Логотип Казан Утлары
Повесть

ӨЙ САЛУНЫҢ НИЕ БАР?

 

ИКЕНЧЕ КИСӘК

Беренче бүлек ина койрыктан егерме-утыз метр читтәрәк шартлады. Шартлау дулкыны беләк юанлыгы корыч арканнарны зыңгылдатып узганда прожекторларның пыялалары, секунды белән онга әйләнеп, тимер палубага сибелде. Катер да, сыртындагы чая егетне бәреп төшерергә теләгән чыгымчр ат кебек, үрле- кырлы сикергәләде. Борт яныннан гына узып киткән минаны диңгезчеләр артык каушамыйча, паникага бирелмичә, салкын кан белән озатканнар иде. Иң куркынычы — диңгездә адашкан минаны бортка якын китермичә, 4 J агач колгалар ярдәмендә саклык белән генә читкә этәргәндә булды. Океан дулкыннары арасында сигезенче яңа елын каршыларга җыенган мичман Мурмильнең дә маңгаена бөрчек-бөрчек салкын тир бәреп чыкты хәтта. Мөгезләрен тырпайтып корабны сөзәргә килгән «тимер үгез» белән көрәшкәндә, дугаланып бөгелгән бамбук колгалар сына- нитә калса дип, кораб белән мина арасына сикерергә әзерләнгәндәй, өлкән ярдәмче Назаренко кителен салып ыргытты. Тельняшкадан гына калгач, матросларның иң бәләкәе — Пончик кушаматлы Мазайкиннан да кечерәеп калгандай булды ул. Колгалар һаман бөгелә бардылар, Назаренконың бармаклары, фальшборт тимеренә батып кергәндәй, җәлпәкләнеп күренде. — Шартласа нәрсә була? Башына кинәт килгән бу сәер уйдан калтыранып куйды Рәсим. Минаның мөгез төбенә терәлгән колгасы читкә шуа башлагандай тоелды аңа. — Шартласа — шартласын, ычкындырмаска, шудырмаска! Башкаларның колгалары әнә ничек бөгелгән. Ә аныкы турырак түгелме соң? Этәргә, бар хәлгә этәргә, эчләр авырта башлаганчы, колга шартлап сынганчы этәргә... — Полундра! Назаренко, хәлсезләнеп, фальшборт өстенә бөгелеп төште. Кемнеңдер колгасы минага ияреп дулкыннар арасына кереп югалды. Мичман, әле моңарчы Рәсим ишетмәгән сүзләрне катнаштыра-катнаштыра җиде Беренче кисәге журналның 1981 ел, 2 санында басылды катлы итеп сүгенде. Матрослар тельняшка җиңнәре белән бөрчек-бөр- чек тир тамчылары тәгәрәшкән битләрен, маңгайларын сөрттеләр. Рәсим күперчеккә күтәрелеп карады «Полундра!» — дип кычкыручы капитан үзе булган икән. Капитанның һәрвакыт диярлек алсуланып торган тулы битләре суырылып, агарып каткан. Мыегы ирененә ябышмыйча, алга чыгып, һавада эленеп тора шикелле. Күзләре ят шәүләдән ♦ өркеп ярсыган ат күзләре кебек, зур булып ачылган. Бернәрсә дә күр- ~ ми сыман ул һәм, мөгаен, күрми дә торгандыр. Күз караларының икесе < ике якка киткәч, нәрсә күрсен ди инде кеше Катер, мөгезләрен уңга-сулга чайкый-чайкый, дулкыннар арасында = тирбәлгән минадан тизрәк качарга теләгәндәй, тулы тизлек белән алга s ташланды Рәсим, катер койрыгы унгарак авыша төшкәч кенә диңгез- 2 нең капитан текәлеп каткан турысынарак карады — анда яньчелгән £ казан төбенә охшаганрак карамчык су астыннан калкып чыкты да чи- * раттагы дулкын ишелеп узганда күздән югалып торды, аннары янә е аермачык булып күренде. Әле дә ярый көн болытлы, кояш нурында ® күзләрең чагылып, бернәрсә дә күрми калыр идең. ♦ Әллә ничә мөгезле кыяфәтсез шар әйләнә-тулгана, бата-чума әлеге х карамчыкка якынлашкач, Рәсим тагын капитан күперчегенә борылып “ карады. Капитанның авызы зур булып ачылган, башы җыерылып иң- с- нәренә кереп бетә язган. Күзләре баягыдан да куркынычрак ялтырый * иде аның. Тагын «полундра» кычкыра ахрысы Рәсим, тирә-юньдәге хәлләргә бәя бирергә теләүдән бигрәк, инде җанына, бәгыренә үрмәләп ө керергә, салкын кармавычлары белән кан юлларын өшетеп узарга өл- ™ гергән курку тойгысын басарга тырышып шулай уйлады. Башта шартлау булдымы соң? Юк, башта корыч арканнар зыңгылдады, аннары прожекторларның пыялалары он булып яуды Капитан- < ның фуражкасы кая китте соң? Югыйсә, соңгы мизгелдә Рәсим гел кае питанга гына карап торды лабаса Күз ачып йомганчы юкка чыкты капитанның фуражкасы Аннары Рәсимнең баш чүмеченә китереп суктылар, аркасыннан сырт буйлап утлы шарлар тәгәрәп узгандай булды Менә шул чагында гына ишетте бугай ул шартлау тавышын Бәлки, алданрактыр, ә бәлки соңрактыр Рәсим аңына килгәндә палубага әче төтен җәелгән, өченче штурман Петро белән беренче класс матросы Кулешов башы канга манчылган мичманны палуба буенча сөйриләр иде. Рәсимнең күз алдында кызыллы-яшелле түгәрәкләр әйләнәләр дә туктыйлар, әйләнәләр дә туктыйлар. Алар туктаган арада куе төтен арасыннан, ямаулы ашъяулыктай чуарланып, диңгез өсте күренеп китә. Тавышлар ишетелми, бер тавыш та юк. Әллә чукракланды микән Рәсим? Яшь башыннан, әле яңа гына егермесе тулган килеш. Нәрсә басып тора соң аның гәүдәсен, нәрсә кысып тора башын? Нигә сулап булмый, нишләп күзләрдән бертуктаусыз яшь ага? Рәсим тезләнеп торырга маташып карады. Палуба тропик сулардагы кебек кызган, учларны өтеп ала. Кулы пешүгә чыдый алмагач, Рәсим палубага терсәкләре белән таянды Аның аңы ачыклана төшкәндәй булды. Колагына кинәт бөтен тавышлар берьюлы килеп керде. Диңгез шавы да, төтен стенасы артында кемнеңдер ыңгырашуын да, кемнәрнеңдер тимер палуба буенча йөгерешен үтүләре дә җәлеп итмәде аның игътибарын, фәкать бер генә аваз, бер күкрәктән ике тапкыр чыгуы мөмкин булмаган җан тетрәткеч аваз гына бөтен көч-куәтен, яшьлек сизгерлеген бер ноктага тупларга, гәүдәсен убыр кебек басып торган авырлыкны селкеп ыргытып, башын манкорт «таҗы» кебек кысып торган кыршауны өзеп ташлап, аяк өстенә сикереп торырга мәҗбүр итте — Мичман, янабыз' Якорь салыгыз! Якорь! Янабыз! Төтен. Мичман юк. Аны Кулешов белән Петро сөйрәп китте. Төтен пәрдәсе артында ялкын телләре дә күренгәли. Кайнар җил битләрне өтә. Утка түзеп була икән, ә менә бу каһәр суккан төтенгә түзәр хәл юк. Әгәр дә ялкын торпеда камерасына барып җитсә? Ул чагында... Анаңны... Керфекләр чытырдап көйде, тагын бераз гына түзәргә дә. Әз генә... Тып-тып, тып-тып. Әллә тагын чукракланды инде Рәсим. Әх, курткага ут капкан, ут... Коткарыгыз! Рәсим кызган палубага бөгелеп төште. Тагын сикереп торды, инде авыртуны сизми башлаган бармакларын күкрәгенең пешкән турысына батырып, иреннәрен тешләгән, күзләрен чытырдатып йомган килеш, төтен болыты эченә томырылды. Тагын бер генә секунд төтен эчендә калса, сулышы кабып егылачак Рәсим. Пешеп түгел, төтенгә тончыгып үләчәк Рәсим. Януын соңыннан янар, януын үзе дә сизмәс, бәлкем... Сулыш юлларын тутырып саф һава узганда күкрәгенең чәнчеп-чән- чеп авыртуын тойды Рәсим. Ләкин аңы бик ачык иде аның. Хәтта бая капитанның: Янабыз!» — дигән дәһшәтле авазы ишетелгән чактагыдан да ачыграк эшли иде баш мие. Инде күпме гомер узды икән? Якорьның кирәге дә юктыр. Катерга ут капканга әле өч минут та узмаган, ләкин Рәсим бу хакта бернәрсә дә белми, һәрхәлдә аңа әлеге минутларның һәркайсы елдай озын булып тоелган иде. Рәсимне башта брашпиль тимерләренең салкын булуы гаҗәпләндерде. Ләкин шунда ук, электр моторы сафтан чыккан булса, дигән икенче шөбһәле уй баш миен көйдереп узды. Рәсим бөтен гәүдәсе белән диярлек чынаяк табагы зурлыгындагы тәгәрмәч өстенә капланды. Аның колагына тагын бик күп, төрлетөрле тавышлар килеп керә башлады. Төрле-төрле, бик күп тавышлар арасында, иң якыны, әлбәттә, брашпиль тавышы иде. Әллә ничек чыжылдап, зырлап, җырлап әйләнә иде брашпиль. Якорь берничә секунд доң-доң китереп бортка бәреп торды да чупылдап суга чумды. Катер бер урында бәргәләнде, сикергәләде, калтырады да акрын-акрын җил уңаена борыла башлады. Катер җилгә яны белән борылгач, палуба минуты-секунды белән төтеннән арынды. Шуны гына көткәндәй, дөпе-дөпе килеп мотор эшли башлады. Әле анда, әле монда команда тавышлары яңгырады. Усалланып, ярсып, чыжылдап, сызгырып ут белән су көрәшергә тотынды. Катерның кайсы турында кызган пар, кайсы төшендә күбек, кайсы җирендә төтен айкалганын һич тә чамаларлыкшәйләрлек түгел иде инде хәзер. Ләкин Рәсим боларның берсен дә ишетмәде, күрмәде, ул яңадан аңын җуйган иде. Катер койрыгыннан егерме-утыз метр ераклыкта су асты кыясына бәрелеп ярылган минаны Төньяк Атлантика блогына керә торган империя кораблары маневр вакытында юри ташлаганнардыр, яисә ялгыш төшеп калгандыр, дип уйлаган иде Рәсим. Хәер, бер Рәсим генә түгел, Советлар Союзы дигән бөек державаның диңгез чикләрен саклаучы күп кенә хәрби экипажлар шулай уйладылар. Чөнки дөньяга атом куркынычы туган дәһшәтле чор, җир шарының әле теге, әле бу почмагында сугыш уты кабынгалап торган ифрат та хәвефле заман иде бу. Бу заманда диңгездә яшь бозау чаклы иске минага түгел, фил башы кадәрле нейтрон бомбасына тап булсаң да гаҗәп түгел иде. Ләкин бу вакыйга уңае белән махсус оештырылган комиссияләр килеп тикшергәч, шартлау дулкынының көчен, кыйпылчыклар траекториясенең ераклыгын хисаплап чыгаргач, әлеге минаның, чынлап та, узган сугышлардан калып, дулкыннар арасында бик озак үзенең корбанын эзләп йөрүе ачыкланды. Диңгезләрдә адашып йөрүче андый тимер газраиллар юк дигәндә дә очраштыргалый икән әле. Икенче бүлек Ике ай ярым хәрби госпитальдә ятып чыккач, Рәсимгә бөтен эскадрилья алдында, тантаналы төстә «Батырлык өчен медале» тапшырдылар. Эскадрилья командиры үзе кадады аның күкрәгенә медальне. — Киеренке моментта каушап калмаганы өчен, катерны һәм аның ♦ экипажын уттан коткарганда шәхси батырлык күрсәткәне өчен! — диде. - Рәсимнең: < — Советлар Союзына хезмәт итәм! — дигән сүзләрен тантаналы м «ура» тавышлары күмеп китте. Сафлар дулкынланды, бескозыркалар- = ның ленталары жилдә җилфердәп, сафлар буенча ефәк дулкыннар ха- Z сил итте. Диңгез җилләрендә каралган, яргаланган йөзләр, барысы да | Рәсим ягына борылып, тынып калганнар, яшьлек романтикасы мөлде- > рәмә тулып торган күзләр Рәсимгә көнләшеп тә, сокланып та карыйлар < Белмиләр шул әле алар, бу батырлык Рәсимгә бик кыйммәткә төш- с кәнен белми алар Рәсимнең күкрәген күрсәләр, алай карамаслар иде, ® шәт. Рәсим аңына килгәч шаккатты ике дә уйлап тормаган хирург, ♦ япь-яшь күкрәктән бияләй кадәр калҗаны кискән дә алган. Өстәвенә = әле: «Бала имезәсең юк, бик җитеп арткан сина сыңар эммәтәй»,— дип х азау тешләрен күрсәтеп көлгән була. Рәсимнең чынлап торып ачулана £ башлавын чамалагач кына мәсьәләнең асылын аңлатып бирде Яшь тән > булса да, пешкән күкрәктә гангрена башланган икән. Көлгәндә һәр- £ вакыт азау тешләре күренә торган хирургның шаяртып әйтүенчә, туган £ якларына аяклары гына кайтып китәсе булган. » — Әле синең ярый, язмышыңа шөкрана кыл. Назаренко әнә анда 3 дөм-сукыр калды,— дип очлады әңгәмәне. 2 — Марат Гавриловичмы? < Рәсим кисәк кенә шабыр тиргә батып, хирургка текәлде. ♦ — Менә аңа операция ясап булмый инде,—диде хирург ниндидер бер җансыз әйбер хакында сүз барган төсле гади генә Бу төнне төшендә ул берөзлексез Назаренконың чиста күк йөзедәй зәңгәр күзләрен күрде. Рәсим ни генә әйтсә дә, фальшборт читенә чытырдатып ябышкан Назаренко инглиз телендә: — Но сэр, но сэр,— дип такмаклады. Рәсимнәр катерында хезмәт иткән диңгезчеләрнең һәммәсендә азмы-күпме инглиз теленә өйрәткән иде Назаренко — Бер кирәге чыкмаса, бер кирәге чыгар', тел белү үзе һөнәр бит ул, һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс,— дип кабатларга ярата нде Назаренко Рәсимнең тел өйрәнүгә һәвәслеге ачылгач та, сөенеп бетә алмаган иде Марат Гаврилович — Ничә класс белемең бар әле синең, Шәйдуллин, сигезме? Ничего, кайгырма Урта мәктәп программасын службами бушаган арада узабыз да без синең белән имтиханнарны экстерн тапшырабыз. Аннары штурманнар әзерли торган училищега керәбез синең белән. Югары уку йортына керәбез синең белән. Капитан булабыз, чит илләргә зур кораблар йөртәбез. Башка милләт кешеләрен кимсетеп, борын астыннан гына үзара мыгыр-мыгыр сөйләшкән империалистларга ннглнз телендә чатнатып — Исәнме, брат! Без Советлар иленнән килгән идек, хәлләрегез ничек? Сәүдә эшләре әйбәтме, ни сатасыз да, ни аласыз? —днп эндәшәбез — Ә. Шәйдуллин! ...Ул көнне Рәсим тавышсыз гына елады-елады да, палатадагы иптәшләре төрлесе-төрле көйгә гырларга керешкәч, күкрәгенең әрнегән җиренә көч китермәскә тырышып, идәнгә шуып төште Башы бик нык әйләнеп китсә дә. егылмады, кризисны койка иңсәсенә ябышып уздырды Ишек төбендәге өстәлгә башын салып йоклап утырган сестра яныннан да тавышсыз-тынсыз, мәче кебек йомшак адымнар белән узды Рәсим. Өлкән ярдәмче, биек түшәмсез шактый иркен палатада бер үзе генә ята икән. Төнге утның яктысы сүрән булса да, Рәсим Назаренконы киң иңнәреннән, күкрәгенә кушырып куйган зур кулларыннан таныды. йокламаган, ахры. Марляга чорналган баш акрын гына кыймылдагандай итте, марля арасыннан сизелер-сизелмәс кенә калкып торган иреннәр арасыннан: — Сестра, спишь? — дигән йомшак сүзләр саркып чыкты. Рәсим шыпырт кына кире китәргә дә уйлаган иде. Ләкин Назарен- кога, бәлки, бер-бер әйбер кирәктер, дигән фикер аны ишек төбендә калдырды. — Кем бар анда? — Мин әле бу, Марат Гаврилович, Шәйдуллин. Өлкән ярдәмче, терсәкләренә таянып, койкасыннан күтәрелә төште. Марля аша нәрсәдер күрә алгандай. Рәсим ягына төбәлеп торды, һәм шул минутта, искергән пружиналарны шыгырдатып, яңадан койкасына сеңде. Аның тавышы көр, сүзләре ачык иде. — Хәлең ничек. Шәйдуллин? — Тереләм инде,— диде Рәсим, ирененә агып төшкән яшь бөртеген теле белән ялап алгач. — Ә нигә елап сөйләшәсең? — Болай гына. — йоклап булмыймы? Булмас та. Режим бозылды безнең, Шәйдуллин. Тормышта әнә шундый очраклы хәлләр килеп чыга да режим бозыла. Хәер, үзебез йомшак камырдан әвәләнгәндер, күрәсең. Әнә, мичманның маңгае бер бармак иллесе ярылган иде. Повязкасын ике көн дә тотмаган. Ерак походлар вакытында элек тә пиратка охшап йөри иде. Хәзер, маңгаендагы мөһере белән бөтенләй котын алыр инде матросларның... Ә син утырып тор.— Назаренко сүрән лампа яктысында тагын да зураеп күренгән кулы белән койка янындагы урындыгын капшап карады— Утырып тор. Сәгать өченчеме? — Дүртенче егерме минут, Марат Гаврилович,— диде Рәсим урындыкны тавышсыз гына этеп. — Сызлыймы яраң? — Төзәлә инде, режим белән генә сызлый. Назаренконың ирен читләреннән елмаю билгеләре чагылып узды. — Урта мәктәпне бетерәлмәдек без синең белән, Шәйдуллин. Син үзлегеңнән укырсың инде. Ләкин мин әйткәннәрне онытма. Онытмассыңмы? — Намус турындамы, Марат Гаврилович? — Намус кына түгел бит. — Намус, кешелек, егетлек... — Әйе, беренче намус, аннары кешелек, аннары гына егетлек... Ләкин боларның һәркайсы киң төшенчә. Әйтик, намус дигәндә без илгә булган мөнәсәбәтебезне дә, үзебезнең күңел сафлыгын, җаныбыз сафлыгын да, ил, халык ышанычын тапшырган эшкә, тирә-юнебездәге кешеләргә карашыбызны да күз алдында тотабыз. Хәер, нигә сөйләп торам әле мин боларны сиңа? Сезгә әллә ничә мәртәбә сөйләдем инде мин бу хакта. Рәсим өлкән ярдәмченең күзләре авыртадыр, сиздермәгәндер, китәргә кирәк, дип урыныннан кузгалырга торганда, Назаренко каты бармаклары белән аның тез башына кагылды. — Син, Шәйдуллин, мине кызганасың бугай, әйеме? Рәсим, елап җибәрмәс өчен, авыртканчы аскы иренен тешләде. — Кызган, Шайдуллин, кызган. Тик, менә күрерсең, миңа пычагым да булмаячак. Мин күзсез калсам да, үкенмим Мин адәм имгәге, әрәмтамак булмаячакмын, мин үземә эш табачакмын. Кояш чыгышын да, кояш баешын да күп күрдем инде мин үз гомеремдә. Беләсеңме, мин дөньяда инде тоташтан ике гасыр яшим сыман... Ә бит мин сугыш вакытында сезнең Татарстанга эвакуацияләнгән малай. Сөйләмәдемме ♦ мин сезгә бу хакта? Татарстанда әйбәт тәрбияләделәр мине, рәхмәт. ~ Татар аналары үзләренең соңгы сыныкларын бүлеп биргәннәре хәте- « ремдә. Рәнҗетмәделәр мине Татарстанда. «Әни», , «май», «нәү- м рәп», «күкәй», хе-хе-хе Дөрес сөйлимме татарча? Үзәккә, бәгырьгә = үткән сүзләр алар, Шәйдуллин. Әтине мин бөтенләй хәтерләмим Әти - юк, әти сугышка кадәр үк югалган Әни... күз алдында юкка чыкты. Э Ленинград — Мәскәү поездын немецлар бомбага тотты Балалар гы- * на иде ул поездда, Шәйдуллин. Ә мин бәхетле идем. Минем әнием дә < бар иде. Минем әнием, минем әни тәрбияче иде Әнинең мина таба с сузылган куллары хәтеремдә. Тырнаклары алсу була торган иде аның. ® Ә бу юлы аның тырнагы күп-күмгәк иде Ни төсле, дип әйтим Ну, син ф мине гафу ит, ач бет күргәнең бармы синең? Ач бет төсле иде әнинең х тырнаклары... Әни бик каты кычкырды да, без кызыл томан эченә кереп х киттек. Бәлки, әни түгел, мин кычкырганмындыр, дүрт яшьлек малай каян хәтерләп бетерсен. Кызык шул чактагы соңгы уем истә калган. * Әни мине нишләп кысып кочакламады икән соң: нишләп кулларын гыu на сузып калды икән соң мина, днп уйладым мин, Шәйдуллин, ул ча- * гында Син сугыштан соң туган малай, Шәйдуллин Син әле күп нәр- « сәләрне белмисең. Дөрес, сугыштан соң да юллар ябык булды Бигрәк тә 3 безгә, әтисез үскән балаларга...— Өлкән ярдәмче, кинәт кенә йокыга г; талгандай, тынып калды. Иреннәре калтыранды аның, борын очы тнр- = ләп чыкты, куллары көзән җыерган чактагыдай, бер йодрыкланды, бер * язылды — Марат Гаврилович, сестраны чакырыйммы, Марат Гаврилович,— дип каударланып урыныннан сикереп торды Рәсим — Су кирәкме әллә, Марат Гаврилович? — Су кирәкми, Шәйдуллин. Сестраны да борчыма Режимга өйрәнсен бераз Күзне әйтәм. Юкса, төнлә дә укол сорый башлады. Марля күзәнәкләре аша үтеп керәләр дә нәни генә шаян шүрәлеләр нәзек озын бармаклары белән күз карасын кытыкларга тотыналар Сездә, татарларда бар ич әле бер әкият Узды, китте, шүрәлеләр... Кайда калдык әле, Шәйдуллин Ә, әйе. намус турында сөйли башлаган идем Гомер буе намуслы булыйм, гомерем буе йөзем ак, вөҗданым чиста булсын, дисәң дә, режимың бозылгалап куя кайчагында Дөрес, барысы да синнән генә тормый... Син аңламыйсың бугай Тыңла, сөйлим Бер егет балаларны ярата, укытучы булырга хыяллана Үзлегеннән укып, педагогия училищесында имтиханнар тапшыра, үкытучы була Ана район үзәгеннән шактый ерак авылларның берсендә башлангыч мәктәп бирәләр. Авыр еллар Балаларның аякларында чабата, ашаулары — бәрәңге ипне, крахмал күмәче Мәктәп салкын Мәктәп диярлеге дә юк инде. Түшәм ярыкларыннан йолдызлар күренә, идән ярыкларыннан балаларның китаплары төшеп югала. Бөтен класска өч карандаш, биш дәфтәр . Укытучыны шунысы гына сөендерә балаларның укырга дәрте бар, бернигә дә карамый китап-дәфтәргә ябышып яталар алар. Укытучы авызыннан чыккан һәр сүзне отып алалар, үзләре дә аңа охшарга тырышып сөйлиләр. Үр өстендәге лесхоз поселогыннан укуга бик чая бер малай төшеп йөри авылга Алты яшендә генә булса да, беренче класска яза аны укытучы Дөрес, ронодан рөхсәт итмиләр. Ләкин укытучы үз намусы белән киңәш итеп караганнан соң, хакыйкатьнең малай ягында булуын чамалый. Укытучы уйлаганнан да сәләтлерәк булып чыга малаең Икенче класслар өйрәнә торган текстларны чатнатып укый, яттан шигырьләр белә. Ләкин укытучыга аның урманлы үрдән берүзе төшеп йөрүе генә ошамый. Көзге явымнар, кышкы салкыннар, бураннар килеп җитәр, авыл юлларының бала-чага түгел, олы кешегә дә читен чаклары еш була, дип борчыла. Бу хакта малайның әти-әнисе белән дә сөйләшеп карый, һәй, пычагым булсынмы соң ул ташбашка, өч-дүрт яшендә кар- ' донга кинога йөри иде инде, җен белән бер бит ул, дип кул гына селкиләр тегеләр. Ә малай йөри мәктәпкә. Бер генә дәресне дә калдырмый Авыл балаларын берәм-берәм кызамык чире егып бетерә, ә моңа, мин сиңа әйтим, чир дә тими, чорт та... Кышкы каникуллар җнтәрәк, җәяүле буран себереп торган көннәрнең берсендә, малай мәктәпкә килми. Бер дәрес уза — малайның урыны буш. Ике дәрес уза — класс шып-шыр. Өч... Дүртенче дәрескә кергәндә укытучы түзми, балалар, сез үзегез генә укый торыгыз, мин дәрес бетәрәк кереп, теманы ничек үзләштергәнегезне тикшерермен, дип ишеккә юнәлә. Лесхоздан төшә торган сукмакта бер генә эз дә булмый бу иртәдә. Ж,ил искән саен юкә ботакларыннан шаулап кар коела. Юкәлекне узгач инде лесхозга да күп калмый. Уч табаны кадәр әрәмәлек, әрәмәлек артында киселгән урман. Укытучы малайның киндер букчасын әрәмәлек авызыннан табып ала. Яртылаш кар күмгән була аны. Сукмак читендәге гөлҗимеш куагы төбендә тагын бер карамчык шәйләнә. Мамыклары тузып чыккан бүрек колакчынын — малай мәктәпкә киеп йөри торган олы бүрекне кулына алгач, укытучы, башы әйләнүдән егылып китмәс өчен, чытырдатып күзләрен йома «Бүреләр!» — дигән уй телеп уза аның бәгырен. Аннары малайның чәйнәлеп, өзгәләнеп беткән нәни чабаталары табыла. Төш кенә булсачы бу, төш кенә булсачы, дип, аптырап, гаҗиз калып, малайны кызганудан шащар дәрәҗәгә җитеп, тагын берничә адым атлагач, укытучының ботинкаларына канлы кар ияреп чыга... Укытучының бу мизгелдәге хәлен аңлыйсыңдыр инде син, Шәйдул- лин? Әле бит малайның әти-әнисе берни дә белми. Роно фикере белән килешмәде бит ул укытучы. Яше җитмәгән балага мәктәпкә йөрергә рөхсәт итте, һәм менә сиңа нәтиҗә! Әлбәттә, малайның әтисе белән әнисе якламаса, «утыртып» та куйган булырлар иде укытучыны. Ә болай мәктәптән куу белән генә чикләнделәр. Мәктәптән генә түгел, укыту системасыннан кудылар. Ә утыртсалар, яхшырак буласы иде. Нигә? Чынлап та, утырырга тиеш нде ул. Ә болай укытучының намусында җуелмаслык тап калды. Менә шулай, брат Шәйдуллин, таплы намус белән яшәүдән дә читен нәрсә юк дөньяда... Сәгать ничә әле, Шәйдуллин? Мин сине ялыктырып бетергәнмендер, м гаен. Бүген соңгы төн мин монда, Шәйдуллин. Иртәгә мине Мәскәүгә алып китәләр. Бәлки, бүтән күрешеп тә булмас... Әллә теге коточкыч фаҗигага юлыккан малайны жәлләүдән, әллә өлкән ярдәмченең көтелмәгән сүзләреннән Рәсимнең бөтен йокысы качты, хәтта күкрәгенең чәнчешүе басылгандай тоелды. — Ә беләсеңме, Шәйдуллин,— дип, ничектер җиңеләеп, бөтенләй сау кешедәй күтәренке тавыш белән сүзне Рәсим көтмәгән якка борып җибәрде Назаренко,— ир-егетләр күбрәк мәхәббәт мәсьәләсендә комга утыралар. — Өлкән ярдәмченең күгелҗем-кара иреннәреннән саран елмаю чагылып узды.