Логотип Казан Утлары
Маҗаралы повесть

АК «ЖИГУЛИ» ЭЗ ЮГАЛТА

Зөфәр Фәтхетдинов 1940 елда Кострома шәһәрендә туа. В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала. Хәзерге вакытта Зөфәр Фәтхетдинов — профессор, юридик фәннәр докторы, ил күләмендә билгеле галим, алтмышлап фәнни китап һәм мәкаләләр авторы. Аларның кайсылары чит телләргә дә тәрҗемә ителгән. Иҗат эше белән җитмешенче еллар азагында шөгыльләнә башлый. Аның * Ачылган серләр» исемле маҗаралы повесте 1983 елда еКазак утлары» журналында (7-8 саннар) дөнья күрде.

 

Кичкә таба җил күтәрелде. Ләкин бөркүлек кимемәде Көннең сүрелер нияте күренми кебек иде. Офыкка авышкан кояш һаман да күкләрне тутырып, кайнар чуен булып агып ятуында булды. Юк... хәзер инде озакка бармас. Утлы-кызган шәфәкъның, иң биек калкулыклар түбәсендә көйрәп, иңкүлекләргә, тузанлы юлларга кисәүле-көлсу күләгә булып елышыр сәгате якынлашып килә. Олы юл кинәт уңга — баеп баручы кояшка каршы борылып, сыртын кабарткан эткә охшап торучы текә калкулыкка үрмәли башлады. Ул шул уңайдан иске агач күпергә әверелеп, тар гына ерга нак өстеннән шуышып чыга да, сырт буйлап ахыргача күтәрелгәч, сыты- лаҗәелә төшкән кызыл кояш табына терәлеп, туктап кала. Күрәсең, аннары тагын аска — сыртның теге ягындагы иңкүлеккә төшеп китәдер... Калкулыклары артында яткан серлелеге белән кызыктыра да, күзкарашка киңлек бирмичә аптырата да торган яклар икән бу! Милиция лейтенанты Нәҗип Данишев өчен болар — әлегә күнегелмәгән, ят манзара. Ул әле каршындагы бу калкулыкның бүгенгә иң соңгысы булуын, аңа күтәрелеп җитү белән, түбәндә — инде күз күреме җирдә — рәшә кебек тирбәлеп, бәләкәй генә шәһәрчек сурәте көтеп торасын белми. Аның бүгенге сәфәре бераз уңышсызрак килеп чыкты. Әйбәт фалмы, түгелме,—Казан белән район үзәге арасында йөрүче «ПАЗ»икка әллә нәрсә булды. Пассажирлар, инде ерак калмады, тиздән кайтып җитәбез, дип сөйләнә башлаганнар иде. Нәҗип, төшеп, әкрен генә атлый торырга карар кылды. Инде менә җиде-сигез чакрымнар үткәндер, автобус һаман күренми. Теләсәң, узгынчы машиналарны туктатып, милиция бүлегенә кадәр илттерергә булыр иде булуын, әмма яшь следовательнең үзе эшкә билгеләнгән төбәкне алдан ук бераз караштырып барасы, күз күнектерәсе килде. Тик... юлның очы күренмәде, көн сүрелмәде, әмма әлеге теләк тиз сүрелде. «Эт сыртыжа менеп җитә алса, аркага ябышкан гимнастерканы салып атасы да, юл читендәге чирәмлеккә авасы иде... Түземлекне учка кысып яулаган калкулык, дөресрәге, шунда менеп җитү белән күз алдына баскан күренеш юл газапларын бер мәлгә оныттыргандай булды. Куенга бер көлтә җиләс жил килеп керде. Күбәләк канатларыдай төрле төстәге түбәләре белән ачылып киткән шәһәрчекнең инде якында гына булуын тою рәхәт иде.. Кулындагы чемоданын куеп, шул күренешне исендә калдырырга теләгәндәй, беравык басып торды Данишев. Күз карашы «Бу шәһәрчектә мин яшисе почмак кай тирәдә булыр?»— дип чамаларга тырышты. Уйлары: «Монда мине ниләр көтә икән?..»— дип алга йөгерде. 1. Капитан Минаев Район милиция бүлегенең таш баскычына тузан саргай чемоданын бастырып куйганда Данишев сәгатенә карап алды: уһу, унынчы ярты икән инде! Ике катлы кирпеч йортның яшел ишеге шар ачык, үтеп-сүтеп йөрүче кешеләр озын буйлы яшь лейтенантка күз сирпеп алалар да, дәшми генә узып китәләр. Шулай да, кайсыдыр кире борылырга булдымы соң, кинәт арттан килеп эндәштеләр: — Безгә эшкә түгелдер бит?! Лейтенант тавыш килгән якка борылды. Аңа сүз каткан кеше яшь кенә, таза гына капитан икән. — Ният бар иде. — Ният булгач, бик хуп. Алайса, әйдә, танышып җибәрик.— Капитан кулын сузды.— Минаев Георгий Давыдович. Милиция бүлеге начальнигы. Лейтенант үзе белән таныштырды: — Данишев Казан университетын тәмамлагач эшкә җибәрелгән юрист булам.— һәм шунда ук:—Әлмәт милиция бүлегенең элеккеге сержанты,— дип өстәп куйды. — Алай булгач, милициядә үз кеше икәнсез?— Капитан ннде туры- дантуры эш тонына күчәргә өлгергән иде. Сөйләшү дә бераздан икенче катка, начальник кабинетына күчте. — Әлмәттә — өч ел. Ике ел армиядә итек туздырдым — Коры җирдә, димәк!— дип сүзне ялгап китте капитан. — Тын океан ярында. Курилда Анда диңгезчеләр безне, коры җирдә хезмәт итүчеләрне, «итек» дип йөртәләр иде. Милиция начальнигы үз итеп, зур коңгырт күзләрен балкытып елмайды. уд бездә бар иде Мин узем днигсздә хезмәт иттем Әйте- рең бармы! Безнең аякта ботинка, ₽стә ыспай кием, горурлык масаю эчтән кайнар пар булып бәреп чыга. Хәзер генә кызык тоела ул чактагы балалыклар. . Бер мәлгә тынып калдылар. Үзләре сак кына бер-берсенә күз салга- лап алалар. Нәкъ менә кунак кызы белән кунак егете танышкандагы АК «ЖИГУЛИ, эз ЮГАЛТА ф кебек — яшертен, хәтта оялчанрак сынаулы караш иде бу. Капитан үзенең тартмаларын актарган була. Нәҗип исә начальнигының кабинетын күздән кичерә. Бүлмәнең төп бизәге ике зур рәсем икән: өстәл яктагы стенада Дзержинский портреты тора, уң якта — Шишкинның урман картинасы. Картинадан дымлы урман җиле исеп куя кебек. Рәсем астына ук вәкарь белән килеп баскан мәһабәт корыч сейф, уртадарак зур ялангач өстәл, әнә шулар кәҗүнниләтеп торган бу кечкенә кабинетны, чыннан да, «урман һавасы» булу гына бераз иркенәйтә төшә икән. Минаев, яшь лейтенантның күзе төшүен сизеп, үзе дә картинага таба борылды: * — Шуңа караган саен, үзебезнең Себер урманнарына кайткан шикелле булам,— диде. Тавышында ниндидер сагыш, тирән яшерелгән моңсулык сизелеп китте... Капитан көрсенеп куйды һәм, үзе бөтенләй башка нәрсә турында уйлагандай, сүзен таркау гына дәвам итте: — Гаҗәп бит: талант иясеннән калган талантлы иҗат, талантлы мирас һәр буын өчен кичә генә дөньяга килгән кебек яңа, аңлаешлы, кызыклы була. Кешеләр үзгәрә, заманнар үзгәрә, зәвыклар үзгәрә, акча алышына, ә ул кыйммәтен җуймый. Ул — адәм баласына гомерлек җан азыгы, ул ипи кебек: беркайчан да күңелне кайтармый, һәрвакыт кирәк булып кала. Минаевны тыңлап утырганда Нәҗип үзалдына: «Тормыш агышын аңлый торган, нык сүзле кешегә охшый. Мондый начальник белән, мөгаен, ботка пешереп булыр»,— дип уйлый иде. Капитан исә яшь лейтенантның уйчанланып китүен үзенчәрәк аңлап, фәлсәфәгә бирелә төшүеннән уңайсызланган сыман елмайды, гади генә итеп сүзне түгәрәкләргә ашыкты: — Бу картина нәкъ хатыным кебек, кайда гына эшләсәм дә минем арттан калмый инде,—дип куйды,—Әлегә кадәр комсомол райкомында эленеп торган иде. Анда секретарь булып эшләдем. Инде менә... яңа прописка.— Беркавым тын торгач, бөтенләй тыныч, корырак тавышка күчте.— Ярар. Болар барысы да хисләнеп алу, тормышның шигырь сөйләтә торган ягы. Аның үз кубызына биетә торган яклары да күп шул әле. Кем әйтмешли, тормыш прозасына күчик,— Минаев баядан бирле актарган тартмаларның берсеннән ярты бит кәгазь тартып чыгарды.— Менә шушы язу буенча урнашырсыз. Анда бүлмә хан сарае булмас булуын, ну... эт оясы да түгел... . — Икесенең уртасымыни?—дигән булды Нәҗип. — Баргач күрерсез. Бер сүз белән әйткәндә, дүрт ягыгызга дүрт күрше. Мин сезнең әлегә өйләнмәгән булуыгызны беләм. Үз вакыты җиткәч, башлыкүзле булып алсагыз, квартира җаен карарбыз. Тагын шунысы да бар: сез яшисе йорт — ни җитте генә түгел: шактый кызыклы культура истәлеге! Бер ягыннан соңгы готика стиле карап торса, икенче ягы — классик барокко... Бер бите ай, бер бите кояш икән алайса... Бу нәрсә — коммуналь йортның бәясен күтәрергә тырышумы, әллә эрудицияне капшап кара вымы икән? — Гафу, иптәш капитан, миңа ул йортның кайсы ягы тиячәксон — унҗиденче гасыр һавасын сулау насыйп булырмы, әллә... немец бароны кебек, унбишенче гасыр замогында хозурланырга туры киләчәкме? Минаевның йөзе яктырып китте, үзе уенны дәвам иткәндәй, һаман табышмак ясады: — Очлаеп торган тәрәзәләрдән карап яшәрсез,— диде. — Димәк, барон тормышы булачак икән... Капитан сизелер-сизелмәс кенә ияк какты, урыныннан торды, шәкертенә фатиха бирүче остаз кебек, җитди-тантаналы төс алды: — Баштан ук зур, мәшәкатьле эшкә тотынырга әзер булыгыз Да- нишев. Бездә үзеңнең чын бәяңне шулай гына яуларга була. Ә мин сезгә һәрчак ярдәм итәргә әзер. Шоферына яңа хезмәткәрне өенә илтеп куярга кушып, начальник үзе җәяү кайтып китте. 2. Ату £ Төн — караңгы серләр патшалыгы. Үткен ай урагына эләгеп корса- S гын ерттырган галәмәт зур болыт шәүләсе аша саркылып торган сүрән « яктылыкта гади генә агач йорт та әллә ниткән шом чоңгылы булып л тоела. s . Артык зур булмаган менә бу йортны заманында тыгыз коймалар 5 урамнан, кеше-кара күзеннән нык яшергәндер, мөгаен. Хәзер исә анда- = санда череп сынган, яисә кубарып ташлаган такта-рәшәткәләр шулка- • дәр күп — көндезен урамнан узып китүче һәркем ишегалдында ниләр * барын рәхәтләнеп күзәтә ала. Тик хәзер төн. Караңгы. Кул сузымы кадәр җирдән гайре берни кү - * ренми... Коймага сыланып баскан ниндидер Шәүлә дә моны яхшы белә, ° шунлыктан ул үзен кем дә булса күрер дип борчылмый, ишегалдында 2 җан иясе юклыгына ышангач, җил капканы ачып, кыю гына эчкә үтә, = агачлар арасына кереп поса, иңеннән мылтыгын алып, тәтесен төшереп ** куя. Ул кемнедер көтә шикелле... ш ...Төн уртасы авышканда, шайтан таяклары баскан ншегалды буй- £ лап тагын бер күләгә шуышкандай булды. Нәкъ шул мизгелдә, каран- ның таныклыгына кырын күз ташлап, шактый коры каршылады: - — Былтыр июль-август аенда яшәгән кешеләрнең карточкаларын ч әзерләп куйдым. Башка вакытта, зинһар, бер генә көн булса да алдан £ әйтегез. £ Өстәлгә бер тотам яшел кәгазь салып, администратор үз бүлмә- ’ сеннән чыгып ук китте. * < Лейтенант җиң сызганып эшкә чумды. Иң беренче итеп кырык ф яшькә кадәрге ир-атларның карточкаларын бер якка аралап куйды. Җинаятьченең җыелма портретын төзегәндә ниндидер «уртак вак- “ лаучы»га килергә мөмкин иде әле, ә менә аның яшен билгеләү бик мә- х шакатьле булып чыкты. Аны төрле яшьтәге кешеләр күргән. Ә төрле яшьтәге кешеләр өчен «яшь» һәм «карт» төшенчәләре бертөрле генә н була алмый. Мәсәлән, унҗидедәге кызларга утыз биш яшьлек нр-егет “ тә карт күренсә, җитмештәгеләр өчен иллене ваклый башлаган агай- »• эне дә әле шактый яшь булып тоела. « Район үзәгендә учреждение-оешмалар аз һәм командировкага кнлүчеләрдәкүп түгел иде. Аларга Данишев тукталып та тормады дияр- о лек. Командировкага килүченең вакыты чикләнгән, аның тормышы күб- ♦ рәк кеше күз алдында бара. Җинаятьче гадәттә мондый шартларда эш- ® ли алмый. Лейтенант кунак йортында бер ай чамасы яшәгән ике генә кешегә игътибар итте. Администратор белән сөйләшкәч аларның да берсеннән шикләнергә нигез калмады. Шул ук көнне Бөгелмәгә телефонограмма тапшырылды. «Бвгслмә шәһәр милиция бүлеге начальнигына Бик ашыгыч. Аерым йомыш тәртибендә, тикшерү вчен, 1951 елда туган Г>цасв Петр Владимирович турында мәгълүматларны (шулай ук анын телдән ясалган портретын да) хәбәр итүегезне үтенәм Район милиция бүлеге начальнигы капитан Минаев» Данишев юл уңаенда шәһәрдәге иң зур оешмаларның берсенә — тегү фабрикасына сугылып чыгарга уйлады Ләкин кадрлар бүлеге начальнигы әллә кая югалган булып чыкты. Берәр сәгатьтән кайтыр, үз йомышы белән йөри, диделәр. Кыскасы, хатын кибеткә киткән иде. Ачуы килеп, Нәҗип директорга шалтыратты. Начальникны бик тиз табып, утлы табага бастырдылр. Ул сиам мәчесе кебек йоннарын тырпайтып килеп керде. Тышта җил күтәрелгән иде. Кечкенә генә бүлмәнең бердәнбер тәрәзәсе шапылдап ябылды «Кадровнчка» сискәнеп китте, тозлап-борычлап берәр сүз әйтергә дип авызын ачкан иде, кунактан яхшысынмады, ахры, борын астыннан гына мыгырдап куйды. Лейтенант эшкә алу һәм эштән азат итү турындагы приказларны карап утыра иде. Кабинет хуҗасы җитез генә торып, тәрәзәне кире ачып җибәрде — Көне буе утыра-утыра, бу эт оясында буылып үләргә мөмкин. Бүлмә ишеген әледән-әле ачып карыйлар, әмма милиция кешесен күргәч, шунда ук кире ябып куялар иде. Ачык тәрәзәдән ир-ат сөйләшүе килеп керде: чыелдык-нечкә тавышлы берәү кемнедер машинасын сатарга кыстый иде. Тегесе, каты кавказ акценты белән сабыр гына җавап бирә. «Нәрсә син мине яшь кызларны юмалаган кебек, кымтырык- лыйсың. Сатмыйм мин «Волга»мны. «Соң бит син инде берне Мәхмүтов- ка саткансың, ә миңа — иң якын дустыңа — сатасың килми. Озакламый туй үткәрәсем бар Кәләш алырга нәрсә белән барырмын? Сыерга атланып барырга кушмыйсыңдыр бит?» Кавказ кешесенең үз исәбе үзендә, күрәсең, тыныч кына җавап бирүен белә: «Кара сыртлы «Волга»лар сатып уйнаган кешегә сары билле «УАЗ»икка күчеп утырасы гына кала. Дарагой, кацо, төрмәдә беренче булганчы, иректә соңгы кеше булуың шәбрәк бит». — Кара син бу диваналарны!— Кадрлар бүлеге начальнигы тәрәзәгә очып кунды —Тапканнар сайрашыр урын. Көш моннан! Эшләргә ирек бирмисез. Милициядән килгән иптәшкә дә мишәйт итәсез. Тәрәзә артында тынлык урнашты, ә аннары: — Вай-вай-вай! Милициядән килгән иптәшкә дә мишәйт итәбезмени? — Ә сез нәрсә дип белдегез?— дип кычкырып җибәрде хатын. — Менә күрдеңме, дарагой! Әйттем бит мин сиңа, сары билле машинага күчеп утыру озак түгел дип. Тапкансың син дә сатулашыр урын! Тәрәзәдән бүтән берни дә ишетелмәде. Данишев үткән елның августында эштән киткән кешеләрнең исемлеген төзеп өлгерде. Алар арасында Гуцаев юк иде. Лейтенант, исемлекне начальникка сузып, шул кешеләрнең шәхси эшен карап чыгасы килүен әйтте. Инде шәхси эшләр өеме дә сүтелеп бетте диярлек. Эш көне күптән төгәлләнде. Нәҗип, хатынны тынычландыру өчен, сәгатенә карап алга- лый башлады. Шул чак ул үзе эзләгән кешене күреп алды. Чираттагы «дело» битеннән карап торган блондин бөтен кыяфәте-чырае белән сөйләүләр буенча күз алдына килгән җинаятьчегә тартым иде. Лейтенант зәңгәр картон папкага ябыштырылган язуга кабат күз салды: «Шпыру Михаил Давыдович, 1949 елгы, слесарь». Следователь, дулкынланып, битләрен сак кына ача-ача, папканы актара башлады. Әйтерсең, аның кулында менә-менә таралып китәргә торган кулъязма иде. — Бу нинди кеше? Фабрикадан ник китте? __ — Кеше төсле кеше инде. Озак эшләмәде. Ел да тулмады бугай. Семьясы белән нидер булган. Үзе шулай диде. Эштән киткәндә язуларын бик ашыктырды. Аннары үзе нишләптер хезмәт кенәгәсен дә алырга килмәде. Почта белән җибәрергә туры килде. — Шулаймыни?— Лейтенант уйга калды.— Ә нинди адреска салдыгыз? Ул бит Одессадан килгән. — Мин мондагы адресына яздым,— Хатын папканы алып карады.— Менә шушы адрес буенча, генерал Сафиуллин урамына. — Кайчан булды инде бу хәл? — Эштән киткәч тә бер ун көннән. Мин үзе килер дип уйлаган идем. Шуңа күрә бераз көтеп тордым. — Приказ 2 нче августта бирелгән. Димәк...— Данишев кәгазьләрне тиз генә җыйды да китәргә ашыкты.— Иртәгә мин, мөгаен, тагын керермен әле... Бүген сезне тоткарладым инде, гаеп итмәгез. Ярты сәгатьтән ул генерал Сафиуллин урамындагы 17 нче йорт кар шында басып тора иде инде. Бәләкәй генә кирпеч йорт икән. Ишекне көянтә кебек сыгылып килгән ярымсукыр ачты Тимер кроватьта кәгазь төсле ак-чырайлы авыру карт ята иде. Тикшерүченең сорауларына алар шактый ачык җавап бирделәр. Үзләрендә квартирада торган кешенең соңгы тапкыр кайчан чыгып китүен дә хәтерлиләр икән: үткән елның 2 иче августында. Ул көнне бабай нәкъ сиксән яшен тутырган. — Без Мишеньканы табынга дәштек,— днде карчык,— ул эшем бар әле дип чыгып китте, шул китүдән әйләнеп кайтмады. Безгә болай да озакламый китәм дип әйтә иде анысы... — Хезмәт кенәгәсен алдыгызмы соң? ♦ — Алдык, алдык,— дип пышылдады карчык.— Аннары арыш көл- < тәсе кебек сузан буйлы — синнән дә озын — бер юан мужик килде. Бө- 5 тен әйберләрен җыеп алып китте. Мишенька авырый, бүлнистә ята, ди- £ де. Без бөтен әйберен биреп җибәрдек. Безгә кешенеке кирәк түгел... Лейтенант теге ирнең кыяфәте, кием-салымы турында сораштырды. 