Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯНЫГЫЗГА КАЙТЫР ИДЕМ!

Брежнев шәһәреннән кузгалган автобус, сәгать ярым дигәндә, Кама Аланында төзелә торган АЭС дирекциясе яны на килеп тә туктады. Карашым ике катлы бина стенасына беркетелгән зур гына рәсемгә төште: такыя кигән озын чәчле, мөлаем йөзле кыз', куш кулын алга сузып. Тынычлык символы булган ак күгәрчен очыра. Аның баш өстендә кояш балкый. Артта — атом электр станциясеннән сузылган чыбыклар, якты лампалар. Рәссам паннога тирән мәгънә салган: бу атом станциясе бары тик тынычлыкка. кеше бәхетенә генә хезмәт итәчәк! Бу теләк — атом стан-' циясе төзүчеләренең уртак хыяллары, максатлары — тыныч, мул тормыш. Алар бу теләккә ирешү өчен, көчләрен дә, осталыкларын да кызганмыйлар. АЭС төзү идарәсенең баш инженеры Анатолий Дмитриевич Прохоренко кабинетының ишеге һич ябылып тормый. Керүчеләр ияк кагып кына исәнләшәләр дә үзләрен борчыган мәсьәләне кузгаталар: — Бетон заводы төзелешенә балкалар килеп җитмәде. — Беренче объектта кран ватылды... — ГДРдан килгән тулай торак сызымнары аңлашылмый ... Баш инженер әле телефон трубкасына үрелә, әле сызымнарны аңлатырга керешә. Бераздан без Анатолий Дмитриевич белән АЭС төзелешендәге бүгенге хәлләр, киләчәккә планнар турында әңгәмә корып җибәрдек. — Бүген иң мөһиме Пионер базасындагы эшләрне төгәлләү, — диде баш инженер. — Безнең өчен иң кирәк нәрсә ул. Хәзер төп төзелешкә тотынганчы иң элек аның таянычын булдыралар. Ягъни әлеге төзелешкә кирәкле бетон заводы һәм башка объектлар салына. Анысын да буш кул белән торгызып булмый. Анысы өчен беренчел, кечерәк база ясала. Аны без Пионер базасы дип йөртәбез. Сөйләгәндә Анатолий Дмитриевичның карашлары очкынланып- очкынланып китә. Илебезнең бик күп почмакларында электр утлары кабызуда катнашкан ул. Соңгы елларда Зәй ГРЭСы. Түбән Кама ГӘСы төзелешендә җаваплы эшләр башкарган. Атом электр станциясе төзүнең үзенчәлекләре бар: чагыштырмача кечкенә мәйданда гаять зур энергия корылмасы күтәрелә. Дөрес, илебезнең башка төбәкләрендә моңа охшаш станцияләр эшли. Әмма Татарстан АЭСы үзенең егәрлеге белән дә. төзелеше белән дә алардан аерылып тора. Шуңа да баш инженер бирегә элек бергә эшләгән иң ышанычлы төзүчелорнө дә Б алып килгән. Алар турында сүз чыккач, Анатолий Дмитриевич беренче булып Әнвәр Ибраһимов бригадасын атады. — Ул бригада кешеләрен күрми китмәгез, — диде ул. — Тынгысыз, эзләнүчән егетләр. Бригадир Әнвәр Ибраһимов Сарман якларында туып үскән. 25 ел инде электр станцияләре сала. Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнгән. Ләкин бу юлы бригадирның үзе белән очрашырга насыйп булмады. Күптән түгел идарәдә бригадалар ярышына йомгак ясалган. Ибраһимов бригадасы җиңүче булып чыккан. Бригадирга диңгез буена турист путевкасы биргәннәр. Ял итәргә барыргамы, юкмы дип икеләнеп торганда, хезмәттәшләре аны китәргә ризалаштыралар. — Бар, Әнвәр, бераз дөнья күреп, ял итеп кайт. Эш өчен кайгырма, ышан безгә! — дип, озатып калганнар. Егетләр бердәм, дус эшлиләр, инде ничәмә-ничә төзелештә ныклыкка бергәләп сынау үттеләр алар. Бригаданы ышанып калдырырга кеше дә бар. Эретеп ябыштыру остасы Фирдәвес Галимов Әнвәр Сәләхиевичның күз алдында үсте. Ун ел буенча бергәләп күпме биналар кордылар алар. Үткән ел Брежнев шәһәренә төзүче бригадирлар әзерләү курсына кемне җибәрү турында сүз чыккач, Әнвәр, ике дә уйлап тормыйча, Фирдәвес Галимовны күрсәтте. Хәзер Фирдәвес еш кына Әнвәрне алыштыра. Бригада членнары балалар бакчасына нигез салалар иде. Пионер базасында төзүчеләр өчен торак йортлар да, ашханә дә, культура йорты һәм балалар бакчасы да булырга тиеш. Төзелештә яшь гаиләләр көннән-көн арта. Балалар бакчасына бүген ихтыяҗ аеруча зур. Бинаның булачак нигезе янында блоклар күрү бераз гаҗәпләндерде. Тик бригадир елмайды гына. — Бер яңалык куллана башладык бит әле, — диде ул. Яңалык дигәннәре болай туа. Пионер базасында төзелешнең яңа башланган көннәре. Көн саен илнең төрле почмакларыннан төзүчеләр килеп тора. Вагоннарга көйләнгән ашханә көннән-көн кысанлаша, төшке аш вакытында су буе чират тезелә. Шуңа да АЭС төзү идарәсе дирекциясе тиз көндә яңа ашханә булдырырга карар бирә. Нигез салу Ибраһимов бригадасына тапшырыла. Баш инженер аңа: Мөмкин кадәр тизрәк салырга иде дип кала. Әйтүе генә җиңел — тизрәк салырга?! Аның өчен башта такталардан форма ясарга, аңа бетон измәсе тутырырга, берничә көннән әлеге такталарны яңадан сүтеп алырга кирәк. Болар турында уйланып йөргәндә бригадирның башына бер фикер килеп төшә: «Бәлки форманы тимер-бетон блоклардан ясаргадыр? Краннар белән куясың, измә каткач, яңадан күтәрәсең». Бригада членнары да, баш инженер да бу фикерне хуплыйлар. Яңача салу нәтиҗәсендә ул нигез гадәттәгедән ике атнага иртәрәк өлгерә, күп кенә такта янга кала, балта осталары башка төзелешләргә күчерелә. Экспертлар яңача салынган нигезнең сыйфатына яхшы бәя бирәләр. Балалар бакчасы нигезен дә шулай салырга булганнар. Фирдәвес Галимов белән төзелеш буйлап атлыйбыз. Яшь бригадир, монтажчылар янына тукталып, эшнең сыйфатын тикшереп үтә. Тирә-якка очкыннар сиптереп, тимер-бетон плитәләрне ябыштыручы янынан үткәндә сорап куйдым: — Нихәл, егет, буламы? Ул исә кара күзлекле битлеген салды да, энҗедәй тезелгән тешләрен ялтыратып, елмайды. Егет дигәнем, түгәрәк йөзле чибәр кыз булып чыкты. — Ялгыштыгыз, абый, таныш булыйк, Мәүлидә, — диде. Ибраһимов бригадасы 17 кешедән тора, 16 ир һәм бер кыз. Мәү- лидәнең бригадага эшкә килүенә бер генә ел икән. Пермь шәһәрендә эретеп-ябыштыру һөнәрен үзләштергән, йортлар салган. Туган ягында шундый зур төзелеш башлануын ишеткәч, күңеле бирегә ашкынган. Кадрлар бүлегеннән аны Ибраһимов бригадасына җибәрәләр, һәр яңа кешене кабул иткәндә генә бригада киңәшкә җыела. Монтажчы- ♦ ларның эше катлаулы да, хәвефле дә. Шуңа күрә Мәүлидәгә каршы чыгучылар да була. Арадан берсе; — Эшләп күрсәтсен, нәрсәгә сәләтле икәнен күрик,— ди. Мәүлидә аппарат янына килә. Ике панельне бергә беркетергә ку- 7 шалар. Тирә-якка очкыннар чәчри. Монтажчылар кызның җитез хә- 2 рәкәтенә, тимер җөйләрнең тигезлегенә карап сокланалар. Соңгы ка- = рар бердәм була: «Алырга! Безнең кыз бу». 