Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ӘТИ КЕБЕК БУЛЫР ИДЕМ!»

Энҗе сокланып та, гаҗәпләнеп тә күккә карап торды. Күрсәнә: юргандай кар катламы нинди нәфис кар бөртекләреннән җыела икән! Кыз кулларын алга сузды, бөртекләр аның учын каплап алдылар. Үзләре шундый вак, үзләре мен торле, үзләре бик тә җиңелләр — ерсаң, очып таралырга гына торалар. Ул сорауларына җавапны күктән беткән кебек тагын югарыга текәлде. — Кызым, биеклектән ни эзлисең? — Күрче, әни, бу кар бертекләренең матурлыгын! Кем ясый соң аларны? — Сөйләрмен, кызым, барын да аңлатырмын, әүвәл бар. аптекага кереп, менә шушы даруларны алып кайт әле! Озак торма, мәктәбеңә соңга калырсың. Минем дә эшкә китәсем бар. Эш турындагы сүз кызга тиз тәэсир итте. Эшкә соңга калырга ярамаганлыкиы Энҗе яхшы аңлый. Сугыш бара. Эшкә соңга калу — дошман тегермәненә су кою белән бер ул, шуңа күрә кыз аптека юлында да тоткарланып тормады. Хәтта йөгерде дә әле. Бит алмалары алсуланып чыкты. — И-и, кызым,— дип каршылады аны әнисе.— Син һич тыныч кына була алмыйсың: я урам уртасында күкне күзәтергә тотынасың, я йөгерәсең. Инде менә тирләп чыккансың. Кил, ятып тор бераз, җылырак булыр, төрен! Исхакоалар гаиләсе шәһәр читендәге шактый дымлы тар бүлмәдә яши иде. Әти кешенең фронтта һәлак булганлыгын ишеткәч, алар районнан Казанга күчеп килделәр. Әнисенең абыйсы аларны шушы бүлмәгә урнаштырды. Энҗе сугышка кадәр Буада яшәгән рәхәт көннәрен маҗаралы әкият кебек искә тешерә. Андагы җылы, якты ейнең бүлмәләре берсеннән-берсе чиста, җылы иде. Әтисе — баш врач, әнисе — аптека медире. Өйдә алар көндез башкарган эшләр хакында сөйләшәләр. Энҗе аларның үзара, без кешеләрнең сәламәтлеген сакларга тиешбез, дип, үзара ант итешкәндәй сөйләшүләрен бик яхшы хәтерли. Больницадан терелеп чыккан һәр кеше алар өенә шатлык өсти, ә авыр хәлдәгеләр алариың уртак хәсрәтенә әйләнә торган иде... Энҗе, башыннан ук томаланып, юрган астында ята. тын алу өчен калдырылган төштән күзләре генә ялтырый. Ул әнисен күзәтә. Әтиләреннән кайгылы хәбәр килгәннән бирле, әнисе бик иык үзгәрде, суырылып калды, йөрешендәге җитезлек, ашкыну сүнгәндәй булды, зур, коңгырт күзләрен сагыш пәрдәсе каплады, елмаюы качты. Куллары гыиа нәкъ элеккечә һаман эштә аның. Әнисенең куллары ии генә башкармый: карап торырга, авызга якын да китермәслек нәрсәләрдән тәмле аш пешерә — телеңне йотарсың. Әтиләренең иске кием-салымнарыннан Энҗегә җып- җылы бишмәт тегеп киертте, гап-гади мамыкны эрләп, башлык бәйләде, иске бумази белән бәрхет кисәкләреннән гаҗәеп матур бияләйләр әмәлләде. Әллә ниләр ясый белә ул... — Әни, минем куллар да синекеләр кебек булыр микән? — Кыз, кулларын юрган астыннан чыгарып, әнисенә сузды. — Бик теләсәң, булырлар, кызым. Мәктәбеңне әйбәтләп тәмамласаң, миңа бу- лышкаласаң... Куллар вшкә шулай өйрәнәләр инде алар. — Ә син хәтерлисеңме, әнк: әтинең кулларын «алтын» дип йөртәләр иде? — Әйе шул.