Логотип Казан Утлары
Публицистика

Каләмдәшләребез — СССР Язучылар союзының берлегендә

Резеда Вәлиева Резеда Тәфкалүн кызы Вәлиева (Халилова) 1930 елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы районы Дү- шәмбикә авылында туа. Урта мактап һәм В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлагач. Татарстан китап нәшриятына эшкә билгеләнә һәм бүгенге кенгәчә анда яшьләрбалалар әдәбияты редакциясендә редактор булып эшли. Шагыйрәнең балалар өчен беренче китабы («Минем дусларым») 1960 елда басылып чыкты. Хәзер ул — уналты шигырь китабы авторы. Шагыйрә проза өл- касендә дә көчен сыный: «Яшь ленинчы» газетасында аның «Якты яр» исемле повесте басылып чыкты. Газиз Кашапов Газизҗан Салих улы Кашапов 1942 елның 21 ав густында Аксубай районы. Яңа Үзи авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, колхозда тракторчы һәм клуб мөдире булып эшли. 1962 елда Совет Армиясенә чакырыла һәм рядовой, хәрби училище курсанты, кадровый офицер булып хезмәт итә. 1973 елда Казан дәүләт университетына читтән торып укырга керә. Китап нәшриятында кадрлар бүлеге мөдире. Әлмәт- тә чыга торган «Хезмәт байрагы» газетасында. КамАЗ радиосында эшли. 1978 елдан — «Социалистик Та тарстан» газетасының үз хәбәрчесе. КПСС члены. • Казан утлары» журналында Г. Кашаповның «Сәмум җиле». «Солдат иртә ир була», «Җир җылысы» исемле повестьлары дөнья күрде. «Сәмум җиле» (1978) һәм «Еллар тыныч иде« (1983) исемле китаплары бар. Хәйдәр Хәйдәр Гайфетдин улы Гайнетдинов 1952 елның 27 ноябренда Зәй районының Дүрт Мунча авылында туган Мәктәп бетергәннән соң бер ел колхозда эшли Аннары 1976 елда Казан дәүләт университетын тәма»; лый «Ялкын» журналында әдәби хезмәткәр булып эш ли Хәзер ул — «Ялкын»ның җаваплы секретаре 1982 елда Татарстан кнтап нәшрияты яшь шагыйрь нең «Ут теле» исемле беренче китабын бастырып чыгарды.