— Бер яктан: «Покинуть женщину, с которой ты сблизился, аморально и распутно!» — дип әйтүе белән Толстой да хаклы. Икенче яктан... Хәер, дөресрәге, минем өчен тормыштагы бөтен мәсьәләләр ап-ачык сыман, ә менә мәхәббәт, хатын-кыз мәсьәләсендә, гафу ит, профан бугай мин. Чөнки башта рәтле-юньле итеп үз гаиләмне кора алмадым Намус турындагы фәлсәфәләрем кызларга да ошамый иде, хатыныма да ошамады Мәхәббәтне, мөгаен, саф килеш сакларга, куз карасы кебек сакларга кирәктер. Шәйдуллин. Ә беләсеңме, мәхәббәтне кер тидермичә саклау өчен күпме түземлелек, күпме сабырлык, күпме көч-куәт таләп ителә ирегеттән. Ай һай' Диңгез уртасында нске мина белән көрәшү генә түгел ул сина. Егетләргә ин әүвәле мәхәббәт ♦ мәсьәләсендә намуслы булырга кирәк, ә калган башка мәсьәләләрдә ~ намуслы булуы әллә нн читен түгел. Ир-егет исемен йөрткән һәркем на- < муслы була ала башка мәсьәләләрдә. Ә мәхәббәт мәсьәләсендә кайча- t гында менә синең шикелле иптәшләре өчен утка ташланырга әзер тор- = ган гаярь ир-егетләр дә кабак боламыгына, киш-мнш кесәленә әйләнә- - ләр. . Фу, җенем сөйми шундыйларны Әйе. кеше булып туган кешегә 5 бөтен гомере буе кеше булып калу һәм. ниһаять, кеше 6v.inn дөньядан р китү шактый кыен эш — Иазаренко, үзе дә сизмәстән, кырысланды, сүз < арасында озын бармаклары би-лән ак җ. имә читен н-змарлаи-иимарләп с алгалады — Аннары, рәхәт тормышка бик нык ияләштек бугай без, ® Шәйдуллин. Рәхәт көннәр килгән саен рәхәткә сусыйбыз без. Рәхәттән * рәхәт көннәр турында хыялланабыз Көрәш рухы сүрелеп бара кеше s ләрдә. Шуны сизәсез микән сез? Мөгаен, сизмисездер Яшьлекнең алсу = таңында андый уйлар башка керми әле. Ә тормыш, уйлап баксаң, тог таш көрәштән тора. Тынычлык өчен көрәш, хакыйкать өчен көрәш, саф г мәхәббәт өчен көрәш, табигать, җир иминлеге өчен көрәш, намуслы яшәү өчен көрәш. Ә көрәшләрнең нн авыры, Шәйдуллин, үз-үзең белән £ көрәшү. И. кыен да була инде кайчагында үэ-үзенне җиңү Үзең суга- « сың үзеңә, үзең әйләнеп төшәсең, торып тагын үзеңне кабыргалап әй- = ләндереп саласың. Бер якта куркак, мескен, түбән җанлы, битараф. - үзен бик тә яратучы үзен, ә икенче якта синең кешелекле, намуслы = үзең. Үзең белән үзең көоәшкәндә һәрвакыт намуслы үзен жинсен, Шәй е дуллин... Ә хәзер йоклыйк инде, таң ата бугай Сәгать бишме? — Алтынчы ярты, Марат Гаврилович — Уһу. — Бернәрсә дә кирәкмиме, Марат Гаврилович’ — Рәхмәт, Шәйдуллин, бернәрсә дә кирәкми Нәни шүрәлеләрне куарга тиздән сестра кереп җитәр, хуш, Шәйдуллин Батырлыгың өчен рәхмәт сиңа! Рәсимнең бөтен йөзенә кайнар кан йөгерде. — һәй, Марат Гаврилович, китсәгез лә, нинди батырлык, ди. Мин бөтенләй дә батырлык турында уйламадым ул көнне — Хуш, Шәйдуллин! Без әле очрашырбыз. Син мине кызгана күр мә, берүк Мин инде беркайчан да, теләсә нинди хәлдә дә харап бул мыйм, мин чыныккан кеше Үзеңне сакла, намусыңны сакла. Үзенең мәгълүм әсәренә Пушкин «Береги честь с молоду» дигән эйгемне эпи граф итеп юкка гына китергәндер, дисенме Ай, акыллы булган шагыйрь, һай, акыллы булган. ...Рәсим сулыш алгысыз кайнар сөрем, куе төтен эченә кереп югал гач, Назаренко да аның артыннан ташланды Тәҗрибәсез яшь егетне коткару иде аның нсәбе. Ләкин ул Рәсимне куып җитә алмады — фок- мачтаны буярга дип әзерләп куелган эмаль банкасы шартлады һәм. гүя ниндидер күзгә күренмәс явыз кул пычак очы белән Назаренконың нке күзен берьюлы чокып алды Рәсим бу кадәресен белми нде әле. Ул, күкрәгендәге медален кешегә күрсәтергә оялгандай, учы белән томалаштыргалый томалаштыргалый яңадан госпитальгә барганда, Назарснконы махсус самолет белән баш калага озатканнар иде инде Ә тагын нке көннән Рәсимне, Кулешовны һәм тагын ике матросны демобилизацияләделәр. «Теләсәң, диңгез училищесына керә аласын, «аS. «К. У.»М7. 17 правление бирәм, әйбәт характеристика язам»,— диде аңа капитан озатканда. Бу сүзләрне Назаренко әйтсә, бәлки, уйлап караган булыр иде әле Рәсим. Ә хәзер аны ни өчендер берни дә сөендерми, күңелендә әллә нинди тел белән әйтеп-аңлатып булмый торган авыр тойгылар, сагышлы кичерешләр иде аның. Шуңа күрә капитанга кистереп: — Авылга кайтам, әни карчык ялгызы гына,— диде. Өченче бүлек Дөресен әйтергә кирәк, хәрби хезмәткә алынгач, Рәсим авыл турында сирәгрәк уйланды, әнисенә дә хатлар сирәк язылды. Ара ерак иде шул, бик ерак иде ара. Рәсимнәрнең катеры ел әйләнә илнең иң ерак чикләрендә булды. Хәтта техник карауны да, зур җиргә чыгып мәшәкатьләнмичә, бөтен кирәк-яраклар, ашау-эчү, кием-салым белән тәэмин ителгән атауда үткәрәләр иде алар. Почта вертолет белән килә. Аннары авылны элеккеге еллардагы кебек сагынмый да иде инде Рәсим. Өч ел балык флотында, ике ел хәрби флотта хезмәт итү, төне-көне салкын дулкыннар арасында тирбәлү тәэсиредер, күрәсең, Тәслимә турындагы уйлары да элеккеге кебек кайнар түгел иде аның. Рәсим тагын да кырыслана төште. Озын төннәр буе палатада күкрәгенең киселгән турын учы белән каплап, керфеккә-керфек какмый ятканда «К черту, кайтмыйм авылларына, диңгездә калам»,— дип тә уйлап куйгалый иде Рәсим. Ләкин өлкән ярдәмче белән соңгы сөйләшү аның тискәре фикерләрен челпәрәмә китереп ташлады. Юк шул, алай җиңел генә өзел ташлый алмый әле Рәсим үзен авылга бәйләп тоткан җепләрне. «Киткәндә карчык әниеңә адәм рәтле йорт салып калдыра алмаганга кайтмаска уйлыйсың син авылга, авылдашларыңнан ояласың, ай-һай, оста, диңгездә кала, имеш, калмый тор әле!» — дип сүкте Рәсим үз-үзен, флотташ иптәшләре белән самолетка билетлар юнәтеп, берьялгызы гына ташлы диңгез буена төшеп утыргач. Рәсим бармак очы белән күз төпләренә орынып алды. Бармак очлары юешләнгәч, сискәнеп китте. Елый түгелме соң ул? Егет елый. Утны- суны кичкән диңгезче егет елый. Адәм көлкесе. «Яргаланып беткән кара ташларны кочып иркәләгән диңгез дулкыннарын күреп булыр микән тагын?» —дип, яшь коядыр, бәлки, аның күзләре. Бәлки Назаренко язмышы шулай бертуктаусыз елатадыр аны Ә бәлки Тәслимәдер... Тәслимә... Корабына ак җилкәннәр корып кайта алмады инде Рәсим Тәслимәсе янына. Киселгән күкрәк, ярты күкрәк белән кайтып бара менә. Ә бу салкын битараф диңгез Рәсим шушы якларга килгәнче дә шулай кара ташларга сарылып уйнаган, Рәсим киткәч тә шулай дәвам итәр аның тормышы. Мең елларга, миллион елларга сузылган мәгънәсез хәрәкәт, нәтиҗәсез шау-шу. Я, корабларны батырдың, ди, кыяларны ашадың, ди, боз тауларын эретеп бетердең, ди. Шуннан нәрсә? Кешеләрне беркайчан да куркыта алмадың син һәм куркыта да алмассың. Алар синең ярсулы давылларыңа төкереп тә бирмичә дулкыннарың арасыннан йөзгәннәр һәм йөзәләр... Батыруы, җимерүе ансат ул. Төзеп кара син менә шундый зур көч-куәткә ия булгач, төзеп кара! Диңгез, ярларыннан сикереп чыгарга теләгәндәй кайнап, күбекләнеп, таш кыяларга сикерде дә кире чигенде. Рәсимнең ботинкаларына, җиренә җиткереп үтүкләнгән кара чалбарына, хәтта күкрәгендәге медаленә су тамчылары чәчрәде. Рәсим тирә-юньгә елтыр нурлар чәчеп җемелдәп киткән медален учына кысты, тирә-ягындагы шәрә бушлыкта, ак кургаш төсле тонык кына ялтырашкан дулкын сыман дәрья өстендә айкалып йөргән шалама болытларга күз ташлап алды да, калтыранган куллары белән медаль энәсен ычкындырды, медальне кулъяулыгына төрде. Бик тә яшертен эш эшләгәндәй, тагын тирә-юньне күзәтеп чыкты. Шәрә ташлар арасында берьялгызы гына булуына ышанып, кыя киртендә яткан бәләкәй чемоданын бер хәрәкәт белән ачып җибәрде. Авыл карчыкларының сәдакага җыелган акчаларын саклый торган төенчеккә охшаган иде кулъяулыгына төрелгән медаль. Төенчекне әни- ♦ сенә бүләккә дип алган күлмәклек штапель астына салып куйгач. Рәсим - җинел сулады. Чемоданындагы тельняшкалардан бөркелеп торган оде- < колон исе аңа тагын катер тормышын, диңгез суларын, Назаренконы u исенә төшерде. Кайсыдыр бер рейстан соң портка чыккач, челтәрле ти- = мер капка башына менеп кунаклаган кызыл чәчле, курнос борынлы % малай аның артыннан Эй, моряк! | Штаны горят, и — дип кычкырып калган иде. с Штаны гына янса бер хәер иде Рәсимнең Күкрәге янды, күкрәге. ® Авылда дус-ишләре белән мунча да керәлмас. Кызлар турында уйлый- ♦ сы да түгел. Тәслимә турында хыялланасы даюк.Рәсим кайтканчы,£ Әхмәт абыйсына гына кияүгә чыккан булса ярариде Юк, чыкмасын= иде, чыкмасын нде әле. Сөйләшсен иде ул тагын бер мәртәбә Рәсим белән, бер генә мәртәбә сейләшсен иде. Нинди икән хәзер Тәслимә? Тә- > мам пешеп тулгандыр, чибәрләнгәндер ннде. Башка егетләр сөйгән кыз- £ лары бел'эн хат алыштылар, арада сөйгән кызлары белән генә түгел, ё бөтенләй таныш булмаган кызлап белән дә хат язышучылар күп иде ° Ә Рәсим бердәнбер Тәслимәсен дә йөрәгеннән йолкып ыргытты Нигә 3 кирәге бар сине яратмаган, синең өчен янмаган, көймәгән, сине сагы- ч нып көтмәгән кызның? Бик яхшы булды әле Рәсимнең күкрәге пешү “ Югыйсә, бертуктаусыз йөрәге әрни иде аның, бер сәбәпсез әрни иде ❖ Ә күкрәге пешкәч, җанының сызлануы, эчке газаплары басыла төште. Тән авыртуына түзәргә була, җан авыртуы бик яман. Ә медальгә килсәк, медаль турында ул болайрак уйлый ниндидер батырлык күрсәтү, кемнедер коткарырга омтылу, китапча итеп әйтсәк, бөек максат өчен җанын фида кылу хакында уйлап та карамады нч Рәсим ул көнне. Сулышны әче төтен буган иде, шул төтеннән котылырга кирәк нде Аннары, «Янабыз!» дип, капитан түгел, радист кычкырган икән Тавык кетәге кадәр радиорубкасында төтенгә буылып калгач, кычкырмый нишләсен! Үлә башлагач, ннбуч кычкырырсың — тавышы бик яман иде Андый тавышка тәнендә җаны бар кеше түгел, мәет сикереп торыр. Кайнар сөрем эченә килеп кергәч ннде Рәсим бернәрсә турында да уйлый алмады Якорьны суга төшерүе дә ничектер уйламаганда, үзеннән-үзе килеп чыкты. Шул да булдымы батырлык! Харап икән, берәү кайнар кургаш яудырып торучы пулемет авызына ташланган, диярсең. Назарснкога тиеш иде модаль, Рәсимгә түгел. Менә аны, ичмасам, әйтсәң дә ярый' Марат Гаврилович беркайчан да үзе турында уйламый Нишләр икән инде ул бичара тома сукыр калса? Ничек кенә ярдәм нтә ала икән аңа Рәсим? Мәскәүнең кайсы больницасында ята икән ул хәзер, ниләр уйлый икән? Медален чемодан төбенә салып куйгач, уйлары чистарып, кәефе күтәрелеп җиткәндәй булды Рәсимнең Ул җәһәт кенә урыныннан торды, кыя киртеннән чемоданын сузылып алганда, җөйле күкрәге чәнчешеп куйса да, элекке кебек чыраен сытмады, йөнтәс кашларга ук төшереп киелгән бескозырька тасмаларын җилфердәтә-җнлфердәтә, инде Рәсимне үз итеп өлгергән, Рәсимгә ияләшеп җиткән, Рәсимнән аерылырга теләмәгән дулкыннарның сагышлы гөрелтесен тыңлый-тыңлый таш кыя читеннән олы тимер итеккә охшаш койрыгы күренгән самолетка таба атлады Дүртенче бүлек Биеклек—ике мең метр. Тизлек — сәгатькә тугыз йэз километр. Тышта температура илле градус. Аста өем-өем болытлар. Иллюминаторлардан караганда һич тә болытка охшамаганнар болытлар. Тауларга, мамык тауларына охшаганнар. Шул мамык тауларына сикереп төшәсе, рәхәтләнеп ауныйсы килә. Самолет эчендә гадәтләнмәгән тынлык. Шушы яшенә җитеп, Рәсимнең мондый гаҗәеп тынлыкта изрәп утырганы юк бугай әле. Инде ничә елдан бирле ярсу дулкыннар арасында, ничә елдан бирле салкын җилләр патшалыгында яшәде ул. Төнге вахталар, приказ буенча җиде төн уртасында сикереп торулар, «полундра»лар. Өчәр тәүлеккә сузылган штормнар, үз-үзеңне күрәсе килми башлаганчы чайкалулар. Шулай да үкенми Рәсим Күп нәрсәгә өйрәтте аны диңгез. Егет буласы килгән егетләр өчен бик шәп тормыш мәктәбе, егетлек мәктәбе икән ул. Диңгез инде ерак калгандыр, болыт океаны астында, мөгаен, себер тайгасыдыр хәзер. Салонда Рәсимнән гайре хәрби киемле кешеләр күренми. Ана күренгән кешеләрнең һәммәсе дә диярлек күзләрен йомганнар. Рәсим янындагы күзлекле агай да, янәшә утыргычлардагы егет белән кыз да, йоклап баралар. Әллә самолетта очу куркыныч микән аларга? Шулай, ахры — самолет һава бушлыгына кереп нык тирбәлеп алгач, күзлекле агай күзләрен шарландырып ачты да борын астыннан гына авыл картларыча «ләхәүлә»сен укып куйды. Рәсимгә кызык булып китте. Дөресрәге, күзлекле агай белән татарча сөйләшәсе килеп китте аның. Агай күзлек өстеннән Рәсимгә сөзеп карады да янә күзләрен йомды. — Нәрсә, агай, әллә куркыттымы? — дип сүз катты Рәсим, тнрә-юньдәгеләр ишетмәсен өчен шыпырт кына. Агай гаҗәпсенеп Рәсимгә борылды, күзлеген кулына алды. Аның маңгае тар һәм күзләре бер-берсенә шундый якын урнашкан иде, күзлеген кигәч, агай кырмыскага охшап калды. — Кем фарсит итеп йөри дисәм, себер салкынында юка гына бушлат белән, үзебезнең халык икән. Кайсы җирдә хезмәт иттең? Кая кайтасың? Тутырып кайтасыңмы хезмәтеңне, әллә ялга гынамы? — Тутырып кайтам,— дип, сорауларның берсенә генә җавап биреп өлгерде Рәсим. Агай, пулеметтан сиптергәндәй, төпченергә тотынды: — Ничә ел хезмәт иттен, кайда? Рәсим күзлекле агайга текәлебрәк карады. Маңгай сызыкларына, яңактан борын төбенә сузылган җыерчыкларга, чаларган чигә чәчләренә карап-карап торды да сөенеп юлдашына эндәште: — Сәләх абый, син ич! Чак кына «Сорау Сәләх абый» —дип әйтеп ташламады Рәсим. — Мин шул, ә син кем, үзең кем малае? — диде күзлекле агай га- жәпләнминитми генә. — Соң, ни бит инде, Сәләх абый. Элмәледән ич мин. Сезнең күрше авылдан, Хәят малае. Әле бервакыт синең белән бүрәнәгә дә барган идек. Акчаны суга салып кайттык. Сәләх, нәрсәдер исенә төшерергә теләгәндәй, самолет түшәменә текәлде. — Соң, гармун, гармун, Сәләх абый. Хәтерләдеңме Казлаука затонына барып кайткач, тальянымны биреп җибәргән идем мин сиңа. Исеңә төштеме? — Ә-ә, синмени әле ул? — диде Сәләх, ни өчендер Рәсимнең күзләренә туры карамыйча. — Синмени әле ул? Я, өй салдыңмы соң инде? Нәрсә дә нәрсә, ләкин Рәсим бу сорауны көтмәгән иде. Туры наводка белән тондырды Сорау Сәләх, Рәсимнең нәкъ авырткан җиренә тө зәп атты. Салон җиләс булса да, тирләп чыкты Рәсим, Сәләхкә сиздерми генә бушлат төймәләрен ычкындырып җибәрде. — Салмадыкмыни әле өй? — Малаең гармунда уйнарга ейрәндеме сон инде? — дип, үзе уйла вынча, Сәләхнең «провокацион» соравын урап узарга теләде Рәсим һәм теләгенә нреште. ’ ’ ♦ — Син, якташ булсаң, кайдан кайтып киләсең, дип сорар идең баш- - та, этү сразу гармун Уйнарга өйрәндеме,—диде Сәләх үпкәле тавыш < белән.