— Аиа елмаерга тырышты.— Ул бик авыр операцияләрне дә бик яхшы ясый иде. «Алтын куллы Закир» кушаматын шуннан чыгардылар. — Үзен генә коткарып кала алмаган. — Сугыш бит, балам.— Әни кеше бераз тукталып торды.— Бәлки, әле исән- Д«Р Д«... Э Кыз башкача эндәшмәде. Әнисе озын бер көй суза башлады. Ул гел шулай, сүзләре әтиләренең һәлак булуына килеп терәлсә, тирән иттереп бер сулап куя да, әкрен генә көйләргә тотына. Кызы аңа сокланып карап торды: үзе матур, үзенең чәче-башы да, киемнәре дә пөхтә. Нинди генә чагында да аның әнисе гел шундый җыйнак була. «Мин дә әни кебек үк тырышырмын, эшкә өйрәнермен, дип уйлый Энҗе. Урта мәктәптән соң да укырмын, әтием кебек врач булырмын. Авыру кешеләрне бик бирелеп дәвалармын. Бәлки, әле минем турыда да «алтын куллы» диярләр...» — Әни, бөтен авыруларны да терелтеп булыр иде микән? — Терелтергә кирәк иде шул, кызым. Тик хәзерге медицинаның көче барына җитенкерәми. — Миңа калса, врач терелтергә тиеш. Менә мин врач булсам... — Ай. алай алдан сөйләнмә әле. кызым. Теләгеңнең изгелектә булуы яхшы үзе, әле син институтлар тәмамлаганчы, фән дә алга китәр. Врачның үзенә генә бәйле нәрсәләр дә шактый. Ул шәфкатьле булырга да тиеш, шул ук вакытта сүзен дә үткәрә белсен. Кайчак авыруга кичекмәс операция кирәк була, мөмкинлекләр юк. Әйтик, аны тиз арада больницага алып китәргә тиешләр, транспортын-фәләнен табарга туры килә. Шундый чакта җебеп төшсәң, врачлыгыңның кыйммәте калмый инде. Әтиең мондый вакытларда бик тәвәккәл иде. Кешеләр аны шуның өчен дә яраттылар. Авырулар гына түгеп, сәламәтләре дә аны үз итәләр, аңа киңәшкә киләләр иде. Энҗе медицина институтын уңышлы тәмамлап чыкты. Аны кечкенә генә бер авылга эшкә җибәрделәр. Салам түбәле, бер-ике тәрәзәле өйләр арасында иске генә бинага урнашкан больница иде ул. Коймалары җимерелеп беткән, капкасы кыйшайган. Бинасының тышкы кыяфәтеннән үк нинди җиргә эләгүен чамалап өлгерде Энҗе. Эчке якта исә аны тагын да аянычрак хәлләр көтә иде. Рентген юк. барлык бүлмәләрдә үзәккә үтәрдәй суык. Больницага баш врач итеп Энҗенең ирен — хирург Әкъмал Сабировны билгеләгәннәр иде. Әкъмал тәҗрибәле. Бөек Ватан сугышының беренче көненнән соңгы сәгатенә кадәр фронтта булган кеше. Дәвалау осталыгында да. оештыру эшләренә дә сугышта өйрәнгән. Әмма әлеге больницаның эшләрен тиз генә җайлап җибәрергә мондый сәләтләр генә дә җитми. Алда торган бурычларны берәмләп-берәм- ләп үтәргә карар кылалар. Иң башта авырулар ята торган палаталарны җылыту мәсьәләсе алга куелды. Аннан соң кирәкле җиһазлар, дәвалау әсбаплары табу чарасына керештеләр. Энҗе авыруларны һәрьяклап тикшерүне җайга салды. Диагнозларны билгеләгәндә ялгышмаска иде! Диагноз ачыкланса, чиргә каршы көрәшү җиңеләячәк. Энҗенең эше монда күп төрле тармакларга җәелде, чөнки больницада һәр авыруга кирәкле белгечләр юк. Терапевт Энҗегә колак авыруын да, күзнекен дә, тиренекен дә. эчке чирләрне дә карарга кирәк иде. Берсендә аңа: — Ашыгыч операциягә әзерләнегез! — дип хәбәр иттеләр.