Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГОРЬКИЙ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

Бөтендөнья хезмәт ияләренең якын дусты, революция лачыны, даһи язучы Алексей Максимович Горькийның Казанга килүенә 100 ел тулган көннәрдә, илебездәге барлык халыклар кебек, татарстанлылар да үзләренең якташларын — «Казанның данлы пекарен» (Ленин) хөрмәт белән искә алалар. Казан — Горькийның рухи яктан туган каласы. Ул беренче тормыш университетларын шунда уза, даһи Ленин шикелле үк, азатлык өчен көрәш юлында беренче чыныгуын иң башлап Казанда ала. Әдәбиятка революция хәбәрчесе булып килгән, тормышның кабахәтлекләрен себереп ташлап, җир йөзендә гадел, якты һәм шатлыклы тормыш төзү бәхетенә ирешү өчен аяусыз көрәшкән бу бөек художник, дөнья классик әдәбиятының алдынгы традицияләрен үстерә барып, яңа совет әдәбиятына нигез салучы, социалистик реализм методын тудыручы булды. Горький иҗатында, дөнья әдәбиятында беренче тапкыр буларак, яңа герой — алдынгы пролетарий, халыкның азат хезмәте һәм бәхете өчен көрәшүче герой образы туды. Бу геройның рухи матурлыгы, иксез-чиксез иҗади мөмкинлекләре Горький әсәрләрендә зур осталык белән бирелде. Язучы үзенең иҗатында сыйнфый көрәштә җиңеп, яңа социализм дөньясын төзергә сәләтле көчне — халыкның куәтле көчен гаять оста күрсәтте. Эшчеләр сыйныфының революцион көрәше, яңа җәмгыять төзүдә аның хезмәт батырлыгы Горький әсәрләрендә дөрес һәм тормышчан чагылыш тапты. Бөек сүз остасы А. М. Горький гадел тәнкыйтьче һәм ялкынлы публицист та иде. Аның тынычлыкны, демократияне һәм социализмны яклап ясаган чыгышлары зур әһәмияткә ия булдылар. Горький, буржуаз дөньяны рәхимсез тәнкыйтьләп, империалистик реакцияне һәм ул тудырган фашизмны ярсып фаш итте, җир йөзендәге намуслы барлык кешеләрне Б реакциягә каршы, халыкларның азатлыгы һем туганлыгы хакына, бетен җир шарында тынычлык урнаштыру хакына көрәшкә чакырды. Горькийны Көнбатыш Европа һәм Американың прогрессив язучылары (Франциядә Р. Роллан, А. Франц, А. Барбюс, Америкада Т. Драйзер, Дж. Лондон, Даниядә М. Андерсен-Нексе һ. б.) белән ныклы иҗади һәм рухи дуслык берләштерде. Р. Роллан әйткәнчә, әле беркайчан да һәм Горькийдан башка беркемгә дә бөтендөнья культурасы гасырын революция белән шулай оста бәйли белү мөмкин булмады. Актив көрәшү- чән гуманизм, әсәрләренең чын патриотизмы һәм халыкчанлыгы, социализм өчен барган көрәшнең көченә һәм тормышчанлыгына нык ышану, хезмәтне поэтик төсләрдә күрсәтү, уңай геройны сурәтләүдә новаторлык алымнары — болар барысы да бөтендөнья әдәбиятына Горький керткән бәһаләп бетергесез өлеш. 1907 елның маенда Горький Лондонда партиянең V съездында катна - g ша. «Ана» романы белән кулъязма хәлендә үк танышкан В. И. Ленин с язучы белән әңгәмәсендә бу китапның бик вакытлы булуын, эшчеләрнең стихияле хәрәкәтен пролетариатның оешкан көрәшенә әверелдерү те- х масының бик мөһим икәнлеген билгеләп үте. Озакламый «Ана» романы i бик күп телләргә тәрҗемә ителә һәм миллионнарча укучыларның өстәл о китабына әверелә. В. И. Ленин һәм башка күренекле шәхесләр белән даими аралашып ♦ торуы һәм якын дус булуы Горькийга чынбарлыкны тирәнрәк аңларга, та- х рихи вакыйгаларны сәнгатьчә сурәтләгәндә партиялелек позицияләрен- ~ нән чыгып эш итәргә, әсәрләрендә тормышның боек дөреслеген чагыл- ч дырырга ярдәм итте. Аның иҗаты пролетариатның сыйнфый аңы үсеше- * нә гаять зур йогынты ясады. Язучы иҗатының бу ягын билгеләп, Ленин £ болай дип язды: «Горький — һичшиксез, пролетариат сәнгатенең зур вә- < киле, ул аның өчен күп нәрсә эшләде һәм тагын да күбрәк эшли алачак». u Илебездәге барлык халыкларның культурасы һәм әдәбияты үсеше ® турында А.