8 Карчык сөйләргә иренми иде, тәфсилләп бирде. £ Икенче көнне, фотосы буенча, Михаил Шпыруны Нәҗип яшәгән 5 йорт кешеләре дә таныды. Хәзер инде аны табарга кирәк иде. Шул ук ь сәгатьтә больницадан белештеләр: Шпыру анда беркайчан да ятмаган £ булып чыкты. Элек яшәгән шәһәренә телеграмма суктылар. «Одесса шәһәр башкарма комитетының эчке эшләр идарәсе начальнигына Бнк ашыгыч. ю 1949 елны Одессада туган Шпыру Михаил Давыдовнчны эзләү һәм кулга алу ® буенча чаралар күрүегезне сорыйбыз Ул үткән елның июлендә гражданка А Ф Цвс- я тованы үтерүдә катнашуы өчен гаепләнә Район милиция бүлеге начальнигы капитан Минаев». £ Берничә көннән Одессадан хәбәр килде: Шпыру моннан тугыз ел * элек шәһәрдән күчеп киткән, туганнары аның кайдалыгын бөтенләй £ белмиләр икән. Бу хәбәрдә тагын бер деталь бар иде: «Мишенька» бер & тапкыр кеше малын урлап тотылган һәм биш елга хөкем ителгән булып п чыкты. ♦ Инде бер генә юл калган иде — җинаятьчене бөтенсоюз киңлегендә ® эзләү игълан итәргә кирәк. 9. Көтелмәгән хәлләр Минаев белән Данишев, икәү киңәшеп алгач, Шпыруның җинаять эшен карап чыгарга кирәк дигән фикергә килделәр. Аның үзе белән бергә утырган «ахири»ләреннән берәрсен бу эшкә дә тарткан булуы ихтимал иде. Аннары Минаев Бөгелмәдән кергән җавапны күрсәтте. Кунакханәдә озак яшәгән Гуцаев Петр дигән кешенең Цветовага һичнинди кагылышы юк икән. — Ә менә Аушева Зәйнәпкә һөҗүм буенча азмы-күпме ачыклык керә башлады. Данишев урыныннан талпынып куйды: — Минем эш белән бәйлеме?.. — Ашыкмагыз, Нәҗип Гатауллович. Чикләвек юкәдә булып чыкмагае. Эксперимент нәтиҗәләренә ышансаң, җинаятьче үзе баскан төштән Аушеваны күрмичә аткан булып чыга. — Ә бит ул койманың әллә ничә җирдән тактасы купкан... — Хикмәт тә шунда шул Аушева автовокзал ягыннан кайтып килгән. Койманың нәкъ менә бөтен такталары да исән турысыннан үтеп барганда атканнар аңа. Хәтерлисезме, тактада пуля эзе калган урыннан карасаң, ишегалды бөтенләй күренми иде Данишев эшнең асылын хәзер генә төшенә башлады — Чынлап та, җинаятьче басып торган алмагач төбеннән күренү өчен, хатынга тагын аз дигәндә өч-дүрт адым атларга кирәк булгандыр. — Шул-шул. Аушева каты яралангач та, кызу бару җаена, нке-еч адым атларга өлгергән. Ул чакта безне менә шул хәл саташтырды да. Аннары, җинаятьче аткан ераклыктан, өстәвенә төн уртасында, урамдагы хәлләрне күрү өчен ким дигәндә мәче бәбәкләре кирәк, һәм иң сонгысы: Аушеваны атарга уйлаган җинаятьчегә ник шул хәтле ерак яшеренергә, ул бит койма артында гына да посып тора алыр иде. Шулай түгелме? Данишевның баш кагудан кала чарасы юк иде. — Инде шулай булгач, нинди нәтиҗәгә киләбез? — Аушева — очраклы корбан... — Дөрес, иптәш лейтенант. Ул җинаятьчегә очраклы гына тап булган. — Шулай да мылтыклы кеше кемнедер сагалап торган бит? — Әлбәттә. Тик сагалап торган кешесе килмәгән булырга мөмкин. Яисә килеп тә, атучының кулы калтыраган, пуля бөтенләй бүтән кешене аяктан еккан. — Димәк, җинаятьче үз корбаны белән очрашуны нәкъ шушы ишегалдына билгеләгән? — Күрәсең, шулайрак килеп чыга...— Минаев сүзен түгәрәкләргә ашыкты —Хәзер менә, Нәҗип Гатауллович, үзегез куйган сорауга үзегез җавап бирегез инде: Цветованы үтерүче белән әлеге мылтыклы кеше арасында бәйләнеш бар дип уйлыйсызмы, әллә соңгысы бөтенләй башка җинаятьчеме? Данишев дәшмәде. Шул вакыт ишекне шакып, участок инспекторы Шамов килеп керде. — Иптәш капитан, бер сәер вакыйга турында рапорт тапшырырга рөхсәт итегез. — Тыңлыйм сезне, иптәш Шамов. — Кичә, Рәхмәтуллин урамындагы 19 нчы йорт янында бозау хәтле эт һич көтмәгәндә бер ир-атка ташланган. Аны аяктан егып, шактый каты тешләп алган. Дружинниклар аралап алмаса, мөгаен, чәйнәп бетергән булыр иде. Тик иң мөһиме бусы түгел әле,—участковый маңгаендагы тир бөртекләрен сыпырып төшерде.— Берничә минуттан мин дә шунда килеп җиттем. Бәлага тарган гражданин кырык-кырык биш яшьләрендә булыр. Аны больницага озатыштым. Анда ул үзен Җамалетдин Силагаев дип яздырган. Палатага салганнар. Ә бүген миңа больницадан шалтыраттылар: шул адәм эзсез югалган! Әле тикшереп караган идем безнең шәһәрдә андый кеше бөтенләй дә юк икән. Инспектор рапортын өстәлгә куйды: — Бер гаепсез кеше шулай алдап маташыр идеме? Нинди зур яра алган хәлдә дә больницадан качып кара син... Капитан Минаев кашларын җыерды, арыганлыгын аз гына булса да киметү өчен, гасабиланып чигәсен уды. — Да... Янә бер табышмак.— Начальник рапортка күз салып алды— Ул бәндәнең килеш-килбәтен җентекләбрәк языгыз. Кайдан булса да бер калкып чыгар әле ул Силагаев. — ИпТәш капитан, мин үзем этне күрмәдем. Мәгәр шундый ук бер овчарканы безнең участокта кыш көне тотарга азапланганнар иде. Анда ул юлына аркылы төшкән берәүне бәреп еккан да... койрык очын гына күреп калганнар. Тсшләвен тешләмәгән. — Үз участогыгыздагы этләрне барлап чыгыгыз, иптәш Шамов. Андый башбаштаклыкка юл куймаска кирәк. — Юл куймабыз, иптәш капитан. ...Төштән соң Данишев больницага китте. Ана тапшырылган эшнең корбаны — Гавашев Миңнәхмәт әле һаман да авыр хәлдә иде. Авыру сыкранып кына урыныннан кузгалды, стена буена мендәр бастырып шуңа аркасын терәде һәм үз башыннан кичкән хәлләрне сөйли башлады. Ул көнне Гавашев, кайдадыр тоткарланып, өенә кайтырга сокта калган. Куак төпләренә, йорт ышыкларына посып яткан кичке эңгернең тагын да куера төшеп, тын урамнарга тарала башлаган чагы икән Өенә кайтып житәрәк, күзгә күренмичә генә кемдер үзен эзәрлекләп бара кебек тоела башлаган аңа. Ул борылып караган, ләкин әртында бер жаи иясе дә күренмәгән. ♦ Пушкин урамы аша чыкканда, Гавашевның юлын кисеп, озын буй- * лы, симез гәүдәле бер ир-ат узган һәм якындагы караңгы ишегалдына 5 кереп киткән. Шул ишегалды турысын узып, ике катлы кирпеч йорт £ янына житәм дигәндә генә, көтмәгәндә почмактан янә теге адәм сикереп * чыккан һәм ниндидер авыр әйбер белән башына суккан. Гавашев егыл- " ган, әмма аңын жуймаган. һөжүм иткән кеше аны зәһәрләнеп тнпкә- £ ләргә тотынган... Аннары бандит кулында озын ак йөзле хәнҗәр ялты- | pan киткән. Өнсез-тынсыз Гавашев соңгы көчен җыеп, жан ачысы белән G кычкырып җибәргән: * — А-а-а! Кот-ка-ры-гыз?! и — Тинтәк! Болай бугаз ертып кешене качырасың гына бит.— Юл- * басар үзен шундый иркен тоткан, тавык суярга чыгып баскан дияр- ф сең —Өйдә утыручылар ишекләрен хәзер сокгы келәгә бикләп куйды- в лар инде,— дип сөйләнүен дәвам иткән ул.— Ярый, Хаммат дус, мин о синнән тәмам гарык, бәхил бул, дигән. — Мин Хаммат түгел! Хаммат түгел мин!—дип гырылдаган үпкәсе ц авызына килгән Гавашев. Ул бүтән сүз әйтергә өлгермәгән, авызыннан £ кайнар чишмә булып кан бәреп чыккан. к Әлеге адәм актыгы Гавашевның йөзенә иелебрәк караган, кесәлә- £ рен капшаган. Ләкин шулчак урам чатыннан машина килеп чыккан. • Машинаны күрү белән җинаятьче яңадан караңгы ишегалдына ташланган. ” • «Район милиция бүлеге * начальнигы капитан Г Д Мниаевка РАПОРТ Кичә. 7 августта 23-05 сәгатьтә, машина белән патрульдә йергәндә. безне бер гражданка туктатты һәм әле генә күрше урамнан кемнеңдер ярдәмгә чакырып мыч кыруын әйтте Без машинаны шул якка таба бордык һәм Пушкин урамындагы 7 иче йорт ишегалдына йнгереп кереп киткән ир-атны күреп калдык Машинадан тешен мин аны куа китТсм Озын буйлы, таза бәдәнле бу ир кеше машина үтә алмый торган ишегаллары буйлап чаба иде Аннары ул биш катлы йортның бер подъездына кереп качты Мин аның артыннан калмадым Баскыч буйлап •скә йөгереп мендем Ләкин анда беркем дә юн иде Шуннан соң кире төшеп. под валга ташландым һәм подвал буйлап күрше подъездга барып чыктым Мин урамга чыкканда йортның икенче башыннан ак төстәге «Жигули» кузгалып китте Ана утырган ике кешене абайлап калдым Аларны куа чыгу мамкин булмады, ул урам бик тыныч, бүтән бер машина да юк иде Качып баручының кем икәнлеген анык белмәгәнлектән. корал кулланмадым Өлкән сержант Жбанов Н П » Бу рапорт турында Данишев бер атнадан соң, ыенә бүген — 14 августта гына белде. Хәер, начальник кулына да ул әле бүген килеп кергән иде Капитан Минаев өлкән сержантның командирын яхшы гына кыздырып алды Тегесе шулай да акланырга азапланды Жбановны нәкъ шул төнне сукыр эчәге борып алган, ашыгыч операция ясаганнар . Кыскасы, егетнең башыннан рапорт кайгысы очкан ...Данишев бу рапортны больницада тагын бер тапкыр укып чыкты да, Гавашев сөйләгәннәр белән күңелдән генә чагыштырып карагач, портфеленә яңадан салып куйды — Миңнәхмәт абый, сез җинаятьченең үзегезгә Хаммат дип дәшүен дөрес ишеткәнсездер бит? — Так точно, иптәш следователь, мин хәзер сезнең сүзләрне ишеткән кебек ишеттем. Дөрес, анда хәлләр мөшкелрәк нде... Чынлап та, Гавашевны кем беләндер бутаган гынамы бандит? «Ахмат» димәдеме икән ул? Әллә корбанының кем икәнлеге анын өчен барыбер булганмы? Дөньяда шундый канэчкеч маньяклар да очраштыра бит әле. Үз сүзләренә караганда, дошманнары да, көндәшләре дә юк иде Гавашевның. «Кайдан килсен алар миңа? Акча күп алмыйм, кеше белән әчелешле булганым юк»,— диде ул. һич гаепсезгә рәнжетелгән бу кешене юатасы килеп китте. Шуңа күрә, палата ишегеннән чыгып барганда лейтенант саубуллашу өчен кул изәргә дип артына борылды Марля белән уралып беткән Гавашев стенага сөяп куелган ак гипс статуяны хәтерләтә иде. Читтән караганда аның тупас формалы җилкәләре белән зур пумала башын тотып торучы кыска калын муены гына күзгә ташлана. «Мондый фигураны тагын кайда күргәнем бар соң минем?— дип уйланды Данишев, палата ишеген сак кына ябып — Күрдем бит кайдадыр! Караңгыда җинаятьче аны шул фигурасы өчен генә тотып дөмбәсләмәде микән әле?»—дигән уй килде лейтенантның башына. Охшашлыкны гою, әмма аңлата алмау лейтенантка тынгы бирмәде Бу сорау бәләкәй чүкеч белән, кайдандыр эчтән баш капкачына бәреп тора кебек иде: «Кемгә шулкадәр охшаган соң ул? Кемгә?» Данишев табышмакның беренче өлешен логик фикер йөртү юлы белән чишәргә азапланды. Әйтик, җинаятьче билгеле бер урында үзенең корбанын сагалап торган, дн. Димәк, ул аның нәкъ шул тирәдән узасын алдан белгән! Шуннан... Бу, әлбәттә, кешенең өенә кайту юлы булырга тиеш. Ләкин кайдан кайта ул — кунактанмы? Әллә эштәнме? Эштән булса, бу вариантны әле тикшереп карарга мөмкин, әгәр кунактан булса, «Хоттабыч» карт әйтмешли, иләк белән су ташу килеп чыга. Бәлки, чыннан да, әлеге кешенең эштән кайту вакыты шул чамага туры киләдер? Безнең кайсы предприятиеләрдә кичке смена бар икән? Нәҗип, күп уйлап тормастан, теге көнне Гавашев өенә кайткан маршрут буйлап китте. Юл тегү фабрикасы белән кичке мәктәпкә таба алып бара иде һаман шул тегү фабрикасы тиоәсендә әйләнергә туры килә! «Хаммат сирәк исем. Хамматлар фабрикада күп булмас, әлбәттә Тикшереп чыгарга кирәк»,— дигән карарга килде Данишев. Бу юлы хезмәт кенәгәләрен актару бәйрәм открыткаларын караштырып утыру кебек күңелле шөгыль булып тоелды Бу — механик эш. Башны ял иттерү өчен бармакларның җитезрәк кыймылдавы кирәк. Менә ул, кулына эләккән кенәгәне ачып: «Моратов Самат» дип укыды да, чнраттагысына үрелде. Бармаклардан шулай үтеп тә китәр иде, бәлки... Ләкин, йокымсырап утырган баш миенең кайсыдыр ноктасында бер фидакарь, уяу сакчы калган иде. Ул бөтен күзәнәкләрне дәррәү сискәнеп куярга мәҗбүр итте. «Моратов Самат»,— диде кабат, бу юлы хәтта иреннәрен кыймылдатып укыды Данишев. Күзалдына оятсыз чырайлы, аюдай гәүдәсе белән исерек күршесе килеп басты. Менә кайда эшли икән ул. Чү! Самат Моратов белән больницадагы Гавашевның сыннары, ерактан караганда, шахмат тактасындагы ике ладья кебек охшаш тү - гелме соң! Нәҗип, дулкынлануын басарга тырышып, Моратовның теге бәхетсез көнне кайсы сменада эшләгәнлеген белеште. Графикта акка кара белән язылган иде: икенче сменада! Тикшерүче көтелмәгән нәтиҗәдән аптырап калды. Аның фикере, тирән тау мәгарәсендә адашып калган геолог сыман, шушы хәлдән чыгу юлын эзләп бәргәләнә иде Әлбәттә, Гавашевның, куркудан, Самат дигән исемне Хаммат дип ишеткән булуы бик ихтимал. Ләкин бу ничек килеп чыга соң әле? Моратовны үтерергә теләгәннәрме? Кемгә ярый алмаган ул һәм ни өчен? Самат, әлбәттә, эчү аркасында, юкка чыгып баручы бәндә. Әгәр шулай дәвам итсә — аракыга сусавын басар өчен ул теләсә нинди жн- наятькә дә барырга мөмкин. Әйтик, шул ук иветованы асканда элмәкнең бер башына Моратов ябышмас дисеңме? Бәлки, хәзер ул, капсюлы шартлаган патрон кебек, кирәксез бер нәрсә булып калгандыр «Ахи- ри>ларының артык шаһиттан котыласылары килгәндер! Менә бит әле Шпыру да суга төшкән таш кебек юкка чыкты. Аны инде теге дөнья капкасыннан кертеп җибәрергә өлгермәделәрме икән? Хәрәм малның кадерен белүчеләр аны теләсә кем белән бүлешергә яратмыйлар. Нәҗип сүтелгән версия җепләрен тиз генә бер йомгакка җыйды «Әгәр болар барысы да хыял җимеше генә булса?» Шул уй, салкын су сипкән кебек, аны яңадан үз хәленә кайтарды Ул тикшерүне азаккача дәвам итәргә булды. Ләкин Хаммат яисә Самат исемле бүтән кеше фабрикада да, кичке мәктәптә дә юк иде. Капитан Минаев яшь лейтенантның яна табышмакларыннан бик канәгать булды. — Монда инде нәрсәдер бар!— дип начальник учын-учка ышкып куйды — Эләктерим дигән кешегә җеп очы күренә. Әлегә кадәр, «сукыр тәкә» уйнагандагы кебек, бәйләгән күз белән нәрсәдер тотарга азапланып йөрдек бит. Минаев шунда ук уголовный розыск начальнигын чакыртып алды — Шәүкәт Идрисович, һич кичекмәстән гражданин Моратов артыннан күзәтү оештырырга кирәк. Ул Цветованы үтерү эшенә катнашкан булырга тиеш. Ни дәрәжәдә? Кемнәр белән берлектә? Бусын әле ачыклыйсы бар. Ләкин бер нәрсә төгәл билгеле: хәзер аңардан котылырга чамалыйлар. 10. Асия • ф Нәҗип һәркөнне эштән кайтышлый, юл уңаендагы азык-төлек кибетенә сугылып чыга иде. Бүген «Соңгарак калынды, ябылып өлгермәгәе»,—дип ашыгып барганда, урам чатында үзенең талчыбыктай зифа күршесе белән бәрелешә язды. Бер мәлгә алар икесе дә аптырап калдылар. Без кайдадыр бер күрешкән ндек түгелме соң дип, искә төшерергә азаплангандай, бер-бер- сенә гаҗәпләнеп карап,тордылар. Иң әүвәл кыз телгә килде — Сезме соң бу?!— дигән булды. — Хәерле кич, Асия. Мин дә сезне күрермен дип уйламаган идем — Каядыр ашыга идегез бугай, Нәҗип абый... Юлыгызны бүлмәдемме?— Кыз уңайсызланып, башын иде. — Нинди сүз ул!.. Алар бүтән берни дә сорашмастан, парк ягына таба юл алдылар. Әйтерсең лә, шунда барырга дип алдан килешеп куйганнар иде. Кичке сәгатьләрдә шәһәр паркында зур җанлылык сизелә Монда гы бөтен хәрәкәт танцы мәйданчыгыннан ишетелгән джаз ритмнарына буйсына кебек. Мәйданчык үзе исә. ерактан караганда, төрле төсләре белән җемелдәп, берөзлексез әйләнеп торучы карусельны хәтерләтә — Да-а...— тимер рәшәткә белән уратылган мәйдандагы мәхшәргә карап, Нәҗип уйга калган иде — Вакыт — безнең дустыбыз, вакыт — безнең дошманыбыз, ди минем начальник Хәзер болай кәҗә тәкәсе кебек сикерәсе килми инде Сөякләр авыр Асия аңа бер генә күз салып, елмаеп куйды егетнең сакалын сәл- перәйткән карт кебек сөйләнеп торуы мәзәк иде Парктагы үзәк аллея шактый тар. Аны жәелеп китүдән як-яктагы карт агачлар тотып тора кебек Куе ябалдашларның юл өстендәге зәңгәр ачыклыкны томалап, бер-берсеиә тоташуыннан гаҗәеп тоннель ха сил булган. Аяклар үзеннән-үзе шул яшел тоннель буйлап үтәргә кызыга иде. Паркның икенче башындагы тәбәнәк агач рәшәткәгә кадәр сүзсез генә атладылар. Рәшәткәнең теге ягыннан текә ерым башланып кн- *гә. Аста, шушы иңкүлек төбендә тыгыз, тәртипсез урнашкан умарта ояларыдай, кечкенә йортлар — бакчалар сибелеп ята икән. Иңкүлек буйлап арырак китсәң, корыч хәнҗәр йөзедәй тар тасма булып елга ялтырый. — Кечкенә шәһәрнең шул ягы уңай, бер башыннан икенче башына тәпитәпн дә барып җитәргә була. Мин җәяү йөрергә яратам. Аннары монда яшеллек күп... — Әйе. Миңа да бу шәһәрчек ошый. Бераз дәшми тордылар. — Асия, сез элек кайда яши идегез? — Бөгелмәдә. Мине бирегә эшкә җибәрделәр... Өч елга...— Кыз рәшәткәгә таянып, аны бармак очлары белән капшап дигәндәй итте.— Әнине алып киләсем килә. Ул анда ялгызы... Рәшәткә буендагы бер эскәмия тирәсендә чеби төсле генә кызлар, малайлар килеп оялаган. Чыелдыйлар, чыркылдашалар, ә эскәмия өстендә Вахтанг Кикабидзе тавышы белән җырлап утырган магнитофон, чеби әнкәсе кебек, аларны үз янына чакыра иде: Мои года — мое богатство... Яңарак кына танышкан ике кеше үзара сөйләшеп китсә, а ларның сүзе бик тиз үзгәреп торучан була. Моның сәбәбе төрле темалар буенча бер-береңне сынап-тикшереп карауда түгел. Шундый чакта тегене-моны сөйләшеп тору, уртак сүз эзләү — гәптәшеңне нәрсә кызыксындыруын белергә тырышу гына. Асия дә, мөгаен, шуңа күрәдер, Кикабидзе җырына игътибар иткән булды: — Бик мәгънәле сүзләр...