Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТУГАН ЯК МОҢНАРЫ

Кешелек ул кайда? Әнә шундый гади генә сорау Ни эчендер мине сагайтты. Уйга чуМдым. Җиңел түгел икән Бу сорауга табу җавапны. Дөрестән дә кайда икән соң ул? Йөрәктәме? Әллә күздәме? Дус-ишләрнең күңелен күтәрергә Теләп әйткән җылы сүздәме? Ә бәлки ул әрсез кешеләрнең Чикләүдәдер кыңгыр эшләрен? Дөреслекне яклаучының әллә Ныгытуда микән көчләрен? Тугры булып, сөю, мәхәббәтне Саклауда да булмый калмас ул. Хаксызлыктан рәнҗетелгәннәрне Яклауда да булмый калмас ул. Ялкаулыктан аны табып булмас, Чилми аңа үчлек якын да. Гайбәтче дә аны сата алмый, Сатып ала алмый алтын да. — Кешелек ул кайда?— дисең, дустым, .Ул бит минем, синең яныңда. Әмма аны яулау җиңел түгел, Ә саклавы — кыен тагын да. • Авылымның Иң зур көзгесенә— Инеш буасына Карап уйга чумам. Тәэсиреннән шуның, «Галәм күкрәгендә Иң кечкенә көзге — Ул, дим, тын океан». Таң нурлары төшеп тоташканнар Тен сафлыгы сеңгән чыкларга. Сандугачлар бер сайрауга сайрый, Ашыкмыйлар һаман йокларга. Ургып аккан чишмә тавышы да Хәсрәтләрдән җанны дәвалый. Шушында бит гомеремнең башы һәм шушында аның дәвамы. Уй-хисләрем тарлыклардан чыгып Старт ала алга — киңлеккә! Гүзәллеккә тәмам әсир тешеп Йерүгә ни җитә иректә! Июль Басуларга июль килеп керде, Йомшак кына җилен йөгертеп. Ахрысы, ул аксыл сулыш өрде, Арышларга үзен белгертеп. Барысын да үз дигәнчә көйли. Күп хәлләр бар искә алырлык; Яфракларга ул җиңеллек бирә, Башакларга өсти авырлык. Кул куйдырып тормый ведомостька, Ышанычын тәмам ныгыткан, Игеннәргә өлгерерлек көчне Алып бирә җирдән, болыттан. ...Өлгертергә, тизрәк өлгертергә! Нурларны да шуңа көйләгән. Тәэсиреннән шуның инде әнә Арпалар да мыек җибәргән... Килеп керсәң урман залларына Гүзәллектә һаман шәп чаклар. Кул чабалар кошлар концертына Әле дә анда җырчы яфраклар. Сыерчыклар көтүләре белән Нигә күчте икән бирегәГ Балалары очу имтиханын | Җыена, ахры, монда бирергә. Наратларның иңнәрендә исә Җәй уртасы балкып тибрәнә. Чыршылардан усак балалары Инде урман маршын өйрәнә. Яшел сафлык дөрли, буйсындырып Урманын да, болын, кырын да. Изри дөнья, кыш килесен онытып, Мәрхәмәтле июль куйнында.