Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЯТ ТҮГЕЛМЕ?


втобаза директоры Хәмзин галстугын бушатты да дулкынланган
тавыш белән
— Иптәшләр, көн тәртибендә әлеге дә баягы слесарь
Сабнржанов мәсьәләсе,— диде — Кабат айныткычка эләккән.
мөртәт!
Озын өстәл артында утырган механик Гайфетдин һәм
профком председателе Имамгали бердәм баш чайкадылар.
— Бүгенге утырышта, ниһаять, ул жүнсезнең үзен күреп
сөйләшә алабыз Рәхмәт Имамгалигә.— Директор өстәл артында
утырган алагаем борынлы берәүгә ымлап күрсәтте.— Тәки эзләп
тапкан бит. Алай гына да түгел — җитәкләп алып килгән.
Маладис'.. Керегез. Сабнржанов.
Ишектә битләре шешенгән кара чәчле бер адәм күренде.
— Тә-әк.— диде Хәмзин керүчене баштанаяк үлчәп,— утырыгыз. Елдам егет
икәнсез. Сабнржанов Алты ай эчендә алты тапкыр айныткычта булырга өлгергәнсез...
— Әйе.— дип баш какты слесарь.
— Сезгә бер дә оят түгелме?
— Оят —диде Сабнржанов тирән сулап.— Тәмәке тартырга ярыймы?
Директор кесәсендәге сигарет кабын изгәләп.
— Ничек, иптәшләр, рөхсәт итәбезме?— дип сорады
— Тартсын, тартсын, рөхсәт!— дип шаулашты кабинеттагылар
Сабнржанов артлы урындыкка иркенләбрәк утырып. «Астра» көйрәтеп җибәрде.
— Я. башлагыз.— дип каударланды директор
— Нәрсәне?— дип гаҗәпләнгән булды Сабнржанов
— Нәрсәне, нәрсәне? Сөйләгез. Ничек бу хәлгә барып җиттегез?
— Ә-ә,— дип көрсенде Сабнржанов. өстәлдәге графиннан күзен алмыйча — Су
эчәргә ярыймы, иптәшләр? Авыз кипкән. Тел аңкауга ябышкан.
Хәмзин графинны Сабирҗановка таба этәрде. Слесарь ипләп кенә бер стакан суны
әйләндереп салды. Пөзе хәмер эчкәндәге сыман сытылып китте Җиңел сулап куйды
— Рәхмәт, иптәшләр.
— Я. я,— дип янә түземсезләнде директор — Менә иптәшләр алдында әйтеп бирегез
әле. Ничек мондый хәлгә төштегез?
— Ә-ә,— дип тирән сулады Сабнржанов — Мин бит ни егетләр, гафу... иптәшләр.
Сүзгә мачтырлык юк бит. каһәр' Кичерегез инде, мөмкин булса... Ничек бу хәлгә
төштемме? Мин аны ни. Менә болай күрсәтеп бирәләм — Сабир- жанов сорап-интеп
тормыйча, графиннан тагын бер стаканны аударды. - Менә шулай. иптәш директор,
күтәрәсең дә саласың. Калганы милиция пыртакулында язылган.
Директор, графинны үзенә таба тартып куеп:
- Карагыз әле. Сабнржанов. монда сәхнә түгел, кәмит ясамасагыз да ярый!— дип
кырт кисте — Су эчеп тә исерәсез, панимаеш.
Сабнржанов акланырга дип авызын гына ачкан иде, аны механик Гайфетдин
бүлдерде.
— Син. агай-эне. туктап тор әле, — диде ул графинга үрелеп. Авыз кипкән.
Мөмкинме. иптәш директор?
Директор җәһәт кенә стаканны тутырып куйды
Механик кырлы савытны түнтәргәч, дусларча елмаеп:
— Болай үзе әйбәт кеше ул Сабиржанов,- диде — Эчте нсә — әүлия Эчмәгән чакта гына
көйсезрәк кылана Минемчә, аңа салган килеш урам буенча мажара эзләп йөрмәскә генә кирәк.
Шым гына җәмәгате янына кайтырга да китәргә Аңладыңмы, хәчтерүш?
