Логотип Казан Утлары
Роман

ИМӘННӘР ТАМЫР ҖӘЙГӘНДӘ


Арканын тинсез гүзәл Күкчәтавы — һәр тан саен яңгыр юа аның битен; Иртә-кичен күк болытлар хәлен белә Тау өстенә бөркәп куеп шәлнең читен Сиксән күл Күкчәтауның итәгендә, һәркайсысы ахак касә кысасында һавасы дәрткә дару, жофар исле. Күпме генә суласаң да туясыңмы?
Сэкен Сайфуллин казах шагыйре мәнтаулыларны йокыдан торырга, мәчеткә намазга барырга өндәүче азан тавышы иртәнге станица , өстеннән узып та өлгермәде - кинәт өзелде. Даладан ургылып кергән көчле жил аны урман ягына, күл өстенә. Казантау кыяларына таба алып китте. Сизелер-сизелмәс кенә яктыра башлаган күк тагын караңгыланды, офыкны кара, кабарынкы болытлар сарып алды. Ул арада булмады.станицаның көньягында, Күкчәтау юлында, «пәри туе» күтәрелде. Давыл бихисап зур орчык булып бөтерелде, борынгы зират өстендәге черегән, ауган такталарны күтәреп-чөеп пыр туздырды, муртайган киртә-корта- ларны аударып туп-туры үр өстенә атылды, җиргә чүгеп утырган иң кырыйдагы иске ызбаның салам түбрсен каерып ташлады
Йорт хуҗасы — агач аяклы, таякка таянган Жәфрәтил карт, төрек сугышындагы кыюлыгы, батырлыгы өчен Георгий крестының бербер артлы өч медале белән бүләкләнгән полный кавалер аны-моны уйламыйча курадан чыгып килә иде. «Пәри туе» картны йомычка кебек зырылдатып бөтереп алды, читән казыгына кибәргә эленгән бер дистә чүлмәк белән бергә капка төбенә китереп сылады Озын, чандыр гәүдә кармаланып таягын эзләп тапканчы, җил урам буйлап ыжгырып китеп барды, һәм Жәфрәтил карт тагын азан тавышын ишетте Жил арасыннан шактый талкынып, өзелеп ишетелсә дә. моңлы азан картның йөрәк кылларын тибрәтте, күзләренә кайнар яшь китерде. «ХодамI диде ул калкынып,— Безнең кияүгә малны бирмәсән дә тавышны кызганмагансың икән! Выты. ничек яңгырый!»
I Роман Аяз Гыйләжевнын әдәби эшкәртүендә басыла
Жәфрәтил карт чүлмәк ватыкларын сыпырып торып ук басты, ватык капканы иңе белән этәреп урамга чыкты Гадәттә, иртәнге намаз вакытында таң инде алсулана, көн беленә башлый иде. Бүген исә куе эңгер-меңгер, станица өстендә кара-караңгы болытлар өерелә. Ул арада бер-ике эре. салкын тамчы аның битен чылатты. «Әллә яварга итенә инде, ходаның рәхмәте?!» Жәфрәтил шуны уйлап та бетермәде, тыкрык гөлт итеп кабынып, яктырып китте. Карт ирексездән ике күзен дә чытырдатып йомды. «Бак. күк капусы ачылдымы әллә?! Шулдыр, шулдыр. выты! Күк капусы ачылганда бәндә ни теләсә, тәңресе шуны бирә, диләр түгелме? Нинди ашыгыч теләкләре бар соң Жәфрәтилнең? Ызба җимерелеп бара. Ат! Сыер Өс-баш та бик таланган.— карт өстендәге җиләнен капшап куйды —Мәчеткә баруы да оят.. Их. юләр карт! Ни уйланам? Ялгыз оланым Хәбүш службада Выты. аның таза- сау кайтуын теләргә кирәк!.. Хәерсез... Тагын ни теләргә?!»
Жәфрәтил тәмам алҗыды, сулышы кысылды. Иреннәр көчкә- көчкә пышылдадылар.
— Тәңрем, илгә илгә ашлык бир! Ачлыктан сакла, мәүләм.— Моннан калган теләкләр сүзгә әверелмәделәр, гөнаһ шомлыгына каршы, карт ичмасам бер генә теләген дә. мәүләсе төшенерлек итеп, чатнатып әйтеп бирә алмады Ул яхшылап уйлаганчы, тирә-як кап-караңгы булып калды.
— Атакай! Атакай! Ябылды' Күк капусы ябылды, выты. нишлим? Тәңрем!— Хөрмәтле станичник, полный кавалер бала-чага кебек кычкырып елап та җибәрде.— Артык күп шул мохтаҗларым, тәңрем. Кайсын гына санап бетерим?!
Нәкъ шушы зарлы мизгелдә, якында гына, нәрсәдер бик каты шартлады, җир чайкалып киткәндәй булды, гүя Казантау икегә ярылды да станица өстенә убылып ишелде. Колак тонды, тез буыннары дерелдәде. Карама таяк тагын кулдан ычкынып китте, агач аяк сөртенде, колга гәүдә урталай сынган төсле, бөгәрләнеп җиргә ауды.
Ул арада каланчада чаң дуга башладылар Үзәк өзгеч кычкыру, сүгенү, акырыш-елау ишетелде. Сузып, абалап, калын тавыш белән эт улады Жиргә тып та тып эре. салкын тамчылар тамды. Читән буенда һушсыз килеш исәнгерәп яткан карт, ниһаять, яңгыр тамчыларыннан исенә килеп торып утырды, капшанып таягын тапты, көч-хәл белән яман уфылдап күтәрелде һәм үз күзләренә үзе ышанмыйча шашып калды Бераздан чак кына аңына килеп яман тавыш белән акырып җибәрде:
— Кыямәт! Кыямәт!
Чыннан да. аның алдындагы күренеш кыямәт көненнән бер дә ким түгел иде Тыкрык уртасында мәчет манарасы җимерелеп ята. ак калай белән тыШланган ае чәчрәп әллә кая киткән. Жәфрәтил карт исерек кеше төсле янтая-янтая бер-ике атлады да. бар тавышына иңрәп, манара җимерекләре астында канга батып яткан гәүдә өстенә ауды.
— Үмәр! Бак. Үмәр кияү, бу синме?
Яшен бәреп төшергән изге хәрабәләр арасында мөселман станич- никларын моңлы тавышы белән сихерләп торган азанчы Гомәр ята, аның авыз-борыныннан туктаусыз кан саркый иде. Инде менә шул тын калган бичара гәүдә өстенә Жәфрәтил карт килеп егылды Читән аръягындагы янгын телләренең кызуы килеп җиткәч кенә ул күтәрелеп карады. Күзләре шашкан кешенеке төсле акаеп калган иде. Ә читән аръягында — янгын, дулый-дулый мәчет яна! Мәчет янындагы йортлар яна! Каланча як урамнан су тулы мичкәләр, су сиптерүче кул насосларын очыртып пар-пар атлар чыктылар да. инеш аркылы салынган күпер бүрәнәләрен даңгыр-доңгыр сикертеп мәчет ягына чаптылар Чиләкләр, тимер ыргаклар, көрәкләр шалтырады. Йокылы-уяулы, куркынган күз белән ызбаларыннан атылып чыккан ирләр, хатын-кызлар, бала-чага
кая барырга белми әле бер якка, әле икенче якка ташлана, коточкыч тавышлар һаман аяусызлана бара иде. Агач мәчет алтын баганалары белән балкып ишелде. Урам буендагы салам түбәле ызбалар бер-бер й артлы гөлт-гөлт кабына башладылар
Станица кинәт чайпалып, калтыранып китте — инеш аръягындагы чиркәүнең иң олы, иң калын тавышлы кыңгыравын кага башладылар. *
— Даң-доң! ч
— Доң-даң! 2
Жил бу дәһшәтле набатны бер дала ягына алып китеп сүндереп. = бер кочаклап кире алып кайтып, куркынган станица өстенә ташлады. * Урман ешлыгында, чиркәү манараларында йоклаган каргалар куркы- з нып уяндылар, алар нигәдер дала ягына очмадылар, ут өстенә өере- < леп килделәр, җәһәннәм кошларына охшап, йөрәкләргә курку өстәп, тук- а таусыз каркылдадылар Яман тавышлар белән этләр улады, сыерлар = үкерде, аналарыннан аерылган колыннар чинап кешнәделәр, тавыклар о кытаклады. Жәфрәтил карт иңрәп як-ягына каранды: х
— Я, раббым! Бу нинди мәхшәр?! ♦
о
Лобаново станицасыннан чыгуга юл туп-туры урман эченә барып = керә. Тар гына өч сукмак булып сузылган юлның ике ягында — төптән < үк ботакларын киң җәеп. яшел ефәк тәңкәләргә күмелеп, кабарып £ торган купшы, юан каеннар. Алар тирәсенә тыгызланып куаклар, мең төр- = ле чәчкә-үләннәр утырганнар Кызгылт-соры ботаклары эре-эре энәләр белән тырпайган камыр агачы ап-ак күбек чәчәктә.
Иртәнге чыр-чудан соң кошлар яфрак күләгәл-әренә посып, көндезге эсседән качып ял итәләр, күрәсең, урман эче тып-тын Ара-тирә генә яшькелт-соры түшле песнәкләр, күмер кара карлыгачлар чырылдап юлны кисеп очалар Менә тынлыкны бозып, ямьсез тавышлар чыгарып арба шыгырдый башлады, озакламый юл бормасында, шул зарлы арбаны сөйрәп баручы сыңар мөгезле, кызыл өстенә ак ямау салынган чуар тунлы үгез дә күренде Ул чүп-чар сарган койрыгын уңлы-суллы селтәп, аркасын, корсак астын сырып алган сукыр чебеннәрне куа-куа атлар-атламас кына бара иде. Күпереп торган калку л үләннәргә үрелеп, үгез йөрешен тәмам акрынайтты.
Арбаның ике тәртәсе өстенә салынган кытыршы такта кисәгенә утырган, дөя йоныннан тукылган иске чикмән кигән казах уянып китеп башын күтәрде. Карындык бит Жәлпәйгән борын. Болай да кысык күзләр, инде йокылы-уяулы хәлдә бөтенләй йомылып, ике тар сызык булып кына шәйләнәләр. Маңг.айга әллә кайчаннан кунаклаган сырларга караганда бу кеше урта яшьләрне байтактан узган булырга тиеш. Әмма шуңа хас булырга тиешле сакал-мыекның әзе дә юк. хәтта кашлар да өтек, булыр-булмас кына. Төксез бит кояш нурларында яңа гына мичтән чыккан майлы тәбикмәк сыман ялтырап тора Ул йомык күзләрен ачар-ачмас. кулы белән капшап кына, янында яткан озын тал чыбыкны алды да. түбәндә — тәртә арасында барган үгезгә иренеп кенә селтәнде.
— Әй. тшү! Сәбә!
Казах кичә, арба тутырып төяп, шикәр кебек шылтырап торган л каен утынын 70 чакрымдагы Күкчәтау базарына алып барды, аны ярты такта чәйгә сатты. Бүген таңнан чуар үгез тагын юлда. Арыган үгез чыбыкка һич игътибар итмәде, күзен алартып хуҗасына бер карап алды да. юл читендәге сарутларга үрелде.
Арбаның аръягында дуга кебек бөгәрләнеп тагын берәү йоклый, ябынган җиләне өстендә чебеннәр йөри
Юл ачык, берәү дә комачауламый, шуңа ахры, хуҗа да. чуар үгез дә гамьсез, майланмаган тәгәрмәч кенә тыныч түгел Тик ул тавыш та җилән астындагы юлаучыга тәэсир итә алмый. Күкчәтаудан чыкканнан бирле йоклый да йоклый <
Ләкин бу рәхәт, кызганычка каршы, озакка сузылмады Урман эченнән бер күк кигәвен бызылдап чыкты да чуар үгезнең нәкъ койрык астына кадалды Тәгәрмәчләр кинәт зырлап әйләнеп киттеләр. Арба бер турайды, бер кыйшайды, искиткеч тавышлар белән шыгырдап, дыңгылдап. тузан туздырып йокылы урманны сискәндереп уятты
Хуҗа, йокысыннан айнып,үгезнең ялгыз мөгезенә эленгән дилбегәгә тотынды, тарткалап, йолыккалап хайванны туктатырга тырышты.
Әй. сәбә! Тор. тор. ни җен сугып китте! Тор дим. коргыры. Сәбә!
Хужа артында йоклап барган кеше чираттагы кыйшыкта арбадан тәгәрәп төшеп калды, ярый әле тәгәрмәч астына төшмәде, читкәрәк ауды Башындагы кызыл фәсе үлән арасына тәгәрәде. Юл үр менә башлады, чуар үгез чаба-чаба бераз күтәрелде дә. әлсерәп туктады Үзе мыш-мыш килә, авызыннан туктаусыз күбекле селәгәй ага
Ул арада артта егылып калган юлчы да арба янына йөгереп килеп җитте, «ага!» дип арба хуҗасына эндәште Яшүсмерләргә хас буйчан, сөякчел бу егетнең өс-башы сәер генә иде. озын кара постау чал- “ бары тезгә төшеп торган кара сатин җиләне, бу җирләр өчен ят баш киеме — биек, озын чуклы кызыл фәс аны тагын да озынрак һәм гаҗәбрәк итеп күрсәтә иде Ул. арбада көч-хәл белән тотынып калган, кәефе яхшы ук кырылган хуҗага тәгәрмәч аша гына үрелеп, йомшак тавыш белән эндәште:
Ага. анау җаткан капны биреп җибәрегезче. Мин инде җәяү генә китәм Ал ыс калмады, гуй
Атаңа нәләт Хужа һаман әле тынычлана алмын, әлсерәп, көчкә басып торган үгезне сүгә-сүгә. җиңе белән шабыр тир маңгаен сөртте
Ага'
И. ни дидең?— Ниһаять, фәсленең тавышы аның тузан баскан колагына барып иреште.— Ни дидең, шәкерт'
Выты. канчыкны ташлагыз әле
Монау дурбамы?— Хужа арба өстендәге капчыкны тартты. - Уй-бай! Монау авыр, гуй Таш тутырдыңмы5 Хуҗа ике куллап үрелеп капчыкны җиргә төшерде Ни салдың монда? Щ
Китаплар, ага Рәхмәт утыртып килүегезгә.
Әй. шәкерт, усынша китапты җалгыз укыйсыңмы?
Моңарчы бөтен дөньяга, шул җөмләдән арбасы түрендә йоклап кайткан юлдашына да бөтенләй битараф булган казах фәсле егетнең капчыгын тотып карагач, ничектер, җанланып китте, арбасыннан төште, чуар үгезнең мөгезеннән тартып китереп үләнгә кушты Бераздан.
Әй. шәкерт, кай яклардан йөреп кайтасың?— дип сорады. Фәсле егет капчыгын иңенә салып китәргә үк җыенган иде. юлдашының соравын ишетеп, йөген үлән арасына ташлады да казах янына килеп утырды. Беравык тып-тын утырдылар
- Бәйрүт шәһәренә юл тоткан идем мин. хөрмәтле ага.
Кая. кая?
Казахка аңлатып бирергә туры килде Үзенең шәһри Бәйрүткә барып, аның мәшһүр мәдрәсәләрендә олуг остазлардан дәрес алмак булып озын , сәфәргә чыгып китүен. Кара диңгезне контрабандистларның ишкәкчесе * булып ялланып узуын, төрек җирендә бик каты егылуын, төрек солтанының рус җиреннән килүче мосафирларга шәфкатьсез булуын, ничәмә мәртәбә төрмәгә эләгә язып калуын, кайтыр юлының баруына караганда да читенрәк булуын, сары бизгәк авыруына дучар булып Одессага кайтып егылуын, шифаханәдә өч айга якын ятып чыкканнан соң. ата-аналары
янына Имәнтау станицасына кайтып баруын кыскама гына сөйләп бирде. 4>ар үгез бөтереп-бөтереп сусыл үләннәрне каба торды, хужасы егетне бүлдермичә генә тыңлады, йомык кабаклары арасыннан аның инде йокыдан уянган теп-тере кара күзләре генә ялтырап куйгалады. Ул егетне бирелеп, бүлдермичә тыңлап бетерде
— Ала-ай,— дип сузып куйды казах арбасына менеп утыргач кына. * Ашап бераз хәл алган чуар үгез дилбегә кагуга урыныннан кузгалды § Арба тагын зарланып шыгырдады Бу борылышта юл икегә аерыла иде, 2 берсе туп-туры үр өстенә — Имәнтауга, икенчесе үрдән сулга — җәйләүгә § таба алып бара иде. *
Үгез җәйләү юлына төшеп аянлый башлаган гына иде. дилбегә з тагын тартылды Арба шыгырдаудан туктады.
— Әй. шәкерт, тукта. Монда кил. £
— Ә? Ни. ага? =
Авыр капчыгын юка җилкәсенә салып үргә күтәрелә башлаган | фәсле егет туктап кире борылды 1
Арба өстенә җайлап утырган казах уң як тәртәгә асып куелган. ♦ йоннан тукылган ике олы калталы курҗынны үзенәрәк тартып китерде “ дә авыз җебен ычкындырды. , *
— Әй, калпагыңны монда бирче, кем, атың Успан идеме, балам, q Госман аптырап калды: бу таушалган фәс аңа нәрсәгә? Ә Госманга * ул бик кадерле, теге, төрек җиренә аяк баскач беренче күргән Босфорда- г гы карт балыкчының төсе бит! Ак күңелле карт «угылым, башыңдагы кә- 5 ләпүш дигән ят бүрек белән янычарлар күзенә бик тиз төшәрсең, иске < булса да бу фәсне ки, төрек киеме. Хода сакланганны саклармын, j дигән!»— шулай дип бирде ич ул фәсне! Ничек итеп истәлекне биреп = калдырырга? Әллә инде утырып килгән өчен түләү соравымы?
— Уй-бай, ни катып калдың? Җылдам таста калпагыңны!
Госман фәсен салып арбага таба сузды
— И, карның ачып калган чыгар, бераз җөрәк җалгап ал, - дип сөйләнә-сөйләнә үгез хуҗасы курҗыннан учлап-учлап сыкма II алып фәскә тутыра башлады
Тәгәрмәчләр тагын шыгырдады, бераз киткәч, Госман казахка борылып кул болгады, сыкманы берәмтекләп ашый башлады. Юл борылган якта, урман читендәге сирәк каеннар арасыннан берничә киез өй күренде. Эт өргән тавышлар ишетелде Авыл исен сизепме, чуар үгез йөрешен тизләтте, җилдерә үк башлады
Үргә күтәрелгәндә фәснең төбендә берничә генә сыкма калган иде Авызга алуга эреп тора шул, әчкелтем каймак тәме килә. Туган җирнең беренче ризыгы Былтыр, озын сәфәргә кузгалганда, Госманның әнисе дә: «Улым, сыкма үзе туклыклы, үзе юлда озак бозылмый»,— дип өсте алын-. маган, каймаклы сөттән генә кайнатып, ап-ак шикәр сыман сыкмаларны капчыкка тутырган иде бит . .
Госман үргә менеп киткәч тыны бүленеп туктады, китаплар тагын да авыраеп киткән кебек булды, ул капчыгын мүк сарган таш өстенә куйды.
Я алла, чыннан да бу аның туып-үскән җиреме? Ул менә хәзер туган җир туфрагында басып торамы3 Күңел ышана да, ышанмый да... Ничәмә тапкыр әҗәл белән очрашканнан сош чит җирләрнең ачы тузанын тире, күз яше белән диңгез кичкәннән соң Босфор, Мәрмәрә диңгезләре, Кара диңгез. Одесса. Мәскәү, Кәтәринбур, Чиләбе, Кызылъяр калалары . Шифаханәдән чыккач та Одесса портында йөкче булып эшләргә туры килде. акча тиенләп җыелды, әле дә ярый тимер юл билетына җитте!.
Кызылъярга кайтып егылганда кесәсендә сукыр бер тиене дә калмаган иде Госманның! Кызылъярдан Күкчәтауга йөз сиксән чакрымлы юл
II Сыкма — сыгып киптерелгән төче эремчек.
ята! Әле дә ярый, дөньяда рәхимле бәндәләр аз түгел, юлаучы, йөк-керә тартучы казахлар кайда арбаларына урын биреп, кайда атка, дөягә атландырып бер авылдан икенчесенә җиткерделәр «Мосафир бала гуй, шәкерт!»—дип аны корт, эремчек, сөт-кымыз белән сыйладылар
Чуар үгез белән аның кашсыз хуҗасы соңгы юлдашлары иде Госманның Ниһаять, Күкчәтау! Күкчәтауда туктарга да була иде, күрәсе кешеләре дә бар иде. якыннары, туганнары, әмма күңеле аны Имәнтауга тартты..
Тирләгән аркага күлмәк итәгеннән җылы җил үтеп керә. Шундый рәхәт. Госман рәхәтлектән кузгала алмыйча байтак кына ял итте. Аннан ашыга башлады, таш өстеннән җиләнен, фәсен алып киде, кабаданып капчыгын аркага күтәрде. Үрнең аръягында, офык сызыгында, кара-кучкыл болыт булып тау күренде Казантау! Әнә шул тау итәгендә Госманның туган станицасы Имәнтау. Кояш ашыгып-ашыгып шул тауга авыша. Әйләнә-тирәдә күз күреме сузылган ямь-яшел дала. Үр итәгендә бер төркем сыерлар утлап йөри Күз күнеккән кадерле төсләр! Госман капчык авырлыгын онытып йөгерә үк башлады Уе аннан узып әллә кайчан станицага барып җитте, өйгә керде. Аяклар, нигә сез шул кадәр акрын кыймылдыйсыз, нигә сез күңел шикелле йөгерек-тулпар түгел5 Ниһаять! Бәләкәй үрне дә узды Госман. Аяклар бөтенләй хәлсезләнеп. бер-берсенә чалынып тукталдылар. Ул чак кына егылмады. Сулыш кы- " сыла, иркенләп тын алып булмый әллә инде йөрәк яна? Мөгаен, янадыр, авыздан сулыш түгел, ялкын бөркелеп чыга! Кипкән иреннәрне чылатырга бер генә йотым су булсачы!
Я. хода, чыннан да ул кайтып җиттеме? Күзе туйганчы карасын әле бер, күңеле ышансын! Йөрәк тибеше салмаклансын! .
Калын карагайлар белән капланган Казантау! Урманның уң ягында, тылсымлы көзге булып күл җәйрәп ята Күлнең сул ягында станица. Инешнең аргы ягы — казак-урыс очы Бирге ягы — казак-татарлар очы Госманнарның нигезе шунда. Ул оч тулаем урман эчендә диярлек, хәзер моннан күренми Инеш аркылы салынган күпернең бирге ягында яшькелт түбә кыеклары гына шәйләнә. Болары Кәлимулла байның куралары, өе янында таш кибет, кибет янында калай түбәле озын складлар.
Күренмәсә дә Госман станицаның бөтен сызыкларын күз алдына китерә ала. Күпернең аръягында ук круг — мәйдан Себер казак гаскәренең наказной атаманы килеп смотр ясаганда да, чираттагы нәрәт белән казаклар службага киткәндә дә, станичниклар аерата әһәмиятле мәсьәләләрне хәл иткәндә дә бу мәйдан аерата мөгътәбәр кешеләр, атлы казаклар, * карт станичниклар белән тула. Хатын-кыз, бала чага да алар артына килеп бәялә, мәйдан умарта күче сыман гөж итеп тора. Бүген исә мәйдан буп-буш. Госман алга атлаган саен бушлыкны ныграк аерды. Әйе, вакыты шундый, төштән авышып, икенде ахшамга җитмәгән ара, көтү дә килмәгән, печәнчеләр дә болында чак.
Мәйданның аръягыннан кырга таба дүрт урам сузылып киткән, эреле-ваклы, кайсы такта, күбесе салам белән ябылган өйләр, читән белән уратылган бәрәңге, яшелчә бакчалары (Ж,әй уртасында, көнбагыш чәчәк атканда бу бакчалар аерата матур булалар' Мең кояш берьюлы чыга Имәнтауда!). Мәйданның бер кысасында барак сыман озын, ишеге мәйданга ачылган кабак. Хәзер аннан кочаклашып, җыр сузып өч казак чыгып киләләр Аннан ерак та түгел, чат башында биек өй — станица идарәсе Аңа башлаш озын-озын тәрәзәсез складлар тоташкан, ул склад- , ларда салкын корал, поход кирәк-яраклары, провиант, ияр-тукым, ашлык * һәм башка вак-төяк саклана. Складлар янында каланча. Аның манарасына кыңгырау асылган Кыңгырау янындагы нәүбәтче станица тирә-ягын җентекләп күзәтеп, карап тора Яз коры, куркыныч вакыт Хода утку здән саклый күрсен. Әмма бу каралтыларның барысыннан да биеге тантана белән башын күккә чөйгәне чиркәү Күк төскә буялган биек ‘бина
өстендә гөмбәзле ике манара. Алтынга манылган тәреләре янып тора Манаралар эчендә шулай ук дәү-дәү кыңгыраулар Ул кыңгыраулар кузгалганда, Имәнтау станицасы гына түгел, Казантау артындагы Арык Балык станицасы да дер селкенә! Хәзер әнә оеганнар, ял итәләр. Җилле көннәрдә бертуктаусыз зырылдап әйләнеп, станичникларның күңелләрен күтәреп тау башында масаеп торган җил тегермәннәре дә тымызык ♦ һавада йокымсыраганнар. §
— Карр, кар! ?
Госман сискәнеп китте. Зират өстендәге ялгыз карагайга кунган дәү g карга яман каркылдап, алама канатлары белән тын һаваны дулкынлан-* дырыц аның баш очыннан диярлек очып китте. Кыйшайган, ауган кабер 1 ташлары өстеннән кара күләгә шуышты. Егетнең күңеле «жу» итеп китте 5 Туган җирендә беренче сәламләгән җан иясе карга булсын әле! Әллә бо- £ рылып китеп торыргамы? Чү' Әнә урман тыкрыгыннан Госманнар ягын- х нан берәүләр килә түгелме? Әйе. әйе, күбәү үзләре Менә урамнан о чыгып зират калкулыгына менә дә башладылар. «Бак, җилкәләренә = нидер күтәргәннәр'» Госман өшеп киткәндәй калтыранды, йөрәге бәла ♦ сизеп сызланды. “
— Бак!— Ул үзе дә сизмәстән кычкырып ук җибәрде.— Бак! Выты. * табут күтәргәннәр Кемне китерәләр соң алар?
Карга борылып килде, табут күтәргәннәр өстенә кара күләгәсен * кундырып тагын бер-ике тапкыр ямьсез каркылдады Җил исте, шунда s гына Госманның борынына төтен, көек, афәт исе килеп бәрелде =
Табут, һавада йөзеп, зират капкасына якынлашты... <
3 “
— Выты. бак инде, кәбәм
Җәфрәтил карт Госманны җитәкләп тыкрык буйлап алып килде.
— Бак, кәбәм, атаң нигезеннән ни калды.
Иң алда очлы башлы, кара киемнәр кигән монахлар төсле ике кара багана шыраеп тора. (Артык юан иде шул аларның капка баганалары, ут та ала алмаган үзләрен, көйдергән, яндырган, киртләч-киртләч итеп калдырган). Баганалар артында янып-көеп аркылы-торкылы ауган, җимерелгән, ишелгән такта кисәкләре, ишек-тәрәзә яңаклары, бүрәнә башлары. Кисәүләр, күмер, көл өемнәре. Шулар уртасында морҗасы яртылаш ишелгән кара, ятим мич. (Кышкы салкыннарда Госманның яратканы әнә шул мич башы иде £шт!)
Госманнар урамы — мәчет урамы Ул, сирәгәйгән урманны ерып, инештән күлгә хәтле сузылган иде Мондагы йортлар, шушы йортлар урынында үсеп утырган калын-калын карагайлардан салынган иде. Госманнарның өе дә биек, дүрт тәрәзәле иде Әле үткән язда гына Госманның әтисе. Күкчәтаудан бертуган энесе Миңлебайны чакырып, бергәләп салып чыккан иде. Ә хәзер хәзер. Бер баштан икенче башка кадәр кара күмер хәрабәләр Аргы очтагы йорт-ызба урыннары әле дә булса төтенли, ачы исе монда килеп җитеп тамак төбен кычыттыра Күпер башындагы Кәлимулла байның унике тәрәзәле алты бүлмәле өе дә. кибете, складлары да исән-сау калган. Аңа каршыдагы Сираҗ мулланың таза йорты да. куралары да. бер нәрсә булмагандай масаеп карап торалар.(«Выты. ходай аларга тимәгән бит!»)
Җәфрәтил карт чатанлый-чатанлый мәчет хәрабәләре янына килеп басты, кулындагы таягы белән кисәүләрне кузгаткалап:
— Выты, бак. иблис мәлгунь җәбраилдан качып кайда поскан! Ә?' Тапкан урынын, алла йортына, манарага.ә? Выты, шул мәлгуньне сугам дип тәңренең утлы гөрзесе манарага төште. Байгыш кияү азанын да әйтеп бетерә алмады. Ай-Һай. тавышы! Адәм тавышы гына түгел, сандугач иде. байгыш,— дип сөйләнде дә елап җибәрде
Госман сөйләшерлек хәлдә түгел иде әле. юлда арыганнар онытылды, әле күргән кайгы-хәсрәтләр өстенлек алды. Янган өй, вафат булган әтисе
Чыннан да, аның әтисен куйдылармы ләхеткә? Бәлки ул түгел, бәлки Гомәр азанчы, гадәтенчә, урманга утын кисәргә генә киткәндер? Ә? Выты, урман ягыннан арба тәгәрмәче тавышы ишетелә Ул сагаеп тыңлап тора башлагач, арба тавышы ераклашты, сүнде, ишетелмәс булды
— Улым'— Нәкъ шул секундта, Госманның күңел тавышын ишет- « кәндәй, Җәфрәтил карт телгә килде — Выты, бу елны казахлар юкка гына «Дуңгыз җылы» дип атамаганнар Ату, алтмышка җитеп мондый күк күкрәүне, яшен сукканны ишеткән дә, күргән дә җук иде. Муллаларның «заман ахыры» дигәннәре шулдыр инде Выты, атаң алла йортында, азан әйткәндә, манарада дөньядан китте. Күз тидеме үзенә...
Нишләргә? Чит юлларда каңгырып йөргәндә, өметсезлеккә бирелгән чакларда ул «илем бар, өем бар. ата-анам бар!»—дип юана иде. Бак, хәзер ызбасы юк. атасы караңгы гүрдә ята. Нишләргә? Язмышы кая таба борылып китәр аларның?
— Әссәламегаләйкем. Җәфрәтил бабай!
Ят тавыш сүзне генә түгел, уйны да бүлде, карт та, егет тә башларын күтәреп тавыш килгән якка карадылар.
Урам уртасындарак ике тәгәрмәчле кечкенә кул арбасы тора. Арбада иске-москы, кием-салым. Аның өстендә ике-өч яшьлек ыштансыз бер малай акырып елап утыра. Арба астында корымлы, яньчелгән чиләк эленгән. Көйгән ике тәртә арасында кара сакаллы бер ир басып тора. Аның өстендә күптән уңып, ямау өстенә ямау яткан иске казачий формасы, козырегы урталай сынган, җәлпәйгән фуражка, ертык гимнастеркасы белән лампаслы чалбары да кояштан, җилдән саргайган, ун балагы ертылган, үзе яланаяк. Госман ана карады да тетрәнеп китте, сул җиң буш, гәүдә аз гына кузгалуга, буш җиң әле аркага, әле күкрәккә сугыла Арба артында алам-салам күлмәк кигән бер хатын бар гәүдәсе белән чайкалып, күкрәк баласын юата. Ул да яланаяк. Башындагы шакмаклы иске яулыгы бала өстенә сыдырылып төшкән. Хатын баланы селкеде-селкеде дә. тынмагач:
— Дөмек инде, көчек! Дөмек!—дип каргарга кереште.
— Зариф улым, синме бу?— диде Җәфрәтил карт, учын кашы өстенә куеп.— Бак, төнгә каршы кузгаласыңмы, кәбәм?
— Әй, бабакай, әйтмә инде! Кругом талыйлар — Җиң шапы-шопы әле аркага, әле күкрәккә сугылды — Патша кулны алды. Ходай ызбаны яндырды Бу көчекләрне өстерәп келәнергә генә калды. Выты, мин сугышта крест алган герой! Ә выты битне ертып келәнергә кирәк...
— Дөмегеп кенә кит, җылан чагасы! Яп авызыңны!— Хатын йөгереп килеп акырып елап утырган малайның аркасына берне кундырды.
Иргә дә эләкте.
— Ә син, мәхлук, нәрсә бәбәкләреңне шарландырып торасың? Выты, бу чагаларны эшләргә белдең. Инде әпәй бирергә хәлеңнән килмиме? Тарт чагаларыңны! Караңгы төшкәнче далага чыгып котылыйк. Әйдә!
Тәгәрмәчләр юаш кына кузгалдылар. Арба артыннан ярсып үксүен тыя алмаган хатын атлады.
— Әйдә, улым,— диде карт ниһаять, зират үренә күтәрелеп барган Зарифлардан күзен алып Анаң безнең өйдә яман чирләп ята. Авызына су салыр кеше дә юк. Сеңелең Мәрфуга Күкчетауга Миңлебай дәдәңә киткән иде. Выты, атаңны күрмичә дә калды
Карт белән онык, башларын түбән иеп, үргә таба атладылар. Кояш ашыгып-ашыгып офыкка тәгәрәде Әле генә дала юлына чыгып киткән Зарифлар белән очрашу Госманга бик авыр тәэсир ясады Ул үз язмышының да аларныкы кебек үк караңгы, билгесез икәнлегенә төшенә баш- Ч лаган иде инде.
4
Җәфрәтилнең чын исеме Җәләлетдин иде. Заманында ул Имәнтауда гына түгел, әйләнә-тирәдәге станицаларның һәммәсендә атаклы тимерче,
ат дагалаучы иде. Рядовой казак-урыслар гына түгел, офицер-хорунжий- лар, сотник, есауллар һәммәсе аңа баш орып киләләр Хәтта атаманнар да атларын дагалатырга Җәләлетдин алачыгына киләләр, аңа ялыналар иде Ул күз ачып йомганчы атның тоягын үлчәп ала. даганы таман гына итеп тапый, кадакларны да үлчәп кенә кисә. Стан янына килгән икән, кире китеп тормый, һәммәсе үз урынына кереп, батып кына утыра! ♦ Әллә нинди холыксыз, кире атларның җаен көйли, уч төбе белән бер-икеЗ тапкыр аркасын кагып куйдымы, ат дигәнең юаш хайванга әйләнә дә кала. 5 Дагаланганын сизми дә кала бичара! Тормыш аз-маз рәтләнә, тимерчелек = даны тамак туйдырырлык кына акча китерә башлады дип куанганда. < сугыш башланды Казак полклары тиз генә җыйналып походка чыкты-1 лар. Җәләлетдиннең дә нәрәте җиткән иде, ул да баштанаяк урыс казагы § формасын киеп, мылтык-кылыч асып атка менде. (Бу кирәк-яракларны^ рәтләү өчен Җәләлетдиннең атасы Гыйльметдин муеннан бурычка бат- 2 ты. ахырында түләп тә бетерә алмыйча, улы сугыштан кайтканчы ук, х кышын урман кискәндә суык тидереп вафат булды).
Җәләлетдин үз сотнясында кыюлыгы җитезлеге белән бик тиз та- ♦ нылды, һөҗүмгә беренче булып ташланды, сугышның иң хәтәр, иң хәвефле ш җирләрендә дә сынатмады. Бер атакада төрек янычары сотня команди- ° рын чабарга дип кәкре кылычын күтәргәндә әллә каян гына Җәләлетдин < килеп җитеп, төрекнең кылычлы кулын чабып өзде. Егетнең күкрәгенә < беренче Георгий тәресе менеп утырды. Бераздан полковник аны үзенә - драбанд итеп алды. Озак та үтмәде, драбанд үз теләге белән дошман 2 тылына разведкага барып ике француз солдатын әсир итеп кайтты. 7 Тагын бер крест артты. Өченче тәрене аңа разведкага барып бик кирәк- « ле мәгълүматларны табып кайтканы өчен кададылар.Җәләлетдин Георгий крестының полный кавалеры дәрәҗәсенә күтәрелде s
Ә бер көнне, һич көтмәгәндә, полк кухнясына котелок тотып ашка барганда, адашкан бер пуля килеп чыгып, сул аякның нәкъ челтәренә сукмасынмы! Ут эчендә күпме йөреп, кылычлардан башлар тәгәрәгәндә тырналуны да белмәгән Җәләлетдин тамак кайгыртып йөргәндә аягыннан аерылды. Көлсәң дә бер авыз, еласаң да!
Драбанд Җәләлетдин төрек сугышыннан өч Георгий кресты тагып, сул аягы урынына бүкән башы бәйләп кайтты
Казак сугыштан кайттымы — бу зур вакыйга, күрешергә күрше- күлән генә түгел, бөтен станичниклар килде. Шул уңай белән әзерләнгән бер чәйдә күрше хатыны Айшук, гадәтенчә, гайбәт сатып арыгач. Җәләлетдиннең әнкәсенә карап:
— Мәрьям әби, аллага шөкер әле. улың аягын калдырса да башын алып кайтты. Выты, Каз муен Сибайның арысландай ике улыннан берсе юк, улың аяксыз калды дип, берүк, җылама,— диде.
■_ и, күрше, ни сөйлисең?— диде Мәрьям әби — Ник җылыйм ди? Аягын кабакта сугышып калдырмаган, патша хәзрәтләре өчен югалткан. Выты, күрдең, улымның күкрәге берче наград. Ут сыман янып тора — Ана сөйли торгач, кызып та киткән — Выты, улым әле рядовой түгел, аллага шөкер, әфисәр затыннан. Ни әле, выты, әйтергә телләр әйләнми, ни әле — Карчык бераз төртелеп торган да, кычкырып әйтеп салган — Выты. таптым, улым җәфрәтил булып служить иткән. Син, Айшук. юкка канны бозма!
«Драбанд» урынына карчыкның теленә «җәфрәтил» килә Юкса, казак гаскәрләре кагыйдәсендә ефрейтор чины бөтенләй күрсәтелмәгән! Каян белсен Мәрьям карчык казачий уложениене!Әйткән сүз —аткан ук. кире кайтмый. Айшук ияртеп алып чыга да бөтен халыкка тарата. Шул кичәдән соң Җәләлетдиннең мулла кушкан исеме онытыла, олысы-кечесе аны Җәфрәтил дип кенә атап йөртәләр Тиктомалдан килеп чыккан кушамат тимерченең үзенә дә хуш килә «Җәфрәтил» тек «җәфрәтил» аз булса да дәрәҗәңне күтәреп йөри' Кечкенә булса да - чин!
‘ Драбанд — элек рус армиясендә югары офнцерларнын тән сакчысы
Тимерче аяксыз кайткач.тирә-як станицаларыннан казаклар «Инде атларыбызны кемнән дагалатырбыз'»— дип пошына да башлаганнар иде Әмма агач аякның ' мишәйте булмады, тимерче алачыгы тагын ачылды Агач аяк Жәфрәтил бирешмәде, теше-тырнагы белән эшкә ябышты Менә дигән елгыр, йөгерек атларга да. үзе әйтмешли, «тимер * ката» кигертте Узып барган офицерлардан, казак-урыслардан рәхмәт алып торды Тршем дә ярыйсы иде. кайбер офицерлар, бигрәк тә кызмача булганда, аның аркасыннан жагып:
— Молодчина, наш полный Георгиевский! Он и блоху подкует, за это и рубль не жалко!— дип. көмеш, кайчагында алтын тәңкәләр дә ташлап китәләр иде Шулай бара иде тормыш...
Беркөнне, соңарып кына, кояш баер алдыннан. Жәфрәтил алачык иш.еген ябып кайтырга дип кенә торганда, күрше Сандыктау станицасы атаманы Зверев ажгырып торган алмачуарына менеп килеп туктады. Үзе нык кына кызмача
— Давай, станишник, подкуй моего яблочка, да так.'чтобы да самого Петербурга можно было скакать!— диде ул айгырын Жәфрәтилгә терәп туктатып. Атаманның сүзен кире кагып булмый. Жәфрәтил алачыкны ачты.
Алдагы ике тоякны тиз тәпәләде Арткы тоякларга тотынгач кына, алмачуар холкын күрсәтә башлады Дулады, куш аяклап сикерде, Жәф- 1 рәтил үз жае белән генә ипкә китерә башлаган иде, атаман атка нагайкасы белән берне сыдырды Хайван шунда ук котырган арысланга әйләнде, ажгырып күккә сикерде, путаларны өзеп, станны аударды, тимерчене тибеп очырды.
Шул кичтән Жәфрәтил ат дагалаудан калды — биле кузгалган иде. гомергә рәтләнмәде, яз-көз үтереп сызлады. Умыртка сөяге мертеккән булырга тиеш' Мунчада кычыткан белән чаптылар, кырмыска мае белән сыладылар, өшкереп тә карадылар, күрше казах авылына шаман-баксыга алып бардылар, ул ут-су белән имләде, файдасы булмады. Жәфрәтил югалткан акчасын эзләп .йөрүче байгыш кебек жиргә иелеп йөри торган булып калды
Авыру бетсә дә. гадәт бетми, диләр Жәфрәтил картта икесе дә калды, гадәте дә. авыруы да. Станицада ул иң беренчеләрдән булып уяна Алачыгының төтенгә какланып каралган ишеген төбенә хәтле каерып ачып ташлый. Учак янындагы кара баганага эленгән, үзе белән яшьтәш, кыршылып-көеп. тишкәләнеп беткән күкрәкчәле күн алъяпкычын буа. билен кысып бәйли һәм ишек кырыендагы дәү ташка чыгып утыра ~ Аннан соң гына станица хатыннары кузгалалар, сыер савалар, шау-гөр ” килеп көтү куалар, каз-үрдәкләрне иреккә чыгаралар.