— Өйрәнде пычагым. Егерме яшенә тикле безнең җилкәне киме- ш pen ятты да сугышып төрмәгә эләкте. Мнн аны, тукта, бераз нсәйсен, = тукта, бераз буыннары ныгысын дип, авыл советларыннан. собеслардаН Z справкалар юллап, военкоматларга йөреп, яше җитсә дә, армиягә җи- з бәрмичә асрадым. Тапканнар бит кешесен — участковыйның кулын сын- > дырганнар. Юкса, ике елдан котыласы иде, собака. Торып-торып ачуым < килә. Шул бәхетсез яныннан кайтып киләм әле менә. Малай бит, жәл. с Мең төрле нужа чигеп, мең чакрым җир үтеп булса да, хәлен белергә ® бардым Азрак акча юнәтеп илттем. Син, гармун уйнарга өйрәндеме, ф дисен Өйрәнде пычагым Ата ялкау бит ул. Өйдә аркылыны буйга алып х салмый Синең гармунда уйнарга өйрәнә алмагач, хромка алып бир- = дем Аны мотоцикл артына бәйләп (игә килмәсме азрак дип, мотоцикл да алып биргән ием),—һәнүз малае белән Вәсүк марҗалары янына * йөрделәр. Шунда самагун эчәргә өйрәнде, каһәр суккыры. Яңгырлы u көнне егылганнар Аягы биртелеп, дүрт ай бульнистә ятып чыкты малай. ~ Хромкасының уйнарлыгы калмаган иде инде ул чагында. Тукта, көйгә килер, инде рәтләнер, шәт, аягы имгәнгәч, инде сабак алгандыр, дип Э баян алып бирдек, тана сатып. Тотып та карамады Бик каты эчә баш- ц лады. Әнисенең пенсия акчасы, дип тормый, калай алырга җыйган акча, х дип тормый, тотанаксыз эчә дә эчә Аптырагач, өйләндермәкче булдык. * Кем килсен исереккә? Үзе дә аяк терәп өйләнмәскә тырыша «Яшь гомерләр ике килми, белегез кадерләрен!» — дип, авызын гына ера Вәсүк- тән самагун эчеп кайткач . Сәләх абый, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, күзләрен сөртеп алды. Бер тамчы күз яше, йөзендәге җыерчык буенча тәгәрәп, алга чыгыбрак торган ияге очында тирбәлеп торды да, каракуль тун якасына сикереп төште. Рәсимгә бик кызганыч булып тоелды бу минутта Сәләх абыйсы Ләкин ул Сәләх абыйсын юатырлык сүзләр таба алмады Аннары. Сәләх абыйсы сорау бирәсе урынга, үзе сорау бирүе өчен оялып һәм шул ук вакытта көләсе килеп, ләкин сорамыйча кала алмаячагына тәгаен ышанып: — Сәләх абый, ә минем гармунны нишләттегез? — диде. — Нишләтик, ята торгандыр чормада Соңгы елларда әллә бездә гармун кайгысы булды дип уйлыйсыңмы? — Уйламыйм. — Уйламагач, нишләп шундый сорау бирәсең? — Шәт, кире бирерсең ул гармунны миңа? — Нишләргә уйлыйсың ул үтил белән? — Тәк себя. Яшьлек истәлеге итеп саклармын — Авылда калырга уйлыйсыңмы? — Белмим әле. — Авылда торасылары килми хәзер яшьләрнең. Азган-тузган — базарда, эш сөймәгән — казанда, диләрме әле? — Белмим,— диде Рәсим. Сәләх абыйсының гармун турында өзеп әйтмәвен өнәп бетермичә — Туры кайтасыңмы? — диде Сорау Сәләх. стюардесса кыз кереп, пассажирларның хәлен белеп чыккач, ни гомер сорау бирми түзүе өчен үз-үзенә гаҗәпләнгәндәй — Туры кайтам. — Авылгамы? — Ие. — Беләләрме өйдәгеләр? — Юк. — Телеграмм сукмадыңмыни? — Юк. Әллә син туры кайтмыйсыңмы, Сәләх абый? — Минме? — Син. — Юк, туры кайтмыйм. Бишбалтага керәм. Хатын ягыннан туганнар бар анда. Шуларның бер танышлары прукурур булып эшли. Берәр ничек статьясы юк микән, тизрәк кайтару җаен табып булмас микән малайны. Ятып калганчы — атып кал, дигәндәй, йөреп карарга кирәк инде. Хәрәкәттә — бәрәкәт. Исенә төшкән хәзер үзенең дә. Әткәчем, моннан исән-сау котылып кайтсам, ярты ел ураза тотар ием, ди. Уразагын тотмас, анысына ышанмыйм, безнең җанны картайтмыйча яшәсен хет. Сәләх абыйсы тәмләп-тәфсилләп туган яклар турында сөйләр, дип өметләнгән иде Рәсим, булмады. Үз кайгысы кайгы иде кешенең. Шул кайгысы аркасында хәтта холкын-фигылен үзгәртә язган, имеш, агай — сорауларын да элекке кебек бер-берсенә ялгап бара алмый. Әллә Рәсим, аның гадәтен яхшы белгәнгә, әллә вакытында контр һөжүмгә күчеп өлгергәнгә, сораулар белән күмә алмый Рәсимне Сәләх абыйсы Мөгаен, тегесе дә, бусы да бардыр. Аннан соң, картаеп бара бит инде агай — зиһене дә сыегая торгандыр. Кыскасы, якташлар арасындагы әңгәмә жылынып китә алмады Бераздан алар икесе дә, бик алҗыган кәяфәттә, күзләрен йомып, буыннарын йомшартып, икесе ике якка кыйшаеп, изрәп утыралар иде инде. Дөресрәге, Сәләх абзый гына изри, Рәсим исә, бая стюардесса кыз кереп чыккач салонга жәелеп калган татлы хушбуй исеннән тәэсирләнеп утыра иде. Чәчәкле урман аланнарын, печән өсте болыннарын, сабан туе юлларын, әнисенең сөлге-жәймәләр, җитен тастымаллар, борынгы эскәтерләр белән шыплап тутырылган олы яшел сандыгын, Тәслимәләрнең албакчаларында шаулап чәчәк атып утырган кәнәфер куакларын хәтерләтте Рәсимгә хушбуй исе. Туктале, көз көне, бәрәңгеләр алып бетергәч, сарылы-кызыллы бөркәнчек ябылган урман авызында да шундый ис була торган иде ич. Ат абзары буендагы чүп үләннәрнең дә кайсыннандыр шундый ис аңкып тора иде. Кайсы көздә булды соң әле ул. Көз җитмәгән иде бугай әле, хәер. Август азаклары иде. Ак болытлар белән качышлы уйнап йөри торган җиләс төн. Ж,ир өстеннән дулкын-дулкын булып күләгәләр йөгерә. Агач ябалдашларын сибелдереп тынгысыз җил йөри. Мондый төннәрдә авыл урамы буенча чабып йөрисе, нинди дә булса бер шуклык эшлисе, кемне дә булса куркытасы, шыпырт кына артыннан барып, «һайт!» дип кычкырасы килә. Тәслимәләр ул төнне келәт алдында ашлык чистарталар иде. Зернопульт тавышы түбән урамнарга кадәр ишетелде. Рәсим клубтан кайтканда гармунын, гадәттәгечә, кычытканнар арасына куеп калдырды да, болыт күләгәләренә ияреп, дворга таба йөгерде. Каравыл йортында ут сүнгән, каравылчылар йоклыйлар иде, ахры. Ат сарае янында кешекара күренми. Рәсим барып җитәрәк, зернопульт тавышы да тынды. Моторына бер-бер хәл булгандыр, күрәсең — механик Сәлимнең, борын астыннан гына нәрсәдер мыгырданып, ниндидер тимерләр шакылдатканы ишетелә. Анда-санда, тонык кына булып, фонарьлар яна, караеп ашлык тавы күренә. Кызлар ял итәләр, ахры, тавыш-тыннары юк. Ә-ә, әнә кайда икән алар. Кызлар да булсын, тавыш бирмичә дә утырсыннар. Ябулы ындыр табагы эченнән сиксән яшьлек бабайларның да йокысын качырырлык чыркылдау ишетелде АКа нкен чесе, өченчесе кушылды. Кызлар түшәм ярыгыннан да көлә, диләр, дөрес, ахры. Ә Рәсимгә шул гына кирәк тә. Ул олы капкадан кереп тормады келәт янына Аннан керсә, Сәлим — әле ярый, үзе генә булса, кладовщик Вәсимәсе дә шундадыр әле, мөгаен — һичшиксез, сизәчәк Шуңа күрә Рәсим биек рәшәткәгә ышыкланып туптуры ат сарае яны ♦ на килде Менә шул чагында килеп бәрелгән иде аның борынына әлеге ис < Нинди үлән исе булды икән соң ул? Ул төнне Рәсим ашыга иде шул, ш аны-моны карап тормады — хуш ис аңкытып утырган үләннәрне ара- = лап, юан киртәгә, киртәдән багана башына, багана башыннан ат сарае х түбәсенә менеп китте. Сарай түбәсенең саламы искергән — баскач, аяк 2 лар бата иде хәтта Менә келәт алдын ай яктыртты. Кызлар түбә ас •_ тында ук түгел икән, башларын бер-берсенә куеп, йолдызчык хасил < итеп, көшел өстендә яталар иде алар. Леңгер-ленгер сөйләшкәннәре с ишетелә, әмма сүзләре аңлашылмый. Сүзләре аңлашылса, кызлар серен * тыңлап утырудан баш тартмас иде әле Рәсим. ♦ Болай оеп утырырга ярамый, Сәлим моторын төзәтеп бетерер дә, = менә тагын эшкә тотынырлар. Нинди дә булса бер кызык эшләп ка- = лырга кирәк. Башларын башка терәп ятканнар дигәч, чәчләре чәчкә орынып тормый бугай әле. Уртада токмач җәярлек кенә урын калган , Рәсимгә шул гына кирәк тә инде. Ай болыт пәрдгсе артына яшеренеп j торган арада — һап! Сикерде дә төште кызлар арасына Аяклары тез- X дән кешелгә батты, авыз-борынына кибәк тулды Кызлар каравыл кычкырып урыннарыннан сикереп тордылар. Рәсимне таныгач кына — Әбәү, шул кадәр куркытмасаң! Йөрәгемне яра язды, җен,— дип - тиргәнәтиргәнә өс-башларын кагарга керештеләр Авыл кызларын тегеләй итегез, болай итегез, дип өйрәтергә кирәк ә ми Кайсы вакытта ничек итәргә кирәклеген алар сүзсез дә бик яхшы аңлыйлар Бу юлы да алар, тегене эшлисем бар икән, кара, фәлән әй берем онытылып калган бит, диеп көшел өстендә Рәсим белән Тәслимәне икәүдән-икәү генә калдырып, төрлесе төрле якка таралышып бет теләр Тәслимә йөзтүбән ята Аның яулык астыннан ишелеп чыккан чәчләрен сыйпап аласы килде Рәсимнең. Тәслимә ни өчендер еш-еш сулыш ала. Юка күлмәгенең җиңнәре дә, итәге дә җыерылган, тулы, тыгыз балтырлары, шәрә беләкләре ай нурында иркәләнә. Тезләнеп утырган килеш Рәсим, кулына үлән сабагы алып, Тәслимәнең муенын кытыклады Тәслимә муенын җыерды. Әмма бер сүз дә әйтмәде. Рәсим тагын кытыклады, Тәслимә, җәһәт кенә күтәрелеп, озын толымын муенына урап куйды, үзе тыелып кына көлде Бераздан Рәсим, көтеп-көтеп тә тел очына кирәкле сүзләр килмәгәч — Ай нинди кояшлы бүген,— дип ычкындырып ташлады Монысы дан да кәттәрәк ки леп чыкты. Тәслимә пырхылдап көләргә тотынды. Рәсим, колаклары кызышуын, яңаклары януын тойды. — Иртәгә кояшы да айлы булыр әле,— диде Тәслимә, көлеп арыгач — Сине әкиятләр күп белә, диләр. Әкият, я шигырь сөйләр идең, ичмасам. Рәсим Тәслимәне шулай рәхәтләндереп көлдерә алуы өчен эченнән генә сөенеп куйды, үзе дә аңа кушылып көлде, мәсьәлә әкияткә килеп җиткәч кенә уйга калды. Нәрсә, нинди әкият сөйләргә соң? Тәслимәгә лаек әкият бармы икән соң Рәсимнең әкият капчыгында1 Ак болыт артында югалып торганда көшел өсте сөрмә белән бизәлгән көмеш тавына охшап кала, ай чыккач, ак алтын төбенә керә, башка кызлар ындыр табагының икенче читендә серләшәләр, болыт ертыгын нан Җидегән йолдыз, теләр-теләмәс чекрәеп, жирне күзәтә. Әллә ул да Рәсимнең әкият сөйли башлаганын көтә микән. — Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди, Гашыйк Гарип исемле ярлы егет. Бик оста җырлаган ди ул. Туйларда саз чиртеп, җырлап йөрүдән бүтән һөнәре булмаган аның. Бер туйда Гашыйк Гарип Маһимөһри исемле гүзәл кыз белән очраша да ана гашыйк була. Күктәге ай-йолдызлар чүп кенә икән Маһимөһринең чибәрлеге янында... Маһимөһри дә ошата егетне. Маһимөһринең әтисе череп чыккан бан кеше булганга күрә, Гашыйк Гарип шикләнә инде кызга уйларын белдерергә. Бер көнне шулай алмагач бакчасында бик озак саз чиртеп җырлап ята да Гашыйк Гарип йокыга тала. Аның яныннан иптәш кызларын ияртеп Маһимөһри үтеп бара икән. Арадан бер кыз. Гашыйк Гарипне күреп, җырлап җибәрә. «Әй, бичара Гашыйк Гарип, яныңнан мәгъшукаң үтеп бара, ә син йоклап ятасың».— ди. Гашыйк Гарип уяна. Маһимөһри дә аны күреп ала. Алмагач төбенә утырып сөйләшәләр болар. Маһимөһри әйтә Гашыйк Гарипкә: син мине яратасың, мин дә сине яратам, син мине әтиемнән сора, ул безнең юлга аркылы төшмәс, ди Әй-әй, ди шунда Гашыйк Гарип, сез әнә нинди череп чыккан бай кешеләр, ә безнең бернәрсәбез дә юк, сорамыйм мин сине әтиеңнән, бик яратсам да сорамыйм, гарьләнәм, ди Мин, ди, бүген бәхет эзләргә чыгып китәм. Син мине яратсаң, җиде ел көтәрсең, җиде елдан да кайтмасам инде, бер бик һәйбәт егеткә кияүгә чыгарсың, ди. Маһимөһри көтәргә вәгъдә бирә... Рәсимнең әкияте шул урынга җиткәч, Тәслимә көшел еемен чокырайтып чалкан әйләнде, ак беләкләрен баш астына куеп, карашын һавага төбәде. Аның түм-тугәрәк күкрәк алмалары, гади ситсы күлмәкне ертып чыгарга теләгәндәй, еш-еш тирбәләләр иде. — Я, я, шуннан, сөйлә инде,—диде Тәслимә түземсезләнеп.— Җиде елдан кайтамы егет?.. — Әкият кенә тиз сөйләнә, эш алай тиз эшләнми,— дип eva арасына чын әкиятчеләрчә җор тәкъбир кыстырып җибәрде Рәсим.— Шуннан Гашыйк Гарип өенә кайткан. Өендә карчык әнисе белән кечкенә сенелесе генә булган аның Шулай да шулай дигән. Хәлне төшендереп биргән инде бу. Ярар, дигән әнисе, китсәң китәрсең инде, язмыштан узмыш юк, истәлеккә сазыңны калдыр, дигән Шуннан өйдәгеләр белән саубуллашып чыгып киткән бу ерак юлга. Озак та бармаган, киң генә бер елга буена җнтәрәк бер җайдак куып җиткән малайны. Караса, Хөршид бәк, имеш. Хөршид бәк бай малае булган инде. Ул да Маһнмөһригә кызыгып йөргән. Килеп җиткән дә Гашыйк Гарип янына, әйткән бу, мин дә синең белән бәхет эзләргә китәм дип. Син чишен дә йөзеп чык елганы, киемнәреңне ияремә бәйләп үзем алып чыгармын, дигән. Гашыйк Гарип чишенеп, елганы йөзеп чыккан. Каршы ярга аяк баскач әйләнеп караса, Хөршид бәк атын бар хәлгә чаптырып елгадан ераклашып бара. Аның артыннан тузан гына бөтерелеп кала юлда. Гашыйк Гарип шыр ялангач калды бит инде. Төнгә кадәр куаклар арасына посып утырган да ул, караңгы төшкәч, шәһәр читендәге бер өйнең ишеген каккан. Яхшы кешеләргә тап булган ул. Аны киендергәннәр, ашатканнар. Моның өчен Гашыйк Гарип аларга иң матур җырларын җырлап күрсәткән. Ә Хөршид бәк нишләгән, дип уйлыйсын. Гашыйк Гарипнең күлмәкләрен ерткалап канга буяп бетергән дә, бичара карчык хозурына барып, улыгызны бүре ашады, менә киемнәре, дигән. Гашыйк Гарипнең анасы бик каты елаган. Елый-елый аның күзләре сукырайган Яман хәбәрне Маһнмөһригә дә җиткергәннәр. Маһимөһри ышанмаган, җиде ел үтмичә барыбер беркемгә дә кияүгә чыкмыйм, дигән. Гашыйк Гарип чынлап та исән бит әле. Шәһәрдән шәһәргә йөри торгач, аның оста җырлавы турындагы хәбәр ханга да ишетелгән. Хан моны сараена алдырган. Бик рәхәт гомер кичереп ятканда, көннәрдән бер көнне Гашыйк Гарипнең туган якларыннан сәүдәгәрләр килеп төшкән Арадан бер сәүдәгәр, базарда Гашыйк Гарипне танып, капчыгыннан алтын коштабак чыгарган да әйткән: «Син бит бу, Гашыйк Гарип, менә бу коштабакны сиңа Маһимөһриең җибәрде, биргән вәгъдәсен онытмасын, дип әйтте»,— дигән. . Шуннан ашыгып хан сараена кайткан инде Гашыйк Гарип. Кайткан да читтә күпме гомер итүен исәпләп караган. Хисаплап караса — эш харап! Тагын бер тәүлектән моның өйдән чыгып киткәненә нәкъ җиде ел тула! Инде нишләргә? Еллар буе җыйган алтын-көмешләрен киндер букчага тутыра да Гашыйк Гарип, ханнан рөхсәт алып, чыгып йөгерә. Йөгергән хуттан килә бер бик биек кыя итәгенә. Мең чакрым юлны барыбер бер тәүлектә кайтып җитеп булмый, шул кыя түбәсеннән егылып кына үлимме, дип кыяга таба атлый Гашыйк Гарип. Шул чагында моның янында гына Акбүз атлы, мәһабәт буй-сынлы, ак сакаллы бер җайдак пәйда була, Гашыйк Гариптән хәл-әхвәл сораша инде бу. Шулай-шулай, ди Гашыйк Гарип, хәлен аңлатып бирә моңа. Менә шушы кыя түбәсеннән ташланып үләргә иде әле исәбем, ди. «Кая хәтле алып барырга соң сине?» — дип сорый Гашыйк Гариптән ак сакаллы Мең чакрымын ук әйтсәм, бик ерак инде, дип уйлый Гашыйк Гарип Шулай да бер ике йөз чакрымын әйтә бу. Букчаңны ас ияремә, үзең артка менеп атлан, ди теге кеше. Гашыйк Гарип менеп атлангач, күзеңне йом инде хәзер, ди. Күзен йома Гашыйк Гарип. Ач, ди теге. Гашыйк Гарип тнрә-ягына караса, ни күзе белән күрсен, ике йөз чакрым араны узып та киткәннәр болар. Агай, ди инде Гашыйк Гарип, миңа та гын өч йөз чакрым юл үтәргә кирәк бит, алып бармассың микән, ди. Нигә алдан ук әйтмәдең, ди инде теге, һай ялганчы адәм баласы, йом күзеңне хәзер үк, ди. Бераздан — ач, ди. Гашыйк Гарип күзен ачса, шакката — тагын өч йөз чакрым юл үткәннәр болар. Гашыйк Гарип ак сакаллы агайның могҗиза иясе булуына тәмам ышана инде хәзер. Әй, абыкачым, адәм баласы иртән ялганлый башласа, көне буе ялганлый, миңа өйгә кайтып җитү өчен тагын биш йөз чакрым юл үтәргә кирәк бит әле, берүк, ярдәм итә күр инде, ди. Яхшылыгыңны гомер буе онытмам, ди. Теге тагын сукрана инде. Бик тә алдакчы булып чыктың бит әле син, адәм страмы, ди... Тәслимә, күзләрен шарландырып һавага карап яткан җиреннән, тыела алмыйча көлеп җибәрде. Әрем исе аңкып торган бармаклары белән Рәсимнең кытыршы чәчләренә орынып алды. Күз аллары иләс, миләс- ләнеп, башы әйләнеп китте хәтта Рәсимнең, Тәслимә исә һаман чырык-чырык килде, әйтәсе сүзен көч-хәл белән генә җыйнаштырып әйтә ллды: — Уф. үтерәсең!.. Үләм! Адәм страмы, димәгәндер инде, бигрәк... бигрәк кызык сөйлисен... Я, я, шуннан? — Шуннан, шуннан,— дип зиһенен тупларга тырышты Рәсим. Тәсли- МӘ1 ең җылылык бөркелеп торган килешле иреннәреннән күзен ала алмыйча — Шуннан ни инде, матрн, тагын бер алдасаң, адаштырып калдырам мин сине кыр уртасында, дип кисәткән Гашыйк Гарипне ак сакаллы агай. Күзеңне йом, дигән. Ач, дигән. Гашыйк Гарип күзен ачса, үзе яши торган шәһәр капкасын күреп, таң калган. Әй. мәрхәмәтле кеше, әй, могҗиза иясе, дигән ул аннары ак сакаллы җайдакка, син миңа күп изгелек эшләдең, бик зур рәхмәт сиңа, инде мин туган шәһәремә кайтып, кешеләргә: «Мең чакрым юлны күз ачып-йомганчы уздым, дисәм, берәү дә ышанмас бит, ничек ышандырырмын соң мин алар- ны?» —дигән. Ал минем атның тоягы астыннан бер уч туфрак, дигән Гашыйк I арипкә ак сакаллы агай, шул туфракны җиде ел буе дөм-су- кыр булып утырган кешенең күзләренә сөртсәң, аның күзләре ачылыр, дигән Гашыйк Гарипнең Акбүз аттай төшеп, букчасын иярдән чишеп, тояк астыннан бер уч туфрак иелеп алуы булган — җайдак күз алдында юкка чыккан. Гашыйк Гарипкә булышкан әлеге изге күңелле агай Хезер галәйһеәссәлам булган, имеш Тәслимәнең күкрәкләре тирбәлүдән аз гына туктап торды. — Ә кем ул Хәзер галәйһеәссәлам? — дип сорады ул, башын калкыта тешеп. — Шундый бер изге кеше инде. Әнинең дин китапларыннан укыга- ♦ ны бар Ул жирдә бәлага тарган кешеләргә ярдәм итә, имеш. - Тәслимәнең күкрәкләре тагын еш-еш тирбәлергә кереште. — Әллә ниләр беләсең син, Рәсим Я, я, шуннан? — Шуннан утырган да шуган. Эчеп бетердек чүлмәктәге сөтне, әки- = ят тә шунда бетте. Тәслимә жиңел генә торып утырды. Хәзер алар тезләрен тезгә те- 5 рәп диярлек, кара-каршы утыралар иде. Тәслимә тагын бераз гына ба- £ шын исә, аның йомшак чәчләре иягенә үк орыначак Рәсимнең. Әмма 5 Тәслимә башын ими Зәңгәрсу эңгердә тагын да серлерәк булып күренгән зур күзләрен киң ачып, керфекләрен дә кыймылдатмыйча, Рәсимгә ® карый ул. ф — Я инде, Рәсим! Шаяртма! Иң кызык тешенә җиткәч кенә... Рәсим түзәме соң инде мондый ялварулы карашка. Каршында менә £ шулай Тәслимә генә утырсын. Бер дә туктамыйча, өч көн, өч төн сөйләр- =: гә риза ул! — Шуннан кичкырын туган йортына кайтып җитә Гашыйк Гарип. * Сеңлесе ишек ача. Ләкин абыйсын танымый Җиде ел жнде көн генә = түгел ул сиңа. Бик нык үзгәргән була Гашыйк Гарип Өс-башы яхшы. £ Борын астында күсе койрыгы кебек кенә мыегы да бар Ул, мнн сиңа 3 әйтим, бакенбардлары... ч — Фу, ямьсез!.. х — Кем? Гашыйк Гарипме? — Соң. Маһимөһри урынында булсам, яратмас идем мин аны Рәсим вакыйганың мондый борылыш алуына үзе дә аптырап калды, хатасын төзәтергә ашыкты — Нигә исең китте аңа. Кырып ата бит ул сакал-мыекларын — Сөйлә син, сөйлә! Миңа карама. Мин болай гына — Шуннан өйгә килеп керә бу. Сәлам бирә. Әнисенең жиде ел буе дөм сукыр утыруын белгәч, бик кайгыра Шулай да үзенең кем икәнлеген сиздерми. Исемең ничек, дип сорый моннан әнисе, тавышың моннан жиде ел элек югалган улымның тавышына охшаган, ди. Рәшит атлы мнн, ди Гашыйк Гарип, ил гизеп йөрим, язмыш кушуы белән сезнең якларга да килеп чыктым әле менә. Аннары чөйдә эленеп торган сазга күзе төшә. Нәрсә ул, ди. Сеңелесе әйтә, югалган абыемның сазы ул, ди Уйнап карарга ярыймы, ди Гашыйк Гарип. Карчык күтәрелеп ке нә бәрелә. Юк, юк, орына күрмә, жиде елдан бирле кагылган кеше юк инде аның кылларына, югалган улымның бармак эзләрен саклый аның кыллары Эче тулы моң аның, югалган улымның моңнары, кагыла к\р- мә, ди Ә мнн, ди Гашыйк Гарип, ул моңнарны саз эченнән чыгарып, сезгә тыңлаттыра алам. Карчык ышанмый. Тылсым иясенең хикмәтле нәрсәләре күп була Ә синең бернәрсәң дә юк бугай, дн Гашыйк Гарип букчасын алып килеп күрсәтә. Букчаны капшап карагач кына ышана карчык — уйнап күрсәт, алайса, ди Гашыйк Гарип чиртә башлый шуннан саз кылларына, үзе сазга кушылып жырлап та жнбәрә «.Чин нл гизеп йөрдем бик озак еллар, күп нужа чиктем, туган якларыма әйләнеп кайткач, газиз әнием мине танымады...» — дип жырлый ул. Карчык елап жнбәрә. Син минем йөрәгемне пэра пара телгәлисең, син минем улымның язмышын беләсең, әйтмисең генә, ди Аннары тынычлана Шәһәрдә хәзер зур туйлар бара, шунда барып жырлар идең, кешеләрнең күңелен ачар идең, бик оста җырлыйсың бит. ди Нинди туйлар, дип сикереп тора Гашыйк Гарип. Хөршнд бәк Маһимөһрнгә өйләнә, ишетмәдеңмени, ди карчык. Гашыйк Гарип ашык-пошык киенә дә башлый. Әби, зинһар, югалган улыңның сазын биреп торсана, ничек алып киткән булсам, шул көе кайтарып бирермен, ди Гашыйк Гарип, карчыкка ялына инде. Юк, юк, юк, өемнән алып чыгарга рөхсәт итмим, ди карчык, күтәрелеп кенә бәрелә. Алайса, минем белән кызың да барсын туйга, ул күз-колак булыр сазыгызга, ди Гашыйк Гарип. Сеңелесе дә әйтә, бирик, әни, мине дә алып бара бит Рәшит абый, үзем күз-колак булырмын, ди. Әнисе кызын битәрләп ташлый. Өйдә сукыр әнием берьялгызы кала, димисең, чит ирләргә ияреп туйга барырга атлыгып торасың, мәрхәмәтсез җан, ди. Шулай да ризалыгын бирә. Башта боларны туйга кертмичә торалар. Гашыйк Гарип ишек сакчыларына алтын-көмешләр биргәч кенә кертәләр. Зиннәтле зур сарай эченә барып керә болар. Өстәл тирәсендә Хөршид бәкнең туганнары, дус-ишләре күңел ачып, кәеф-сафа кылып утыралар. Ә Маһимөһри үзенең дус кызлары белән чаршау артында Бер кулында агу салынган җамаяк, икенчесендә хәнҗәр икән моның. Хөршид бәккә яр булмас өчен, үз-үзенә кул салырга карар кылган Маһимөһри. Ни бит инде, аны әтиләре көчләп бирмәкче булганнар Хөршид бәккә. Шуннан килеп кергәннәр болар туйга. Башта, нинди әләмәтрәкләр йөри, дип куып чыгармакчы булганнар боларны. Хөршид бәк әйтә, тимәгез, утырсыннар, бездә бөтен кешегә дә урын җитәрлек, ди. Болар утыралар килеп табын янына. Я, мосафир, ди, бераз аны-моны сөйләшеп утыргач Хөршид бәк. Сазыңны чиртеп, җырлап күрсәт инде безгә, рас, саз күтәреп йөрисең икән, ди. Ялындырып тормый Гашыйк Гарип, саз кылларына Чиртеп җибәрә, җырлый башлый. «Мин моннан җиде ел элек бәхет эзләргә чыгып киткән егет, юлдашым мине шыр-ялангач калдырып ташлап китте, чит җирләрдә мәхәббәтем миңа юлдаш булды, мең чакрым җирдән җан сөйгәнемне сагынып кайттым мин бүген. Хәзер галәйһеәссәлам мине канатлы Акбүзенә атландырып алып кайтты. Мең чакрым араны без күз ачып йомганчы үттек»,— дип җырлый Гашыйк Гарип. Чаршау артында утырган Маһимөһри агулы җамаягын бер якка, һәнҗәрен икенче якка атып бәрә дә: «Минем Гашыйк Гарибем тавышы бу, минем Гашыйк Гарибем кайткан»,— дип, чаршау артыннан атылып чыга. Атылып чыга да Гашыйк Гарипнең кочагына ташлана. Табын янында Хөршид бәкнең эчкече, хулиган энесе дә утыра икән. Күп уйлап тормаган бу, кул астында яткан пычакны эләктереп алган да Гашыйк Гарипкә. «Ялганчы, үтерәм мин сине, ничек итеп мең чакрым араны күз ачып йомганчы үтмәк кирәк?» —дип кычкырган. Аның абыйсы Хөршид бәк арага кереп, тимә аңа, сүзе дөрес булса, безгә бер могҗиза күрсәтсен, аннары ышанырбыз, дигән. Алайса, дигән Гашыйк Гарип, моннан җиде ел элек сукырайган карчыкны алып килегез, мин аны күзле нтәм, дигән. Моны ишетеп, Гашыйк Гарипнең сеңлесе өенә йөгереп кайткан да: «Әни, теге кеше минем үз абыем, синең югалган улың Гашыйк Гарип икән, тизрәк киен, ул сине күзле итә»,— дигән. Болар барып җиткәннәр бер заманны Хөршид бәк йортына. Халык боларны көтә икән. Гашыйк Гарип куенына яшерелгән төенчекне чишеп, акбүз ат тоягы астыннан алган туфракны әнисенең күзенә сөрткән. Әнисе шунда ук күрә башлаган. Шуннан соң Хөршид бәк Маһимөһрине берсүзсез 1 ашыйк Гарипкә биргән. Маһимөһри чибәр, акыллы кыз, ләкин минем сеңелем дә аннан ким түгел, теләсәң, минем сеңелемә өйлән, дигән Хөршид бәккә Гашыйк Гарип. Хөршид бәк бик теләп риза булган. Менә шулай итеп ике туйны бергә үткәргәннәр болар... — Әй, Рәсим алай булмаган ла инде,— дип, әсәрләнгән күзләрен челт-челт йомгалады Тәслимә.