Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ ОЕШМАЛАРДАН —БЕРДӘМ СОЮЗГА

Октябрь революциясенең беренче көннәреннән ук Совет хөкүмәте культура мәсьәләләренә гаять зур игътибар бирде. 1917 елның 9 ноябрендә Халык Комиссарлары Советы «Матбугат турында» декрет чыгарды, ә 29 декабрьда Дәүләт нәшрияты оештырылды. В. И. Ленинның «Безнең газеталарның характеры турындапгы һәм башка мәкаләләрендә, чыгышларында, М Горькийга, А. Серафимовичка язган хатларында бөтен культура эшләрен халыкка якынайту, сәнгать һәм фәнне халыкның революцион көрәше ихтыяҗларына буйсындыру мәсьәләләре куелды. Культура революциясе социалистик революциянең аерылгысыз өлеше икәнлеге ачык белдерелде. Революция барлык әдипләр алдына яңа әдәбиятның эчтәлеге, аның характеры, милли һәм интернациональ үзенчәлекләре ннчек булырга тиешлекне ачыклау бурычын куйды. Үткәннең культура мирасына мөнәсәбәт һәм яңа җәмгыятьнең культурасы турындагы сорауларга да ачык җаваплар бирү кирәк иде. Тарих тарафыннан дөреслеге расланган ул җавапларны В. И Ленин бирде. 1920 елның 2 Октябренда Россия коммунистик яшьләр союзының III Бөтенроссия съездында сөйләгән речендә ул болай дип белдерде: «Пролетариат культурасы капиталистик җәмгыятьнең, алпавытлар җәмгыятенең, чиновниклар җәмгыятенең изүе астында кешелек дөньясы барлыкка китергән белем запасларының закончалыклы үсеше булырга тиеш... Кешелек дөньясы тудырган барлык белем байлыклары белән зиһенеңне баетканда гына коммунист булырга мөмкин» '. Берничә генә көн үтә, һәм В. И. Ленин 8 октябрьда «Пролетариат культурасы турында» дигән резолюция проектында бу культураның төп эчтәлеген һәм рухын билгели: «Совет эшче-крестьян республикасында мәгариф эшенең бөтен куелышы, гомумән политик агарту өлкәсендә дә, шулай ук махсус сәнгать өлкәсендә дә, пролетариат диктатурасының максатларын уңышлы рәвештә тормышка ашыру өчен, ягъни буржуазияне бәреп төшерү өчен, сыйныфларны бетерү өчен, кешенең кешене һәртөрле эксплуатацияләвен бетерү өчен, пролетариатның сыйнфый көрәш рухы белән сугарылган булырга тиеш» 3 . Гаять авыр еллар. Илнең экономик-политик тормышында гына түгел, культура өлкәсендә дә катлаулы проблемаларны хәл итәргә кирәк иде. Шундый мәсьәләләрнең берсе — пролеткультка карата мөнәсәбәтне ачыклау булды. В И. Ленин һәм партия Үзәк Комитеты пролеткульт мәсьәләсенә зур игътибар бирәләр. 1920 елның октябрь аенда гына да бу мәсьәлә РКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросы утырышларында өч тапкыр тикшерелә. Шул ук елның ноябренда Үзәк Комитет Пленумында В. И. Ленин язган резолюция проекты бер үзгәрешсез диярлек кабул ителә һәм 1920 елның 1 декабренда РКП(б) Үзәк Комитеты «Правда» газетасында «Пролеткультлар турында» хат игълан итә. ■ Ленин В И Әсәрләр 31 том. 283 б. ’ Шунда ук, 314 б О белем ала һәм 1923—1926 елларда партия Үзәк Комитетының матбугат бүлегенде эшли һ. б. Соңыннан барысы да диярлек Казанга кайткан бу язучылар бик табигый, татар әдәби хәрәкәтенең җанланып китүендә, яңа әдәби күмәкләр һәм оешмалар тезеп җибәрүдә ахтив роль уймыйлар. Шул вакытлармы искә тсшереп, шактый еллар үткәч — 1956 елда К. Нәҗми боЛай дип язды: «Октябрь резолюциясе миллионнарның иҗат энергиясен ачып җибәрде һәм илебездәге барлык халыкларның