Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН ТАТАРЛАРЫ НИ ӨЧЕН МАРИЧА — СУ АС, УДМУРТЧА —БИГЕР?

Хәзерге казан татарларын Иделнең уң ягындагы марилар — суас (суяс ям» сюас) дип, удмуртлар бигер дип a ran йертәләр. Моны галимнәр терлеча аңлатыл караганнар, ләкин лингвистик, археологик, антропологик, этнографик, мифологик һәм башка тор тарихи фактларга бердәй дәрәҗәдә туры килерлек аңлату таба алмаганнар Шуңа күрә бу атамаларның кулланылу тери хыи халык тарихына бәйләп ейрәнү һаман актуаль булып кала. Алдан ук әйтел куярга кирәк: халыкның этник тарихын (килеп чыгышын) аңлата торган теориягә, әгәр дә ул дәрес булса, бер генә тарихи (археологик, этнографик, антропологик, лингвистик, мифологик һ. б ) факт та каршы килмәскә тиеш. Менә шуны исте тоткан хәлдә, суас һәм бигер сүзләренең ерак тарихтан китергән хәбәрләрем ээлеп карыйк XX йеэиең беренче чирегендә казан татарларында татар этнонимы (халык исеме) үэатама буларак ныклап урнашып җитә Моңарчы казан татарларында каэан кешесе, казанлы (рус елъязмаларында: казанцы) этнонимы бик озак яши, аңа кадәр болгар этнонимы шактый нык таралган була. Ни эчен казан татарларының күршеләре — мариларда һам удмуртларда бу этнонимнар кабул ителмәгән, ни эчен алар хәзерге казам татарларын суас һем бигер этнонимнары белән атыйлар? бәлки суас сүзе марича, бигер сүэе — удмуртча билгеле бер мәгънә белдерәдер, бәлки аларның берсе—мари: икенчесе удмурт теле сүэләредерГ Юк икән. Галимнәр суас һам бигер суэлоранең марича да, удмуртча да булмавын исбатлаганнар Димәк, бу сүзләр каэан татарларын формалаштыруда катнашкай кабиләләрнең кайчандыр үэатамвлары буАганнар. Билгеле булганча, болгарларда гарәп алфавитына нигезләнгән язу X йоздән башлана. XIII йеэдән кабер ташларына язу активлаша, ләкин бу язмаларда суас сүэе да бигер сүзе да теркәлмәгән, ә болгар һәм суар этнонимнары берничә язмада очрый Димәк, Урта Идел буенда язу кулланыла башлаган чорда болгар һәм суар этноним- кары шактый рәсмиләшә, ә бигер һем суас этноиимнәрын куллану сирәгәя бара, алармы башлыча күршеләр (марилар һәм удмуртлар) кулланалар һәм хәзерге кәйгә *вдәр саклап киләләр Әйтелгәннәр түбәндәгә нәтиҗәгә килергә мәмкиилек бире димәк, хәзерге казам татарларының элегрәк казан кешесе, аннан да алда болгар дип аталган элеше борынгы чорда суас һәм бигер исемнәрен йорткай җирле кабиләләргә болгарлар кушылу иэлы белән оешкан Ягъни болгарлар килгәнчегә кадәр Урта Идел буйларында борынгы угро-фин кабиләләре белән янәшә терки теллә суәслар һәм бигер- пер яшәгән. VII йеэнәң соңгы чирегеннән башлап, бирегә Теиьяк Кавказ, Азов тирә лә* Мәкалә фикер алышу тәртибендә басыл» II 'К У > М S Х 161 реннән хәзерләр тарафыннан куылган болгарлар күченә башлаган. (Ә хәзәрләрнең үзләрен Каспий диңгезе һәм Кавказ тирәләреннән гарәп яулары кысрыклап чыгарган). Урта Идел — Кама тирәләрендә VIII йез ахырларында болгарлар шактый күбәйгәннәр, элекке традиция буенча X йөздә Болгар дәүләте төзегәннәр. Бу дәүләткә болгарлар үзләре, җирле төрки кабиләләрдән бигерләр, суаслар, суарлар (бәлки суарлар да бу чорда Кама буенда инде җирле халык булганнардыр), мишәрләр һ. б., җирле угро-фин кабиләләреннән марилар, удмуртлар, мордва-эрзялар һ. б., шулай ук марилар һәм суаслар аралашуыннан формалашкан суасла марилар (хәзерге чувашларның борынгы бабалары) тулысынча яки өлешчә кергәннәр. Болгар дәүләте составына тулысынча яки тулысынча дип әйтерлек кереп калганнары соңга таба болгарлашып киткәннәр, болгар этнонимына да күнегә башлаганнар, ләкин алар үзләренең элекке атамаларын да югалтып бетермәгәннәр, күрше халыклар да алар- ны саклаган. Шундый этнонимнарга суас һәм бигер сүзләре Дә карый. Суас этнонимы хәзер Тау ягы, Иделнең уң ягы мариларында гына кулланыла. Элегрәк, мәсәлән. XVIII йөздә һәм аннан да алдарак, бу этноним болын як (Иделнең сул ягы) мариларында да кулланылган булса кирәк, чөнки XVIII йөздә Казан губернасындагы халыкларны махсус өйрәнгән (димәк, беренче чиратта Иделнең сул ягындагы марилар белән танышкан) Г. Ф. Миллер үзенең «Описание җйвущих в Казанской губернии языческих народов» дигән китабында татарларны гомумән мариларның (чирмешләрнең) суас дип атаулары турында яза. Соңга таба Казан тирәсендә яшәгән