— Алай түгел ич инде, ахырын үзең уйлап чыгардың, әйт, үзең уйлап чыгардыңмы? Рәсим Тәслимәнең саф, гөнаһсыз карашын күтәрә алмады, читкә борылды. — Нишләп уйлап чыгарыйм Лермонтов бер төрек картыннан язып алган аны. Хәтерлисенме, алтынчы класста укыганда Лермонтовның бер шигырен синең альбомыңа да язып куйган идем. ♦ Әгәр җилләр очырсалар, л Ялгыз, сары яфракны. £ Аерылып калган чыбыгы 2 Кызганыр микән аны? ш Әгәр язмыш кушып, егет Читтә үлсә бер ялгыз. g Читтә үлгән яшь егетне х Кызганырмы матур кыз?.. Тәслимә кинәт учлары белән йөзен каплап, сулкылдап елап җибәр- с де Ничек юатырга да белмәде аны Рәсим ул чагында Ә хәзер юата ® белер иде микән? Мөгаен, хәзер дә белмәс иде. ♦ х Гашыйк Гарип читтә җиде ел йөргән, ә Рәсим биш ел. Гашыйк Га4 рип мең чакрым араны канатлы атта күз ачып йомганчы үткән. Рәсим £ берничә сәгатьтә кайтып җитәчәк. Әкият белән чынбарлык арасында *- аерма әллә ни зур түгел, димәк... “ Хәтирәләргә бирелеп утыра торгач, сизми дә калган Рәсим — само- п лет инде, тизлеген киметеп, түбән төшеп бара икән. Сорау Сәләх янә 3 «ләхәүлә»сен укып куйгач кына сизде моны Рәсим Бераздан болыт таулары, айкалып-чайкалып, самолетка юл бирделәр. Түбәндә елгалар, = юллар, урман полосалары, легендалар белән чуарланып беткән җир, £ давылга эләккән кораб палубасы кебек, әле бер, әле икенче якка янтайды. Тагын бераз төшкәч, тып-тын салонга моторлар үкерүе бәреп керде, самолет йорт-түбәләренә тияр-тнмәс очып узды да күзне чагыл дырып җемелдәшкән аэродром утлары арасыннан такыр асфальтка килеп төште. Берничә мәртәбә җнңелчә генә сикереп куйгач, менә бит мин, күктә генә түгел, сезнең җирегездә дә бик яхшы йөри беләм, дип һава лангандай, канатларын туп туры тотып, аэровокзалга таба элдертте. — Хикмәти хода! — дип авыр сулады Сорау Сәләх, самолет тиешле урынга килеп туктагачБер мәртәбә тәүбә иткәнем бар иде, тагын утырырга язган икән аэропланга Вакытсыз гүргә кертә инде бу малай мине. Син, энем, исемеңне оныттым, минем капчыкларымны күтәрешеп чыгарсың әле автобуска хәтле. Бер әйбер дә алмам, дигән идем. Нәфес бит, ходай оргыры. Тегендә юк әйберләр монда очрый, монда юклары — тегендә... Үзебезгә кирәкми хәзер бер әйбер дә Шул малайга булсын, дип җан атып йөрибез. Кайткач, кадерен белсә... Бишенче бүлек Җил. Кар катыш яңгыр сибәли Нәкъ салкын диңгез буендагы кебек. Вагон тәрәзәләренә бияләй-бняләй кар килеп сылана Үземә генә кайтырга туры килер, ахры, дип уйлый Рәсим вагондагы кешеләрне күзәтә-күзәтә Поездга утырганда да танышлар очрамады, вагонда да күренми Димәк, юлдаш фәлән булмаячак. Ун чакрым юл пүчтәк кенә инде анысы егет кешегә. Тнк менә бураны бик ямьсез, юеш буран. Күзеңне дә ачып карый алмыйсың мондый буранда Керфекләрең бозланып ката, бөтен киемнәрең лычма су була Ә иптәш белән, юл сизелми, сөйләшә-сөйләшә акрын гына атлыйсың шунда Вагонда теттереп татарча сөйләшәләр. Күкрәге диңгез буендагы кебек сызламый инде Рәсимнең, ара-тирә сулкылдап кына куя. Каршыдагы утыргычта алсу махер башлыклы яшь кенә ике кыз бертуктаусыз чытлыкланып сөйләшәләр. Ара-тирә каш астыннан гына Рәсимгә дә караштырып алалар. Рәсимгә кызларның үзләреннән бигрәк сөйләшүләре ошый. Ни әйтсәң дә, Татарстан республикасы бит, теттереп татарча сөйләшеп кайталар. Тау ягы акценты белән сөйләшүләре килешеп тора тагын үзләренә. Кычкырып әйтергә ярамаган сүзләрне бер-берсенең колакларына пышылдыйлар да, учлары белән авызларын каплап, рәхәтләнеп көләләр. Сагындырган икән татарча сөйләшү, бик сагындырган. Кызларның һәрбер сүзе Рәсимнең җанына сары май булып ята. Сүзләрнең мәгънәсе кирәк тә түгел Рәсимгә, ул кызлар сөйләшкән сүзләрнең мәгънәләре турында уйламый да. Ул бары тик татар сүзләренең көен һәм музыкасын тыңлый, балачактан ук таныш авазларның кан тамырлары буенча шифалы гөрләвек булып узуын тоя, шуннан рәхәтлек таба, шуннан ләззәт ала. Азмыкүпме шулай бер уңайга оеп барганнан соң, Рәсим сүзләрнең мәгънәсенә дә игътибар итте. — Нәсимәне белми теге, беләсең син аны, бик яхшы беләсең, унбишенче цехта контролер булып эшләгән Нәсимә,— диде кызларның калынрак гәүдәлесе. Юкарак гәүдәле, зуррак күзле кыз байтак кына уйланып торды, аннары гына: — Ә-ә,— дип сузды — Юл мастерына кияүгә чыккан Нәсимәне әйтәсең инде син, алайса. — Хәстәрләп куйганнар ул Нәсимәгә кияү. Җәен-кышын вилвет чалбар киеп йөри торган Нәсимәне әйтәм мин. — Ә-ә-ә, анысын әйтәсеңмени? Я, я, нишләгән, нишләгән? — Радикның әнисе Маһруй апа күзәтеп йөри икән моны. Бик акыллы, инсафлы кыз, эшендә дә сынатмый икән, узганда-барганда карт- корылар белән үзебезчә исәнләшеп уза, Радигыма менә дигән кәләш булыр, аллаһы боерса, дип, күрше-тирәләренә дә сөйләгән. Нәсимә Радигын белә, әнисен танымый бит инде. Бервакытны Маһруй апа мунчада очраткан моны. Сөйләшеп киткәннәр. Маһруй апа җаен туры китереп Радикны мактарга керешкән. «Беләм мин ул егетне, дигән Нәсимә. Болай ничава егет күренә, өйләрендә кемнәре бар икән соң аларның?»— дип сораган. «Әнисеннән башка беркемнәре дә юк»,— дигән Маһруй апа. Ә беләсеңме, сердәш, Нәсимә, нәрсә дип әйткән? — Нәрсә дип әйткән? — Әнисе бармыни аның, белми идем! Шул паразиты булмасын ие шул аның, дигән. Кызлар авызларын каплап икесе ике якка бөгелеп төштеләр. Утыргыч аша гына бер кожанлы агай тирә-ягындагыларга мотоцикл турында сөйләп кайта. — Монда гараж-фәлән юк бит инде, гараж ызба бәясе хәзер, үзегез беләсез. Так... авылга җизниләргә апкайтып куйдым. Так. Беркөн- нәрдә исереп чыгып киткән дәген, зажигание ачкычын сындырган. Никак алып булмый хәзер. Вагонның ары башында калын шәлгә төренгән кызыл иренле апа авыл кешеләренә, аларның тормышына кызыгып кайта бугай, тел төбеннән һәрхәлдә шул сизелә. — Шулай, кош караганга да, тирес түккәнгә дә акча. Без үскәндә генә булмады. Хәзерге тормышын ташлап җүләр кеше генә китсә китәр авылдан... Тәрәзә^ буенда аксыл йөзле, чаллана башлаган чәчле мөлаем хатын кофта бәйләп кайта. Кулы кулга йокмый. Туку станогы да болай тиз тукымыйдыр тукыманы. Бармаклары житез мөлаем хатынның, телгә дә төшеп калганнардан түгел, ахры. Өтерен-ноктасын калдырмыйча апачык итеп сөйли... Ә менә монысы Рәсимгә әнисенең тавышын хәтерләтте. Юк, сузыбрак сөйләшсә дә, болай ук елак түгел әнисенең тавышы. Карчык кеше булырга тиеш. Рәсимгә аркасы белән бер якка янтаебрак утыра. Кар- ♦ шысында каратут йөзле, «Москвич* якалы пальто кигән яшь кеше. Әби- -. не тыңлыйдырмы ул, юктырмы, «Әй'», «Кит!», «Менә син», «Бигрәк нн- < де» дигән җөпләү сүзләрен шул кадәр җиренә җиткереп, шул кадәр м килештереп, җепкә төймә тезгәндәй тезеп баргач, тыңлыйдыр, күрәсең. 5 Рәсим әби сөйләгән сүзләрдән шәйләп алды; каратут йөзле нр-аг Z Фәрит исемле икән. Әби исә Фәриткә бавырына таш булып утырган кай- з гысын, иң ачы хәсрәтен сөйли: — Менә шулай, Пәритем. Җыр да бар бит: Яшь чагында күргән нужа Уйнап-келеп тә уза. Картайгачтын күргән нужа ♦ Көн саен елап уза. s — Биш балам тәгәрәп үлде ачлыктан, Сәлимәмне сигез яшькә кадәр ч имезеп кенә алып калдым үлемнән. Анысы да үләдерме. Битләре шеше- £ нә башлагание... Вагон эчендәге халыкны күзәтеп, тирә юньдәгеләрнең әңгәмәләренә = колак салып кайта торгач, төшәсе станциясен узып китә язган түгелме п соң Рәсим. Поезд кузгалыр алдыннан гына каударланып сикереп тор- 3 ды ул. Сикереп торды да, бушлат төймәләрен чишеп җибәргән көе, бер кулына чемоданын, икенчесенә бескозыркасын эләктереп, вагон буенча s йөгерде Ишекләрне тез белән төртеп ача-ача карлы баскычка чыкты да * караңгы бушлыкка сикерде. «Сыйлаганнар морякны»,— дип көлеп калдылар аның артыннан тамбурда тәмәке пыскытып торучы ир-атлар Якты тәрәзәләре алтын чылбырга охшаган поезд буранлы төн эченә кереп югалды. Соңгы вагонның кызыл уты шактый гомер җемелдәп барды. Рәсим аны күмелгәнче карап озатты Бәләкәй станциянең йокымсырап янган утларына таба китте. Вокзал бинасы буп-буш, шып- шыр иде. Хәтта ишеге дә ябылмаган Караңгы өй түбәләрендә үкереп йөргән җил көенә шыгыр шыгыр килеп ачыла да ябыла, ачыла да ябыла. Станциянең начальник бүлмәсе тәрәзәсеннән генә, ераклашып барган соңгы вагон уты кебек, дежур диспетчерның фуражкасы күренә. Этләр дә өрми. Рәсим утырып кайткан поезд инде үр артында шыкылдый Аның шыкылдавы минут саен, секунд саен кими, зәгыйфьләнә бара Төн авышкач һава салкынаеп киткәндер, күрәсең — буран, Рәсим уйлаганча ук, юеш түгел икән лә. Керфекләренә кунган карлар тиз генә эреп бетми, аларны кул аркасы белән сыпырып төшерергә туры килә. Аяк асты да зарланырлык түгел. Өстен кар каплап китсә дә. юл катысы шәйләнә. Нн әйтсәң дә. чын кышка ерак шул әле, я тегендә, я монда каралып беткән кар кисәкләре күтәрелеп тора, печән бөртекләре, салам кисәкләре очрый Хәер, үзе генә кайтмый ич буранлы юлдан Рәсим Тәслимәсе белән кайта. Диңгездә алай түгел иде, туган якларына якынлашкан саен, Тәслимәне күрәсе килү теләге көчәя бара Рәсимнең күңелендә Бәлки Тәслимә инде Рәсим хәтерендә саклаган Тәслимә тегелдер, үзгәргәндер ул, картайгандыр, ямьсезләнгәндер. Биш ел гомер аз гомер түгел бит, бигрәк тә кызлар өчен Бәлки инде ул Әхмәт абыйсына кияүгә чыккандыр Юк, чыкмаган, чыкмаган кияүгә Әхмәт абыйсына Әхмәт абыйсы Олы Күлдән мәктәп директоры кызын, завклуб Мөнирәне алып киткән Бу турыда Рәсимнәрне ерак походка җибәргәч үк әнисе язган иде Әй гарьләнгәндер инде Тәслимә Әхмәт абыйсы башка кызга өй ләнгәч! Менә сиңа офицер шинеле, менә сиңа йолдызлы погоннар. Ра- енмне тиң итмәгән булган идең, шул кирәк сиңа! Менә хәзер, нибуч, онытырсың инде Әхмәт абыеңны: хәзер башка төрлерәк сайрарсың! Элеккеге Рәсим түгел шул инде Рәсим дә. Элеккеге кебек җебеп төшмәс ул аның каршында Әйтәсе сүзен флоттагыча ярып салыр, әйтмәсә.. Әйтмәсә, әйтмәс. Әйе, салкын гына исәнләшер дә, туктап ia тормыйча, үтәр дә кигәр. Тәслимә хәзер йоклап ятадыр инде. Ак калын толымнарын мамык мендәр өстенә таратып ташлагандыр. Тәрәзәсенә леп-леп килеп йомшак буран сырышадыр. Тын бүлмәдә келт-келт итеп сәгать йөридер. Тәслимәнең күзләре ачыктыр. Бәлки, ул да шушы минутта Рәсим турында уйлап ята торгандыр. Артта калган кышларның берсендә станциядән утыртып кайткан иде бит Рәсим Тәслимәне. Нәкъ шушы юлдан. Ул чагында юлның ике ягында да әрәмәлек иде. Хәзер әрәмәлек күренми. Сөреп басу ясаганнар, мөгаен. Ул көнне Казан артистларын кичке поездга төшергәннәр иде Рәсимнәр. Дүрт ат, дүрт егет Тәслимәнең Лопатиндагы туганнарыннан кайтып килеше иде буган. Минем чанага утырмас, дип курыккан иде башта Рәсим. Егетләрнең һәркайсы, әйдә, миңа утыр, мина утыр, дип сайрап тордылар чөнки Тәслимә каршысында. Рәсим чакырмады Тәслимәне, чакыру түгел, хәтта күтәрелеп карарга да базмады. Ә Тәслимә җәлт — Рәсим чанасына керде дә утырды. Рәсимнең башы күккә тиде. Карлыгач та сөенеченнән, башын тәртә башына салып, бик дөрес эшләдең, без сине салуларда кагылдырмый-сугылдырмый җайлап кына алып кайтырбыз, дигәндәй, акрын гына кешнәп куйды. Кайтыр юлга беренче булып чыкканнар иде алар. Кайта-кайта егетләрнең барысы да узып киттеләр. Билгеле, Рәсим аларга юл салып тормады. Атларын карга батыра-батыра, чыбыркы белән кыйный-кый- ный, карт олаучылар әйтергә ярата торган тозлы-борычлы сүзләрне яңгыр урынына яудырып уздылар алар. Иң соңыннан дилбегә башын тегермән урынына зырылдатып, үзен үшән атының көлтә койрыгы белән кыйнаттырып, Гөрҗи Фәһиме узды. Атлар узып беткәч кенә Тәслимә: — Синең Карлыгачың болай ялкау түгел иде лә Рәсим, ни булган аңа? — дип әйтеп ташламасынмы. Рәсим, сүзне ничегрәк башласам, оятка калмамын икән-, дип баш ватып бара иде, югыйсә. Чана түрендә килешле нәфис итекле аякларын сузып, кичке салкыннан алсуланып-кызарып, шәмәхә-зәңгәр күзләрен елтыратып сөйгән кызың утыргач, башка атлардан алда кайттың ни дә, артта кайттың ни? Арттан кайтсаң, яхшырак та әле. йөзеңә чыккан, менә без нинди, дип кычкырып торган уй-хисләреңне, каушау-оялула- рыңны берәү дә күрми. Шуны да аңламыймы икәнни Тәслимә? Аңлый. Барысын да аңлый ул барысын да сизә. Көләргә тели ул Рәсимнән. Беренче ат уза башлагач, бер сүз дә әйтмәде. Ә менә хәзер, егетләрнең барысы да узып киткәч, исән генә торасыңмы, кодагый, Рәсимнең Карлыгачы ялкау булып чыкты. Алайга китсә, алайга китсә, Рәсимнең гадәтен беләсез... Карлыгачка чыбыркы күрсәтүнең хаҗәте юк. Дилбегәңне ныграк кысып, сызгырып кына җибәрәсе... Карлыгач алдагы атларны «эһ» дигәнче куып җитте, Фәһим атының чанасына ыргылып менәргә җитешеп юрта иде ул хәзер. Рәсим дилбегәне алуга, юлның текәрәк, кар азрак яткан ягына каерды. Карлыгач арттагы ике атны уйнаклап кына узды. Ә менә Тырыс Нәгыймнең яшь айгыры белән шактый алышырга туры килде Карлыгачка. Үрәчәләр үрәчәгә бәрелде, тәртәләр тәртәгә ышкылды. Яшь айгырның сыртында бертуктаусыз Нәгыймнең алтыдан үргән чыбыркысы сызгырды. Яшь айгыр кушаяклап чабарга тотынгач, Рәсим дә дилбегәсен бушатты, үрәчә бавына ябышып, чырулап җибәргән Тәслимәгә әһәмият бирмичә, дәртләнеп-дәртләнеп: «Әйдә, әйдә, малкай! Тагын бераз гына, тагын әз генә!» — дип кычкырды Карлыгач — әле ярый Рәсим аны тәртә очына ук җиккән иде — сөлек кебек сузылып ике-өч мәртәбә генә сикерде, ак күбеккә баткан яшь айгыр, җәйге челләдә салам башлы каралты түбәсеннән капылт кына ургып чыккан кара төтендәй, бер урында биеп калды. Алда ик_ез-чиксез карлы кыр, карлы кыр читендә авыл утлары ♦ ачылды. җ. — Мин шаяртып кына әйткән идем ич,— диде Тәслимә, Карлыгач S каты юлга чыгып юыртырга керешкәч. Тавышы гаепле кешенеке төсле ы калтыранып китсә дә, Рәсим ни Карлыгачны яклап, ни Тәслимәне як- х лап бер сүз дә әйтмәде. х Шул хут белән авылга кайтып керделәр. Тәслимә кое тыкрыгында ук төшеп калды. Анын рәхмәтенә каршы 5 Рәсим кырку гына: и — Юлда очраган кешеләрне утыртмыйча калган юк анысы, аллага § шөкер,— диде. Шуннан соң алар шактый вакыт бер-берсенә сүз кушмыйча йөр- ♦ деләр. х Буран басыла төшсә дә, җиле үзәкләргә үтеп нсә. «Кыш килә, тирән = шомга чумган бар тирә». Диңгездә жилләр болай йөзне чеметтереп ис- ч ми. Диңгез җилләре дымлы, куәтле. Диңгез җилләре хәрәмләшмичә * көрәшкән пәһлеванга охшаган Ә монда, тьфү, тегеннән чишелә, мои- £ нан Бу яктан тарткалый, тегеннән китереп аяк чалырга маташа. Өстен- • дә тельняшка белән бушлат кына дигәч тә, сезнең ише хәчтерүш җил- ™ ләргә генә бирешми әле ул Рәсим абыегыз! Бәрәңге бакчасында сонгы тапкыр очрашкан төнне ник кенә суырып S үпмәде икән Рәснм Тәслимәне Әхмәт абыеңны-чуртынны белмим, мин < сине яратам, мина син булгач җиткән, мина бернинди дә Әхмәт абыең ♦ кирәкми, дип әйтергә кирәк нде. Кысып кочакларга да җибәрмәскә иде Янында ут кебек кайнар кыз сайрап торсын да. син күктә йолдызлар атылганны карап утыр инде. Җүләр түгел, диген. Бәлки Тәслимә үзе дә Рәсимнең кысып алуын көткәндер Югыйсә, Рәсимне үзе башлап үбәр идемени? Ах, алла! Нишләп соңарып килә соң әле бу мондый үзәк өзгеч уйлар. Ә бит Рәсим Тәслимәгә бер генә хат та язмады Әхмәт абыйсына гашыйк булганы өчен кичерә алмады Рәсим Тәслимәне. Ничек инде, янәсе, Рәсим ничә елдан бирле җан атып йөрсен дә, Тәслимә аны санга сукмыйча, ниндидер офицер Әхмәткә гашыйк булсын. Адәм страмы! Хәер, балачак дусты, күршесе Хәбирдән дә бер-нке генә хат килде Рәсимгә. Соңгы хатын армиядән кайткач та язган нде Хәбир «Вакыт юк, парин, хат килми торса, үпкәләмә!» — дигән юллары бик нык хәтергә сеңеп калган. Шулай инде, читтә генә вакыт муеннан була ул. туган якларга әйләнеп кайткач кына вакыт җитми башлый. Хәбир читтән торып авыл хуҗалыгы техникумында укый, дип язган иде Рәсимнең әнисе. Тагын ниләр майтарып ята икән, тана колак? Станциядән бирле озатып килгән тау сыртының борылган җирендә Рәснм бераз ял итеп алды Моннан авыл башындагы ялгыз агач күренергә тиеш иде инде. Аяз түгел шул, аяз булса, күренер иде Әнә бит, әнә, бер ут җемелди анда. Авыл читендәге салам түбәле ызба, Мирвәлиләр ызбасы. Мирвәлиләр уты Мирвәли абзый үзе күптән дөнья куйган Ә малайлары барысы да читтә. Салам түбәле йортта Мирвәлинең карчыгы Хәнифәттән, Рәснм әнисе кебек, бер ялгызы яши Хәннфәттәй мв.