— Бик авыр хәлдәге кеше киләчәк. — Диагнозы? — Ашказанында. — Нәрсә соң ул ашказанында? — Нәрсә булсын, язва инде! «Ичмасам, рентгены гына да юк бит!» дип ачынып куйды Энҗе. Авыруны, юллар начар булу сәбәпле, трактор арбасында алып килгәннәр иде. Хәле, чыннан да, ифрат авыр. Шулай да Энҗе аны операциягә салырга ашыкмады. Төрле яклап тикшерергә кирәк тапты. Нәтиҗәдә, авыруда инфаркт-миокарда булуы ачыкланды. Димәк, аңа операция ясарга ярамый. Энҗенең диагнозы расланды. Әмма беренче көннәрдә, бу кешенең гомере өчен көрәшкәндә, нинди генә сүзләр ишетмәде ул!? Четерекле очракларда Энҗе китапларга, институтта язылган лекцияләренә мөрәҗәгать итә иде. Төннәр буе укый, уйлана, иртән иртүк авыру белән киңәшергә ашыга, сораша. Тырышлыгы аның шифалы куллары турындагы данны бу авылдан шактый еракларга тараттылар. Энҗе исемле докторны эзләп күрше районнардан да килә башладылар. Авыл больницасы Энҗе Исхаковага искиткеч файдалы өйрәнү чыганагы да иде. Монда ул ундүрт ел эшләде. Аннары аны Казанга ординатурага чакырып алдылар. ♦ Энҗе Закировна Казанда да тиз арада ышаныч казанды. Менә ул ординатор- . скида дежур тора. Төн якынлашып килә. Энҗе ачык тәрәзә аша күккә карап г тынып калган. Кояш баеп, озак та үтмәде, күк йөзенә йолдызлар калка башла- ц ды. Берәү, икәү. өчәү... Энҗенең карашын җәлеп иткән тагын бер йолдыз балкып кабынды да. аклы-зәңгәрле киңлектә йөзеп китте, аннары... юкка чыкты, з Сүнгән йолдыз врачның фикерен кеше гомеренә, үз һөнәренә китереп тоташтыр- > ды. Ул. ашыгып, урыныннан кузгалды. Дүртенче палатадагы авыруның хәле на- * чарланып китте. Нигә икән? Энҗе авыруның хәле теркәлгән кәгазьләрне кабат g күздән кичерде. «Йокысызлыктан интегә» дигән сүзләр врачта яңа сораулар уят- “J ты. «Хәзер йоклый микән ул?» Барып караудан да яхшысы юк. Энҗе биек үкчә- - ле туфлиләрен йомшак башмакларга алмаштырып киде. Озын коридор буйлап £ китте. Моннан үткән саен Энҗенең хәтеренә күңелсез бер сөйләшүгә шаһит булуы искә төшә. Баш врач бүлмәсе янында, ихтыярсыздан. ишетергә туры килгән иде. ♦ Нестерева фамилияле врач. Энҗенең якындалыгын абайламыйча, җитәкчегә гел < кирәкмәгән сүзләр тезеп китте. Баш врач аңардан: — Яңа килгән иптәш сездә нинди тәэсир тудырды? — дип сораган иде. а. Нестеревага шул гына кирәк булган икән. — Минемчә, ординатурага кабул итү вакытында врачның тышкы кыяфәтенә s дә күз йомарга ярамый,— диде ул. — Тыадкы кыяфәт? — Баш врач аның тел төбен аңлап җиткермәде.