Логотип Казан Утлары
Роман

ИМӘННӘР ТАМЫР ҖӘЙГӘНДӘ


18
ч көн, өч төн Имәнтау станицасы керфек какмады. Урамнарда жыр чайкалды. Гармун иңрәде Капка алларында, инеш буйларында, урам урталарында казаклар, казачкалар бер-берсен кочаклап, үбеп, ялап, елап, сүгенеп, бер-берсен каядыр чакырып тартыштылар, аудылар һәм шунда ук йоклап киттеләр — төш күрделәр, суганлап-борычлап «япош- ка»ларны сүктеләр, атакага ташланырга чакырып ^акырдылар. Әле үткән кыш кына станицадан беренче разряд казаклар алынып, эшелон озатылгач, станица бушап-тоныкланып калган кебек иде. Инде менә калганнарны, икенче разрядларны, яшьләрне кырып-себереп, икенче эшелонга озатырга боерык килде. Станицада ир затыннан кем генә кала соң?
Өр-яңа формалар кигән, көяз чәч бөдрәләрен фуражкага сыйдырып бетерә ’ алмаган, итекләрен көзге кебек ялтыраткан мыеклы-мыексыз. сакаллы-сакалсыз казаклар, аллы-гөлле күлмәкләргә, яулык-шәлләргә төренгән казачкалар, бүген барысы да тигез булып, бар тавышларына кычкырып мырладылар
Ой да. возвеселитесь храбрые казаки. Ой да. честью-славою Славою своей Ой да. покажите всем друзьям примеры.
Ой да. как из ружья ты бил своих врагов
Бу җыр инеш аръягында яңгырый'.
Урман буеннан бер төркем татар егетләре төшеп киләләр, алар да җырлый
Ком бураны, ком бхраны.
Имәнтаунын урамы.
Үсеп буйга жнткәч кенә
Без күрәбез нужаны
Бу жыр сүнеп бетми. Баһау белән Госман, ике дус, әле генә Порт- АртурДан Ж.әфрәтил бабайның улы Халюктан килгән Хат эчендәге күчтәнәч җырны кушып җибәрәләр.
Пыртартур таш кала. Күп калага баш кала Пыртартурның сопкасында Безнен газиз баш кала
Ахыры Башы 11 нче санда
Жыр очланып бетәр-бетмәстә арттагы рәттәге егетләр күмәкләп кушымта өстиләр:
Пыртартур ут яна!
Казак үлемгә бара*
Казанта\ артыннан акрын гына тонык ай күтәрелә. Ерак офыктагы алсу учаклар сүнә. Күктә — тау өстендә, бер бер артлы шәмдәлләр кабына Төн килә. Йомшак, җылы көмеш нурларга төренгән серле һәм тантаналы төн Таулар, кара күләгә булып, даладагы ялгыз курган нсте- нә кунып, кара-кучкыл канатларын киң җәйгән мәһабәт бөркет булып йокымсырый Гүя. бөтен җиһанда менә шундый изге тынлык. Әйтерсең лә. җирдә хәзер ут-снаряд яңгыры астында калып, дөрләп янган, иңрәгән канлы Порт-Артур да. кургашын суларга билдән батып авыр, дәһшәтле муеннарын рус җиренә сузган, ут-үлем яудырган япон крейсерлары, дредноутлары. эсминецлары да юк. Маньчжурия сопкаларында атакага ташланучы себер казак эшелоннары да юк. Кан. Үлем Каргыш. Ләгънәтләр. Ялвару Дога Өмет Иң әшәке сүзләр белән сүгсну Берсе дә. берсе дә юк кебек ..
Әмма...
Станицаның ике очында да җыр. гармунга кушылып балалайка елый. Ә ызбаларда? Ызбаларда мәхшәр' Кайда чыра, кайда шәм. кайда маишәм. кайда өчле-җи.и.и лампа яна. Елау, сыктау һәм ашыгу — юу. ямау. тегү, мичкә күмәч салу, мич башында сохари киптерү Ә абзарларда •* Йөзләренә үлек төсе кергән, көрәк сакаллы станичннклар абзарлардан ку шәп торган соңгы сыерны, соңгы тананы, соңгы үгезне алып чыга Буралардагы соңгы ашлыкны кырып-себереп капчыкларга тутыра. Куллар дерелди, күзләр томанлы. Арбаларга капчык төялә, арбаларга мал бәйлиләр Чөнки сугыш! Сугышка казак кирәк! Казакка ат кирәк, ияр-тукым. кием-салым кирәк' һәм олаулар күпер башындагы таш кибеткә юнәләләр Анда Кәлимулла, улы Галимулла белән, малны санап, ашлыкны үлчәп өлгерә алмыйлар
Менә нинди бит ул фани дөнья!
Әле кайчан гына ур итәгендәге карт драбандның җиргә сеңеп барыш ёе яктырып киткән иде Жәфрәтил картның да. кызы Әминәнең дә йөзләре ачылып, сүзе күбәеп, күңелләре эреп, сөенечләре култыкларына сыймый башлаган иде... Басудагы өч дисәтинә яшел хәтфә булып шыткан Ул көннән-көн күтәрелә, кыяк җибәрә Димәк, кышка азык мул буласы. Бәлки әле бер тана яки үгез алырга арттырып та булыр Инде аларның ышанычлары, таянычлары — Госман бар. Ул инде ир-егет Бәлки аны башлы-күзле итәргә дә җай булыр?! (Бу урында Әминә эчтән генә уйлап сөенеп куя) Ана инде станицаның барлык җиткән кызларын күңеле аша уздырып улына кәләш сайлый!
һич уйламаганда бөтен өметләр чәлпәрәмә килде — әле өлгермәгән, яшелләнеп кенә утырган ашлыкның яртысы Кәлимуллага закладка салын ды Госманга обмундирование кирәк. Кирәген кирәк, ә үзләренә ни кала?
Әминә чыра яктысында улының күлмәк-ыштаннарын ямый, ә бармак очлары кан
Я раббым. я раббым! Үзең сакла. Рәхим-шәфкатеңнән ташлама. Улым Госманның газиз башын чит-ят җирләрдә калдырма, тәңрем' Чыра янып бетеп сүнә.
Ызба эчендә дөм караңгы.
Ә ана күңелендә — ут.
Абзарда майшам яктысында карт драбанд оныгының ияр-түкымын тикшерә, тегә. бәйли, майлый. Казакның ияр-тукымы аты кебек үк нык ышанычлы булырга тиеш Чанки аның язмышы, выты, шушы бил, өзәнгё
(лужбага барганда казак үз хисабына түбәндәгеләрне алырга тиеш була ат ияр шашка ике нар итек, өч пар күлмәк ыштан, ике шинель, ике фуражка, папаха, өч пар кнрчәткә һәм башка поход кирәк-яраклары (Биредә һәм алга таба да автор искәртмәләре)
каешларында. Тырыша Жәфрәтил. һәрбер жөйне. бәйләүне күзеннән үткәрә...
Ә Госман.үзе канда соң? Алар егетләр белән тау өстендә утыралар. Берәүләр басып тора, берәүләр сузылып яткан, күпчелек утырган Күзләр күгелҗем сөремгә төрелгән туган җиргә төбәлгән. Гармунчы Хабуш. озын буйлы арык егет, станицага карап басып торды да кинәт, берәү Т чалгы белән чалып калгандай, авып китте, жпргә капланып үксеп елый t башлады. Госман, егет кешенең елау тавышын ишетеп, шомланып, тет- 2 рәнеп китте. ' =
Талгын гына жил исте, кайдадыр еракта иренеп кенә эт өрде, атлар * кешнәде. 5
Карый торгач, төн эчендәге күләгәләр төсмерләнә башлады. Әнә. инеш < яры өстендә такта канатларын тырпайткан тегермән. Түбәнрәк озыннан- =. озынга сузылган правление амбарлары Аларга каршы бирге очта ялгыз = ызба. Ызбаның тегермән якка караган бердәнбер карындык тәрәзәсендә J тычкан күзе хәтле генә ут җемелди. =
Димәк, йокламый ♦
Димәк, утыра Улының сугышка киеп китәсе киемнәрен хәстәрли. “ Нәкъ шушы минутта Госманның артыннан кемдер төртеп җибәргән ке- ' бек булды Борылып караса, беркем дә юк. Алай да аны кузгалырга ~ әмер итеп аңлады, кайтырга вакыт җиткәнен чамалады. Иптәшләре белән Т хушлашты да үр итәгендәге ялгыз ызбага. уты җемелдәгән ялгыз тәрәзәгә =• ашыкты ул. =
Сукмак тегермән яныннан уза, шул чагында каршыга килүче бер < шәүлә шәйләнде. |
— Усманка! =
Күләгә якынлашты. Туктады, пышылдады. Инде бераздан килүче йөгереп килеп Госманны кочаклап алды.
— Усманка!
Тегермән канатлары әйләнде Йолдызлар чәчелде. Госманның иреннәре янып-көеп китте...
Әллә инде бала чактан ук станицадан җәһәннәмгә олагып китеп йөрүләр юаш иттеме аны? Әллә инде күтәрелер күтәрелмәстә башка гел төшеп торган нужа тукмагы иләс-миләс иттеме, әллә инде? Кем белсен! Ни булса да булды. Госман үз кордашлары кебек кызлар кочагына юл тапмады — кич утырулар, кунак кызлар күзләү, куна керүләр берсе дә аңа насыйп булмады. Шуның өчен ул әле бүгенгә кадәр мәхәббәт дигән изге утта янмады да. көймәде дә
Ә шулай да йөрәкнең әллә кайсы бер төшендә нәни генә нур җемелди иде. Сагышлар басканда ул нур башын калкыта, ныграк яктырта Сыгыла башлаган гәүдә кинәт тураеп китә, күңел ярсып алга омтыла Ерак Төрек чүлләрендә. Кара диңгез штормнарында. Кытай җирләрендә хәлдән тайганда бу нур аны җитәкләде, хәл кертте һәм өметләндерде Чакырды! Госман гомере буе шул тавышка ашыкты, әмма станицага кайткач үзен- үзе тыйды, күңел серен беркемгә дә белдермәде, ул турыда һич кайчан да сөйләшмәде. Чөнки ара бик ерак, аерма бик зур иде. Күңел ни теләмәс, шуның өчен «нәфес — шайтан!» диләр бит Кая үреләсең син. имансыз! Атаман кызы, чнбәр-сылу Маша сиңа тиңмени?! Нигә үз буеңа карап үрелмисең, йолкыш?!
һәм менә бүләккә кайнар, саф иреннәр. Көйдерәләр һәм рәхәт исертәләр Егет бу могҗизалы уттан эреп киткәндәй булды.
Бераздан алар, бер-берсенең кочагына кереп-сеңеп. тегермән артындагы куаклыкта утырдылар. Алар бер тән. бер җан булып, сүзсез-өнсез лә бер-берсен бик яхшы аңлап, бер-берсенең йөрәк тавышын тыңладылар
Дөнья — син нинди гүзәл!
Төн — син нинди серле!
Яшьлек — син нинди татлы!
Бәлки, болар барысы да бер әкият кенәдер? Әгәр шулай икән, бу татлы минутлар мәңгелек әкият булып калсыннар иде!
— Усманка — Маша кофта якасына кулын төшереп, күкрәк өстендә яшереп, саклап алып килгән бүләген алды һәм Госманга бирде — Истәлегем Онытма Онытмаска...
Тагын кайнар иреннәр һәм дөньяның барлыгын оныттыра торган кайнар кочак. Ярты ай югарырак күтәрелде һәм егет кулындагы хушбуй исе килеп торган чигүле яулыкны яктыртты
Степной край наказлы атаманның мобилизация турындагы приказы буенча, Горькая линиядәге барлык тугыз казачий полк, приказга кул куелуның өченче тәүлегендә, тулы хәрби снаряжениедә Акмула губернасының өяз шәһәре Күкчәтау җәйге өйрәнү лагерь мәйданына җыелырга һәм шуннан поход эшелоны белән Кызылъяр (Петропавловск) тимер юл станциясеннән фронтка кузгалырга тиешләр иде.
Ниһаять, приказда күрсәтелгән шомлы сәгатьләр якынлашты
Чыклы, томанлы таңнан ук станица чиркәвенең барлык кыңгыраулары суга башлады. Станица дәррәү кузгалып, ыгы-зыгы килде. Сәгать унберләр тирәсендә мәйданда фронтка китүче казакларны озату мәрасиме башланды Буш чагында бик киң күренә торган мәйдан бүген тап тар, кысынкы булып калган Китүчеләр сотня-сотня булып тигез рәтләргә төзелделәр. Атлар авызлыкларын чәйниләр, дагалы тояклары белән җир казып, баскан урыннарында тора алмыйлар Казаклар исә тезгеннәрен нык тартып, башны югары чөеп, таш сыман хәрәкәтсез утыралар Йөзләр чытык, каш-кабаклар салынган, күзләрдә ачу катыш сагыш. Рәтләрнең бирге ягында ашык-пошык кына, чи тактадан кагып-сугып эшләнгән киң һәм биек мөнбәр Анда яшел бикасап чапан ябынган, башына кардай ак чалма ураган Сираҗетдин мулла басып тора. Аның янында кулларын кушырып, башларын түбән иеп ике карт баскан. Берсе яңа азанчы.
Кинәт, бөтен мәйданны сискәндереп, чиркәү чаңнары даң-доң килделәр Шуны гына көтеп торгандай, стройның уң флангысында ут янып торган җиз быргылар кычкыра башлады Поход сигналы яңгырагач, атлар баскан урыннарында тыпыр-тыпыр биеп, кузгалып очып китәргә омтылдылар Чиркәүнең калын тимер ишеге ачылып китте Шау-шу басылды Мәйдандагы бар халык куркып һәм кызыксынып, аз гына үрелә төшеп, шул ачылган ишеккә төбәлде Аннан эреле-ваклы иконалар тотып, калын бас белән дога укый-укый бер төркем руханилар чыкты Алдан муенына калын чылбыр белән көмеш тәре аскан тек гәүдәле, һавалы ар- хирей Мефодий ата килә. Аны бу гадәттән тыш вакыйга уңае белән ашыгыч рәвештә Күкчәтаудан барып алганнар Аның артыннан хәл кадәренчә тантаналы киенгән, кайсы озын, кайсы тәбәнәк Имәнтау, Сандыктау, Аерта\, Арык Балык станицаларыннан килгән поплар атлыйлар Архнрей. поход рәтләре алдында туктап, кулларын күккә күтәрде, поплар ка- дилоларын пыскытып аны урап алдылар. Ул арада шушы төркемгә зәңгәр укалы киемнәргә төренгән ике яшүсмер бала — оҗмах гыйлман- нары түгәрәк көмеш савытларда мөлдерәмә тулы изге су күтәреп килеп бастылар. Тантаналы гыйбадәт — гөнаһлардан арындыру башланды Эшкә беренче нәүбәттә атаман Роман Михайлович кереште, ул бөтен күкрәгенә киң итеп өч бармагы белән чукынды да, иелеп, архирей кулындагы көмеш тәрене һәм аның кулын үпте, шуның бәрабәренә туйганчы төтен иснәде һәм изге суга чыланды Аннан мәшәкать рәтләр буйлап китте Архирей атларның ярсыганын, казакларның сабырсызлыгын күр мәгән сыман, бер дә ашыкмыйча рәтләр буйлап китте һәм сугышка
китәргә әзерләнгән гаскәрне изге су белән чы.киып, изге төтен белән төсләп, аны «дошман пулясы тишмәс, дошман кылычы кисмәс» итте, ярдәмгә Гайсә пәйгамбәрне һәм күп санлы изгеләрне чакырды. Поплар исә бар тавышларына Инҗилдән сүрә укыдылар, остазларыннан калышмаска тырыштылар.
Кояш югары күтәрелде, җил бераздан тынды, мәйданда тымызык тын- * чу — тир исе. күн исе. дегет исе. өстәвенә изге ладан исе тыннарны кысты, 3 Атлар да. кешеләр дә бу саваплы мәшәкатьтән шактый ялыктылар. £ Ниһаять, тантаналы гыйбадәт очланды. Ладаннарын яндырып, суларын 5 түгеп бетереп, нәкъ чыккандагы рәвештә, сафка тезелеп поплар кире чир- * кәүгә кереп югалдылар Чаң тагын даң-доң килеп алды 5
Инде чират Сираҗетдин муллага җитте, ул мөнбәр алдынарак килеп < тамагын кырды да: кычкырып «Ясин» сүрәсен укырга кереште. Башта =. бераз каушаган иде. ни дисәң мәчеттә түгел, мәйданда, күп санлы руслар х алдында укый аятен, бераздан ул үзен тынычландырды, көр. моңлы 2 тавыш белән, иҗекләрен дөресләп, җиренә җиткереп укыды. Мәзин белән = теге карт пышылдап аңа ярдәм итеп тордылар. *
Мөнбәрнең сул ягында татар казаклары сотнясы тора иде. Стройның ® уң ягында җирән кашка атта сотня командиры кара сакаллы, ка^а мыек- * лы. тап-таза гәүдәле Мөхәммәтша — Госманның ахирәт дусты Баһауның -- атасы утыра. Ул бар ихласы белән бирелеп мулланы тыңлый, сотнядагы * башка татарлар да. әллә инде командирларына ияреп, әллә инде чыннан да. ? коръән сүзләренең могҗизалы көченә ышанып, муллага мөкиббән бирел- = гәннәр. кайберәүләр хәтта иреннәрен кыймылдаталар, мулла әйткән кә- < ләм шәрифне кабатлыйлар. Сотняның арткы сафында Госман белән Баһау янәшә торалар. Алар йөзендә дә сагыш сөреме, җитдилек. Бу китүдән әйлә- = неп кайта алырлармы алар?
Мәйданның күпчелеге руслар булса да. мулла аять укыганда, көлү, үзара сөйләшү, шау-шу ишетелмәде Руслар да. татарлар кебек үк. дога укылганда тирән тынлык сакладылар. Чөнки алар да. татарларның үзләре кебек үк. гарәп сүзләренең мәгънәсенә төшенмәсәләр дә. мулланың ходадан рус патшасына җиңү теләвен. казакларның сугыштан сау-сәламәт. дан белән станицага әйләнеп кайтуларын теләвен күңелләре белән сизәләр һәм нәкъ менә шуның өчен «дөнья сүзләрен» онытып, өмет белән тын гына иярләрендә оеп утыралар иде.
Я тәңрем!..
Команда тавышы яңгырады. Кузгалдылар. Мәйданда бары тик карт- корылар. өч көн. өч төн елаудан хәлсезләнгән аналар, апа-сеңелләр генә калды. Хатыннар, кызлар, бала-чагалар җылап. кычкырып-чркырып солдатлар артыннан иярделәр Ж,ыр яңгырады.
Ай. казак по Иртышу гуляет, казак бравый, молодой. Ай. он конем своим разъезжает по-над быстрою рекой.
Эшелон һаман ераклашты.
Ж.ыр да тоныкланды, сүзләре аңлашылмас булды..
— Уф.алла!— Әминә башындагы яулыгын йолкып алып битенә каплады да тыенкы гына үксергә тотынды
Сабыр ит. кызым, сабыр!— Җәфрәтил карт кызын юатырга теләсә дә, үзенең лә ияге калтырый иде.— Выты. ялгыз без генә түгел. Мир белән. Мин дә төрекләргә каршы Госман кебек чагымда киттем. Аллага шөкф. кайттым. Ничек кенә әле. выты. Георгийлар белән, почет белән .
Госман артына борылып карады —ур өстендә хәлсезләнгән анасы, ә үр астында юлда Маша яулык болгый.. Иң нык хәтердә калганы бүгенгә шул булды...
19
- Әйдә, кызым, укып җибәр әле братыңның бәетен, станишниклар тыңласын
Мал-туар йөрмәгәнгә, Жәфрэтил картның киң ишегалды ямь-яшел чирәм Бүген ул станичниклар белән туп-тулы Мал көтүдән кайтып, сыер- кәҗәләр савылгач, станицаның татар очы — яше-карты монда җыелган. Чакырмыйча Әйтмичә. «Жәфрәтил драбандка улы Халюк Пыртартурдан мөнәҗәт җибәргән, сугыш хәлләрен бәйнә-бәйнә язган». — дигән хәбәр ызбадан-ызбага сугылды.
Менә бүген алар шул бәетне тыңларга җыелганнар Үткән төндә яңгыр явып үткән иде. һава әле дә дымлы Агачлар тузаннан арынып, үләннәр яшәреп калды. Хатын-кыз. бала-чага бер якка чәчелгән, икенче якка карт станичниклар тезелеп утырганнар да сөякчел бармаклары белән сакалларын «савалар». Барысының да йөзләре суык, карашлары чытык Кашлар җыерылган
— Алайса, башлыйм инде.— диде Әминә зәгыйфь тавыш белән. Ул түгәрәкләнеп килгән табынның уртасында зур бүкән өстендә утыра иде Урынны көндез үк. «бәет тыңларга киләбез!» дигәнне ишетеп. Жәфрә- тил карт әзерләп куйган иде
Халык тынды, картларның куллары колак тирәсеннән урын алды: тыңларга әзерләнделәр Башта тавыш бик көчсез, курка-каушый гына чыкты, аннан, укый торгач бераз ныгыды. Әминә бәетне «Бәдәвам» көе җаена укый иде
Тугыз йөз дә дүртенчедә сугышырга башладык
Сугышка дип хәбәр алгач, вольный кием ташладык
Бу бәетне язамын, искә алсын туганнар.
Хәзерендә безләрне сугышларга куалар
Уйлый-уйлый язамын, ниләр булды башыма? •
Бар туганнар истән чыкцый. гел торалар каршымда.
Бу бәетне яздык без. ннчә казак кыелып.
Көне-төне жылаганга. бетте яшем коелып
Кайсы ябышкан вагонга, кайсы егылып калган. Япон дигән йөзе кара дингезгә мина салган
Февральнең дүртендә машинага утырдык.
Урыс гаскәрләре белән Кореяны тутырдык.
Кореяга барып кергәч, кытайларга катыштык.
Япошкалар каршы килгәч, көне-төне атыштык.
Бик солтанат гаярь адәм,- Куропаткин генерал.
«Оружия һоп!»— дип әйтеп, йөрәгемне яралар'
Барып кердек төнлә нлә Сеул дигән калага.
Шәһәр эченә сыймагач, гаскәр чыкты далага
Утыз алты көн булганда ПорТ-Артурга життек без.
Ашамыйча-эчмнчә сугышырга киттек без
Порт Артурдан чыгып киттек апрельмен өчендә.
Биш йөз чакрым бардык без тугыз көннең эчендә.
Ялу суы буенда унсигез көн тордык без, Пөзе кара японнарга мылтыкларны кордык без.
Ялу дигән су башына урыс чатыры корды.
Куроки Ялуны чыгып, менләп кешене кырды
Ялу бозы өстендә түшләр белән шудык без.
Ялу УЫН чыгып киткәч, японнарны кудык без.
.Бәрәкалла, бәрәкалла!—диештеләр картлар Әйтәм бит. куалар дип! Укы-укы. кызым!
Маньчжурия жирендә аршын ярым кар булды.
Без атарга керешкәч.японнарга тар булды
Кара төтен арасында, ут явадыр өсләргә.
Бу хәлләрне күрәсем кермәде бит төшләргә.
Ялу суын чыккан чакта суык алды тезләрне.
Япон дигән йөзе кара харап итте безләрне
Мылтык төзәп торганда, килеп төште туп өскә.
Японнар туп атадыр безнен гаскәр күп төшкә
Караңгы төн. ачы буран, ачып булмый күземне.
Әфнсәрләр кнлеп суга «смирно!» дип үземне
Биек-биек тауларга газап чигеп мендек без.
■Пяоян дигән сугышка ничә кәррә керлек без
Күлмәк-ыштан калмады тәннәремә ябырлык.
Монда йөргән адәмгә ходай бирсен сабырлык
— Я алла, амин! Көлле мөэмин-мөселманнарга сабырлык бир. г мәүләм...—дип Сираҗетдин мулла дога кылды. (Ул бераз соңгарак калып килгән иде) Аннары сәҗдәгә ятты Халык упыр-тупыр килеп ₽ җиргә йөз орды. Берничә хатын кычкырып елап җибәрде. Халык сәҗдә- = дән торгач. Әминә укуын дәвам итте:
ш
Башымдагы картузым иләк кебек тишелде.
Безнен туплар атканда биек таулар ршелде
Японнар туп аталар, кирпечне ваталар.
Куропаткин гаскәрләре зекер әйтеп яталар
Японнарнын ашаганы үрдәк белән каз гына.
Моннан барган солдатларга сохари да аз гына
Порт Артурнын арт ягыннан японнар туп аталар.
Бомбалары бигрәк кгАгле. Порт Артурны ваталар ,
Су эчәсем килгәчтин ятып эчтем улактан. ,
Очып очып пуля китә, выж выж итеп колактан
Кара төтен арасында ничә көннәр орыштык
Японнарнын менләбенә йөзләребез тырыштык
Төрле кеше уйлаганча, төрле сүзләр куелды.
Бу хәлләрне күрүе безгә авыр тоелды
һәркаюмыз яздык без баштан үткән эшләрне.
Сүзләремне тикшермәгез, пуля алды тешләрне
Туп тавышы яман икән, шакырдатты тешләрне
Жәфрәтил драбандның ишек алдыннан халык таралганда инде күктә ай күтәрелгән иде. Карчык-корчыклар сугыш хәлләрен тыңлаганнан соң мышык-мышык елашалар иде.
20
Ниһаять, чатлама суыклар, күз ачкысыз бураннар, ат-чана күмелеп китәрлек көртләр белән, елап җуелмас кара кайгылар, акланмас өметләр белән, канга һәм күз яшьләренә манылган Яңа ел —1905 нче ел башланды.
Бу ел табигатьтә, һава торышында гына түгел. Бөек рус империясенең җәмгыять төзелешендә дә. язмышында да аеруча фаҗнгалы. куркы
нычлы һәм шул ук вакытта моңа кадәр һич көтелмәгән, уйланылмаган искиткеч тетрәнүләр, чайкалулар да тудырды. Империя океан киңлегендә тайфунга очраган кораб төсле җилкәннәрен киереп чайкалды, асты өстенә килде.
Икенче январьда Порт-Артур крепостеның гарнизон командиры генерал Стессель (гарнизонның героик оборонасын инкарь итеп, аның теләгенә каршы төшеп!) япон командованиесе алдында тез чүкте, хурлыклы рәвештә, сугышсыз-нисез крепостьны японнарга тапшырды.
Тугызынчы январьда, якшәмбе көнне, йөз илле меңнән артык Санкт- Петербург эшчеләре, тәреләр, иконалар, падишаһ Николай II иен nopi ретларын күтәреп, авыр язмышларыһнан, түзә алмаслык хәлләрен аз гына булса да җиңеләйтүне сорап, император галнҗанәбләре исеменә язылган петицияне тапшыру өчен, поп Гапон җитәкчелегендә, дога-мөнәҗәтләр укып, ышанып Кышкы сарайга габа юнәләләр. Әмма барып җитә алмыйлар. Сарай мәйданында, коты очкан патша боерыгын үтәп., халыкны көтеп әзерләнеп торган гвардеецлар, коралсыз тыныч демон-' странтларга ут ачалар. Меңнән артык кеше үлә. берничә мең кеше яралана. Күпме кешенең күңел ярасы алуын санап бетереп буламыни?!
Март аенда Мукден (Шаньянь) каласы янында рус-япон җир гаскәрләренең соңгы каты бәрелеше була. Рус гаскәрләренең японнарга каршы торырлык, өстенлек алырлык мөмкинлеге булуга карамастан, генерал Куропаткин үз армиясенә чигенергә приказ бирә.
Апрель аенда Лондонда РСДРПның 111 съезды ачыла.
27—28 нче майда Цусима бугазында японнар Россиянең адмирал Рождественский командасындагы II эскадрасын тулаем тар-мар итәләр 14 июньдә Кара диңгездә «Князь Потемкин-Таврпческнй» броненосецы матрослары баш күтәреп, теңкәләренә тиеп җәфалаган явыз офицерларны утереп борт аркылы ташлап, корабта кызыл байрак күтәрәләр.
5 сентябрьдә Портсмут шәһәрендә Россия белән Япония арасында сугышны туктату турында солых договорына кул куела Бу договор шартлары буенча: Квантун аренда өлкәсе. Порт-Артур. Дальний портлары. Кытай-Көнчыгыш тимер юлының көньяк тармагы. Сахалин утравының яртысы — көньягы японнар кулына күчә. Әсир төшкән рус солдатларын асраган японнарга Россия контрибуция түли һәм Япония моннан сон рус территориаль суларында тоткарлыксыз балык тоту хокукын ала! Япония Кореяны үзенең протектораты дип игълан итә!
Октябрь аенда Мәскәү. Петербург һәм Россиянең башка промышленность үзәкләрендә бер миллион җиде йөз илле меңнән артык эшче политик хокуклар, экономик шартларны яхшырту, сигез сәгатьлек эш көненә күчү турында катгый таләпләр куеп эш ташлыйлар.
17 октябрьдә падишаһ Николай II халыкка политик хокуклар бирү һәм законнар чыгару-тәкъдим итү өчен Дәүләт думасын чакыру турындагы манифестка кул куя.
Ноябрь аенда Россиядә беренче легаль большевиклар газетасы «Новая жизнь»’’басылып чыга башлый.
Ноябрь аенда Владимир Ильич Ленин эмиграциядән’кайтып. Россиядәге большевиклар оешмасы белән җитәкчелек эшенә керешә
Бу елда эшчеләрнең стачка, забастовкалары белән беррәттән. алпавытлар. боярлар, дворяннарның кансыз-комсыз җәберләүләренә түземнәре беткән ярлы крестьяннар, батраклар көрәшкә кузгалалар, боярларның иорт-җирләрен яндыралар, кулга төшкәннәрен үтерәләр, җирләрен тартып алып үзләре иген чәчә башлыйлар. Бу хәрәкәт бигрәк тә Урта Россиядә. Идел буенда. Украина. Кавказ якларында киң колач җәя.
Октябрь-ноябрь айларында Россиядә милли азатлык өчен- көрәш көчәя. бигрәк тә Польшада. Финляндиядә көрәш кискен төс ала. 4 ноябрьдә Николай II Финляндиягә политик автономия бирү турындагы манифестка кул куя. *
Бу елда Россиядәге төрле милләтләр телендә (шул уңайдан татар телендә!) күп санлы газета-журналлар басылып тарала башлый һәвәскәр театрлар оеша, жәдиди мәктәпләр ачыла. Әдәби кичәләр, спектакльләр күрсәтелә һәм беренче «яшерен язмалар уку» түгәрәкләре барлыкка килә.
Россия уяна! Халыклар төрмәсендәге милләтләр уяна! Россия яра- * лантан юлбарыс сыман ачу һәм гайрәт белән күтәрелә.
21
1905 нче ел!
Ил кайнады, тулып ташыды, янды, бугазга-бугаз килде, богаулар £ белән чыңлады, көрәшкә күтәрелде, егылды, җиңде, җиңелде. Дәһшәтле = һәм тантаналы Бишенче ел! Ә менә бик еракта, казак даласында каң- i гырып калган Имәнтау станицасында әллә ни үзгәреш сизелмәде, шау- = шуларның шаукымы соңарып, анда да бик йомшап, зәгыйфьләнеп кенә ♦ барып житте. “
Бүген тагын кар ява Иртәдән бирле, ашыкмыйча гына ява да ява. * Ябалак кар. Алар берсе артыннан берсе чайкалып, ак канатларын салмак кына җилпеп төшәләр дә ак күбек булып һаман күперәләр, и һаман калка баралар. Урамнар, тыкрыклар, ызбалар, каралты түбәләре, г кыеклар, хәтта кое колгалары, кара-кучкыл таҗлы карагайлар һәм мәһа- 7 бәт Казантау агарды, мамыкланды — куян тиресе ябынды.
Урамда бер кеше, бер хайван заты, йөгереп үткән бер бала-чага “> күренми, әллә посканнар, әллә инде бөтенләй юклар. Хәер, инде бу станицаның татар казаклары тора торган очында күп кенә ызбалар үткән көздән үк буш. Морҗалардан төтен күтәрелми, ишек-тәрәзәләр аркылы- торкылы такталар белән кадакланган, җил капкалар төбенә чаклы каерылган. Бары тик хуҗасыз калган эт-мәчеләр генә, ара-тирә, тавыш биреп куялар, мияулыйлар, мыраулыйлар, шыңшыйлар. Беренче, икенче эшелон белән сугышка киткән казакларның күбесе кайтмады, алар тагын да еракта, Маньчжурия җирләрендә үзләренә соңгы салкын ятак таптылар... Монда калган карт-коры, хатын-кыз, бала-чага, игеннәрне боз сугып тәмам өметләрне өзгәч, җан саклар өчен, төрлесе-төрле якка таралдылар. Бераз эшкә яраганнар Күкчәтау байларына, казак-урыс офицерларына малайлыкка, ялчылыкка ялландылар. Ә калганнар: «Яндык.. Пожарда харап булдык... Барча дөньябыз янды!»— дип. шаһитлыкка кисәү тәртәле куларбалар тартып, казак авылларында, баерак кышлауларда хәер сорашалар.
Йокымсыраган ак чаршау кинәт чайкалып киткәндәй булды һава дерелдәде! Кыңгырау тавышы! Ул якынлашканнан-якынлаша бара һәм станицаның һәрбер йортына рөхсәтсез орына Пар кыңгырау, җиз кыңгырау тавышы. Ул Күкчәтау үре ягыннан ярсып чәчри. Озакламый ак тузан туздырып, станица урамына пар җирән килеп керде. Ишекләр ачылды, капкалар шыгырдады, правление йортына җитәрәк, атлар туктар- туктамаста гөмбәзле өсле кашевкадан башлык кигән шинельле кеше очып сикереп төште. Ишек ялт кына ачылды, һәм эчтән атаманның гөбедән -чыккандай калын тавышы яңгырады.
—- Господин есаул! Ба-а. кемне күрәм!
Есаул, шпорларын чыңлатып, атаманның кочагына ташланды.
Сотник Мөхәммәтшаның улы Баһау иде бу көяз есаул. Баш югары күтәрелгән, күкрәк киерелгән, аз гына камыт аяклар өзеп-өзеп атлый. Ә түштә... Түштә ике Георгий кресты!
Мёнә шулай кайтып төште Госманның дусты Баһаветдин. Кайтуы белән бер шаккатырды станицаны, тагын бер эше белән бөтен тирә-якны шаулгйгты. Башта моңа берәү дә ышанмады. «Куык очырасың!»—дип.
сөйләүчеләрнең авызын ябарга маташтылар «Шартлаталар, беравык борчагы кибеп житмәгәнрәк күренә». - дип ха-халап көлештеләр. Чыннан да. ышанырлык хәбәр түгел иде бу!
Имеш, кыраубаш Мөхәммәтшаның улы Баһаветдин (ГосманЙЫН яшьлек дусты, хәтерегездәме?1)■ станицаның беренче бае дөкәнче Кәлимулланың бердәнбер кызы — йөзек кашы төсле нәфис Хупжамалны көпә- көндез. артык шау-шусыз гына кәләшлеккә алсын, ди! Әле алганда ла ничек, чистый әкәмәт, имәнтаулылар мондый буш куык өрдерүгә һич т.» ышанмадылар, ышана алмадылар, билгеле .
Әмма туй. станица ярлы-ябагаларының төшенә дә керә алмаслык тхй—соңга кадәр шикләнгән, «булмас!» дип кызып-кызып бәхәсләш- кәннәрнен дә сүзенә чик куйды. Туй гаҗәп иде. Тирә-юньдәге бәхет- сезлекләр. ачлык-ялангачлык бөтенләй юк кебек иде ул көнне Имәнтәуда!
Пар аргамаклар иртәдән алып тирә-юнь станицалардан байларны, хаҗиларны. кибет хуҗаларын. хәзрәтләрне ташыдылар К - тимулла эшне тиз тотты, шаһитләр кызның ризалыгын игълан итеп бетерүгә, хәзрәт аңа карап -соңгы мөһим сорауны бирде:
Мөхтәрәм мулла Кәлимулла, газиз фәрзәнтегез Хәйрел Хупжамалны Мөхәммәтшаһ угылы Баһаветдингә хәләл жефетлеккә үзеңнең ризалык илә бирәсеңме? .
Бу сорауга Кәлимулла башын да күтәрмичә, төксе генә, ашыга- ашыга:
Бирәм. бирәм,— диде.
Дәстәрхан әйләнәсенә тыгызланган кунаклар бер-берсенә карашып, нитәдер башларын чайкап алдылар. Хәзрәт аларны күрмәмешкә салышып. ике кулын канатландырып дога укырга кереште.
Бераздан хәзрәт яңгыравыклы тавыш белән никах догасын укый башлады...
Мәҗлескә күзләрне нурландырып, нәфесне котыртып әнваг-әнваг нигъмәтләр килде.
Бәхет ташыды...
Бәхет түгелде...
Гармун, скрипка, жыр-бию Кәлимулланың өен асты-өстенә китерде.
Бу гаҗәеп туйның икенче көнендә (туйның нәкъ өстенә туры килә язды!) бәхетле кияү Баһаветдиннең ахирәт дусты Госман да кайтып төште Ике култык астында шомарырга да өлгермәгән ике култык таяк. Күкрәктә ике көмеш тәре Өс-баш шактый кыршылган Әминә елап, сөенеп, улының кочагына ташланды. Карт драбандның тагын да ныграк җиргә иңгән караңгы ызбасы яктырып китте, ул Госманның бүләк тәреләрен тәрәзә яктысына алып килеп, бик озаклап карап утырды. Өйгә сөенеч керде. Әмма, ни үгетләсәләр дә. Госман дустының туена ба-рырга ашыкмады Баһаветдиннең атаклы карун бай кызына өйләнә алуы һич тә аның башына сыймады Җәфрәтил өенә кергән куаныч озакка булмаган икән, икенче көнне үк ул тагын ләхеткә охшап калды Почта бу ызбага полк мөһере белән беркетелгән ләгънәтле кара кәгазь китерде. Анда:
* Георгий кресты кавалеры, рядовой казак Җәләлетдин улы Ха iiiy.i.ia. падишаһ галиҗанәбләре һәм Ватаныбыз өчен япон баскыннары белән сугышта Порт-Артур янында каһарманнарча һәлак булды Җаны җәннәттә булсын...» диелгән иде.
Кояш баеды .
Өйгә зур өметләр белән кайтып кергән иде Госман Кесәсендә җа.юваниедән. наградалардан җыелган бераз акчасы бар иде «Бәлки ■ и ямы чәчүгә орлык олырга да калыр'»- дип планлаштырган иде Бу уйлары Халюкның үлеме белән бер минутта тәмам челпәрәмә килде. Мәрхүм еракта ятса да. аның җаны үз өеннән дога көтә иде. Лһлланы тирә-як күршеләрне, картларны чакьфып коръән хәтем әйттереп.’әүвәле 12
җидесен. аннан кырыгын уздырдылар Сәдакага акча, аш-суга акча . Бер тиенен жәлләмәделәр. Халюкның жаны гына ризасызланып ятмасын!.
Догага килүчеләр, үзләре сорап. Әминәдән Халюкның. Порт-Артурдан жибәргән соңгы бәетен дә укыттылар Тыңлаучыларның берсе дә күз яшьләрен тыя алмады Бигрәк тә Жәфрәтил картка авыр булды, кичкә кырын хәлдән таеп егылды ♦
Нишләргә? Кая барып, кем алдына егылырга? Госман тәмам анты- г рашта калды. Икенче көнне дөбер-шатыр атлап, камыт аякларын ерып | аларның тәбәнәк ызбасын куе дегет исе. яңа каеш исе. тагы әллә нинди = исләр белән тутырып. Баһаветдин килеп керде. Кочаклашып күрешсә- < ләр дә. бер-берсеннән шактый читтә басып калдылар. Ары-бире хәл ■= алыштылар, бер-ике сүз белән генә әңгәмәгә сугыш хәлләрен кыстырып 5 куйдылар Госман ни сораша башласа да. Баһаветдин сүзне үз ягына 7 каера, аның тнзрәк-тизрәк үзенең өйләнүен, атаклы туй мажараларын § сөйләргә ашкынуы беленеп үк тора иде Ниһаять, кияү егетенә рәхәтлә- й иеп. җәелеп мактанырга чират җитте. Баһаветдиннең өйләнүе чыннан да. = мажаралы һәм истә калырлык булган икән. ♦
Билгеле инде. Кәлимулла бай үзенең йөрәк парәсен - бердәнбер © кызын надан калдырырга теләми, шул ният белән Хупжамалны Кук- чәтаудагы Фәхретдин хәлфәнең олы кызы Бәдриҗамал абыстайга кадим- - чә укырга бирә. Анда коръән хәтем кылгач, абыстайның ризалыгы һәм * фатыйхасы белән кызын гимназиягә күчерә
Хупжамал чибәр булу өстенә укырга да хирыс була, тырышып укый. = бер жәһәттән дә рус кызларыннан калышмый. Кәлимулла серен чәчеп < ташламаса да. эченнән генә: «Болай иҗтиһат белән укыган кызны өйдә 2 калдырып булмас, тәвәккәлләп Казан шәрифкә. кодаларга жибәреп та- = биплыкка укытмый булмас!»— дип куанычлы план да корып йөри
Кышын укыганда Хупжамал Шаһимәрдән хажиләрдә тора. Хаҗиның да һәмаюн исемле сылу гына кызы бар. Хупжамал җәй айларында, җнләк-җимеш вакытында Имәнтауга кайтып күренә дә, тирә-юньдәге яшь казакларның исләрен жибәреп. китеп тә бара Кәлимулла кызы үз дәрәҗәсен белә, аллага шөкер, берәүгә дә күз күтәреп карамый, түш калкып тора, сүзләр бөердән генә чыга! . Тик «бәндә теләр, тәкъдир көләр!» дип тиккә генә чыгармаганнар ич! Хәлфәгә сәдака бирергә килгән җирдә Хупжамал сугыштан кайтып килүче Баһаветдинне очрата! Яшь. чибәр казак, җитмәсә көяз офицер, күкрәгендә көмеш тәреләр Бер карап алганда ук кызның тез буыннарының егәре китә. Күңеленә вәсвәсә инә Сәдәкасын аннан-моннан гына тапшыра да ашыгып чыгып китә. Тик күңелгә иңгән вәсвәсә тиз генә онытыламы соң?! Баһаветдин, әнисе янына ни ашыкса да, Күкчәтауда өч көнгә торып кала, кыз белән очрашу юлларын эзли. . Яшьлек, ни теләсә, шуңа ирешә...
Кайтып җитеп. Имәнтаудагы кардәш-ыруларын йөреп чыккач, ул беренче сүзе белән үк әнисе Бибигайшәне шаккаттыра. Бибигайшә кулын чәбәкләп телсез кала, беравыктан улының кайнар маңгаен тотып карый
Ай алла. улым, әллә инде акылыннан язган?! Хупжамалны сорап яучы җибәрик дисенме? Кәлимулла булып Кәлимулла бердәнбер кызын безнең кебек хәерчегә ник бирсен? Өйләнәсең килсә, әнә үз тиңеңне кара.
Яучы карчык Маһиҗиһан да егетнең үтенеченнән баш тарта. «Булмас юлга чыкмыйм, олы башым белән кеше көлдерәсем юк!»- дип ниятне кире кага. Фронттан алып кайткан алтын тәңкә (егетнең бердәнбер бай лыгы!) үз эшен эшли, яучы, йөгереп-чабып. Кәлимуллага барып керә. Бай. әлбәттә, аны болдырыннан ук өреп төшерә «Хәерчегә дип үстергән кыз юк. тай моннан, убырлы карчык!»- дип. әшәке сүзләр белән сүгә
Ш\ннан Баһаветдин үзе яучыларга бара...
— Шәпләп киендем-ясандым да Кәлимулланың өенә барып кердем. Бай янарак кына намазын бетереп, намазлыгын карават башына элеп ма-
таша иде. Кычкырып сәлам бирдем. Сәламемне алмады. Бик төксе генә, даже борылып та карамыйча, сорау ташлады:
Ник килден?
Туп-туры ярдым да салдым:
-- Ник булсын, кызын. Хупжамалны кәләшлеккә алырга'
Кәлимулла акырып ук жибәрде:
— Кит. кит. йолкыш!
