Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫНЫЧЛЫК МАРШЫ


Сәнгать сөючеләргә алдан ук шундый серне ачып үтәсе килә: яшь рәссамнар Илгизәр Самакаев
белән Зөфәр Гыймаевның «Тынычлык маршы» исемле картинасындагы колоннада (уң якта)
авторларның үзләре дә сурәтләнгән. Әсәр геройларын гәүдәләндергәндә автопортретлаштыру
алымыннан файдала иып, иҗатчылар чынбарлыкка мөнәсәбәтләрен белдереп кенә калмыйча, кешелек
язмышы өчен шәхси җаваплылыкларын калку итеп күрсәтергә, картина идеясен анык гражданлык
позициясе белән ныгытырга омтылганнар.
• Тынычлык маршы» полотносы ВЛКСМның XIX съездына багышлап оештырылган X
республика яшьләр күргәзмәсе өчен махсус иҗат ителгән. Әмма әсәрнең идеяс е, рәссамнарның
соавторлыгы кебек үк, эчке сәбәпләр буенча барлыкка килгән. Эчке сәбәпләр... Алар нидән гыйбарәт?
Төрле югары уку йортларын тәмамлаган, иҗат юлларын төрлечә башлап җибәргән әлеге рәссамнарны
бергәләп эшләргә нәрсә мәҗбүр иткән? Яшьлекме? Дөньяны танып-белүдә гадәти калыплардан
качарга омтылумы? Замандашларының беркемне дә битараф калдырмаган портретын, киләчәккә
карап иҗат ителгән портретын тудыру теләгеме?
Барысы да сәбәп булгандыр. Шуларның соңгысына гына тукталыйк. Кар тинада киләчәккә
карауны ничек бирергә? Бүгенге катлаулы заманда киләчәккә бару барыннан да элек яңа сугышны
булдырмый калуга бәйле. Рәссамнарның омтылышын менә нинди уртак максат берләштерә, һәм әлеге
идеядә бөтен прогрессив кешеләрнең иң олы теләге чагыла.
...Яшьлек тынычлык маршына чыккан. Халык ташкынында җилкә ндәй транс парантлар йөзә.
Янып торучы рауза чәчәкләрендә кешеләрнең җирдәге матурлыкны кадерләп саклауларына ышаныч
чаткылары балкый төсле. Колоннада үзеңне дә күрү тойгысы уяна, күңелдә мәгълүм җырның мондый
сүзләре яңара:
Башлана тынычлык юлы
Безнең Совет иленнән.
Без тоткан кызыл байракның
Нуры ерак с ибелгән...
Людмила КОРОБЦОВА, Татарстан сынлы сәнгать музееның фәнни
хезмәткәре.
Ташлыкның дүртенче битендә: РСФСРның М. Горький исемендәге, ТАССР ның Г. Тукай
исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты шагыйрь Сибгат Хәким.