— Энҗе За- кировнаны ямьсез дип булмый бит инде?! — Беренче карашка, матур ул. тик сез аның буена игътибар итегез! Бер ише а- курчаклар да аннан буйчанрак була. Әйтик. Захаров кебек әзмәвердәй авыруны ? ничек карый ала инде ул? Әйләндерергә кирәк булса? Энҗенең андый зур гәүдәле кешенең кулын күтәреп, пульсын үлчәрлек тә хәле юк бит! — Кара. Захаров нәкъ Энҗе Закировнада түгелме соң? — Харап итәчәк ул аны. Сез — җитәкче, уйлагыз, әлегә соң түгел! Исхакова сынау шарты белән генә алынган. Сезнең урында булсам, мин аңардан котылу ягын карар идем. — Сынау-сыналу вакыты эшкә яңа килгән һәр кешегә билгеләнә.— Баш врач ның тавышы кырыслана төште.— Ил күләмендә кабул ителгән тәртип ул. Шул көтелмәгән сөйләшүне ишеткәннән бирле Энҗе Захаров фамилияле авыру кеше турында аерым бер игътибар белән кайгырта башлады. Төнге дежурга калган көннәрендә исә Захаров яткан палатага төнлә дә берничә тапкыр керә торган иде. Янына килә дә: — Йокы алмыймы һаман? — дип сорый. — Юк. доктор, юк. Йокы дигәннең рәхәте миңа тәтеми. Әле керүегез яхшы булды: миңа аякка басарга ярамас микән, коридорда гына булса да йөрер идем, ичмасам. — Юк. юк. Захаров, хәзергә ул турыда уйламый торыгыз! Хирург кушмый. Йомышларыгызны, әнә. Полина апага гына әйтегез! Нәкъ шул вакытта ишектә Поля түтинең ягымлы йөзе күреиде. Аиы больницада бик яраталар. Башкача була да алмый: аның бөтен торышы, күз карашлары авыруларга яхшылык эшләргә атлыгып торуын күрсәтәләр шикелле. Үзенең тавышын да ишетмәссең. «Туганкай!» дигән көндәлек сүзе генә колакта эленеп тора. «Кая. мендәреңне рәтлик әле. туганкай!». «Хә-ә-әзер. тугайкай, хәзер? Бары да әйбәт булыр, менә күрерсең!», «И и алай сабырсывлаима. туганкай, тереләсең син. менә, язлар гына җитсен! Күзгә күренеп әйбәтләнә хәлең...» • Туганкай» сүзен аңа кушамат итеп тактылар. Больницага ул килеп керсә, палаталарга хәбәр тарала: «Бүген «Туганкай» эшли, рәхәтләнәбез, боерган бул са»,— диләр. Бу сүзләр авыруларның үзара шатлык уртаклашулары кебек яңгы ю* 147 рый. Авыру кешене шатландырырга күп кирәкмени соң?! Бүлмә чиста торса, тәмле телләрен кызганмасалар, күңелләр күтәрелә дә китә инде. Әмма бу юлы Захаров, хәтта Поля түтине күргәч тә, ачылып китмәде. Кулындагы бер тартмачыкны әйләндергәләп ятуында булды. Энҗе аңардан: — Сезнең кулда ни ул? — дип сорады. — Уенчык. Фронтта ясаган идем дә... аерылышырга туры килә инде менә. — Нигә? Ташларга булдыгызмыни? — Гүргә кергәндә, уенчык ни лычагыма соң ул? — Бусы ни дигән сүз тагын? — Минем белән балаларча уйнап азапланмагыз, доктор! — Миңа, барыннан да бигрәк, үз хезмәтемнең нәтиҗәләре кыйммәтле. Бетен анализлар хәлегез әйбәтләнүен күрсәтә. Шуңа күрә дә кәефегезнең начарлануын һичничек