Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ —ВЕНГРИЯДӘ

Бу мәкаләне язу эчен беркадәр материал җыеп, библиографик белешмәләр, венгр телендә басылган әдәби энциклопедияләр. бир-дә татарча чыккан китапларның байтагы белән танышкач та. М Горькийның мәгълүм сүзләре хәтергә килде: сүз сәнгатенең башы фольклорда Татар әдәбияты дигәч тә, венгр укучылары, барыннан да элек, безнең халык иҗаты әсәрләре белән танышалар, һәм бу эш ярыйсы ук нртә. 1838 елда, ягъни гасыр ярым элек башлана Бу олкәдө беренче адымны әдәбият әһелләреннән Габор Казинцзи (1818 1864) ясый. Ул Франциядә чыккан бер китаптан татар халкының берничә әкиятлегендасын табып, шуларны венгр теленә тәрҗемә итеп бастыра Танылган галим Матиаш Алексантсри Каст рем 1848 елгы революциядән сок әдәби журнал редакциясендә Алтай телләре буенча тирле укулар, докладлар һәм лекцияләр оештыра. Шул уңайдан 1858 елда әлеге журналда татар халкының батырлык окият-дастаннары басылып чыга. Биш елдан соң биредә беренче тапкыр безнең халык иҗаты әсәрләре татар телендә донья күрә. Атаклы сәяхәтче һәм галим Вамбери Арним Казанда 1852 елда чыккан Урыс-татар әлифбасы»ннан алынган дүртьюллык җырларны (барлыгы 34) гарәп хәрефләре белән татарча һәм сүэгә-сүз тәрҗемәдә венгр телендә бастыра Сенткатолнаи Балинт Габор (1844 1913) безгә татар телен һәм әдәбиятын «йрәнү очен Венгриядән фәнни командировкага килгән беренче галим. Безнең якларга ул ике тапкыр 1871 һәм 1875 елларда килеп китә, чын фәнни нигездә татар телен һәм әдәбиятын ойрәнә. Командировкадан кайткач. Татарстанда җыйган материаллары нигезендә, зур күләмле фәнни китап әзерли. I Балинт җыентыгы XIX йвздэ В-нгрия- до басылып чыккан һәм тагар халкының теленә һәм әдәбиятына багышланган китапларның иң эурысы һәм җитдие, шуңа күрә аңа киңрәк тукталырга кирәктер Бу китап татар фольклорының XIX йоздәге үсеш формаларын, халык арасында таралуын. Жырчы-окиятчслорнең репертуарын «йрәнү очен эле хәзер дә әһәмиятле чыганакларның берсе булып тора. Җыентыктагы материаллар нигездә керәшен татарлары авызыннан һәм халык арасында таралган торле язма чыганаклардан алынган Халык иҗаты үрнәкләрен тапшыручылар арасында Симон Гаврила улы Борис исеме аеруча еш очрый. Китап оч зур бүлектән тора. Ярыйсы ук күләмле беренче бүлек (170 бит) халык иҗатына багышланган, һәм ул «Борынгылар әйткән сүзләр» белән ачыла. Бүлекчәдә «Акрын баскан ат булган, ашыкмый оарган ир булган». Кемнең итәгенә ут т»шсә. шул яна», «Яхшы исем малдан артык» к-бек латин хәрефләре белән татарча язылган 144 мәкаль урнаштырылган. Ломаклар» исеме астында «Кәкре агачта кар тормас », «Аты бара, тәртәсе кала» шикелле 46 табышмак бирелгән «Ерлар» битләрендә 64 кыска җыр урын алган. Барысы да мәхәббәт турында Тик берсе генә социаль эчтәлеккә ия: Шыбыр да сына шыбыр яңгыр ява Яшь үл»н башларын чылатып Патша солдат ник ала иквн Яшь квн» егетллрне елатып. II «К У» М 4. 