лайлары читтә йөргәндә өеннән сирәк чыга Аның ни ашап, нн эчеп торганын да белгән юк. Терлек туар асрамый, кибеткә бармый, күрше аршыларына да бнк сирәк керә Җен зәхмәте кагылган, дип тә сөйләштергәлнләр авылда аның турында Булыр да Авыл ба- тыннан шактый ерак китеп салынган йортта яшәп кара әле син. Ялан кыр уртасында яшәгән кебек бит ул. Аның каравы, читтәге малайлары ялга кайткач, авылның биш урамын бер итеп йөри Хәнифәттәй Очраган бер кешегә кабы-кабы белән чәй өләшә, балачагаларны борчак конфет белән сыйлый. Үзе бертуктаусыз малайларын сөйли. Сәгать ничәдә кайтып кергәннәр, ничек ишеткән капка тавышын Хәнифәттәй. ничек ачкан ишекне, ничек күрешкәннәр, ниләр сөйләшкәннәр — берсен дә калдырмый. Хәнифәттәйнең бизәкләре балан чугына да, бөрлегән сабакларына да охшаган зәңгәр сатин күлмәге, ап-ак йон оеклары, чачаклы-чуклы француз яулыгы — кече малае Ижаудан алып кайткан — авылның әле теге очында күренеп китә, әле бу очында. Хәнифәттәй тәрәзәсе башта буран арасыннан куырган борчак кебек кенә саргаеп күренгән иде, тора-бара ачыкланды, яктырды. Юк инде, тәткәчем, керосин лампасы гына түгел бу, керосин лампасы һаман бер көе йокымсырап яна. Ә бу әнә ничек балкып-балкып китә. Баярак тау башыннан узганда сәер гүләү ишетелеп киткән иде лә Рәсимнең колагына. Шул булган инде, мөгаен, шул, электр баганасы булган. Телеграмм баганалары тыйнак кына гүли, ә монысы, мин сиңа әйтим, табанына шырпы кергән карт аю кебек үкерә. Әнисе язган булыр иде, димәк, күптән түгел генә керткәннәр әле авылга электрны. Рәсимнең күңеленнән, ниндидер бер бәйрәмне йоклап үткәргән чактагы кебек, үкенечле хис узып китте. Электр шул, әнә бит, Хәнифәттәйнең пәрдәсе корылмаган тәрәзәсеннән дә күренә лампочкасы. Рәсим бозланган чемоданына учы белән шап-шоп бәргәләп алды да тәрәзәгә якынрак килде. Хәнифәттәй танып булмаслык дәрәҗәдә картайган иде. Иреннәре сизелер-сизелмәс кенә кыймылдый. Хат укый дисәң — күзләре күкеле сәгатьтә. Дога укыйдыр, күрәсең. Шушы минутта тирән шахталарда күмер чапкан, ташкынлы елгаларда сал агызган, мәкерле себер трассаларында олы машиналар йөрткән малайларына исәнлек-саулык, хәвефхәтәрсез көннәр, озын гомер телидер ул. Әнә бит кулында — хат. Кайсы малаеннандыр хат килгән инде кичә. Хәнифәттәйнең ничәү соң әле малайлары? Альберт, Вәгыйзь, Нәсир, Сәлим, Илдус, Илнар, иң кечесе Нургиз. Анысы армиядә булырга тиеш. Күр әле син, берсе дә авылда калмаган. Хәнифәт- тәйгә кыендыр, бик кыендыр караңгы озын көзге тоннәрне бер ялгызы үткәрүе. Рәсим үзе Хәнифәттәй турында уйлый, ә күңелендә моңаеп-сагыш-' ланып әнисенең сурәте тора. Юк, Рәсим Хәнифәттәй малайлары кебек түгел. Өч ел гына читтә йөрде ич ул, ике елы — хәрби хезмәттә. Аннары әнисе бу кадәр картаймагандыр әле. Рәсимнең әнисе Хәнифәттәйдән яшь ич әле ул, күпкә яшь. Зират яныннан узганда туктый-туктый атлады Рәсим. Җил зират агачларына ябышкан карны пыран-заран китерә. Каен тәлгәшләре ачынып сызгыралар. Сәрби куаклары гына бирешмиләр җилгә. Кар япмаларын башларыннан ук ныгытып бөркәнәләр дә кабер ташлары кебек тынып утыра бирәләр. Әле анда, әле монда кара калкулыклар — яна каберләр куренгәли. Кемнәр мәңге кайтмаска китте икән авылдан, кемнәрнең йолдызлары тормыш күгеннән мәңгелекнең чиксез океанына атылды икән? Мәхәббәт утында янганнар да үлә. Тигезсез мәхәббәт белән гомер кичерүчеләр дә, мәхәббәтнең ни икәнен белмичә картаючылар да Рәсимнең әнисе дөнья карчыгы турында сөйләргә ярата. Кеше күзенә бик матур, яшь, сылу кыз сурәтендә күренә и кән ул дөнья карчыгы. Шуңа күрә яраталар икән аны кешеләр. Ә чынлыкта исә дөнья карчыгы бик ямьсез, ди. Тешләре төшеп беткән, авызы кыйшайган, аркасында бөкресе чыккан ди аның... Әллә мәхәббәт тә дөнья карчыгы кебек алдакчы бер нәрсә микән, югыйсә. Авылда нич(Ә йорт бар, шул йортлармын күбесендә ир белән хатын яши. һәркайсы мәхәббәт хисен кичердеме икән соң аларның? Кичерсәләр, кая киткән соң хәзер алар- нын мәхәббәтләре? Тоташ стена булып сузылган сәрби куакларын узгач, Рәсим кжа кар өстендә тайгак эзләр калдырып, зиратка барып керде. Монда каберләр беленми, агачлар да юк, анда-санда иске ташлар гына кабарып ♦ ята иде. Шушы ташларның берсе Рәсимнең әтисе кабере булырга тиеш » Кырык сигезенче елның язында Әдрәс суы гомер-бакый булмаганча < ташыган Авыл картлары белә-белештән аскы урам белән урта >рам- ш ны тоташтырып торган агач күпер, баганасы-субайлары белән кубары- = лып, Хәдичә абыстайлар бакчасына дөбердәп керде дә. ташулар тын- = гач, шунда ишелеп ятты. Сәлмән бабайларның инеш буендагы мунча- = лары, асты-өскә килеп, Гурди болынына чаклы агып барды Бозлы таш- * кында колхозның ике тарасы батып үлде, унөч сарыгы югалды. Ташу J суы икенче көнне Әдрәс авыл башындагы текә ярларны өстәл зурлыгы с бозлар белән бастырып куйды да, зиратны икегә бүлеп, олы урманга ® кадәр сузылган тауларга төшеп житәрәк, иске зиратка бәреп керде. ♦ Айкады болганчык ташкын, чайкалды, тамырлары зәгыйфьләнгән юан- х юан юкәләрне аударып ташлады, каберләрне тигезләде.. Су чигенгәч, жнр белән тигезләнгән каберләрнең иңкүрәк урыннан ** яртылаш ләмгә чумып яткан эреле ваклы ташлары күренде Рәсим әтисенең дә кабере шунда иде... Әллә чынлап та, Борһан әйткәнчә, бик явыз булдымы икән Рәсимнең £ әтисе? Әллә берәрсенен каргышы төштеме икән? Рәсимнең әтисе председатель булып эшләгән чагында колхозга ннн3 дидер йомыш белән милиция начальнигы килеп төшә. Беркемнән дә п рөхсәт-фәлән сорамыйча, колхозның яшелчә бакчасына кереп китә а Ярты сәгать чамасы витаминлы ризыклар белән сыйланып йөри. Рәсим- £ нең әтисе бакчадан чыкканын сабыр гына көтеп тора да моның, идарәгә баргач, квитанция язып кулына тоттыра. — Менә, фәлән иптәш, яшелчә хакын колхоз кассасына түләрсез,— ди.... Шундый сәер гадәтләре күп булган инде Рәсим әтисенең, нихәл итәсең. Берәү дә фәрештә булып килми жнһанга Фәрештә булып килсә дә, гомер буе фәрештә булып яши алмый адәм баласы. Дөнья бу Күзеңне ачарга теләмәсәң дә. ачарга туры килә Кемдер, кабер рәвешенә китереп, туфрак та өйгән булган, ахры,— кабер урыннары калкыбрак тора. Әмма калку урыннарга ташлар куелмаган. Ташлар һаман да иңкү урыннарда сибелеп ята Кемнең ташын кайда куясын Әдрәс суы үзе белгәндер, кузгатмыйк, дигәннәрдер ул хәвефле елны авыл картлары Рәсимнең зират буенда утырып торасы, жанын бушатасы, төрле уйлар уйлыйсы килде Кемнәрнеңдер әтәче сузып-сузып . ме шунда, әллә башка берәр каты әйберме, нәрсәдер дөпелдәтеп тө- х шерде. Итек икән шул. Әнә кулына тотып чыкты, ләкин кияргә уйла- « мый, саксыз гына ишек төбенә ташлады да мичкә сөялде — Мин аны акыллырак кыз булыр, дигән нем, бик иратай нәрсә булып чыкты тора-бара.— Тәвәккәлләде шикелле, ниһаять. Хәят апа, 2 бер тотынгач-тотынгач, элеп алып, селкеп салыр) а уйлады кебек.— Әх- < мәтләр өйләнгәнне әйтеп язган нем, авылда калырга уйлаган булган- ♦ нар. Ә бу имансыз нишләде? һәр ходай бирмеш көнне, ахшам җиткәч, Әхмәтләр капка төбен каравыллады Әтисе өйләнгән кеше артыннан сөйрәлеп йөрүеңне ташлыйсыңмы син, юкмы, дип чыбыркы белән ярып алып кайткан бер көнне. Шул чаклы затсызларча эзәрлекләгәч, ир кеше нишләсен, ир кешене аздыру кыен түгел ул бер дә. Әхмәтнең төнлә медпунктка кереп киткәнен күргәннәр малайлар Хатыны кан-яше белән елады, ничек итсә итте, алып китте Әхмәтне. Әле Әхмәтләр киткәч, әйтә ди тагын. «Ничек итсәм итәм, барыбер эзләп табам Әхмәт абыйны, барыбер үземнекен итәм!» — дип әйтә ди. Рәсим сүзсез-өнсез калып урынына сеңә барды Ләкин мендәр кайнар, кысылган саен ут кебек пешерә бара нде. Нигә генә сорашты икән, иртән булса, ишегалдына, арт бакчага чыгып йөгерер иде, ичмасам, салкын карга йөзтүбән ятып торыр иде — Үзе аяусызланган инде, йөрек даны бөтен авылга таралган, әнисен картайта, бәрхәдәрсез. Әнисе Хәдичәне күрсәң син хәзер, җаны гы на чыкмыйча калган Шул иратай гына вакытсыз картайтты мескенне Әхмәт абый янына кнтәм, дип эшен ташлап, котырып йөри башлады, атасы тагын бик каты каезлаган тегене. Син кем аңа хәзер, кемгә кирәгең бар, сөйрәлчек, кияүгә чыкмый каласың бит, гомер буе безгә җан көеге булып каласың,—дип такмаклый-такмаклый каезлаган Үзең беләсең, Борһанның кулы каты, аңа эләксәң Юк инде, ходай бирмәгән акылны кыйнап кертеп булмый, диләр бит «Мин кияүгә чыкмыйммы, минме, мин беләсегез килсә, авылның иң шәп егетенә кияүгә чыгам, теләсәм бүтен үк, чыгам»,— дип суккан саен үҗәтләнебрәк әрепләшә икән атасы Сслән. Рәсим көчәнеп чыраен сытты Шулай нткәндә елыйсы килгәндә дә еламыйча түзә торган нде ул. Әлегә ни өчен еларга теләгәнен Рәснм үзе дә белмн Тәслимә дә жәл, Рәснм үзе дә кызганыч. — Йоклыйсын, ахры. — Юк,— диде Рәсим, кысылган иреннәрен сүзе сыярлык кына кыймылдатып. — Үз сүзен итте тәки, дивана. Шул төнне үк чыкты кияүгә. Рәсим кинәт урын-жире белән салкын төпсезлеккә очкандай булды да шул секундта ук яңадан гадәти халәтенә кайтты. Салкын төпсезлектә, кайнар мендәргә йөз куеп ятуга караганда рәхәтрәк иде. Кабатлансын иде шул халәт, йөрәктәме аның хикмәте, кан тамырларындамы, баш миендәме? (Нәрсә, юләр, дидеме әнисе?) Кияүгә чыкты, дидеме? Шаяртадыр әле.. Онытмаган икән шулай да Әхмәт абыйсын, онытмаган икән, һаман ярата икән. Рәсим капылт кына юрганын чөереп ташлады да идәнгә сикереп төште. Кече якка кереп — монда узышлый гына күз салып узган иде бит ул — ак шнурлы лампочкадан күзләрен алмыйча, капшанып кына сулы чиләкне эзләп тапты, чиләк авызыннан йотлыга-йотлыга салкын су эчте, иякләренә, муеннарына, манма су булып- тәненә ябышкан тель- няшкаларына агызаагыза эчте. — Чәй бар ич, улым, су салкын бит, тамагыңа тимәсен,— дип Хәят апа да улы янына кереп житте. — Син нәрсә дидең әни? Тәслимә кияүгә чыкты, дидеңме? — Чыккан, әтисе белән тавышланышкан көнне төнлә өйләренә кайтмаган. Рәсим, берни дә уйлый алмыйча, әнисенең авызына карап катты. — Әллә кемгә чыкмады анысы. Хәбиргә чыкты. — Кайсы Хәбиргә? — Соң, безнең күршегә инде, Нәфисәттәң малаена. Нәфисәттәң малаена... Рәсим мич арасыннан шәүлә кебек чыгып китте. Идән буенча барганда да идән такталарын шыгырдатмады. Урынына менеп ятканда гына, аягының әллә кайсы бармагы эләгеп, юрган чехолының бер читен ертып жибәрде... Нәфисәттәң малаена... Назаренко ничек әйткән иде әле? Хатын-кыз мәсьәләсендә намуслы булуы кыен, дигән идеме? Димәк, Нәфисәттәй малаена. Кем була инде ул? Ул — Хәбир була. Ничек була инде? Тәслимә Хәбирнең хатыны, Хәбир Тәслимәнең ире була. Шулай да буламы икәнни? Рәсим тагын төпсезлеккә ычкынып бара түгелме соң? Юк, алай булырга тиеш түгел, әнисе, мөгаен, шаярта гынадыр. Менә хәзер көлеп җибәрер дә, Рәсимнең янына килеп, юрганының читен ачып ташлар. Борчылма, улым, мин юри генә әйттем, Тәслимә һаман элеккечә, имин генә, матур гына, инсафлы гына яшәп ята, алмалы көянтәсенә бизәкле чиләкләрен асып су ташый, узганда-барганда Рәсимнең хаты юкмы, Хәят апа? Хат язганда миннән дә сәлам әйтерсең, дип сүз кушып, хәл белешеп уза, дияр. Бу мендәрнең төне буе суынасы юк. Нишләп сүндерми инде әнисе утны? Сәгать күкесеннән дә ямьсезрәк тавышлы берәр кош бар микән бу жиһанда? Кычкыруы үзәккә үтеп керә, бавырга пычак булып кадала . Әле төн уртасы авышты гына бит, таң атканчы күзең күгәрер... Әнисенең керосины бардыр инде чоланда. Әйбәтләп керосин сибеп ут төртергә дә ызбаларына чыгып китәргә авылдан. Тик йөрсеннәр сукыр тычкан кебек төтенгә буылып. Рәсим белән Назаренкога гына янарга, димәгән, йөрсә йөрсен иде Әхмәт абыйсы артыннан. Рас ярата икән. Ач хәлен тук аңламаган кебек, яраткан кеше хәлен дә яратмаган кеше аңламый Анысына сүз дә әйтмәс идең. Тик менә Хәбиргә чыгуын ничек дип юрарга? Суга баттың —исән калдың, Рәсим, утта яндың— имин калдың. Өченчесендә көч! Монысы суга батыру да түгел, утта яндыру да түгел, монысы җәзалап, саргайтып киптереп үтерү. Суга батканда да, утта янганда да яшәү дигән, яшел алан уртасындагы Тәслимә үлемнән саклап калды сине. Ә хәзер?.. Бар да бетте, дөнья- HUH алсу пәрдәсе ертылды, тешсез авызын силос базы кадәр ерып синен каршына дөнья карчыгы килеп басты. Ярат инде шуны менә, иркәлә’ Өлешенә тигән көмешен. Әнисе утны сүндерү белән Рәсим юрганын аяк очына тибеп очырды да мендәрнен астын-өскә әйләндереп салды, үзе дә чалкан әйләнеп ятты. Карлы тәрәзә каршысында асылынып торган лампочка ялтыр күз- ♦ ле, йомры башлы буар еланга охшап күренде аның күзенә. ш Җиденче бүлек Назаренконың тавышы болай нәзек түгел иде ич? Әнисе тавышы 5 лабаса бу, нишләп әле Назаренко Рәсимнең әнисе шикелле «улым» дип > эндәшә. 5 — Улым, дим, улым! Рәсим күзләрен ачты, урын-җирләр ап-ак. Госпиталь палатасы юк, ® түгел, койка янында әнисе басып тора, йөзе алсуланган, бит җыерчык- ф лары күренми дә Өйдә бит инде Рәсим, бөтенләйгә кайтты бит ул — Яктырып беткәч саташып ятасың, улым Инде уянсаң да ярый- 3 дыр. Кыстыбый пешердем. Салкынайткан, аяк асты тайгак.. Кемнедер бик каты орышып ята идең әле генә. Башта бусага төбеннән карап тор- * дым Вареиьегафәләнгә буялган микән сон. мин әйтәм, моның күкрә- «ге? Якынрак килеп карасам, котым очты. Нишләттеләр сине, улым? = Рәсимнең бөтен мускуллары катерда аврал уйнаган чактагыча пру- * жинадай кысылдылар. Ул ялт итеп муенына кадәр җыерылып менгән 3 тельняшкасын рәтләде, юрганына төренде. ц — Болай гына ул, әни. Чуан чыккан иде. Аза башлады да кистеләр, s Күптән төзәлде инде ул. Юк өчен хафаланма — Җөе бигрәк яман бит, улым, җылырак киенеп йөр, тагын азып китмәсен Адәм баласын бер дә жәлләп тормыйлар брачларны әйтәм Мин суга барып кайтам. Чәй кайнаган, юынгычта су бар Ишек шыгырдап ачылды да тавышсыз гына ябылды Өйгә май исе чыккан. Кече якта самавыр җырлаганы ишетелә. Тәрәзәгә ябышкан карларны җил очырып бетергәнме, үзләре эрегәннәрме — ни генә булса да тәрәзәләр чиста калган Рәсим, урыныннан калкынып, урамга карады. Ал бакчадагы сәрби куагында яшел каурыйлы песнәк тирбәлеп утыра, йоннары кабарган. Урамның теге ягындагы таллар ак яфрак ярганнар диярсең — бөдрәләнеп, чукланып-чачакланып оеп утыралар. Китмәскә килде микәнни инде кыш? Җәйләр, көзләр үттеме икәнни? Рәсим, аягына киез итек киеп, ишегалдына чыкты. Әнисе инде сарыкларга печән салырга да өлгергән. Рәсимгә барысы берьюлы тасыраеп карадылар да сарыклар, комсызланып, янә печәнгә ябыштылар Кәҗә кайда соң әле? Сарыклар печән ашаганда ничек җаны түзә икән сакалбайның? Абзар түбәсендә ниндидер карамчык шәйләп. Рәсим карашын югарыга юнәлтте. Шул ристан Рәсимгә күзләрен бер генә ялтыратып карады да түбәнең теге ягына сикерде. Тәмлерәк ризыкка юлыккандыр, күрәсең. Кгҗә дә булсын, сарыклар белән бергә сарык ашаган ризыкны да ашасын, имеш. Хәбирләрнең биек йортына бер генә күз сирпел алды Рәсим Порт ның бу ягы ишексез-тәрәзәсез булганга, ни өчендер, төрмә бинасы кебек күренде ул Рәсимгә Рәсимнәрнең үзләренең ызбасы да төнге матурлыгын, төнге серлелеген югалткан, бер яккарак кыйшаеп, кар каплаган түбәсе кышкы төссез һавада чакчак кына күтәреп торгандай тоела иде Кайту турындагы уй башына кергәч, Рәсимнең якты хыялларына сизелерснзелмәс кенә күләгә төшереп торган күңелсез истәлек — иске ызба булса, туган авылына кайтып бер кич кунганнан соң, менә шушы салкынча, төссез иртәдә бөртек тә борчымады Рәсимне ызба мәсьәләсе. Искерсә сон, искерсен! Ишелеп төшми ич әле өсләренә. Ишелә башласа, тагын бер терәү куярлар. Түбәсе ябылган хәзер, яңгыр үтми. Рәсим тозлы җил куып йөргәндә, әнисе өйнең нигезен дә такта белән тектереп куйган әнә. Тәрәзәләре Рәсим киткәндә ничек калган булса, шулай сакланган. Буявы да купмаган хәтта. Капка баганаларын гына алыштырмыйча булмас. Юкса, берсе мәшрикъка караган, икенчесе - мәгърипкә. Урам яктан сыер-фәлән ышкынып узса, шартлап сынарга да күп алмаслар. Кинәт Хәбирләр морҗасыннан ургып күгелҗем төтен күтәрелде. Рәсим, амбар ишегенә сөялеп, шушы минутта Хәбирләр өендәге кешеләрнең нәрсә эшләгәнен күз алдына китерергә тырышып карады. Ләкин күз алдына китерә алмады. Хәбирләрнең әле Рәсим кай:ы якка ачылганын белмәгән ишекләре турында уйлый башлагач ук, аның күзләре яшьләнде, фикере чуалды. Әллә Хәбирләрнең төтеннәре Рәсимнәр ишегалдына да төшеп җитә инде, каһәр? Шул яшьләндерә, мөгаен, Рәсимнең күзләрен, шул чуалта аның фикерләрен. Ишегалдының бөтен җире аяк эзләре белән чуарланган. «Нишләп йөрде икән соң әнисе бу чаклы? Утын алып керде, ди, сарыкларга печән салды, ди, суга китте, ди? Ә тагын, тагын нишләргә тиеш кеше? Рәсим, аптырап, артына әйләнеп карады. Үзе йөри лабаса Рәсим ишегалды буенча. Читлектәге арслан кебек, ишегалдының бер почмагыннан икенче почмагына үзе йөри, яшь карны бер мәгънәсезгә үзе таптый. Амбар ишегенә сөялеп торган җиреннән нигә дип кузгаласы итте дә, кайчан кузгалып китте соң әле ул? Койма ярыгыннан кеше күрер инде. Бу нинди тиле йөри икән, диярләр. Рәсим тагын бер мәртәбә Хәбирләр морҗасыннан ургылып чыккан төтенгә карап алды да ашыгып чолан ишеген ачты, итегендәге карларны да сыпырып тормыйча, ябулы ишек янына килде, салкын учындагы эсселекне бетерер өчен салкын тоткага ябышып торды... Ул бусаганы атлап кергәндә сәгать күкесе, үртәшкән төсле, нәни тәрәзәсен ачып җибәрде. Ләкин күкелди башлаганчы Рәсим чоланга чыгып өлгерде. Тозлы каз исе, мәтрүшкә, бөтнек, тагын әллә нинди шифалы үлән исләре таралган караңгы чоланда басып торганда, аның күңеленә сәер уй килде: «Минем әти белән әни ничек яратыштылар икән, мәхәббәтләре булдымы икән аларның, әллә болай гына өйләнештеләрме икән?»— дип уйлады ул, салкын тоткага инде ике учы белән дә ябышып. Аннары үзе үк нәтиҗә чыгарды: «Мәхәббәтләре булгандыр, мәхәббәтсез генә өйләнешкән булсалар, әнисе тормышны шул кадәр яратып, тормышка шул кадәр ябышып ятар иде мени? Шушы искереп беткән өйдә бер ялгызы ничек дүрт ел яшәр иде ул кайнар йөрәген мәхәббәт җылытып калдырмаган булса?!». Рәсим ишекне кинәт кенә ачып өйгә керде — нәни күке оясына кереп качкан, йомшак йонлы соры мәче диван култыксасына менеп утырган да, колакларын селкеткәләп, ишетелер-ишетелмәс кенә сызгырып, сәгать теленә карап утыра иде. ...Гашыйк Гарип Хәзер галәйһеәссаләмнең канатлы атында мең чакрым юлны күз ачып-йомганчы узды, ди. Сукырайган әнисе Гашыйк Гарипне ташламады, ди. Шәһәрдә хәзер туйлар бара, Маһимөһри Хөршид бәккә чыга, дип, әйтте, ди... Ә Маһимөһри чаршау артында бер кулына агулы касә, икенчесенә хәнҗәр тотып утыра икән. Гашыйк Гарип кайтып җитмәсә, үзенә кул салырга ниятләгән икән Маһимөһри... Очраткач, Хәбирнең авызына сугып җибәрүдән ничек тыелып калыр икән инде Рәсим? Нишләп Хәбиргә сугарга тиеш әле ул? Патша заманы түгел ич, көчләп алып кайтмагандыр Тәслимәне. Тәслимәнең дә Рәсимгә, сине көтәм, дип вәгъдәләр биргәне юк. Уйлап-уйлап тор- сан, менә бит эшләр кая таба китә. Димәк, ничек булып чыга инде? Димәк, Рәсим үзе гаепле булып чыга. Дөньяны онытып, жебеп йөрсән, менә шулай була ул. Хан малае бит син, китереп бирерләр сиңа яраткан кызыңны, көт! Бишәр ел кош теле чаклы хат кисәге язмыйча, читтә йөр дә. Тәслимәң синең кайтканыңны зар-интизар булып көтеп тор- ♦ сын, имеш. Көтәрләр, тот капчыгыңны! - Рәсим, идән буенча ишекле-түрле йөрн-йөри, әнә шулай уйлады. * Ләкин нәрсә генә уйласа да, хәле әйбәтләнмәде. Әллә кү крәгендәге жә- « рәхәте ачыламы, әллә шул әрнетәме аның жанын? Сулышын тыя тө- = шеп, бер-бер жирем авыртмыймы икән, дип тынып та торды Рәсим Ләкин бу минутта тәненең бер жире, бер генә күзәнәге дә авыртмый Э иде аның. Урамнан дөбер-шатыр килеп чылбырлы трактор үтеп китте Нишләп озаклады икән әнисе, әллә кизләү туңып та өлгергәнме с икән? Су юлында хатын-кызлар белән сөйләшеп торадыр әле Улым * кайтты бит, дип мактана торгандыр. ♦ Нишләп болай тилемсә кебек киләп сарып йөри соң әле Рәсим? s Моны «гражданка> диләр. Приказ көтеп торасы юк Абзарларны ар- “ чып чыгарырга кирәк. Ишегалдындагы карны себереп алсаң да язык кайтып китә дә сәгать икегә чаклы әбәт ашый Аннары, мин сиңа әй- < тим, берзаманны шәһәрдән ярдәм килеп төшә. Кызыл тырнаклы кыз- Е лар, озын чәчле малайлар Бер елны, шундый ярдәмчеләр булышып ® киткәннән соң, бәрәңге басуын сөргәннәр иде, малай, мәктәп укучыла- ф ры шул җирдән алткыш центнер бәрәңге җыеп тапшырды колхозга. х Менә монысы да крестьян психологиясе Менә син эчкече дип уйла кеше турында, болагай дип уйла. Төптән- * рәк фикер йөртеп карасаң, шактый гына дөреслек бар лабаса бу тана > колакның сүзләрендә. Хәбир тәнкыйтьли Кимчелекләрне күрсәтә Лә- ; кин ул кимчелекне бетерү ысуллары турында ләм-мим бер сүз әйтми ф Рәсим эченнән генә Хәбир сөйләгән сүзләр белән килешә дә кебек, әм- о ма шул ук вакытта ниндидер эчке тавыш Хәбир китергән мисалларның 3 һәркайсын шик астына алырга куша Рәсимгә Бәлки, Тәслимәдәдер ч хикмәт? Бәлки, сукыр дошманлык, көнчелек хикмәтедер бу? Хәбир ни « генә сөйләсә дә, хаклы әйтмидер, үзенең белеме белән мактанырга те- ф лидер кебек. Нишләп, нишләп алай икән? Юкса, шактый төпле, дәлилле, ышандырырлык итеп сөйли бит инде үзе Хәбир тагын нәрсә хакындадыр сөйләргә уйлаган иде, ләкин, сәгатенә карагач, ашыгып урыныннан торды, калган аракысын бөкеләп кесәсенә тыкты, Рәсимгә күз кысып алды. — Монысын калдырмыйм Сезнең изге йортыгызны ямьсезләп тормасын. Идарәгә төш Иркенләбрәк сөйләшеп утырырбыз Яңа агроном китерделәр безгә. Шәһәр кызы Мәдинә исемле. Бәхәсләшергә ярата Әллә исереп китте инде Хәбир, әллә әйтәсе сүзен онытты, башлаган сүзен әйтеп бетермичә кинәт телдән калды, бүреген башта дөрес итеп кигән иде, ни өчендер аның артын алга әйләндереп куйды, каш астыннан гына Рәсимгә карады. Рәскм, кулларын чалбар кесәләренә тыгып, аның һәр хәрәкәтен дикъкать белән күзәтеп тора иде. Бүреген төзәтеп кигәч кенә Хәбир башлаган сүзен әйтмичә кала алмаячагын аңлагандай: — Безгә кереп угыр, дияр идем кич белән, өйдә булмыйбыз икән, бер җиргә чәйгә дәшкәннәрне онытып та җибәргәнмен,— дип ишеккә борылды Тәслимә турында бер сүз дә әйтмичә чыгып китәргә җыена түгелме соң бу? Сорарга уңайсыз Юк, ишекне ачмады әле, нәрсәдер әйтергә чамалый бугай Менә ул Рәсимгә ян беләнрәк борылды, имән бармагы белән ишек элгечен шалтыршылтыр китереп алды Өстәл яныннан торганда йөзе болай кызармаган иде әле аның, ә хәзер бүрек астына семафор фонаре тыгып куйганнар диярсең. Баядан бирле нәрсәдер әйтеп маташа икән иде Хәбир, Рәсим игътибар бирмичә генә тора икән. — ...