Логотип Казан Утлары
Поэма

КЫЛДАН НЕЧКӘ, КЫЛЫЧТАН ҮТКЕН


«1907, декабрь, 12 /25 /.
Ленин фин крестьяннары озатуында диңгез култыгы бозы буйлап Лилль Меле утравыннан Нагу |Науво) атавына үтеп чыга. Шушы араны үткәндә Ленин аздан гына һәлак булмый: боз ватыла башлый, һәм ул ниндидер могҗиза белән генә котылып кала».
Владимир Ильич Лоиин. Биографик вроиика.
I
...Бара иде, ди, боз буйлап, киләчәген уйлап, китте, ди, таеп, төште, ди, авып...
Нигә әле хәтеренә килде бүген бала чакта отып алган такмаза?!
Ничек инде уйланмыйсың — аждаһадай йоклап яткан диңгез өсләп атла да.
Атлантида һәлакәтен хәтерләтер хәвеф торса адым саен сагалап?! Кешелекне тетрәтерлек фаҗиганың олылыгын булмый хәтта чамалап.
«Боз сиземли хатыннарның көмәнен дә, юлга энә алырга да базмыйсың...» Ә ул, әнә, халыкларны кочтырган да бурлак төсле сөйри Рәсәй язмышын.
Төпкә киткән миллионер «Титаник»ның йөге генә төялмәгән бит анда!..
Яшьни-яшьни тармакланып чатнар боздан үтә ала икән шундый титан да.
Ә боз кырыс — куштаннарча, туфрак булып ятам, дими, синең аяк астында.
Заманында егып салган (яхшы фалмы?) даһи Пушкин хәзрәтинең атын да.
Кайсы якка атласаң да хәвеф көтә, бозга бердер уңлык белән суллык та. Күзне бәйләп җибәргәндәй таптанасың күзләвекләр өстендәге сулыкта
Мондый юлда йөрәк белән капшый-капшый барганда да ялгышырга бик көйле, бер адымны алга атлап, ә чынлыкта ике адым артка киткән шикелле.
Йөрәк тибә: «Артык саклык — куркаклык», дип, ә су гаярь җаннарны да күп йоткан.
Дуамал фин крестьянымы ике уйлый?! — кәгеп алгач, диңгезең дә тубыктан.
Шәраб-утка чумган боздай төшеп китү — бату гына түгел тирән уй-моңга.
Ә су кызы кызмачарак башлыларны бик яратып ала, имеш, куенга.
Суда батмый, утта янмый. Суда батмый...
Кеше заты башкача да сыналган.
Батмаганны — яндырганнар, ә батканны... Истә тора шушындый бер чын ялган.
Үзең фәкать бер уй белән кыл өстеннән атлап бар, шундый чакта күз алдына килсен әле саклаблар.
Шулай хәтер яңартуның бардыр берәр хикмәте.
Саклабларда бату-батмау сыналган, ди, бик каты.
Илләрендә бозыклыклар, сихер арта башлагач, карчыкларның кул-аягын бәйләп суга ташлагач, калкавычны күзәткәндәй, карап торган бар кеше: йә, кайсысы төпкә китәр, боздай батмас кайсысы?..
Коткарганнар — алтын төсле су төбенә киткәнен; батмаганын — яндырганнар, аңлап сихер икәнен..
Артык йөктән котылырга — кирәк булган җан кыру.
Ә шулай да уйландыра батмаганны яндыру
Үзең фәкать бер уй белән кыл өстеннән атлап бар,
шундый чакта күз алдына килсен әле атлантлар.
Аларда да күп булгандыр сихерчедәй ят җаннар. Ә үзләре нигә шулай яна-яна батканнар?
Атлантларның аяк-кулын явызлыкмы бәйләгән? Әйләнеп таш муенсага, батырганмы әллә дан?
Шатлык белән кайгы яше сыймаганмы чик-ярга? («Батмый торган авианосец» мөмкин төпкә китәргә.)
Кыл өстеннән атлаганда ясаганмы зур хата?