әдәбиятлары үсешенә этәргеч кем бирде дип әйтәбез икем, бу хакыйкатьне теге яки бу әдипне бәяләү белән генә түгел, бәлки аларның иҗат оешмаларына да дорес характеристика бирү ярдәмендә дәлилләргә кирәк. Октябрь революциясенә кадәр татар язучыларының үз әсәрләрен, иҗат проблемаларын тикшерерлек аз санлы коллективы да юк иде. Ул гына да түгел, Шәриф Камал, Мәҗит Гафури, Галмесгар Камал кебек язучылар да беренче тапкыр совет чорымда гына Казан шәһәрендә очраштылар. Ә бит менә шундый очрашулар, бергәләп иҗтимагый-политик зш алып бару өчен уңай шартларны, беренче әдәби күмәкләрне: «Зазод»— 1923 сл (миңа да аны оештыручыларның берсе булырга туры килде). «Часовой» (Шамил Усманоз тарафыннан 1923 елда оештырылды), «Октябрь» (1924 елның башымда Казан шәһәре коммунистларының Үзәк клубы каршында оештырылды) тудырдылар...»III Татар совет язучыларының иң зур күпчелеген үзенә туплаган беренче зур оешма— «Октябрь» күмәгенең әдәбияттагы тэп юлы аның декларациясендә ачык билгеләнде. 1924 елның 15 фезралендә «Безнең байрак» газетасында «Татар инкыйлаби эшче- крестьян язучыларының «Октябрь» күмәгеннән урыннардагы шагыйрь, әдип, мөхәррирләргә, әдәбият мохилләренә, түгәрәк һәм башка оешмаларга ачык хат»ы игълан ителә. Бу хатта: «Без — Казандагы инкыйлаби әдил-шагыйрьләр, киләчәктә әдәби хәрәкәтләрнең киңәюе, үсүе, баюы, ныгуы юлында иң зур җитешсезлекләрдән булган таркаулыкны бетереп, Казандагы бөтен инкыйлаби-советчы татар әдип-шагыйрьләре- нең «Октябрь» исемендәге гомуми күмәкләрен оештырырга карар бирдек һәм шуның гамәли адымнарын атладык»,— дип- белдерелә. Күмәкнең төп бурычлары дип «социализм ®чен хезмәт... буржуазия, мещанлык, милләтчелек, динчелек идеологиясенә каршы корәшү», «әдәбиятта революцион позицияләрдә торып күзәтчелек» итү һ. б. алына. Бу хатка «Октябрь» күмәген оештыручылар: шагыйрь Фәтхи Бурнаш, язучы Шамил Усманов, шагыйрь Кави Нәҗми, язучы Ф. Әсгать, шагыйрь Г. Кутуй кул куялар. «Октябрь» татар совет язучыларын бер оешмага туплауда шактый эш башкара. Күмәк коллективы даими рәаештә «Иптәш» исемле стена газетасы чыгарып киле, газета һәм журнал битләрендә күп кенә әсәрләр бастыра. Боек юлбашчы истәлегенә багышланган «Ленин» исемле җыентык, «Кызыл Армия сафында татар-башкортлар» дигән альбом-җыентык чыгара, буржуаз милләтчелек күренешләренә каршы көрәш алып бара. Ләкин бу оешма үзенең оештыру принциплары белән байтак кына татар совет язучыларын читтә калдыра. Әдәби мираска мөнәсәбәт мәсьәләләрендә дә бу күмәкнең проле чультлык рухындагы ялгышлары була. 1924 елда «Октябрь» күмәге членнарының бер өлеше Г. Кутуй һәм Г. Толымбай җитәкчелегендә «Сулф» (Сул фронт) исемле яңа күмәк төзиләр һәм «Октябрьпдан аерылып чыгалар. Шул уңай белән 1924 елның 20 апрелендә «Октябрь» членнарының гомуми җыелышы бертавыштан кабул иткән карарында: «Сулф», футуризм алымнарын гына пролетариатныкы санап, кастовый оешмага әверелсә, «Октябрь» күмәге үзенең идеологиясе белән дә, әдоби-иҗат эшләренең тирәнәя баруы белән дә буржуазия идеологиясенә каршы көрәшнең нык оешкан отряды булачак»,— дип белдерелә. 