Жәфрәтил агач аягына кыстырып куйган күн тәмәке янчыгын ала, иске китап битеннән бер телем ертып, «кәжә тәпие» урый. Тәмәкене яратып, пох-пох итеп, куе төтен чыгарып тарта. Күзләреннән мөлдер- мөлдер яшьләр коелса да бакчасында үзе үстергән тәмәкене тарта. Узган-барганнар аның янында туктамыйча калмыйлар, урысчалап, казахча. татарча сәлам бирәләр, Жәфрәтил берсен дә жавапсыз калдырмый, һәркайсына үз телендә жавап бирә, шаян-күңелле сүзен дә кыстырып куя. «Кәж.ә тәпие» янып бетә, төпчекне теләсә кая ташламый тимерче, сандал янындагы карамай төсле сулы чиләккә ыргыта. Аннан ике учына да яхшылап төкерә, үзе белән бергә картаеп килгән, бик күп тимернең башын ашаган почык борынлы чүкеченә ябыша. Эше хәзер вак-төяк, хатын-калачка кучарка. кәпкер. табагач, чиләк-миләк, күмер савыты, ир-атка тырма, сәнәк, көрәк, балта, пычак, капка-ишек тупсалары * келә, тоткычлар. Менә шундый кәкре-чәкрегә калды атаклы' тимерченең хәле!
Карчыгы исән чакта жан сакларга була иде әле! Жәфрәтил картның хатыны Мәрьям әби. кылтамак авыруына дучар булып, бер ел чамасы тамагына аш үтмичә интекте. Ниһаять, коры сөяккә калып, былтыр яз
ураза башында вафат булды Шул ук көзне нәрәте җитеп, картның ялгызак улы Хабушны (Хәбибулланы) хезмәткә алып, себер казак гаскәрләренең дүртенче полк составында Манжуриягә озаттылар. «Кара, улым, хат язып тор. Выты, ялгыз калдым. Анаң да җук! Онытма!»— дип, кат-кат кисәтсә дә. көз үтте, кыш үтте. Хабуштан кош теле кадәр дә язу килмәде Карт инде түземен тәмам югалтып, иңге-миңге булып түшәккә ♦ егылганда, алачык ишеген калын көрт басып киткәндә, яна ел башында. S станица идарәсе писере Иван Петрович хат күтәреп килде Карт терелеп, j торып утырды, хатны кат-кат укыды «Атакай, үзем хәзер Пртартур ди- = гән калада, диңгез янтыгында служить итәм. Монда берчесе кытай белән < япон. Үзләре фанза дигән койты өйләрдә торалар. Без, атакай, иртәдән- 1 кичкә кадәр ат өстеннән төшмибез, кылыч белән чабарга, атакага барыр- 5 га. атарга үрәнәбез Выты, сигнал! Туган-тумачаларның барысы- £ на да сагынып сәлам. Әлегә шанго. Зарыгып, хат көтеп калучы улыгыз = Хабуш дип беләсезләр». «
Хат картны канатландырды. Чатнама суык булуга карамастан, ул х ярты станицаның ишеген ачты. «Выты. Хабушымнан хат. сау-сәламәт ♦ Берчегезгә сәлам әйткән»,— дип. кайда үзе. кайда башкалардан укытып, “ сөенеп туя алмады. Әмма хатның азагындагы бер сүз аның күңелен тыр- « нады. Карт үзе дә, башкалар да «шанго» 1 дигән сүзнең мәгънәсенә ч төшенә алмый аптырадылар *
— Мотлак, бу. Жәләлетдин. шәңге дигән сүздер, башкача түгелдер,— s диде, хатны иң соңгы укучы Сираҗетдин мулла.
— Шәңгене ярата иде анысы. Ул Пртартур дигән калага шәңге < җибәреп булырмы соң? Бик ерак җир бит £
— Юлда күгәреп бетәр шул!— дип аның шиген көчәйтте мулла = Шулай дөнья куып, «шәңге-шанго»лар белән баш ватып язга чыктылар, кыр эшләре бетеп калды һәм, мә сиңа, хәсрәтнең бик зурысы, һич көтелмәгән яктан килеп чыкты Бер төн эчендә Әминә кызы кияүсез дә. йорт-җирсез дә калды. Житмәсә, үзе бик сырхау: көч-хәл белән аягын сөйрәп йөри! (Ничек янмагандыр ул, уттан кемнәр сөйрәп чыгаргандыр аны!) Әминәне атасы йортына көч-хәл белән култыклап китереп куйдылар.
Аптырады да калды Жәфрәтил карт — әллә мәет янында булырга, әллә һуштан язып егылган авыру кызын карарга' Бер көндә ызбада өч кашык артты! Ерак сәфәргә, гыйлем эстәргә чыгып киткән оныгы Госман да берни майтара алмыйча кайтып төште
Дөрес, әлегә ике генә кашык артты, бу казадан бер атна гына элек Гомәр кияве ун яшьлек кызы Мәрфуганы Күкчәтаудагы энесе Миңлебайга кунакка алып барып калдырып кайткан иде. Күңеле сиздеме әллә Өмәр- нең? Сабый күңелле кызын бу афәтләрдән азга гына булса да аярга теләдеме5 Иллә-мәгәр кыз анда озак кунаклый алмас, Миңлебайның үзендә дә ызба тулы бала (ходай ярлы-ябаганы чага белән тутыра, рәхмәт төшкере!). Әйтергә ансат, бер балтага җиде авыз карап торалар Миңлебай алсу таңнан кара төнгәчә чаба да чаба, йомычкасы күп оча. акчасы гына төшми. Кайтыр Мәрфук, иртәгә үк кайтуын көт тә тор Алмачуар айгыр бер бөккән иде Жәфрәтилне, дөньясы инде җиде бөгәргә җыена. ,
Юанычы бер Жәфрәтилнең — ул да булса Госманы Төшеп калган түгел, ак өстендәге караны таный, выты, унбиш яшендә кайлардан йөреп кайтты! Бераз шук, дуамаллыгы да бар. кирелеге дә җитәрлек Выты, Кәлимуллага барып сөйләшсәң, бәлки, кибетенә алып та куяр? Аннан эшләр худка китәр иде!
Кичен йокларга яткач, карт әле бер. әле икенче янбашына авып, ынкылдап шулай исәп йөртте
Ә Госман?
Ул үз койрыгына утырып шуыша башлаган көненнән әби-бабасының
' Шанго — кытайча, яхшы дигән сүз.
2 «К У> * II
17
ызбасыннан чыкмады. Мәрхүмә Мәрьям әби «колыным, бәбекәем!»— дип сөеп сыйпап кына йөртә иде аны Бала — бал. баланың баласы — җан, дип юкка гына әйтмиләр, күрәсең. Өсте алынмаган каймаклы сөт — аңа, тәмле катык, кызыл эремчек, сыкма, күкәй — Госман алдында (Җәләлетдиннең бар вакыты иде шул' Курасында сыеры, кош-корты, хәтта мүкләк кәҗәсе дә бар иде! Былтыр алар барысы да Хабушка казачий снаряжение. ат. ияр-тукым алуга китте, хәтта җитмичә дә калды Кәлимуллага бурычка керергә туры килде, каһәр')
Бераз үсә-калкына төшкәч Госман, вак-төяк шуклыгы өчен ата- анасыннан талчыбык төшәрен сизүгә, бабаларына чыгып кача иде
Имәнтауда Шакир хәлфәдә дүрт кыш Иман шарты, һәфтиякләрне ятлап, авыл мәдрәсәсен тәмамлагач, әтисе Госманны Күкчәтауга алын барып, атаклы Фәхретдин ибне Мифтахетдин кулына тапшырды. Күкчә- тау татарлары «Фәхретдин хәзрәт үтә галим икән, үзе китап язып Казан каласында ташка бастырып чыгара икән».— дип сөйлиләр иде Дөрес. Георгийның полный кавалеры драбанд Җәфрәтил бу сүзгә бик үк ышанып та бетмәде, алай да. Миңлебайларга кунакка баргач, күршесе Хәйретдин килеп кереп, ике кич рәттән «Елан патшасы Шаһмара» дигән китапны укыды Әкәмәт кызык булып чыкты ул кыйсса! Елан патшасы ап-ак була икән, аны алтын табакка куеп, күтәреп кенә йөртәләр икән Үзе адәм теле белән дә сөйләшә ала икән! Кышкы буранлы кичләр иде Ике кич Җәфрәтил карт онытылып кыйсса тыңлады Кыйссаның ахыры бик аяныч булды Үзен тоткыннан коткарган Шаһмараны адәм баласы патшага әйтеп үтертә Выты. нинди вафасыз безнең брат! Шул китапны, имеш. Фәхретдин үзе язган' Җәфрәтил ышаныр ышанмасрак кайткан иде. соңгы вакытларда хәзрәтнең сүзенә бөтенләй ышанмас булды! Шул Фәхретдин козгын сүзенә бирелеп Гомәр азанчы бердәнбер улын Бәйрүт шәһәренә, муллалыкка укырга юнәлткән иде Бәйрүтенә барып җитә алмыйча да кайтты! Ерак дөньялар икән ул Бәйрүт дигәннәре!
Уйлар, мич башындагы тараканнар кебек кыбырдап, йокы бирмәделәр
Бу төнне сәкенең икенче башында яткан Госманның да күзенә йокы эленмәде Арыган тәне ял итәргә тели иде ләбаса, кайда арбада, кайда дала чирәмендә бөкләнеп ятып ял итеп кайткан зәгыйфь тән изелеп йокларга тиеш иде. юк. күзен йомып кына куя. күз алдында җимерек мәчет манарасы килә. Дулый-дулый ут яна кебек! Ут-ялкын арасыннан Гомәр азанчының тонык шәүләсе күренеп китә Улының ерак сәфәрләрдән бушка Гына урап кайтканын белми дә китте! Госман авыр ыңгырашып тагын торып утырды Әнисе әллә кайчаннан тыңланып ята икән, ул тар-тылып улының юеш маңгаен сыйпады
Йокла, улым, йокла
Күпме йоклагандыр үсмернең җаны, кинәт ызба чайкалып киткәндәй булды Шау-шу Госман тагын сискәнеп сикереп торды Тагын шомлы төш кергәнме? Өнме әллә? Дөп тә дөп' Нәкъ тәрәзә алдында ат кешнәп җибәрде Кемдер ачы итеп сызгырды Өн! Идән такталарын тибрәтеп тагын җайдаклар чабып узды Госман сикереп торып урам якка атылды. Кояш яңарак кына күтәрелә башлаган, салкынча дымсу. Станица уянган, шау-гөр килә Капка алларында хатын-кыз. карт-коры Станичниктар атка менеп алганнар, арлы бирле чабалар Инеш аръягындагы идарә каршындагы мәйданда ыгы-зыгы тагын да көчлерәк Атлылар мәйдан уртасына чыгып рәткә тезелә башладылар Озакламый рәтләр башында тимгелкүк ярсу атта станица атаманы Роман Михайлович Волков та күренде Кискен команда тавышы яңгырады Атлы казаклар сафларында тигезләнеп, «шып» калдылар Тагын команда тавышы яңгырады, алтышар алтышар тезелгән атлылар берьюлы кузгалды Уйнаклап торган тимгелкүк ат чабып сотняның бер алдына, бер артына чыкты, атаман өзәнгегә басып күтәрелә төшеп тагын ниндидер командалар бирде
Зиһененнән төнге шәүләләр чыгып бетмәгән Госман шунда гына аңлап алды Ат өстендә яшь казаклар, көзен хезмәткә китәсе, чираттагы наряд ич! Барысы да өр-яңа казачий формадан, куе яшькелт гимнастерка, кызыл лампаслы кара постау чалбар, аякларда мул итеп дегет белән майланган шпорлы күн итекләр Күбесенең кунычлары гармун күреге сыман сыерылып төшерелгән. Шпоралар чыңлап куя. итекләр өр-яңа * ялтыр өзәңгеләрдә сизелер-сизелмәс кенә сиртмәләнәләр. Казакларның § башларында фырт киелгән кызыл каймалы, кара-көзге козыреклы фу- j ражкалар. Фуражка астыннан учма-учма кара. сары, аксыл чәчләр бүсе- = леп тора Боларда әле казакның төп күрке булган көрәк-көрәк сакаллар * юк. борын төпләрендә булыр-булмас кызгылт, кара төкләр генә бөдрә- з ләнеп килә Монда ике очтан да жыелган рус. татар казаклары, хәзер 5 кемнең кем икәнен әйтү дә мөмкин түгел, туган ата аналары да юнь- X ләп карамаса аерып ала алмас — барысы да янып-пешеп торган егетләр, f Беренче тапкыр язгы сборга лагерьга чыгалар
Тояк тавышларыннан жнр тирбәлеп, гүләп тора. житкән кызларның = шар ачылган күзләрендә соклану, кызыксыну, тагын әллә нинди яшерен ♦ өметләр. Кызларга күз төшкәч яшь казакларның башлары тагын да юга- “ рырак күтәрелә, алар юри аякларын селкеп шпорларын шалтыраталар <
Сотня Җәфрәтил карт ызбасына якынлаша, атлар, атлар! Нинди генә юргалар юк монда: күмер кара, жете жирән. күк, алмачуарлар! Берсен- * нән-берсе төз. коеп куйган муеннар, башлар югары чөелгән, ялларын г жилпеп тып-тын басып киләләр.
— Бак. олан, син дә чыктыңмы? <
Госман таныш тавышка борылды да имәнеп китте — кем соң бу? * Чыннан да аның бабасы Җәләлетдинме? Әллә?! һич танырлык түгел ~ үзен. Башында иске булса да хәтәр генә менеп утырган кызыл каймалы фуражка, өстендә төсен югалтса да чиста юылган, бәләкләнгән гимнастерка. әйләндереп теккән чалбары да килешеп тора үзенә Бил ике башлы сәмруг кош сугылган каптырмалы киң каеш белән кысып буылган. Уң аякта туйганчы карамайланган күн итек. (Сул аякның бүкән башы гына Имәнтау бәйрәменә битараф булып һаман искечә калган) А. күкрәк! Күк рәкне күрсәгез иде сез! Ялт иткән көмеш тәреләр, юл-юл чуар ленталар кояш нурында балкый Сакал-мыек та таралган, урыннарыннан купкан жиз төкләр, очкынланып, менә-менә кабынып китәргә торалар
— Менә, улым,— диде тамак төбенә утырган каты төерне йотып — Агаларың язгы сборга китә. Инде. выт. сиңа да ат-сбруй, мундир әзерләргә вакыт! Без. улым, язмыштан казак булдык. Ә син. улым, тумыштан казак! Димәк син. настоящий казак! Чыны. Выты. озакламый, нарядың да килеп житәр. Сизми дә калырсың.
Карт нидер әйтеп фикерен ныгытмакчы иде. сотня алдында, мәһабәт гәүдәле, зур кара сакаллы атаманның якынлашып килүен күргәч, сүзен бүлде дә ашыгып, агач аягы белән чирәмне изә-тишә. юл кырынарак атлады, уң кулын фуражкасына күтәреп «шып» басты. Селкенми. Хәтта, гадәттә чылт-чылт йомылып торган күзләре дә шарланып туктап калганнар Госман, бабасының бу халәтен күреп, пырхылдарга уйлаган авызын тиз генә учы белән томалады. Ул арада атаман карт белән тигезләште, ул да кулын ялт фуражкасына күтәрде һәм калын, кырку тавыш белән гөрелдәде:
— Здравствуй, полный кавалер Георгия станичник Җамалетдинов! Әйләнә-тирәдәгеләр генә түгел, аркамак та колакларын тек торгызып, тын алуын өзеп шаккаттылар — атаманның сәламенә агач аяклы сәләмә ни әйтер?
— Рад стараться, господин атаман!
Дөрес, соңгы «атаман» сүзе бераз саңгыраурак чыкты. Җәфрәтил- нең сулышы житмәде. аның каравы атаман бу жавапка разый булып елмайды, мактап та куйды:
— Молодец, казак, благодарствую!
Атаманның елмаюын беренче күрүе идеме, Госман моны бик нык хәтерләп калды.
Тавышлар тынды, юл тузаннары төшеп инде, тамашачылар үз эшләренә таралдылар Жәфрәтилкарт казакларны озатканнан сон әллә яшәреп калды, әллә дәртләнеп, шушы киенгән шәпкә Сираҗетдин мулла янына китте Озак та тормады, әйләнеп кайтты һәм сәке түренә, иске-москы киемнәр өелгән почмакка кереп ятты. Сәкенең аргы башыннан зәгыйфь кенә хатын-кыз тавышы ишетелде
Атай, ни булды? Әллә син дә чирләдеңме, атай?
Жавап булмады. Әллә инде карт ишетмәде, авыр көрсенеп, еш-еш сулады
- Уф!
— Атай дим!— Кинәт еламсыраган ачы тавыш ызбаны телеп үткәндәй булды.— Син дә чирләсәң..
Ниһаять, сырхау хатын торып утырды Әле җыерчыклар белән дә телгәләнергә өлгермәгән озынча..какча йөз Әллә авырудан, әллә тәрәзә карындыгыннан төшкән тонык шәүләдән бу йөз зәгъфыран сары күренә. Эчкә баткан күзләрне каймалаган саргылт керфекләр сирәгәйгән сыман Менә алар калтырандылар, биткә әүвәле бер, аннан Тиз-тиз тамчылар коела башлады
Атай, ник дәшмисең?
— И. кызым, кызым. Тьфу' Ден дә юк, иман да юк үзләрендә! Тетрәнүле зәгыйфь тавыш үзәге өзелеп сорады.
- Буш кулмы җибәрделәр? Ник сөйләмисең?
И кызым, ни әйтим дә, ни сөйлим? Койты, кызым, безнен эшләр Мулла көн дә мәчеттә вәгазь сөйли иде Фәкыйрь фәкыйрьгә ярдәм итегез, ди. Выты, бардым, әйләнеп тә бакмый, тәсбих тарткан булып утыра Аның каравы, абыстай чәң-чән килә «Ярты Имәнтау көеп китте, берчесе хәер кели, кайсын тыгындырырга да белгән юк»,- ди Мин әйтәм «Көфер сүләмә, абыстай, дим. Каза алладан килгән. Мәрхүм Гомәр кияү, анын ягыннан үзең дә туган кеше, выт. алла юлында, азан әйткәндә каза тапты Ике чагасы калды. Хатыны, үзен беләсең, өченче ай, түшәктә хәл эчендә ята. Йорт-җирләрен, бар азыкларын ут йотты » Вәт китте абыстай тезеп, китте сөйләп! «Азан әйтсә ни, савабын да алды. Шәһидләрдән китте Гомәр азанчыны мулла абзаң үтермәде, аллаһе тәгалә үзе алды Бүген сезгә бер подаука он бирсәң, иртәгә капчык тотып килерсез»,— ди, кан йоткыры!
Карт ярсыган, тулган иде. сүзләрен бушатып, сәке өстенә сузылыбрак ятты
И аллам, нинди хурлыкларга дучар иттең безне! — диде хатын гарьлегенә түзә алмыйча рәнҗеп.— мәрхүмем язын-көзен шул мулла абзыйлар абзарыннан чыкмады Төн йөгерде, көн йөгерде. Әйттем үзенә. Өмәр, нигә шулай өзлегәсең, дидем Ә ул әйтә: «Әминә, алай димә син. мулла абзый ялгыз, үзе ходая кеше, мин йөрмәсәм кем малын багар?» Выты. инде күзе йомылгач, чагаларына бер подаука он кызганган! Оят юк икән үзләрендә Ә выты. ашта-суда утырганда абыстай майга салган коймак кебек чыжлый, алла, ди, ятим-ятимәләргә шәфкатьле булыгыз, ди
Госман ишек катыннан да узарга базмыйча аларның сөйләшкәнен тыңлап утырды Менә әнисе йөткеренде, сыкрап алды һәм:
— Атакай, әллә Кәлимуллаларга барып карыйсыңмы? Безнең Госман дөм сукыр түгел, укуы бар. урысчаны да яхшы сукалый, кибетенә алмасмы?
- Аны. кызым, үзем дә кичәдән бирле оеткылап йөрим йөрүен Тик менә Кәлимулла алдына барырга шүрлим
— Ник?
Белмисен?— Карт ачуланып тавышын күтәрде — Ник булсын, Ха- буш братыңны службага озатканда кердекме бурычка? Кәлимулладан 60 сум карызга алырга туры килде Шуның 23 сумы әле түләнмәгән. Инде йөзне ертып булса да, кич кырын, кеше-кара югында, дөкәненә кереп тә чыгармын, ә? *
- Хәере белән! Әминә бераз тынычланып китте. Эштән курык- =
мый. тырыш олан, диген. 2
— Бабакай’ — Сүзләрен бүлеп, ишектән тузган чәчле, түгәрәк йөзле, ® өстенә тигезле-тигезсез итеп күк буяуга манылган киндер күлмәк кигән * (итәгеннән кызыл ыштан балаклары күренеп тора) тугыз-ун яшьләр з чамасы бер кыз йөгереп керде дә Җәфрәтил карт алдына ак киндер < тастымалга төрелгән бер нәрсә китереп куйды.— Выты, бабакай, әнием £ бирде, сәдакадан булсын, диде. =
Карт әүвәле аптырап калды, бер кызга, бер алдындагы төргәккә « карады. Аннан тастымалны ачты — ызба эченә хуш ис аңкыды. Әле яңа = гына мичтән алынган, кабарып, кызарып, кетердәп пешкән бөтен бер ♦ бодай күмәче! Тәмле исе борынны яра, җылысы кулларга үтеп керде. “ Карт та, Әминә дә, өнме бу, төшме бу, дип күмәчкә карап беравык тын- * сыз калдылар. Йөзләре яктырып, телләре ачылып китте.
— Бәракалла, бәракалла!— Карт сабый баланы үчтергән сыман, * күмәчне учында сикертеп бер кулыннан икенчесенә күчерде.— Сөбханал- г ла, оҗмах бакчасының исе килә!
— Матурым,— диде Әминә кызга борылып.—Син кем кызы соң? < Әле, чирләгәч, хәтерем йомшаган.
— Минме, апа?—«Матурым» сүзе килештеме, кызчык кызарып, уңай- = сызланып китте.— Бибиш кызы ла, Гөлйөзем.
- Әйе Кара, нинди үсеп калгансың Бибикамалга рәхмәт әйт. әниеңә, рәхмәт инде, үзе ятим, ызбасы тулы чага. Выты, шунда безне искә алган!
— Атай, әйдә, сәдакага бер дога кыл инде!
Жәфрәтил дога кылды, ул гына җитмәс кебек күренгәч, битен сыпырып «Я раббем, безне сөендергән өчен хода Бибикамалга исәпсез-сан- сыз куанычлар насыйп әйләсен. Амин».
— Рәхмәт әйт анаңа!—диде Әминә, кызга ягымлы борылып
— Шуны әйтәм, выты, муллага барып келәнеп бер уч он ала алмадым. Ә монда. Бибикамалны әйтәм, тол хатын, авызыннан өзеп, тегермән ташы сынлы дәү күмәч җибәргән...
Госман кызга ияреп урамга чыкты, аны күз белән озатып калды. Өйгә керим дип борыла башлаганда гына кемдер аның җиңеннән тартты.
— Әйдә, балыкка барасыңмы. Госман?
— Ә, ни?
Караса, күрше Аю Мөхәммәт малае Баһау. Ул атасына тартым — тыгыз коелган, аз гына бөкресе чыккан, әмма кайдан тотса, шуннан өзеп ала торган нык малай Бите сипкелле, борыны почык, башында «арыш камылы». Госманның ахирәте.
Станицадан дүрт-биш чакрымга, Казантау итәгенә, култыкка бардылар Суы тирән, үзе тыныч, җил дә исми, җимгә килгән балыкларны әллә каян шәйләп була.
Күптән мондый рәхәтне татыганы юк иде Госманның, салуы була, калкавычы батып та китә. Алган саен куана егет: «Выты, әнкәйгә уха була! Яратып ашаса, терелеп тә китәр!»
Күл читендә, комда казылган казанда, инде утыздан артык балык!
— Бак. Әптери! Кызылбаш, вын. балык каптыра
— Выты. шушы йолкышмы?
— Ха-ха-ха'
— КызылбацГгЖызылбаш. хаҗи!
Калкавыч уйнаклап батып бара иде. арттан мыскыллаган тавышлар ишетелде Ачуы килсә дә Госман борылып карамады, алай да каушап, эләккән балыгын ычкындырды
Йолкыш, борылып та карамый.
Выты. Мәккәгә барган!
Госман ачуыннан иренен тешләде, кармагына хим саплап күлгә ыр гытты. ике куллап корыгына тотынды Калкавыч бер урында торды торды да кинәт батып китте Госман тартып хибәрде, корык сыгылып төште, беләк буе чуртан! Куркуыннан егетнең тыны кысылды, хеп өзелеп харап булмаса гына ярар иде!
Якындагы сандык таш өстеннән Баһау купты, кармактагы чуртанны күреп кычкырып хибәрде
Ярга бәр' Малны ычкындырма' Замат'
Госман корыкны күтәреп ярга селтәде, хеп өзелеп тә китте. Әмма чуртан очып барып ярдан шактый еракка ком өстенә төште, бәргәләнә- бәргәләнә сикерә башлады Госман борылып караганда канына тоз сибүчеләрнең кем икәнен танып та өлгерде шулар икән, кибетче Кәлимулланың улы Галимулла да. мулла абзыйның төпчеге Рәхимулла Әле дә телләрен чыгарып үчекләп торалар Госман аларга игътибар итмичә, комга бата-бата ярты ай булып сикергәләгән чуртан янына ашыкты. Ул арада Галимулла йөгереп барды да ком өстеннән чуртанны эләктереп алып күлгә ыргытты
Выты. чуртаның. Кызылбаш!
Рәхимулла куанычыннан сикерә үк башлады
Чуртан Мәккәгә китте, китте!
Галкәш!—диде Госман ярсып — Нигә минем чуртанны күлгә бәрдең?
Бак. Рәхимулла, аның чуртанын'— Галимулла авызын кыйшайтып көлә бирде Синең чуртан Мәккәдә ком өстендә йөзә.
Әллә ни арада яр астына 12 13 яшьлек үсмер кыз килеп чыкты Тулы, түгәрәк йөзЯе. зәп зәңгәр күзле, кызыл ефәк тасма белән үрелгән аксыл чәчле кызны күргәч Госман да. әтәчләнергә хыенган Баһау да тынып калдылар
Әй. Галка! - диде ул шактый ачулы тавыш белән — Нигә Ус- маннан көләсең? Беләсең, әле генә аның әтисе үлде Әнисе авыру' Ник син аның балыгын күлгә ташладың, оятсыз!?
Галимулла төкерегенә чәчәде:
Синең, синең монда ни эшең бар, Машка3' Кит моннан' Выты. атаман кызы дип тормам!
Ачык якалы, кыска хинле, кызыл шакмаклы күлмәк кигән атаман кызы Маша сугышырга торган әтәчкә охшап китте. Ул. чебиләрен явыз тилгәннән яклаган тавык кебек кабарынып, малайлар өстенә килә башлады:
Яле. карап карыйк!
Туктагыз' - Арага Госман килеп керде — Тукта. Маша Ә син. Галкәш. нигә миннән көлгән буласың'3
Кит. хәерче' Йолкыш Үмәр малае! Бабаң келәнче!
Галимулла сүзен әйтеп бетерә алмады. Госман яшендәй атылып аның кулларын аркасына каерып кысты да. тыпырчынуына, акыруына карамастан, сөйрәп яр буена китерде, күтәреп алып күлгә, чуртан артыннан йөзәргә ыргытты Моны күреп Рәхимулла алдын-артын карамыйча станицага таба качты Галимулланың энхе белән чиккән бәрхет кәләпүше күл өстендә калкып, йөзеп китте. Баһау белән Маша кул чаба- чаба көләләр иде
5
Икенче көнне Жәфрәтнл карт оныгын көтүдән үк уятып, янган нигезгә алып китте Икесе дә башларын иеп. сөйләшмичә иярделәр, әллә йокылары туймаган, әллә кайгылары бик авыр
Кояш әле генә күтәрелеп килүгә карамастан, станицада ыгы-зыгы. Урам-тыкрыклардан (бигрәк тә урыс очыннан) мөгри-мөгри сыерлар чыга. _ аларнын чиләк чиләк җиленнәре як-якка чайкалып бара Госман ат эче- 3 рергә төшеп барган малайларның һау һуларын ишетмәмешкә салышты. 2 Карт драбанд да кеше күзенә чалынмаскарак тырыша иде. биргән сә- ~ ламнәренә дә теләр-теләмәс кенә җавап бирә. Урыс очында быргы та- * вышы яңгырый башлады, аны ишетеп хатыннар сыерларын кыздырып з куа башладылар <
— Әйдә. улым, диде карт, янган йорт нигезенә килеп җиткәч, о. ниһаять, телгә килеп. Аяк астындагы кисәүләрне таягы белән ары-бире = суккалады 2
Выты. б\ кисәкләрне җыеп замат арасында өеп куйыйк Атаң х мәрхүм, кышлык утынны, выты. ш\ны өя торган ида Tept кешегә кыш* замат килеп* җитәр Утын кирәк булыр
Гел кайгыга сабышкан бабасы белән 1 османның ялгыз каласы ' килми иде. ул аннан котылу җаен эзләде.
— Бабай,— диде ул.— Син өйгә кайтып анакай янында торсаң, мин Z монда үзем, замат... г
- Кичә кайнар \ ха ашагач тәмләп йоклап китте Шифалы булды у ха. =
күрәсең. Ә монда, кабәм. ялгыз булмый. Берең лом белән каерып күтәрсә. < икенчең ташып торыр Вын. баз янтыгында лом белән көрәк ята. Бар. S китер әле үзләрен. =
Жәфрәтнл карт лом белән көл астында калган идән-түшәм такталарын каерып чыгара торды Госман аларны элекке койма урынына ташып өя барды Бер башлангач эш кызды, кояш яман да кыздырды, көл- сөрем сарган битләрдән тир карамай булып акты. Матчадан калган бүрәнәне кузгату гына читен булды, карт сыңар аяк. көче дә әллә кем түгел. Госманга килгәндә, аның хәл бөтенләй яман иде. Аның эшен ярты юлда ташлап моннан китеп барасы килде, тик бу турыда бабасына әйтергә курыкты Әйе. кыш килеп җитәчәк. Кышның үз исәбе, ул синең йортың юк дип, ашарыңа аз дип исәпләп-санап тормас, куырып кына алыр .
Төшкә кадәр бик бирелеп, аны-моны сөйләшмичә дә эшләделәр Өзелеп карыннары ачты.
Әйдә. улым.— диде карт маңгаеннан аккан кара тирне җиңе белән сөртеп - Өйгә барып яруш булса да капкалап килик
Алар өс-башларын көл-балчыктан каккалаган арада Югары очтан бөкре башкорт әби килеп чыкты Кулындагы төенчеген элек капка янында утыргыч хезмәтен үтәгән яргаланган ташка куйды да. нәзек, моңлы тавыш белән сөйли дә башлады
- Иртәнчек кенә Чәүкә Закирларга барганда һезне монда күрдем дә бәгырьләремә тоз һауды! Менә бит калай, ходайның бирмеше, кичәгенәк кенә хәйран булып торган азанчының йорты вәйран булды да калды — Карчык төенен чишеп бетереп, таш өстенә бер чүлмәк сөт. олы гына түтәрәм калач куйды — Әрвахның рухына сәдакадан булсын. Әйдәгез. дога кылыйк
Жәфрәтнл карт ашыгып килеп, агач аягын сузып таш кырыена утырды. Карчык баскан җиренә генә чүкте. Госман көлгә тезләнде.
— Амин.
Жәфрәтнл. гадәтенчә, башын ия төшеп, белгәне Әлхәм сүрәсен укып, битен сыйпап күзен ачканда янында башкорт әби юк та иде.
— Сөбханалла, — диде ул як-ягына каранып — Күз будылар дисәм, алдыбызда калач белән сөт
Әнә. әби йөгереп барадыр, диде Госман, күрсәтеп.
Куе, каймаклы сөт белән калачны ашап алгач икесенең дә кәефе беразга рәтлә^нде Жәфрәтил карт таш өстенә утырып «кәҗә тәпиен» төрде, чакма ’чагып ут төшерде һәм рәхәтләнеп «поф-поф» итеп ачы тәмәкесен суыра башлады. Госман җирдән чыбык алый ниләрдер сызып j маташты, яңадан көл-корым арасында маташасы килми иде аның «Әл- ’ лә Баһауны эзләп табып, тагын күлгә китәргәме? Тагын Галимуллалар тап бхлса?! Кичәге өчен үч алмыйча калмаслар әле алар'» Шулай уйлагач Госманның күз алдына балкып торган Маша килеп җитте. Электән үк белә Госман бу чая кызны’ Башкалар янында чәчрәп торса да ул. Госман белән очрашканда нигәдер басылып, юашланып кала. Сөйләшкәндә дә тыйнак кына, оялып кына сөйләшә.
Кинәт егетнең колагына сәер бер тавыш ишетелде. Кемдер ыңгыраша түгелме? Ул бабасына карады һәм тагын танымады. Юк. кичәге сыңар аяклы бөркет түгел иде Жәфрәтил драбанд, аның иң башлары сике- реп-сикереп китә, бармаклары арасына кысылган төтенле «кәҗә тәпие» туктаусыз калтырана иде.
' Бабакай! Госман аптырап эндәште — Әллә елыйсыңмы?
Карт эндәшмәде, башы тагын да түбәнрәк иелде, аннан лач итеп борынын сеңгерде. «Кәҗә тәпие» җиргә барып төште
Выты. уйлап бак. Бердәнбер дәдәң Хабуш Кытай җирендә. Кем белә, әллә тере, әллә юк... '
Хәзер безнең патша сугышмый бит.
Карт башын чайкады.
Служба, улым, служба' Анда сугыш булмаганда да үләләр. Выты. бак бу пянук башына!- Карт агач аягын мылтык кебек сузып җибәрде — Выты. атакага йөргәндә баштан сыңар чәч бөртеге дә төшмәде. каша сорарга барганда аяксыз калдым Бу арада Хабушым берчә уемда йөри Хәерлегә микән?
Госман бабасының уен башка якка борып җибәрер өченме, әллә инде күптәннән сорыйсы килеп тә җае килмәгәнгә сузып килгән бер соравын, хәзер бабасының күңеле үтә нечкәргәндә әйтеп калырга ашыкты: Бабай. Аля авылы кай якта?
Кайда булсын3- Карт нигәдер сүзне ачу белән башлады — Син. выты. Мәскәүдә булдың. Мәскәүдән ары Пинза бар. Ә Пинзадан Кузнецкий ары Аннан да ары Аля авылы утыра. Тик, бу Имәнтау сынлы Тавышы йомшарды Жәфрәтил драбандның, нәрсәнедер, кадерле, онытылганын хәтерләргә теләгәндәй тирә-якка каранып, уйланып торды.— Аля авылында да бу Казантау сынлы тау бар Аны Әкәмәт тавы дип йөртәләр Әкәмәтнең бер ягында нарат урманы Икенче ягында Аккүз кизләве Шылтырап агып ята.
Шундый әйбәт җирне ташлап ник соң монда килдегез?
Госманның бу сорауны әтисенә бирергә уйлаган чаклары да булды, өлгермәде. Хәзер менә бабасы аңлатсын!
Сорау Жәфрәтил картка тагын ошамады.
Бар белгәнең «ник тә ник!» Тигәнәк сынлы. Кем китерде? Нужа китерде! Әйттем бит кичә, без язмыштан казак, ә син - тумыштан!..
Госман җилкәсен сикертеп бабасына сорау белән текәлде.
Выты. кичәгенәк тә төшенмәдем Язмыш та тумыш. Нигә алай әйтәсең, бабакай?
Мин дөресен әйтәм. Белмәсәң. колагыңа сал Ник Гомәр атаң Аля авылыннан киткән?— Жәфрәтил карт инде оныгына таба борылып утырып ашыкмыйча гына хикәя йомгагын сүтте — Әйе, улым, әле дә хәтердә, ул елны илдә корылык булды Язын-җәен бер тамчы яңгыр 1 төшмәде Игеннәр көеп бетте Мал-туар кырылды. Үткән елгы ашлык бетте, яңасы юк Өсте-өстенә, ваба авыруы башланды. Китте кырылыш Безнең өйдән генә өч мәет чыкты Зариф дәдә белән Ике сеңел. Жәмилә белән Камилә Анакай белән мин дә авырып ятам Безнең атай коновал нде. Пннзага барып. Мәскәвенә җитеп, аз-маз ашлык,
яруш, ат ите алып килә иде Шуның белән җан сакладык 1укта. улым, булмаса махра төреп алыйм Ул заманны сөйли башласам, йөрәк көя. әйтерсең алачыкта күмер дөрли! Карт, сүзен бүлеп, инде әллә кайчан кулыннан төшеп, җирдә аунап яткан тәмәкесенә үрелде, чакма уты ялтырады «Әле ярый Баһаулар янына чапмадым1» дин куа нып уйлады Госман, бабасы һич көтмәгән урында, янган нигез өстспд - * ачылып китте - Сиңа, улым, әкият кенә, ә минем йөрәктә утлы тамга! Ха ; лыкның ашамаганы калмады — кычыткан дисеңме, алабута кирәкме! 2 Өстәвенә ваба өйдән өйгә күчә! Кырыла халык! Вәт шул көзне авылга 5 пристав килде, сход җыйды. Әйтә бу: вот, крестьяннар, кем казакка * язылып. Себергә күчә, казна шуңа акча бирә. Себердә, ди. кем күпме | җир ала. шунча җир. Орлык казнадан, ди. Ул вакытта халыкка, иблискә < языл, ярдәм була дисәләр, аңа да язылырлар иде. Урыс әйтмешли, голод Z не тетка. Выт. авылның иң ярлы илле ызбасы казакка язылып, күпмедер = акча ала. Безнең атай да ала, выты шул йомыш белән кышны исән-аман $ чыгабыз.
- Аннан соң? ♦
Тукта, бүлдермә сүзне, варнак. — Карт сүнгән төпчеген тагын “
кабызып, тирән итеп бер-икене суырды — Шул. хәзрәт әйтә, кем казакка ' язылган, ул урыс була, ди. Шуннан халык «Себергә күчмибез!»—дип отказ бирә. Нәкъ чәчү алдыннан, авылга бер рота солдат ияртеп пристав 2 килә. Халыкны тагын сходка җыялар. Анда исемлек укыла. «Казнадан г акча алган илле йолкыш уртага чыксын!»—дип. Агайларны чыгаралар * да солдатлар урап алып Әкәмәт тавына алып китәләр Ә аннан, шул < солдатлар ызбадан-ызбага йөреп хатын, бала-чагаларын куалар “ Шау-шу. җылау. каргыш.выты. хәзер дә шуның тавышы колакта чыңлый =
- Ә аннан, бабай?— Госман бабасының авызына кереп китә язды Ни булды?
— Ни булсын? Әкәмәт тавында бер кая җибәрмичә өч суткы тоттылар. Безнең атайның атасы Аю бабай шунда вафат булды, зиратка күмәргә дә җибәрмәделәр. Выты. шунда, Әкәмәт тавы битендә кул белән кабер казып күмделәр
— Ә сез нишләдегез, бабай?
— Нишлик, шунда камалып мал сыман тордык Дүртенче суткы да илле подвод, конвой белән Себергә кузгалдык. Шул киткәннән өч ай интегеп, бары көз көнне шушы Имәнтауга килеп егылдык Күп авылдашлар юлда калды. Сеңлем Кәтринбур дигән кала янында эч авыруыннан каза тапты Их. улым, улым!— Карт озак уфтанды — Нужа дигән карасакал арттан калмый икән! Монда килсәк, ул монда да безне көтеп торган икән! Бездән алда килгән казаклар безгә урын бирмичә сазлыкка кудылар
— Кайдагы сазлык ул. бабакай?
— Кайдагы булсын. Кара Болакка. Ни йорт салырга, ни иген чәчәргә. Тагын бәла. Шуннан безнең атай Күкчәтауга барып, бер татар тылмачыннан ОМскига наказной атаманга прошение яздыра. Янәсе. без казакка язылган, ә җир юк. сазлыкта утырабыз Берчесен яза тылмач
— Ә атаман ни әйтә?
— Выты. наказной атаман, кяфер булса да яхшы кеше икән! Про- шениене алуга Имәнтауга бер ясавылны җибәргән. Пошто татар казакларын обижайт итәләр дә. нигә аларны сазлыкка куалар? Ясавылга тикшерергә куша, «дөрес хәл итмәсәң, үзем барам!»—дип тә кала Ясавыл килде, безгә урман уртасыннан җир кисте, рәхмәт төшкере. Без шулай нужадан казак булдык. Ә син, выты. тумыштан! Чөнки әтиең Гомәр казак иде.
— И.мәнтауның берчесе Аля авылыннанмы?
Варнак, әйттем сөйләгәндә бүлдермә дип! Сукыр чебен сынлы күзгә керәсең.
— Сорарга да ярамый - Госман үпкәләп читкә борылды. Бабасы оныгының кәефе кырылуын күреп, аны юмаларга ашыкты:
- Выты. шырт сынасың, арыш сынлы. Сора, ник сорамаска. Менә хәзер тишек капчык сынлы, сөйләгәндә берәү бүлдерсә, уем төшә дә кала.
Ни сорадың әле! J
— Әйттем бит. - диде Госман киреләнеп Имәнтауның берчесе Аля 1 авылыннан килгәнме дип?
Җәфрәтил сорауны аңласа да, үзе җавап бирергә ашыкмады, киреләнеп торды
- Аля авылыннан без бары илле йолкыш кузгалдык. Монда килеп җиткәндә кырыгыбыз калдымы, юкмы Кайсының аты үлде, кайберәүләр үзләре каза тапты Выты. без. монда татар ягының үзәге булабыз инде. Аннары Торна Зиннәтләр. Аширлар, Каймак Касыймнар, Кыргый Бәкерләр.
