкны абайлап, таң каласың. «Бәлки, Хлебников Тукайны укыгандыр?— дигән уй кузгала күңелдә.
Велимир Хлебников күп язган, язганнарын җыя бармаган. Шулай да аның әсәрләре заманында (1928—33) биш томлык булып басылып чыкканнар. Хәзер дә басыла торалар Әле күптән түгел генә Калмык китап нәшрияты аның «Ладомир» дигән шигырьләр җыентыгын бастырып чыгарды. Мәскәү нәшриятлары да төрле китапларын чы-
Шигъри материклар Колумбы Велимир Хлебниковның шифалы йогынтысы бер рус совет поэзиясендә генә түгел (В. Маяковский, Н. Асеев, Б. Пастернак, Л. Мартынов, Е Евтушенко. А Вознесенский һ. б.), ул күп милләтле совет поэзиясендә дә ачьк чагыла. Башка милләтләргә барып тормастан, үзебезнең һ. Такташ. X. Туфан, К. Нәҗми. Г. Кутуй, Ә. Фәйзи кебек күренекле шагыйрьләребезне телгә алып үтү дә җитә. Алар үзләренең беренче чор иҗатларында футуристик йогынтыны нык кичерделәр Рус футуристлары «җәмәгатьчелекнең яңагына сугып», манифест күтәреп чыксалар. Һади Такташ та «татарның иске шигъри өслүбе җимерелергә тиешле» дип язып чыкты. Болар — яңа әдәбият — совет әдәбияты туу чорындагы үсү-эзләнү «авыруы» иде һ. Такташның егерменче елларда Мәскәүгә барып Маяковский. Хлебников һәм башка шагыйрьләрне махсус тыңлап кайтуы турында да мәгълүматлар бар.
Безнең хәзерге урта буын шагыйрьләребез Р Фәйзуллин, Р. Харис, Р. Гатауллин иҗатларында да без «шигъри Колумблык»ны күрәбез. Эзләнү, яңа сүз әйтү, шигъри традицияләргә яңа «кан өстәү»—бу һәр чордагы яшь шагыйрьләрнең өстенә төшкән газаплы да, җаваплы да миссия, котылгысыз бурыч
В Маяковский Велимир Хлебниковны «үзебезнең шигъри укытучыбыз ител, шигъри көрәшебезнең иң әйбәт, иң намуслы рыцаре итеп санадык һәм санарбыз» дигән. Бу сүзләргә күп милләтле,бик күп санлы шагыйрьләр кул куяр иде. минемчә.