Нинди көчләр баш бармакны аска бөгеп күрсәтә?..
Бара иде, ди, боз буйлап, киләчәген уйлап, китте, ди, таеп...
Җылым төсле чуалышкан уй-гамьнәрен сөйри иде барысы да бер эздән, йөрәк итен шартлау җиле кисеп үтте,— төнне ертып аттылар күк обрездан.
һәм чайкалды бөтен дөнья! Аяк асты теткәләнде, чатыр-чотыр ярылып;
әллә инде сигезаяк калкып чыкты — (боз астында тоелганмы тар булып?!)
. Атлантида... Ул да шулай СОС бирергә өлгермичә төпкә китеп баргандыр. («Сусанинчы» агайларның чәкүшкәсе хәер, йөзеп чыгар иде ярга бер.)
Баштанаяк яшенле уй яшьнәп үтте: «Туры килә ахмакл&рча үләргә!..» Архимедтай ачыш ясап булмый монда — мәгънәсезлек — ә җан белән түләргә.
...Үшнә җәе. Көнгә җиде коенулар... Әллә хәтер күреп ала төшләр дә?!
Көнгә җиде... Ә биредә бер коену мөмкин икән бик кыйммәткә төшәргә.
Ә аяклар әле яхшы хәтерлидер төпкә кадәр ката торган Шушаны. Бозга кайчак артыгырак таяныла — җирне тою ышанычы кушамы?!
Таянычсыз боз гынамы? Көрәшчене хәтта әле хәтәррәк тә ега җир. Чакырулы ачы йөрәк авазы да шундый хәвеф янаганда чыгадыр:
«Революция куркыныч астында!..»
Көтмәгәндә, тайгак боздай, йомшак кына җирең китсә баскан аяк астыннан!.. Андый хәвеф ерак йөрми. Атламыйсың Невскийның тротуары ташыннан.
Таянычсыз боз гынамы? Гыйсмәт бабай 1 әзерләгән сынауларның кү-үп төрен. Тукталмыйча гел үтәргә — кылдан нечкә, ә кылычтан үткен сират күперен.
2
Мәкер бозы гомер буе эзәрлекли: еккан, кыскан, кискән, изгән, батырган... Гладиатор мәйданыдай канга сусап, кешеләрне көрәшергә чакырган.
Икеләтә хәвефлерәк — бәрелешү йоклап яткан аждаһаның өстендә. Көч бүләргә туры килә боз мәкерен дошманыңа каршы борыр өчен дә.
Алыш өчен аяк астын ныгытканда күкрәгеңнән күпме хәләл көч кими.
Чуд бозлары ничә канны коктейльдәй кушып эчкән — калынаер өченме?
Җиңүләрдән баш әйләнеп исерсәң дә, бик таянма — боз ул һәрчак ап-аек.
Күл өстендә күзләвекләр, канлы күздәй, корбанына карап тора акаеп
Тевтон башы боз-көзгегә карап каткан, кылыч белән кырынасы иткәндәй;
ә сөңгесе терәү булып басып тора, иттән туеп, су төбенә киткән дә.
Йөрәк-учак урыннарын яшергәндәй, күл өстенә шәфәкъ суы җәелә...
Асыл ирләр сатлыкҗандай ышанычсыз бозга ничек таянырга җай белә.
Үзләренә буйсындыра белә алар аяклары астындагы капкынны.
Ә Чуд суы янартаудай актарыла — кабул итә алмый ахры ят канны.
Татар халык табышмагына — балтасыэ-нисеэ. ягъни боздан күпер ясаучыга ишара Автор искәрмәләре.
Боз ул шундый: сарык тесле укмашканнар — бер-берсенең муенына таш монда. Туңлыктагы мамонтлардай, күпме башлар туңып кала зәңгәр юрган астында.
Таянылган җирдән язып, дошманыңның ныклыгына башың бәреп ват кына,— барып төштең, димәк, тарих төпкеленең үзең өчен билгеләнгән катына
Мәкер бозы гомер буе эзәрлекли: еккан, кыскан, кискән, изгән, батырган.. Сабан туе мәйданыдай ымсындырып, кешеләрне бәрелешкә чакырган.