болын марилары суас урынына әкренләп татар сүзен кабул итәләр. Суас сүзенең этимологиясенә килгәндә, бу турыда төрле фикерләр әйтелгән. Ләкин аларның берсен дә хәзергә дөрес дип танырлык түгел. Безнең уебызча, суас сүзе үзенең тезегеше белән төрки этнонимнары системасына ятышлы, шуңа күрә аны су-ас дип таркату дөрес булыр. Андагы су тамыры суасларның су, елга белән бәйләнешле булуларын күрсәтә. Суар һәм болгар (болыг — шулай ук су, елга дигән мәгънәне белдерә) кабиләләре дә елга, су белән бәйләнешле булгфнар. Суасның икенче өлеше ас, эр сүзенә синоним буларак, төрки кабиләләрне атау өчен кулланыла торган бик борынгы сүз дип санала ала. Дөрес, хәзерге рәсми әдәбиятта ас (асы, асе, аз, яс) сүзе — иран телле кабиләләрнең этнонимы дип таныла. Асларны борылгы грек тарихчыларының кайберләре (Птолемей — б. э. II йөзе) сармат кабиләсе дип, кайберләре (Стефан Византиец — б. э. VI йөзе) скиф кабиләсе дип санаганнар. Бәхәсле булса да, скиф һәм сарматлар иран телле дип танылганлыктан, кайбер галимнәр асларны да автоматик рәвештә иран телле булган дип уйлыйлар '. Хәзерге көндә скифларның да, сарматларның да төрле телдә сөйләүче күп кабиләләрдән торган булуы ачык исбатланган. ШуңД күрә скифны һәм сарматны бары иран телле булган дип әйтү ни дәрәҗәдә ялгыш булса, ас (яс) кабиләләрен дә иран телле дип тану шул кадәр үк хата санала ала. Асларны иран телле осетиннар белән тиңлиләр. Янәсе, осетиннар башта үзләрен ас дип йөрткәннәр, соңыннан карачайларны ас дип атаганнар. Ләкин тарихта бер генә халыкның да үз исемен башкаларга биргәне очрамый. Ас сүзенең төрки телдә сөйләүче кабиләләргә карата кулланылуын исбатлау ечен фактлар гаҗәеп күп. Беренчедән, әле генә әйтелгәнчә, карачайларны һәм балкарларны осетиннар гомергомергә асы (асе) дип атыйлар. Икенчедән, борынгы руи язмаларында аз (ас, яс) дигән кабиләләрнең, кыргызлар белән бергәләп, түрк дигән кабиләләр янында яшәүләре хәбәр ителә. В. В. Бартольд, борынгы төрки рун язмаларына таянып, ас (яс, аз) дигән кабиләләрне кыргызларның һәм түргешләрнең бер тармагы булган дип саный. Мәхмүт Кашгари азкеш(е) дигән төрки кабиләсенең булуы турында яза. XI йөзнең башында яшәгән Әл-Бмруни алан һәм асларның телләрен хорезм һәм печенег (бәҗәнәк) телләренә якын дип белдерә. Бируниның чордашы булган борынгы рус тәрҗемәчесе (ул Иосиф Флавий тарафыннан б. э. 90 елларында язылган «История Иудейской войны» китабын тәрҗемә итә) алан сүзен ас дип 1 Карагыз: Абаев В И. «Скифо-сарматские наречия» ______________________________________________________________ «Древнеиранские языки» китабында М . 1979. 281 бит «Основы иранского языкознания» апа Һем асларның теле печенег теленнән туган ди1 . Рус елъязмаларында Саатослаеның хәзәрләргә 965 елны ау чабуы һем хәзәрләрне, асларны, косогларны җиңүе турында әйтелгән. Бу хәбәрне Ибн Хаукаль язмасы белән туры китереп, куп кенә галимнәр Святослав походын Идел буендагы хәзерләргә, болгарларга һәм бор тасларга асалган поход булган дил уйлыйлар. Венгр галиме Ерней да шул ук фикерне куәтли: руслар Җиңгәч, Болгардан Венгривгә ас дип атала торган меселманнәр ♦ күченделәр дип аза. С. М. Шлилевский XII йеэдә яшәгән рус кназе Андрей Бого- любскийның хатыны болгар булган ди ә В Н. Татищев А Боголюбскийның хатынын — «княжна ясная» дип атый, үзен (Боголюбсиийиы) 1175 елда хатынының туганы (шурин) < Кечек дигән кеше үтергән дип хәбәр итә ’. Бу хәбәрләр яс(ас) исеменең болгарларга J карата кулланылуы турында сейли. Шуңа карамастан, күп кенә галимнәр Святослав һәҗүм иткән һем җиңгән хәзер, н ас, косог дигән этник теркемнәрдән ас һәм косогларны аерып алалар да аларны < иран телле дип игълан итәләр. Ас — осетин, ә кисок исә черкес белән тиңләштерелә. < Ченки асларны борынгы азучылар аланнар белән тиңлиләр, ә аланнарны тулысынча иран телле дип санау традициагә кергән Ләкин шул ук вакытта аланнарның терки § ** телле кабиләләрдән торулары турында да хәбәрләр бии күп, мәсәлән, карачай- а балкарлар үзләрен гомер-гомергә алан дип атыйлар, аларны менгрел һәм нугайлар - да алан дип йертәләр. Косог этнонимын теркичә казак сүзеннән ераклаштырырга к тырышсалар да, ул кыргызкайсаклар аркылы барыбер кайсак-каэак сүзенә барып ™ тоташа; аннан соң рус тарихында