— Ә Гали абыйлар?
— Галиләр, улым, алар Казан ягыннан, бездән соң килделәр. Без сход белән аларны казакка алдык, без.
— Әссәләмәгәләйкем.
Ят тавыш күңелле диярлек әңгәмәне бүлде. Бабай да. онык та тавыш килгән якка карадылар. Чыпчык Әхмәт икән. Тәбәнәк. Шыр сөяк. Өрсәң очып китәрдәй. Ә тавышы баһадирныкы сыман, каргылдап тора.
Казаның ахыры хәерле булсын,— диде Әхмәт. Башка вакыт 1 булса наряддашы белән Җәфрәтил ягымлырак сөйләшкән булыр иде. хәзер алар тигез түгелләр шул. Чыпчыкның йорт-җире исән, бүтән казасы да юк. Ул җавап урынына нидер мыгырдады. Чыпчык китәргә ашыкмады, мыек очын бөтереп торды да:
Выты. наряддаш, ары очка Мачы Гарифларга йөгерәм — Чыпчык нигәдер як-ягына каранып алды. - Күкчәтауга җыена, ди. Шәймәрдән хаҗи Куянды ярминкәсенә мал әйди. ди. Былтыр Мачы үзенең малаен шунда кушып ярыйсы гына табыш алган иде. Оныкны шунда җигеп булмасмы дим!
Җәфрәтил торып аңа таба кулын сузды
Чү. туктачы, кордаш! Әйдә, булмаса ул Мачы белән мин дә бер сөйләшим. Выты, оныкның атасы вафат булды Йорт-җире көлгә очты. Анасы, кызым Әминәне әйтәм. түшәк тартып ята. Бәлки, хаҗи минем оныкны да алыр, ә?!
Чыпчык алдан барып җитәргә ашыга-чаба. аның артыннан агач аягын сөйрәп Георгиевский кавалер чатанлый иде
Госман әле алда ниләр бхласын бөтенләй күз алдына да китерә д алмыйча' бабайлары артыннан карап калды.
6
Әгүзе билләһи. Ниһаять. Шаһимәрдан хаҗи сәҗдәдән торып, кулларын догага күтәрде һәм тамагын кырып, көчле көр тавыш белән «Сәфәр» сүрәсен укый башлады һәр сүзен бүлеп. Мисырдан отып кайткан мәкам белән укыды. Шуны гына көтеп торган арткы сафтагы җыл- кычылар. малчылар, юлга чыгарга җыенган куй әйдәүчеләр ыгы-зыгы килеп, ашыгып, бер-берсен этеп-төртеп сәҗдәдән тордылар. Картраклар аякларын сузып җибәреп, яшьләр тезләнеп утырдылар һәм хаҗига охшарга тырышып кулларын кавыштырып күтәрделәр. Картлар күзләрен йомып, ихлас күңелдән догага оедылар. Яшьләрнең түземнәре җитмәде, уңга-сулга ялт-йолт карана башладылар, бер-берсенә тел. кәҗә тоягы ( күрсәтеп шаярырга тотындылар
Госман сәҗдәдән -башкаларга караганда соңгарак калып торды, догага кулларын күтәрә генә башлаган иде. арттан кемдер аның аяк
табанын Кытыклады Госман чак кына көлеп җибәрмәде, ачуланып борылды Башына эссе җәйдә каешланып беткән сөннәтсез бүрек кигән сары Нигъмәт авызын чабатадай ерып аны үчекләп маташа’ Госманның йодрыгы тиз япты тегенең авызын! Малай тәгәрәп тә китте Хәзер Госман куркуга төште, акырып бакырып хаҗины бүлдерсә, бетте баш! Тик Нигъмәт әләкче түгел икән, мыштым гына торып утырды, һаман* Госманны үчекләргә теләп табанына үрелде. Хаҗи сүрәне укып бете-3 pen, соңгы догага күчте. »
— Па. тәңрем, сәфәремезне уң кылып, бәла вә казалардан имин® әйлә Юлдашымыз Хәзер Ильяс улсын. Илаһи амин1 *
Арткы сафтагылар да уянып, җанланып битләрен сыйпадылар һәм 3 төрлесе төрле тавыш белән ашыгып. Хаҗига ишеттерергә тырышып, $ кычкырыштылар: £
— Амин, амин! 2
— Юл уң булсын!
Хаҗи аягүрә басты. |
— Ал. Лачынбай. аллага тапшырып кузгалыйк Малчылар атлансын, ♦ атарларны Ялгыз карагай тавына әйдәсен Яхшы кара, мал бүленеп “ калмасын Аллага тапшырдык. Юл алыс. хәере белән. Ал. тиз кыймыл- * дагыз. көннең күзе күренә башлады.
Үрелеп башларына буй җитмәс биек, дулкынланып торган күк яллы, < искиткеч гүзәл пар акбүз ыргамак җигелгән, ялт итеп торган өр яңа 5 фаэтон резин шинлы тәгәрмәчләре белән тавышсыз гына тәгәрәп х Хаҗи алдына килеп туктады Алдагы утыргычта аткуар — яшь кенә < казак егете, тутый кош төсле кукыраеп утыра. Башында төлке кырпулы “■ кызыл бәрхет бүрек, күк күлмәк өстеннән яшел бикасап камзул кигән, = ботта кара постау чалбар. Аякларда биек үкчәле, очлы борынлы сары күн итекләр Егет үзе дә күркәм, чибәр —түгәрәк, мөлаем йөзле, борын астында беренче төкләр Буй уртача. Гәүдә, нәкъ аткуарларга хас. чан- дыр-җиңелчә. очып китәргә тора. Күрәсең, яшь хаҗиның ярминкәдә үзен дә күрсәтәсе килә1 Янәсе Куяндыда гына түгел. Күкчәтауда да затлы байбәтчәләр бар!
Аткуар дилбегәләрне ике кулы белән тартып аргамакларны көчкә генә тыеп тора, ә алар, башларын чайкап, күк ялларын дулкынланды- рып-таратып җибәреп, озын, сылу аяклары белән җирне тибеп сабыр- сызланып-ашкынып торалар. Аз гына дилбегә каксаң да ак-караны күрмичә алып качарлар
Хаҗи вәкарь белән генә бер-ике атлады да. чак кына уйланып торды. аннан җитез генә фаэтон баскычына күтәрелде, әйләнә-тирәгә бөркет күзе ташлады, мөгаен, атарның кузгала башлавын күзәтте.
Мәккәгә сәфәр кылганда ул ярыйсы ук тулы, корсак нык кына алга бүлтәйгән иде. нигәдер чак кына бөкрәеп тә йөри иде. Хәзер Хаҗи бөтенләй башка, бәйгегә әзерләнгән йөгерек-чабышкы сыман тәнгә суырылган, чандырланган Бөкре югалган. Корсак та шиңгән Ул хәзер төп-төз, җиңел бәдәнле, урта яшьләрдәге тап-таза ир Тагын бер үзгәреш күзгә бәрелеп тора: ул теге вакытта сакал йөртә иде, кап-кара. көрәк сакал, хәзер исә ул да шоп-шома итеп кырынган, бары тик кабарып, очлары бөтәрләнеп колакка үрелгән кара мыек кына калдырган Өс-баш та үзгә, хаҗга баргандагы ак чалма, яшел буй-буй бикасап чапан, читек-кәвеш урынына тек якалы кара постау пиджәк, тәненә килешле чалбар, кунычлары ялт-йолт итеп торган хром итекләр. Башта киң кырыйлы, карлыгач канатысыман кара фетр эшләпә. Яшәреп, матураеп киткән Хаҗи әфәнде
Менә ул пиджәгенең күкрәк кесәсеннән алтын сәгатен чыгарды, төймәсенә басты, «шылт» итеп капкач ачылып китте, гүя нәни кояш балкыды
_ Ал.— диде Хаҗи әфәнде, сәгатенә күз ташлап.— аллага тапшырдык!
Нәни «кояш» сүнде, Хаҗи мамык түшәлгән арткы утыргычка утырды, күк тимгелле аргамаклар аккош булып очтылар Карама дугага бәйләнгән пар җиз кыңгырау очынып иртәнге даланы чыңлатты.
— Әй, шәкерт, ни катып торасың?
Фаэтонга, җитез аргамакларга, сихерле тавышлы кыңгырауларга сокланып, хәйран калып-оеп торган Госман, бу ачулы эндәшүгә уянып, тавыш килгән якка борылырга да өлгермәде, җирән кашка атка атланган кеше аның яныннан, ат җиле белән өркетеп, баса язып чабып узды да кире борылды Ат кызган, ярсыган, авызлыгын чәйнәп, күбек чәчеп Госман өстенә килә башлады Ул көч-хәл белән яиткә сикереп ат тоягы астында калудан котылды .Алай да атның тояклары аның тезен сыдырып УЗДЫ. Ә ат өстендәге кеше аның саен атын камчылап җирән кашканы Госман өстенә әйди! Башында кара тасмалар белән җөйләнгән киез эшләпә, өстендә дөя йоныннан тукылган кызгылт чикмән Аякларында озын кунычлы, очлы башлы, биек үкчәле итекләр Казах халкында сирәк очрый торган зур бөкре борын Шул борын астында тычкан койрыгы булып асылынып төшкән соргылт мыеклар һәм ияк очында шундый ук соргылт чөй сакал Калын кашлар астында бораулап караучы ачулы күзләр. Бая да шәйләп алган иде аны Госман, Хаҗи тирәсендә бик юмакайланып, бөтерелеп йөргән иде Әйе, кичә дә күрде ул аны!
Ул камыт аяклары белән атының билен йозаклап кысып, ияргә сеңеп, аз гына алга ялга иелә биреп, бөкрәеп утырган әйтерсең корбаны өстенә ташланырга җыенган дала лачыны! Госман башта куркуыннан. ат тоягы астыннан күтәрелгән тузан-туфрактан, бу котны алып йөргән җайдакның кем икәнен абайлый алмаган иде Ә хәзер таптарга теләп ничә тапкыр бастырып килә башлагач бик ачык таныды! Әйе, кичә дә к\рде ул аны! «Заимка»га килгәч, бабасы киез өй түрендә шәбәеп кымыз эчеп утырган бу суык йөзле кешегә ишарәләп «Улым, выты, шул карчыга борын сез әйди торган атарның өлкән чабаны, ди. Лачынбай атлы Ишетүемчә. \зе усал адәм. ди. Ничек тә сүзен тыңлый күр. ярарга тырыш, кәбәм»,- дигән иде бит Жирән кашка мышнап, күбек чәчеп Госманны башы белән этеп җибәрде дә шундук Лачынбай кулындагы салт камчы Госманның аркасын телде
— Эт! Чучка1 Малны чыгармый ни катып торасың, уңмаган!
Камчы, елан булып, тагын өстә боргаланды
Госман абына сөртенә «Заимка»га таба йөгерде
— Әй. мәҗн\н. тукта'—Жан-фәрман чабып барган Госман кар- шысына тагын җирән кашка атылып чыкты Әй. агып кайда? Куян- дыга шулай җәяү чабасыңмы, мәҗнүн?
— Ә-ә,— Госман мышнап, егыла язып, абынып туктады — Нинди ат ул, ага?
— Ой, атаңдын авызын каңгырган нугай'— Госманның өстенә берсеннән-берсе авыр, хәкарәтле сүзләр яуды - Атаңа нәләт! Уңмаган! Айтып идем гуй хаҗига, монау ишәгеңнең кирәге җук, дип, тыңламады — Кашканың борыны тагын Госманның аркасына төртелде.- Ал, ни торасың? Жөр'
Госман ат астыннан чыгып борылырга да өлгермәде, камчы тагын арканы телеп-телеп китте «Өскә төшсә изә инде!»— дип уйлап өлгерде егет, кулы белән битен каплап Ат аның тирәсендә дулап әйләнде дә арт аякларына басты. Лачынбайның канәгатьлек уты белән янган күзләре күренеп калды. Лачынбай, җирәнкашкаиың янбашына камчы сабы
белән кагып, алгы аякларын җиргә төшерде дә «Заимка»дан 1 куй әйдәп чыгучы җылкычыларга кычкырды.
- Әи. Нәсия чал, бу агач муллага Алачапанны алып килеп бир дә арт сабагын укыт мәҗнүн шәкертнең!
Жирәнкашка Госманның битенә тузан чәчрәтеп китеп барды, егет юл читендә нишләргә белмичә, кая барырга да аптырап катып калды. * АНЫҢ яныннан тере агым булып куйлар уза башлады, әйләнә-тирәдә 5 ыгы-зыгы купты Куйлар мәэлдәшә, этләр абалап өрә. колак 'тондыргыч 2 тавышлар зиһенне басып торалар иде. 5
— һайт, һайт! *
— Ал, китте! |
— Уй-бай, кушкар кутанга 2 борылды, ку-ку!
Ул арада тузан эченнән ат җитәкләгән Нәсия чал күренде.
Менә, балам, мынау бия Куяндыга барып килгәнче саган җул- = даш булады. Юаш хәйван, кил, менеп ал.
Атны күрүгә, Госман шаккатты Бу ни мәзәк? Мескен хайванның= өстенә әүвәле ак тире япканнар да, ул җитмәгәч, зур-зур кара-кызыл ♦ ямаулар салганнар сыман. Ала-кола Аяклары кыска, корсагы зур. “ Баш — дүртпочмак! Әллә сыер инде? Чегәннәр шулай ат сатканда^ юри ала-кола буйыйлар дип ишеткәне бар иде аның..
— Балам, атар кузгалды. Җылдам атыңа менеп ал да минем арттан - атарны куа бир. Тагын ходай орып Лачынбай килеп калмасын! Әйдә, * әйдә, балам! =
Чал. атын җилдереп «Заимка» яктан килә торган атарга — куй * көтүенә таба ашыкты. Госман да җитез генә сикереп Алачапанга ат- ланды. Нәсия чалның теләктәшлеге, йомшак сүзләре аңа көч биргән. = исенә кайтарган иде.
* * *
Жәфрәтил карт оныгын базарга баручы казакларга утыртып Күк- чәтауга үзе алып килде. Хаҗи белән сөйләшергә җае бар иде аның барын Эш шунда ки. Одесса шәһәренә кадәр Госман Шаһимәрданне хаҗга озата барган иде. Әгәр ул егеттән канәгать булып калган булса, эш пешә дигән сүз!
Әүвәле хаҗиның олы урамдагы яшел йортына бардылар. Хаҗи өйдә юк икән, кибетенә киттеләр. Кызыл кирпечтән бизәкләп салынган зур таш пулат каланың базар мәйданында бер квартал җирне алып тора. Тәрәзә-ишекләре сырма-сырма тимер япмалы. Госман әнә шул хикмәтле ташпулат-дөкәнне, тәрәзәләрдән күренеп торган кыйммәтле кием-салымнарны тамаша кылып урамда калды, бабасы чатанлап, тамагын кыра-кыра ютәлләп, сырма япмалы ишектән кереп китте. Хаҗи әфәнде белән сөйләшергә!
— Аллага шөкер!— дип, бераздан бик куанып, җилтерәп килеп чыкты да. оныгын кибеттән бераз читкәрәк алып китеп, бер сүзен икенчесенә сөрендереп, ашыгып сөйли бирде — Хаҗи сине хәтерли! Ул баланы бсләм, былтыр хаҗга барганда күп хезмәт күрсәткән ие, ди. Тиктомалдан авырып киткән икән... Терелеп кайтуы да егетлек, ди. Ә монда ходаның хикмәте, атасы вафат, йорты-җире янган Боларын мин сөйләдем! Күз күргән әһле мөселман, ди хаҗи Бәс, шулай икән. әйдә, куй әйдәп атар белән Куяндыга барсын, ди —Карт елмаеп куйды.— | Занмка — рус патшасы казах даласын уз кулына тешергәч. андагы ин яхшы жнр-су- ларны урманнарны үзенә аеруча хезмәт күрсәткән казак-урыс офицерларына бүләк итеп трата Менә шул жнрләрне татар байлары вакытлыча, гадәттә 20—30 елга файдада- inaiiia аталар «занимать» итәләр Анда йорт каралты салып мал асрыйлар, ял итәләр Illa һимәрдән хажинын да Күкчәтау- янында шундый заимкасы була.
2 Кутан — авыл уртасы.
Эчем, выты, җылынып китте. Бу сүзне ишеткәч Тагын әйтә, ни ди, көнлеге йортныкыча — егерме тиен көмеш, ди. Син драбанд картмы әле, ди. Кара, каян белеп алган диген! Шөбһәләнмә, Гомәр мәзин улын рәнҗетмәм, ди. Юл уң булса, хәер-сәдакасы'да булыр, ди. Бәхетең бар икән, улым.— Карт оныгының аркасыннан сөеп какты — Буш түгелсең, * кәбәм Выты, Чыпчык Әхмәт белән Мачының улын «кирәкми» дип кай- \ тарып җибәргән хаҗи... Вот как'.. Иншалла юлың уң булыр Выты, бак әле. улым.. — Карт, җилән чабуын күтәреп, чалбар кесәсеннән нидер алырга тырышты. Агач аягы әле алга, әле артка китеп комачаулады, Жәфрәтил артык дулкынланган иде. Озак азаплангач кына капшаган нәрсәсен тапты.— Бак. улым!
Картның сөялләнеп, катып беткән кытыршы учында ут булып янып торган алтын тәңкә! Госманның күзе дүрт булды.
— Бабакай, каян алдың?
— Мәрхүм мәзиннең хәләл җефетенә юл сәдакасы дип хаҗи үзе бирде
Карт алтын тәңкәне арлы-бирле шудырып яндырып сокланды да киредән чалбар кесәсенә яшерде.
— Мин инде, улым, юлда сөйләшкәнчә, әфисәр Владимир Яковлевич Куйбышевка барып наказной атаманга прошение яздырыйм. Может өй салырлык агач бирерләр. -
— Улы Волик Омскидан корпустан кайткан булса, миннән сәлам әйт. Куяндыдан кайткач та мин аларга барырмын Әние мөгаллимә урысча укытырмын, дигән иде.
— Ярый, ярый, улым, әйтермен •
Жәфрәтил оныгын калада, тәбәнәк таулар итәгенә урнашкан Ша- һимәрдән хаҗи утары янында калдырды да үзе Күкчәтау местная команда начальнигы капитан Куйбышевка прошение яздырырга ашыкты...
7
Күкчәтауда Госманның бик якын кешесе бар! Якын гына түгел, дус та ул, серле1 дус. Ул — Волик Куйбышев...
Күкчәтау да ике очка бүленә: тау ягы — анда бары тик казак-урыс- лар гына тора. Бу очта йортлар таза, биек. Тәрәзә төпләрендә гөлләр, янбакчаларда сәрви куаклары, сиреньнәр. Ә күл ягы — мещан ягы. Монда — сазлыкта крестьяннар, төрле вак һөнәрчеләр: балтачылар, * миччеләр, такта яручылар, касапчылар, ялчылар һәм башкалар, шундый ыбыр-чыбыр тора. Мондагы йортлар иләмсез тәбәнәк, иске, күбесе сазга батып кыйшаеп тора. Дөрес, монда да иң олы Воскресенский урамында Шаһимәрдан, Кәлимулла, Хәлиулла, Шәяхмәт байларның, Соколов. Коротков кебек ни гаҗәптәндер бу якта яшәп калган купец- ларның таш пулатлары, мәңгелеккә дип исәпләп салынган кибетләре, складлары бар.
Тау ягы белән күл ягы кешеләре арасында гомерлек ызгыш бара. Иң әүвәл бала-чагалар бәйләнешә башлый, әгәр мещан як балалары тау ягына эләгәләр икән, көт тә тор, аның җилкәсен каезлап җибәрәчәкләр! Әгәр инде казак-урыс балалары күлгә коенырга килсә, аларга да якты көн күрсәтмиләр. Шул тирәдә йөргән кызыл авызлар бала-чага сугышын шунда ук зурга җибәрә, алар урамны сасытып: «Безнекеләрне кыйныйлар!»— дип бер акырсалар, җыела халык, туплана сугыш чук- * марлары. Ике очта да шулай. Таяклар худка китә, тимер кистәннәр, кайчагында пычаклар да ялтырап ала. Тузгыган сугыш чукмарларын җирле команда солдатлары килеп көч-хәл белән ипкә китерәләр
Шулай бер көнне, мәдрәсәдә өченче елын укыганда. Госман бер төркем шәкертләр белән тауга уйнарга менде дә. башы авыртып, кире
кайтып китте Инде тауны төшеп җиттем дигәндә генә бер төркем казак-урыс балалары аны камап та алдылар, «ур-ра» кычкырый берберсең котыртырга ябыштылар. Бер-ике малай гына булса Госман әллә ни куркып та тормас иде. монда чирмеш чирүе сыман!
Кулын кесәсенә тыкса чуерташ' Бер-икесенең маңгаен күпертер- * гә була! Тик шушы хәтле малайга бер таш нәрсә ул? Әнә ич. тешләрен ч ыржайтып, йодрыкларын йомарлап боҗраны һаман кыса баралар. 3 шарык-шырык җил җибәрәләр. Госман кесәдәге ташны учына кысып. § иң алдан килүче сары малайга тондырырга дип уң аягын күтәрә генә * башлаган иде. арттан берәү кычкырып җибәрде; |
— Нишлисез?! Тимәгез! 5
Балалар да туктап калдылар. Госман да аптырады.
Таудан бер бала йөгереп төшеп килә Унбер-унике яшьләр чамасы. 2 Буе озын гына, үзе чандыр. Әллә озак авырган инде, ак чырайлы. * чәчләре генә күпереп, бөдрәләнеп торалар Госманны аның киеме дә I шаккатырды, ул баштанаяк өр-яңа хәрби кадет киеменнән, мундир төй- ♦ мәләре ялтырап тора Менә ул мышнап боҗраны өзеп уртага керде ?
— Туктагыз!
— Нигә туктарга?—«Сары әтәч» Госманның өстенә үк килеп йодрыгын уйнатты — Ул мещан, без хәзер аның кирәген бирәбез!
— Молчать!— Теге үсмер көдерәеп килгән сары малайның күкрә- j генә китереп төртте.— Смирно! =
Боҗрадагы малайлар күз ачып-йомганчы рәткә тезелеп, башларын < күтәреп «шып» басып калдылар Госманның күзләре шар булды. j
— Гвардии рядовой, минем янга! =
Сары малай — Петя икән, суынып, бик җитди кыяфәткә кереп.
нәкъ хәрбиләрчә өзеп-өзеп атлап командиры каршысына килеп басты
— Тыңлыйм, господин командир Волик Куйбышев! III
Яшь командир рәт буйлап йөреп «солдатларын» тикшереп чыкты.
туктап Госманның куркудан тирләгән аркасын какты
Волик шактый көр тавыш белән сөйли башлады, ара-тирә тавышы нечкәреп тә киткәләде.
— Без юлбасарлар түгел, без гаделлек өчен көрәшүче гвардеецлар! Шулай икән, һәр очраган баланы кыйна} безнең өчен оят!
— Господин командир, диде теге Сары әтәч, кыза башлап Мөмкинме?
— Әйт. Петя!
— Бу бала түгел, бу мешан! Безнең дошман'
— Җитәр! — Воликның тавышы тагын яңгырап китте Петя ялгыша. безнең дошманыбыз мешан түгел! Без гаделсезлеккә каршы, изүчеләргә каршы көрәшәбез! Төшендегезме?
— Төшендек! — диделәр рәттәгеләр Тавышлары тнгезле-тигезсез- рәк чыкты
— Алайса, тыңлагыз! Кичке сәгать биштә строй дәресләре' Плацта җыелырга! Ә хәзергә таралырга' Шаго-ом ма-арш!
III Патша заманында Себердә. станицаларда казаклардан башка хәрби частьлар да тор ды (Батальонга якын солдат). Алар «жнрле команда» дип йнртелә иде Күкчәтауда да андый команда була 1888 нче елны Акмула генерал губернаторы (ставкасы Омскида) отставкага чыккан Күкчәтау жнрле командасы начальнигы урынына капитан Владимир Яковлевич Куйбышевны билгели Бу гаилә Күкчәтауга килгәндә (Владимир Яковлевич үзе. хатыны Юлия Николаевна, уллары Воликка бары тик тугыз ай гына була Вале- рнанны нәни чакта шулай дип атап йертәләр
Күйбышевлар Күкчәтауда 1907 нче елга кадәр, ягъни унсигез ел торалар В В Кун бышев йортында хәзер мемориаль музей Директоры Валернанның сеңелесе Елена Владимировна Куйбышева. (Автор)
Читтән караганда усал кебек күренсә дә. Валик Госман белән күптәнге дусты сыман ягымлы сөйләште. Сорашты, белеште — кем баласы. өйдә кемнәре бар. кайда укый? Аннан калага кергәч, урам чатындагы зур бер йорт янында туктап:
Менә. Госман, безнен өй. Тартынма, килеп йөр Бездә китаплар да күп Минем әни мәктәптә мөгаллимә.
— Ә балалар кыйнаса?
— Кыйнамаслар!— Волик көлемсерәде,— Мин быел, корпустан кайткач, үзебезнең урамдагы малайлардан команда төзедем. Ул «Гаделлек гвардиясе» дип атала Көн дә занятие үткәрәбез. Кил
— Мин бит татар.
— Эх син. Госман!— дип кычкырып көлде Волик — Әйтәм бит. безнең полк гаделлек өчен көрәшә1 Арабызга каракларны, сугыш чукмарларын алмыйбыз Үзең белән берәр әйбәт бала да, алып кил! Ну. ярый. хуш. әти командадан обедка кайткандыр!
Чыннан да. тау итәгендәге сары оз&н бараклардан чаң тавышы килде.
- Хуш. Көтәм Иртәгә!
Волик киемнәре, буе белән күзне кызыктырып урам якка чыккан парад-кунак ишегенә таба йөгереп китте Сирень чәчәкләренә күмелеп утырган, хуш ис аңкыткан йорт янына, резин көпчәкле пролеткага утырып бер офицер килеп туктады Өр-яңа мундирдан, иңнәрендә көмеш погоннар Зифа Пөхтә. Кара сакаллы. Госман аны ишектән кереп югалганчы күзе белән озатып калды
Әллә ничек, кинәт бөтен дөнья яктырып киткән сыман булды. Урамдагы өйләр дә. хәтта узып барган кешеләр дә, барысы да, барысы да әйбәт тоелды Бераз баргач аңа теге малайлар тагын очрадылар. Тик берсе дә бер сүз әйтмәде. Петя гына Госманга күзен алартып карады. Тик ул да аның кәефен кыра алмады. Күкчәтау урамнарыннан ниндидер бер изге - күңелне сөендерә торган нур бөркелә сыман. Нигә шушы кадәр матур икән бу дөнья?!
«Изүчеләр», «гаделлек», «көрәш» дигән сүзләрне Госман беренче тапкыр Волик авызыннан ишетте Олы. күпне күргән кешедән дә түгел, үз тиңдәшеннән, үсмер егет авызыннан ишетте. Үз чордашының шулай нык. көчле булуы, сүзләренең сихерле акыллылыгы мәдрәсә шәкерте Госманны хәйран калдырды Ул бик нык үзгәргән иде. шәкертләр аның үзгәрешен сизенсәләр дә. сәбәбен аңламадылар Сорап карасалар да. Госман әлегә дәшмәде, ачылып китмәде.
Шул көннән ул еш кына Воликларга бара башлады. Чыннан да. алар өендә шкаф-шкаф китаплар икән! Матур сурәтле китаплар! Во- ликның әнисе Юлия Николаевна да Госманны үз итеп яратып каршылады Янәшә утыртып чәй эчерде, гел сорашты, төпченде—«Укып бетергәч нишлисең инде син? Мулла буласыңмы?»- дип егетне кызартты
— Усман, сиңа русча укырга кирәк, диде ул икенче килүендә үк,— Мин сиңа рурча «Азбука» бирәм Шуннан башла
Станицаларында казак балалары белән аралашып үскәнгә, Госман русчаны яхшы белә, бераз хәрефләрне дә сукалый иде Хәзер китаплар шулай күп һәм кызыктыргыч б>лгач, аның эшләре алга китте.
Госман Воликларга иптәшен хәлфәсе Фәхретдиннең улы Һадины да алып барган иде, ул бер-ике тапкыр команда белән тауга барды да «әтием ишетеп калса, җилкәмне каезлар!» дип. йөрүдән туктады. Петя белән дә дуслашты Госман. «Усманка да Усманка!» дип кенә йөри хәзер Сары әтәч, әйбәт кенә малай икән үзе!
Ә бер төнне, бер төнне! . (Бу серле вакыйганың ахырын да. нәтиҗәсен дә белә алмый калды Госман, әле дә^белми!) Шулай, күлдән коенып кайтып килгәндә. Волик туктады да. ничектер, шыпырт тавыш белән:
Госман, кешеләр йоклагач, бүген төн уртасында безгә киләсең
— Нигә’ — диде Госман аптырап.
“ _ еР- ~ лиде Валик, һаман җитдилеген саклапСиңа ышанганга гына әйтәм
— Ярын - Госман иптәшенең хәтерен саклап кына килеште дә ♦ юл буе борчылып кайтты. Әлерәк кенә су кереп чыккан булса да, көн Д гаҗәп эссе булып тоелды аңа. Эссе дә, озын да! «Төн уртасында нинди j уен. Әллә эшме? Барыргамы, бармаскамы?! Һади теге көнне үк берәр = хәтәр сизеп йөрми башлагандыр? Ә мин һични сизмәдем! Нигә? Волик * начар юлга җибәрмәс анысы. Тик менә нигә төн уртасында? Кеше-§ ләр йоклагач? Димәк, кешеләрдән яшерен эш булачак? Нигә?» $
Госманның башы чатнап авырта башлады
\ч иткән кебек төн шомлы иде, җилле, караңгы. Госман Миңлебану абзаларында торып укый иде. Көндәгечә сәке өстенә менеп яТты да, шак- г тын боргалангач, «борча тешли» дигән булып, курага чыкты, абзасы = бүген генә чабып алып кайткан хуш исле печәнгә менеп, җиләнен ♦ ябынып ятты. л
Берәм-берәм этләр өрүдән туктады. Арба янына яткан кызыл сыер ° да күшәми хәзер, мыш-мыш килә. Вак кына яңгыр да сибәли башлады. £ Нишләргә?!! <
Волик, килешкәнчә. Госманны бакча артларындагы мунча янында “ көтеп тора иде. s
— Усманка! —диде ул.—Көтә-көтә арып беттем Мә, тот, сиңа^ бер капчык. Бусын мин алам. • °-
Госман буш капчыкны култык астына кыстырганда тәне чымыр-s дап китте, урланган әйбер алырга баралармы?! Кая?!
Атладылар.
— Тизрәк Миннән калма. Кычкырып сөйләшмә.
Иптәшенең сүзләре яңгырлы җәйге төннән дә шомлырак иде.
Җил дә, яңгыр да көчәйде. Волик җитез йөри, тауга менсәләр дә, чаба гына. Кылган юеш Аяклар таеп-таеп китә. Госман атлаган саен диярлек абына, мышный Инде менеп җиттек дигәндә генә котны алып яшен чартлады, тез буыннары йомшады Ярый әле Волик килеп җитеп тотып алды, ул булмаса. Госман шәкерт тау итәгенә, Күкчәтауга хәтле тәгәрәп китәсе икән!
— Инде ерак калмады! Хәзер, хәзер, Усманка, җитәбез!
«Юк, юк, яхшылыкка түгел бу! Волик, мөгаен, бик күп акча урлагандыр!» Шәкертнең уе кыска, ул акча урлаудан башканы әллә ни белми шул әле!
Шактый баргач Волик таш өемнәре янына килеп туктады
— Менә килеп тә җиттек. Син, Усманка, монда тор. Мин хәзер...
Волик яшен кебек тиз арада күздән югалды, Госман тагын да ныграк калтырый башлады Бөтен өсте лычма су. «Выты, эләктем кармакка!» Ул арада болыт аламалары арасыннан куркынган ай күренеп китте, баш очындагы таш кыяларны яктыртты, алар Госманга үзен тотарга килгән стражниклар булып күренделәр
— Менә, барысы да тәртиптә!— Волик таш арасындагы куыштан бер кочак кәгазь күтәреп чыкты — Мә, яртысын син тутыр!
«Акчалар!»—дип тәмам шашынып уйлады Госман.
— Кирәкми, кирәкми!—дип артына чигенде.
— Ач капчыгыңның авызын!—диде нык итеп Волик һәм кәгазьләрне тутыра да башлады. Төргәкләрдә дәфтәр бите сыман кәгазьләр икән, бер дә акчага охшамаганнар, Госманның йөрәге аз-азлап үз урынына кайтты
— Күреп торам,— диде Волик тыныч кына.— Синең «акча» дип котың калмады. Монда акчадан да көчлерәк нәрсәләр бар! Бу кәгазьләр — прокламацияләр!
33
— Нәрсә, нәрсә? Ассигнация дисенме?
Волик тонык кына көлеп куйды.
— Патшага каршы язылган кәгазьләр!
— Патшага каршы?
Шулай диде дә, моннан ары сөйләшергә дә. сорашырга да курыкты Госман. Үзенең бик хәтәр, бик куркынычлы эшкә тарганын аңлап алды. Хәлфә малае Һадиның «белсә-, жилкәмне каезлар!» дигән сүзләре исенә төште Ә Госманның әткәсе?' Ул бит аны «Укы, улым, тырыш. Тырышсаң. югалмассың, мулла булырсың!» — дип озатып калган иде. Тырыштымы Госман?! .^енә кая килеп капты!
— Мин мондый кәгазьләрдән куркам,— диде ул. тотлыгып.
Волик кәгазьләрне ике капчыкка бүлеп тутырды да дер-дер калтыраган иптәшен жилдән ышыккарак алып керде.
— Минем апаның Омскида укыганын беләсең,— диде ул.— Ул анда социал-демократлар оешмасында тора. Ул оешманың нәрсә икәнен мин сиңа соңрак аңлатырмын. Бу прокламацияләрне шул оешмадан бирделәр. Аларны халык арасында таратырга кирәк.
— Нигә?!
— Патшаның кем икәнен халык аңларга тиеш. Изүчеләрнең чын йөзен ачарга кирәк.
— Мин нишләргә тиеш инде синеңчә?
— Синме. Госман дус... Капчыгыңны ал да мещан ягына йөгер, һәрбер кибет янында берәрне калдыр, яңгыр тимәслек ярыкларга кыстыр.
— Сакчы күреп бур дип тотып алса?
— Тоттырма! Күзәтүче ераккарак киткәнме көтеп тор. Спирт заводын. пар тегермәнен әйлән Юлда өй тәрәзәләренә ябыштыр. Ә мин казармаларга барам Курыкма, каушама Ике-өч көннән күрешербез.
Ай тагын болытлар арасына кереп югалды. Тирә-як элеккедән дә караңгырак булып калды. Ярый әле. яңгыр туктады Алар таудан йөгереп диярлек төштеләр .
Иртә белән Госманның Миңлебай абзасы базардан тирләп-пешеп йөгереп кайтты, уң яңагындагы миңе кабарып, зураеп калган, күзләре акайган
— Нәфисә! — Ул ишектән керүгә кычкырып жибәрде.—Мин бүген арба яныннан бер кәгазь тапкан идем!
— Я-я,— дип сорады хатыны, иренең кызуының сәбәбен аңламыйча.
— Шундый ук Кәгазьләрне спирт заводы курасыннан да тапканнар! Пар тегермәннәрендә капчыклар арасыннан чыккан1 Балтачы Низамый- ларнын тәрәзә капкачларына кыстырып киткәннәр Ситдыйкларның...
— Нинди кәгазьләр соң ул?
— Дөньяда ишетелмәгән хәл: патша хәзрәтләренә каршы язылган кәгазьләр икән!
Миңлебай белән Нәфисә чынлап торып куркыштылйр. безнең ишегалдына ничек килеп эләкте икән, дип бик озак баш ваттылар. Абзар- кура арасын тикшереп керделәр, урам якка чыгып ярык-йорыкларга күз йөгертеп чыктылар «Бөтен кала купкан, стражниклар чаба, солдатларны кузгатканнар, эзлиләр генә! Базардагы халык шаккатып калган!»— дип. һаман яңадан-яңа хәбәрләр өстәп. Миңлебай Нәфисәнең котын алды.
Госман бу хәбәрдән аңгы-миңге килеп, иртәнге чәен дә эчмәде, «башым авырта» дип курага, лапас астына менеп ятты «Нәрсә эшләдем мин? Әгәр мин икәнне сизә калсалар?!»
Бәхетенә каршы. Имәнтаудан әтисе Гомәр килеп житте...
Госманны изге жирләргә укырга жибәрү турында әтисе белән элек тә сүз булып алган нде. Бу юлы жай да чыгып тора икән
— Әйдә, \лым, - диде азанчы - Мулладан .ат алып ашыга килдем Шаһимәрдан бай иртәгә хаж сәфәренә Мәккәгә кузгала. Сөйләштем үзе белән. Сине юлда малай итеп алырмын диде. Бәйрүт шәрифкә * барып укысаң, кеше булырсың §
. Әллә кайларга еракларга китәргр курыкса да. Госман каршы сүз Ф әйтмәде Төнге вакыйгалар, прокламацияләр, иртән бөтен Күкчәтауның = кубып кемнәрнедер эзләве малайны ике юл чатына чыгардылар Ике- < нең берсен санларга кирәк иде Ерак юл да куркыта, монда калу да = хәвефле иде. Госман икенең берсен сайлады, ул Бәйрүткә укырга J барырга булды! н
Шулай итеп. Волик бепән башланган юл көтелмәгәндә өзелде. Гос-2 ман эшнең азагын, ни белән беткәнен белә алмады Ике дус яңадан i очрашмасалар да, Шаһимәрдән белән Госман тагын бик тиз очрашты- | лар Тик бу юлы ул ятим, әтисез, йорт-жирсез калган бер бичара иде ♦ Госманның кем булуын Лачынбай да ишетеп калган иде. Хажи белән ® аның да ерак сәфәргә чыгып китүен, кайлардадыр укып йөрүен ишеткәч, * егетне күрә алмас булды... *
Юлга чыгар көнгә каршы төнне Госман Нәсия чалларда кунды. < Госманның укый-яза белүе, коръән хәтем кылуы чалга аерата ошады. “
— Бәрәкалла, балам, китап дигәнең бездәй күзе йомыкка арзан, х ал, менә сездәй күзе ачыкка мәржән! Укы. балам, укы. И борынгылар әйткән гуй, укыган узар, укымаган тузар, дип... &.
һәм ул. казах гадәте буенча, беренче очраган кешене буын-буын- " лап тикшерде, үзен генә түгел, ата-аналарын, бабаларын төпченеп тикшерде. Аннан ул үзенең хәл-әхвәленә күчте.
— И, балам, мин дә синдәй, бала көннең аягына бозау басканның берсе гуй.— дип башлады ул авыр сүзен. Үзе Балхаш күле араларында туып-үскән, жот елны әти-әниләре ачлыктан үлгән, тугыз яшендә жиз казый торган шахталарга төшеп ат куган, вагонеткаларда руда ташыган. Ахырында ютәл авыруына дучар булып Күкчәтау ягындагы туышларын эзләп китәргә мәжбүр булган Бер байда жылкычы булып эшләгән, кымыз эчеп аз-маз сихәтләнгән. Былтыр кәмпере кылтамак авыруыннан вафат булган. Шул женазада хатынын жнрләр өчен Шаһимәрдән хажидан нәсиягә (ягъни бурычка) кәфенлек, ябу, урамал һәм башка мәет кирәк-ярагын алган булган. Әйткән вакытта бурычын түли алмаган. Шул нәсиядән котылыр өчен хажига килеп ялланырга мәжбүр булган
_ и жараткан тәңрем,— дип ыңгырашты чал,— чын атым минем Бәхетжан гуй. Ни кылаең, атым да югалды, нәсиягә чыкканнан бирле Нәсия чал булып калдым. Илнең хөкеме шулай
8
Түгәрәкләнеп утырган каенлыкка життеләр. Мал әйди торган юл шул каенлык янәшәсеннән уза. Куйлар каен күләгәләрен уза башлаганда эчкәреге юлдан арба тавышы ишетелде. Дала юлында һәр очраган жан олы вакыйга ул - Нәсия чал да, I осман да колакларын торгыздылар. Озакламый үгез жигелгән арба үзе дә күренде. Арбага туралган, ярылган. шыңгырдап кипкән утын төялгән, иң өстә кырык ямаулы чапан кигән ап-ак сакаллы карт утыра иде. Ул. малчыларны күреп, үгезен туктатты, керфексез күзләрен челт-челт йомып сәлам бирде
— Әссәламегаләйкем, балалар
— Вәгаләйкем әссәлам! Юл булсын, ата _
Утынчы карт бераз иелә төшеп малчыларга үз хәлен сөйләп бирде.
— И. ни, Күкчәтау базарына бер саржен утын алып бара җатырмын
Бераз чәй-шикәр алаен дигәнем гуй. Балаларны ходай алды. Инде ким- перем белән икәү калдык Кнмперем сырхаулап җатыр. Чәй сорап тынычлыгымны алды Үзем дә сырхауланып торамын Монау былтырдан калган утын. Кимпернең күңеле булсын дип ала чыктым.
Утынчының тарихы тулаем шушы сүзләргә сыеп бетте, һәммәсе аңлашылды Ул сорамыйча да малчыларның кем малын һәм кая кууларын төшенде бугай, колагын малчылар ягына куеп көтеп калды Нәсня чал күк биясен арбага якынлаштырып барып туктады да билбау кесәсеннән чакчасын ' алып утын өстендәге аксакалга сузды.
— Ата. дәмен татыгыз.