16 ир-егет һәм бер кыз, бергәләшеп, Татарстан АЭСы төзелешендә * берсеннән-берсе җаваплы объектлар салалар, эзләнәләр, төзелешкә з күп кенә яңалыклар да кертәләр. Биналарның нигезен салудагы яңа- з лык партия Үзәк Комитетының декабрь (1983 ел) Пленумы куйган S олы бурычка — хезмәт җитештерүчәнлеген планнан тыш бер про- . центка күтәрү, продукциянең үзкыйммәтен өстәмә рәвештә 0,5 процентка киметү бурычын хәл итүгә — аларның конкрет өлеше Инде | бу яңалыкның башка төзелешләргә дә юл алуын көтәргә кирәк. е? АЭС дирекциясенең баш инженеры урынбасары Фәрхәт Фәйру- шин бүлмәсенә пөхтә генә киенгән бер кеше килеп керде. — Рәхим Дәүләтбаен булам мин,— дип таныштырды ул үзен.— х Чернобыльскидагы АЭСта эшлим. Үзем — Саба районыннан. Ку- • накка кайткач, күңелем түзмәде, сезне күреп китәргә булдым. Ошады. Станция өлгергәч, оезгә эшкә кайтыр идем... Рәхим югары белемле инженер, АЭСта цех начальнигы урынбасары булып эшли икән. — Сезнең кебек белгечләр кирәк булачак, керүегез өчен рәхмәт,— диде аңа Фәрхәт Фәйрушин.— Станциягә җиһазлар куяр көн җиткәч, хәбәр итәрбез. Кунак саубуллашып чыгып китүгә, Фәрхәт алдыма калык гына папка китрреп куйды. Ул илебезнең төрле почмакларындагы атом электр станцияләрендә эшләүчеләрдән килгән хатлар белән тулы. Аларның күбесе Татарстанда туыпүскән. Туган якларында энергетика баһадиры төзелүен ишетеп, аның кайчан файдалануга тапшырылуы турында сорашалар. «Мин сезгә кайтыр идем...» һәр хат шушы сүзләр белән төгәлләнә. — Без бер генә хатны да игътибарсыз калдырмыйбыз,-- ди Ф. Фәйрушин — Вакыты җиткәч, без аларны эшкә чакырачакбыз. АЭСка югары квалификацияле эшчеләр һәм белгечләр бик кирәк булачак. Татарстан АЭСының әлегә нигезе генә салынып ята. Ләкин бүген үк инде анда эшләячәк белгечләр хәзерләү турында кайгырталар. Әлбәттә, башка станцияләрдән кайтучыларга гына исәп тотмыйлар. АЭС директоры Лев Николаевич Журавлев илебезнең энергетиклар әзерләүче күп кенә институтларында булган, киләчәктә Кама буендагы станциядә эшләргә теләүче егет-кызлар белән сөйләшкән. Хәзер СССР Югары һәм махсус урта белем министрлыгының тиешле бүлек лоре белән аларны илебезнең атом электр станцияләренә тәҗрибә тупларга җибәрү мәсьәләсе хәл ителә. Кама политехника институтында махсус факультет, АЭСның профессиональ-техник училищесын ачу турында да сөйләшүләр алып барыла. Әлегә исә Кама Аланына төзүчеләр хуҗа. Хатлар да күбрәк төзүчеләрдән килә. Шул хатлар артыннан, чемоданнарын күтәреп, яшь егетләр һәм кызлар, инде тормышның әчесен-төчесен татыган өлкәнрәкләр дә бирегә кайтып төшәләр. Татьяна һәм Сергей Титаренколар- ның, уллары Денисны ияртеп, Волгоград өлкәсеннән АЭС төзелешенә килүләренә