Кылдан нечкә, ә кылычтан үткен сират — түләүле юл (һәркем өчен хакы бер).
Бөек Этил бозында да сугышканнар — сәяхәтче Әл-Гарнатый хаклыдыр.
Кабан белән Казансу да хәтерлидер «традицион» канлы йодрык сугышын. Орышканнар, боз өстендә бәргәләнгән балык төсле еш-еш алып сулыш-тын.
Сайлаганнар нигә йодрык дуэленә көзнең көзге калынлыгы боз өстен? Хәер, әйдә, кыр кәҗәсе гадәтенчә кара упкын авызында сөзешсен.
Карлы бозга кан агызу һәм түшкәне (атып бәрү көрт-суыткыч эченә — йодрык белән куйдан тире салдыручы итче өчен гадәти бер эш кенә.
«Боз сугышы»н аерата комарланып көткән алар — тореодор шикелле.
һәм толчукчы татарлар да, кибет тоткан урыслар да кул уйнаткан бик җилле.
Яссы герләр әзерләнгән, тәнне язып, тешләр санау әмәленә күчәргә Һәм берочтан күн бияләй хуҗасының (мөмкин булса) кансызлыгын үлчәргә..
— Хак гыйнаять әйләр ирсен!. '
Бөтен базар дәррәү куба! Кабан бозын бүләләрме әллә тере су өчен?!
Тамашачы ике яклап тезелешә, карагандай гладиатор суешын
Кесәләрдән («кын»нарыннан) яшьнәп чыга — йодрыкларга легальләшкәч хөррият!
Бармаклардан — канлы төен — нәрсәләрне , онытмаска кирәклеген бер өйрәт.
— Әһле ислам! Иманнарын укытыек!
— Борынына кызыл таракан җибәр!
— Иреннәре кычыткандыр — күчтәнәчтән авыз итсен...
— Покажи, где раки зимуют!
— Танау астына ут элдер!
— Башы эшли башламасмы ләгыйньнең...
— Кәҗә маен чыгар!
— Знай наших!..
...Китте, ди, таеп, төште, ди, авып.
Ыштан төбе ярылды, ди, кыярлары коелды, ди...
«Бозда цирк...»
Йодрык түгел, билләһидер, яшен ташы селәгәйле бияләе эчендә!..
Ә тегесе, чия төшен төкергәндәй, төкреп атты утыз ике тешен дә.
Кышын бала чыгаручы чукырларның кар өстенә тәгәрәгән күкәе — тын-кан белән бозны уеп кергән борын — тору түгел, селкенергә юк җае.
Көндәш йодрык көянтәдә чайкалучы каз түшкәсе чаклы бардыр — кул таза!..
Бирешмәскә туры килә, уңыңдагы бармакларың дүртәү генә булса да.
Кабан бозы — канлы көзге. Дөньялыкны дөрес итеп чагы'лдыра кай ягы?..
..Мәчет ае катып калган, ятимлектә ябышкандай бөек Апуш аягы.
Илаһ йодрык...
Бөек бозлык мамонтларны таптагандай, телне дә ул бозга салып таптармы?
Бәкеләрдән бәреп чыга кайтавазлар:
— Кыйнамагыз, кыйнамагыз татарны!
Ике яклап тезелгәннәр. Ә бер читтә
граф Толстой (?) — төшкән бугай балдан соң.
Очы-очка бәйләнәме? Күңеленнән кыйнауларны бер-берсенә ялгасын.
Ике лачын сугышканда, ябалакка йон булыр, ди, ябалакка йон булыр...
Чыраена бәләк кадәр йодрык төшсә, авыз һәм күз, имеш шундук йомылыр.
Сабый чакта ләйсән-яшьле күзне сөрткән йодрыкларны монда кемнәр өстертә?
«Көчленеке замана», дип, кулны бору алымнарын файдаланып эш йөртә кемнәр?