— Ә. бәрәкалла!— Карт калтыранган бармаклары белән чакчаны көчкә эләктереп алып, бөкесен ачып, болай да салпы иренен тартып насбай салды, күзен йомып суырды һәм үгез өстенә чырт иттереп төкерде - Насбаең уңган икән, балам, ачысы миемә китте Мә, чакчаңны
Карт белән сөйләшеп торган арада куйлар таралып та киткәннәр, алга, еракка ук узган Лачынбайның камчы белән һаваны айкаганы күренеп калды. Иркәтай белән Нигъмәт тә тынычсызланып Нәсня чалга кычкырдылар. Госман белән Нәсня чал атларын юырттырып таралып өлгергән куйларны җыя башладылар Акколак белән Сакколак икесе ике якта чабып йөрделәр. Госман утынчы картка каршы юлдан килгән пар ат җиккән повозканы шәйләп алды Повозканың ике ягыннан нке атлы казак та килә иде Менә алар утынчы белән тигезләштеләр, нидер сорадылар, кулын арлы-бирле селтәде карт, урысларның ни әйтүен төшенмәде бугай Үгез койрыгын болгап бара бирде Госман куйларны эзәрлекләп юлга табар^к чыккан иде. казакларның янап кычкырганнарын ишетте Зур сакаллы, киң җилкәле казак менә нагайкасын күтәрде Нәсия чал да шуны күзәтеп тора икән: «Уй-бай, монысы ни?'»— дип. ул да аптырап тавыш бирде. Ул арада теге картның җан тавышы ише-телде.
— Үлтерде гуй! Ал-лай!
Яшьрәк казак нагайкасы белән үгезгә китереп сукты. Үгез ялт борылып далага чапты Повозканын тәгәрмәче ашыгып тәгәрәде, казаклар үз юлларында булдылар Карг арбадан тәкмәрләп төшеп калды.
Нәсия чал белән Госман килгәндә, теге утынчы карт җирдә аунап ята иде. Авыз-борыны күбекле кан Сул күзе атылып чыгып, бер тамырда гына асылынып калган.
— Үгезне тот. үгезне' дип кычкырды Нәсия чал. ни кылырга белмичә. Үгез мескен аркасының әрнүеннән качып, утыннарын чәчеп бетереп. әллә кайдагы әрәмәлек эченә кереп терәлгән иде. Госман аны көчкә эзләп тапты. Үгезне әйдәп килгәндә. Нәсия чал утынчы картны кылган өстенә сузып^салган да тезләнеп, кыйблага карап, кулларын догага күтәргән иде Моңа хәтле тартылып, көйсезләнеп килгән үгез, җирдә яткан хуҗасын күргәч, шып туктап калды Госман шулай да баш җебен кулыннан ычкындырмыйча гына Нәсия чал артына килеп тезләнде
Инде нишләргә? Утынчы мәрхүмне карар илен, куйлар таралып бетәчәк Гашлап китәр идең, күз алдында булып узган хәлләрдән соң, кяфер кулыннан шәһид мөселманны болай ничек калдырасың?! Нәсия чал битен сыпырыл урыныннан торды да:
- Лачынбай кнлеп күргәнче, китик без моннан, балам - днде.
I осман ике куллап чалны кочаклап алды.
Болай калдырырга ярамый, ярамый дип кабатлады ул Күз яшеннән авызы кыйшайды, тыны кысылды, күзләре томаланды Ул арада «Атаңа нәләт, чучкалар, угләр!» дип яман акырып-бакырыг/Ла- чынбаи кнлеп җитте Ят үгезне, җирдәге мәетне һәм тәмам аптырашта калган малчы юлдашларын күргәч, ул да тынып калды, чүгәләп дога укыды. <Ярар. сез авылга илтеп килегез бу бичараны. Хаҗи әфәнде
1 Чакча тел астына сала торган тәмәке - насбай савыты
белән үзем сөйләшермен», —дигәч. Госманның сөенгәнен күрсәгез сез!
Мәрхүм, үзе әйткәнчә, каенлык артындагы Сарысу үзәне буена утырган Кара авылдан икән. Чылтырап аккан кечкенә елгачык буенда бер- сеннән-берсе ярлырак, корымланып, ямалып беткән бу өйләрне күргәч, исеме җисеменә хас икән бу авылның дип уйлыйсын! Кутан буш Арлы-бирле йөргән берәү дә күренми Арба өйләргә якынлашкач кына, ♦ бер өер эт чыгып ярсып-ярсып өрә башладылар 2
Бу тавышка бер-бер артлы киез өйләрнең ишекләре ачылды Аннан ? керле кимәчекләр һәм җәенке битләр күренде Ул арада әллә каян.с кычкырып, чуен китеге кебек кап-кара малайлар килеп җитте, алар ар- .4 баны урап та алдылар. Шунда гына бирге өйдән кулын маңгае өстенә | куеп бер аксакал чыкты х
Яшүсмер егетләр. Нәсия чал. Госман, мәетне арбадан алып, якын- £ дагы иң ертык өйгә — куышка кертеп салдылар Шул вакытта гына 5 өйдә җан иясе барлыгы беленде, киез куышның түрендә өелеп яткан = тире-яры селкенә башлады. Кемдер ыңгырашып кузгалды, торып утыр- 5 ды. ертык көпе 1 эченнән тузган аксыл чәч күренде. Чәч чайкалды, та- * ралды. ботак тишеге төсле ике караңгы, хәрәкәтсез күз карады. =
— Уй-бай,— ябага көпе авып китте — Мине кемгә калдырдың? ° Тавыш бераз иңрәде дә кинәт өзелеп тукталды Шау-шу баскан * өй эче тып-тын калды. Учак янында тәсбих тартып, тәһлнл әйтеп утыр- < ган бер кимпер. акрын гына торып, барып көпене ачты һәм чинап и җибәрде. *
— Уй-бай. Сасыкбайның кимпере дә кайтып китте гуй!4 5
Болай да кайгы белән тулган өй эчендә тагын такмаклап елау, чыр- £ чу башланды һич көтмәгәндә-уйламаганда авылга Шаһимәрдан хаҗи = килеп җитте Ул ияген сыпырып, кыска гына дога укыды да «Минем ашыгыч эшләрем бар. үзегез җирләшегез, миннән дәфенгә бер куй». - дип фатихасын биреп китте. Хаҗи кадәр хаҗиның фатихасын алу мәрхүм Сасыкбайның төшенә дә кермәгәндер, мөгаен! Бу ике үлем Госманны тетрәтте, күңелен асты-өстенә китерде, ул барыннан да бигрәк әтисен хәтерләде... Халыктан качып, өй артына чыгып елады һәм аз-маз тынычланды.
— Ал. шәкерт - - Госман сискәнеп сикереп торды Лачынбай икән. Чырае караңгы. Ә тавышы басынкы Баш малчы камчысын күтәрергә дә ашыкмады. Госманны күлмәк итәгеннән тартып үз янына утыртты.— Хаҗи җөреп китте. Бу авылда инде җеназа укый белгән адәм юк. Үзем дә бисмнлладан уза алмыйм Инде җеназа намазын син укымасаң, булмас!
— Юк. ага. мин җеназа укый алмам
— Шәкерт!—диде Лачынбай ике сөйләшергә мәеле юклыгын аңлатып — Син инде тәһарәтеңне ала тор!
«Шәһид киткән җаннар» дип, ике мәетне дә юмыйча, кәфенләмичә, кигән киемнәре белән арбага салып, зиратка алып килделәр дә, ашык- пошык кына казылган каберләр янына, башларын кыйблага каратып сузып салдылар Госман, башына яулык бәйләп, мәет башында сирәк сафта торган картлар алдына чыгып басты, һәм каушап калды. Нишләргә икән? Ике мәеткә бер җеназа чыгаргамы? Әллә һәрберсенә аерым- аерым укыргамы?!
Ул коръән хәтем кылган булса да. җеназа укый торган аятьләрне күңеленнән белсә дә. икеләнде, тәртибен белми иде, ике мәет, җитмәсә берсе ир. икенчесе хатын
Ул арада арттагы картлар тамак кыра башладылар
— Аллаһе әкбәр!— дип. Госман ике кулын колагына .күтәрде дә аять укый башлады Анысы ярыйсы гына чыккан иде. ә менә, тагын
4 Квпе - ябага йоннан тегелгән жылы чапан
5 Казах халкы «үлде» димн. кеше вафатыннан сон «кантын китте», янсә «кантыс булды» днп сөйли.
бөлдереп куя язды Ул, башка намазлардагы кебек сәҗдәгә бөгелә башлаган иде. ярый әле, җеназада сәҗдәгә китмәү кылт исенә төшеп, ялгышын тиз төзәтте, турайды һәм ихлас күңеленнән, ышанып, тагын ике аять укып, догасын мәрхүмнәр рухына багышлады. Үзенә карап оеган картларга борылып, нәкъ муллаларча:
- Җәмәгать, дәфен ияләре яхшы кеше идеме?— дип сорады.
Озак басып торудан, киеренкелектән аяклары каткан картлар, төрлесе төрле яктан
— Ия. ия җаксы адәм иде икәве дә
— Сасыкбай да, Торсын да җаксы адәмнәр иде
— Җаннары җәннәттә булсын, амин
— Әй, көрәк кайда?!—диештеләр.
Ике мәетне җирләгәч, каберчеләр авылга кайтып, Шаһимәрдан хаҗиның «дәфенгә һибә кылдым» дигән бер сарыгына (аны атардан сайлап, иң симезен табып, Лачынбай үзе алып килде) авыл халкы җыелып кушылган акчага сатып алынган икенче куйны кушып, суеп, пешереп ашап, өлкәннәрнең рухына багышланган бата-фатиха кылдылар
Менә шушы соңгы аш — ике куй белән Сасыкбай әкә. янә Торсын чишәнен бу фани дөньядагы ризыклары киселде Алар туып-үскән Кара авылларын ташлап бакый дөньяга мәңгелеккә рихләт әйләделәр һәм онытылдылар. Дөньяга килделәр, киттеләр, юк булдылар. Җеназа укыган Госманның соңгы соравына бирелгән җаваплар аларның җирдәге тормышларына иң соңгы һәм олы хөкем булды. Сасыкбай исән чакта бер авыздан да «җаксы адәм иде!» дигән сүзне ишетә алмады. Ишетергә хакы булуы турында уйламады да Өлкәннәр ит-сөяк кимергәндә Госман тагын беразга гына ялгызы калды. Ялгызы уйланырга, уйларының очына чыгарга тырыша башлаган чагы килде егетнең. Тиктомалдан, тел белмәгәне өчен генә булса кирәк, картның җанын кыеп киткән камчылы казаклар турында да уйлады ул. Киез өйнең фәкыйрьлеге, карчыгының өс-башының ертык-пыртык булуы аяусыз булып аның күз алдыннан китмәде Болар да яшәгәннәр инде, гомер иткәннәр Кинәт аңың куңеленә Волик Куйбышев әйткән сәер сүзләр килде. «Изелүчеләрне яклау. Патшага каршы көрәш Патша иң явыз бәндәләрнең берсе Социал-демократлар Оешмалар Омскидан кайткан прокламацияләр» һәм яшь. йөгерек уйлары тагын Сасыкбайга. Кара авыл кешеләренә әйләнеп кайтты Җирнең ике ягында яшәгән Волик белән Сасыкбай Волик бу тормыш, бу кирәксез үлем турында ни әйтә алыр иде икән?! Әле бу сорауның очына чыга алмады Госман Юлның, гомернең озын икәнен, алда сорауларның тагы да күп булу ихтималын гына сизә иде ул.
Батадан сон безнең мал әйдәүчеләр куйларны бүлеп-бүлеп Сарысу елгасында сугардылар Бу эшкә байтак вакыт үтте Шуның өчен атар Кара авыл җәйләвеннән кичегеп, көннен күзе сүрелә башлаганда гына кузгалды Бу юлы Кара авыл этләре абалап өрмәделәр инде, алар, мөгаен, үз гомерләрендә беренче тапкыр, туйганчы тәмле, изге сөякләр кимерәләр иде
9
Атар акрынлап барып Кече Чабак күле буена барып туктады. Малчылар аттан төштеләр Кечкенә дип аталса да ярыйсы ук зур күл икән бу. гранит ташлардан өелгән тау итәгендә җәйрәп ята. Башта, атар якынлашып килгәндә, кыялар янып, кызарып торалар иде. Бераз
дан алар сүрелеп алсуландылар, шәмәхә төскә күчтеләр. Кичке жил китергән болытлар кыя очларына сарылган
Куйларны сугарып далага утларга җибәргәч, малчылар кичкә коры чәй генә эчтеләр Кара авылда җеназа ашында туйганчы ашаганга, арбадагы итне алдагы көнгә саклап, казан асмадылар.
Лачынбай, чәйдән соң, гадәтенчә насбай атты да. учакка чыжыл- * датып төкереп, насбайның тәмен татыгач. Нәсия чалга төбәлде
— Әй, чал. бүген төнгә көзәткә Иркәтай белән Шәкертне ал. Өчәү £ булындар. Кара, җоклап малдан аерылып калмаңдар. Монда якында - гына өлкән авыл бар. җаман адәмнәрнең дә булуы ихтимал. Мин бик ар- * дым. бер ял итеп алаем. — Ул ияр-тукымны баш очына тартты да чик- 5 мәнен ябынды.
Тау башындагы сиреньнәр сүнде. Тылсымлы күл караңгылыкка £ чумды Дала өстенә җылы, аз гына дымсу, күгелҗем төн килде Күктә = бер-бер артлы йолдызлар кабынды. Озакламый, тау башындагы мәгърур § кыялар арасында көмеш урак күренде. Урман эчендәге учаклар яктырак s яна башладылар Авылның кайсы якта икәнен бу юллардан күп тапкыр ♦ лар узган Лачынбай ишарәләгән иде инде Шул яктан күл өстендә шың- “ лап авылда көлгән тавышлар яңгырады, сызгырган, күмәкләп әйтелгән * үләң-көй тавышлары ишетелде.
Иркәтай атар артына ук чыгып яткан Госман янына килде.
— Әй. шәкерт, ишетәсеңме? s
— Ә-ә? —Госман шикләнеп калды. —Ни бар? Бүреме?!
— Ж.ук, курыкма. Тыныч. Монда качкыр килмәйде. Бер җакта су. < бер җакта авыл Әнә. җаштар үләң әйтеп җатыр. Анда авыл җаштары * алты бакан тибеп1 җатыр s
— Тибә бирсен. Анда безнең ни эшебез бар?
Госманның күзенә йокы эленгән иде инде. Тик Иркәтай алай тиз генә тынычлана алмады, юлдашы янына чалкан ятып, кулларын баш астында учлады.
— Беләсеңме, анда ничек кызык булады! Җегетләр думбыра чиртәде. кызлар үләң әйтәде. Чалдан рөхсәт сорап барып килсәк, ә? Алыс имәс.
— Кит аннан' Ерак булмаса ни! Монда куйлар!— Госман кулын гына селтәде — Лачынбай әкәнең ни әйткәнен ишеттеңме? Кирәгеңне бирер.
Жил исеп китте, төтен исе аңкыды Кызларның көлүләре нәкъ якында гына кебек яңгырады. Бу тавыш Госманның да йокысын ачып җибәрде
— Кара, чыннан да кызык уйныйлар, ә!
Иркәтай куанып китте.
— Әйдә, чалдан рөхсәт сораек!
— Ә? —Госман тагын икеләнде. — Лачынбай әкә уянса?
Аннан курыкма. Ул бер йокласа таң атбай тормайды.
Нәсия чал яшьләрнең сүзен егып ташларга кыймады:
— Карагыз, балалар, озап китмәгез.— диде «Ул-бу булып калмасын»,— дип. Лачынбайдан курыкса да. тәвәккәлләп рөхсәт бирде.
Иркәтай белән Госман авылга килеп җиткәндә, кутан гөж килеп торган халык белән тулы иде. Кутан уртасында бөтен авылны яктыртып учак яна. Халык аны алкалап урап алган. Алда, аякларын сузып җибәреп. ярым кыйшайган авыл өлкәннәре ята аксакаллар, кәмперләр. Алар артында азаматлар — урта яшьтәгеләр. кара сакаллар. Алар, чакчаларын чыгарып, бер-берсен насбай белән сыйлыйлар, насвайларының куәте белән мактанышалар Болар янында кы.м-кырыч булып, күлмәк изүләрен чишеп ташлап, кабарып торган сөт тулы мул имчәкләрен чыгарып салып, балаларын имезә-имезә гайбәт сөйләүче урта
'Тибү — бу урында таган атыну
яшьтәге хатыннар, тукаллар. Кайсы анадан тума шыр ялангач, кояшта көеп-каралган ыбыр-чыбыр бала-чаганың саны-нсәбе юк. Чыр-чу. Елау Чәкәләшү. Әрләү Каргах. Монда барысы да бар
Алканың иң артында аягүрә баскан бүз балалар егетләр, кызлар, яшь киленчәкләр. Егетләр юри бер-берсен эткән булалар, шып китеп кызларга елышалар, мутраклары алма-алма имиләрне йомарлап та өлгерәләр Яшертен генә үбеп тә алалар ..
Жыелган халыкның күңеле көр икәнлеге сизелеп тора, сүзләр бетми, сүзләр су урынына ага, димәк, алар аерым бер тантана көтәләр, шуңа әзерләр, шуңа якындагыларны әзерлиләр, котырталар булса кирәк. Госман белән Иркәтай килеп җитеп кенә калдылар, кутан каршындагы олы өйнең ишеге ачылды, аннан кысылып, ишеккә көчкә сыеп чүмәләгә охшаган юан бер кеше чыкты. Аның артыннан ук тагын берәү күренде. Юан кешенең чыгуы сүзсез-ымсыз узган иде, арттан чыккан кешене күреп учак тирәсендәге халык кузгалып шаулаша башлады.
— Әнә, әнә. Жамбыл чыкты! Жамбыл!
— Әссәламегаләйкем, акын ага!
— Хуш килдеңез!
— Ай. коргыры, аягыма бастың .
Госман белән Иркәтай акынны кызыксынып күзәттеләр Егетләрчә тота үзен, килеш-килбәте дә әллә кайдан аерылып күзгә ташлана Өстендә яхшы дөя йоныннан тукылган кызгылт-соры чикмән, башында яшь бәрән тиресеннән тегелгән кара илтер бүрек, аягындагы итеге дә өр-яңа, озын кунычлы
Бер-ике егет учакка кочак-кочак чыбык ташлады, тирә-як бер мәлгә караңгыланып китте, ә бераздан гөлт итеп кабынды, чытырдап яна башлады, кутан көндезге кебек яктырды
Учак янында, очкын төшмәслек ераклыкта ап-ак киез, монда якынлашкач, хуҗа бераз туктап калып, кунакны алга чыгарды һәм вәкарь белән генә:
— Акын, сезнең урын, рәхим итәсез!—диде Жамбыл, «рәхмәт» дип, ШУЛ киез өстенә аякларын бөкләп утыра калды. Хуҗа аннан читтәрәк җәелгән ястыкка таба килде дә кәвешләрен салып ташлап, көч-хәл белән иелеп ястыкка чумды, әүвәле кыйшаеп ятып торды, аннан соң гына көч-хәл белән күтәрелеп, тураеп утырды Акынның һәр адымын күзәтеп торган тере күзләр хуҗаның ястыкта әвәрә килүен абайлап тыела алмыйча көлеп җибәрделәр. Иркәтай белән Госманга да кызык тоелды, алар бер-берсенең касыкларына төртешеп, хуҗаның һәйбәт ястык кадәр корсагын бер-берсенә күрсәтә-күрсәтә көлештеләр.
Жамбыл утыру белән ашыгып, кемнедер эзләгәндәй, тирә-якка карады, кайсы якка караса да елмаюлы ачык йөзләр белән очрашты, тик эзләгәнен тапмады ахрысы, карашы беркемдә дә тукталмады, аннары киез өстенә куйган думбырасын кулына алды, колагын боргалап, эчәге кылларны бер тартып, бер бушатып, бармаклары белән чиртеп-зың- тады"' ИеЛӘ ТӨШеП’ кыллаРынын яңгырашын тыңлап, «тавыш эзли» баш-
Әле генә гежләл. чайкалып торган кутан бердәм тынды. Шуны гына кетен торган сыман, хуҗа учак тирәсендәгеләргә һавалы бер караш ташлады да. ике учы белән корсагын астан өскә сыпырып алды, тавышын аргык күтәрмичә, әмма бар халыкка ишетелерлек итеп олы өй янындагы кечерәк, ләкин аңа караганда да аграк, затлырак киездән тегелгән өйгә карап, әйтешне башларга вакыт җиткәнен белдерде һәм кызын ил уртасына чакырды. н
— Ал җәмәгать, айтысны башласак та булыр Әй, колыным, Аикөмеш! Син кайда? Килә гуй
Госман белән Иркәтайның колаклары үрә торды. Менә ни өчен шул кадәр һавалы икән бу хуҗа! Анын кызы Айкөмеш атаклы акын Җамбыл белән ярышырга тиеш икән! . Бар күзләр киңрәк ачылып киез өйнең серле ишегенә төбәлде. Ак өйнең кызыллы-яшелле өлгеләр белән бизәлгән ишеге җиңел генә ачылып китте. Озын, зифа,буй. Түгәрәк, тулы йөз. Зур кара күзләр һәм аларны серле күләгәләп торган сызылып кит- ♦ кән кыйгач кашлар. Аз гына елмайса да бөтен чырайны яктыртып § алган матур уелган алсу иреннәр Егетләр учакка утынны тиккә генә g өстәмәгәннәр икән! Әллә чынлап чибәр идеме Айкөмеш. учакның сихер- = ле яктысында ул балачак әкиятләрендә ишетеп күнеккән хан кыз- i ларын хәтерләтерлек дәрәҗәдә сылу, гаҗәеп гүзәл иде. Итәкләре i кабарып торган дүрт бәбәйтәкле ак ефәк күлмәк өстеннән алтын ука 5 белән каймаланган кызыл, фай камзул кигән, башында киң кырпулы 7 кама бүрек Аның да сул кулында озын муенлы, ефәк тасма белән = бәйләнгән думбыра. Айкөмеш кызу адымнар белән акыннан аз гына о читкәрәк. аңа каршы җәелгән тикәмәт1 өстенә барып утырды, алдына = төшкән озын, кара толымнарын чайкалдырып артка ташлады. Дум ♦ бырасын тез өстенә куеп, әдәп йөзеннән башын түбән иде. ”
Госман ни арада Иркәтайны күреп алды һәм егетне танымады. * Моңарчы утлы күмер кебек көйрәгән күзләрен Җамбыл акыннан алмый $ утырган бөкре малчы хәзер бөтен барлыгы, ихтыяры, гыйшкы белән * Айкөмешкә таба суырылган иде. Аның башкаларны бөтенләй күрми s башлавын Госман бик тиз сизеп алды, егет аның ничә тапкыр эндәш- - кәнен ишетмәде, ничә мәртәбә иңенә кагылганны сизмәде, ул бары тик 5 акын кыз ягына сеңеп беткән иде. £
Ниһаять, кутан, сулышын өзеп, учак алдында утырган акын белән = кызга төбәлде Әйтешне, гореф буенча, авылның кунагы, ерак Җидесу иленнән килгән атаклы акын Җамбыл башлады. Думбыра кыллары дерелдәп. бер югары, бер түбән тонга күчтеләр, кыллар озак кына чыңлагач, көй башланды. Җиңел, һәр күңелне кузгата торган көй!
Халык киң сулыш алып колагын торгызды.
Әдәс, ат тирләтеп килдем туйга.
Айкөмеш. әүвәлдән үк булдың уйда Дәртемнән тына алмаган жегет идем. Ашыгып әйткәнемә гаеп куйма
Алканың артында сабырсызланып, Айкөмеш алдында егет исемен җиргә төшермәвен теләп торган бүз балалар, акынның бу сүзләрен ишетеп, үләңне күтәреп җибәрделәр.
— Ва диген!
— Мең яшә. Җамбыл ага!
Айкөмеш шау-шуның басылуын да көтмәде, бәйге аты кебек ярсып, думбрасының кылларына чиртте, яшел ефәк тасма жилфердәп кабынып китте, нәфис бармаклар ныгып, көчәеп, кыллардан саф көмеш кыңгырау чыңнары чыгардылар.
Ашыктың нигә болай амандаш.май? Әдәпкә өйрәнмәдеңме син яшьләй? Асмандагы асылга кулын жнтмәс. Акыл белән кузгалчы, артык шашмай.
Кутан Айкөмеш яклы икән: ду итеп гөрләде! Бигрәк тә кызлар, яшь киленнәр чишелеп китеп кызны мактадылар.
— Айкөмеш. бирешмә!
— Акынны җыгып сал!
— Әйт, әйт. колыным!
'Тикәмәт -- бизәкләп эшләнгән киез
Хуҗа. куанычыннан, тырпайган бармаклары белән корсагын туктаусыз уа иде.
Акынның намусы бу яраны күтәрә алмады, исеме бар. даны! - ярсып тавыш бирде.
Айкөмеш. ашыкмауга чамам бармы?
Яшьлегем сугылдырды төрле#ярга
Ятсам, торсам. у,емда бер син генә --
Ж.НМ булып китмәсме дим яманнарга?!
Айкөмешнең кашлары канат какты, иреннәре елмайды. Думбра кыллары аның йөрәк серен кутандагыларга җиткерделәр:
Белерме бәндә мескен уз өлешен?
Чамаңны бел. ят көмешкә орынма син. Башка жортка боерган жан булырмын. Акыным, әдәп жуеп үрелмә син!
Кызлар пырх-пырх көлешә башладылар. Егетләр аларның авызын каплаган булып кыландылар. Кызлар йомылып кына аларның кочагына кереп тә чыккалады. шау-шау, тулы җанланыш арасында кем кемне күргән дә кем кемне эзәрлекләгән!
Иркәтай белән Госманның тавышлары аерылды. Госман тулаем акын ягына күчте, ул үләң әйткәндә, сикереп-сикереп алды, ә Иркәтай бөтен җаны-тәне белән Айкөмеш ягында иде! Кызның думбрасы чиртә башлауга ул үзен-үзе белештермичә алга тартыла, онытылып, йотлыгып. кызның сүзләрен йөрәгендә сеңдереп тын да тартмыйча тыңлый иде
Акын кысылды, кызарды. Тавышын бар көченә күтәреп үз исемен даулады:
Монда хәзер утырсаң да зур булып.
Бер жаманга барырсың син хур булып.
Чебен-черки күзеңә керер әле.
Үлгәнче йөрерсең син сур‘ булып!
Айкөмешнен төсе кинәт караңгыланып китте, бармаклары калтырандылар. Моңарчы йокымсырап утырган хуҗа да ястыгыннан калкынды
Жамбылау! Күперәсең син нигә монча?
Мактанудан ярылыр эчең тулса
Кулыңдагы тургайдан ннк айрылдын?
Тоткасы бу дөньяның синдә булса?!
Тирә-як күк күкрәгәндәй калтыранды Кутандагы барлык халык берьюлы көлеп җибәрде. Госман да кызның тапкырлыгын мактап ике- өч тапкыр тамак кырып алды.
— Уй-бай, Җамбыл үлде!
— Уй-бай!
— Яшә. кызым, алып суктың!
Иркәтай. куанычлы көлә-көлә. Госманга пышылдады:
— Беләсеңме, йорт нигә болай көлә?
— Юк, кайдан белим
— Болай ул. — Иркәтай. көлүен көчкә тыеп, тотлыга-тотлыга сөйләп китте. Анау җылны Җамбыл акын Борым дигән бер кызны алып кача Тик Сарыбай дигән би. ул кызны Җамбылдан тартып алып, туган өенә кайтара Кызның «тургайдан ник аерылдың?» дигәне шуңа карата.
Кутан, тынычлана алмыйча, озак гөрләде, кызлар бөгелә-сыгыла көлделәр, егетләр аларга ташланды, ыгы-зыгы купты. Җамбыл мондый 1 Сур — бичара, байгош.
тукмакны һич көтмәгән иде, Айкөмешнең сүзе иткә генә түгел, сөяккә үтте Әмма акын иң соңгы минутта үзенә-үзе хуҗа була алды, моңарчы ишетелмәгән көчле-яңгырау тавыш биреп, думбрага сукты.
Дөньяда зарлы икән кыз һәм егет.
Йөрим мин күбрәк уйлап, азрак көлеп. ф
Ярсуы басылмаган әрсез күнел
Әле дэ бәйләп тора сезгә өмет “■
Аикөмеш башын чайкады һәм ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды, с Егетләр, ашыгыи-ашыгып, сүрелә башлаган учакка утын ташладылар.^
Егеткә өмет йолдыз булып янар. g
Көнләшер ул йолдызны жүнсез-җүләр. <
«Мин беләм!» дип мактану. Җамбыл ага. а.
Сездәй егет кешегә ник килешер? х
Учакка ташлаган ботак-сатак дөрләп кабынмады, ут сүрелә баш-г ласа да. акын белән Аикөмеш арасы кыза гына барды Бөтен халык" тын да алмый акын белән кызның авызына караган — әйтештә кем я җиңәр?! о
Атаклы акын Җамбылмы?
Әллә сылу кыз Айкөмешме? <
Госман акын сүзенең өстен чыгуын көтә. Иркәтай. дөньясын онытып, ~ кызның һәр сүзен генә түгел, һәр хәрәкәтен күңеленә сеңдереп, анын = сүзе өстен чыгуын тели Әйтешләрдә бик күпләрне җиңеп өйрәнгән < акын алай гына бирешмәде, турыдан-туры һөҗүмгә күчте: ;
Ахак авылым җәелеп ята Күксенгердә: Сезнен якка сөзеп карап әлсерәдем Очып килдем дала шонкарыдай.
Сине күрү иде минем бар теләгем
Кутан җитди сүзгә сагаеп калды. Айкөмешнең җавап тавышы, бераз калтырап чыкса да. ачык иде, көчле иде:
Җамбыл-ау. тота алмассың. үпкәлтмә. Син тотасы кошлар юктыр бу туганда. Яхшы сүз — җан симертер дигән бар гуй. Шулмы синен яхшы сүзен? Булса, кайда?
— Әй, рәхмәт, кызым! ’
— Сүзең алтын!
Кызлар аерата нык шауладылар:
— Рәхмәт-рәхмәт. Көмеш-җан!
— Шоңкар да тота алмас диме? һай. уңганны!
Акын да арган иде. бераз тын алды, җиргә тәгәрәп төшкән илтер бүреген алып киде. Инде соңгы дүз яңгырады.
Аикөмеш, әмәлем юк Хуш. алайса! Аерылыйк сер белдерми ят адәмгә. Атыңны, ак йөзеңне онытмамын.
Күңелемдә мәңгелеккә ут сүнгәндә
Думбыра кыллары соңгы кат чыңладылар да тындылар Кутан бер- ике минутка көйдән, җанлы тантананың сихереннән аерыла алмыйча торды да. ниһаять, уянып китте, акын исеменә дә. кыз исеменә дә төрле мактау, хуплау сүзләре яуды. Жамбыл. сикереп торып, кулын күкрәгенә куШырып. ил хөрмәтенә ризалыгын белдерде.
— Зур рәхмәт, аталар!—диде Хуҗа да җитез генә торып басмак- чы иде йомшак ястыкта авып китте, аны көлә-көлә торгыздылар
- Өйгә бараек. акын.— дип хуҗа кунакны өйгә сый ашарга чакырды Атар өйгә атладылар, халык шаулашып тарала башлады Картлар.
кимперләр түры өйгә— йокларга ашыкты. Ә егет-кызлар өйгә дә кермәделәр, малны да кайгыртмадылар, тугайга «Алты бакан»1 тибәргә йөгерделәр
Иркәтай Айкөмеш кереп киткән кечкенә өй ишегенә карап каткан иде Госман кат-кат аның жиңеннән тартты. i
— Тизрәк кайтып житәргә кирәк. Лачынбай ага уянып калса!..
И. Успан. син курыкма. Кымыз эчкәч ул озак жоклайды!
— Ә чал?
Ул рәхимле адәм, рәнжемәс Мал төнлә тыныч кына жатады, әйдә, тагын аз гына кызык караек, ә?
— Ну. син — иблис!
Алар килгәндә, биек каеннар, карагайлар белән уралган киң алан эче шау-гөр килә иде
— Әй, Усман! Карачы'
— Ни булган?
Шуны да күрмисеңме’ Әнә, алты баканда Айкөмеш атына! Нинди сылу, ә?!
Бер егет, тезләрен бөгеп-турайтып, бөгеп-турайтып, бар көченә тибә, Айкөмеш. очып, бакан өстенә диярлек күтәрелә, төшеп китә, тагын оча Кычкырып та куя
- Ай. Солтан, акрын! Жыгылам, ай!
Башкалар аларны тамаша итеп жыр башлыйлар Егет белән кыз таганда түгел, иксез-чиксез бәхет диңгезендә йөзәләр кебек Айкөмеш тә жырга кушыла Аның иркә, назлы тавышы башкалардан аерылып тора. Ж,ырга читтәрәк торганнар да кушылгач, ул үсә, яңгырый һәм күгелжем томанга төренеп, тирән йокыга талган карагайларны, каеннарны һәм зәңгәр даланы уятып, биеккә, таулар арасында моңсу гына йөзгән яшь айга, алмаз йолдызларга үрелә. Нинди изге жыр бу — яшьлек жыры. мәхәббәт жыры! Юк, бу жыр гына түгел, бу гамьсез, йөгәнсез, гүзәл яшьлекнең талпынуы, ярсып канатлануы, илаһи биеклеккә бәхет- сәгадәт дөньясына ыргылуы бу.
Алты баканга алмаш-тилмәш яңадан-яңа парлар күтәрелде, яңадан-яңа үләңнәр әйтелде, яңадан-яңа серләр чишелде.
Ахырда: «алыстан килгән кунаклар, сез дә уенга кушылыгыз!»— дип, Госман белән Иркәтайны да алты бакан тибәргә чакырдылар. Госман, «мин жырлый белмим, әнә, Иркәтай әйтсен!» дип. аны этә-төртә башлады. Шул арада әллә кайдан гына Айкөмеш килеп чыкты да Иркәтайны кочаклап күтәреп алып, таганга менәргә булышты, үзе элмәкнең икенче ягына басты Шашып, аптырап калган Иркәтай башта таганнан төшәргә ыргылып карады, әмма Айкөмеш аны нык тоткан иде, жибәрмәде Егетләр, кызлар, көлешә көлешә, таганны тирбәтә башладылар. Айкөмеш үзе чүгеп-чүгеп Иркәтайны күтәрергә тырышты Ниһаять, малчыда да егетлек уянды, ул таганны үз ихтыярына буйсындырып, көчле аяклары белән биеккә-бнеккә менгерә башлады Каршысында басып торган нурлы кызны күңеле белән йолдызларга атты, ниһаять, куркуы узып, көчле, яңгырау аһәң белән моңлы жыр башлады Моңарчы беркемнең дә бу аланда андый моңлы жыр жырлаганы юк иде. Моңарчы бер кыз белән дә шулай якын басып торганы булмаган Иркәтайның, беркайчан да болай матур итеп жырлаганы юк иде
' Бакан кнез «и теккәндә чангыракны күтәр.-» торган нке жәпле. озын һәм нык каен колга Яшьләр уен вакытында шул колгаларны жыеп. вчесен бер якка, янә внесен дүрт- биш адым калдырып икенче якка жиргә калыплар Өстән нке ныпятмага тагын бер юан бүрәнә салып арканнар белән ныгытып бәйлиләр Бу таган казахча «бакан» була Таган атыналар яшьләр, ягъни «алты бакан тибәләр», авылның малын угрыдан, бүредән саклыйлар шунын ечен «алты бакан тибү» таң атканчы бара
Урман куелыгын узганчы Госман белән Иркәтай манма су булдылар. \лән. яфракларга куе булып чык төшкән иде Тан атты Таң белән кошлар уянды Кандадыр еракта ялгыз кәккүк моңайды
— И тавышы' дип кунды Иркәтай йөрәк өзгеч итеп.
Әллә Аикөмеш тавышы ту рында әйтте, әллә күке кычкыруына х ишарәләде. Госман аңламый да калды
с
10 |
Аикөмеш авылы малчыларга «иртәнге дәм» дип бер турсык әйрән, бер ft чиләк каймаклы сөт һәм күп итеп таба нан жибәргән. =
Малларны сугарып далага утларга жибәргәч, малчылар күл читендә- 2 ге куе чирәмлеккә тезелеп утырып, «кунак ашы» белән сыйландылар. ~ Акколак белән Сакколакка да өлеш тиде — нан белән сөт ашадылар. * Хужалар ашап-эчеп. дога кылгач, юлга әзерләнә башлаганнар иде. о Лачынбай. *
— Сабыр!— диде т
Малчылар, ни булды, хажндан бер яман хәбәр бармы дип. хәвефләнеп и удыра калдылар Лачынбай. гадәтенчә, салкын гына карады да әйтте: ₽
— Хажндан кеше килде Үзе Укжитмәстә өй теккән, кунак чакыра 2 икән. Ике кысыр сарык жнбәрергә кушкан Ул. сүзен шушы урында бү- * леп. һәрвакыт ачулы күзләре белән иң элек Иркәтайга. аннан Госманга * төбәп карады Икесе дә коелып төштеләр, димәк, үткән төндә алты баканга " баруны сизгән! Хәзер эләгәчәк! Насия чалның да йөзе сүрәнләнде.
— Мин хәзер жакындагы авылларга барып, хажига ике саба кымыз алып киләм Ал. Иркәтай белән Усман, сез Алачапанны арбага жи- гегез дә. ике куйны салып. Укжитмәскә кузгалыңдар. Әй. чал! Син хәзер ике симез куйны сайлап, балаларның арбасына сал. жылдам. көй чыгып барады
Китә башлаган чалны тагын туктатты Лачынбай. тагын, сүзен әйтми, текәлеп торды
— И. ни. хажи әйткән, монда бер-ике көн туктап, малны дим1 алдырсын дигән! Малны борма, утлый бирсен.
Бусы бик куанычлы хәбәр иде! Малчылар куандылар. Иркәтай жиргә ятып, туп булып тәгәрәп тә китте.
Ничек сөенмәскә, ничек тәгәрәмәскә?! Тагын сылу янына! Аикөмеш янына, алты баканга' Әгәр хәзер Иркәтайга «анау авылга хәтле шулай тәгәрәп бар'» дисәләр, мөгаен, эһ тә итмичә, давыл чәчәге төсле тәгәрәп китәр иде. байгыш.
Башка малчылар өчен дә. шул жөмләдән Госман өчен дә. бу хәбәр— алланың рәхмәте булды Бер яктан, көтелмәгән ял. икенчедән, күршедә генә бай авыл- юмарт хужалар катыгын-сөтен. эремчеген жәлләми жибәреп торачак Туйганчы аша! Куйлар өчен дә рәхәт - куе. сусыл, тәмле үлән, ирен астында гына тәмле су. Ары-бире йөгереп тояк ярырга кирәкми.
Урман эчендәге юлга килеп кергәч, тәгәрмәчләр дә даладагы кебек дыңгырдап, тузан куптарып әйләнмиләр, акрын гына, бер жайга баралар. Алачапан да моны сизде, адымнарын акрынайтты. Болан да буйга бәләкәй Иркәтай. бөгелеп утыргач, бөтенләй күздән югала, бары аркасындагы бөкресе генә бүлтәеп кабарып тора Менә шушы бөкре аркага терәлеп, яна чабылган хуш исле печән өстендә ике олы. май койрык
Дим - ял. «дим алдырсын» ял иттерсен
куй, нәкъ сабый бала кебек мышнап, гамьсез тәмле йокы белән йоклый. Госман да үзен, гүя, Имәнтауга кайтып баргандагы кебек хис итте. Нинди якты уйлар, җылы өметләр белән ашкынган иде бит ул туган авылына' Кайтты, ятим дә, йорт-җирсез дә калды. Җитмәсә, анасы да түшәктә Терелерме, юкмы — кем белсен. Ә Галимулланың эше көйле! Фаэтонга утырып кына җилдерә Бохарага! Атай үлмәсә, Госман да укыр иде, аның кебек кенә дә булмас иде, Бохарага гына түгел, Казанына китеп барыр иде! Анда да атаклы мәдрәсәләр бар диләр бит! Казан, татар ягы. кадерле як...
Кинәт урман чыңлап китте. Госманның уйлары челпәрәмә килеп ватылды. Иркәтайның көчле тавышы яңгырады:
Күкчәтауның биеге.
Кыясында уйнар киеге. Гашыйк булдым.’АЙкөмеш! Кайчан таркар көегең?!
Җыр ярсып яңгырады да. канаты сынган кош кебек иңрәп, хәлсезләнеп җиргә төште, сүнде. Аннары үксегән тавыш ишетелде.
— Әй. Иркәтай. ни булды? Берәр җирең авыртамы?
— И, Успан дус,— диде Иркәтай. — мин җыламый кем җыласын? Әйт әле, дөньяда миннән бәхетсез адәм бармы?
— Ник алай дисең әле син?
— Җук. җук, әйтмә!— Ул Госманга сүзен әйтеп бетерергә дә ирек бирмәде — Мин дә. син дә бүз бала гуй. Минем дә яшьләр белән уйныйсым, көләсем килә. Монау, коргыры бөкре...— Егет сул кулын сузып бөкресенә төрткәләде — Коргыры! Ил-йорт арасына керергә оялам. Ой. Успан жан, кай мизгелдә тәмам аптырашта калам, җаным бугазыма килеп тыгыла, үземә үзем урын таба алмыйм Шунда берәүгә үткен балта биреп «Чап шушы ләгънәт бөкрене!» — дип кычкырасым килә Чапса да түзәр идем! Болай адәм хуры булып йөргәнче, үлгәнең мең артык!
Госман күтәрелеп Иркәтайнын йөзенә карады Ә бит ул үзе чибәр! Аның йөзендә, ниндидер кешене үзенә тартып торган ягымлылык, нур бар. Хәтта, менә хәзер, ачы-газаплы күз яшьләре белән юылганда да, йөзе чытылмый, киресенчә, һаман яктылыгын саклый. Күзләре һаман сагышлы моң тулып яналар Аның бите дә килешле - җәенке түгел, борыны да почык түгел, чамалы гына озынча бит, туры борын, аз гына алгарак чыгып торган түгәрәк, килешле ияк Чибәр егет, чибәр! Әгәр гариплеге дә булмаса...