Ачуыннан намазлыгын тартып алды да учында бөтереп-изеп аны идәнгә тондырды, кулларын йодрыклап өстемә үк килә башлады Күзләре яман акайган, авызыннан төкрекләре чәчелә, сары сакал бер аска, бер өскә сикереп бии. Ә мин торам авыз ерып.
— Стоп, кайнатай!— мин әйтәм.— Алай килешмәс.— Үзем юри шпорларны зыңлатып. кылычны кузгатып куям.— Кеше көлдермик, кайнатай. акыл белән сөйләшик!
— Молокосос!— диде дә Кәлимулла бай туктап көлеп жибәрде. Шүрләп калдым: акылдан яздымы, мин әйтәм.. Карыйм, багам, мыскыллап көлә икән! х
— Кәлимулла синнән әжәткә акыл алып торыр дип белдеңме. иОл- кыш! Күземнән югал!—дип тагын жикеренә «Кайнатай» дигәнем әле генә акылына барып житте тегенең!— Нинди кайнатай булыйм ди мин сиңа! - дип акыра.
— Кайнатай булгач, кайнатай инде,—дим. сул күзне кыса төшеп. Чүт кенә аңласын, мәйтәм, аңгыра баш булмаса! Юри канына тоз салам тегенең, учлап-учлап жибәрәм! Кабатлыйм да торам «кайнатай»Ны! Үзем строевой белән шпорларны зыңлатып залның уртасына — хәтфә келәм өстенә үк узам. «Смирно» басам. Күкрәктәге наградалар ялтырап китә. Именной кылыч арлы-бирле чайкала. Башны чак кына өскәрәк күтәрәм. Фуражка селкенеп куя Үзем тышта суыкта кызарганмын. Колаклар ут яна.— Бак. кайнатай! Мин кемнән ким? Буй-сын аллага шөкер. Наград патшадан, выты бак. звание офицерский. Багам. Кәлимулла бераз йомшады, икеләнде. «Кайнатай!» сүзе белән сыттым үзен, кәбәм. Ә миңа шул гына кирәк Атакадагы сыман өзеп салам: «Выты. кайнатай. уйла. Бирсәң. Хупжамалны миңа кәләшлеккә бирәсең яхшылык белән! Булмаса. урлыйм да алып китәм!
— Ничек?!— Кәлимулла хәлсезләнеп, чигенеп сандык өстенә утырып калды, күзләре аларды — Ни дидең, гуляван?
— Хупжамал миңа барырга риза. И белеп тор. яхшылык белән бнрмәсәң. урлап китәм.
— Бандит!
Вәт. атакай.— үзем юри тагын да якынрак килдем Мескен картның иреннәре дерелди, үзе мыш-мыш килә, күзләреннән яшь коела. - Әйткәнем әйткән, я ризалык белән бир. яки валлаһи дип әйтЗм. жә- һәннәм тишегенә алып китәм! Тап аннары шайтан белән эзләп мине!
Ләгънәт төшкере! Кан йоткыры! дип каргана карт.
— Ярый, мин әйтәм. атакай, уйлап тор. Хупжамал Күкчәтаудан кайткач, тагын килермен, дидем дә, шарт-шорт басып, бер дә ис китмәгән кыяфәт белән чыгып киттем. Мажара шулай башланды.
Госманның Баһаветдин сөйләгәннәргә һич исе китмәде, булыр, яшьтән үк әрсезлеге бар иде егетнең! Госманның һушын Кәлимулла бай алды! Имәнтауны гына түгел, аның тирәсендәге барлык станицаларны, станич- никларны дер селкетеп, авызлыклап үз кулында тоткан атаклы бай. дөкәнче. бер яшь казак алдында эри дә төшә, балавыз шәммени!
Гажәп1 Булса да була икән мондый могжиза. ә? Тамаша, хәйран тамаша!
Егетнең килеш-килбәте, кыюлыгы, әрсезлеге, шуның өстенә награда- лары ошап калдымы байга?! («Бу казак төшеп калмас, кеше булыр!»— дип уйландымы Кәлимулла алга китеп?) Әллә инде чыннан да. кызын
yp.ian. китеп, халык алдында рисвай калхыниан шүрләдеме? («Ку 1ләре яман, яхшылык көтмә!»)
Кем белгән инде.
Ни булса булган, узасы туй узган, егет кыз кочагына, үзе әйтмешли, «оҗмахка» кереп чумган Хәзер килүе дә юкка гына түгел. Госманга киңәше бар икән, драбанд алдында бөтенләй үк чишелеп китмәсә дә. * яшь кияү яшьлек дусты Госманның атаман кызы белән якынлыгына ишарә 3 итеп маташты «Рәхәт чигәсең килсә, нужадан ычкынасың килсә, әйдә. йоклап ятма! Менә минем кебек бул!»— дип кат-кат үгетләде. -
Карт драбанд яшь казакның тел төбен генә түгел, нигә килүен * аяк атлавыннан ук белеп алган иде. Ул еш кына Госманны өйләнергә з өнди башлады. Баһаветдин сөйләгәннәрдән көнләшеп калган Әминә дә 5 көненә бер-ике тапкыр аның кылын тарта торган булды =.
— Улым, кәбәм, башлы-күзле итикме әллә үзеңне, дим Выты. ахп- = рәтең Баһаветдин өйләнде дә. оҗмахка керде. Үзеңә дим. куз күзләгән кыз- j ларым да юк түгел. Әллә тәвәккәл итәсеңме, аллага мең шөкер, ут эченнән = сау-сәламәт кайттың. Бәлки дөнья көтүе җиңелрәк булыр иде. дигәнем ♦ Выты. бабаң ята. үзем дә авырулы-сырхаулы...
Госман өнсез. *
Ул сәке астыннан култык таякларын ала да ишегалдына чыгып. - карт карагай астындагы бүкәнгә утыра Драбанд та аның янына чыгып * урнаша Бераздан егетнең уйларын үзе теләгән якка кертеп җибәрергә ? теләгәндәй әйтеп ала: «Ни әйтәсең, Баһаветдинга бәхет үзе килеп керде. = Выты. кругта станишниклар үзен староста итеп сайларга диләр Ахирәтеңә < бәхет күктән төште» S
Бәхетме бу? Госман өзеп кенә әнисенә дә. бабасына да җавап бир.» = алмый әле Әйе. ансат, таныш юл буйлап китеп тә барып булыр иде ‘’.ик ул да җан иясе, әнисенә ачылып китмәсә дә. аның да өмете бар! 1ик артык биектә, артык еракта шул аның йолдызы. Баһаветдин Кәлимуллага барган сыман, атаман каршына кукраеп барып; «Бирсәң бирәсең, бирмә- сәң кызыңны алып качам!» - дип әйтә алмассың' Атаман замат арасында каталажкада урын табар'
Ә шулай да күңел — иблис.
Госман. Маньчжурия кырларында атакага ташланганда иң хасиятле коткаручысы итеп Машанын бердәнбер бүләген — чиккән Яулыкны саклады. Әнкәсе биргән бәти белән бергә асрады ул аларны Шул яулык аны пуля-кылычлардан саклый кебек тоелды
Атакаларның берсендә ул аттан егылып һуштан язган иде. Ярый әле. үзенең сотниклары аны күреп, күтәреп алып, күчмә госпитальгә китергәннәр. Шунда каймалышта, мөгаен бәйләргә бинт эзләгәндә, яулык юкка чыкты . Госман аңына килеп, яулыкның югалуын белгәч, һәммәсен яманга юрады, йөрәге «жу» итеп китте. /
Әйе. сизгән икән күңел, сизенгән. Госман кайтканга күпме булды, ә Машанын күренгәне дә юк Атасы аны Омскига укырга җибәргән Омск — з\р шәһәр, анда кадетлар корпусы. Яп-яшь чибәр егетләр кайнап тора Мөгаен. Маша хәзер берәр кадет кочагындадыр' Атаман кызына рядовой казак тиң буламы?
«Выты. крутом юл ябык миңа!»
22
■ Госман икенче көнне үк. янчыга утырып. Атбагарга китте. Сергей Ивановичны эзләп тапты, кемлеген белдерде Сергей Иванович Миңлебай абзасы әйткәнгә караганда ла яхшырак, ярдәмчел кеше булып чыкты Госман «эшли алырмынмы?» дип. шиген белдергән иде. ул ана «өйрәнерсең!» дип кенә куйды. «Страховое-транспортное общество» дип атал '
са да ул урнашкан урын, төп эш монда почта икән. Күкчәтаудан ямчы белән килгән почтаны ничек кабул итеп алырга, хатларны, газеталарны, посылкаларны кайсы кенәгәгә ничек итеп теркәргә, адресатларга ничек- ничек тапшырырга, страховой кәгазьләрне, таныклыкларны ничек тутырырга һәм башка вак-төяк кәнсә хезмәтләрен Сергей Иванович бер дә иренмичә, ялыкмыйча, шул ук вакытта Госманны да ялыктырмаска ты-рышып. ара-тирә уен-көлке дә катыштырап төннәр буена аның янында утырып үзе күрсәтте, өйрәтте.
Вот нәрсә. Усман Умарович, диде ул беренче көнне үк аны исеме, атасының исеме белән атап-олылап. - - Син. булмаса. безнең өйдә генә тор. Без Мария Петровна белән икәү генә, балалар таралдылар.
Юмарт хуҗа фатир акчасы алудан да баш тартты.
Билгеле инде, хезмәт хакы әллә ни зурдан түгел, аена утыз сум. Госман егерме сумны ай саен өенә җибәреп торырга карар кылды, үзенә ашау-эчүгә, башка кирәк-яракка ун сумы житәр, дип уйлады. (Аракы эчмәгәч, тәмәке тартмагач, «юрганыңа карап аяк сузасың!»)
Шулай яз җитте. Кар эри. Тиздән кырлар ачылыр. Чәчү житәр. «Иртәгә үк Сергей Ивановичка гариза язып, алдагы хезмәт хакы исәбенә аванс сорап алып өйгә кайтырга да и правлениедән чәчүлек орлык сатып алырга, сукачылар ялларга кирәк булыр».
Госманның алдагы өметләре жиргә бәйләнгән.'Башкача уйлый да алмый. Мөмкинлеге дә юк. Имәнтауда әнисе. Бабасы... Аларны саклан, коткарып калырга кирәк.
Койма буенда кар катырак, батмый, шатыр-шотыр килеп ваклана гына. Госман тизрәк атлап китте, инде Ишим елгасына да ерак-түгел, мәчет урамын узарга да . Күз дә ияләнә төште ахрысы. у\т чокыр-чакырларны урап, әйләнеп уза. батмый. Алдарак бер гәүдә пәнда булды, алпан-тилпән бара, әллә кабактан чыккан исерек инде? Госман таягын сул кулыннан уңга күчерде, белмәссең.. Ул арада йортлар арасыннан әфлисун сары ай да калыкты, тирә-як чак кына яктырып китте. Госман кыюланып исереккә якынлашты, күтәрелеп йөзенә карады. Башында иңнәрен каплап төшкән өч колаклы төлке томак. өстендә бөрмә билле’ озын кара тун Аякларында Госманныкы төсле пайпаклы итекләр. Жылы киенгән! Ул чайкала-чайкала барды да борылып бер капкага килеп ябышты Шунда тора микән? Юк. кермәде, коймага авышты, терәлде һәм буылып-буылып йөткерә башлады. Газапланып, чәчәп йөткерә.
— Эһе . Эһе... •
Госман уратып узып китмәкче иде. буылып йөткереп торган кеше янына аяклары тартылды, ул аңа казахча эндәште:
- Жулдас. ә жулдас! Сырхаттап торасызмы? Өеңез кайда, алып бараен?!
— Эһе. эһе .
Томаклы кеше тагын да иелә төшеп, соңгы көченә йөткерде дә косып җибәрде. Госман куркынып артка чигенде, тәне чымырдады, кар өсте кып-кызыл кан иде Читтәрәк көмеш кысалы күзлек ялтырап ята.
— Уф. алла!—Томаклы кеше авыр сулады. «Татар1» Кесәсеннән яулык чыгарып, бнт-авызын сөртте. Кара сакаллы, кара .мыеклы түгәрәк йөзле кеше икән — Гафу итегез..
Ул, иелеп, күзлеген эзли башлады.
Госман күзлекне эләктереп тиз-тиз аңа сузды.
— Менә ул. Киегез.
- Рәхмәт - Томаклы күзлеген киде. Госманга карады - Гафу итегез Авырып киттем .Мин. әнә. мәчет каршындагы яшел капкалы өйдә торам.
Капкага якынлашыр-якынлашмас, кура эчендә ләңгелдәп эт өрә башлады. бераздан чылбыр чылтырады. Шыгырдап өй ишеге ачылды. Эт шунда ук өрүдән туктады. Госман томаклыны җитәкләп капка баганасы төбенә үк китереп бастырды
Капка ачылды, әрвах төсле үк ап-ак киемле кеше күренде
Ой-бай. колыным' Баштан-ая к ак кимәчәккә төренгән кәмпер жыламсырап урамга йыкты. Ой-бай. балам! Тагын сырхаттап калдыңмы? Әйдә, өйгә кереңдәр Шәм жагаен
Ал өйнең киез жәелгән сәкесе өстендәге тәбәнәк аяклы, түгәрәк өстәлгә кәмпер агач савытка салЫнган сары май һәм әле генә көлдән * алынган, буланып торган түгәрәк көлчәләр китереп куйды Көлчәне вак- Я лап сындырды Бүлмәгә хуш ис — икмәк исе таралды Аннан сон ул ике | касә сөтле чәй алып килде. =
\уш килдеңез. мөсафир, бездең өйдән дәм татыңыз. Ал. Сабир * улым — N.i шунда чишенеп мендәргә кыйшайган күзлекле фатирчысына | аналар борчылуы белән карады — Син дә чәй эчеп жибәр. Тамагың йом- < шар. чәеңә май сал. Ул күкжүтәлгә 1 тәвер булады. Мөсафир, син оялма, х көлчә белән тамагыңны туйдырып ал. Сабириы алып килүеңә рәхмәт = Кәмпер кимәчәгенен чабуына бутала-абына комган күтәреп ишегал- 5 дына чыгып китте. =
Кечкенә генә калай савытка куй мае салынып, өсте капланып, уртасы * тишелгән, шул тишектә үрелгән мамык. Аңа ут кабызылган Менә шушы = шәм-май бөтен өй эчен сүрән генә яктырта Шушы куркак шәм якты- С сында мендәргә кыйшаеп яткан авыруның йөзе бигрәк тә ябык һәм зәгъфран төсле сары күренә. Үзе болай йөзгә ягымлы, күркәм кеше икән. *
— Рәхмәт.— Сабир, кәмпернең киңәшен тотып, сөтле чәйгә бер-ике г шакмак сары май салды да бер-ике йоткач, калкынып Госманга эндәш- = те. Яз житте исә. шулай кысылып калам Бая. гафу итегез, хәлем бик < киткән иде Кайтып житәрлек чама калмады. Бәхеткә сез очрадыгыз Га- 3 фу итегез, сорарга да онытканмын, кем дип белим сезне. Танымыйм. Атба- - сарныкы түгел шикелле. Әйдәгез, ашап-эчеп кенә (тырыгыз әле. көлчәсеннән авыз итегез. Хужаларым бик яхшы кешеләр, тәгамны тәмле әзерлиләр
— Рәхмәт, ашап утырам Көлчә бик тәмле, кетердәп тора — Госман касәне күтәреп чәй йотты — Мин мондагы кеше түгел Күптән түгел генә килдем Агентствода эшлим Фамилиям Әбдрәшитов
— Тукта, тукта!— Авыру кинәт жанланып, күзлеген бер салып, бер киеп төбәлеп карап торды да кычкырып жибәрде.— Исемегез Госман түгелме?
— Әйе. Госман - Госман гажәпләнеп. эчәргә дип күтәргән касәсен кире куйганда, чайпалдырып, чәй түкте — Ничек, минем исемне сез каян беләсез? •
— Ә_сез Куянды ярминкәсенә Шаһимәрдан хажиның куйларын әйдәдегезме? - Б\ юлы авыруның йөзе яктырып, матурланып китте - Менә син нинди дәү булгансың. Госман! Таяклы, димәк фронттан, яралы?!
— Вәт очрашу!— Госман сикереп торып күзлекле кешенең кочагына ташланды, аның ябык кулларын кысып, бик озак жибәрмичә ярсып кычкырды — Сабир' Шәрипов! Әйе' Бу син бит! Вәт очрашу' Ничә еллардан соң?! Кайда! Төплә'
Сабирның күзләренә яшь тулды, күзлеген сөрткән булып, күз төпләрен дә кат-кат корытып өлгерде, шактыйдан соң гына тынычланды һәм бераздан акрын, тигез тавыш белән сүз башлады:
— Үзем дә былтыр гына. Урал ягыннан кымыз эчәргә дип килдем. Миндәйләргә кымыз файдалы диләр бит. Хәзер пар тегермәнендә столяр булып эшлим Беләсезме?— Әллә сары майлы кайнар чәй эчкәнгә, әллә күптәнге дусты белән очрашканга Сабирның тавышы жанланып. көрәеп китте _ Беләсезме. Госман әфәнде, монда безнең уртак дуслар да бар бит.
— Кемнәр алар? Кызык!
Күкжүтәл туберкулез чире
2 .К > » № 12
— Хәтерлисезме, алар безгә Куяндыга якынлашканда килеп кушылдылар. . •
— Кемнәр?— Госман башкаларны томанлы гына хәтерләде, ул чактан бирле кайларда булынмаган да. кемнәр белән күрешелмәгән?
— Кәрим белән Хәмит Сутюшевлар
— Хэтерлэдем’Жор һәм әйбәт малайлар иде.
— Алайса сезнең хәтерегез әйбәт икән. Госман әфәнде
— Юлы онытырлык түгел иде ич... Бөтен бәла-казаларым шуннан башланды дисәм дә ялган булмас... Ә сезнең сеңелләр?..
Исән-Саулармы?
— Аларны да онытмадыгызмы?
— Ялгышмасам. зурысы Зифа иде шикелле.
— Әйе. әйе,—диде Сабир кинәт моңсуланып.—Зурысы Зифа, ә кечесе Миңсылу Исән-саулар Миңсылуның хәле әлегә ару Кияү үзебезнең күрше егет. Жәен. әткәй мәрхүм кебек, сал агыза. Кышын Урал якларында сунарчылык белән шөгыльләнә. Тату торалар. Тик менә Зифаның бәхете булмады.
— Ни, әллә авырдымы?
— Юк. мин бит аларны. әти-әни вафат булгач Жәләлетдин муллада калдырып киткән идем. «Ким-хур итмәм!»- дип вәгъдә биреп калган иде кара йөз Ул көчләп диярлек Зифаны үзенең ахмак бер улына никахлаган Көне-төне эшләткәннәр бичараны .. Житмәсә. бераз торгач, улы «хәерче кызы миңа кирәкми!» дип. баласы белән Зифаны куып чыгарган. Ярый инде, сабый озакламый үлгән . Менә ни өчен мин аны үз яныма алып килдем. . Монда яши.
— Хода аңа озын гомер-бәхет һибә итсен.— диде Госман.
— Сутюшевлар хәзер әфәнделәр! — диде Сабир кинәт кенә сүзне башка якка борып.— Алар хәзер монда Петропавел бае Шәмсетдинов дөкә- нендә приказчиклар. Агалары доверенный .
— Алай!— дип сузды Госман.— Алай булгач алар мине танымаслар да инде.
— Әйтмәгез. Госман әфәнде. Алар икесе дә бик садә һәм нәзакәтле егетләр Сезне күрсалар, бик шат булырлар.
— Мин простой казак булып калдым. Ә алар...— Госман шунда нигәдер үзенең ахирәте Баһаветдинне хәтерләде.
— Атбасарда татар әһеле күп,— дип дәвам итте Сабир — Без әле үткән ел үзара иганә җыеп бер йортны арендага алдык та кыйраәтханә ачтык. Жомга көннәрендә яшьләр шунда җыела. Әдәби кичәләр уздырабыз Бүген менә мин шул кыйраәтханәдән репетициядән кайтып килә идем.
— Ул кыйраәтханә кайда соң?
— Мәчет урамында ике катлы йорт бар бит, асты таш. өсте агач, менә шул йортның өске катында. Иртәгә җомга Безнең нәүбәттәге әдәби кичә Килегез Сутюшевларны да күрерсез. Бергәлйп узганнарны искә алырбыз
Чәй яңарттылар, көлчә белән аны тәмләп эчтеләр. МайШәм пылт- пылт итә башлады, мае бетте бугай. Госман. Сабир белән хушлашып, бу һич көтелмәгән очрашуга куанып, иртәгә әдәби кичәгә килергә вәгъдә биреп чыгып китте Берьюлы күңеле күтәрелде егетнең. Әле ят бер шәһәрдә иске танышларының булуы ничектер аның офыгын киңәйтеп җибәрде. аның адымы җиңеләйде, кулындагы таягын өстә уйнатып, урам бозларын шатырдатып вата-вата. марш көйләренә сызгырып фатирына кайтып китте.
Капка бигенә үрелгәндә, ул нигәдер Зифа турында уйлады. Аның язмышын үз сеңлесе Мәрфук язмышы белән чагыштырып карады Икесе дә бәхетсез, икесе дә кимсетелгән. Тик Сабир кыюрак шул. ул сеңлесен үз янына алдырган... Үз янына
■ Элек тә җитез иде. бүген кулы-кулга йокмый егетнең, посылкаларны, бандерольләрне теркәде, хатларны һәммәсен авылы-авылы белән аерым өемнәргә бүлеп чыкты Тиргә-суга батып эшен тәмамлады да. ишеккә зур йозак элеп, мәчет ягына йөгерде. Кыйраәтханә шул якта булырга тиеш
Портны тиз эзтәп тапты Госман, өске катка күтәрелгәндә, халык барлыгын сизен, чак кына тынын җыеп торды Чыннан да. ул барып кергәндә. * зал халык белән шыгрым тулы иде. Башта килгәннәр, өс киемнәрен 3 салып, урындыкларга утырганнар. Госман кебек соңлаганнар исә. туннан. £ бишмәттән стена буена тезелеп басканнар. Залның нәкъ уртасында. 5 түшәмдә, утызлы лампа яна Күз күнегә төшкәч. Госман залдагыларның * күбесенчә ир-ат булуын абайлап алды Алай да ара-тирә башларына | калфак кигән, дебет шәл ябынган хатын-кызлар да шәйләнә Татарлар гы- < на түгел, казахлар да бар. Госман кысыла торгач стена буеннан үзенә урын яулап алды Ярый әле буй озын, бүтәннәрнең башы аша бөтен поч- х макларны күрергә мөмкин! Сугышта чакта озын буеннан гел зарланган 3 Госман бүген үзенә күрә рәхәтлек кичерде! Яңа дөнья, ят дөнья —ә ул х һәммәсен күреп, күзәтеп тора ала! ♦
Госман залга кергәндә үк алда, өстәл янында берәү шигырь укый “ иде. Стена буена урнашкач, ул укучыны ап-ачык күрде Кара чәчен ' артка тарап, кара бәрхет такыя белән бастырып куйган, өстендә кара =; постау пиджак, чибәр генә егет. Госман кызыксынып аның авызына * йотылды. Сүзләре дә ят. яңа иде аның өчен! s
Уян. татар, уйлан, татар! <
Тарихларыңны ач. актар! Ирек килде! Иркен чаклар Уйлан, татар! Уян, татар!
Кем кистерде башларыңны3 Кем агызды яшьләреңне? Кемнәр алды авызыңнан Капкан ризык-ашларыңны3
Синең хәләл малың белән Туй иттеләр дә Туйдылар Уйнап тәнең-жаның белән. Кун иттеләр дә суйдылар
Илләреңне көл иттеләр. Ирләреңне кол иттеләр Яланнарыңны кисәкләп. Җирләреңне юк иттеләр
Хак суз әйтсәң. Себер киттең. Җир сорап син кан-яшь түктең. Илдән-илгә куды патша. Җнр-зннданда гомер иттең.
Сөйләүче шушы урында туктап тын алды, кемдер ашыгып кына аңа өстәлдәге графиннан су коеп стакан сузды, бер-ике йотым су эчкәч сөйләүченең тавышы ачылып, ныгып китте
Күпме еллар изелдең син. Таландың син. өзелдең син Тапталдың син. тапландың син - Инде аны сизендең син!
Кулга гайрәт шәмен алып. Күзен ак юлларга салып. Омтыл алга' Томырыл алга' Өмет кояшын унга алып1
Уян. татар, уйлан, татар' Тарихларыңны ач. актар! Ирек килде, иркен чаклар Уйлан, татар, уян. татар1
Шигырь укылып бетүгә, залдагы халык башта аптырап, уйланган кебек тып-тын торды да. аннан, кинәт, чайкалып, кабынып кул чаба башлады. Арттагы рәтләрдәгеләр сикерешеп тә тордылар:
— Афәрин!
— Рәхмәт. Кәрим әфәнде, яхшы сүзләреңә!
«Кәрим?! Ул микәнни? Бак. аристократ' Инде мине танымас та!»
Шигырь укучының урынын билен көмеш кәмәр белән буган озын, какча егет алды, ул нәзек тавыш белән сөйләп китте;
_ Хөрмәтле әфәнделәр, ханымнар вә туташлар! Бүген без сезгә Кызылъяр каласыннан килгән кунагыбызны — хөрмәтле Мәдинә туташны тәкъдим итәбез. Ишетүебезчә. Мәдинә туташ матур гына җырлый. Әйдәгез. Мәдинә туташның җырлавын үтеник
— Рәхим итсен!
— Әйдәгенәм. җырласын!
Халык шигырь тәэсиреннән айнып та җитмәгән иде. яңа тәкъдимне хуплап дәррәү кул чапты.
Шуны гына көтеп торган егет, тальян гармун күтәреп, җитез атлап урындыкка килеп утырды да. әйткәнне дә көтмичә, гармунын сузып-сызып җибәрде Өстәл янына, бая Кәримгә су коеп биргән мөлаем туташ чыгып басты Энҗе калфак, каерма якалы, озын җиңле, өч бәбәй итәкле канәфер төсле күлмәк. Кызыл ефәк тасма белән ыспайлап үрелгән толымнар чайкалды Каушаудан йөзе тагып да алсуланып, серлеләнеп китте.
Беренче башлауда ул гармунга кушылырга өлгермәде, башын түбән иеп. тирән уйга калган сыман тып-тын гына басып торды. Егет көйне бер урап икенче тапкыр башлады. Мәдинә чак кына башын калкытты һәм каядыр еракка, күз күрмәгән якларга төбәлеп, моңлы, сагышлы татар җырын башлады:
Каз канатлары, ай. ак була.
Ир канатлары ат була
Сабыйларнын канатланыр вакыты.
Мәктәпләрдә укыр чак була
Тавыш көчәйде, гармун белән бер булып моңайды, зарланды, сөенде. S.i акрынлап үсте.күкрәгенә барды һәм бөтен залны ниндидер бик еракта калган, әмма һәрбер күңел өчен үтә кадерле, изге булган тылсымлы моң-сагыш белән тутырды Әйтерсең лә. һәркемнең күңеленә канат очы белән кагылып кыр казлары очты!
Жыр тынды Моң калды
Халык сихерләнгәндәй — өнсез. Мондый кичәне беренче тапкыр күргән Госманның күкрәгенә нидер килеп тыгылды. Ул бер минутта, шушы кайнар мизгелдә Маньчжурия кырларында ятып калган бик күп иптәшләрен сызгырып килгән бомба тавышларын . яралыларның акы- рып-үксеп кычкыруларын канлы чүпрәкләрне... яшь тулган хәсрәтле күзләрне хәтере аша йөгертеп уздырды...
Зал. чайкалып, озак кына кул чапты. Мәдинә туташ берничә тапкыр рәхмәт әйтеп, урынына утырды, зал һаман тынмады.
Конферансье егет тамагын кырган булып, мул итеп елмаеп, алдагы рәтләргә якынрак килде:
Инде кунак туташ безгә Кызылъяр халкының үз көе «Биш күл»не җырлап бирсен иде!
— Сорыйбыз! Сорыйбыз!
Мәдинә туташ артык назландырмады, гармунчының колагына иелеп нидер әйтте дә толымнарының берсен иңбашы аша алдан артка ташлады Аккорд Тынлык Гармун күреге сызылу белән аңа җыр ялганды.
«Биш күл* көе. «Биш күл» көе.
«Биш күл» көен яратам.
<Биш күл» кееиә /кырласам..
Бар хәсрәтем таратам
Халык тагын калкынып кул чапты, тагын залда дулкын уйнады, йөрәкләр бер булып типте, җыелганнар бер булып иркен суладылар Мәдинәдән соң тагын кемдер шигырь укыды, аны да хөрмәтләп, «афәрин!» дип озаттылар. *
— Кадерле кунаклар, диде конферансье егет Безнең атаклы 2 жырчыбыз Сабир әфәнде Шәрипов бүген сырхаулап тора, сезне җыры 2 белән бүләкләүдән гаҗиз. Әмма, аның бәрабәренә Сабир әфәнде безгә п тавышына тиң коралы — скрипкада милли көйләребезне башкарачак! ь
Залдагы көтү киеренкелеге өзелде, алкыш башланды. «Сабирны бе- z ләләр икән монда'»— дип уйлады Госман һәм бөтен кешедән дә ныг- с. рак кул чапты. i
Сабир музыкантларга хас нәзакәтлелек һәм хөрмәт белән скрип- = касын ияк астына җайлап кына куйды да уң кулындагы смычогын 3 күтәрде Тидеме, юкмы, билгесез, кыллар кинәт тетрәнеп киттеләр - Аннан смычок ашыгып-ашыгып сыкрап, нидер эзләнде, залны тутырып * сихри моң түкте. Ул күңелләрне еракка-еракка. бәхет, сәгадәт диңге- : зенә алып китеп тибрәтте, һәрбер җан шушы тылсымлы моң агышына 2 бирелеп сихерләнде һәм исерде. 2
Сабирны үз алларыннан бик озакка кадәр җибәрмәделәр. Алкыш. - алкышлар, мактау һәм рәхмәт сүзләре
«Тәфтиләү». «Гөлҗамал». «Ончы Фәхри». «Кара урман» һәм баш- 2 ка көйләр уйналды. Сабирдан соң югары сыйныф укучыларыннан оеш- Z_ тырылган хор татар халкының борынгы җырларын башкарды
***
— Госман дус. сине дә күрер көн бар икән! — Кәрим, залда халык сыеклана башлау белән, стена янында ялгыз калган Госман янына атылып барып җитте һәм кочаклап алды — Әйдә, безнең белән барып, чәй эчеп, сохбәтләшеп утырыйк әле Кардәшләрем, дус-ишләрем белән дә танышырсың. Сабир. Гаделбәк әфәнделәр, әйдәгез, сез дә безгә рәхим итегез! Күрәсез, бездә бүген нинди мөбарәк кунак!
Госман үзенә карата булган көтелмәгән игътибардан тәмам аптырап. югалып калса да. егетләр аңа ай-вай итәргә ирек бирмәделәр, бергәләп. култыклашып кыйраәтханәдән чыктылар. Сабир утны сундереп. ишекләрне бикләде.
Ай калыккан. Аз гына кар энҗе сибелгән. Хуш ис. яшь кар исе аңкый. Менә алар — чордашлар, бер төркем татар егетләре Агбасар- ның төнге урамын тутырып кайтып баралар Бөтенесеннән дә буйга калку Госман үз юлдашларына сәерсенеп һәм кызыксынып карап бара Аның уйлары артык дәрәҗәдә чуалган, колак төбендә әле генә залны биләгән милли моңнар яңгь!рый.
23
— Ж.ИҢГИ. ун елга якын күрешмәгән дустымны очраттым Менә. таныш: Госман әфәнде! дип Кәрим, ишектән керә-керешкә I жеманны күрсәтеп, җиңгәсеннән сөенеч алды. Госман. бу минем әнием урынындагы җиңгәм.
Күрешүләр, танышу.ыр. Госманга карата арта барган игътибар егетне һаман кыен хәлгә куйса да. ул кыю гына, иптәшләренә ияреп, алгы өйдән түр якка узды. Жнһазлар артык мул булмаса да. өй эче чип-
чиста итеп җыештырылган. һәммә җирдә күзне рәхәтләндерерлек тәртип. пөхтәлек сизелә иде. Бүлмә түренә күз салу белән. Госман хәйран калды: китаплар! Китаплар белән шкаф туп+тулы. тәрәзә төпләренә дә китаплар өелгән, эресе бар. калыны, юкалары, шкаф өстендә тау булып газета-журналлар өелеп тора... (Белем, гыйлем эзләп канларга барып чыкмады яшь чагында Госман! Әмма бер җирдә дә шушы кадәр кнтап-журнал күргәне юк иде!) Каян шулкадәр җыеп бетергәннәр? Нигә ШУШЫ кадәр китап?
Кәрим кыска-кыска гына бер-ике сүз алышканнан сон. кунаклардан гафу үтенеп, аш өенә чыгып китте, керүчеләр өстәл янына утырышып, алларында яткан газеталарны кулларына алдылар. Госман шкаф янына басып өстән-өстән генә китапларны карый башлады. Күбесе татарча — Казанда. Уфада. Оренбургта басылган. (Бак. татарча китаплар да шушы кадәр булыр икән!) Госманны аеруча таң калдырганы — татарча газеталар булды. Үзе почтада эшләп, моңарчы газеталарга алай игътибар иткәне юк иде Менә йомылып яшәсәң! Күгәргән калайга әйләнүеңне көт тә тор! Абайлабрак караса. «Казан мөхбире». «Йолдыз». «Азат». «Бәянелхак». «Фикер» һәм башкалар.
Кай арада кереп җиткәндер. Кәрим җыелганнарны ягымлы тавышы белән чәй янына дәште:
- Ягез. туганнар Бүгенгә агарту эшен куеп торсак та ярыйдыр. Аз-маз тамак ялгап алыйк. — дип һәммәсенә сүз катарга өлгерде,— Сандугачны җыр белән сыйламыйлар, рус туганнарыбыз шулай әйтә!
— Уй-бай. арамызда сандугач берәү генә гуй! — диде Гаделбәк, аерата бер игътибар белән газета укып утырган Сабирга ишарәләп.
— Сез дә илнең бер былбылы. Гаделбәк,—диде Кәрим, аш өеннән алып кергән аш-суын өстәлгә урнаштыра-урнаштыра.
— Үләңегез дә. думбыра чиртүегез дә миңа бик ошады,— диде Госман бераз кыюланып.
— Кунаклар, гаепләмәгез,— дип. Маһикамал гөжләп торган ак самоварны өстәл уртасына кңтереп утыртты,— Хәзинәдә бары белән. Ашагыз. эчегез, мин балаларны яткырыйм
Җыелганнар. бер дә кыстатмыйча, ризыкларга үрелделәр, бер-ике чынаяк эчүгә, күңелле әңгәмә башланды. Госман табын тирәсендәге кешеләрнең бер-берсе белән шактый якыннан таныш булуларын һәм алар- ны ниндидер уртак уйлар, уртак теләкләр берләштерүен сизенеп калды Алар ярты сүздән я дәррәү көлеп җибәрәләр, сүз арасына Тукай шигырьләрен кыстыралар, дөнья-тормыш хәлләреннән үзләре аңлаГан- ча итеп ниләрдер сөйләшеп, хәбәрләшеп алырга да өлгерәләр иде. Билгеле инде, хуҗа иң әүвәле, яңа кунакны «камап» алды Куяндыда бүре тырнагыннан котылганнан соң кайларда булуын, ничек дәвалануын, бу якка кайчан һәм ничек килеп чыгуын, кайда эшләвен, барысын да энәсеннән җебенә хәтле дигәндәй, төпченеп сорашты. Госман үзе үткән юллар турында сөйләргә яратмый иде. кирәк тә санамады, бүген исә. һич көтмәгәнчә, үзе дә сизмәстән бар күргәннәрен кыска-кыскарак кына булса да чишеп ташлады. Колҗада булуын. Кытай табибларыннан дәвалануын. аннан кайткач япон сугышына китүен, яраланып, узган кыш кына кайтуын, хәзер монда страховое агентствода эшләвен әйтте.
Сабир Госманның җилкәсеннән кагып куйды:
— Күргәннәрең җитәрлек булган, туган,—диде.
Дөньяны таныгансың икән, моннан соң да югалып калмассың.— дип кушылды аңа Кәрим һәм мәгънәле генә җыелганнарга карап алды Ә без монда өчебез дә ак билетлар Гаделбәк казах, падишаһ хәзрәтләре аңа корал бирүдән курка'
— Үзем дә атылып тормыйм,- диде Гаделбәк
- Тазалык югалды, диде Сабир үзалдына гына әйткәндәй итеп.
Ун-бай. яз гына җитсен, мин Сабир дусны арылга алып барып, кымыз белән казының уртасына куям.
Батып китсәм? — Сабир күзлек астыннан Гаделбәккә карады да үзе үк килеп җибәрде
— Сиңа дәваланырга кирәк. Сабир дус,— диде Кәрим җитди генә. - Саулык барыбызга да кирәк әле. Бик кирәк! *
— Саулыксыз ерак барып булмас! диде Сабир.
- Синең еракка барыргамы исәп? — дип сүз кушты Гаделбәк 2 Алар бик гади сүзләр сөйләшсәләр дә. Госман уртада ниндидер ул аң- 5 ламаган сер ятуын сизенә, табындашларының бер-берсенә булган игъти- * барларына чын күңеленнән сокланып утыра иде «Бак. нинди дус ком- з пания!» ' ’ 5
Кәрим кунакларның чәен яңартып чыкты да. тагын Госманга сүз бе- Г лән төбәлде.
— Госман әфәнде, сезнең Атбасарга килеп чыгып, арабызда бу- 5 луыгызга барыбыз да ихлас шатбыз Чөнки без заманында авыр юлны = үткән, бер-беребезгә сер сыя торган дуслар. Бу авыр заманда андый дус- ♦ лар бнк кирәк! Сездән аерылгач. без|дә шактыйны күрдек. шактыйны ки- ® чердек Гаделбәк әфәнде дә дөнья таный белә торган казах баласы. ' Милләтебез өчен синдәй егетләр бик кадерле Замана авыр! Халкыбыз - караңгылык эчендә Мәдәният, мәгърифәтнең ни икәнен бетми белергә * әмәле де юк Татар вә казах халкы балаларының иң ашып киткәне кайда ? укый? — Мәдрәсәдә. Ә мәдрәсәләрнең иң күпчелегендә мескен сабый- = ларның башын дин белән агулыйлар Бер наданлыктан икенчесенә - өстерәп кертәләр Бу ел һәм дәһшәтле, һәм матлуп тантаналы ел бу лыр! Канлы якшәмбенең аһ-зары Санкт-Петербургта гына түгел, хәтта = монда, адашып калган казах даласында. Атбасарда да ишетелде Халык тирән, ачы йокысыннан уянды. Бу .ел безгә Петербургтан да. Казаннан да байтак укымышлы зыялылар килде. Аларны төрле сәяси оешмаларда торуда гаепләп, бу якка сөргенгә җибәргәннәр. Күбесе яшьләр, студентлар Монда алар управада, земствода һәм дә башка мәхкәмәләрдә хезмәт күрсәтәләр һәм халык арасында мәгърифәт эшләре алып баралар Лекцияләр укыйлар. Менә шул иптәшләр безнең күзләребезне ачуда зур нҗтиһадлык иттеләр. Сез булган кыйраәтханә, әдәби кичәләр шу- ларның җимешедер Мәсәлән, табиб Виктор Иванович Кулагин, өяз начальнигы писере Петр Васильевич Линговой. пар тегермәненең механигы Дмитрий Андреевич Ушаков, укытучы Хөсәен .Гыйльманов (бү-генге кичәбездә конферансье хезмәтен башкарган егет!) һәм башкалар . Атбасар халкына зур хезмәт күрсәттеләр Иншалла. сез дә алар белән танышып, аралашып, үз көчегезне кызганмассыз дип өметләнәм
Госман бу мәҗлестә үзенә моңарчы таныш булмаган сүзләр ишетте: хөррият, җөмһүрият, инкыйлаб, милләт, мәдәният, мәгърифәт' Серле сүзләр иде алар, күңелне кузгата торган мәгънәле сүзләр иде. Озак утырдылар. Китәсе килми иде. Ул яңа дуслары белән хушлашып кузгалды Кәрим аны капка төбенә хәтле озата чыкты һәм Госманның кулын каты итеп кысып озак җибәрмичә торды.
* - Госман әфәнде. Сезне очратуыма чын күңелдән шатмын Инде, иншалла. еш-еш очрашырбыз. Тагын шул иде, дустым.— ул нигәдер тавышын басып, колакка гына пышылдады.— алдагы шимбәдә кыйраәтханәгә килегез әле. бер мөһим эш бар Ярый^хуш. Хәерле төн Шимбәдә. шәт. күрешербез
Капка ябылды Аргы башта так-ток иткән тавыш яңгырады Каравылчы Йокламый Ай да инде шактый югары күтәрелгән «Сөргенгә лекцияләр укыйлар...» Димәк, тагын кемнәрдер йокламый әле бүгенге төндә Атбасарда? ЙокымсЫраган йортлар серле нурга төренгән табышмаклар булып тоелды Госманга Ул юл буе уйланып кайтты. «Нинди мөһим эш икән ул?!»
Кичәге әңгәмәдән, әдәби кичәдән соң «җиргә төшү» бик авыр булса да. Госман икенче көнне үк. бик тырышып, кат-кат күчереп язган гаризасын Сергей Иванович өстәленә китереп куйды. Начальникның кәефе яхшы, әлерәк кенә Күкчәтаудан кайтып төшкән, борын өстендә яңа күзлеге елык-ялык килеп тора, ул Госманның кәгазен кулына алды да. кашын жыерып:
- Бу нәрсә? — дип сорады.
— Тиздән чәчү җитә бит. Сергей Иванович...
— Күрдем, юлларда кар эри. Далада да Кар кузгала башлаган. Тукта1 Мондарак кил әле! — Госман өстәлгә якынрак килде.— Син монда «от Абдрашитов» дип язгансың. Дөрес түгел! Хата! «От Абдрашитова» кирәк. ’
— Ялгыш киткән!
— Китү генәме! Тоташ хата! «Прошу вас», дигәнсең. Өлкән кешегә мөрәҗәгать иткәндә «вас» сүзе баш хәрефтән башлана. Ә монда «и» урынына «е» кирәк! Укырга кирәк икән сиңа. Усман Умарович! Өнгә кайтуга, грамматика китабы тоттырам. Мария Петровна белән бергә укырсың. Тел белмәү гаеп! Синтаксисны узарсың. Нигә гаризаңның датасы юк? Бәлки син аны былтыр язгансыңдыр? Хәзер үк күчереп яз. Төшендеңме? '
— Төшендем.
Тирләп-пешеп, оялып гаризаны тагын күчерергә туры килде.
Госман чәчүлек орлык сатып алырга начальнигыннан аванс сораган иде. Сергей Иванович укып чыкты да. бераз уйланып торгач:
— Ярый. Мария Петровна белән сөйләшеп карамын,—диде.
/ «Гаризаны агентство начальнигы исеменә яздым. Мария Петровна- ның монда ни катнашы бар икән?» — дип Госман көне буе аптырап йөрде...
Җомга — әдәбият кичәсе.
Шимбә —«коръән хәтем кичәсе». Кызык! Анысы ничек уза икән? «Алдагы шимбәдә килми калмагыз!» — диде Кәрим. Алдагы шимбәгә кадәр эшлисе эшләр, башкарасы бурычлар муеннан!..
«Мария Петровна» дисә дә. Сергей Иванович гариза турында өйдә бер сүз дә кузгатмады Иртән, конторага килгәч. Госманны үз бүлмәсенә чакырып кертте дә пиджагының эчке кесәсеннән бер төргәк акча тартып чыгарды.
— Мә. Усман Умарович, монда ике айлык хезмәт хакың. Үзең беләсең. безнең кассада буш яткан акча юк. Кызылъяр жалованьене ай ахырында гына җибәрә. Әмма аңлыйм: сорыйсың икән, кирәк. Бу безнең үз акчабыз. Соңыннан, үз җаең белән түләрсең. Иртәгә почтага >тыр да Күкчәтауга кит. Аннан тагын почта атлары белән Имәнтауга барырсың. Акчаның барысын да драбанд бабаңа бир Чәчүлек алсын. Бу ике айда тамагың безнең белән узар. Сабанда сайрашмасаң. ындырда ыңгырашырсың диләрме? Алдан ук хәстәрен күр
Госманның Сергей Ивановичны кочаклап аласы килде! Булса да булыр икән мәрхәмәтле җаннар!
