Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШЕВЧЕНКОНЫ УКЫП УЙЛАНАМ

Үл крестьян малае иде, ләкин кеше рухы патшалыгының олы әһеле буу лып үсте Ул крепостной иде, ләкин кешелек культурасында боек коч Z була алды. Ул рус армиясе коллыгында ун ел газап чикте, ләкин Россиянен азатлыгы очен аның эшләгәннәре уйлап армия башкарган эштән дә күбрәк булды» Тарас Шевченко турында аның милләттәше һәм шәкертләреннән берсе Иван Франко әйткән бу сүзләр шагыйрьнең газаплы һәм героик тормыш юлын, аның талантының чиксез колачын, иҗатының революцион йогынтысы зурлыгын тнгәд һәм тулы бәялиләр Аның якты фигурасы патша Россиясендәге хезмәтчел халыкларның караңгы тереклеге фонында ялтырап күтәрелә. Кобзарь җырында изелгәннәр һәм юксыллар сыкраны, азатлык очен аяусыз .корэшкә индәгән набат яңгыравы, киләчәк коннәр бәхетен котлаган куанычлы авазларның ягымлы чыңлавы берләшә Шагыйрь халыклар иреге очен керәшен яши, шуның очен самодержавие аның гомерен изә Ләкин халыклар Шевченко үлеме турында һичкайчан сойләмәде, ә аның үлемсехтеге турында һәрвакыт сойлиләр һәм сойләрләр Шевченко бик ышанып коткон бәхет инде күптән яулап алынды. Милли һәм социаль җәбердән Россия халыклары гына түгел, бүтән күп илләр дә котылды Еллар аша текәлеп, Кобзарьның күңел күзе күзәткән матур киләчәктә яшибез без хәзер Яшгрерлгр кипкән чүлләр. Туар анда елга-күлләр. Карурманнар шаулар далада. Жырчы кошлар сайрар аларда . Шагыйрь безнең бүгенге коннәрнс уйлан шулай илһамланган. Вакыт уза. Еллар җебе гасыр йомгагына урала бара һәм безнең Шевченконы аңлавыбыз да һаман тирәнәя. Аның үлемсез образы торган саен үсә һәм күтәрелә Хәзер аны планетабызның бнк куп халкы ярата һәм укый Кобзарьны укып*һәркем матур итен тормышны ярага белергә, дошманга нәфрәтле булырга әйрәнә, канатлана һәм корәшко рухлана кыскасы, зур тормыш һәм иҗат мәктәбе үтә Бу үрнәк һәркемне ватандар булырга, җан-тән белән бирелеп туган илгә хезмәт итәргә чАрәтә Тик йирәге гарип булган кеше Якын итми туган илкәен Үзенең патриотик хисләрендә Шевченко әнә шул фикерне раслап җырлый Аның иртәге конгә ышанычын һич нәрсә какшата алмаган. Шевченко тормышын ойрәнүчеләрнең язганы мскә тешә Гурьев шәһәре урамында ул кемдер сындырып ташлаган, ләкин әле яшел булган, кипмәгән бер тал чыбыгын күрә Күрә дә, шуны коймага салып, үзе сергенгв бара торган аңа урынга алып китә Каспий диңгезенең кырыс Мангышлак ярына, ташландык ярымутрауның ташлы туфрагына тере яшел чыбык килеп тошә! Яңа җиргә казып утыртылган шул чыбык үренте җибәрә. Шагыйрь аңа кон саен су сибә һәм әлеге тал еллар үткәч өянке булып үсеп җитә. Эссе көннәрдә Шевченко шуның күләгәсендә утыра.,. Шагыйрь үлгәч, Украинада ул барлык паркларда һәм бакчаларда искиткеч матур шундый тере һәйкәлләр күпләп калкып чыга — халык яшь 1имәннәр, юкәләр һәм өрәңгеләр утыртып үстерә һәм аларның барсын да Шевченко куаклары дип атый. Яшел һәйкәлләр әле хәзер дә өзлексез күтәрелә. Сөекле шагыйренең бэхетсезлектә үткән тормышын халык, әйтерсең, чәчәкләр белән, яшәешнең күркәм шатлыгы белән шулай бизәргә тырыша. Чөнки халык тынгысыз Кобзарь йөрәгенең тормыш ямен чиксез яратканын белә — шундый йөрәкле булганга да ул һичкайчан рух төшенкелегенә бирелмәгән, үзенең