— Мин туганнан соң әкә-чичәм VI Иркәтай дип ат куйган. — Ул, үксүеннән чак тыелып, тагын сөйли башлады — Чичәм мине «иркәм1» дип чын күңеленнән сөюче иде. Ул авырып дөньядан китте Әкәм бүтән катын алды да, мин «бөкре шайтан»га әйләндем. Кайда утырсам, шуннан куды ул... Әкәм көне-төне далада, өйдә ни булганын да белмәйде. Кай чагында, муеныма җеп салып, бер агачка асылынасым килә!
Госман тетрәнеп китте.
— Кит, кит. язмаганны!— Ул ашыгыр Иркәтайны бу куркыныч уйларыннан ничек тә арындырырга тырышты — Ташла андый яман уйны. Ә бит мин сиңа кызыгам Синдә әнә нинди көчле, моңлы тавыш! Бөтен халык хәйран кала. Андый тавыш булса Әнә, кичә алты баканда Айкөмеш тә үзеңне кочаклап, күтәреп алды бит. ә?!
— И. дөрес'— Моңа хәтле иелеп, сыкрап килгән кайгы тулы баш күтәрелде, хәсрәтле күзләр сөенеп еракка карадылар. Менә кайда ул нурлы йөз' Әле генә күгәреп кысылган иреннәр алсуланып тирбәлделәр.— Айкөмеш мине кочты бит. ә?!
Госман тагын бер кат гаҗәпләнде, чынйан да. шушымы әле генә
VI Әкә-чнчәм - ата анам
Болгатыгыз
үксеп-елап, асылынып үләргә җыенган Иркәтай?! Ни булды? Нинди илаһи кач аны терелтте һәм яктыртты?
— Беләсеңме, Успан дус, инде унсигез яшькә җиткәндә генә мине беренче тапкыр кыз кочаклады
— Нинди кыз әле. хур кызыдай!
11-я, черкен. айның ундүртенче кичәседәй тулы, сылу гуй. Айкө- ♦ мешнең куллары тигән җирләрем әле дә янып тора! Кай вакытта шул § җирләремне тотып тотып карыйм, җакын җулдас булсаң, әйтсе, Успан, ? Аикөмеш мине чынлап та кочакладымы? Әллә бер тамаша төш кенә булдымы бу? Ә? <
Сүзләр нп турында гына бармасын, Иркәтай кичәге алты баканга з әйләнеп кайта, һаман шуны тыкырдата: «Төш идеме бу, әллә өнме?!» <
Биек-биек карагайлар үскән урманны ярып, Алачапан Укҗитмәскә £ элдерә Куйлар да төш күрә ахрысы, «бә-ә-ә» дип тавыш биреп алалар. . =
Тагын дала, тагын урман. Укҗитмәскә җитәрәк, аларны бер төркем 5 атлы казаклар куып узды Кызыл лампаслар, ак эполетлар күзне камаш- = тырып янып торалар Госман, аларга якынлашканда, бик нык шүрлә- ♦ гән иде. казаклар ике яшь юлаучыга күз дә салмадылар, көлешә-көлешә 5 узып та киттеләр һәм кыяның бирге ягындагы зур, ак киез өй янында х тукталдылар Алачапан да йөрешен тизләтте, ак киез өй янында ялгызы^ каранып басып калган берәү аларга, туктарга кушып, кул болгады. - Зур. киң өй — Шаһимәрдан хаҗиныкы булып чыкты, кул болгаучы — « аның аткуары көяз егет иде. Юлда куып узган көмеш погонлы казаклар 2 хаҗиның кунаклары булып чыктылар. Г
— Эт, чучкалар, көн түбәгә күтәрелде, кунаклар өй тулып утырыр, х ә сез куйны яңа алып килдегез! Хаҗига әйтеп җаныгызны алдыраем, эт. чучкалар!— дип. Хаҗиның аткуары — бүгенге аш пешерүче егет — Госман белән Иркәтайны күрүгә үк элеп алып, селкеп салган иде, куй- ларны тиз-тиз суеп, тунап, казанга салгач, тынычланды. Иркәтайнь|ң кулына күз иярмәде, шулкадәр җитез, җиренә җиткереп эшләде. Әнә шул аткуарның кәефен күтәрде бугай.
— Җегетләр, казан астына коры-сары алып килегез. Хаҗилар кузгалганчы, куырдык пешереп, ашап алыйк,— диде һәм сүзендә торды. Утын килүгә үк ике куйның үпкә-бавырын. йөрәген вак кына итеп турап, кечерәк казанда майда куырды. Куырдык гаҗәп тәмле булды, егетләр яратып, мактап ашау гына түгел, казан төбен ялап та куйдылар.
— Инде җегетләр, әйдәңсз. кымыз пешегез *!— дип, кучер Госман белән Иркәтайга тагын эш тапты, урман эченә барып, икесе ике җиргә казып күмелгән, муеннары гына күренеп торган саба янына куйды
— Ал. туктамый бер-ике сәгать тугылагыз!
Егетләр, ике пешкәкне алып, бер югары күтәреп, бер төшереп бутый- бутый. кымызны шапыра башладылар, тирә-якка,хуш ис таралды
Якында гына хаҗиның киез өе. Аннан гармун, скрипка уйнаган тавышлар ишетелә башлады. Әүвәле хатын-кызлар моңлы итеп татарча җырладылар, аннан казахча. Бераздан калын гөрелдәп торган тавыш белән казак-урыслар үзләренең поход җырларын күтәреп җибәрделәр. Киез өй күтәрелеп китә язды.
— Чиркәүдәге сыман улайды гуй.— диде Иркәтай. — Хаҗи каян рөхсәт биргән?
Кымыз пешеп-өлгергәч, теге егет:
— Ал. җулдашлар. сезгә юл аягына кымыз'—дип ике зур савытны тутырып кымыз сузды Кымыз өстендә өрмәкләнеп сап-сары май йөзеп йөри. — Кымыз түгел, бал-каймак!
Кояш баер алдыннан гына атар ягына юлга кузгалдылар Юлга чыкканда, Госман артына борылып карады. Агачлар ышыгында ике казак җиңел йомышларын үтәп торалар иде. Кинәт Госманның зиһене яктырып китте: үл казакларны таныды Әйе. тегендә Кара авыл юлында, тиктомалдан гына утынчы картның җанын кыеп узган явызлар иде алар, һичшиксез, шулар! Көлешә-көлешә, көнгә карап йомыш үтиләр!.. .
Госманның мие авыр уйлар белән тыгызланды. Ничек алай?! Мөселман җанын кыеп киткән кяферләр ничек итеп мөселманның изгесе саналган Шаһимәрдән хаҗи түрендә җырлап-көлеп утыралар? Ни бер- . ләштерә аларны, нәрсә туганлаштыра?! Нигәдер аның уйлары тагын Күкчәтауга әйләнеп кайтты Ул иптәше Воликның бик күп китапларын күз алдыннан уздырды. Әйе, барын да белер өчен укырга кирәк шул аңа. Волик Куйбышев кебек булырга...
11
1752 елда генерал Биндерман Ишим елгасының уңъяк ярында, изге Петр белән Павел рухына багышлап, крепость торгыза. Аны Петропавловск дип атыйлар, татарча — Кызылъяр Шул ук елны бу генерал Жаектан алып Иртыш елгасына хәтле төче сулы күлләр тезмәсендә хәрби ныгытмалар, курганнар, маяк, редутлар, форпостлар салдыра. Бу хәрби ныгытмалар соңыннан Горькая линия дип атала.
Казах даласының бу өлешендә үз өстенлеген, хакимлеген саклау өчен махсус «Особое линейное Сибирское казачье войско» оештыра. Патша казакларга (җирле халык аларны казак-урыс дип атый) бу яктагы иң яхшы җирләрне — урман, күлләрне бирә, җалованье түли һәм аларны кирәкле фураж, азык-төлек белән тәэмин итеп тора. Шулай итеп. Горькая линия казачествосы даланың төп хуҗасы — казахларны елдан-ел кысрыклый, уңдырышлы җирләрдән чүлләргә куа. Шушы сәясәтнең аңлы дәвамы буларак. 1824 нче елда Күкчәтау форпосты төзелә. Аннары Күкчәтау даласының иң гүзәл почмакларында, урман- суларга бай җирләрендә Чалкар, Имәнтау, Сандыктау, Арык-Балык, Югары, Түбән Бурлук һәм башка станицалар барлыкка килә
Себер казаклары войскосына руслардан башка җирле халык — казахлар теленә бик якын булган телдә сөйләшүче татарлар да алына, тел якын, дин бер, һәм рус колонизаторларының үз исәбе була, алар татарларны рус казаклары белән бер станицаларда урнаштыралар. Алар бергә хәрби хезмәттә һәм сугышларда булып, бөтен авырлыкны, хәвеф-хәтәрне уртак татыйлар. «Түз, казак, атаман булырсың!» дигән мәкаль татар казаклары арасында да бик киң тарала. Шул сәбәптән рус һәм татар казаклары арасында бернинди дошманлык булмый, алар үзара дус, тату яшиләр, кайбер станицаларда татарларны атаман итеп тә сайлыйлар.
Имәнтау станицасындагы татар казаклары да шушы елларда барлыкка килә...
Казах даласының байлыгы күзгә күренгән дала-мал, җанвар, кош- корт, балык һәм башкалар белән генә чикләнми әле! Аның иң зур хәзинәсе кеше күзеннән читтә, җир астына ишерелгән була
Менә чүл-дала уртасында Балхаш күле җәйрәп ята. Бу — үзе бер могҗиза һәм хәзергә кадәр ачылып бетмәгән сер! Чал дулкыннар белән чайкалып яткан дәрья уртасыннан ике агым уза — бер агымы — төче су. икенчесе тозлы. Гаҗәбе шунда ки, бу агымнар бер-берсенә кушылмыйлар, составларын үзгәртмиләр Дөрес, Балхаш тирәләре Сары арка кебек куе яшел үлән, урманнар белән күзне иркәләми Жирләренең күп өлеше ак тоз катламнары, яки кан кызыл дөя үләне белән капланган. Ялангач һәм арыктыр Балхаш буйлары! Алай булгач, нигә бу дәрья
б\енда ыгы-зыгы тукталмый? Нигә монда шушы кадәр атлар, дөяләр, кешеләр тупланган? Кояш астында янып-көеп беткән җирдән кешеләр ни эзли’ Эзләгәч, табалар* да . Бакыр табалар.
Менә шушы ыгы-зыгыда җирле халык вәкилләре — дала казахларыннан берәү дә юк. аның каравы монда озын, эре сөякле, сары чәчле. зәңгәр күзле инглизләр, немецлар, шведлар тулып ята. *
Әнә чакырылмаган кунакларның берсе - француз президентының2 улы Карно Аның кулында Успенск җиз-бакыр руднигы, Спасс-Ж.изказ-= ган бакыр эретү заводы һәм Караганда шахталары.
Икенчесе, Австрия князе Турен Таксис. Аның кулында Албайдагы з кургаш, алюмин һәм алтын приискалары <
Болары ике туз — Америка миллиардерлары Гувер һәм Морган £ әфәнделәр Килеп өлгергәннәр! Үзләре әллә кайда, океан артында, ә 2 капшагыч куллары монда үрелеп җиткән, сейфларында «Спасс ширкә- § те». «Рус-Азия корпорациясе»нең кыйммәтле акцияләре
Инглиз-капиталисты лорд Уркварт. немец бароннары. Романов ♦ династиясенә ялганган бөек князьлар. действительный статский советник “ Федоров һәм башкалар «Русь акционер ширкәте» төзеп, бер-берсен х уздырып ятьмәләр корып, дала асты байлыгына үреләләр.
Монда Бурабайның карагайлы таулары артындагы җәйләүләрдә < җиргә күмелер-күмелмәс кенә алтын тамырлары, алмаз трубкалары " кабарып ята Алар барысы да диярлек чит ил гыйфритләре кулында. = дала байлыгы аларның төпсез кесәләренә — булат-корыч сейфларга < елга булып ага.. £
Ә Россиянең үзендә ике-өч ел саен кот очарлык корылык кабатлана, х Аяусыз ачлык халыкның бугазыннан буа. Урта Россия һәм Идел буе крестьяннары, авыллары-авыллары белән ачлыктан кырыла Өстәвенә. алар җилкәсендә алпавытлар, ачкүз хуҗалар утыра Халык, ни кылырга белмәгәч, капчык асып хәер сорашырга чыга, урыннан урынга күчеп карый, анда сугыла, монда бәрелә. «Агыйделнең аръягында бер инәгә бер сыер» икәнен ишетеп, ерак сәфәрләргә агыла, казах далаларына килеп чыга Я сукбай, я юлбасар булып китә, үткән-барганны күрәләтә таларга керешә.
Ниһаять, Александр III галиҗәнаплары 1889 елда Күкчәтау. Ак- мула далаларына ирекле рәвештә крестьяннарны күчерергә рөхсәт бирә һәм указын игълан итә Бөялеп торган су кинәт кузгалып-ташып киткән кебек, ярлы-ябагай рус крестьяннары. Идел буе халыклары—татарлар. чувашлар, мукшылар, чирмешләр, арлар — казах даласына агылалар! Кайсылары ат-арба белән, кайберләре — үгез җигеп, кайберәү- ләре кул арбасына ябык-ябык балаларын төяп җәяү чыгып китәләр
Урта Россиядән казах далаларына кадәр юл җиңел түгел, меңнәрчә чакрымнарга сузылган юл тау-урманнар. күл-сазлыклар, иңли-иңли аккан елгалар аша үтә. Халык бата-чума. егыла-тора бара, үлгәннәрне шунда юл читләренә ашыгып-кабаланып күмәләр дә юлны дәвам иттерәләр. Чөнки алда — бәхет җәйләве! Барып җитеп таягыңны җиргә кадасаң чәчәкле агач булып үсә! Елгаларында балыклар үзләре табага сикерәләр! Бер бөртек орлык ташласаң, подаукасы белән уңыш алырың- ны көт тә тор! Алда — өмет! Тереклек1
Горькая линияне әллә кайда калдырып Күкчәтау. Акмула җәйләүләренә элегрәк килеп чыккан урыс-казаклар җирләрнең асылын үз кулларына эләктереп бетергәннәр инде. Жирбиләүче казах байлары, җирле байлар бу килгән халыкка «килмешәк» дип кенә карап, аларны мылтык- кылыч, камчы һәм нәфрәт белән каршылыйлар.
Татарлар аерата күп килә. 1890 нчы елда бары тик Акмула тирәсендә бер исемлеккә дә язылмаган, кеше буларак беркетелмәгән унҗиде меңнән артык Тамбов. Пенза мужиклары (күбрәге мишәрләр) туплана Казак-урыслар аларны станицаларга кертмиләр, казах-мөселманнар
«•КУ. М Һ
49
аларны җәйләүләрдән куалар. Рядовой казаклар һәм гидайлар гына бу кангыраган. ач-ялангач халыкка аз-маз якты йөз күрсәтә, ачтан үлүдән саклап кала. Бер урында гына унҗиде мен татар! Унҗиде мен язмыш! Яши-яши алар арасында да сыйнфый аермалык башлана, үз байлары калкып чыга, тармаклана, алар, әлбәттә, иң беренче нәүбәттә урыс-казак^ байлары белән аралашалар. Байлык милләтләрне, динне аерып тормый, байлык комсызларны, явызларны, әрсезләрне берләштерә. Тик боларны белми иде Гомәр азанчының улы Госман Белә дә алмый иде..
12
Акмуладан ерагайган саен, дала, үзенең яшел хәтфә төсен үзгәртеп, ала-кола була башлады Урманнар да әллә кайда артта калдылар. Таулар күгелҗемләнеп ерак офыкка күчтеләр.
— Менә кайда икән ул. балалар, өстенә ала чапан җапкан дала!— диде Нәсия чал, бер далага, бер Госман атланган Алачапанга карап, башын чайкап — Суы арыкның җире арык дигәннәр гуй.
Чыннан да арык, ябык икән бу яклар! Көньякта, күз күреме кадәр ераклыкта — комлык, кызгылт-соры барханнар. Төньякта киртләчләнеп киткән канәфер үрләр, ялангач таш өемнәре, җемелдәп яткан ап-ак тоз J түбәләр (ул якка карап та булмый — күз чагыла!) Сулда, хәзер атар борылган якта — әле анда, әле монда учаклар көйрәп яткан кебек кызыллык Шомлы кызыллык. Атар, ишелеп, шул учаклар өстенә бара. Әгәр инде, куйлар барып кергәч кенә, бу учаклар гөлт итеп кабынып китсә... Бу хәвефле уйлардан Госманның тәне чымырдады. Ж,ил тузан катыш тоз исе, сасы черемә исе китерә. Борын тыгыла, сулыш алып булмый. Косасы килә.
Куйлар кызыл учаклар өстенә барып чыктылар да борыннарын чөеп, төчкереп ашыгып уза башладылар.
— Балам, мынаны карачы — Нәсия чал Госманга сузып учын ачты.
Кит, ата. хәшәрәт бит' — Госман, җирәнеп, йөзен чытты. Суалчан? Каян таптың? Ташла, косасыны китерә.
— И бала!— Чал тавык башын селкеп кет-кет көлде — Яхшылап кара, балам, бу корт имәс, төянең сөйгән җиме — кызыл чүп.
Госман әле һаман ышанып җитә алмый, чирканып кырын күз белән генә чалның учына карады, аның учында чыннан да буын-буын бер-бер- сен кысрыклаган кызгылт үсентеләр икән! Аяк астында да шундый кызыл чүп! Ат тояклары астында алар нәкъ суалчан төсле кыймылдап сытылалар.
Мал аяк астында ни бар, шуны чүпли, хужаларының-малчылар- ның гына эше көннән-көн авырайды. Дала буш, ялангач, арык. Бу якта авыллар түгел, ялгыз куышлар да күренми. Шуның өчен монда «мосафир, менәки сезнең кунак ашыгыз», дип кымыз,' таба нан, корт, эремчек күтәреп чыккан ак кимәчәкле кимперләр дә күренми «Ж.ире арыкның— иле арык» шулдыр инде.
Күкчәтаудан алып чыккан юл азыгы — он. ярма, сыкма, ике карынга тутырган куй мае такырайганнан-такырая Лачынбай, юлның барасы өлешен чамалап, саранланганнан-саранланды Иртә-кнчкә ашка азык биргәндә «җитәр, булыр!» дип, Нәсия чалның кулын кагып кына тора. Башта тарыны ике савыт бирә иде, түбәләмә итеп сала, хәзер бер савытка калдырды, анысы да тулар-тулмас. Бер табак урынына ярты табак он. Май исә җомга көннәрдә генә елтырый Каракларның биш куйны урлап китүе бөтен эшне чуалтты.
Ит ашый беләләр, малны яхшылап карамыйлар, инде менә тары өйрәсе эчсеннәр!— дип. хаҗи куй суюны бөтенләй туктатты
ашап, дала үләне төсле көннән-көн сулдылар
Соңгы вакытта хаҗи атарга якынрак җирдә куна башлады, мөгаен шүрлидер... Бу йолкыш далада бүреләр, шакаллар гына түгел, ике аяклы юлбасарлар да җитәрлек диләр Атарга ул хәзер бик еш килә башлады, көндезен «малның түле төшмиме?» дип. куйларны капшап-капшап карый, ә төннәрен малчыларны тикшерә — йокламыйлармы?! Ходайга шөкер, арада Нәсия чал бар. аның кайчан йоклаганын да белмәссең, көнозын ат өстендә, мөгаен шунда черем итеп аладыр, байгыш. Бай күренер- күренмәстә егетләрне тиз-тиз уята, рәхмәт төшкере. Хаҗи арлы-бирле чаба башлагач, аткуары аш-су әзерләргә өлгерми башладымы, ул үз янына Госманнарның юлдашы Нигъмәтне чакыртып алды. Ул хаҗи янына күчкәч малчыларның хәле бераз рәтләнде, хаҗи намаз укыганда якн ял итеп ятканда Нигъмәт һич искәрмәстән иске юлдашлары янына килеп чыга. Кулы бер чакта да буш булмый, хаҗи дәстәрханыннан калган сынык-санык. тукач, бавырсак, көлчә, нан һәм кара-кисәк ит. коры кабырга. Болар — ачлы-туклы яшәгән малчыларга оҗмах нигъмәтләре!
Беркөнне икенде белән ахшам арасында (хаҗи юлда бу ике фарыз намазын берьюлы укый һәм намазлык өстендә озак утыра иде!) Нигъмәт бер итәк бавырсак китерде дә:
— Иртәгә, җулдашлар. хаҗиның табагы белән сыйлыйм!— дип вәгъдә биреп китте. Малчылар бик ышанып та бетмәделәр..
Икенче көн гадәттән тыш эссе-бөркү булды Кояш аяусыЪ кыздырды. Аяк астындагы ком. түбәләре ялангач кыялар мунча ташы төсле кызып, болай да коры-эссе һаваны тагын да көйдерде. Җитмәсә җил кузгалып кызган ком бөртекләрен һавада күчереп йөртә башлады. Малчыларның иреннәре генә түгел, битләре дә ярылды, күзләргә, тамакларга ком » утырды. Авызда төкерек кипте. Үч иткән кебек куйлар су эзләп әле бер ’ якка, әле икенче якка ишелеп ак-караны күрми чаптылар Лачынбай ходайның һәр бирмеш көнендә иртә-таңнан аттан төшмәде, малларга ут. төче су эзләде. Үткән елларда Куяндыга мал әйдәгәндә дә юллар авыр иде. әмма бу такырларны аралап симез булмаса да иренгә тиярлек үлән һәм төче сулы болаклар, коелар табыла иде. Ә бу ел дала пыяла төсле чатнап-ярылып ята. такыр, коры...
— Уй-бай, әллә адаштыкмы?—дип Лачынбай бик аптырап, былтыргы билгеләргә карап юлның дөреслеген чамалап, тагын да ныграк аптырауга төшә иде.
Арыган-талган, кояшта кара көеп янган Лачынбай. бары тик кичкә борылганда гына бер сайда яшел утка һәм төче суга юлыкты
Үлән күтәрелә алмый катып калган, кәрлә әремнәр. Булыр-булмас кына тибеп яткан ташландык болак, шулай да малчыларның түбәсе күккә тигән кебек булды. Әүвәле үзләре ач корсаклары кап булганчы <1 су эчтеләр, аннан атларны сугардылар, соңыннан гына куйларын аз- азлап. бүлеп алып барып, болакның күзенә әйди башладылар.
Хаҗи да артык озакламый болакның аргы башына килеп туктады, фаэтон янында томак төсле очланып торган ак киез өй күтәрелде, шунда ук куыш янында учак дөрләде.
Лачынбай кичләрен, атар кунарга туктагач, ашык-пошык кына «кү- җәгә» дип, аз-маз он. тары бирә дә үзе атына менеп, я алдагы атарга, я хажн учагына елышырга юл тота. Калганнарга кысыр өйрә-күҗә!
Малчыларның башлары түбән иелде, күҗәне чүмереп бетерүгә >ятарга ашыктылар, элекке кебек, учак каршында аяк бөкләп утырып онгәмә чиртүләр» онытылды. Хәтта, бертуктаусыз үләң әйтеп, малчыларның күңелен күтәреп килгән Иркәтай да соңгы көннәрдә тавыш- сыз-өнсез калды. Адәм баласы бер тире эчендә тула да. сула да. дигән борынгылар Күкчәгау ягында бер аз тулганнар иде. хәзер коры-сары
— Уй-бай,— диде Иркәтай эчен уып — Хаҗи безгә кунак ашы бирәем дип казы-карта салдырып җатыр.
— Кит. юкны лыгырдама!—диде Нәсия чал. ачу белән ияген тартып-йолкып — Казандагы кара куҗәне бута. Көеп китмәсен.
Өй еракта ук булса да ул яктан искән җил куырдык исе китерде,'# татлы ис килеп борыннарны кытыклады, ашказаннарына ачы су йөгертте.
Дала өстендә тынчу, бөркү иде. бер кош авазы да. киек-җанвар тавышы да ишетелмәде. Бары тик мыжлап торган черки! Алар мал өстенә дә ябырылдылар, малчыларның авыз-борыннарына кереп ■тулдылар. Учак кыштырдады. Иркәтай олы агач кашык — ужау белән казандагы күҗәне бутады да. башкалар кебек бөгәрләнеп ятты... Йокымсырадылар Озак вакыт үткәндерме, билгесез, менә бервакыт якында гына Нигъмәтнең тавышы ишетелде.
— Әй. егетләр, торыгыз. Аш алып килдем. - Госман күтәрелеп карады, сүнеп барган учак янында бер ашлау ит күтәреп Нигъмәт басып тора Чыннан да улмы, әллә —Әй. үлеп калдыгызмы әллә? Кулым талды, төшеп китә!
Госман сикереп торып ашлауга сузылды һәм чак кына төшереп җибәрмәде авыр' Башка малчылар да уяндылар. Госман ашлауны яктыгарак. учак янына китереп куйды Ашлауда гәрәбә төсле сап-сары былкылдап торган май кабырга-казы Аның өстендә боҗра-боҗра^ чожыклар! VII Симез-симез умырткалар, авыздан су китерерлек карталар, бөерләр. Ә нәкъ уртада, бу ит кибәненең өстендә, кабарып торган шикәрдәй. бер бөтен ап-ак койрык мае. Ашлаудан бу күтәрелә. Тәмле хуш һс. казы-карта, сөр исе борыннарны яра. кытыклый.
Нәрсә катып торасыз, миңа ашлау кирәк. Тизрәк бушатыгыз! — дип Нигъмәт ачуланып. Иркәтайны этеп җибәрде. Егет үлле-мәлле шаккатып басып торган җиреннән чак кына авып китмәде, исенә килеп, йөк арбасыннан ике олы табак алып килеп җиткерде. Нигъмәт кабаланып кына итне ике табакка да бушатты да.
— Киттем! Хаҗига тагын казан асарга кирәк! дип. ашлауны ике кулына күтәреп киез өй янына йөгерде
Малчылар шунда гына хәлнең төш түгел икәненә ышандылар, ике табак түбәләмә тулып учак янында калды, һәммәсе кабаландылар, әзерләнделәр. Госман чабып кына коры-сары җыеп килде, учакның утын кутәрде. Төн артка чигенде Тирә-як яктырып китте Нәсия чал. Иркәтай. Госман ышаныр-ышанмас сөенеп тылсымлы табаклар тирәсенә урнаштылар.
Я. бисмилла. — Нәсия чал билбавына асылынган күн калтадан сөяк саплы пәкесен алды. ачты, катып-ялтырап беткән тире чалбарына ышкып янады, аннан табактагы, егетләрнең күзен яндырган ит-майны өлешләп-өлешләп алдына тезеп турарга кереште Бер калҗа табакка, бер калҗа авызга. (Инде җитмештән ашса да Нәсия чал итнен ләззәтен татырлык чәйни һәм сөяк кимерә иде!)
Табактагы итне турау — дәрәҗә. Аны бары тик дәстархандагы ин өлкән һәм хөрмәтле кеше генә башкара Турау эше дә нинди кисәк кулга эләкте, шуны ботарлау түгел, табындашларның дәрәҗәсенә, яшенә карап үз өлешен билгеләргә, шуны табарга һәм нәкъ шуны гына өлеш итеп чыгарырга кирәк. Бу дәстарханда дәрәҗәсе белән иң өлкән — Ла- чынбай Ул үзе монда булмаса да аның шобагасы чыгарга тиеш. Нәсия чал шул кагыйдә буенча иң элек, бер бөтен казы, сап-сары май кабырга, ярты карта, бер умыртка.койрыктан яхшы гына бер кисәкне алып аерым табакка алып куйды, бусы өлкән чабанга. Аннан чал үз шобагасың чы-, гарды. Шуннан соң гына егетләр шобагасы һәркем үз алдына әзерләп
VII Чожык — бер калҗа җылкы мае. бер калҗа җылкы ите аралаштырЫп. куй эчәгесенә тутырган, тетсндә какланган казах колбасасы
куйган табакларга төшә башлады, һәрхәлдә, бу шобага да. өлкәннәр- некеннән пич тә кнм түгел. казы-карта. ит-майның һәр төреннән калҗа- калҗа булып табакларга өелде Нәсия чал. дәстархан янында дүрт күз белән, авызларыннан суларын агызып текәлгән егетләргә башын селкеп ашарга вакыт җиткәнен белдерде
Алты -кул берьюлГ.! табакларга сузылды, өч авыз туктаусыз иткә тулды, чәйниләр, чәйнәлмәгәнен голт-голт йоталар Госман күнекмәгән, бер-ике мәртәбә тыгылып чәчәде
- Әй. монавың, ни Мә. мә! Чал аның җилкәсеннән какты. Чәйнәп җн. бала!
Башта тын да алмый комсызлык белән тотынсалар да бер-ике майлы калҗадан соң. акрынладылар, ә бераздан ашыгуны бөтенләй онытып. Нәсия чал әйткәнчә, чәйни-чәйнп итнең ләззәтен табып, адәм рәтле ашарга керештеләр. Гаҗәп, гомергә туюны белмәс кебек тоелган ач корсак тулды, малчылар кикерделәр, ә табакларда әле күлме ит калды! Ә ит ялгыз хаҗига гына багышланып пешкән бит' Бер авызга!
Ата,— диде Иркәтай. Мындай ашка фатиха бирмәсәгез булмас. ■
Нәсия чал эндәшмәде, бармакларыннан агып торган майны ялады, ялап бетерә алмаганын «әрәм булмасын!» дип болай да ялтырап торган чалбар тезенә ышкыды. Госманны Иркәтайның сүзләре гаҗәпләндерде: чал бисмилладан башка бер аять тә белми, аннан нинди фатиха көтәргә кирәк соң? Әмма Нәсия чал Иркәтайның сүзләренә наразыйлык белдермәде. киресенчә, тагын бер кат бармакларын ялады, пәкесен ябып калтасына урнаштырды, тамагын кырды Б\ — әзерләнү билгесе уде Госман белән Иркәтай бик кызыксынып тезләнеп утырдылар. Нәсия чал «Я. тәңрем!» дип бер аваз салды да шыңшый башлады, бераздан тавыш ычкынды Ниһаять, сүзләр дә барлыкка килде
Җңрлыкасын ходаем, тарттырмасын ваем Афәтләрдән аман кылын, бәлаләрдән сакласын ходаем Тәүфыйкъ белән бала бирсен, изгелек дана бирсен1 Берлек, жумартлык. озын гомер жәнә бирсен •Локман хакимнең ишен бирсен.
.Адәм галнәссәләмнең башын бирсен.
Посыф гали.ксәләмнен, күркен бирсен.
Хәзерли Гали арысланның көчен бирсен
Тавышы нечкәреп, өзелеп китте — тыны җитмәде Чал туктап хәл алды, еш-еш сулады, кат-кат тамагын кырды Госман белән Иркәтайга күз ташлады инсафлы утыралармы? Дога тагын ялганды.
Я ходаем, яздай бир.
Яздай бирсәң, жазмай бир' Я ходаем, кыштай бир Кыштай бирсәң, кысмай бир' Я ходаем, көздәй бир. Көздәй бирсәң, өзмән бир! Уңнан бир. сулдай бир. Ни булса да мулдан бир' Дәстарханнарымыз мул булсын. Барган жулымыз уң булсын Я. тәңрем, үзең кабул кыл Ал. бисмилла, рахман. әкбәр Амин'
«Хаҗи табагыннан» соң Нигъмәт берничә көн атар тирәсендә күренмәде Әллә инде итне урлап китергән булып хаҗи сизеп калдымы? Алай дисәң, андый бурлыкның тавышы ашаучыларга да үч булып килеп җитәр иде! Алай да ул тылсымлы табак каян килеп төште5
Ниһаять, дүртенче тәүлек офыкка китеп барганда алар янына Нигъмәт тагын килде. Үзе генәме сиңа, бер итәк бавырсак кыздырган!
Дана бердәнбер, асыл бала
ИБРАҺИМ САЛАХОВ
Малчылар өнсез калдылар Сорашу китте, белешү, «нигә күренмәдең дә кая югалдың?» «беркөнге итне каян алган идең?»
— Ә мин хаҗины алдадым,—диде Нигъмәт башын артка чөеп
— Кемне?
— Кемне булсын, хаҗины' 4
- Ә?
— Хаҗины дим .
Ну шартлатасың! — диде Госман ышанмыйча —Мин хаҗи абзыйны беләм, алдарсың аны!
— Выты, алдадым шул,—диде Нигъмәт мишәрчәләп, юри Госманны үчекләп — Таз булсын да алдый алмасын!
Учак янындагылар бавырсакны бөгә-бөгә пырх итеп көлеп җибәрделәр.
- Ашыкмыйча гына сөйләп бирим әле,— дип башлады Нигъмәт — Хаҗи абзый икенде ахшамны бергә уптым илаһи гына тезеп салды да. ятты. Хәзер ул ясигка хәтле кузгалмый! Мин бит, егетләр, әллә кайчаннан бирле сезне сыйларга уйлап йөри идем. Уйлыйм, уйлыйм, хәйләсен һич таба алмыйм! Вәт. Госман әйтә,урлагансыңдыр, ди Урлап кара! Хаҗи абзаң күзеңнән сизә!
— Мин бит болай гына!
— Әй уйлыйм, әй уйлыйм, һич табып булмый Бер төнне уйлап I ята торгач таптым бит!
— Ни хәйлә таптың, балам?
Бүлдермәгез генә, хәзер чүпләп тезәм, тик көлмәгез! Ул көнне юри кичке казанны мул астым, җомга киче бит! Хаҗи җомга көнне «тауаф казаны», дип итне жәлләми салдыра Ә алдар күсә таз шуны гына көтте дә. итне әйбәтләп пешердем, ашлауга төшердем Хаҗи куышта дәстархан җәеп, кымыз чөмереп, кулларын юып, пычагын беләүдә кайрап утыра.
— Ай, шуннан?
Шуннан, ашлауны хаҗи алдына алып барыр алдыннан, бер чожыкның урта җиреннән бераз кисеп алдым да ашадым Киселгән чожыкны табакның өстенә, нәкъ хаҗи күрә торган җиргә куйдым Уй-бай, чожыкны байдан алда кистеңме? . Шуннан ни булды дисезме? Ашлауны хаҗи абзый алдына дәстарханга китереп куйдым да: «Хуш килдегез, хаҗи абзый!» дидем Үземнең ике күзем аңарда. Теге, уртасы киселгән чожык телемен күрсә ярар иде дип. дер-дер киләм.
Я, я. шуннан? Бу бер гаҗәп икән. Ал, әйтә бир. балам. -
Хаҗи абзый көмеш саплы пәкесен алды, ашлаудагы өлешләрне 1 тотЫп-тотып карады, симезме, төгәлме Ашчы бала, ягъни мин. урлап ашамаганмы? Барлый Өстәге олы бер казыны алып алдындагы тәлинкәгә салды, чожыкны күрми генә бит! Их, мин әйтәм, хәйләм барып чыкмады! Иптәшләр тагын ач йоклыйлар, димен! Булмады дип. нәүмизләнеп борыла гына башлаган идем, хаҗи абзаң акырып җибәр-мәсенме!? «Әй, бала, монысы ни?» Әллә куркудан, әллә сөенүдән акырып җылал җибәрдем. «Әй. бала! Монау чожык нигә киселгән?» Хаҗи ышансын өчен тагын да катырак җылый башладым Үзем тотлыга-тотлыга җавап бирәм «Аны дим. Хаҗи абзый, дим, капчыкны тишеп тычкан явыз кимергән», дим. Үзем һаман үксим! «Мин дим, тычкан явыз ашаган җирен, дим. кисеп ташлаган идем», дим.
— Ах, бәдбәхет! —дип хаҗи ашлауны этеп тә җибәрде — Алып кит. күздән югалт, тычканнан калганны минем алга куясың! — дип акырды Тиз генә ашлауга үрелдем, үзем чыдый алмыйм, эчтән көләм! Хаҗи 1 сизмәсен дип тә куркам Ә ул аның саен тузына Алып кит, ди Шулпасын этләргә бир. ди Казанны өч тапкыр бисмилла әйтеп ю, хәсис, ди. Ишеттеңме, ди. «Ишеттем, хаҗи абзый, ишеттем!» — дидем дә ашлауны алып сезгә чаптым Ике тапкыр абындым, шул кадәр нык йөгергәнмен!
13
Бүген юлчыларга ике сөенеч бергә килде.
Тик. аңа хәтле
* Кояш көнозын даланы шәфкатьсез көйдереп, куырып, ниһаять, малны, кешеләрне ахыр чиккәчә сусатып, хәлдән тайдырып, ерак офыкка * авыша башлады Атлар да, этләр дә. куйлар да, куйчылар да сусыз- = лыктан әлсерәп, ни эшләргә, кайда барып егылырга белми сөйрәлделәр. 2 Кояш баеса — юл югала! Өмет өзеләчәк, хәл китәчәк’ Аяк асты ком — ® кыздырылган таба кебек, аякларны, тоякларны пешерә. Тел авызга сыймый, күз аллары караңгылана, саташтыра. з
Инде бар өметләр югалып чираттагы үргә күтәрелгәндә малчылар, < ниһаять, куанышып, туктап калдылар. Лачынбай: а.
— Уй-бай. бу сайны1 ни кылып мин белмәдем! — дип сөенечле; гаҗәпләнеп калды |
Тәңремә мең шөкер! Нәсия чал атының тезгенен тартып “ туктатты. калтыранган кулларын өскә күтәрде,— Мең рәхмәт! а Рәхим-шәфкатеңнән өзмисең, мәүләм! о
Башка малчылар да кулларын күтәреп чалның догасына кушыл- < дылар ' 5
’ Гаҗәпләнмәслек тә, куанмаслык та түгел' Могҗиза! Үр итәгендә . җәйрәп яткан түгәрәк күл! Күл тирәсендә ямь-яшел куе үләнлек. Бөтен s атар ишелеп-мәэлдәшеп шушы ком чүле эчендәге көтелмәгән бәхеткә z ташланды. Этләр, куйлар. атлар - барысы да, абына-сөртенә. < әбелхаятькә ташландылар. Ниһаять! 2
Акколак белән Сакколак иң алдан күлгә барып җитеп, билдән кереп = киттеләр, озын телләре белән шапылдатып суның каймагын ялый башладылар Куйлар ишелеп төшеп корсаклары кабарганчы башларын күтәрмәделәр. Атлар исә, бик сусасалар да. инсаф белән ашыкмыйча, сафьян иреннәрен кыбырдатып, тәмләп эчтеләр
Ә Госман белән Иркәтай инде күл уртасында — башлары гына күренә. Лачынбай белән Нәсия чал. ыштан балакларын тарткалап, бит-кулларын юарга, тәһарәт алырга тотындылар
Су күз яше кебек саф, чиста, җылы. Күл төбендәге эре ком бөртекләре төрле төстәге мәрҗән булып, чекерәеп кызыктырып яталар
— Бәрәкалла, бисмилла! — Нәсия чал авызын чылатып, бер-ике йотым йотты — Ширбәт' Зәм-зәм гуй.
4 Куйлар судан чыгуга куе үләнгә ябырылдылар. Кайчы белән кискән сыман кырт-кырт кына итәләр! Атларны да тышаулап иреккә җибәрделәр. Этләр йөк-арба янына килеп, ризык исен иснәп, бер дә исләре китмәгән сыман, күзләрен йомдылар. Ул арада Лачынбай (бу юлы үзе!) комлыкка өчаякны корды, кара казанны асты.
— Әй, чал, йөктән бер аяк тары алып кил Балалар, учакка вак-төяк, коры-сары җыендар' Күжә эчеп алу кирәк, җылдам! — дип эш бүлде Хаҗи күлнең икенче ягындагы кечерәк каенлыкта туктаган иде. Ул якта да учак төтенләде, казан астылар
Иркәтай ул яктан күзен алмый иде. Аның ни уйлаганын белү кыен түгел.
— Капкан саен калҗа булмас' — диде Госман.
Тары өйрәсе сыек-арык булса да мул иде, икешәр-өчәр аяк эчтеләр Корсак тынды, тынычланды Шундук арыганлык та сизелде. Атарчылар ■ утырган җирдән кузгала да алмадылар, чалкан әйләнеп төшеп гырлый да башладылар Бары тик Иркәтай гына, гадәтенчә ятырга ашыкмады Учак янында чәчелеп яткан савыт-сабаны, аякларны, кашыкларны казан эченә тутырды да, күлгә алып барып, ком белән ышкый-ышкый чнстарта-юа башлады
Сай үзлн
Күл төбендә ярты ай. Йолдызлар. Бик күп йолдызларчам тынлык. Тирән тынлык. Күрәсең, балыклар да йоклыйлар Күл үзе дә йоклый Көндезге эсседән әлсерәгән чүл-дала да тавышсыз-тынсыз. Ара-тнрә атлар гына пошкырып куя Аннары тагын тирән, ниндидер серле, хәвефле . тынлык урнаша. Я
Иркәтай табак-савытны юып. ком өстендә җәеп саркытты да. йнк-арбага килеп, брезент белән урап-җыеп куйды. Эш беткән кебек иде. Тик бөкре егетнең җаны тынмады, нидер эшләргә, ни беләндер мавыгып әнә шул өстән басып торган хәвефле тынлыктан котылырга кирәк иде. Күл буенда җанварлар да күп йөргән. Иркәтай бер кочак тизәкне бик тиз җыеп алды, учакка ташлады, көйрәтте. Инде «тәмам!» дип канәгатьләнеп ятарга гына җыенган иде. этләр, башларын күтәрмичә генә, бер-ике тапкыр һау-һау дип өреп куйдылар.
— И. Нигъмәтулла балам киләме? — Нәсия чал учак янында бөгәрләнеп яткан килеш ыңгырашып-сөйләнеп алды, өстеннән шуып төшкән чапанын тартып ябынды Янында тагын бер адәм булса кирәк!
Йокы аралаш каян чамалагандыр чүл пәрие, Нигъмәт чыннан да ят бер егет ияртеп килде. Госман да. Иркәтай да торып утырдылар.