Барлыгы өч йөз чакрым җир узып, юлга чыкканның өченче көнендә генә Госман Имәнтауга кайтып җитте. Ул тәбәнәк өйнең җимерек диярлек ишеген Какканда, дөм караңгы иде инде. Алай да. тәрәзәгә чиртүгә, анасы йөгереп чыкты.
— Улым! Выты. тәрәзәгә кагылуыңнан таныдым!
Шыгырдап, ыңгырашып, бабасы да торды. Госман үзе белән май- шәм алып кайткан иде. шуны кабыздылар, әнисе кабаланып чыра телде. ул арада самовар да гөжләде. Госман җавап биреп өлгерә алмый, сорауларны бабасы белән әнкәсе алмаш-тилмәш яудыралар. Ничек эш- лисең? ®"рәнде^ме3 Кемдә торасың'-* Ни ашыйсың? Керләреңне кем юа? Мунча бармы Оекбашың тишелмәгәнме? Начальнигың ничек? Японнан
пленныйлар кайтмыймы? Тагын шуңа охшаган йөз сорау, мең сорау!
Госман жалованьесеннән кысып килгән акчага сатып алган күчтәнәчләрен сәкегә чыгарып тезгәч, йокы качты, өй эче яктырып китте; ике бөтен ак калач, өч кадак кызыл билле прәннек, бер башлы шикәр, почмакларына карлыгач сурәте күпертелгән бер такта кытай чәе
Өйдәгеләрнең башы күккә тиде, мактый-мактый, самоварны яңар- * та-яңарта чәй эчтеләр. Әмма иң куанычлысы чәй уртасында булды §
— Бабакай, выты, сиңа чәчүлек алырга! — Госман шыгырдап тор- g ган ассигнацияләрне бабасының калтыранган кулына тоттырды Ата- 5 лы-кызлы елап җибәрделәр *
- Б\ көнне дә күрәсебез бар икән, ярабби! §
— Аллага мең шөкер. <
Барысы да яхшы, ләкин, алда тагын мөһим бер-ике эш бар иде. £ Госман юл буе «Бәлки, өйгә кергәнче үк Баһауны күреп сорашыр- ± мын»,— дип җилкенгән иде. Станицага бик соң кайтып җиттеләр шул... п
Иртәнчәк Госман чәй дә эчеп тормады, «хәзер кайтам!» дип, ста- = роста конторасына йөгерде (Уен түгел, хәзер ул станицада атаманнан ♦ кала икенче кеше!) Госманның беренче йомышы бик гади: язгы чәчү ® чорына үгезләр биреп тора алмас микән?! Икенче йомышы четрекле- * рәк... ч
Контора атаман правлениесе каршындагы бер бүлмәдә икән. Ба- * һаветдин шунда. Дуслар кочаклашып күрештеләр Баһау тулыланып, ? калынаеп киткән. Битләре шоп-шома, ялтырап тора Ә дуслык3! Керә- = керешкә Баһаветдин үз язмышы, үз хәле белән мактанырга тотынды. < Сөйли дә сөйли. Госманга сүз әйтергә дә ирек бирми. «Юк.— дип уйла- £ ды Госман.— бу шома егеттән хәзер язга үгезләр сорап торуның фай- = дасы булмас! Белеп, үзе тәкъдим итсә генә инде!»
Бераздан Баһау аңга килеп, тукталды, күзләрен майландырып карады да шап иттереп дустының аркасына сукты.
— Бак! Нигә кичә килмәдең? Выты. сине эзләделәр.
— Кем?
— Кем булсын, сөяркәң!
— Нинди сөяркә? Әйт инде адәм сынлы, кем эзләде?
— Кем бүлсын?! Маша!
— Да?! — сикереп торды Госман Икенче йомышы шул. Маша турында беләсе, белешәсе килә иде.— Кайда ул?
— Кичә китте
— Кая китте? — Госман дустының күзенә керә язды — Кая?
— Кая булсын, Омскига, гимназиягә
_ Да-а? — Госман күңелсезләнгәнен яшереп тә тормады.— Ә мин аны күрермен дип кайткан идем
— Үткән атна башында ук каникулга кайткан иде Маша,—дип анлатты Баһау —Минем янга килде. «Усманка кайда икән, белмисеңме?, _ дИ. Мин әйтәм. Атбасарда, дим «Кайчан кайтыр икән, күрәсе килә!» — ди Ну, матурайган малай, дама булган! Исең китәр, янып тора. Буй дисеңме, гәүдә дисеңме?
Баһаветдин, күзләрен яндырып, кулы белән ямьсез ишарәләр ясады.
— Эх' Бер көн алдан кайткан булсам! •
— «Әгәр Усманка кайтса, сәлам тапшыр. Мин җәйгә кайтам»,— диде. Әйдә безнең өйгә, Хупҗамалдан бишбармак пешертеп, бераз сыйланып утырырбыз.
һәм Баһау Госманның ризалыгын да көтмичә үз тормышын, хатынын мактарга тотынды, Госманнан «ни хәлләрең бар?» дип сорарга да онытты . _ .
__ Юк. миңа почта атлары белән китәргә кирәк
Күңеленнән генә «миңа шимбә кичәсенә, һичшиксез, кайтып җитәргә кирәк'»—дип уйлады, тик уен Баһауга белдермәде
Мәрфук янына да йөгереп кенә кереп чыкты, ары-бире кыска-кыска гына хәбәр алыштылар Иртәнге чәйдән сон ук Госман китәргә җыена башлады Жәфрәтил карт та. Әминә дә аның ашыгуының сәбәбен аңламадылар. Машасыз Имәнтау Госманга бик ямьсез, сагышлы һәм моңсу булып күренде. Аның тизрәк моннан китәсе. Атбасарда эше. дуслары белән онытыласы килә иде Тик ананың сүзе бетмәгән иде әле.
— Бәбкәм,— диде ул улын каршысына утыртып.— Күрәсең, мин гел авырып торам. Бабаң да сырхау. Өйгә дөнья көтәр кеше кирәк. Атаман кызы безгә иш булмас. Бу ьйзбага килмәс. Менә күрше Мачы Гыйлаҗның кызы җитте — җиләк сынлы, үзе тырыш, үзе сылу..
Госманның күкрәгенә ут кереп тулды, ул утырган урыныннан сикереп торды да: -
— Җитәр.—дип кычкырып, ызбадан ук чыгып китте..
Аннары юл буе үкенеп барды нигә әнкәсен рәнҗетергә иде инде’ Нигә юатмыйча чыгып китте? Машаның китеп баруында аның ни гаебе бар? Күңеле белән бары тик яхшылык кына тели ич ул баласына!
Ул почта атлары белән Күкчәтауга кайтты. Ләкин Атбасарга китәсе почта әзер түгел иде әле. берәр сәгать көтәргә туры килер, диделәр Бу сүзне ишетүгә, аның күңеленә кылт итеп бер уй төште. «Тукта1 Барып чыгарга кирәк, бәлки өйдәдәр!» Ул шунда ук Миңлебай абыйларына да кермичә тау ягына йөгерде. Госманның әллә кайчаннан бирле Ва- лерианны күрәсе килеп йөри иде. Теге, тау ягындагы мәгарәдән шау- шулы кәгазьләрне алып кайтып Күкчәтауда таратканнан бирле очраша алганнары юк аларнын. Фронттан кайтканда да сугылган иде. капкалары бикле иде Ә күрәсе иде үзен. Валерианны' Хәзер, әлбәттә, офицердыр үзе Рядовой казак белән әллә ни алыш-биреше дә булмас Алай да Бигрәк тә соңгы көннәрдәге яңа уйлар, яңа иптәшләр, яңа сүзләр аны яшьлек танышы Валерианга таба этәрә иде. Ул да шуңа охшаш лы сүзләр сөйли иде. «ярлылар», «байлар» дип кискен рәвештә аларны каршы куя белә иде. «Азатлык» дигән сүзне дә еш әйтә иде.
Тау итәге. Әнә. урам аркылы чыккач — күл Чат башында бакча лы йорт Ул туп-туры парадный ишеккә какты Ачтылар Өйдә Юлия Николаевна үзе генә иде. Нигәдер күңелсез, йөзен сары сауган
-- Сезгә кем кирәк?
— Валериан кайтмадымы? •
— Ә сез кем соң?
Мин аның балачак дусты. Хәтерлисезме, мин сезгә килеп йөри идем Сез мине русча укырга-язарга. өйрәттегез.
- Гафу итегез, танымадым Нинди мәһабәт ир-егет булгансыз Узыгыз. чишенегез. Мин хәзер самовар куям.
— Рәхмәт. Юлия Николаевна, мин бик ашыгам. Узышлый гына. Валерианны бик күрәсем килгән иде
Валериан хәзер Петербургта, медицина академиясендә укый. Язмышы бик тынычсыз булды күз нурымның.
Бераз сөйләшеп торганнан соң Госман саубуллашып чыгып* китте. Юлия Николаевна аны елый-елый озатып калды. Аңламассың бу халыкны' Улы пайтәхеттә академиядә укый, ә әнисе елый! Нигә елар га инде, куанырга кирәк!..
Почта атларының дугасында пар кыңгырау чылтырый Дала! Болытлар аз-маз таралдылар да кояш күренде Ул инде Күкчәтау янындагы ялгыз карагайлы йомры тау өстендә Кояш, өшәнгән болытлардан качарга теләгәндәй, акрын гына өскә күтәрелә.
Госман ерак тау башына, андагы ялгыз карт карагайга карады ла тирән уйга калды Йөрәкне нидер чәнчеп алгандай булды. Әрнеде, сагынды Бак. гомер ничек тиз уза. толпар ат чапкан кебек Әле кайчан гына, алар шушы ялгыз карагай сопкасы итәгеннән Шаһимәрдан
хаҗиның куйларын әйдәп Куянды юлына чыкканнар иде Бәхет эзләп. Бәхет өчен тилмереп' Кайда ул якын дуслар, юлдашлар?! Нәсия чал5 Лачынбай? Иркәтай? Нигъмәтләр? Кайда сез? Кычкырасы, чакырасы, сөйләшәсе килде. Еракта калган дусларны бүген очратасы иде. хәзер' Нишләделәр икән мескеннәрем? Нәсия чал үзенең Шаһимәрдан хаҗига бирәсе бхрычын түләп бетереп, ата-анасы биргән хәләл исеме — Бәхет- ♦ җанга җитә алдымы икән? Ә Лачынбай? һәм үтә усал, һәм үтә шәф- § катьле юлдаш' Син ничек, калым малыңны түләп, сөйгән ярың белән j кавыша алдыңмы? Үз учагыңны кабызып җибәрә алдыңмы?
Ә син. шигъри җан. моңлы һәм зарлы Иркәтай? Кайда синең < күңелләрне җилкендерә торган үләңнәрең? Айдай биек, айдай сылу z Айкөмешкә җитә алдыңмы, мәҗнүнем5'
Кайда син. хәйләкәр һәм фидакарь дустыбыз, туендыручы «алтын 7 таз»ыбыз Нигъмәт?
Менә, һич уйламаганда ул Кәримне очратты. Сабир белән күреште = Ә сезләр кайларда?! • £
Йөрәк ярсый Йөрәк ярсуын сүзләр белән генә аңлатып бетереп ♦ буламы соң? Госман җырлап җибәрде ®
ж
Уйлый күңелем, уйлый күңелем, е;
Уйлый күнелем барсын да. <
Уйлама күнлем барсын да. w
Син уйлап шашарсың да{ S
Нәкъ атлар алдыннан бер йолкыш куян атылып узды, атлар, өркеп. чак кына повозканы аудармадылар Госман тезгенне чак-чак тар- £ тып. атларны юлга борып өлгерде. Күкчәтаудан чыкканнан бирле толып = астында йоклап кайткан ямчы Әгъзам уянды, йокылы тавыш белән:
— Ни булды? Айдабулга җитмәдекме? — дип сорады
— Юк әле. Зирәнде таулары гына күренә.
— Айдабулга җиткәч уят, атларны алыштырабыз.
Әгъзам ваемсыз икенче ягына әйләнде дә толыбын башыннан ук тартып тагын йоклап китте Ә Госманны уйлары тартып тора, уйлары егетне йокыга бирми Бераздан озын үр менеп урманга керделәр һәм озакламый Зирәнде станицасына барып җиттеләр Димәк. Күкчәтаудан алтмыш чакрым киткәннәр. Тагын йөз кырык кына барасы калган! Станицада атларны алыштырдылар һәм ямчы карт казакта чәй эчеп, тамак ялгап чыкталар.
— Инде. Госман, син бераз йоклап ал. — диде Әгъзам
— Кая ул. йоклый алмам мин! — дисә дә, арганлык үзенекен итте. Госман пар кыңгырау моңы астында тирбәлеп татлы йокыга талды
Шимбә кичәсенә кадәр бик күп эшләрдән арынырга кирәк иде. Госман җене кузгалгандай эшләде, агенстводагы агымдагы эшләрдән тыш берничә казах авылы — кышлауга страховка эше белән барып кайтырга да өлгерде
«Коръән хәтем кичәсе. » Кызык, кем мондый мәзәк исем куйгандыр. Барып керүгә, Госман аптырап калды Алай гына да түгел, ник килгәненә үкенде Шикләнде. Шөбһәләнде. Шикләнмәслек тә түгел бит. тәрәзә капкачлары ныгытып ябылган, пәрдәләр төшерелгән. Госман килеп керүгә, ишекне яптылар да Кәрим бер егеткә шыпырт кына: «Хәкимулла, бүген ишектә синең чират!» — диде. Егет иШек янына барып басты «Алай-болай ят кеше шакыса, ачма, әүвәле үземә килеп әйт!» — дип тә кисәттеләр егетне Я. ничек шикләнмисең ди инде? Җыелганнарның йөзе җитди, кырыс. Ничек шөбһәләнмисең?
Бу йлы залда халык та аз. унбиш-уналтылап кына кеше иде ахрысы Госман арттагы урындыкларның берсенә утырыр-утырмас, Кәрим алдагы өстәл янына килеп басты, беравык тынып, күзәтеп торды да ышанычлы тавыш белән бик сәер сүз башлады
— Хөрмәтле әфәнделәр, бүген безнең «хәтем »дә яңа кеше бар. Ул — Госман әфәнде Әбдрәшнтов (Алгы рәттән берничә кеше борылып-бо- рылып Госманга карап алдылар). Ул Имәнтау станицасыннан. Ярлы баласы Күптән түгел генә яраланып сугыштан кайткан. Хәзер безнең Атбасар агентствосында эшли Ул безнең, Сабир әфәнде белән икебезнең. күптәнге ышынычлы дустыбыз. Бәс, шулай икән, Госман әфәндегә карата һичбер шик-шөбһә булмаска тиеш Озын сүзнең кыскасы, «хә- тем»не башлыйбыз Бүген безнең «карыебыз» Дмитрий Андреевич. Ул бүген безне социал -демократлар оешмасы чыгара торган «Искра» газетасы белән таныштырачак. Пожалуйста, Дмитрий Андреевич!
Күпереп торган артка таралган чәчле. 2ә-27 яшьләр тирәсендәге күзлекле бер кеше елдам гына урыныннан кубып, җыелганнар каршы- сына чыгып басты, күзлек пыялалары ялтырап китте. «Дмитрий Андреевич' Мөгаен, Ушаков! Пар тегермәнендә механик булып эшли, Казан университетыннан куылган' — дигән иде бит Кәрим Шулдыр! Үзедер!»— дип уйлады Госман.
Ушаков куен кесәсеннән шактый нык таушалган газета чыгарды...
Шул кичәдән соң атна узды. Бүген менә тагын шундый очрашуларның берсе. Барыргамы? Бармаскамы? Мондый яшерен, әллә кайлар- да чит илдә чыгарыла торган газеталарны укый торган җиргә йөрүнең ахыры хәерле булырмы? Ул бит казак! Падишаһ хәзрәтләренә тугры хезмәт итәргә ант биргән кеше! Житмәсә. Георгий крестлары алган, ка- зачествоның төп терәге!
Бу юлы Госман кыйраәтханәгә теләр-теләмәс кенә барды Ишек бикле иде. Госман ялт кына борылып та китмәкче иде, кызыксынуы шөбһәне җиңде.
— Кем бар? — диде ишек артындагы тавыш.
— Мин. Усман Абдрашитов.
Ишек ачылды, бүген «сакчы» Кәрим үзе икән.
- Соңладыгыз, Госман әфәнде, соңладыгыз, - диде Кәрим рәнҗүле һәм шелтәле тавыш белән — Башка чакта әйтелгән вакытка килергә тырышыгыз. Сез бөтен эшне бүләсез!
Залга күтәрелделәр. Анда шул ук беркөнге кешеләр утырышкан иде. тик аргырак урындактагы ефәк ленталы башлык кигән хатын-кыз гына Госман өчен ят Ул. Госман керүгә, борылып карады да елмайды... Мәдинә туташ ич бу! (Ә елмаюы нинди мөлаем!) Башкалар да карадылар Башкалар елмаймыйлар иде. соңга калган өчен шелтәлиләр булса кирәк' Әйе. монда катнаша алу җыелганнарның һәммәсе өчен дә үтә мөһим, үтә җитди эш ахрысы. Госман аларның кырыс карашларыннан шуны аңлады. Кәрим эшлекле тон белән кичәне ачып җибәрде:
Мәдинә туташ һәм хөрмәтле әфәнделәр! Аз гына тоткарлык булды, гафу итегез Госман әфәнде казна хезмәтендә, аның ашыгыч эше булган. Әлхасыйль. чираттагы «хәтем»не башлыйбыз. Бүген Дмитрий Андреевич безне Ульянов Владимирның, партия ләкабе Ленин, «Мен тугыз йөз бишенче ел революциясе һәм аның сабаклары» дигән мәкаләсе белән таныштырачак Рәхим итәсез.
Өстәл янына тагын теге күперенке чәч чыкты, күзлек ялтырады. Ушаковның кулында һәфтияк хәтле генә бер китап иде...
Кеше дөньяда ни өчен яши?
Ни өчен?
Ул кая бара?
Нигә бара?
Нигә берәүләр чамасыз рәхәттә, икенчеләр коточкыч михнәттә яши? Нәрсә ул азатлык һәм көрәш?
Моңа охшаш сорауларның Госман башына килгәне юк иде моңарчы Хәзер к«н туды исә аның миен сораулар тыгызлый, бабасының язмы- мЫ т-РЬ1НДа да У’-тый ул Байга кияүгә чыгып гомере буе газап чиккән Уәрфукны да исенә ала Имәнтауның башка ярлыларын да күңеленнән
уздыра... Бак. дөньяда үзе өчен генә түгел, башка гидайлар язмышын кайгырта торган кешеләр дә бар Выты. ул Ульянов дөрес әйтә! Шунысы начар падишаһ хәзрәтләренә тел тидерә' Куркыныч! «Мин бит ак билет түгел, җүкә аяк та түгел, боевой казак' Әле өй салырга кирәк Ат. сыер кирәк Политика белән аларны алып булмый. Опасно! Куркыныч!» ♦
Госман иптәшләрен озатып кайтып бара. Йорт ишегалдындагы ; янбакчаларда шомырт, сирень агачлары шау чәчәктә. Хуш ис Ә кү- 2 ңелдә тынычсызлык. Нигә дөнья болай катлаулы икән?! 5
*
24 I
Жәй башында кыйраәтханәнең утырышлары тукталды. Кәримне = Кызылъярга байның доверенные итеп күчерделәр. Элекке доверенные ? нык кына урлашкан да. бай моны сизеп алган, борыны озын! Ә Сабир. = көннәр җылынып. утырып китүгә үк. Гаделбәк белән авылга, кымызга ♦ китеп барды. Мәдинә туташ та байтактан күренми. Госман ничектер “ сагышланып, ямансулап калды *
Жәй күңелсез һәм төссез узды. *
Ярый әле Сергей Иванович, бар эшне үз өстенә алып калып, егетне - унбиш көнгә Имәнтауга кайтарып җибәрде. Госман чәчкән игенне урып- г җыеп. урнаштырып, кышлыкка җитәрлек печән, утын әзерләп килде. 2 Әминә белән Жәфрәтил картның сөенече күккә ашты, алар арзан гына * бәягә бер тана да сатып алдылар. «Быел кыш тук булабыз!» — дип f рәхмәтләр яудырдылар алар Госманга Ярлы өйгә күптәннән мондый “ куаныч иңгәне юк иде! Дөрес, аларның тагын бер ниятләре бар иде. аны башта ук Госманга белдерергә базмадылар, эш ахырына таба гына Әминә кыеп сүз катты «Әле рәхмәт, анда-санда Мачы Гыйлаҗ кызы Гөлниса кереп, керен уып. су ташып булышып китә. Күз генә тимәсен, үзе сылу, үзе җитез, үзе пөхтә.. Кем бәхетенә үсәдер алтыным!» — дип. улының кылын тартып-тартып караса да. Госман аны-моны сиздермәде. Кызганычка каршы, җәен дә Маша белән очраша алмадылар. Ул Госман кайтканчы ай чамасы станицада торып киткән. Баһау янына кереп сорашкан. «Нигә ичмасам бер хат язмый!» дип өзгәләнгән
Баһау Госман кайтканның икенче көнендә үк аны үз янына чакырып алды. «Атбасарда юк хакка әрәм булып ятасың, тот та Машага өйлән, ичмасам кеше төсле яши башларсың!» - дип ачуланды Аның сүзен бу юлы көлемсерәп кенә таңлады Госман. Староста Баһаветдин баеп киткән, анда-монда сәүдә йөртә башлаган, бабасы Кәлимулла бай белән борчагы бик шәп пешә башлаган иде инде. Ярлыны байдан, акны карадан аера башлаган Госман яшьлек дустының кабарып пешкән бодай калачы кебек тулышкан битләренә карап әллә ниләр уйлады. Тик аның сүзенә тиз генә ияреп китеп. Баһаветдиннең фикерен хуплый да алмады «Нәрсә ул хат? Шулай озак күрешми торгач ни язарга да белгән юк! Ул гимназистка Минем сүзләрдән көләр генә!» —дип хафаланып уйла ды Госман кыз турында.
Шул елның көзендә страховое-транспортное агенствонын идарәсе Госманны Кызылъяр каласына үзәк агентствога күчерде
Сергей Иванович белән Мария Петровна, бу хәбәрне ишетүгә, бөтенләй коелып төштеләр Кичкырын Мария Петровна табын әзерләде, чоланнан тозлы кыяр, кәбестә алып кереп утыртты, балык куырды Сергей Иванович шкафтан өч рюмка китереп куйды да түргә Госманны утыртып шешәнең сургучын боза башлады. Үзе бертуктаусыз зарланды
Җүкә аяк чабаталы, урта Россиядән эш эзләп килүчеләр.
— Карт юләр мин! Шыр тиле! Петропавловскига отчет белән барган саен Фаддей Кирилловичка Усман Умаровичны мактадым. Әйтәм тегеңә: сүз тыңлый торган егет, тырыш, пөхтә. Русча да яхшы белә. Татарча да Кыргызча белә, дим. Аракы эчми, тәмәке тартмый Ахмак мин! Үз башыма мактаганмын!
— Ә грамматиканы ничек яхшы өйрәнә иде! Синтаксисны уза башлаган гына идек!. Дөрес әйтәсең, җүләр син. Саескан төсле такылдап йөргәнсең дә. хәзер үзең кем белән каласың?!
Картлар чынлап торып хафага калганнар иде. аларның хәсрәтен «юу өчен» аз булса да хәмер тотарга туры килде, ризыкларны мактый- мактый ашадылар. Сергей Иванович Госманны мактады, ике сүзнен берендә үзен яманга чыгарып, үкенеп утырды
Текә, кызыл балчык яр Ярларга кысылып, тынсыз гына елга ага Казахлар аны Исел үзәне диләр. Исел — Ишел, ишелеп төшкән яр астындагы елга була. Руслар, аны казахчадан бераз үзгәртеп. Ишим дигәннәр һәм елга географик карталарга шул исем белән беркетелеп калган.
Ишелнең ярлары тәбәнәк, агымы акрын. Ул төньякта башлана да дала буйлап көньякка Атбасар, Акмула якларына юл тота. Елганың ике ягырда да иксез-чиксез казах сахрасы. Анда гомер-гомергә көмеш диңгез булып дулкынланган кылганнар . Тик ара-тирә генә бу диңгез уртасында яшел утрау булып вак каенлыклар, тубылгы, чия, гөләп куаклары, таллыклар күренәләр дә, тагын офыкларга сузылган көмеш к диңгез
Жәйләүләр. җәйләүләр. Ж,әен монда көтү-көтү сыерлар, атар-атар куйлар. өер-өер җылкылар утлыйлар да. сусыл үләннәрне ашап туйгач. Ишел буена килеп, иренеп кенә сусыннарын кандыралар. Судан ерак та түгел алка-алка киез өйләр күренә. Болары — авыл Авыл кар төшкәнче уттан-утка мал артыннан күчеп йөри...
XVII йөз башларында бу далаларга атаман Ермак командалыгында казак-урыс отряды килеп чыга. Бу киң. кара туфраклы, үсемлекле, мал-туарга., кош-кортка бай симез дала — Сары арка аларга бик ошый. Отряд Кызылъяр кышлавында туктый. Килгән казак-урыслар монда нык каралтылар сала, хәрби ныгытмалар, валлар торгыза Бу аванпост Горькая линия чылбырында бер форпостка әверелә. Кала барлыкка килә. Бу калага изге Петр һәм Павел исемнәрен бирәләр. «Петропавловск» була. Казах халкы гына бүгенгә кадәр каланы «Кызылъяр» дип йөри.
XIX йөз ахырында, бу каланы басып, транссибирь тимер юлы уза. Мәскәүдән Владивостокка кадәр сузылган бу гигант юл Кызылъярны көнбатыш һәм көнчыгыш белән тыгыз бәйли’ аңа җан өрә. Тимер юл Мәскәүдән. Петербургтан. Казаннан. Мәкәрҗәдән һәм башка үсеп барган калалардан бу далаларга яңа кешеләрне, эшкуарларны ашыгып- ашыгып ташый башлый. Купецлар, поплар, промышленниклар, фабрикантлар. караклар, муллалар, фахишәләр. балта осталары, кырык тартмачылар. юлбасарлар, шпионнар һәм башкалар ит-май. йон-ябага, иген- бодаи исен сизеп далага агылалар. Шәһәрдә яңадан-яна таш пулатлар, складлар, дөкәннәр, пар тегермәннәре, чиркәүләр, мәчетләр, кабаклар, фәхешханәләр, консерв заводлары һәм башкалар салына Кала үсә. Халык арта. Инде тыгызланып килгән йортлар яр өстенә генә сыймыйча, яр астына да төшә. Ишелдә йон-ябага юу, озату пунктлары барлыкка килә, кызылъярлылар икегә бүленәләр: югары каланыкылар, түбән каланыкылар Шулай итеп, кайчандыр дала уртасында югалып калган кечкенә генә кышлау озакламый Себернең һәм төньяк Казахстанның зур шәһәренә экономик, политик һәм культура үзәгенә әверелә.
Сәүдәгәрләр, купецлар. заводчиклар белән бергә эшчеләр сыйныфы да барлыкка килә Тимер юлчылар, консерв заводы. Муратов тегермәне эшчеләре, мойкада йон-ябага юучы татарлар. Шәмсетдин. Шәһвә- ли. Аксирәк. Күкмуен. Бүре Мөхәммәтҗан һәм башка байларда эш-
ләүче ялчы малайлар, җылкычылар, керә тартучылар, ямчылар, касап- чылар, тиречеләр, күмер сүндерүчеләр, кара май кайнатучылар, балтачылар, тимерчеләр, коноваллар, лудильщиклар һәм башка бик күп «җү- кә аяклар»
Байбәтчәләр эчеп алгач:

Петропавел каласында Алты мәчет, биш чиркәү. о
Ялгыз «ырлаулары читен. Е
Әйдә, «ырлашыйк икәү! — дип җырлыйлар һәм үз калаларының «барлыгы» белән мактаналар. з Мәчет-чиркәүләрдән башка монда атаклы үзәк төрмә, бер пере- < сыльный төрмә дә бар — эчке Россиядән Себергә сөрелгән барлык аре- £ стантлар Петропавел төрмәсенә тукталмыйча калмыйлар Бөек Себер = тимер юлы. богаулар белән чыңлаган, аһ-зарлар белән иңгерәгән бөек о газап юлы да була. =
Менә шундый тарихи, мыж килеп торган шәһәргә Имәнтау казагы ♦ Госман Әбдрәшнтов килеп төште... “
Миңлебай абзасының ахирәтләре кайда гына юк! Монда да ирле-’* хатынлы берәүләр бар икән, түбән калада яшиләр. Кушаматлары бик < сәер ире Валлаһи Гыйльметдин, хатыны Билләһи Гарифә икән! «Нигә алай?»— дип сорады Госман Миңлебай абзасы көлә-көлә аңлатып бирде: ? «Гыйльметдин ике сүзнең берендә Валлаһи! ди, ә Гарифә билләһисез ■= авыз да ачмый! .» &
Госман кара фанер чемоданын тотып ямчылар йортыннан чыкты да = Югары каланы буеннан-буена узып Түбән калага китте. Ярдан төшеп кузна уйнап йөргән малайлардан.
— Гыйльметдин дигән кеше кайда тора? — дип сорады. Малайлар аптырашып бер-берсенә караштылар:
— Белмибез, абый.
Миңлебай абзасы әйткән сүзгә ябышырга туры килде!
— Ә алайса Валлаһи белән Билләһи кайда яши.1*
— Ә-ә,— диделәр малайлар берсен-берсе бүлеп.— Валлаһи абыйлар әнә теге жнл капкалы йортта! •
Хуҗалар өйдә икән Госман авыз ачып абзасының исемен әйтергә генә өлгерде, йорт хуҗасы:
— Валлаһи дим, Миңлебай безнең якын кеше! Син аның энесе икәнсең, әйдә, түрдән уз! — дип сәкедән урын бирде
— Билләһи, самоварым да кайнап тора иде!—дип. Гарифә апа чәй әзерли башлады .
Госман — күңеленнән Фаддей Кирилловичны, шундый агентствоның губерна күләмендәге башлыгы булгач, мәртәбәле урында утыргач, бик ягымлы, рәхимле галиҗәнап зат булыр, үзе чакыртып китергәч якты йөз белән каршылар дип өметләнгән иде. Әмма кабинетка кергәч таралып калды Кеше урынына өстәл артында дәү бер кызыл сакал утыра, иде Кызыл сакал өстәлгә иелгән дә кыска буынлы бармаклары белән ялт-ялт кәгазьләр актара, күтәрелеп тә карамый.
— Сезнең чакыру буенча Атбасар агентствосыннан Усман Әбдрә- шитов!
Кызыл сакал һаман өстәлне себерә иде. тыңкыш тавыш белән бер генә җөмлә кысып чыгарды
— Пока сортировкага.
Бераздан:
— Иван Матвеевич янына. Аннан күз күрер. Китәргә мөмкин,— дип өстәде
Башка тукмак белән суктылармыни! Кайда калды нурлы йөзле миһербанлы Сергей Иванович! Ишегалдына .чыгуга, аның уе ашы- гып-ашыгып чаба башлады: «Сортировкага кереп тормаска! Хәзер үк Атбасарга кайтып китәргә' Әле кеше алып өлгермәгәннәр булыр! .Мондый кызыл сакаллы түмгәкләр арасында бер минут та тормаска!» ...Уй йөгерде-йөгерде дә тукталып. тьСнычланып калды. «Монда зур кала. Кәрим монда Башкалар! Сортировка эш түгелмени?! Имәнтауга каптыр идеңме әллә? Ачлыкка-ялангачлыкка. Яки Баһаветдин сыман Кәлимулланың бәйдәге эте булыргамы?! Дөньяда яхшылык һәм явызлык ‘барын белә башлаганда гына! Аз-маз күз ачылганда?! Юк. кызып китәргә һич тә ярамый Сабыр һәм сабыр акыллы була белергә кирәк... Бәлки, монда Матаны очрату да жиңелрәк булыр?!»
Уйларының кайсысы өстенлек алгандыр. Госман кырт кына борылып. киң ишегалды аша узды да сортировка ишеген шакыды.
Ачса, монда кара сакал! Шулай ук кип өстәлгә иелгән, кыска бармаклары белән кәгазь актара Тик ул керә-керешкә, сакал өскә күтәрелде һәм сикереп торып Госманны кочаклап та алды.
Усман Умарович, дорогой! Мин сине кичә үк көткән идем! Нигә килмәдең?! Мин Иван Матвеевич булам...
Иван Матвеевич Госманны кочаклап диярлек түргә китереп утыртты, бертуктаусыз сорашты, үзе сөйләнде,- сүз арасында калай чәйнектән чәй ясарга да өлгерде, әллә кайдан, шкаф тартмасыннан аллы-кызыллы манпаси ди тартып чыгарды, кыстады, әйләнде-тулганды, кунакның шинелен салдырып, жиң очлары чачакланган соры халат та кигертеп өлгерде. Ярты сәгать дигәндә чәй эчеп тирләгән, хужаның күп сүзеннән колагы тонган Госман шатланып, куанып,, посылкаларны күчерә, хат тутырган капчыкларны очыртып йөртә башлаган иде инде...
Шәмсетдин байның доверенные булып алган Кәрим, әлбәттә. I ос- манның да Кызылъярга күчүе турында ишеткән иде инде. Беркөнне сортировкада эшен бетереп, тузанлы киемнәрен кага-кага урамга чыкса. Госман чатта үзен көтеп торган Кәримне күреп шатланып кычкырып жибәрде.
— Бак! Бу синме. Кәрим!
Әбдрәшитов! Ишеттем. тауга күтәреләсең! Синең үзәк агентство- да эшли башлавын искиткеч яхшы булган
Кәрим. Госманның кулын озак кына кысып-селкеп торса да. HIT өчен «яхшы булуы» турында ачыклап тормады, алар, бер-берсен бүлде- рә-бүлдерә сөйләшеп, яшь кар яуган урам буйлап киттеләр
Урамда сүз. уйнаклап, бер урыннан икенче жиргә жиңел генә күчеп йөргән иде. Кәримнең фатирына кайтып, чәй янында нкәүдән-икәү генә калгач, ул сүзне шунда ук житди якка борып жибәрде:
Инде сезгә иң мөһимен әйтим. Госман әфәнде. Мин сезгә ышанам. Күпне кичергән кеше дип белеп ышанам, һәрхәлдә, ят кешегә бу серне чишмәссез. — Госман, бераз каушап, чәйле чынаягын кире өстәлгә куйды Кызылъярда социал-демократлар оешмасы эшли. Без алар белән байтактан белешеп яшәдек Атбасардагы «коръән хәтем» кичәләренә алынган байтак брошюралар, газеталар алардан килә иде. Бу оешманы Омскидан килгән бер кадет төзегән Мин ул егетне беләм. Бик кыю. яшь булса да. тәрәккый, пәрвар, нык холыклы иптәш. Инде менә шул оешмада мөселман секциясен булдыру күздә тотыла. Без секциягә тартырлык ышанычлы, эшлекле’ иптәшләрне күздән кичереп карадык Мин синең монда күчерелгәнеңне ишеткәч, теге кадетка (аның партия ләкабе Артем; әйткән идем, ул нигәдер, синең белән Йик нык кызыксынды. «Монда килүе белән безне очраштырырга тырыш'» диде Шуңа күрә бар эшемне ташлап мин бүген сине көтеп тордым. Ми-
нем йорт хужалары Мәүлет авылына гает чәенә кунакка киттеләр Өй аулак. Сиңа уйларга бер тәүлек вакыт. Әгәр секция эшенә катнашам дигән карарың нык булса, иртәгә кич кырын, шушы вакытларда безгә кил. Мин Артемга да хәбәр иттерермен!
Госман, гадәтенчә, жиде кат үлчәргә ярата иде, аның аңына иң әүвәл: «Ни өчен кадет? Кадет социаль-демократ була аламы?» — дигән * шикле copas килде Икеләнеп калуын сиздермәс өчен ул ипләп кенә з чәен эчеп бетерде. Кәрим кыстаса да. чынаягын каплап ук куйды. 1
— Килермен,— диде ул кыска гына итеп.
— Мин синнән башка сүз көтмәгән дә идем' — диде Кәрим анын * кулын нык. иптәшләрчә кысып... з
Яңа урында беренче көннәр, беренче атналар! Монда Атбасарның < талгын хәрәкәтле агентствосы түгел икән! Почта капчыклар белән йөр- % ми. вагоны-вагоны белән килә! Беренче тапкыр перронга почта алырга ± чыккач. Госман хәйран калды. Вагоннардан «тизрәк, тизрәк!» кысрык- 5 лыйлар, бәйләм-бәйләм газета-журналлар һавада оча, кочакка капчык- s капчык бандерольләр, хатлар килеп төшә, кыямәт! Тартма-тартма по- * сылкаларны каурый шикелле генә очыртып йөртәләр... Вагонеткаларны с сортировка складына китереп бушаткач, кыямәтнең икенче өлеше баш- < лана: юл документларын төгәлләү, төп кенәгәләргә теркәү, төрле кала- ларга, станицаларга ялгышмыйча бүлү башлана
Ярый әле Иван Матвеевич тырыш. Гадәттә, күп сөйләгән кеше эшен- t дә төртелә, ә Иван Матвеевич сөйли дә. эшли дә белә Кулы кулга < йокмый, теле тегермән әйләндерә... *
Госманның кулы эшли, һич кенә дә сөйләшәсе килми! Бүген кич ул Кәримнәргә барырга тиеш. Хәзер икеләнергә урын калмаган’ Алар һәммәсе дә бер жепкә бәйләнгәннәр. Тик күңелдә һаман да шикләр күп калган әле. «Социал-демократлар оешмасы. «Кадет!» Ул үзен аркылы- торкылы каешлар белән чорнаган кадет каршылар дип уйлаган иде. ә түрдәге йомшак кәнәфидә гап-гади киенгән, ябык кына, күпереп торган мул чәчле, зур борынлы, аз гына чыгынкы иякле кеше утыра. Госман тагын берәүне эзләп як-ягына каранып та өлгерде, юк. башка берәү дә юк. Өстенә дөя йоныннан тукылган гармун якалы кызгылт свитер. кара постаудан тегелгән туры чалбар кигән бу кешедә кадетның «к» хәрефе дә юк иде.
— Усман Абдрашитовмы!!? — диде ул зур күзләрен тутырып ачып.
— Мин.— Госман чайкалып китте. Ул арада кадет озын кулларын жәеп Госманны кочаклап та алды.
— Сөбханалла, машалла! Бу ни бу! Волик! Валериан' Валериан Владимирович Куйбышев! Ә нигә «Артем»?
Кәрим моны көтмәгән иде ахрысы, өстәл янындагы камыш урындыкка лып итеп килеп утырды.
— Сез танышлармы?
_ Әйе,—диде Валериан Госманның кулын тагын да кыса төшеп — Әйе. мин Куйбышев. Тик әлегә мин барыбыз өчен дә «Артем».
Берни аңламыйча күзәтеп торган Кәримгә «Артем» белән Госманның танышлыгы кайчан башланганны сөйләп бирергә дә туры килде. Сүз иярә сүз чыкты. Госман: «Юлия Николаевнаны очраттым, бик күңелсез иде. жылап озатып калды».— дигәч. Валериан бер генә мизгелгә, маңгаен жыерып. уйланып торды.
— Аның тиине офицер итәсе килгән иде дә. хәзер мин алай була алмыйм шул инде! — диде ул кайнарланып Ул 9 нчы январь фаҗигасы- ның үзенә аерата тирән тәэсир ясавын. Омск заводларында, тимер юл мастерскойларында шул уңай белән жыелышлар уздырып йөрүен, халыкны. тыныч демонстрацияне атып, меңләгән гаепсезләрне һәлак итү-
Л «К У . № 12 33
челәрне җавапка тарттыруларын таләп итеп эшчеләрдән кул куйдырып йөрүләрен, бу резолюция-протестны патшага җибәрүләрен рухланып һәм канатланып сөйләп бирде. Әнисе ни карышса да. Валериан Владимирович кадетлар корпусыннан чыга һәм Петербургка военно-медицинская академиягә укырга керә «Корпуста минем революционерлар белән аралашуым мәгълүм булды. Офицерлар минем белән сөйләшми башладылар Начальник карцерга яптырырга маташты!» — дип тагын бер кат Омск хәлләрен искә төшереп алгач, ул мондагы төп эшкә күчте.
— Беренче нәүбәттә сезнең һәм безнең бурыч — Петропавловски- да социал-демократларның мөселман секциясен оештыру. Иң әүвәл тимер юлчыларны һәм консерв заводы эшчеләрен секциягә тартырга кирәк. Анда татар, казах эшчеләре күбрәк. Вак-төяк предприятиеләрдән дә алдынгырак эшчеләрне сайлап алып арага кертергә кирәк булыр,— Ул Госманга борылды, аның җилкәсеннән какты.— Ә Усманканың сортировкада эшләве безгә аерата мөһим! Кәрим, ул сиңа бик яхшы ярдәмче булыр дип ышанам.
Каты к\л кысыштылар. Валериан ишеккә бер атлады да туктап калды.
- Кәрим, әйтергә онытканмын! Син Усман Умаровичны иртәгә халык йортына танцага алып кил Иснәнүчеләр булыр, безне танца тирәсендә танышып дуслашкан дип уйласыннар!.
Валериан артыннан бераздан Госман чыкты.
Тө.н аяз. Күктә ярым ай һәм дерелдәп торган йолдызлар. Кичкегә караганда суыткан — кар, баскаң саен, шыгырдап тора Тирән’ уйлар белән янәшә атлаганда кар шыгырдавы күңелгә тынычлык, сабырлык бирә Уйлары күп булса да адымнары нык Госманның, ышанычлы. Югыйсә, уйласаң уйларның очына чыгарлык түгел Бу фани дөньяда алар икесе ике якта торалар. Госман тормышка далалар, станицалар, ярлылар арасыннан килә. Аның гомер юлында күпме фаҗига, күпме кайгы-хәсрәт очрамады! Ярлы казахлар, татарлар, руслар, казаклар!., һәммәсе белән бергә кичерде. Ә Валериан? Атасы гголковник! Анасы мөгаллимә. Үзе башкалада академиядә укый. Юк. ул бу тормыштан риза түгел. Патшйга каршы митинглар, собраниеләр. секцияләр оештыра. Ниемә кирәк инде, бер уйласаң, аңа мөселман секциясе?! Тотсалар. белсәләр, аталар — и вәссәләм! Ә ул бер туктамыйча һаман шуның артыннан йөри Башкаларны өнди? Димәк, аны әле Госман белмәгән. белеп бетермәгән ниндидер көч йөртә...
Алай дисәң. Кәримгә тагын ни җитмәгән! Сары майда гына тәгәри бит. Петропавелның беренче гильдий купецның иң ышанычлысы! Ашау- эчү. кием-салы.м. торган җире Безнең төшкә дә керерлек түгел! Шул кеше оҗмах рәхәтеннән җәһәннәм газабына үрелә Нәрсәгә аңа милләт, мәгърифәт, инкыйлаб! Инде мөселман секциясе оештырырга башлап йөри. Эзенә бассалар — каторга .
Нәрсә йөртә аларны? Ни куалый? Үз язмышларын үткер пычак йөзеннән йөртергә ни мәҗбүр итә?
Госман иптәшләренең җанын бөтен тулылыгы белән аңлап бетермә- сә дә, аның күңелендә Валериан белән Кәримгә карата ниндидер соклану. гаҗәпләнү катыш соклану туып килә. Алар янына куеп карагач, ул үзен дә кирәкле бер кеше итеп тоя, үзенең дә олы бер эшкә катнашып китә алачагын уйлап күңеленнән генә куана, бу куаныч төрмә, үлем куркынычын каядыр читкә куа. ул турыда уйлатмый да иде. Әле генә болытлар арасына килеп эләккән ай тиз-тиз йөзеп тагын калкып чыкты, тирә-якны якты нур белән күмде. Нинди матур төи!