М. Горький туктаусыз кайгыртучанлык күрсәтте. Аның талант- X лы иҗаты үрнәгендә бик күп язучылар үсеп чыкты. Безнең татар әдәбиятының барлык күренекле язучылары аның якты иҗатыннан үрнәк алып үстеләр. Татар телендә пролетариат әдәбиятының беренче үрнәкләрен биргән Г. Коләхметов 1908 елда басылган «Яшь гомер» драмасының титул битендә: «Бу әсәр мәшһүр рус мөхәррирләреннән Максим Горькийга тәкълидән яэылмыштыр», — дип күрсәтте. Реакция еллары өчен бу — бик кыю белдерү иде. Чөнки бу чор патша хөкүмәтенең М. Горькийны аяусыз эзәрлекләгән, буржуаз матбугат, аның таланты сүнде, дип язып чыккан еллар иде. «Яшь гомер» драмасы — гади иярү генә түгел, бәлки Горький мотивларын милли нигездә иҗади файдаланып язылган әсәр. Коләхметов та төп җиңүче тарихи көчнең эшчеләр сыйныфында булуын дөрес күрә. Ул татар әдәбияты өчен яңа образлар — революцион интеллигент Гали, эшче Йосыф, җитәкче-коммунист Вәли образларын иҗат итте. Әсәрдә Горький геройлары белән Коләхметов образлары арасында күп кенә аваздаш фикер йөртүләр күренә. Мәсәлән, «Мещаннар»да Нил Бессеменовка мондый сүзләр әйтә: «В этом доме я тоже хозяин. Я десять лет работал и заработок вам отдавал. Здесь, вот тут, вложено мною не мало! Хозяин тот, кто трудится». Үз нәүбәтендә Йосыф та шундый ук фикерләре белән чыга: «Менә бу кәнәфидә дә минем хакым бар. Ничек бар?.. Бу кәнәфине кем эшләгән! Эшчеләр. Йосыф кем соңТ Эшче»... ТАТАР ӘДӘВИЯТЫ ф Алдынгы татар интеллигенциясе арасында марксистик идеяләрнең килеп керүен күрсәтүгә багышланган «Ике фикер» пьесасында да М. Горькийның «Соры турында» памфлеты һәм «Кеше» исемле әсәрен- 1 нән алынган тәэсир сизелеп тора. Автор Кара фикерне реакцион көчләрнең символы итеп куйса, Кызыл фикерне киләчәкнең —көрәштә җиңә баручы революцион идеяләрнең билгесе итеп ала. Шуның белән бергә, Г. Коләхметовка, М. Горькийның үзенә дә ярдәм иткән шикелле, революцион идеяләрне үзләштерүгә, беренче нәүбәттә, большевиклар партиясе юл күрсәтә. М. Горкий һәм А. Толстой совет азучыларының Беренче Бөтенсоюз съездында катнашкан татар язучыларыннан К. Нәҗми, J1. Гыйльми, X. Туфан, Г. Толымбай, Ф. Сәйфи-Казанлы, Г. Нигъмәти арасында. А. М. Горькийның тормыш юлы һәм әсәрләре белән киңрәк кызыксына башлау татар әдәбиятында һәм вакытлы матбугатта 1906—1907 ел- ■ лардан башлана. Г. Камал үзенең «Бәхетсез егет», дигән драмасының икенче редакциясенә Горькийның «Тормыш төбе ндә» дигән пьесасыннан җырлар (С. Рәмиев тәрҗемәсендә) алып урнаштыра. Кара реакция елларында бу җырлар татар хезмәт иясе арасында киң тарала, укучы яшьләр, завод-фабрика эшчеләре тарафыннан еш җырлана. Кояш чыга да, бата да. Төрмәм мәңге караңгы. Көннәр, төннәр зобанилар, Н.........................................................