кешелек дәрәҗәсен җуймаган, аның кайнар темпераменты нинди генә кыенлыклар алдында да сүрелеп калмаган. Шагыйрьнең күпчелек еллары чамасыз авыр шартларда үтә, ләкин ул һәрвакыт һәм һәркайда үзенең j/ухи дөньясын кешеләргә файдалы булган эшләр белән баета белгән. Үзеңнең бөтен сәләтеңне, рухи көчеңне, талантыңны һәм илһамыңны биреп халыкка ничек хезмәт итәргә кирәген Шевченкодан өйрәнергә мөмкин һәм өйрәнергә кирәк. Бездә күбрәк шагыйрь Шевченко турында сөйләнелә. Ә бит Шевченко хәрби коллыкта үткәрелгән җәфалы елларда тормыш хакыйкатен тулы чагылдыра торган, югары художестволы повестьлар циклы («Ялчы хатын», «Каторжан», «Князь бичәсе», «Музыкант», «Бәхетсез кеше», «Капитан хатыны», «Игезәкләр», «Рәссам», «Морале булган һәм рәхәт бер прогулка») иҗат иткән прозаик та әле. Шул ук вакытта ул драматург та — «Назар Стодоля» пьесасы һәм «Никита Гайдай» исемле драматик әсәр авторы. Шагыйрьнең «Көндәлек»ләре томын аның тулы автопортреты дип бер дә икеләнмичә әйтергә мөмкин. Анда Кобзарьның иҗат психологиясе, чиксез киң белем даирәсе, дөньяга карашы, фәлсәфи һәм политик фикерләве бик ачык күренә. Шевченко үз гомерендә эшләмичә, язмыйча бер генә сәгать тә, бер генә кон дә тормаган. «Виртуоз уйнаучыга инструмент, рәссамга пумала кирәк булганы кебек үк, дип яза ул, әдәбиятчыга да язу эше белән бертуктаусыз шөгыльләнУ кирәк». Бу — аның иҗат эшендә батырлыкка өндәве! Кобзарь үзен фикер иясе — материалист, тарихчы, археолог, революционердемократ һәм фольклорчы буларак яхшы таныта. Э Шевченко-рәссам турында сөйләгәндә, белгечләр аның оста портретчы, бик яхшы иллюстратор булуын әйтәләр. Ул агачка, металлга яки сояккә чокып рәсем ясау һөнәре — офорт һәм гравюра өлкәсендә дә зур уңышларга ирешә. Искиткеч башкарылган шундый эшләре өчен аңа гравюра академигы дигән мактаулы исем дә бирәләр. Билгеле булганча, сөрелгән Шевченко Арал диңгезен һәм ярларын өйрәнү буенча экспедициядә катнаша. Фәнни максат белән шул вакытта ул ясаган рәсемнәр хәзер дә чиксез кыйммәтле сәнгать документы булып саналалар. Шул ук сөргендә шагыйрь скульптура белән дә шөгыльләнә — балчыктан әвәләп фигуралар ясый, аларны алебастрдан үзе үк коя. Замандашлары Шевченконы бик оста җырчы һәм актер, театр белгече һәм декламатор, бик сирәк очрый торган зәвыклы музыкант итеп белгәннәр. Ул хәтта опера да язып караган.. Үзенең әнә шул сәләтен, бетмәс-төкәнмәс шул талантын Шевченко кеше бәхете өчен көрәштә корал итә, хезмәт ияләре арасында революцион идеяләр һәм культура пропагандалау өчен куллана. Үләр алдыннан ул Киевта ярлы-ятимнәрне, «кара» эшчеләрне түләүсез укыту өчен «Якшәмбе көн мәктәпләре» оештыручыларның берсе була, шул мәктәпләр өчен махсус «Украин әлифбасы» төзи. Үз әлифбасына ул, аңарчы булганча, догалар һәм дини язмалар тутырмый, ә героик әкиятләр, мәкальләр һәм әйтемнәр кертә. Ә боларын инде аның иҗтимагый эшчәнлегенең героик үрнәге итеп санарга кирәк. Шевченконың кеше йөрәгенә үтеп керә торган кайнар сүзләренә һәркем колак салган — аларны күңелдән ятлаганнар, җыр иткәннәр. Мон(яң сере — шагыйрьнең югары осталыгында, әлбәттә. Кобзарьне төрлечә тәрҗемә итүчеләр, шул җөмләдәй мин дә, әнә шул осталык мәктәбен үтү белән аеруча бәхетле. Ул