аңлый алмыйм мин. — Алай, бик өметле булгач, мине ник дәвалаудан туктадыгыз соң? — Дәвалыйм ич мин сезне, Захаров! — Врач Нестерева, сездә өмет юк дип, ташлап китте. — Булмаганны уйлап чыгармагыз, Захаров! Врачларга ышана белергә кирәк! Шатланыгыз, Иван Андреевич, бөтен анализлар да бик әйбәт чыкты! — Белмим инде... — Менә мин беләм, Иван Андреевич: иң к$п дигәндә, ай ярымнан гаиләгез белән рәхәтләнеп яши башлаячаксыз. Ниһаять, Захаров Энҗегә карады: — Чынлапмы, доктор? — Ялган сөйләшә торган гадәтем юк. Иван Андреевич. Энҗе шул ук палатага яңадан күз салганда, Захаров, тирән-тирән сулыш алып, йоклый башлаган иде инде. Ул хәтта врач тәкъдим иткән йокы даруын да капмаган, таблетка тумбочка өстендә ята. Энҗе, җанына урын таба алмаудан аптырап, бакчага чыкты. Яңгыр сибәли иде. Плащ кигән, зонтик бөркәнгән врач аны әллә ни сизми дә кебек. Күңелең тулы шомлы уйлар булганда, табигатьнең холыксызлануы тоелмый да икән ул. Соңгы вакытта Энҗе карамагындагы Надя исемле авыру кыз дөньядан кичте. Аны башка палатадан күчергәннәр иде. «Сезнең палаталарга кояш карый, авыру кызга шуның файдасы тиячәк», дигәннәр иде дә, бу авыштыруның сәбәбе башкада булып чыкты. Энҗе кызның ятагы яныннан китмәде дә диярлек. Аны ялгыз тоту мөмкин дә түгел иде: сулышын көчкә ала, күзләре төпкә батканнар, гәүдәсе сузаеп калган. Энҗе, аны беренче күрүдән ук, шиккә төште. «Бу баланы саклап калу мөмкин микән?» дигән уй аның бәзен тынычлыгын алды. Кичен, врач, аның пульсын чамалар өчен, кулларын капшагач, кыз керфекләрен күтәрде. Бит алмалары дертләп куйды, ул нидер әйтмәкче иде, бугай. Тик аңардан һичнинди аваз да ишетелмәде, карашлары әллә кая еракка төбәлделәр дә... шул килеш катып калдылар. Энҗе кызның күзләрен йомдырды. Инде менә врач, кеше күзенә күренергә оялгандай, тын бакчаның аулак почмагына поскан. Япь-яшь кызның үлеме аның ачуын чыгарган: «Ник мондый хезмәткә намуссыз кешеләр алына? — дип уйлый ул.— Ник медицина институтына шәфкатьсез, сәләтсез студентлар кереп тула? Ник больницаларда Нестерева кебек түбән җаннарга урын бүленә? Япь-яшь кыз бала нәкъ аның игътибарсызлыгы аркасында вакытсыз дөньядан китте...» Энҗе белән Нестерева арасындагы мөнәсәбәтләр кискенләшкәннән-кискенләшә барды. Берсендә алар Энҗенең куен дәфтәре аркасында әйткәләштеләр. Энҗенең үзе өчен генә йөртә торган куен дәфтәре бар. Аңа ул иң кирәкле эшләрен, авыруларга кичекмәстән күрсәтелергә тиешле чараларны, шәфкать туташларына кушарга теләгән йомышларын теркәп куя. Үз карамагына тапшырылган кешеләрнең авыру тарихын да Энҗе палатада ук, аны тикшергәндә үк язып бара. Нестерева Энҗене палатада, авыру тарихын язып торганда, ачуланырга тотынды : — Ннк сез бу эшне «ординаторский»да, язу өстәле янына утырып, иркенләп башкармыйсыз? — Миңа монда уңайлырак,— диде Энҗе.