х! Тәрәзәмне караулый... Шул елларда татарча чыга торган газета һәм журналларда М. Горькийның Америкада да булуы һәм рус монархиясенә каршы көрәш алып баруы, хезмәт ияләрен» яклаучы булуы турында хәбәрләр бер-бер артлы басылып тора. Бигрәк тә «Ана» романының кайда һәм нинди телдә басылуы турында күп кенә мәгьлүмат бирелә. Мәсәлән, «Казан мөхбире» 1 газетасының 1907 елгы 21 сентябрь санында: «Россиянең бөек мөхәррирләреннән Максим Горькийның «Ана» әсәре күптән түгел «Знание» мәҗмугасында басылып чыкты... Хәзер Максим Горький җавапка тартыла», — дип хәбәр ителә. Татар матбугаты «Ана» романының Канчыгышта популяр булуы турында да күрсәтә. Бу уңайдан «Вакыт» газетасының 1910 ел, 4 май санында болай диелә: «Каһирәдә рус язучыларыннан Толстой дан кала иң мәшһүре Максим Горький санала. Аның терекчәдән гәрап теленә тәрҗемә ителгән «Ана» романы Каһирәдә 7 мәртәбә басыла, меңнәрчә данәдә тарала. Чехов әсәрләре дә гарәп сәүдәсен бизи башлады». ♦ Тагын шунысы да игътибарга лаек: «Ана» романының терекчәгә тәр- 3 җемәсе Россиягә — Орск шәһәренә дә кайтарыла. Шул турыда «Йол- * дыз» газетасының 1913 ел, 11 апрель санында түбәндәге игълан бирелә: -5 «Ана» — Максим Горький әсәре, терекчәгә тәрҗемә ителеп басылып 4 чыкты... Хакы 1 сум 80 тиен. «Ана» гүзәл әсәрдер». Шунда ук китап алдыручылар өчен түбәндәге адрес күрсәтелә: Орск шәһәре. Шәрык ки- * тапханәсе. Димәк, революциягә кадәр үк бу әсәрнең төрекчәгә тәрҗе- * мәсе бездә дә сатыла башлаган. £ Әдипнең бөек гуманистик идеяләр белән сугарылган әсәрләре татар J яшьләре арасында зур ихтирам казана. Алар үзләренең әдөби-публи- Б цистик мәкаләләрен A. М. Горькийның рухландыргыч идеяләренә таянып = яза башлыйлар. Бу яктан шул елларда ук революцион брошюралар тәр- 5 җемә итүче — журналист Рәкыйб Рәкыйбиның «Казан мөхбире» газета- ° сында (1907 ел, декабрь) басылган «Гали өметләр» дип исемләнгән мәкаләсе аеруча характерлы. Әлеге мәкаләдә Горькийның: «Ин^ан! Бөек Инсан! Инсан рухи хәле көчсез вакытта үзенә алла иҗат иткән булса, гали рухы... яңадан кувәтләнгәч, ул аны юк итәчәк», дигән сүзләре эпиграф итеп алына. Безнең әдипләр үзләре генә түгел, геройлары да бөек язучыга хөрмәт күрсәтәләр. Шундый мөнәсәбәт Ф. Әмирханның 1911 елда басылган «Урталыкта» романында реаль чагылыш таба. Әсәрнең баш герое Хәсән үз бүлмәсен бизәгәндә өстәле каршындагы стенаның урта бер җиренә Маркс сурәте төшерелгән открытканы, уң ягына Тургенев һәм сул ягына Горький рәсемен урнаштыра. Шунда автор, сызык астына төшереп, Горькийны «Җәберләнүчеләр тормышын язу белән танылган мөхәррир», дип күрсәтә. Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай, рус классикларыннан Пушкин, Лермонтов һәм Толстой әсәрләре белән рухланып язуы белән беррәттән, Горькийдан да идея йогынтысы алды. Аның «Максим Горькийны укыганда шуларга (мещан һәм мещанкаларга. М. Г.) нәфрәтем уяна», дип язуы, бер яктан, аның пролетар язучы әсәрләре белән яхшы таныш булуын күрсәтсә, икенчедән, Тукайның үзенең аннан идея йогынтысы алуын тануы да иде. Ул Горькийны иң яраткан язучысы итеп санады. Л. Н. Толстой вафаты уңае белән язылган «Мөбарәк тәсбих өзелде» нәсерендә дә Тукай ул елларда Италиядә яшәгән Горькийны бу югалту уңаеннан тирәннән борчылучы язучыларның берсе итеп күрсәтте. Икенче бер классигыбыз Ш. Камал исе М. Горькийны үзенең укытучысы итеп санады. Аның Горький әсәрләре белән беренче очрашуы 1903 елларга туры килә. Күмер шахталарында, Каспий диңгезе буендагы балык промыселларында эшләп йөргән вакытларында ук