Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР СЮЖЕТНЫҢ СЕРЕ


атар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның бай һәм күпкырлы әдәби мирасында серләр байтак. Аларның берсе язучының о Хәзрәт үгетләргә килде» хикәясенә бәйле. Бу хикәя 1912 елда языла һәм шул ук елның ахырында «Аң» журналында басылып чыга. Хикәянең исеме астына «сюжеты икенче әсәрдән алынды», дип язылган.
Әлегә кадәр сюжетның кайсы әсәрдән алынганлыгы мәгълүм түгел иде Бу хакта Ф Әмирхан үзе әзерләгән басмаларда да. язучының Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтында саклана торган архивында да (16 нчы фонд) бернинди мәгълүмат юк Фатих Әмирхан әсәрләренең 1941 елда чыккан бер томлыгында, 1957 елда дөнья күргән ике томлыгында да, шуннан соңгы басмаларында да әлеге мәсьәлә читләтеп .
Бу юллар авторы, Ф. Әмирханның игътибарын азмы-күпме җәлеп иткән язучыларның әдәби әсәрләрен берәмтекләп күздән кичергәннән соң, бер әсәргә килеп юлыкты. Ф Әмирханга «Хәзрәт үгетләргә килде» хикәясен язу өчен нәкъ менә шушы әсәрнең сюжеты азык биргән дип һич икеләнми әйтергә мөмкин. Бу — А. П. Чехов иҗатының башлангыч чорында язган «Винт» хикәясе.
А. П. Чехов хикәясенең сюжетына нигез итеп карта уенында артык һәвәсләнеп, комарга бирелеп азыну вакыйгасы алынган. Чехов әсәренең баш герое Андрей Степанович Пересолин — зур чиновник, губерна идарәсе башлыгы. Шыксыз бер көзге төнне, ул театрдан өенә кайтып бара Каретага кырын төшкән килеш ул. әгәр театрларда әхлаклы пьесалар уйналса, алардан никадәр файда булыр иде. дип акыллы уйларда тирбәлеп кайта Хикәянең проблематикасы — каһарманның әхлакка, үз бурычына сүздәге һәм чынбарлыктагы мөнәсәбәте — әнә шулай беренче юллардан ук төсмерләнә башлый.
Губерна идарәсе турыннан үткәндә Пересолинның инде йокы иңә башлаган күзләре дежур бүлмә тәрәзәсендә ут яктысы шәйләп ала Андрей Степановичның шуннан соңгы фикер-ниятләре менә мондый «Дүрт аңгыра бәрән утыралар шунда, һаман бетермәгәннәр икән! Мин аларга төнлә дә тынгы бирмим икән, дип уйлар тагын кеше Куып таратыйм әле үзләрен...»
Бу җөмләләрдә Пересолинның, үзенә буйсынган кешеләр турында кайгыртудан битәр, кеше сүзеннән өркүе күренә «Ул-бу була күрмәсен»,— куркаклыкның шушы классик формуласына ябышып яшәү Чеховның бу героена да килешеп тора
Идарәгә кергәч, Пересолин беркадәр вакыт дежур бүлмәнең ярым ачык ишеге артында тукталып кала. Ул бүлмә эчендә күргән чиновниклар һич тә отчет белән түгел, ә бәлки бик тә начар, бик тә әхлаксыз шөгыль — эш урынында карта уйнау белән мәшгульләр ләбаса! Чиновникларның абажурлардан төшкән яшел ут яктысында күгәреп күренгән киеренке, катып калган йөзләре аңа бик нык тәэсир итә.
Шулай да. әгәр чиновниклар гади винт уены гына уйнап утырсалар, мөгаен, башлыклары аларга җәза бирми калмас иде Ләкин Андрей Степанович Пересолинда тыелгысыз бер кызыксыну уяна Карта сугучыларның әледән-әле кычкыргалап куйган сүзләре уята бу кызыксынуны Шул сүзләргә карап менә нинди нәтиҗәгә килә Пересолин «Бу винт түгел, гомумән, карта уенымы икән әле. Бу ниндидер колак ишетмәгән, хикмәтле һәм серле уен - Уйнаучылар телендәге карта уены терминнары әледән-әле чиновникларның һәм аларның хатыннарының фамилияләре белән чиратлаша Пересолин һәм хәтта Пересолиха да игътибардан читтә калмый.
