Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ШИГЪРИЯТЕ КҮГЕНДӘ...

оңгы вакытта татар әдабиятында С хатын-кызларның активлыгы күзгә ташлана. Безнең өчен куанычлы хәл бу. Өр-яңа иҗади көчләр хәзер әдәбиятыбызны, культурабызны үстерүдә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр дигән сүз бу. Хатын-кызлардан безнең өлкән прозаик Ләбибә Ихсановабыз, роман язу дәрәҗәсенә күтәрелгән Мәдинә Ма- ликовабыз, башка прозаикларыбыз, ша-гыйрәләребез бар. Саҗидә Сөләйманова поэзиясе татар әдәбиятында иң яхшы үр-нәкләрнең берсе санала. Әлерәк кенә татар шигърияте күгендә Нурия Измайлова дигән йолдыз балкый башлады. 1983 елда без «Казан утларыхнда Фәүзия Бәйрәмова- ның «Болын» дип аталган шигъри повестен
укып сөендек.
Бу арада матбугат битләрендә яңа бер исем күзгә чалына башлады. Ул да булса — Эльмира Шарифуллина. Мәсәлән, «Казан утлары»ның 1984 елгы өченче санында аның б<ерничә шигыре басылган. «Татарстан яшвләре»нең 29 мартта чыккан санында шулай ук Эльмира Шөрифуллина шигырьләренә киң урын бирелгән. Шагыйрәнең иҗатына киләчәктә аның каләмдәшләре дә, тәнкыйтьчеләр дә игътибар итми калмаслар дип уйлыйм. Хәзергә мин үзем-нең кайбер фикерләрем белән уртаклаш- макчы булдым.
Шигырьләрнең күпчелеге сөю-мәхәббәт, аерылышу, юксыну турында языла. Адәм баласының һәркайсы ярата, моңлана, сагышлана белә. Бер-береңне ярату, табигатьне, тормышны һәм тормыштагы барлык матурлыкны, барлык яхшыны ярату сәләте безгә тумыштан бирелгән. Ләкин тумыштан бирелгән һәр нәрсә безнең ба-рыбызда да бер үк дәрәҗәдә көчле^ түгел. Бары шагыйрь генә үзенең нечкә, катлаулы күңел хисләрен, тойгыларын сүз ярдәмендә укучыга-тыңлаучыга дөрес итеп, төгәл итеп җиткерә ала. Шагыйрь «кулын
да» гап-гади сүз тылсым көченә ия була. Шул тылсымлы сүзләр аша без шагыйрьнең хисләрен үзебезнеке кебек итеп тоябыз. Шагыйрь белән безнең арада рухи туганлык, бердәмлек барлыкка килә. Хис, тойгы белән чыныктырылган сүз ярдәмендә шагыйрь безне чын мәгънәсендә үзе-нә буйсындыра ала. Югары сәнгать дәрәҗәсендә иҗат ителгән шигырьнең кече шунда.
Эльмира Шарифуллина да сөю-мәхәббәт, аерылышу, сагышлану турында яза. Ләкин аның сөюе, сагышы, кайгысы башка- чарак. Аның күңел хисләре башка бер генә шагыйрьнекенә дә охшамаган.
Кайчагында шагыйрәнең (шагыйрьнең) кемне уйлап сагышлануын да белеп булмый — әллә ул ир кешене ярата, әллә хатын-кызны.
Ә менә Э. Шарифуллина шигырьләренең адресаты ачык. Аның барлык уйлары, хисләре, барлык омтылышы бер генә кешегә — «гашыйк диңгезче егеткә» юнәлтел- гән. Ләкин — ул инде юк.
Шәүләң йөри көн дә. төн дә, күз алдымда буй-сының,—
ди шагыйрә «Эзлим» шигырендә. Мондый чакта аңа беркем, берни ярдәм итә алмый.
Кагылмагыз! Зинһар кагылмагыз! i Чит йөрәкләр безгә ягылмагыз!.. Изге килеш, тугры килеш гомер -» Күз алдымда торсын зәңгәр эңгер!
Шулай итеп, шагыйрәнең лирик герое үзенең ихлас мәхәббәте белән, горурлыгы һәм кайгысы белән бездән, сездән һәм дөньядагы барлык мәшәкатьләрдән югары күтәрелә. Мондый олы җанлы хатынның сафлыгына, бөеклегенә сокланмый мөмкин түгел.
Шагыйрә көчәнми, кыланмый. Аның хисләре көчле һәм табигый. Шәхси фаҗига, бер яктан. кайгы-хәсрәт. сагыш һем ятимлек алып
килсә, икенче яктан, аңа шигырьдә, иҗатта бар
кеменә балкып китәргә рухи кач биргән. Бу
дөньяда тол калган хатыннар да җитәрлек,
ятимлек турында язылган шигырьләр дә юк түгел.
Ләкин бу хакта шундый көчле итеп, шундый
тәэсирле итеп язучылар күп түгел. Монда шуны
гына әйтергә була: Эльмира Шарифуллине үын
талантка ия булмаган булса, күрәсең, хәтта шәхси
фаҗига да аиы шагыйрә ясый алмаган булыр иде.
Шагыйрә сүзнең көчен, мәгънә нечкәлекләрен
яхшы сиземли. Шулай да, бу әле аның
шигырьләре бар яктан да камил дигән сүз түгел.
Эльмирага һәр очракта сүзнең ачык һәм
аңлаешлы бульГп яңгыравына ирешергә кирәк.
Әлеге аның шигырьләрендә кытыршырак тоелган
яисә авыррак аңлашыла торган сүзләр, юллар
очрый.
Мәсәлән:
Каныктын ла. дөнья, билләһи дип, өйрәнден
дип. күңел китергә .
кебегрәк юлларны тиз генә аңлап-тоел булмый.
Эльмира Шәрифуллинага карата минем бер шигем
дә бар. Әйтик, сагыш, кайгы, юксыну кайчанга
кадәр дәвам итәргә мөмкин? Эльмираның үзе ечен
ул. ихтимал, гомергә барыр. Ләкин шигъриятне күз
алдында тотып фикер йөртсәк, моның бер чиге
булырмы яисә хисләр ташкыны киләчәктә
башкачарак юнәлештә ага башлармы? Кыскасы,
шагыйрә, үзенә якын темадан читләшкән очракта
да. ирешкән югарылыгында кала алырмы?
Менә шуңа күрә Эльмира Шарифуллина алай-
болай сүрелеп, тынычланып, төссезләнеп
калмасын, киресенчә, татар шигърияте күгендә
өзлексез балкып торсын иде д*«н теләк белдерәсе
килә.