161 Б «Бәетләр бүлекчәсендә урын алган дүрт әсәрнең әчесе шәхси фаҗигаләр, бер- ! се Солдатка кипГ» дип исемләнгәне - авыр тормыш шартлары турында сөйли: л . Имән агач каты агач. Каен агач, җир агач; Писер язды, мин киттем. Падишага ярагач. Китапның әкиятләргә багышланган өлеше аеруча бай. Биредә 34 әсәр урнаштырылган. Арада мәзәкләр дә, мәсәлләр дә, тылсымлы һәм тормышкөнкүреш әкиятләре дә бар. Аларның байтагы ниндидер язма чыганаклардан алынган булса кирәк. Шунысы үзенчәлекле: кайб-р әкиятләргә түбәндәгечә эпиграфлар бирелгән; «Белмәгәнмен бәладән котылган . «Әйткәнне тыңла, яхшыны кыл, дигән ди кызына бер карчык үзе үлгән чагында»... Беренче бүлектә урнаштырылган материалларның 'Керәшеннәрнең ышана торган кирәмәтләре дип исемләнгән өлеше дә әһәмияткә ия. Чөнки татар мифологиясе гомумән акрын өйрәнелә. Балинт китабында исә сүз керәшеннәр арасында таралган төрле ышанулар, шулай ук Өй иясе. Сарай иясе. Су иясе. Шүрәлеләр турында бара. Бу материалларга таянып, Казан татарлары, мишәрләр һәм керәшен татарлары мифологиясе бер үк социаль-экономик һәм рухиидеологик шартлар нигезендә, бик борынгы чорларда формалашкан, дип әйтергә мөмкин. Биредә шулап ук язма чыганаклардан алынган легендаларның татарча вариантлары китерелгән. Шулар арасында Тэурәттә һәм Корьәндә чагылыш тапкан Иосыф исеме белән бәйле легендалар игътибарга лаек. Хезмәтнең икенче зур өлешен татарча- венгрча-немецча сүзлек тәшкил итте. Өченче бүлек исә татар теле грамматикасына багышланган. * Бу китап турындагы сүзне йомгаклап, шуны әйтергә кирәк: Балинт җыентыгы басылып чыккан чорында гына түгел, хәзер дә гаять югары бәяләнә. Сегед универси- ' тстының Алтай телләре кафедрасында (мөдире — танылган тюрколог Андраш Рона- таш) Г. Балинт китабы нигезендә « Керәшен татарларының теле» дигән темага җитди мәкаләләр, зур фәнни хезмәтләр языла. Безнең фольклор фәнендә халык иҗатын этник төркемнәр буенча өйрәнү эле тиешенчә башланмаган да. Хәлбуки. XIX йөзнең 70 нче елларында фольклор әсәрләрен энә шул юнәлештә тикшерү мәсьәләсе ярыйсы ук югары дәрәҗәдә торган. 1872 елда академик В. В. Радловның Себер татарлары фольклоры әсәрләреннән торган китабы басылып чыкса, оч елдан соң Г. Балинтның керәшен татарларына багышланган җыентыгы дөнья күрә.. Балинт китабы чыкканнан соң озак та үтми, фин галиме, археолог Барна Фердинанд (1825 1895) Венгриядә Алтай халыкларының борынгы ватаннары буйлап» дигән исем белән фәнни-популяр мәкалә бастыра. Анда сүз XVIII йоз тарихчысы Шә- рәф-эд-днннең елъязмасы һәм башка кайбер борынгы чыганаклар турында бара. (әяхәтче һәм галим Арним Вамбериның 1885 елда басылып чыккан бер хезмәтендә шундый сүзләр бар: Казан татарлары әдәбияты ислам дине йогынтысы астында торган башка төрки халыкларның әдәбиятыннан әллә ни аерылмый... Тик табигый, гади, искиткеч матур халык әдәбияты гына бернинди йогынтыга бирелми һәм үзенең газәллеген югалтмый саклап килә . Бу сүзләрнең беренче өлеше белән бик үк килеXVIII шәсе килмәсә дә. алар Венгриядә халык иҗатына, шул исәптән татар фольклорына да игътибар елдан-ел арта баруын аңлата булса кирәк. Бу эш XX гасыр башында да дә- гам нттерелә. 