Секундантлар, беләсездер, аңлатыгыз! (Усаллыкның башы һаман Тазданмы?) Беркайчан да кабул итә алмый тарих, канга манып, йодрык белән язганны
Бозда — орыш... Көчлеләрне ачыклаумы, яшәр өчен хокук яулап алумы?
Мондый бөек сайланышта ярдәм итми анархистик илаһ йодрык алымы.
Мәнсез төен (бала башы зурлыгында) шуны гына төшенәдер: «Сал берне!..»> «Дежур» Дантес кыяфәтле йодрыкларның очсыз данын боз күтәрә алырмы?
Ит базары. Йөрәк китерделәр — мамонт 1йөрәгедәй катканы... Әллә нигә бик тә авыр итеп тартып килде йөкче ат аны.
Йодрык-йодрык йөрәк — кисәкләрдә унбишләбе бергә бозланган. Аз-маз сибеп, туңын кайтарырга итче үзе белән тоз алган.
Йөрәкләрне китеп алыр өчен ярдәм итми мондый көч кенә; күтәрде дә бәрде идәндәге ике потлы герләр өстенә.
һәм йөрәкләр, вулкан катмарыдай, төрле якка китте чәчелеп.
...Чират башында бер әби тора, керфегенә тамчы яшь элеп.
Салкынлыктан гына яшьләнгәндер (күз алмасын сыккан соңгача). Боз сөңгесе төсле тезелешкән кешеләрне никтер моң баса...
Прилавканы шундый айсберг ничек җимермидер — карачы!.. Менә кайчан якыная икән йөрәк белән йөрәк арасы.
Күперләрнең кары арчылырмы халык йөрәгенә тоз салгач? Аралары, әйе, якыная йодрык-йодрык булып бозлангач...
Тыңласыннар алар берсен-берсе, салкын акыл, бүтән юл кайда?
Йөрәкләрдән әле бозлык чоры үтеп бетмәгән бит болай да.
Әгәр йөрәкләрне салкын сугыш шулай бозландырып катырса, бушанырга кеше табалмыйча, илдән-илгә кара хат йөрсә, һәм кешелек чыкса чыгырыннан, тотынырга булмас салам да, Кызыл китап битләренә төреп, сатып ятса Әҗәл талонга йөрәгеңне,— әле өстәп кенә берәр динозавр тешенә...
Тынычланмыйк: бу, дип, гадәттәге куркынычлы яман төш кенә
Кабан бозы — канлы көзге... Мәкер кора карагруһчы җантимерләр штабы: «Берәр татар рабочиен үтертергә, үтерүче... урыс булсын чтобы!..»
Беркатлыга гаҗәбрәктер: ничек инде бер-береңә шундый гөрзи ор юкка?!
Күпләр аңлый — җанын кемнәр ауламакчы, ышыкланып марионетик йодрыкка.
Бүген берсе йодрык ашый, ә иртәгә ашатканы үзе йодрык ашаса...
Йөрәкләрне яулап-биләп алу юлы үтәмени шушы йонлач таш аша?!
«Биштән үргән» мәнсез йодрык... Ә бит үзен бердәмлеккә һәйкәл итеп буладыр!
Чынбарлыкта күздән очкын чәчәргә дә, оннан камыр изәргә дә ул әзер.
Учка нидер йомган төсле, карында ук йодрыклана кыз бала да, ир җан да. һаман шулай йомарланган хәлдә булса — күрешүче, мә, дип, бишне биргәндә?!
(Әти мәрхүм йодрык белән капшап белгән атның кайчан колын алып кайтасын.) «Рот-фронт!» дип йомарланыр бармаклардан ничек әле селәгәйле кан тамсын?!
Үтерелгән парламентер әләмедәй, түшәлә «ар . Әллә ява конфетти?! Йодрык ашап торганнары туядырмы, ә ашаткан наемникка көн җитми.
