ИГЕЛЕКЛЕ ЭШ КЕШЕСЕ

Тәрҗемаче Вил Ганиевкә 50 яшь әрҗемә эше — игелекле шөгыль. һәм, шул ук вакытта, ул — халыклар, аларның әдәбияты һәм культурасы, рухи дэньясы, көндәлек тормышы алдында җаваплы миссия дә.» Шул эшне үзенең гомерлек бурычы санаган кешеләргә без аерата рәхмәтлебеэ. СССР Язучылар союзының тәрҗемә Советы җитәкчесе Вил Ганиев — әнә шундый кеше. Аның Мәскәүдәге эш бүлмәсенә килеп кергәч тә үзенә бер төрле җылылык бөркелүен тоя башлыйсың. Ул җылылык киштәдән исемнәре белән ук тартып торган китаплардан бөркелә. Әнә Тукай. Такташ, Җәлил, Гафури. Дәрдмәнд, Ибраһимов, Бәширов, Туфан... Татар, тәркмән поэзиясе антологиясе, башкорт, казах, кыргыз әдипләренең китаплары. . Кыскасы, биредә илебез халыкларының рухи хәзинәсе мул тупланган. Туктаусыз хәрәкәттәге сүз сәнгатенең бер мәгарәсе сыман бу. Вил Ганиев менә шушында эшли, оештыра, халыклар дуслыгының әдәбиятта гәүдәләнешенә үз өлешен кертә, иҗат итә. Ул инде менә утыз ел буе тәрҗемә итә. Аның тәрҗемә өлкәсендәге беренче уңышлары Муса Җәлил иҗаты белән бәйле. 1955 елда, әле Казан дәүләт университетының рус теле һәм әдәбияты бүлегендә укыганда Муса Җәлил шигырьләре белән рухланган Вил Ганиев аларның үз күңелендә русча «сөйләшә» башлавын тоя. 1957 елны, татар әдәбияты һәм сәнгатенең Мәскәүдәге декадасы вакытында, ул беренче тапкыр нурлы башкалага килә. Моңарчы инде ул М. Җәлил, Мозаффария, Г. Кутуй, 3. Мансур, Г. Афзал кебек шагыйрьләрне русчага тәрҗемә итә. Беренче уңышлар биргән илһам канатлары аны Тукай шигъриятенә дә якынайта. Тукай — дөнья поэзиясенә үз балкышын, татар халкы рухының кабатланмас нурын биргән шагыйрь. Иҗатының камиллеге, сугышчан эстетикасының бөеклеге белән халык рухының йөзек кашы булып танылган шәхес. Аның шигырьләрен тәрҗемә итү рус һәм бөтен дөнья шигъриятен тирәнтен белүне сорый. Бу — олы бурыч, зур таләп. В. Ганиевнең моңа омтылышы теоретик әзерлектән башлана. Мәскәүдәге денья әдәбияты институтында татар шигъриятен русчага тәрҗемә итүгә багышланган диссертациясе аны шушы олы максатка якынайткан төпле нигез була. Шулай ук бөек төрек шагыйре Назыйм Хикмәт, тәркмән поэзиясенә нигез салучыларның берсе Бәйрәмхан шигырьләрен тәрҗемә итү дә аның өчен зур мәктәп була. В. Ганиев Дәрдмәндне дә русчага тәрҗемә итә. Ә бу шагыйрьнең бер генә шигырен дә кинәт кенә тәрҗемә итү мөмкин түгел. Дәрдмәнд рухын бар асылында тоюга ул Бабич, Туфан шигырьләрен үз күңеле һәм каләме аша үткәрү белән ирешә. Шушы ук алымны М. Гафурины тәрҗемә итүгә дә нигез итеп ала. Аныңча, М. Гафу- риның ниндидер демонлык асылы, гыйсъянчылык рухы белән һ. Такташ иҗаты ара Т сында уртаклык бар. Бу М. Җәлилнең беренче шигырьләренә дэ хас. Аларның иҗатларындагы шушы уртак сыйфатны тәрҗемә игү вакытында искә алу В. Ганиевкә ярдәм итә. Бу — тәрҗемәче өчен шатлыклы ачыш, шуны ул укучыларга да җиткерергә тырыша Ә икенче яктан шагыйрьларебеэнең кайбер русча тәрҗемәләрдә сулган, шәхси үзенчәлекләрдән мәхрүм кыяфәттә яңгыравы, ниһаять, тиешле тану