Кайчак менә караңгыланган кеше күңеле дә шулай яктырып китә. . Аңа рәхәт була, шулай түгелме?!
25
Ганшин магазины чатыннан борылуга каршы квартал уртасындагы ♦ ике катлы агач йортның аскы катында былтыр «халык йорты» — «нар- ч дом» ачылды Моны Госман белә иде Яшьләрнең шунда танца кичлә- 5 ренә җыелуы да колагына чалынган иде инде Анда русча, татарча ки- £ тапханәләр бар икән, җыр-музыка түгәрәкләре оешкан, һәвәскәр театр * труппасы да якын араларда татарча спектакльләр күрсәтүне күздә тота з икән... s
«Танца кичәсенә» дигәч. Госман эчтән генә көлеп алды. Нинди тан- £ ца ди тагын? Гомерендә бер тапкыр биеп караганы юк. әле таягын таш- 2 лаганга да күпме генә, явымлы көннәрдә яралар һаман сызлаштыра. i Инде аяк өстендә абынмыйча-егылмыйча йөри алса, мең шөкер! . Алай = дисең дә. икенче ягы да бар икән ләбаса! Валериан ни диде: «Безне ♦ танца тирәсендә танышып дуслашканнар дип танысыннар».— диде тү- “ гелме? х
Бусы Госман өчен тагын бер ачыш иде. Димәк, аңа хәзерге көннән сак булырга кирәк, дус бар. дошман бар? аларны аера белмәсәң, хәзер * тәбегә барып эләгерсең! -
Ул барып кергәндә озынча, зур бүлмә-залда танцалар соң дәрәҗә- = дә кызган иде. Труба, альт һәм флейталар һәрберсе үз тавышы белән < җиңел генә көйне сыздыралар Уң кулына тукмак, сул кулына җиз тәлинкә тоткан барабанчы гына, җыелган музыкантларның тавышын ба- s сып узарга теләгәндәй дөп-дөп тавыш биреп ала Кавалерлар туташларның биленнән кысып алганнар да җиңел-шаян музыка тактына буй-сынып очып-очып. бөтерелеп, бер аерылып китеп, бер очып килеп кушылып әйләнәләр дә әйләнәләр. Госман, күзе ияләнә алмыйча, беравык ишек катыннан аерылып китәргә куркып торды
Менә ул яшьлек! Никадәр дәрт, гүзәллек, самими гамьсезлек бар яшьләрдә! Үз гомерендә биемәгән Госманның да аяклары бу сихерле өермә ихтыярына буйсынып хәрәкәтләнә, барып утырган җирдән тыпыр- дый-селкенә башладылар. Ул үз аякларының җайсыз гына сикергәлә- вен тоеп, оялып куйды — ләкин кая ул. кемнең кемдә гаме бар. берсенең дә Госманда эше юк икән!
Күзе бер яшь туташта тукталып калды Госманның. Ак өстенә күк борчаклар сибелгән сатин күлмәк. Дулкын-дулкын булып уралган өч бәбәй итәк, кабарып торган купшы җиңнәр, ачык яка. Киң кырпулы кара бүрек, кунычлары тезгә хәтле шнурланган кызыл сафьян итекләр. Зифа буй. матур сын! Ут янып торган кыз! Польканың бер бөте-релешендә ул Госманга тартылгандай булды, аңа төбәп-төбәп карады. Әллә ялгыш кына карашы төште инде? Кызлар, чая халык, кемгә карамас?!
Бию кызды, барабан тагын да катырак гөрселдәде, җиз тәлинкәләр чәчрәп-чәчрәп биючеләрнең аяк астына сибелде шикелле Тагын шул ук кыз! Бу юлы алар пар булып Госманга якын гына урыннан уздылар. Ул җентекләп карап та өлгермәде, аның янына Кәрим белән Мәдинә килеп тукталдылар
— Госман абый! Сез дә безнең белән.ме? — диде Мәдинә мөлаем елмаеп Биюдән алар икесе дә артык нык кызарганнар, маңгайлары дымланган, тыннарын еш-еш алалар Госман баш иеп һәр икесен сәламләде дә баягы сихерле кызны эзли башлады Халык шактый, һәммәсе хәрәкәттә, ак күлмәкләр дә бар. кара бүрекләр дә күренә, ә кыз юк та юк' Кәрим белән Мәдинә бераз аптырашып карап тордылар да тагын бөтерелеп яшьләр арасына кереп югалдылар. Госман сискәнеп китте: ул
эзләгән кыз. инде кавалерын калдырып, ялгызы гына аның артына килеп баскан икән! Ул! Әнә ич. өске ирендәге миң очып китәргә җыенгандай туктаусыз кыймылдый, елмая кыз. елмая! Ул!
— Усманка! — Маша (Мария) гаҗәпләнеп, сөенеп кычкырып, бер мәлгә генә барабан тавышын да күмеп. Госманга ике кулын сузды. Госман ток суккандай сикереп торды...
Башта оркестр тавышыннан башка берни дә ишетмичә бер-берсенә карап тордылар, оркестр тынгач, сүз табалмыйча карашларын 1*үбән төшерделәр Ул арада музыкантлар янына — калку урынга Мәдинә менде һәм яңгыравыклы тавыш белән җыелганнарга мөрәҗәгать итте:
— Хөрмәтле туташлар һәм әфәнделәр! Әдәби түгәрәккә язылганнар югары катка сигезенче бүлмәгә рәхим итәсез. Чираттагы утырыш була, Залда калучылар өчен, нәни генә тәнәфестән соң. танцалар дәвам итә!
Бер төркем яшьләр, арада гимназистлар да бар иде. каты тавышлар чыгарырга тырышып:
— Танца, танцалар' — дип кычкырдылар.
Кемнәрдер тәмәке тартырга чыгып китте, кемнәрдер һава суларга чыкты Кәрим белән Мәдинә, култыклашып, кызарынган-бүртенгән Госман яныннан уздылар. Мәдинә нәзәкәт белән баш иде һәм бик серле итеп:
— Госман әфәнде, без сезне көтәбез! — дип әйтеп узды.
Менә сиңа мә! Ничә айлар шушы кыз белән очрашуны көтеп, зарыгып. сагышланып йөр дә.инде, очраштык дигәндә генә аны чакыралар! Менәргә кирәк' Барырга! Чөнки, ул шушы кичәгә махсус чакырып китерелгән җаваплы кеше Тик моны Машага ничек дип аңлатасың? Ә Машаны ияртеп менсәң? Ярамас! Теләсә кемне ияртеп йөри торган урын түгел ул «әдәби кичәләр!» Монысын Госман бик яхшы үзләштереп өлгерде. Ә кызга ни дип аңлатырга! Әнә. күзләргә керердәй булып яндырып карап торган җиткән кызга, атаман кызына. Госманның балачак һәм яшьлек мәхәббәтенә ни дияргә?!
— Кая югалдың син. Усманка? Ичмасам, ник бер дә хат язмадың?
— Ни язасың инде? дип мыгырдады Госман, үз тавышын үзе сөймичә
— Алай да. . Сагындыңмы мине?! — Маша кыю! Чаялыгы һаман кимемәгән! Эх. кызый синдәге чаялыкның чиреге генә булсамы Госманда! Ул сиңа әллә ниләр әйтер иде . Югалып калды шул’ бүген, мондый урында, кеше арасында, танца кичәсендә очрашырбыз дип һич уйламаган.иде ул. Алан гынамы сиңа, ул хәзер сине ташлап китәргә мәҗбүр булачак. Менә сиңа очрашу!.
Госманны бая Маша биегән егет коткарды, ул аларны читтән үк күреп алып, туп-туры кыз каршысына килеп басты, сул мыек очына көяз генә кагылып алды. Госманның борынына кыйммәтле папирос исе килеп бөркелде.
— ААин сезне югалттым. Машенька! — диде ул.
Ул арада оркестрантлар коралларына тотындылар, баягы гимназистлар тагын да катырак итеп, бер-берсен капларга тырышып:
— Вальс!
— Полька!—дип акырыштылар
Оркестр бер җай белән генә «Маньчжурия сопкаларында» вальсын уйный башлады. Бетердешушы көй Госманны, тәмам телдән калдырды! Әйтер сүзен дә әйтәлмас булды. Бу вальсны тыныч кына тыңлый алмый иде егет! Аның югалып калуыннан файдаланып, көяз мыек Машаны биленнән эләктерде һәм өертеп уртага алып кереп тә китте. Шулай. бала-чага төсле, бер-берсенә карашып узды аларның шушы күрешүләре. Госман өске катка күтәрелде, Машасы көяз егет кочагында калды...
Сигезенче бүлмәдә халык күп түгел иде. Күбрәк рус яшьләре. Берничә генә татар егете күзгә чалынды Казахлар бөтенләй юк. Бөтенесе дә тып-
тын гына утырышканнар да кемнедер көтәләр Озак та үтмәде өстәл артындагы ишек ачылды да. аннан җитез генә атлап Валериан Куйбышев килеп керде «Артем» башын кагып исәпләште, маңгаена төшкән чәчләрен кулы белән артка сыпырды Түгәрәк утырышын Кәрим ачты.
— Хөрмәтле әфәнделәр. Артем иптәш бүген безне Владимир Ульяновның «Что делать?» дигән китабы белән таныштырачак Артем иптәш. * рәхим итегез.. •
Артем «стәл_ артындагы урындыкка утырды, лампаны аз гына чит- £ кәрәк этәреп куйды һәм кесәсеннән кечкенә форматлы китап чыгарды. 5 Госман утырган арткы рәттә караңгы дип әйтерлек иде. Артем сүзгә * керешкәнче ул колагын торгызып тыңланды, аскы каттан дөп-дөп барабан з тавышы менеп җитә, йөзләрчә аяклардан чыккан авазларны да ишеткән 5 кебек булды Госман. «Маша гына китеп бармасын иде!» —дип теләде Z аның күңеле Теләде дә. онытылды. Артем тигез тавыш белән «Что s делать?» китабының асылын аңлатырга кереште ..
Сораулар бирделәр, тирә-юньдәге бәхетсезлекләрне аңларга тыры- = шып чыгышлар ясадылар, кичә сизелмичә узды ♦
Ниһаять, уку тәмамланды. “
Мәдинә. Кәрим. Госман — өчәүләшеп нардомнан чыктылар. Танца- * лар да әлерәк кенә тәмамланган ахрысы, анда да, монда да кызлар =: чыркылдаганы ишетелә, кар шыгырдый. Госман як-ягына каранып кузгал- * са да. Маша беркайда да күренмәде Сүзсез диярлек атлап Ганшин - магазины турына җиттеләр. Сыек кына янган фонарь баганасы төбен- = нән бер кыз аларга таба килә башлады. <
— Усманка! £
Госман бер-ике сүз белән Кәрим белән Мәдинәгә Машаның кем = булуын аңлатып бирде дә. алар кул биреп аерылыштылар. Бер-берсен озатышып йөрү башланды. «Тукта, мин каланы синнән шәбрәк.беләм!» — дип. башта Маша озата бара да. аннан Госман кызып китә: «Егет башым белән кызны урамда ялгыз калдырыйммы?» — дип Машаларга атлыйлар. Маша Госманның сугыштан исән-сау кайтканын ишеткәч, сөенеп бетә алмавын кат-кат әйтте. «Нигә Омскига хат язмадың?» — дип үпкәсен белдерде. Ничек язасың ди? Ни өметләр белән!? Ул әнә гимназиядә!
Хәзер Маша вокзал янындагы ерак кардәшләрендә тора икән, каникулда Нардомга танцага өченче кич рәттән бара...
Госман, моны ишетеп, хәтта ыңгырашып җибәрде. «Өченче кич Белгән булсам!» «Белсәң ни эшләр идең. Усманка?!» Егет тагын сүзсез калды, тормыштагы тигезсезлек үзен тагын бер кат сиздерде. Баһаветдин сыман атаман каршына барып баса алмыйсың. Әле монда ярлы егете белән атаман кызы гына очрашмый шул. Госман казак булса да ахыр чиктә — татар, читтән килгән кеше! Жәфрәтил карт: «Син тумыштан казак!» дип кәперенергә чакырса да. әллә ни кылыр эшең юк!
Дөрес. Машаның ихласлыгы, чынлап торып, риясыз мавыгуы бу кичтә тормыш каршылыкларын оныттырып та торды. Әмма Госманда аек акыл уянып килә иде инде, ул тормышның ^каршылыкларын да. дус белән дошманның бер чакта да килешә алмаслыгын да. сыйныфлар көрәшенең асылын да белә, аера башлаган иде инде
Маша икенче көнне таңнан юлга чыгып китте Егетнең күңелен тагын да ныграк котыртып, һушын алып китте Бу аерылуны Госман бик авыр кичерде һәм ике атнага якын нардомга якын да барып карамады. Ләкин аны онытмадылар, ташламадылар. Кәрим аны эзләп сортировкага килде Мөселман секциясе төзелеп килә, аңа Госман кебек ышанычлы юлдашлар бик кирәк иде.
26
1907 нче ел казах даласына зәмһәрир салкыннар белән (чилде. Табигать кырыслыгы гына түгел, ул елны рус иленә башка михнәт- газаплар да җитәрлек килде!
1905 нче елгы тоташ давылда өркеп чыгарылган «Октябрь манифесты» аяк астына салып тапталды. I нче һәм II нче Дәүләт думалары куылды. Хөкүмәт тезгенен канечкеч Столыпин үз кулына алды. Илдә кулга алулар, хәрби судлар, сөргеннәр, ату-асулар башланды. Ирек әләмнәре урынына дар агачлары — «Столыпин галстуклары» күтәрелде Б\ шаукым казах далаларына да килеп җитте1 Атбасардягы мең бәлалар белән ачылган, халыкның культура-ял үзәге булган кыйраәтханә ябылды. «Жомгалар», «шимбәләр» барлык җирдә тыелды Сөргенгә җибәрелгән студентларны яңадан кулга алдылар. Доктор Иван Иванович та. управа писаре Семен Петрович та. управада адвокат булып эшләгән Казан егете дә (теге, әдәби кичәләрне җанлы итеп алып баручы сөйкемле конферансье егет!) жандарм бүлегенә чакырылдылар да гаип булдылар. Бары тик пар тегермәнендә механик булып эшләүче Дмитрий Андреевич Ушаков кына исән-сау Әйтүләренә караганда, аны тегермән хуҗасы Мукомолов үзе жандармнардан сорап алып калган, имеш, «бердәнбер механик, ул китсә.тегермән шып тукталачак» икән!
Кызылъярдагы социал-демократлар оешмасы инде байтактан бирле Госман аша турыдан-туры эш йөртә. Күкчәтауга, Атбасарга китә торган почта капчыкларында байтак «Искра» газеталары, революцион брошюралар юл узды Госман хәзер чыныккан һәм сыналган иптәш исәпләнә. Аның белән киңәшәләр, аны тыңлыйлар, аның тәкъдимнәренә һәрвакыт колак салалар иде Абруе бар егетнең! Еллык отчет вакытларында ул Атбасарга барып килә. Фаддей Кириллович аны үз «фатый- хасы* белән озатып кала Сергей Иванович та. Мария Петровна да Госманның килүенә бик куаналар, тик аларны Госманның ялгызлыгы', һаман үз оясын кора алмавы гына гаҗәпләндерә иде. Иске дуслардан Сабир. Гаделбәкләр белән очрашу да Госманга һәрчак күңелле була иде...
Инде оешма, секция эшләре үзенең җаена кереп бара дигәндә генә... бер көнне.
Ул көн якшәмбе иде Агентствода ярты ял, сортировкада эшләүчеләр төштән соң гына эшкә чыгалар (Фаддей Кириллович Госманны башка бүлеккә күчерергә уйлаган иде. Кәрим белән киңәшкәннән соң Госман сортировкадан китмәскә булды, моннан да җайлы урынны табу мөмкин түгел иде!) Хуҗалар, ирле-хатынлы, икесе дә мойкада. йон юалар, Госман бер ялгызы гына соң торып, иренеп кенә чәй кайнатып, иркенләп кенә чәйләп утыра иде һич көтмәгән кеше — Кәрим килеп керде.
— Ничек эзләп таптың? Монда бер тапкыр да булганың юк иде ич! Югары каладан ничек төшә алдың? Аягың нык түгел, Кәрим дус! Житмә- сә. шулай иртә!..
Госман дустын үз өендә күрү сөенеченнән сүз белән күмеп ташлады да, зиһене ачылып китеп, шып туктады. Әһә' Килгән икән, димәк бик мөһим эше бар! Нинди эш?!
Су! диде Кәрим, кипкән иреннәрен ялап Госман шунда гына дустының чыраеның танымаслык булып үзгәрүен, йөзенең ябыгып, сураеп калуын абайлады Ул. өстәлгә түгә-түгә, кабаланып чәй ясады. Кәрим чынаякны ике куллап тотып алды, пешенә-пешенә бер-ике йотты да:
— Безнең Сабир дусны япканнар
— Әллә?!
— Әйе Бүлмәсеннән тентү ясап газеталар тапканнар.
— Димәк, кем дә булса чаккан!.. Ә башка иптәшләр? Аларда тентү булганмы? Кем әйтте бу хәбәрне?
— Хәмит Базарбай әкәгә әйтеп җибәргән
Икесе дә Сабир язмышы турында уйлап тын калдылар.
— Димәк) монда да сак булырга кирәк.
— Мин синең янга шуның өчен ашыктым.— диде Кәрим, чынаягындагы чәйне йоткалап — Почтада нәрсә-кара бармы?
— Беркадәр броицоралар бар да аз-маз газеталар Күкчәтауга җибәрергә әзерләнгәннәр
— Аларны тизлек белән юк итәргә кирәк, я башка җиргә күчерергә!
— Бәлки, бер юлга эзләмәсләр ә^е?
Кәрим икеләнгән кыяфәт белән алдына карап утырды да:
— Юк. Госман! Аларда ниндидер фактлар элек тә бар иде. почтадан * шикләнә иделәр! Хәзер үк почтага чар! 3
— Иван Матвеевич кунакка киткән иде
— Бик яхшы! Алайса, синдә аулак! Ә мин көне-сәгате белән Атба- Ё сарга кнтәм Омскига озатканчы Сабир дусны ничек тә йолып алырга * кирәк. ’ з
Кәрим ашыгып к«леп керде, аннан битәр кабаланып чыгып та китте. < Әйе. Сабирның саулыгы начар, җаны тәненә чак эләгеп тора, бу хәлдә Z кансыз жандармнар кулы аша үтеп, хибесханәгә эләгә калса?. Кәримнең х да эше шәптән түгел баена ни дип әйтер дә. һич уйламаганда. Атбасарга ни дип чыгып китәр? «Үзем бармыйча ярамас, миннән башка кем аны х йолып ала алыр?!» — диде бит Кәримнең өйдән бераз ераккарак китүен ♦ бозлы тәрәзә аша карап торган Госман ашыгып-кабаланып киенде дә “ почтага чыгып чапты Бәхетсезлегенә каршы, өлгер Иван Матвеевич ' кайтып җиткән, озатасы почтаны әзерләп йөри Тимер шкафлар артында ч аралыкта газеталар, китаплар Аларны һичшиксез күздән югалтырга * кирәк. Иван ‘Матвеевичның эшләгәндә мавыгып китеп үз-үзе белән г сөйләшүеннән файдаланды Госман, шактый авыр кәгазь капчыкны шкаф = артыннан шудырып чыгарды да култык астына кыстырып ишегалдына < чыкты Почта атлары ял итә торган сарайга керде. Беркем дә юк дип £ куанган иде. ямчы казах егетләренең берсе Жанайдар. атын сыйпап. = алдына печән салып маташа иде. Аптырап китте Госман, капчыгын кая куярга белмәде. Жанайдар зирәк егет булып чыкты, мәсьәләне тиз үк аңлап алды, күзен җеп калынлыгы гына калдырып елмайды да:
— Госман әкә. яшерергәме? — дип сорады. «Әйе», дип баш кагудан бүтән чара калмады.
— Монау улак астында күсе ясаган тишек бар.— диде Жанайдар һәм Госман кулыннан капчыкны алып улак астындагы дәү тишеккә батырып та куйды, тишек өстенә тирес тутырды.
— Рәхмәт. Жанайдар!
Хәзер тынычланырга да була Таба алмаслар. Тапкан Тәкъдирдә дә Госман яшергән дип кем белсен’! Жанайдарга ышанырга була, төпле.аз сүзле егет'
Госман Иван Матвеевичка борчылуын, дулкынлануын сиздермәскә тырышты Алар көндәгечә җай белән эшләделәр, пакетларны күн капчыкларга — махсус сумкаларга салып, бикләп, пломбалап, посылкаларны кар кермәслек итеп брезент белән төреп, агентствоның махсус повозка- ларына — чаналарга урнаштырдылар.
Гадәттәгечә, өч повозка, өч лар ңт. Ямчылар, өч казах егете, уен- көлке сүзләр әйтешә-әйтешә. атларны җиктеләр, кузгалыр алдыннан, гадәттәгечә, сбру йларны карап, камыт бауларын бер күтәреп, бер төшерёп. атларның ялларын тарап-сыйпап. каеш тасма дилбегәләрне кулларына алып, толыпларына төренеп чаналарга менеп тә утырдылар. Карама дугалардагы пар кыңгыраулар, тирә-якка ягымлы тавыш биреп, саубуллашырга әзерләнделәр
— Хәерле юл!—диде Госман, нәкъ көндәгечә ямчыларны озатып, аеруча Атбасарга баручы егет Жанайдарга якынрак килеп, шыпыртырак тавыш белән өстәде.— Сергей Иванович белән Мария Петровнага сәлам әйт Ходай боерса, җәен Имәнтауга кайтышлый кереп чыгармын — , Аннары иелеп — Сабир Шәриповның -хәлен белешергә тырыш. Тик сак бул! Ярыймы! — диде
' Иван Матвеевич йөгереп барып капканың бастырыгын алды
Нәкъ шул вакытта кече капка-калитка ачылып китте дә. алты-жиде жандарм, шинель итәкләренә, сөйрәлгән кылычларына абына-сөртенә кабаланып килер керделәр. Кызарганнар, бүртенгәннәр, мышныйлар, күзләре акайган.
Капкаларны бикләргә! Беркемне кертмәскә, чыгармаска! Горбунов. капка төбенә! Башкалар — повозкаларга! Инәсеннән-җебенә чаклы тентергә! Марш!
Җирән мыеклы, тулы бәдәнле, шадра офицер тавышы белән ямчы- ларнын юлын кисте. Ишегалдындагылар бу көтелмәгән сүзләрдән тәмам шашып, аптырап калдылар.
Боерык моның белән генә бетмәгән икән әле.
Ямчылар! Повозкалардан төшеп атларыгызны бәйләгез. Ә сез, әфәнделәр, башлагыз! Барлык сумкаларны жиргә! Тәфсилләп тикшерегез! Бер кәгазь дә күздән ычкынмасын
Шулай тырышып, бөртекләп бәйләнгән, сургучланган капчыкларның жиргә очуын күреп Иван Матвеевич чак елап жибәрмәде. Ул офицер алдына ук килеп басып, рәнжүдән нык ук тотлыгып:
— Хөрмәтле офицер әфәнде,—дип сүз башлады да. ни әйтергә белмичә ияген дерелдәтеп шаккатып карап торды.— Ни бит. ни... почта соңга кала бит!
— Читкә! Комачаулама!
Тугры хезмәткәрнең үз гомерендә мондый коры кисәтүне ишеткәне дә булмагандыр, башын иеп бер кырыйга китеп тә барды.
Жандармнар барлык сумкаларны, капчыкларны чаналардан тартып төшереп, пломбаларны ватып-жимереп. хатларны, бандерольләрне, пакетларны чәчеп ташладылар.
Госман эченнән генә Кәримгә рәхмәт укый иде. «Әгәр ул килеп кисәтмәсә кычкыртып төрмәгә алып китәләр иде!» Артык тынычланырга да ярамаганын белә Госман, эзләнә-иснәнә торгач ат сараена да барып керсәләр?! Әллә йөкләрдән генә шикләнәләрме? Нәкъ юлга чыгар алдыннан килеп керделәр бит! Димәк, алар белеп, күзәтеп торганнар! Әгәр Госманның капчык тотып уралып йөргәнен чамалаган булсалар?!
Ул арада кулына күзлеген тотып, сюртугын да төймәләмәгән, яланбаш Фаддей Кириллович килеп чыкты, ут кабынган сакалын мәзәк селкетеп чәрелдәп кычкырып жибәрде:
— Бу ни хәл?! Бу нинди башбаштаклык! Мин хәзер генерал- губернаторга жаловаться итәм! Ишетәсезме, хәзер үк туктатыгыз!
Жандармнар аның саен хәтәрерәк актарыналар, пакетларны шатыр- шотыр ерталар, посылкаларны тибеп жибәрәләр. бер-берсенә нидер күрсәтәләр. көлешәләр.
Мин сезгә правление исеменнән мөрәжәгать итәм. Протест бел- дерәм. господин офицер! — Фаддей Кириллович иң соңгы көчен жыеп тагын эндәшеп карады —Хәзер аппаратка барам! Генерал-губернатор- га!
Ниһаять, офицер кулындагы пакетны атып бәрде, чүгәләгән жирен- нән күтәрелде, мыекларын бөтерде, жиз кылчыклар кыбырдадылар:
- Кызганычка каршы.—диде ул. игътибарсыз гына.— Мин монда нәкъ генерал-губернатор хәзрәтләренең боерыгы буенча килдем.
Фаддей Кириллович белән Иван Матвеевич телсез, өнсез калдылар... Картларның шушы хәлгә төшүләрен күреп. Госман чын күңеленнән ал арны жәлләде.
Актардылар, актардылар, берни дә тапмадылар. Офицер йөгереп барып бер чнттәрәк торган ат сарайларының ишеген ачып карады да. эчкә үк кереп тормады, конторага да кагылмадылар. Алар бары тик повозкаларны тентергә генә килгәннәр булып чыкты!
Җитәр! — диде офицер сүлпән һәм түземсез тавыш белән — Үзләренең башы катсын!
Жандармнар килгәндәге кебек җитез кыландылар, бер-берсенең итәгенә тагылып калиткадан чыгып та киттеләр. Ямчылар капка ябылганны гына көтеп торганнар икән, жандармнарны суганлап-борычлап сүгәргә тотындылар Аерата Жанайдар остарды, русчалап та. кабакчалап та тегеләрне тиргәде. Агентство хезмәткәрләре ишек алдына таралган кәгазьләрне берәмтекләп җыярга керештеләр. Өч җиргә җибәрәсе хатлар. * кәгазьләр хәзер аралашып, буталып беткән иде. Почтаны бүген җибәрү § турында уйларга да мөмкин түгел! i
Атларны тугарып конюшняга алып киттеләр. Хезмәткәрләр ишег- Ф алдындагы кәгазьләрне — почтаны җыярга тотындылар. Үч иткәндәй. * җил кузгалды, эре-эре кар ява башлады. Караңгыга кадәр бил дә турайта | алмадылар. Ахылдашып баскыч астына карсыз урынга барып утырды- < лар a
— Иван Матвеевич, тартырга бирегез әле. =
— Усман Умарович! Сез бит тартмыйсыз! Хәер, мондый мәсхәрәдән § соң тәмәке тарту түгел, аракы эчәрсең! -
Тартканы, тартмаганы сүзсез генә тәмәке төрә башладылар и
— Иван Матвеевич! — Контора ишеге ачылды, башын тыгып бер ° кыз чәрелдәде: — Сезйе Фаддей Кириллович дәшә! 2
— Карт җанны ала хәзер! — дип. Иван Матвеевич сукрана-сукрана < кереп китте.
Фаддей Кирилловичның йөзендә кан әсәре калмаган. Тавыш гасаби, х Сүзләр ярты юлда өзелеп-өзелеп кала. ~
— Бу системада утыз елдан артык тугры хезмәт итеп мондый хур- S лыкны күргәнем юк иде. Көпә-көндез жандармнар! Мәсхәрә! Бөтен җиргә s сүзе барып җитәчәк. Ә бит алар юкка килмәгәннәр! Бездә, агентствода крамола! Әйтергә тел бармый. Иван Матвеевич! Безнең сортировка аша уза торган корреспонденцияләр эченнән падишаһ хәзрәтләребезгә каршы язылган кәбахәт газеталар, прокламацияләр табылган! Хурлык! Андый кәгазьләрне Омскида басалар икән. Төп оешмалары шунда. Оештыручысы да билгеле! Касаткинмы. Кукушкинмы I шунда! Кәгазьләрне Күк- чәтауда, Атбасарда, Акмулада да тапканнар! Менә, һәммәсе бишенче ел холерасы! Моның өчен Столыпин хәзрәтләре нишли? Ата. аса . Каторгага сөрә! һәм дөрес эшли... Юк. бу фетнәне болай гына калдыра алмыйбыз. Ярамый! Иван Матвеевич! Сез дә, зинһар, күз-колак булыгыз. Утлы тимер белән тамырын корытыйк без моның! Чакыр хезмәткәрләрне!..
Агентство хезмәткәрләре Иван Матвеевичның чыгуын көтеп баскыч тирәсендә бөялешеп торалар. Госманга, әлбәттә, тиз үк моннан ычкынырга кирәк иде. Кәрим Атбасарга китә алдымы икән? Китсә — хәерле юл, китмәсә — мондагы кызыклы хәлләрне аңа да белдереп куярга кирәк ич! Бәлки әле Омскига да хәбәр җиткерергә кирәктер?! Тик. башкалар кузгалмагач, ул китәргә яхшысынмады, бүтәннәр белән, юаш кына кыяфәттә, бүреген култык астына кыстырып начальнигы катына керде. Өстәл артында Фаддей Кириллович белән Иван Матвеевич утыралар иде. Аларны бер чакта да янәшә күрмәгәнгә игътибар ителмәгәнме, хәзер, карагач. Госман чак кычкырып көлеп җибәрмәде: кызыл сакал белән кара сакал! Иван Матвеевич сакалын нәкъ Фаддей Кирилловичныкы төсле итеп, аңа охшатып кыскарта икән бит!.. Тик көләргә вакыт булмады, Фаддей Кириллович йодрыгын йомарлап, һава бутап кемгәдер янарга тотынды.
— Сез падишаһ хезмәтендәге кешеләр! Дәүләт кешеләре! Тәхетнең тоткасы! Безгә шундый зур ышаныч белдерелгән. Жыен студент, җыен бушбугазларга ияреп сез’хаталык кыла күрмәгез' Бәлки, берәрегезнең шикле иптәшләре бардыр?! Уйлагыз! Монда эш заграница белән бәйлән-
I Кукушкин - В. В Куйбышевнын партия ләкабе
гән булуы ихтимал! Моннан сон һәрбер корреспонденцияне дүрт күз белән карагыз Шикле нәрсә абайласагыз — мина' Аз гына шик-шөбһә булса — миңа! Минем кабинетка! Төшендегезме?! Белегез, чит кешеләрне кертмәскә, читләр, шиклеләр, студентлар белән аралашмаска!
— Төшендек,— диделәр җыелганнар.
— Алайса, барыгыз! Күземә күренмәгез!
Кысылышып ишектән чыккан чакта Җанайдар башкалар сизмәслек итеп кенә Госманның касыгына төртте.
Госман ашыга-чаба Кәрим торган фатирга барып җиткәндә, караңгылык тәмам куерган, кар тагын да тыгызланыбрак ява башлаган иде. Керергәме, кермәскәме дип икеләнебрәк барса да. Кәрим яши торган бүлмә тәрәзәләрендә ут күргәч. Госман кыюланып барып керде. Керүгә үк мичкә аркасын терәп торучы кызны танып чак кына кычкырып җибәрмәде.
— Мәдинә туташ! Сез ничек монда!?
Мәдинә туташ шушы көздә генә Казанга врачлыкка укырга киткән ,,де _ Каникулга кайттым. Менә Кәрим янына керсәм, ачкыч урынында. язу-фәлән юк. Минем кайтасымны белә иде ул!
Госман итегеннән эрегән карларга ачуы килеп карап торды да бүгенге хәлләрне кыска-кыска гына сөйләп бирде. Мәдинәнең тынычсызлыгы йөзенә чыкты «Ничек? Сабир ага төрмәдә?!. Сездә тентү?' Арага провокатор кермәгәндер бит!» Госман үзе дә бу турыда уйлап куйгалаган иде инде. Мәдинә туры сорау биргәч, үзе кылган эшләрне тагын бер кат башыннан кичереп уздырды. Юк. шикләнерлек бер кеше белән дә сөйләшкәне юк. почтада аның ни белән шөгыльләнгәнен беркем дә белми, бүгенге хәлгә Җанайдар шаһит булды, әмма ул егет тә телен теш артында тота торганнардан.
— Госман әфәнде! Ә сез. теге. Мария Романовага, атаман кызына берәр нәрсә тишмәдегезме?
Госман сискәнеп китте!
Бер сагайтты, бер ачуын чыгарды Мәдинәнең соравы! Әлбәттә, әгәр Маша атаман кызы булмаса. мондый сорауны бирә алыр идеме ул? Юк' Хак. Госманның Маша Романованы чынлап торып күрә, сөйләшә алганы да юк. Очрашкач, ни турында сөйләшә алырлар иде. әйтүе кыен. Бәлки. Госманның заманча уйлый ала башлавын сизгер кыз үзе дә чамалар иде. Эх. Мәдинә. Мәдинә туташ! Кыек атып туры тидердегез. Госманның йөрәк ярасына ачы тоз сиптегез!
Мәдинә егетнең аптырап калуын сизеп, сүзне ул юнәлештә озайтмады. «Гафу итегез. Госман әфәнде!» — диде дә икесенә дә бу йорттан китеп торуның хәерлерәк буласын төшендереп бирде Ачкычны билгеле урынга куеп, икесе ике якка чыгып киттеләр. Мәдинә үзен озатырга да рөхсәт итмәде. «Казаннан кайткан студентка! Дәлилләре булмаса да, әллә ни уйлап чыгарырлар!» — диде ул соңгы сүзе итеп.
Аерылыштылар. Яшь кардан соң төн тагын да ныграк суынган, тун аша җелекләргә үтә Алай да Госман Түбән Калага өенә кайтырга ашыкмады. Кызыл сакал белән кара сакалны искә төшереп, көлеп тә җибәргәләде Бүгенге көн. кич аның өчен аерата истәлекле нде Көндез жандармнар килеп керүгә аның йөрәген курку-каушау биләп алса да. ул бүген моңарчы татымаган горурлык хисе дә кичерә иде Әйе. Кызыл сакал да. Кара сакал да аның белән янәшә, бер урында эшлиләр. Тик алар патшаның тугры этләре! (Шушы сүз килде Госманның башына, әллә башка берәүдән моңарчы ишеткән идеме ул сүзне!) Ә'ул... ул башка! Аның юлы башка' «Хаклык өчен көрәш!» диде Валериан...
Валерианның Петербург академиясенә укырга керсә дә.бер дәрестә дә була алмавын Госман әлегә белми иде. Яшь революционер Куйбышев бөтен барлыгын революция эшенә багышлап өлгергән иде инде Ул Петербургта яшәгәндә революцион рух белән алдагы көрәшләргә әзер-
ләнә иде «Чын эш кирәк! Чын эш белән халыкка, яшьләр арасына барырга » Финляндиядән килгән коралларны кабул итеп үзәк складка озатулар да аның бурычы Большевистик матбугатны тарату да аңа йөкләнгән Валериан Куйбышев Петербургта 1906 елның язына кадәр яшәде дә яңадан Омскига әйләнеп кайтты Омск большевикларының эшчәнлеге тирә-юньдә дан алды. Революцион түгәрәкләр оештырып. * аларга большевистик юнәлеш бирер өчен Куйбышев якын-тирәләрдәге □ шәһәрләргә, эшчеләр туплаган үзәкләргә, шул җөмләдән Петропавел 2 каласына да еш кына килеп йөри иде. ®
Әлбәттә, боларның барысын да Госман белеп бетерми иде әле! * Алай да. ул бүген үзен чын революционер, дөньяга һәм «алдагы көрәш- з ләргә» кирәкле кеше итеп тойды. . Аягына суык үтүен дә сизмәде, җилкә- < сенә салкын үрмәләвенә дә исе китмәде. . &
27
Бусы бер дә кирәкмәгән нәрсә иде! Бер дә көтелмәгән хәл! Госман- ° ның башы чатнап яна. иреннәре көя. теле наждак кебек кытыршы < Валлаһи агай белән Билләһи җиңги «Йөрмә бүген эшкә, мәтрүшкәле * чәй эчеп, тирләп урыныңда гына ят!» —дип ачуланып карасалар да. Госман эшенә китте Бүген бармыйча калырга ярамый иде. Бәлки. « Кәримнйн бер-бер хәбәр бабдыр. Госманның кирәге чыгар Аннары 1 Фаддей Кириллович белән Иван Матвеевич та ни уйларлар? «Тентү * булганның икенче көнендә үк нигәдер эштә күренмәдең?» — дип “ сорап куйсалар?! Юк. аларда да шик тудырырга ярамый! Барырга х кирәк!...
— Я. хода! Бүген сиңа ни булды. Усман Умарович?! Менә. кара. Акмулага адресланган пакет Атбасарга салынган. Ә менә бу! «Күк- чәтау» дип чекерәеп торган хат Петропавел куышында! Я. ходай!
Ә Госман бүлмә уртасына өелгән зур-зур күн капчыклар арасындагы буш урындыкка утырган да тәрәзәгә төбәлеп уйга калган, бүлек башлыгының рәнҗүен ишетми дә!
— Усман Умарович'
— Ә? Ни?
— Усман Умарович, син авыру! — Иван Матвеевич егетнең кызышкан маңгаен тотып карады — Хәзер үк фельдшерга барырга кирәк!
Фельдшер ике дә сөйләшеп тормады. Госманны больницага озат- тырды. «Сездә, кадерлем. жар! Ут янасыз! Салкын тигән булса кирәк Үпкәгезгә күчмәсен!»
Ни хәл итәсең, медицинага каршы килеп булмый.
Госманның госпитальдән соң дару исе иснәгәне юк иде әле Томау төшкәнен дә хәтерләми Ә менә хәзер, иң кирәк чакта, больница караватында ауна*инде! Ул үзенең кичәге саксызлыгын хәтеренә төшереп, кан чыкканчы иреннәрен тешләде
Йорт хуҗалары аның больницада икәнен белмиләр. Кәрим дә белми. Мәдинә дә Кәрим сорашып агентствога кагылса ярар иде дә... Аның — чит кешенең сорашып йөрүе башкаларда шик уятмасмы? Госман ут эчендә ята. Йокыга да киткән кебек була, саташып уяна.. Кипкән иреннәрен чылатып тагын уйга чума Бик җайсыз чакта авырды Усман Умарович! Кирәксез чакта .
Менә тагын саташа. Имеш, ап-ак мех бүрек кигән, иңенә ак халат салган сыл> бер кыз аның караваты янына якынлаша Кыз кергәнен күреп палатадагы иптәшләре берәм-берәм чыгып китәләр, ңмеш. Менә алар икәүдән-икәү генә калалар. Кыз һаман якынлаша, якынлаша, менә аның кайнар тыны Госманның маңгаена килеп бәрелә Бүрек астына сыймаган чәчләре Госманның битенә тиеп-тиеп китәләр дә ут булып кабыналар
— Маша!
- Усманка!..
— Маша! Кадерлем! Каян килеп чыктың син.-”
Төш түгел ич. өн бу. өн! Госман ачык күз белән Машага карап я,та, кызның ике бите буйлап агып төшкән күз яшьләре тамып-тамып Госманның һушын кайтардылар. Ул әсәренеп, калкынып Машаның салкынча кулларына тотынды
— Омскидан килдем
— Ничек? Мине каян эзләп таптың?
— Мин сине күрергә дип кенә кайттым да. Усманка' Мин әле генә поезддан дисәң дә ярый Агентствога кердем дә. фельдшерга кагылдым, алар монда тибәрделәр — хМаша бүреген салып ташлады, алтын чәчләр тузгып иңнәренә төштеләр.
Поезддан?
Палатадан соңгы кеше чыгып китте. Госман аны күрмичәрәк торган икән, шуны гына көткән сыман, ишек ябылуга. Маша Госманның кочагына ауды Торып тиз-тиз тунын салып ыргытты, тагын кочаклап алды, егетнең уттай иреннәрен кат-кат суырып үпте. Тагын күз яшьләренә буылып жылап жибәрде
- Ни булды сиңа кадерлем? Ни бар. күгәрченем!
Алып кит мине кая булса да. Усманка! Бергәләп хәзер үк качыйк без!
- Ничек хәзер?
Госман, «минем кайдалыгымны. хәлемне күрмисеңмени?» дигән сыман, палатага к\л изәп күрсәтте
Кичегергә ярамый, кадерлем! Мин инде китәргә дә тиеш Аңлат! Кая китәргә?
— Омскига. Мәскәү поездына өлгерергә кирәк.
Госман гажиз булып, гасабнланып ыңгырашып кычкырды:
— Сөйлә! Аңлат!
Әти Омскида. Ул мине көчләп бер кадетка кияүгә бирә... Кадетка’ Әтиең?!
Ә син ни уйладың?’ Иптәш кызыма барам дип өйдән чыгып киттем дә поездга утырып монда килдем... Син мине кая булса да алып китәрсең дип уйлаган идем' Әйдә. Омскига барабыз да әтинең аягына егылып аннан хәер-фатыйха сорыйбыз Яратмыйм мин ул кадетны, мин сине генә сөя м! .
Тагын күз яшьләре, тагын утлы пышылдаулар Госман тагын онытылып. һуштан язды. Исенә килгәндә. Маша һаман аның янында басып тора, кулында Госманның киемнәре, туны, итеге, бүреге Ничек эзләп алгандыр аларын чая кыз. аның шушы халәтен күреп. Госман соңгы көчен жыеп урыныннан калкынды, киенә башлады
Доктор күргәнче моннан чыгып китәргә кирәк! диде Маша, аңа киенергә булышып — Аптекадан дарулар алырбыз, терелерсең! Мәскәү поездыннан сонга калырга ярамый Әти башны бетерәчәк!..
Больницадан ничек чыгып киткәннәрдер, ничек вокзалга төшеп жит- кәннәрдер. анысын Госман томанлы гына хәтерли Вокзалда Кәрим белән күзгә-күз очрашкач, ул аптырап, тетрәнеп китте Кәрим ялгыз түгел, аның янында сөйкемле генә бер кызыкай да бар иде. Маша билет кайгыртырга киткән арада Кәрим белән бер-ике сүз алышып өлгерделәр. Сабирны Омск төрмәсенә алып та киткәннәр икән Кәрим хәзер шуны юлларга Омскига китеп бара Госман агентствода булган хәлләрне бер-ике сүз белән әйтә башлаган иде. Кәрим аны туктатты.. Мәдинә белән очрашып сөйләшкәннәр икән инде. Ә бу. аны озатырга төшкән сөйкемле кы<. < абирның сеңлесе Зифа булып чыкты . Зифа Госман авырлык белән генә бу исемне хәтерләде!, Теге, явыз мулла
харап иткән кыз балц була инде алайса бу Зифа Кабә.чәтләр. гөл кебек кызны мәсхәрәләгәннәр
Юк, Маша, ни теләсә дә. Госманны алып китә алмады. Поезд килде, тик Госманнын хәле үтә яман иде. Кәрим дә юлга чыгудан тыйды, «егетне харап итәрбез!» дип. аны Зифа карамагына тапшырып. Кәрим белән \аша янәшә вагоннарда Омск каласына, китеп бардылар. Берсе * авыру дустын коткарырга, икенчесе яратмаган кадеты белән «кавышыр- § га!>... 5
Поезд китте Баш врач больницадан качып чыкканы өчен Госманга = бик нык рәнжесә дә. авыруның хәле яман икәнен күреп, артык шелтәләп * тормады. «Киемнәрен ераккарак яшерегез бу казакның!»—дип катгый 1 боерыгын гына бирде. ' 5
Өч-дүрт көннән Зифа егеткә нәни генә записка тоттырды. Госман = кәгазьне алды, жәйде Хат! Укый башлады
« Ус.манка! Кулым дерелди.. Менә инде яза да алмыйм. Ни булды? ? Мин сиңа шулай өметләнеп барган идем Язмыштыр шул! Аннан узмыш s юк! Син хәлсез идең... Син мине коткара алмадың Миңа үпкәләмә. Әти * бик каты куллы Кичә мине Омск Казачий чиркәвендә никахладылар с Гаеп узеңдә! Эзләп таба алмадың, кыюланып әтидән сорый белмәдең. Хуш. бәгырем' Без инде Харбинга китеп барабыз! Хуш!
