Логотип Казан Утлары
Әсәрдән өзек

Киләчәккә хатлар

Бер чакны без шулай Горький белән Бер мәҗлестә бергә утырдык. Әллә ничек аның сул ягына Туры килде минем урындык... Горький безнең чорның зур әдибе, Аның даны Бөтен планетага таралган, Ә мин үземне бер бик кечкенә Кеше итеп сиздем аңардан... Башта аның белән сөйләр өчен Зур гакыллы сүзләр эзләдем, Тирләп беттем... Ә соңыннан инде түзмәдем, Башта булган гади уйлар белән Башлап алып киттем сүземне, Ә бераздан яхшы ук акыллы бер Кеше итеп сиздем үземне!..