Мин, малай. Хәят апа әйткәндер... — Ишетмәдем. «К. У • м Т — Өйләндем бит мин малай. — Кит аннан? Юк, әни миңа бернәрсә дә әйтмәде. Бүрек астындагы «стоп-сигнал» тагын да кызара төште. — Буйдак тормышы шәһәр кешеләренә генә килешә, дип әйтә тор- гание минем начхоз. Авылда семьясыз яшәп булмый, малай. Беләсеңме, кемне алдым? Рәсимнең авызы кипте, теле кургашын кисәгедәй авыраеп калды. — Фирдәүсәнедер инде? — Түгел, Фирдәүсә белән борчак пешмәде безнең. Завклубка, үзең беләсең бит. Ярты төнгә чаклы клубта ихахай да михахай. Ни чурты- ма миңа андый кәләш? Тәслимәгә өйләндем. — Кайсы Тәслимәгә? Рәсим таш кебек катты. Бу минутта диңгез мәктәбе бик нык ярдәм итте бугай ана. Аның йөзендәге бер генә мускул да кыймылдамады. Күзләре дөньяда барган вакыйгаларга битараф рәвештә кысылганнар да ваемсыз гына ялтырыйлар. Хәбир мондый ук ваемсызлыкны көтмәгән иде, ахры. Ишек төбендә байтак кына өнсез-тавышсыз торганнан соң гына телгә килде. — Ничек инде кайсы Тәслимә? Борһан кызы. — Ә-ә! Әйе бит әле. Борһан абыйның кызлары икәү бугай. Кайсысы Тәслимә иде әле аның? — Әй,— дип җиңеләеп, рәхәтләнеп хихылдап алды Хәбир.— Артистланырга элек тә маһирыең. Хәзер дә ташламагансың икән шул һөнәреңне. Тәслимәне белмәскә син. Читкә киткәндә күзең төшеп йөргән Тәслимә инде. Кечесе Гөлфирә ич аның. Анысы да үсеп -җитте, малай Тәслимәдән дә чибәр Теләсәң, таныштырам, баҗайлар булырбыз! Ха-ха... Рәсимнең кулы җитәрлек урында гына артык урындык тора. Сузылып кына аласы, сузылып кына! Ә монда кешелеклелек, мораль, әхлак... Эшләгән эшең өчен кешеләр каршында гына түгел, үзеңнең намусың каршында җавап бирү кебек четрекле мәсьәләләр бар. Анысы дөрес: кеше — горур яңгырый. Әмма нинди кыен кайчагында кеше булып калулары. Хәбир ишекне каты гына ябып чыгып китте. Бераздан аның ишегалдында Хәят апа белән кычкырып-кычкырып нәрсә турындадыр сөйләшкәне ишетелде. Сигезенче бүлек Рәсим нәрсә уйлап утыра, дисезме? Уйлары менә болайрак аның. Миңа егерме ике яшь. Өйләнмәгән. Сөйгән кызым юк. Нишләргә тиеш инде хәзер Рәсим? Җиң сызганып эшләргә тиеш, әлбәттә. Яңа йорт салырга, өйләнергә, бала-чага үрчетергә, нәсел калдырырга, шулаймы? Шулай. Бабаларыбыз да, без дә шулай яшәргә тиеш, безнең балаларыбыз. оныкларыбыз да. Шулай, нәкъ шулай. Кешеләр климатка гына түгел, тормышка да җайлашырга тиешләр. Кешеләр тормышка гына түгел, бер-берсенә җайлашырга тиешләр. Бер-берс£нә генә түгел, үз- үзләренә җайлашырга, ягъни йөрәге дулаган чагында аны тыя белергә, елыйсы килгән чагында көлә белергә, җаны әрнегән чагында аны юата белергә тиеш кешеләр. Менә Рәсимнең авылга кайтканына да өченче тәүлек китте. Әле аның урамга аяк басканы юк. Так себя йөри шунда ишегалды тирәсендә, иртән торып гимнастика ясый, кар белән юына, кәҗә-сарыклар- ны ашата, эчертә. Болай да тап-тар амбарларны себереп чыгара, абзар чистарта, өйгә утын кертә. Әнисе: «Ял ит әле, улым, рәхәтләнеп, эшләргә өлгерерсең»,—дип тә әйтеп карый. Рәсим тик ятамы соң инде әнисе эшләп йөргәндә. Олы чиләкләр асып суга киткәндә дә кызганып кала әле ул аны. Бераз ияләшсен дә менә авылга, үзе барачак Рәсим суга, әнисен йөртмәячәк. Диванда физика, алгебра, тригонометрия дәреслекләре чәчелеп ята. Өстәл өстендә дәфтәрләр, авторучкалар. Укырга тиеш Рәсим Урта мәктәпнең программасын бер яки ике елда ерып чыгып, имтиханнарны ♦ экстерн гына тапшырырга тиеш. Чит телгә генә теш үтеп бетми, немец ~ теле укытучысы Мәсәлия ападан ярдәм сорарга туры килер. Физика < мәсьәләләрен, математиканы флотта су урынына эчә торган иде Рә- и сим. Онытмаган икән. Нәтиҗәләр һәрвакыт диярлек дәреслекләрдәге = җаваплар белән тәңгәл килә. Төгәлсезлекләр дә булгалый, әлбәттә. Ноль бөтен меңнән өч урынына, мәсәлән, кайчакта ноль бөтен меңнән 3 бер яки ике килеп чыга. Логарифм линейкасы юк шул Рәсимнең Ба- | рысын да яттан исәплисе, күңелдән чишәсе. 5 Рәсим кайтканнан бирле Хәят апаның самавыры җырлаудан тукта- с мый. Мичтә әледән-әле коймак чыжлый, кичен бөтен өйгә тәмле булып ® бәлеш исе тарала. Каз ите исе чыга. ♦ Рәсим үзе урамга чыкцаса да, күрше-аршылар, таныш-белешләр х кергәли. Мөнәвәрә апа килеп хәл белеп, чәй эчеп китте. Ә хәзер ул авыл = Советында секретарь икән. Артык картаймаган. Маңгаендагы бер тотам ак чәчен санамасаң, түм-түгәрәк йөзле шул ук Мөнәвәрә апа. — Әбәү, күз тимәсен, нинди дәү егет булгансың, энем. Бергә эшлә- = гәп чаклар бар ие, мин әйтәм,—дип Рәсимнең аркасыннан шапылда- ♦ тып сөйде ул. Сүз арасында үз кайгысын да сөйләп алды — Утырып g эшли алмыйм мин, Хәят апа, эчем поша. Бригадир булып йөргән чакларымны сагынам. Басуларга чыгып китәр идем иртүк торып Тургай 2 сайрап каршы алыр иде үземне. Арышлар юлның ике ягыннан, баш- < ларын иеп, безне онытма, назга сусадык, иркәләп, сыйпап үтсәнә, дип * торырлар иде. — Эшләргә кирәк ие әле, Мөнәвәрә, үз эшеңдә, сәламәтлегең бар, син бит әле үз көчекдсге кеше. — Әй, Хәят апа, көчтә мени хикмәт? Басулар зур хәзер, яңа культуралар игәбез, перспективалы кадр кирәк, днделәр. Рәсимнәрнең сул як күршеләре Мәчтүрә апа да озак кына утырып чыгып китте Рәсимнәрнең үсмер вакытын, Хәбир белән бергәләп урамда гармун уйнап, җырлап йөргән чакларын искә төшерде Өченче көнне иртәнге чәйне эчкән генә иделәр, иртүк Галимулла абыйның мәктәптә укый торган малае килеп керде. Мунчага чакырырга килгән. — Нихәл, Рәсим абый, исән-сау гына хезмәт итеп кайттыңмы?— дип олыларча ике куллап бөтен тәртибен туры китереп исәнләште Яңадан ишек төбенә барып, култыгына кыстырган бүреген башына киеп куйгач кына, Хәят апаның: «Чәй эчеп алыр идең, Камил энем»,— дип өтәләнеп йөрүенә бөртек тә игътибар бирмичә, бер сулыш белән йомышын әйтеп ташлады. — Әти чакырды снне, Рәсим абый. Алты яшьлек юлдан кайтса, алтмыш яшьлек хәл белергә килер, дип өметләнеп ятмасын, үзен көтәм мин аның, беррәттән мунча да кереп китәр, озакламасын, юкса, минем характерны белә ул, диде.. Тагын берничә көн өй арасында гына йөрергә иде әле Рәсимнең исәбе. Булмас, өйдә утыртмаслар, ахры. Урамга чыгудан курыкмый ла анысы Рәсим. Тик менә Тәслимә генә очрамасын Югын юк, беткән инде Рәсим өчен Тәслимә Яшьлек дигән яшел тугайда Тәслимә дигән матур чәчәк юк хәзер Аны өзгәннәр, Рәсимне көтеп тормаганнар Яшьлек дигән яшел тугай буенча Тәслимәне эзләп бармый хәзер Рәсим. Болай гына, бер максатсы», так сс( бара Күрәсе килми Рәсимнең Тәслимәне. Дөресрәге, курка ул анын белән очрашудан. Нәрсә? Рәсим куркамы? Куркыр Рәсим, куркытырсың аны! Әнә бит, киенеп тә куйды ул. Бушлат төймәләре ялтырый, ботинкалары көзге кебек. Пычак та пычак, чалбар сыры да пычак! Якын килмә — кулыңны кисәрсең. Бескозырка тасмалары, алтын якорьларын ялтыратып, җилсез дә җилфердәргә тора. Менә хәзер, хәзер мичманның көчле, кырыс тавышы яңгырар сыман: — Становись! Равнение направо! Смирно! Дулкыннан катер дер селкенә, ә алар, тимер палубага ябышып үскән кебек, иңнәрен-иңгә терәп басканнар да приказ көтәләр. Әллә медален дә тагып җибәрсен микән Рәсим? Кирәкмәгәнне, авыл халкы кыланып йөргәнне яратмый. — Бигрәк юка инде өс-башың, улым. Акча барында кием-салым юнәтеп калырга тырыш инде. — Туңмыйм мин, әни,— диде Рәсим, моңсу гына елмаеп.— Кыш көне кияргә туным бар, итек бастырып куйгансың, бүрегем әле өр-яңа. Тагын ни кирәк миңа?.. Рәсим, урамга чыккач, тегендә-монда күз салмыйча, туп-туры түбән очка төшеп китте. Аркаларына букча аскан бала-чага шау-гөр килеп узды аның яныннан. Рәсим үтеп киткәч, балалар тынды. Борылып карамаса да сизде Рәсим, сокланып, кызыгып, көнләшеп карап калдылар балалар аның артыннан. Шәмсиләр коесына суга баручы ике хатын да, сукмак уртасында шып туктап, кулларын каш өстенә куеп карый-карый озаттылар Рәсимне. Урам уртасын дөбершатыр китереп, чана таккан трактор узып китте. Тракторчысы кем булгандыр, әмма чанадагы кызларның берсен Гөлнурга охшатты Рәсим. Клуб яныннан борылып узган юл медпункт яныннан да үтә. Уйлап- уйлап барды да, дөпелдәп типкән йөрәген тынычландырырга тырышып, борын астыннан гына: — А моряки об этом не грустят... А моряки об этом не грустят,— дип кабатлый-кабатлый кибет тыкрыгына борылды егет. Кибет тыкрыгында Рәсимгә Нури Гайфулласы очрады. Нури Гайфулласы үзе пароход мачтасы кебек озын, хатыны Язилә бик бәләкәй булып, Язилә апа турында халык, кучкардан шырпы алырга урындык куеп менә икән, дип сөйлиләр иде. Гайфулла абый бервакытны Кәвәл базарыннан кызмача кайтып кергән дә каршы алырга чыккан хатынына, алай каршы алмыйлар ирне, биттән үбеп ^аршы алалар, дип бәйләнә башлаган. «Ничек үбим соң, Гайфуллам, буем җитми ич»,— дигән тегесе уены-чыны белән. Озак уйлап тормаган Гайфулла, утын яра торган бүкәнне тәгәрәтеп китергән дә хатынын бүкән өстенә менгереп бастырган. Нишләсен, шартлар тудырылгач, ире кушканны үтәргә туры килгән Язилә апага. Бүген дә кызмача бугай әле Гайфулла. Элек лесхозда эшли иде, бслай көпәкөндез чайкалып йөргәч, хәзер дә шунда эшли торгандыр. Олы галош кндерелгән завод итеген чаңгы кебек шудырып килде- килде дә Гайфулла тайгак сукмак өстеннән юл сабарга ниятләгән Рәсимне озын ^уллары белән кочаклап алды. — Син ич, Рәсим наныем? Танымый торам. Нихәл, исән-сау кайттыңмы? Ай-яй, адмирал килә, дип торам, елки-маталки. Килешә дә суң үзеңә флотский форма. Ай-яй! — Отпускыга гына кайттыңмы, наныем, бетерепме? — Бетереп, бетереп, Гайфулла абый,— диде Рәсим сукмакка сыеша алмыйча торган галошларны урап узарга ымсынып.— Ачуланма инде, Гайфулла абый, ашыгадырыем. — Кайчан кайттың суң әле, наныем? Бүгенме, кичәме? — Өченче көн төнлә, Гайфулла абый. — Суң нишләп күренмәдек моңарчы кибет янында? Әллә җаның юкмы синең? Әллә кайтканына сөенмисеңме? Отмичать итмичә ярамый мондый вакыйганы, шту син, Рәсим наныем — Ярар, ярар, Гайфулла абый, очрашырбыз әле, сөйләшербез — Сун, сөйләшербез, дип, йомышы шул инде аның, Рәсим наныем. Кибет яныннан озатабыз хәзер кешеләрне, кибет янында каршы ала- ♦ быз. Авылда рестораннар юк бит, үзең беләсең. Кибет ачылгач ук кил, без шунда булабыз. Гайфулла галошларында шуа-шуа урта урамга төшеп китте. Рәсим w исә, без дигәне кемнәр икән инде моның, дип баш вата-вата кибет тык- = рыгыннан атлады. ± Югары урам башка урамнарга караганда киңрәк тә, җиллерәк тә. | Кыр ягыннан вакыты вакыты белән җәяүле буран килеп керә Килеп > керә дә, урам уртасыннан узарга базмагандай, койма буйларына сы- < рыша, капка асларында бөтерелеп тора, өй кыекларына менеп, бии. с морҗа төтеннәрендә ак итәкләрен җилфердәтә. * Ничә еллар председатель булып эшләде, әллә ниләр кораштырып ♦ калдыра алмаган икән Галимулла абыйсы да Капкасын ачкач ук Рә- s симнең күзенә иске лапас чалынды. Лапас алдында Рәсимнәрнеке ке- = бек үк чыбык утын турап өелгән Лапасның бер ягында верстак тора, £ верстак өстендә ышкы, балта кебек эш коралы күренә Лапас янында- > гы аралыкта мүкләк сыер күшәп тора. t Рәсим болдыр ягына килеп җитәрәк, чолан ишеге ачылып китте, * Галимулла абыйның тап-такыр итеп кырылган башы ялтырап күренде. « — Я, кайттыңмы, герой! — дип бик үк нечкәреп китмичә, шулай да 3 сизелерлек дәрәҗәдә гасабиланып күреште ул Рәсим белән. Өстендә 2 элек кигән уңган гимнастерка иде аның Ләкнн ул элек ничектер киле- - шеп, сыланып тора иде Галимулла абыйга. Хәзер ябык ат сыртына е салынган иске ыңгырчак кебек шәлперәеп калган.— Инде мин синең турыңда, кайтмаска китте, ахры, бу, понимаешь, дип уйлый башлаган идем. Үскәнсең, тазаргансың, молодец. Ә менә без картаябыз. — Картаймыйсың әле, Галимулла абый,— дип сөйләнде Рәсим, караңгы чоланнан узганда,— һаман да егетләр кебек әле син . — Шулай дип юат инде. Өйгә керделәр. Ак оекбашлы аякларын буяулы идән буенча күтә- реркүтәрмәс кенә хәрәкәтләндереп, Мәслихә түти дә килеп җитте. Мәслихә түтинең кулы Рәсим әнисенеке кебек түгел, бик йомшак һәм нәфис иде. «Ни әйтсәң дә, ирле кеше шул, нужа күреп яшәми, ирләр эшен эшләп»,— дип уйлап куйды Рәсим күрешкәндә Рәсим, әле генә чәйләп чыктым, дип кыстатып маташты, ләкин аны көчләп диярлек өстәл янына китереп утырттылар Телемләп тураган каз ите дә, майлы сарык нте дә, тозлаган яшелчәләр, каклаган казылык та бар иде табында. Рәсим, бу тамашаны күргәч, әйтми түзмәде: — Хәбир күрше белән сөйләшеп утырдык кичәгенәк Зарлана, колхозның хәле әйбәт түгел, ди. Дәүләткә фәлән хәтле бурыч түлисебез бар, ди. Шуңа аптырыйм мин менә колхоз ярлы, ә колхозчылар мул яши Кемнең генә өенә барып керсәң дә өстәл тулы нигъмәт, өс башлары да начар түгел, әле монда килгәндә түбән урамда да, сезнең урамда да байтак кына яңа йортлар күземә чалынды. Галимулла абый шкафның буфет кебек җиреннән рюмкалар алып куйды, Мәслихә түти чоланнан «ярты» күтәреп керде _ Кара,—дип тимер тешләрен күрсәтеп кеткелди Галимулла абый,—өстәл янында кемнәр утырганын сизде «шешәң», тирләп чыкты.. Салкын бугай әле. сиңайтәм. җылы суга тыгып торасыңмы әллә?— Аннан Галимулла абый җәһәт кенә кулын селкеп алды — Болай да батар, азрак кайнар су өстәрбез. —Нәрсә. Галимулла абый, монсыз гына сөйләшеп булмас, дисезмени? —Сөйләшеп була да соң... Йоласы шул бит аның. Мин дә дус түгел бу нәмәрсә белән. Врачлар да кушмый. Картаям да бит андин ары Ә синең кайту хөрмәтенә күтәрәм, ике дә уйлап тормыйм... Я, әйдә, тот! — Мин эчмим бит, Галимулла абый, кыстама. Галимулланың сирәкләнгән кашлары югары сикерде, яшькелт соры күзләре төссезләнеп китте. — Бөтенләйме? Бер дә эчмисеңме? — Бер дә эчмим. — И эчкәнең дә юкмы? — Эчкәнем дә юк? — Бер дәме? — Бер дә. — Мәслихә! Мәслихә! — Нәрсә бар, атасы, нигә чакырасың? . — Чык әле монда, сиңайтәм, бер әйбер күрсәтәм. Кулларын алъяпкыч итәгенә сөртә-сөртә кече яктан Мәслихә түти чыгып җитте. — Ни булды тагын? Башыңа киттеме, әллә җитеп җитмәдеме? —Мәслихә, карале син моңа!—дип, тәмәке төтененә ыслаган бармагын Рәсимнең күкрәгенә үк терәп куйды Галимулла абый,— Карале син моңа! — Әй, карт тиле, бераз эчеп алдымы, котыра башлый. Я карадым, ди. —Беләсеңме бу кем? Бу — фәрештә. Бу изге кеше. Күктән төшкән бу. Вәәйт, сиңа әйтәм, дүрт ел читтә йөреп кайткан кеше бер рюмка аракы эчми. Дөрес түгел бу, ышанмыйм мин моңа... Ә-ә, теге чакта авырыйм дип котымны алган идең, әллә һаман да шуның зәхмәтеме? —Нинди зәхмәт булсын? — дип Галимулла абыйның бармагын читкә этәрде Рәсим — Күрәсең ич, флотта хезмәт итеп кайттым. Авыру кешеләрне флотка алалар, димени? —Анысы да дөрес, кичер мине, карт юләрне. Шулай да шаккатырдың бит әле син мине. Шундый бер мәзәк бар. Имештер, берәү әйтә икән иптәшенә: «Вәт, фәлән кешенең малае башлы дисәң дә башлы, кемгә охшап шул кадәр башлы булгандыр ул? Әтисе дә алай башлы түгел, нәсел-нәсәбе дә»,— ди икән. Иптәше сораган моннан: «Нишли соң ул шул кадәр башлы булып?»— дигән. «Соң, бүген иртән йөз грамм аракы салып биргән идем, эчмәде тәки, профессорның да башы җитмәс шулай эшләргә»,— дип җавап биргән теге. Шуның шикелле, синдә дә баш бар икән, ай-яй! Әллә тартмыйсыңдамы? — Юк шул. —Менә монысы начар. Аракыны эчмәсәк тә, болдыр алдына чыгып икәүләп бер пошкыткан булыр идек. Галимулла абый кеткелдәп көлә-көлә Рәсимнең иңбашына сугып алды. —Ничә мәртәбә ташларга тырышып карадым шул мәлгуньне, булмый, көч җитми. Сырлан белән бер, һич кенә дә арыныр хәл юк, бәдбәхеттән. Укырга уйлыйсыңмы, эшләргәме? —Белмим әле, Галимулла абый. Читтән торып яисә үзлегемнән укып имтихан бирсәм генә инде. Әни ялгыз бит, әле дә күп йөрелде, әллә кая китеп йөреп булмас хәзер. —Укырга кайчан да соң түгел, ниятеңдә булса, укырсың анысы, и укырга кирәк тә, укымыйча булмый бу заманда... Әле бая әйткән сүзләрең истән чыкмый. Ничек дидең әле син? Ни өчен колхоз ярлы, кол хозчы бай, дидең. Шулай бит? Тач шулай ук бул м аса да, шул мәгъ- нәдәрәк әйтелде Колхоз беркайчан да ярлы булмаячак хәзер Ни өченме? Ә менә ни өчен. Шәһәргә баруы кыенмы хәзер? Кыен түгел. Шәһәрдә ипи бармы? Җитәрлек Ипие булгач, авыл кешесенә ни кирәк тагын. Сөткә-майга аптырамый ул, сыер асрый. Итен сатып алмый. Күбесе үзләре сата. Шулар өстенә үрдәген асрый, казын, күркәсен. ♦ — Соң, Галимулла абый, мал асрагач, аларны ашатырга да кирәк ~ ләбаса. — Ашатырга юк дип кемнең дә булса сыерын сатканын яисә кош- “ кортын бетергәнен күргәнең, ишеткәнең бармы синең, понимаешь’ т Кайчан, кайсы авылда булганы бар андый хәлнең? Кайсы да булса - колхозчының ашатырга җитмичә сыеры яки сарыгы егылып үлгәнен 2 ишеткәнең бармы? Юк, ишеткәнең юк Үзе ач торса тора, авыл кеш'... * ләре, әмма хайванын,'күзенә мөлдерәп карап торган малкаен ачка fa- * рыктырмый. Ә колхозда узган ел унҗиде сыер үлде Я җитәр, жн тэр, с сөйләсәң —сүз чыга, төртсәң—күз чыга, ди, сүз белән бозау и мезеп ® утырмыйк әле Мунча өлгергән, Мәслихә түтиенә бөтнекле себег,ке пе ♦ шерергә кушкан идем Бер дә ашыкмыйча иркенләп чабын Мунча х кереп чыккач, бераз нәфесең дә төшеп куяр, шәт,—Галимул ла абый = нәрсә булганын, нинди табынга эләккәнен төшенә алмыйча, өстәл өс4 тендә аптырап утырган шешәгә ымлады. — Юк инде, Галимулла абый, рәхмәт Шайтанның фәрештәгә юл- х даш булганын кайчан күргәнең бар? ё Галимулла абый авызын ера-ера: п — Баш та бар икән үзеңдә,— дип кабатлады Галимулла абый Рәсимгә колхоз хәлләрен бәян итте, ә Рәсим үз чиратында йөргән җирләре, армия, флот, дннгез хәлләре турында сөй- = ләде. Рәсим аягүрә басты, иңенә Мәслихә түти китереп биргән кайры тунны салды, азрак уйланып торды да Галимулла абыйның бармак очларында биеп йөргән чынаягына карап сүз к^тты — Сыерлар үлде дидең инде алайса, Галимулла абый Син пред седатель чагында алай түгел иде бит, Галим улла абый? — Ничек — түгел иде? Булды инде, Рәг.