Мария.» и
Госман шунда гына Машаның үзен чынлап торып сөйгән булуын s аңлап алды Нинди тәвәккәл һәм чая кыз булган бит! Дөрес. Госманны ; әтисе катына алып кайтып житкерә алса да әллә ни кыра алмаслар иде. < Госман атаманның ужәтлеген дә. кирелеген дә бик яхшы белә' Тик кыз. 2 әтисен Госманнан ким белмәгән хәлдә, ниләр кыланып тырышып карый = бит! Соңгы чиккәчә өметләнә, мәхәббәте хакына сугышырга әзер тора!..
Аның хат укыганын көтеп, юаш кына басып торган Зифа:
— Күңелсез хәбәрме. Госман абый?—дип сорады
— Юк. юк. Зифа. Бик үк күңелле дә түгел инде! Бу дөньяда нинди кешеләр бар дип уйлап ятам әле'
Сабирның төрмәдән котылып чыгу хәбәрен дә аңа Зифа житкерде. Тик ничек-ничек. нинди мәшәкатьләр аша төрмәдән ычкынуын больницага хәл белергә килгән Кәрим үзе сөйләп бирде.
— Монда. Госман дус, миннән бигрәк. Валериан Куйбышевның тырышлыгы, дус-ишләрнең күплеге бер яктан файдалы булса кемнәрнеңдер мал яратуы, мал өчен жан сатарга да әзер торуы икенче яктан эшкә ярады! Бару белән атаклы адвокат Якобсонны ялладым Ва- лерианны да эзләп таптым. Алар бергәләп, киңәшеп эш иттеләр дә мондый карарга килдек .. Генерал-губернаторга үтеп керергә кирәк иде! «Аннан башка коткарып булмаячак!» — диде Якобсон. Безнең бәхеткә губернаторның туган көне якынлаша икән. Бу хәлне ишетүгә Омскинын атаклы алтынчысы Заһирдан исемле алтын балдак кой-дырып алдык та. Шәмсетдин бай вәкиле буларак, приемга рөхсәт алып, хужа катына барып кердем Иелеп-бөгелеп губернаторның яхшы ук юан бармагына балдакны кидереп тә куйдым' Менә шул. Мөкяфәте —' Сабир азат'
— Кайда соң ул?
— Моһда булса, синең янга килми түзәр идеме? Котылу белән Гаделбәк авылына китте
— Ник?
— Бердән Атбасар фиргавеннәренең күзен кырып тормас өчен. Икенчедән, дәваланасы да бар' Юлга бераз акча юнәттек тә озаттык без аны. .
— Алайса. Зифа да аның артыннан китәдер инде?
- Юк Зифаны монда эшкә урнаштырабыз
. — Алайса, ярый.- дип куйды Госман. Кәримгә сынап карап.
«Аны-моны уйламадымы, янәсе?»
Сабир котылган, тик менә...
Б) хәбәрне Кәрим ахырга калдырган икән «Касаткинны тагын эләктерделәр! Тагын сөргенгә җибәрәләр инде!» «Ничек? Волик- нымы?!»
— Инде ничәнче кат бит,— диде уфтанып Кәрим...
Әмма Куйбышев «үзенә аталган сөрген шәһәре Каинскига барып тормады, качты» Ул ай буе Петропавел шәһәрендә яшеренеп ятты Шул арада ул берничә мәртәбә эшчеләр арасында чыгышлар ясады Мондый очрашулар чокырлар арасында, тимер юлның аръягында уза иде Очрашуларны Кәрим белән Госман да калдырмадылар Тимер юлчылар, мастеровойлар арасында татар егетләренең, дала уллары казахларның да ишәя баруын күреп, алар чын күңелдән шатлана иделәр!..
Агентствоның ишегалдында кечкенәрәк кенә ике бүлмәле бер өй бар Анда карт почтальон дядя Ваня яши иде Менә, күптән түгел, рождество бәйрәмендә, суык тидереп, карчыгы үлеп китә. Карт, «Инде ялгыз тора алмыйм, улым белән киленем кулына барам»,—дип авылга күчә Менә шул флигель бушау белән. Фаддей Кириллович Госманны кабинетына чакыртты
Теге. 1907 нче елгы тентүдән соң. начальник бик күп вакыт сортировкада эшләүчеләрдән шикләнеп, кырын күз белән карап йөрде. Шул җөмләдән Абдрашитовтан да бик шикләнә иде ул! Әмма карт соңарган, яшерен матбугат тарату юлы үзгәргән иде инде. Хәзер Омск оешмасыннан килә торган сәяси әдәбият билгеле бер адреска гына юллана, адреслар гел-гел үзгәртелеп торыла иде Тентүдән соң жандармнар турыдан- туры эшкә катнашып йөрмәсәләр дә, Фаддей Кирилловичның колагы торган иде, сак иде. Ул хезмәткәрләрне һич көтмәгәндә үз янына чакырып ала. тормыш, яшәү хәлләрен төпченеп сораша... Акылы керделе-чыктылырак булган начальниктан Госман һәрвакыт шикләнеп йөри иде. чакыруга канатланмады, кабинетка, хәвефләнеп, сүлпән генә барып керде
— Усман Умарович, сезгә ничә яшь?
Бу бер дә көтелмәгән сорау иде
— Егерме дүрт белән барам Аның ник кирәге бар, Фаддей Кириллович?
— Ник кирәкмәсен? Начальник үз хезмәткәре турында барын да белеп торырга тиеш — Госман чынлап торып шиккә калды, иснәнә торгач. берәр нәрсә тапканмы әллә бу кызыл сакал?!.— Хатының бармы?
— Юк әле. Өйләнергә өлгермәдем — Маша искә төшеп, Госманның күңелен үткер пычак тырнап алды.
.— Сәбәп?
«Яраткан кызым кияүгә чыгып китте».— дип әйтә алмыйсың бит инде, хурланмыйча! Госман авызына килгән беренче сүзне әйтте:
— Моңарчы мөмкинлек булмады.
— Үзем дә шулайдыр дип уйлаган идем,— диде Фаддей Кириллович — Алайса, мин сиңа, Усман Умарович, мөмкинлек тудырырга уйладым Син бездә байтактан эшлисең. Мин сиңа ышанам! Түбән Каладан килеп йөрү читендер Тот та флигельгә күч син! Бәлкем, өйләнеп тә җибәрерсең? Туй уздырырбыз Яшең җиткән, фатирың бар Шуның бәрабәренә син миңа да кайбер яхшылыклар эшләрсең!
— Нинди яхшылыклар ул. Фаддей Кириллович?
— Курыкма' Әллә ни сорамыйм!. Эш арасында күз-колак булырсың Хезмәткәрләр арасында кыек-мыек сүз сөйләүче юкмы?!
Госманның тәне эсселе-суыклы булып китте. Менә кая илтеп терәде карт төлке! Ул фатирдан кискен рәвештә баш тартты.
Торган җирем ару, хуҗаларым да яхшы кешеләр Миңа кирәкми ул флигель! r г
— Ал. җүләр! Аны сораучылар күп! Мин сине кызганып кына бит...
л ~\Т"К м,‘ннә" үзегез көткән яхшылыкларны өметләнмәгез, Фаддеи Кириллович! н
Ярар, ярар! Менә кире беткән казак!—дип сукранып озатып калды аны начальник.-*-һич ипкә китерермен димә, басурман тек басурман Алай да флигель синеке,—дип кулын селтәде.
_ Шулай итеп, һич көтмәгәндә Госман фатирлы булды да куйды! Гыйльметдин абзый белән Гарифә ап’а бу хәбәрне ишеткәч коелып төштеләр.
— Валлаһи, үз улым кебек идең!—диде Гыйльметдин.
Билләһи, бәгырьләремне өздең!— диде Гарифә.
Гаҗәп икән ул үз башыңа төтен чыгару! Борынгылар белми әйтмәгәннәр. күрәсең: олы өйгә ни кирәк, кече өйгә шул кирәк!
Госман, бер олаучы белән килешеп, үз йортына искереп беткән чемоданын, егермеләп китабын, вак-төяк кием-салымын алып килде дә. шыр ялангач суык өйнең идәне уртасына басып башын кашып куйды Утырырга урындыгы, ятарга караваты юк! Кисмәге юк, чүмече юк! . Шулай аптырап басып торганда, көр тавыш белән сәлам биреп, Кәрим килеп керде.
— Әссәламегаләйкем, мелла Госман. Яңа куыш котлы булсын! — Идән уртасында боегып басып торган дустын күргәч, ул чыдамады, көлеп җибәрде.— Гарасатта кабер өстендә утырган күк ник хәйран калдың?
— Хәйран калырсың! Менә бер кунак килде, аңа да утырыр урын юк.
— Ишегалдына чыгып кара әле. мелла Госман.
Хуҗа аптырап Кәрим артыннан ишегалдына чыкты һәм, кулын чәбәкләп. хәйран калды Анда җирән кашка җигелгән кашевкада тимер карават, җиз самовар һәм ашъяулыкка төрелгән зур гына төенчек. Менә егет дисәң дә егет бу Кәрим! Әүлия! Сәгате-минуты белән һәркемгә ярдәмгә килеп җитә!
Ул арада Иван Матвеевич та кереп җитте:
— Усман Умарович,— диде ул.— Безнең складта иске-москы өстәл-урындыклар бар. Сайлап ал, аз-маз төзәткәләсәң, ярап торыр. Яхшысын баегач, алырсың!
Төштән соң сортировкага Зифа килеп керде.
— Госман абый, ачкычыгызны бирегез, мин өегезне карап чыгыйм,— диде ул, оялып кына.
Госман көлеп җибәрде:
— Аның ачкычы үзендә, Зифа. Тарттың исә ачыла!
Кичен Госман беренче мәртәбә үз куышына кайтты. Кулында шул ук сортировкадан алынган җиделе лампа. Йозакны тартып ачты, керүгә үк лампаны кабызды. Исе китте, мич ягылган, ике бүлмәнең дә идәннәре юылган, урын-җир пөхтә итеп җыелган. Өстәлдә кояш кебек янып торган самовар, кызыл бизәкле чәй чәйнеге, биш касә һәм таш тәлинкәләр!
Шүрлектә пөхтәләп тезелгән китаплар...
Боларны елмаеп күзәткәндә, хәтеренә ике кеше килеп төште Берсе — Мәрфук.. Бай улына кияүгә чыкты. Икенчесе Баһаветдин — бай КЫЗЬЕлмаюы",сүрәнләнде. сүрәнләнде дә, бөтенләй югалды, маңгаена буразналар булып ике сыр ятты..
ИМӘННӘР 1АЧЫР җәпгәндә
Мәхәббәт!
Әллә син дә Машаны оныттырып Госманның йөрәгенә килеп җиттеңме?1 Нәрсә ул мәхәббәт? Җенси омтылыш кынамы, әллә саф илаһилыкмы? Берәүләрне күтәрә, хәлсезләнеп җиргә бөгелгәннәрне дә көч һәм дәрт биреп күкләргә очыра! Икенче берәүләрне, баһадир ирләрне, көчләре ташып торган кызларны җиргә бөгә һәм «гашыйк гариб» итә...
Соңгы айларда Госман шушы сорауга җавап эзли. Күңеле гел аптырый, гаҗәпләнә, зарыга. Зифа килгәндә, агентство ишегалдының иң читендәге җиргә сеңеп барган иске флигель кинәт яктырып, матураеп китә. Госманның әлегә хәтле иләс-миләс килеп ашкынган күңеле капылт кына, хәтта ниндидер бер билгесез сөенеч белән тулып балкый Әгәр инде Зифа килми калса, торган урыны ямьсез-салкын, шыксыз... Күңел туктаусыз юксына, алгысый.
Нигә икән?
Бәлкем ялгызлык шулай чыгырдан чыгарадыр? Киңәшер кешесе дә юк. Сабир Атбасарда. Кәрим бае белән товар алырга Петербургка ук киткән. Айсыз кайтмас әле Валериан тагын югалды. Тагын охранкага килеп капмаса ярый да Хәзер бйт аяк асты тулы шымчы. Сортировкага да бик шикле бер кешене китереп тыктылар. Эшләгән эше дә юк. тик йөри аяк арасында буталып. Иван Матвеевич әрләп тә карады үзен, кая ул. Фаддей Кириллович көпә-көндез яклагач, ул да кыеп сүз әйтә алмый Эшкә салып та килә, иртәрәк тә тая. көндезләрен дә югалып тора. Почта төйи башлауга, ит исен сизгән песи сыман килеп тә чыга, күзләрен майландырып, хезмәткәрләр эрасында бутала...
Шымчылар күбәйгәч. Кәрим консерв заводы һәм тимер юл станцияләрендәге сәяси түгәрәкләрнең утырышын җыймый башлады. Җыйганда да кыска-кыска гына сөйләшеп алалар, игътибар күбрәк газета- журналларга бирелә башлады.
Госманның күңелен иләсләндергән тагын бер вакыйга булып алды Иван Матвеевич өйләнде Менә дигән күкрәп-чәчрәп торган чегән кызы алды. Үзе дә чегән икән, каһәр! Яшереп кенә йөргән, өйләнгәч, барысы да ачыкланды. Чегәннәр, өере белән аның йортын камап, атна буе кунак булып яттылар Иван Матвеевич буйдак чагында Госман белән сортировкада калып, әңгәмә чиртә иде, сөйләшергә ярата, күргәннәре дә байтак, икәүләшеп вакыт кыскарта иделәр. Хәзер эш бетәр-бетмәстә:
— Усман Умарович, алданрак шылыйм әле мин. Земфира көтә, туганнарын кунакка чакырган.— дияргә ярата.
Соң кузгалды бүген Госман Тагын соңлады. Кая ашыксын?.. Уналты яшьлек чагы түгел, буй буйлаган, акыл утырткан чоры. Ашыкмыйча, кулларын артка куеп салмак кына атлап кайтты. Уйга мавыгып килеп җитүен дә шәйләмәгән — маңгае белән ишеккә килеп бәрелде. Ишек?! Флигель' Ишек тоткасына кулын сузуга, күзе тәрәзәгә төште — ут! Димәк...
Ул акрын гына, карны артык шыгырдатмыйча атл^п, тәрәзә каршысына килде, үрелеп карады. Туңган пыяла аша мич каршында күләгә төсмерләнә. Зифа! Эскәмиягә ләгән куеп кер уа. Ул тышкы ишекне күтәрә төшеп ачты, тавыш-кара чь1кмады, өйалдына керде һәм туктап калды. Ниндидер бер көч аңа керми торырга боера, сулышы ешаеп, күкрәге бер менеп, бер төшеп тора иде. Чү! Өйдә Зифа җырлый! Җыр туктаткан икән аны. моң туктарга боерган. Госманның әле моңа кадәр аның җырлаганын ишеткәне юк иде. Гомумән. Зифа үзен артык дәрәҗәдә тыйнак тота Күп сөйләшми, сораганда җавап бирә дә эшенә тотына Эшен бетерүгә тиз үк хушлаша да-ашыга. Үзе әзерләгән чәйгә дә утырганы юк' Йөзендә гел сагыш күләгәсе, күзендә моң дәрьясы.
Ә хәзер бер ялгызы булгач, күрәсең, иркенләп моңын түгә. Ялгыз да кала алмый бит ул бичара. Заводта эшли. Фатирында да халык ишле генә Тавышы нинди көчле икән, матур! Салкын чишмә чылтырап аккан сыман Нәкъ Сабир кебек моңлы җырлый. Мөгаен, бу гүзәл моң нәселдән-нәселгә күчәдер. Әнә, пычаксыз да телгәли йөрәкне, бәгырьне турый «
Шәмдәлләрдә генә утлар яна. Гөлҗамал! 5
Җиткән кызлар киндер җеп эрлиләр. '
Энҗе лә мәрҗән кызларның кулбавы
Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы *
Менә эләкте Госман! Керсә дә, уңайсыз, белдерми дә китә алмый. < Каккан казык кебек, кымшанырга да куркып үз өйалдына качып тыңлап п. тор инде, ә?! Нишлисең, тота җыр. кузгатмый! Никадәр сагыш, зар һәм | ярсып ашкьШган мәхәббәт бар бу җәрәхәтле, илаһи җырда Ә моны | җырлаган йөрәктә күпме сагыш! =
Нинди генә егеткә барырбыз, дип. Гөлҗамал. * “
Колактан-колакка алар сөйлиләр
Энҗе лә мәрҗән кызларның кулбавы.. <
Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы'
Әйтерсең лә, Госманның тырпылдаган йөрәгенә алмаз х&нҗәр када- 5 дылар. ул тетрәнеп һәм калтыранып ишекне ачып җибәрде. Сихри моң х шунда ук юк булды, каршысында куркынып күзләрен зур ачкан Зифа * гына басып калды. Беләкләре ап-ак сабын күбегендә, зур кара күзләрен- ± дә мөлдерәп торган сагыш... Кайтып кереп тә кызны куандыра алмадың, s Госман!»
— Ишеттек-, кәбәм, ник ишетмәскә? Кәлимулла кода Кызылъяр- га товарга барган да ишетеп кайткан, шул әйтте. Ни ди, кодага ике бүлмәле фатир биргәннәр, баеган, аягый түшәмгә чөеп яшәп ята икән, диде..
«Выты, шакал! —дип уйлады Госман, әнисеннән шушы сүзләрне ишеткәч,— выты. кода! Квартира алганны ишеткән, шунда өй котлап бер комган да алып керә белмәгән!» Бабасы Җәфрәтил дә өстәп куйды:
— Шул хәбәрле ишетүгә, мин әйтәм, кода, булмаса. Кызылъяр- га товарга барганда бер олауга утыртыгыз, иншалла. мин дә бер атыңа башчы булырмын, дим. Оныкны күреп, хәлен белеп кайтырмын, анасы бик елый, бик сагына, дигән идем, зәмәт. төсе бозылды. Белмим әле. барырбызмы, юкмы, товар дигәнең җитәрлек, диде. Ә бер атнада Галимулланы өч подвод белән Кызылъярга җибәргән, мәлгунь..
— Әйтмә дә инде, атай! — Әминә еламсырап, борынын тартып алды._ Мәрфугым бай өйгә төшеп әллә бәхетле буламы дисәм
Җәфрәтил йөзен чытып кулын гына селтәде:
— Тапкан бәхет! Тәмуг анда, чын тәмуг!
— Әйе, Мәрфук кызганыч. Аларның дәҗҗал икәнен элегрәк тә белә идегез. Ник бирдегез?
— Син алай әйтмә, улым Язмышы. Күрәсең, чәчләре бәйләнгән булган.
— Шул канечкеч исереккә алмадай кызны әрәм иттегез!
Уллары авызыннан шундый куркыныч сүз чыккач Җәфрәтил карт та Әминә дә аптырап, гаҗәпләнеп -калдылар Киткән чактагы юаш Госманга бер дә охшамаган иде бу кырыс чырайлы егет! Гөрләп утырган табын тып-тын булып калды, чәйнең тәме китте Өчесен дә Мәрфукның язмышы хафаландырды. Икесен Госманның күзгә күренеп үзгәрүе хафаландырды. Җитмәсә Госман
— Ярар, арт сабакларын укытыр көн дә булыр әле бер! — дип аларны тагын да шигәйтеп-шикләндереп җибәрде Ана түзмәде, уйларын тизрәк адаштырырга теләп, урыныннан торды. .
— Кара әле. улым, син кайтасыны белгәндәй. Торналарның мунчасын сорап яккан идем Инде жар булгандыр Бабаң белән кереп, рәхәтләнеп юынып чык. Бабаңны да ныгытып чап. Миннек чормада, бабаң алыр, яхшылап, ашыкмыйча чабыныгыз.
— Алайса, мунча заказ булган!
Ул сикереп торып әзерләнә башлады Торналар ерак түгел, барып та керделәр, ут атып торган эссе мунчаның ишеген ачтылар.
— Мәрфук төшкән йортта тәмуг дигән идең, бабай, тәмуг монда ахрысы?— диде шаяртып Госман Жәфрәтил карт җитди иде. ул өйалдыңда озаклап чишенде, агач аягын сыйпап бер читкә куйды, стенйга ябыша- ябыша мунчага керде. Госман аңа булышыйм дисә. Жәфрәтил карт ияген читкә какты
— Үзем йөри идем әле. анысы шөкер! — диде һәм. мунча сәкесенә кереп утыруга. Госманнан сораша да башлады. Дөньяда ниләр бар? Нигә кайный ул? Нинди сүзләр йөри? Ярман патшасы тагын сугыш ача икән диләр, шул дөресме? Студиннарга ни җитми? Нишләп патшага каршы сүз сөйлиләр алар?! Тагын әллә ниләр, әллә ниләр...
Госман, кулыннан килгәнчә. Жәфрәтил картка дөнья хәлләрен аңлатырга тырышты. Карт аны бүлдермичә генә тыңлады да тагын сораулар белән күмеп ташлады.
Бер нәрсә сөенечле иде: димәк, дөнья турындагы хәбәрләр Имәнтауга да килеп җитә ала икән! Патша хәзрәтләрен дөньяда бер изге дип санап, аның законнарына карышусыз буйсынып килгән Георгий кавалеры дра- банд Жәфрәтилнең күңелендә дә шундый сораулар туган икән, бу инде хәл яхшыра бара дигән сүз. «Иң элек ярлы халыкның күзен ачарга кирәк!».—дип өйрәтә иде бит аларны Валериан..
Госманның кайтуы бер дә сәбәпсез түгел Дөрес, ул өйдәгеләрне бер чакта да онытмый, ай саен диярлек 10—15 сум акча салып тора, атлы-юллы.тар туры килсә, вак-төяк күчтәнәчен дә җибәргәли Ләкин бу юлы аның кайту сәбәбе шактый җитди иде.
Торналарның мунчасы Госманга бик ошады, ул бик озаклап үзе ләүкәдә чабынды, бабасын, әйләндереп-әйләндереп. әллә ничә кат чаиты.
— Булды, диде Жәфрәтил,— син дә. улым, городской кабыгыңны салдың. Булды
Чәй дә ифрат тәмле булды. Самоварны екканчы эчтеләр.' Ник тәмле булмаеын ди бу мунчадан соңгы чәй! Бердән, ямь-яшел каен миннек белән сөякләр йомшарганчы чабыну, икенчедән, кала күчтәнәчләре.. Чән-шикәр. баллы прәннекләр, алтын беләзек сынлы сап-сары клиндерлар Үзе әчкелтем, үзе аллы-гөлле, яшелле-күкле кетердәп торган манпа- снлар...
- Әлхәмделиллаһи. улым, бу күчтәнәчләрең оҗмах нигъмәтләре сынлы Беркөн кодалар өстәлендә күреп авыз суларым киткән иде Юк шул. Мәрфук шунда табыннан алып берне дә бирә алмый! Болай бабаңны. анаңны зурлаган өчен хода үзеңә бәхет ишекЛәре ачсын
- Ходай ачмаса. бәхет ишекләрен без үзебез ачарга • торабыз. - дип ычкындырды Госман, бабасы белән әнисе моны ишетеп, аңлап бетер- мәсәләр дә. тагын хафаландылар.
— Эһем, эһем,—дип тамак кырып башлады Жәфрәтил сүзне.— Калада өй алганыңны ишетеп куандык Бәрәкалла, бик әйбәт булган. Өйле булу ярты бәхет ул! Эһем, эһем Өең дә булгач, аңа хозяйка да кирәктер бит инде, улым3!
— Шулай, бабай, шулай. Мич ягарга, карарга, аш-су әзерләргә бер кеше кирәк. г г
ied soiewxeniKox 1
Выты. мин үзем дә шуны шакыйм1 Өйләнергә генә кала, алайса. Порт-җир әзер булгач, ходайга тапшырып...
«Аллага шөкер, теге кяфер кызы күздән югалды, хәзер малайны кулдан ычкындырмаска кирәк!» — дип уйлады Әминә һәм ирләр сүзенә катнашырга булды. Бит алмалары кызарып чыкты, тавышы калтыранды.
— Әллә мәйтәм, башлы-күзле итикме үзеңне, улым?
— Әйе. әйе! — Карт драбанд да җилкенеп, яшәреп, кызының сүзен җөпләргә ашыкты — Казах та әйтә: «Баш ике булмый торып мал ике бхл.мый»,—дн-. Дөрес әйтәләр Малны да. чагаларны да үрчетер вакытың. Кызылъярда торсаң да, без каршы түгел. Килеп-кнтеп йөрерсез, шулай бит. кызым?
— Кайда торсалар да риза, бәхет-тәүфыйклары гына булсын. .
Карт сикердп үк торды:
Анаңның күзләп куйган кызы. Мачы Гыйлаҗ кызын әйтәм, выты. урам аша гына тора. Менә дигән, кура җиләк сынлы. Әллә бүген үк яучы җибәрәбезме?
Икесе дә Госманга текәлделәр
— Мин инде Кызылъярда ярәшкән идем.
— Кызылъярда? - Әминә аптырап, күзләрен зур ачты.— Тагын ни әйтәсең? Үзебезнең Имәнтауда кыз корганмы? Әллә тагын марҗага бәйләндеңме, хәерсез.
Юк ла, мөселман. Татар кызы.
— Әйт. әйт, кем кызы ул бездән узып ярәшкәнең? Үзебездән булмагач, безне тыңлыймы ул. Санлыймы?
— Кем кызы дип. беләсез ич. миней дус Сабирны? Шуның туган сеңлесе!
— Әбәү! — Тыңлап торган Әминә еланга баскан сыман чинап- кычкырып җибәрде.— Теге мулла калдыгымы? Килмешәк!
- Вәт сиңа, кәлҗемә! — Бабасы да акаеп карады.— Егет башыңны хур итеп тол хатынга өйләнәсеңме? Барча станншниклар бот чабып көләр! Гомәр азанчының улы Госман кыз таба алмаган, мулла калдырган йортка кергән, диячәкләр!
Мин аңа йортка кермәдем. Әле өйләнмәдем дә. Сездән рөхсәт сорарга гына кайттым.
Анысына рәхмәт. Түлке, кара аны! - Җәфрәтил карт йөнтәс, шыр сөяк йодрыгы белән янады - Колагың ишетсен, тол хатынга өйләнергә бездән рөхсәт юк! Кәлимулла кода кайтып сөйләгәч ышанмаган идек, рас икән, кан йоткыры!
Әминә үксец елый ук башлады, һич тыяр әмәл юк.
Госман, бер кырыйга тартылып, урынына барып ятты Көннең яме бозылды, күрешүнең тәме китте.
Тагын Кәлимулла кода! Менә кемгә «кан йоттырасы» иде! Бәдбәхет! (.волочь! Шунда барган арада да гайбәт җыеп кайткан Мөгаен. Валлаһи белән Билләһи сөйләп җибәргәннәрдер Юк, юк. алар Зифа турында яхшы сүздән башканы белмиләр дә ич! Димәк. Кәлимулланың танышлары арасында Сабир белән Зифаны электән үк белгән берәрсе бар. Зифаның Госманга тартылуын ишетеп тизрәк гайбәт тараты'рга кереш-кәннәр!. Эх. тотып аласы иде дә, якасыннан каерып, бйлдән түбән урынына шап итеп утыртасы иде!.. этш>
Төн килде Әмма бу ызбада ут кабызылмады. Бу ызбадаИы өч кеше, сәкенең өч җирендә сүзсез сузылышып яттылар Ләкин берсенең дә керфегенә йокы кунмады Буранлы озын кышкы төнне алар йокысыз гына уздырдылар...
Өч көн торырга дип кайткан Госман икенче көнне үк Кызылъярга китеп барды. «Тагын бер көн монда яшәсәм, мөгаен, барырмын да Кәлимулла байның өй эчен туздырып кайтмый чыдамам».— диде ул бабасына. «Туздырыр идең. Мәрфук бар! Аңа көн күрсәтәчәк түгелләр!» Туганының кайтканын ишетеп, качып кына, бик азга Мәрфук та килеп
ТЩЫП каляылаР- Госма" «ига чыкты- Ж.аф- рәтһл карт, ана ниләрдер әйтергә теләп капкага кадәр озата чыкса да шна се?кедеСдэЭКвйтәФ!.'<?₽е дымлаияы- >-ъ ‘ҮЗ әйтәсе урынга, кулын ГосСян KJL ? И|ашып утырган хатыннар янына кереп китте, к, ' Л ’1₽Г;' Ныклы 6ср карар белән кайтты «Юк инде!
Л"’И" "ТЭМ- буген V* Зифаны үземә алып кызХ Kv^nau М 8 бабаИ бераз чәпчеРлэР ДӘ тынарлар' Мондый кызны кулдан ычкындырасым юк!»
Ул әлегә кадәр Зифага бер суз дә әйтмәгән иде. Куз карашыннан, ягымлы мөнәсәбәтеннән чыгып, ул кыз да аны ярата, кияүгә чыгз турында унлыи дип санаган иде. Тик эшләр бөтенләй көтелмәгәнчә килеп чыкты
28 4
1914 елның 20 июлендә Себер казаклары гаскәренең хәрби-наказ- ной атаманы генерал Сухомлинов запастагы барлык алты полкка 22 июльгә Күкчәтау. Петропавловск. Омск җыелу пунктларында булырга боерык бирде Менә шул приказ нигезеидә беренче отделның ике полкы—дүртенче һәм җиденче полклар Күкчәтау каласыннан җиде чакрым ераклыктагы Чаглинка елгасы буендагы җәйге лагерьга килеп хәрби өйрәнүләрне башлыйлар. Әзерлек өчен бик кыска вакыт бирелгәнгә, байтак кына казакларның хәрби хезмәткә яраклы атлары да юк әлегә. Отдел атаманы тирә-яктагы казах волость старшиналарына иң яхшы атларны лагерьга алып килеп үк сатарга рөхсәт бирә! Казаклар кая да булса чыгарга да өлгерә алмыйлар: боерык үтә каты! Җирле казахлар үзләренең өер-өер атларын куып китерә башлыйлар, хәрби өйрәнү кыры берничә көнгә базар мәйданына охшап кала.
30 июль кичендә Николай II бөтен Россиядә гомуми мобилизация игълан лтелу турындагы указга кул KVH.
31 июльдә Германия Россиядә гомуми мобилизацияне туктатуны таләп иткән ультиматум тапшыра
1 августта беренче Бөтендөнья сугышы башлана
Чагала...
«Чагала» дип казах халкы акчарлакны атаган. Күкчәтау күленә көмеш диңгез булып чайкалган кылганлы даладан бер елга агып килә — Чагала үзәне. Руслар аны «Чаглинка» диләр
Каян башлана торгандыр бу дала ялгызагы! Әмма бик ерактан килә, ашыкмыйча, шауламыйча, нәкъ ерак юлга чыккан чын казах төсле, калгып, моңланып кына ага да ага Ләкин күлгә турыдан-туры төшә алмый! Күкчәтау тирәсендә үркәчләнеп күтәрелгән кәрван-кәрван таулар үргә басып Чагаланы күлгә җибәрмиләр. Әмма Чагала ачуланмый, киреләнеп кире дә борылмый, тын гына ага-ага да. Төн кызы тауларына җиткәч. Җәһәннәм чокырына төшеп китә. Монда нәни генә күл хасыйл була, үзе төпсез, үзе шомлы, караңгы. Бу Җәһәннәм чокыры тирәсенә
диде Зифа Госман абый, мин сезгә кияүгә чыкмыйм Зифа, мин сездән мондый җавап көтмәгән идем
Сез мине яратмыйсыз. Госман абый Ярата да алмыйсыз.
- Нйгә, Зифа? — Г осман кызның сүз сөрешен һаман аңлап җиткерә алмый иде әле
Абый сезнең хакта еш сөйли иде миңа Сез бик намуслы, ифрат саф күңелле кеше Буямагыз үзегезне минем исем белән! Ул ишекне чак кына ачык калдырып чыгып китте. Ишек ябып бетерергә дә көче калмады' Госман «Зифа, тукта, тук^а!»— дип өндәп караса да. кыз борылып кермәде
мал-туарда аяк баса алмый, яздан көзгә хәтле энәле-керпеле куак-үләннәр үсә Тубылгы, гөләп, бүре-эт җиләкләре, чия-шомырт, тал-тирәк арасында Африка урманнарындагы лианалар белән ярышырлык, бер-берсенә чияләнеп уралган үрмә гөлләр; колмаклар, әрекмән-кычытканнар җайлы урын тапканнар Җәйге челләдә дә бу чокырдагы су боздай салкын, монда коену-юыну түгел, кушучлап су эчәргә дә куркыныч, күр дә тор. ялбыр чәчләрен селкетеп. Су анасы килеп чыгар да төпкә тартып алыр...
Искиткеч гүзәл дә. куркыныч та бу Җәһәннәм чокыры. Төн кызы дип аталган Кара су буйлары!. Шунда. Күкчәтаудан килгәндә, тип-тигез далага тап буласың. Монда Чагала ярлары да артык текә һәм киң түгел. Менә шушы хәтфә тигезлектә, уртада дүрт почмак рәвешендә мәйдан калдырып, зур-озын бараклар, ашханә, пекарня, мунча һәм конюшнялар салынган Барысы да юан-юан бүрәнәдәй Түбәләр калай белән ябылып, кызылга буялганга, болытлы көннәрдә дә янып торалар. Тәрәзә, ишек янаклары. кәрнизләр чәчрәп торган сарыга манчылган..
Чагала яры кырыенда ук. башка каралтылардан читтәрәк. аеруча пөхтә эшләнгән, такта белән тышланып бөтен җире сарыга буялган, эре-эре тәрәзәле тагын бер бина тора: офицерлар клубы.
Бараклар артында турниклар, баганага җеп белән асылган боҗралар, баскычлар, күн тышлы «кәҗәләр». Каралтылар артында берничә чакрымга сузылган плац. Монда ат уйната торган манеж. Махсус утыртмаларга кадалган, тал чыбыклары — лозалар Шунда ук капчыктан тегелгән, эченә салам тутырылган карачкылар Ат сикертә торган киртәләр, чокырлар, су җыелмалары. Плацның аргы башында мишеньнәр, окоплар.
Иртәнге сәгать алтыда яңгыр булсын, кар булсын. Төп кызы тирәсен шыңгырдатып быргы уйный. Быргы тавышы тынып та бетми, ишекләр ачылып китә, яланбаш, күлмәксез, чалбар гына эләктергән казаклар атылып чыгалар да саф саф булып Чагалата юынырга йөгерәләр. Шуннан башлана, башлана! Тын тартырга да вакыты юк гаскәри казакның’ Гыйбадәт Физзарядка. Иртәнге аш. Төнге уттан кайткан атларны юу. тазарту, кыру. . Аннары атта җилдерү, чабу, кинәт туктап калу, борылып атакага ташлану Аерым-аерым ат белән барьер алу. киртә- корталардан. чокыр-канаулардан. сулыклардан сикереп чыгу.
Атлар шыбыр тиргә төшә, авызларыннан ак күбек оча. казаклар кулларын күтәрә алмыйлар
Төшке аш тәмамланганда тагын быргы! Казаклар капкан ризыкларын чәйни-чәйни «жәяүле сугышка» — плацка чабалар Үрмәләү, шуышу, сикерү. Тагын чыбык чабу, капчыкны мылтык-сөңге белән астан, өстән кадау-чәнчү...
Болардан да иң җәфалысы «манежная езда». Казак җәяүләп, ат өстендә утырган сымак, «аякларын камытландырып 150—200 сажин йөгерергә һәм шулай барышында кылыч белән талчыбыкны кыярга тиеш. Дөрес кыймасаң... бетте' Хорунжий, подхорунжий яки сотник сине унлы- суллы теләгәнчә яңаклый. Егылган казак сикереп торып әле уң яңагын, әле сулын куеп өлгерергә тиеш! Офицер сафьян пирчәткәсе белән киерелеп тагын суга Казак сикереп тора, кара кан белән бергә җиргә тешләрен дә төкерә Тик ыңгырашмый — ыңгырашырга, йөа җыерырга рөхсәт юк! Монда инде закон да. чорт та юк. җаныңа да. тәнеңә дә офицер хуҗж Офицер казакны ялгыш туры караган өчен дә канга батырып кыйный, теләсә гарип итеп ташлый, теләсә үтерә. Чөнки ул монда патша хәзрәтләренең күзе, колагы, кулы...
Июль быел коры. эссе. Ай буена күктә бер болыт әсәре күренмәде. Дала керпеләнеп, үз уңаена кыштырдап тора Чөнки сәмум утлы теле белән аны туктаусыз ялый. Кояш иртәдән кичкә кадәр лагерь өстендә — кыздыра, яндыра, көйдерә, мине кайната Ә казак иртәдән кичкә кадәр кояш астында. Күләгәгә керей хәл алырга аның минуты да юк! Ул
һаман плацта, хәрәкәттә - йөгерә, чаба, ата. егыла, үрмәли, шуыша. Кояш кыздыра Офицерлар аның саен явызлана, аяусызлана баралар.
— Тиз. тиз! г •
— Тиз. тиз!
Мәйдан мәж килә, кайный атлар, казаклар, тозлы тир белән бер көндә агарган җилкәләр. кылычлар, пикалар. ат хырылдавы Команда. ♦ боеру, сүгенү, тавышсыз ләгънәтләр һәм кан аралаш дала үләненә § барып төшкән таза, ап-ак тешләр §
— Түз. казак, түз! Атаман булырсың! =
Госман кичә сотня буенча дежурный иде. тәүлек буена аяк өстендә -булды Бүген менә иртәнге подъемнан дежурлыгын башка хорунжийга ? тапшырды да. иртәнге ашны аннан-моннан гына капкалап, баракка * кайтты bpivii .шып я.п.1 Башта. К\кч.»гә\га барышМинлебай абзаларына кагылып. Имәнтау хәлләрен белешергә дип ниятләгән иде. баракка = кайтып сәкегә утыру га. йокы басты да китте Әйтерсең лә. күз кабакларына 2 эретеп кургаш тутырганнар Күзне ачып булмый, баш иелеп-иелеп китә! * Ул чишенеп тә тормады, бар буена сәкегә сузылды да гырлап йокыга да = китте (мондый йокыны халыкта гафләт йокысы диләр!; 5
Әллә озак, әллә бик аз йоклады, ул мылтык аткан тавышка сискәнеп * уянды. Әллә уянды, әллә уянмады, башы иңгг минге. Кем атсын? < Мишеньнәр еракта, аткан тавыш бер чакта да килеп җитми .. Ул онытылып - тагын йокыга изри башлаган гына иде. тагын мылтык аткан тавыш 5 ишетелде. Шау-шу. кычкырулар Юк инде, бу төш тә. саташу да түгел! Госман сикереп торды да. баш очына элеп куйган кылычын алып. - каешын бәйли-бәйли тышкы ишеккә йөгерде
Барак янында ыгы-зыгы, шау-шу. Казакларның барысы да ярсыган. Пөзләр чытык, күзләр ачулы, күбесе кылычларын кыныларыннан чыгарып, сүгенеп, кемгәдер кизәнәләр. Тирә-яктагы бараклардан бу гаугалы мәйданга тагын ишле казаклар йөгерә
— Кем атты?
— Ни булган?
— Ни булсын, әнә сволочь Бородихин Данилов белән Булатовны атып үтергән.
Госман аптырап, тукталып калды Йокылы-уяулы куз белән төп нәрсәне шәйләмәгән икән, нәкъ аның алдында божра булып ураган казаклар уртасында җирдә ике казак ята Берсе кымшанмый, авыз- борыныннан күбекләнеп кан ага. бирге якта мәһабәт гәүдәле Булатов. Нижний Бурлук станицасының казагы, җирне тырнап кычкыра, бите-кузе кан гына!
. — Туганнар, булышыгыз! Күзләрем! — Менә ул ыңгырашып, хәлсезләнеп аякларын сузды—Туганнар!
— Әнә. теге подлец клубка чаба!
— Тотыгыз, кан йоткырыны!
— Без Ватанны сакларга сугышка барабыз, ә ул. гад, монда казакларны үтерә!
— Орыгыз!
— Үтерегез кара еланны!
Казаклар, барысы да кылычларын чайкап, сүгенеп, ачудан исереп, офицерлар барагына таба качып баручы есаул Бородихин артыннан йөгерделәр Ә ул. аз гына йөгерә дә. борылып, үзен куып килгән казакларга револьвердан ата Менә кылычын селтәп, инде офицерны басып килгән казак чайкалып китеп егылды. (Ату кораллары — револьверлар бары тик офицерларда гына, рядовой казакларга әле мылтык бирелмәгән, алар, устав буенча билгеләнгән салкын корал — кылычлардан гына иде әле.) •
Әмма бу хәл казакларны чигендермәде, киресенчә ярсытты, ачу. үч алу тойгыларын көчәйтте генә.
Бородихин өстенә таш. тимер кисәкләре, алардан да көчлерәк булып сүгенү, куркыту авазлары яуды. Госманның да каны кызып, ачуы ташып китте Бигрәк тә юаш Василий Даниловның үлеп ятуын һәм Булатовның үлем газабы белән тартышып ялваруын ишеткәч, күзләрен кан басты. Ул да, кылычын кынысыннан тартып алып, качып барган Бородихин артыннан йөгерде. Казакларның ачулы ташкынын туктатырлык түгел иде.
Лагерьдагы башка казаклар, гәрчә гаугага соңарып кына якын килсәләр дә, ике иптәшләренең җирдә ятуын күргәч, чыдамадылар, кылычларын айкап ачу елгасына кушылып киттеләр. Кем таш, кем ашханә янында өелеп торган утын яркаларын алып есаулга ата, куа, кысрыклый башладылар...
Бородихин лагерьдагы барлык казакларның теңкәләренә тигән, кыска гына вакыт эчендә үзен канечкеч итеп таныткан, иң явыз, иң әшәке кансыз офицерларның берсе иде. Үзсүзле, гөрбиян. Ул казакларга бәйләнергә сәбәп кенә эзләп йөри. Әгәр бер казакның йөреше, җавап биреше ошамаса. хәзер бугаз киереп акыра:
— Смирно!
Казак мескен сын булып ката. Ә Бородихин уңлап-суллап тегене канга батырганчы кыйный. Әгәр ул узып барганда, казак, онытылып китеп, честь бирмәсә, аның боерыгын тиешенчә үтәмәсә — бетте. Анда инде кул белән генә түгел, очына кургашын үрелгән нагайка белән дә кыйный. Ак күзле, карсак бу есаулдан офицерлар да шүрли иде. Госман аны беренче көннән үк яратмады, күрә алмый башлады. Җитмәсә, аның яшьлек дусты Баһаветдин шул канечкечнең койрыгына' әверелде, буш вакытларында икәү йөриләр, рядовой казакларның ипи шүрлегенә менеп төшәргә Кәлимулла бай кияве дә күп сорамый иде. Госман бер көн эчендә Баһаветдин белән телгә килеп, аның белән бөтенләй сөйләшмәс булды...
Кичә ул дежурный иде бит, кичке аштан соң, Госман янына Сандыктау казагы Василий. Данилов килеп тәмәке тартып, сөйләшеп утырды. Имәитау белән Сандыктау — күрше станицалар. Госман яшьрәк чакта анда еш кына була. Даниловны күптәннән белә иде. Шуның өстенә алар бер наряд казаклары, япон сугышында да бергә, бер полкта сугыштылар. Менә, күңелен бушатырга килгән.
— Станичный атаман смотрда атымны яраксыз тапкан иде. Актыккы ике үгезне сатарга туры килде. Хатынны ике малай белән аталарына озатырга мәҗбүр булдым. Шулай итеп, өченче көнне, мондагы бер кыргыздан строевой ат сатып алдым.
— Күпмегә?
—' Алтмыш биш сум.
— Әй, яхшы бәя биргәнсең. Аты ничек?
— Ат түгел — ут. Тик ни белән бетәр.
— Ул тагын ни?—диде Госман.— Акчасын түләгән, ат синеке.
— Анысы аның алай да... Хатын, балалар авызыннан өзеп түләдцм. Менә, нарядташ, эш нәрсәдә.— Василий тартып бетермәгән папиросын төкереп сүндерде дә җиргә ташлады. Итеге белән баса төшеп таптады һәм тирә-якка карады — Атны Бородихин алырга йөргән булган, ләкин хакны кимрәк биргән. Ә мин, ат ошагач, кыргыз күпме сорады, шул хакны бирдем.