Эшнең асылын ятьрәк беләсе килеп. Пересолин бүлмәгә килеп керә. Аны күрүгә чиновниклар өнсез кала Әмма, игътибар иткәнебезчә, ишек артында торганда Пересолинда шушы гайре табигый уен белән кызыксыну вәсвәсәсе уянган инде Ул чиновникларның винт уенына үзләреннән «яңалык» кертүләрен сорашып белә Карталарга алар, нинди урын биләүләрен карал, чиновникларның һәм аларның җәмәгатьләренең фоторәсемнәрен ябыштырып чыкканнар икән «Яңалык» үзләренә ошап киткән ахрысы уен кызган, вакытның бик соң икәнен дә сизүче юк
Үзенең треф тузы, ә җәмәгатенең треф дамасы дәрәҗәсендә булуын белү Пересолинның күңеленә хуш килә, -һы! Кызык бу Ягез әле уйныйк! Карап карыйм әле .»— дип. бая гына әхлак, бурыч турында лаф орган, хәзер исә уенга тәмам нәфсесе кузгалган Андрей Степанович кулына карта ала
Фатих Әмирханның «Хәзрәт үгетләргә килде» хикәясенең сюжетына да нигез итеп карта уены белән вәсвәсәгә төшерү ситуациясе алынган Хәер, хәзрәтнең башка «йомшак» яклары да бар икән.
Гайнетдин хәзрәтнең Казанга килеше Бер очтан, «атасының үтенече буенча», элекке шәкертен үгетләп китмәкче дә булган Андрей Степанович Пересолин кебек, хәзрәт тә үзен бик әдәпле, әхлак сагында җаны фида кеше дип саный. Әмма аның Закир ' атлы элекке шәкерте хәзрәтнең һәр сүзен мөкиббән китеп тыңларга охшамаган Алай гынамы әле. Закир үзенең остазын мыскыллы рәвештә «сәламләү маршы» сызгырып каршылый.
Хәзрәт уен«а. Закир үзен бик әдәпсез, аныңча әйтсәк, «кабәхәт» тота. Ул өстенә урыс киеме кигән, остазының җилкәсеннән каккалап ала, тәмәке пыскыта
Т
Вәсвәсә cany механизмы, кайбер детальләр өстәп. А, П. Чеховның «Винт» хикәясендәге ,әртилгә корылган Ф Әмирхан хикәясендә дә карта, мәҗбүри булмаса да, мәгъкуль атрибут Иң әүвәл Закир килеп кергән хәзрәткә тәмәке тәкъдим итә «Я әле. тәкъсир, чәй булганчы, бер төтен чигеп җибәрик әле!» Гайнетдин хәзрәт баш тарта, әмма Закир да мәкерле, ул тәкъсирнең тәмәкене тел астына салырга яратканын белә һәм шундыйны китертә Бу эшләрдән хәзрәтнең тәмам сабыры җуела
Аннары, Чехов хикәясендәге рәвешле, өстәлгә карта чыгарыла. Кулына карталар тоткан Закир, шат елмаеп, хәзрәткә мөрәҗәгать итә «Син нинди уеннар уйный беләсең, тәкъсир' Преферансны яхшы белми торгансың инде?.. Бу сүзләрдән тәмам шашынып калган хәзрәт китәргә дип. җилләнеп урыныннан кузгала, ләкин шәкерте остазының әхлагы кай яклардан чатнаганын күптән белә булса кирәк. Закир, кәефле көлемсерәп, хәзрәтнең күзләренә карый һәм, аның тынычланырга ашыкмаганын күргәч, күрше бүлмәгә дәшә «Карагыз әле, Мәрьям туташ, менә дамелла чәй эчми китмәкче була» Ул бүлмәдән яңгыравыклы, саф. гаять матур тавышның: «Бер дә ярамый, хәзрәт! Бер дә ярамый' Менә хәзер сезгә чәй әзерлим»,— дигәне ишетелә
Бу тавыш иясе бер матур кыз буласын хәзрәтнең колаклары сизмиме соң? Аның күңеле алгысап куя. ачуы басылып, нервлары тынычланып китә, бүтән назланып, вәкарь саклап тормаска була Чәйдән соң, хәзрәт, Закир. Мәрьям — өчәүләп инде карта уйнап утыралар Күргәнебезчә, дамелланы юлдан яздыру әйберсе карталар гына түгел Монда өстәмә стимул пәйдә була бүлмәгә мәхәббәтле яшь туташ керү дәрте азган хәзрәтне тыелган, үзе әйтмешли, «мәһни» эшкә этәрә Шушы күренештән алдарак хикәядә Закирның дамелла хатыннарын һәм кызларын искә алып сөйләве бар иде Шәкертнең остазына «икенче юлы яшь хатыныгызны һәм кызыгыз Хәмдияне алып килегез, танцы кичәсе оештырырбыз», дип әйтүе бер дә юкка булмаган икән
Язык эшкә күндерү күренешен композицион хәл итүдә, Чеховның «Винт» хикәясендәге кебек үк, ярым ачык калган и^иек мөһим роль уйный Пересолин шикелле хәзрәт тә язык эшкә ерактан торып ымсына. Чехов герое бусагадан атлап керүгә уенга кушылып китә. Әмирхан хикәясендә бусаганы Мәрьям туташ атлый, ә хәзрәт исә әхлаксыз шөгыльгә керешергә тиеш Хикәядә нәкъ шулай була да.