— дип уйчан йөз белән әйтеп куйды ул.— «Үткән еллар — минем байлыгым». — Анысы дөрес,—дип хәйләкәр генә күз кысты Нәҗип. Аның сүзне шаяртуга борасы килә иде.— Ләкин... һәркемнең шул байлыктан котылып... банкрот булып каласы киләдер. — Афоризм! Үзегез уйлап тапканмы? Нәжип дәшмәде. — Дәшмәү — ризалык билгесе. Рим судьялары шулай дип хөкем иткәннәрме әле? — Ә сез моны каян беләсез? Кыз гәүдәсен турайта төште, башын югары күтәрде: — Юристларны бераз чамалыйм мин... Алар үзләрен генә дөнья тоткасы дип уйлыйлар. Күп белүләре хак анысы. Тик кайчакта, бүтән кешеләр хокук фәнен укымый, аңламый дип кенә ялгышалар. — Сез дә укыйсызмы? — Мин, мәсәлән, үзем өчен кызыклы бер нәрсәгә игътибар иттем. Наполеон Бонопартның сугыш чукмары икәнен белмәгән кеше юктыр. Полководец буларак аның бәясе хәзер бер тиенгә дә тормый. Ә Наполеон төзегән гражданлык кодексы бүген дә гамәлдә икән: Франциядә, тагын кайсыдыр илләрдә. Шушы мавыгу — юристлык аның төп шөгыленнән — полководецлыгыннан көчлерәк булып чыккан. Тыныч эшләр, күрәсең, дөньяны яулап алу даныннан да озынрак гомерле була! — Шулай...— дип килеште егет, соклануын яшермичә. Асия сүзнең артык җитдиләнеп китүен абайлап алды. — Менә бит. Юристлар турында сөйләшә башлауга, дөньякүләм мәсьәләләргә барып төртелгәнбез. Юристлар шулай инде алар, акыллы темаларны яраталар, әйеме? Нәҗип тагын башын җүләргә салды: — Әллә тагын... Сез укыган китапларда шулай язылса гына инде... — Ah’ Минем җыр’— дип канатланып куйды Асия. Парк шау-шуы өстеннән татарча җыр күтәрелеп килә иде: Минем белән бергә бәхетем туган — Өлешемә тигән көмешем. Шул бәхетемне эзләп юлга чыктым. Шул бәхетемне эзләп килешем .. ф Җыр тынганчы сүз ялганмады. Һәр икесе үз уйларына чумган иде. р Агач яфракларын кыштырдатып җил кузгалды. Асня башын артка * чееп күккә караган иде — аһ итте. 2 — Яңгыр килә, Нәҗип абый! Әйдәгез, тизрәк өйгә йөгерик. ” Нәҗипнең әле кайтасы килми иде. тик эшләрнең күплеге исенә , төшеп, әкрен генә кыз артыннан атлады. Шунда ук аның йөзенә болыт = күләгәсе төшкәндәй булды. Баягы пластинканы тагын куйдылар: = Юлларымда бәхет күп очрады. < Тик берсе дә түгел минеке . — Вафирә Гыйззәтуллина...— дип, үзалдына гына сөйләнгәндәй « әйтеп куйды Асия,— Ә сез нигәдер күңелсезләнеп киттегез әле, Нәҗип ° абый. s Егет елмаеп куйды. — Әйдә, юл уңаенда мин сезгә бераз чәчәкләр турында сөйләп кай- ш там. Букетлар төзү турында. Сез чәчәк яратасызмы? * — Сөйләгез, Асия, миңа сезне тыңлау кызык... — Беләсезме, борынгы Римда...— Асия яңадан укытучы кыяфәтенә • керде,— ...греклар венок ясарга яратканнар Ә Көнчыгыш илләрендә “• чәчәкне гирлянда итеп үргәннәр Хәзерге букетлар Янарыш чорында £ Нәҗип кызга беренче тапкыр туп-туры карады: аның зур тере күз- Ф ләре, матур борыны, алсуланып киткән яңагы... ап-ак муенындагы сыңар ” мине...— барысы да үзенә тартып тора иде Бу вакытта кызның сүзләрен егет бөтенләй диярлек ишетми, ул аңа сокланып-яратып караудан дөньясын оныткан иде Асия моны сизеп, алсу алма кебек янып китте — Мин сезгә чәчәкләр турында сөйлим, ә сезнең, минемчә, башыгызда бүтән җилләр уйный — диде ул йомшак тавыш белән, әз генә үпкә белдереп. — Чәчәк турында, фәкать чәчәк турында гына уйлыйм!— диде егет ант иткән сыман, кулларын алга кушырып — Шул хәтле кызык нәрсәләр сөйләгәндә, башка бүтән уй керәмени! Кыз ышанмыйча гына аңа карап алды, шулай да сүзен дәвам итте: — Янарыш чорында — әле кечкенә букетлар заманы. Тора-бара XVIII гасырда бугай, колач җитмәслек зур чәчәк бәйләмнәре модага кергән Ә аннары — Асня егеткә сынаулы караш ташлады, ләкин бер гаеп эш тә күрмәде — Аннары чәчәктән көлтә бәйләү гадәте беткән, өч чәчәктән генә торган нәфис букетлар төзи башлаганнар Егетнең янә ымсынулы карашын тоеп, Асия тынып калды. Алар инде, үзләре дә сизмәстән, нй янына ук кайтып җиткәннәр икән Урамдагы тузаннарны тузгытып җил күтәрде. Ишегалдында аларга Моратов каршы очрады Ул. суга төшкән тавык кебек, бнк өтекләнеп киткән әле Үзе ниндидер зур киндер сумка өстерәп чыгып бара. Сумкадан муеннарын сузып буш шешәләр карап тора иде — Ох. Менә безнең пирсанальный нәчәлннк тә кайтып килә — Моратов авызын ерып, сары тешләрен ыржайтты, алагаем зур кепкасын күтәреп куйгандай итте һәм. туктап тормастан, үз юлында булды Алар бишенче катка күтәрелделәр. Коридорда саубуллаштылар. Асия беренче тапкыр кулын бирде; читтән карап торучы булса, болар икесе ике урамда яшәүче кешеләр икән, дип уйлар иде. 11. ШОМЛЫ ТӨН Яшенле яңгыр төн карасы куера башлагач килеп җитте. Килеп тә җитте, коя да башлады. Кисәк җил искәндә яңгыр агынтысы беләк юанлыгы аркан булып тәрәзәне кыйнады, ачык форточкадан чәчрәп кергән тамчылар күптән буявы уңган тәрәзә төбен чылатты. Әледән-әле бүлмәне яктыртып зәңгәр балкыш чатыр-чотыр килде. Нәҗип ут алып тормады. Җиңел караватын тәрәзә яныннан стена буенарак өстерәп килде дә, Асия белән әле генә булган очрашуны күз алдыннан кичереп, ләззәткә чумды. Күк күкрәү тынып торган арада, урамнан сузып-сузып эт улаган тавыш ишетелде. Тавыш бу юлы тоныграк шикелле иде. «Тагын шул эт килгәнме!? Әллә бусы — теге, больницадан чыгып сызган Силагаев- ка ташланган овчаркамы? Ә бәлки... Икеёе дә бер үк эт булырга мөмкин бит. Ә нишләп әле ул һаман безнең йорт тирәсендә әйләнә?..» Данишевның ишеткәне бар: затлы нәселдән килүче этләр кайчакта үзләренең элеккеге хуҗаларын чит кешеләргә караганда да ныграк күралмыйлар икән. Бала чакта ул үзе дә Мохтар дигән эт турында бер кино караган иде. Кинодагы Мохтар үзенең хуҗасын өзгәләп ташлардай булып ябышкан иде... «Монда да шундый ук хәл түгел микән?»— дип баш ватты Данишев. Кемдер, аның уйларын бүлеп, каты итеп ишек шакыды. — Керегез! Бүлмәгә ун-унике яшьләрдәге бер малай килеп керде. — Абый, мин сезнең күршедә яшим. Бүген без әни белән авылдан кайттык. Ул әле өйдә юк... Нәҗип утны кабызды. — Исемең ничек соң синең? — Әхәт. — Кил, утыр, Әхәт, менә монда. — Абый! Анда Настя әбинең эте улый. Мин куркам. Ул бик зур. Настя әби үлде, эте бәйдән ычкынып качты. Былтыр да шулай улаган иде. Аннары бик озак күренмәде. Бик усал эт ул Абый, әйдә безнең бүлмәгә. Мин сезгә ул этне күрсәтәм. Яшен яшьнәгәндә күренә. Абый, әйдә инде безгә. Минем йокым да килә... — Ярар, әйдә алайса... Ләкин этне күрә алмадылар. Ул инде китеп барган иде, ахрысы. Озакламый бүлмәгә утыз яшьләрендәге, мәһабәт сынлы, чибәр ханым килеп керде. Ул Нәҗипкә сәерсенүле караш ташлады. — Әнкәй, бу безнең күрше абый. Мин курыктым да, аны чакырдым. — Роза,— диде ханым һәм күрешергә дип кулын сузды — Рәхмәт инде сезгә... Шул ук мәлдә кинәт ишек ачылып, бусагада Моратов күренде. Күз ләрен маңгаена тәгәрәтеп бер Нәҗипкә, бер Розага карады. — Куллар кысышасыз, ә! Бик тиз, мин сиңайтим!. Хуть... урын җәяр вакыт җиткән икән шул инде. Мин соңгарак калганмын. — Нәрсә иснәнеп йөрисең, сөрхәнтәй!— дип чыжылдап аның сүзен бүлде хатын. Моратовның балак очларыннан идәнгә су тамып тора иде. — Пардон... пардон, Розочка. Ул ботинкасын салып тормыйча гына түргә узды һәм пөхтәләп җыештырылган урын-җир өстенә килеп утырды. — Мин, Розочка, сина дип кергән идем. Бу станок бик сагындырды, етить!— Самат кыдрачланып, кровать башын шапылдатты — Ә монау нәчәнник,— ул кулы белән Данише^ка төртеп күрсәтте,— йорттагы о«- тен хатыннарны аздырып бетерә инде... Ахры, тушы станга да... борынын суза башлаган. Данишев Саматның сүзеннән бигрәк, ботинкасына игътибар итте: ♦ аңа ябышып кергән быкырдык-балчык чип-чиста идән буйлап бик ачык < эз калдырып үткән иде. Хәзер лейтенантның колагына оер сүз дә кер- 5 ми, әлеге эзне ничек төшереп алырга дип кенә исәп кора башлады. £ Ул арада ханым йөрәксенеп ишеккә килде, аны бәреп ачты һәм Мо- ратовка коридор юлын күрсәтте: « — Ычкын моннан, хәшәрәт! • Бусагага килеп җиткәч, Самат әкрен генә артына борылды: — Нәчәнник, син үзеңне Розочканың.. — ул җитез ишарә белән үз £ гәүдәсенә калкулыклар ясап күрсәтте,— җимешен татыган соңгы кеше булырмын дип уйлама! * Моратов ишекне шапылдатып япты һәм коридорга бик әшәке итеп < кычкыра башлады. Нәҗип, кибеп өлгергәнче, аяк эзен төшереп алырга ашыга иде. Ул а тиз генә бүлмәсенә чыгып, үтә күренмәле зур кәгазь алып керде. Пыч- о рак эз өстенә шуны җәеп, карандаш белән ачык контур ясады Аннары = Розадан линейка сорап алды да, нәрсәдер үлчәде, исәпләде. Хатын 5 Нәҗипнең кыланышларын бөтенләй анышмый калды. Лейтенант аңа ь бу хакта беркемгә дә сөйләмәскә кушты. “ Егет, ишекне ачып коридорга чыгуга, Асия белән нөзгә-йөз килде. £ — Сез... Ана...— Кыз каушап-тетрәнеп калган, йөзеннән нур качкан » иде. Ул йөзен каплап, үзенең бүлмәсенә йөгерде. а Нәҗип эшнең асылын төшенеп алганда соң иде инде. Шулай да тиз о генә барып, кызның ишеген ачты: * — Мине аның малае чакырды. .. Бу бер аңлашылмаучылык кына, „ Асия. Мин бит эш белән... Кыз, әле дә булса йөзен учлары белән каплап, диванда утыра нде. Ул үзе дә шулай ярсуына аптырады, оялып куйды. Болай өзгәләнгәне юк нде бит әле. Күрәсең, шушы көнгә кадәр беркемне дә күңеленә якын ала алмагандыр... Шуңа күрә бөтен дөньясына битараф булып йөргәндер? Ә бүген иртән Асия үзенә урын таба алмый торуын сизде... Аның Нәҗипне күрәсе килә иде, аңа егетнең янәшәдә генә булуы җитми иде бугай... Ә менә хәзер... Хәзер нн булып чыкты инде? Данишев артыннан ярым ачык калган ишектән кинәт Винокуров картның карлыккан тавышы ишетелде — Пожар! Янабыз! Иорт яна... Нәҗип үзенең бүлмәсенә ташланды Түшәмне кара-кызыл төскә манып ике тәрәзәдән дә ялкын шәүләсе ургылды. Егет йөгереп килеп аска карады: мәрхүмә Цветова йорты канлы-кызыл учак булып күккә үрли иде — Менә ни өчен улаган икән теге эт!— дип кычкырып җибәрде лейтенант — Әлбәттә, аның эте ул! Урамда янгын сүндерүче машиналар тавышы ишетелде. Данишев атылып коридорга чыккан иде дә, шунда ук кире борылып керде Янгын сүндерүчеләр аның ярдәменә мохтаҗ түгелләрдер Ташландык өйгә кем ут салырга мөмкин? Аның өчен иң мөһиме хәзер менә шуны ачыклау. «һәрхәлдә, ут төртүченең Цветова үлеменә дә бәйле булуы ачык»,— дип фикер йөртте Нәҗип. Карчыкның өйалдында абайланган эз белән бүген Моратовтан калган тапны чагыштырып карады. Алар икесе дә бер үк иде «Өйне дә шул мөртәт яндырды микәнни?»— дип уйлады Данишев һәм Моратовны хәзер үк табарга теләп, коридорга чыкты. Саматның бүлмәсе бикле, әмма ачкычы ишектә үк калган иде. Кухня - ванна тирәсендә дә Моратов күренмәде. Лейтенант баскыч буйлап урамга йөгерде. Җәйге төн яңгырдан соңгы салкынча саф һавасы белән бөтен күзәнәкләргә тереклек суы өрде. Әле һаман вак яңгыр сибәләсә дә, күк күкрәү авазы инде бик ерактан тонык кайтаваз гына булып ишетелде. Нәҗип дөрләп янган йорт янына китте. Янгын карарга бер көтү ачыгавыз җыелган иде. йорт, коры чаган утыны кебек, дөрләп яна. Ут коточкыч дуамаллана, тирәюньгә зур-зур чаткылар көлтәсе очыра. Дранча түбәне, агач болдырны, тәрәзә уемнарын кабып йотарга өлгергән. Хәтта зур эт оясыннан да кисәүләр генә калып бара иде. Янгын машиналарыннан сиптергән су бу кызыл аждаһага көмеш сөнге булып кадала, шунлыктан ул инде ак пар бөрки-бөрки, сүрелә башлаган. Күренеп тора: озакламый аны авызлыклап алырга тиешләр. Янгын тирәсендә Моратов күренмәде. «Кая олакты соң ул?>— дип борчыла башлады Данишев.— Әллә койрыгына басканны сизендеме? Ә бәлки бу янгын, ниндидер хәтәррәк, җитдирәк эшләрдән игътибарны читкә тарту өчен, юри оештырылгандыр?» һәм ул тирә-юньдәге тар урамнарга күз салып чыгарга булды. Соңыннан, бәлки, лейтенант үзенең ничек итеп нәкъ менә Семафор тыкрыгына барып эләгүен аңлата да алмас. Ә хәзергә ул, җыелып яткан күлдәвекләргә бата-бата, тыкрык уртасындагы өч катлы кирпеч йортка якынлашып килә иде. Ике йөз адымнар чамасы алда, урам фонаре яктысында ак тап булып торган бер машина күзгә ташланды. Нәҗип адымнарын ешайтты. Ни өчендер, теге сержант ррпортында телгә алынган ак «Жигули» исенә төште. Әгәр монда да ак «Жигули» булса? Ләкин шул ук «Жигу- ли»мы? Ул арада машинадан зур гына гәүдәле ике кеше чыкты. Алар үз ара сугыша да башладылар кебек! Лейтенант, бөтен көчен җыеп, алга ташланды. 12. Ак «Жигули» эзеннән Моратов подъезддан чыкканда урамда көндезге кебек яп-якты иде. Чикчаманы онытып дулаган ут өермәсе, бәйдән ычкынып, төнге күккә ашар төсле! Тыгыз соры боҗра булып баскан халык, оясына ут төшкән кырмыска күче сыман, мыж килә. Самат, болар ни сөйлиләр икән дип, ут тирәсенәрәк якынлашты. Шулвакыт аңа артыннан кемдер эндәшкән кебек булды. Яктыдан сукырая төшкән күзләрен чекерәйтеп, Моратов як-ягына каранды. Караңгылык эченнән якасын муен эченә яшергән бер озын шәүлә шуып чыкты. — Нихәл, Самат...— днп әкрен генә сәлам бирде шәүлә.— Читкәрәк китеп сөйләшик әле. — Нәрсә бар? Кепкасын маңгаена төшереп кигән кара тутлы ир-ат кесәсеннән бер төргәк биш тәңкәлекләр чыгарып Моратовка сузды. — Миша Шпырудан сәлам. Сиңа бурычлы булган икән... Шуны җибәрде. — Аның миңа бирәчәге болай гына түгел. — Әйтәм бит, анысы турында читкә китеп сөйләшергә кирәк. Алар йорт ышыгына керделәр. — Калган бурычын да онытмады Мишка, әйберләтә җибәрде... Товар хәзер минем машинада,—дип пышылдады «Шәүлә» — Син тагын бераз тамаша караган булып тор. Аннары, беләсеңме, кая... Семафор тыкрыгына тарттыр. Анда өч катлы йорт артында, сулга борылгач, фонарь төбендәрәк көт. Кара аны, койрык ияртмә! — Нинди койрык тагын?! Минем чабуыма тизәк ябышмаган. Мин ♦ пешка гына. Каравылда торган өчен криминал юк! < — Я, я, артыгын сөйләнмә, әйтелгән бит сиңа Гафиятуллин урамы 5 ягыннан урап кил! АңлаДыңмы! * «Шәүлә» үзе дә, Гафиятуллин урамы ягына таба китеп, күздән 2 югалды.3 Самат, дөрләп янган йэрт тирәсендә бераз таптанып торгач, «Шәүлә» • кушкан төшкә барырга тәвәккәлләде. Ул арада теге бәндәне кайда күр- ? гән булуы да исенә төште. Әлбәттә, шул үзе! Миша белән бергә подвал- £ да казынып йөргән сукыр тычкан. Дөрес, бусы гел читкәрәк тайпыла, < һәрвакыт кара күзлек элгән булыр, кепкасын да борынына хәтле авыш ' тырып кия — кыскасы, йөзен яшерергә маташа иде. Моратов аңа әллә < ни илтифат итеп тормады Төкерә ул аңа! Башта ук чамалап куйды ф Миша инә, тегесе җеп булырга тиеш. Саматны бу шухыр мухырга тартучы да, мәгәриче турында килешүче дә Шпыру иде Ләкин сүзендә тормады Мишка. Исәп-хисапны өзмәс борын күздән = югалды, дуңгыз. Кәкре каен терәтеп калганын сизенгәч, Самат аны эз- “ ләргә кереште. Бервакытны хәтта менә бу кара күзлек киеп йөрүчесен н базарда очраткан кебек тә булган иде. Тик ул, фәлән дә төгән, сез мине “ кем беләндер бутыйсыз ахры дип, бик тиз ычкыну ягын карады. Быел *• язын Моратов ул адәмне тагын күрде. «Жигули» рулендә утырадыр иде. £ Ул да Саматка игътибар иткән кебек булды, тик күрмәмешкә салышты. Менә шул сурәбәт хәзер үзе Моратовны эзләп килгән. Димәк, аны п онытмаганнар әле! Кесәсендәге бишлек кыштырдавыннан рухланып кит- ♦ кән Самат ун-унбиш минут дигәндә билгеләнгән урынга — Семафор* тыкрыгына барып та җитте. ...Рәхмәтуллин урамындагы 17нче йорт янында бүген уголовный розыск инспекторы Чаев дежурлык итә иде. Төнге унике тулып 20 минутларда Цветова өенең чардагыннан үрләгән ялкын телләрен күреп, ул шунда ук автомат-телефонга ташланды. Шалтыраткач, Чаев \з урынына кире кайтты. Аңа Моратовны күздән ычкындырырга ярамый иде. Бәхеткә каршы, янгын сүндерүчеләр озакламады Моратовны ул подъезддан килеп чыгуына «мушкага» алды. Каршы яктан торып, янып ятучы йорт яктысында караганда, Саматның янына озын буйлы бер ир-ат килүе, аларның ашыгыч кына иәрсәдерсөйләшеп алуы аермачык күренә иде. Ләкин Чаев бу ят кешене никадәр генә та- нып-хәтерләп калырга тырышмасын, ул, шуны сизенгән кебек, гел күләгәгә, караңгыга табарак елышты. Ут тирәсендә бераз чуалгач, Моратов караңгы урамга таба юл тотты. Инспектор аны күздән югалтмаска тырышты. Ләкин моны эшләү җиңел түгел иде. Тар, караңгы урам аркылы пәрдәсе ачык бер тәрәзәдән төшкән күз камаштыргыч турыпочмаклык кына яктырып тора... Шушы яктылыкны кисеп сикерәм дигәндә генә, Чаевның алдында, җир астыннан үсеп чыккандай, бер ир-ат пәйда булды. Инспектор аның әзмәвердәй гәүдәсен, баш очына кискен күтәрелгән саллы йодпыгын гы на күреп алды. Каты авырту аның сул кулын каерып аткандай булды. Әзмәвер бер селтәнүдә җилкә башын сугып сындырган иде. Икенче селтәнүендә.. Чаев читкә тайпылып өлгерде, башы белән бәреп тегенең йөзен җимерде, шул ук мизгелдә уң кулы белән касыгына берне төртеп алды. Озын гәүдә урталай сынып төште. Инспектор инде аны тибеп ау- дармакчы иде, ләкин кинәт аягыннан эләктереп алып бандит аның үзен җиргә сузып салды. а «к У » м а. ИЗ — Самат’— дип кычкырды әзмәвер.