Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ничек дөнья суынсын


.. Инде күкләр күкрәмәс тә, Яңгырлар яумас, димә. Мәңгелек юлында кайнар Кеше йөрәге тибә.
Җылыта салкын көннәрне, Утлар капса — сүрелтә... Табигать — ана җаны күк. Үзе сулар сибеп тә Үстерә күңел талларын, Күкрәтә сер күкләрен Уйлый төнлә, уйлый көн дә Иртәгесен, үткәнен
Белеп тибә кайнар йөрәк, Мәңгелеккә тоташып.
Яңгыр яумаса, имәнне Үстерә сулар ташып...— Үстерә тормыш имәнен, Күл итә иңкүләрен.
Бәхет — кайнар йөрәк белән Дөньяга килүләрең...
..Үсә кеше, акыл белән Тыңлап галәм сулышын. Мәңгелек юлында кайнар Йөрәкле кеше булганда Ничек дөнья суынсын?!