— Эһе, — дип баш какты Сабиржанов — Р-рәхмәт яхшы сүзеңә
Профком председателе дә бу олы тәрбия дәресендә катнашмый булдыра ал- ■ мады
Иптәшләр,— диде ул — Мин дә бер ике сүз әйтим әле
Директор графинны Имамгалигә таба этәрде. Стаканны әйләндереп салгач, профсоюз
башлыгы җиңел генә тезеп китте
— Сабнржановны күп еллар беләм Кулыннан эш килә. Башы түгәрәк. Эчсә — җен кебек
эшли Җырлап кына яшәрлек егет ул үзе
Шулчак сәер кызарынып-бүртенеп утырган Сабиржанов:
— Имам абый, син үзен
Кашыңдин кара күзең. —
дип сузып җибәрде
Гаҗәпләнгән Хәмзин карандашы белән өстәлгә каккалап:
— Я-я' — дип тәртипкә чакырды —Сез кайда утырганыгызны онытып җибәрмәгез1
Иптәшләр, нинди тәкъдимнәр барэ
— Графиндагыны салып бетерергә. — дип мыгырданды Сабиржанов
— Җитте, җитте. Сез барыгыз, кайтып китегез' —дип боерды директор
Слесарь алпан-тилпән атлап бүлмәдән чыгып китте Хәмзин өстәл артында
утыручыларга сораулы караш ташлады Берсе дә сүз дәшәргә ашыкмагач, графиннан үзенә су
салды Стаканны авызына якын китерде дә кире өстәлгә куйды һәм ачуланып
— Кайсыгызның графинга хәмер салырга башына килде?—дип кычкырды Имамгали
кызарып китте
— «Сабирҗановны теләсә ничек алып кил»,—дигәч, мин ниткән идем,— диде ул моңсу
гына — Андый җүнсезне болай гына китереп булмый бит «Килсәң — бер литр куям Өстәлдәге
графинда булыр»,— дигән идем, йөгереп килгән әнә.
— Анысына башың җиткән,—дип көлемсерәде директор.— Ә менә закуска турында
уйламагансың, панимаеш
— Бар бит. бар!— дип Имамгали куеныннан зур гына бер кыяр тартып чыгарды —
Анысын да юнәткән идем, өстәлгә куярга гына онытканмын .
— Маладис, Имамгали! Башың түгәрәк икән!—диде директор һәм графинга үрелде
ТОРМЫШ юлы
ртән торуга, кесә төбендә сукыр бер тиен дә тапмагач. Шәмәрдәнов
яшәүнең’мәгънәсе турында тирән фәлсәфи уйларга чумды.
— Гомер уза. Шәмәрдән дус,— дип мөрәҗәгать итте ул үз-
үзенә,— Яшең, мин сиңайтим, кырыкка җитте, тик менә нәсел-нәсәбеңә бу дөньяда
ни нәмәрсә калдырасың? Хет язып карасаң икән берәр хатирәме шунда, гыйбрәтле истәлекме.
Әйтәләр бит әле, һәр адәмнең тормышы — үзе бер хикәят, дип. Менә каләм сиңа, менә кәгазь.
Утыр да яза башла'
Шәмәрдән өстәл янына барып утырды да уйга талды Башы чатнап авырта иде. Әллә акыл
хезмәтеннән, әллә кичәге тамашадан — бер ходай белә
«Тә-әк. нәрсәдән башлап китәргә соң әле?—дип газапланды ул —Әйтик, хак тәгалә
кушуы буенча дөньяга килдең. Балачак Хәтереңдәдер, күбәләк ләр куып йөрдең Үсә төшкәч,
тагын күбәләкләр Бар иде бер шундый чаясы Хәзер дә әле күбәләк сыман гына түгел, кигәвен
кебек артыңнан калмый йөдәтә, әлнминтә кәгазе җибәреп ята Ә аннары? Кирәк бит. әй,
һичнәрсә хәтергә төшми Гомерең буе йөгердең дә чаптың Йөгерү дигәннән, вакыты җитеп
килә икән ләбаса' Йөгерергә инде, йөгерергә!