әле күптән түгел. Яшь гаиләне биредә үз иткәннәр. Монтажчы Сергей берсеннән-берсе матур йортлар сала. Татьяна төзүчеләргә тәмле ашлар пешерә. Күптән түгел бу гаилә тормышында шатлыклы вакыйга булды. Ул көнне Сергей биш катлы өйнең өченче катында тимер-бетон плитәләр беркетә иде. Ак халатлы медсестра кызның ашыга-ашыга баскычтан менүен күреп, Сергей аның каршысы- на йөгерде. — Кем? Кызмы, улмы? — Икесе дә, Сергей. Котлыйм, игезләр... Хезмәттәшләре, Сергейны күтәреп алып, һавага чөйделәр. АЭСта игезәкләр туу хәбәре сәгате-минуты белән поселокка таралды. Кичен 12 нче төзү-монтаж идарәсе начальнигы Рәис Сәләхов бүлмәсендә профком утырышы була. Яшь гаиләгә ике бүлмәле квартирага ордер языла. Сергей бәләкәйләрне яңа квартирада каршы ала... Титаренколарның «куллары җиңел» диләр. Күптән түгел поселокта Симоновлар гаиләсендә дә игезәк балалар туа. Хәзер биш, тугыз катлы өйләргә байый баручы Кама Аланы урамнары балаларның чыр-чуыннан гөрләп тора. — Берничә ел элек безнең авылда елына 2—3 бала туа иде,— ди фельдшер-акушер Анна Калмакова.— Мин монда утыз ел эшләдем. Инде кирәгем калмады, пенсиягә китәрмен, дип уйлап тора идем. Станция төзелә башлагач, кабат эш артты. Үткән ел гына бездә иллеләп бала туды. биредә утыз елдан артык укытучы булып эшләгән мәктәп директоры Алексей Зиминга да пенсиягә китүне кичектерергә туры килгән. Авылда халык кимегәч, сигезьеллык мәктәптә нибары утызлап бала кала. Инде мәктәпне ябаргамы, юкмы дип йөргәндә, мәктәп коридорлары яңадан балаларның шат авазлары белән тула. Төзүчеләр, ике ай дигәндә, яңа мәктәп салып бирәләр. Быел сентябрьдә балалар саны ике йөзләп булачак. Поселокта мең ярым укучыга исәпләнгән яңа мәктәп салына. АЭС төзелешендә хезмәт кешесе турында аталарча кайгырту сизелеп тора, ул дәртләнеп эшләсен, рәхәт ял итсен өчен, бөтен шартларны тудырырга тырышалар. Төзүчеләр һәм энергетиклар яши торган поселокка гына күз салыйк. Анда берсеянән-берсе матур, бөтен уңайлыклары булган биш, тугыз катлы йортлар тезелеп киткән. Хәзер ел саен 20 мең квадрат метрдан артык торак төзелә. Дөрес, әлегә һәр кешегә бөтен уңайлыклары булган квартира җиткереп булмый, ә менә гомуми торакка — рәхим ит! ГДРдан кайтарылган җыелма бу биналар яшәү өчен бөтен кирәк-яраклары белән җиһазландырылган; йомшак кәнәфиләр, карават һәм өстәлләр, лампалар, ашсу пешерү әйберләре — бары да бар. Монтажчы егетләр тулай торакны атнаун көн эчендә торгызып куялар. Рәхәтләнеп яшә! Энергетиклар поселогында бер катлы — 5, ике катлы 4 шундый җыелма торак салынып ята. Аларда 500 дән артык егет һәм кыз яшәячәк. Хәзер инде әлеге торакларның берничәсг файдалануга тапшырылган. Брежнев шәһәрендәге йортлар төзү комбинатының профсоюз оешмасы председателе урынбасары Рафаэль Сөләйманов әлеге гомуми торак биналарын зур бер горурлан” Селән таныштыра. Киң, иркен бүлмәләрдә ике-өч кеше тора. Стеналарда матур обойлар, вданяаренда тесле ленолиум, йомшак паласлар, һар җирдә пехталек, әйтерсең ла, санаторий бүл- юләре. — Кызлар, ничек яшисез? Дәгъваларыгыз юкмы?