— Кайда син!— Аның кулында пычак ялтырады. Инспектор яткан җирдән кушаяклап кизәнде. Бандит каршы яктагы стена буена мәтәлеп китте. Чаев пистолетын суырып алганда пәйда булган Моратов бар көчкә аның башына типте... Бу хәлләрне тәрәзәдән күреп, кемдер милициягә шалтыратып өлгергән иде. Берничә минуттан Гафиятуллин урамына участок инспекторы Шамов йөгереп килде. Чаевның тынсыз калган гәудәсен яктыга алып чыга башлады. Шул вакыт егет аңына килде, Шамовны таныды: • — Алар... Моратов белән икәү...—дип ыңгырашты. Уң кулы белән күкрәк кесәсен капшады,— Алганнар... Кинәт ул үз хәлен бөтенләй оныткандай, кискен генә талпынып куйды: — Йөгер. Тизрәк! Алар әле монда гына. Семафор тыкрыгына таба... Ишетәсеңме! йөгер! Аларда пистолет... Бандитларны ычкындырмаска кирәк иде. Тыкрыкка килеп чыгу белән. тәртипсез ату тавышлары яңгырады. Шамов, гадәт буенча, юлдан читкә сикерде һәм коймага ышыкланды. Кемнең кемгә атуы әле һич аңлашылмый иде. Ул арада караңгы урамга ак төстәге «Жигули» килеп чыкты. Шамов аны җибәрмәс өчен юл уртасына ташланды. Кобурасыннан пистолетын тартып чыгарды. Аны һавада селкеп: — Тукта! Атам!— дип кычкырды. «Жигули» әкренәйде. Машина артыннан тагын кемдер йөгереп килә иде. Бу бер генә мизгелгә Шамовның игътибарын читкә тартты, һәм шул мизгелдә автомобиль аның өстенә ыргылды. Участковый инде читкә чыгып өлгерә алмый иде. Ул исән калыр өчен бердәнбер дөрес юлны сайлады — өстенә килеп җиткән машинаның капотына сикерде. Алгы тәрәзә чәлпәрәмә килде һәм бәрелүнең көчен бераз киметте бугай. Шамов капот өстеннән юл читендәге канауга очып төште. Борылышта машина Тигезлеген югалтып, уң канаты белән бер койманы сөзеп үтте. Шатырдап сынган такталар гына коелып калды. Машина артыннан тагын берничә тапкыр ату тавышы ишетелде. «Район милиция бүлеге начальнигы Г. Д. Минаевка РАПОРТ Цветованы үтерү эшенә Самат Моратовның да катнашы бар дигән нәтиҗәгә кнлдем. Шул сәбәпле анардан сорау алмакчы идем. Ләкин 18 августта 0 сәгать 30 минутта Моратов өйдә юк булып чыкты. Качу ихтималын истә тотып, аны табарга һәм тоткарларга тырыштым 0 сәгать 55 минутта Семафор тыкрыгында аксыл төстәге «Жигули» күреп алдым. Аннан ике ир-ат чыкты да үзара якалаша башлады Шуны күреп, аларга таба йөгердем Мин килеп җитәргә 70—80 адым кала, ирләрнең берсе икенчесенә ике тапкыр атты. Кораллы ир машинага утырып кача башлады Мин машина тәгәрмәчләренә өч тапкыр атып карадым, әмма тидерә алмадым, ахрысы. Шуннан сон җинаятьчене участок инспекторы өлкән лейтенант Т В Шамов та тоткарламакчы булган. Машина аны бәреп узды Чатка кереп югалырга өлгергәнче, мин «Жигули»ның артыннан тагын ике тапкыр аттым Машина туктап торган урында ике пуля ярасы алган Моратов ята иде Ул ансыз хәлендә больницага озатылды. Барыбер эзенә төшкәннәрдео дип уйлап. Мора- тонны, минемчә. Цветова эше буенча иптәше аткан булырга тиеш. Алар икәү сугышкан урынга гел биш сумлыклардан торган акча чәчелеп калган иде Шуларны искә алып, больницадагы С. Моратов янына чит кешеләр кереп-чыгып йөрүен чикләргә кирәк дип саныйм. Лейтенант Н. Дзнишев». Җинаятьче машинага утырып качканнан соң унбиш минут эчендә республика Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекция идарәсеннән махсус күрсәтмә тапшырылды. «Барлык ГАИ постларына. Алгы тәрәзәсе ватык, алгы уң канаты сыдырылган, ак тестәге «Жигули» авто- * машинасын тоткарлау ечен бөтен чараларны күрергә. Җинаятьче пистолет белән ко- < ралланган» Шәһәр читендәге ГАИ постларының берсендә дежур торучы стар2 шина шушы хәбәрне алып кына өлгергән иде әле. Тәрәзә турысыннан, " малайлар аткан кар йомарламы сыман сызгырып, ак төстәге «Жигули» . узып китте. I «Кара син аны, туксан белән куа,— дип куйды старшина,—Шикле * нәрсәкәй. Моны тикшереп карасаң да ярый» Берничә минуттан ул теге лихачны «Волга» белән куа чыккан нде. ’ Спидометр угы «130» турысында дерелдәп тора... * «Әгәр шул үзе була калса, ерак китә алмас,— днп уйлады егет.— ф Алгы тәрәзәсез сәгатенә йөзне озак тотарсың, пычагым: кабинада коточкыч жил уйный, ә йөзеңә һава агымы шундый итеп бәрә — авызыңа эш- " ләп торучы компрессор эчәгесе тыгып куйган кебек» Ун минутлап вакыт үткәч, алда аксыл тап булып әлеге машина кү - “ ренде. Ул, тизлеген киметмичә, кискен генә борылды һәм басу юлы буй- н лап снбә башлады. Борылганда машинамын бер ягы бөтенләй күтәое- * леп, ике тәгәрмәчтә генә хәйран жир барды. Зур ярымшардагы кебек н хәтәр итеп борылуы белән, шикне көчәйтә төште ул. Качып баручы бул- * маса, ай-һай, болай ук жүләрләнер микән?! Хәзер «Волга» үзенең фара яктысы белән алдагы машинаның кой- £ рыгына басып бара башлады: аның инде «Жигули» булуы да, ак төстә • икәнлеге дә беленә иде. ® Басу юлы тиздән поселокка барып керәчәк. Старшина бу тирәләрне яхшы белә, шуңа күрә ул ышанычлы рәвештә алдагы машинага якыная барды. Поселокка килеп житәрәк, тар гына агач күпер аша үтәсең. Качкын шул күпергә килеп кергәч тизлеген аз гына киметә төште һәм көтмәгәндә тормозга басты. Машина кисәк борылып, юлга аркылы басты Кабинадан атылып чыккан ират, бераз йөгергәч, артына борылып пистолеттан атып жибәрде. «Жнгули»ның бензин багына тиде бугай — машинаны шундук ялкын чорнап алды. Җинаятьче хәзер бөтен көченә поселокка таба элдертә нде Старшина, куртка белән йөзен каплап, дөрләп янган «Жигули» белән күпер култыксасы арасыннан сикереп чыкты. Көчле яктылык күзләргә бәреп, тирә-юньне күрә алмас хәлгә китергән иде. Мондый халәт, мөгаен, бер минут чамасы дәвам иткәндер. Әмма шул кыска вакыт та жинаятьченең төн куенына качып өлгерүе өчен бик житкән иде. Аны шул тирәдән эзләп карау бернинди нәтиҗә бирмәде. ...Нәкъ шул көнне күрше районнан бер кибетченең машинасы урланган днп хәбәр иттеләр Ак «Жигули» әнә шул кешенеке булып чыкты 13. Уңышсызлык Берничә көн үтте. Цветованың үтерелүе турындагы уголовный эшне, закон кушканча, прокуратура карамагына тапшырдылар. Җинаятьчене эзләү бурычы, әлбәттә, милиция өстендә дә калды Шуңа күрә лейтенант Данншсвка тынычланырга иртәрәк иде әле. Хәер, ул үзе моңа г 115 сөенде генә: аңарда бер башлаган эшне ахыргача җиткерү гадәте яши иде. _ Михаил Шпыруның җинаятьчелек биографиясе белән танышу искитәрлек берни дә бирмәде. Ана квартира басарга булышкан адәм үткәннәр белән араны өзгән, шуның өстенә Мишаның ни сәбәпле Одессадан Татарстанга күчеп китүен дә белми иде. Данишев яңадан больницага юл тотты. Авыр яраланган Моратов шушы хәлләрдән айнып җитә алмаган булып чыкты. Аннан сорау алу турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде. Капитан Минаев мәрхүмә Цветованың нәсел-нәсәбен ачыкларга һәм, архивларда казынып, йорт хуҗасы Аршев турында мәгълүмат җы ярга киңәш итте. Бераз уйланып торгач: — Кайчандыр хуҗалары тирәсендә чуалган бәндәләр хакында хәбәрдар булу да зарар итмәс иде,— дип куйды.— Бу бик күп көч сорый торган, мәшәкатьле, четерекле эш. Сезгә ярдәм итәр өчен тагын ике ке шене билгеләрбез. Иң беренче ачыкланган нәрсә — Казан кызы Анастасия Цветованың бирегә, өяз шәһәрчегенә 1917 елны күчеп килүе булды. «Димәк, ул чакта әле аңа унсигез яшь кенә...— дип уйланды тикшерүче.— Кияүгә чыкты микән? Фамилиясен алыштырмады микән?» Казанга барып кайту бу сорауларга беркадәр ачыклык кертте: Цветова беркайчан да фамилиясен үзгәртмәгән, документларда аның кияү гә чыгуы турында шулай ук бер сүз дә юк иде. Чиркәү кенәгәсендә аның Анна исемле апасы булуы күренә. Данишев моны мыегына урап куйды. Ләкин Аннаның алга таба язмышын берничек тә ачыклап булмады. Элеккеге йорт хуҗасы да, камыр малае Камырбатыр кебек, нәселнәсәпсез булып чыкты. Дөрес, карчыклар аны Казаннан килеп урнашкан һәм япа-ялгыз яшәгән дип хәтерлиләр икән. Ләкин бу хатирәләрне расларлык кәгазь табылмады. Байга хезмәт иткән кучердан исә «Микола» дигән исеме генә калган иде. Болар өстенә, бетен ил буенча Михаил Шпыруны эзләү дә әлегә һичнинди нәтиҗә бирмәде. Кеше язмышын иске кәгазьләр арасында казынып, яисә комы коела башлаган кешеләрдән сорашып кына торгызу мөмкин түгел йкән. Бу эзләүләр бары бер хакыйкатькә алып килде: җинаятьчеләрне башка юл белән, тагын да уйлабрак һәм җентекләбрәк эзләргә кирәк. Данишев университетта үзен укыткан бер профессорның сүзләрен исенә төшерде: «Фәнни эзләнүнең тискәре нәтиҗә белән төгәлләнүе дә — билгеле бер нәтиҗәгә ирешү ул,— ди иде профессор.— Әлеге эзләнүләрне яңабаштан, бөтенләй икенче юл белән дәвам итәргә кирәклеген раслый!» Ә бит катлаулы җинаять эшенең чуалып беткән йомгагын сүтү белән гыйльми тикшеренү арасында уртаклык бик зур. «Шулхәтле күп вакыт үтте,— дип пошынды Нәҗип,— инде җеп очлары да күренмәгән кебек иде. Ә тотынган бере өзелеп бара! Башкисәрне «Жигули» белән качырдык. Аның «ахирие» Моратов акылга җиңеләйде . Саматның шөрепләре бушау, гомумән, бөтен исәпне бутады». Бу шундый халәт, үзенчә бер «үле нокта» иде: үз көчең белән ген ә алга таба кузгалып китәрлек түгел, ә инерция көче ахыргача сарыф ителгән... Данишевның, ай буе эшләп, бу кадәр күңел төшенкелегенә бипелгә- не юк иде әле. Бу көннәрдә ул балтасы суга төшкән агай кебек йөрде. Шаяру-көлүне онытты. Асияне искә алганда гына йөзенә моңсу елмаю куна иде. Анысы Роза бүлмәсенә кергән өчен үпкәсен оныта алмый бугай. Көнләшә башлаганмы әллә?! Янгын чыккан төннән бирле күзгә-баш- ка чалынганы юк. Беркөнне коридорда очрагач та бик салкын гына исәнләште. Егетнең дә бу арада бик матавыкланган чагы Өйгә арып- талып кайта, кайту белән урын өстенә ава. Менә бүген дә иртә таңнан больницага шалтыратты. Моратовның хәлен сорашты. Сәгать сигез тирәсендә үзе дә барып җитте. Бинтка уралып беткән, сары йөзле, сүнгән күзле Самат тере мәет төсле ята иде Анык күз карашында мәгънә һәм зиһен чаткысы сизелми. Бары Дани- шевны күргәч кенә ул сискәнеп, сагаеп киткән кебек булды. Карлыккан тавыш белән әкрен генә әйтеп куйды: ♦ — Ә-ә... Күрше. Нәчәлник...— Моратов башын күтәреп Нәҗипнең * йөзенә текәлде. Аннары, кинәт, хәле җиңеләеп киткәндәй, талпынып 5 куйды, теленә килгән бөтен сүзен бер тын белән яудыра башлады: k — Шикләнгән идем мин. Баштан ук шикләндем. Син — шыпнун. Сине юри безгә керттеләр. Ник алай димме? Беләсең киләме? Беләсең килсә шул... Син мине коммуналкадан кудырмакчысың. Юк-юк! £ Кирәкми, нәчәлник. Кирәкми, дим. Коммуналкасыз мин ачка үләм. Ач- £ ка1..—Самат ике куллап башын тотты,—Бер күршенең бәрәңгесен — = һам! Икенчесенең коймагын — һам! Кухняга салган кәстрүлдән итне — М һам! Итен кимерәм-кимерәм дә, сөяген чулт — кәстрүлгә. Шулай яшим. ’ Яши-и-им! Тимә син миңа. Тимә. И куркытма да мине, нәчәлник. Син- < нән курка торган күлмәгем тузган. ф Әй, зимагур, кайт иленә, Илдә иген игәрсен. z Стаканыңны ат итеп. s Бутыйлкакны жигәрсен!.. ц Әйт шуны! ж “ Моратов тагын бераз җырлап алды, аннары яңадан, инде бөтенләй »- аңлаешсыз сүз боткасы башлады. £ Тикшерүченең сорауларына җавап итеп, ул попугай кебек гел бер х нәрсәне тукыды: коммуналь квартира белән кәстрүлдәге сөяк турында п сөйләде. ♦ Данишев больницадан кәефе кырылып кайтты. Күрәсең, тәртәне борып, яңабаштан эзләнүләр юлына чыгарга кирәк. Ә йөк бик авыр. Әле аның да иң ипсез ягыннан тикшерүчегә тартып барырга туры килә... Юл уңаенда вакыт һәм вакыйгалар агышы синең өстеңә яңа мәшәкатьләр өя бара көтелмәгән табышмаклар, җинаятьченең мәкер-хәйләләре, яңа фактлар... Кайчакны тикшерүче чүлдә адашып калган ат хәленә килә: үзенә салынган йөкне соңгы көче белән * тартып бара; аны авырлык һәм сусау гына түгел, бердәнбер хакыйкатькә илтүче юлның чиксезлеге һәм бнлгесезлеге дә җәфалый Хакыйкать андый вакытларда, чагым-мираж кебек, әле бик якын тоела, әле бөтенләй күздән югала... Данишев күптән бер нәрсәне аңлады: һәркемнең тормышында (һәм бер мәртәбә генә дә түгел) шундый уңышсыз вакытлар була Аларны уздырып җибәрә белергә — түзәргә һәм юлыннан туктап калмаска кирәк. Бу түземлелек, ныклык, кайчакта айлар, еллар дәвамында, әкренләп, шушы «хәерсез» сәгатьтән алып чыга, күптән билгеләнгән максатка таба илтә «Бәлки, мин артык төшенкелеккә бнреләмдер?— дип уйланды лейтенант— Озак түзәргә туры килер дип, юкка гына үз-үземне тынычландырамдыр?. Бәлки, чишелеш инде ерак та түгелдер?..» 14. Барс исемле эт Данишев үзләренең подъезд төбенә чыгу белән икеләнеп калган иде: милиция бүлегенә юл тотаргамы, әллә башта Цветова йортын карап чыгаргамы?.. Янгыннан соң карчыкның йорты ни хәлдә калды икән? — Исәнмесез, Нәҗип абый. Янында гына Асиянең ягымлы тавышын ишеткәч, егетнең зиһеннәре таралып китте. — Асия... Сез ничек монда килеп чыктыгыз?..—диде ул ничектер каушап. Кыз күңелле генә көлеп куйды: — Ә мин кайда булырга тиеш соң? Мин дә шушы йортта яшим, ләбаса. Ә сез шул тиклем кыска хәтерле икәнсез, минем кайда яшәвемне дә оныткансыз,— Асиянең шатлыгы кайнар чишмә булып тибә иде,— Оныттыгыз да мыни, Нәҗип абый?!. — Нигә алай дисез, Асия? Мин сезне гел искә төшерә идем... Хәер, ни сөйләп торам тагын! Искә төшерү өчен бер минутка булса да онытып торырга кирәк. Ә минем сезне онытканым юк, Асия. Кыз дәшмәде, башын кыңгыррак салып, тик елмаеп торды. Кичә кичен, әнисе тагын биләмгә чыгып киткәч, Асиянең бүлмәсенә Әхәт килеп кергән иде. Сүз иярә сүз чыкты. Малайның ничә көннәр эчен тырнап йөргән бер соравы бар икән. Әнисеннән җавап ала алмаган. Ә Асия апасы — укытучы. Ул барысын да белергә тиеш. «Теге янгын булган төндә Самат абый кереп, пычрак аяклары белән безнең идәнне буяп чыккан иде,— дип башлады Әхәт.— Нәҗип абый нишләп шул аяк эзләрен рәсемгә төшереп алды икән?..» Ул төнне булган маҗараларның сере дә, шуннан соң Моратовның ни өчен күздән югалуы да кызга берьюлы аңлашылды. Асия, әлбәттә, егеткә бу хакта әйтеп тормады. Оялып, кызарды: — Кичерегез мине, Нәҗип абый... җүләрлегем өчен...— диде. Нәҗип ургылып килгән шатлыктан йөрәгенең күкрәк читлегенә бәрә башлавын тойды, бер талпыну белән Асияне кочагына алды. Иреннәре сусыл иде кызның, алардан җиләк тәме килә иде. Беркайчан да егетләр куенын тоймаган Асия куркып яисә уңайсызланып калырга да өлгермәде. Күңелендә, тәнендә курку-оялу тойгысына урын юк. Аны тулысы белән олы, матур, рәхәт, кайнар бер хис биләп алган иде. Ул үзендә оялчан һәм кыю мәхәббәт дәртенең ничек кабынуын сизми дә калды. Көтмәгәндә, дәррәү генә булдымы бу, әллә язгы кар сулары кебек, әкренләп, җыела-җыела килдеме? — Кһем, кһем. Кояшлы көннәр белән! — Аларны тыңкыш карт тавышы сискәндереп җибәрде. Икесе дә, ярамаган эш өстендә тотылган кебек, җәһәт кенә борылып карадылар. Йорт җанлы Винокуров карт, патронташ кебек тезеп, туалет кәгазе кәтүкләренә уралган иде. Ул тагын нәрсәдер әйтмәкче булды, ләкин, бераз таптанып торгач, подъездга таба теркелдәде. Асия әкрен генә: «Сау булыгыз»,— диде һәм, карттан аерылып калмаска теләгәндәй, ашыгып кереп китте. , Данишев янган йорт урынына ничек килеп керүен дә абайламый калды. Ул үзен яңадан гайрәтле, акыллы, теләсә нинди бурычны хәл итәргә сәләтле итеп тойды. Лейтенант әкрен генә бөтен йортны әйләнеп чыкты, ут ялап алган агачларга, ауган коймага карап торды. Әле һаман да бөтен җирдән дымсу көек исе килә иде. Өйдән, кара мунча мичен хәтерләтеп, ысланган кирпеч стеналар гына утырып калган иде. Экспертиза өйнең «тиз кабынып китә торган матдәләр кулланып, ут төртү нәтиҗәсендә» януын билгеләде. Ут салучының гына кем булуын хәзергәчә белә алмадылар: Моратов үземе, әллә аның иптәшләреме? Янгынның эз югалту максаты белән оештырылуы ап-ачык иде. Ләкин Җинаятьчеләр шул рәвешле хәзинәнең талануын яшереп калырга уйлыйлармы? Әллә бу — игътибарны Моратовтан читкә тартуга азаплану гынамы? Алай дисәң, бу хәлнең Моратовны аклыйсы урында, кире- сенчә, аны батыруы да бик ихтимал. Хәзер утны нәкъ менә шул үзе салган дип уйларга, ана тагын да шикләнебрәк карарга бөтен нигез бар. Ниһаять, Моратовны дөмектерү өчен генә дә Цветова өеннән утлы учак ясап тормаслар иде. Юк! Монда бөтенләй бүтән сәбәп булырга тиеш. Хәзер бандит муенына тагылган, үзен төпкә өстерәп төшүче ниндидер йөктән котылырга тырыша. Ул шул йөктән курка. ♦ «Янгын нинди эзләрне юк итте икән?