хәзәрләрнең күпләп рус казакларында әйләнеп, ка- * зак исемен алулары да юкка түгел: хәзәрнең икенче исеме — косок — казак булган = дип уйларга да нигез бәр, димәк, косок — терки этноним, терки телле кабиләләрне атау ечен кулланылган. Ас (яс, асы, әсе) этнонимы белән тәрки телле кабиләләрнең аталуын тагын ту- “ бәндәгә фактлар да раслый. В В. Бартольд әсәрләрен басарга әзерләүче 8 Рома- J дин, «Бадаи ат-гаварих> (XVII йоз) әсәрендә кыргызларны ас дип атауга таянып, кыргыз һәм хакас этнонимнарыиың соңгы элеше ас (аз) сүзеннән тора дип белдерә. Моңа эстәп, бортас этнонимында да ас сүзенең булуын әйтергә мемкии. Ас тамыры тагын язгыр (Кашгарича, угыз кабиләсе), ясыр (теримен кабиләсе), язык (сармат кабиләсе) этионимнары составында да бар Бу очракта аның тәрки телле кабиләләрне белдерүе турында шикләнмәскә мемкин. Шулай итеп Птолемейдан ук тәрле язмаларга керәл килгән ас (яс, асэи, эсе) сүзе терки телле кабиләләрне атау ечен ар (ир. эр) сүзе белән параллель кулланыла торган этноним дип танылырга тиеш. Асны иран телле диючеләр аның мәгънәсен авәстииа телендәге асу (тиз, быстрый) сүзеннән чыккан диләр, ленин ул теркичә ана (башкорт, әсә) яки ата сүэәнә (чуа. аса, ача) барып тоташа булса кирек. Ас сүзенең терки кабиләләрне атау ечен шулай киң таралган булуы тагын бер фикергә этәрә. Мәгълүм булганча. Скандинавия халыкларының борынгы иҗатларыи- да —сагаларда мифологик ас (алла) турында сүз алып барыла Кайбер галимнәр бу ас сүэеи Азиядән килеп кергән һәм азия сүзенең тамыры да шул ас сүзеннән ясалган диләр. Ас сүзенең без белгән географиясе генә дә бу фикориең нигезсез булмавы турында сейли. • Шулай итеп суәс суэе, терки тел этнонимы буларак, суар, болгар атамалары кебек үк, үзенең чыгышын я тормышын су белән бәйләгән кабиләләрне атау ечен кулланыла, су кешеләре дигән мәгънәне аңлата. Суас сүзе мариларда, этноним буларак, суас формасында — ими татарларын, суасла мари формасында чувашларны атау ечен кулланыла. Шуңа күрә суас этнонимы кулланылышын тикшергән барлык галимнәр татар тарихына да. чуваш тарихына да мерәҗәгать иткәннәр. Мариларның татарларны — суәс, чувашларны суасла мари дип атаулары, барлык тарихи фактларны логик дорос тәртипкә китереп Караганда, түбәндәге тәрихн-этннк нәтиҗәне ясарга мемкннлек бирә Хәзерге казан татарлары, башка халыклар кебек үк, бик зур үсеш юлы үткеи- 1 Каяшториый С Г Дрсвистырыгаие руииаесьиг ламятииаи Ч 1Ч*т 174—175 Лвтлэр ' Шпплсвсвий С М Древние город» и други» булгаро т.тарс«и« еахмшем а Ммосаоа губернии Катань. 1677. 115 б » ... . ** Татищев II Н История Российская Т I М — Л 1*6- J7S fl нәр, бик күп компонентлардай кушылып формалашканнар, шуңа күр» тврле чорда тврле этноним йөрткәннәр. Татар исеме XIX йвз ахырында XX йвз башында гына ныклап кереп урнаша, аңа кадәр казан кешесе (казанлы), болгар этнонимнары актив кулланылган. Ә марилар ул халыкны һаман суас дип атыйлар. Димвк, шул аңлашыла: хәзерге казан татарларын формалаштыруда катнашкан иң борынгы кабилвләрнең берсе (иң кечлесе яисә мариларга күрше булганы) суас дигән исемне йерткән. Суасларның бер элеше марилар белән аралашып яшәгәннәр һәм хәзерге чувашларның борынгы бабалары шулар кушылуыннан формалашкан. Шуңа күрә суас белән кушылмаган марилар аларны суасла мари (суастай мари, суаслашкан мари, суаслы мари) дип атаганнар һәм атыйлар. Суасларның мари белән кушылмаган елеше, ягъни татар халкын тезүдә катнашкан елеше, үзләренең мари белән кушылган тел кардәшләрен суас дип атап йврткәннәр, ченки суас һәм мари кушылып оешкан халык арасында суаслар күбрәк булган: моның шулай икәнлеген аларның теле д» раслый, суасла мари (чуваш) теле гадәти төрки тел белән мари теле арасында торса да, анда теркилек өстенлек итә, теп тезелеше буенча ул — төрки. Билгеле, суасларның соңыннан болгарлар белән кушылган өлеше д» гасырлар буе күрше кабиләләр, шул исәптән, угро-фин телле мариларның борынгы бабалары белән дә аралашмыйча, «чиста» килеш кенә яшвмәгвннәрдер. Шуңа күрә суас телендә әле суас һәм маридан суасла мари оешканчы ук, суасла мари (ягъни чуваш) характерлы сүзләр булып, алар соңыннан болгар белән кушылгач та үзен сиздереп, болгар эпиграфикасының гадәти терки теленә үзенчәлекле колорит белдергәннәрдер. Суас