осталык исә шундый гади, шундый көчле һәм шундый камил, беренче карауда, аңа хәтта бик җиңел крешелгэндер тесле тоела. Ләкин асылда чиксез зур хезмәт, бик зур тырышлык ш» итә ул. Шевченко — халыкчан. Аның шигырьләренең һәр юлы халык уйлары, халык хке, аның сагышлары яки куанычлары белән сугарылган. Шуңа күрә алар үзләреяең образлар системасы, эпитетлары, метафоралары белән дә чын халыкчаннар. Шигырьләренең музыкаль яңгырашы исә бу сыйфатны тагын да көчәйтә. Шевченко — новатор. Ул үзенең иҗат практикасында әдәбияттан түгел, ә туры даи-туры халык поэзиясеннән алынган гаять үзенчәлекле һәм катлаулы форманы үзләштерә Аның шигъри илһамчысы да, әдәби осталык мәктәбе дә халык поэзиясе иде. Рәсем сәнгатендә Шевченко үзенең укытучысы Брюллов кагыйдәсе буенча эш ■тә. «Әйбернең копиясен эшләмә, ә аны җентекләп өйрән — күзәт!» Әдәби иҗатта II ул шул закон белән эш итә. Менә аның иҗат программасы «Кешеләрне белү эчен, алар белән бергә булырга кирәк. Ә алар турында язу очен, син үзең кәгазь пычратучы гына түгел, ә кеше булырга тиешсең. Шулай икәнсең- яз, һәм синең эшең намуслы эш булыр». ...Кобзарьны укып без бүген үткәнебезне яхшырак аңларга, крепостной стройлы Россиянең халыклар тирмәсе караңгылыгын ачыграк күрергәөйрәнәбез Илнең иреге әяк астына салып тапталган ул империядә: I • Молдаван да дәшми, фаннар да, Сыкрый халык барлык телләрдә ...Таллар булып иелә кеше Дчы җилләр иссә Ятимнәргә кояш карый. Тик җылытмый һич тә. ...Берәүләр киң кырлар били. Исең китәр — күр генә Ә берәүгә — вч аршын җир. Салкын кара гүр генә Крестьян авылларының хәерчелеге белән алпавыт һәм паннар йортындагы зин- ивтлор арасындагы чагыштыргысыз аерманы шулай бармак тертеп күрсәтеп, кыргый һәм башбаштак хуҗаларны симергән чучкалар белән чагыштырып, Николай патшаның үзен «Россиянең тормозы» санап һәм аны «ләгънәт төшкән бондә син. каргалган да, иблис җан да син һәм кара елан да син» дип каһәрләп, Кобзарь социаль гаделсезлекне фаш итә, крепостной ятимнәрне яклый, җәберләнгән кешеләргә теләктәшлек белдерә, алар күңелендә азатлык дошманнарына каршы сүнмәс нәфрәт утларын дөрләтә. Әгәр юксылларны кызганып, алар алдында ихтирам белән баш иеп кенә калса шагыйрь бер яклы булыр иде. Киләчәкнең азат көннәренә гашыйк Шевченко алга, еракка карый һәм коллыкка чик кую, азатлыкны яулау очен берләшеп баш күтәрергә, балта кайрап» корәшергә чакыра: «Көрәшегез! Сез җиңәрсез! Изге ирек, хаклык һәм изге дан сезнең якта, дуслар!» 9 көрәшү батырлар эше. Шуңа күрә до, менә карагыз, ди шагыйрь, безнең атабабаларыбыз җәберчеләргә, дошманнарга һәм баскыннарга каршы ничек кыю чыкканнар һәм куркусыз көрәшкәннәр! Без аның шулай тәкъдим ителгән тарихи әсәрләре Иван Подкова»ны. «Тарас тшм>н, «Гаиалня»не, «Гайдамаклар»ны укыйбыз Көрәш героикасын оста тасвирлаган, паннарга каршы восстание күренешләрен күз алдына китергән бу циклның «үч •лучы батырларга» чиксез мәхәббәт һәм хөрмәт белдергән <Дивана» поэмасы белән тамаклануы шулай ук очраклы түгел. Челки шагыйрьнең «мин үлгәч, мине күмегез '«раина җиренә сез» дигән шигырендә бәген халыкларга адреслап әйтелгән мәңгелек мсыяте бар: Күмегез дә кузгалыгыз, Богауларны езегез сез Дошман канында юыгыз Лзатлыкны үзегез