Бу ике әсәрнең финалы тагын да охшашрак. «Винт» хикәясенең ахыры бик мәзәк тәмамлана Чиновник Недоехов белән бер парда уйнап оттырган Пересолин агарынган, йокы баскан, чәче-башы тузган хәлдә тегенең төймәсен боргычлый-боргычлый сөйли: «Аңла, син шуны аңла, кулымда мин үзем икәнне белә торып Шепелевтан йөри алмый идем . Хәзер мин сиңа исбатлыйм. Әфәнделәр, утырыгыз. Тагын бер робер уйнап карыйк!»
Чиновниклар, шул исәптән. Пересолин да хезмәтләрен онытканнар, гүяки ул бөтенләй булмаган да Алар, иртән килеп кергән каравылчыны чыгарып җибәреп, уенны дәвам итәләр. •
Әмирхан хикәясенең А. П Чехов хикәясенеке кебек үк мәзәк финалында Закир, хәзрәт һәм Мәрьям өчәүләп карта сугалар -Винтитагы кебек үк, уйнаучылар уенның соңгы йөрешләренә аңлатма биреп баралар Андрей Степанович Пересолин шикелле Гайнетдин хәзрәт тә оттыра. Мәрьям туташ дурак калган дамелланың ун тапкыр борынына чиерткәндә Закир санап тора, һәм үзе сөйләнә « катырак, Мәрьям туташ, үгетлим дип йөрмәсен икенче юлы!..» Ә хәзрәт көлә генә: «һи. һи. һи. ахмак, сафсата, андый нәфис бармак белән чиерткәннән борын шешәме соң!» Мондый уенның хәзрәткә хуш килүе көн кебек, һәм мөгаен «Винт»тагы Пересолин кебек yrt да уенны дәвам иттерергә теләр
Шулай итеп. А. П Чеховның «Винт» һәм Фатих Әмирханның «Хәзрәт үгетләргә килде ■ хикәясенең вакыйгалар системасын, геройларының психологик халәтен чагыштырып анализлау шундый нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә аларның охшашлыгы очраклы хәл була алмый. Киңрәк тарихи-әдәби контекстта алынган фактлар да моны раслый.