һәм мари кушылмасында суаслар өстенлек алганлыктан, бу кушылмадагы марилар да 'үзләренә суас этнонимын кабул итәргә мәҗбүр булганнар, ләкин алар су сүзеннән ясалган суас этнонимын башта үзләренең элекке угро-фин телләренә тәрҗемә итеп кулланганнар: үзләрен ведь дип атаганнар. Ведь yrpo-финча су мәгънәсен бирә. Чувашларны (суасла мариларны) борынгы русларның — веда дип, мордваларның элегрәк — вьедена, хәзер ветьке дип атаулары суасла мариларның мари өлешеннән алынган булырга тиеш. Соңга таба суасла мари бер халык булып формалашып җиткәч, аларда суастан килә торган суас этнонимы берегеп калган һәм ул соңыннан чуаш формасын алган: тарихта суас сүзенең чуаш сүзенә күчеп җитмәгән суэшь яки чуас формалары да теркәлеп калган. Суасларның марилар белән кушылмаган елеше, ягъни чувашларны формалаштыруда катнашмаган өлеше, соңыннан болгар дәүләтендә кала, болгарлар белән аралаша һәм билгеле бервакытка дәүләт исемен — болгар сүзен этноним итеп кабул итә, ләкин үзенең элекке суас этнонимын да онытып бетерми. Татарларның Казан өязендәге ясак, имана түләп торган элекке бабалары әле XVII йөздә дә үзләрен суас (диалекталь әйтелешләре: сюась, чюас, сюэшь, чюашь) дип йөрткәннәр булса кирәк, чөнки «Писцовая киига»ларда аларны «ясачные чювашн» дип язганнар. Ясак түләүдән котылып, хөкүмәткә хезмәткә күчкәч, ясак түләүче бу чувашларны (чюасларны) «служилые татары» («йомышлы татарлар») дип йөртә башлаганнар. Күрәсең, җирле сюас этнонимы социаль яктан түбәнрәк катлауны атау өчен, ә Алтын Урда аркылы килгән татар этнонимы социаль яктан югарырак баскычта торган кешеләрне атау өчен кулланылган. Димәк, татар сүзе социаль авторитет та казанган, шуңа күрә ул соңгы чиктә халыкның үз атамасы булып урнашуга да ирешкән. Ләкин мариларга гомер-гомергә күрше булган суаслар, кайчандыр болгар, казан кешесе атамаларын алып онытсалар да, ахыр чиктә татар этнонимын үзатама итеп беркетсәләр дә, күрше марилар өчен алар барыбер суас булып калганнар. Менә шунлыктан марилар татарларны суас дип атыйлар да инде. Ә суасларның марилар белән кушылган өлеше үзләрен суас (чуаш-чуваш) дип атасалар да, марилар өчен алар суасла мари булып калганнар. Суасла марилар (чувашлар) Болгар дәүләте составына нигездә керми калалар, анда кергән елеше болгарлаша. Нәкъ меиә Болгар дәүләтен» кермәгәилектән, чувашлар антропологик яктан да, этнографик яктан да, тел ягыннан да болгар үзенчәлекләрен үзләштермәгәннәр. Шулай итеп, хәзерге чуваш халкы белән татар халкы арасындагы этник уртаклык болгар чорына түгел, болгар формалашканчы булган чорга карый. Бу нәтиҗә суас ЭТНОНИМЫ куллаиыльквы белен геи» түгел, этнографик, археологик, антропологик, мифологик, элиграфик фактлар белен дә раслана, аларга каршы килми. Бигер этнонимы турында да шактый күп язылган, хәзерге татарларны удмуртларның бигер дил, тарихи хезм»тл»рд» болгар дип атауларыннан чыгып, күл галим- ф иар бигер сүзен болгар сүзенең үзгерген варианты дип аңлаталар. Ләкин аның болгар сүзеннән үэгерган булуын бернинди фонетик закончалык белан аңлатмыйлар, з чеики аңлату мемкин түгел. Шуңа күр» бигернең этимологиясен гомуми т»рки һем < Идел-Кама буенда очрый торган башка этиоиимнар системасына салып «чарга омтылу £ дересрак булыр. < Бу система схемасы белен якын килсәк, бигер этнонимын ике »лешт»и тора дил * карый алабыз: бик-эр. Икенче елештаге эр т»ркил»рнең иң борынгы ■кешелар* = дигән сүзен» туры кил». Беренче »лешенд»ге биг (биек. б»к, би) тамыры терки телде « нык, таза, бай, хуҗа, башлык, ир, беек, батыр (крепкий, прочный, зажиточный, хозяин, * герой, муж, супруг, правитель, вождь, господин) мегънелеренд» кулланыла. Кыскасы, ф үзен бу тиреләргә хуҗа итеп сиэген бай. бык (биек, бик) кешеләр үзлерен бигер я (бик-ир) дип атый башлап, шул этнонимга әйләнеп, күрше удмуртларга да керг»н “» һәм аларда бүгенге к»иг» кадар сакланып калган. Болгарлар күпләп килеп. Болгар * дәүләте тезелгәч, бигер кабилес», суас кабиләсенең марилар белен кушылмаган гв елеше белән һәм тагын башка җирле кабилелер белен бергә, болгар халкын формалаштыруда да катнашкан, әкренләп болгар этнонимын, соңыннан казан кешесе, ми- * һәять татар этнонимын да кабул иткен. Ә күрше удмуртлар аларны бигер дип атауны н гасырдаи