Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ТУРЫНДА ИСТӘЛЕКЛӘР

 

Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һем тарих институтының фольклор фондында культура тарихына караган, шул исәптән, татар әдәбиятына ф кагылышлы материаллар да бар: татар язучылары турында иствлеклер, фоторәсемнәр, хатлар, телеграммалар, язучыларның кулъязмалары һ. б. Алар арасында татар халкының беек шагыйре Габдулла Тукай турындагы истәлек - ләрнең зур хәзинә буларак саклануын әйтергә кирәк. Алар фондка тирле елларда кергәннәр. Шулерның икесен журнал укучыларына тәкъдим итәбез. Беренче истәлек Хәйрулла Рәхмәтуллиннан 1958 елда X. Ярми тарафыннан Пенза олкәсе Сосновобор районы Индерка авылында языл алына. Икенчесен X. Гатина 1961 елда Астрахань елкесене оештырылган фольклор зкспедициясе вакытында языл алган Ул артистка Гайшә Камаеваның Габдулла Тукай белән очрашу хатирәсе. Бу истәлекләр матбугатка беренче талкыр тәкъдим ителә. Аена ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВА. Беренче истәлек Мин кече яшьтән 1912 елларга хәтле Эргәземдә 1 Дебердеевларның (алар еч туган — Ишмехеммот, Әхмәтҗан, Махмуд, аннан соң Йосыф Хаҗи иде) фабрикасында зшлодем. Кайсы әлны икәнен хәтерләмим, әллә 1908, әллә 1909 елны инде, җәй кәне иде. Эргәзем фабрикасына Габдулла Тукай килеп чыкты. Ул Дебәрдеевларга килде Ял- гышмасам, ул Сембер ягыннан Тимербулат Акчуриннардан кайтышлый иде Мин ул вакытта Дебердееалар фабрикасы конторасында курьер булып зшли идем. Тукайны яхшы гына каршы алдылар. Шулай да байлар Тукайны үз ейләренә алмадылар. Контор каршында, аппаратный цех янында бор бүлмә бар иде Анда эчме, дүртме карават бар иде. Фабрикага килгән кешеләр шунда керәләр, шунда куныл чыгалар иде. Безнең квартир ерак булганлыктан, кайчак мии дә коиторда куна идем. Шул сәбәпле, мин килгән кешеләр белен аралаша идем. Тукайны да шунда күрдем Ул шул бүлмәде оч коилол торды, шуннан бик күңелсез гене китеп борды. Мии Тукай болон, үзе гади гене кеше булгач, сойләштем. Ул миңа: «Мии монда китапханәләр ачарга килдем, болар белен килеше алмадым Мии җәмгыять >ше белән, халык зше белән йорим, болар белен килешеп булмады*.— диде Мин аңар «Ярар хат язышып торырбыз»,— дидем. Ул: «Мин синең хатыңа җавап бире алмам шул._»— диде. Фольклор фонды, коллекция 64, папка 1, саклау берәмлеге 19 Икенче истәлек Габдулла Тукай 1911 елда Астраханьга килсен иде Г Тукай килүеме багышлап С. Рәмиев осоро буенча «Яше. Зобойдо. яшим мин!» исемле спектакль куйдылар Тукай башына кара маһмалдан (бәрхет) кәләпүш мигом иде. Астраханьдә Сәбир Бик- маботов диген бер кеше бар иде Трамвай йортүче. Бор вакытны шул Сабир абый революциягә кадар Саратов губериасыиык Кузнецк •»« Вержожно авмлы Г мине чакырырга килгән. Мин ул вакытта бик оялам. Ул вакытны беэ чапан белән генә йери идек. Сабир абый әйтә: «Ул бик матур итеп татар кәйләрен уйный белә» — д„. «Без аны өеннән тартып чыгара алсак, артистка булырга да ярый торган кеше ул»,—ди. Мин инде үзем белән сазымны да (бу якта гармунны шулай диләр) алып барам. Башта мин «Баламишкин» көен уйнадым. Аннан Тукай әйтә: — Син, ди, авыл чөйләрен дә уйный белә торгансыңдыр, туташ.