Выты. саркыт диде Нигъмәт, Госманны үчекләп, мишәрчәләп — Бүген бай абзыйга кәттә кунак.килгән иде. Павлодарның иң . главный бае Балтахан. Алар хәзер кунак ашы ашыйлар, ә без монда..« гөҗләп бер чәй эчеп алыйк!
, Нигъмәт бер олы төен көлчә алып килгән иде.
Менә аның юлдашы да учак янынарак килде, Госман да, Иркәтай да кызыксынып, яңа кунакка карадылар. Буйга Госманнан аз гына тәбәнәгрәк булыр. Ябык Башында яшел түбәтәй. Өстендә — тезләренә төшеп торган озын киндер күлмәк. Кара чалбар. Яланаяк. Ул учак яктысына кергәч тә нигәдер Госманга төбәлеп-төбәлеп карап торды.
— Танышыгыз, бу егет Сабир була,—диде Нигъмәт — Балтахан байның җылкыларын ярминкәгә әйдәп килә.
Бәракалла. хуш килдең! — диде Иркәтай чәй әзерләп яткан җиреннән.
Сабир Нигъмәт янына килеп, дала гадәтенчә, аякларын бөкләп утырды, шуның белән гореф-гадәт мәсьәләләренә бик турылыклы Йркәтайның мәхәббәтен яулап та алды.
Чәй кайнаганчы авызыгыз кыймылдап торсын! — диде ярым шаяртып Нигъмәт, бер-ике көлчәне ерткалан учак тирәсендәге дусларына өләште.— Күңеллерәк булыр! I
— Ия. ия. мең яшә. Нигъмәт дус!
- Иркәтай Нигъмәтнең аркасыннан какты, аннан кунакка борылды:
— Ал. Сабир дус. инде әңгәмәнең болагын ач!
Сүз — мосафирга. Нигъмәт аны юкка гына аларның учагы янына алып килмәскә тиеш Ниндидер сер. алар белмәгән, әмма белергә тиеш сер булырга тиеш монда! Иркәтай, дала горефе буенча, сүзне ерактан килгән кунакка биреп, аның «сөяк-санакларын» капшый башлады. Кайдан? Ата-анасы бармы? Бу якка ничек килеп чыккан?
Сабирның тарихы гаҗәеп кызык булып чыкты. Учак янында әңгәмә куерды. Госман моңарчы ишетмәгән мавыктыргыч әңгәмә. .
Сабирның әтисе дә. әнисе дә юк икән Әтисе Вяткада сал агызганда батып үлгән Зифа белән Миңсылу исемле сеңелләре Җәләлетдин муллада бала карыйлар икән Фәттах бай аны. кибетеннән акча урлауда гаепләп, төрмәгә яптырган й
Павлодар өяз начальнигында эшләүче тылмач Габдулла Кадырбаев Сабирны порукага алды һәм. Фәттах байның ялган доносын фаш итеп.
Саркыт — күчтәнәч.
Сабир Шәриповны төрмәдән чыгарып җибәрделәр. Шул ук Кадырбаев ярдәме белән малай Балтахан дигән бер байга мал багарга ялланды һәм менә хәзер инде ул Балтаханның җылкыларын Куянды ярминкәсенә әйдәп килә иде.
* * *
«Озын колак» малчыларга хәвефле хәбәр китерде. Үткән атнада= гына караклар Куянды ярминкәсенә кызыл мал белән баручы бер нугай* сәүдәгәрен үтереп, бөтен байлыгын талап качканнар Шушы хәбәрдән | соң Шаһимәрдан хаҗи да атардан артык аерылмый, юлда очраган J ярминкәчеләр белән бергәрәк булырга тырыша Аның бәхетенә Павлодар £ бае Балтахан очрады Шаһимәрдан хаҗи белән алар уртак телне бик тиз 2 таптылар, тәмле ашарга яратулары да тиң килде, кымызны да бергәләп i чөмерделәр Бу хәл жылкычыларга да. куйчыларга да ошап калды. Алар £ да таныша, аралаша башладылар, бер-берсенә чәйгә йөрделәр, күргән- ♦ белгәннәрен кызганмыйча сөйләделәр Арада Сабир сөйләгән тарих ? Госман күңелендә аерата тирән урын алды. Кайсы ягы беләндер аларның * язмышлары бер-берсен кабатлыйлар түгелме соң? Госман да укырга * барам, дип, күпме жәбер-жәфа күреп, әллә кайлардан әйләнеп кайтты < Сабир әнә төрмә тәмен дә татып өлгергән!
Алда шактый мәшәкатьле авыр юл бар әле! Бу очрашу шатлык 5 китерде малчыларга, кордашлар очрашты, уй, сүз, моң килешә.
Ә бергә-бергә иң авыр юллар да кыскара
14
Болак күлгә җиткезә. Сукмак юлга җиткезә. Юл морадка җиткезә..
Шулай ди казах мәкале. Борынгыларның менә шушы алтын сүзен дөресләп, көньяк офыкта кара-кучкыл таулар күренде «Кыбырдаган кырдан үтә» дигәндәй, куй аягы белән шушы җиде йөз чакрым араны уздылар, диярлек. Күкчәтау каласыннан башланган озын юл. явым-чәчем, жил- давыл. ми кайнаткыч җәһәннәм эссесе, сусызлык, ачлык, кимсетелү, хә- |веф-хәтәр ашыгыч кына сөенүләр — барысы да булды Бер көнне куй- ларны саклап калгач, Госман каты йокыга киткән иде, Шаһимәрдән хаҗиның килеп җитүен сизми дә калды. Камчы тоткан кучерын да иярткән.. Йоклый Госман, арыган! Каеш камчы аяусыз сызгырып тагын аның җилкәсен телгәләде. Шушы ара эчендә ничәнче тапкыр кыйналу! Дәшмәде Госман, түзде, сикереп торып атар тирәли әйләнеп чаба баш-лады Бәхетенә каршы, маллар барысы да исән-сау иделәр .
— Я тәңрем! —диде Нәсия чал. куанычына чыдый алмыйча, офыктагы тауларны күргәч.— Менә, балалар, морадымыз Каркаралы таулары, пай-пай-пай...
Чал бу кара сүз белән генә сөенечне беркетеп канәгатьләнмәде, иреннәрен бөрештереп, авыз эченнән генә ниндидер бер дога укыды, теләкләр теләде һәм ахырда битен сыйпап «Аллаһе әкбәр!» дип куйды. Бу таулар боегып калган Иркәтайны да уятты, ул дога тәмамлануга ук, тагын ЬЙНЫҢ моң тулы көр тавышы яңгырады:
Атыннан айналаен Каркаралы'
Синдә болыт, миндә кайгы калмады
Миндә бер сурлы 1 җан, гуй. Аркадагы1
Сурлы - бичара
- Ой дисәнче! Әйт-әйт. Иркәтай! — диде үләнне җанландырып, тагын да әйтүне үтенеп Лачынбай.
Бу сүзне ишеткәч малчылар да. Иркәтай үзе дә хәйран калды Бу. һәрвакыт кабакларын төшереп, сөремен коеп йөргән, дуамал холыклы < өлкән чабан аз сүзле, сөйләшү урынына күбрәк сүтенә-орыша белә* •1>:ан <' чл сандык» га һич көтмәгәндә кинәт ачылып китте.
Бу яклар да еракта калган кадерле Сары-Арка даласы шикелле иксез-чиксез, үләне симез, суы татлы икән Ерактагы Каркаралы. Көн таулары артыннан моңарчы мәрхәмәтсез булган кояш көлеп карады Даланы каплап сарылып яткан төтенле томан таралды да бетте. Гүяки, чаршауны ачтылар да дала зөбәрҗәт яшел булып китте! Кыякларда, яфраклар битендә, төрле төстәге чәчәкләрнең гүзәл таҗларында санап бетергесез энҗе, гәүһәр бөртекләре! Күзләр чагыла Нинди илаһи көч, бөек кодрәт бу җәүһәрләрне дала тутырып чәчте икән!?
Исән-аман Каркаралы тирәсенә килеп җитүләре бер сөенеч булса. Госманның тагын бер шатлыгы бар иде., ул да булса — Сабир1 Сабир малчылар белән, бигрәк тә Госман һәм Иркәтай белән тиз ияләшеп, дуслашып китте Башта йомык, кырыс күренсә дә. баштан кичергәннәрен сөйләп, күңелен ачып салганнан сон. малчыларның үзеннән йөз . чөермәүләрен күреп, ул җае чыккан саен Госманнар янына килә торган(| булды Йөзе дә. теле дә ак. казах әйтмешли, уе — ак. күңеле — мон икән аның Өстәвенә. Иркәтай кебек үк җырларга ярата икән Тавышы шынлап тормаса да. Иркәтайныкы кебек колакка йомшак, моңлы җырлары берсен- нән-берсе матур. Госман еш кына хәйран да калгалады. кемнән отып алган ул шул кадәр җырларны? Үзе чыгарамы әллә? Татарча гына түгел. Иркәтайга кушылып, казах үләннәрен дә әйтә! Госман моңарчы ишетмәгән бик күп җырларны белә!
Ә бер кичне Сабир Госманны тәмам хәйран калдырды. Сабир учак янында бер ялгызы гына утыра иде. Башта ул бик озак янган утка карап торды-торды да. акрын сузып, йөрәк тавышы белән җыр башлады.
йвгереп лә йагереп жыяр идем.
Юлнын буйларында юа юк Эзләп тә тапмаган бәхетләрне Сатып ала торган йола юк.
Малчылар берәм-берәм учак янына тартылдылар. Лачынбай дх килде, алар Сабирның җырын бүл< ргә курыккан төсле, аннан бераз чит" тәрәк. караңгылык белән яктылык очрашкан урыннарга сырыштылар. Ә Сабир беркемгә дә игътибар итмичә һаман күңелләрне тетрәтә:
Карурманны» асыл киекләрен
Ау кормыйча тотып булмыйдыр. Сәфәрләрдә йөреп саргайсаң да Бик тиз генә кайтып булмыйдыр
Канаты каерылган аккош каңгылдагандай җыр зарлы чайкалды да ерак, караңгы далага китеп югалды, сүнде Бары тик учак кына чатнап-чатнап очкыннар чәчрәтә Малчылар тып-тын калдылар Ьераздан Нәсия чал гына авыр итеп көрсенде һәм Сабирның аркасыннан какты.
— Я. балам, монау үләңең йөрәкте телеп китте. Яшь бүлсаң да безнең шикелле аягына бозау басканнарның бере икәнсең, колыным'
Сабир да өлкәннәр кебек тирән итеп көрсенде
— Авылда ике сеңелем калды бит. ата,—диде ул сагышлы тавыш , Ә“ Г А1аанамның үлемен, ятим калуларымны сөйләгән идем шикелле Сеңелләр кызганыч! Олысы Зифа, кечесе Миңсылу..
Кайда сон алар5 дип сорады Госман калкынып.
— Җәләлетдин мулла: «читкә ташламам, үзем карармын», дип алып калган иде. белмим... Йөрәгем нигәдер бик өзгәләнә. Сагынам!
мУлла адәм үзе әйтеп алып калгач, карендәшләрең җәтимлек f күрмәс. Куй, кайгырма, балам,— дип киң күңелле Нәсия чал егетне юатты, аталарча иркәләп, аркасыннан какты. Үзе китә дә башлады. — * Ал. балалар, сез жатып дим алыгыз Мин малны карап киләем.
Иркәтай Сабирдан отып алган җырны кабатлап куйды: =
Е Сәфәрләрдә йөреп саргайсаң да
Бик тиз генә кайтып булмыйдыр! а
Нинди жырлар белә Сабир! Каян ишеткән ул аларны, кем өйрәткән?! £ Госман ул төнне бик озакка кадәр йокыга китә алмады Күз алдына 2 «сәфәрләрдә тилмереп йөреп саргайган» татар егете килде Аның Ф каһәрле язмышына жырчы Сабирның үз тормышы, үз кичергәннәре 1 ялганып китте. Фәттах байны да күз алдына китерде Госман Шулар ♦ рәтеннән үз язмышы турында да уйлады. Эх, шушы Сабир кебек жырлый “ белсәң иде ул. дип кызыгып уйлады егет. Бәлки ул да эч серен башкаларга * сөйли алыр иде, күңелендә ниләр кайнаганын юлдашларына аңлатып - бирә белер иде! Юк шул! Аның әтисен «сандугач телле азанчы» дип * йөртсәләр дә Госман бары тик карга шикелле каркылдый гына ала. s Җыры юк, моңы пешмәгән . Сабир бер жырлады, Лачынбай да йомшап х төште, Нәсия чал да егет күңелендә ниләр барын аңлады <
Монда кунган урыннары Хаҗи әфәндегә аерата хуш килде. Куйлар £ ярыйсы ук хәл алдылар Куяндыга әллә ни ерак калмады, малларны = бераз игә китерергә кирәк иде. Ике-өч көндә куйлар күзгә күренеп җанландылар, май койрыклар авырайдылар, хуҗаның кәефе килде («Табыш, иншалла зарланырлык булмас!») Өстәвенә алар туктаган күл әйләнәсенә бер-бер артлы яңа кәрваннар, фаэтоннар, базарчылар туктый башлады. Яңа танышлар артты. Алыш-биреш алдыннан танышларның, хәбәрләрнең күп булуы мөһим Алдан ук сөйләшеп, килешенеп, бәяләрне тәгъбирләп куеп була. Шуңа күрә Шаһимәрдән хаҗи моннан китәргә ашыкмады. Ә ашыкмау — малчылар өчен сөенеч Ай чамасы алсыз-ялсыз селкенүдән газапланган әгъзалар бу арада, ниһаять, сызлану, сыкранудан тындылар Черки талап канап-кутырлап беткән бит-муеннар шомарып китте, аркадагы камчы эзләре кызарып бөреште. Атлар да мул утта туеп, йоннары елкь|лдый башлады. Җегәрләнделәр. Көннәр дә
I малчыларны жәлләгән сыман — җилсез, давылсыз
Бәс, җыеп кына әйткәндә. Каркаралы җиренә кергәч беренче куныш малга да, җанга да хуш булды Безнең бүз балалар өчен бигрәк тә! Кәрванчылар арасында аларның яшьтәшләре, чордашлары бик күп иде Кичке шәфәкъ сүнеп, кичке дала өстенә беренче дымсу һава таралганда күл буендагы учаклар янында нинди сүзләр генә куермады! Арада атаклы ялганчылар да бар иде, алар җыелганнарны шаккаттырып. авызларына кара-тып торыр өчен ниләр генә уйлап чыгармадылар! Адар борынгыны искә алдылар, яшь чакларында күргәннәрне сөйләделәр Хикмәт тә, гыйбрәт тә бар иде аларның сүзләрендә. Госман белән Иркәтай бераз йомыграк булсалар да. Сабир аларга караганда елдамрак булып чыкты. Бер дә тик тора белмәде ул! һәм бер кичне
Күл буе комы шыгырдады, жир астыннан чыккан кебек караңгыдан Сабир калыкты. Аңа тагын ике кеше ияргән иде. Әмма бу кунакларны . Госман да, Иркәтай да сагаеп, хәтта бераз куркып каршыладылар * «Ник килгәннәр болар? Нигә монда йөриләр?» Сәбәп ят кешеләрнең киемнәрендә иде. Икесенең дә өстендә кара постау пиджаклар, ак күлмәк якаларын пиджак якасы өстенә каерып куйганнар Башларында кара бәрхет кәләпүш «Байбәтчәләр!—дип уйлады Госман,— ни пычагыма Сабир аларны монда алып килгән!»
Әле Күкчәтаудан чыкканда яраган, анда ук инде алам-салам булган киемнәре теткәләнеп беткән малчылар бу егетләр алдында югалып, чнтенсснеп калдылар _
- Әйдәгез, егетләр, танышыгыз1 дип (.абир шул байбәтчәләр белән кул бирергә чакыра Егетләрнең бусы Хәмит. ә бусы Кәрим — Егетләр көлемсерәп баш иделәр Сабир дәвам итте. — Алар Атбасардан. Шәмсетдин байның доверенные белән ярминкәгә кызыл мал алып киләләр. Ә болары, дуслар, бая мин әйткән дус егетләр. Госман белән Иркәтай
Бераздан тартыну бетте, яна кешеләр яна сүзләр алып килгәннәр, аларнын тарихын ишеткәч. Госман тагын бер кат хәйран калды...
Кырыктартмачы Сәмигулла, гадәтенчә, язларның берсендә инә- төймә, кәнәфер-дарчын. камфара-борыч, аз-маз кызыл мал алып, аркалап тайгага сәүдәгә китте дә кайтмады. Әллә инде үзен бүре, аю мазар ботарлап ташлады, әллә юлбасарлар үтерделәр Кем белсен ялгыз юлчының ялгыз язмышын!3 Хатыны Миһербану ике малае Рәхимулла һәм Шәрифулла белән чит җирдә ятим калды. Алар моннан бер ел элек кенә Кукмарадан монда Кызылъяр каласына «бәхет эзләп» килеп чыкканнар иде Үтереп макталган Себер каласында да бәхет аларны көтеп тормаган икән! Алай да ире югалгач та Миһербану зар елап урамга чыкмады, барыр кешесе дә юк иде. кеше капкасын какмады Ж.әен ул түбәтәй, такыя текте, калфак чикте, кышын бүреккә тотынды Кулда һөнәрен булуның никадәрле зур файда икәнен шунда белде' Тегә дә тегә, кайсысына сөннәтле-кырпулы бүрек, кайсысына сөннәтсез Иң үтемлеее себер ягының күрке булган куян колак- малахай булды
Миһербану колагы' - дип көлеп, мактанып киделәр кызыляръ- лылар бу малахайны. Менә шулай тырышып-тырмашып ул малайларын укудан аермады Бары тик .хәлфәдән кайткач кына малайларны вак төяк йомышка йөгертә, җеп урарга утырта торган иде. Әмма аның да гомере кыска булган икән шул Сәмигулланың гаип булуына биш кыш булды дигәндә. Миһербану түбән калага Ишелгә барып бәкедә кер чайкаганда. аягы тая да боз астына төшеп китә.
Инде Рәхимулла белән Шәрифулла бөтенләй кирәксез калалар Жаныңны ачарлык туган тумача да юк ичмасам! Алай да Рәхимулла әнисе кебек үк тырыш булып чыкты, ул Шәрифулладан өч кенә яшькә олы. нибары уникедә булуына да карамастан, әнисен ләхеткә куйганның икенче көнендә үк Шәвәли байга су ташырга ялланды. Шәрифулланы укудан аермады Яз җитеп, мәдрәсә ябылгач кына. Шәрифулла да Ишелгә төште, мойкада көнлекләп йон юды
Үлгәннәр кире кайтмый, калганнар тырышып-тырмашып үз көнен күрә!
Карлар яуды, бураннар бурады Аннан тагын гөрләвекләр тавышы ишетелде Жнр яшәрде. Менә шулай ел артыннан ел үтеп торды. Кайчак елап, кайчак көлеп (малай чак бит. сирәк булса да көлделәр!) малайлар үсте. Рәхимулла егет булды, теше-тырнагы белән тырмашып эшләде, кеше арасына керергә тырышты Өйләнде, башлы-күзле булды Хатыны Бәдерннса ана ике малай китерде (Ике арадагы кыз үле туган иде) Мулла чакырып, азан әйтеп малайларга исем дә куштырды Берсе Хәмит, икенчесе Кәрим аталды Балалар дөньяга килгәч, мәшәкать бермә-бер артты. Рәхимулла элеккегә караганда да тырышыбрак эшли башлады — Кышын Маратов тире заводында тире иләде Жәсн Бәдерннса белән парлашып ион юды (Хәмит белән Кәрим Ишел буенда көнозын «комнан аркан» иштеләр!)
- Их. энекәш! - ди торган иде ул җомга кичләрендә, кулына гармун алып монаеп, Шәрифулланың аркасыннан кагып.— Әти-әни безне нртә ташлап киттеләр Авыр, энекәш, мал табуы бик читен. Бичара үгез тесле көне-төне сасы йон-тире ташып Мин укый алмадым Инде НИәрифулла. син укы Хәләл көчемне аямам кирәк булса Казанга хәтле барып укы! ♦
Шулай дип гармун күрекләрен сузып-айкап гел бер җырны җырлап җибәрә торган иде: =
■Е
Бнш күл буе. биш күл буе. *
Биш күл буен яратам =
Бнш күл көен бер җырласам г
Бар кайгымны таратам £
Әмма Рәхимулла үз вәгъдәсен үти алмады, чахотка авыруына дучар Ё булып, икенче язда ук дөньядан китте. Озакламый хатыны Бәдерниса J да шул ук аямас ютәл чиреннән җан тәслим кылды Мәрхүмә, өзелере = алдыннан Шәрифулланы чакырып, аңа васыятен әйтте: *
— Раббым шулай язгандыр инде, абыең артыннан мин дә китәм. с Ике күз нурым Хәмитҗан белән Кәримҗан кала. Әүвәле — хода, икен- ' чесе — син. каенем, сиңа тапшырдым Рәңҗетмә берүк, башкалардан ра рәнҗеттермә күз нурларымны
— Нигә алай дисең, җиңги?! — дип өзгәләнде Шәрифулла, шыр г сөяккә калган җиңгәсенең кайнар ,күз карашыннан бөрешеп.— Алай ~ димә! — Үсмер егет мендәргә куелган калын, кытыршы тышлы китапны * ике куллап күтәреп алып, иелде, үпте.— Менә, жиңги. кәлям шәриф S белән ант итәм. Эшһәдә энлә . үзем исән-сау вакытта Хәмит белән = Кәрим энеләремне үксез итмәм
Бәдернисаның куллары хәлсезләнеп киезгә төштеләр
Җиңгәсен озатканда Шәрифулла, һичшиксез, чын күңеленнән ант иткән иде Ә тормыш... Кыен икән ул. авыр икән! Бер үзеңә ике бала! Ашатырга кирәк аларны. эчертергә. Кеше арасына чыгарлык, урамда күренерлек кием-салым юнәтергә >уирәк. Ниләр генә эшләп карамады Шәрифулла! Көн чапты, төн тырышты, йокламады, үзе ашамады, күләгәгә калды
Җиңгәсен җиргә куюга ярты ел чамасы уздымы икән. Шәрифулланың тормышы көтелмәгән бер дәрәҗәдә үзгәрде дә китте.
Көзге-янгырлы көннәрнең берсе иде Ятимнәр мондый көннәрнең ♦ яусыз шыксызлыгын аерата нык сизә! Шәрифулла көндәгечә тездән Ишел суында торып йон юа иде. конторадан йөгереп-мышнап бер малай килде дә:
— Шәрифулла. Шәрифулла! Сине бай абзый чакыра. Тиз килсен диде,—дип кычкырды Шәрифулла калтыранып, агарынып китте, нигә чакыра икән? Эштән куып чыгармаса гына ярар иде' Ятим балаларны кая куярмын3
Икенче көнне Шәрифулла мойка га килмәде Аның белән йон юучы иптәшләре, мөгаен, бай аны эштән кугандыр, дип пошындылар. Әмма һич көтелмәгән хәл булды Бөтен мойка йончылары хәйран калдылар' Гаҗәп! Чыннан да. бу хәлгә кемнең исе-акылы китмәсен?!. Кичкырын йон юучылар конторага көнлек алырга керсәләр, шаккаттылар — өстәл артында, ниндидер бер кенәгә актарып Шәрифулла утыра. Бик күпләр: «Сөбханалла, күз буу түгелме?» — дип өстәлнең янына ук килеп, үрелеп .карадылар. Көнлек алган биш тиеннәре хак булган кебек, өстәл артында кырыктартмачы Сәмигулланың угылы Шәрифулла утыра! Утыруы да бер хәл. укый-яза белгән кешегә кайда да каләм тоттыралар, ә аны бик шәп укыган, коръән хәтем кылган дип сөйлиләр иде бит! Бәс. шулай булгач, өстәл артында утырырлыгы да бар Халыкның исе Шәрифулланың кием-салымын күргәч китте! Башында кара бәрхет такыя, өстендә юка
кара постаудан пиджак, чалбар Ак яка Кара галстук. Әллә Шәрифулла, әллә адвокат5' Юк, әнә, уң битендә, чебен кунган кебек кенә миң үз урынында. Сөбханалла, машалла — Шәрифулла үзе! Кара, нинди чибәр егет икән ул, мойкада йон арасында пычранып йөргәндә күзгә генә чалынмаган! Борынгылар хак әйткән шул, агач күрке яфрак, адәм күрке* чүпрәк...
Икенче елны. Шәмсетдин бай Шәрифулланы урыс мәктәбенә биреп исәп-хисапка өйрәтте Мәктәпне тәмамлагач, ул аны мойкага доверенный итеп куйды. Йон кабул итеп алу. аны яхшылап юдыру, сортын сортка бүлеп зур-зур капчыкларга тутыртып станциягә озату — барысы да Шәрифулла җилкәсенә йөкләнде Яшь булуына карамастан, акыл да, җитезлек тә, булганлык та бар икән үзендә! Шәмсетдин юкка гына аны күзләмәгән, күзләгәч — ялгышмаган!
Булдыклылык бер хәл, өстәвенә тырышлык та кирәк бит әле Шәрифулла тырышты. Таңнан торды, сон ятты Шәмсетдин бай хәйләкәр, берничә тапкыр егетне сынап карады — урлап йон сатарга димләп кешеләр җибәрде, бумажнигы белән акчасын оныткан булды, акча сандыгын ачык калдыргалады... Шәрифулла димләүчеләрне кисеп кире какты, бумажнигын бер тиененә дә кагылмыйча баена кире кайтарды, акча сандыгын бикләп, ачкычын хуҗасына кайтарып тоттырды. Хыянәтсез булды Башкача булуы мөмкинме сон? Көтмәгәндә мондый дәрәҗәгә^ күтәргән, шушы кадәр ышаныч белдергән кешегә хыянәт итү мөмкинме сон? Шәмсетдин бай Шәрифулла өчен дөньядагы иң изге, нн шәрәфәтле кешеләрнең берсе иде һәркөн биш вакыт намаздан соң, өч «Колһуалла» белән бер «Әлхәм» укый <Я. хода, ятимнәрне ачлыктан, ялангачлыктан коткарган өчен, мине бәндәләрең арасында күрекле иткән өчен, Баһаветдин угылы Шәмсетдингә озын гомер һибә ит, Сөләйман пигәмбәр байлыкларын иңдерә күр!» — дип ихлас күңеленнән дога кыла торган иде ул.
Чыннан да. Шәрифулла мойкада доверенный булып эшли башлаганнан бирле Хәмит белән Кәрим мәктәпкә йөри башладылар. Тамаклары тук, өсләре дә бөтен. Болар һәммәсе дә Шәмсетдин бай һиммәте бит! «Я. рәхимле алла, биргәненә мен шөкер!»
Айлар, еллар уза торды, көннәрнең берсендә, Шәмсетдин бай кичке якта исәп-хисап кенәгәсен тикшерде дә, елмаеп Шәрифулланың аркасыннан какты
- Афәрин, энем, исәп-хисапны дөрес алып барасың. Тырышлыгын күренеп тора, бәрәкалла. ♦
— Бай абзый, сезнең үзегезгә мен рәхмәт. Мине кеше иттегез. Мин.
— Тукта, тукта!—Бай кеткелдәп көлеп Шәрифулланы бүлде — Син әле, энем, кеше түгел. Ярты гына кеше бит син!
— Ничек, бай абзый? — Шәрифулла аптырап калды.— Ничек инде ярты гына?
Тукта дим, энем! — Шәмсетдин тагын рәхәтләнеп көлеп, егетнең аркасыннан сөйДе — Бөтен кеше булыр өчен егет кешегә башлы-күзле булырга кирәк Әйе. башлы-күзле.
Шәрифулла сүзнең ишарәсен төшенеп, бит-колаклары кызарып, башын түбән иде
— Син, кем, мулла Шәрифулла, оялма Үз атамыз адәм гали- әссәләмнән калган фарыз гамәл. .
Шәрифулла каушап китте, теле бәйләнде.
— Ба бай абзый, кайда әле миңа ул турыда уйларга? ' ’^1
Нигә сиңа уйларга? — Шәмсетдин бай бик пөхтәләп, түгәрәкләп кыркылган сары сакалын сул кулы белән учлап-савып җибәрде дә дустанә кеткелдәде, яшел күзләре чаткыланып киттеләр.— Шәмсетдин абзан әллә кайчан синең өчен уйлап куйды. Эһем, эһем... Кара әле. кем.
Шәрифулла — Байның тавышы бик түбәнәеп, сер сөйләү җаена төште — Миндә бит үзебезнең авылдан килгән, туган тиешле бик чибәр кыз тора. Исеме дә хур кызларының исеме — Хәдичә..
F Туй искиткеч булды!
Ул аш-су! Ул шәраб, кымыз — өстәлләргә сыймады Симез куйлар, п бияләр суелды. Байның ике катлы өе, барлык бүлмәләр, келәм, тәкыямәт, = киез түшәлгән ишегалды чакырылган һәм чакырылмаган кунаклар | белән тулды. Кызылъярның атаклы скрипкачысы Гарифҗан, гармунчы £ Зариф, җырчы Әгъләм. Галимулла, сандугач Садыйк ике тәүлек бертук- а. тамый уйнап-җырлап кунакларның күңелен ачтылар. Өченче иртәдә туй j Бишкүл буена күчте. Хуҗаның фаэтонга җигелгән аргамаклары тулпар 2 төсле очып кунакларны сахрага — далага ташыдылар Бишкүл буена £ ап-ак киез өйләр тегелде, чатырлар корылды. Исәпсез күп казаннар = асылды, учаклар кабынды. Скрипка, гармун, татар җырлары зәңгәр g Бишкүл буенда гына түгел, хәтта Бишкүл өстендә дә чыңлады
Никах мәҗлесендә Шәмсетдин бай үзе, муллалар белән бергә утырып, с кызның атасы булып ризалыгын бирде. Кыз ягыннан килгән шаһитлар 5 да кызның «Сәмигулла угылы Шәрифуллага хәләл җефет булып барырга ч риза», икәнлеген ант белән беркеттеләр. Никахны Галимҗан ахун үзе и укыды. s
«Бу ни бу? Өнме? Төшме?» — дип ышанырга да, ышанмаска да белмичә үз бәхетенә үзе исереп, кыз куенына керү минутларын сабыр- < сызлык белән көтеп йөргән кияү егетен, кояш баеп, лампалар кабынгач. 2 Шәмсетдин бай үз бүлмәсенә чакырып алды да
— Ничек, энем, туй мәҗлесләре ошыймы? — диде гадәтенчә янып торган алтын сакалын учлап, көлемсерәде.— Кызылъярны түбәгә күтәрәбезме?
— Ни әйтим инде, бай абзый! — Шәрифулла шатлыгыннан ни әйтергә дә белмәде, исерек кеше кебек аптырап як-ягына каранды да яшел хәтфә кәнәфидә утырган Шәмсетдиннең алдына барып тезләнде Сез дөньядагы иң изге кеше Моны бөтен кала сөйли! Бөтен кеше! Әллә өнем, әллә төшем?!
— Менә, менә, бик дөрес әйттең — Шәмсетдин аз гына калкынып алдына тезләнеп торган егетнең аркасыннан сөйде.— Афәрин! Яхшылыкның кадерен беләсең — Бай бу урында артка чигенеп, кәнәфигә чалкайды — Үзең уйлап кара. Шәмсетдин бай булмаса, кырыктартмачы > Сәмигулла баласына бу дәрәҗә, бу туй, бу мәһәр' Хәдичә, мисле хур кызы, төшенә дә кермәс иде! Атаң исән булса да. бу көннәрне күрәчәгең юк иде!
Соңгы сүзләре күңелен нык кына тырнап китсәләр дә Шәрифулла ашыгып-ашыгып аның сүзен җөпләде:
— Бик дөрес, бай абзый, бик дөрес!
— Дөрес сөйлисең, әмма колагың ишетсен' - Байның тавышы кинәт салкынайды, төсе агарып китте — Белеп тор, хәзер пигамбәрләр заманы түгел! .Могҗизалар юк, булмас та! Менә мондый, синең кебек йолкышка, хода рәхмәте дә күктән төшми Барысында да Шәмсетдин абзаңның хәләл көче! Аның тырышлыгы' Байлыгы' Бәс. шулай икән, бәйрәм ашы кара каршы булсын инде! Якынрак кил әле! — Шәрифулланың йөрәге урыныннан купты, ул тәмам аптырап, телсез калып, баена таба тартылды.— Бер хофия сүз бар! Кил, кил, якынрак, иел! Инде тыңла! Капчыгың тишек булса да исең әллә ни китмәсен .- Бай ^кеткелдәп көлеп җибәрде — Әһе, тишек булса да салганың коелмас әле'
— Бай абзый, аңламыйм
— Вакыты җиткәч, төшенерсең — Тавыш көтелмәгәнчә ачулы яңгырады.— Менә шул, бел һәм алда да онытма: Хәдичәңнең кочагы ' уртак булыр.
— Нәрсә, нәрсә? - Шәрифулла елан чаккан төсле сискәнеп артка каерылды.— Ни дидегез, бай абзый?
— Ишәк! — Шәмсетдин, кияү егетен кулыннан умырып тотып янындагы урындыкка утыртты—Утыр, мәхлук! Нәрсәсен төшенмисең3 - Байның ачулы йөзе тимгел-тимгел кызарынды.— Пычагыма! дипме мин сине тирес базыннан тартып алдым? Ни өчен укыттым? Нәрсә өчен доверенный ясадым? Инде бүләккә Кызылъяр байлары күрмәгән туй алдың' Нинди мәһәр! Крестовый өй! Җиһазы белән! Болар нәрсә? - Шәмсетдин бай авызыннан төкерекләр чәчә-чәчә җикеренде.— Болар нәрсә? Хәерче баласына сәдакамы? Тот! — Юан, алтын балдакларын ялтыратып егетнең борын төбендә йодрык уйнады.— Иснә, яхшылыкның кадерен белмәгән затсыз!
Бүлмә кинәт тып-тын булып калды. Ишек артында гармун тавышы ишетелеп китте Шәрифулла хәлсезләнеп идәнгә чүгеп төшкән иде. Бай тычканны мәче күзәткән кебек, аннан елтыр күзләрен алмый.
— Шәрифулла! — Бай инде аяусыз, тыныч тавыш белән эндәште—Нигә жебеп киттең? Күгәр башыңны. Итәгеңә төшкән бәхетне башсызланып түгеп җибәрмә Аннан җыеп алалмассың Яхшылыкның әҗерен онытма. Хәдичәң уртак булыр, аннан кырпуы коелмас, укасы уңмас.
— Я алла, бу ни дигәнегез? — Шәрифулла иңрәп-чайкалып аягына- басты — Сезнең кызыгыз Зөбәрҗәт белән кордаш бит ул, бай абзый, яшьтәш!
— Житәр! — Шәмсетдин ачуыннан котырынып сикереп торды.— Тагын мойкага кайтасың килмәсә, авызыңны йом да кыз янына кер!
Ул арада ишек ачылып. Шәмсетдиннең хатыны Мәликә, ефәк итәкләре белән кыштырдап, күркә кебек кабарып пох-пох килеп керде:
— Бу ниегез?! Кияү керер вакыт җиткән! — диде ул.
Шәрифулла тешләрен кысып, иңрәп авызын йомды. Әгәр җиңгәсенә биргән анты булмаса, кулында ике ятимнең язмышы булмаса, ул бу хәлдән ничек котылу юлын табар иде! Тик, кая барасың? Ни кыласын?!
һәр җомга көнне Шәмсетдин бай сакалын кырдырып, чәчен төзәттереп, хушбуй исләре таратып доверенныена «исәп-хисап»ка килде һәм караңгы төшкәч яшь бикәч Хәдичә белән мунча керде.
Шәрифулла күз алдындагы зинага күзен йомды Ул йомды, дәшмәде Берзаман Хәмит белән Кәрим үсеп җиттеләр. Калкындылар. Бала булсалар да күз-колаклары бар бит аларның! Алар сизгәннәрен абзыйларына җиткерергә тырыштылар Башта, мөгаен, тирә-күршеләрдән^ тартынып, Шәрифулланың коръән үбеп ант бирүен искә алып, көяз Хәдичә балаларны артык какмады Ә менә быел Хәмит белән Кәримнең күз карашларыннан курка башлады, аларны җен урынына күрергә тотынды, ашау-эчүдән кысты, юктан гаеп табып каргады, кирәге юк эшләрне эшләтеп теңкәләренә тиде. Кәрим өйгән утынны Хәмит җимерде. Хәмит өйгән тиресне Кәрим ишеп ташлады Ат-арба була торып, түбән каладан Ишелдән көянтә-чиләкләп су ташытты. Мунча яктырды... Мунчаның ни өчен һәм кемгә ягылганын малайлар бик яхшы беләләр иде. Җомга көнне алар иртәдән кичкә кадәр Шәрифулла белән сөйләшергә базмыйлар иде...
Хәдичә байны учында йомарлап тота иде, теләгенә иреште, балаларны кудыртты.
Җомга көн иде, кичен, гадәтенчә, Шәмсетдин бай килде. Хәдичә белән мунча керде Мунчадан чыгып, шәраб эчеп, бераз кызгач, бай:
Шәрифулла' — дип җикеренде Иртәгә таң белән фаэтон кнлер^ Балаларның икесен дә Атбасарга Хәйруллага озат!..
«Я. хода, нинди язмыш көтә бу сабыйларны? Үзең рәхим шәфкатеннән ташлама, мәүләм!» - дип иңрәде Шәрифулланың күкеле. Ләкин ул бер сүз дә өзеп әйтә һәм баеның кушканына каршы килә алмады .
Ә Хәмит белән Кәрим, ион кырка торган олы кайчыны алып чыктылар да. Шәмсетдин бай Шәрифулла агаларының хатыны Хәдичә кочагында чакта, пар атларның койрыгын төбенә кадәр кисеп ыргыттылар.
Уй-бай, Кәримҗан, диде Иркәтай, бот чабып көлеп.—Бу ♦ сөйләгәнеңнән дә кызыгы булмады гуй! 2
Әйе.- дип баш какты Госман Үсмер егетләрнең бай атларының * койрыгын кисеп ташлаулары аңа да бик ошады ё
— Иртәгә дә кил. Кәримҗан,— диде Нәсия чал £
Хәмит белән Кәрим үз кунышларына таба китеп бардылар. °: - Ал. җегетләр. Лачынбай калгып-уйланып утырган җиреннән $ кинәт торып, учак тирәсендә уйга чумган малчыларга эндәште.— Кузга- ь лыйк Монау нугай баласының сүзе күңелле гуй. Чал. син Иркә белән | малны, анау кура-мура ягыннан кара, орылар-караклар чыгып калмасын | Без инде, шәкерт менән. анау күл җагасындагы әрәмәгә барып җатамыз = Кем белә, төн кара, камыш калын, кашкыр, шакал дигән җот авыз сал- ♦ масын! Ал. ут жансын Кашкыр утка килмәйде. Ходайга тапшырдык “ Ярминкә җомга көнне ачыласы, хаҗи абзый бик сак булырга кушты1 *
Лачынбай камчысын, кистәнен алып кузгалды. Башка малчылар “ да теләр-теләмәс кенә — инде йокы баса башлаган иде — аягүрә Z бастылар Кап-караңгы төн Кара су төбендә әкият — алтын учаклар s һәм тылсымлы саранлар. Әнә. бер йолдыз ук булып күлне төбенә кадәр “ тишеп үтте, әбәү! Сүнде «Адәм баласы дөньяга килгәндә аның йолдызы < кабына да. вафатында йолдызы сүнә» дип өйрәттеләр Госманны яшьтән. 2 Менә хәзер. Госманның күз алдында йолдыз сүнде Кем икән ул мескен? = Госман өшеп, тетрәнеп китте Миендә чуалган куркыныч-хәтәр уйны чәчеп җибәрергә, таратырга теләгәндәй, башын чайкап-чайкап алды Юк. юк! Ул түгел! Аның әнкәсенең йолдызы сүнмәде! Сүнмәде! Башка кешенеке иде бу йолдыз Тик. нигә аның сүнүенә ходай Госманны шаһит итте? Нигә алай’ Нигә дөньядан бик яхшы кешеләр китеп баралар да. Шәмсетдин бай. Фәттах бай кебек явызлар калалар? Нигә ходай аларның йолдызларын әллә кайчан күк гөмбәзеннән сыпырып төшерми?
Аяк асты йоп-йомшак. Алда Лачынбай. Ул камыт аякларын җиңел генә ташлап төлке шикелле шуып кына бара. Госман исә атлаган саен диярлек сөртенә. Уйлары авырмы, гәүдәсеме? Авыр, җәфалы юл инде, аллага мең шөкер, артта калды. Инде тиздән өйгә! Имәнтауга. әнисе, бабасы, сеңелесе янына. Ярминкә күчтәнәчләре белән кайтып керер дә Хаҗи гына сүзендә торсын! Сүзендә торыр микән?! Байлар алар вәгъдәләрен бозарга яраталар Вәгъдә биргәндә бер сүз сөйлиләр, үтәр вакыт җиткәч, телләре башкага күчә. Тагын бер тапкыр шундый сәфәрдә, ярминкәгә мал куып килгәндә Госман да әнә Сабир кебек, нәкъ Кәрим. Хәмит шикелле үз башыннан үткәннәрне ачы хәсрәт итеп сөйләп барырмы?! «Хаҗи абзый безнең барыбызны да алдады!» дип сүзен тәмамлармы?
Ә төн нинди матур! Тик төннең матурлыгы да Госманның авыр уйларын матурайта алмый, җиңеләйтми1
Лачынбай барды-барды да куе челек-әрәмәлек янында туктады, үлән өстенә кулындагы тимер кистәнне — суелны ташлады да. чикмәнен җиргә җәйде. Аннан, шыпырт, мөгаен, куйлар өрекмәсен дип. акрын пышылдап кына эндәште
— Шәкерт, мына шушында, минем җанымда җат.— Ул шунда ук утырып итекләрен салды, гадәтенчә, итек-чолгауларын баш очына җайлап куйды — Инде бер тынычланып алаек. Я. бисмилла.