гасырга күчереп девам иткәннәр. Бигер этнонимындагы бик сүзенең синонимнары буларак терки телләрдә һем һ диалектларда би, ийе, ий» иде сүзләре йерн. Би сүзе олы. зур. беек, бай мәгънәле- 5 рен белдерә (чагыштыр: биата, эурәти, олетей,' биана, зурине, бии. бикә). Би тамыры * күплек кушымчасы белею бергә шушы мәгънәләрдә этноним ясауда да катнаша: биләр, аның башка диалекталь әйтелеше — байлар. Биләр этнонимы Идел буе болгарлары белән яши торган кабиләләр арасында белер-билер-биләр формаларында бик күп чыганакларга теркәлгән, ә байлар дигән кабиләләрнең эзе татарлар арасында бүгенге кенге кадәр югалмаган. Биләр шәһәрен тезүчеләр дә шул биләр кабиләләре булганнар. Кайбер тарихи язмаларда Биләр шәһәрен һем кабиләләрен Бүләр дип аталган шәһәр яки кабиләләр белән тиңләштереп йертелор, ләкин Биләрне Бүләргә тиңләү дерес булмаска тиеш. Чеики Билер шеһере һем кабнләлере әнә шул билер (бай. беек кешеләр) исеме белән бәйләнгән булса, Булар шеһере һем кабиләләре башка булып, аларның исеме дә бүлү тамырыннан ясалган булса кирек. Бу фикерне исбатлау ечен, С. М. Шпнлевский теркәп калдырган Бюлюмер дигән шәһәрнең булуын иске тешерерге була. Бу исем шәһәрне бүлем кәшәләр яки бүленеп чыккан кешеләр салганын күрсәтеп тора. Бүлем ирләр (Бюлюмер) булгач, бүлирлер (бүләрләр) дә булырга тиеш. Тарихчылар Идел буендагы Булымер авылының шул элекке Бюлюмер шәһәрчеген» туры килүен билгелилер. Билер һем бүлер (бүлемер) этионнмнарының тәрле мегънәдеге терле сүзләрдән ясалган булуы да Бүлер (Бүлүмәр, Бүлүмет) һем Биләр шәһерчекләренең бер үк түгеллеген күрсәт» булса кирәк. Урта Идел һем Кама буйларында халыкны ар (эр. ир) сүзе белән атау гадәти булган: биек-әр, су-ар, болг-ар. миш»-ер һ. б. Шулай булгач, ар сүзе бик тамырына гына түгел (бигер), би тамырына да кушылып йергеидер дип уйларга ныклы нигез бар, ягъни би (беек, бай) кабиләләрен би-ләр (богатые, великие) дип те. би-ер (богатые люди, великие люди) дип тә атаган булырга тиешләр. Хәзерге Кукмәра районындагы Биер поселогының исеменде шул кабиле атамасы сакланган булуы бик мемкин. Бигер этнонимының бик сүзеннен ясалган һем бик тамырының би дигән синонимы да булуын иске алып, без бигер — билер — биар этионнмнарының бер үк мәгънәдә йорүон белдек һем алар бер үк кабиләләрне атаган булырга тиешләр диген караш үткәрдек. Бигерлер (билер. биар) болгарлар килгәнче үк Урта Идел-Кама буй. ларында яшәгән җирле терки кабилелер булырга тиеш дидек. Алар болгарлар составында башта болгар халкын, аннан соң казан кешесен, аннан соң казан татарын формалаштыруда катнашып, шул этнонимнарны алмаштырып торсалар да, куршелере— удмуртлар аларны һаман бигер дип атауларында дәвам ителер. Ә бигер (бидер, биар) кабилалере, болгарлар килгенче, Идел буенда күпме яшәгәннәр? Бу сорауга җавап бирү ечен, борынгы грек язмаларына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Безнең зрага кадәр V йөздә беренче зур тарихи хезмәт язган һәм шуңа күрә «тарихның атасы» дип йөртелә торган Геродот, скифлар турында сейләгәндә, Идел буйларында иирки дигән кабиләләр, алардан канчыгышта башкарак телдә сөйләүче, ләкин скифча киенүче, понтик (буын-тык?) дигән агачның җимешеннән асхи (аскы яки асы) сезел ашаучы аргнппи дигән кабиләләр яши дип яза. Геродот хезмәтләрен өйрәнүче күп кенә галимнәр аргиппиларны терки кабиләләр булырга тиеш дип саныйлар, башкортларның борынгы бабаларына тиңлиләр. Ииркиләр (грекча инркәй формасындарак языла) шулай ук җирле кабиләләр дип санала, аларны я маҗар (венгер, мәгълүм булганча, тарихта венгер-мадьяр тарихы мишәр тарихы белән бик нык буталган), я терки кабиләләргә якынайталар '. Этнонимии тезелеш ягыннан караганда, аргиппеи сүзе төркичә ар (ир, кешеләр) һәм грекча гилпос (ат) тамырларыннан торса кирәк. Геродотның кабиләләр исемен грекчага тәрҗемә итеп бирү гадәте бар. Мәсәлән. Ихтиофаги дигән кабилә исемә грекча балык ашаучы була, меланхлены дигән скиф этнонимы грекча кара җиләнле мәгънәсен бирә. Аргиппеи сүзен дә Геродот скифлардан сораштырып, аның мәгънәсен аңларга тырышып, грек сүзен кушып ясаган булырга тиеш. Тагын кемнәр яши дип сорагач, Геродотка әр-атлар дип җавап бирелсә һәм аның икенче елеше ат (грекча гиппос) дип аңлатылган булса, Геродотның әр-ат