нм туган — Галимулла абый бүген бер-енчс мәртәбә Рәсимгә туган л.нп эндәште Димәк, тиң итеп сөйләшә ул Рәсим белән.— Бездә дә булды Бер елны унсигез бәрәнне бүре буып китте. Завферма белән еламадык кына Иртүк уполномоченный килеп җитте, дилбегә буе акт төзеде Бәйләнәләр генә бит, понимаеыь Кайда бүре, күрмим мди бүрене, табып китерегез бүрене, ди. Бәрәннәрнең чәйнәлгән бугазларын күрсәтәбез. Бәлки үзегез чәй нәгәнсездеу аларның бугазларын, дип ялтырата да тора күзлеген Райкомнарга барып, бюроларда тикшерелеп көчкә котылдык. —Чынаягын каплап куйган Галим.улла абый да аяк өстенә торды, бармак очлары 'белән өстәл өстендәге ипи валчыкларын чүпләп авызына кап ты —Хәзер киләсе ел өчен генә кайгыртырга кушмыйлар бит Перс пектнг» планның нәрсә икәнен беләсеңдер инде син Әнә шул перспективалы план буенча, Кодрәт болынын сукалап кукуруз чәчкәннәр иде өченче ел, тишелмәде-, былтыр күпьеллык үлән чәчтеләр — тәмәке төпчеге кадәр калыкты да катып калды. Су кирәк икән баксаң күпьеллык үлән гә. Ел коры килсә, су сипмичә үсми икән ул, акыллырак җитәкчеләр башта сугару җайланмасын алып куялар икән басуларына, по- ним аешь. Бар ннде син, бер рәхәтләнеп чабынып чык. Сиңа әйтәм, савы г-мунчала шундадыр ич? — Шунда, шунда, әйдә, барсын Бар ннде, бар, Рәсим улым,— Л.ип тавыш бирде Мәслихә түти кече яктан — Камиле кая чыгып киткәндер тагын Камил кайтса, арканны юып чыгар, җибәрермен — Кирәкми, кирәкми, Мәслихә түти, зинһар, мәшәкатьләнмәгез,— диде Рәсим, күкрәгенең йонлы турысын учы белән кысып,— без өйрәнгән инде. Галимулла абый бүлдерде. — Өйләнгәч кенә өйрәнәләр аны, Рәсим туган. Өйләнмәс борын борын күтәреп сөйләшмә әле син алай. Колхозларга да җитәкче постларга соңгы елларда менә синең шикелле, без өйрәнгән инде,— дип сөйләшә торган яшь әтәчләр килде. Бар арада ипле генә эшләп киткәннәре и тел тегермәннәрен тартудан узмаганнары да күренгәли. Телисеңме, ачуланмасаң, мин нәрсә әйтер идем, Рәсим туган. Тормышны белмисез, тормышны... Өлкәннәр, бигрәк тә Галимулла абый шикелле җитәкче постларда лшләп киткән кешеләр яшьләрне тәнкыйтьләргә яраталар. Бу кадәре- ct 'н Рәсим белә иде, әлбәттә. Шуңа күрә бу очракта дәшмичә калуың эйс'этрэк булыр, дип фикер йөртте Рәсим. Ә ишек төбенә җитәрәк, ар- тынг? борылып, гарьлекләреннән ташып түгелергә җитешкән рюмкаларга ымлап алды — Яшь әтәчләрне әнә тегенең белән күбрәк сыйламыйбыз микән, Галиму.’’- та абый? Шуның белән яшьтән үк тавышлары бозылмый микән? — Дөр ес әйтәсең Рәсимулла, бик дөрес әйтәсең... Узган сугыш безгә бик яма.ч чир йоктырды. Үзебез генә авырсак бер хәер иде, гөнаһ шомлыгына каршы, балаларыбызга да йоктырдык бит яман чирне. Инде оныклар'ыбызны саклап каласы иде бу афәттән .. Аннары аракы- зәхмәтен гасыр, чар буе эчеп җайлашкан халыклар бар. Мичкәсенә төшеп ятса да, алырга чорт та булмый. Ә безнең халык нәрсә, бөтен гомере буе чәй эче!.'’ өйрәнгән халык. Иөзә белмәгән килеш дәрья уртасына илтеп ташласыннар әле сине, нишләрсең икән... Диңгез портлары ндагы сәламәтлек комбинатларында, фин мунчаларында, пары тәнне кымырҗытып, мускулларны кытыклап, бертуктаусыз хәрәкәт итеп, сәгать угы уңаена җай гына әйлә.неп, циркуляция ясап торган эксперименталь мунчаларда юынганы бар .Рәсимнең. Алар әйбәт, сүз юк. Әмма Рәс им үзләренең авыл мунчасын1 сагынган бит әле. Хәрби диңгез флоты корабларында гына була торгандыр мондый да чисталык, пөхтәлек! Чолан .ялларына кадәр гәрәбә шикелле ялтырап тора. Утыргычларда йомшак җәймәләр. Эчсәң, телеңне камаштырырлык салкын суы да шунда гына ,тора. Өсте ябылган, чүмече каплап куелган Мунча ишеген ачып җибәрсәң, идәнгә басарга кыенсынып торасың. Чөйдә эленеп торган мунчалалар, элгечтәге кызыл башлы сөлге акрын гына җылы һавада тирбәлеп гора. Бөтнек исе, юкә, мәтрүшкә чәчәге, карлыган яфрагы исләре башллрны әйләндерә, зиһенне чуалта. Җылы салып җибәргәч, түшәмнәр кутәрелеп киткәндәй була. Тәндәге бөтен күзәнәккә, чәч төпләреңә, керц/ек, каш араларыңа чемер- чемер килеп пар дулкынчыклары тула. Ул дулкь*ннар әле салмак кына агалар, кан тамырларыңа кадәр үтеп керә алмыйлар әле алар Менә акрын гына каен җиле исә башлый, борыннарны ярып, сулыш кылларына пешкән яфрак исе бәреп керә. Пар инде синең кан тамырларыңны да чемердәтә. Каен җиле кискенли, эссе яфрак очлары инде тәнеңә орынып киткәли. Күзәнәкләргә сыеша алмаган пар мускуллардан тышка ыргыла Ләкин дымлы яфраклар инде күзәнәкләрнең авызын ябып .куйганнар. Пар кан тамырына үтеп керә. Кан тәнчекләрен үрле-кырлы сикертә, тегендә чаба, монда йөгерә. Ахырда шашар дәрәҗәсе җигеп ярсыган кан йөрәк клапаннарына барып бәрелә. Шул вакыт чабылу шаукымына бирелгән кешеләрнең хәлләре китә, йөрәкләре кага башлый. Алар бүрекләрен, бияләйләрен салып ыргыталар да ләүхәдән төшәләр. Көч-хәл белән ишек ачып салкын карга чумалар яисә өсләренә бер чи ләк салкын су коялар Пар молекулалары суына, кан тәнчекләре чистарып, сафланып кала, йөрәк яна көч белән дәртләнебрәк эшлн башлый. Менә нинди мунча бар Рәсимнәр авылында! Кар әле чыгып чумарлык ук түгел иде Шуна күрә Рәсим тәне күкрәгендәге җөе белән бер төскә кергәнче чабынды чабынды да өстенә ♦ шатырдатып салкын су койды... * аа Тугызынчы бүлек Рәсим клубка барып кергәч шаккатты ул киткәндә тездән ләпеккә g батып ялан тәпи йөри торган малайлар, кызлар тәмам буйга җиткән- * нәр Буйга хәтта Рәсимнән узып киткән егетләр бар. Рәсим клубка ке- J pen киткәндә шундыйларның берничәсе болдырда тәмәке тартып кал- v ды Сөйләшүләре дә үзгә, ирләрчә, калын тавыш белән сөйләшәләр, g яшь механизаторлардыр, күбрәк телләрендә «скорость», «ДТ», «генератор» кебек колакны яра торган сүзләр генә. Кая киткән «камыш», «днл- * бегә», «йөгән», «тай» шикелле җанны иркәли торган сүзләр? s Эскәмияләрне сәхнәгә дыңгычлап тутырганнар Читләре арыш башаклары белән бизәлгән кызыл такта эленеп тора. Ана нәзек ак хә- е; рефләр белән. «Хезмәткә — намуслы караш!» дип язылган. Зал шып- * шыр, сап-салкын. Ишек төбендәрәк балык тозлый торган мнчкә тора х Стенада пломбасыз янгын сүндергеч ♦ Бакча ягындагы олы тәрәзә төбендә—кечкенә чагында Рәсимнәр g ул тәрәзәдән качып-посып кино карыйлар иде,— башына солдат бүреге чәпәп куйган агай тәмәке тартып утыра Рәсим аны йөткерүеннән * таныды Печтер Имамы Бернигә дә шаккатмый торган адәм Элек « колхозның яшелчә бакчасын каравыллый торган иде ул. Гомумән, бу ♦ як кешесе түгел ул. Элмәлегә мари ягыннан килеп үрнашкан Бала- чагасы юк. Карчыгы да үзе шикелле Өенә кайткач, бәрәңге бакчаларына чыга да тәмам карашы төшеп күз бәйләнгәнче илгыз шомырт төбендә көрсенгәләп утыра. Кеше белән аралашмыйлар, үзара да ачылып китеп гәпләшеп утырганнарын күргән кеше юк аларның. Мәхәббәт турында уйлый башласа, Рәсимнең күңеленә ни өчендер нәкъ менә Печтер Имамы һәм аның карчыгы Гайшәбнкә әби килә торган нде. Аларның да яшьлекләре, мәхәббәтләре булгандыр бит ннде И-н дөнья!.. Кеше белән сөйләшергә яратмаса да. бер туйдан соң кемгәдер «Минем болай йөрүемә әти белән әни генә гаепле, тәгәри тәгәри янсыннар тәмугта»,— дип әйткән, ди, имеш, Печтер Имамы' Шүннан башка ләм- мим Нн өчен шул кадәр рәнҗегән ул әтисе белән әнисенә, нинди төзәлмәс җәрәхәт ясаганнар ата белән ана балалары күңеленә, анысын, кем әйтмешли, бер ходай да Имам ага үзе генә белә Печтер Имамы яныннан күренмичә үтеп китәргә яхшысынмады Рәсим — Исән-сау гына яшәп ятасынмы, Имам абый?—дндс ул күршесенә кулын сузып. Имам кулындагы тәмәкесен суыра, җыерылган йөзен төтен болыты артына яшергәч кенә кулын бирде Аның каты кулы бозда яткан бәрәңге кебек салкын, кытыршы иде — Армиядән кайттым бит, Имам абый — Армиядән? — Үзегез ничек яшнссз сон. Имам абый? Гайшәбикә абыстай исән- саумы? — Исән-сау. — Хуш. Имам абый, эчкә керим әле мин, яшьләр янына - Ярый шытып маташты. — О-о, моряк кайткан! — Югалган кеше... — Исән-сау гына кайттыңмы, Рәсим энем? — Олы юлда талап китсәң дә танырлык түгел. — Казна ипие килешкән кешегә. — Иртә белән Галимулла абыйлар капкасыннан бер ят кеше кереп киткәнне лә аны, син булгансың икән. — Бөтенләйгәдер ич, Рәсим? — Безнең авылдан моряк югые бугай әле. — Ник булмасын? Мирзанур сун, Мирзанур. — Мирзанур кайтканга егерме ел инде. Диңгезнең ни төсле булуын да оныткандыр. — Ә Хәбир? — Хәбир ярда гына служит иткән ич ул. Рәсим сорауларның кайсысына башта, кайсысына ахырда җавап бирергә дә белми торды. Хәер, аны уратып алган шат чырайлы егетләр, кызлар, танышлар, таныш түгелләр аңардан жавап көтмиләр дә иде бугай. Иң кызыксындырганы — Рәсимнең кайтуы, аның клубка чыгып күренүе иде. Күрешергә сузылган кулларның күбесендә алтын балдаклар, ике куллап күрешүчеләрдә алтын йөгертелгән ялтыравыклы сәгатьләр дә күренгәләп китә. Рәсим авылда чагында болар юк иде әле. Кичә Хәбирнең тел төбеннән: «Колхозчыны акча белән азындырмаска кирәк,—дигән шикеллерәк фикер аңлашылып калган иде. Нигә, әллә колхозчының алтын балдак киясе, алтын сәгать тагасы килмиме? Алтын кыйммәт хәзер. Кибеткә күкәй тапшырып кына алтын балдак алып булмый. Иң соңгы сорауны бөдрә чәчле гармунчы малай бирде. Ул уйнаудан туктаган, әмма гармунын тезеннән төшермәгән, идән уртасындагы ыгызыгыны, курчак театры курчагы сыман, баян артыннан башын гына калкытып күзәтә иде. — Рәсим абый, карале, Рәсим абый, диңгез Тигәли күле хәтле ике бармы? Барысы да дәррәү көлеп җибәрделәр. — Аптырама, Рәсим абый,— диде көлеп арыгач, шахматчы малайларның өлкәнрәге.— Ул Ибрай география дәресендә дә жыр чыгарып утыра, диңгез ни дә ана, елга ни, ике чабата — бер кием. Бөдрә чәчле малай, Рәсим абыйсының җавабын көтеп тормыйча, шахматчы малайны әйләндереп салды — Кеше мыскыл итеп утырмасана, чучка бәбәк. Диктант дәфтәреңнән койрыклы «бншлехләреңне сана башта. Шуның белән күрешү тантанасы тәмамланды. Рәсим Элмәле клубының законлы әгъзасына әверелде. Игътибар үзәге баянчы малай белән шахматчы малайга күчте. Фирдәүсә, Рәсим үзе керсен, дип, юри чыкмыйча утырган, ахры, китапханә ягында. Югыйсә, ишеткәндер инде, ишетмичә калмагандыр — ике арада төрле плакатлар ябыштырылган такта стена гына бит. Рәсим, керергә ярыймы, дип ишекне ачып җибәргәч, бик гаҗәпләнгән булды. Төтен дулкыннары арасыннан җыерчыклы йөз болганып чыкты, Печтер Имамы нурсыз күзләрен Рәсимгә түгел, ншек өстендәге билгесез ноктага төбәгән иде. Аның каравы клуб эчендәгеләр шау-гөр килеп каршы алдылар Рәсимне Шахмат уйнау онытылды, доминочылар да кулларындагы шакмакларын өстәлгә ташладылар Почмактагы олы баян өстенә башын салып утырган бөдрә чәчле малай гына, аны-моны сизмичә, шалтыравык төймәләрне җанфәрманга кыйный-кыйный «Умырзая» көен шың- — Энекәчем, әллә күземә күренәсеңме, Рәсим түгелме суң?—дип урыныннан сикереп торды да, өстәл өстендәге китаплар өемен идәнгә ишеп төшереп, ишек төбенә атылып килде, Рәсимнең муенына сарылды, хушбуй исе аңкып торган шома чәчләрен Рәсимнең иягенә терәп, тынып торды. — Егетләр кайта хезмәт иткәч... ♦ Җырның азагын Рәсим белә иде, шуңа күрә Фирдәүсәнең кыза- - рып чыккан күз кабакларын сөртеп алуын көтеп торды да. үзе сүзгә < кереште в Күрешергә дә чыкмыйлар, понимаешь, син монда җәһәннәм чи- 5 теннән җиде диңгез кичеп кайтасың.— Бу «понимаешь» Галимҗан £ абыйсыннан йогып калган, ахры, Рәсимгә. Югыйсә, понимаешьсыз 1 сөйләшә торган иде флотта Әй, Рәсим,— диде дә Фирдәүсә артына әйләнеп карады Анда, 5 китап күче артына башын яшереп, пальто якасының күпереп, елкыл- с дап торуы беләнме, йөзенең дә, күзләренең дә түм-түгәрәк булуы бе- ® ләиме, бохар күгәрченен хәтерләткән тагын бер кыз утыра иде ♦ — Исәнмесез,— диде ул, колакларына кадәр кызарынып Рәсимгә = бер генә мәртәбә карап алды Иөз кызыллыгын яшерергә теләгәндәй, J башын иеп, тавышсыз-тынсыз гына чыгып китте Әллә тиде аның бәлә- «т кәй туфлиләре идәнгә, әллә юк. Фирдәүсә Рәсимнең, нинди асыл кош бу, дигәндәй гаҗәпләнебрәк *- калганын күргәч, саксыз гына кулын селкеп идәнгә төшкән китаплары- ~ на иелде. п — Авыл хуҗалыгы институтының практиканткаем Авылда кеше са- 3 ны тулмаган Зоотехник, имеш. Сыер бозаулаганын күрсә, бер чакрым- п га йөгерә Мәми авыз Исеме дә бит аның Мөккәррәмәгөлдөррия = Фирдәүсә, Рәсим көлсен өчен, юри «р» авазына басым ясап әйтте. * — Алай, элек фермада мөдир бар иде Онытканда бер, күн сумка тагып, ат врачы Качугин килеп чыга иде. Хәзер инде, әнә, зоотехник Мөкәррәмәгөлдөррия.. Әле китапханәче дә укып кайтачак, анысы үзебезнең авыл кызы,— дип, сүзне икенчегә борды Фирдәүсә — Әле ике эшне дә үзем сөйрим. Бетереп кайттыңмы. Рәсим? Мин әйтәм, күренми, күрше авылда яши, ахры Тавышың да үзгәргән Син киткәндә туып кына калган балалар дүртне тутырды бит инде Адәм көлкесе, шулай озак йөриләрме читтә. Хәят апа ничек түзгәндер, белмим Ялгыз кешегә бер көне дә кыен бит дөнья көтүләре... Рәсим Фирдәүсәнең йөзеннән үзгәрешләр эзләде. Юк иде үзгәреш Фирдәүсәдә Ул киткән чакта ничек калган булса, хәзер дә шулай Җыйнак гәүдә, беленер-беленмәс кенә калкып торган тыйнак күкрәкләр Икегә ярылып торган шоп-шома чәч Яңакларындагы алсулык кына җуелган сыман Аннары кул селкеп сөйләшүләре, әй, дип ирен читләрен җыерып куюлары олыларча. Хәер, бөтен хәрәкәтләре, барча ым- нары-ишарәләрс килешеп тора тагын үзенә. Күрешкәч сөйләшенә торганы сөйләшенеп бетте бугай, ниһаять Рәсим Фирдәүсәнең чекерәеп торган елтыр күзләре үзенә төбәлүен тойган хәлдә шүрлекләрдәге китапларны караштыргалап, озакка сузып актарынгач «Кызыклы китаплар кайтамы? Китап укучылар күпме?»— дип сорады Фирдәүсә аның һәр соравына, имтиханда «бишле» алырга тырышкан бала кебек, җиренә җиткереп җавап бирә барды — Кызыклы китаплар кайта Синең шикелле күп алмыйлар хәзер Алганы да кешедә айлар буе ята. Син шигырь китаплары да укый торган идең Шигырь китапларын хәзер халык аз укый. Кыз кыркыннары- на хәтле фантастика, я көлкеле китап, дип тенкәне корыта Элек мәктәп укучылары күп укый иде Үзәктә рус мәктәбе ачылганнан бирле алар да онытты китапханә юлын Рәсим мыегына чорнап куйды: эһе, «үзәк» дигән сүз юк иде элек. Хәзер авылда «үзәк» дигән җир дә бар икән. Фирдәүсә әңгәмә уңаеннан анысын да аңлатып китте. — Чыршы авылын үзәк дип йөртәбез. Авыл Советы шунда, идарә, таш клуб шунда. — Шигырь укымыйлар, дип читтән килгән кешеләргә сөили күрмә тагын. Көләрләр. Менә Хисам Камаловның шигырьләрен алам. Монысы Фадеевның «Разгром»ы. Безнең Назаренко дигән бик әйбәт старпом бар иде. һәр культуралы милләт үзе белән багланышта яшәгән икенче милләт телен, хәле җиткәнчә, һич югы, җырларының мәгънәсен аңларлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиеш Шул чагында гына ул милләт буларак күршесенә дә, үзенә дә дөрес бәя бирә дип әйтә торган иде. Ә безгә җыр белән генә булмый, безгә күбрәк өйрәнергә, күбрәк белергә кирәк. Фирдәүсә: «Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел»,—дип көй- ликөйли Рәсимгә яңа карточка тутырды. Рәсимгә кул куйдырды. Кул куйганда Рәсим күз чите белән генә Фирдәүсәнең почык борыны тирләп чыгуын, болай да юка иреннәре кысылып, яфрак калынлыгы гына калуын күреп алды. Эх, вакытында саубуллашып чыгып китмәде Рәсим. Нигә кирәк булды инде Фирдәүсә каршында: ах, мин менә нәрсә беләм, менә миңа нәрсә өйрәттеләр, дип мактанып торырга? Фирдәүсәнең характерын белмәгән кеше кебек. Мөкәррәмәгөлдөррияне утлы табага бастырганда, борын яфраклары болай күпермәгән иде бугай әле аның. Чыгып китәргә соң түгелдер әле, шәт. Шәт, түгелдер әле... Чыктың, чыгарыр Фирдәүсә коры килеш кенә. Әнә күзләреннән яшеннәр атып та җибәрде. Иреннәрен кыймылдатканы күренмәде, ә сүзләре бик ачык ишетелде: — Сине дә әйтер идем инде, Рәсим... География дәресендә җыр чыгарып утыра торган бөдрә чәчле малай баянын ныграк кычкыртсын иде, ичмасам. Шулай инде, шулай, дөрес уйныйсың. «Умырзая шыта, карагыз...» Ах, чәнчелгере малай. Уйнавын бөтенләй акрынайтты». — Җиләк кебек кызны ычкындырдың... Ни әйтәсең инде моңа каршы? Дөрес сүзгә җавап юк, дәшмичә сүзнең дәвамын көтәргә туры килә. — Әле кемгә, диген. Бер селәгәй малайга, аракы мичкәсенә. Әһә, ябышырга җеп очы булды. Бәлки, батмас Рәсим. Бәлки, исән- сау ярга йөзеп чыгар, йөз-битләре кызармаган бугай әле. Димәк, Фирдәүсә һөҗүмен кире кайтарырга була. Иң алдан плацдарм әзерләргә, ягъни тамак кырып куярга кирәк. — Кһм!.. Кайчандыр, кемнәрдер ул аракы мичкәсе өчен җан атып йөргән дигән сүзләр йөри авылда. Разведка мәгълүматларына караганда, хәзер дә оныта алмыйлар ди аракы мичкәсен... Кайберәүләр... Контрһөҗүм уңышлы булды бугай, һәрхәлдә Фәрдәүсә бер минут чамасы борын яфракларын тибрәндереп, аңына килә алмыйча утырды. Ләкин бу мәкерле тынлык булган икән. Рәсимгә ул кыйммәткә төште. — Хәбир синең җан дустың, әйтсәм үпкәләмәссең микән, Рәсим? Әйдә, үпкәләмәссең әле, кунак түгел, үз кеше.— Ишектән ачык изүле балон плащын флаг комачыдай җилбәгәй җибәргән кызыл йөзле бер ят кеше башын тыккан иде, Фирдәүсә барып шарт иттереп ябып куйды ишекне. Теге мескен борынын чак кына кыстырмый калды. — Кайсысы тарта анда, куып чыгарам хәзер барыгызны да1 Җан көекләре. Гәзнт-журнал укырга килмиләр клубка.— Фирдәүсә Рәсимгә күтәрелеп карамыйча гына урынына барып утырды, өстәлнең бу почмагындагы китапларны икенче почмакка күчереп куйды.