«Калинка»га биючене зурлаган күк, чәчәк таҗы яумый Кабан бозына; теткәләнгән байрак кебек, җәеләдер җәрәхәттән тамган канлы тоз гына.
«Кызыл күзләр» белән тулы зәңгәр келәм — кинәт тартып екмасыннар — карап бас!.. ...Көн кадагы... Йодрык шуңа сугалмыймы?..
Боздан сынап бага сыман Карабаш 1 .
Боз өстендә учак ягып җылынырга омтылулар тәмамлана ни белән? Таянылган уртак җирең китеп барса, була алмый җиңгән белән җиңелгән...
3
Казан циркы. Рауза атлы татар кызы, кертеп төрле кыяфәткә буй-сынын, хәтәр сират күпередәй кыл өстендә, гыйбрәт итеп, уйный үлем уенын. Шундый уен... Ике яктан Яхшы-Яман тартып тоткан неп-нечкә кыл өстендә!.. Корридамы? Әйе, шуны хәтерләтеп, бәрелешә капма-каршы көч монда.
Кулда комач җилфердәвен җене сөймәс ерткыч булып уйный шул ук кешеләр.
(Ә кстати, үгез, имеш, дальтоник, ди — аералган ике генә төсе бар.)
Шашкан үгез тиресендә... Канга сусау күзгә чыга — сөймәсәң дә кан төсен.
Комарлыктан онытып та җибәргәли фаҗигале кыл өстеннән атлыйсын.
Әле бер хәл сугыш-патша копилкасы — «дуңгыз»ларның Чуд төбенә китүе. Ә кешелек кылыч буйлап атлаганда көтеп тора хәвефлерәк ит туе.
Аяк асты ай-яй хәтәр: тетрәп тора, упкын өсләп сузылгандыр кыл елан. Фәрештәләр канатына килеп төшми мондый үлем уенында егылган.
Ә хәзергә бәла башы түбәсендә каршы көчләр бәрелешә йөзгә-йөз.
Ике як та тарта кылны, «Без йә сез»нең кайтавазы ишетелә: «Өзмәгез!..»
Нәрсә булыр өермәдә ауган агач бәгыредәй үзәк тамыр өзелсә?!
Йомшак, нәфис, нәзакәтле зат өстенә кыя таудай ябырылып боз килсә...
Албастылы карурмандай өскә ава, куркынычлы кара төндәй ишелә!..
' Гитлерчылар тарафымнан бозда катырып үтерелгән генерал-лейтенант Д. М. Карбышев күздә тотыла. Геройның истәлекләрендә әйтелгәнчә, аның бабалары татар булган һәм «Карабаш» кушаматы йерткән.
Шашкан үгез! Мондый котсыз кыяфәттә аңа бөтен афәтләр дә иш килә.
Комач аша кадар да ул, Җирнең үзен мөгезенә эләр төсле бер тында.
Сөяккәчә батырылган канлы уклар камыш сыман чайкалыша сыртында.
Алты хәнҗәр... Җирнең алты кыйтгасыннан алты нәфрәт угы булып очканмы?
Шашкын канның исертүе... Ә хәзергә җилкендерә әнә шундый көч аны.
Кыска-кыска алты сөңге... Серафимның өтәләнгән төгәл алты канаты...
Очынса да тигезлекне саклый алмый — җан да гөжләп чыга бара кан арты.
Ике мөгез арасына халыклардан
Әҗәл угы алачагын сизенә.
Шулай да ул бозга баскан бозау сыман егылырга исәпләми тиз генә.
Ә көндәше кыл өстеннән җырлап-биеп якынлаша: «Син басмасаң, мин басам!..» Көбә күлмәк капламаган тән алдында сихерләнеп тукталмый да ичмасам.
Чикмәсә дә, тартышкандай, чүгеп куя — мондыйларны матурлык та куркыта. Җәһәннәмнең аръягында көндәш түгел, уйнак тәнле ымсындыргыч хур көтә!..
Ачык күкрәк... Ә бит аны сәнәктән дә хәвефлерәк ике үткен япь көтә.