— дип исәпли башлады Дани- < шев — Түбә... түшәм... тәрәзәләр... идән... болдыр... эт оясы.. Чү!> Лейтенант кирпеч нигез янына йөгереп килде. Шул төштән алып эт х оясы торган урынга кадәр араны үлчәде: биш метр! Эт оясыннан бер- п ике кечкенә кисәү һәм көл генә чәчелеп калган иде Нәҗип кинәт исенә төшерде: ялкын өй чормасында улап утырган д чакта ук эт оясы урынында инде кисәү башлары гына елтырый иде тү- g гелме сон?! Ул арада гына ояга ут сикерергә өлгерде микән? Билгеле, = факел кебек дөрләп янган чормадан берәр утлы такта очып төшәргә дә М мөмкин... Ләкин Данишев өчен бусы бик шикле тоелды. Утны бер очтан х эт оясына да төрткән булырга тиешләр. Тик нинди максат белән?.. Бәл- * ки, дөньяда әле шушы этнен дә барлыгын искә төшереп тормасын < өчендер?! в Лейтенант яшен суккан кебек калтырап китте. Башына кеше ышан- о маслык бер фикер килде: өйгә утны нәкъ менә шул эт оясы аркасында | гына төрткәннәр! Әйе, әйе. Беркемнен дә башына килмәс әле дип уйлаганнар. Хәерчеләр кебек, хәзинә эзләп өй кисәүләре арасында казыныр- £ лар, днп өметләнгәннәр. Данишев кайчандыр бу эт турында бер уйлаган иде бит Ниндидер £ кызыклы чишелеш юлы да күренгән кебек иде! Ул чакта анык уйларын • бүлдерделәр. Күрше* малае килеп керде. Яшенле янгыр башланды Нәр- а. сәгә тотынып киткән иде соң ул фикер? Кайда туктап калган иде? « Лейтенант бер читтә аунап яткан тимерчыбыкны табып алды. Аны ф сузып карады. Күренеп тора: эт уздырмаса, өйгә үтеп керергә һичничек » мөмкин түгел. Ә бит кергәннәр! Эт үз постында калса да. тавыш-тын чыкмаган. Алар хуҗа карчыкның якын танышлары булганмы? Ә бәлки, эт аларны үзе танып өрмәгәндер? Шулчак теге яңгырлы төндә очкынланып киткән фикер яңадан тернәкләнә башлагандай булды. Цветова йортына ул эт кайдан килеп эләккән? Кемдер саткан лабаса аны. Димәк... Бөтен дөньядан йөз чөер- k гән карчык янына үтеп керүнең бер генә юлы бар газраил шушы этнең хуҗасы булган! Данишев теге чакта мәсьәләнең икенче ягын да күздә тоткан иде эт халкы еш кына очракта үзенең элекке хуҗасын танымаска, ягъни үзен саткан кешегә рәнҗешен онытмаска ихтимал. Тугрылыкка хыянәт итү, күрәсең, эт законнары буенча хөкем йөрткәндә дә — гайре табигый эш, аңлатып булмый торган этлек булып санала. Ләкин... Әгәр дә эт үзенең хуҗасын гафу итсә? Этнең Цветова йортында кайчаннан бирле хуҗа булуын тирә-күршеләрдән сорашырга мөмкин. Шуның өстенә кушаматын, яшен, нәсел- нәсәбен белешергә һәм, әлбәттә, үзен табарга кирәк! һич кичегергә ярамый! Озакламый лейтенант әлеге этнең Барс исемле овчарка булуын, Цветова йортына биш-алты ел элек килеп эләгүен ачыклый алды. Этнең үзен табу бер дә көтелмәгәнчә мәшәкатьле булып чыкты Данишев аны эзләп, энәгә күзләнгән жеп шикелле йөрде Күршеләр аны ак түшле, җирәнсоры төстәге бозау хәтле овчарка дип сурәтләгәннәр иде Соңгы арада гына андый этне күрүчеләр табылмады. Тикшерүче Барсның ата-аналарын. дөресрәге, аларның хуҗасын эзләргә кереште. Башта тирә-күрше районнардагы нигездә терлек асрау белән генә шөгыльләнә торган хуҗалыкларны ачыклады (Алар шак тый икән.) Аннары үз районыннан башлап, күрше район авылларына кадәр барып җитте, һәм... «Беренче Май» колхозында әлеге этне белүче кеше табылды! Гомере буе мал көтеп көн иткән Мәхмүт исемле ул абзый бик ачык күңелле кеше булып чыкты. Кунакны өенә чакырып, чәй-мәй белән сыйлап утырганда, бик тәмен белеп кенә сөйли башлады: — Ызначитсы, мине бала чактан ук эт кияве дип йөртәләр иде. Бүрегә каршы торыр өчен, үзең беләсең, тәтием, овчарканың да әле ник- дне кирәк! Эт өрер, бүре йөрер, дигәндәй, сарыкларың белән бергә этеңне дә чәйнәп өзәргә күп сорамый ул сабакылар... Ә син сораган этнең әле ата-анасы да исән. И бөтен балаларын хәтерлим. Кайсын кемгә биргәнлегем генә истә юк.— Лейтенант дулкынланудан сикереп торуын да сизми калды. Карт аның бу кыланышына бер.дә исе китмичә генә сүзен дәвам итте:— Ызначитсы, шуңа аерым бер дәфтәр тотам. Барысын да тезеп-тезеп яза барырга. Данишевның йөрәге кысылды: — Ул дәфтәр исәнме, сакланамы? — Сакланмый ни, саклана, кәнишне. Нәҗип, җепнең очын ычкындырудан курыккан төсле, бик җайлап кына сорарга тырышты: — Барсны кемгә саткан идегез соң? — Этләрнең нәселе буталмасын өчен,— Мәхмүт абзый, тикшерүченең түземлеген сынагандай, сүзне уратыбрак башлады,— гадәттә, яңа хуҗаларының исемен язып куялар...— Карт шикәрне вак кына тешләп, кайнар чәй йотып куйган булды, диванга җайлабрак утырды.— Эш болайрак тора бит, тәтием... Минем бөтен кәгазьләр кечкенә агач тартмада иде. Ә өйләр юган вакытында ул тартманы кызым әллә кая куйган. Мин инде бер эзләп карадым, таба гына алмадым. Нәҗипкә менә-менә йөрәге туктап калыр кебек тоела башлады; ул бөтенләй карлыккан, ят тавыш белән: — Югалмаганмы ул тартма? Табылырмы?—дип кенә сорый алды. — Табылыр. Кая китсен ул. тәтием! Иртәгә кызым ялдан кайта. Табып бирер. Безнең өйдә әле бернәрсәнең дә югалганы юк иде. — Ә кызыгыз, Мәхмүт абзый, иртәгә чынлап та кайтамы? — Кайтыр. Нишләп кайтмасын ди. Иртәгә инде эшкә чыгарга тиеш. — Ә Барсны сатып алучының төсен-битен дигәндәй... бер дә хәтерләмисезме, Мәхмүт абзый? — Хәтерләмим, тәтием... Картлык... Ул кеше кайдандыр ерактан килгән иде. Машина белән... — Машинаның төсен яисә исемен дә искә төшерә алмассыз инде? Карт бусын да хәтерләми иде. Аның бар белгәне этләр генә иде, ахрысы. — Эт үзенең элеккеге хуҗаларына ташланырга мөмкинме?—дип, сүзне яңадан шул эзгә төшерергә мәҗбүр булды Нәҗип. Мәхмүт абзый зәңгәр шакмаклы кулъяулыгын борын тирәсендә йөртеп алды, бераз уйга чумып утырды, аннары: — Бик хәтерен калдырсалар — мөмкин,— диде. Нәҗип район үзәгенә, үзе урнашкан кунакханәгә китәргә җыена башлады. — Тукта, улым, төнгә каршы кая чыгып китәсең? Бездә генә кун. Миңа да иптәш булырсың. Карчык вафат булганнан бирле, кызым белән икәү генә яшибез. Кыз иртүк кайтып җитәсе икән. Аны күрәсе, этнең кемгә сатылган булуын тизрәк беләсе иде. Ул чакта үтерүчене табу да бермә-бер җиңеләячәк, әлбәттә! Шуның өстенә Нәҗип авыл өен сагынган иде. Ул үз енә урынны кече якта, инде күптән беркем дә ятмаган сәндерәдә җәяргә рөхсәт сорады. 15. Көтелмәгән очрашу I Нәҗип, күзен йому белән, тирән йокыга талды. Хуҗа картнын өй- алдына тәмәке тартырга чыгуын һәм. иртән казан астына ут тергезеп җибәрү өчен бер кочак чыбык-чабык күтәреп керүен дә тоймады ♦ Төн уртасында тәрәзә шакыдылар. < Алгы өйдә йоклаган Мәхмүт абзый, фронтта алган контузиясе арка- 5 сында, колакка катырак иде. Ул, әлбәттә, болай шакуга гына уянмады, £ бөтен өйне дер китереп гырылдавын дәвам итте. Тәрәзә рамына тагы — бу юлы катырак һәм түземсезләнебрәк шакыдылар. « Данишев төш күрде: имеш, аның студент чагы, алар җыйнаулашып £ походка чыкканнар; дежурда калган зур корсаклы Ленька Сергеев ир- £ тән аларны уятырга азаплана икән. Бензиннан бушаган каннстрага таяк t белән шакылдатыпмы шакылдата... И Нәҗип күзләрен ачты, бермәл үзенең кайда ятуын нскә төшерә ал- ’ мый торды. Башмакларның лыштык-лыштык сөйрәлүе, ишеккә таба ба- < ручы хуҗа абзыйның йөткергәләп алуы гына аны айнытып җибәрде. ф «Алай булгач, нишләп бензин исе килә икән?— дип аптырады Да- в F нишев — Әллә төштә күргәнгә генә шулай тоеламы...»— Ул иснәп алган- о дай итте Чынлап та, кайдандыр бензин исе килә иде. Әллә түшәмнән, 5 әллә инде өйалдыннан..'. 5 Өйалдында шап итеп ишек ябылды Мәхмүт абзыйның кем белән- £ дер сөйләшкән тавышы ишетелде. Идәннәр шыгырдап куйды Кайдан- >< дыр ләгән дөбердәп төште. X «Кызы кайтып җитте микәнни?»— дип шатланып куйды Данишев. ♦ Ул ишектән кем килеп кергәнне күрмәде. Әмма ят ир-ат тавышы ише- а. телгәч, өмет чаткысы шунда ук сүнде. Нәҗип яңадан йоклап китәргә £ тырышып, күзләрен йомды. Колагына тонык кына булып өзек-өзек сүз- <> ләр керде. ** — Сез үзегезне милициядән дидегезме әле?.. Соң бит ни... — Утыңны кабыз!— дип бүлдерде аны теге кеше тупас кына итеп. Түшәмдә тәлинкәсез генә асылынып торган кырыклы лампочка кабынды. Данишев, терсәгенә таянып, ятагыннан сак кына үрелеп карады. Башы түшәмгә тиярлек озын буйлы, типсә тимер өзәрлек бер ир-ат И иде бу. Зур кепка астыннан күзләре бөтенләй күренми, диярлек. Козыректан төшкән күләгә аны озынча йөзле, караңгы чырайлы итеп күрсәтә. Әйтерсең лә, бу адәм йөзенә кара битлек киеп килгән иде. Сәндерәдән үзен күзәтүче барлыгын сизенгән кебек, ул арты белән борылды: — Бала-чагаң өйдәме? — Юк югын...—дип. ашыкмыйча гына җавап бирде карт,—Ә сезгә алар нигә кирәк булды, бала-чаганы әйтәм... Таныш түгел кеше, бу сүзләрне бөтенләй ишетмәгән кебек, түр якка сузылып карады һәм, хуҗага аркасы белән торган хәлдә, теш арасыннан гына әйтеп куйды: — Бер эш чыгып тора, картлач. Давай теге якка керик әле Шунда сөйләшербез — Кызыма берәр нәрсә булдымы әллә?. — дип пошаманга төште Мәхмүт абзый, үзе караңгыда капшанган төсле итеп, утырырга урындык эзләде. > Төнге кунак, әледән-әле сәгатенә карап, үзенең ашыгуын сиздерергә тырышты- — Кызыңа әлегә берни дә булмады Анысы башка мәсьәлә Миңа синең кәгазьләрең кирәк Синнән эт алган кешеләрнең исеме язылган бөтен кәгазьне китер монда. Данишев каушап калды, сикереп тормакчы булды, сәндерәдә ятуын да онытып җибәрә язган ул. Ике бүлмә арасындагы ишек ачык; сәндерәдән төшкән арада бандитның күреп алуы һәм бөтен эшне бозуы мөмкин иде. Мәхмүт абзый акыллы карт булып чыкты. Җилнең кайдан исүен сизеп алды, ахрысы. Үзе ишекле-түрле йөри, үзе көр тавыш белән сөйләнә: — Кара әле, тәтием! Мин бит күптән этләр белән эш йөртмим... Мәшәкате күп. Туйдым Картайдым инде. Кәгазьләре дә хәзер миңа чур- тыма кирәкмени. Булганнары да югалып бетте. Мәхмүт абзый, бу хәерсез кунакны сәндерәгә аркасы белән бору өчен, түр тәрәзә ягына басты. Данишевка хәзер бик сак кына идәнгә төшәргә кирәк иде. — Син нәрсә, карт тәре, телеңә салынып торасың!— дип сыртын кабартты теге адәм һәм кесәсендәге коралын капшап куйды. Картны якасыннан эләктереп алды да усал итеп сүгенде: — Алдыйсың, үләмәт. Син ул эшне әле дә ташламагансың. Бөтен авыл белә, әйтеп торалар. Каты итеп бәреп җибәрүдән карт идәнгә ауды. — Әгәр кәгазьләрне бирмәсәң — үзеңне тончыктырам, өеңне көл итәм. Давай яхшы чакта кушканны эшлә! Юкса кызыңны да дөмек... Кинәт нәрсәдер сизенеп, бандит ялт итеп артына борылды. — Кулыңны күтәр!—дип кычкырды аңа таба якынлашып килүче лейтенант. Ярсыган бандит көтелмәгән хәлдән катып калды, аннары әкренләп кулын күтәрә башлады. — Аз гына кымшансаң да атам! Ташла коралыңны! Шулчак көтелмәгән хәл килеп чыкты. Җинаятьченең күтәрелгән кулы ялгыш түшәмдәге лампочкага тиеп китте. Ул, күз ачып йомганчы, лампочканы бәреп, караңгы почмакка сикерде. Лампочка ватыклаоы идәнгә коелганчы ук бандит качкан яктан пистолет уты чәчрәде. Данишев аның теләсә нинди очракта да атып котылырга азапланасын белә иде. Шуңа күрә ул баштан ук мич яклап басты, ут сүнү белән мичкә ышыкланырга өлгерде. — Өй камап алынган! Каршылык күрсәтү мәгънәсез!—дип кычкырды лейтенант. Яңадан ату тавышы яңгырады. Пуля мичкә тиде ахрысы, боз яуган кебек шыбырдап кирпеч ватыклары коелды. Данишев атмады. Хуҗага тидерүдән курка иде ул. Теге почмактан хырылдаган тавыш ишетелде. — Ах... нишлисең, мөртәт?!— дип карт ыңгыраша иде. Җинаятьче, хуҗага ышыкланып, тәрәзә аша чыгып качарга чамалый, димәк. Лейтенант, караңгылыктан файдаланып, шул ук якка таш- ланыога торганда, баш өстендә күк күкрәгән кебек булды. Беренче мәлдә «яңгыр башлана...» дигән уй сызылып үтте. Ләкин зәңгәр яктылык ялтырап сүнмәде, йортта ниндидер кара шәүләләр биешә башлады. Өй түбәсендә кинәт дөрләп киткән ут көч алырга талпына, аның төтене кара канаты белән җиргә бәргәләнә иде. Өй хуҗасы да, Данишев та сизми калган хәл килеп чыкты! Чакырылмаган кунак, ишек шакудан әүвәл, чормага үтеп кергән, анда бензин сипкән, шуның өстенә бензинлы чүпрәккә кечкенә генә ике стеарин шәме утырткан, әлеге чүпрәкнең очын бензинлы канистра авызына тоташтырган иде. Ул, әлбәттә, биш-ун минут эчендә үзенә кирәкле кәгазьне алып өлгерергә һәм картны юк итеп ычкынырга исәп тоткан. Шушы вакыт эчендә чормадагы шәм янып бетәргә, ут бөтен өйгә сикерергә һәм янгын яна җинаять эзен ялап алырга тиеш булган. Соңгы чиктә, бандитка әлеге язуларның өйдә саклануын белү дә бик җитәр иде. Йорт хуҗасы белән бергә аларның шушында көлгә әйләнеп кала- ( СЫ ачык. Кыскасы, теләсә нинди очракта да өйгә ут салып китү максаты белән килгән бу бәндә. Шуңа күрә, ышанычлырак булсын өчен, чормада берьюлы ике шәм кабызып калдырган... Ф Бензинлы канистраның шартлавы ике якның да хәлен мөшкеллән- < дерде. Өй эче яктырып, андагы әйберләр уч төбендәге кебек күренә g башлады. Эшләрнең һич көтелмәгәнчә катлауланып китүен бандит та u анлады. Тәрәзәдән сикерә калса, ул хәзер мишень кебек ап-ачык күре- ® иәчәк. Исән калуга өмет аз хәзер. $ Картка ышыкланып, теләсә кайсы секундта атарга әзер торган жн- . наятьче бизгәк тоткан шикелле калтыранды. Әгәр өй чынлап та чолгап = алынган булса — беттем, дип уйлады ул. Әгәр инде мильтон шаярткан й гына булса... димәк, ул монда ялгызы гына килгән һәм эзләгәнен әлегә * таба алмаган. Югыйсә, нишләп әле кунып-төнеп ятар иде... Эт эзеннән ' җинаятьче дә килеп чыкмасмы дип көтепсагалап торучы дисәң Аның 5 нәкъ менә бүген киләсен кайдан белергә мөмкин? Төшкә дә керми торган хәлләр чыгып тора бит бүген бу йортта! Әгәр картны йомдырып, үзем ычкына алсам — артымнан куып та “ тормаслар, дип фикер йөртте бандит Утны сүндереп, өйнең астын-өскә = китерерләр. Аның исем-фамилиясе, төгәл адре(ы язылган кәгазьне тап- - мый калмаслар. Ул чакта — харакири Шулай булгач, бер генә юл ка н ла... Өйне бөтенләй ут чолгап алганчы, моннан китәргә ярамый һәрхәл- “ дә, кызуга һәм төтенгә түзә алганчы! Ә бит ул чакта' аңа бу тәмугтан ►. котылу юлы да ачылырга тора Ай төтен, вай төтен!. Синең куенына J сыенып, җир читенә качып булачак! Түзә алганчы түзәргә генә, түзәргә генә!.. £ Ике як та, тәҗрибәле шахматчылар кебек, бер-берсен сыный, бер- • берсенең ялгыш адым ясавын көтә иде Өйдә авыр тынлык урнашты * Түбәдә бәпкәләрнең шытырдап януы һәм Мәхмүт абзыйның ара-тнрә ыңгырашып куюы гына ишетелә.. Өй эченә башта көек исе таралды, аннары түшәм ярыкларыннан яр комы кебек аксыл-сары төтен саркып керә башлады. Төтен күзләрне әчеттереп, тынны буып, әкрен генә түбән төшә, идәнгә җәелә нде Өй эче бик тиз эсселәнде: әйтерсең лә, мунчада кызган ташка салкын су бөркеделәр! Урамда кычкырган-чырыйлаган тавышлар ишетелде Ләкин берәү дә өйгә якын килмәде. Лейтенант моның сәбәбен шунда ук аңлады авылда янгын сүндерү машинасы юк, кешеләр искәрмәстән дөрләп киткән бу йортны коткарып калырга инде соң икәнлеген күргәннәрдер Мөгаен, кем дә булса колхозның ат абзарындагы сулы мичкәләрне алып килер. Ул су шушы өй урынында каласы кисәүләрне сүндерергә кирәк булачак! Нәҗип сак кына үрелеп карады. Куе төтен рәшәсе аша җинаятьченең шәүләсе нке булып күренә нде *Кеше җилкәсенә ышыкланырга, тәрәзәдән сикереп качарга чамалый! Барып чыкмас!»—дип. тешләрен кысты лейтенант һәм икегә аерылып торган фигураның сулдагысына төзәбрәк ике-өч тапкыр атып җибәрде «Нервыларын өзелсен. кабәхәт!» Ике башлы шәүлә шундук уңга тайпылды һәм ату белән җавап кайтарды. Бер пуля янә мичкә килеп тиде. Кирпеч кыйпылчыгы чәчрәп, Данншевның күзенә бәрде. Шул ук мәлдә чылтырап тәрәзә ватылганы ишетелде. Вакытлыча сукыраеп калган Нәҗип, ике дә уйлап тормыйча, тавыш килгән якка томрылды. Тәрәзә төбенә менеп тезләнгән бандит өстенә килгән лейтенантны күреп алды Каушавыннан картны ычкындырып җибәрде Төтенгә бу- лыккан Мәхмүт абзый, котылу юлын эзләп, шунда ук тәрәзәгә капланды һәм, үзе дә сизмәстән, башы белән, тегене мәтәлдереп төшерде. Бандит пулясы Данншевның җилкәсен генә тырнап үтте. Лейтенант та тәрәзәдән тышка сикерде. Ләкин ул җинаятьчене күрми иде. Бөтен тирә-як кызыл-кара тап булып җәелгән, аңа таба ниндидер тавышлар гына якынлашып килә. Хәзер тавыш килгән якка атарга ярамый — һич гөнаһсыз кешене харап итүең бар. Нәҗип Мәхмүт абзыйны тәрәзәдән суырып алырга гына өлгергән иде, өй эчендә инде түшәм такталары янып ишелә башлады. Карт, тәрәзә төбендә үк егылып, һушсыз калды. Лейтенант аны бик авырлык белән генә күтәреп алды. Ул арада кемдер ярдәмгә килеп җитте... 