Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӨКЕМ АЛДЫННАН

Совет сынлы сәнгатенең иң теп уңышларыннан берсе яңа кеше образын иҗат итүдә күренә. Социалистик революция яңарышы тарафыннан тудырылган бу кеше совет халкының иң яхшы сыйфатларын үзендә кристаллаштыручы, бөек тарихи казанышлар яулаучы революцион рухлы шәхес буларак күзаллана. СССРның халык рәссамы. СССР Художество академиясе член-корреспон- денты Харис Якуповның «Хөкем алдыннан» (1954) исемле күренекле картинасында нәкъ менә шундый көрәшче, үз язмышын ил язмышы белән бәйләгән коммунист образы гәүдәләндерелгән. Каһарман шагыйрь Муса Җәлил батырлыгына багышланган әлеге әсәр, бик хаклы рәвештә, күпмилләтле совет сәнгатенең казанышы буларак кабул ителде. Киеренке сюжетка корылган бу картинаның үзәген капма-каршы ике идея көрәше, аерым алганда, шагыйрь белән катыйль арасындагы бәрелеш тәшкил итә. Рәссам үзәк фигураның шундый отышлы сурәтләнешенә ирешкән ки. аның кыяфәтендә ләм карашында совет җәмгыяте тарафыннан салынган һәм геройның коммунистик идеал өчен шәхси көрәшендә чыныккан асыл сыйфатлар бик тә калку чагылыш таба, һәм геройның бөтен күзәнәкләреннән ташып торган көч сорау алучы гитлерчыларның үзләрен дә калтырандыра. Әйтерсең, фашистлар — Җәлилне түгел, ә Җәлил фашистларны хөкемгә тарта. Шунысы да ачык төсмерләнә: Моабит тоткынының йөрәге белән фронтовик-рәссам йөрәген, гүя, ниндидер «рухи күпер» тоташтыра. Теманың якынлыгы, шәхси кичерешләр кайнарлыгы исә картинаның ышандыру көчен арттыра, шагыйрьнең героик шәхесен тагын да зурайта. Йөзенә сирпелгән яктылык дулкыны Җәлилнең рухи ныклыгын, идея инанганлыгын, җиңүгә ышанычын ачыграк итеп күрсәтә. Картинаның тагын бер уңышлы ягы шунда да күренә: илленче елларда иҗат ителгән күп кенә әсәрләрдән аермалы буларак, анда дошман образлары. ниндидер карикатура алымнары белән түгел, ә үз карашларын үҗәтлек белән алга сөрүче шактый ук көчле реаль персонажлар итеп гәүдәләндерелгән. Җәлил менә нинди дошман белән көрәшкән! Ә мондый бирелеш исә шагыйрь батырлыгының әһәмиятен бермә-бер арттыра. Һәм әсәр шул ягы белән отышлы: аның идея эчтәлеге, сорау алу яки тарихи факт кысаларыннан чыгып, ике идеология, ике дөнья арасындагы каршылык, социаль коллизияләр дәрәҗәсенә кадәр үстерелә. Әсәрнең яшәү- чәнлеген һәм заманчалыгын нәкъ менә шундый сыйфатлар билгели.