1924 елның 22 июнендә үткәрелгән җыелышта бу мәсьәлә кабат тикшерелә, «коммунистлар партиясе членнарының терле әдәби күмәкләрдә эшләвенең зарарлы булуын искә алып», сулфчыларге «Октябрь» күмәгенә кайтырга тәкъдим ителә. «Сулф» озакламый терала һәм аның күпчелек өлеше кабат «Октябрь»™ кушыла. III Нәҗми К Әдәбият ДӨНЬЯСЫНА» Квэм, 1976, 158 б. Бу ике кум*к зшчәнлегендә совет әдәбиятының үсеш юллары турында каталар һәм каршылыклар булса да, алар буржуаз милләтчелек күренеш парен», мещанлыкка кискен рәвеште каршы чыгулары белән куп йене уртак сыйфатларга ик иделәр. Беренче адеби түгереклар, шулай ух «Октябрь» һем «Сулф. күмәкләре да озыи гомерле булмадылар. Аларның зшчәнлегендә зур каршылыклар бар иде. Аларның ялгышларыннан берсе — «юлаучылар» дип йертелгаи язучыларга карата монәсәбеттә күренде. Бу менәсебәт Беек Октябрь революциясе һем гражданнар сугышы елларыннан соң күтәрелеп чыккан зур торием яшь язучыларны татар демократик әдәбияты вәкилләрен», классик традициялорне дәвам иттерүчеләргә каршы куюга, «яңа», «пролетар» сәнгать һәм әдәбият тудыру ечен керәшучеләрне генә алгы планга күчерүгә китер». Ләкин мондый хәлләр әдәбиятның тап үсеш сызыкларын билгели алмадылар. Менә шушы шартларда совет платформасында торучы барлык татар язучыларын бердәм әдәби оешмага берләштерү фикере һаман реаль тас ала. Татар совет язучыларын бер оешмага туплау һәм аларның әдәби осталыгын үстерү мәсьәләләре бу еллардагы кендәлек матбугатта, журналларда да еш күтәрелә. Күп кенә мәкаләләрдә укучылар составының үзгәрүе, аның киң массага әверелә боруы әйтелә Шушы шартларда әдәби иҗат зшен дә яңа юлга күчерү кирәклеге һаман ачыклана бара. Г. Нигъмәтинең 1926 елда басылып чыккан «Матур әдәбиятыбыз тирәсендә» исемле мәкаләсендә бу мәсьәлә кабат күтәрелде Татар әдәбияты алдында торган аерым бурычларны билгеләп үткәннән соң, автор язучыларның яңа оешмасын тезү мәсьәләсенә күчә: «Бу оешма совет язучылары оешмасы исемендә тезелеп, анда җитәрлек пролетариат ядрәсе тәзмин ителсен... Бу оешма безнең искедәге түгәрәкләрнең күпләре зшләгәнчә. «Иске заман язучыларын яңа заман корабыннан алып ташларга кирәк» диген лозунгларны куймасыннар, аны башларыннан чыгарсыннар. Бу оешмага совет пләтформасында торган, үзен социализм иленең бер әгъзасы итеп хис кылган, шуңар күрә дә социализм мәдәнияте тезешүгә катнашуны үзенә бурыч итеп алган һәрбер язучы кертелергә тиеш» *. Г. Ибраһимое та бетен татар язучыларын (билгеле — совет платформасында торучы язучыларны) бер оешмага туплау идеясе белен нык кызыксына. Аның тол омтылышы — татар теленде иҗат итүче барлык революцион иҗат кечлерен бор йодрык итеп туплау, аларның бетен иҗатын бер максатка — Советлар властен ныгытуга юнәлтү, матур әдәбиятны социалистик революция зшенә хезмәт итүгә юнәлтү иде. 1927 ел- иың 30 январенда ул «Кызыл Татарстан» газетасында «Татар әдәбияты җәмгыяте» дигән мәкаләсендә әдәби оешма тезү һәм аның теп принциплары турында языл чыга. Шушы максатны тормышка ашыру юлындагы башка практик адымнар белән бергә, Г. Ибраһимое 1927 ел башында ВКП(б)ның Татарстан Өлкә Комитетына хат белән мереҗәгать итә*. ЫПЗЗӘТУЛЛИН ф ӘДӘБИ ОЕШМАЛАРДАН - БЕРДӘМ СОЮЗГА ф Татар әдәбияты җәмгыятен тезү мәсьәләсе буенча 1927 елның 9 февралендә ВКЛ(б)ның Татарстан елке комитеты матбугат бүлегендә киңәшме үткәрелә, һем анда язучылар оешмасын тезү турында тиешле карар хәзерләү буенча комиссия тезелә һем