— И шабаш. Пусть акчасына атланып йөрсен. Син ңигә аның өчен борчыласың,. Василий?
Василий зур, түгәрәкләп кырылган кара сакалын селкетеп башын чайкады.
— Бик явыз кеше, онытмас.
— Господин дежурный, сезне штабка сотник чакырй! — диде мышнап, йөгереп килгән посыльный яшь казак.
Госман штабка китте, сүз очланмыйча киселде...
Бүген Бородихин лагерь буенча дежурный икән, барактан баракка кереп тәртип тикшереп йөргән. Василий торган баракта аерата хиреслек
белән казына есаул. Данилов барак - алдында гимнастеркасын ямап утырып Бородихинның килгәнен шәйләми кала Ә Бородихинга шул гына кирәк тә. бар бугазын киереп кычкыра:
— Аягүрә бас! Смирно!
Василин каушавыннан инәсен бармагына кадый, гимнастеркасын төшереп җибәргәч кенә аягүрә баса. ♦
— Нигә офицерга честь бирмисең? 3
— Гаеплемен! Мин сезне күрмпчә калдым, господин офицер.
— Ә. күрмәдең?' — һәм Бородихин сул кулы белән бар көченә = «смирно» басып торган казакның йөзенә суга — Вот. икенче тапкыр * күрерсең! ь
Василий егыла, авыз-борыныннан кан ургыла. Ул арада, узып баручы 5 казаклар туктала, болай да Бородихинны яратмыйлар, бу хәлне күреп £ тавышлана, нәразынлык белдерә башлыйлар з
— Бу нинди башбаштаклык? s
— Бүген-иртәгә Ватан өчен кан коярга барабыз, ә Бородихин безне = эт урынына да күрми. ♦
— Җитәр, күпме түзәргә була?! ?
Казаклар боҗра булып урап Бородихинны кыса башлыйлар
— Нәрсә? Уставны оныттыгызмы?! — Бородихин, револьверын чыгарып, беренче авыз ачкан казакка — Булатовка ата. *
Булатов егыла. L
Чыгырдан чыккан казаклар кылычларына тотыналар. Бородихин = моны күреп калкына башлаган Даниловка ата. <
Бородихин, курыккан куян кебек сикергәләп. офицерлар клубына f таба йөгерә. Мөгаен, ул андагы офицерлар аны яклар, аралап алыр дип “ уйлый. Әмма бөтен лагерьның ярсып Бородихинны куып килгәнен күргән офицерлар (аларның да күбесе б\ мактанчык, тәкәббер бәндәне үз итеп бетермиләр иде!) клуб артындагы ат бәйләгечләргә бәйләп куелган, иярләнгән атларына менәләр дә Күкчәтауга таба чабалар
Бородихин йөгереп барып клубка керә дэ ишекләрне бикли. Казаклар йөгереп килеп җитеп ишекне вата башлыйлар. Ул арада тәрәзәдән атып Бородихин тагын бер казакны яралый. Башкалар стена буена ышыкланалар. Нишләргә? Бородихинны ничек йолкып алырга? Шул вакытта кемдер кычкыра:
— Ут!
— Яндырырга сволочьны!
Каннары кызып, ачулары соң чиккә җиткән казакларга шушы сүз җитә кала. Берәүләр ашханәгә, берәүләр пекарняга йөгереп барып коры утын яркаларын ташый башлыйлар. Ә берәүсе исә пекарнядан бер олы шешә керосин күтәреп чыга да клуб стенасына бәрә. Шырпы сызаЛар, гөлт итеп ут кабына һәм такта белән тышланган, буялган коры стеналарны шундук ялап ала.
Нәкъ шуны гына көтеп торган кебек, көньяктан. Күкчәтау ягыннан җил кузгала. Казаклар мавыгып киҮеп клубның икенче почмагына да керосин сибәләр. Күз ачып йомганчы ут бинаны бөтен яктан урап ала, стена-түбәләр дөрләп яна башлый. Тәрәзә пыялалары шарт-шорт ярыла, коела, көне буе кояшта кызып-көйрәп утырган бина ут фонтаны булып күккә ыргыла. Дәһшәт! Җәһәннәм! Якын килерлек түгел. Инде үз эшләре-нең кая таба барганын чамалаган казаклар бер-берсен дәртләндерергә тырышалар:
— Эткә эт үлеме — янсын!
— Көлен күккә!
— Бородихиннан шашлык!
Эшнең соң дәрәҗәдә мөшкел икәнен сизеп. Бородихин Чагала елгасы ягына караган тәрәзәләрнең берсеНнән тышка сикереп чыга. Төтен белән
ышыкланып казакларга күренмичә кача. Ишекләр бу якта булгач, казак- лар \ 1 як т\pi,in.ы \it.i;ni га карамык i.ip Ингер.» Бородихин, ак күзла|Н кан баса!..
Әнә Чагала. Аны йөзеп чыксаң, аргы якта куаклык, ул төтенгә, тончыга-тончыга ярга таба атыла. Инде яр ерак та түгел!
Шул вакытта яр астыннан ике казак менеп киләләр. Алар монда коенырга, балык тотарга төшкәннәр. Лагерьда ут-ялкын барын күргәч, корыкларын ташлап, шунда йөгерәләр. Карасалар, каршыларына револьвер тотып, шашкан кыяфәттә, танырлыгы калмаган офицер чаба. Ул казакларны балык тотып утыручылар дип белми, «камадылар!» дип уйлап ала да дерелдәгән кулы белән револьверын уң чигәсенә тери...
Ату тавышын ишетеп барак артына башка казаклар йөгерешер чыгалар һәм кылычлары белән җирдә яткан Борбдихинга ташланалар, һәрберсе, бер генә тапкыр булса да. бу явыз офицерның тәненә кылычын батырырга, шуның белән үч ачуын басарга тели.
Башкалар белән килеп җиткән Госман да кабәхәт җанлы офицер янына килеп кылычын уйната, тешләрен шыкырдата.
— Данилов өчен! Булатов өчен!
Ул арада офицерлар клубы янтаеп ишелеп төшә, ялкыннар кызыл төлке булып күккә ыргыла...
Төн..
Лагерь өстенә китек дага булып ай эленгән. Чагала буендагы янЫп җимерелгән бинаның соңгы кисәүләре көйри, пыскый... Бу хәрабәдән ерак та түгел яр буенда мылтыклы казак арлы-бирле атлый. Анын алдында иске одеял белән капланган, әле кичә генә бөтен казакларның каннарын эчеп йөргән гаярь есаул Бородихинның теткәләнеп беткән гәүдәсе.. Барак алдында күзләре акаеп, катып калган тагын бер мәет сузылган Бусы инде рядовой казак Василий Данилов. Аның янында
— Инде ни булыр? - |
Юк. Госман үзенең бүгенге чуалышка катнашуына үкенми Бородихин зарарлы, йогышлы шеш иде! Шеш кайчан да булса тулып ярылырга тиеш. Бүген ул ярылды! Җаны җәһәннәмдә! Ә шулай да... Күпме акыллы сүзләр тыңлаган, ак белән караны бик яхшы аера белә башлаганы Валериан Куйбышевтан күпме акыл алган кешегә мондый вак үч алр хасмы? Революцион түгәрәкләр, оешмалар турында хыялланган Госман өчен ялгыш адым булмадымы бу?!
Имәнтау хәтеренә төште. Хатыны Зифа. Улы Нияз, кызы Галия... Ике баласы булганчы, ул үзенең өйләнгәнен Имәнтауга хәбәр дә итеп
сакчы юк. ул ялгызы
Лагерь тып-тын. Баракларның ишеге ябык. Бараклар эчендә караңгы. Кабер тынлыгы Казаклар озынга сузылгдн ике катлы сәкеләргә тыгызланып ятканнар да уй чоңгылларына батканнар Ара-тирә генә пышылдашкан авазлар ишетелеп куя.
— Петро, ничек уйлыйсың? Инде ни була, ә?
- Ни булсын? Берәүләрне аталар, бер өлешебезне каторгага куалар. Полкларны расформировать итеп, номерларын бетерәләр.
Тынлык Көрсенү. Кыштырдау — казак әле бер якка, әле икенче^ ягына борылып ята. аннан торып утыра.
Көндез кабәхәт Бородихиннан үч алганда алар күбәү иделәр. Берсенә берсе гайрәт-көч өсти ала иде алар. Ә хәзер, төн уртасында, барак сәкесендә казак ялгыз, берүзе. Такыр итеп кырылган ялгыз башы һәм андагы очсыз-кырыйсыз уйлары.
— ...Инде ни булыр?!
Сигезенче баракның ин төпкереддә яткан IV полк 1 сотня подхорунжие Гомәр угылы Госман Әбдрәшитов та шул чияләнгән бер төенне чишә алмый;
тормады Зифа белән араны көйләделәр дә никах укыттылар Бабасының да, анасының да ризалык бирмәслеген ачык белә иде Госман!..
Казах халкы юкка гына «Бала бал, баланың баласы — җан!» ’ димәгән икән' Дөрес исәпләгән Госман, оныкларын күргәч, әби белән карт бабайның да күңелләре йомшады. Дөрес, башта алар оныкларын I ына үз иттеләр Әминә аларны катык-сөт белән сыйлады, ә карт драбанд ♦ титаклап аларны Казантауга чиягә, җиләккә алып барып йөрде Төрек § сугышында күргәннәрен, сөйләгән саен бераз арттырып, сөйләгән саен В бераз матурлап, кабартып сөйләде. Зифа Имәнтауга кайткан араларда = печән чапты, урак урды, урман кисте Стаңнчниклар башта «гөнаһларын юа!» дип мәкерле елмайсалар да .(Кәлимулла бөтен дөньяны сасыткан. -g Зифаның яшьлегендә күргәннәрен теләсә кемгә сөйләп йөргән иде!), тора- $ бара Зифаның уңганлыгына, эшчәнлегенә сокландылар Әби белән бабай £ да «килен!» дип авыз тутырып әйтә башладылар 2
- ’
Полк һәм сотняларны сискәндереп, дежурныйларның бар тавыш- ='■ ларына кычкырган командалары яңгырады: £
— Тизрәк линейкага! <
— Сотнялар, тезелергә! ’
— Тн-зе-рәк! х
Иртәнге гадәтн эшләр — юыну, физзарядка, иртәнге аш, атларны < кыру, юындыру, шул тирәдәге шау-шулар бүгенгә онытылды. Казаклар £ тиз-тиз киенеп, бер берсенә күтәрелеп карарга да куркып, командир s боерганча, устав кушканча, бараклар алдындагы мәйданга чыгып сафларга тезелделәр Бераздан сафлар алдына җәяү, кискен адымнар белән ашыгып атлап, озын, чандыр буйлы, әллә кайдан ерактан күренеп торган кызыл тукмак борынлы (махмыр көннәрне аерата кызарып китә торган!), сирәк, җирән сакаллы войсковой старшина подполковник чыгып басты. Ул да Бородихин сыңары, шундый ук явыз, гөрбиян, начальство алдында ялагай, үзеннән түбәннәр алдында ут чәчәргә яратучы кансыз бер бәндә иде. Казаклар аны үзара «фаланга» — агулы кара корт дип атыйлар иде.
Полклар мәйданга шакмак булып тезелеп баскач, дежурныйлар берәм-берәм аның алдына килеп кырт кисеп рапорт бирделәр
— IV полк стройга басты'
— VII полк...
Госман буйга озын, шуның өчен беренче шеренгада һәм уң флангта беренче казак, һәммәсе аның күз алдында. Ул сафлар алдында кәпәренеп, сыны катып басып торган подполковниктан күзен алмады, уйлар һаман бер юнәлештә агылдылар. «Хәзер моның авызыннан ак эт кереп, кара эт чыга башлар!»
— Вольно! — диде «фаланга» кулын чигәсеннән алып Ул, барлык казакларның гаҗәпләнүенә каршы, сүзне артык чәпчеп башламады.
— Безнең ата-бабаларыбыз, менә инде өч йөз елдан артык рус падишаһ хәзрәтләренә тугрылыклы хезмәт иттеләр. Рус тәхетенең сакчысы һәм таянычы булдылар. Бу изге хезмәт — безгә алардан сакланып килгән иң кадерле мирас...
Ул шулай бик ерактан урап-чурап тотынды, тавышы да азып китмәде, моңарчы казакларның ата-бабаларын, аларның кабер такталарын аты-юлы белән тозлап-суганлап сүгүче «кара кортның» бүген тәкъва суфый сыман Инҗил сүзләре кыстырып, үгет-нәсихәт таратып торуы гаҗәп, бер үк вакытта куркыныч та иде'
Үгетләү, намуслы булырга чакырулар тынгач, войсковой старшина полк командирларына команда бирде.
— Дүрт шеренгалы рәтләр белән тезеп җәяүле адым белән маршка!
Аның сүзен күтәреп алып ашыгыч командалар яңгырады.
— Дүртенче полк, уңга!
— Җиденче полк, унга!
— Поход колоннасы белән турыга марш!
Кояш Күкчәтау сыртлары артыннан яңа гына күтәрелә башлаган иде. Әле һава тын. салкынча. Чык исе борыннарны рәхәт кытыклый. Эшелон, похрд колоннасы белән лагерьдан чыгып, туып килгән яңа көнгә таба атлады Кояш нәкъ аларга карап күтәрелеп килсә дә, казакларның күңелләрен яктыртмады, атлыларның уйлары артык караңгы, гадәттән тыш борчулы иде. «Фаланга» үзенең кара корт төсле чем-кара аргамагына атланып, эшелон артына төште Ат менгән командирлар, офицерлар аның шыпырт күрсәтмәләрен тыңладылар да берничәсе колоннаның алдына чыкты, икешәрләп-икешәрләп уң һәм сул флангларга да таралдылар Бу да артык хәвефле һәм куркыныч күренеш иде
Бер сәгать чамасы баргач, колоннага туктарга команда бирелде... Туктадылар Казаклар ярыйсы ук тирләгәннәр иде. Моннан ерак түгел күл. Шул яктан сиздереп кенә җил исә. Сулыш алырга иркенрәк булып китте. Әби чәчләрен тузгытып-көмешләнеп торган куе кылганлыкка карагач, Госманның елыйсы килеп китте Баядан бирле күңелендә чыңлап, сызлап торган уйлары ачык бер төс, мәгънә алдылар. Әйе, «кара корт»ның төче диярлек тавышы юкка түгел. Күңеленә бөялгән ачулы зәһәр агуны чыгармас өчен шулай тыелып торды! Баһау белән күзгә-күз очрашуга. Баһау күзләрен тизрәк читкә борды, Госман белән якынаерга курыкты. Димәк, ул да нидер белә! Төне буе Госманны борчыган ун бер генә, ул хатыны Зифа, балалары турында сызланып уйлады «Алар нишләр? Ни күрерләр? Ничек яшәр?»
Тагын команда яңгырады, казаклар башларын гадәттәгечә чак кына югары чөеп, күз кырыйлары белән уртага карап катып калдылар
Полк командирлары «кара корт» белән нидер киңәштеләр дә, барысы бергә, атларын Күкчәтау юлына таба бордылар, юртып китеп, озакламый күздән дә югалдылар Уртада ат менгән офицерлар, сотниклар гына калды
Таш булып сеңгән казакларның һәммәсен дә шул ук бер уй, бер сорау борчый ни булып бетәр5 Нинди язмыш көтә аларны? Җәзасыз калдырмаслар, әммә нинди җәза?. Сугыш чоры, законнар каты, офицерлар кансыз..
Тек катып торалар, бушанырга һаман боерык бирелмәде, көн шактый ук кыздыра башлады, авызлар кипте, иреннәр карындык белән капланды. Тел авызга сыймый башлады Эчәсе килә. Атлар койрыкларын чәнчеп тынычсызланалар, үрелеп бер^берсен тешләргә азапланалар Хуҗалары ның гадәттән тыш көн кичергәнен алар да сизә бугай...
Инде каннары ката башлаган казакларның тәннәре чымырдап китте: ниһаять, күренделәр' Күкчәтау ягындагы тау өстеннән әүвәле бик күл сөнгеләр. аннары солдатлар күренде Алар бөтен тау иңенә чылбыр булып сузылышып яттылар. Мылтыклар «смирно» баскан казаклар колоннасына төбәлде
Күзләр сулга карадылар — тау өстеннән аларга пулемет муеннары сузылган Юлны иңләп кавалерия җилдерә! Алда, ак аргамакта, ак җәйге мундирдан генерал чаба Алтын погоннары, аксельбантлары кояш нурында чагылып, янып китә
Атлылар якынлашты, уйсулыкка җитәрәк юлдан борылып эшелонга ике йөз адымнар кала тукталды. Генерал уң кулын күтәрде. Госман танып та өлгерде Генерал II отдел атаманы Усачев иде. Ул биеп торган аргамагының тезгенен җәя бавы кебек киереп тартты да алгарак чыкты, ачулы караш белән рәтләрне сөзеп, карап үтте Карт булса да. күзләренен зәһәре коелып бетмәгән әле. ачуташ төсле елтыр-ялтыр килеп торалар. Ул гырылдаган авазлар белән кычкырып сүзен башлады:
— Себер казак гаскәре Куканд-Бохара-Акмәчет экспедицияләрендә зур батырлык күрсәтеп, падишаһыбыз хәзрәтләре каршында дан казанды. Рус падишаһлары борын-борыннан Себер казачествосын үз гвардиясендә исәпләде һәм тәхетне саклау кебек бөек вазифаны аларга ышанып тапшырды Падишаһның терәге булган һәр офицер сезнең атагыз, остазыгыз Офицерга кул күтәрү — тәхеткә кул күтәрү белән бер дә- * рәж.әдә гөнаһ һәм җинаять Билгеле, сезнең арада да намуслы, уставка ц тугрылыклы казаклар бар. Мин менә нәкъ шуларга мөрәҗәгать итәм дә! g
арагыздагы мөртәтләрне себереп чыгарыгыз! Сафлар алдында аларның S каһәрле исемнәрен атап үзегезне аклагыз! *
Гыргылдап сүзен тәмамлаган генерал кесәсеннән ак батист яулык з чыгарды да тырышып-тырышып муеннарын, битен сөртә башлады. Рәтләр. < тын алырга да куркып, аннан күзләрен алмадылар. Атлар гына эссегә. 7 черкигә чыдый алмыйча койрыкларын чайкап сугалар, тояклары белән ± җирне казыйлар 5
Генерал яулыгын әле чыгара, әле бөтәрләп кесәсенә тыга, офицерлар = аңа карап катканнар, селкенергә дә базмыйлар. Күзләре казаклар сафы ♦ буйлап йөри Беркем кыймылдамый, беркем дә сүз башларга базмый “ Шактый вакыт узды Генерал яулыгын төшереп җибәрде, шуны гына £ көтеп торган сыман, «кара корт» яулыкны һавада тотып алып хуҗасына г кайтарды, барыбер рәхмәтен ишетмәде. Генерал бакырып кычкырып * җибәрде, акбүз аргамак сикереп куйды
— Әйтмисезме5 Бунтовщикларны яшереп калырга тырышасызмы?.. * Алайса һәрбер унынчы казакны атарга! <
Тынлык тагын да авырайды, һава тагын да ныграк чыңлап, кайнар- 5 ланып бугазларга барып тыгылды. Кузгалып киткән аты генералны чак = кына артка аудармады
— Господин подполковник, бирегез исемлекне!
Дәһшәтле кәгазь бер кулдан икенче кулга күчте
— Бездә ул фетнәчеләрнең исемлеге бар! Исемнәре аталганнар, стройдан чыгып, биш адым алга бассыннар!
Колонна дерт итеп китте, димәк, арада шымчы-провокатор да булган' ' Пөзләр агарды, кабаклар тартылды Эчләр «жу» итеп китте.
Генералның күзләре исемлектә. Менә ул тамагын кырып, өзәнгегә басып калкынып, тавышына көч-гайрәт өстәргә тырышып, исемлекне игълан итте. •
— Рядовой казак. Арык-Балык станицасыннан Алексей Валчаев!
Иң арткы рәттән яшь кенә, сөйкемле матур күзле егет чыгып баскач, генерал үзе имәнеп китте.
— Лобанове станицасыннан рядовой казаклар Максимов белән Рузеков!
— Чалкар станицасыннан рядовой казак Балагаев'
— Имәнтау станицасыннан подхорунжий Абдрашитов Усман!
Дәһшәтле, кот очарлык исемлек буенча стройдан чакырып чыгарылган унтугыз казакны солдатлар конвое урап алды
Эшелон. тетрәнеп башын игән иде Конвой камалышта калган казакларга җикеренә-җикеренә аларны Күкчәтауга таба алып китте.
Бүген 1915 нче елның 13 нче август иртәсе
Унөч тәүлек инде ерак Көнбатышта рус-герман чигендә канлы сугыш бара. Ике яктан да йөзәрләгән, меңәрләгән бер гаепсез кешеләр кырыла.
' Мәгълүматлар судтан сок сына беленә- чуалыш вакытында Күкчәтаудан килгән урядник Каминский арада булган. Ул Бородихи'нны үтерүдә катнашучыларны шыпырт кына куен дәфтәренә теркәп йвргән
Меңләгән тап таза ирләр гарип-гораба булып кала. Күпме балалар үз' аталарын күрә алмыйча ятим-үксез булып үсәчәк! Күпме хатыннар — тол. җиткән кызлар ирсез кала Күпме калалар, авыллар яна, җимерелә, хәрабәгә әйләнә Әле сугыш башлануга унөч кенә тәүлек! Күпме көн- атналарга, ай-елларга сузылыр ул? Күпмегә барыр бу дәһшәтле орыш? Кем белә3 Мөгаен, хода хәзрәтләре дә бу сорауга җавап бирә алмый торгандыр?!
Бүген ундүртенче елның унөченче август иртәсе.
Күкчәтау күгендә калын кара болытлар. Алар суга манылган ябага йон булып укмашып, сәлберәеп. каралып өстерәләләр. Өстәвенә төньяктан, бу вакытта һич булмый торган салкын җил исә. Көзге җил.
Күкчәтау күле чайкала Яшькелт-кара дулкыннар тузгып, ак чалмалы ярсулы башларын күтәреп, бер-берсен куалар да ярларга барып сугылалар. челпәрәмә киләләр. Чигенәләр дә тагын сугылалар шыксыз дулкыннар!
Бик иртә әле Көн яңа туып килә. Алай да бөтен халык кара таңнан урамда. Кала халкы гына түгел. Күкчәтау урамнарына бүген авыллардан, якындагы станицалардан да кеше килеп тулган. Олысы- кечесе гел бер якка ашыга, чырайлар чытык, башлар иелгән... Рәнҗүле иреннәр күгәргән, дерелди Күзләрдә ачу, хәсрәт һәм нәфрәт. Ак сакаллы картлар да, таякка таянган карчык-корчык, хатын-кызлар, аналар, ирләр, бала-чага — һәммәсе дә бер якка, тау ягына агыла Ул якта каланың казак-урыслары яши...
Монда, тау итәгендә, кала читендә, таштан салынган караңгы бер бина. Әйләнә-тирәсе очлары казык сыман юнылган юан. биек-биек баганалар белән уратылган. Бу — Күкчәтауның өяз төрмәсе. Төрмә тирәсендә халык тагын да ишлерәк. Халыктан да күбрәк булып төрмәне мылтыклы солдатлар, кылычлы офицерлар, җайдак казаклар камаган. Алар төрмә тирәсен генә түгел, якын-тирәдәге бөтен юлларны, тыкрык- урамнарны япканнар. Берәүне дә артык якынга җибәрмиләр, берәүне дә төрмә.капкасы ягына уздырмыйлар
Төрмә тирәсендәге йорт түбәләрендә, капка башларында, койма өсләрендә дә кеше, яшьрәкләр агач башларына үрмәләгән, фонарь баганаларына кунаклаган. Карыйлар Көтәләр. Тетрәнәләр. Жайдак офицерлар чаба, кычкыра башладылар. Төрмә алдына ашыгыч адымнар белән бер рота кораллы солдатлар килеп басты.
Барлык күзләр төрмә капкасына төбәлде. Күзләрне авырттыра торган, колакларны саңгыраулата торган тынлык. Менә төрмә капкасының йозаклары шалтырады. Авыр капка чинап, шыгырдап ачылып китте. Алдан ялангач кылычларын иңнәренә күтәргән атлы офицерлар күренде. Алар артыннан сөнгеле мылтыкларын кулларына җайлап тоткан солдатлар чайкалды. Ишле булып богау зыңы ишетелде. Ялан аякларына богау уралмасын өчен чылбырларын кулларына күтәреп әкрен генә тоткыннар килеп чыкты. Алар барысы да таушалган, ертылган, пычранган Себер казаклары формасыннан Чалбардагы кызыл лампаслар керләнеп каткан Башлар түбән иелгән. Арада язмышка бөгелмичә туры карап атлаучылар да бар Төрмә. Йокысыз төннәр. Допрос Ачлы-туклц) паек. Йөзләр суырылган, агарган. Кашлар җимерелгән.
— Зың-зың!
Халык шаулашып, акырып-иңрәп кораллы сакчылар өстенә ишелде. Нәкъ шул вакытта барлык шау-шуларны сискәндереп, колакларны кисеп, җан авазы белән кычкырган бала тавышы яшен булып яшьнәде:
— Әти. җаным!
Халык ярсуын ничек тыярга белмәгән солдатлар каушап-куркып бер-бер артлы, тәртипсез рәвештә һавага ата башладылар Ачулы команда .халыкның юлын кисте.
— Алга. марш!..
Халык дулкынын икегә ярып алдан, штыкларын текә тотып солдатлар атлады.
■ Лагерьдагы чуалышның икенче нртәсендә канечкеч «кара корт» алып килгән казаклар таулар уртасындагы уйсулыкка юнәлделәр. Әмма ул хәзер беркөнгегә караганда тараеп, кысрыкланып киткән сыман күренде. Уйсулыкның ун як ка'натында җәяүле стройда IV. VII полк казаклары * басып тора Начальство аларны куркытырга, «гыйбрәт алырга» шушы 3 тамашага алып килгән. Күзләр үзләренең богаулы полкташларын з сөзеп-көтеп ала Кичәге полкташлар, наряддашлар. якташлар, авылдаш- - лар. һәрберсе уйлый, хәтерли Менә бу богаулы куллар, аяклар бик * таныш ич аңа1 Бала чакта бергә уйнап үстеләр! Язгы өйрәнүләргә з бергә чыктылар Бергә хезмәт иттеләр. Бер-берсен аяп, саклап, дошманга $ каршы атакага бергә ташландылар. Бер-берсенең тәннәрен дә. җаннарын £ да ничә тапкыр саклап калдылар 2
Кансыз Бородихинның үлеменә алар гаепле идеме соң?., һәм бу 2 очрашу нң-нң соңгысымы?' ' =
Сул канатта ялангач кылычларын иңнәренә күтәргән атлы офи * церлар эскадроны. Кара-каршы килгән ике тау сөзәгендә атарга о команда гына көтеп торган пехота ротасы! Халык алай-болай тыныч- * сызлана башласа, алар әзер. әзер!..
Сопка итәгендә сигез багана. Сигез карагай. Баганалар артында Z. әле яңа гына казылган тирән канау. Кызыл балчыгы да үзле-дымлы. х кипшенеп тә өлгермәгән. *
Баганалар алдында атлы начальство — генерал үзе. подполковниклар. хәрби трибунал членнары һәм хәрбй врач
Есаул Бородихинны үтерү һәм лагерьдагы офицерлар клубын яндыруда гаепләнеп җавапка тартылган казакларның эшен караган ашыгыч. хәрби трибуналның приговоры кичә кич. төрмә ишегалдында игълан ителгән иде. Сигез казак үлем җәзасына, егермесе төрле срокларга каторгага хөкем ителде.
Госман үзенә чыккан «өлешне» — егерме ел каторганы ничектер артык исе китмнчәрәк тыңлады. Ничек кенә батырланма, үлем — соңгы чик. Аннан һәр җан иясе чиркана! Ә каторга, егерме ел булса да. тормыш. яшәу. аның бик еракта шәйләнгән чиге бар. Аннары, унике тәүлек буена бертуктаусыз дәвам иткән сорау алулар, мыскыллау-җәфалар. кыйнаулар, камчы, нагайка белән ярулар дөньяда яшисе килүне киметеп. битарафка әйләндерә дә язган иде. Алай булса да риза, боланга китсә дә ярый — бары тик бу чамасыз кимсетүләрдән, хурлыклы кәйтәннәрдән генә котылырга!
Ул хәзер каторгага хөкем ителгәннәр арасында, тагын уң флангта басып тора. Яралы аягы богауларга артык сизгер булды, тоташтан сызлый. әрнеп авырта Уй күктәге аяусыз болытлар төсле бер җыела, бер тарала, менә бу нахак, кабахәт үлем җәзасы башкарылачак дәһшәтле мәйданнан бер Имәнтауга күчә, бер Күкчәтау урамнарына. Күз алдына бер-бер артлы Жәфрәтил карт, әнисе, хатыны Зифа һәм сабыйлары Галия белән Нияз килеп торалар
Баягы бала «Әти. җаным!»—дип кычкырып җибәргәндә Госман тән яраларын, сызлауларын онытып, җаны ачытканга түзә алмыйча чак кына үкереп җибәрмәде. Кысылган иреннәреннән кан саркып тамды Әллә бала бөтенләй кычкырмадымы? Госманның колагына гына ишетелеп калдымы5' Кем кычкырды икән? Кайсысы? Галияме5 Ниязымы?! v
Уйны челпәрәмә китереп барабаннар сугылды. Үлем җәзасына хөкем ителгән җиде казакны (сигезенче казак Булатов Бородихин пулясыннан сукырайган иде. аны вакытлыча больницада калдырдылар Ал- гарак китеп әйтергә кирәк. Булатовны да дәвалаган булып больницада бераз тоттылар да шушы сигезенче баганага бәйләп аттылар, шунда
гы. чокырга күмеп, таптап киттеләр) чокыр алдындагы баганаларга китереп терәделәр.
Хөкем ителгәннәр, соңгы үтенечләрегезне әйтегез! — диде җәзалар процессын үз кулына алган генерал Усачев
Тынлык Жыелганнар муеннарын сузып тыңладылар Сискәндереп богаулар чыңлап алды Бишенче багана алдында торган Алексей Вол- чаев — озын, баһадир гәүдәле дип әйтерлек таза Арык-Балык станицасы казагы (Госман аны да бик яхшы белә. Алексей һәр яз Сабан туена Имәнтауга килә, көрәшеп бер-ике сөлге, яки ашъяулык алмый китми иде ) ялт итеп башын күтәрде дә. генералга таба борылды.
Император хәзрәтләреннән дә. сездән дә рәхим-шәфкать көтмибез! Тизрәк атыгыз! — Ул аз гына тыелып калды, тирән сулыш алып сүзен ялгадыШунысы жәл, Бородихин белән «фаланга»ны да алып китеп булмады* Өлгермәдек.
- Молчать!
— Аңа да чират җитәр! — диде аңа күрше баганада торган казак.
«Фаланга» генерал янында гына тора иде. Арык-Балык казагының үләре алдыннан әйткән сүзләре аңа ап-ачык килеп иреште, ул ияр өстендә чайкалып китте Генерал зәһәр, кискен итеп команда бирде
— Башлагыз!
Хөкем ителгән казакларны тартып ук китереп баганаларга бәйләделәр. башларына капчык элделәр, кул-аякларындагы богауларны ачып-бушатып алдылар
— Әзерләнергә!
Бүген бөтен командалар туп-туры йөрәккә барып тияләр иде. җыелган халык кына түгел, солдатлар да тетрәнеп китә, алга сузылган мылтыкларының сөңгеләре дерелди...
Мылтыклар бичараларга төбәлде, сигезенче багана гына буш. ул ниндидер өн кебек, янаучы бармак сыман караеп, шыраеп утыра. Генерал ак батист яулыгын болгады.
— Пли!..
Госманның үлем белән беренче очрашуы гына түгел. Аның үзен дә ничә мәртәбә кадый, атып .үтерә яздылар, ничә тапкыр баш очында кылыч уйнады. Әмма бүген ул үлемгә күтәрелеп карый алмады. Бу баш ка үлем иде. вәхшиләрчә үлем. Бер канечкеч кабахәт җан өчен ничә кешенең гомерен кыйдылар* Бармы бу җирдә хаклык? Әгәр бар икән, ни өчен җәзага менә бу гаепсез рядовой казаклар тартылды?!
Команда кискен булса да. мылтыклар берьюлы шартламады. Өзек- өзек яңгырады ул. ертык булып, җанны талап Тагын ниндидер командалар яңгырады, барабаннар дөп тә дөп дөньяны шаулаттылар. Атылганнар арасында Госман да була ала иде бит* Я. ни гаебе бар иде анын? Ни гаебе бар иде Арык-Балык казагы Алексей Волчаевның?!
Ул күзләрен авырлык белән генә ачканда баганада берәү дә юк иде ин.11 Солдатлар сапер көрәкләргә ябышканнарын кул сырты белән кыра-кыра канау читендәге балчыкны ашыга-ашыга аударалар, күмәләр. Озакламый канау өсте җир белән тигезләнде 1
1914 иче елның 20 иче август көнендә Омскидагы Акмула губернаторы ставкасыннан Петербургка, полиция департаментына, махсус фельдкурьер белән биш җирдән сургуч белән пичәтләнгән. «Аеруча яшерен!» дип билгеләнгән пакет җибәрелде Пакетта менә нинди документ бар иде.
Хәзер бу урында чирәм җирләрне үзләштерергә килгән яшьләр хөрмәтенә «Первонелии- нңк» мсжументы тора.
№ 7114
Омск шәһәре.
1914 елщиң 31 июль көнендә, кичке сәгать 5 тә. Күкчәтау сбор пунктына мобили- ♦ зацияләнгән IV һәм VII полк казаклары хәрби баш күтәрү ясадылар барлык җиһазла- 2 ры белән офицерлар барагын яндырдылар Һәм офицер подесаул Бороднхннны үтерделәр 5 Ошбу елның 11-12-13 августында барган Хәрби кыр суды, хәрби бунт оештыруда. j= офицерлар барагын яндыруда һәм подесаул Бороднхннны үтерүдә гаепләнгән 39 кеше- 2 нең эшен карады. II кешене аклады, 8 кешене үлем җәзасына, калганнарын төрле срок * ларга каторга эшләренә хөкем нгте. 2
13 августта, иртәнге сәгать 7 дә. Күкчәтау каласыннан ике чакрым ераклыктагы. S дүрт ягы да тау белән уратып алынган уйсулыкта. Хәрби кыр суды хөкеменең бер өлеше н гамәлгә ашырылды үлем җәзасына хөкем ителгән 8 казакның 7 се атып үтерелде Ә % үтерелгән Бородихин тарафыннан авыр яраланган берсе сәламәтләнгәнче исән калдырып = торылды Каторгага хөкем ителгәннәр җәзалаучы отряд сагы астында Омск каласына « озатылды. җирле төрмәгә ябылды ;
Хөкем ителгән казаклар үлем җәзасына хөкем карарын тыныч тыңладылар. Хәрби ф кыр судына һәм император хәзрәтләренә үз язмышларын җиңеләйтү турында үтенеч бел- ш дерыәделәр, шулай ук атылыр алдыннан баганаларга бәйләгәндә үзләрен тыныч һәм с салкын тоттылар, бары тик эшелон начальнигыннан тизрәк атуны сорадылар
Губернатор: (Имза) 1 Аеруча мөһим эшләр чиновнигы: (Имза) < Күкчәтау белән Омск арасы дүрт йөз чакрымнан артыграк. Шушы « араны 20 арестант богаулы аяклар белән җәяү үттеләр. Кансырап * Омск пересыльный төрмәсенә килеп егылдылар. Моннан инде «олы юл- 2 га» озатачаклар. «Төп йортка», Әмма»аңа кадәр, барлык башка төрмә- * ләрдәге кебек, монда да хөкем ителгәннәрнең «гамәл дәфтәре» әзерлә- f нә башлады
Башта бастырып, утыртып, уңга, сулга каратып фотога төшерделәр. Аннан «кара пылау ашау» — бармакларны махсус буяуга манып бармакларны кәгазьгә ышкыдылар - тамга алынды Аннан килеп, арестантны шыр ялангач калдырып чишендерделәр, бар әгъзаларын, оят- гаүрәтне алдан, арттан капшап «аерым билгеләр» — миң. җәрәхәт эз-' ләре һ. б.ларны эзләделәр, тапканнарын «гамәл дәфтәренә» теркәп куйдылар.
«Гамәл дәфтәре» Госманга да тутырылды.
СТАТЕЙНЫЙ СПИСОК № 23
«Бунт эше буенча Омск төрмәсенә ябылган арестантка
Акмула губернасы Күкчәтау өязе Имәнтау станицасы казагы подхорунжий Абдрашитов Усман Умарович
Хөкемгә кадәр нинди эш башкарган — Петропавловск транспорт- страховой җәмгыяте агенты
Кабиләсе — тазар Туган теле татар теле
Русча сөйлиме — сөйләшә.
Тоткан дине — ислам
Ганлә - — никахта тора (Беренче никах).
1914 ел 10 августта Күкчәтауда төзелгән Хәрби кыр суды белән хөкем ителгән Беренче тапкыр.
Җәза — 20 ел каторга.
28 кеше составында хәрби баш күтәрүдә гаепләнә 75 ст лит Б II часть. 98 100 һәм 279 пунктлар. XXII с В П 1869 ел
Җинаять эшләгән вакыты — 1914 ел 31 июль
Җәза срогы кан вакыттан хисаплана 1941 елның 13 августыннан
Приговор кайчан гамәлгә кертелгән — 1914 елның 18 августыннан.
Советник. (Пухальскни) Эш башкаручы: (Меньшиков) Сентябрь аеның соңгы, яңгырлы көннәренең берсендә, таң яралганда Омск пересыльный төрмәсенең авыр, тимер капкасы тавышсыз гына ачылды. Әүвәле аннан атлы конвой чыкты. Алары башлыктан, өсләрендә япанча, аякларында озын кунычлы күн итекләр, һәрберсендә мылтык, кылыч Аннан рәт-рәт булып арестантлар чыкты. Соры иләмсез шинель, соры малахай бүрекләр, сөйрәлеп йөри торган дәү ботинкалар. Билгә богаулар бәйләнгән. Алар атлаган саен шөкәтсез тавыш чыгарып шалтыр-цюлтыр киләләр.
Эчке эшләр министрлыгы
Акмула губернаторы өлкә Привлсш1есе карам.нында Яшерен отдел.1 20 август 1914 ел
Этап шактый ишле, өч йөзгә якын кеше. Колоннаның һәр ике ягында атлаган саен ырылдап баручы явыз овчаркалар. Колонна артыннан өсте брезент белән ябылган берничә бричка һәм өч дрожка иярде. Бо- ♦ лары арыганда начальствога ял итү өчен булса кирәк. Капка тавышсыз гына ябылды, төрмәдәге үлем тынлыгы тагын да көчәйде. Берничә көн туктаусыз ишеп яуган мул яңгырлардан изрәгән шәһәр урамнары баскан саен аска төшеп китә, чылбыр-богаулар пычрак суга күмеләләр.
— Рәтне сакларга! Бозмаска!
— Ятьрәк атлагыз, анагызны политиканнар!
— Кем пышылдаша?! Тыел!
Команда яңгыраган саен кеше тавышларына дәһшәт өстәп этләр ырылдый, аерата явыз овчаркалар арттарак калганнарның шинель итәкләрен кабып-кабып алалар Кемдер берәү абынып суга егылды. Якындагы эт шунда ук аның өстенә сикерде һәм тарткалап-йолыккалап талый да башлады. Конвоир килеп җитеп, эттән аралармы дип торганда, приклад белән берне бәхетсезңең сыртына китереп кундырды
— Тор. падла! Юлга чыкмас борын филонить итәсең!
Арестантны көч-хәл белән күтәреп торгыздылар, ә овчарка әле һаман аның шинелен җибәрми. ырылДап асылынып бара.
Этап пычрак ярып шап-шоп атлый
Богаулар зың-зың килә. J
Ямьсез уйлар кузгата торган этапның иң алгы сафында кырыйдан, озын буйлы бер тоткын атлый Бу — 20 ел каторгага хөкем ителгән каторжан Госман Әбдрәшитов. Ул башын аска иеп богаулы аяклары белән корырак урыннарны эзләп атлый да атлый Богау чыңын ишетми дә. колак та салмый ул. Ул үзе монда булса да, уйлары ерак Имәнтауда...
Яңгыр сибәли, үзәккә үтә торган вак. суык яңгыр. Көзге яңгыр. Алда иксез-чиксез, гажәп шыксыз Себер киңлекләре. Алда егерме елга сузылачак авыр, богаулы юл — арестант язмышы
Икенче кисәк
1
Кәрим сагаеп тыңланып бара иде. Тыкрык чатына җиткәч, атын Яна мәчет урамына бора гына башлаган иде, кинәт, чаттан өч кораллы җай- дак чыгып, аны урап алды һәм ачулы тавыш боерды.
— Тукта!
. Төн караңгы, атлыларның йөзе күренми. Кәрим сул кулы белән җирән кашканың тезгенен тарта биреп, уң кулын галифе кесәсендәге наганга сузды һәм тыныч, басынкы тавыш белән эндәште:
— Сез кемнәр?
- Патруль!
— Пароль?
— Күп сөйләмә, парольне үзең әйт.
— Йолдыз.
— Уи-бай. монау үзебезнең комиссар Кәримҗан гуй — Аты белән Кәримне сул яктан яхшы ук китереп кыскан колга буйлы кавалерист куанып кычкырып җибәрде. Аты сискәнеп җирән кашканы башы белән чөеп китә язды. Кор. кор. әй. тукта! — Хуҗа, тезгенне тартып, аны
тынычландырды. Чондый җиде төн уртасында каян килә жатырсыз, комиссар?
— Ташжан әкә. бу сезме? Кәрим кулын кесәсеннән алды. Ничек. вокзал тынычмы? Чехлар кыймылдамыймы?
— Хәзер генә шул яктан урадык. Хәзергә ул-бү сизелми. Чехлар вагоннарында ♦
— Иптәш комиссар! — Әле һаман атын тыя алмый борылып йор- з гән яшь усмер егет. Кәрим белән Ташжан арасына керде.— Кайчан бу £ чехлар коралларын ташлый башлыйлар?! «Иртәгә дә иртәгә!» Кайчан % монын бер соңы булыр? м
Кәрим, аты белән юлны кисеп, туктаусыз як-ягына карангалап з торган зур сакаллы кешегә иелә төште һәм пышылдап кына сөйли 5 башлады £
— Әле генә семеркада † шул мәсьәләне карадык. Бүген, төнге уни- = кедә коралны тапшыра башлау турындагы килешунең срогы тулды Ар- 5 тык көтә алмыйбыз! Тан. алдыннан вокзалны урап алачакбыз. Иптәш = Тодьяш! - Кәрим кара сакаллыга төбәп карады Мадьяр эскадроны- ♦ на иптәш Зайкин китте Сез аның жнтәкчелегендә хәрәкәт итәрсез.— “ .одьяш «төшендем» мәгънәсендә башын иде. Кәрим !ашжанга таба бо- х рылды — ашжан әкә. тагын бер тапкыр вокзал якны урагыз!- Сынлагыз. * карагыз — Кәрим соңгы сүзләрен аерым басым ясап әйтте — Сак булы- * гыз’ Тозакка эләкмәгез, егетләр Хушыгыз' Ә-ә. оныта да язганмын! Бү- г ген штабта иптәш Алиев дежур тора, ул-бу сизелсә, ашыгыч аңа хәбәр = итәрсез. 5
Атлар берьюлы юртып юлга чыктылар һәм кара төн эченә кереп Z югалдылар Тик. йокымсыраган төнге ура.мда. ераклашып барган ат s тоягы дөбере һәм анда-санда иренеп өргән кала этләренең карлыккан тавышы ишетелде. Бераздан ул да тынды Кызылъяр каласы тирән тынлыкка чумды Тик бу тынлыкның алдавыч, хәвефле икәнен комиссия рәисенең урынбасары Кәрим Сутюшев бик яхшы аңлый иде!
Ул тезгенен тартып атын мәчет ягына борды.