сүзеннән әргиппос — аргиппой сүзен ясавы бик реалъ күренә. Аргиппеиләрне иран телле дип исбатларга тырышучылар да аны «белоконные» дип тәрҗемә итәләр. Иирки кабиләләренә килгәндә, Геродот әйтүенчә, алар ау белән кен күргәннәр, урманда яшәгәннәр, һәр аучының аты. эте булган, башта җәнлеккә уктан ата, аннан соң эт белән ул җәнлекне куыл тота торган булганнар. Иирки этнонимы Ийи-ирк(әй) дип таркатыла ала һәм аның мәгънәсе биг-ер (бийегәр, би-әр, би-ләр) этнонимы эчтәлегенә туры килә Ийе (инә) төркичә хуҗа, яхшы, бөек, бай мәгънәләрен белдерә, борынгы телдә аның иде (хуҗа, тәңре, алла) варианты да очрый. Ир сүзенең борынгы һәм хәзерге төрки телләрдә ирк, иркәк дигән вариантлары да бар. Димәк, иирк этнонимы ийиирк өлешләреннән тора һәм эчтәлеге ягыннан шул ук бигер (биар, биләр) этнонимнарына «туры килә. Шуңа күрә иирк, биар, биләр, бигер сүзләре бер үк кабиләләрне атау ечен кулланылган дип уйларга була. Геродот чорында бу этноним вариантларының иирки формасы күбрәк кулланылган. Әйтелгәннәрдән түбәндәге нәтиҗә чыга: хәзерге казан татарларын формалаштыруда катнашкан күп кабиләләрнең берсе — бигерләр б. э. кадәр VIII—V|| иче йөзләрдә (Геродот шул чор турында яза) Идел-Кама буйларында яшәгәннәр. Димәк, хәзерге фәндә бик нык таралган һәм һәрбер халыкны кайдандыр килгән дип кенә аңлата торган (миграцион) теориянең дөреслеге шик тудыра һәрбер халыкны бары кайдандыр килгән дип кенә аңлату әле хайваннар дөньясыннан килә торган психологиясенә— туган җирне сагыну (җирсү), аны ташламау, кайда гына йөрсә дә, анда әйләнеп кайту психологиясенә дә каршы килә. Шуңа күрә теге яки бу халык формалашуын тикшергәндә, миграцион теориягә түгел, ә автохтонлык теориясенә таяну дөресрәк булырга тиеш. Бигер. биләр, биәр этнонимнары бер тамырдан ясалганнар, бер үк кабиләләрне атаганнар, ләкин аларның төрлесе төрле дәрәҗәдә, төрле җирләрдә сакланып калганнар: бигер — удмуртларда, биләр — рус, гарәп-фарсы чыганакларында, җирле топонимикада; биәр — топонимикада һәм, кайбер галимнәрнең әйтүенә караганда, Скандинавия халыкларының беренче тарихи сөйләкләрендә (сагаларда) сакланган. Соңгы очракны ачыклау этник тарих өчен аеруча кызыклы. * Мәгълүм булганча, борынгы исландларда тарихи хикәяләрне (сагаларны-сейләк- ләрне) телдәнтелгә сөйләп, буыннан-буыига күчереп килгәннәр. Язу барлыкка килгәч, ул сагалар язма рәвештә да тарала башлаганнар. Хәзерге кенгә XII—XIV йөз1 Геродот История Л . 1972. 519 б лорде иэып алынган сагалар килеп титкәннәр. Мена шул сагаларның күбесендә әкияттәге кебек бай, беек ил — Биарм (Биармланд) турында сүз алып барыла Биарм сүзенең Пермь шәһәре исеменә бик якын булуыннан чыгыл, галимнәр башта ук Биарм дигән беек, бай илне хәзерге Пермь шәһәре урнашкан тирда булган, пермь сүзе дә шуннан калган дип игълан итәләр. Ләкин әле XIX йеэдә үк моңа нигезле каршы чыгучылар күп була. Мәсәлән, Биармия проблемасын махсус тикшергән С. К. Кузнецов Пермьның Биармия була алмавын кире кагылмаслык фактлар ♦ балан исбатлап күрсәтә1 . Аныңча, сагаларда Биармия кимендә дүртәү. Аларда Биармия а) я теле фин теленә якын дип, финнар белән тәңгәл куела, б) я Норвегиянең 3 тень ягында дип күрсәтелә, а) я гомумән билгесез тирдә фантастик ил буларак < сурәтләнә, г) я Новгород тирләре тирәсендә дип алына. Тагын да злегрәк, 1878 елда ук Н. И. Золотницкий Биармия илен Болгвр иле J белән тиңли’. Аныңча, Биармия иленең атамасы биар (би-әр) сүзеннән килә, биар н сүзе (биек-ер. беек ил) сүзеннән г авазы тешәп калгач ясалган. Үз чиратында, бнгер, < биләр, бүләр, бүлемәр, болгар, мургар — бер үк сүзнең терле формалары һәм < алар барысы да болгарларны (аныңча, чувашларны) атау эчен кулланылганнар. Җиңгән татарларның исемен алгач та, болгарларны удмуртлар бигер дип атап йертәләр. ♦ ди ул һәм ялгыша. Чыннан да удмуртлар болгарларны бигер дигән булсалар һем а болгардан чуваш формалашкан булса, алар хәзер, һичшиксез, чувашларны бигер 52 диярләр иде. Ә удмуртлар татарларны бигер дип йертәләр. Димәк, Золотницкийча да * болгарлардан чуваш түгел, ә татар формалашкан булып чыга. Н. И. Золотницкий пермь сүзен дә биардаи чыгара. Аныңча, хәзерге Пермь тирәләре дә болгар тирләре булганнар һәм болгарның башка бер атамасы булган — биар, квми