Шәмәрдән каләмен ыргытып бәрде лә ашыга-кабалана ишеКкә юнәлде Берничә
минуттан ул инде сыраханәнең түгәрәк таш өстәле янында иш-кушлары белән гөрләшә иде
И
- Р-р-рәхмәт яусын баш түбәгезгә, егетләр, хәлемә кердегез, коткардыгыз Онытасым
юк үлгәндә дә, гүр-ләргә кергәндә дә. Соң исемнәрегез ничек әле сезнең, егет асыллары’
— Син. картлач, һаман шаяртасың, - дип көлде егетләр һәм Шәмәрдәннең
кружкасына тагын бераз тамыздылар. — Я. әйдә, бездән булсын изгелек! Синең язылачак
романың хөрмәтенә!
— Рәхмәт егетләр, ә ә сез кайдан беләсез? .
— Кичә үзең өзми-куймый сайрадың ич... Я. күтәр, каләм әһле. Әсәреңә безне дә
кыстырырга онытма.
— Бармый бит әле дусларым, бар-рмый Илһам килми, — дип үксеп җибәрде
Шәмәрдән — Төзелешкә китәрмен ахрысы
Икенче көнне уянганда ул башының ярылырдай булып авыртканын тойды. Күз
алдында аллы гөлле чаткы-йолдызлар уйный нде
— Житте. тор, Жәлмәнов!— дип дәште аңа кемдер кырыс тавыш белән.
Ул, йодрыгы белән күзләрен уа-уа урыныннан торып утырды Каршысында. алагаем
калын капка тотып, милиционер басып тора иде.
— Шул-лай, тагын башбаштаклык,— диде ул папкадагы кәгазьләрен актарып —
Сыра будкасын этеп кыйшайткансың, тешең белән чәйнәп су шлангасын өзгәнсең, сәүдә
эшенә аяк чалгансың Котлыйм! Синең данлыклы биографияңә, димәк, тагын бер бизәк
Хәер, андый бизәкләрең монда ике романга җитешле! — Милиционер папканы япты да,
аның авырлыгын чамалагандай, кулларында селкеткәлә» алды
— Гражданин иптәш милиционер'— дип ыңгырашты Шәмәрдән кулларын алга сузып
- Зинһар бирегез сез миңа ул папканы Тик бер генә тәүлеккә. Бер генә кичкә! Күчереп кенә
алыймчы, анда анда бит минем бөтен аңлы тормыш юлым теркәлгән'
Җәгъфәр Токумаев,
балкар язучысы
Кем алдакчы?
-«у уҗа Насретдин буфетчы булып эшли икән. Бер көнне иртә белән, сәүдәсен
башлап җибәрүгә, аның янына дүрт егет
Л Ж килеп керә
— Кадерле Хуҗа,—дн болар,—без бик ашыгабыз, бер шешә
коньяк кына биреп җибәр әле. Бүләккә алып барасы иде.
— Сәгать унбергә кадәр спиртлы эчемлекләр сатырга хакыч юк,— дип кырт
кисә Хуҗа
— Ничек инде алай? — дип өзгәләнә егетләр.— Шәфкатьле кеше икәнлегең
йөзеңнән үк күренеп тора Нәкъ бер сәгатьтән самолетыбыз очып китәчәк, зинһар,
ярдәм ит инде. Тау белән тау гына очрашмый
— Самолетыгыз кайчан оча дисез әле? — дип сорый Хуҗа.
— Бер сәгатьтйн!
— Сәфәр чыгасы булгач, ярар инде алайса, кагыйдәне бозарга туры килә —
Хуҗа астан гына шешәне ала да, кәгазьгә төреп, ялынучыларга суза — Тик карагыз
аны, мине уңайсыз хәлгә калдырмагыз — берәүгә дә күрсәтмәгез. ,
Егетләр Хуҗага рәхмәт әйтә-әйтә тиз генә буфеттан чыгып югала. Әмма бер
сәгатьтән алар яңадан әйләнеп керәләр һәм гауга куптара лар.
— Син, оятсыз, кыңгыр куллы икән ич, алдагансың Шешәдә коньяк түгел, гап-
гади чәй генә!
— Кем кемне алдагандыр әле? — ди Хуҗа ачуланып — Самолетыбыз бер
сәгатьтән очып китә, диючеләр сез үзегез түгелме соң’ Шуңа ка рамастан, әле дә
булса монда буталасыз. Алдакчы — сез ул!