16. Барысы да яңабаштан Университет профессоры хаклы булган шул, дип уйланды Нәҗип. Чыннан да, тикшерүче-следователь белән фән кешесенең буразналары бер-берсенә бик якын уза. Бу охшашлык нәрсәдә: уй-мәшәкатьләреңне, «бәйләнчек идея»ләренне, эш сәгате беткәч тә, өстәл тартмасына бик ләп калдыра алмауда — аларның кунакта һәм мунчада, сыра эчеп торганда һәм кызлар кочканда да баштан чыкмыйча, эзәрлекләп йөрүендә генә микән?! Ә бәлки, безнең язмышлардагы иң зур уртаклык — айлар, еллар буе эшләгән эшнең кайчак бер селтәнү белән юкка чыгуында, еш кына юл уңмауда һәм бөтенесен яңадан башларга туры килүендәдер? Бөтен корган планнарың, ниятләрең комнан ишкән бау кебек тарала да төшә! Шуңа күрә галимнәр һәм тикшерүчеләр өчен мондый хәлләр табигый, алар уңышсызлыкка психологик яктан һәрвакыт әзер, «алдан планлаштырып куелган» бәла-казаларны җиңелрәк кичерергә тиешләрдер кебек... «Кебек»! Башланып кына килүче зур, катлаулы эш хәтта кыю, нык ихтыярлы кешенең дә күңеленә шик-шөбһә сала. Әгәр ул эшнең коточкыч көч сорыйсын алдан белеп тә, аның ни белән төгәлләнәсең күз алдына китерә алмасаң, бу шик-икеләнү икеләтә зуррак, икеләтә авыррак була. Мәхмүт абзый яныннан буш кул белән кайтып кергәч, Нәҗип Да- нишевка да шундый авырлыкны кичерергә туры килде. Үзенең яшьлеге, тәҗрибәсезлеге, ә дошманының шактый шомарган булуы аркасында бандитны кулдан ычкындырса да, ул артык төшенкелеккә бирелмәде. Шушы мәшәләнү аның бер зур сәләтен — җеп очын ерак яшергән җинаятьче өненә дә илтеп җиткерерлек саллы версияләр төзи алуын раслады. Ул киеренке төннән соң Нәҗипнең бер күз кабагы тарта башлады. Күрүен әйбәт күрә иде. Врач, күз тартышуы нервыдан гына, ул әкренләп бетәр, диде. Үзенең соңгы маҗаралары турында начальнигына сөйләп биргәч, лейтенант шул ук көнне прокуратурага, теге пеләш башлы агай янына китте. •Дөресен әйткәндә, «агай» дигәне — Кәрим Нуркаев — чынлыкта аннан өчдүрт яшькә генә олырак иде. Пеләшләнә башлаган, җәелебрәк киткән кыяфәте генә аңа өлкәнлек төсе биреп тора. Нәҗипнең фикер-фа- разларын бик игътибар белән тыңлады Кәрим. Аннары алар тагын бер тапкыр Цветова йортын барып карадылар. Иорт уртасындагы кечкенә генә калкулык баштан ук тикшерүчеләрнең игътибарын җәлеп иткән иде. Экспертиза пуляның әлеге калкулык турысыннан ярты метр гына биеклектән очып үтүен аныклады, һәм нәкъ менә шул калку җир өстендә зур эт эзләре ярылып ята иде. Эт белән булган хәлләр хәзер артык кызыксыну уятмый, ул инде җинаятьне ачу юлында шактый эшкәртелгән катлам; ләкин эткә бәйлә- вешле вакыйгалар мөһим бер моментны ачыкларга ярдәм итте: Цветовны үтергән һәм Аушевага аткан җинаятьче бер үк кеше булырга тиеш ^Эзләнүләрне хәзер шул юнәлештә дәвам итәргә кирәк Гавашевка да *шул ук бандитның һөҗүм итүендә инде шик юк. Тикшерү, исәп-хисап эшләрен төгәлләгәч, Кәрим Нуркаев тәмләп кенә тәмәке суыра башлады. Аның кәефе шәп, тавышы кыр иде: ♦ — Менә шулай, брат,— дип куйды ул.— Хәзер эшнең вак-төяге генә < калды; шул хәшәрәтне йонлач муеныннан эләктереп алырга да ч хурлык баганасына бәйләп куярга!.. Данншев әллә елмайды, әллә чыраен сытып алды: — Ул свак-төякләр» безне утлы күмер өстеннән яланаяк йөгерергә " мәжбүр итмәгәе әле. Ә җәзасын бирү — безнең эш түгел £ — Мин ул кандаланы үзем сытып үтерер идем. Җирәнгеч — Картлар әйтмешли, ризыгы калган әле юлбасарның. Авылда ь аның башын бетерергә форсат чыккан иде... Ярый инде ичмасам, үз М күзләрем белән күреп калдым. Хәзер башы белән мичкә керсә дә, артын- ’ нан таныйм. Теге чакта Шамов агай больницага озаткан кеше дә нәкъ < шул үзе булган бит. > — Димәк, эт үзенең хуҗасына ташланган булып чыга? в — Әйе, эт тешләгәч, эз яшерү өчен үзен Силагаев дип яздырган ул... о — Кызык... Әмма болар барысы да үткән тарих кына, брат. Белә- ; сең бит, янгыннан соң батыр кирәкми. ц — Син нишләргә киңәш итәсең? — Бүген иртән, эшкә килгәндә, миңа буш чиләк тоткан бер бик чи- “ бәр кыз очрады. Ә минем исәп — җинаятьчедән калган пыж белән эш £ итә башлау иде. Менә шуннан үзең исәпләп кара инде, брат. Әгәр мин » тотынсам — пыждан пшик килеп чыгачак. Ә син алынсаң.. Сиңа бүген х буш чиләк белән каршы чыкмаганнардыр бит? — һм„. Буш чиләк, имеш — Данншев борынын җыерып куйды — * Син, ичмасам, эш тупикка килеп терәлде, Нәҗип абыем-җаным. инде п ни эшләргә дә белгән юк, диген. — "Бик әйттерәсең килсә, анысын да әйтеп була Пыж мәсьәләсендә шактый тир түгелде. Ике кисәгенең очына чыктык шикелле. Берсе канцелярия кәгазе, икенчесе укучы бала дәфтәреннән. Минаев дөрес әйткән исеме дә буш булып чыкты. Хәтерлисеңдер, анда бит барысы өч кисәк иде. Өченчесе — билет кыйпылчыгы. Менә шунысына теш үтмәде. Эчендә теше бардырмы-юктырмы әмма факт — каты чикләвек булып чыкты Рул билет. Бу чикләвекне дә ватарга тырышып караганнар. Экспертиза аның театр билеты икәнлеген билгеләгән. Кечкенә генә кыйпылчыкка саны һәм аның белән янәшә «и» хәрефе сыйган. — Билет Казандагы ике театрның берсенә булырга ихтимал,— Диде Кәрим — Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театрына яисә Качалов исемендәге Рус драма театрына. Һәрхәлдә, ике театрга Да бирелгән исемнәр «Ка> иҗеге белән башлана. Чагыштырып карагач, төгәлрәк ачыкланды: билет татар театрына булган! «8н> дигәне лә язылышыннан ук күренеп тора: спектакль көнен аңлатырга тиеш «И» ди- мәктән, июль аенда театр гастрольгә киткән. Шуна күрә сүз июнь аен ла гы спектакльләр турында гына барырга мөмкин. Ә 8 дигәне, бәлки, 18 с. яки 28 е булгандыр?.. Нуркаев урыныннан торды, пиджагын салып урындык аркасына элде Бүлмә, чыннан да. эсселәнеп киткән төсле иде. Икесе дә тынып калды. Икесе дә нидер уйлана иде — Син ничек уйлыйсың. Кәрим, театр билеты да буш чикләвек бу лып чыкмасмы? Җинаятьчене, театрдан чыгып, эт атарга килгәндер, дип фараз итәбезме? — Эш шунда, баштагы ике кәгазь кисәгенең хуҗалары кайда яшәгәнлеге безгә мәгълүм. Һади Такташ урамындагы ике катлы йортны беләсеңме? Ике кәгазь дә шул йорт янындагы чүплектән алынган. Димәк, үткән елның июнь аенда әлеге йорттан кемдер Казанга барган һәм театрга кергән булып чыга. Ләкин тикшереп карадык: бу йортның үзеннән генә түгел, аның тирә-юнендәге йортлардан да андый кеше табыл- мады Җинаятьче шушы, бармак бите хәтле билет кыйпылчыгын бүтән чүплектән эзләп алган булырга да мөмкин, әлбәттә. Ләкин моңа ышану кыен. Баштагы ике кәгазь кисәге пыж ясау өчен дә, тикшерү эшен ялгыш юлга кертеп җибәрү өчен дә бик җиткән. Минем уемча, билет кый- пылчыгы мылтык көпшәсенә очраклы гына килеп эләккән. Җинаятьче 1 аңа бөтенләй игътибар итмәгән. Пыж ясый торган кәгазь арасына ул костюмга ябышкан чәч бөртеге кебек кенә кушылып киткән. — Җинаятьче хаклы,— дип сүзен дәвам итте Нуркаев.—Шушы кечкенә кыйпылчыктан җеп очын табарга маташу мөмкин түгел эш. Аңа ябышу — суга сәнәк белән язганны укырга азаплану, һәрхәлдә, мин шу- : лай уйлыйм. Бу билетның безгә әйтергә теләгәне бер бәләкәй генә факт: июнь аенда, бәлки җинаятьченең театрга барып чыгуы да ихтимал. "Я, шуннан нәрсә? Кәрим кулларын бутый-бутый селтәде дә кинәт тынып калды. Алар сүзсез генә урамга чыктылар. Саубуллашканда Нуркаев, алыштырып куйгандай, яңадан балкый иде: — Син шулай да кулдан килгәнне эшлә инде. Борынны салындырмыйк әле, брат. Килеп капмый карасын ул безнең кулга. Иң мөһиме — хәзер без аның эзенә бастык. 17. Санаторийдагы роман Самолет 45 минут дигәндә Казанның иске аэропортына килеп төште. Күптән түгел шәһәрдә яңгыр явып үткән: юеш асфальт яңа гына юылган тәрәзә кебек күңелгә рәхәтлек биреп тора, һавада яшел яфрак исе. Сулышка иркен. Зур-зур тимгелле аксыл болыт астыннан кояш ялтырап чыкты. Еракта, Казанка турысынарак, аллы-гөлле салават күпере эленде. Нәҗипнең күңелендә шатлык та, кайгы да юк. Ул хәзер артык дулкынланудан, кичерешләр муллыгыннан арынган бер кеше кебек салкын иде. Ләкин «Пионерлар сарае» тукталышында троллейбустан чыккач кинәт сул аягы хәлсезләнеп китте, күкрәк туры авырттырып чәнчешеп куйды. Бер талпынуда лейтенант театрның пыяла ишекләре төбенә килеп җиткән иде. Аның киеренке халәтен баса барып, рәхәт бер дулкынлану хисе җәелде. Казанда укыган елларында ул бирегә шактый еш килеп чыга, һәр килүе студент тормышының көтелмәгән бер бәйрәме була иде. Галиәсгар Камал театры Нәҗипнең хыялында һәрвакыт з ур океан корабы булып җанлана. Бу бәхетле корабльгә эләгүе җиңел түгел — теләүчеләр саны урыннар саныннан һәрвакыт артыграк. Менә өченче звонок яңгырый. Авыр пәрдә калын дулкын кебек ике якка аерылып китә, һәм синең алда яңа дөньялар ачыла. Шул сәяхәттә үз телеңне һәм культура хәзинәңне тирәнрәк аңлый төшәсең, башка илләр, халыклар, аеруча бөек рус халкының олы язмышына тоташасың; күңелеңдә мәхәббәт һәм мәрхәмәт хисе арта, кешеләрне һәм тормышны аңлау сәләте үсә. Бу корабның тагын бер гаҗәеп ягы бар вакытлар үтү белән, үзенең команда составы һәм капитаннары тулысынча алышынып бетсә дә, ул дөрес юлыннан тайпылмый, яңа буыннарны үзенә җәлеп итә, алар өчен якын һәм тансык булып кала... Данишевның уйлануларын бүлеп, театрга артистлар кереп-чыгып йөри торган «служебный» ишек шапылдап ябылды. Бусагада озын буй- |,1Ы. чандыр гәүдәле бер егет күренде. Нәҗип аны шунда ук танып галды кайчандыр сәхнәдә уйнаганын да күргәне бар, үзе пьесалар яза нкән дип тә ишеткән иде. Егет мондагы хәлләрдән хәбәрдар булып чыкты: театр әле гастрольдән кайтмаган, хезмәт күрсәтүчеләр ял- ♦ да икән Ә июнь аенда... Июнь аенда билет тикшерүчеләрнең берсе боль- < шшада яткан, ишек төбендә Нәгыймә Бәдретдинова дигән хатын үзе ч генә торган Егет театрның әдәби бүлек мөдире булып эшли иде. Аның кәгазь2 ләре арасыннан тикшерүче 8 нче һәм 28 нче июньнәрдә нинди спектакль- S лэр булуын язып алды. Ә 18 е көнне театр ял иткән. £ Билет тикшерүче хатын театрдан ерак түгел, шул ук Горький ура- й кында яши икән. Ләкин ул әле өйдә юк иде. Күршеләренә кичке сә- - гать унберләрдә генә кайтам, дигән. М Данишев урам буйлап җәяүләп кенә Кольцога таба китте. Юл уңа- w енда туры килгән афишаларга күз салды Ьүген опера һәм балет теат- < рында «Каһәрләнгән мәхәббәт» операсы бара икән. Үткән ел ул аны ф караган иде. Юл уңаенда Данишев тагын Камал театрына сугылып чыгарга уй- о лады. Теге егеттән кайбер детальләрне сораштырасы килде. Ләкин вахх тердан ары уза алмады: әдәби бүлек мөдире кайтып киткән иде. Ә вахтер шактый кире карт булып чыкты — бөтен сорауга тырт-пырт кына н җавап бирде. “ Нәҗип, кәефе кырылып, урамдагы витрина янында бераз туктап »- торды. Фотолардан елмаешкан театр йолдызлары да бу юлы әллә ннчек £ җитдиләнеп калгандай тоелды аңа. Сәхнәдә күренүе белән генә дә бө- ь тен залны шырыкшырык көлдерә торган Р«внл Шәрәфневкә кадәр, аның хәленә кереп, кайгыртып тора кебек иде. Нәҗип, авыр уйларга ♦ бирелеп, опера театры ягына таба атлады. „ «Каһәрләнгән мәхәббәт» операсы аны яңадан таң калдырды. Спектакльдән соң төнге урамнар буйлап атлаганда, Нәҗип соклануларның җиденче катында йөри, дөньяның бөтен мәшәкатьләре исә вак булып калган иде.. Сәгать унбер тулганда ул билет тикшерүче хатын яшәгән квартираның ишеген шакыды. Нәгыймә апа чәй эчеп утыра икән Кунакны да естәл янына чакырды. Театр буфетыннан алган бер тартма конфет ярап ?куйды. Данишев чәй янында ук килүенең сәбәбен, гозерен сөйләп елгерде. Ул үзе белән җинаятьченең җыелма фотосын (фотороботны) да алып килгән иде. Хуҗа хатын рәсемгә, ниндидер танышын күргәндәй, бик игътибар белән карап торды. — Күргәнем бар да кебек, юк та кебек, һай алла, минем күз алдыннан көн саен күпме халык үтә! Бөтенесен хәтерләп бетерсәң... Лейтенант аңа ярдәм итәргә тырышты. — Аның буе ике метрлап булыр, сабантуй батыры кебек таза, күзләре кысык, кашлары кара, маңгае алга чыгыбрак тора, борыны зур, итләч.. — Тукта, тукта, наный,— дип элеп алды Нәгыймә апа,— бер нәрсә исемә төшәргә тора Шулмы-түгелме. анысын белмим, тик — ул маңгаен җыерды, сүзне кайдан башларга дигәндәй, аптырап торды, аннары кулын селтәп куйды: — Кып-кыскасы, мин бервакыт күрдем андый пәһлеванны Буе дисәң, ике метрдан да озынрак булыр әле. Ялгызы гына түгел, беләгенә ниндидер бер чәчби дә тагылган иде.— Хатын тәрәзәгә таба борылды.— Шул үзе булды микәнни? — Ничек. Нәгыймә апа. әллә белеш кешегез идеме ул? — Юк ла-а... Истә калуының сәбәбе бүтән... Күрсәтергә билетын алганда бер тәңкә акчасы идәнгә төшеп китте. Шуны иелеп алмады. Башта алмакчы иде дә, аннары... Ишек төбендә пычрак, әллә нн арад а таптап өлгергәннәр. Көндезен яңгырлап торган иде... ' — Кәгазь берлеге пычракка төште инде алайса? — Әйе шул, идән пычрак иде... Бөтәрләнеп-укмашып беткән берлек иде. Мин алай да иелергә иренмәдем,— акча бит.. Пәһлеванның артыннан кычкырып калдым. Борылып та карамады. Кызы туктамакчы нде дә, теге ир аңа нәрсәдер әйтте. Исемен генә ишетеп калдым. — Исемен хәтерләмисезме? — Хәтерләмичә! «Найла!» дип дәште ул аңа. — Наилә яисә Нелядыр инде? — Юк, юк. Үз колагым белән ишеттем. Найла, диде. Мин аны онытыр идем, безнең күршеләрнең этен шулай атыйлар. Бик мәзәк кешеләр яши минем күршедә. Әнчекләре Найла исемле, песиләренә Мартын дип кушканнар. Ул эт белән мәченең кызыкларын күрсәң! Агылый белән тагылый кебек, берберсеннән аерылмыйлар, гел икәү, гел бергә... Әле икәүләшеп пес итәргә барганнарын күрсәң, хи-хи-хи... көлеп үләрсең... Данишев аны бүлдерергә уйлаган иде, үпкәләтермен дип курыкты. Аннары рәтләп сөйләшмәс тә, сорауларга юньле җавап та бирмәс... Күрәсең, хуҗа хатын эт-мәче халкын бик ярата, җае чыккан саен алар турында сөйли һәм шул сөйләвеннән зур ләззәт ала иде. — ...Менә шул Мартын, йомышы төшеп, туалетка кермәкче булса, ишеген ача алмый, тик мияулап тора. Эт ШУНЫ ишетеп, йөгереп килә дә, аягы белән төртеп туалетны ачып җибәрә. Мартын ишекне үзе яба, унитаз читенә баса, аннары суны үзе җибәрә имеш... Ишектән янә чыга алмый, янә мияулый, «ачыгыз» дип дәшүе инде мескеннең. Найла аның тавышына йөгереп килеп, ишекне ача... — Нәгыймә апа, ул кешеләрне сез соңыннан бүтән күрмәдегезме? — Юк шул. Күрмәдем. Ә күрәсем килгән иде. — Берәр сәбәбе бар идемени? Хатын, гадәтенчә, бусын да тәфсилләп сөйләде. Теге пычрак берлекне кесәсенә тыккан да, оныткан булган ул. Икенче көнне алып караса, йомарланган акча эченнән бер автобус талоны килеп чыккан икән. Иске, тишелгән талон. — Ул талонга әдрис кебек нәрсә язылган иде. Мин инде акчасына исе китмәсә дә. шул әдрисне кирәксенер дип уйладым... Егерме ел эшлим бит инде. Театр ишеге төбендә һәр көнне мәхшәр була. Кешеләр кесәләреннән билет актарганда, кирәкле язуларын үз куллары белән ташлап китәләр. Егерме ел эчендә күпме кеше килгәндер инде: фәлән төрле документ тапмадыгызмы, дип. — Бусы аңлашылды, Нәгыймә апа. Аннары ул талонны нишләттегез инде? — Килмәсме дип көттем. Өстәл тартмасына салып куйган идем, театрда. Хәзер ташлангандыр инде. Күпме вакыт үтте бит! — Кайчан булды соң ул хәл? — Июнь аенда бугай. — Ул көнне нинди спектакль куелган иде? Контролер хатын уйга калды. Лейтенант үзенең язуларына карап алды. — Алай-болай. «Әлдермештән Әлмәндәр» тугелдер бит? — Театр гастрольгә җыенган көннәр иде. Әйе! Исемә төште! «Әлдермештән Әлмәндәр» иде. Шул театрны халык бигрәк яратты инде. Кайчаннан бирле бара, һич карап туймыйлар. Таш яуса да киләләр. Соңыннан Данишев тагын бер детальнең дөреслеген тикшерер: чыннан да, 28 июнь көнне Казанда көчле яңгыр явып узган икән! Билет тикшерүче апа белән сөйләшкәндә, әлбәттә, сүз нәкъ менә ул эзләгән җинаятьче турында барадыр дип ышанырга һичнинди нигезе юк иде Нәжипнен. Бер тәңкә акчасын төшереп калдырган «пәһлеванмын бөтенләй гаепсез кеше булуы да бар. Ләкин тикшерүченең эше шундый: шик төшкән бөтен нәрсәне ахыргача ачыкларга, җинаятьчемен эзенә алып чыкмасмы дип, бик күп сукмаклардан үтәргә туры килә. Данишев «Татарстан» гостиницасына тукталган иде. Иртән буфетта гына капкалап, тизрәк театрга ашкынды. Бәдретдинова озак көттермәде. Тикшерүчене үзенең бәләкәй генә эш бүлмәсенә алып керде, аның күз алдында ук кичә телгә алынган естэл тартмасын ачып җибәрде. Тартмада автобус талоны юк иде. Хатын аптырап кулларын җәйде: — Шулайдыр дип уйлаган идем Ташлаганмын инде. — Кая ташладыгыз?