Шулай да ул кыл өстеннән җырлап-биеп якынлаша: «Ба-ас, кызым, Әпипә!..»
...Сабан туе. Колга-сират, чайкаладыр оч ягы... Ә биредә егылганны көтми егет кочагы.
Ыштан төбе ярылды, ди, кыярлары коелды..
Увертюра әллә нинди матәмчәрәк көй булды.
Басыгыз, басыгыз, әйләнмәсә башыгыз.
Кыярлары коелды, ди, бала-чага җыйды, ди... Ни ул кыяр? Монда башны югалтырлык па-де-де.
Боздан чыксаң, алдан чык син, судан чыксаң, арттан чык. Кыл өстеннән балансирсыз үтмәк була, мактанчык...
Басыгыз, басыгыз, әйләнмәсә башыгыз.
Бер аягын атлаганчы, икенчесен эт ашый.
Үгез түгел, ә мөгезле коңгыздыр ул, билләһи!..
Тез буынын тикшергәндәй, астан күзли, ах, йолкыш!., (һаваланма: аягыннан эләгер, ди, асыл кош.)
Басыгыз, басыгыз, әйләнмәсә башыгыз.
Бер үгездән ике тире тунамыйлар, шулаймы? Аркан саклый... Әгәр афәт элмәк итсә шул бауны?!
Әгъвалаучы юха кыздай, кызыктырып алдаса? Ә монысы инде бозга утыртудан да аша.
Басыгыз, басыгыз, әйләнмәсә башыгыз.
Юха кыздай йотар өчен тора төсле уй корып... Искәрмәстән икәвен дә бушлык алса суырып?!
..Бибкәй матур биеп килә — суы ничек түгелми!
Сынын бигрәк хәтәр чайкый — Сөембикә түгелме?!
Басыгыз, басыгыз, әйләнмәсә башыгыз.
Дәрьяларны матурлыкмы, матурлыкмы кичтерә? Аның әле үзен дә бит күтәрергә көч кирәк.
Юк, матурлык очыналмый башта уйнар җил белән.
Ухват төсле эләктереп алса мөгез билеңнән!..
Басыгыз, басыгыз, әйләнмәсә башыгыз.
Ә каршыда, күзен сирпеп, тыпырдамый Хәйбулла...
Бишектә дә егылудан саклый торган бау була.
Җирдән түбән төшмәссең, дип, юатмыйлар биредә
Язмыш — уртак: шул ук кылга бәйләнгәндер Җире дә.
Басыгыз, басыгыз, әйләнмәсә башыгыз...
Харакири пычагына җырлап-биеп якынлаша «Син басмасаң, мин басам!..» Ә тегесе гаҗизанә тән алдында сихерләнеп тукталмый да ичмасам.
Кансызлана барган саен, котырынкы йөрәгенә вакытлыча көч иңә.
Янар күзләр каш астыннан сөзеп карый, карагандай мөгезенең очына.
Ә мөгездә вакыт сыры арта бара — үткенләүме, үтмәсләүме — кем белә?! Шунсы ачык: корбан сорап торган очы үз башына табарак та бөгелә.
Ярый әле астыртынга әйләналмый, дуамаллык гомер җебен киссә дә. Сөзәчәген яшермичә әйтеп сала, йодрык төсле качып тормый кесәдә.
Ничек инде күкрәк ачып, җырлап-биеп, куркынычлы кыл өстеннән бар шуңа?! Ике кулга ике мөгез шәраб тотып, көйли-көйли килмиләрдер каршыңа..
«Рәхмәт юлы» түгел сират — фәрештәләр менеп-төшеп йөри торган юл ише... Түләүле юл — узар өчен каның белән, ә егылсаң, башың белән түлисе!
Кыл өстеннән тәгәрәтеп барган чакта йөрәкне дә югалтырга бик көйле.
Катып калсаң башсыз җиңү алиһәсе — канатлы кыз Нике сыны шикелле?!