бу комиссия составына Г. Ибраһимое. Ф Бурнаш, Г. Толымбай, Г. Нигъмоти кертелә. Менә шул рәвешчә, соңыннан безнең әдәбият тарихында «Татар совет язучылары җәмгыяте» дип исем алган оешмага нигез салына. Ләкин 1927 елның мартында Г Ибраһимовның каты авыруы һәм шул ук елның апрелендә Кырымның Ялта шәһәренә озак вакытларга дәваланырга китүе һәм башка оештыру мәсьәләләре белой бәйле хәлдә, бу оешманың официаль тос алуы бераз соңгарак кала. 1927 елның август аенда Г. Гали: «Оешма татар язучыларыныкы гына булып түгел, Татарстан язучыларыныкы булып тезелә. Димәк, анда рус язучылары да, башкалар да керәчәкләр» дип белдерә һәм шуның белән бу оешма зшоидеге яңа милли момент билгеләнеп үтеле. Оешманың тол бурычлары — язучыларның профос1 Нагъматя Г Матур вдабиятыбыт тирасеида - «Везпед юа». 1МБ. 11-1» сая • Татарстан партия архивы, ф IS, »Ш 465. 55 б • Галига Гомар Оашу алдыннан - «Базис К юл». 1927. В can 10 «К У а М 7 145 сиональ осталыгын күтәрү, марксистик позицияләрдән торып әдәбиятка җитәкчелек итү, буржуаз милләтчелек идеологиясенә каршы керәшү дип билгеләнә. 1928 елда төзелгән ике оешма: Татар совет язучылары оешмасы һәм Татар пролетариат язучылары ассоциациясе шактый уңай роль башкаралар. Ләкин әле болар- ның эшчәнлегендә кимчелекләр дә шактый күренә. «Ике оешма арасында язучыларны бүлешү, боларның һәркайсында күренгән түгәрәкчелек, ТАППның ялгыз пролетариат язучыларын гына тәрбия итүне максат тотып та, совет язучылары күпчелеген үзеннән читкә тибәрүе, иҗат методы мәсьәләләрендә ялгыш положениеләр күтәреп чыгу (диалектик материализм методы), язучыларның метод мәсьәләләрендә эзләнү юлларын чикләү (Демьянлаштыру лозунгысы)—совет әдәбияты үсешенә нык комачаулык иттеләр»IV . Бераз вакытлардан соң ТАПП һәм Совет язучылары оешмасы күп кенә мәсьәләләрне бергәләп хәл итә башлыйлар, формаль яктан ике оешма булып исәпләнсәләр дә, принципиаль мәсьәләләрдә уртак позицияләргә басалар. «Яңалиф» журналы да (ул 1926 елның февралендә «Яңалиф» җәмгыяте органы булып чыга башлаган иде) Совет язучылары оешмасы органына әверелә һәм «Айлык әдәбият, сәнгать, художество, экономика һәм тәнкыйть журналы» буларак «Татарстан халык агарту (мәгариф) комиссариаты һәм Совет язучылары оешмасы органы» дип атала Редакторы — Ф. Сәйфи-Казанлы, редколлегия членнары — Г. Нигъмәти, И. Рахматуллин, 3. Гали, И. Рәми була. Зур форматта, күп санлы иллюстрацияләр белән чыгарылып килгән бу журналда илнең политик һәм экономик тормышыннан төрле материаллар, чит ил хәбәрләре, Кызыл Армия тормышы күренешләре, Татарстан халык хуҗалыгындагы яңалыклар белән бергә, күп санлы шигырьләр һәм хикәяләр, очерклар, тәнкыйть мәкаләләре, татар әдәбияты тарихына караган төрле материаллар урнаштырыла. * 1931 елның 26 декабренда Татар совет язучылары оешмасының гомуми җыелышында яңа җитәкчелек сайлана. Идарә составына Г. Нигъмәти, Ф. Сәйфи-Казанлы, А. Шамов, X. Хисмәтуллин, Ә. Мәҗитов член булып, М. Гали һәм М. Персии — членлыкка кандидат итеп кертеләләр. Оешма идарәсенең председателе — Г. Нигъмәти, секретаре — А. Шамов була. Шушы ук җыелышта Казандагы завод-фабрикалар янындагы әдәбият түгәрәкләренә җитәкчелек итү өчен ТАПП белән берләшеп аерым бригадалар төзелә 2 . Егерменче еллар ахырында Крестьян