— ди. — Минем исемем «туташ» түгел, Гайшә,— дим мин. — Ярар алай булгач, авыл көйләрен дә уйный белә торгансыңдыр, Гайшә,—ди. — Мин көйләрне уйный беләм, исемнәрен белмим,— дим. — Уйнап кара әле,— ди Тукай. Уйный башлаган идем, мин уйнаган көйгә Тукай ике җыр җырлады. Хәзер сүзләрен хәтерләмим. берсенең башын болай дип башлаган иде: Уйсу җирнең сазы мин Сулы җирнең казы мин... Тукай әйтә миңа шуннан соң: — Син бу кәйләрне онытма, сазда уйный тор, ди. Син кечкенә генә тальянка алып җибәр,— ди. Мин әйтәм: — Бездә тальянка мут1 түгел,— дим. — Без сине скрипка уйнарга өйрәтербез,— ди Тукай. — Әй, аны ирләр генә уйный, кызлар уйнамый,— Дим. Аннан мин әйтәм:— Мине бит өйдән чыгармыйлар,— дим. Тукай әйтә: — Без сине тагы да чакырырбыз, килергә тырыш,— ди. Мин бер сүз дә әйтмичә, өйгә кайтып киттем. Мине Сабир абый озата барды. Ул вакытта бездә шулай иде бит, чакырып алып киткән кеше өйгә китереп әниләргә тапшырып китә иде. Шуннан соң инде мин Сара Байкиналар белән катнашып, шәһәрнең кышкы театрында куела торган спектакльләргә катнаша башладым. Фольклор фонды, коллекция 71, папка 1. саклау берәмлеге 31. ТУКАЙ АВТОГРАФЫ абдулла Тукай бу фоторәсемне «Мөхтәрәм Әхмәтгәрәй вә Габдрахман әфәнделәргә ядкарь, 5 нче август. 1912 сәнә. Г. Тукаев»,— дип язып үзенең якын дуслары «Гасыр» нәшриятын һәм «Аң» журналын оештыручылар Әхмәтгәрәй Хәсәни һәм Габдрахман Рәхмәтуллинга (Габдрахман Кәрам) бүләк иткән. Тукай тарафыннан үзләренә бүләк ителгән фоторәсемне Әхмәтгәрәй Хәсәни һәм Габдрахман Рәхмәтуллиннар, шагыйрь вафат булгач, «почтовая карточка» итеп бастырып таратканнар. Моның шулай икәнен бу фотоның артына татарча: «Габдулла Тукаев», русча «Абдулла Тукаев. Собственность изд. «Гасыр» дигән язулар да күрсәтеп тора. Бу «почтовая карточка»ны «Галия» мәдрәсәсе шәкерте Әбүбәкер Җәгъфәрев мәдрәсәнең хуҗалык эшләре мөдире Гариф Сәйфуллинга 1913 елда бүләк иткән. «Почтовая карточка» артына русча: «Уфа, Медресе «Галия». Зав. Тарифу Сайфуллину»,— дип язылган. Уфа почтасының мөһерендә: «26.10.13» — дип күрсәтелгән. Ләкин бу «почтовая карточкамның кайдан җибәрелгәнлеген әйтүе читен, чөнки мөһере бозылгач. Мут — мода Г Әгер дә бу автографлы фоторәсем бер ген» несхәдә булса, ул «Галия» шәкерте кулына кермес иде. Димәк, без уйлаганча ул Г. Тукайның автографлы фоторәсеменнән, шагыйрь вафат булгач, күбәйтеп бастырылган. Бу фоторәсемне беренче булып бастырган Д. Баһаутдинова икенче карашта тора. («Социалистик Татарстан», 1978, 23 апрель). «Почтовая карточкамның артында иске алынган Гариф Сайфуллин — үз дәверендә Уфаның алдынгы татар яшьләреннән берсе. Г. Коләхметоаның аңа 1918 елда язган хаты «Казан утларымның 1981 ел бишенче санында басылып чыккан иде Шулай ук Астрахань укытучысы Шәһит Гайфинең дә Тукайның кайбер шигырьләренә фотомонтаж ясаганлыгы тарихта билгеле факт. Мәсәлән шагыйрьнең «Бор шәехнең менаҗәте» исемле шигыренә ясалган инсценировканың фоторәсеме, шулай ук Г. Тукай, С. Рәмиев һәм Ш. Гайфи коймәдә утырып тешкән итеп ясалган фоторәсем Дә бар. Менә безнең кулыбызда тагын бер фотомонтаж. Г. Тукайның күктә болытлар арасында башы гына күренә. Аска исә шагыйрьнең «Өзелгән емид» шигыреннән әзен китерелгән: Очты донья читлегеннән тарсынып күңлем кошы, Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы. Әлбәттә, мондый фотомонтажның шагыйрь исән вакытында чыгуы мемкин түгеп. Бу тик шагыйрь үлгәч, 1913 елдан соң эшләнгән фотомонтаж булырга тиеш Открытканың артында кайсы матбага тарафыннан эшләнүе язылмаган. Тукай иҗатына бәйле фотомонтажларның бары тик Шәһит Гайфи тарафыннан гына эшләнүен искә алсак, бу да аның тарафыннан чыгарылган булса кирек дип уйларга нигез бар.