— Әйдә, кашка! Ашыгырга кирәк! — диде. Җирән кашка әллә хужаның сүзләренә төшенеп, әллә инде үзе торган кураның якын булуын тоеп, ашыгып юртты
Болытлар тагын да куерды, анда-санда ялтырап алган ай китеге бөтенләй күренмәс булды Кәрим өенә якынлашып килгәндә шәһәрдә аты хәвеф барын искәртергә теләгән кебек, күкне әллә ничә кисәккә бүлеп утлы камчы ялтырады Еракта, таулар артында, тонык кына булып күк күкрәде
Ул суык чәйне голт-голт йотып кына, аягүрә эчте. Чынаягын каплауга. бүлмәне икегә бүлеп торган күк ситса чаршау артыннан пышылдап кына эндәшкән хатын-кыз тавышы ишетелде:
— Абыең күренмәдеме?
— Хәзердә генә юк
† 1918 нче елның 25 маенда Кызылъяр шәһәр советы республика реввоенсоветыннан «Кызылъяр тнмер юл станциясеннән үтүче эшелоннардагы Чехословак корпусы гаскәр ләрен коралсызландырырга, буйсынмасалар. эшелоннарга паровоз бирмәскә!» дигән боерык ала Шул көнне ике эшелон чехословак гаскәре. Омск шәһәрен үз кулларына алу нияте белән, Кызылъяр станциясенә туктамыйча, турыдан-туры Омскнга уза Аның артыннан ике эшелон-артиллерия һәм интендант гаскәрләре килеп туктый Иртәгәсен тагын бер эшелон гаскәр килә Кызылъяр советы эшелоннан корал тапшыруны таләп нтә, югыйсә паровоз бирелмәячәген белдер.- Чехлар сөйләшүләрне сузып маташалар һәм астыртын рәвештә шәләрне үз кулларына алырга планлаштыралар Кызыльярнын түбән каласындагы казаклар, чехлар белән килешеп, советка каршы көч тупларга тотыналар Совет каланы камалыш хәлендә дип игълан нтә һәм жнде кешедән Кызылъярны саклау хәрби комиссиясен оештыра Комиссиягә гүбәндәге иптәшләр сайлана Дубинин Напор Дмитриевич — председатель. Сутюшев Кәрим урынбасар, членнар Зайкин. IpoucBCKHH. Идрисов В Г . Базарбаев Батырбаев 31 нче май төнендә шушы комиссиянең ашыгыч утырышы була Сүз шул комиссиянең карары турында бара
— Кайда олагып йөри торгандыр инде' Син дә вакытсыз йөрисен, энем. Өстәлне җыештырма. үзем карармын, ят.
— Миңа китәргә кирәк, җиңги.
— Нәрсә3 — Чаршау артындагы тавыш сыгылып китте.— Китәм? Кая олакмакчы буласың тагын?! Суыгаяк абыеңнан үрнәк алмакчы бу- < ласыңмы? И-и. алла!.. — Кәрим ишек тоткасына барып җитә дә алмады, җиңгәсе сузып-сузып еларга ук кереште,— Бу нинди хәл? Өй дими, бала дими. . Чыгып китә дә олага. Җитмәсә, үзем хәл эчендә. Бала да сәламәт түгел. Нигә бу хәтле рәнҗетәсең, раббым!
— Җиңги, без бит азып-тузып йөрмибез. Хөррият өчен бит. азатлык өчен. Бибиҗамал җиңги.
Бибиҗамал буылып йөткерә башлады.
Инде нишләргә? Кәримгә тоткарланырга ярамый, ашыгырга кирәк! Алай да, буылып ютәлләгән җиңгәңне кая куярсың?!
— Хәзер, хәзер! — Кәрим өстәлдәге суынган самовардан чынаякка чырылдатып су агызды да. кыяр-кыймас кына чаршау артына узды.— Мә. җиңги, бер генә йотыгыз әле.
Чәчләре тузып маңгаена ябышкан Бибиҗамал чак кына калкынып бер-ике тапкыр су йотты да тагын мендәренә ауды.
— Ярый, җиңги, рәнҗемә!
Бибиҗамал тагын калкынды, нидер әйтә башлаган иде, тоташ ютәл , аны буып алды, ул күзләреннән яшь атылып чыкканчы озак итеп йөткерде Мич арасында сайрашкан чикерткәләр дә бу сәер тавышны тыңлап торып үз җырларын оныттылар. Тавышка Рәшит уянмаса ярар иде дип борчылды Кәрим. Аңа китәргә, ашыгырга кирәк иде. Штабта ниләр бар икән дә вокзалда хәлләр үзгәрмәдеме икән?
— Җиңги, мин китәм — Ул Бибиҗамалга тагын су китереп куйды. Авыру чынаякка ике куллап ябышып, төшермәс өчен аны корсагына куеп торды да. бер-ике йотып хәл алгач,тагын Кәримгә эндәште.
— Онытып торам лабаса. монда сине эзләп килгәннәр иде.
— Кем? Кайчан?
— Кем дип. дәү генә бер мишәр Ике тапкыр кереп чыкты. «Кайда да кайда?» — ди. Синең кайда йөргәнне мин каян белим? Үз иремнең кайдалыгын да белмим, мин әйтәм.
— Анысын дөрес әйткәнсең. Дус бар. дошман бар...
Озын гына адәм! Аксыл-соры мыеклы
- Мыеклы?
— Мыеклары колагына җитеп тора.
— Усманмы?
— Усман диде бугай шул.
— Әбдрәшитовмы?
— Анысын да шулай диде шикелле.
— Усман' — Кәрим шатлыгыннан кычкырып та җибәрде.— Нигә әллә кайчан әйтми торасың, җиңги.
— Сезнең кайгымы миндә хәзер? Сезнең үз хәлегез, .минем үземнеке. Бала гына кызганыч!
— Бәхетең бар. җиңги. Имәнтауда бер дустым бар дип әле генә телгә алган идем Шул дустым инде. Госман’! Кемдә тукталды икән, аны-моны әйтмәдеме?
Түбән калада авылдашы бар икән, шуларда туктаган. «Иртәгә таңда берәр кая китеп барса, газраил булып душасын суырып алырмын!» — дип әйтеп китте.
— Усман! Ул!
— Тагын берәү сине эзләде әле.
- Кем?
- Аш өстәле өстендәге клеенканы кайтар, күрерсең.
Клеенка астында зәңгәр конверт, тышында һичбер язу. адрес юк
Гаҗәп! Кәрим конвертны ертмыйча пычак йөртеп кенә ачты. Открытка кояш кебек янып торган көнбагыш сурәте. Хушбуй исе аңкый Хатның икенче ягында энҗе хәрефләр.
«Хөрмәтле Кәрим әфәнде! Хәерле көн!
Бутен бит минем туган көн Шул уңай белән бүген кич безнең өйдә бәләкәй генә мәҗлес булачак Чит кунаклар юк Минем дус кызлар ♦ һәм туганнар гына. Барысы да сезгә таныш туташлар һәм ханымнар. § Рәхим итәсез. Көтәм Ихтирам белән Мәдинә с
31 май 1918 сәнә, шәһри Кызылъяр. =
P S Кәрим, назланмыйча гына вакытында кил. Килмәсәң. үпкәлим». *
— Менә сиңа кәлҗемә! — Кәрим хатны тоткан килеш тагын кабат- 3 лады — Кәлҗемәнең дә шәбе! «
Маңгаена тир бәреп чыкты егетнең, җиңгәсе төсле үк итеп ютәлләп “ алды — чирләп китмәсен тагын! . «Назланма!» дигән, «килмәсәң. үпкә- 2 лим». дип кисәткән Җ.ИҢГИ. җиңги' Бүгенгә бу язуны бирми торсаң да п ярыйсы икән лә!. Алданрак хәбәрләшкән булсак, бүләк-санак алган х булыр идем Үзем дә шәп! Шәп! Егет әфәнде үз туташының туган кө- ♦ нен дә белми! Эх. картлач! Карт егет! Көнен әйт тагын, көнен!»
Мәдинә туташ Кәримне телдән дә чакырып киткән икән.
— Соң булса да, чакырылган җиреңә барасыңмы әллә, кайнем? - Яка белән манжетларың. *
— Юк. җиңги — Кәримнең җавабы да тиз табылды, тавышы да L үзгәреп кискенләште Ике уйлап торырга да. икеләнергә дә вакыт калма- = ган иде Чехлар! Шәһәр! Вокзал! Реввоенсовет карары' Әле Бибиҗамал < җиңги үзенең чире-зарлануы белән егетне бераз тоткарлый алса да. - газраил түгел әллә кем килсә дә, икеләнә торган чак түгел — Мин = таңнан кайтаммы-юкмы. белмим Усман килсә әйт. туп-туры консерва заводына барсы+1.
Кәрим открытканы френч кесәсенә яшереп җиңгәсенең идәнгә төшеп җитә язган юрганын күтәреп япты Тыңлады. Рәшит тәмле итеп иренен чапылдата-чапылдата йоклый.
— Борчылма, җиңги, һәммәсе хәерлегә булыр, хәерлегә. Хәмит абыйны да йолыккалама! Хәвефле вакыт, хәтәр чак. Ул да анда булырга тиеш!
Кәрим штабка килеп кергәндә ыгы-зыгы гадәттәгедән дә көчәйгән иде. Берәүләр керә, берәү чыга Өзек-өзек сөйләшүләр, шау-шу. , Тәмәке төтене һәм төче май исе Почмактагы кечкенә өстәлдә куыгы шартлаган лампа лып-лып итеп утыра. Стенада телефон. Дежурный телефонда сөйләшә Ишектән Кәрим килеп керүгә ул ялт кына карап алды да нигәдер сөйләшүен өзде Шунда ук йөзенә елмаю чыгарып өстәл артыннан чыкты, смирно басты һәм көр тавыш белән рапорт бирде:
— Иптәш комиссар, штаб буенча дежурный рота командиры Али Алиев
— Вокзалдан ни хәбәр?
— Тынычлык. Без аларны гел күзәтеп торабыз. Солдатлары вагоннарда. Мин әле генә вокзал янындагы пост белән сөйләштем.— Алиев, сүзен расларга теләгәндәй, телефон трубкасына карап алды. Ул килеп керугә дежурныйның сүзне ярты юлда бүлеп, тынып калуы Кәримгә никтер Ьшап бетмәде Алиевның елмаюында да астыртынлык шәйләгән кебек булды һәм ул штаб дежурныена башкарак күз белән, җентекләп, тукталып карады Уртачадан калкурак гәүдә Чем-кара, күпереп торган бөдрә чәч. Шундый ук куе кара кашлар Очлары бөте- ренке купшы мыек Гадәтенчә, ул бүген дә шома итеп кырынган (Кайчан өлгергән диген. Кәрим ирексездән кытыршы ияген капшап алды). Френчендә дә, галифеда да бер җыерчык юк. Алиев үзе Кызылъярдан
түгел, читтән килгән кеше. Мәскәү ягы мишәре диләр, теле каты. Элек тә каладагы җирле команда штабында хезмәт иткән тәҗрибәле офицер. Революциядән соң ук большевиклар ягына күчкән, байтак хезмәт' күрсәтеп өлгергән ышанычлы кеше. Моңарчы шулай иде, Кәрим дә, башкалар да шулай дип беләләр иде, Алиевка бер сүзсез ышаналар иде. /Хәрби хезмәтне бик аз белгән завод эшчеләре арасында Алиев үзенең тышкы кыяфәтенең төгәллеге белән генә түгел, тәртибе, таләпчәнлеге белән дә аерылып тора иде. Хәрби эшне белә генә түгел, ярата, кушканнарны һәрвакыт төгәл һәм җиренә җиткереп үтәгәнгә Исидор Дмитриевич аны үз янында тотаргарак тырыша, мөһим, иң ашыгыч эшләрне аңа тапшыра.
Кичәге ярлы-ябагай, бүгенге кызылгвардиячеләр аны өнәп бетермиләр. үз артында гына түгел, алдында да кырын карыйлар, сүзләр дә ычкындыралар Әйе. кичә генә патша армиясенең поручигы булуын алар, оныта алмый! Нигездә һәрберсе диярлек патша офицерларыннан кыен ашаган, камчы татыган кешеләр шул монда. Дөресен әйткәндә. Кәримнең мөнәсәбәте дә аңа артык җылы түгел, тик ул аны башкаларга сиздермәскә тырыша Инде комиссарның кырын караганлыгы да башкаларга беленсә, әйбәт үк булмаячак. Хәрби белгечләргә, офицерларга мохтаҗлык зур, шәхси мөнәсәбәтләргә нигезләнеп эш йөртеп булмый. Алай да бүген, шушы авыр кичтә, Али Алиевның бәйрәмчә киенгән булуы да, ясалма елмаеп рапорт бирүе дә Кәримнең борчулы күзеннән читтә калмады...
Алиев штаб начальнигы кабинетының ишеген ачты.
— Рәхим итегез, сезне көтәләр, иптәш комиссар
Бүлмә уртасында өстәл. Өстәлдә карта Өстәл тирәсендәге биш- алты кеше шул карта өстенә иелгән. Ишек ачылуга барысы да калкынып Кәримгә карадылар.
— Ә. Сутюшев, кер, кер, брат! Без сине көтәбез! — Шатаб начальнигы Исидор Дмитриевич Дубинин калын тавыш белән гөрләде — Ну. ничек? Нинди яңалыклар?
— Постларны тикшереп чыктым. Чехлар вагоннарда. Юлда Хәмитне очраттым. Мәүлеттән килә. Андагы иптәшләр семафор алдындагы полотноны сүтә башлаганнар
Хәмитне кайчан һәм нинди хәлдә күрүен ул Бибиҗамалга әйтеп тормаган иде. Нигә аның болай да җәфаланган җанына тоз сибәргә?.. Соңыннан, дошманнарны җиңгәч, һәммәсен белер, аңлар ..
— Ә Хәмит үзе кайда?
— Үзәккә, мөселман яшьләре дружинасына китте. Семерканың карарын аңа белдердем. Ул дружинасын әзерләячәк.
— Яхшы' Уз! — Дубинин Кәрим белән сөйләшкәндә дә картадан күзен алмадр!, кулындагы карандашы белән нидер билгеләп куйды.— Хәмит вакытында кайтып җиткән! Без монда командир иптәшләр белән отрядларның дислокациясен билгели идек. Ә бер нокта, әйтергә кирәк утлы нокта, буш кала иде. Уз, Сутюшев!
Өстәл тирәсендәгеләр бераз чигенеп юл ачтылар, ияк кагып кына исәнләштеләр, аларның борчулы, авыр карашларын тоеп Кәрим дә җиңел генә баш иде.
Ул өстәл янында урын алуга. Дубинин тагын карта өстенә иелде, башкалар аның тирәсендә тыгызландылар.
— Монда Меновой двор Карандаш карта өстеннән җиңел генә шуып китте.— Анда безнең кавалерия эскадроны тора. Командир ышанычлы егет Бөркетбаев. Менә бу урында, татар зираты янындагы ахун йортында, ягъни үзәктә, пехота ротасы һәм Хәмит Сутюшев оештырган мөселман яшьләре дружинасы булачак. Шулай буламы, Кәрим?
— Алар әзер дип беләм һәм ышанам.
— Яхшы. Менә монда — чиркәү мәйданындагы Ганшин йортында интернациональ отряд. Венгр, латыш нреклеләре. Тире заводында кызыл гвардия отряды. Менә монда вокзал — ул карандашның икенче очы белән күк төстәге боҗра урады, козгыннар оясы! Удар шушы яктан булачак. Димәк, без аларның нәкъ каршысында. Монда бар мөмкин-лекләрне уйлап әзерләнү кирәк! ♦
— Бәс. шулай икән? — Командирларның берсе, карт тимерче, аз ч гына бөкресе чыккан Галимҗан мылтыгын бер кулыннан икенчесенә g күчерде — Илаһи оптым алганда без ничә штык булабыз инде?
— Барысын җыеп исәплһсәк.— диде Дубинин аз гына уйлап то- * рып. — бер мең дә бер йөз илле кызыл сугышчы булабыз. Галимҗан з абый. ’ *
— Чехлар өч эшелон! — диде Таран. ;
— Шулайра-ак. дип сузды картадан башын калкытып Дуби- х нин — Алар өйрәтелгән, инде сугышта булган, утны-суны кичкән өч мең- с гә якын солдат һәм офицер. х
— Аларда артиллерия! — дип авыр гына сүз катты Николай Нови- ♦ ков. “
— Алары шулай,—дип сүзгә катышты Кәрим Безнең якның кө- * чен дә исәптән чыгарырга ярамый!
— Әйе.— дип аны куәтләде Дубинин.—Дошман безгә караганда * ике мәртәбә артык. Сан ягыннан! Ләкин аларда бер нәрсә юк. Нигез s юк аларда. Безнең терәк тә бар. нигез дә нык! Халык, юксыллар без- = нең якта. Без аларның азатлыгы өчен көрәшәбез. Шуның өчен ул без- 5 нең якта. Ә тарих өйрәтә, халык кайсы якта булса, җиңү шунда! £ Чехлар — килмешәкләр. Алар. . х
— Иптәш начальник! — Алиев кабаланып килеп керде.— Сезне телефонга! .
Дубинин шактый калынайган гәүдәсен җиңел генә йөртеп алгы бүлмәгә чыкты һәм телефонга тотынды
. — Тыңлыйм. Кем? Хәмит? Әйе. нәрсә... Вот сволочьлар! Хәзер үк кавэскадронны түбән калага! Үзең дә дружинаң белән шунда төш. Мин бер взвод укчылар җибәрермен! Ашыгыгыз! Алар чехлар белән кушыла күрмәсен!
Дубинин трубканы урынына куярга да онытып аптырап торды. «Нәрсә булды?» дип аптырап көтеп торган иптәшләре янына керде. Авыр итеп көрсенде, сүзләр сызланып чыкты:
— Түбән каладыгы казак-урыслар баш күтәргәннәр'
Бу бик авыр хәбәр иде. Андый мөмкинлек булуы ихтималы турында күз алдында тоткан иде алар, шуңа кабаланалар да иде. казаклар кузгалганчы чехларны нейтрализовать итеп өлгерергә кирәк Димәк ..
Ул арада тышкы ишек ачылып китте, аннан йөгереп — мышнап Ташҗан әкә килеп керде, ярым русча, ярым казахча кычкырып җибәрде:
— Уй-бай. чехи! Вокзалдан чыгып монда килә җатыр! Идут сюда, җылдам! Идут, они идут!
2
Чехословаклар Түбән калада чуалышлар башлануыннан хәбәрдар иделәр. Алар бары тик шул кузгалышны гына көтәләр иде. Хәбәр килүгә үк, төн караңгылыгыннан һәм кузылларның ваемсызлыгыннан файдаланып, консерва заводына урнашкан штабны камап алырга карар бирделәр Бу эшне алар бик тиз һәм җиңел башкарып чыгарга уйла-ганнар иде. 'Алар шыпырт кына вагоннардан төштеләр, песи кебек сак кына атлап, чылбыр булып сузылып штаб ягына кузгалдылар. Әмма кызыллар штабы кичтән үк вокзал артындагы чокыр-чакырларга, канауларга гаскәр китереп өлгергән иде инде. Кара күләгәләр күренүгә
алар тиз-тиз әзерләнә башладылар, чехларны аз-маз якынрак җибәрделәр дә, ике яктан ике пулемет дошман өстенә ут яудыра башлады. Пулеметларга мылтык тавышлары да кушылды. Аягүрә торып ата-ата килгән солдатлар кинәт ятарга мәҗбүр булдылар Яралылар ахылдады, кемдер нәзек тавыш белән ыңгырашты Кара-каршы ятып ату башланды Чехлар моны һич тә көтмәгәннәр иде. киңәш өчен вагоннарга кеше йөгерттеләр һәм бу хәл аларның алга баруын нык кына тоткарлады. Ул арада заводның цехларында дежурда торган эшчеләр — кызылгвардиячеләр чыгып, каралтыларга ышыклана-ышыклана алдынгы линиягә якынлаштылар, штабтагылар да аларга кушылды.
Заводтагы Кызыл гвардия отряды командиры Галимҗан белән Кәрим бергә туры килделәр. Карт тимерче караңгыда да үткен күрә иде. ул:
— Комиссар иптәш,—дип пышылдады — Әгәр мин үземнең егетләр белән әнә теге суыткыч сарайлары артыннан узып, яшел ыштаннарның артына төшсәм?.. Аларны вагоннардан аерып алсак, ә?!
Аның пышылдаганы шактый еракка ишетелгән ахрысы, берничә пуля алар яткан канау кырындагы түмгәкләрне тишеп узды — ком коелды
— Ят тизрәк!
Этләр, сөйләшергә дә ирек бирмиләр!
Кәрим прицелын түбәнрәк төшереп атып җибәрде, канаудагылар бердәм залп бирделәр. Чехлар тынды
— Иптәш комиссар!..
- Барыгыз. Галимҗан абый. Тик тозак корам дип үзегез барып эләкмәгез!
Галимҗан артка чигенә башлаган иде. чокырга мәтәлеп төште, аннан чыгып үз егетләрен бора гына башлаган иде, чехлар тавышланып, үз телләрендә кычкырып, ата-ата якыная башладылар Вагоннардан аларга ярдәм дә килеп өлгерде ахрысы Кәрим кирпеч өеме артына урнашкан пулеметчыларга команда бирде:
— Башла. Николай!
— Башла. «Максим», диген...
Ике яктан да куе. тоташ атыш башланды. Пулялар чиный-чиный әле \1 яктан, әле бу яктан узып төн караңгылыгын теткәлн башладылар, кызылгвардиячеләрнең уңайлырак булса да. пулялар аларны да эзләп тапты, кемдер авыр гына кычкырып куйды.
— Балта әкә. сезме? Кай җирегезгә тиде?
Сул кул. . Зарар юк Бәйләделәр.
Урам сугышларында Кәримнең тәҗрибәсе никадәр аз булмасын, ул дошман ягыннан очкан пуляларның күбрәк булуын да. чех солдатларының аз-мазлап кына булса да һамар якынрак килүен дә чамалады. Аның иптәшләре канау өстенәрәк менеп, төбәбрәк ата башладылар
Көнчыгыш як алсуланды Салкынча җил исте. Болытлар тарала башлады Чехлар ачыктан-ачык күренмәсәләр дә. ерактан төсмерләнәләр Алар инде торып-ятып. күз иярмәслек арада урыниан-урынга күчеп һаман якынлашалар. «Эх. тагын бер-ике «Максим» булсачы!» - диде эченнән әрнеп Кәрим Пулеметлар туктый-туктый гына атарга мәҗбүрләр. патроннарны сакларга кирәк' Көн ачылуы бер дә кызылгвардиячеләр файдасына түгел иде. чехларның өйрәтелгән гаскәре көн як-тысында тагын да кыюрак, хәрби фән таләпләренчә хәрәкәт итәчәк. Штабка хәбәр итеп, ярдәм-киңәш сорарга кирәк иде. Кәрим үз якындагыларның берсен штабка Дубинин янына җибәрде Исидор Дмитриевич гомуми җитәкчелек итәр өчен әлегә штабта торып калган иде..
Хәлнең кискенләшә баруын башкалар да сизенде. Галимҗан Кәрим янына кире борылып килде:
— Үткәрмиләр, сволочьлар! Ике кешебезне югалттык...
Бу яктан катырак торыйк! — диде Кәрим. Шул чакта аның күзе сул якка төште, өстенә салкын су сипкәндәй булды Бер төркем
чехлар канау «стена үк менеп киләләр! Нигә атмый инде бу пулемет! Ул тиз-тиз шуышып барып караса, пулеметчылар икесе тиң авыр яралы. Берсе: «Ах, жәл... кырып бетереп булмады».— дип ыңгырашып ята. Нишләргә3 Чигенергәме? Кая?Артта завод, штаб. Юк. юк. кузгалмаска' Кәрим пулеметының уТын әле уңга, әле сулга борып, канау өстенә менә башлаганнарны бер мәлгә куып төшерде. Ләкин, көчләр тигез түгел ‡ § иде. Сул канат сынды, чигенә башлады. Монда ике уйлап торырга 5 мөмкин түгел иде Кәрим «Ур-ра!» кычкырып өскә сикереп чыкты. Алга! §
Әле генә масаеп алга ашкынган чехлар һөҗүмгә түзә алмыйча арт- ка. вокзалга таба чигенә башладылар. Шуннан файдаланып Галимҗан ү-з егетләрен сарайлар артына күчереп өлгерде... 1
Ике як та яттылар. Көң тәмам ачылды, анда да, монда да үлгән 5 гәүдәләр шәйләнә башлады Нидер эшләргә, бу мөшкел хәлдән көн тә- £ мам яктырганчы котылырга кирәк иде Кәрим бер эшче белән пуле- = метны Галимҗаннар янына, сарай артына күчерергә булды. Аннан то- s рып атканда чехлар ачыклыктарак булачак иде. Ул арада тагын атыш s башланды, ике яктан да кычкырган, янаган тавышлар яңгырады, чехлар ♦ ягыннан команда тавышлары ишетелде, Кәрим пулеметын сөйрәп са- “ райлар артына чыгып килгәндә кинәт туктап, таш булып катып калды. х Май кайната торган баздан бер-ике генә адым арырак Галимҗан һәм 2 аның сугышчан иптәшләре таралып яткан иде. Галимҗанның күкрә- J геннән. кызыл бант өстеннән күбекләнеп-күбекләнеп куе кан ага s
Шушы мизгел Кәримне харап итте, аның пулеметы аз гына тынып * торды, чехлар сикерә-сикерә канау өстенә менеп җиттеләр, яман акы- * рып. каушаган, югалып калган кызылгвардеецлар өстенә ташландылар. ■-
3
Кызылъярның бу ягында җатак-казахлар. ломовойлар, тире җыючылар. касапчылар. айгыр печүчеләр, тимерчеләр, балтачылар, йон юучылар, суык аяклар, фәхишәләр. караклар һәм башка шуның ише- ләр яшәп ятканга «Әтәч каласы» дигән дан алган. Кич җитте исә. Әтәч каласы халкы урамда. Гармун, җыр. сүгенү, акыру, елау, сугышу. Бер генә төн дә монда пычаксыз, кансыз, үтерешсез үтми диярлек.
Шушы Әтәч каласында инде утыз елдан артык гомер сөргән касап- чы җатак Меңбай әкә бүген капкасыннан чыгып, урамның әле бер. әле- икенче ягына карап торды да башын чайкады.
— Уй-бай. ходаем, монау гаҗәп, гуй бер адәм җук! Җорт кырылып калдымы?
Бу тынлык искитәрлек хәл иде. һәм моның сәбәбен Меңбай әкә бик яхшы белә!
Таң да яралып-туып бетмәгән иде. Әтәч каласы урамнарына атлы урыс-казаклар ябырылып керде! Йортларны астын-өскә китереп тентеделәр. хатын-кызларны куркыттылар, бала-чагаларны тибеп-тибеп очырдылар, кемнәрнедер эзләделәр... Ир-атларга нагайка да эләкте, шикле күренгәннәрне каталажкага илтеп яптылар
■— Ходай, үзең сакла. Ул кяферләрне монда юнәлтә күрмә, мәү- ләм.— дип рәнҗеп Меңбай әкә комганын эргәгә куйды да ялгыз тәрәзәсенең калтырап торган капкачларын япты. Капкага бастырып салынды. Алабай чылбырдан ычкындырылды. Чал кураның аргы башындагы киез өй төсле итеп түгәрәкләп чымнан салынган тушалага * таба юнәлде.
Тушала ишегендәге йозак шалтырауга. Кәрим язып утырган кәгазен каршыдагы дәү мичкә астына тыкты да шәмне сүндерде. \зе колгага
' Чым кәс.
§ Тушала ит каклый торган кечкенә бина, коптилка
элеп киптерергә куйган тире артына яшеренде, револьверын кулына алды.
Ишек акрын гына ачылды.
— Эһем. эһем, караңгы гуй...
- — Ата? Хәзер.
Кәрим тире артыннан чыгып тартма өстендәге шәмне кабызды. Тушала яктырып китте Чал ишекне ябып алга узды _
— Карның ачып калган чыгар, балам,— Меңбай әкә комганының капкачын ачып, аннан кушкабырга — каклаган каз һәм бер төргәк чыгарып мичкә өстенә куйды — Аз-маз йөрәк ялгап- ал Сораган кәгазьләреңнең дә кайберсен таптым. .
— Рәхмәт Ни хәбәрләр бар. ата5
— И. бала, нисен сорыйсың5 — Чал гадәтенчә сакалын учлап авызына капты.— Башым әйләнде.. Кара кайгы Зиратта булдым.
— Кемнәрне җирләдегез, ата җан?
— Он. нисен әйтәсең? Үзең белгән сары нугай Гарифҗанның улы Галимҗан Үзебезнең мәргән Балта әкәне. җәнә Әхмәтбәкне, черкес булса да мөселман гуй. байгыш.
— Ни дисез5 — Кәрим сискәнеп китте, чалның авызына керердәй булып үрелде— Әхмәтбәк?! Булмас! Ялгыша торгансыздыр, әкә. Ул заводтан бергә чигенде. Әтәч каласына минем белән бергә килде. Ата?!
— И. балам — Чал ашыкмыйча, сабыр тавыш белән сүзен дәвам итте. — Дөньяны кортып торган яман күз гуй. Ул күрми каламы? Кичә төндә Әхмәт байгыш кулга төшкән. Ләкин ул.хәзрәти Галидей гайрәтле җан гуй. Осталган җирендә ике казак пычаклап качкан.
— Шуннан, ата?
— Байгыш, башка барыр җире калмагач, үзебезнең мәчеткә барып кергән Таң иртән халык белән бергә иртәнге намазын укыган, муллага садака биргән. Ә намаздан таралганнан соң, озакламый унбер- унике казак килеп мәчетне урап ала.
— Кемдер күрсәткән!
— Байгышны мәчет ишегалдында кылыч белән турап ташлаганнар. мәлгуньнәр
Карт хәле китеп шундагы буш тартма өстенә килеп утырды, башы иелеп төште. Тушала кинәт тып-тын булып калды Мичкә өстендәге шәм чатнап куйды. Тушала артында эт шыңшыды
— Эх' —дип әйтеп алды Кәрим.
Чал. башын күтәреп, ике кулы белән битен сыйпады, ниндидер дога укыды Кәрим дә картның ихлас күңелен хөрмәтләп, кулларын күтәрде
— Амин
— Ата. энегез Ташҗанның хәле ничек?
— Безнең күршедә сырхау бер әйәл бар. ахун хәзрәтнең доктор кызы шул әйәлне караганнан соң безнең өйгә дә кергән. Ташҗанный. яралы кулын карап, май яккан, бәйләгән Доктор киңәше белән'ул башка өйгә күчкән, Ташҗанны әйтәм, ходай саклаган үзен. Ул китүгә өенә өч казак-урыс кереп тентү ясый, хатын, баласын орган. Ләкин эзләгәнен тапмый, мәлгуньнәр. Уй-бай. оңытканмын гуй.— Чал иелде, кәвешен салды, олтырак астыннан бер кәгазь алып. Кәримгә сузды — Хәтер дигәнең гуй Онытып барам Бу амәнәтне ахун кызы сезгә тапшырырга кушты.
Меңбай әкә амәнәтен тапшыргач, тиз генә кәвешен киеп, комганын алып тушаладан чыгып китте Кәрим шәмнең көеген бармагы белән өзеп бераз яктыртты да иелеп хатны укый башлады
« һаман кулга алулар бара Дубинин. Идрисов. Зайкин, барысы да төрмәдә. Имәнтауның Абдрашитов сезгә барган икән аны да то-
тып япканнар. Бүген төндә бер төркем венгр доброволецларын аталар икән дигән хәбәр таралды. Аннан Али Алиевны аклар штабында күргәннәр. һәммә җирдән сине эзлиләр, сак бул, дустым Зинһар саклан
1918 сәнә 1 июнь. Дустың.
Кирәк сүзләрең булса, шушы почта белән юлла. Хуш. үбәм».
«Алиев аклар штабында?» Кәрим хатны тиз-тиз ике тапкыр укып * чыгып үзе белән үзе бәхәсләшә башлады: §
— Булмас! Ул кадәрегә барып җитмәс Мөгаен, башка кеше белән j бутыйлардыр Әгәр алай булса, алай икән, ул чагында... £
һәм үзләренең җиңелүе, кызылгвардеецларның тар-мар ителүе. * аның сәбәпләре берәм-берәм ачыкланып, моңарчы билгеле булмаган з шикле сәбәпләр бергә төйнәлеп Али Алиевка барып тукталдылар... «Ди- < мәк,— ул! Безне харап итүче төп сәбәпләрнең берсе, бик мөһиме үл! £ Венгр дусларны харап итүче ул!. » «Бүген төндә» дигән Алар әлегә исән = булсалар кирәк. Тик ничек аларны коткарырга? Ничек?!
Шушы аулак, ташландык дип әйтерлек тушаладан торып ни эш- ~ ләргә мөмкин?! ♦
Ишек ачылды. Кәрим сискәнеп, уйларын чәчеп урыныннан торды. 2 Бу ни бу? Әллә күзгә күренә инде? Юк! Ишеккә көчкә сыеп, зур бер кап- < чык кереп килә Кәрим ни уйларга да. ни әйтергә дә белми аптырап < калды.
— Меңбай әкә?! / s
— Ия. улым, мин гуй. Чал капчыкны тушалага этеп кертеп, ишек- не ябып, келәсен салып куйды. о.
— Ата, монавыгыз ни? =
— Сабыр, хәзер әйтәм.
Кинәт Алабай өрә башлады. Тушаладагы ике кеше тын да алмый катып калдылар
— Син инде. Кәримҗан, яшерен. Мин аллага тапшырдым
Чал чыгып китте һәм озак та үтми унбер-унике яшьләрдәге бер баланы ияртеп керде.
— Уф алла, казак-урыс килеп калдымы дип курыккан идем. Мо- нау. сары нугай Гарифҗанның кече улы икән. Сине сорый, Кәримҗан...
— Кил. якынрак кил. диде Кәрим.
— Мине әти җибәрде, диде бала.
— Исемең ничек синең?
— Сабирҗан.
— Әйт, Сабирҗан.
— Бүген, бүген. . абыйны күмделәр.
— Беләм, җаным. Абыең кебек батыр булып үс.
Чал бер урында тыныч кына утыра алмый иде. күз яшьләрен сөртеп Кәримгә эндәште:
— Син. Кәримҗан, бала белән әңгәмәләшә бир. мин курага чыгып күз-колак булыйм.
Тушала ишегенә келә салганда чал. .Хәзер курамда ике кеше- нең җаны, язмышы»,— дип куркып уйлады.
— Сөйлә. Сабирҗан. Әтиең кайда? Ник җибәрде?
— Әти әйтте, ни диде Әй. анда Әхмәдулла абзыйларга теге хәреф җыючы Җамал апа килде бит. Ул да әйтте. Монда килеп кәгазьләр алып кайт. диде.
Малайны озак тотарга ярамый иде. Кәрим почмактагы мичкә тө- I беннән бер төргәк кәгазьләр алды.
— Менә ул кәгазьләр, Сабирҗан Тик син аларны ничек яшерерсең?
Сабирҗан башындагы зур. тимер юлчылар фуражкасын салды да астарын әйләндерде
— Бир монда, абый. Алдан ук астарын сүтеп куйдык
— Акыл! — Кәрим кәгазьләрне ыспайлап эчкә тутырды да. френч кесәсе капламасыннан җепле инә алып, астарны тегеп тә чыкты. Фуражканы кагып-сугып Сабирҗаннын башына кидерде
— Йөгерә башласаң, башгаңнан төшеп калмасын!
— Курыкма, абый, төшермәм
— Әтиеңә әйт. кәгазьләрне Җамалга тапшырсын Рәтли бирсеннәр Төшендеңме?
Сабирҗан үпкәләп карады:
— Ниенә төшенмисең инде аның?
— Ярый, алайса, йөгер,— Кәрим кычкыра төшеп Меңбай әкәгә эндәште— Ата, бу баланы озатып куеТыз
— Ә. булады гуй. Хәерле сәгатьтә.
Бераздан ул кире әйләнеп килеп җитте
— Ата. бу нинди капчык? Аны нигә монда алып килдегез?
— Сабыр’, сабыр кыл. балам.— Меңбай чал ипләп кенә капчыкны бушата башлады Аннан яшел бәрхеттән алты өлгеләп тегелгән казах бүреге, буй-буй яшел чапан, бөрмә ыштырлы кара бумази чалбар, читек, кәвеш килеп чыкты
Кәрим аңлап алса да:
— Боларыгыз ни, Меңбай әкә? — дип сорау бирде
— Күршебездә бер сырхау әйәл бар дип әйткән идем гуй. Ал,— чал кинәт тавышын басып, бик серле итеп сүзен дәвам итте.— Сол әйәл иртәгә җәйләүгә йөреп китмәк Мин аның туышлары белән сөйләштем: алар риза. Инде сезгә, сол әйәл белән җәйләүгә йөреп китү мәгкуль Төсне үзгәртү кирәк.
— Ата — Кәрим сөенеп карады. Аптырады да. Тыны кысылды. Әйтәсе сүзе бугазга тыгылды
— Курыкма, улым, диде чал, аны тынычландырырга тырышып.— Ипшалла. аман-сау камаудан котылырсың Юлчыларың ышанычлы адәмнәр .
— Ата' — Кәрим сикереп торып картны ике кулы белән кочаклап алды — Сезгә зур рәхмәт Әмма — аннан артка чигенде — Әмма юлдашларым камауда, тоткында ятканда үз башыңны алып җәйләүгә, аулакка качу егетлек булмас!
Чал еларга җитешеп, ялварып Кәримнең күзләренә карады.
— Уй-бай, монау ни дигәнең? Бол җирдә, Кызылъяр туфрагында калу куркыныч' Әйткәнне эшлә, өлкәннәргә каршы торма Болай да күпме адәмнәрнең җаны кыелды!
— Юк. ата.- Кәрим башын чайкады — Булмый, ата.
Кинәт, якында гына диярлек ике тапкыр' мылтыктан аттылар, ту- шала селкенеп китте. Атлар чабып узды. Эт өрә башлады.
Меңбай әкә ашыгыл-каударланып чыгып китте. Кәрим Мәдинәнең хатын шәм утында тотып яндырды да көлен идәнгә сипте. .
4
Көмеш кыңгырау чыңлауга гарнизон дежурные — озын, чандыр гәүдәле, кыска гына сары мыеклы офицер ашыгып атлап кабинетка керде:
— Полковник әфәнде?..
— Поручик Алиевны чакырыгыз!
— Тыңлыйм, полковник әфәнде'
Ашыгыч адымнардан идән такталары сыгылып, шыгырдап китте. Кабинет ишеге дә тавышланып кына ябылды Дежурный офицер полковникның «авыр аяк»ларны яратмавын белә. Әйткән икән, яшен тизлеге белән башкарылырга тиеш Поручик Алиев аның катында булсын' Озакламый ишек тагын ачылды Бу юлы йомшак кына, ишетелер-ише- телмәс кенә Адымнар да йомшак, идәнгә иркәләп кенә басалар.
Полковник әфәнде, сезнең боеруыгыз буенча поручик Алиев килде.
— Утырыгыз, Али Алиевич! Кәефегез ничек?
— Илтифатыгызга рәхмәт — Поручик гәүдәсен сыгылдырмый гына, хәрбиләргә төү тәкәллеф белән баш иде һәм өстәл янындагы йомшак урындыкларның берсенә әдәпле генә, җәелеп китмичә, кырыена * гына чүкте — Аллага шөкер, кәефләр зарланырлык түгел.
Полковник баядан бирле өстәлдәге кәгазьләрен караштыра иде, £ беренче мәртәбә күтәрелеп карады, елмайды, өстәлдәге көмеш ай су- § рәте төшерелгән папирос кабына үрелде. Ачты. Бер папиросны авызы- * на капты һәм капны ихтирам белән поручикка тәкъдим итте. 2
— Рәхим итегез. г
— Рәхмәт, полковник әфәнде. Мин тартмыйм бит.
— Тантана хөрмәтенә берне мөмкин! Ерактан килгән күчтәнәч, х Төркнядән. Болайча әйтсәк,— полковник аталарча рәхимлек сиздереп, i башын чайкамыйча гына көлде,— мөселман тәмәкесе, курыкмыйча тар- = тыгыз. Дуслар бүләге! Гомумән, бүгеннән җиргә катырак басып та йөри ♦ аласыз, поручик! =
Поручик та елмайды, икесе дә кабыздылар, ашыкмыйча, тәмләп * суырдылар Бүлмәгә ефәк төсле сузылып, дулкынланып зәңгәр төтен ? таралды, хуш ис аңкыды. ' <
Полковник кулыннан алган затлы папирос төтене белән Али Алиев- s ның күңеленә ниндидер бер бөек сөенеч тулгандай булды. Я, алла, нинди * гүзәл бу дөнья! Әйләнә-тирә ничек яктырып, матураеп китте бүген! < Әнә, полковникның дң кәефе күтәренке, елмая, көлә, үз итеп татар те- ~ лендә сөйләшә! Мондый хәл икәүдән-икәү аулакта очрашу сирәк очрый = бит! Мондый бәхет күпләргә тәтеми! Әти мәрхүм әйтмешли, форсат — ганимәт'..
Полковник Дмитрий Иванович Орлов белән Али Алиев күптәнге тынышлар. Шуның өчен полковникның хәзер дә татарча сөйләшә башлавы поручик өчен гаҗәпләнерлек хәл түгел. Гомумән, себер казак-урыс офицерларының күбесе татарча, казахча яхшы белә. Чөнки алар балачактан бирле казак-татар балалары белән уйнап, якыннан аралашып, сугышып, талашып, татулашып үсәләр. Ә бала хәтере мәңгелек. Күк- чәтауда атаман Иван Васильевич Орлов, Аның тау буендагы яшелгә буялган өе шәһәрнең атаклы коммерсанты Шаһвәли Усманов кибете белән рәттән иде Димка Шаһвәли һәм касапчы Жылкайдар балалар белән бергә аунап үсте, аларча сөйләште. Жирле халыкны кулда тотар ' өчен аның ышанычын казанырга кирәк. Ә тел — ачкыч. Аның белән иң авыр йозакларны ачарга була Тылмачсыз гына турыдан-туры сөйләшә белү — алдагы тормышның, язмышның нигезе Менә шуның өчен хәйләкәр, күпне татыган Иван Васильевич улының, булачак офи-церның. булачак атаманның инородецлар белән аралашуына каршы төшмәде. Хатыны Василиса Николаевна. «Ни хәл бу. бердәнбер улыңны гололобый татар малайлары белән уйнатасың. Ул бит аларның хуҗасы буласы кеше!»—дип гарьләнеп рәнҗегәндә дә Иван Васильевич рәхәтләнеп көлә генә иде. , _ „ . „
— Эх син, матушка, Василиса Николаевна! Дөрес әйтәсең! Ялгышасың да! Әлбәттә, хуҗалары булыр! Тик төпле һәм озак хуҗа булыр өчен ул татарларның телләрен белү дә кирәк. Телләрен беләсең икән, сине берәү дә алдый алмый. Серләрен дә яшерә алмаячаклар!
Атаман төрек сугышыннан кайтмады, әмма аның акыллы киңәшләре Дмитрийга һәрвакыт кирәк булды, әле бүген дә ярдәмгә ярап то-
I ралар...
Японнарга каршы да сугышты Дмитрий Орлов, герман сугышында каты яраланып, яралары бәрабәренә полковник йолдызлары һәм тагын бер крест тагып Кызылъяр гарнизонына кайтты. Менә шунда ул штабта хезмәт итүче чибәр, елгыр, сүз тыңлаучы поручик Али Алиев
белән тынышты Хәрби хезмәтне бик яшьли татыганга, полковник татарларның искиткеч кыю һәм тәвәккәл егетләр икәнен белә иде Али Алиевны ул үзенә якынайтты һәм поручикның үзе өчен утка да. суга да керергә әзер икәнлегенә ышана иде. .