сез! Әйтергә геия җиңел: авың 47 ел гомеренең 24 елы крепостнойлыкта, 10 ещ сөргендә үткән... . Киевта яшерен оешма эшендә катнашын, законга һәм патшага каршы шигырьләр укыганы ечен шагыйрьгә хөкем карарының «иң салкынын һәм иң кешелексезен» чыгаралар. Шул карарга Николай патша үзе болай дип тә өстәгән: «Бик каты күзәтеп торырга, язарга һәм рәсем ясарга рохсәт бирмәскә». Ватаныннан, ирегеннән, дусларыннан һәм иҗат хокукларыннан да мәхрүм итеп, Оренбург һәм казах дш- ларына газаплы сөргенгә озаталар. Ләкин тормыш сөючән, үзенең бөтен гомерен һәм эшчәнлеген кешеләрнең якты көне өчен көрәшкә багышлаган шагыйрь һич тә рух төшенкелегенә бирелми, үзенең кешелек дәрәҗәсен какшатмый һәм җуймый. «Тоткынлык музасы» бер генә минутка да тынып тормый, кыю иҗат туктаусыз дәвам итә. Яшереп саклаган бәләкәй дәфтәр битләренә сагышлы һәм үчле, ягымлы һәм көчле юллар өстәлеп кенә тора... Тиңсез батырлыкның шундый үрнәге алдында баш имәскә мөмкин түгел! Сөргеннән соң шагыйрьгә, үзе әйткәнчә, бәйдәге ирек кенә бирелә, аны күзәтеп торалар, аңа Мәскәүдә һәм Петербургта яшәү тыела. Ул Идел буйлап Нижний Новгородка кайтырга мәҗбүр. Интегеп бик күп ялварулардан соң гына, бары тик 1858 елда, үзе укыган художество Академиясенә эшкә эләгергә мөмкинлек ту»._ Украинага кайтып семья корырга, Днепр ярындагы берәр йортта яшәргә омтылыш та нәтиҗәсез кала — туган якларга кайтып төшүенә Кобзарьны тагын кулга алалар һәм, чак кына төрмәгә утыртмыйча, Петербургка куалар Академиядә ул салкын бер бүлмәдә ялгызы яши, водянка белән авырый башлый һәм йөрәк параличыннан үлә.. Дөресрәге, караңгы заманның рәхимсез режимы үтерә Кобзарьны... Шевченко тормышы — барлык халыкларның фидакарь дуслыгын яклап һәм зурлап яшәүнең бөек үрнәге ул. Шагыйрьнең Брюллов һәм Айвазовский кебек художниклар, Герцен, Чернышевский, Белинский, Добролюбов шикелле революцион-демо- кратлар, Некрасов, Кольцов, Плещеев, Аксаков һәм Тургенев кебек язучылар белән шәхси дус булып, якыннан аралашып яшәве, поляк революционерлары Залесский һәм Сераковскйй, негр актеры Айра Олдридж һәм башка бик күп милләтләрнең бөек уллары белән очрашулары һәм яхшы танышлыгы барысы да шул дуслык турында сөйли. Чех халкының бөек җитәкчесе Ян Гус турындагы «Еретик» дигән поэмасында ул барлык славяннарның бергә берләшеп азатлык өчен көрәшүләре турында хыяллана. Сөргендә чакта аның казахлар тормышын өйрәнүе һәм аларның авыз иҗаты әсәрләрен тәрҗемә иткәне билгеле. Ә Идел буйлап узганда Шевченконың Казан һәй Чебоксар турында уйланулары нинди җан тетрәткеч итеп язылганнар... Шуңа күрә дә хәзер Днепр ярындагы Шевченко каберенә куелган һәйкәл янын» илебезнең милли республикаларыннан бик күп шагыйрьләр килә. Шевченко «Васыяте» бик күп телләрдә яңгырый. Шунысы характерлы 1939 елны — әлеге һәйкәлне ачу тантанасында — үзе тәрҗемә иткән «Васыять»не татар телендә безнең Муса Җәлил укый Бу фактта, миңа калса, символик мәгънә бар, чөнки Җәлил үзенең Кобзарьлар токымыннан булуын артыгы белән исбат итте. Кыскасы, Тарас Шевченконың тормышы һәм иҗаты — зур батырлык үрнәге. Ул миллионнар йөрәгендә бик күп гасырлар буена яшәр. Шагыйрь гомере — аның җырларында. Ә кайнар йөрәктә туган канатлы җырлар һичкайчан да үлмиләр!