Логотип Казан Утлары
Шигърият

Алтынчы автобус бара


Алтынчы автобус бара.
Бара иске шәһәрдән Башка җирдәге урамнар Яшь йортлардан яшәргән. Юл читендә күлләвекләр — Җәйнең яңгырлы көне Сак кына бара автобус — Бәхет төягән кебек. . Ян-яктагы тәрәзләргә Яңгыр борчагы куна Ике кыз бала елмаеп. Куанып бара шуңа. Яңгыр бөртекләрен учлап Берсе тотмакчы була. Авызын ачып, иптәше Барып йотмакчы була. Аларның уйнавын күреп, Яңгыр шатлана кебек. Болыты белән тәрәзгә Килеп каплана кебек. Сукрана өлкән кешеләр:
— Туктармы икән яңгыр? Ике кыз бала ялвара.
— И, яңгыр, тагын там бер. Алтынчы автобус бара, Юлчылар көен көйләп Тукталышта төшеп калам, Ике кызга—озак яңгыр, Зурларга—аяз теләп.
Балачак хатирәсе
Тау астында агып ята әкрен генә, Юеш комы, вак ташлары, төсе якын. Ярларына ята-ята эчкән суы
Еллар аша саркып тора — шундый салкын.
Барасың да, кайтасың да җәйләр җитсә, Ул чакларның юанычы: урман, җиләк... Ә чишмәнең моңын һаман көйли күңел, Тәмен генә булмый аның һич тә сөйләп,
Көтү юлы үтә иде чишмә аша,
Коштай җилеп, күпме уздык юртакларда. Омтылганбыз, ашкынганбыз икән шулай Туган илнең олы уен уртакларга.
Янды учак. Учак, гүя, алтын тавык, Кемнәр аңа утын-агач әрәм, дисен... Ә астында йомыркалар сыман ятып Пешә иде көтүчеләр бәрәңгесе.
Үтә вакыт. Ә мин һаман әйтәм аңа:
— Китми тор син хәтеремнән, зинһар, китмә, Җиләкләрең бүләк иткән җәйге урман, Тояк тавышы, Төнге учак, Салкын чишмә.