Канатлары яндырылган Сөембикә фаҗигасе әллә тагын сыный бер? Кылыч-сират. Аста — яра Тирәнлеге хәтта башка, хәтта башка сыймыйдыр!..
Үзәк тамыр. Паганини кылларының өзелсәме иң-иң соңгы төп кылы?!
Риваять тә калмаячак — егылганны тотып калыр нинди хәтер төпкеле?
Өзелсәме? Бөтенесен юклык йотар — алмасын да, алмадагы кортын да.
...Ә Җир шары мөгезләрдә тора, имеш, угез исә йөзә балык сыртында.
4
...Бара иде, ди, боз буйлап, киләчәген уйлап, китте, ди, таеп, төште, ди, авып...
Очрашканда дустың башка карый, диләр, ә дошманың күзен алмас аяктан.
...Бозда Апуш табаннары, канлы-канлы айбалталар белән бергә Ай каткан...
Зәңгәр якут... Йөрәк-учак урыннары...
Яна-яна уеп кергән шәм-чыраг.
Алдашучан канлы көзге.. «Кайсы юллар, нинди упкын тарта безне җан сорап?!.»
Кагылулы-сугылулы корабыңны мамонтларны изгән бозлар он итсә?!
«Гошер» шундый: башы белән түли кеше кылыч буйлап атлаганын онытса.
Астыртын боз гомер буе эзәрлекли, алга куеп сынауларның күп төрен. Тукталмыйча гел үтәргә — кылдан нечкә, ә кылычтан үткен сират күперен.
...Кырык бишнең унберенче февраль таңы.. Әйләнде дә куйды Пасмар ' сиратка.
Ни ул бозны астан терәү атлант сыман күкнең үзен күтәрерлек ир-атка!.
Тагын сират. Аргы якта оҗмах түгел, оҗмахтан да кадерлерәк Җиңүдер! Җиңү өчен нәрсә тора ватандарга терәү булып боз астына иңү бер.
Каршысына тагын көзге ыргыттылар Җиңүгә бер, тик бер адым калганда. Чит җир бозы бигрәк үчле. Күпер булып ята ала хәтта трофей калкан да.
Ә боз?!
Элекке Көнчыгыш Пруссиядәге елга.
«Тормыш юлы» мәхшәрендә Икмәк үзе батканда да калкып чыга — боз батмый...
Пасмар суы артып китте, килеп кергәч Фатих Кәрим — пегас-атлы взводный.
Ай, дуслар, нурлар алыйк, юллар салыйк, гөлләр кадыйк маякка, гөлләр кадыйк маякка!..
Карасана, бөтен ярга гаскәр кеби тезелешкән саф-саф татар зелпесе!
— Изрәү җирне шулар белән ныгыталар...
— Шулай арта,— диде шагыйрь,— ил көче.
Бозламыкка кереп китте — Ахилл батыр атлап керде үлемсезлек суына.
Өшетерлек утлы суда җылытала
Туган илең турындагы уй гына!..
Кереп китте, гөнаһлы җир керен сөттә юмак булган языклыдай ашыгып.
Язга таба! . Боз-сөңгеле кырку таллар ике якка тайпылышты яшь сыгып.
Кылыч йөзе... Йөрәк итен җиңүгәчә тагын күпме телгәлисе бар әле.
«Илгә генә кайтар, сират, ә җәннәттә яза алмас хәтта миндәй яралы..
Кыл өстеннән халкым алга үтсен өчен терәү булам — иңгә өрлек куй гына!..»
...Соңгы күпер Пегас-атлы Фатих Кәрим кереп бара үлемсезлек суына.
Ай, дуслар, нурлар алыйк, юллар салыйк, гөлләр кадыйк маякка, гөлләр кадыйк маякка!..
Әти сөйли, әти, авылдашлар атаганча, Мансур Мөҗибе:
—...Кырык өчтә бугай, «тел»гә киттек, үтә салкын кара көз иде...
Борын төрттек кенә — башкисәрләр пәйда булды төнге хуторда.
Чарасызлык!.. Әһә, төш-кит эчкә, кое чиләгенә утыр да...