ул «Макар Мудра» исемле хикәяне кулга төшерел укый. Бу әсәр аның күңелендә тирән эз калдыра. Соңыннан, иҗат эшенә керешкәч, без Ш. Камалның ничек М. Горький иҗаты йогынтысында үсә барганын күрәбез. Шул рәвешчә Горький безнең революцион-демократик яэучылары- бызның иҗатлары үсешендә зур таяньш булып торды. Ш. Камал һәм Г. Ибраһимовларның тарихи вакыйгаларга багышланган зур полотнолы роман язуларын да аның иҗаты йогынтысыннан башка күз алдына китереп булмый. Үз чиратында М. Горький татар язучылары һәм журналистларының иҗатларын даими рәвештә күзәтеп бара. 1905 ел революциясеннән соң аларның ирешкән уңышлары турында рус матбугатында беренче талкыр МӨХӘММӘТ ГАПНУЛЛИН М. Горький язып чыга. 1911 елда ук инде «Үзлегеннән өйрәнгән язучылар турында» дигән мәкаләсендә ул украин һәм белорус әдәбиятының тиз күтәрелүен әйтә дэ, татар әдәбиятының да шундый ук уңышларына игътибар биреп: «Россиядә татар матбугатының һәм әдәбиятының тиз үсүен, Казанда... Уфада, Бакуда татар интеллигенциясенең культура эшчәнлеген күрсәтеп үтәм... Бу — кичәге көн күренеше; моннан ун ел элек ул мөмкин булмаган булыр иде» — дип язды. Татар әдәбиятында һәм публицистикасында яшь талантларның үсүен М. Горькийның зур игътибар белән күзәтүе, билгеле, язучының шәхси симпатиясе нәтиҗәсе генә түгел. Моның иҗтимагый характердагы тирәнрәк тамырлары бар. Беренче рус революциясеннән соң реакция дулкыны интеллигенциянең күп өлешен куркыткан бервакытта, Горький әдәбияттагы реакцион көчләргә каршы көрәштә төрле милләт халык массалары арасыннан үсеп чыккан яшь язучыларның яңа, сәламәт иҗатына таянды. Ленинның һәр милли культурада ике культура булу турындагы тәгълиматына таянып, ул Октябрь революциясе алдыннан рус һәм башка милләт культураларының прогрессив көчләрен бергә җыярга һәм тупларга омтылды. Үзенең оештыру эшендә Горький пролетар интернационализм позициясендә торды, «Русьны җыю» нинди дә булса милләт культурасын гегемон итү максатын куймый һәм куймаска тиеш, ул киләчәктә тигез хокуклы кабиләләрнең тыгыз союзы булып үсәчәк, дип күрсәтте. Әдәби йогынтыны бер яклы гына түгел, бәлки үзара мөнәсәбәттә, үзара тәэсир итешү яссылыгында өйрәнү кирәклегенә М. Горький һәрвакыт басым ясап килде. 1911 елда татар язучыларының берсенә язган хатында ул болай диде: «Мне приходит все в голову такая мысль: хорошую услугу оказал и русским, и татарам, тот татарин, который взялся бы проследить, как влияло соседство татар на русский народ в его представлениях о жизни» 1 2 . Татар язучылары һәм татар әдәбияты белән рус җәмәгатьчелеген таныштыру идеясен дә М. Горький күтәреп чыга. Ул 1909 елда ук Г. Тукай шигырьләрен русчага тәрҗемә иттерү турында тәкъдим кертә, 1912 елда татар язучыларының әсәрләреннән русча җыентык чыгарырга планлаштыра һәм шул турыда аларның үзләренә хәбәр итә. Италиядә яшәгәндә дә Горький шул кызыксынуын дәвам иттерә. 1912 елның августында Капридан В. Вересаевка язган хатында түбәндәге сүзләр бар: «...