телендәге му (тир. елкә) сүзе белен бергә, биарму, ягъни Пермь ата- •“ масын тудырган. Соңгы елларда Биармияие Ак диңгезгә коя торган Тоньяк Двина тамагы тирә- — лерениән эзләргә кирәк, Биармиянең халкы кареллар булгандыр дигән фикер шак- “ тый нык тарала башлады. Ләкин галимнәрне бер нәрсә борчый: монда дә, Пермь тирәләрендәге кебек үк бай, боек илнең булуын археологик, этнографик һәм тарихи фактлар раслый алмый. Безнең уебызча, барлык тарихи фактлар мәсьәләне түбәндәгечә куярга момкин- лек бире. Иң элек шуны истә тотарга кирәк: Биармия дигән бай, боек ил башта сагага, борынгы исландлар күргән, аралашкан реаль ил буларак, килеп керә. Соңга таба аның турындагы хәбәр телдән-телгә күчеп, әкиятлешторелә. соңрак сагаларга халык итатына хас рәвештә хыялый детальләр белән баетылып, башка илләр, башка тирләр белән бутап кертелә. Шуңа күрә сагалардагы Биармияие башка тврихи-лингаистик фактлар ярдәмендә генә ачыклап була. Болгар, Биләр. Бюлюмәр шәһәрләре бер үк түгелләр, дидек, шуның кебек үк, болгар, биләр, бүләр кабиләләре дә бер үк түгелләр, бу атамалар да терле сүэден ясалган. Югарыда әйткәнебезчә, бигер. биәр, биләр сүзләре боек, бай мәгънәсендәге бор үк биек-би тамырыннан ясалганнар; бай, боек кешеләр (байлар, бииләр) дигән кабиләләрне атыйлар. Бүлемәр, бүләр кабиләләре — үзенә, болгар кабиләләре үзенә башкалар. Боларны шул чорның тарихи истолеклере бутамыйлар, аерып күрсәтәләр; тик XIX—XX йоздәго кайбер галимнәр генә аларны аера белмиләр. Сагаларда теркәлгән боек, бай Биарм иле Болгарга да. Бкзлкзмәрго до туры килми, ә болгарлар килеп. Болгар дәүләте тозегәнчо үк Кама буйларында яшегән биар (бигер, биләр) кабиләләре иленә тәңгәл килә. Биарлар үзләрен бай (би), кочле, боек, хута кешеләр дип токка гына атамаганнардыр Алар терле тирлорго барыл чыкканнар, башка кабиләләр белән терле сату-алу һем херби меносәбәтләрго кергәннәр. Шундый монәсәбәтләрнең берсе Скандинавия халыклары белен урнашкан. Бер яктан исландлар, Балтик диңгезенә, Ак диңгезгә коя торган елгалар буйлап , югарыга күтәрелеп, икенче яктан биарлар тоньяк-кенбатышка, тень якка барып чыгып, үзара торге дәрәт*А* аралашкан булырга момкин. 922 елда гарәп илчелеге секретарена — Ибн-Фазланга Болгар патшасы болей дип сойли: бездән оч ай бар- ' Кузнецов С. К. К вопросу о Биариии — «Этнографическое обозрение*. IW5. М J. i I**. М . 5'1 6_ _ .. * Золотницкий II И. Лингвистическая заметка о названиях Булгар. Ьиляр и .Моркытши Ка заиь. 1№Ц, 16 48 0 саң, уйсу-вису диген халык бар, аларда тан бер сәгатьтән дә кыска. Димәк, Болгар дәүләтендәге халыклар — биарлар (биләрләр) төньякка ак тәннәр булгаи җиргә барып йергәннәр. Вису шул ук исландларның исеме булырга мемкин: ис-ланд (ис иле). Югарыда әйтелгән хезмәтендә С. К. Кузнецов әйткәнчә, сагалардагы Биармланд мәсьәләсен махсус тикшерүче чит ил һәм рус галимнәренең күбесе Биармияне Бол- гар-Биләр иле белән бәйлиләр. Сагаларга таянып, алар Скандинавия викингларының Биармия белән аралашуы IX йөз уртасыннан алып XIII йөзнең икенче чирегенә кадәр дәвам иткән дип саныйлар (94 б). Биармиянең 1236 елда Чыңгыз хан тарафыннан җимерелүе, соңыннан рус патшасына буйсынуы турында язалар. С. К. Кузнецбв Биармиянең Пермь түгел, ә Болгар-Биләр булуын исбатлый. Болгар-Биләрне монгол- татар яулары җимергәч, алардан Төньякка металл әйберләре керү дә туктала дип хәбәр итә (87 б.). Сагаларда русларның биарлар белән бергәләп исландларга каршы сугышы сурәтләнә. Рус князе Бурислав (Святополк), исландлар җиңгәч. Биар- миягә кача, төркиләр иленә эләгә, өч атнадан соң Новгород тирәсендә күренә. Бу эпизодны галимнәр аңлашылмаучылык диләр. Ләкин Биармияне Биләр дип уйласак, барысы да үз урынына утыра. Биләр җирләрендә төркиләр булган, биләрләр дә үзләрен элекке гомуми исемнәре белән төрек дип атаганнардыр. Кайбер тарихчылар биарларны печенеглар белән дә тиңлиләр, ә печенег сүзе ул Европа халыкларында гомумән көнчыгыш кабиләләрне атау өчен кулланыла (шунда ук, 45 б.). Скиф чорыннан ук калган гадәт буенча төрки кабиләләрдә, изгеләр каберенә агачтан я таштан балбал (сын) ясап куеп, шуңа табыну гадәте була. Бу Идел-Кама буе төркиләрендә дә очрый, димәк, биәр кабиләләрендә дә ул гадәт булган. Скандинавия сагаларының берсендә Биармиядәге шундый бер агач балбал турында сүз бара. Аның муенында кыйммәтле муенса, тезендә тәңкәләр тутырылган савыт, янында табынучылар тарафыннан тәңкә катыш балчык ташлаудан барлыкка килгән курган. Скандинавиядән килгән кешеләр шул савыттан һәм курганнан тәңкәләр .