язучылары оешмасы да яшәп килә. Берничә ел дәвамында ТатЛОКАФ яши. Ләкин утызынчы еллар башында инде илдә язучыларның төрле группалары һәм оешмалар»! яшәве кирәксезгә әйләнде. Чөнки алар бу вакытта тормышның һәм шулай ук әдәбиятның алга үсүе өчен кирәк булган таләпләренә җавап бирә алмыйлар иде. Шулай ук иске оештыру формаларының кимчелекләре дә ачык күренде. РАПП- ның аерым җитәкчеләренең үз шәхси карашларын бөтен әдәбиятка тагарга омтылулары белән дә килешеп булмый иде. Мондый кимчелекләр ТАПП эшчәнлегендә дә күренде. Вульгар-социологик карашлардан чыгып, ТАПП җитәкчелеге аерым өлкән буын язучыларны «юлаучылар» дип атады. Кайберәүләргә «либераль буржуа язучылары», «вак буржуа язучылары» дигән бәя тагылды. Мондый күренешләр, билгеле, республикадагы әдәби көчләрнең берләшүенә зарар итәләр һәм аларның игътибарын әдәби иҗат эшеннән мәгънәсез бәхәсләргә юнәлтәләр иде. һәм шуның өчен дә 1930 елның августында ТАПП членнарының Казан шәһәре күләмендә үткәрелгән гомуми җыелышы үзенең карарында ТАПП җитәкчелеге татар язучыларының төп өлешеннән аерылуын бик дөрес күрсәтеп үтә. ТАПП җитәкчелеге тарафыннан: «Производство ударникларын — әдәбиятка!» дигән чакырулозунг та яшь әдәби көчләрнең үсүенә нык ярдәм итмәде. ЧөнкН бик күп авыл һәм эшче хәбәрчеләрен язучылар дип игълан итү язучының художник буларак талантын инкяр итүгә китерә иде. Болар һәм тагын башка бик күп фактлар язучыларны оештыру формаларының IV Ннгъмәтн Г Социалистик реконструкция чорында татар совет матур әдәбияты — «Совет әдәбияты». 1934. 7 сан. 109 б. » «Яиалнф». 1931. 12 сан, 76 б. НУР ГЫИЗЭӘТУЛЛИН ф ӘДӘБИ ОЕШМАЛАРДАН - СОЮЗГА ф бу съезд, татар совет әдәбиятының үсешенә йомгак ясау белән бергә, язучыларның иҗат активлыгын күтәрү, яшь язучы кадрлар тәрбияләү, социализм эпохасына тиң булырлык әсәрләр тудыру мәсьәләләрен тикшерә, татар совет әдәбиятының үсү перспективаларын билгели. Съездда татар совет әдәбияты, аның аерым жанрлары турында докладлар белән Г. Ризванов, Г. Гали, Г. Нигъмәти. Р. Ишморат, К. Тинчурин, Ф. Кәрим чыгыш ясыйлар. Докладлар буенча фикер алышуларда күп кенә язучылар, җәмәгать оешмаларыннан, Кызыл Армия частьларыннан, промышленность предприятиеләреннән һәм колхозлардан вәкилләр катнаша. «Татар совет әдәбияты социалистик төзелешнең бөек пафосы белән сугарылган әсәрләр тудыру чорына керде» дигән фикер барлык докладларда һәм чыгышларда аерата басым ясап әйтелә. Съезд барган көннәрдә Татарстан АССР Үзәк Башкарма Комитеты президиумы һәм Халык Комиссарлары Советы «Татарстан совет язучыларының иҗат-культура- кенкүреш шартларын яхшырту турында» махсус, карар кабул итәләр. Съезд Татарстан совет язучылары союзы идарәсен (председатель — К. Нәҗми, членнары — К. Тинчурин, Г. Гали, Г. Толымбай, X. Туфан. Л. Гыйльми һ. б.) сайлый. Совет язучыларының Беренне Бөтенсоюз съездына сайланган делегатлар арасында, татар язучылары белән беррәттән, М. Горький, В. Киршсн, А. Новиков-Прибой да күрсәтелә. 1934 елның августында СССР совет язучыларының беренче съезды булды. Съездда Советлар Союзының 52 милләт язучысы, чит илләрдән прогрессив язучылар катнашты. Партия Үзәк Комитеты исеменнән чыгыш ясаган А. А. Жданов совет әдәбиятының дөньяда «иң идеяле, иң алдынгы һәм иң революцион» әдәбият икәнлегенә аерата басым ясады. Съездда совет әдәбияты турында зур доклад белән М. Горький чыгыш ясады. «Совет әдәбияты ул рус телендәге едәбият кына түгел, бәлки бөтен Союз әдәбияты,— диде М. Горький үзенең докладында.