— дип сорады Нәҗип Аның дулкынланудан иреннәре кипкән иде. — Кәрзингә инде, кая ташлыйм тагын. — Нәрсә язылган иде икән соң, Нәгыймә апа? . Бәдретдинова уйга калды. Аның бик тә ярдәм итәсе килә иде. Лә' кин хәтер сандыгың никадәр зур булса да, мөмкинме соң анда шул хәт ле вак-төякне саклап тору?! — Талонда ниндидер бер кирәкле сүз бар иде. Мин шул сүзне укыгач, нәрсәдер уйлап та тордым бугай әле. Нәрсә турында уйладым икән... Ә-ә! Ял турында. Минем абый да яз көне анда ял иткән иде. — Талонда... ял йортының адресы идемени? — Әйе, әйе. Хәзер менә исемә төште. Санаторий исеме иде «Мор- квашн» кебегрәк. Түлке «Моркваши» түгел. Ничек кенә соң әле...— Нәгыймә апа бармагындагы алтын балдакны әйләндергәләргә кереште — Тфү, тел очымда гына тора бит... Хатын бүлмәсеннән үк чыгып китте. Ахрысы, кемнәндер сорашкандыр, бераздан кире әйләнеп керде. — «Крутушка»! «Крутушка» икән. Минем абый аны бнк ошатып кайтты. ...Ике сәгатьтән Данишев санаторий регистратурасында утыра һәм июнь аенда «Крутушка»га килгән кешеләрнең анкеталарын караштыра »иде. Ял итүчеләр арасында, чыннан да, Найла исемле бер хатын булган икән Июньнең 6 сыннан 30 ына кадәр ике кешелек бүлмәдә яшәгән Лейтенант Найла Мурлыкинаның паспорт мәгълүматлары н язып алды Аның белән бүлмәдә торган хатын-кызның да анкетасына күз салды. Алар икесе дә Казаннан килгән булып чыктылар. Автобус кузгалырга ярты сәгатьләп вакыт бар нде әле Данишев вакыт үтсенгә генә санаторий тирәсен әйләнеп кнлергә уйлады Шунда гына «Крутушка»ның гаҗәп матур урынга салынган булуына игътибар итте Ике катлы иске йорт янына, текә яр буена килеп баскач, ул бөтен дөньясын онытты. Күз күреме җирдә табигать искиткеч гүзәллеге белән балкып ята иде купшы ябалдашлар арасыннан офыкка кадәр җәелеп киткән басулар күренә; сулда — чуар төсләргә уралган әрәмәлек башланып китә; ә яр астында кояшлы тәңкәләре белән Казанка суы уйнаклый. Нәҗип елга буена төште Көн бнк бөркү, суга бер генә чумып чыксаң да бөтен ару-талчыгуларны юып алыр кебек Юк шул, озакламый автобус китә Мурлыкина' белән тизрәк очрашасы килү теләге лейтенантны Казанга, профессор Камай урамына ашыктыра иде. ...Ишекне Найла үзе ачты Төскә биткә яшь, үтә чнбәр нәрсә икән Данишевның таныклыгына керфек сирпеп кенә карап алды да, кыска халат итәкләрен җилфердәтеп, алдан кереп китте. Тәбәнәк журнал өстәле янындагы йомшак кәнәфиләргә утырыштылар. — Мин сезнең ихтыярыгызда,—диде Мурлыкина. — Найла Владимировна, минем сезгә кечкенә генә ике соравым бар иде... Яшь ханым сигарет кабызды, тирән итеп бер суырды, күзләрен тутырып лейтенантка карады. — Сез быел июнь аенда татар театрына баргансыз икән...— дип сүзен ялгап китте Данишев. Найла сигарет очындагы көлне чиртеп төшерде. Төн кебек кара, ишелеп төшкән чәчләрен төзәтеп куйды. Иреннәрен назлы гына күпертеп жавап бирде: — Булган идем ахрысы. Тыелган спектакль түгелдер ич ул? Данишевның йөзе яктырып китте. — Юк, Найла Владимировна, сүз һич тә ул турыда бармый! Мин үзем дә ул спектакльне ошаттым. Сөйләшүнең рәсмилеген аз гына булса да оныттырасы, бу Назлыбикәнең телен чиштерәсе иде. Нәжип аның ялангач шома тезләренә күз төшереп алды. Матур иде кызның аяклары. - — Мин килеп, сезне эштән аермадыммы соң? Мурлыкина мутланып елмайды: — Сезнең икенче соравыгыз шул идеме? — Шул тирәдә... — Кызы-ык... — Найла кәнәфигә киерелебрәк утырды, аның мул туше, тулы ак ботлары тагын да ачыла төште; кыска халатының уртадагы бер төймәгә генә эләгеп торуы күренде. Ул егетнең игътибарын сизә, шул игътибарны тоюдан төнбоек кебек ачыла бара һәм, әлбәттә, ситуацияне үзенчә бәяли иде. — Ә сез, между прочим, минем зәвыкка туры киләсез... — Сездән... күзне аерып алып булмый диярлек.— Нәҗипкә хәзер аның телендә сөйләшү бик мөһим иде. — «Диярлек» кенә мени? — дип чытлыкланды кыз. — Сезнең өчен алай гына түгел икәнен күреп торам, — дип бармак янады. Данишев елмаеп куйды. Найла сәгатенә карады: — Озакламый ир кисәгем кайта... — Бу бик куркынычмы? — Белмим. Ул әле минем ирем булып өченче генә көнен йөри. Ир булгач, ничегрәк көнләшә торгандыр бит... — Кияү егет чагында көнләшә идеме соң? — Фәнгә кереп чумган бер уҗым бозавы шунда. Китапларын кочаклап ятса, күбрәк ләззәт ала. Бу дөньяда гаме юк... — Әйбәт кеше укән. Сезгә яшәве җиңелдер. Мурлыкина борынын җыерып куйды, күңелсез тавыш белән тезеп китте: — Иң мөһиме: алкаш түгел. Өстемнән йөрми. Әдәпле... Хатларына оятсыз сүзләр язмый иде. Лейтенант сизеп алды: кияү турында сөйләшү Мурлыкинага бер дә ошамый. — Алай булгач, Найла Владимировна, мин сезне ширбәтле аегыз белән котлыйм. Хәзер туй сәяхәтенә җыенасыздыр инде? — Кызганычка каршы, мин отпускыны туздырып өлгердем шул. — Шәп ял иттегезме соң?— Сөйләшү кирәкле темага якынлашып килә иде. — Ярыйсы-ы...— дип сузды Мурлыкина, йомры иңнәрен назлы гына уйнатып. — «Крутушка» миңа ошады. Тагын барырга да була. — Киявегез дә канәгать калгандыр, ә? . Яшь хатын тәкәллефсез генә елмайды: — Ирен ялга алып барган — чирен янга салып барган. Ирләр беркая да китми алар. — Анысы дөрес. Тик чибәр кызга ялгызына ничек түзәргә: ир-егет- ♦ ләр аның артыннан эт көтүе кебек тагылып йөриләр бит. Араларында < хатын-кызга тәмам котырган күк ябыша торганнары да була... 5 — һи... Хатын-кызны кысып, кочып кына куркытырсың... — Сезне кыскалап йөргәне, ай-һай, батыр кеше булгандыр Зур гәүдәле, аю кебек таза, буе ике метр... л Тикшерүче, кылларын тарткалап карау белән, бу хатынның кемлеген £ анлаган иде: ир-атлар белән шаярырга яратучы ыштыр битле бер жил- ч бәзәк. Ләкин мондыйларга да сорауны турыдан-туры биреп булмый, G аларның да үз ачкычы булуын онытмаска кирәк. Найла Владимировна дәртенә чыдаша алмыйча хихылдап куйды. Данишевның сүзләре аның кытыгына тиде: димәк, теге «пәһлеван» < белән аларнын бик ярсу роман булган. Тик кем ул? Үтерүчеме, әллә бө- > тенләй очраклы кешеме? в — Сез мине юри көнләштерәсез. Шундый чибәрне үзенеке итә алган о кавалер кем соң ул? Ә? Яшь хатын тирән итеп сигаретын суырды, лейтенантка ымсындыргыч итеп карарга тырышты: — Аның кем булуы нигә кирәк... Хатын-кызның яшен сорамыйлар. “ Үткәне турында да сөйләшү килешми. £ — Хатын-кызның үткәне — аның булган байлыгы арасында иң кы- е зыклысы... — Данншев хәзер төп юлдан читкә тайпылырга теләми иде. а Йозак шылтырады, әкрен генә ишек ачылды, урамнан балалар шау- п шуы ургылып керде. Бусагада урта буйлы, чандыр гәүдәле адәм ♦ күренде. 4 Ул арада әлеге билетсыз кешене тоткан контролерны табып £ китерделәр. — Без аны Кольцодагы тактага элеп куймакчы идек. Районнан кил- о гән булып чыкты. — Контролер колак артын кашып алды.—Әллә Әте мәттән, әллә Бөгелмәдән инде. Без аның эшенә хәбәр итәргә булдык. “■ Шуны сизгәч, миңа унлык төртергә маташты. Ә башта кыланмышы £ кырга сыймый иде. Билетым бар, әле арттырып та түләдем, фәлән-фәс- Ф мәтән, дип өскә җикеренде. Мин аны 2 нче маршрут троллейбусыннан ” эләктереп алдым Студент-мазар булса бер хәл. Өстендә затлы кием, кыяфәте тук, кибән хәтле гәүдә үстергән... Ә культура юк кешедә... — контролер, гайрәте чигеп, җиргә төкереп куйды Күрәсең, эш нәкъ Данишев уйлаганча булып чыккан! «Куян» турында мәгълүмат күп түгел, әмма инде бнк аз да түгел иде. «Мревлиев Федор Николаевич, район башкарма комитетының көн күреш хезмәте күрсәтү бүлегендә эшли», — дигГ язып алды лейтенант. «Бер үк шәһәрдә яшибез икән!» Фотокарточкадагы Николай Федоровичны аның сөяркәсе дә таныды. Шул ук көнне Данишев районга кайтып китте Озын юл аңа уйларын бер ноктага җыярга, алга таба исәп корырга мөмкинлек бирде. Мревлиевны кулга алырга әле иртәрәк булыр, дип уйлады лейтенант. Җинаятьне фаш итү җиңел булмаячак. Аның эзенә басу да әнә ничек озакка сузылды. Мревлиев, әлбәттә, бөтен гаепләрен күзгә карап таначак, һич югы, башкаларга аударачак. Авылга. Мәхмүт абзыйга үзен, әйтик, Шпыру җибәрде, дияргә ихтимал Цветоваиың үлемен дә шул ук Шпыруга, яисә Моратовка сылар. Ә ничек кнре кагасын? Ничек дөресен исбатлыйсың? Шаһитлар кайда? Моратовның акылы сыекланды Михаил Шпыру эзсез югалды, аны үтергән булулары да бар Үзенең ерткыч җанын саклап калыр өчен бу бандит теләсә нинди юлга басарга мөмкин. Ул мүкәләп, түше белән шуышып булса да исән калырга тырышачак. Кичен, кояш баеп барганда гына район милиция бүлегенә кайтып җитте Данишев. Гадәттә үзен тыныч тота алган начальник, аны күрү белән, түземсезләнеп урыныннан купты. Нәҗипнең сүзен ахыргача ук тыңлап та бетермичә, гасабиланып, кнопкага басты: — Миңа Мревлиев Федор Николаевич турында кыскача информация әзерләгез әле. Ике-өч минуттан шундый белешмә алып керделәр: Мревлиев Ф Н. 1942 елда туган, өйләнгән. Көнкүреш хезмәте күрсәтү бүлегендә эшлн, җеназа-күмү эшләре белән шөгыльләнә. Өй адресы: Яшь натуралистлар урамы, 3 нче йорт, «Жигули» машинасы бар. Машинасының төсен ачыкладылар: ак икән. Икенче көнне лейтенант көнкүреш хезмәте күрсәтү бүлегеннән белеште: безнең «зират башлыгы» чираттагы ялында, ике елныкын берь юлы алды, диделәр. Путевка буенча Казанга, санаторийга киткән икән. Гавашевка һөҗүм булган вакытта да, Цветованың өе янган һәм Мо- ратовны үлем хәлендә больницага озаткан көнне дә ул санаторийда булып чыга! Вакыйгаларның мондый борылыш алуы Нәҗипнең күңелен төшерде. Акланырга шундый нык җирлек әзерләп куйганмы җинаятьче? Әллә без чыннан да ялгыштыкмы? Шулай да, кулга Мревлиевның фоторәсемен алып, тагын бер тикшереп карарга кирәк иде. Лейтенант башта больницага юл тотты. Эт тешләгәч үзен Җамалетдин Силагаев дип белдергән кеше шул ук Мревлиев булмаганмы? Авыруларны кабул итү бүлегендә эшләүчеләр портретны әйләндереп-әйлән- дереп карадылар, ләкин анык кына берни дә әйтә алмадылар Гавашев та гаепле кеше сыман аптырап калды: — Шул үзе дип әйтеп булмый. Караңгы иде бит. йөзен яхшылап күрмәдем. Тере килеш күрсәм —таныр идем... Жираф кебек озын ул. Ә Моратов үзен бик сәер тотты. Фоторәсемне күргәч, ул агарынып китте, куллары белән стенага үрмәли башлады. Әйтерсең лә, аның йөзенә телен сузган агулы елан сызгырып килә иде. Кайчандыр Шпыруны үзләренә сыендырган, аның әйберләрен ят кешегә биреп җибәргән карт белән карчык берничә рәсем арасыннан үзләренә таныш йөзне таба алмадылар. Фотоларны участок инспекторы Шамовка күрсәткәч кенә, Нәҗипнен эченә җылы керде. Ул шунда ук Мревлиев портретын аерып алды: — Менә улI Силагаев үзе! Мин аны яхшы хәтерләп калдым. Димәк, шушы шәһәрчекнең илле мең кешесе арасында без эзләгәне нәкъ шул бәндә?! Димәк, ул бу көннәрдә Казаннан кайтып йөргән!? Төннәрен үзенең кара эшен эшләгән дә, шома гына ычкынып, санаторий куенына яшеррнгән? Шул ук вакытта капитан Минаев та, Нәҗип тә яхшы белә: бу кадә- ресен ачыклаган тәкъдирдә әле Мревлиевның ялгыз карчыкны үтерүгә турыдан-туры катнашуын исбатлау мөмкин түгел. Үтерүдә гаепләү өчен кире кага алмаслык саллы дәлилләр кирәк. 19. Хата төзәтелергә тиеш Бүген Минаев үзенең эш көнен сәгать җидедә үк башлады. Берәр сәгатьтән Данншев килде. Капитан, исәнләшергә дә онытып, сүзне сорау бирүдән башлады: — Шпыруның ни өчен эзсез югалуы турында сезнең уйлап караганыгыз бармы, лейтенант? — Күп уйладым, иптәш капитан. Баштан ук бер фикергә килгән идем. Хәзер шуңа ышана барам: аны, мөгаен, үтергәннәрдер. Моратовка һөҗүм итүләреннән соң, моңа бөтенләй шигем калмады — Дөрес. Дөрес, Нәҗип Гатауллович. Җинаятьчеләрнең берсе зирәг- ' рәк булып чыккан. Үзенең иптәшләрен юк итеп, хәзинәгә ялгызы гына хуҗа булырга теләгән. Бер очтан үзенең эзләрен ераграк яшерү җаен да тапкан.— Капитан стенадагы Шишкин картинасы каршысына килеп басты, анда язылган фикерләрне укып баргандай, әкрен генә дәвам итте: — Без шактый мәкерле җинаятьче эзеннән йөрибез. Ил мөһиме—ул бер- кемнел дә игътибарын җәлеп итмичә үтерә белә. Адәм баласы суга төшкән кебек юкка чыга. Газраил ул кешегә «гадәттәгечә» тәпиләп, я бул- маса ак канатын җилпеп түгел, ә ап-ак «Жнгулн»да гына җилдереп килә... Ана үзенең мәкерле эшен башкару өчен ил җайлы урын канда булыр дип уйлыйсың? Минемчә, моның өчен идеаль шартлар — теге ♦ дөньяга иң якын торган урында. Әйе, әйе! Зиратның үзендә!— Капитан < бүлмә буйлап тәрәзәдән ишеккә таба йөреп килде.—Әмма шунысы да 5 бар кешене бу рәвешле юк итү өчен газраил кем сурәтендә пәйда булыр- £ га тиеш?.. Минемчә, зират хуҗасы кыяфәтендә. Менә шул ук Мревлиев2 ны алыйк. Аның кушуы буенча, әйтик, зиратта, бөтен дөнья күз алдын- S да, рәсми рәвештә чокыр казып куялар. Ләкин Ул чокырга кешене • законлы рәвештә, бөтен шартын китереп күмәләрме, әллә юкмы — мо- г ны беркем дә белми. Кабергә соңыннан ревизия үткәрелми. Үле җан- - нарны тикшереп кабул итүче дә юк. Кыскасы, дөнья рәхәте' зен X теләгән кешене алып кер дә аллага тапшыр — Үзен зират капкасына таба өстери башлагач, җинаятьченең кор- < баны берни дә сизенмәс микәнни? Ф — Ул анда барып җиткәнче үк башына сугып мнңгетелгән яисә үтерелгән булырга мөмкин. Әзер кабергә ташлап күмәсе дә, түбәсенә таб-“ личкалы тәре кадап куясы гына кала. Эшең бетте, кодагый Менә шу- х лай, иптәш лейтенант. Ә бәлки, Шпыруны ул алдап алып баргандыр = Урланган хәзинәне фәлән төшкә яшердем, әйдәле, шуны барып казып н алыйк әле, дигән булыр... һәм алтын-көмеш урынына тегесенең башына " (имер таяк эләккән... Минаев яшь тикшерүченең алдына ук килеп басты, ана сынаулы ка- £ раш ташлап, әкрен генә әйтеп куйды: — Әгәр дә мәгәр Шпыруны зираттан таба алсак — үтерүче тәгаен £ билгеле булачак. * Капитанның карары ачык иде: хәзер һич тә кичекмәстән «Мревлиен ® хуҗалыгын» карап кайтырга кирәк. Бер минуттан дежурный кереп: «Машина әзер», — дип хәбәр итте. Зиратка юл тоттылар Данишев, зират дигәч тә Цветованы кабереннән кузгаткан төнне исенә төшерде. Уй-тойгылар бүген дә нәкъ ул чактагы кебек авыр, бөтен тәнне киеренке халәт биләп алган. Көннең дә чырае караңгы. Болытлар киезләнгән мамык кисәкләренә охшап, оеш- оеш, йөнтәс булып тора. Кояш кына, шул болыт кисәкләре артында томаланып калырга теләмичә, әледән-әле җир өстенә үрелеп карый Аның бер көлтә нуры сирпелүгә, табигать җанланып, бөтен төсләре белән балкып җавап бирә. Шаулатып кошлар сайрап ала, су өсләре көмеш көзге төсле яктырып китә. Суы чәчәк аткан иске сай күл генә зират капкасы төбендә һаман йокымсырап ята Арматура чыбылдыкларыннан ябыштырып ясалган тимер калка ике- ләй ачып куелган. Кайсыдыр наяны, эч пошканнан, тнмер баганага «белдерү» язып ябыштырган: «Рәхим итегез! Каберстан — кунакханә түгел: монда буш урыннар сезгә дә җитәрлек!» Шушы язуны кычкырып укыган шофер төксе генә өстәп куйды: — Район философы! Бәлки, инде үзе монда килеп ятарга да өлгергәндер. Ә бит башкача әйтергә дә мөмкин булыр иде, дип уйланды Мннаев Мәсәлән, болай дняргә; «Хөрмәтле гражданнар! Әгәр сезне ахыр чиккә җиткән комсызлык, шәфкатьсезлёк басып китсә, көндәлек ыгы-зыгыдан, нужа куудан арына алмасагыз, дөньяның зират дигән бер почмагын ешрак искә төшерегез. Зиратка күңел бушатыр өчен дус-ншләр янына, ресторанга якн кино театрга барган кебек килеп чыгыгыз Әлбәттә, биредә сезне келәм җәелгән идәннәр, мул табыннар, затлы эчемлекләр каршы алмас... Аның каруы: мал малга җиткәнче, газраил җанга җитә дигән сүзләрнең мәгънәсе турында уйланырсыз; күңелегез тулып, андагы пычрак-юшкын юыла башлар; дөньяның матурлыгын, яшәүнең кадерен, бәхетнең кыска гомерле булуын ныграк тоярсыз». ...