1906 елда Казанга тюрколог Месарош Дьюла фәнни командировкага килә. Ә 1907 елның язында ул Түбән Коршаба авылына бара һәм төрле әкиятләр, җырлар язып ала. Алар арасында күңелле мәҗлес җырлары да, мәет озату белән бәйле моңсу җырлар да була. Үз иленә кайткач, ул Чувашлар һәм татарлар» дигән темага фәнни доклад ясый, соңыннан аны бастырып та чыгара. Татар халык иҗатына игътибар артканнан-арта бара. 1908 елда Пешт көндәлеге _ газетасында дүрт әкият басыла: Хәйләкәр дус». Акыллы җавап», «Хәйләгә— хәйлә'-. Яшьлек бар дип, картлыкны хурлама» '. Ике елдан соң Себер татарларыннан язып алынган Ата-ана > исемле баллада һәм Әдәпле хатын - дип аталган шигъри әкият дөнья күрә. Билгеле булганча, беренче бөтендөнья сугышы вакытында, рус солдатлары белән бергә, татарлар да әсирлеккә эләгә. Аларның Венгриядәгеләре икс XVIII Мәкаләдә телгә алынган әсәр исемнәре турыдан туры венгр теленнән тәрҗемә нт< н бирелә. Аларның кайберсе Казанда чыккан китапларда башкача булуы да мөмкин Автор искәрмәсе. төркемгә бүленеп, берсе Әгер, икенчесе Эстергом янындагы лагерьларга җибәреләләр. Венгр чыганак- ишрындагы сүзләр белән әйтсәк/ тел галиме Кунош Игнац «бу мөмкинлектән файда- ланмакчы була», Венгрия Фәннәр Академиясе тәкъдиме һәч ярдәме белән әлеге татар әсирләреннән күп кенә җырлар язып ала. Әнә шул материаллар нигезендә ул татар һәм немец телләрендә матур гына җыентык әзерли һәм махсус очерк язып чыга. Бу уңайдан шуны әйтеп узыйк Игнац җыентыгы бер-ике ел элек Будапештта тагын бер тапкыр басылып чыкты. Матбугатка аны университетның терки телләр кафедра- ♦ сында эшләүче Жужа Кәккүк әзерләгән. Әлеге китапның берничә несхәсе Татарстан- п га — Казанга да кайтып җитте... J Безгә мәгълүм булганча, Кунош Игнац татар әсирләре белән якыннан аралаша ? Әсирләр арасында татарча «Кечкенә җуаткыч» дип исемләнгән дәфтәрчекләр, бит-бит = кәгазьләр йөрүен ишетеп, шул язмалар белән дә таныша, шуннан алынган берничә g җырны, әйтик. «Моңлы хатын» җырын венгр теленә тәрҗемә итеп чыгара. Әлегә кадәр сүз халык иҗаты турында гына барды. Чөнки агымдагы гасырның з егерменче елларына кадәр венгр укучылары татар язучылары турында матбугатта бер » генә сүз дә очрата алмыйлар. Ниһаять, егерменче еллар башында биредә бөек шагый- 3 ребез Тукай турында мәкаләләр чыга башлый: беренчесе 1921 елда француз телендә. 