Логотип Казан Утлары
Публицистика

Кызыклы хәлләр

Балык шулпасы

Азнакайга баргач, Снбгат Хәким белән Хәсән Туфанны бер язучы кара таңнан уятып, базыкка алып китә. Вакытында ашап, вакытында йокларга күнеккән бу ике аксакал теләр-теләмәс кенә кузгалалар. Җәяү җәһәннәмдәге елгага алып барып, картларга ял итәргә кушып, прозаик егермеләп кармак салып куя. — Сибгат абый! Хәсән ага! Мин сезне тәмле балык шулпасы белән сыйлыйм әле. Үтергеч тәмле була мин пешергән шулпа, телегезне йотачаксыз, валлаһи!— дип, ул күтәрә килгән ярты пот борчакны суга сибеп чыга Таңнар ата - чиертми. Җилләр чыга, көн суыта — чиертми. Балык эләгү түгел, егерме кармакның ник берсенең калкавычы селкенеп карасын! Ике шагыйрь ачыга, сабыр гына зарлана башлыйлар болар — Төш авышкач чиертә ул, — дип, прозаик ач-хәлсез кунакларын юата. Төшләр авыша, кичләр җитеп, шәфәкъ баеса да, сукыр шыртлака да каптыра алмыйлар болар. Кайтырга чыгалар Сибгат Хәким белән Хәсән Туфан салмак кына авылга таба атлый Әлеге язучы балык шулпасы пешерергә дип алган ике буш чиләкне, егерме кармакны күтәргән килеш, ике шагыйрь арасында чабып йөри, үзе аклана, юатырга тырыша. — Эләгә иде, менә мондый-мондый кызыл канатлар каба торган иде Балык шулпасын шәп пешерәм мин, мин пешергән балык шулпасын ашасаң, телеңне йотасың, валлаһи! Хәсән Туфан, дәшми, ач карынга тәмәке тартып кайта. Сибгат Хәким исә кайта торгач әйтеп куя — Энекәш син борчакны күбрәк сиптең бугай! Ат ите һәм Отелло Отеллоны уйнар алдыннан Мохтар Мутнн сәхнә артында кәефсез генә репетиция ясап азаплана икән Театрның режиссеры Риза Ишморат килеп аңа дәшә: — Нигә кәефең юк, Мохтар абзый? — ди — Гомерем буе мин Отеллоны уйнар алдыннан ике кило ат ите ашый торган идем Шунсыз Отеллоны уйнап чыгып булмый Бүген мин ат ите ашамадым — сәхнәгә чыга алмам, ахрысы, чыксам да егылып» аяк сузачакмын! — ди Мохтар ага. Шуннан соң Р Ишморат бухгалтериягә кереп, ялынып акча алып чыга Ат ите сатып алып пешерәләр М. Мутин һәйбәтләп ашый. Кичен «Отелло» спектакле өзелми кала