Тирән түгел үзе, әмма, каһәр, сынып төште сиртмә колгасы
.Заманында шундый чокырларга тәгәрәгән, диләр, фил башы...
Штабтагы шау-шу гына тынсын, чыгып булыр әле — көч бар ич. Тик бәкесе—аяк баскан бозы убылырга тора, сволочь!..
Тагың да боз... Мәңге шулай буталырмы кешелекнең аяклары астында?
Адәм башын идермәкче язмыш төсле, таләп итә: «Анда басма, бас монда!..»
Тартылулы бикфорд бавы булып яткан — буйдан-буйга аяк аслап ут йөргән.
..Бөек бозлык... Кара язмыш колы итеп, мамонтларның бугазына утырган...
Хәтта шундый гигантларны буйсындырган: «Башың алып, артка таба чап-йөгер!» Зәгыйфь төшне табып чагар Парие угы — мәкер бозы һәрчак астан капшыйдыр.
Табаныннан кереп еккан зәхмәт төсле, адәмнәрнең башын әллә аз кырган?! Язмышларны ярларыннан чыгарган да дәрьяларны юлларыннан яздырган...
Мил-ли-он-лап еллар элек Этил суы. уңнан килеп, койган, диләр,... Чулманга. һәркайсысы, дәрәҗәсен белеп кенә, үзәненнән агып яткан шул җайга.
Бөек бозлык өскә ауган!.. Яэҗүҗ-мәэҗүҗ (Кыямәтнең чыны менә ул кайда!..)
Олырагы кушылдыкка әверелгән — дөньялыкта була икән шулай -да...
Кагылулы-сугылулы корабыңны мамонтларны изгән бозлар он итсә?! «Гошер» шундый: башы белән түли кеше кылыч буйлап атлаганын онытса.
Гарих юлы
Невский проспектындагы тротуар түгел: ул буеннан-буена
йә тузанлы, йә пычрак кырлар аша. йә сазлыклар, йә карурманнар аша бара. Кем тузанга батудан
һәм итекләрен пычратудан курка, шул кеше иҗтимагый эшкә тотынмасын!..
1 Бөек юлбашчыбыз В И Ленин революцион демократ Н. Г. Чернышевскийның әлеге сүзләрен аеруча яратып кабатлаган.
Юл газабы — гүр газабы. . Кемгә җиңел?
Табылырмы берәү генә булса да?
Тәмле ашап алга барган алма корты?!
Ул бит шулай әҗәленә юл саба!..
«Рәхмәт юлы» түгел сират — фәрештәләр менеп-төшеп йөри торган юл ише...
Түләүле юл — узар өчен каның белән, ә егылсаң, башың белән түлисе!
Ә кешелек кыл өстеннән атлаганда, тәрәккыйның хакы төшә күпмегә!..
Сират һаман корбан сорый... Аяк асты тетрәгәндә тынычлану юк мигә.
Миләр тетри... Утта көйгән гаҗиз табан юлыкмасмы фаҗигале бер укка?
Дилеммалар баштан чыксын: алда — бер юл — хәвеф кылын ярып булмый кырыкка!
Боз өстендә учак ягып җылынырга омтылулар тәмамлана ни белән? Таянылган уртак җирең китеп барса, була алмый җиңгән белән җиңелгән.
«һомо сапненс» - Кеше-гакыл иясе!
Саклый ала Кеше үзен, аклый алса ыруглыктан килә торган асылын!
...Аяк атлый сират өсләп, табан тоя Невскийның ышанычлы таш юлын.
Меле — Нагу. Өчләп чакрым... «Тормыш юлы» — төгәл утыз... Җиңүләргә юл башы. .
Тәрәккыят! Алда көткән хәвефләрнең билгелеме ничә чакрым буласы?
Тукталмыйча гел үтәргә — кылдан нечкә, ә кылычтан үткен сират күперен, сиратларның кү-үп төрен...
Бара иде, ди, боз буйлап, КИЛӘЧӘГЕН уйлап...