2 икенчесе 1922 елда венгр телендә. Борынгы татар әдәбияты фарсы әдәбияты йогын- ° тысыида үскән, дигән фикер уздырыла әлеге мәкаләләрдә Хәзерге татар әдәбияты исә < барыннан да элек милли традицияләргә таяна һәм шул нигездә горурланырлык ка- < занышларга ирешә; бу юнәлештә армый-талмый эшләгән шагыйрьләрдән гадәттә Ту- *" кай исеме күрсәтелә... ♦ Утызынчы еллар башында венгр телендә чыга торган -Туран* журналында Г Ту- а кай турында профессиональ әдәбиятчы каләме белән язылган мәкалә басыла. Анда « боек шагыйрь иҗатына искиткеч югары бәя бирелә. Тукай әсәрләренең гади һәм нә- = фне булуы, сатирик әсәрләренең җор, йөгерек, шул ук вакытта уткен тел белән язы- i луы турында әйтелә. «Тукай үз заманы өчен алдынгы, прогрессив шагыйрь иде < Хәтта алай гына да түгел. Тукай революцион шагыйрь иде», диелә мәкаләдә. х 9 менә утызынчы елларның икенче яртысыннан кырыгынчы еллар ахырына ка- > дар Венгрия матбугатында татар язучыларының исеме күренми Халык иҗаты әсәрләре дә басылмый. Тик 1949 елда гына венгр матбугатында безнең танылган проза- £ иклардан Фатих Хоснинең бер хикәясе дөнья курә Яңа чор» журналында «Ка- а кын» хикәясе басыла. н Илленче еллар башыннан исә безнең әдипләр исеме биредә ярыйсы ук еш күренә е башлый. Венгр әдәбиятчылары язуынча һәм төрле библиографик белешмәләрдән күренгәнчә. илленче еллар башында биредә Әхмәт Ерикәйнең шигырь һәм җырлары ярыйсы ук еш басыла, газета һәч журналларда, төрле җыентыкларда чыгып тора 9 1952 елда Венгриядә Гомәр Бәшировның «Намус» романы Магош Ласло тәрҗемәсендә басылып чыга Китапка 5 6 рецензия языла Татар романнарыннан Венгриядә беренче үрнәк буларак басылып чыккан «Намус» әсәре һәм тәрҗемәсенең эшләнеше җирле матбугатта уңай бәя ала. Шул ук 1952 елда Будапештта «Совет поэзиясе антологиясе»нең беренче басмасы чыт Зур ку ләмле бу китапта тагар шагыйрьләре Һади Такташның 'Киләчәккә ьхатларныннан беренче хат, Әхмәт Ерикәйнең Исәнме, яшьлек». «Теләк* әсәрләре 'басыла Шуның белән бергә, җыентыкта әлеге шагыйрьләр турында кыста мәгълу- матлар да бирелә. Шул ук шагыйрьләр антологиянең 1955 елда чыккан икенче басмасында да урын алалар. Тик 9 Ерикәйнең «Исәнме, яшьлек» җыры урынына «Коз- ге яфраклар» алына Ә 1953 елда венгр телендә татар драматургияс ннән беренче үрнәк Гариф Галиевиың «Хаттан башланды» исемле бер пәрдәлек пьесасы басылып чыга һәм режиссер Балинт Лайош тарафыннан сәхнәгә дә куела. Алдагы 1954 ел исә бигрәк тә тагар халык иҗаты өчен уңдырышлы була Оча торган кораб дип аталган зу р күләмле әкиятләр һәм мәзәкләр җыентыгында 1’аб Жужа тәрҗемәсендә татар фольклорыннан алты әсәр басыла «Кәкре каен терәткән» мәзәге. «Ак бүре», кГолчәчәк», •Алмай-батыр белән Сандугач» әкиятләре Әйтергә кирәк. җыентыкка кертү өчен татар халык иҗаты әсәрләре уңышлы сайланган Алар безнең әкиятләр турында венгр укучысына ярыйсы ук яхшы мәгълүмат бирәләр Татар халык әкиятләре, гомумән, безнең фольклор әсәрләре Венгриядә моннан соң да басылып тора Мәсәлән. 1955 елда әле генә әйтелгән җыентыкның икенче. 