җыеп алалар '. Бу хәбәр дә Биармияне Биләр иле белән тиңләргә мөмкинлек бирә. Сагаларның берсендә Биармия алласы Юмала дип бирелә, Бу хәбәр соңрак кареллардан алынган булса кирәк, чөнки аларда мәҗүси чагында ук алланы юмала дип атаганнар, дин кергәч, дини алланы да Юмала дип йөртәләр. Юмала сүзе Урал- алтай чоры сүзе булып, карелларда алла мәгънәсендә, хәзерге татарларда тынычландыру. юату, иркәләү мәгънәсендә сакланган булырга да мөмкин. Мәҗүси алланың бурычы чыннан да юмалау, тынычландыру, юату, иркәләүдән гыйбарәт. Юмалаучы илаһи көчне исландлар биар (биләр) кабиләләреннән ишетүләре дә реаль. Бәлки шул ук балбалны да биарлар юмала дип таныштырганнардыр. Димәк, сагалардагы Биармландны Биләр (Биар) иле белән тиңләү өчен фактлар бик күп. Биар сүзенең биарм формасы алуына килгәндә, ул түбәндәгечәрәк булырга тиеш. Биарлар исландларга үзләре турында сөйләгәндә, биар сүзенә тартым кушымчасы кушып, биарым дип әйтә торган булганнар. Хәзер дә без ил генә түгел, ә илем дибез; туган җир генә түгел, ә туган җирем; авыл гына түгел, ә авылым дибез һ. 6. Биарлар биарым сүзен исландларга тәрҗемә итеп, аңлатып та күрсәткәннәр: биарым, ягъни бөек, бай халкым, бөек, бай илем (ил һәм халык гадәттә бер исем белән аталар, шуннан сагаларга Бөек Биармланд (ланд — ил) дигән ил турында мәгълүмат кереп калган. Шулай ител биар сүзе сагаларда биарм формасында урнашкан. Бу — биарм сүзенең бер якка таралуы. Биар сүзе икенче якка да таралган. Биарлар Каманың югары агымында яшәгән кабиләләргә дә үзләрен шулай ук биар яки биарм дип таныштырганнар. Анда биарлар күбәйгәч, бу җирләрне дә Биарм дип атау башланган, соңыннан шул җирләрдә үсеп чыккан шәһәргә дә Пермь дип исем кушылган. Пермь исеме хәтта шул җирләрдә яшәүче угро-фин кабиләләренә — коми-зыряннарга да күчерелгән. Руслар аларны пермяклар дип атый башлаганнар. Ә комилар үзләрен һәм җирләрен бер вакытта да пермь сүзе белән атамаганнар, үзләрен — коми, илләрен Коми отир дип йөрткәннәр. Биәрләрнең үзәк шәһәрләре Биләр дип аталган. Соңгы олларда А. X. Халиков ‘ Соболевский А Древняя Пермь К вопросу о Биармии - Известия общества археологии истории и этнографии при Казанском университете т XXXIV. о 3—4. 1929. 25 б. ырвфыинам үткәрелгән археологик эзләнүләр күрсәткәнчә. Биләр шәһәре чыннан да беек шәһәр дип атарлык дәрәҗәдә бай. беек булган. Болгар шәһәрләреннән алда- рак чәчәк аткан. Биләрне монгол-татар аулары гына җимергән Биләр шәһәре һәм аның җирләрендә бигер (биләр, биәр) дигән халыклар Болгар дәүләте составында да аерымрак яшәгәннәр Монгол-татар яулары җимергәч. Биләр торгыэылмагаи. Алтын- Урда чорында Болгар шәһәре генә билгеле дәрәҗәдә үсә алган. Болгар дәүләте үзенә җирле суасларны. биарларны (биләрне, бигерләрне), тәмтезләрне, эсиелеләрие. суерларны, башкорт кабиләләрен, суасла мариларны, җирле угро-фин кабиләләрен ныклап буйсындыруга ирешә алгаи. Биарлар Алтын Урдага буйсынган Болгар дәүләте чорында да төньяк, теньяк-кенбатыш халыклары белән араларын езмәгәинәр. Сагаларда сакланган мәгълүматларга караганда, монгол-татар яуларыннан качкан биарлар Норвегиягә киләләр, Малаигер култыгы тирәләренә урнашалар, христиан динен кабул итәләр. (Кузнецов С. К. Күрсәтелгән хезмәт, 47 б.) Казан татарларын мариларның — суас. удмуртларның бигер дип атауларыннан чыга торган мондый тарихи-этник нәтиҗәләр этнографик, археологик, мифологик, лингвистик фактларның берсенә дә каршы килми. Кайчакта «Әгәр Биармия Биләр булса, ул гарәп язмаларына керер иде, ләкин кермәгән»,— дип аптырап калалар. Моида да аптырарлык урын юк. Биарлар гарәп язмаларында биләр (белер) формасында теркәлгәннәр Халыклар үз күршеләренең эгнонимнерын бик борынгыдан саклап киләләр икән. Шуңа күрә халыкта сакланган этноним язмада сакланган сүз кебек үк ышанычлы тарихи чыганак була ала. Бу яктан татарларның күршеләрдә сакланган суас, бигер этнонимиары, чувашларның суасла мари этноиимнары безнең тарихта аеруча әһәмиятле.