Себер, белорус һәм украин язучылары, латыш һәм татар язучылары әсәрләренең җыентыкларын бик тиз оештырырга булыр иде. Шулай ук грузин, әрмән, фин һ. б. милләт язучыларының җыентыкларын төзү дә кыен булмас. Бу эш... тулысынча үз вакытында эшләнгән бер эш булыр иде... Яхшы теләк белән эшләнгән һәм кирәкле бу эш рус әдәбиятының ... абруен... ныгытыр иде». Мондый җыентык төзелә. М. Горькийның кулъязмалары архивында татар әдәбияты турында Нәҗип Думави тарафыннан язылган бер очерк саклана. Аны Алексей Максимович үз кулы белән редакцияләп чыккан. Шунда кертелгән редакцион төзәтмәләр бөек әдипнең татар тормышын, тарихын һәм әдәбиятын никадәр тирән белүе һәм нечкә аңлавы турында сөйлиләр. Шул очеркны редакцияләгәндә ул татар язучыларының берсенә хат язып, К. Насыйри, Ш. Мәрҗаниләр турында материал өстәүне, мәгърифәтче, тарихчы, журналист Р. Фәхретдиневнең биографиясенә караган һәм нинди газета-журналларда эшләве турындагы материалларны да җибәрүне сорый 3 . 1 Горький М. «О литературе». М , 1953. 123 бит ’ Горький и литература народов Советского Союза. Ереван. 1970. 482—186 битләр 1 Горький М архивы, ПГ-РЛ. 17—22—2. Капитализм һәм патша хәкүмәтенең кысуы шартларында Горькийның бу изге теләкләре — татар әдәбияты җыентыгын рус телендә чыгарып, киң җәмәгатьчелекне таныштыру планнары тулысы белән тормышка ашырылмый. Шулай да ул эзсез калмый. М. Горький татар әдәбияты, матбугаты, театры торышы турында үзе редакцияләгән бер очеркны 1911 елда «Современник» журналына җибәрә. Шул елның январенда ♦ «Современник» редакторына язган хатында ул очеркны: «Очень инте- з ресно, никому неведомо. HOBOI»1—дип бәяли, басарга тәкъдим итәм, £ ди. һәм очерк «Современник» журналының 1911 ел, 4 нче санында ба3 сылып та чыга. Соңрак Тукай шигырьләрен тәрҗемә итү турындагы тәкъдим дә гамәлгә аша. 1914 елда Лазаревский институты тарафыннан чыгарыла тор- < ган «Көнчыгыш җыентыгымның бер санында «Мәхәббәт», «Өзелгән < өмид», «Шүрәле», «Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре», г «Мөбәрәк тәсбих өзелде» дигән әсәрләр, шунда ук шагыйрь турында J кыска гына биографик белешмә басыла. Тукайның авыр шартларда һәлак булуын, аның реакция көннәрендә = кичергән фаҗигасен дөрес бәяләүче кеше дә М. Горький булды. Ул язу- £ чы Сергеев-Ценскийга, «Өзелгән өмид» шигырен истә тотып, түбәндәге g юлларны яза: «Сез вәгазьчеләр художникларның бугазларыннан ала- лар, дип зарланасыз. Бу дөнья художниклар өчен түгел,—анда аларга 4 5 һәрвакыт кысынкы һәм уңайсыз булды, — шуңа күрә аларның роле мак- = таулырак та һәм батыррак та. Ачлыктан һәм чахоткадан үлгәндә, казан татарларыннан бер шагыйрь: =: •Очты дөнья читлегеннән х Тарсынып күңлем кошы».— с дип, бик шәп әйткән. «Очты» сүзенең кабатлануында (русча тәрҗемәсен-•- дә «очты» сүзе ике тапкыр кабатлана. — М. Г.) мин шатлык тавышы ише- и тәм. Ләкин мин үзем, әлбәттә, яшәү шатлыгын артыграк күрем: яшәү г бит ул бик тә кызыклы нәрсә!..» 2 х Рус классик әдәбияты үрнәкләрен тәрҗемә итүдә шактый күп эшлә- » гән Солтан Рахманкулов 1909 елны М. Горькийның «Дружки» исемле хи- © көясен «Ике сукбай» исеме белән бастырып чыгара. Соңрак 1914— < 1915 елларда Г. Камал — «Тормыш төбендә», Г. Кәрам (Габдрахман Рәхматуллин) «Мещаннар» пьесаларын тәрҗемә итәләр. А. М. Горькийның рухландыручы буларак зур йогынтысы татар совет әдәбияты матбугаты һәм сәнгатенең формалашуында аеруча ачык сизелә. Күренекле революционер М. Вахитов җитәкчелегендә чыккан «Кызыл байрак» газетасы үзенең беренче санында ук Горькийның «Иптәш» исемле нәсерен татарча бастырды. Октябрь революция.