— Мин бит бер генә кешене карамыйм. Кабинетка әйләнеп кергәләгәнче, онытылуы ихтимал. Монда, авыру белән ф киңәшеп карарга да, сораулар биреп, мәсьәләне ачыклый барырга да була. а — Алай яза башласаң, бөтен авыруларны карап чыгарга вакыт җитмәячәк, s — Бер мәртәбә җентекләп карасаң, һәр авыру янына минут саен кереп йөр- 5 мәскә дә мөмкин. Минем авырулар врач игътибарсызлыгыннан зарланмыйлардыр, s дип уйлыйм. Үз алымымның дөреслегенә иманым камил минем. — Сезнең иман гел камил инде!.. Энҗе икенче палатага күчте. Монысында Петров беләр Михайлов ята. Күптән түгел врач аларның үзара «килешү»ләре турында белде. Хәзер шуның нәтиҗәсен - тикшереп карыйсы бар. Башта Энҗе Петровның сәламәтлеге белән кызыксынды, җентекләп тыңлады. s тикшерде. — Котлыйм сезне, Петров, тәмам сәламәтләнеп җиттегез бит! — диде.— Инде нерв системасын да бераз ныгыта төшсәк, йокы алдыннан бирелә торгаи укол- ♦ ларны туктатабыз. < — Аларны бирмәсәгез, сызлануга ничек чыдармын мин?! — Сезнең хәзер һичнинди сызлануыгыз да юк, дарулардан башка яшәргә ә. өйрәнә башлагыз! — Ничек инде? s — Чөнки хәзер сезнең бер җирегез дә сызламый.— Доктор Михайлов ягына карап куйДЫ,— Элек кенә авырта иде, хәзер юк, бетте! Петров, Михайлов врач белән шыпырт кына сөйләшкән, дип уйлап алды. Энҗе - исә Михайловка өзеп әйтеп салды: ә — Сез, иптәш Михайлов, Петровны гел укол сорарга өйрәтеп ятмагыз. Артык у даруның өч тиенлек тә файдасы юк аның! Киресенчә, зыян ясап куюы мөмкин. Сез әнә күрше ятактагы иптәшегездән үрнәк алыгыз. Аның бөтен тәне авырта, бер мәртәбә ыңгырашканын ишеткәнегез бармы? Врачны алдап артык дару алудан ни тәм табасыз? Энҗенең бу сүзләре дә врач Нестеровага барып ирешкән булып чыкты. — Авырулар белән ягымлы итеп сөйләшергә кирәк, Энҗе Закировна! — дип. кисәтеп калырга ашыкты ул.— Сезне «ординаторский»да көтәләр. — Минем сүзләрнең кырыслык сәбәбен Михайлов йебекләр үзләре бик яхшы аңлый. Ул бу хакта башка авыз да ачмаячак — мии белом. . «Ординаторский»да больницаның хезмәткәрләре җыелган иде. Баш врач, кырык яшьләр чамасындагы ир кеше, җыелышны ачып җибәрде: — Без бүген монда хезмәт дисциплинасы турында сөйләшергә җыелдык,— диде ул.— Ачыктан-ачык эшкә ниләр комачаулавы турында сөйләшик әле! Мии башта сезнең фикерләрне ишетергә теләр идем! Энҗе аның сүзләрен ихластан кабул итте һәм күңелендә җыелган канәгатьсезлекләр турында сөйләргә тотынды: — Безнең больницада... Энҗенең сүзен бүлеп. Нестерова кычкырды: — Кара син аны, больницаны «безнеке» дип үк атый башлаган инде бу! Энҗе каушамады, хәтта Нестеревага җавап та бирде әле ул: — Әйе, әйе. «безнең больница»! — диде— Һәркем эшләгән җирен үз күрергә, якын итәргә тиеш! Шулай булмаса, ул аиы ярата алмый, күңел биреп