1960 елда өченче басмасы дөнья курә Югарыда күрсәтелгән һәм шулай ук башка әкиятләр китапның һәрбер басмасында урын алып бара Мәктәп балалары өчен чыгарылган махсус китапларда, башка кайбер җыентыкларда да безнең әкиятләргә лаеклы урын бирелеп килә н» 163 Югарыда искартелгэнчэ, Будапештның Өтвош Лоранд исемендәге университетында'1 терки телләр кафедрасы эшли. Шул кафедраның хезмәткәре Жужа Кәккүк 1980 елда «Хәзерге төрки телләр» дип исемләнгән ике томлык фәнни җыентык бастырып чыгарды. Китапта татарча чыганаклардан алынган һәм татар телендә басылган җитди генә әсәрләр дә бар. Әйтик, җыентыкны әзерләүче Казанда басылган «Татар халык әкиятләре» китабыннан «Алтын балдак»ны ала; керәшен татарлары фольклор үрнәге итеп, югарыда күрсәтелгән Г Балинт китабыннан ике әкият кертелә. Ике томлыкны тезүче, мишәр фольклорына караган материаллар табу өчен, һ. Паасоненпың мәгълүм китабына мөрәҗәгать итә. 1обол, Төмән һәм Бараба татарларының иҗатын, до- ресрәге, телен беркадәр күз алдына китерү өчен материаллар В. В. Радлов җыентыгыннан алына. . Китапта татар халык ижаты әсәрләре күп түгел. Әмма аларны урнаштыру принциплары игътибарга лаек. Биредә татар халкының тон этник төркемнәренә хас фольклор әсәрләре урын алган. XIX йөзнең җитмешенче елларында В. В. Радлов һәм Габор Балинт сайлаган юнәлеш биредә дә дәвам иттерелә. Татар халык әкиятләрен дөньяга чыгару эшенең үзенчәлекле йомгагы буларак, 1981 елда Будапештта венгр телендә «Бүген бардым, иртәгә кайттым. Казан татарлары әкиятләре» исемле җыентык басылып чыга. Иң элек китапның похтә эшләнгән тышкы күренеше матур тәэсир калдыра. Аны Сегед университетында, югарыда телгә алынган тюрколог Андраш Рона-таш җитәкчелегендә Алтай телләре кафедрасында эшләүче Клара Адягаши әзерләгән. Татар халык әкиятләренә багышланган матур гына мәкаләне дә ул язган. Китапта «Дутан батыр», «Әйгәли батыр», «Камыр батыр кебек батырлык әкиятләре дә, сатирик пландагы тормыш-көнкүрещ әкиятләре дә урын алган. Тулаем алганда, алар татар халык иҗатының бу төре турында ярыйJ сы ук киң мәгълүмат бирәләр. Җыентыкның исемендә сүз казан татарлары турында гына барса да, анда башка якларда, әйтик, Омск, Новосибирск өлкәләрендә язып алынАн әкиятләрдән дә аерым үрнәкләр кертелгән. Әкиятләрне кайчан, кайда, кем язып алуы турында аңлатмалар, татар халкы һәм фольклор хакында кыскача библиография, дә бирелгән. Китапны венгр телендә әзерләүдә тәҗрибәле тәрҗемәчеләр Адягаши Клара, Берта Арпад, Андраш Рона-таш, Ласло Захемски һ. б. лар катнашкан. Вакытлы матбугат битләрендә дә татар халык иҗаты әсәрләре әледән-эле курен- гәлэп тора. Мәсәлән, 1959 елда «Тисса буе» журналында «Бай карт» әкияте. 