— Кемнәрдер җан атып йөргән, дисең инде, алайса. Җан атып йөргәнмендерме, юктырмы, анысы минем эш, әмма ләкин мин барыбер ул пижа ябала гына кияүгә чыкмас идем. Гомерем буе ир чыраен күрмәсәм дә чыкмас идем мин аңа Әйтсәм әйтим, Рәсим, мәхәббәтнең нәрсә икәнен белми торган бәхетсез зат бит ул. Яшермим, бер заманны, әле армиягә алынганчы ук, мин аны яратып китә яздым Ходай саклагандыр, тиз арындым җүләр чирдән Син уйлама, Хәбир өйләнгән дә, бу шуңа үчләнә икән, дип. Ике ятып бер төшемә керми Әле син ачуны китергәнгә ♦ күрә генә.. Чит илләрдә өреп тутыра торган хатын-кыз карачкысын - саталар икән. Резинадан ясалган диме шунда, пласмастанмы. Кайбер « ирләр шуны алып кочып яталар икән. Хәбиргә дә менә шундый ка- ш рачкы кирәк, чын хатын-кыз түгел... Әллә Тәслимә яратып чыкты, дип = уйлыйсыңмы Хәбиргә? Юк, йөз кат юк, мең кат! Мин Тәслимәне син- - нән яхшырак белом бит. Өзеп чыгарасын, бөтермә төймәңне.. Хат 3 язгалап кына торсаң хет. Ничек китәргә дә суга төшкән балык кебек * югалырга мөмкин кеше шулай — Әллә мине яратадырие, дип уйлыйсыңмы Тәслимәне, мине дә с яратмыйдырие ул,— диде Рәсим, Фирдәүсә тынып торган арада, кызып ® һәм гасабиланып. ♦ — Синеме? Ничек телең бара? Икәү генә калдык исә гел син генә = идең аның телендә, гел син генә. Урамда син уйнап йөргән көйләрнең s барысын да исендә тота ул. Шуларны көйләп җырлап йөри иде. Гарип «8 Гашыйк турындагы әкиятеңне әллә ничә тапкыр сөйләп бирде миңа £ Чәчендә нинди приколка дип уйлыйсын син аның менә хәзер, менә шушы минутта? Мөрәле юлында тәгәрмәч астына эләгеп сынган иде бит “ Син булавкасын капрон җеп белән чорнап биргән идең. Менә шул при- п колканы кадап йөри Тәслимә чәченә. Н Булган иде шул, әйе, андый хәл дә булган иде Ләкин боларны нигә «сөйли әле Фирдәүсә Рәсимгә? Боларның нинди әһәмияте бар хәзер. = Буласы булган, буявы сеңгән, узган гомер кире кайтмый, сулар үргә * акса да Рәсимнең йөрәге таш, дип уйлыймы әллә ул? Шулай әйтергә, нәкъ менә шулай гына авызын томаларга кирәк Фнрдә\сәнең. Әйтә алмый ләкин, әйтә алмый Рәсим Әйтергә теле күтәрелми Тәслимә турында һәрбер сүз, һәрбер вакыйга, һәрбер истәлек кадерле шул Рәсимгә, күздән яшь чыгарырлык дәрәҗәдә кадерле. — Ихтимал, сиңа Әхмәт абыйга гашыйк булган нде Тәслимә, диярләр. Әхмәт абый өйләнгәч тә аның артыннан күсәк булып йөрде, диярләр Рәсим, сагаеп, сүзнең азагын көтте Нәрсә ялганлар икән Фирдәүсә, тагын нәрсә уйлан чыгарыр икән. Әхмәт абыйсын яратуын Тәслимәнең үз авызыннан ишетмәсә, бәлки, гайбәт, днп уйлар иде Рәсим. Ишетте шул, теге елны, үз авызыннан ишетте — Ә мине, беләсеңме кем ярата? — дип бөтенләй көтелмәгән яктан китереп сукты Фирдәүсә — Әйтимме, кешегә әйтмисеңме? Көлмә түлке. Мине Печтер Имамы ярата Рәсим шаркылдап көлеп җибәрә язды — Көләсеңме? Көлмә, дидем ич мин сиңа. Ни өчен төнге сәгать унбергә хәтле салкын залда тәмәке пошкыртып утыра днп уйлыйсың син аны, ә? Мине күрү өчен килә ул клубка Ә, беләсеңме, мине күргәч, йөзендәге җыерчыклары пәрәвез җепләре кебек беленер-беленмәс кенә кала аның. Бер күтәрелеп карый, икенче мәртәбә күтәрелеп карый алмый Куллары да калтырый бнт әле аның. Беркөннәрдә — кино буласы көн нде — иртәрәк килдем дә йозакны ача алмый ннтегәм Имам абый әллә кайчан килгән нде, болдыр почмагында тәмәке тартып тора Мин эндәшмәсәм, килмәгән дә булыр нде Карт булса да, шундый оялчан ул. Булмый, Имам абый, ачылмый бит, дигән булам инде моңа Тәмәкесен карга атты да сүзсез генә килде. Салкын йозакны ике кулы белән кысып — мин шырпы яндырып торгач барысы да күренә — мәрткә китеп торды башта Мин инде, йөрәге тоттымы әллә, дип кур- кыл* киттем. Беравык шулай тынып торгач, ачкычымны шалтыратырга тотынды бу. Шырпыны бармагым пешә башлаганчы тотам да яңадан сызам, кул бармагым пешә башлаганчы тотам да сызам. Шунда күрсәң, кулы бер тамчы калтырамый бит Имам абыйкәчемнең! Шаккаттым. Чылт иттереп кенә ачты да йозакны миңа бирде, тагын болдыр почмагына барып басты. Зал ягына бер-ике адым атлагач кына игътибар иттем — әле генә кулны өшетерлек иде йозак, инде тимер мич кебек җылынган. Исем китте шул чагында. Булса булыр икән карт көнендә шул кадәр җылы!.. Фирдәүсә сөйләгәндә Рәсим үз-үзен кулга алып өлгерде. Фирдәүсә әйтер сүзен шундый шаян хикәяләрдән башлаган булса соң. Менә син, ә, иске авыздан яңа сүз... Гомер узар, уч табаны чаклы авылның ничек сулаганын белмичә үлеп китәрсең тәки. Туктале, кая калды соң бу Фирдәүсә. — Ә син? — дип сорады кыздан Рәсим. — Нәрсә мин? — Син ничек җавап бирәсең инде Печтер Имамының кайнар мәхәббәтенә? — Рәсим! Көлмә, дидем ич мин сиңа. Синең карт кешедән көләргә хакың юк! — Я, я, ярар, көлмим. Әхмәт абыйның ни катнашы бар инде монда? Тәслимәнең ни катнашы бар? Әллә Әхмәт абыйны да Печтер Имамы шикелле бетешкән карт дип әйтергә уйлыйсыңмы? — Минем бер гаебем дә юк, миңа алай усал итеп карама, Рәсим. Печтер Имамы — Тәслимә. Әхмәт абый — мин... Аңлашыламы? Фирдәүсә, бик аз гына баян тавышына колак салып торгач, теге якка ымлап алды: — Кара, ярыйсы гына маташтыра башлады бит теге кабак баш, ишетәсеңме... Юк, юк, үләсем килми, юк, үләсем килми, умырзая кебек боегып... Юк, «Умырзая» көен рәтле-юньле уйный алмый иде әле егет. Моңа ирешү өчен, мөгаен, әле аңа тагын бер чалбар тезен туздырырга туры килер. Я алла, әллә Печтер Имамына гашыйк булган инде бу Фирдәүсә... — Ярар, аңлашылды да, ди. Әгәр дә Печтер Имамы медпунктта фельдшер булып эшләсә, Фирдәүсә төнлә белән аның янына кереп йөрер идеме соң? — Менә син нәрсә турында, менә син ничек уйлыйсың? — Фирдәүсә- нең күзләреннән тагын яшьләр атылды. — Ә • ■ р^ям нәрсә булган? Керер идем, билләһи керер идем. Имам абыйны юатыр өчен, аның җанын юатыр өчен. Син, Рәсим, шушы китапханәдән китапларның барысын да диярлек укып чыктың, тегендә дә аз укымагансыңдыр... Гайбәтче хатыннар кебек сөйләшәсең, дисәм, гафу ит. Медпункт ике смена эшли бездә. Теләсәң, син дә керә аласың анда. Бүген какраз Тәслимә сменасы. Әле сәгать тугыз тулып кына килә. Унга кадәр эшли медпункт. — Хаҗәте бар инде хәзер Тәслимәнең. Монысы бигрәк тә балаларча. Алай әйтергә теләмәгән иде Рәснм. Фирдәүсә усал. Фирдәүсә культура-агарту эшен алып бара, аннан да бигрәк кешенең психологиясен яхшы аңлый. Кайдан белер иде, югыйсә, ул Печтер Имамының үзенә гашыйк булганын? Хәтәр кыз Фирдәүсә. Моның янында сак булырга кирәк. Рәсим усаллана башлагач кына^нйШләп авыз ера әле ул? Китәргә кирәк моннан яхшы чагында. Ычкынырга кирәк. — Рәсим. — Мин туганнан бирле Рәсим. — Онытмагансың икән бит син Тәслимәне. Син аны һаман да яратасың икән бит. Гафу ит, мин юри генә, сине сынар өчен генә сүз кузгаткан идем Тәслимә хакында Рәхмәт, Рәсим, син бер дә үзгәрмәгәнсең Син һаман да шул ук Рәсим Алайга китсәме, алайга китсә, Рәсимнең дә мин-минлеге бар, алай- га китсә, Рәсим дә төшеп калганнардан түгел. Каушамыйча нитмичә, үзәгенә үтәрлек итеп әйтергә кирәк, әлбәттә Печтер Имамы, имеш, чурт-чурама, тагын әллә нәрсәләр уйлап табар әле бу Тәмам артистланып беткән икән клубта эшли-эшли. ♦ — Җитте, Фирдәүсә. Булды. Рәхмәтеңә рәхмәт Ләкин син шуны - аңла: мин Хәбир белән Тәслимә арасына керергә җыенмыйм. Беркам- < чан да Аңладыңмы, беркайчан да. Сина Хәбир кирәк икән, мине ка- и тыштырма Печтер Имамы түгел мин сина. Хуш.. Рәсим ишектән чыкканда Фнрдәүсәгә борылып карады. Фнрдәүсә - калды Өстәлдәге китаплар күче арасында, идәннән түшәмгә кадәрле - сузылган китап киштәләре арасында үзенең мәхәббәт фәлсәфәсе. Печ- * тер Имамы турындагы уйлары белән берьялгызы калды Фирдәүсә . < Шахматчы малайлар рокировка ясый белмиләр икән, китапханәдән с чыккач, Рәсим аларны рокировка ясарга өйрәтте Беркавым, домино- * чылар артына басып, аларның бөтен җаннарын биреп, азарт белән, > йөзләренә чын борчылу, шатлык яисә үкенү галәмәтләре чыгарып, ара- тирә «менә без болай итәбез аны>, «бусы ничегрәк була?», «әһә, берсе - утырды», «тегесенең дә койрыгына басабыз аны», дип кычкыргалап >й- ч науларын карап торды. Ялангач имән өстәлдә бик шәп чыкылдыйлар £ иде домино сөякләре Кабак баш инде икенче көнне шыңгырдатып ма- ■_ таша. Менә шулай яхшырак та булыр «Умырзая»га барыбер тешең - үтми. Биючесе булмаса да, «Бишле бию» көе күңелне күтәрә, уйларга о да җиңел аннан соң. ' з Кеше карага сиздермичә генә чыкты Рәсим клубтан Бу юлы Печ- г- гер Имамы белән сөйләшеп тормады. Печтер Имамы, җыерчыклы йөзен х бүрек күләгәсенә яшереп, ярым-карангы тамаша залын каравыллап < калды. Тышта салкын түгел иде Шулай да Рәсим бескозыркасын кашларына ук төшереп киде. Клубтан ераклашкач, юл уртасында туктап, төнге тавышларга колак салып торды, сәгатенә карады Вакыт бик акрын бара, әле ун туларга ярты сәгатьтән артыграк нде. Тәслимә— Печтер Имамы, имеш. Ну, сөйләшеп тә күрсәтә сон Фирдәүсә. Нәрсә әйтергә теләде икән ул шундый чагыштыру китереп? Тәслимәнең Әхмәт абыйсына булган мәхәббәте Печтер Имамының мине яратуы кебек үк өметсез мәхәббәт, нәтиҗәсез ярату, дип әйтергә телә гәндер инде, бәлки. Бнк кызык килеп чыга бнт әле бу, шайтан алгыры. Үзе яратмаган пешегә кияүгә чыга берәү, шуның белән яши, өметсез мәхәббәте турында уйлый. Ә Рәсим нишләргә тиеш инде бу очракта? Туктале, нишләп һаман Тәслимә турында уйлый соң әле Рәсим? Аяк астында кар юк, шуңа күрә шыгырдамый да Менә шул чакта да уйларга кирәк. Күк болытлы, караңгы. Менә шул чакта да уйлап була. Зират ягында нәзек тавыш белән бер эт улый Менә шул хакта уйласаң да ярый Куенындагы китапларны бүген үк укып чыгар ул, шәт. Әйе шул, иң яхшысы — китаплар турында уйлау Аннан ары, аннан ары Нәрсә сон. кунак кадере өч көн, хәрби учетка утырырга да эш мәсьәләсен кайгырта башларга кирәк Эш мәсьәләсе артыннан өй мәсьәләсе... Анысы акрынлап, җай белән Кара, нишләде әле. элекке кебек борчылмый башлады Рәсим өй салу мәсьәләсендә Салсак ни, салмасак ни. дип кенә карый түгелме соң ул бу мәсьәләгә? Матчаның бер очына Рәсимсез генә куйганнар икән терәүне, икенче очына Рәсим куяр. Менә бит нинди уйлар килә башка, уйларга тотынсаң Әнисе дә аны моны дәшми Улым ул булган, кайткач, үзе карар дигәндәй, шыпырт кына йөри бирә Тагын нәрсә хакында уйларга мөмкин? Тагынмы, тагын Башы рөхсәт бирмәгән килеш аяклары кая алып бара соң әле Рәсимне? Уй лап бакса, күптән медпунктка таба атлый икән инде Рәсим. Карак кебек юлбасар кебек, үзеннән үзе качып, Тәслимә турындагы уйларны эт улавы аргына яшереп... Ничек оят түгел сиңа, Рәсим? Тагын бер-ике адым гына атлыйсың да кире борыласың, ярынмы? Ирле хатын белән шаяртырга ярамый, ярамый, Рәсим. Я, тагын берне атладың, ди. Ә хәзер борыл инде. Медпункт тәрәзәсенә пәрдә корылган, барыбер бернәрсә дә күренми. Ә медпунктка барса ни булган? Медпункт кешеләр килер өчен инде ул. Башың авыртса да барасың, эчең авыртса да. Борыл, Рәсим, егет кешегә килешә торган эш түгел. Үз-үзеңне алдама. Борыл яхшы чагында. Ярар инде, караса ни булган? Ашалып төшмәс әле медпункт тәрәзәсе. Тәслимәне кыз чагында күрде, хатын булгач та күрәсе килә ич Рәсимнең. Әнә, пәрдәсе тартылып бетмәгән җире дә бар. йөзенә генә карый Рәсим аның, үзгәргәнме, нишләгән икән... Рәсим өлгенең уч табаны кадәр ачык калган урынына күз сирпеп алуга ук таныды Тәслимәне һәм, аягы таеп, тәрәзәгә яңагын бәрә язды. Тәслимә үзгәргән иде. Ләкин бу үзгәрешнең нәрсәдән гыйбарәт булуын төшенер дәрәҗәдә түгел иде Рәсим бу минутта, йөзе сулган дисә, элек тә шулай озынчарак иде. Тәслимәнең өстендә ак халат. Халат җиңнәрен сызганып куйган Сыгылмалы нәфис куллары белән әллә дару болгата шунда, әллә чәй. Элек кечкенә колаклары куе чәчләр арасына керми дә торган иде. Хәзер чәчләрен күтәреп тараган Тәслимә. Шуңа күрәдерме, муены озынаеп киткән сыман. Монысы да килешле, монысына да бәйләнеп булмый. Әллә мыек та чыккан инде үзенә? Ут яктысы яннан төшкәндә генә шулай булып күренә икән, хәер Керфекләре дә болай ук озын түгел иде ич аның. Әллә ут шулай алдыймы? Төнге күл өсте кебек зәңгәр хәзер аның күзләре. Сагышлы уйчанлык, әйтеп бетергесез тирән моң белән өретелгән бугай алар. Керфекләре сирпелгәндә Рәсимгә һәрхәлдә шулай күренде. Рәсим Тәслимәнең күкрәгенә карамады. Карамаса да күз алдында торды Тәслимәнең халат аша тыгыз булып беленеп торган күкрәкләре. Тәслимәнең озын ак муеныннан, алсу яфраклы кечкенә колакларыннан, сине үртәргә теләгәндәй, аз гына алгарак чыгып торган килешле иреннәреннән аерылгысыз иде шул Тәслимәнең яшь күкрәкләре. Карарга теләмәсә дә, хыялына үзләре йөзеп килделәр алар. Китәргә кирәк иде. Угры кебек болай тору килешми иде. Китәргә кирәк иде. Ләкин пыяла артындагы сурәттән аерылу турында уйлау Рәсимнең бөтен барлыгын дер селкетеп узды. Баллы пыялага ябышкан чебен халәтендә хис итте Рәсим үзен... Тәслимә аның йөрәк тибешен ишетмәсә дә сулышын ишетер төсле иде. Рәсим күзләрен чытырдатып йомды, ярдан торып көймәне дулкын эченә этеп җибәргәндәй, кулларын тәрәзә яңагына терәде, мускуллары киерелде, йөрәген тынычландыру өчен кар өстенә ятып торасы килде аның. Юк, карга ятып кына тынычланмаячак иде аның йөрәге, йөрәкне тынычландырыр өчен Рәсимгә эткә әверелергә һәм зиратның артына чыгып айсыз-нолдызсыз караңгы күккә карап таңга кадәр уларга кирәк иде. Унынчы бүлек — Мунчадан сон, суык тияр, улым, кар яумыйдыр ич, карга буялып беткәнсең,— дип каршы алды Рәсимне әнисе. Күр әле, чынлап та, карга ятып аунамады бугай ич Рәсим? Медпункт кыегыннан да кар коелганы сизелмәде. Әйе бит әле, каеннардан, зират каеннарыннан коелды кар. Юлны озынайтыр өчен, юри зират артыннан әйләнеп кайтты Рәсим. — Кеше-фәлән юктыр ич, әни? — Ят кеше юк, Нәфисә күрше генә. Чүпрә сорарга кергән. Рәсим Нәфисәттәй чыгып киткәнче, тагын бераз урамда йөреп ке рергә уйлаган иде дә, әнисеннән яхшысынмады. Өс-башын каккалап өйгә керде. Урамда бер исәнләшкәннәр иде инде Нәфнсәттәй белән, бу юлы изде кул биреп күреште Кулларын боз кебек булганчы канларда йөрдең болан, үскәнем,— дип телләнеп каршылады аны Нәфнсәттәй.— Карап-карап торам да тагын бер карап ку/тм. Гернадир кебек булдыгыз бит, сөбеханалла ♦ Әтиләрегез генә күрмәде шул, әтиләрегез генә. - Йомшак ион оегына килеп сырпаланган песине Нәфнсәттәй читкә- < рәк тибәрде. — Өйләндермә әле, Хәят, малаенны, рәхәтләнеп йөреп калсын, егет х чаклар ике килми. Армиягә киткәнче еллар ябык булды, ачлы-туклы х яшәп баш күтәрми эшләделәр Рәсим кече якка кереп чуеннан аш салып алды. Сәке читенә уты- ч рып, күпереп пешкән арыш ипиен килеп алды да өрә-өрә аш капты * Итләре җимеш кебек суырылып кына керә иде авызга. Күпереп пешкән Е арыш ипне капкан саен кабасын китерә иде. Рәснм, аны моны уйла- ® маска тырышып, ризыкныц тәмен белеп кенә ашарга тотынды. Аны-'* моны уйламаска тырышса да, әнисе белән Нәфнсәттәй сөйләгән сүзләр = бик ачык ишетелә һәм уйланырга мәҗбүр нтә иде аны. — Ашыкты шул, ашыгыбрак ташлады. Әйттем үзенә. Әле өй ара- ч сында эшләрлегем бар, бер-нке ел рәхәтләнеп йөрнм, канә, дидем * Тыңламады. Шул Борһан Кукамай нәмәрсәсен сөйрәде дә кайтты бер- = көнне. Йөргәннәре дә ишетелмәгән не, белмим ничек кенә булгандыр. £ — Маңгайларына шулай язылган булгандыр инде, Нәфисә күрше, з Нихәл итмәк кирәк, маңгайларына шулай язылган булгандыр. Әйбәт г торалармы соң болай?.. = — Торалар, дисәм, ялган булыр, тормыйлар, дисәм, ир белән хатын. * Малай бик каты эчә башлады <;онгы вакытта Эчкәнен яратмый тегесе Хәзер күркә кебек кабарынып китә. Малай да үпкәли аннары. Кул күтәреп сукканы юк болай. — Таза нигезгә бирде инде Борһан кызын. Әйбәт кенә яшәсеннәр не дә, канә. Нихәл соң, сиңа каты түгелме килен? — Минамы? Ни, күрше, әйттең сүз! Мина каты булып ни кыла ала ул? Икесен дә пырылдаттырып кудым чыгардым булыр Минем ачуым ны китерсәләр... йортны мин җыйган акчага салдылар Әнә, мунча аларга! Шунда чыгып торсыннар, сыеша алмасалар Бераздан теге яктан пышылдап сөйләшүгә күчтеләр. Рәснм кола гына «җитди», «ничә ай», «менә син», «медпункт», «бишек» кебек аерым сүзләр генә килеп кергәләде , Нәфнсәттәй дә булсын, пышылдап сөйләшергә дә риза булсын1 Шактый ерак араны йөгереп үткәндәй, мыш-мыш килеп торды да ярып саллы. — Ишетсен ишетмәгәнен. Авыл җирендә абзар артына чыкканын да яшереп булмый. Булса булырга вакыт инде бик Өйләнешкәннэренә сигезенче ай китте... Әй. Хәбир Кечкенә чагында, тукта үстерим, кеше итим, дип чиләнәсең. Инде үсеп җиткәч тә тынычлык юк. *У«ы үсеп җиткәч. Ашыктырма, күрше, ашыктырма, малаеңны өйләндерергә Авылга кайткач беркая да чыкмыйча, әннсе белән генә сөйләшеп, тыштагы хәлләрне тәрәзәдән генә карап утырырмын, дип уйлаган иде Рәсим Хәтта зимагур кәҗәсен дә сагынды ул Өчәр дүртәр тәүлек давыллы диңгезләрдә чайкалганда, исән сау әйләнеп кайтсам, печән нән өзелдермәс идем, дип адарынган чаклары да булды Бактың исә. кәҗә иң арткы планга калып бара Хәер, үзе дә бик өнәп бетерми кара киемле ят кешене. Болдыр алдында Рәсимнең шәүләсе күренүгә, бн ген хуҗалыгын сарыкларга тапшыра Утын әрдәнәсенә сикерә, аннан лапас түбәсенә менеп китә. Сакалындагы боз шөлдерләрен җем-җем китереп, күзләрен алартып, кайсыдыр мүкләгенә сабак укытканда мөгез очына эленеп калган йон учмасын җилфердәтеп, өстән Рәсимгә карап тора. Шәт, син яхшы кешедер, шәт, син миңа тимәссең дә, ләкин мин ничек сиңа ышаныйм сон, күзгә кереп торган гаепләрем булмаса иде, ул чагында мин сиңа ышаныр да идем, дигән мәгънәне аңлата сыман аның урыныннан купкан күзләре. Кәҗә ышанмый Рәсимгә. Сарыклар ышана. Ләкин сарыкларның төссез яшел күзләрен үзе ошатмый Рәсим. Ниндидер җансыз күзләр, салкын күзләр. Суйган чакта да үзгәрми хәтта сарыкларның күзләре. Әллә суючыга карый ул шунда, әллә күккә карый. Курку да юк ул күзләрдә, җан газабы якынлашуын тоеп ярсу да, газаплану да юк. Мәгез, теләсәгез нишләтегез мине. Алай дисәң, бәрәннәрен ничек яраталар алар. Бәрәннәре олыгаеп бетә, үзләре кадәр була, әнисенең корсак астына сыймый башлый. Шулай да мекер-мекер килеп имезәләр алар «сакаллы сабыйларын». Сарык дигән хайван бик куркак та бит әле аннан соң. Дөньяга битараф җан иясе куркак була аламыни? Куян да куркак, ләкин куянның күзләре матур. — Улым, әллә син йоклап киттеңме анда, тавышың-тының ишетелми. Рәсим бүлмә тактасына сөялеп утырган көенчә хисап җыеп алды. — Юк, әни, укып утырам, йокламыйм. Нәфисәттәйнең чыгыйм инде, йоклагыз, ял итегез, арыгансыздыр, дигәненә дә шактый гомер узды. Әмма һаман чыкканы күренми әле. һаман леңгер-леңгер сөйләшәләр. Сөйләшсеннәр, Рәсимнең барыбер бөртек тә йокысы килми Нәрсә сөйләшәләр, нинди серләрен уртаклашалар ике күрше, ирсез үстергән малайлары буйга җиткән ике карчык. Минем өчен син юк инде хәзер. Синең өчен мин дә югалдым... Китапны кулына алгач ук Рәсимнең күзләренә әнә шул юллар килеп кадалды. Нигә чыгып китми инде бу Нәфисәттәй, нигә? Әнисе дә Нәфисәттәйне озатырга чыгар иде бәлки. Шул чагында Рәсим башын мичкәгә тыгып, үкереп елар иде. Үзе артыннан утка кереп күзсез калган Назаренконы кызганып елар иде, ә сарыклар өчен, сарыклар өчен... әлбәттә, еламас иде. Нигә сарыклар өчен елап торырга? Күзләре тормышның бәйрәмнәренә дә, фаҗигаләренә дә битараф карый торган сарыклар өчен елап тора ди мени кеше? Авылда бердәнбер якын дусты бар иде Рәсимнең. Ул — Хәбир иде. Нишләп ике, өч булмады икән соң Рәсимнең дуслары? Берсе югалса, берсе калыр иде. Дөнья кайгылары азрак булгандыр, күрәсең, балачакта. Дуслар турында уйланылмагандыр... Рәсим сәкедә тезләрен чәнчеп утырган җиреннән дерт итеп сискәнеп китте, идәнгә шуып төште, кулындагы китабын мич катына куеп, түр якка атылып чыкты, чыккан уңайга тиз-тиз киенә дә башлады. Карчыклар, тынып, Рәсимгә текәлделәр. — Дворга. барып кайтам әле,—диде Рәсим киенгән уңайга, сүзләрен өзепөзеп.— йокы да килми барыбер. — Анда Гыйззәтулла карттан гайре җан иясе дә юктыр инде,— дип, Рәсимнең әнисеннән алда Нәфисәттәй сүзгә кушылды. — Ә атлар? Атларны җан иясе чутына керткән кеше дә юк аларны, эш тә юк аларга хәзер, аш та,— дип элеп алып китте Хәят апа.— Көздән үк авызларын коры шүрлеккә эләләр Ябагалары белән кабыргалары гына чыга язга. Рәсим ишек төбендә бераз уйланып торды да, кече якка кереп,- бер кыерчык ипи кисеп алды. Кесәсенә берничә шакмак шикәр салды. — Карлыгачыңны,—дип каршы алды аны әннсе ишек төбеннән үтеп киткәндә,— Нурулла малае Искәндәр җигеп йөрде. Язган идем бугай. Ул да качты инде авылдан Тынлаталмыйча аптырыйдырне. мескен. Карлыгач безнең Үурыга җитүгә, каера да керә капка төбенә, каера да керә.. Рәсим аны-моны дәшмәде, ботинкасын шнурлап бәйләде дә, ншеккапкаларын тавышсыз гына ачарга тырышып, урамга чыкты. Хәбирләр йорты тагын да биегрәк булып, коймалары исә адәм үтеп керә алмаслык стена булып, каралты-куралары ныгытма почмакларындагы манараларга охшап күренә иде салкын декабрь төнендә. Тәслимәнең шул караңгы йортта, шул биек койма артында яшәвенә күңеле ышанырга теләми, ышанасы да килми иде Рәсимнең. Кулъязма шушында өзел». Аны матбугат өчен Эльмира Шарифуллина ззермде Пицунда. Сентябрь. 1982 ел