Госман да Лачынбай янына чикмәнгә ятты Лачынбай бик тиз йокыга китәр сыман тоелса да әллә йолдызлы күк. әллә башка нәрсә аңа тәэсир итте, ул хыялга бирелеп. Госманга серен ачып ташлады
— Ходай биреп, ярминкә файдалы булса, хаҗи әкә безне дә рәнҗет- мәйде Мин дә бу сәфәрдән килгәннән соң үземә дигән* утау тексәм кирәк' Инде син дә өеңә барып, әниеңне куандырып, җолдызың ачылып, тагын бер өлкән калага укырга барырсың Иншалла. — Өлкән малчы уйларын очлап бетерә алмады, гырлап йокыга да китте.
Ә йолдызлар тагын да түбәнрәк төшәләр, якынлашалар, асыл ташлар белән бизәлгән әкияттәге таҗ төсле күзне чагылдыралар.
Камыш арасында кемдер шапылдатып су чәчрәтте Бераздан шул ук яктан бакылдаган тавыш ишетелде, мөгаен, ана үрдәк балаларын барлагандыр. Гырлап йоклап киткән Лачынбай капылт уянды да калкынып караңгылыкка текәлеп торды
— Уяу бул, шәкерт.—диде ул — Менә шундый челектә була инде кашкырның өне. Атар ягына алар шуннан чыкмаслармы?..
Өлкән малчы караңгылыкка караһ тагын бераз тыңланып торды да урынына ауды, озакламый әрәмә арасында аның гырлау тавышы гына яңгырый иде. Тирә-як тып-тын. Госман хәвефле уйларын бүлә-бүлә әле сулга, әле уңга ятып карады.
Кемдер аны бик нык тарткан кебек булды Госман сискәнеп уянып торып утырды. Кем уятты соң аны? Әле караңгы ич. таң да атмаган
Ул. бисмилласын әйтеп, кире ятмакчы булган иде. якында гына, әрәмә куелыгында нидер шикле кыштырдады, чыбыклар чытырдап сынды Госман йокылы-уяулы күзләрен ертып шул тавыш килгән якка карады. Каршысында гына ике яшькелт ут ялт-йолт итә. Нәрсә? Әллә инде баягы йолдызлар егылып төшкәнме? Тагын әнкәсе хәтеренә килеп, йөрәге сызып, сызлап алды. Әллә инде учак утымы бу? Юк, учак әллә кайда калды ич Бу шикле ут чайкалып куйды да сүнде. Уңдарак тагын кабынды. Лачынбайның «атарга бүреләр шул яктан килсә килер инде», дигән шиге кылт итеп күңелгә килде Йөрәкне бишкә ярып ботаклар сынды. Мышнау! Сасы ис! Тир исе Яшел күзләр! Күзләр! Госман бизгәк тоткандагы кебек дерелди башлады ..
— Уй-бай, кашкыр'—Лачынбай кычкырып җибәрде.— Кузгалма!
Челек чытыр-чытыр килде, уң якта тагын ике хәвефле ут кабынды. Мышнау якынлашты. Госман җан авазы белән кычкырмакчы иде, теле аңкавына ябышты.
— Кашкыр сукмагында без' - дип пышылдады Лачынбай карманып — Алар атарга бара' Уздырсак, куйларны. Эх, кистән калган!
Өлкән малчы атылып торды, аның хәрәкәтләренә буйсынып, Госман да аягына басты, иелеп кистәнне эзли башлады Якындагы ике яшькелт ут чайкалды, Һәм үткер тырнаклар Госманның җилкәсенә батып керде. Шунда ук Лачынбай бар гәүдәсе белән бүренең өстенә ауды һәм нык. каты куллары белән бүренең муенын эләктерде. Бүре ырлап авып китте, Госман ычкынды, тәненә җылы су койгандай булды Җилкә әрнеде, әмма ул әлегә бүре тырнагыннан котылган иде «Куйларны ботарласалар, хаҗи вәгъдәсендә тормас инде!» - дип уйлап алды Госман. Аннары, исенә килеп, бер читкә үрмәләде.
— Кистән' — дип кычкырды Лачынбай.
Әллә ул кычкырды, әллә инде Госманның кистән турындагы уйлары үз тавышы булып ишетелде. Ул кармаланып кичен Лачынбай ташлаган кистәнне эзли башлады Мүкәләп бая яткан урыннарын кармап чыкты. Юк' Тагын иелде, тагын ике кулы белән җирне сыпырды. Менә! Госман сабы чык белән дымланган кистәнне йолдызларга тиярлек итеп күтәрде. Лачынбай һаман әле бозау хәтле зур, күк ял бүре өстендә иде
Атар ягында чинап-дулап этләр өрә башлады Кычкырган тавышлар яңгырады Кемдер мылтыктан атты Ул арада, кинәт кабынып киткән учак төсле, гөдт итеп куйлар кузгалды. Госман бар көче белән күк ялга
Үземә өй тегеп, хатын алып дөнья көтә башлармын мәгънәсендә
тондырырга кизәнгән иде, нәкъ Лачынбайның артында гына тагын бер пар яшел ут кабынды Госман бер адым атладымы-атламадымы — кизәнде, әмма шунда ук арттан кемдер сикереп аны аяктан екты, сул кул йолкынып алгандай булды, кистән кулдан ычкынды
1904 нче елның язы Сары Арка даласына, Күкчәтау, Имәнтау кырларына гадәттәгедән соңрак, әмма дәррәү килде. Башка елларда, бу з якның язы, март башындагы яңгыр белән башланып — бер җылытып, < бер туңдырып, тычкан белән уйнаган мәче сыман шаяра да, май £ уртасындагы күз ачкысыз буран белән очлана иде. Ә бу елгы яз 1 апрельдә генә башланды Аңа хәтле өсте-өстенә кар түшәп, буранлатып J тузынды да апрель башында капылт туктады, кояш иләмсез кыздырды, s эретте. ♦
— Бәрәкалла! “
— Игелеге белән! х
— Хәере белән диген, нәрәддәш!—диештеләр станичник картлар ч бер-берсенә, кояш кыздырган җылы эргәләргә тезелешеп утырып, * Имәнтауның киң урамнарын тарайтып, шаулап-гөрләп аккан җитез s гөрләвекләргә, станицаны нәкъ уртадан ярып үткән, гадәттә бик сай = һәм тар инешнең хәзер кинәт тулып ташуына, шактый зур боз кисәкләрен * мәтәлдереп, чумылдырып, нәкъ инде тау елгасы сыман тавышланып. S ярларыннан чыгып, күлгә таба ашыгуына карап, сөенеп, сакалларын ~ сыйпыйлар, чал мыекларын бөтергеләп «очырып» куялар
Сөенмәслек тә түгел иде шул. менә инде өч ел рәттән кыш соңга калып килде. Кар яңа ел башларында гына ява, анда да бик саран, арлы-бирле сибәләп кенә китә. Гөнаһ шомлыгына каршы, менә шул ала-кола кар да далада, кырларда ятып кала алмый, туктаусыз ыжгырган аждаһа җилләр, котырынып уйнаган «шайтан туйлары» даланы тап-такыр итеп себереп шәрәләндерәләр. Тума ялангач калган мескен җир зәһәр суыкларга чыдый алмыйча телем-телем яргалана, гарипләнә.
Ә быелгы кышта бөтен дала иртә көздән үк ап-ак булып күпереп, җемелдәп торды. Тигез җирләрдә дә тездән кар, уйсулыкларны, урман эчләрен әйткән дә юк. Ат-чанаң белән чумылып китәрсең.
Дәррәү килде яз, калын карны дәррәү эретеп алып китте Алай да бу язда Имәнтау басулары суга бер туйды Инде җирнең җылынып парлануын гына көтәргә калды. Шул өлгергән, буланган җиргә чәчәргә орлыклык бодаен да теткәзеп булса!. Станичникларның телендә хәзер шул гына, җыелалар да шул турыда сөйләшәләр, аерылышалар да шул турыда уйлыйлар Күңелләр бик үк тынычтан түгел, күңелләрдә хәвеф тә бар Ничек хәвефләнмисең, каеннар әле яфрак та ярмаган Ә урманда күке кычкыра? Бер генә тапкыр саташып кычкыруы түгел бит. бер-бер артлы өч тә, биш тә кычкыра бит ул таз баш! Ул шомлы тавышны кеше ышанмаслык малай-шалай түгел, драбанд Җәфрәтил карт үз колагы белән ишеткән Урманга ботак-сатак җыярга барган икән — күке кычкыра!
— Нәләт төшкере! Үз башыңа! — дип каргап та караган Җәфрәтил, күкенең һич исе китмәгән икән'
Дала яз килүенә сөенә! Чөнки яз даланы аллы-гөлле чәчәкләр белән бизи, зөбәрҗәт келәмнәр җәя Дала күлләре, елгалар зәңгәрсу күзләрен ачалар Җир кыбырдап уяна, ул, уңган хатынның күәсендәге камыр төсле күпереп, күзәнәкләнеп кабара
Станичниклар язгы чәчүгә әзерләнәләр. Урыс-казаклар очында ишегалларында хәрәкәт сабан-тырмаларны барлыйлар, арбаларны рәтлиләр, атларны кояшка, иркенгә чыгарып кыргычлар белән чистарталар. Лапас асларында икмәк җилгәрәләр, анда хатын-кызлар чыр-чуы
яңгырап тора. Бөтен жирдә тереклек, туклык, яз исе! Күп кенә ишегал- ларында, бакчаларында, амбарларында нәрсә эшләнгәнен чът-ят күзләр күрерлек түгел, ихаталар биек, коймалар нык, барысы да нык яшерелгән.
Менә бу очта гына урыс очындагы кебек ыгы-зыгы күренми. ТегеЯ елны, яшен сугып янганнан соң. мәчет яңадан салынган. Ул әле өр-яңа. манарасы, гөмбәзе яшел буяуга буялган. Хәзер ул. иртәнге кояш нурында зөбәржәт булып жемелди. Менә шунда, яңа мәчет каршында, аеруча күзгә ташланган ике өй тора Берсе чатта, ул биек таш нигезгә салынган Монда Имәнтау станицасының указлы мулласы Сиражетдин хәзрәт тора Дөкәнче Кәлимулла хужалыгы да хәзрәтнекеннән ким түгел, киресенчә, тимер ишекле амбарлары, озын-озын складлары бу йортка тагын да баерак төс биреп тора Бу очта башка күз тутырып карарлык йортлар да. капкалар да юк. Бөтен жирдә таркаулык, ярлылык күзгә чекрәеп кереп тора.
Күкчәтау юлының үргә күтәрелә торган төшендәге ызбаның ишегалдында агач аяклы бер карт баядан бирле иске кул арбасын төзәтеп маташа. Ул арба өстенә иске чыптадан чегән арбасыныкы кебек иттереп бөркәвеч корган. Хәзер ул абзардан карамай савыты алып чыгып, арбаның күчәрен майлый. Бераздан күчәр башын иңенә кү- , тәреп тәгәрмәчләрне зырлатып карады Зырлатуга гына риза булмады ахрысы, арбаны арлы-бирле йөгертеп тә тикшерде. Арба шома йөгерә, шыгырдамый да. Карт, эшеннән риза булып калды, арба тәртәләрен ипләп кенә жиргә куеп, «та-ак», дип әйтеп, уйга калды, агач аяк сизелерлек булып яз’гы йомшак жиргә батты Аз гына уйланып торгач карт абзардан бер кочак каен тузы күтәреп чыкты, аны ипләп кенә арбаның тәртәләре яткан төшкә таратты, агач аягын сузып жибәреп бүкәнгә утырды Чакма чагып ут кабызды, каен тузына тидереп «поф- поф» өрә үк башлады. Туз әүвәл бөтерелде, каралды, шуннан сон гына ялкынланып яна башлады Карт янган туз кисәкләрен тәртәнең әле икенче ягына китерде һәм аеруча житди кыяфәт белән тәртәләрне көйдерә башлады Карап торган кешегә аның кыланышлары сәер кебек тоелса да. карт үзенең ни эшләгәнен бик яхшы аңлый иде. Тәртәләр житәрлек дәрәжәдә утта каралгач, ул маңгай тирен сөртеп тәрәзәгә карады. Карындык белән ябылган тәрәзә бүген ачык иде, аннан хатын- кыз тавышы ишетелде:
— Эч, кәбәм, эч инде! Тагын бер касә сөт белән ясыйм. Бибиш апаң керткән каймаклы сөт! Рәхмәт төшкере. онытмый. Менәтерәк сөт- катыгын кертеп тора. Авызыннан өзә!
Госманның әнкәсе улы алдындагы буш касәгә кайнар чәй агызды да өстәл уртасындагы коймак тулы табаны аңа якынрак этте.
Выты. кайнар килеш ашап жибәр, алтыным. Нигә ашамыйсын? Әйт әле, улым, ни булды үзеңә? Йөзең бер агара, бер күгәрә. Әллә инде чирләп тә киттеңме?
Җавап юк. Госман түгәрәк өстәл астына аякларын сузып, бөкрәеп утырганга, катып калган сыман хәрәкәтсез. Чыннан да, әнкәсе әйтмешли, йөзе бер агара, бер күгәрә. Бит сөякләре калкып чыккан, вакыт-вакыт сул күз кабагы сизелерлек тартыла, бите дерелдәп китә.
Чинап, шыгырдап ишек ачылды Әмма өйдәгеләрнен берсе дә ул якка борылмады
— Выты. чыгып кара, улым,— идән такталарын сыгылдырып, шак- шок басып, сөйләнә-сөйләнә Җәфрәтил карт керде.— Повозкаң үзе йөри торган булды Самакат сыман. Тәгәрмәчләре зырлап тора Карамайны жәлләмәдем, күчәрне дә сыйладым. Рәхәтлән, улым.
Госман һаман эндәшмәде Җәфрәтил карт ишек төбендәге ләгәндә комганнан кулын юды да. тастымалга сөртеп өстәл янына килеп утырды, «бисмилла!» дип коймакка үрелде, елмайды
— Кызым бүген коймак белән сыйлый икән, бәрәкалла ..— Берне капты, икене, өченчесен таба төбенә сыдыртты да җитез генә авызга юнәлтте Гелен йотарсың, иллә тәмле булган Мәрфук кызыма рәхмәт инде Үзенә кыен булса да безне онытмый, анысын-монысын китергәләп тора Молодчина. Карт коймагын чәйни-чәйни Әминәгә борылды - Чәй ясап җибәрче, кызым, авызым кипте Чәен катырак яса, п бүген тагын Митри Митричкә кишергә барырмын. Үзенә тупса тапаган 3 идем Кишерен дә. кәбестәсен дә бирер
Әминә атасына чәйне каты итеп ясады да үзе тагын өстәл башында g өнсез утырган улына текәлде *
Картның күзләре дә бу хәлне шәйләде, ахрысы, чәен тавышлап бер- | ике чөмерде дә. Госманга карады, йомшак кына эндәште:
— Улым, мин бит әле повозкаңның көркәсен дә рәтләдем, менә * дигән чыптадан капладым Тәртәләрен шундый төсләдем, валлаһи, чын = пужардан чыккан диярсең! Сырланып-сырланып тора Бак - Карт улы- 2 нын ашка да. сүзгә дә. бу кадәр тырышлык белән юлга әзерләнгән - кул арбасына да игътибарсыз калуына аптырады — Бак Син нигә * ашамыйсың да. эчмисең дә. ә?! Инде. улым, юлга кузгалырга да бик о вакыт Выты. көн түбәгә күтәрелгән Вын. Торналар, аталы-малайлы. £ повозкаларын тартып көтүдән үк киттеләр. Алар инде Кучкарбай авы * лына барып җитеп келәнә дә башлаганнардыр Инде алар. улым, бу и язда өч подаука гәрәбә сынлы бодай келәнделәр Өч подаука! Әйдә, s злым, син дә ашык. Казахлар җәйләүгә киткәнче келәнеп калырга 7 кирәк. Аннан аларны даладан эт белән дә эзләп таба алмассың! Чәчү < вакыты да уза. кузгалырга кирәк Әйдә, улым'
Госман көненә егерме тиен көмешкә ялланып Шаһимәрдан хаҗиның куйларын әйдәп ерак Куянды ярминкәсенә киткән иде бит Кар- каралы иленә барып җиткәч кенә. Кара су күле буенда, төнлә куй ата- рына бүре өере ябырылып, шунда Госман бүре тырнагына эләгеп, чак кына үлемнән калды. Лачынбай да. Госман да каты яраланган иделәр. Икесе дә ярминкәгә бара алмый, якындагы авылда куышта калып. карт белән кәмпердә дәваландылар.
Шаһимәрдан хаҗи өчен ярминкә бик уңышлы үтте. Ул. әйдәп килгән барлык куйларын күп файда белән сатып, үзе тагын, мул үләнле Күкчәтау далаларында багып симертер өчен йөз баштан артык җылкы малы сатып алып, кире үз ягына юллады. Лачынбай белән Госман, күпме имләнсәләр дә төзәлә алмадылар, бүре тырнаклары белән ерткаланган тән тиз генә бетәшмәде һәм әрнеде, чиләнде, юлга чыгарлык хәлләре булмады Алар шул им-томчы кәмпернең өендә калырга мәҗбүр булдылар
Шаһимәрдән хаҗи юлга чыгар алдыннан бу өйгә килеп, авыруларның хәлен сорашып, һәр икесенә икешәр куй. өчәр сум акча һәм кул күтәреп, дога укып, фатихасын бирде дә: «Иишалла. терелерсез. Әюб га- лиәссәләм моннан арырак та җәрәхәтләнгән дә савыккан Аллаһе тәгалә сезгә дә шифасын бирер», дип. вәгазь әйтеп, коръәннән дә бер-ике аять укыганнан соң. аягүрә басты
- Инде, авылның өлкәне Менбай хаҗига сезне тапшырдым, мохтаҗыгыз булса, шуңа барырсыз.— дип, фаэтонына утырды да пар аргамагын каулап Күкчәтау ягына очты...
Кыш килде, авыл кышлауга күчте. Авыл белән бергә Лачынбай да. Госман да Менбай хаҗи кышлавына килделәр Яралары төзәлеп җитмәсә дә. имче кәмпер аларга әйләнеп тә карамый иде инде Куй- лар ашалып беткән, өч тәңкә җилгә очкан, «хәере юкның име дә юк»! диде имче, кырт кисеп.. Нишләсеннәр, ике байгыш аякларын көчкә сөйрәп хаҗиның малларын карарга чыктылар . , .
Кыш үтә авырлык белән узды Язда Лачынбай Кытайдан килгән байлар белән танышып, аларнын малларын Колҗа шәһәренә илтергә ки
леште. үзе белән барырга Госманны да димләде. Госманның, әлбәттә. Кытайга түгел. Имәнтауга. әнкәсе янына кайтасы килә иде! Әмма нишләмәк кирәк! Акча юк. саулык юк... Сыкрап-сыкрап ризалык бирергә булды.
Далада яшел үлән калкына башлады Госман тагын атка менде. ♦ корык алды һәм бихисап куй малын әйдәп. Лачынбай белән бергә Кытай җиренә йөз тотты
Рәхмәт яусын инде ул Кытай табипларына! Уйламаганда, көтмәгәндә Колҗа кәрван сараенда очрадылар да Лачынбай белән Госманның тәнендәге яраларны карадылар Кып-кызыл. чи җәрәхәт иде икесенең җилкәсе! Озын чәчләрен ике толым итеп үреп ташлаган, хатын-кыз сыман нәзек тавышлы (җыерчыклы биттәге сакал-мыек билгеләре генә аларнын ир затыннан икәнен белдерде!) ике табип үзара «пин-чин-мин» дип сөйләштеләр дә. аркаларыннан күн капчыкларын төшереп, аннан әллә нихәтле тамыр-томыр, яфрак, киптерелгән үлән сабакларын чыгардылар. Тамыр-томырдан бер уч йолкып, үләннән бер чеметем салып.чүлмәк савыттагы кайнар суда парладылар Аннары, менә шул хуш исле яшел ботканы, ике егетнең җәрәхәтләренә салып, чүпрәк белән кысып бәйләделәр. .
Бер атнадан соң табиплар үзләре килеп яра өстендәге чүпрәкләрне сүтеп алдылар да. тагын «пин-чин-мин» дип чыркылдап егетләрнең аркаларын кактылар
— Шанго! Шанго!
Ходайның хикмәте, син күр дә. мин күр. күпме вакыт егетләрнең канын кайнаткан җәрәхәт бер атна дигәндә бетте! Дөрес, башта бө тәшкән урыны үтереп кычытты Озакламый алар да тынды. Лачынбай белән Госман шунда ук турайдылар һәм тагын атка атланып Сннь-зян тауларына мал багарга киттеләр
Бак. бу якларда да Имәнтаудагы кебек таулар! Кара-кучкыл, текә таш таулар! Алар бөтен төньяк офыкны күләгәләп торалар Ә көнчыгышта иксез-чиксез кылган даласы Ул инде сүс чәчләрен, толымнарын тузгытып көмеш дулкын булып чайкала. Менә шушы мул азыклы, иркен далада өер-өер атлар утлап йөри. Ул Колҗанын атаклы сәүдәгәре Акчуриннын җылкы көтүләре. Госман шул атларны багучы — җылкы чы Әнә, күрәсезме, бирерәк. ике үркәчле тау итәгендә кечкенә генә бер куыш — киез өй күренә! Менә шул инде Лачынбай белән Госманның торагы, кышлавы да. җәйләве дә шунда Җылкы малы казах илендәге кебек, монда да кышын-җәен далада. Ул кура-купшыны белми
Киез өн алдындагы учактан сыек төтен күтәрелә, анда Лачынбай Ул сөт кайната, эремчек, сыкма әзерли Сәгать саен бияләрне савып кымыз җитештерү дә аның бурычы Кымызларны тире капчык — сабаларга Госман коя. Акчуриннар көн саен кичкырын. махсус атчы җибәреп, кымыз алдырып торалар Төннәрен җылкы багарга Лачынбай үзе чыга Төн вафасыз. Соңгы вакытларда Лачынбай Госманны бәла-казалардан сакларга тырыша, аны кызгана Юл башында егетнен сыртында камчы уйнаткан Лачынбай түгел ул хәзер' Теге чакта, хаҗи күзенә ярарга тырышып кына шулай усал кыландымы әллә? Ничек кенә булмасын, чит-ят җирләрдә ул үзен Госманның агасы кебек тотты, рәхмәт төшкере.
Көндезге каравылда Госман. Ул иярләгән атын буш җибәреп, утлатып. үзе куе кылган эчендә ауный. Тирә-якта күзгә күренмичә генә кошлар сайрый, сызгыралар, чүт-чүт. диләр. Күбәләкләр, инә караклары бср-берсен куышып очалар Талгын җилдә, сизелер-сизелмәс кенә кылган тулгана Җиләс, черкиләр дә аз. Ә күк зәп-зәңгәр. нәкъ Имәнтау күле сыман үтәдән-үтә күренә. 1 ’
Тик Имәнтау ерак шул хәзер, бик-бик ерак! Аның кайсы якта икәнен дә чамалап булмый Әллә уңда, әллә сулда? Әллә инде әнә
теге күгәреп торган таулар артында? Күңел иләс-миләс килә, ашкына, сыкрый, сагына' Чү. Госман күзләрен катырак йомды Чү!..
Әнә алар! Озын сәфәрдәге ягымлы юлдашлары жылы учак янында тезелешеп утыралар Бәхетҗан әкә, аз гына иелеп үзе белгәнчә дога укый Анын янында Иркәтай. Нигъмәтулла. Сабир амин тоталар Учак кинәт чытырдап, ялкынланып янып китте... *
— Менә без кызыклы хәлләр сөйләргә дип килдек! — Болары ка □ лын-калын китаплар тоткан Хәмит белән Кәрим Идел ягы моңнарын 2 беренче тапкыр алар алып килде бит Госман аңына'..
Нәкъ борын очына кунып, үткен сөңгесен батырып өлгергән черки о. Госманны чынбарлыкка алып кайтты, ул черкине бәреп үтергәч, күзен | йомып караса да. учак та. дуслары да юк иде инде
— Кайда икән алар хәзер? $
Үзе соравына үзе үк җавап бирә «Өйдә алар, өйләрендә! Сез = генә кайталмыйча каңгырып калдыгыз!» s
Тагын ауный Госман, күз алдында һаман Имәнтау. Нигәдер елыйсы * да. мырлыйсы да килә аның Күңел ташый, ниһаять. жыр булып түгелә. х о
Уйлый күңелем, уйлый күңелем. «
Уйлый күңелем барсын да.
Уйлама, күңелем, барсын да.
t Син уйлап шашарсың да! ?
Талгын гына жил исә. ул Имәнтау егетенең бу илгә таныш түгел « жырын— сагышын Синь-зян тауларына алып китә. i
Уйлый күңелем, уйлый күңелем.
Уйлый күңелем төрлесен Уйлама, күңелем, төрлесен. Хак язганын күрерсең
Дөрес. Госманның тавышы әллә кем түгел. Баһау әйтмешли, күкле- яшелле. башта ярыйсы ук күтәрелә-шынлый да, аннан очлана алмыйча, ярты юлда кинәт төшеп китеп өзелә. Ярар инде, монда. Синь-зян- жи- рендә аны кем ишетә? Ишетсә дә.
Ә күңел чак кына тынычланып кала, хәтта тагын-тагын жырлыйсы килә. Үзен-үзе кыстатмый егет, тагын башлый
Уйлый күңелем, уйлый күңелем Уйный тәмлесен генә Тәмле уйлар арасында Ин тәмлесе Син генә!
Кем ул Син? Әнкәсеме? Драбанд Жәфрәтил бабасымы? Имәнтау үземе! Аның таулары, күлләреме? Әллә туган ягын жыеп бер сүз белән «Син!» дип атап эндәштеме егет?. Истәлекләр яңаралар, алар ачык, тере бер төсмер алалар һәм шунда хәтергә түгәрәк йөзле көлеп торган бер кыз сурәте иңә! Күл буенда бай малае аның чуртанын алып ыргыткач ул аның янына килеп баскан иде!. Башка вакытларда да, очрашканда озын керфекләрен тибрәтеп көлеп карап тора иде бит ул! Әйе. кемне сагынганын өзеп кенә әйтеп бирә алмас иде Госман! Ул үзенә дә кызның исемен әйтми. Бары, тагын-тагын пышылдап кына кабатлап куя «Иң тәмлесе син генә!»
— Эх. өйгә кайтасы иде. өйгә! Илгә!
Кайтырга иде! Инде Госманга тиздән наряд та житә! Әзерләнергә кирәк Ул — казак. Казак икәнсен — беренче өйрәнүләргә үк. лагерьга үз атыңда, үз ияр-тукымыңда. үзең тектергән себерказагы формасында - нәкъ артикул кушканча тулы обмундированиеда чыгарга тиеш Аларны Госманга кем алып бирә?’Атасы кабердә, әнкәсе түшәктә - исәнме әле ул. юкмы?!
Еракта күк күкрәде. Госман сикереп торып, якында гына утлап йөргән атына атланды Янгыр килә! Жылкыны ышыкка таба куарга кирәк...
Уза икән еллар, уза икән. 4
Яшенле яңгырлар белән, буранлы, жан өшеткеч суыклар белән, сәмум жилләр белән, сагынулар белән уза икән, һич туктап тормый икән!
Ниһаять, инде бишенче яз дигәндә. Госман белән Лачынбай, ху- жалары Әхмәтгәрәй әфәнде Акчурин белән исәп-хисапны өзеп Колжа- дан Куянды ярминкәсенә бара торган кәрванга иярделәр (Рәхмәт инде Акчуринга. рәнжетмәде. вәгъдәләшкәнен бирде!)
Госман өстендәге чапанның эчке астары арасында карындык белән кат-кат төрелгән бер бөти ята. Догалык түгел, түгел! Биш жәй, биш кыш көне-төне жылкы артыннан йөреп, азга да канәгать булып, ачлы- туклы яшәп жыйган бар байлык анда. Исәп — строевой ат. ияр-тукым һәм казак формасы алу! һәм. . бик кысып тотсаң, бер сыерлык, һич булмаса башмак таналык та акча чыкмас микән әле! Йортка сыер кирәк, бик кирәк...
Ниһаять, күпме урау юллар узып. Госман туган йортының какшап беткән, шыңшып торган чалыш ишеген ачты. Аны, аллага шөкер, инде түшәктән күтәрелгән, әмма дөнья мәшәкате белән нык картайган авыру чырайлы анасы һәм җиз сакалы белән агач аягы бер дә үзгәрмәгән бабасы каршыладылар, дөресрәге. Госманны ишек катында күрүгә — күзләренә ышанмыйча, аптыраулы куанудан телсез калдылар. Мәрфук нигәдер күренмәде...
Бары чәй янында гына аИа телгә килде. Бертуктаусыз алъяпкыч белән эчкә баткан томанлы күзләрен сөртеп утырды да:
— Шулай инде. улым, ходайга тапшырып син югында сеңелеңне дә озатып куйдык.—диде. Госман «дерт» итеп китте. Эчәргә күтәргән чәй тулы касәсен өстәлгә куйды. Сорау белән анасына карады:
— Кемгә?1
Аңа бу карашны тиз төшенде.
— Кәлимулланың улы Галимуллага никахладык. Нишләтик, улым! Житеш торалар, беләм, тел-тешләре дә бар! Үзем дә. выты. шуларнын керләрен юып. сыерларын савып йөрим — Ябык бит буйлап ике тамчы яшь тәгәрәде Әминә, борынын тартып, читкә борылды.
- Язмыштан узмыш юк. диләр,— Кызының сүзен Жәфрәтил карт ялгап алып китте — Может аларның чәчләре бәйләнгән булгандыр? Син. кызым, елама. Вчүтәки тамагы тук. өсте бөтен. Анда-санда безне караштырып тора - Карт өстәлдәге коймагы кимегән майлы табага ымлады .Кыз баланың вакытында оядан очуы хәерле
Үз сүзләренә ышана идеме карт драбанд, әллә аптырауда калган оныгы белән кызын гына юатырга теләдеме?
«Хәерле! Хәерлеме икән3 Кемгә оча бит!» — дип ачынып уйлады Госман Галимулла белән дошман иделәр алар! Кан дошманнары, көн дошманнары! Күл буенда очрашуны әйтәсеңме? Байбәтчәнең киерелеп Бохарага укырга китеп барганда күреп калган ямьсез кызыл телен әйтәсеңме, сүзләрен' Хәзер ул «кияү»' Госман аның кодасы. Әллә язмыш һаман көлеп туймаган иде Госманнан?!
Чәйнең тәме китте, өстәл яныннан сүзсез кузгалдылар.
Госман, бүләкләрен өләшкәннән соң. (Мәрфукка дигәне ятим булып сәкедә торып калды') чапанга тегелгән акчасын сүтеп алып, күзе шар булган бабасы алдына куйды..
Алар май ярминкәсенә Күкчәтауга ат алырга киттеләр.
Яшь казакка беренче строевой ат алу хужаларның гына түгел, бөтен станицаның йомышы, кайгы-шатлыгы. Шуның өчен Госманга ат
алу тантанасына, ярминкәгә Имәнтаунын иң атаклы казаклары — көрәк сакаллы, көмеш медальле ветераннары, хәтта атаман Роман Михайлович үзе дә барды. Уен түгел, ятим-ялпы егет үз хисабына ат ала!
Тирә-як далаларыннан казахлар ярминкәдә сатарга өер-өер җылкы куалап китергәннәр иде Берсеннән-берсе усал, чит кеше якынлашуга ф колакларын тек торгызып, күзләрен алартып күккә сикерәләр Әмма 2 озын походларга чыгар өчен атны сайлый белергә кирәк, мондый эш £ киңәш-табышсыз гына эшләнми! Атакаларга ташланыр өчен аттан аеру- = ча тазалык, аякларының ныклыгы, күкрәкнең киңлеге, күзләрнең үт- 3 кенлеге һәм гомергә дус-яр булырлык холкы кирәк! Мондый ат-иптәшне* бар гомерен ат өстендә уздырган, noxoi ларда, сугышларда күп кат- 5 нашкан казаклар гына сайлап ала Көнозын Имәнтаудан килгән ста- £ ничниклар йөзләгән ат арасыннан Госманга яраклысын сайладылар. $ Инде арып, борчылып беткәч кенә, кичкә таба, әле яңа гына бер казах i бае алып килгән кара айгырга тукталдылар Маңгайда ак йолдыз. ? гәудә коеп куйган — артык калын да. артык юка да түгел. Дала аты s Үзендә дала җилләреннән йоккан кызулык, ахак күзләр ут яна. колаклар а тек тора, нык-таза муенга куелган матур, һавалы баш. Аяклар озынча, a нык — кырык тамырдан. Арткы ике бәкәл ак оектан <
— Выты. строевой, күзләре ут сынлы.— диде Жәфрәтил драбанд шул атны күрүгә — Минем җирән кашка да шундый иде. Севастопольдә. « атакага чыкканда чокыр туры килеп, аягын сындырды
— Драбанд дөрес әйтә, яхшы ат! — диделәр башка станичник- 2 лар да *
Ике казак авызлыгын тотып торып Госманны атландырдылар Өс- 10 тендә ят’ кеше булуын тою белән кара айгыр, ике казакны ике якка " ыргытып, күккә ыргылды, ачы итеп кешнәде һәм ярминкәне икегә ярып, ак-караны күрмичә, далага омтылды.
Станичниклар читкә авышып, куанышып, мәгәреч эчәргә әзерләнделәр.
Госманның биш ел буена җыйган суммасы менә шушы айгыр белән ияр-тукымга такы-токы гына җитте
Ә кием-салым?
Ә башмак?
Ходай үзе белсен! Белүен белә, бирми генә!
Нишләргә соң? Уйлый-уйлый да. озын юлларының чатына чыккан Госман, уйларының очына җитә алмын Ахырында ул. рәнҗи-рәнҗи. кодаларына барды һәм кышын аларның җылкыларын багарга ялланып, алдан обмундирование алырга бурычка акча сорады. (Бурычка батып үз исемен дә югалткан Нәсия чалны кызганып уйлады Госман') Галимулла бераз башын кашыгач
— Ярар, чыбык очы булса да. туган син Беренче килүдә йөзеңне бормыйм,— дип ризалык бирде.
Узган яз Госман үзенең кордашлары белән беренче тапкыр Күк- чәтау каласы янындагы Чагалы елгасының уң ягында — җәйге лагерьда хәрби әзерлек үтте Ике ай буенча иртәдән кичкә кадәр хәтле ат өстеннән төшмәде, стройда йөрергә, атарга, кылыч белән чабарга, киртә аша ат сикертергә өйрәнде Солдат хезмәтенең тозлы булуын татыды' Лагерьдан алар, бөтен станица хызларының йөрәген яндырып, фуражкаларын кыңгыр салып, җырлап кайттылар... Әйтерең бармы яшь казаклар — яшь әтәчләр!
Хәзер менә шул казак, өч иманалык басуга чәчәргә орлык таба алмый. Бу ни дигән хурлык?! Бабасы аны хәер сорашырга чыгарга әзерли, арбаны рәтләп-майлап та куйган Орлык тапмасаң. үзеңә үпкәлә вакыт көтми, кояш кыздыра...
Әллә ничек булды бу 1904 нче елның язы!
Урыс-казаклар очында җан рәхәте! Алар инде кар китәр-китмәстә чәчүгә әзер Аларда ат та. үгезләр дә. орлык та бар. Ындырларында
ничә еллар сугылмаган кибәннәре утыра. Станицаның татар казаклары торган ягы гына шып-шыр Кәлимулланыкыларны. Сираҗетдин мулла- | ны. карун Каюмны алмаганда, башкаларның буралары ярты кыштан шып-шыр Нигә алай? Татарлар ялкауракмы әллә югыйсә?! Сәбәбе бик ачык: бу очтагы татар казаклары монда әле күптән түгел генә Ниж- * город. Пенза. Тамбов. Сарытау ягыннан. Казан губернасыннан каңгы- I рып. эш эзләп, жир эзләп килеп чыккан тоташы ярлы-ябагай. Алар мең чакрымнар үтеп, Урал тауларын кичеп, мең газаплар аша Күк- чәтау, Имәнтау якларына килеп сырышканнар. Ярты юлда ат үлгән, арбасы ватылган, күпме жаннар арык тәннәргә сыеша алмыйча күккә очкан! Ятим-ялпы арткан. Алар күчеп килгәннәр дә жан саклап калыр өчен Себер казаклары исемлегенә язылалар. Казак булу белән нәселдән килгән юклык шунда ук юкка чыгар, күтәрелеп, туйганчы икмәк ашарбыз, дип өметләнәләр. Ни әйтсәң дә. падишаһ хәзрәтләре казакларга байтак жиңеллек бирә, жир суның, урманның яхшысы аларга, налоглар юк Яшә генә!
Юк шул. казакларның икенче ягы — тирес ягы да бар икән, шомлыкка каршы'
Егерме яшькә житәр-житмәстә улыңны казаклыкка әзерли башла. Бу инде.' иң әүвәл, бисмилла, дип. ат сатып ал. Андый-мондый аксак- туксак алаша түгел, менә дигән, биеп торган строевой ат кирәк! Юкса. * беренче смотрда ук атаман атыңны бракка чыгарып, башка ат алырга боерыр. Ә атаман — станицада патша да, алла да. Алмый хәлең юк. чөнки син казак! Үзең теләп язылган казак! Бурычка батып булса да аласың. Аннары ияр-тукым кирәк.
Аларын рәтләп куйдыңмы, инде обмундирование! Ике пар итек, пар чалбар, пар гимнастерка, шинель, фуражка, бүрек! Барысы да менә дигән — хромнан да. постаудан' Янып торган кызыл лампаслары белән! Әле болары бер улга. Әгәр, алланың рәхмәте белән, улларың ике. өч. дүрт булса?! Нишләмәк кирәк! Кем бер малай белән генә кала?! Туа малайлар Димәк, һәммәсенә ал! Киендер! Сугышка озат! Чөнки син— казак! Димәк, гүргә кергәнче ерып чыга алмаслык тышау — бурычка батасың!
Менә шуның өчен бу оч казаклары яз җитүгә, кул арбасына көркә корып, тәртәләрен төсләп-көйдереп җигеләләр дә, якын-тирәдәге казах авылларына чыгып китәләр һәм
Яндык Өйдә бер әйбер калмады Чагалар ач Ходай хакы өчен хәер-сәдака бирегез Выты. тәртәләргә багыгыз Уттан тартып алдык,— к дип күренгән бер бусагада яшьләрен түгәләр. Казах халкы беркатлы, рәхимле, ышана. Кайсы — йон. кайсы — май. кайсы — хәтта куй бирә. Кыштан калган бодай булса, аны да жәлләми
Менә шушы «көйгән тәртә сәфәрендә» кем күпме табыш алып кайта, шуның белән язга җанын саклый Ит. май, йон сатып (билгеле инде, урыс казакларга!) чәчүлек орлык җыя. Булмаса, иманаң кысыр кала!
Үләт-чират бүген Госманнар ызбасына да килеп керде. Хәзер, менә бу өстәлдән тору белән, ул Жәфрәтил бабасы төзәткән, әзерләп куйган кул арбага җигелеп келәнергә чыгып китәргә тиеш.
Егерме яшьлек тап-таза егет, атлы казак, авылдан-авылга йөреп, йөзен ертып, «яндык» дип. күрер күзгә ялганлап, тәртәләрне шаһит итеп, хәер сорашырга тиеш Янсалар да. аңа биш былтыр узды ич инде! Ничек инде битнеТртырга?' Ничек булмаганнарны әйтеп ялганларга? Ничек? Башкача яшәп булмыймы5 Ә ничек «башкача?» Кайдан соң орлык табарга? Яз көтми. Ул инде басу.ТЭрны киптерә, ашыктыра •
Иреннәр дерелди. Сул күз кабагы тартылып-тартылып китә. Бугазда төен Күзләрдә Ә бит болай караганда Госман бер дә төшеп калган егет түгел! Атасы Гомәргә тартым — эре сөякле, киң җилкәле, озын буйлы. Узып киткәч кызлар борылып-борылып карыйлар! .
Ул башын күтәрмичә генә анасына карады Елый Елын, мескенем Бабасы? Башын түбән игән. Кем аларның яшьләрен юар да кем башларын күтәрер3 Тән чемердәп китте — истән бозлы су койдылармыни?!
— Бабакай! — Госман тетрәнеп кычкырып җибәрде.— Бабакай! Выты. мин оялам келәнергә валлаһи!
Жәфрәтил авызына менгән чәен кире куеп, кеткелдәп көлде *
— һе-һе. улым, кем оялмый3 Иманлы йөз оялмый буламы? Оялу, J
ул, улым, күркәм сыйфат Выты, калыным, барыбыз да оялабыз. Арттан 2 нужа әйтеп тора' Шул куа! Бак. әгәр быел чәчә алмасак, жирне кысыр? калдырсак, кышын ни ашарбыз! Мин инде, аллага шөкер, сигезенче 5 дистә белән киттем Мине чуттан төшерсәң дә, выты, анаң бар, выты, 5 үзең! 2
— Уф, алла! — Әминә тагын да тирәнрәк итеп көрсенде. Z
— Беләм, беләм. колынымСүз өзелде Карт нигәдер ишек ягына х карады, алдында мырлап яткан песине кагып идәнгә төшерде, тамагын | кырды... х
- Юк! *
Мондый кискен, ачулы тавышны бу ызбаның бер чакта да ишет- ? кәне юк иде Госман үзе дә мондый тавышы барлыгын белми иде әле. * Жәфрәтил белән Әминә аптырашып, нәрсә булды, дип куркынып бер- берсенә карадылар Госман сикереп торды да йөгереп ишегалдына чыгып * китте. Ишек шыгырдап ябылды s
Госман ишегалдына чыгу белән, утынлыкта яткан балтаны алып, = әле яңа гына бабасы төзәткән, көркә корган, тәртәләрен көйдергән арбаны аркылы-торкылы чаба, сындыра башлады. »
16
Госман капкадан кергәндә, хәзрәт, тап-таза итеп себереп, вак ком сибелгән ишегалдының аргы кырыендагы ак мунча тәһарәтханәсеннән комган тотып чыгып килә иде Капка ачылган тавышка ул тукталып калды. Түгәрәкләп кырылган куе кара сакал белән мул кара мыек дагаланып бер-берсенә кушылып киткән калын кара кашлар күзне күләгәләп тора. Зур, карчыга борын. Буйга артык озын булмаса да, ярыйсы ук тулы бәдән аны батыр сынлы итеп күрсәтә. Зур кара күзләре рәхимле карыйлар «Мөгаен, юлым уңар»,— дип уйлады Госман сөенеп Хәзрәтнең өстендә бөтен төймәләре каптырылган сатин җилән, аякларында очлы башлы кәвешләр. Капкадан керүчене ул җентекләп караса да танымады Госман ашыгып, әмма муллага ишетелерлек итеп, сәлам бирде:
— Әссәләмәгәләйкем, мулла абзый!