1968 һәм 1970 елларда «Халык азатлыгы» газетасында «Кәкре каен терәткән», «Апаш* сеңелле өч туган», шул ук 1970 елда «Хатын-кызлар» журналында «Зур тавышлы кечкенә әтәч», 1969—1970 елларда «Факел»да «Өч ялкау», «Ишетмәс колак», ә «Чишмә» журналында (1980 ел) татар халык җырларыннан «Шундый авыр безнең тормыш». Фатыйманың үлеме», «Ак каеннар гүзәллеге», «Аллы-гөлле бакчаларда йөрим», шул ук 1980 елда «Совет әдәбияты»нда Себер татарлары җырлары һ б лар донья күрә. Будапештта венгр телендә дә чыга торган «Совет әдәбияты» журналы безнең шагыйрьләр иҗатына да урын биреп килә. СССР төзелүгә алтмыш ел тулу уңае белән журналның 1982 елгы соңгы санында 118 шагыйрьнең әсәрләре басылып чыкты: рус. казах, кыргыз, үзбәк... Арада безнең поэзиядән дә бер әсәр — Зәки Нуриның Олаһ Янош тәрҗемәсендә «Бу кышта . » шигыре бар. Шул ук журналның 1976 елгы, 5 санында исә Г. Тукайның берничә әсәре — «Өзелгән очид». «Туган илемә», «Китап», «Өмид» һәм башкалар Дьери Имре, Калноки Ласло, Кормош Иштван, Симон Лайош тәрҗемәләрендә дөнья күрә... Татар прозасының хәзерге торышын чагылдырган әсәрләрдән 1977 елда венгр телендә Г. Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» китабыннан өзек Буда Ференц тәрҗемәсендә басыла. 1982 елда исә әсәр тулысыңча аерым китап булып чыга (венгр телендә ул «Туган җирем...» дип кенә бирелгән). Әсор Дьюла Фюзеши тарафыннан нигездә уңышлы тәрҗемә ителгән. Венгр әдәбиятчыларының хәзерге татар прозасыннан бу әсәргә тукталуының билгеле бер сере дә бар. Мәгълүм булганча, Г. Бәшнров әсәрендә татарларның борынгыдан килгән изге гореф-гадәтләре, ышану* йолалары, милли тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре, гади агай-апайларның чисталыгыпакьлеге, кунакчыллыгы һәм киң күңеллелего. халык күңелендә сакланган әкият- дастан яки җыр-бәе^ләрнең чаткылары ярыйсы ук тулы чагыла. Гомумән, әсәр татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән таныштыра. Гадәти романнар хәзерге укучыны беркадәр ялыктыргангамы, венгр әдәбиятчыларының Г. Бәшнров әсәренә тукталуы табигый, әлбәттә. Өстәп шуны гына әйтим: әсәр җирле матбугатта да уңай бәя алды. 1983 елда «Советлар Союзы» журналының Венгрия очен чыгарыла торган нөсхәсендә журналның венгрча басмасы редакторы Винтермаптель Ишт- ванның әлеге китапка югары бәя биргән рецензиясе чыкты. 1980 елның көзендә Венгриягә килеп эшли башлагач, югарыда телгә алынган Ласло Захемски белән Будапештка барып. < Европа* нәшриятына кердек. Ласло мине совет әдәбияты редакциясе мөдире Жигмонд Геренчер белән таныштырды. Жигмонд * минем белән танышуына нигәдер балаларча шатланды (Редакция модирләрс пракгя- о насында сирәк була торган хәл!) Эш менә нәрсәдб икән, кырыгынчы елларның нксн- 5 че яртысында ул Казанда укыган, университетның юридик факультетын тәмамлаган, т Казанны бик яхшы белә. Кайчандыр мәшһүр булган Маркиз утравын сагынып искә = ала. Үзенең дусларын — татар егетләрен исем-фамилияләре белән хәтерли. Студент g еллары турында ул махсус очерк та язып бастырган. Яшьлек елларын, Казанны искә алып озак кына утыргач. Жигмонд эш мәсьәлә- 3 ЛОренэ күчте, татар язучылары алдында зур бурычлы булуы турында борчылып сөй- s лоде. Казанда басылган «Татар поэзиясе антологиясе үрнәгендә Будапештта венгр 3 телендә зур