Бәхетсезлеккә каршы, озакламый дөньяның асты-өскә килде, падишаһ әгъзам хәзрәтләре тәхеттән ваз кичте, җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, солдатлар заманы башланды. Кызылъяр гарнизоны да бу куркыныч шау-шудан читтә калмады, баш күтәрде. Совдеп ягына күчте. Безнең дуслар давыл якынлашуын икесе дә алдан сизделәр һәм икесе өчен дә файдалы булган саклану чараларын эзләделәр. Полковник пар атка утырып караңгы төндә Күкчәтау ягына чыгып югалды, ә поручик. аның киңәше белән солдатлардан да алдарак. Совдепка барып, үзенең большевиклар платформасын кабул итүен белдерде...
Чехословак корпусының баш күтәрүе. Казанны кулга алуы турындагы хәбәр йөри башлау белән, язгы караңгы төннәрнең берсендә, кызыл гвардия командиры Али Алиевның фатирына бер кеше килде. Тәрәзәне дә бик сак шакыды. Ул керүгә йортта ут сүнде. Әңгәмә башланды. Кунакның кайчан, ничек чыгып киткәнен беркем дә күрми калды, ул ихатадан чыкты да юк булды, эреде, югалды Ишел буендагы балыкчылар кемнеңдер бик соң гына каекка утырыл Биш күл ягына киткәнен шәйләп калдылар
Баш күтәрү төнендә Али Алиевның хезмәте бәяләп бетергесез зур иде Штаб дежурные буларак, ул Совдеп отрядларының бөтен хәрәкәтен күзмә-күз күреп, килешелгән шифр белән, телефон аша хәбәр биреп торды Кызыл отрядларның болай тиз һәлак булуына, нигездә, ул сәбәпче булды! Аның бу хезмәтенең зурлыгын полковник Орлов бик яхшы аңлый! Юкка гына чакыртып алмады ул аны. янына утыртып тәмәке белән сыйларга тотынмады... Әле болай гына булырмы? Алда, монархиягә турылыклы гаскәрләр илне большевиклардан тәмам азат иткәч, Али Алиевның күрсәткән хезмәтләре ярап куячак!.
Бер-берсенә шатлыклы елмаюлар бүләк итеп, полковник белән поручик папиросны тартып бетерделәр. Орлов шуннан соң гына, бер күзен кыса төшеп, Алиевка эндәште.
— Төнге операция ничек узды дип уйлыйсыз?
— Уңышлы узды дип беләм! Совдеп членнарының һәммәсе диярлек кулга алынды. Полина Калюжная белән Анастасия Прокопьева Әтәч каласындагы бер кыргызның өендә яшеренгәннәр икән. Ул кыргызны да кызыллар штабы буенча белә идем... Алар да килеп капты! Бер төн эчендә бөтен юнәлешләрдә тар-мар иттек без аларны, полковник әфәнде. Сезнең шигегез бармы әллә?!
Полковникның елмаюы кинәт юкка чыкты Аның кырыслыгын, ярсуын күреп Алиев шунда ук аягүрә басты.
— Гафу итегез, полковник әфәнде!
— Мин сезне тәмле тәмәке белән сыйланыр өчен генә чакырды дип беләсезме әллә, поручик5! «Тар-мар» дисез! Ә бу нәрсә? Полковник өстәл тартмасыннан кәгазь алып, җирәнеп кенә аны поручикка таба ыргытты.— Бу нәрсә?
Кәгазьне кулга тоту белән Алиев елан чаккан ке.бек калтыранып» сикереп алды.
— Бу... бу... бу бит прокламация!
— Таныйсыз икән, поручик әфәнде. — диде мыскыллап Орлов,— әйе. хак. бу большевиклар прокламациясе. Рус телендә... Ә менә бусы...— полковник өстәл тартмасын тагын ачты һәм шундый ук форматтагы икенче бер юка кәгазьне тартып чыгарды Бусы нәрсә дип сорыйм мин сездән?!
— Бусы да... прокламация. Татарча.
— Да?! Полковник кинәт шаркылдап, бөтен бүлмәне яңгыратып
көлә башлады, күзләреннән яшьләр атылды. Татарчамыни?! Ә мин кытайча дип торам! Кызыкмы?! Чамадан тыш мәзәк! Орлов көлүеннән кинәт туктады, гасабын бер тавыш белән акырды.— Подлец! — Шул минуттан ул русчага күчте, татарча бик яхшы белсә дә полковник Орлов сүгенгәндә күбрәк үз телендә җибәрә торган иде. Подлец! Идиот! Бөтен кала большевиклар өндәмәсе белән тулган, ә ул. дурак, one- * рация унышлы үтте дип җәелеп утырган Баба'
— Мин... мин.. Q
— Молчать! Бабник! Белмиләр дисеңме! Фәхишәләр артыннан g йөреп, иң куркыныч бүрене ычкындырдың. Бу акылга сыймаслык хәл! — * Полковник өстәл тартмаларын ачып аннан русча, .татарча кәгазьләр- з не күтәрәме белән поручикның йөзенә бәрде - Иснә, суккин сын, ис- § нә! Сутюшев эше булыр бу Аның исе килә Ул гына! Кайда ул? Нигә аны £ муенчаклап монда, минем каршыма китермисең?! =
— Мин аны эзлим, полковник әфәнде, ләкин ул. 5
— Җитәр! — Алиевның калтыраган, хәлсез тавышын полковник = калын, гөрелдәп торган бас белән күмеп ташлады.— Җитәр, койрыкны ♦ күп болгадың. Сиңа да урын табылыр. Ишетсен колагың: Кәрим Сутю-.” шев бүген монда, минем катымда булырга тиеш. Я үле. я тере... Тере * килеш! Марш! £
Тормышта шундый борылышлар да була икән! Полковник сөекле * . поручигын эт итеп куып чыгаргач, бераз дәшмичә генә уйланып утырды. s Аның йөзендәге дәһшәтне елмаю алыштырган иде: «Ярый. Бик аруык s кыланмасын, үзенең чамасын һәм урынын онытмасын, гололобый! Мон- 5 нан соң ул җитезрәк һәм тырышрак булачак! Этне сыйла, ара-тирә £ типкәләп тә очыр. Хуҗасына аннан да тугры эт булмый!» s
Али Алиев полковник яныннан ничек чыгып киткәнен дә сизмәде, чыгышлый ул дежурный офицерга күз төшерергә дә өлгерде «Ишетеп торып офицерлар арасында данны таратмаса ярый инде!» — дип уйлады. Алиев полковник белән якынлыгына бик нык горурлана һәм урыны туры килгән саен аны әйтеп сүз кыстырып узарга ярата иде.
Кулыннан килсә, очратса, ул хәзер Сутюшев Кәримне өзгәләп. юк өзгәләп кенә түгел. Чәйнәкләп ташлар иде!
Кызылъяр каласының бакчасы шәһәрнең нәкъ урта бер җиреннән башланып китә дә. сузыла торгач, татар-мөселман зиратына барып тоташа. Зират зур. Монда Кы шлъярдагы бөтен мөселманнар: татарлар, казахлар, үзбәкләр, кавказлы халыклар — черкеслар, ингушлар, чеченнар, уйгурлар инде йөз елдан артык үзләренең лретләрен җирлиләр һәм һәрбер кабер өстенә язулы таш кую. чардуганнар кору белән бер- рәттән, берничә төп агач та утырталар Менә шушы нәни агачлар, еллар үтү белән зураеп, урман булып күтәрелә Элегрәк бакча белән зират арасында такта койма да булган, еллар узу белән баганалар черегән, койма ауган, һәм бакча белән зират тоташ бер кара урманга әверелгән.
Хәзер, бакча белән зират чигендә тимер түбәле, баркатлы агач өй — зиратчы өе генә тора. Бу өйнең түр тәрәзәләре урамга карый, ә ишек алды — кура-киртә. келәтләр, бакча-зират эченә кереп киткән. Менә хәзер, шушы тып-тын кичтә, зиратчы курасының эчке капкасы ачылды да, ике кеше күренде. Алар сагаеп кына бакча куелыгына таба атладылар.
Сукмак. Карагайлар Китек ай. Ике кеше. Уңда ир кеше. Ьртача буй. Чандыррак гәүдә. Кара костюм-чалбардан. Башында фетр эшләпә. Кулында трост Ул сул аякка аз гына аксап атлый. Сулда хатын-кыз. Ул буйга ир кешедән азга гына кайтыш. Аның өстендә аксыл-сары костюм-күлмәк. Ул да эшләпәдән. Зәңгәр тасмалары иңенә төшеп, атлаган саен, җилфердәп ала
Алар яңарак кына очрашканнар иде ахрысы, әле юньләп хәл-әхвәл сорашырга да өлгермәгәннәр. Икесенең дә тавышы каушап-калты- рабрак чыга иде.
— Мәдинә... _
— Кәрим!
— Мин сине монда очратырмын дип һич уйламаган идем.
— Ә минем сине бик күрәсем килде, Кәрим.
— Рәхмәт. Мәдинә.
— Нигә син болай иркенләп, күзгә чалынырлык киемнәр киеп йөрисең? Үзеңне ничек эзләгәннәрен беләсеңме?! Бөтен җирдә шпиклар.
— Беләм. Мәдинә, беләм Ничек киенү турында төрлечә уйлап карадым Ничек киенсәм дә. күзләренә чалына калсам, танырлар дип беләм
— Саграк булырга иде
— Нишләргә соң. Мәдинә? Эзлиләр дип качып, ябылып ятып буламы? Ә иптәшләр?! Үзең беләсең, хәзер алар нинди хәлдә? Аларны ничек тә булса зинданнан коткарырга кирәк. Ул миңа фарыз!
— Әй аллам, нинди генә газиз башлар әрәм булмый Нинди заман! — Мәдинә тетрәнеп китте, узган төндәге куркыныч вакыйгалар тагын күз алдына килделәр.
— Мин синең ниләр кичергәнеңне чамалыйм, син дә минем хәлләремне бел инде, Кәрим,—диде ул...
Гадәттә, татар халкы кабер өстенә истәлек өчен язулы таш һәм чардуган куя. Ә менә үзбәкләр, казахлар (билгеле, хәллерәкләре) кабер өстенә кирпечтән, таштан тәрәзәсез-нисез гөмбәз өй салып калдыралар Кызылъяр зиратында да берничә шундый мазар бар иде. Менә шундый мазарларның берсен кемдер кеше мүкәләп керерлек итеп тишкән. Алар әнә шул янтыгы тишек мазар кырына барып утырдылар... '
Үткән төн Кызылъяр хәрби госпиталь врачы Мәдинә Урманова өчен аеруча тынгысыз, хәвефле төн булды. Кичен бертуктаусыз яралы урыс-казакларны ташыдылар. Палаталар гына түгел,коридорлар да шул дәү сакаллы, яман күзле казак-урыслар белән тулды. Ыңгырашу, акыру. сүгенү, самогон исе Бигрәк кабахәтләр үзләре, яраланганнар, канга тузып яталар — анда да шәфкать туташларын чеметкәләп калырга маташалар. Кызлар елап Мәдинә янына керә Өлкән врач бу кичтәге хәлләрне күтәрә алмыйча йөрәге сызлап егылды. Бар авырлык Мәдинә өстенә өелде Кара, дәвала, операция яса Врачның хәлен үзе генә белә! Эчтә нәфрәт уты дөрли, дөмектерер идең шул кабахәтләрне, үзләрен туп-туры җәһәннәмгә озатырдай буласын, ярамый! Син врач Дәваларга тиеш...
Ә төн уртасында.. Иң хәвефлесе әнә шул төн уртасында булды да инде...
— Ярый әле, хәтәрне алдан сизендем. Югыйсә барыбыз да һәлак була идек — Мәдинә Кәримгә таба сыгылып төште, йөрәге чәнчеп тыны кысылды.— Ярый әле. ходай коткарды ул эттән!
Мәдинә утыз беренче май төнендәге бәрелештә бик каты яраланган ике кеше — Николай Новиков белән Микола Таранның өенә барып кайтты. «Хатын-кызлары чирләгән икән1» — дигән булып барып, сугышчыларга перевязка ясаДы, дарулады. Николай Новиков та. Микола да Кәримнең дуслары иде. «Егетләрнең хәле начар», дип хәбәр иттеләр аңа һәм ул, гангрена башланудан куркып, аларның икесен дә бик зур саклык белән, яшертен генә госпитальгә алдырды.
Мәрзия аклар штабында машинистка булып эшли иде. ул кичкы- рын килеп казак-урысларның госпитальдәге яралыларын берәмтекләп тикшерергә җыенуларын әйтте
Мәдинә ике Николайны да процедурага дип чакыртты да шунда ук подвалдагы моргка озаттырды Ярдәмчеләре ишекне бикләп өскә
күтәрелгәннәр генә иде, кылычларын сөйрәп, шпорларын шалтыратып бер төркем казак-урыс килеп керде, Берничәсё ишек төбенә басты, беркемне чыгармыйлар да, кертмиләр дә Өчесе рөхсәтсез-нисез Мәдинә бүлмәсенә килеп керделәр Башлыклары - яшь бер офицер
Чакырылмаган кунакларның болан килеп басуыннан каушап, ни әйтергә дә белмичә, иңге-мнңге басып торганга, ул офицерның йөзенә ♦ күтәрелеп тә карамады. 2
— Әллә Мәдинә туташ танымый да инде?—диде ясалма, салкын = бер тавыш 5
Күтәрелеп караган иде, имәнеп китте Мәдинә! «Әллә саташаммы?» — i днп тә уйлады. ==
— Без гарнизон начальнигы полковник Орлов боерыгын үтәп па- | даталардагы авыруларны, яралыларны тикшереп чыксак... сез каршы £ түгелдер бит, Мәдинә туташ? а
— Мин монда туташ түгел, ә врач, Алиев әфәнде!
— То есть... офицер әфәнде! |
— Гафу итәсез — Мәдинә күкрәгенә тулган нәфрәт ачысын яшерә ♦ алмыйча агарынып китте. Иреннәре дерелдәде, шушы хәлне сиздермәс ? өчен, ишек төбендә куркудан дер-дер калтырап торган шәфкать туташы ° Машага эндәште. - Офицер әфәндегә халат бирегез! Али Алиев Мә- 2 динәдән күзен алмыйча ашардай булып карап тора иде, халатын да < күзен йөртмичә генә киде, киенгәч аның алдында боргаланып алды.
— Сез шатланмыйсыз шикелле, врач әфәнде? s
— Нинди шатлыгым бар соң минем?
— О-о, сез бит могтәбәр Ахун хәзрәт кызы! Большевиклар бога- выннан котылуыгызга сез дә сөенергә тиеш идегез. х
. — Без госпитальдә, офицер әфәнде. Биредә йөзләгән авырулар ята.
Үзем турында уйларга көчем юк
— Без алда очрашырбыз дип өметләнәм?— диде күзләрен уйнатып чибәр Алиев.
— Кызганычка каршы, минем вакытым булмас дип уйлыйм
— Чыннан да, кызганыч,—диде Алиев, үзе Мәдинәгә тагын бер карап алып, күңеленә усал уйлар салып куйды «Әллә кая бара алмас! Кәрим дигән тәти кошны да аягыннан каптырырбыз . һәм нәкъ менә син миңа булышырсың да!»
Ул барлык палаталарга кереп, һәрбер авыруның йөзенә җентекләп карап, тикшереп үтте дә коридорга чыкты, ишек катындагы казак- урысларга пышылдап нидер әйтте. Алар бераз читкәрәк китеп, сөңге кебек кадалып калдылар. Али Алиев процедура кабинеты янында торган Мәдинә янына шак-шок атлап килеп басты да. күзләренә сынау белән карап, коры гына эндәште:
— Тагын кайда, нинди авырулар ята, врач әфәнде?
— Бар булганы күз алдыгызда. Белмим .. сездә ничектер, бездә авыруларны чормага яки подвалга качыру гадәте юк.
— Сез үз сүзегезгә җавап бирәсезме?
— Әлбәттә!
— Алайса,— Алиев уң кулын фуражкасына күтәрде,— Борчуыбыз өчен гафу үтенәм! Киләчәктә күрешәчәгебезне тагын бер кат искәртүне бурычым саныйм!
Аның кул хәрәкәтенә буйсынып стена буенда кадалып торган казаклар да елгыр гына чыгып киттеләр.
Ишек ябылуга Мәдинә хәлсезләнеп авып китте, ярый әле Маша тотып калды, процедура кабинетына алып кереп, кушеткага салды, дару каптырды. Минут .уздымы икән, Маша нык кына аның янтыгына төртеп куйды... Мәдинә күтәрелеп карады һәм ишек ачыгында торган Алиевны күрде. Али Алиев кулъяулыгы белән күзләрен сөртә-сөртә көлә иде
— Врач әфәнде, әгәр монда чит кешеләр, безнең дошманнарыбыз юк икән, нигә шул кадәр каушадыгыз?!
— Кабахәт! — Мәдинә үзенең ни әйткәнен сизми дә калды.
Алиевның яңак сөякләре тартышып алды.
— Мин сезнең бу сүзегезне ишетмәдем. Әткәгез хөрмәтенә,, әлбәттә. . Нигә шулай ямьсез сөйләшергә? Тупас большевиклар заманы узды, врач әфәнде Ярый. Мин сезгә матур сүзләр әйтергә дип кергән идем, мондый хәлдә күргәч. . Хушыгыз!
Алиев нидер белә, дип уйлады Мәдинә. Ике Николайны монда калдырырга һич тә ярамый иде. Бары тик төн уртасында гына ул аларны хәвефсезрәк саналган урынга, Ишел аръягына озата алды...
Әлбәттә, ул боларның барысын да Кәримгә сөйләп тора алмады, вакыты да, урыны да ул түгед! Али Алиевның кем икәнлеген сөйли башлагач кына күптән түгел булып узган хәлләр яңарып аның күз алдыннан тезелеп уздылар...
— Али Алиев өчен син мине дә гаеплисеңме? — дип сорады Кәрим
— Нигә?
— Аның х^ин икәнлеген мин белергә тиеш идем! Мин алдан сизәргә тиеш идем!
Кыйналмыйча камчының ничәдән үргәнен күреп булмый шул,— диде Мәдинә, кайдадыр ишеткән сүзен хәтерләп..— Тукта! Нигәдер куңелем бик курка. Кәрим, аннан кемнәрдер килә түгелме?..
— Алар күләгә якка чыгып төрбәгә сеңеп беттеләр. Караңгылыктан: «Кү-кү!» — дип аваз килде.
— Безнекеләр! —диде жиңел сулап Кәрим.— Безнең кешеләр.
Шәүлә башта берәү генә кебек иде, якынлаша башлагач, аларның дүрт кеше икәне ачыкланды. Сүзсез генә кул бирештеләр дә тишектән шуышып мазар эченә кереп киттеләр. Кәрим Мәдинәне озатты:
- Син зиратчы йорты тирәсеннән еракка югалма! Без хәзер...
Мазар эче караңгы Таш плитәдә утыручылар бер-берсен күрмиләр дә. Сөйләшү бик сак, пышылдау белән генә бара.
— Анда ни хәлләр?
— Күзәтергә кешеләр куелды- Алай-болай булса хәбәр итәрләр.
— Брлай, иптәшләр,—дип башлады Кәрим сүзне,—Операцияне таң алдыннан башларга кирәк. Шуннан да соңга калырга ярамый. Алынган хәбәрләргә караганда, аларны берсекөнгә суд аша уздырырга һәм атарга җыеналар.
Корал ягы ничек соң, корал? — диде аңа янәшә генә утырган карлыккан тавыш.
— Корал бар, ләкин азрак Тимер юлчыларда ике пулемет сакланып калган Хәмит төрмә сакчыларының берничәсен белә икән. Безнең егетләр! Җае да чыгып тора: алар иртәгә төнгә каршы сакка басалар.
— Менә бусы ярый, бик ярый,— диде карлыккан тавыш.
— Гарифҗан абый, син инде үзеңнең егетләреңне кичтән үк төрмә янындагы кабакка алып бар. Шау-шу күбрәк булсын өчен Әгъләм гармунын да алсын. Калада беренче гармунчы, аны белмәгән беркем дә юк' Уйнасын, җырласыннар, шик-шөбһә калырлык булмасын Әйт, эчкән булып, жырлап-сүгенеп утырсыннар. Операциянең вакыты жит- кәч кабакчы «Җитте, вакыт бетте, ябам!» — дип сезне өерләп чыгарсын Шикләнмәгез, ул безнең кеше. Сез гармун белән төрмә ягына таба барырсыз. Ә сез, Петр белән Василий,— Кәрим кырыйдагы егетләргә төбәлде,— сез, Маслаковның ломовиклары буларак, кичтән үк, йөк төягән булып, ике пулеметны, мылтыкларны һәм патроннарны арба асларына яхшылап яшереп, өстенә солы. Печән тутырыгыз да күчәр сонган булып төрмә янында туктарсыз. Сез дә үзара сүгешегез, шау-шу күбрәк'булсын! Кузгалу минутын иртәгә билгеләрбез Хәмит кайбер
кешеләрне күреп һәммәсен дә ачыкларга тиеш.
Ул арада мазар тишегенә ук шикелле бер малай килеп кадалды.
— Абын! дип пышылдады ул я
— Ә, Сабирҗан. Я? 1,1
— Мине доктор апа җибәрде. Зиратчы йёнә бер әфисәр килгән, Кәрим абыйны сораша, ди. ♦
— Рәхмәт. Сабирҗан! Егетләр, ипләп кенә таралыгыз. Иртәгә кай- 3 да күрешүне шушы малай хәбәр итәр! з
— Абый, абый! — Сабирҗан Кәримнең кулыннан тартты — Док- = тор апа монда якында гына сине көтә. Килсен, диде. Әйдә, үзем алып £ барам. =
Кәримне Мәдинә белән очраштырды да Сабирҗан юкка чыкты * Кәрим аның елгырлыгына сокланырга да өлгермәде, Мәдинә аны кочып Z алды, кайнар сулышы белән яндыра-яндыра пышылдады.
— Жаным, теге бәдбәхет монда ук килеп җиткән!
— Минем эздән йөри. Шунысы шикләндерә! Мин Меңбай әкәләр- = дән чыгып китүгә үк бастырып анда барып кергәннәр. Тушаланы ватып, _ актарып ташлаганнар. Хәзер ул монда
— Әллә чыннан да җәйләүгә китеп торасыңмы? — дип пышылда- < ды Мәдинә. Алар кулга-кул тотышкан килеш куе агачлар караңгылы- < гында чак шәйләнгән тар сукмак буйлап баралар иде.
— Ул турыда сөйләмә дә! Иптәшләр хәвеф эчендә. Мин иректә. = Озакламый Хәмит килеп җитәргә тиеш. Мин ул билгеләгән урынга ба- < рам Иптәшләр белән элемтәне дә өзәргә ярамый!.
Тагын бераз бардылар, сукмак тарайганнан-тарайды да бөтенләй = бетте
— Әгәр Хәмит уңайлы урын табалмаса?
Кәрим бу сорауга җавап бирмәде, җавап бирә алмады, чөнки ул үзе дә бу турыда кич буе уйлый иде инде, Алиев этләре бөтен шәһәр буйлап иснәнеп чабалар. Кәрим тирәсендәге боҗра тарайганнан-тарая бара иде.
— Хәл җиңел түгел, Мәдинә
— Кәрим!
— Ни дидең. Мәдинә?
— Әллә син бездә торып торасыңмы? Ничек кенә әйтмә, безнең әти Кызылъярда мәртәбәле кеше, ахун.
— Ничек сезгә барыйм соң мин?
■ — Әти дә,әни дә өйдә юк. Мәүлеткә киткәннәр иде, анда тимер юлны сүткәннәр, кайта алмый калдылар. Бер-ике көн тора аласың. Аннары тагын күз күрер Кайдалыгыңны Хәмиткә дә, башка иптәшләргә дә белдерермен.
— Сине куркыныч эченә кертәм бит, Мәдинә! Болай да...
— Мин һәммәсенә дә риза. Барысына да түзәрмен!..
Кәрим белән Мәдинә ахун йортына кеше күзенә чалынмыйча гына үттеләр. Кәримгә шушы төнне һәм алдагы көнне яшеренеп уздырырга кирәк иде. Алдагы төндә алар төрмәгә һөҗүм итәчәкләр. Иптәшләрне коткаргач эш үзеннән-үзе җайланып китәчәк Бергә булганда яшәү җиңелрәк булачак! Мәдинәнең хәлен авырайтса да. ул аларда урнашып торырга риза булды, «иптәшләр хакына!» диде.
Мәдинә ахун хәзрәт йортының икенче катындагы зур, иркен бүлмәдә яши. Анда кереп аны-моны капкалап алганнан соң ул мендәр, одеал биреп Кәримне чормага озатты
Мәдинәнең әтисе ахун хәзрәт урта хәлле генә бер кешенең баласы булып, бу олы дәрәҗәгә ачык зиһене һәм тырышлыгы аркасында ирешкән иде. Бетәшкән кара динле кеше булмаса да. ул өй эчендәгеләрне каты тота, кызын Казанга Җибәреп укытып кайтарса да. өйдә чакта 6* ЯЗ
аның һәр адымын белешеп, сорашып, жентекләп күзәтеп тора иде. Соңгы айларда ата белән кыз арасына «кара жил» керде, хәзрәт сораша — кызы жавап бирми «Әткәй, алдыйсым килми, дөресен сөйләргә ярамый!» — дип кенә куя. Ничек алай?1 Бу жавап ахунның акылына сыймый' Бөтен Кызылъярда аны акыллы, аңлы кеше дип саныйлар, бик купләр аңа киңәшкә килә, ярлысы, бае, бәхетлесе, бәхетсезе, ә монда үз каның, үз балаң шулай карышып маташсын әле! Белә ахун, патшаның тәхеттән колак какканын да белә, совдеплар туып яралуын да белә, күпчелек байларның сарык тиресе ябынып, мыштым гына тыңланып кына йөрүен дә күрә, шуның өчен кызына да өзеп ачулы сүз әйтми, аны тыя да алмый Ләкин ата күңеле бик рәнжи. бик рәнжи Кызын шикле кешеләрдән аралап аласы килә, бердәнбер баласы бит! Гомер-го- мергә үз янында сыендырып кына яшәтәсе килә Байлыгы житәрлек.абруе бар. ике якка да бөгелеп сәлам бирә ала. советлар да аны артык кысмады, аклар кире кайтса да йөзе ак, тик менә кызы гына. . Каян шул Кәрим белән бәйләнешеп, танышып китте дә каян шул Кәримне комиссар итеп куйдылар Маслаков булып Маслаков, бер көнне кибеттә очратып «Хәзрәт, сезнең кызыгыз большевикка кияүгә чыга диләр, расмы шул сүз?» — дип сорады. Татар агайнесе арасында, мөселманнар тирәсендә генә түгел, урыс-улак арасында да Мәдинәнең Кәрим белән төрле түгәрәкләрдә чыгыш ясавы мәгълүм булып житкән икән!..
Мәүлет авылына ул жаны тынычсызланып китте Калада төрле хәбәрләр йөри, хәбәрләрнең иң кәттәләрең төрле авызлар ахун хәзрәткә житкереп торалар иде Чехлар турында да ишеткән иде ул, урыс-казак- ларның күтәрелеш әзерләве дә аның колагына чалынмады түгел, ишетелде Алн Алиев белән дә очрашкан кешеләр алар, тик ахун хәзрәт аны бер күрүдә яратмады, аның ясалмалыгын да, икейөзле булуын да бик сизде. «Аннан ераграк йөр, кызым!» — диде Мәдинәгә «Рәхмәт, әткәй»,— диде Мәдинә һәм. чыннан да. бер чакта да Алиевка ачык чырай күрсәтмәде. «Кәримнән дә ерак йөр, кызым»,— дип кисәтеп карады ата, әмма бу юлы сүзе суга акты да китте
Мәдинәне урта кул гына кибетче Шаһназар улына сорап килделәр Башка вакыт булса ахун хәзрәт андый ыбыр-чыбыр белән сөйләшеп тә тормас иде. бу юлы ул яучыларны өметләндереп жибәрде: «Ноктасын куймасак та, иншалла, кыз үзебезнеке, уйлаша торырбыз»,— диде.
Мәдинә бу турыда ишетергә дә теләмәде. Укыган, тирә-якта абруе үсә барган доктор кызын яткырып кистерә алмый бит инде ахун' Ул бу кирелеген дә йотты кызының, әмма кырысланды. Шул көннән керде алар арасына «кара жил!»
Ул Кызылъярдагы чуалышлар турында ишетеп кайтты. Большевиклар белән төрмәләр тулуын да белде Шуның өчен абыстайны Мәүлеттә калдырды Тимер юл рәткә салынмаган иде, ат яллап кайтты ахун, аны белеш татарлары китереп куйдылар Шушы ук олау белән ул Мәдинәне каладан жибәреп торырга иш кайтты Абыстайга да шуны әйтте: «Шәһәр баш-күз алганчы кыз белән монда торып торасыз», диде.
Мәдинә әтисеннән китү турында сүз чыккач коелып та төшмәде, йомшамады да. беренче итеп госпитальдәге хәлне алга куйды:
— Баш врачыбыз йөрәк хастасы белән егылып ята Күпме яралылар бар? Мин аларны ничек калдырыйм? Соңыннан кеше күзенә ничек күренермен?
- Анда әнкәң хәл эчендә ята. халыкка да шулай белдерербез
— Юк, юк, әткәй, мин сезне бик хөрмәт итәм, һәр сүзегезгә колак салам. әмма бу юлы кушканыгызны эшли алмыйм.
Башта йомшак сүзләр белән үгетләп маташкан ахун тора-бара кызды, баласына авыр сүзләр әйтте, тик барыбер килешә алмадылар. Мәдинә үз юлына эшкә китте, ахун мәчеткә юнәлде.
Мәдинә госпитальгә барышлый берәүләргә кереп чыкты, аларның
балалары бик каты авырый, аның чирле икәнлеген бөтен урам күрше- тирәләр белә, шуның өчен докторның кереп чыгуы беркем өчен дә га- жәп түгел иде. Шунда ул Хәмит белән очрашты.
— Кәримне кичке эңгердә зират бакчасында кушкарама төбендә көтәчәкләр. Соңармасын! — диде ул.
— Яхшы. - диде Мәдинә... ♦
Ул көне five баш күтәрмичә эшләде диярлек, авыруларны карап § чыгарга, дәвалар билгеләргә, шәфкать туташларын тынычландырырга 2 кирәк иде. Ул соң гына госпитальдән чыгып китә алды Тизрәк, тизрәк = Кәрим янына кайтып жңтәргә. әткәсе мәчеттән каиткалаганчы аны ти- < ешле урынга озатырга да кирәк иде |
Госпитальдәге авыр һава аның башын авырттырган иде. ул чыгып * бераз баруга ук дспңеләепкитте, адымнары ешайды, кадерле кешесе бе- % лән азга гына булса да. очрашу бәхете аның йөзенә алсулык йөгертте. = Тормыш авыр, чуалчык булса да. яшьлек үзенекен итә, мәхәббәте бар g кеше кайчан да-кеше булып кала х
Банк урамы чатын чыгуга Мәдинә аптырап туктап калды. Урам- = ның аргы башыннан бер төркем халык килә. Нидер кычкыралар, таяк ° белән кизәнәләр. Төркемне ярып алга казак-урыс чыкты. Ул нигәдер < бертуктаусыз артына әйләнә, кулындагы озын камчы белән суга Кемгә?! < Кемгә икәне билгеле инде. Тагын бер бәхетсезне каптырганнар. Тагын - берәүне төрмәгә озаталар. Монда Кәримнәр иптәшләрен коткарыр өчен жан атып йөргәндә тагын берәүне тотканнар И-и. ходаем. Кәрим ан- - дый-мондыйсыз гына теләгенә ирешә алсын иде! Төркем якынайды, 2 аларның ни дип кычкырганнары да ишетелә башлады. f
— Мә си на!
— Мә. кызыл эт!
— Теләгенә ирештеңме, комсыз комиссар!
«Комиссар?» Мәдинә коелып иңде, әмма аны-моны сиздерергә ярамый иде. ул егылып китмәс өчен гуп-туры басарга тырышып, төркемгә каршы ук китте, якынайды.
- Я алла, нишлисез сез?!
Кыйналучының Кәрим икәнен белсә дә. ул аны танымады. Кәримнең бөтен жиреннән кан ага. куллары артка каерылып бәйләнгән, атлаган саен сөрлегеп алга егылып китә Ярсып акыручыны да таныды Мәдинә. шәһәрнең ломовой извозчикларын тотучы явыз Маслаков иде бу кеше. Менә ул кулындагы авыр, тимер таягын югары күтәрде дә бар көче белән Кәримнең башына сукты
— Мә. жәһәннәмгә дөмек, мәлгунь!
— Господин полковник!
— Мин сезгә Сутюшевне исән-аман китереп житкерегез дидем.
поручик
Юлда очраган толпа, казакларның боерыгына буйсынмыйча, комиссарны кыйнап ташлаган. Ул исән.
— Халыкның үз дошманнарын шулай каршылавы начар түгел, поручик. Ләкин миңа тере комиссар кирәк!
— Башта без аны төрмәгә озатырга уйлаган идек, аннары госпитальгә салуны уңайлырак күрдек
— Баш врачны алып килегез! Кисәтегез, нык карасын
— Баш врач авыру.
— Авыру булса да килсен. Поручик, мин сездән тагын канәгать түгел. Беркемгә йомшарырга ирек бирмәгез!
— Виноват, полковник әфәнде!
«Тагын шул Кәрим аркасында!» — дип уйлады иреннәрен тешләп Алиев. Ул кызарынган, тагын да чибәрләнеп киткән, моңарчы салкын торган күзләре VT булып яналар. Ул баш врачны чакыртасы урынга. Су- тюшевны өзгәләп кенә ташлар иде! Ярамый! Әлегә ярамый1
Инде ярты тәүлек үтеп китте. Ә Кәрим әле һаман аңына килә алмый. Мәдинә төн буенча керфек какмады, аның янында булды, мөмкин булган барлык чараларны күрде, дәвалады Яраларын юып текте, бәйләде. компресс куйды, төрле уколлар эшләде Инде тәмам аптырагач, үзе хәл эчендә яткан МоЙсен Абрамовичка шалтыратып, телефон буенча гына булса да консультация алды. Ул авыруга кан коярга киңәш итте. Анализ Кәримнең каны икенче группа икәнен белдерде Беренче группа канлы Мәдинә нн әүвәл аңа үз канын бирде. Шәфкать туташлары, санитарлар үз каннарын бирергә ризалык белдерделәр. Алар яраткан докторларының ничек һәм ни дәрәҗәдә кыйналуын күреп торалар, теләсә нинди ярдәмне күрсәтеп, аның хәлен җиңеләйтергә әзер иделәр.
Иртәнге күлемдә Кәрим иреннәрен тибрәтте һәм ыңгырашып кына су сорады . Аңа кадәр Кызылъярда хәлләр булып алган иде инде!
Төнге сәгать икеләрдә, һичкем уйламаганда, беркем көтмәгәндә бер төркем кораллы кешеләр төрмәгә һөҗүм итәләр дә тоткынлыктан иллегә якын кешене коткаралар. Иртән тикшерү вакытында сакчылардан өч кешенең үлүен, бишесенен яралануы билгеле булды. Иң гаҗәбе, төрмә сакчыларыннан дүрт кеше тоткыннар белән гаип булган иде.
Орлов, моны ишетү белән, тәмле йокысын бүлеп гарнизон штабына чабып килде һәм иң беренче чиратта Алиевны чакыртты.
Али Алиев үз гомерендә беренче мәртәбә каты курку кичерде. Бер караганда аның гаебе юк та кебек иде. икенче караганда... Полковник кызган чагында ачуын кемгә булса да чыгарырга тиеш! Андый чагында штаб офицерлары аның күзенә күренмәскәрәк тырышалар. Бүген, мөгаен. Алиевның соңгы кичедер... Бүген я кала, я бетә дигән сүз!
Полковник тәрәзә янына баскан да туктаусыз папирос суыра. Шул ук хуш исле төрек папирослары, шул ук бүлмә, тик мөнәсәбәт кенә башка Али Алиев беренче мәртәбә полковник янында калуына үкенеп куйды...
Я. - диде Орлов, аңа карамыйча гына.
Тыңлыйм, полковник әфәнде.
— Инде моны ни белән аңлатасыз?!
— Мин аңлата алмыйм, полковник әфәнде, һәм, гафу итегез, ни өчен мин генә моның өчен җавап бирергә тиеш?
— Син генә! Чөнки син алар арасында булдың. Син барын да күрдең. Син барын да беләсең! Нишләп йөрдең син алайса?! Кем оештырган бу эшне? Корал каян тапканнар? һәм кая киткәннәр алар? Табарга! Берсен дә җибәрмәскә!
Полковник тавышыннан тәрәзә пыялалары калтыран, зыңгылдап торды .
Кәрим аңына килеп беренче җөмләсен әйтте:
— Кара, ничек озак йоклаганмын.
.Мәдинә ана өстәп сүз кушарга да өлгермәде, ишектә Али Алиев пәйда булды.
— Хәерле иртә, врач әфәнде.
— Сез нишләп монда? — Мәдинә кычкырып җибәрде, артка чигенде. Сез^ Нигә килдегез монда. Алиев әфәнде?’
— Гафу итәсез. Мәдинә туташ, курыкмагыз Хәл белергә кердем. Иске дусларны онытып бетерергә ярамый бит. «Старый друг лучше новых двух».— ди бит рус халкы, ялгышмасам.
- Аның хәле авыр, аның янына керергә рөхсәт итмим.-- Мәдинә үзендә һичбер вакыт ишетелмәгән ачулы, нәфрәт тулы тавыш белән кычкырып сөйләшә иде,— Мин врач! Рөхсәт итмим, ишетәсезме, рөхсәт юк!
— Мәдинә туташ! — Али Алиев бишкә бөгелеп, гаять йомшак, хәт-
та ялварулы тавыш белән үтенде, гафу итегез. Мин бит чыннан да изге ният белән иөрим Хәле авыр дип ишеткәч, полковникка сиздермәс вчен шулап иртә килдем. Ни әйтсәң Ди, ахыр чиктә, без мөселманнар Әйдәгез, бергәләп сөйләшик Аңлашыйк. Минем хәлем дә җиңел түгел.
Ә дигәнче Али Алиев Кәрим яткан карават янына килеп басты.
Кәрим дус. диде ул җылы, туганнарча тавыш белән. - хәлегез ♦ ничек?! Күрәм. шәптән түгел Минем хәл шәп дип беләсезме әллә?! § «Төрмәдән качуны ишеткән дә килеп җиткән!» — дип уйлады Мә- i дина... • ' е
Кәрим бинт белән уралган башын чак кына кыймылдатып куйды, сы- * пар күзен ачты, үз ятагы өстенә уелган кешене таныды һәм бер сүз з әйтте. - *
Ни диде ул’ Али Алиев Мәдинәгә сынап карады
Ишеттегез ич..провокатор, диде =
— Мәдинә туташ, диде Али Алиев кош сайраган тавышлар чы- ? тарып,- чыгып торыгыз, ирләр диалогын тыңлау сезгә килешмәс
- Мин сезнең палатадан чыгып китүегезне таләп итәм! “
— Шулаймы’ - Мәдинәне гаҗәпләндереп Алиев шаркылдап көлә * ук башлады, аның сабыры сынган иде,- Шулаймы, ка-дер-лем? Кал- £ дырып тор дисеңме’! <
Мәдинә, әллә бу котыра башладымы дип уйлаган иде. юк икән, г котырмаган, гасабый. иблис тавыш бераздан шаркылдаудан туктады 7 Иреннәр җыелды, салкын, күк күзләр Мәдинәгә кадалдылар.
— 1€)кка. сез. Мәдинә туташ, фәрештә булып күренергә тырышасыз! “ Мин сезне аңлыйм Кәримне бу хәлгә төшерүче сез узегсч бит. хөрмәтле ахун кызы!
— Ялган!
— Борчылмагыз. — Али Алиев гәүдәсен турайтып башын артка ташлады — Ничек дисезме? Хәзер исегезгә төшерәм. Кичә соң гына, сезнең әтиегез, ахун хәзрәт, үзе гарнизон начальнигына килеп, Кәрим Сутюшевны. Большевиклар комиссарын кызым алдап безнең өйгә алып килде, качып киткәнче кулга алыгыз, диде Хәзер аны яклаган булып маташасыз!
— Моның булуы мөмкин түгел! Ялганлыйсыз, хаин. Хаин!
Кәрим Сутюшевның сезнең чормада икәнен тагын кемнәр белә иде? Беркем дә1 Али Алиев яңадан карават янына килде — Менә, барын да ишеттегез, барын да беләсез Иптәш Сутюшев. кемгә ышанып башыгызны харап итә яздыгыз. Ишетәсезме?
— Юкка газапланасыз. Мин ахун кызы төсле икейөзле түгел. Иске таныпһтык хөрмәтенә ирләрчә ярдәм дә итә алам Язмышыгыз үз кулыгызда Ул тагын Кәрим өстенә иелде — Әйт. төрмәгә һөҗүм итүдә кемнәр катнашты? Корал каян алдыгыз? Төрмә сакчылары белән кем эш йөртте? Качканнан соң алар кая юнәлергә тиешләр иде?!. Шушы сорауларга җавап бирсәгез Яшисез, иптәш Сутюшев. яшисез!
— Житәр! — Палата калтыранып китте. Үлем хәлендә-яткан гәүдә кинәт күтәрелде, куллар офицерның муеныннан кысып алдылар. - Провокатор! Сатлык җан! Хаин'
Али Алиев гәүдәне караватка төртеп җибәрде, френчын тиз-тиз рәтләде. йөгереп барып палатаның ишегён ачты
Конвой! Өстәгез!
Казаклар атылып кереп Кәримне караваттан өстерәп төшерделәр һәм нагайка белән кыйный башладылар
— Ә сез. Мәдинә туташ, врач әфәнде, карап торыгыз Большевикларга ярдәмегез өчен бусы сезгә җәза булыр. Ха-ха-ха!
Тоткыннар төрмәнең бер канатыннан гына качарга өлгерделәр. Качучылар арасында Дубинин да, Идрисов та. Зайкин да бар иде. Госман Әбдрәшитов кача алмады, ул бөтенләй башка коридорда, почмактагы камерада калды...
Сул як күрше камера стенасыннан сак кына бер-ике тапкыр шакыган тавыш ишетелгәндәй булды Әле генә мыж килеп торган камера тынып калды. Тоткыннар төнге ыгы-зыгыны да. атыш тавышларын да ишеттеләр, әмма анда ниләр барын берничек тә белә алмыйча газапланалар иде. Төрлечә юраулар китте .
Калын таш стена артыннан тегву тонык тавыш тагын кабатланды.
Уй-бай. стенаны тишеп ясатырмы? — диде нәкъ шул стенага терәлеп утырган яшь бер казах егете, кысык күзләрен зур ачып. Әнә. тагын чиртәләр.
— Тс-с! — Билгесезлектән калгып киткән Госман бу тавышка сискәнеп. сикереп торды Танышын басып кына боерды.- Шым булыгыз! Бер кеше ишеккә! Тишекне-волчокны капласын •
Үзе тиз генә теге егет утырган сәкегә атлады һәм егетне торгызып аның урынын алды.
Озын буйлы, кара сакаллы мадьяр аркасы белән ишекне каплады, барысы да кызыксынып Госманны күзәтә башладылар. Госман колагын стенага куеп тыңлап торды да өзек-өзек итеп йодрыгы белән бер-нкене шакылдатты. Теге яктан үлчәмле бер пауза белән чиртә башладылар. Госман һәр чиртүдән сок тавыш iari хәрефләп әйтеп торды.
— И-л л-е-г-ә я-к-ы-н к c-m-e к-а-ч-к-а-н... К-н-ч-ә К-ә-р-и-м-н-е ү-т-е-р-д-е-л-ә-р
Бераз тын торганнан соң күршедән тагын чиртү ишетелде, тик Госман кабул иткән хәбәр шул кадәр кот очыргыч иде ки. ул сан исәбен, хәрефләр тәртибен югалтып, зиһене чуалып калды Камерадагылар да «соңгы хәбәрләр» турында кызып-кызыи. борчылып гәпләшә башладылар. ишектә надзирательнең тавышы ишетелде, волчокта күз күренде.
- Нинди тавыш?' Нигә волчокны каплыйсыз, этләр?!
Тормышның ин каты сынауларын узган, ачыны, хәсрәтне нөкләп- йнкләп татыган Госман Әбдрәшитов хәлсезләнеп сәкегә чүкте...
Беренче китап тамам.