— диде төзү- монтаж идарәсе начальнигы Рәис Сәләхов. — Барысы да әйбәт. Тик менә душ белән кер юу бүлмәсе дә булса икән!.. — Борчылмагыз, озакламый мунча өлгертәбез. Анда кер юу бүлмәсе дә булачак,— диде ул.— Шулай да вакытлыча берәр җаен табарга кирәктер. Идарәдә уйландылар да, яңа өлгерткән йорттан ике бүлмәле квартираның берсен, гомуми торакта яшәүчеләр өчен, вакытлыча душ һәм кер юу бүлмәсе итеп файдаланырга булдылар. АЭС төзүчеләре өчен фельдшер-акушерлык пункты салынган. Врачлар О. Образцов. Г. Баһавиева һәм Р Ситдыйков төзүчеләргә ярдәм күрсәтергә әзер. Түбән Кама район больницасы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтергә алынган. Болар барысы да — кеше һәм аның ихтыяҗлары турында кайгыр туның матур үрнәкләре. Ә менә республиканың Халыкара көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм Сәүдә министрлыклары АЭС төзүчеләре турында онытып җибәргәннәр диясе килә. Поселокта көнкүреш хезмәте күрсәтү йорты юк. Кием тегү, аяк киемнәре ремонтлау, хәтта чәч алдыру проблемага әйләнгән Кызлар, зарланып: — Берәр бәйрәм булса, чәчне рәтләтер өчен. 80-90 чакрымдагы Брежнев, я булмаса Түбән Кама шәһәренә барабыз. Кайчандыр Кама Аланы кешеләре өчен генә салынган азык-төлек кибете дә бүгенге төзүчеләрнең ихтыяҗын канәгатьләндерә алмый. Әле анысының шүрлекләре дә яртылаш буш. Поселокта яңа. зур кибет ачып җибәрергә бик вакыт. Дөрес, АЭС төзүчеләр тормыштагы бу кыенлыклар, вакытлы авырлыклар алдында аптырап кала торганнардан түгел. Эштәге отыш хакына, берни белән дә исәпләшми торган энтузиастлар яши монда. Тормыш булгач, төрлесе килеп чыга икән. Төзү-монтаж идарәсе на чальнигы Рәис Сәләхов шундыйларның берсен искә төшереп алды. ...Яңгырлы, шыксыз ноябрь төнендә була бу. Поселокны шомлы кызыл шәфәкъ урап ала. Кешеләр урамга йөгереп чыгалар. Янгын, янгын! Ашханә яна! Бер гамьсезс тәмәке төпчеген'төшереп калдырган да такталардан гына ясалган ашханәгә ут капкан. Бер сәгать дигәндә, кара кү мер оеме генә торып кала. Бу — шимбә көнгә каршы була. Дүшәмбе көнне йөзләгән төзүче эшкә киләчәк. Аларны кая тукландырырга! Менә шул турыда баш вата Рәис. Дөрес, буш вагоннар бар барын. Ләкин алардан ике көн эчендә ничек ашханә эшләп өлгертәсең? Төзүчеләре дә юк бит әле. Бәлки бөтен поселок халкы белән өмә үткәрергәдер? Рәис Сәләхов шундый нык карарга килеп өйдән өйгә кереп, өмәгә кешеләр чакыра. Поселокта яшәүчеләр, ял көненә планлашты- рылган эшләрен калдырып, кулларына балта, чүкеч тоталар Ике көн. ике төн буена ашханә төзелешендә балта тавышлары яңгырап тора. Ә инде дүшәмбенең төшендә төзүчеләрне яңа ашханәдәге тәмле сый көтеп ала. АЭС төзелеше, андагы фидакарь кешеләр белән саубуллашканда күз карашым дирекция бинасына эленгән рәсемгә кабат төште. Башына такыя кигән кыз миңа тагын да мөлаемрак, зәңгәр күктәге кояш тагын да яктырак, җылырак тоелды.