күләмле җыентык чыгару турында сүз булган икән. Хәтта ул җыентык- 2 иың татарча варианты да төзелгән. . Ләкин нишләптер җыентык венгр толендә әле ° дә әзерләнеп бетә алмый икән. М нә шулар турында сөйләгәч. Жигмонд: Безнең ; өчен иң әһәмиятлеге — татар әдәбияты әсәрләрен венгр теленә татар теленнән туры-; дан-ту ры тәрҗемә итү. Бу мәсьәләдә безгә (егед университетының алтай телләре. *- Будапешт университетының төрки телләр кафедралары зур ярдәм күрсәтә . диде. > Аннары ул басылып чыккан китаплар турында сөйли башлады, зур ку ләмле бик матур җыентык күрсәтте — «Бәхетле минутлар Совет республикалары поэзиясеннән “ сайланма әсәрләр-. Бу китапта безнең шагыйрьләрдән Муса Җәлил һәм Сибгат Хәким s шигырьләре дә бар икән. Соңгы битләрендә урын алган Эчтәлек*тә әсәр исемнәре ~ латин хәрефләре белән татарча да бирелгән Биредә С. Хәкимнең Тандори Дежо һәм = Буда Ференц тәрҗемәләрендә Фатыйма , Язмышым, рәхмәттән башка Игәнләсәң, истәлекләр шактый», Нигезләрдә безнең гасыр буе - һ. б шигырьләре тәкъс. дим ителгән. Рецензияләргә караганда, тәрҗемәләр нигездә уңышлы һәм < Хәким * поэзиясенең шигъри үзенчәлекләрен беркадәр күз алдына китерергә мөмкинлек к бирәләр. Е «Моабит дәфтәрләре»ннэн җыентыкка Урбан Эстер, Пете Миклош, Буда Ференц - тәрҗемәләрендә «Җырларым*. «Соңгы җыр , Була кайчак . Ышанма . Ишек < төбендә» шигырьләре кертелгән. Дөрес, Муса Җәлил исемен телгә алгач та. чирек $ гасыр чамасы артка чигенергә туры килә Чөнки үзенең каһарманлыгы белән таң калдырган Җәлил поэзиясе шул чорда ук бирегә зур бер ташкын булып килеп к рә. 1956 елда «Совет культурасы» журналында Җырларым , Катыйльгә-. Соңгы җыр», «Ышанма» венгр телендә басылып чыга. Муса Җәлил белән очрашу бәхете борынгыдан килгән тылсымлы бер сәнгать, ниндидер серле-сихерле осталык белән очрашу кебек.. Бу шундый сәнгать ки, ул, барыннан да элек, таң калырлык талант белән иҗат ителгән шедеврлар тудыра, шул ук вакытта ул үзенең гүзәллеге һәм гадилеге белән классик поэзиядән дә аерылмый, музыка һәм җыр кебек яңгырый Хәтта бер-ике шигырьнең тәрҗемәсе әллә ни уңышлы булмаса да. алар Җәлил поэзиясенең шигъри көчен, укучыга гомуми йогынтысын, тәэсир көчен киметә алмыйлар...» Шуннан соң М Җәлил шигырьләре биредә әледән-әле басылып тира. Халык •затлыгы*. «Хәбәрләр». «Венгр халкы» кебек газеталарда. Т"рмыш һәм иәбият». «Тисса ягы». «Хатын-кыхтар» шикелле журналларда. аерым җыентыкларда чыгалар Хатта шагыйрьнең б р ук әсәре бер ук елда 6« рнич» басмада чыгу очраклары ла бар. i Итик, 1957 елда «Алчан илендә». Г»рчадэ тош». «1рек>. «Кишчык» һ б шигырьлэр югарыда курготелгон «Ялгыз учак» җыентыгында да. шула! ук Г-рмыю 'һәм әдәбият . «Твсса ягы» журналларында һәм Халык ^ыатлыгы» газетасында и 6хгылып чыга Бу эш алга таба да дәвзч нг терел ә 1977 һәм 19Я2 елларда шагыйрь* Ь<ең аерым әсәрләре тирле антологияләрдә басыла Хатта балай әйтергә *дэ чомкин совет халыклары поэзиясенә багышланган бер .