Әмирханның рус әдәбияты белән кызыксынуы, рус язучыларыннан өйрәнүе мәгълүм. Бер мәкаләсендә ( Гоголь бәйрәме»—1909) татар классигы болай дип яза « ..рус әдәбияты безнең яңа әдәбиятыбызга күп тәэсир итә генә түгел, бәлки күп ярдәм дә итәдер» М Укмаси истәлекләренә караганда. Фатих Әмирхан яраткан язучылар арасында А П. Чехов та була
«Винт» хикәясенә килгәндә исә. А. П. Чеховның иҗат мирасында аның ныклы урыны бар Хикәя беренче мәртәбә 1884 елда «Осколки» журналында басылып чыга. Күпмедер үзгәртелеп ул «Чуар хикәяләр» (1886) җыентыгына, соңрак автор тарафыннан шушы җыентыкның һәр унөч басмасына һәм сайланма әсәрләренең икенче томына кертелә Әмирхан бу китапларны укымый калмаган, әлбәттә Беренчедән, күрүебезчә. «Винт» күп мәртәбәләр басылган Икенчедән, хикәянең идея һәм сәнгатьчә эшләнеше ягыннан шөбһәсез өстенлекләре бар. форма җыйнаклыгы һәм тәнкыйтьләү юнәлеше дә Әмирхан күңеленә хуш килсә кирәк
Әммд Фатих Әмирхан әлеге хикәяне сүзгә-сүз кабатламый, бәлки шундагыга охшаш ситуациядән файдаланып, оригиналь әсәр иҗат итә. Әсәрдә хикәяләү чын милли җирлеккә кбрылган. Автор XX йөз башы татар җәмәгатьчелеге өчен үтә характерлы образлар - кадим карашлы һәм эчтән бозык Гайнетдин хәзрәт, өлгергәнлек аттестатына имтихан тотарга әзерләнеп йөрүче чая егет Закир, көләч һәм мәгълүм дәрәҗәдә хөр кыланышлы Мәрьям туташ образларын тудыра. Хикәянең сатирик угы милли тормыш прогрессының
явыз дошманына — иске карашлы руханиларга юнәлдерелгән Хәзрәт белән аның элекке шәкерте арасындагы конфликт шул чордагы татар җәмәгатьчелегенең рухи дөньясына хас социаль-этик каршылыкларның хосусан чагылышы гына ул.
Әмирхан хикәясенең поэтикасы нигезендә дә иҗади башлангыч ята. Чехов хикәясе белән чагыштырганда ул ассоциатив сюжет бәйләнешләренә баерак «Винт» хикәясендә вакыйгаларга нигезләнү өстенлек ала. Ә «Хәзрәт үгетләргә килде» хикәясендә исә вакыйгалар дәвамында әледән-әле тормыштагы реаль процессларны киңрәк колачларга ярдәм итә торган төрле сүзләр кыстырыла.
Гайнетдин хәзрәтнең «Бохарада белем эстәп кайткан һәм Закир укыган мәдрәсәдә мөдәррислек иткән» мулла икәнлеге башта ук әйтеп куела. Закир үзе турында «мин хәзер инде хәлфә вакыттагы кабахәтлекләремнең бик күбесен ташладым», ди. Гайнетдин хәзрәт үзенең нигә килгәнен әйтмәкче булып кат-кат талпынып карый Закир Гайнетдин хәзрәтне Мәрьям туташ белән «Каргалының иң зур мөдәррисләреннән» дип таныштыра, һәм шунда ук хәзрәтнең яшь хатыны белән кызы Хәмдия турында сөйләп китә.
Җыеп әйткәндә. Ф Әмирхан бөтенләй яңа сюжетлы, Чеховныкы белән чагыштырганда катлаулырак поэтикалы әсәр иҗат иткән (Монда «Винт» хикәясенең рус язучысының беренче чор иҗатына каравын онытмаска кирәк) Ә сюжет яңалыгында жанр үзгәрешләре дә, художество методының яңарышы да гәүдәләнеш тапкан. «Хәзрәт үгетләргә килде» хикәясе новелла жанрына хас кайбер сыйфатларга ия интригасы шактый динамикалы, көлкеле ситуация, көтелмәгән комик чишелеш. Нигездә бу — конкрет детальләргә бай реалистик әсәр.
Шулай итеп, мәгълүм бер дәрәҗәдә А. П. Чеховның «Винт» хикәясе белән аваздаш булган һәм аның бәрәкәтле йогынтысында язылган «Хәзрәт үгетләргә килде» хикәясендә Ф Әмирхан бик тә ори1иналь, үзенчәлекле, һәрвакыт сәнгати ачышлар'а омтылып яшәүче, үзенең элгәрләре тәҗрибәсен иҗади файдаланучы автор буларак калка.
Фатих Әмирхан иҗатының шушы ягын, аерым алганда — Чеховның әдиплек тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итүен татар галимнәре билгеләп үткәннәр иде инде. Әмма тулы бер проблема—«А. П. Чехов һәм татар әдәбияты» проблемасы тикшеренүчеләр күзеннән читтә кала әле. Шушы проблеманы өйрәнеп чыгу XX йөз башындагы яңа татар әдәбияты ничек формалашуны ачыкларга ярдәм итәр иде.