Аллея буйлап зиратның түренә үттеләр. Ике яктан да балалар караваты кебек сирәк рәшәткәле чардуганнар тезелеп киткән. — Цветова кайсы көнне үтерелгән әле? — дип сорап куйды Минаев. — 25 июльдә. Экспертиза шулай дип билгеләгән. — Димәк, безгә дә шул көннән башларга кирәк. Бүтән бөтен вакыйгалар аннан соңрак булган... Капитан якындагы һәйкәлләргә, тәреләргә күз салып алды: — Тикшерүне менә шуннан, уң як рәттән башлагыз,— дип күрсәтте. — Монда июль ахырыннан август уртасына кадәрге мәрхүмнәр күмелгән. Зиратта төзелгән исемлекне район загсындагы документлар белән чагыштырырга кирәк иде. Минаев бу эшне Нәҗипкә тапшырды. . .Менә хәзер лейтенант үзе загс кәгазьләрен актара, ә күз алдында тимер чардуганнар биешә, башында әллә нинди уйлар бөтерелә. Адәм баласының өченче туен — якты дөньядан күчүен дә загс үзенең хәтеренә язып куя, шул хакта махсус таныклык бирә. Кеше китә — аның эшләре, балалары кала, үлеме турында таныклыгы кала... Нәҗипнең кинәт авызы кипкән кебек булды. Урыныннан торды. Су сорады. Аны көтелмәгән бер факт тетрәндереп җибәрде. Зираттагы каберләр саны үлем турындагы таныклыклар саныннан күбрәк иде... Су эчте. Тагын санады. Юк, һаман бер кабер артыграк чыга. Бүлмәдә үзалдына нидер сызгалаган булып, әмма керфек астыннан гына Данишевның һәр хәрәкәтен күзәтеп яссы түшле бер чандыр кыз утыра иде. — Таныклыкларны теркәү җурналы кайда икән? — дип сорады Данишев. Кыз журналны китереп бирде. Бер кабер — Челидов П. Е. дигән мәрхүм — анда да искә алынмаган булып чыкты. — Әйтегезче, — дип тагын кызга эндәште лейтенант, — журналга язып куйганда, ялгыш берәр кешенең исеме төшеп калырга мөмкинме? — Андый хәл була алмый, һәр фамилия документ дигән сүз. Күрәсездер бит, һәр фамилия алдында туганнарының яисә якыннарының имзасы тора. Әгәр без онытсак, барыбер алар искә төшерәчәк. Данишев милиция бүлегенә әнә шундый хәбәр алып кайтты. ...Кичкә таба һавадагы болытлар юкара һәм җәелә төште. Аларны җил агымы котылгысыз бер юнәлештә куа иде. Шушы тотрыксыз соры катлам артыннан үҗәтләнеп ай карарга тырыша. Айга ымлап: — Лампаның керосины бетеп килә, егетләр. Аңа гына ышанып тору килешмәс, — дип шаяртты капитан Минаев. Тәресе астына «Челидов П. Е.» дип язылган шикле калкулык тирәсен милиционерлар уратып алды. Аккумулятор белән яктырту урнаштырдылар. Кабер өстенә унлап кеше җыелды: уголовный розыск хезмәткәрләре, судмедицина эксперты, фотограф, прокуратура вәкиле... Гүрдән Михаил Шпыру гәүдәсе һәм таланган байлыклар килеп чыгар дип өметләнәләр. Дәшми-тынмый гына казый башладылар. Чардуганнар, алар өстендә һәйкәлләр һәм тәреләр, караеп торган өр- яңа калкулыклар, теләсәң-теләмәсәң дә, яшәү һәм үлем турында уйларга мәҗбүр итә икән. «Үлем — үзенең асылында бер чиктән икенче чиккә ташлана торган каршылыклар берлеге, — дип уйланды Минаев.—Ул карун — кешедән бөтенесен берьюлы тартып ала; ул юмарт — беркемне дә онытмый, һәркемгә үз өлешен алып килә; ул рәхимсез — кадерле кешеләребезне алып китә тора; ул шәфкатьле — дошманнарыбыздан мән- гегә коткара; ул дәһшәтле— аннан падишаһлар да курка; УЛ көчсез — «ирдәге тормышны юк итә алмый...» Казучыларның дәррәү җанланып китүе капитанны фани дөнья мәшәкатьләренә кайтарды. 1абут капкачына төшеп җиткәннәр икән Ә бит табут булмаска тиеш иде! Җинаятьче үзенең корбаны өчен бөтен шартларны көйләп азапланырмы!? Табут ясату үзеңне үзең фаш итү ♦ белән бер булачак бит. Монда нәрсәдер аңлашылып җитми. < Минаев әкрен генә лейтенантның колагына пышылдады: — Нәҗип Гатауллович, сез анда... загста... бутамадыгыз микән? £ Әмма начальникның шиге дөрескә чыкты: табутта чал чәчле, озын “ буйлы бер карт ята иде. й Әллә артык борчылудан, әллә инде зират тәэсиреннән, Нәҗипнең ба- . шы әйләнеп китте, тын алулары авырлашты. Ул якындагы бер агачка п сөялде. £ Кемдер аңа тәмәке сузды: £ — Тартып җибәрегез. Җиңелрәк була ул. Лейтенант тирән итеп бер суырды һәм шунда ук булыгып-булыгып 5 йөткерә башлады Күзеннән яшь атылып чыкты. Ф Тәмәке бирүченең канәгать тавышы ишетелде: — Тартмый торган кешегә дә әллә нигә бер төтен тәмен тоеп карар- “ га кирәк. Мондый вакытларда — бигрәк тә. х Табуттагы чал чәчле картны фотога алгач, кабер өстен яңадан элек - = ке хәленә кайтардылар. Барлык эш тәмамланганда, ай инде зират агач - * ларының куе ябалдашлары артына төшеп бара иде. Ул арада лейтенант Данишевка да хәл керде. Ләкин, авыр уйларын * никадәр генә куарга тырышмасын, алар, әйтерсең лә ябышкак пәрәвез ° җебе кебек, йөзгә, бөтен тәнгә сырыша гына бара нде «Әллә табутны * алыштырдылар микән? Ничек килеп чыкты соң әле бу? Чынлап та, без- £ ке ялгыш юлга кертеп җибәрделәрме?..» е Икенче көнне иртән начальник кабинетына кергәндә генә аның кәефе ® бераз яхшырды. Капитан Минаев: «Җинаятьче, мөгаен, кабер өстендәге язуны алыштырып куйгандыр», — диде. Лейтенант та шундый ук фикергә килүен әйтте. Хәзер әлеге идеянең ни дәрәҗәдә чын булуын тикшерәсе бар иде Ди- мәк, мәгълүматлар җыюны дәвам итәсе һәм беренче чиратта — Челндов фамилиясе астына кемнең күмелүен ачыклыйсы Кабер өстендәге язуларны теләсә ничек әвеш тәвеш китерү җиңел түгел. Моны ялгыз-ятим кешеләр күмелгән очракта гына эшләп була Җи- наятьченең дә әнә шул юлны сайлавы мөмкнн, дип уйлады Минаев Лейтенант Данишев белән уголовный розыск инспекторы Чаев каберләрне тану эшен оештырдылар Бер студент кабере белән бераз мәшәкать килеп чыкты — туганнары бнк ерак шәһәрдә яши икән Ә Нукимов дигән икенче берәү гүр иясе булганчы соңгы елларын картлар йортында яшәгән Бер туган-тумачасы да юк икән Картлар йортында аны, озын буйлы, чал чәчле бабай иде, дип искә алдылар «Челндов тәресе астында әнә шул карт ятмыймы икән?» — дип уйлап алды Нәҗип. Нукимовныц кая күмелгәнен берәү дә юньләп белми булып чыкты Зираттагы бер кабер өстендә «Нукимов» дигән билге бар-барын Ана ышансаң, озын буйлы, чал чәчле мәрхүмнең гәүдәсе Челндовтан әллә нн ерак түгел, карагай янындагы бер кабердә булырга тиеш. Ләкин әгәр ул, үз урыныннан кубып, чынлап та, ниндидер билгесез Челндов каберенә «кереп яткан» булса? Ә аның законлы урынына әлеге дә баягы Шпыруны «прописка»™ кертсәләр?.. Берничә көннән прокурор, тикшерүче Нуркаев, капитан Минаев, Да- нншев, шулар өстенә берничә милиционер һәм пүнәтәйләр тагын бергә җыелдылар. Бу юлы төн болытлы, зиратта дөм-караңгы иде «Нукимов кабере» дип билгеләнгән урынга килеп басу белән, Нәҗип, нәзер әйткән сыман, үз-үзенә сүз беркетте: «Әгәр бу эшне очлап чыга алсам — Асиягә тәкъдим ясыйм. Каршы килмәс бит?..» Бер метр чамасы казып төшкәч, көрәкләр «чык» итеп каты әйбергә килеп бәрелде. Лагын бераз азапландылар. Кабер төбеннән каты калай белән капланган зур чуен килеп чыкты. Чуенның капкачын күтәрделәр Аның эченә салынган төргәк шактый саллы иде. Кат-кат төрелгән төенне сүтеп җибәрделәр. Кесә фонарьлары яктысында очкыннар чәчеп, күзләрне камаштырып асылташлар, алтын брошкалар, алкалар җемелдәде... Теләгенең болай тиз кабул буласын көтмәгән иде Нәҗип. Яшь лейтенантны беренче зур уңышы белән котлый башладылар. Ул кинәт кенә игътибар үзәгендә калуына уңайсызланды, үзен ничек тотарга белми аптырады: «Мин башладым гына... Аны менә сез... тагын башка егетләр...»— дип сөйләнде. Данишевның уңышы өчен барысыннан да ныграк аның начальнигы сөенд е. Зиратта Михаил Шпыру гәүдәсе табылмаса да, капитан Мина- евның ышанычы нык иде: җинаятьчене кулга төшерергә дә инде ерак калмаган булырга тиеш. Капитан бу кабердән Шпыру гәүдәсе килеп чыкмауга артык көенмәде дә. Җинаятьченең гадәтләрен ул яхшы ук өйрәнеп өлгергән иде. Хәйләкәр һәм мәкерле бәндә булырга тиеш. Сак һәм уйлап эш итә торган юлбасар. Михаилның гәүдәсен дә шуңа күрә бик ерак яшергән. Бер үк чокырга урланган хәзинә белән кеше мәетен дә салырга башына тай типмәгән аның! Таланган, яшергән өчен берничә ел рәшәткә аша карарга туры килсә, кеше үтергән өчен — тимер рәшәткәне өстеңә чардуган итеп корачаклар... Студент каберен тану хәстәренә ныклап керешергә өлгерә алмый калдылар. Мревлиев ялдан кайтып, яңадан тыныч кына эшли башлаган иде. Капитан Минаев белән тикшерүче Данишев кечкенә генә хәйлә кордылар. Загста эшләүче бер хатынга — Мревлиев белән сөйләшеп-арала- шып йөри торган кешегә —«сер итеп кенә» шундый хәбәр җиткерелде: имештер, үткән елның июль-август аенда үлгән кешеләр белән милиция бик кызыксына; имештер, тегеләрнең каберләрен кире казып карамакчы булалар икән... Мревлиев, комсыз балык кебек, күз ачып йомганчы бу җимгә капты. Шул ук кичне, эңгер-меңгердә, үзенең ак «Жигули»ена утырып, зиратка килде. Тнрәюньдә кеше юклыгына ышангаЧ, машинасыннан көрәк алып, «Нукимов кабере» өстендәге туфракны тиз-тиз актара башлады. Ун-унбиш минут дигәндә, шабыр тиргә батып һәм ялт-йолт карана-карана зур чуенны казып чыгарды. Аны брезент капчыкка урнаштырды һәм., шунда гына үзен урап алган милиционерларны күрде. Бандит бер генә мизгелгә каушап калды, аннары кесәсеннән пистолет йолкып алды, тик атарга өлгермәде: кулына суктылар. Коралны җирдән инспектор Чаев иелеп алды. — Уһу, минем пистолет та табылды. Ул, шәт, сиңа бүтән кирәкмәс инде... — Әнә нинди дуамал бит ул, — дип өстәде Минаев. — Кулына пистолет эләктеме, хәзер атарга тора. Моратов Саматны да чак кына теге дөньяга җибәрмәгән... Җинаятьче шунда ук бөрешеп куйды, агарынды. Капитан, сүз уңаеннан сораган кебек кенә итеп: — Карале, син Мишканы кая күмдең?— диде. — Андый кешене белмим, — дип ырылдады Мревлиев. Кулына богау салып, җинаятьчене аллея буйлап алып чыкканда, алданрак атлаучы капитан тагын бер кабер янына туктады — Федор Николаевич, — диде ул Мревлиевның күзләренә туры карарга тырышып, — синең монда тагын әйләнеп кайтасың киләме? — Кемнең.. Кемнең монда киләсе килсен... — Алайса эшне бетереп китик. Син яхшы беләсең, менә бу — суга батып үлгән студент каиере. Шуннан үзеңнең җан дустың Мишка Шпы- руны үзең казып аласыңмы, әллә безгә калдырасыңмы? . Мревлиев сыгылып төште. Аның кул-аяклары үзен тыңламый, теле тотлыга иде Көч-хәл белән: «Үзегез казыгыз...»—дип аңлата алды ♦ Соңыннан, сорау алу вакытында тикшерүчегә ул: < Әйт әле, миңа килеп тоташкан җеп очын сез кайдан тапты- 5 гыз? — диде. 2 — Эт ярдәм итте. Аннары — театр билеты... — диде Данишев. й Җинаятьченең йөзе чалшаеп китте. S — Ул азманны мин алып кайткан идем бит. Аннары Цветовага сат- • тым Караклардан курка иде кортка. Түтәй теге дөньяга киткәч, агула- ? ган идем мин ул этне. Үлмәде. Терелде бәдбәхет! Бер елдан соң кай- u дандыр килеп чыкты. Бер тапкыр өйгә ут тәртәм дигәндә миңа да ки- 2 леп ябышты. ' * — Җинаять урынында шундый эзләр калуын сез нишләп бер елдан * сон гына искә төшердегез? — Соңгы арада никтер эч поша башлады. Карчыкның каберен, өен барып карарга булдым. Каберен күрүгә кот ботка төште: казыганнар! " Димәк, эзли башлаганнар. Моны җүләр дә аңларлык. Ә минем эзгә х төшерсә — шул эт төшерә дә, аны саткан картлач... Өстәвенә — Мора5 тов Самат, бердәнбер шаһит, теләсә кайчан сатып эчәргә мөмкин... Шу- ? ларны дөмектерергә кирәк иде... — Мревлиев, бик каты теше сызлаган “ кебек, яңагын тотып, улап җибәрде — Былтыр соң! Былтыр мин эзне * чиста гына югалта ала идем бит Чуендагы миллион белән җырлап • яшисе идем мин. Эх, исәр, дивана, тинтәк! Мал кадерен беләм, янәсе. * Бөртекләп тотам. Ул миңа үлгәнче җитәрлек иде! Ә хәзер — крышка £ Шулдыр инде ул: баерга киткән түтекәй үлеп кайта, ләң-ләң. — Җи- « наятьче, акылга җиңеләеп калган кебек, үзалдына такмаклавында бул- • ды. — Ышанган тауда киек юк! Бөтенесе дә тынды, узды дип ышанасы " калмаган... Тынлык — давылдан әшәкерәк икән... — Сез, гражданин Мревлиев, үзегез дә белмәстән, иезуитлар принцибын кабатлыйсыз һәм үзегез дә шул принципка ябышып яшәгәнсез. Алар да бит: «Тынлык — теләсә нинди давылдан да куркынычрак һәм начаррак, иң хәтәр дошман—дошманнарның бөтенләй булмавы»,— дигәннәр Җинаятьче, чебен куган кебек, кулын гына селтәп куйды: «Син, борын астың кипмәгән малай, яшәү рәтен беләсеңмени», янәсе. Данишев, аның селтәнүенә игътибар итмичә, үзен күптәннән борчып йөргән сорауны бирде: — Хәзинә турында кайдан белгән идегез? Мревлиевка хәзер нинди сорауга җавап бирсә дә барыбер иде. Сорасыннар гына, сөйләргә ирек кенә бирсеннәр! — Мнн бит Цветовага чыбык очы булса да —туган тиешле кеше. Аның бертуган апасы — Анна әби аша — минем әни ягыннан... Менә шул... Әбидән хат калган. Минем аны табуыма ике генә ел әле Хатны бай үзе язган. Аршев. Ул Анастасия Федоровнаны бик яраткан икән... — Хәзинә турында хатта турыдан-туры әйтелгәнме? — Турыданмы, кыектанмы?.. Шыр ялангач чыгып качуы турында язган. Алтынкөмешен дә алып китә алмавы турында... Мнн менә шуннан шөрепләремне эшләтеп карадым. Ни дисәң дә, вуз бетергән кеше бит. Хәзинәсен күмеп калдыргандыр дип чамаладым. Ул шулай булып чыкты да. Ә теге саран кортка өенә якын җибәрмәде. Мин аның кәкрәйгәнен көткән дә булыр идем Кемдер әйтте; имеш, йортны сүтәргә тиешләр, урынына кинотеатр салалар икән, дип. Менә шул... Көтеп торып булмады инде... Данишев җинаятьчене алып китәргә кушты. Участок инспекторы Шамов шалтыратты Шәһәр читендәрәк бер кешенең соңгы арада үрдәк-тавыклары югала башлаган икән. Аптырагач, яшелчә бакчасына капкын куйган. Шул капкынга бер эт эләккән. «Бозау хәтле! Кыргыйланган. Беркемне дә якын китерми, — диде Шамов. — Әле генә мылтык алып килергә киттеләр...» Данишев эшне тиз генә Минаевка аңлатып, рөхсәт сорады да, начальник кабинетыннан ук кебек атылып чыкты Дежур «Москвич»ны алып, шәһәр читенә, Шамов әйткән адрес буенча җилдерде. Яшелчә бакчасына шактый халык җыелып өлгергән иде. Капкын хуҗасы ике көпшәле мылтыкны корып бетерүгә, бөтенесе, җил белән өргәндәй, читкәрәк тайпылды. Этне шактый ярсытканнар. Ул йоннарын кабарткан, үзенә мылтык төбәгән кешегә әледән-әле зур казык тешләрен күрсәтеп, ажгырып тора. Эшнең ни белән бетәсен яхшы чамалый Барс. Ул әле авылда, сарык көтүе артыннан йөгереп йөргән бер көчек чагында ук. каеш тагылган бу таякның ничек итеп ут төкергәнен һәм көтүгә ябышкан ач бүреләрнең шуннан соң ничек итеп тынсыз калганын хәтерли иде. Хәзер менә нишләптер кешеләр аның үзенә бүре итеп карыйлар. Барс аңлап тора: болар — явыз бәндәләр. Аның бөтен бәла-казалары да шундый кешеләр аркасында башланды. Ләкин Барсның язмышка һаман буйсынасы килми, үлемнең тагын бер һәм, күрәсең, иң сонгы кизәнүенә риза булып торасы килми. Нинди гарьлек: ул бу кешеләргә үзенең үрдәк-тавык урлап йөрмәвен дә аңлата алмый. Бирегә Барс бары кунып чыгарга гына кергән иде бит. Нишләптер, шәһәр читендәге шушы урын аның авылдагы туган йортын һәм бәхетле эт тормышын исенә төшергән иде... Милиция «Москвич*ы яшел төскә буялган биек капкага терәлеп үк килеп туктады. Нәҗип машина ишегеннән туп-туры капкага ташланды. Мылтык төзәп торган ир-атны күреп, ул йөрәк яргыч тавыш белән кычкырып җибәрде: — Тукта-а-а-гы-ыз! Ниш-ли-и-сез! Тукта! Әйтерсең, иң якын кешесенең тормышы куркыныч астында калган иде. Теге ир аптырап, башын борды һәм, милиционерны күреп, мылтыгын түбән төшерде. — Ә нишләтәсең аны. — дип сөйләнде хуҗа. — Әнә бит ул нинди җанвар... Башыңны тешләп өзәр... Нәҗип овчаркага таба китте. Бер адым кала туктады. — Ба-арсик! Ә мин сине күптән эзлим. Син каядыр китеп югалдың. Эт үзенә исеме белән дәшкән кешенең мәрхәмәтле күзләрендәге тәвәккәл карашын тоеп, ырылдавыннан туктады. Аннары арт аякларына утырды да шыңшый башлады. Данишев овчарканың тагын бераз тынычланганын көтте. — Барсикның аягы авырта. Авыртамы? Авырта-а. Акыллы-ы бит ул, әйбәәт бит ул. Я нишлибез инде, аягыңны капкыннан ычкындырабызмы? Ычкындыра-а-быз. Хә-ә-зер ычкындыра-а-быз... — Кулын әкрен генә капкынга таба сузды. Эт, авыртуын сиздерергә теләмәгәндәй, башын читкә борды. Нәҗип шул арада сак кына капкынны ачты. Барс сикереп китәргә талпынган иде, әмма чинап, яңадан арт аякларына утырды. — Ә син, Барсик, алай кинәт кузгалма. Әкренләп кенә йөреп кара. Төзәлер аягың. Хәзер икәү миңа китәрбез, син миндә яшәрсең Ризамы шуңа! Дәшмисен — димәк, ризасың. Мин сине бер яхшы кеше белән таныштырырмын. Аның исеме Асия. Аннары без өчәү бергә яшәрбез: син — Барсик, Асия апаң һәм мин.