— Безнең туган республикаларның әдәбиятлары, тик тел ягыннан гына аерылып, капитализм тарафыннан таркауландырыл- ган барлык хезмәт ияләре дөньясын берләштерүче шул ук идеянең яктысында һәм файдалы йогынтысында үсәләр һәм эшлиләр,— димәк, безнең азчылык милләтләр иҗатын үзебез күпчелек булганга күрә генә игътибарсыз калдырырга хакыбыз юк. Сәнгатьнең кыйммәте сан белән түгел, бәлки сыйфат белән үлчәнә. Әгәр бездә үткән заманда гигант Пушкин булган икән, моңардан әле әрмәннәр, грузиннар, татарлар, украиннар һәм башкалар әдәбият, музыка, рәсем һәм архитектураның иң бөек мастерларын бирә алмаслар дигән сүз килеп чыкмый. Шуны онытырга ярамый: социалистик республикалар Союзының бөтен территориясендә барлык хезмәт халкы массасының «намуслы, кешечә тормышка», яңа тарихны ирекле рәвештә иҗат итүгә, социалистик культураны иҗат итүгә күтәрелү процессы тизлек белән үсә бара» ' Съездда милли республикалар әдәбиятлары буенча (украин, белорус, әзербәй- җан, әрмән, грузин, үзбәк, таҗик, төрекмән) докладлар белән бергә, татар әдәбияты турында да доклад тыңланды. Татарстан совет язучылары союзы идарәсе председателе Кави Нәҗми тарафыннан ясалган бу докладта татар әдәбиятының социалистик Татарстандагы экономик һәм культура төзелешләренең киң фонында һәм шулар белән тыгыз бәйләнештә үсүе яктыртылды. Бу уңышлар әдәбиятның идея-художество дәрәҗәсе үсү, чынбарлыкны тирәнрәк сурәтләве, тематиканың киңәюе белән билгеләнә; әдәби интеллигенциянең иң зур өлешенең ныклап советлар власте ягына чыгуы белән, пролетар интернационализмы өчен көрәштә буржуаэ-милләтче элементлар калдыкларына тагы да кискенрәк удар ясалуы белән характерлана,— дип белдерде докладчы г . Съездда чыгыш ясаган драматург Кәрим Тинчурин ВКП(б) Үзәк Комитетының 1932 ел 23 апрель карарының бөтен совет әдәбияты, һәм шул исәптән, татар совет әдәбияты үсеше өчен булган гаять зур тарихи әһәмиятенә аерата нык тукталды, татар ■ Горький М Әдәбият турында. Казан. 1941. 210—211 б 1 Нәҗми К. Татар матур әдәбияты Совет язучыларыныц I Бөтенсоюз съездында ясалган докладның кыскартылган стенограммасы буенча.— «Совет әдәбияты». 1934, 10 сан. 39—49 б. 6»l төякләре белән мавыгу куркынычы туды. Әдәбияттагы шул хәлгә нык борчылып, М. Җәлил 1940 елның 7 декабренда Татарстан совет язучылары союзы идарәсе исеменнән ясаган отчет докладында: «Безнең язучылар әле һаман хәзерге тормышның, төп проблемаларыннан читтәрәк торалар, ә күбрәк шәхси тормыштагы бик артык типик булмаган, артык зур әһәмияте күренмәгән, вак, очраклы күренешләр белән мавыгалар» ', дип белдерергә мәҗбүр булды. Ләкин мондый хәлләр, әдәбиятка зарар китерсәләр дә, аның үсүен туктата алмадылар. Совет әдәбияты социалистик реализм методы белән иҗат ителгән яңа әсәрләр тудырды. Утызынчы елларда күпчелек әсәрләрнең конфликтларына нигез итеп социализм көчләренең искелек калдыкларына каршы кискен көрәше алынды һәм егерменче еллар әдәбиятында шактый тулы яктыртылган сыйнфый көрәш темасы тагын да үстерелде, тирәнәйтелде Егерменче еллар