енә хәзерлек елларында бу әсәрнең татар теленә тәрҗемә ителүе бик әһәмиятле иде, әлбәттә. Татар артистлары да Бөек Октябрь социалистик революциясенә әзерлек көннәрендә Горький әсәрләрен сәхнәгә кую өстендә эшләделәр. Бу хакта 1917 елның 15 октябренда «Кояш» газетасында түбәндәгечә белдерелә: «Большой театр: Г. Кариев идарәсендә татар драмасы. Җомга көн 20 нче октябрьда... «Сәйяр» труппасы артистлары тарафыннан спектакль булачак. Тамашага куеладыр: татар сәхнәсендә беренче мәртәбә ' Юиович М М Горами* ■ боркЛе >а раммепю ■ дружбу мрело» М. I9S7. М бит 5 Горкки* М «Әдабиат турында хатлар». М. 1967. Ml 6«т яңа әсәр: «Мещаннар». Драма 4 пәрдәдә, бөек мөхәррир М. Горький әсәре. Бу әсәрне труппа гаять җитди хәзерлек белән уйнаячак. Уйнаучылар: Синаева, Болгарская, Кариев, Шамиль...» Икенче бер игъланда спектакльнең Мөселман социалистлар комитеты үтенүе буенча 25 Октябрьга күчерелүе әйтелә: ә соңыннан аның билгеләнгән көнне булмый калуы гадәттән тыш вакыйга, ягъни революция җиңгән көндә урамнарда барган көрәш белән аңлатыла. Озакламый бу мәшһүр әсәр татар сәхнәсендә беренче мәртәбә уйнала. Димәк, татар артистлары Бөек Октябрь революциясеннән соң сәхнәгә беренче мәртәбә Горький әсәрләре белән чыгалар. Буржуаз интеллигенциянең саботаж ясарга маташкан вакытларында алдынгы татар интеллигенциясе вәкилләренең бу адымы, һичшиксез, мактаулы күренеш иде. 1928 елда Горький тагын бер мәртәбә Казанга килә. Татарстан хезмәт ияләре, язучылар, укучы яшьләр вәкилләре үзләренең сөекле язучыларын, якташларын, Кама тамагы пристанена кадәр барып каршы алалар. Язучы Кави Нәҗми: «Ул атнаны бөтен Казан Горький белән яшәде, ике сүзнең берсе аңа багышланды»,— дип искә ала. Горький, Казанда аз гына торса да, завод-фабрикаларда, уку йортларында, газета редакцияләрендә һәм башка культура учреждениеләрендә була. Казанның Зур театрында оештырылган тантаналы җыелышта речь белән чыга: «Минем университетларым» китабында минем биредә, Казанда ничек яшәвем турында сөйләнә. Чынында исә, мин Казанда әсәремдә язылганга караганда күбрәк ачы минутлар кичердем. Ләкин яман яхшысыз булмый. Бүген инде мин Казандагы барлык кичергәннәрем йөз өлеше белән түләнде... Элек мин алар турында хыяллана гына алган кешеләр —хәзер инде яшиләр, эшлиләр, сөйләшәләр, бөек эшләрне иҗат итәләр... Сез үз хезмәтегезнең бөеклеген үзегез сизмисез, чөнки сез аны көн саен эшләп торасыз. Сезнең ихтыяр белән дөнья үзгәртелеп корыла, сезнең ихтыярыгыз кешеләрнең алга китүенә комачаулый торган барлык киртәләрне бетерәчәк». Бөек әдипне күрү бәхетенә мин дә ирештем. Без ул чакта югары мәктәпләргә — институтларга хәзерлек курсларында (татрабфакта) укый идек. Рус әдәбияты буенча дәресләр барганда Алексей Максимович ишекне ачып, рөхсәт сорап, класска керде. Без аякка бастык. Шунда Горький кулы белән безгә утырырга ишарә итте һәм укытучыбыз доцент Неболюбовтан дәресне дәвам иттерүен үтенде. Ун-унбиш минут күзәтеп утырганда, татар эшче-крестьян яшьләренең укытучыга биргән җавапларын тыңлаганда, һичшиксез, бөек гуманист үзенең күп еллардан бирле көткән өметләренең чынга ашуын, ягъни барлык милләт халыкларына белем алырга бертигез мөмкинлекләр бирелгән көнне үз күзләре белән күреп куангандыр. Моны интернациональ язучының күз карашлары әйтеп тора иде. Звонок булгач, ул, укытучыга рәхмәт әйтеп, безгә барыбызга сәламәтлек һәм уңышлар теләп, саубуллашу