Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗ АҺӘҢЕ БАР


ИЛДУС ЯКУБОВКА 50 ЯШЬ
еренче музыкаль тәэсирләр... Булачак композитор күңелендә алар кайчан уяна башлый? Иксез-чиксез музыка дәрьясына талантны нинди дулкын алып кереп китә? Гомерлек «моң әсирлеге»нә Илдус Якубов, мөгаен, скрипкада уйнарга өйрәнгәндә ук бирелгәндер. Теоретик әзерлек остазы һәм хормейстер А. Бормусов аны зур сәнгать юлына җитәкләп чыгара. Аннары Казан музыка училищесында ул профессор А. Леман классында композиторлык серләрен өйрәнә башлый Укуын консерваториядә дәвам иттерә. Инструментовка буенча аңа профессор Н. Җиһанов үз осталыгын өйрәтә, ә композиция буенча ул шул ук Альберт Семенович кул астына эләгә.
• Югары уку йортын тәмамлаганда (1964 ел) яшь композитор беренче симфониясе белән имтихан тота. Шушы уңайдан әйтеп үтик, И. Якубов үзенең иҗат эшчәнлеге дәвамында барлыгы җиде симфония язды. Композиторның бер өлештән торган икенче симфониясе — В И. Ленинга багышланган зур әсәре һ. Такташның «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы нигезендә иҗат ителә. «Героик төзелеш», «Мәһабәт Кама», «Сабан туе»... Авторның алтынчы программ симфониясе әнә шундый бүлекләрдән тора, һәм ул, бүлек исемнәреннән үк күренгәнчә, КамАЗ төзелешенә багышланган.
Композитор И. Якубов төрле жанрлар буенча эшли: симфония, кантата-оратория, камера музыкасы, балалар өчен әсәрләр... Опера һәм балетларының тематикасы аеруча күп кырлы. Әйтик, 1965 елда ул М. Горькийның «Италия турында әкиятләрпенә нигезләнгән балет яза. Шулай ук аның аерым әсәрләр буенча иҗат ителгән «Хуҗа Насретдин» (1966), «Вий» (1972) исемле балетлары да бар. һәм без авторның «Акыһлылык бәласе» дип исемләнгән өч актлы опера клавирын да (1977) беләбез. Итальян язучысы Дж. Родариның «Джелсамино алдакчылар илендә», татар шагыйре X. Халиковның «Эшләпәле дуслар» кебек әсәрләре бубенча язылган операларда балалар тормышы чагылдырыла. Бүгенге замандашыбызның хезмәт батырлыгы композиторның игътибарын һәрвакыт тартып тора, һәм әлеге теманы ул төрле жанрларда гәүдәләндерергә омтыла. Кама автомобиль гигантына багышланган алты өлешле ораториядә (Р. Харис либреттосы) авторлар фән- техника революциясенең кешеләр рухындагы чагылышын, шушы өлкәдәге чалым-үзгәреш- ләрне күрсәтүгә ирешәләр.
Үзенең камера әсәрләрендә композитор милли җирлеккә күбрәк таяна шикелле. Мәсәлән, икенче квартетында ул «Башмагым», «Ай, былбылым», «Тәфтиләү», «Баламишкин» кебек татар халык көйләреннән файдалана, әсәрнең финалында әлеге темаларны органик рәвештә үзара берләштерә Халык җырлары интонацияләре авторның прелюдияләрендә дә, фортепиано белән оркестр өчен язылган концертында да ишетелгәли.
Композитор вокаль музыка өлкәсендә дә актив эшли. Текст авторлары даирәсе киң: А. Пушкин, Я. Райнис, М. Җәлил, Ә. Ерикәй, Ш Галиев. Р. Харис... И. Шакиров башкаруында композиторның «Яшьлегемә кайтыр идем» дигән җыры киң популярлык казанды. Вокаль цикллары (барысы өчәү) темалары буенча гына түгел, ә башкарылыш формалары ягыннан да бер-берсеннән аерылып торалар. Аларның беренчесе (А. Пушкин сүзләре), мәсәлән, баритон һәм фортепиано өчен, икенчесе (Я. Райнис) җырчы тавышы, скрипка һәм фортепиано өчен язылган. Мәскәү шагыйрәсе И. Токмакова сүзләренә язылган циклны автор үзенең нәни тыңлаучыларына юллаган. Вокаль әсәрләрнең дә тематикасы төрле. Аларда — туган як гүзәллеге дә («Язгы таң»), якты мәхәббәт хисе дә («Раушан йолдыз»), моң-сагыш та («Кыз җыры»), шаянлык та («Күршеләр»)... Балалар җырлары композиторның иң яраткан жанрларыннан санала. Аның «Бишек җыры» (1966), «Балалар өчен ун җыр» (1968), «Батыр куян» (1977) кебек җыентыклар чыгаруы да әнә шул хакта сөйли
Гомумән, композитор милли җирлектәге катлаулы нәфис гармониялелеккә омтыла. Интонацион стиле күпкырлы. Сүзләрнең характерына карап, әсәр татар яки рус интонацияләренә корыла. Балалар җырларында кечкенәләрнең санамышлары, бию такмаклары лирик әсәрләр һәм бишек җырлары интонацияләре белән аралаша. Иҗатчының якты колоритлы стиленә хыялыйлык хас, ә бүгенге музыкага характерлы «хәрәкәтчәнлек» алай ук сизелми. И. Якубов — лирик башлангычка күбрәк таяна торган композитор, Нечкә һәм шул ук вакытта катлаулы гармоник стиле аны кайчак импрессионистик сурәтләүгә дә китереп чыгара. Композитор мелодик яктан сәләтле. Әлеге сыйфат вокаль әсәрләрдә аеруча ачык чагыла Кыскасы, Илдус Якубов композиторлар «хоры»нда үзгә аһәңе белән аерылып тора, һәм татар музыка сәнгатендә аның үзенчәлекле үз урыны бар.