эшләмн. — Дөрес, иптәш Исхакова! — диде баш врач,— Дәвам итегез! — Мии бу җыелышта врачларның һәм шәфкать туташларының авыруларга карата ягымлы мөнәсәбәтенә басым ясамакчы идем Безнең халыкта, яхшы сүз — җан азыгы, диләр Кайчак ачык йөз, тәмле сүа белән генә дә кешенең кәефен күтәрергә мөмкин. Игътибарсызлык сизсәләр исә. терелә башлаганы да борчылырга тотына. Авыруларның җан тынычлыгын тәэмин итү өчен, без барыбыз да үз бурычларыбызны намус белән үтәргә, низагларыбызны онытып торырга иешбез. Авыруларны терелтү хакына, үз мәнфәгатьләреннән баш тарта белмәгәе кешегә медицинада, гомумән, урын булмасын иде! Дөньяда кеше гомереннән дә кыйм- мәтрәк нәрсә юк, ә хезмәтнең төрлесен табарга була. — Юлын да белеп торгач, тот та кит инде син! — Нестерева Энҗенең сүзен тагын бүлде. — Мин үз язмышымны больницадан башка күз алдыма да китерә алмыйм. Дөрес, бәлки, мине бу коллективта калдырмаслар, әмма, кешеләр гомерен озайту хакына, мин җәһәннәмдә дә эшләргә риза! Энҗе больницадагы кимчелекләргә дә кагылды: хезмәткәрләрнең коридорларда кычкырыпкычкырып сөйләшүләрен туктатырга, тупсалары Шыгырдый торгач ишекләрне кичекмәстән төзәтергә кирәклеген искәртте. Коллективтагы мөнәсәбәтләрнең киеренкелеге яхшыга илтмәвен дә читләтеп үтмәде. Энҗе Исхакованың урынлы әйтелгән һәр сүзе Нестереваны кысасыннан чыгара бара иде. Баш врач аңа берничә тапкыр кисәтү дә ясады. Күпчелек исә Энҗенең туры әйтелгән сүзләре белән килешеп утыра иде. Чыгып сөйләүчеләр дә аны хупладылар. Врач Әхмәтова, Энҗе кисәтүләренә өстәп, профсоюз оешмасының пассивлыгына тукталды. Энҗе түзмәде: — Әйе шул,— дип, тагын кушылып китте.— Әнә няня Вафина ничә көннән бирле авырып ята, хәлен белергә бара алганыбыз юк,— диде. Нестерева: — Сиңа гына җитми инде! — дип, усалланып, аңа каршы төште. Кемдер аңа: — Бу Нестерева, урман мәчесе кебек,— дип пышылдап куйды.— Сикерергә генә тора. П1ул чак берәү, ишектән башын тыгып, кычкырды: — Энҗе Закнровнаны дүртенче палатага чакыралар! Энҗе баш врачка карады: — Рөхсәтме? Энҗе чыгып киткәч, ике няня үзара: — Исемен дә белеп кушканнар моның, чын энҗе инде, валлаһи! Тирә-юньне яктыртып тора! — дип гәп сатып алдылар. — Сез нәрсә пышылдашасыз анда? — Баш врач аларның телен аңламый иде. Нянялар төшендереп бирделәр: — Бу Исхакова дигән врачны мактыйбыз әле, исеменә җисеме туры килгән, дибез. Кеше энҗене буыннан-буынга саклый, нәселенә мирас итеп калдыра. Безгә дә аны сакларга кирәк, дибез... Баш врач елмаеп җибәрде: — Карасана, нәкъ минем фикерне әйтәсез бит! Кадерен белик без аның! — Ул чагында миңа моннан китәргә туры киләчәген дә уйлагыз! — Монысы Нестерева иде. Баш врачка шул гына кирәк булган икән. — Минем сезгә тәкъдимем бар иде, иптәш Нестерева,— диде ул.— Сезнең өчен больница эше — ят хезмәт...