билгесе итеп, алдагы берничә укучының иңнәреннән сыйпый барды да ишеккә борылды. Без озатып калдык. Ләкин аның якты образы гомергә йөрәгебездә урнашты. Мин кулыма каләм алып яза башлагач, тәүге мәкаләләремнең берсен сөеклебез Горькийга багышлап язарга омтылуым да шуннан килә иде. Горький Казанда булган чакта Кави Нәҗми аңа «Шобагз» хикәясенең русча тәрҗемәсен бүләк итә. Мәскәүдән язган хатында Горький: «Әгәр дә рөхсәт итсәгез, мин Сезгә гадирәк язарга киңәш бирер идем. Чын матурлык һәм акыллылык һәркайчан гадилектә», — дип киңәш итә. Шул ук елда Шамил Усманов та бөек пролетар язучы белән бәйләнешкә керә, аңа әсәрләрен җибәрә, хатлар алыша. Горький архивында Ш. Усмановның «Смерть подпоручика Данилова» һәм «Отступление» дип исемләнгән әсәрләренең кулъязмалары саклана. Бөек язучының керткән 10 редакцион төзәтмәләренә караганда, аның кулъязмаларны гаять игътибарлы укыганлыгы күренә . Горький татар язучыларына тормышны тирәнрәк өйрәнергә киңәш бирә. Аның тәкъдиме буенча бер төркем татар язучылары пәм журналистлары (К. Нәҗми, Ш. Камал, К. Тинчурин, һ. Такташ, Г. Нигьмәти, М. Гали, Г. Кутуй, М. Әмир һ. б.) 1929 елның җәендә көньяктагы республикаларда һәм Украинада сәяхәттә булалар. Әйләнеп кайтканда Мәскәүдә Горький аларны бик җылы кабул итә. Безнең язучылар хакыйкатьнең үзе кебек бик тә гади Горький белән сөйләшә торгач ачылып китәләр, үзләрен борчыган һәм кызыксындырган мәсьәләләр турында киңәшләшәләр. Мирсәй Әмир шул очрашуда бөек язучының биргән киңәшләрен түбәндәгечә хә ерли: «Ул безгә, татар язучыларына, үзебезгә иң таныш булган тормыш турында, Татарстан тормышы турында язарга кушты. Татар стан хезмәт ияләренең культурасын күтәрүгә ярдәм итүне, иҗатыбызның j үзәген татар хезмәт ияләрен социалистик рухта тәрбияләү эшенә юнәл- 2 дерүне безнең алдыбызга төп бурыч итеп куйды» г . с Алдынгы татар язучылары бу кыйммәтле фикерләрне, әһәмиятле ки- 3 ңәшләрне истә тотып иҗат иттеләр һәм нәтиҗәдә, чыннан да, татар әдә- g биятының гына түгел, күпмилләтле совет әдәбиятының үсешен күрсәткән | - «Матур туганда», «Язгы җилләр», «Намус», «Сүнмәс утлар», «Гади кеше- ф ләр» кебек күренекле романнар бирү дәрәҗәсенә күтәрелделәр. = Шул очрашуда катнашкан Г. Кутуй, Горькийның ни дәрәҗәдә игъти- = барлы булуына сокланып, түбәндәгечә язды: «Татар әдәбияты белән бо- £ лай да таныш булган Горькийның татар культурасына мәхәббәте һәм аны > тагын да күбрәк белергә тырышуы гаять зур иде. Татар җырларын яраs тып тыңлавы әле дә хәтеремдә. Тәнәфес вакытында банкетта: «Татар ® халкының талантлы Тукае бар», — дип кайта-кайта сөйләде. Шулай ук u югары бәяне ул соңыннан (татар язучылары Москвада Максим Горький- н да кунакта булганда) татар телендә шигырьләрен тыңлаганнан соң Һади * Такташка да бирде» s . j 1932 елда A. М. Горькийның кырык еллык хезмәт бәйрәме уздырыла. * Бөтендөнья прогрессив кешеләре белән берлектә, Татарстан хезмәт ия- ® ләре дә бу датаны зур шатлык белән билгеләп үтәләр. Газета һәм жур- * налларда аңа багышланган күп кенә мәкаләләр басыла. Бөек әдипнең тормышы һәм иҗатына караган иң әһәмиятле хезмәтләр һәм В. И. Ле - нинның «Максим Горький турында» дигән мәкаләсе тәрҗемә ителә. Тагын бер елдан соң М. Горький әсәрләренең алты томлыгын тәрҗе мә итү эшенә керешелө. Бу кирәкле һәм җаваплы эшне башкаруда