Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗГӘ КАДЕРЛЕ ЙОРТ

Бу рәсем безгә күп нәрсәне искә төшерә. Иске клиника ишегалдындагы бу йортны без дустым апабыз Маһирә Әпсәләмова торган йорт иде дип искә алабыз. Заманында бу йортка Габдулла абый Тукай да, Габдулла Кариев тә, Камил абый Мотыйгыйлар да төшә иде. Без дә, Казанга килдек исә, дустым апабыз дип шушы йортка килеп төшә торган идек. Дустым апа — мәрхәмәтле, матур тормыш белән яшәп килгән, акыллы, сабыр кешеләрнең берсе иде. һәркайсыбыз аңа дустым апабыз дип эндәшә идек. ...1907 елда Габдулла абый Тукай белһн Габдулла абый Кариев Уральскида типография ябылгач, Казанга килеп, әтиемнең киңәше буенча, икесе дә Маһирә дустым апаларга тукталалар. Кариев шуннан үз авылына эш эзләп кайтып китә. Габдулла абый Тукай Маһирә Әпсәләмоваларда торып кала. Әмма Габдулла Кариев үз авылында эш таба алмагач, кире Маһирә апаларга килә һәм Уральск аша икенче шәһәрләргә эш эзләп чыгып китә. 1909 елда Уральск шәһәрендә яшәүче Камил абыйдан кече абыебыз Мөхәммәтгариф (Мөхәммәтгариф исемен әтиебез үз дустының Шәрәфенә куйдыра) мәдрәсә тәмамлап Казанга укырга килә. Габдулла абый аны пристаньга төшеп үзе каршы ала һәм туры Маһирә апаларга китереп төшерә. Дустым апаларда ике үсмер егет бик тә якын булып байтак кына шунда яшиләр. Уральскидан, әниләрдән килеп торган посылкаларны, почтага барып бергә алып кайталар, %ны бергә ачалар, күчтәнәчләрне бергә ашыйлар. Хосусән, әниләрдән килгән посылка «Апуш белән бергә» дип аталып җибәрелгән була. Апуш белән Мөхәммәтгариф посылканы алып кайту белән, ашамлыкларны өстәлгә җәеп, сөенә-сөенә ашыйлар. «Мине дә чакыралар, көлешә-көлешә, бергәләп утырып ашыйбыз», — дип дустым апа да, үз дустына гел язгалап, хәбәр биреп тора. Янә бер көн, әниләрдән килгән посылкадан ике пар оекбаш, ике пар бияләй килеп чыккач, Апуш абыйсы күреп ала да, «Гариф, тукта, өлкән размеры булса, минем аякларга булыр, мин бит синнән өлкәнрәк»,— дип, алдан әйтеп өлгерә. Тиз-тиз генә аякларын чишенеп ташлап, киеп карасалар, икесе дә бер размерда булып чыккач, «каян белгәннәр бу кадәр безнең аякларның бер чама икәнлекне», — дип, Маһирә апаларын эндәшеп, көлешә-көлешә сөенгәннәр. Уралдан килгән күчтәнәч белән бергә чәй эчеп, күңелләре күтәрелгәч, рәхмәт белдереп, Уральскига хат та язып җибәрәләр. Әниләрдән посылка бер генә мәртәбә килмәгән, әлбәттә... Остазыбыз Фатыйх Әмирхан да миңа, театр техникумында укыткан вакытта, шулай ук аларның күңелле чакларын сөйләгәне бар иде. Фатыйх Әмирхан дустым апаларга Габдулла Тукайны күрергә килә торган була. 1909 елның көз башында Габдулла абый, дустым апаларда Гариф абый белән берничә ел торганнан соң, Болгар номерларына күчәргә була. Ләкин Габдулла абый белән Мөхәммәтгарифның аралары ераклашмый. Алар гел бергә булып, бер-беренә йөрешә торган булалар. Мөхәммәтгариф абый югары педагогия мәктәбенең рус бүлегенә им тиханнар тапшырганнан соң да, Габдулла абыйсына Уральскидан килгән посылкаларны күтәреп бара. Б Соңгы елларда (1911—12 еллар) Габдулла абыйның хәле начарлана башлагач, Мөхәммәтгариф абый аның язуларын күчереп би рергә булышам дип әтисенә хәбәр иткәли. Габдулла абыйның елдан-ел сәламәтлеге начарлана. Хәле өметсезләнә үк башлагач, Габдулла абыйны «Клячкин» больницасына салалар. Шул хакта әтиләргә хәбәр биргәч, әнием белән җиңги (Камил абый хатыны) тиз арада Казанга килеп җитәләр. Габдулла абыйга ярдәм нияте белән. Әниләрнең Габдулла абый янына барып хәлен белеп китүләре бер генә тапкыр булмый. Вафатына айдан артык калгач та алар дустым апаларга төшеп торып китәләр. Габдулла абый 1913 елның 2 апрелендә вафат була. Әниләрем күмүне оештыруда күп көч куялар. Маһирә дустым апаларда Габдулла абыйның өчесен укытып китәләр. Уральскига кайткач, җидесе үткәрелә. Әтиемнең яраланган йөрәгенә янә дә кайгы-хәсрәт артканнан-ар- та. Әтием Габдулла абыйны чиктән тыш ярата иде. 1913 ел. Мөхәммәтгариф абыйга, Габдулла абыйсының үлү кайгысын кичергән елында, зур кайгылы елда, укуын тәмамлап, Уральскига кайтып китәргә туры килә. Маһирә дустым апа белән Хафиз абый, Мөхәммәтгарифны күз яшьләре белән озатып калганда, Габдулла Тукай белән бергә яшәгән чаклары һәм бергә Габдулланы җирләп йөрүләре — бары да күз алларына килеп, онытылмас авыр фаҗига булып исләрендә кала. 1923 елда мин дә — Габдулла Тукай, Габдулла Кариев, Камил абыйларның тәрбиясен күреп, алар традицияләре буенча үсеп җиткәч — әдәбият-сәнгать юлын сайлап, Әдһәм абыем, Әминә апаларым белән бергә Казанга театр училищесына укырга килдем. Шул ук Маһирә апа, Хафиз абыйларга килеп төштек. Иң әүвәл, әти-әниләр амәнәтен үтәү бүрычы дип, дустым апа безне татар зйратына алып барды, Габдулла абыйның каберен күрсәтте. Аның кабере янына тукталып, Габдулла абыебыз дип, аның баш очында бик озак басып тордык, аны искә алдык. Маһирә апа аның авырган вакытларын сөйләде. Без күз яшьләребезне түгә-түгә тыңладык, ата-аналарыбызның кушкан амәнәтләрен тапшырдык. Янә Габдулла абый кабереннән ерак түгел, Г. Кариев каберенә килеп, аның каршында да бик озаклап тордык, аның авыр язмышын искә алып, баш идек. Ике көннән театр техникумына кабул ителүебез билгеле булгач, дустым апаларда бер-ике атна чамасы тордык та, тулай торакка кү чеп киттек.