әдәбиятында көчле яңгыраган пафоста —искене җимерү пафосында ук инде яңаны төзү идеясе ята иде. Совет дәүләтенең социалистик тормыш төзү функциясе нәкъ утызынчы елларда ачык күренә һәм ул әдәбиятта да чагылыш таба. Алгы планга хәзер искене җимерүче герой түгел, ә яңаны төзүче хезмәт кешесе чыкты. Геройның хезмәткә мөнәсәбәте мәсьәләсенең яңача куела башлавы аерата күзгә ташлана: бу герой — хезмәт кешесе, хезмәткә социалистик мөнәсәбәткә ия булган һәм тормыштагы яңаны раслаучы кеше. Тарихи вакыйгаларга бай булган кырыгынчы елларга совет әдәбияты зур иҗти- магый-политик һәм идея-эстетик тәҗрибә туплап килеп керде. Ул совет халкын патриотик рухта, дөньяда беренче социалистик җәмгыять казанышларын һәм азатлыгын саклап калу өчен көрәшкә хәзерлек рухында тәрбияләүгә хезмәт итте һәм бик хаклы рәвештә Коммунистлар партиясенең ярдәмчесе булып танылды. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк партия тарафыннан дошманны тар-мар итү өчен күрсәтелгән юллар -күпмилләтле совет әдәбиятының яңа бурычларын билгеләделәр. Әдәбият, чын мәгънәсендә политик пропагандист һәм агитатор буларак, халык массаларында Ватанга бирелгәнлек, батырлык, җигүгә ышаныч тәрбияләргә тиеш иде. Совет әдәбияты бу бурычны намус белән үтәде. Дошманны җиңү өчен аның бөтен ерткычлыгын фаш итәргә, аңа карата совет кешеләрендә чиксез нәфрәт тәрбияләргә кирәк иде. Совет язучылары үзләренең әсәрләре белән бу бурычны да уңышлы башкардылар. Фашистлар һөҗүменең иң беренче көннәрендә үк татар язучыларының дошманга каршы көчле авазы яңгырады. «Кызыл Татарстан» газетасы 1941 елның 24 июнь санында Ә. Фәйзинең «һәркем үзенең көчен барласын», К. Нәҗминең «Фашизмга үлем!», Г. Кутуйның «Коммунизм өчен», С. Батталның «Хаклык бездә, җиңү безнеке» исемле шигырьләрен чыгара. Газетаның 25—26 июнь саннарында да татар шагыйрьләренең дошманга каршы көрәшкә күтәрелергә чакырган ялкынлы, шигырьләре басыла. 28 июнь көнне Татарстан Язучылар союзының идарәсе утырышында «Язучылар союзының эшен хәрби ладка үзгәртеп кору» мәсьәләсе карала һәм кабул ителгән карарда «союзның бөтен эшчәнлеге дошманны тар-мар итүгә юнәлдерелгән булырга тиеш», дип белдерелә. 3 июльдә Татарстан язучыларының гомуми җыелышы сугыш чорында язучыларның конкрет эш чараларын билгели»... *. Сугыш башланганда илле кешедән торган Татарстан совет язучылары союзы членнарының кырыгы Хәрәкәттәге Армиягә яки фронт матбугатына китә. Бөек Ватан сугышы елларында татар телендә чыгып килгән уналты фронт газетасында күп кенә язучылар эшли 3 . Бөек Ватан сугышы елларында татар язучыларының иҗади эшчәнлеген үстерүдә СССР Язучылар союзының җитәкче органнары белән бәйләнешнең нык көчәеп китүе һичшиксез уңай күренеш булды. 1943 елның 21 Октябренда СССР Язучылар союзы Президиумында татар әдәбиятының Бөек Ватан сугышы елларындагы торышы махсус тикшерелә. А. Фадеев җитәкчелегендә барган бу сөйләшүгә Казаннан килгән Т. Гыйззәт, К. Нәҗми, Н. Исәнбәт, Г Кашшаф һәм фронттан чакырып кайтарылган Г. Кутуй, Ә. Ерикәй, Г. Галиев, М. Сад1 «Совет әдәбияты», 1941. 1—2 саи. 110 б. ■ Әдәбият баскычлары Татар совет әдәбияты елъязмасы (1917—1973) Казан. 1976. 207—208 б. Татар совет әдәбияты тарихы Очерклар. Казан. I960. 