Һәм данга ирешә алмыйча, гадәтилеккә дучар булуы шагыйрьләр иҗатының бер-берсенә карата диалектик үсешен, рухы традициясен, новаторлык сыйфатларының таяну ноктасын исәпкә алмаудан килә торган чир. Бу — тәрҗемә дигән иҗат эшчәилегеиең без тиз кондә игътибар итәргә һәм дәва кылырга тиеш проблемасы. Гомумән, шагыйрьләрнең бер-берсенә мирас рәвешендә күчә килгән уртак рухи, социаль-эстетик һәм тел- стильдәге сыйфатларны үзара нисбәттә карау Вил Ганиев иҗатының иң төп үзенчәлекләреннән берседер. Мәсәлән, Муса Җәлилнең «Алтынчәч» дигән драматик поэмасын тәрҗемә иткәндә ул Пушкинның «Борис Годунов» трагедиясе рухын даими игътибарында тота. Чыннан да, К. Барскаяның «Муса Җәлил Пушкиннан өйрәнгән», дигән фикере бар. Мисал эчен, Хан мәмәд монологы белән Борис Годунов монологы арасында аваздашлыкны сизми мөмкин түгел, һәр ике монолог эчке сулышы, пульсы, рухы белән күңелдә бер үк тойгы уяталар, бер үк сыйфаттагы тәэсир көченә ияләр: «Достиг я высшей власти»... «Душа тревогой сумрачной объята»... Менә бу күзәтү тәрҗемәчегә әлеге монологны Пушкин интонациясендә тәрҗемә итү уе кузгата, шуңа эчке хокук б/р-э. Ә үз алдында подстрочник кына тотып, нибары шуңа гына таянып эш итүче тәрҗемәче мондый гомумиләштерүдән, анализдан, тоемнан һәм эчке ышанычтан мәхрүм. Ул әсәрнең төп рухын саклаудан битәр, сәләтен иң әүвәл русча тәрҗемәнең «шомалыгына» сарыф итә Оригиналсыз эчке интонацияне бирүе авыр. Ә менә М. Җәлилнең «Томаулы гашыйк» шигырен тәрҗемә иткәндә В. Ганиев бөтенләй бүтән- чә эшли. Әсәрдәге кыз конторада эшләүче итеп бирелә. Тик бу русчада үз функциясен үтәми торган бер деталь генә булып кала. Автор ни әйтергә теләгән! Шуны ачыклап, русчада шуңа адекват яңгыраш табу Вил Ганиевнең бу шигырь тәрҗемәсен уңышлы иткән. Кайбер тәнкыйтьчеләрнең әлеге шигырьне тупасрак рухта тәрҗемә итү кирәклеге хакында сүз кузгатканы бар, янәсе, ул солдатлар өчен мәзәк сыйфатында язылган. Әмма Вил Ганиев ачкыч итеп шигырьнең тоткынлыкта, үлем кәтеп ятканда язылуын ала. Димәк, анда мәзәк үзмаксат түгел. Мәзәк сейләмәк эчен төрмәдә богаулы кулга сөрмә очы һәм кәгазь ертыгы алу кирәкми. Биредә хис, омтылыш икенчедер, ягъни ихлас чакларны сагынудыр... Томаулы гыйшык салган беркатлы борчуны төрмә чынбарлыгы белән янәшә куеп, шагыйрь гуманистик рухны алга сөрә. Вил Ганиев тәрҗемәсендә әнә шул самими сагыну һәм коточкыч чынбарлык көрәше шигырьнең төзелешендә, обраэлылыгында, интонациясендә бирелә. 8. Ганиев иҗатының теп юлы—классика. Ни өчен! Чөнки ул әдипләр иҗатында фикер тыгызлыгы, моң, сурәтләү чараларының гадилеге, сыгылмалы ритм, идея һәм аны бәян иткән стиль ачыклыгы яши. В. Ганиевнең үз тәрҗемәләренә дә ачыклык, интонация чисталыгы хас, алар чуарлыктан, ялган пафостан азат Хәзерге заман шагыйрьләренең әсәрләре дә аны иң әүвәл шушы җәһәттән җәлеп итәләр... Күп шагыйрьләрнең әсәрләре В. Ганиевнең күңел дәрьясында икенче тел алалар, яңа гомер белән яши башлыйлар. Ә икенче гомер — әдәби әсәрнең бәхете ул.

Реклама