Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАЙТАВАЗЫ СЫМАН ТУКАЙНЫҢ

«Клячкинида бала табу йорты... Ник шул кадәр әле моңайдым? Сабыйларның тавыш бирүләре Кайтавазы сыман Тукайның. Даһи затны югалтуы авыр, Йөз елга бер туа торгандыр, Тукай үлгән йортта бала елый: Яңа Тукай, бәлки, тугандыр. Җыр да шулай авыр, үксеп туа... Тыңлап торам сабый тавышын. Кем мәңгелек җырга өйләндерер Гасырларның бөек сагышын? Югалтулар аша туа-туа, Киләчәккә кыю, нык атла, Тукаеңны иртә югалтсаң да, Тукайлыкны берүк югалтма! «Клячкин»да бала табу йорты... Ник шул кадәр әле моңайдым? Сабыйларның тавыш бирүләре Кайтавазы сыман Тукайның...