442 б. ри катнашалар. Сугыш елларында татар язучыларыиың эшчәилеге турында Г. Каш- шаф доклад «сый. Президиумдагы чыгышында А. Фадеев «татар әдәбияты тарихында проза әсәрләренең зур урын тотуын, аерата басым ясал күрсәтә һем татар азучыларын «элекке әдеби традицияләрдән аерылмаска, элекке мастерлыктан ейрө- иап, аны тагын да үстереп, алга омтылырга»V чакыра. Президиум утырышы тәмамлану белән үк, А. Фадеев татар язучыларын партия Үзәк Комитетына алып бара. •ВКП(б) Үзәк Комитетының пропаганда һәм агитация бүлегендә минем докладны игътибар белән тыңладылар»,— дип язды Г. Кашшаф. Ул Татарстан Язучылар союзы органы булган «Совет әдәбияты» журналының бары 3 мең генә булып чыгуын әйтә. «Шунда мине бүлдерделәр: — Ничек, сездә журнал чыгамыни? — Ә сез, Александр Александрович, бу турыда беләсезме? Мин туктап калдым, бетен тәнем калтырап китте: артыгын әйтеп ташладым, чөнки кайбер рус журналлары сугыш сәбәпле чыкмыйлар иде. Ләкин шул вакытта Фадеевның ягымлы тавышы ишетелде: — Ә ничек соң, без җитәкчелек итәбез... Авыр сугыш елларында татар телендәге журналның саклануын партия Үзәк Комитетында хупладылар гына түгел, бәлки югары бәяләделәр — Бу сезнең каһарманлык!»3 Партия Үзәк Комитеты «Совет әдәбияты» журналының тиражын оч тапкырдан күбрәк арттырырга һәм 10 мең экземплярга кадәр җиткерергә рәхсәт итә һәм кәгазь ягыннан ярдәм күрсәтә. Бәен Ватан сугышы елларында совет язучылары үзләренең бетон кочлоре белән дошманны тармар итүдә катнаштылар, хәрби корал һәм художестволы сүз белән җиңүгә ярдәм иттеләр. Фронтта солдат я офицер, яки корреспондент булган меңләгән совет язучыларыннан 417 кешенең туган йортларына әйләнеп кайтмавын онытыл булмый ’. Бу исәпкә әле сугыш алды елларында әдәби иҗатка килгән һәм Язучылар союзы члены дип исәпләнмәгән йөзләрчә яшь талантлар керми... Сугыш елларында татар әдәбияты да үзенең М Җәлил кебек исеме бөтен денья- га танылган герой шагыйрен югалтты. Сугыш кырында Ф. Кәрим һәлак булды. X. Моҗәй, Г. Кутуй, Н. Баян, А. Алиш, Р. Ильяс һ. 6. күпләр Ватаныбыз эчен гомерләрен бирделәр. Сугыш тәмамлану белән үк, халык илне торгызу эшенә кереште. Идеологка фронты эшчеләренең дә җаваплылыгы нык артты. Бердәм Совет язучылар союзына оешкан әдипләр сугыштан соңгы елларда идеологии кереш фронтының алгы сафларында булдылар. Совет азучыларының 1954 елның декабрендә үткәрелгән Икенче съезды барлык әдәбиятларның 1934 елдан соң үткән егерме еллык тарихына йомгак ясады һәм алдагы бурычларны билгеләде. Аннан соңгы съездларда дә күпмилләтле совет әдәбиятларының үсеше, яңа үрләр яулавы билгеләнеп барылды. Татарстан Язучылар союзының 1950—1984 елларда үткәрелгән съездлары да татар азучыларының Ватан мәнфәгатьләре белен яшәвен, илебездәге коммунистик тезелеш практикасын һаман тулырак чагылдыра баруларын раслады Әйе, совет язучылары — һәрвакыт Коммунистлар партиясе белән бергә. Партия һем Совет хөкүмәте совет язучыларына туам ирек һем иҗат мөмкинлекләре булдырды, аларга бары тик бер нәрсәне —«начар язу хокукын, гына бирмәде СССР Язучылар союзына берләшкән әдипләр партиянең ышанычын акладылар. СССР Язучылар союзы һәм аның бер элеше булган Татарстан Язучылар союзының 50 еллык юбилее — совет халкының һәм дөньядагы прогрессив культура эшлөклөле- ренең зур эчтелөкие ия булган бәйрәме