күренекле татар язучылары катнаша. Шулар арасында Ш. Камал, И. Гази, М. Әмир, К. Нәҗми, А. Шамов. М. Максуд, Ф. Хөсни, Ә. Исхак, С. Файзуллин, А. Гомәр һәм аеруча С. Әдһәмова зур активлык күрсәтәләр. Язучылар гына түгел, татар артистлары да әдипнең драматик әсәрләрен тәрҗемә итүдә үз өлешләрен кертәләр (3. Солтанов, X. Сәлимҗанов һ. б.), һәм аның «Дошманнар», «Варварлар», «Соңгылар», «Васса Железнова» кебек драмалары татар сәхнә ендә гаять уңыш белән бара. Артистлар 3. Солтанов, М. Мутин, Ф. Ильская, X. Әбҗәлилов әсәрләрнең идея эчтәлеген тамашачыга зур осталык белән ачып күрсәтәләр. Безнең тамашачыларның аларны ничек кабул итүләре турында СССР азучыларының Беренче съездында (1934 ел) ясаган чыгышында К. Тинчурин болай дигән иде: «У нас, в Татарском государственном академическом театре, ставятся пьесы Горького... Их ставят так, что с большим удовольствием смотрятся нашими зрителями и воспринимаются ими не как пьесы другой национальности, а как произведения, дающие нам живую жизнь на шей общей социалистической стройки» ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ф М. Горький иҗаты үрнәкләрен тәрҗемә итү процессында татар совет язучыларының үзләренең дә рухи яктан үскәннән-үсә баруларын күрәбез. Бу хәл әсәрләрнең тирән мәгънәләрне эченә алган тормыш энциклопедиясе булуларыннан килә. Горький язучыларыбызның, артистлары- бызның художество зәвыкларын үстерүгә, аларның әдәбият һәм сәнгать осталары булып формалашуларына зур ярдәм итте. А. М. Горькийның турыдан-туры ярдәме белән 1930 елда Мәскәүдә «Альманах татарской литературы», 1931 елда «Сборник татарской литературы», 1933 елда «Современная татарская литература» дип исемләнгән җыентыклар дөнья күрә. Димәк, татар әдәбиятының киң аренага чыга башлавы да бөек әдип ярдәмендә була. А. М. Горький илебез халыкларының экономикасында һәм культурасында булган үзгәрешләрне игътибар белән күзәтеп барды. СССР халыкларының үзара дуслыгы үсә баруына шатланып, Татарстан республикасының унъеллыгы уңае белән ул Италиядән болай дип язды: «...Мин хезмәт иясе татар халкының, рус эшче халкы белән бе ргәләп һәм дус булып, ирекле рәвештә үз тормышын төзү хокукы булган вакытка кадәр яшәвемә шатланам. Татар республикасы үзенең ун ел яшәвен бәйрәм итә. Хезмәт халкының энергиясе белән тудырыла торган тарихның бу яшүсмеренең баһадир булып үсүенә мин нык ышанам. Минем бу ышануымны аек, чисталыкны яратучан, хезмәт сөючән, үзенең максатына ирешүдә эчке мөлаемлыкны зур түземлек белән бергә кушарга теләүчән татар халкы турында кечкенәдән үк бөтен белгәннәрем ныгыта. Минем бу ышануым Татарстан республикасының культура үсеше турында белгәннәрем белән дә раслана. Яшәсен мин яраткан татар халкының Совет Социалистик республикасы!» 2 А. М. Горький иҗаты кешелекнең иң бөек идеалы — коммунизм төзү өчен, илебезнең башка халыклары белән берлектә, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә көрәшүче беек рус халкының тарихи роле белән аерылгысыз бәйләнгән. Бөек язучының бөтен тормышы, партиягә һәм халыкка зур ышаныч белән сугарылган тормышы — художникның Ватанга үзен-үзе аямый тугрылыклы хезмәт итүенең матур үрнәге. Иҗатының халыкчанлыгы, интернациональ рухта булганы өчен дөньяның барлык милләт кешеләре бөек әдипкә тирән ихтирам саклыйлар. Горький бүген дә безнең белән.