енә» зур җыентык т» Муса Җәлил шигырьләреннән башка чыкмый. Югарыда телгә алынган китаплар әнә шул хакк! сөйли. Язучының әсәрләрен бастырып чыгару, никадәрле әһәмиятле булса да, бу әле мәсьәләнең бер генә ягы. Икенчесе , һәм шулай ук әһочиятлесе — әдипнең тормышын һәм иҗатын өйрәнү, аерым мәкаләләр яки китаплар язу. Венгриядә Җәлил исеме хәзер бу яктан да безнең әдипләр арасында беренче урында тора, дисәм, ялгыш булмас. 1957 елда ук «Тормыш һәм әдәбият» журналында «Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил — татар халкының Фучигы» исемле мәкалә басылып чыга. 1958 елда «Азат ил» журналында Феһер Палның аңа багышланган «Чын большевик-солдат» исемле мәкаләсе донья күрә. Шул ук автор «Хатынкызлар» журналында шагыйрьнең үлүенә 15 ел тулу уңаеннан махсус мәкалә белән чыга. 1970 елда Будапештта басылып чыккан «Дөнья поэзиясе антологиясе»ндә шагыйрьгә аерым мәкалә багышлана һәм аерым шигырьләренә дә урын бирелә. Мондый материалларны санап чыгу гына да ярыйсы ук зур урын алыр иде Хәзер инде биредә басылып килгән библиографик белешмәләрдә Муса Җәлилгә махсус бүлекләр багышлана. Анда, гадәттә, Җәлил әсәрләренең Венгриядә нинди газета һәм журналларда яки җыентыкларда кайчан басылып чыгуы, шагыйрь турында нинди мәкалә һәм очерклар яки фәнни хезмәтләр язылуы күрсәтелә. Мәсәлән, Будапештның М. Горький исемендәге китапханәсе «Библиография»сендә (1967 ел) шагыйрьнең әсәрләре һәм аның турында басылып чыккан материаллар исемлеге 5 биткә сузылган. Бүген ул тагын да зуррак булыр иде... Татар телен өйрәнү һәм әдәбиятын популярлаштыру, гомумән алганда, Венгриядә шактый югары дәрәҗәдә тора. Биредә сүз бу эшнең топ юнәлешләре хакында гына барды. Мәсьәләгә тирәнрәк кереп, дәвамлы махсус тикшеренүләр, эзләнүләр алы4 барганда, «Венгриядә татар халык иҗатын өйрәнү», «Венгр галимнәренең татар те-’ ленә караган хезмәтләре», «Муса Җәлил — Венгриядә» кебек темаларга аерым мәкаләләр, хезмәтләр язып булыр иде. Соңгы сүз итеп шуны әйтим: хәзер Будапештта «Дөнья әдәбияты энциклопедиясе, басыла. Әлеге хезмәттә татар әдипләреннән Акмулла, Гафур Коләхметов, Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов, Муса Җәлил һәм башка кайбер язучыларга багышланган махсус мәкаләләр бирелеп барыла. Аларда, гадәттә, язучы турында энциклопедик характердагы мәгълүматлар китерелә: кыскача тормыш юлы, әдәби эшчәнлеге- нең төп юнәлешләре һәм игътибарга лаек әсәрләре. Кагыйдә буларак, әсәр исемнәре латин хәрефләре белән татарча да бирелә. Энциклопедиянең инде 8 томы басылып чыкты (соңгысы «М» хәрефе белән тәмамлана). Татар әдәбиятына багышланган күләмле махсус мәкаләгә әлегә чират килеп җитмәде. Киләчәктә андый мәкалә дә басылыр һәм венгр әдәбиятчылары, гомумән, укучылар, сүз сәнгатебез турында тулырак, төгәлрәк һәм хронологик яктан эзлеклерәк мәгълүматлар алырлар дип ышанырга кирәк.