— Вәгаләйкемәссәлам! — диде мулла иҗекләп һәм һәр иҗектән соң бераз тыныш ясап.— Әй, мулла кем, син кем угылы буласың соң? Сәламне, китап кушканча, бик һәйбәтләп бирәсең икән, афәрин
— Мин. мулла абзый. Гомәр азанчының улы Госман булам
— Бәрәкалла, бәрәкалла! Изге атаның баласына охшыйсың шул Аллаһе тәгалә, иншалла, бәхетеңне ачар. Мулла кем, исемеңне Госман дидеңме әле?
— Әйе, мулла абзый, Госман булам.
Мулла Гомәр мәзин улының юкка гына йөрмәвен чамалый, ни сорасын алдан ук исәпләп куеп, җавабын да әзерләргә тырышып, сүзне егеттән алда куәтләп китте.
— Хуп, хуп. Мөбәрәк рәсүлебезнең дүрт чәһәръярларының бере Госман булган, шуның шәрәф исемен йөртәсең икән Атаң, мәрхүм, изге җаннардан иде шул. Инде син дә, угылым, атаңның рухын рәнҗетмә, ислам диненең терәкчесе бул. Амин. Бик иртә йөрисең, берәр ашыгыч йомышың бар идеме әллә?
Госман каушап китте. «Ничек итәргә, хәзер үк әйтеп салыргамы, әллә бераз көтәргәме?» Мулла ашыктырып тамак кырлы, кузгала баш- | лады
— Эне. әйе. мулла абзый, йомыш белән йөрим.
Әэ Алай булгач, бераз сабыр ит. әүвәле тәһарәт фарызны баш-в, карыйм, аннары дөнья сүзләренә күчәрбез. Ярыймы. Госман угылым?- Хәзрәт өй ишегенә таба атлады — Ә син. әнә. бүрәнә өстендә утырып тор. Әссабырый-рахман. биссабырый-шайтан
Госман рәхәтләнеп, җиңеләеп тын алды. Өстеннән бер авыр йөк төшкәндәй булды «Юлым уңар ахрысы, мулла абзыйның кәефе бик әйбәт күренә!» һәм ул җиңеләеп, койма буена өелгән юан бүрәнәгә барып утырды. Хәзрәт тәһарәтнең һәр рәвешен җиренә җиткереп башкарды. хәтта башын артка ташлап, тамагын чайкаганда, тигезлеген югалтып, чайкалып чак кына чалкан барып төшмәде. Госман пырх итеп көлеп җибәрә язды, ярый әле. кулы белән авызын томалап өлгерде Хәзрәт егылмады, «сөбханалла, сөбханалла!» дип комга тигән кулын чайкады да ишегалды баскычына килеп утырды, өйнең ачык ишегенә карап аваз салды.
- Әй. абыстай, сиңа әйтәм! Кара әле! Тәһарәт сөлгеләрен алып чыгып бир әле. Сиңа әйтәм. ишетәсеңме?!
Шактый вакыт узды, өйдә нидер шалтырап төште, ниһаять, идән . шыгырдады. Ишеккә көчкә сыеп, бәбәйтәкле. кызыл шакмаклы күл * мәк кигән, кызыл сафьян читектән алпан-тилпән абыстай килеп чыкты Син дә, атасы,—тавыш ярсып, ачу белән яңгырады Тәһарәткә чыкканда сөлгеләреңне ала белмисең! Сандык башында, намазлыгың янында гына эленеп торалар лабаса Казанда маем кыза, сумсаларым көеп ята Мә. ал җәтрәк! Сөлгеләрне мулланың кулына ташлаганга аның усал күзләре Госманга төште Бәй! Бусы тагын нинди йолкыш? Таң тишегеннән кукыраеп утыра!
- Тик. анасы, тик! Мулла абзый уңайсызланган кебек булды - Алай әйтмә. 6<IK инсафлы егет күренә Сәламне дә китапча, мәкам белән бирде, бәрәкалла. Танымый калдыңмы әллә, бу бит теге, ходаның- язмышы. Изге җаннардан булсын! Иртәнге азанны әйткәндә яшен суккан Гомәр азанчының угылы Госман була бит
— Ярый, бик әйбәт! Абыстай җилтерәп алга атлаганда чак кына баскычтан төшеп китмәде, култыксага тотынып калды —Бик әйбәт Үзе килгән икән! Юкса үзем барырга дип йөри идем
Мулла, абыстайга карап, аяк корытырга кирәген дә онытты.
- Ни. абыстай, сәдака-нәзерең бар идеме әллә?
— Бар! Абыстай гасаби бер әче тавыш белән кычкырып та җибәрде. Тотсыннар капчыгымны! Ул денсезләргә ңи дигән фытыр!? Алган карызларын да түләмиләр, биш ел була бит инде •
Мулла яланаяк баскычка торып басты, иңендәге сөлгеләр шуышып төшеп киттеләр
Нинди карыз? Ни булды алай, сөбханалла, машалла! Нигә бу кадәр чәпчисен?
Госман да бүрәнә өстеннән купты, аптырады: бу ни хәл?!
Абыстай хәзрәткә карап кул гына селкеде.
— Син дә шул, махау, хуҗа насыр Үз кулың белән биргәнне үзең онытасың Үләсе язын, нәкъ шушы вакытта Гомәр азанчы килеп, өч подаука гәрәбә сынлы бодай алып киткәне кайда, көзен бирермен дип-' Менә бирде Үзе җан тәслим кылды, бурычы муенында калды
..,„Л?3РӘТ бер агарып, бер күгәреп торган Госманга карады да тамагын • пЫрДЫ.
— Әйе. әйе' Абыстай бик дөрес әйтә Түләнмәгән бурыч, ди. каләм шәриф. хода үзе сакласын, теге дөньяда утлы муенчак булып карыз алган бәндәнең муенын буып торыр, ди. Әльгаязы билләһи Калган варисларга мәр.хүмнең бурычын кайтару мотлак фарыз!
— Кайтарырлар, көтеп тор! — Абыстай көеп барган сумсасын онытып. тагын да кыза төште: — Выты, биш ел инде анасы да, бабасы да портка аяк басмыйлар Карызны оныттылар. Ураза, намаз, муллага фытыр сәдакасы бирү уйларына да кереп чыкмын Фәсихләр! Хәзер дә бу йаткышы, оялмыйча, келәнергә килгәндер әле!
Хәзрәт тиз үк абыстай ж.аена күчте. *
— Син. мулла кем, хәзер менә өеңә кайт та. анаңа әйт. атайның 3 мулла абзыйларга өч подаука орлык бирәсе бар икән . Ул бурыч утлы 2 муенчак булып атайның муенын буып тора икән.. Атайны коткарыйк, * диген! *
— Ай. алла! Беттем! Шул йолкышның кәсәфәте белән сумсамныз көйдердем бу имансызлар белән булышып актык өеңне яндырырсың. < Бәдбәхетләр, үтердегез! 2
Абыстай, егыла язып, ишеккә ташланды, яланаягына кәвешләрен = эләктергән мулла аның артыннан керә-керә һаман Госманны үгетләде: «
— Бар, кит. Анаңа әйт, карызны иртәгә үк китереп тапшырсын. = Гөнаһасына калмасын, ишеттеңме? ♦
Ишектән кергәндә, ул борылып карады, бүрәнә янында беркем 5 дә юк иде инде.~
Урам буена озын-озынга сузылган таш койма. Биек. Ике кеше £ буе булыр Менә шушы крепость коймага якынлаша башлау белән үк s теге яктан эт өрә башлады. Госман кибеткә якынлашты. Гадәттә, кө-f тудән үк ачыла, торган тимер ишекләр бүген нигәдер ябык. Тимер бастырыкларда йозаклар. Госман сабырсызланып уйлап алды: «Кәли- = мулла коданы да күреп булмыймы? Күкчәтауга товарга киткәннәрме әллә!?»
Мулладан өмет өзеп чыккач та ул озак уйлап тормады, башкача барыр жире дә, кагар капкасы да юк иде. Бөтен өмет аларда. «Хәзрәтнең дә. абыстайның да иманы юк1 Атай үзләренә күпме эшләде, бушка малларын бакты. Ә алар, үлгәч тә, аннан карыз сорыйлар. Ә мин. дурак, выты. орлык бирмәсләрме, дип. сорарга барган идем! Выты, алдың!»
Беркатлы Госман атасының муллага бернинди бурычы юклыгын, иртә-таңнан бүрәнә өстендә утырган егетнең, бары тик чәчү орлыгы гына сорарга килү ихтималын абыстай бер карауда төшенеп алган иде! Ул, хәзрәттән алга чыгып, егетнең авызын томалап куйды! Абыстай белән хәзрәт көйгән сумсаларны майга манып-манып ашаганда Госманнан рәхәтләнеп бер көлделәр!
— Кем анда? —Госман капка келәсенә дә тотынырга өлгермәде, эчтән хатын-кыз тавышы килде — Кем кирәк?
Госман, тавышны танып, куанып китте.
— Бу мин. Мәрфук. ач.
— Кит, Дүрткүз, кит. дим. явыз! Капка ачарга бир!
Зур, калын капканың калиткасы теләр-теләмәс кенә ачылды.
- Нишләп йөрисең, Госман?
«Артык ябыккан, сулган Бал белән майда торып, шулай буламы? Әллә балы ачы. мае зәһәрме?» Госман сеңлесенә карап, жәлләп, әйтер сүзен дә онытты.
— Бак, сиңа ни булды, Мәрфук?
— Әйтмә инде, Госман!
— Ни бхлды соң? Нигә әйтмисең?
— И, алла! — Мәрфуга, нигәдер ялт борылып, ишек ягына күз ташлап алды.— Атакай эчсә, Галимуллага. «Хәерче кызын алып килеп, битебезгә көя яктың!» — дип тынычлык бирми. Ә ул аннары изаланып мине кыйный. Выты. кичә атай әйтә. «Вын, бабаң Җәфрәтил. улы Халюкны нарядка озатканда, ат-сбруй алам, бер елда түләрмен, дип
алтмыш сум көмеш алган иде Инде ничәнче елы бара, Халюкның службадан кайтыр чагы җитә, ә ундүрт сум көмеш әле түләнмәгән Имәнтау хәерчеләренең бетмәс тишекләрен ямый торган әндри казнасы миндә юк Иртәгә үк өенә бар да аксак хрычка әйт, карызны китерсен. Булмаса, теләнчеләреңнән кайтма, шунда кал,—ди. >
— Үзе өйдәме соң?
— Таңнан Күкчәтауга. Баязитовларга товарга киткән иде.
Ул арада, ялгана гына башланган сүзне бүлеп, олы өйнең тәрәзәсеннән шыңлап гармун аккордлары ишетелде, аннан скрипка кыллары чинап-сызлап колакны кисеп узды Госман аңына да килеп өлгермәде, гармун белән скрипка бергә кушылып, ярсып, чәчрәп «Баламишкин» көен сыздыра башлады
— Әллә инде туй сездә? — диде аптырап Госман.
— Эчәләр шунда! Атакай өченче көн Күкчәтаудан ике музыкант алып кайткан иде’ ике көн керфек какмыйча эчәләр. Бирәннәре ярылгы- ры! Ашарга әзерләп өлгертеп булмый, бүген ике тапкыр казан астым инде. Атай киткәч, Галимулла бигрәк азынды.
Жыр яңгырады
Баламишкин агып киткән
Чиләбенең суына.
Без уйныйбыз да җырлыйбыз
Галимулла туенда
Әйт шуны. Майтапны'
Без дә күрдек байтакны , '
Госман аерманы бик тиз сизде: анда ике тәүлек туктамыйча эчәләр көн тугайга әле күпме генә, ә Мәрфуга ике тапкыр казан асарга өлгергән. Ашыйлар, тыгыналар, ә аларның өендә карга чукырлык та ризык юк Чәчүлек турында әйтеп тә торасы түгел’ Чөнки алар бай, ә ул — йолкыш! Абыстай бик туры әйтте, «йолкыш», диде.
— Әй, келәнче кызы! — Уйны раслагандай ишек ягыннан исерек тавыш ишетелде Кай җәһәннәмгә төшеп югалдың? Куырдык кайда?! Бәбәкләреңне.
— Әнә, убыр эзләп тә чыккан,—диде Мәрфуга дер калтырап — Син, бар, кит инде
Ачык тәрәзәдән тагын гармун, скрипка тавышы яңгырады һәм аңа җилбәзәк-куштан җыр кушылды.
Госман ничек чыгып киткәнен дә, капканы ничек шапылдатканын да сизми калды Ул тизрәк бу исерекләрдән, аларның кабих тавышларыннан читкәрәк китәргә ашыкты Кемнән кача? Кая? Кем янына чаба? Ник? Бу турыда хәзер Госман уйлый да алмый, уйларга да теләми иде Баш чатный, сызлый, менә-менә ярылып китәр сыман. Тын кысыла. сулыш җитми Качарга! Шушы пычрак моңнан ераккарак качарга! Ул тыкрыктан урамга, урамнан тыкрыкларга йөгереп күчә-күчә станицаны әйләнеп тә чыкты бугай Аяклары талып, көчсезләнеп мәйдан читендә туктап калды.
— Усман-ка!
Кемдер арттан кычкырды, әллә шулай ишетелде генәме? Кемгә кирәге бар йолкыш Госманның?! Жирең булып та, орлыгың булмасын! Орлыгын тапсаң, үгезен булмасын Киявең типтереп, аракы чөмереп, каладан музыкантлар чакыртып яшәсен Ә снн Йөр инде төсләнгән тәртә арасына кереп келәнеп! Келәнмәсәң кая бара аласың? Кем син?!
— Ус-ман-ка'
Жир дөп-дөп итә. Ат тоягы тавышы Госман чиркәү ягына турылап чыкты, аннан бабаларына юл кыскарак
— Әй, Усманка!
Бу тавыш колакны телеп үтте, нәзек тавыш, хатын-кыз кычкыруы. Госман нидер сизеп, сискәнеп туктады, артына борылды. Инеш ягыннан тузан уйнатып чабып ике атлы килә Алда күк ат. Аңа кызыл күл-
мәкле кыз атланган Җирән чәчләре ял төсле тузып, якын килә. Аны бастырып менә-менә узам. дип. кара ат чаба. Аның өстендә ак күлмәкле егет. Шулар «Усманка!» дип кычкырды, күрәсең. Ул арада кара айгыр алга чыкты да Госман атменәрне таныды: дьякон Григорий Яковлевичның улы Петька ич бу! Ә кыз? Кызны танымады Госман, алай да йөрәк тирәсендә нидер сулкылдап алды Кыз, ярсып-ачуланып * тезгенне тартты да. күк ат ыргылып алга чыкты Кызыл күлмәк җилдә J кабынып дөрләде £
— Маша!’ =
Госман үзе дә сизмәстән, кычкырып җибәрде. Чыннан да, атта * станица атаманының кызы Маша иде Атлар бастырып туп-туры аның з өстенә килделәр дә җитәр-җитмәс шып туктадылар ’ 5
— Кычкырам, кычкырам, һаман туктамыйсың. Усманка,— диде кыз, £ таралган чәчләрен бер якка сыпырып — Ә мин сине әллә кайдан таны- х дым. Петька әйтә, ул түгел, ди Күрдеңме. Петька, кем хаклы булган? |
Петька иелеп Госманга кулын бирде Кулы анда булса да. күзе = кызда ничек үзгәргән ул, ничек үскән! ♦
Госманның Машаны Куянды ярминкәсенә киткәннән бирле күргәне ° юк иде. Былтыр җәй лагерьга чыкканда аны утырмага кунакка туганна- < рына киткән, дип сөйләделәр Аннан кайткач та Госманда кыз кай- < гысы булмады, дөнья мәшәкатьләре басып китте. Үскән, күз тимәсен, J сылу кыз булып җиткән. Элек Маша олырак авызлы, салпы колаклы, * шыксыз гына «озын сыйрак, кыска тун» иде, аны «торна» дип үчекли- х ләр иде Ә хәзер?!. Яшьлеге, тулылыгы бөтен яктан күзгә чәчрәп кереп 2 тора. Түгәрәк, тулы битләрендә аз гына сипкел дә бар ахрысы, әмма ± алар кызны ямьсезләмиләр, киресенчә, аерата бер сөйкемлелек өстәп то- “ ралар Борыны әүвәлгечә аз гына почык' Каян алып аны зур авызлы дип уйлаган икән Госман? Таман гына' Иреннәре тулып, кызарып торалар. әле генә чия ашап чыккан диярсең. Өстәге иренгә нәни генә «чебен» кунган — мине! Кара, кара, күзләрен! Ут көйдереп карый бит, имансыз Чәчләрен тотып, сыйпап карыйсы килә.
Күзләр гыйшык белән караганда уйлар йөгерек була, шушы бер минут эчендә Госман Петька белән бер-ике сүз алышырга да, Машаны баштанаяк карап тикшерергә дә өлгерде Карады, карап туймады, выты, шайтан, нинди сылу кыз булган ич, ә?!
— Әллә Маша Волкованы танымыйсың инде?—диде Петька, төрттереп
— Оныткан, икмәктер, оныткан! — дип көмеш тәңкәләр чәчте Маша.
— Онытмадым,— дип мөгрәде Госман. Атменәрләр икесе дә көлеп җибәрделәр. Петька атын чак тыеп тора иде, иелеп аның муенын сыйпады да:
— Нигә монда торабыз әле? Әйдә, Усманка, безгә. Уха ашарга. Әни за мат арасында пешерә,— диде
— Юк, мин бит...—дип нидер ялганламакчы иде Госман, Маша иелә төшеп, аның күлмәк якасыннан тартты, күлмәкнең кай төшедер шыртлап китте.
— Әйдә, атлан минем атка!
— Без икәү!—диде Петька.— Әйдә, Усманка!
Госман ике ат арасында калды. Петька белән Маша аны ике яктан култыклап алдылар, «һоп!» дип чөеп җибәрделәр, яшь казак ат өстенә сикереп менгәнен абайламый да калды. Петьканың кара айгыры эре адымнар белән юырта башлады, Машаның күк биясе дә калышмады, алар «ә» дигәнче дьякон йортына кайтып та җиттеләр.
— О. Усманка! — Шау-шуга капка алдына чыккан Анастасия Ва сильевна — Петьканың әнкәсе, әле кызларча зифа-озын буйлы, тыгыз
гәүдәле мөлаем хатын, Госманны күрүгә куанып китте. Исәнме, казачок?!
Ул кунак көтеп алгандай елмайды, кулын бирде, әмма кулын тиз генә ычкындырмады.
— Әйдә, әйдә, Усман Умарович, өйгә кер, күптәннән күренмисен. Берәр яры идеңме әллә?
— Юк ла. өйдә ятам — Госман оялып кулын тартты, киреләнергә уйлаган иде, Петьканың әнисе кычкырып көлде дә, Госманны аттан тартып төшереп, күтәреп алды, капкадан алып кереп тә китте Петька белән Маша кычкырып көлештеләр, Госман оятыннан кая керер тишек /апмады
— Өйләнмәдеңме,әле? — дип шаяртты хатын, һаман Госман белән булышып.
— Нинди өйләнү ди әле?
Анастасия Васильевна аз гына «төшергән» иде ахрысы, ачык тәрәзәдән стакан чыңлаган тавышлар да ишетелеп китте. Госман «тагын килеп каптым!» дип уйлап капкага таба тартылды. Маша белән Петька атларын урнаштырып маташа иделәр
— Юк, юк! Жибәрәмме сон?! — диде Анастасия Васильевна тагын Госманның кулыннан эләктереп Ул аны сөйрәп диярлек тәрәзәгә якын китерде һәм.
— Әй, господа станичниклар, менә сезгә тагын бер кунак! Ә бәлки, Роман Михайлович, сиңа кияү дә булыр әле! — Хужа хатын тәрәзәдән башын алды һәм чыбыкка тезелгән балыкларны тотып өйгә кереп барган Машага күз кысты — Шулаймы, чибәрем?
Өйдә шаулатып көлештеләр Госман коелып төште. Маша да кинәт абынып тукталды, күз керфекләре җиргә кадалды.
Ой. тетя Настя, оят бит' Әти янына керерлегемне калдырмадыгыз!
Ничего, ничего, - диде хужа хатын,— Каушама Син бит атаман кызы! Ә Усманка казак түгелме? Ул кемнән ким! Тиздән ана наряд та житә, шулаймы, казак Абдрашитов’ - Егетнең колаклары ут булып яна иде «Вәт. тел бистәсе! Вәт килеп каптым!»
Ә Анастасия Васильевна һаман күңелле сөйләнә-сөйләнә егетне баскычка кадәр китерде
Бар, кереп атаманга сәлам бир. Ә син, чибәр кыз,— ул Машага карап күз кысты, нидер ишарәләде,— балыкларны тиз генә чистарт та уха пешер, ашка киявең дә килеп өлгерде.
— Тетя Настя! — Кыз еларга җитешеп ялварды, чөнки хужа хатын шул кадәр кычкырып сөйләшә, өйдәгеләр һәммәсен ишетеп торалар иде.
Петя белән Маша балыкчылар янына барганнар икән, кунакларның бик кинәт кенә «уха ашыйсылары килгән!»
Нишлисең, ничарадан бичара, йорт эченә үк узды Госман һәм кунакларны күргәч, ишек катында туктап калды
Түрдә бөтен өстәлне алып-каплап атаман Роман Михайлович Волков утыра Мәһабәт гәүдә, билгә кадәр төшкән куе. кара сакал Чәч тап- такыр итеп кыркылган. Ул өр-яна, хаки төсендәге постау костюмнан, күкрәктә ялт-йолт иткән өч Георгий тәресе. Иңнәрендә көмеш погоннар Аның артында стенада уңып-таушалып беткән эреле-ваклы фоторәсемнәр Атлы-атсыз. кораллы-коралсыз казаклар Сул як стенага терәлеп җирән, куе мыеклы яшь казак — станица писере Петруша утыра Озын, ябык, янак сөякләре калкып тора. Әмма артикул буенча — формадан киенгән Уңда йорт хуҗасы Григорий Яковлевич Беляев Ул аягүрә басып кунакларны сыйлый Өстәлдә самогон чиреге. Кунаклар байтактан утыра ахрысы, ул инде яртыланган Чирек янында буш стаканнар Аларга кәбестә кисәкләре, суган кыяклары ябышкан. Ташбалчык та-
бакларда мичкә тәгәрәткән кабыклы бәрәңге, гөмбә ише әйберләр тутырылган Шунда ук озын чүлмәк белән каймак та куелган
«Бу нинди көн? Татарлар аяк тибеп эчә, руслар кочаклашып эчә!» Шулай дип уйлап рәнжеп-аптырап Госман кире борылды
— Стон1 Роман Михайловичның калын тавышы өйне тыгызлап - тутырды — Ул нинди отходной?! Господа станичникларга сәламне как - следует бирергә кирәк! Син, нәрсә, казак түгелме? Кер монда
Госман, ярдәм эзләгәндәй, як-ягына каранды, бәхетсезлеккә каршы, ? Петя да. Маша да якында күренмәде. Анастасия Васильевна да кер мәгән иде, мөгаен, алар өчәүләшеп балык чистарта торгандыр *
Госман ирексездән кире борылып, бусагадан узуга ук «смирно» S басты «
— Исәнлек телим сезгә, господа станичниклар! %
— Вот и молодец! Форма буенча! — Роман Михайлович, өстәл ур- = тасында горур басып торган «чирек»не үзенә табарак тартты, тама- 1 гын кырды - Инде, казачок, өстәл янына кил.
— Мин эчмим, господин атаман! *
— Дурак! — Атаман гөрелдәп, Кәлимулла байның амбарына о эленгән йозак хәтле йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты <
— Господин атаман.— диде ярыйсы ук сәрхушләнгән Петруша, j яшелле-мөшелле тавыш белән — Беләсезме, Усманка нигә эчми? -
— Ну әйт, Петруша! Яшь казак Абдрашитов нигә самогон эчми? — f Атаман хуҗа китереп биргән стакан белән өстәлгә шап иттереп берне х сукты.— Я! <
— Роман Михайлович, ул курка'
— Кемнән? — Атаман, стаканын кулыннан ычкындырмыйча, бер- = аз аптырап туктап калды — Кемнән курка?
— Кемнән булсын — мулладан!
— Ха-ха-ха!
— Хи-хи-хи!
Хуҗа да, кунаклар да ярылганчы көлделәр, атаман стаканга эчемлек салам дип өстәл өстен диңгез ясады.
— Ха-ха-ха, вот Петруша, мәзәк таптың! Ничек инде алай! Атаманы сыйлый, ә ул мулласыннан куркып эчми! Этого не может быть! Атаман зурмы, мулламы?! Үтердең, Петруша, үтердең!
Ул арада өй хуҗасы, ындыр табагы хәтле чуен табаны ике куллап көчкә-көчкә тотып, өстәл уртасына китереп куйды Таба баскач «диңгез суы» өстәл читеннән чырылдап ага башлады, борынга куе, сасы самогон исе аңкыды
— Кунаклар,— диде хуҗа эре генә — Бу беленнәрне сезнең өчен Анастасия Васильевна махсус койды! Әйдә. Усманка. утыр! — Ул атаман кулыннан стаканны алып кыяр-кыймас кына өстәлгә якынлашкан Госманга таба шудырды — Утыр, сыйлан, аша Син казак! Син Петь- каның дусты! Курыкма, без муллага әйтмибез!
— Ну да! — диде аны җүпләп атаман - Без муллага ни гу-гу! Ну, ходайга тапшырып күтәрдек, за царя, за отечество!
— Юк!— диде Госман бөтен көчен җыеп. «Нишләп әле шушы кадәр җебеп төштем?! Куянды юлларын үткән. Кытайга барып җиткән казак ич мин!» х
— Как так юк!
— Господа станичниклар. әгәр мине хөрмәт итәсегез икән, сыйламагыз мине, сез миңа булышыгыз!
— А? — диде Роман Михайлович, авызына тыгызлап тутырган беленнәрен көчкә йотып җибәреп Булышыргамы? Була. Нигә булачак кияүгә булышмаска, ә. господа станичники?!
Атаман авызын киң ерып елмайды, үрелеп, чирекне аударып җибәрә язды, Петруша гаҗәп бер җитезлек белән бутыльны тотып калды. Менә син аны йокымсыраган дип уйла!
S <К > » .V II
81
- Вот атаман синен ярты грузынны ала! Роман Михайлович Госман стаканының яртысын эчеп тә җибәрде. тагын беленгә үрелде
— Юк! Миңа самогон түгел, чәчүлек бирегез сез. господа ста- ннчниклар. Басуны сукаларга үгез бирегез. Вот миңа нинди булышлык кирәк бүген.
— А? — Атаман авызына алып барып җиткергән мөлдерәмә тулы стаканын кире өстәлгә куйды да кыюланып, ярсып сүз әйткән Госманга карады — Вот сиңа Усманка!
— Менә шулай.— диде Госман олыларча
Хуҗа дьяконның май баскан күзләрендә шаян утлар җемелдәде.
Нигә бирмәскә? — диде ул кинәт - Бирәбез! Бирәбезме. Роман Михайлович?
Дьяконның мондый мәсьәләләрдә хәйләкәр икәнлеген дә. төрле мәзәкләр оештырырга сәләтле булуын да белә иде атаман, тик бу юлы аның кая таба бөккәнен аңлап җиткермәде, саңгырау гына:
— Бирергә дә була' — дип куйды. Аның ризамы, түгелме икәнен дә белерлек түгел иде.
— Менә шушы самогонны рәттән өч стакан эчсәң орлык та бирәбез. үгезләр дә синеке! Килештекме?! — диде Григорий Яковлевич Атаман хихылдап аның симез җилкәсен төя башлады, яшь казак пн- сер Петруша бертуктаусыз, яшь коя-коя тәгәрәп көлә иде.
- Ризалаш. Усманка! диде ул. Госманга күз кысып — Ризалашып кал Господа станичниклар сиңа хөрмәт күрсәтә!
Бүген иртә таңнан күңелгә җыелып килгән гарьлек егетнең бугазына килеп тыгылды Бабасының теләнче арбасы тәкъдим итүе, мулла белән абыстайның парлашып аннан көлүләре, «йолкыш» дип атаулары. Мәрфуганың йончыган йөзе, куркынган күзләре, ниһаять, менә монда исерекләр Бу соңгы чик. Чикнең азагы Моннан ары Госманның барыр кешесе юк Ул бу читен сорау белән атаманга мө-рәҗәгать иткәндә аз-маз бабасы турында да уйлады. Госманга орлык бирмәсә дә Полный кавалер драбандка аз булса да хөрмәте бардыр ич казачий атаманның?! Тик алар да әнә... «өч стакан!» Иртән юньләп ашамаган көйгә
Аның икеләнүләре озак бармады, ул көлгән булып авызын чалшайтты. атаманга ошатырга тырышып шап иттереп өстәлгә китереп сукты һәм беренче стаканны күз дә йоммыйча эчеп җибәрде
Анастасия Васильевна кереп җитеп: «Нишләтәсез егетне? Адәм көлкесенә калдырырга телисезме?!» — дип чәпчеп караган иде. мәзәк ясау белән мавыккан ирләр, хихылдап, аны бер читкә генә кагып җибәрделәр Икенче стаканны эчкәнен дә хәтерли әле Госман, хуҗа хатын аның авызына көчләп диярлек гөмбә кисәкләре, кайнар майлы белен каптырып азапланды Аннан соңгысын эчтеме-юкмы — хәтерләми Госман, аны Петя белән Маша өйгә кадәр илтеп куйдылар. Петя көлә. Маша исә кызганып ниндидер ягымлы, якын сүзләр әйтә Тик сүзләрен хәтерли алмады Госман, ягымлы, йомшак тавышы гына күңелгә уелып калды.
Эчеп бетергән булырга тиеш, атаман белән дьякон, яртышар- яртышар өлешкә кереп Ж.әфрәтил драбандка гәрәбәдәй бодай да җибәрделәр. җирен сукаларга үгезләр дә биреп тордылар.
17
Күкчәтау каласының үзендә татарлар шактый күп булса да. өяздә татар авыллары икәү генә Күкчәтаудан 90 чакрым ераклыктагы Имәнтау станицасы (күргәнегезчә, руслар белән кара-катыш авыл), икенчесе каладан утыз биш чакрымда гына Жилтау авылы Бу авыл
да, Имәнтау авылы шикелле үк, узган гасырның соңгы дистәләрендә Идел буеннан ачлыктан-юклыктан качып килгән ярлы-ябагадан оешкан. Тик алар имәнтаулылар сыман «казак»лыкка язылмаганнар, шуның өчен өяз земствосы аларны иң түбән сорт кешеләр санап, иң. котсыз җирләргә утырта. Сулары тозлы, якындагы тау да күп хәсрәтләр күргәнгәме, тоташтан пеләш, урмансыз-куаксыз жирләр. көне-төне ♦ жил уйнап тора Шуңамы, авылга Җилтау исеме биргәннәр. -
Туган жирләрдән ерак китсә дә халык үз йоласын ташламаган, g гореф-гадәтләрен онытмаган. Татардар булган бар җирләрдәге кебек = үк. монда да иң зур. иң тантаналы бәйрәм — сабан туе. Имәнтауда * сабан туе — татарның да. урыс-казакларның да уртак бәйрәме. Урман £ аланына барысы да җыела: башларына кара бәрхет такыя, өсләренә $ хәл-жаена карап — кайсы өр-яңадан, кайсы юып. бәләкләнгән ак кин- £ дер күлмәк, кара камзул, кара чалбар, аякларына итек, читек, кәвеш £ кигән, кырынган, юынган, олылы-кечеле такырбаш татар агай-энеләр. S станичниклар; башларына төрле төстәге яулыклар бөркәнгән, ара- f тирә чиккән калфак кадаган, төрле төстәге чуар, бәбәйтәкле күлмәк- ♦ ләрен чиккән алъяпкычлар белән кысып куйган, озын толымнарына “ көмеш чулпылар таккан татар апалары, аларның ыбыр-чыбыр бала- х чагалары; артикул буенча нәкъ урыс казаклары киенгәнчә кызыл лам- пасларын балкытып, кыңгыр салган фуражкаларының ялтыр козырек- < ларын кояшта балкытып япь-яшь егетләр, сабыр акыллы морзалар. s аксакаллар, атлы шук кызлар — һәммәсе дә бар Имәнтау сабан туен- = да. Атаман да шунда, аны дәрәҗәле, күкрәкләренә бар булган ме- < дальләрен. тәреләрен тезгән абруйлы казаклар урап алган, арада Ж,әф- рәтил карт та бар... х
Госман егетләр арасында. Быелгы яз башта бик куркытып торды-тор- ды да. ахырга таба, эшләр чак кына җайланып китте. Язгы чәчү бетүгә кодалар Госманнарны барлык өй эче белән, кунакка чакырып сыйладылар да, бирнә бирделәр- драбанд картка күлмәк, ыштан, чапан, анакайга күлмәк, яулык, ә Госманга — бердәнбер яшь кодага — бүләкнең мулы эләкте. Аны баштанаяк киендерделәр. Күк сатин күлмәк, постау чалбар, кара бәрхет такыя өстенә шыгырдап торган хром итекләр эләкте. Бу көтелмәгән баю иде. Ни булды бу Кәлимулла кодаларга? Ничек болай тиктомалдан ачылып, юмартланып киттеләр әле? Әл-лә инде атаман булып атаман үзе Госманнарга капчыклап чәчүлек орлык, дьякон үгезләрен биргәч, «кытыкландылармы»?! Атаман алдында яхшы атланырга теләделәрме? Озын колаклар һәм озын тСлләр «атаман кызы Маша Җәфрәтилләрнең Госманы белән ЧйрТтерӘ икән!» дигән хәбәрне бик теләп таратып өлгергәннәр иде инде! Әллә шуны чамаладылармы Кәлимулланыкылар? Ни булса булды, уйламаганда- көтмәгәндә, Госманнарның җиргә сеңеп барган өйләренә нур иңде. Госманның өс-башына күзе төшкән саен елап йөргән Әминә дә. «инде бу дөньяда алыш-бирешем бетеп бара», дип сагышка баткан Жәфрәтил дә йөгереп кенә йөри башладылар, һавалар да утырып китеп, яңгырлар да вакытында яуды, чәчкән игеннәре дә тигез булып калкынып китте, ходайга шөкер, димәк, алда да өмет бар, алда да якты көннәр көтә!
Шуның өчен сабан туен сабырсызланып көтеп алды Госман.
Бала чагында ул гел көрәшкә чыга, шуның өчен түземсезләнеп- ярсып каршылый иде бәйрәмне. Быел ул башкачарак көтте, бүтәнчәрәк дулкынланды. Өс киемнәре дә ару гына булгач, аның бәйрәмне тизрәк китереп җиткерәсе килде.
Кайнап торган халык арасыннан ул аны әллә кайдан күреп алды. Ияк астыннан чалып куйган җете чия төсендәге кәшимир яулык, калкып торган күкрәк өстенә, гаруз белән ике роза чәчәге чигелгән, бөрмә җиңле шикәр ак кофта, киң, озын зәңгәр сатин юбка һәм биек
үкчәле, озын кунычлы кызыл сафьян ботинкалар Кунычлары сары тасма белән шнурланып, очлары бантлап бәйләнгән Әллә ашыгып килгәнгә. әллә көн эссегә, ул бераз тирләгән, кызарган. Сызылып, кыйгачланып кына торган саргылт кашлар шаян сикерәләр, күзләр зур ацылып дөньяга һәм Госманга шук карыйлар Ә теге, өске ирендәге нәни генә мнн-чебен. елмайган саен очып китәргә тора!
Баһау. Госманның дус егете, әллә ни арада озын колга башына менеп. кызыл «кучатны» һәм бүләккә бер уч чуклы кәнфит алган. Хәзер ул. Госманны чак кына көнләштереп, Машаны сыйлый. Иптәш кызлары тырышып-тырышып кызны чакырсалар да. ул Госманнар яныннан китмәде. Аңлаган кешегә аз-маз аңларлык иде бу нәрсә!
Иң башта көрәш. Бала-чагалардан башланып киткән көрәш то- ра-бара мәйданга олыракларны чакырды. Көлешә-көлешә. кемне хурлап. кемгә көч биреп озак кына көрәшне тамаша иттеләр. Аннан чокыр аша ат сикертүләр булды Кып-кызыл чырайлы, купшы чәчле егетләр кылыч анкый-айкый «лоза чаптылар»
Кинәт халык тагын чайкалып, көрәшне, ат сикертүләрне, лоза чабуларны ташлап. Госманнар торган якка, үргә таба авышты, шаулап, ярсып кычкырып жибәрде.
— Уй-бай. килә жатыр! Килә жагыр!
- Киләләр, киләләр!
— Едут, едут!
Менә беренче чуар дулкын — бала-чага, хатын-кыз. егетләр берберсең этә-төртә үргә үрелде, һәм ишелеп килеп Госманнарга сукты. Машаны артыннан килеп төртеп ектылар.
— Нишлисез, таптыйсыз бит!
Госман, кулындагы чачаклы кәнфитне ыргытып бәреп, ачулы тавышы белән дулкынны туктатырга тырышып. Машага ташланды, аны жирдән күтәреп алды Әмма кызны аягына бастырырга һич әмәл юк иде. дулкын үзенең агымы-басымы белән аларны сөйрәп тауга алып менеп китте. Әлерәк кенә такылдап, шырык-шырык көлеп торган Маша. күзләрен йомып, тавышсыз-өнсез Госманның кочагында бара. Госманның куллары аның биленнән кысып кочкан Кызның йөрәк тибеше дә. сулышы да сизелә. Халык аларны ирексездән кочаклашкан килеш бераз өстерәп барды да. кинәт таралып китте. Алар шул килеш яшел чирәм өстенә аудылар.
Әле иртәнге салкында ук утыздан артык чабышкы моннан егерме чакрымдагы Ак Болак кизләвенә озатылган иде Ат хуҗалары дерелдәп. сөенеп, көенеп, бер кызып, бер туңып. Ак Болак’ юлыннан күтәрелгән тузанга карыйлар. Алар гынамы?! Бәхет кайсы атның маңгаенда яна?
Кем бәхете?
Кем йолдызы?
Кем даны?
Карт драбанд — «сабантуй атаманы» Жәфрәтил карт та үр астында калмады, яшь-жилкенчәк аны. ай-ваена карамыйча жилтерәтеп, күтәреп алып, үрнең нәкъ түбәсенә мендереп куйташ өстенә утыртты
— Бак. выты. инде бак. бабакай, бар дөнья синең пүлән астында- ята! дип. көлә-көлә. хәле беткән картны җилкендереп тә куйдылар Жәфрәтил карт бәйгене күзәтеп, үзеннән ерак та түгел, бер-берсенә кысылышып басып торган Госманны да. Машаны да күрми калды.
Мәйдан уртасындагы колга төбендә аяклары бәйләнгән, мөгезләре калач кебек уралган, бозау хәтле кушкар—сабан туйның иң зур бүләге бәйгедә алдынгы килүче чабышкы хуҗасын көтә!
Ак Болак кизләве ягыннан, очып килгән торналар сыман, сузылып. бәйге атлары күренде. Ел тәүлегенә әзерләнеп, өметләнеп, сөенеп көткән хәлиткеч минутлар якынлашты Тузан тагын да куера төште.
Әнә шул соры тузан болытын куптарып, бер-берсен уаптап-узып. тул- пар атлар килә’ Ат өстендә малайлар ял өстенә нелеп камчыларын селтиләр
һайт! һайт!
— Акбүз юлга чыкты
— Әйдә. әйдә. Карагер!
Нәкъ менә шушы тантаналы мизгелдә үр өстеннән ачы бер тавыш яңгырап колакларны кисте
Карагыз, карагыз' Күкчәтаудан ярчы килә!
— Ярчы?!
Гонец!
Бөтен кешегә дә ишетелерлек булып күк күкрәде. Әле генә сөенечле чайкалып торган халык диңгезе тыл-тын булып калды. Бәйге онытылды. Атлар сабан туй колгалары яныннан агылып уздылар. Халык тетрәнеп. тынсыз калган Күкчәтау юлындагы ялгыз атлыга төбәлде. Анда карагер атка атланган казак чабып килә, аның кулында баш өстеннән биек күтәрелгән колга—сөңге! Сөңгедә кызыл әләм! Тояклары белән җир селкетеп узган чабыш атларын халык күрмәде дә бугай, бөтен игътибар башка якта Күкчәтау юлында. Кызыл әләмле казак якынлашканнан-якынлаша. аның әләме ут булып яна. һәм һәрбер казакның йөрәгенә ук булып кадала. Чөнки һәрбер казак бала чактан ук белеп үсә сөңге очындагы кызыл әләм — ил өстенә килгән бәла турында хәбәр-яр! Әле узган кыш кына беренче разрядларны озатканнар иде. тагын нинди афәт килә икән?!
— Сугыш!
— Гомуми мобилизация!..
Ахыры бар.