Логотип Казан Утлары
Шигърият

Энҗе Мөэминовага 60 яшь

Э. Моэминова исеме республиканың газетажурналларында 1957 елдан башлап күренә башлый, шуннан бирле ул даими рзвештэ үзенең югары пафослы, гражданлык хисләре белән сугарылган шигырь һәм позмала- рын. мәктәп, тәрбия мәсьәләләренә, чорыбыз яңалыкларына багышланган мәкалә һәм очеркларын бастыра килде. 1962 елда исә шагыйрәнең укучылар җылы каршылаган *Ефәк яулыгым» исемле шигырьләр һәм поэма китабы донья күрде Лннары Татарстан китап нәшрияты Э Мвэ- минованың зурлар һәм балалар очен еСинең очен язам», еШигырьләр». еБүләгем». •Исемдә», еӘниләргә һәм нәниләргә». еҮрдәгем үпкәләде», гӘйдәгез танышыйк» дип ләреннән бер бәйләм урнаштырабыз Энҗе Мөэминова Көзге чәчәк Иртә белән әрәмәдә йөргән чакта, Ирексездән гөлҗимешкә күзем төште: Пешеп җиткән җимешләре арасында Бик матур бер чәчкәсе бар — мәрҗән төсле. Мескен чәчәк!... Шушы елның май аенда укучыларыбызга яхшы таныш шагыйрә. публицист. 1963 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы Энҗе Мнэминовага 60 яшь тула. Энҗе Илалетдин кызы Мнэминооа 1924 елның 18 маенда Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында тимерче гаиләсендә туган 1941 елда Әлмәт урта мәктәбен тәмамлый. Югары Мактама. Мә- мәт һәм Габдрахман авылы мәктәпләрендә математика укыта, шул ук вакытта читтзн торып Казан педагогия институтында. 1945—48 елларда Ташкент педагогия институтында укый Югары белем алгач, кабат Габдрахман авылына кайта, 1974 елга кадзр урта мзктзптз математика укытучысы булып эшли 1962 елдан КПСС члены. исемләнгән шигырь китапларын бастырып чыгарды Үзенең зур юбилеен иҗат дәрте белән янып яңа әсәрләр язып каршылаучы танылган шагыйрәбезне укучыларыбыз исеменнән алдан ук котлап, бу санда аның шигырь Аңа ялгыз күңелсездер: Бал кортлары үбеп китми таҗларыннан, Иркәләнми аңа кунып күбәләкләр, Кошлар җырын ишетми ул таң алдыннан. Көз җитәсен, кыш киләсен хәбәр итеп, Җилләр исә сары яфрак арасыннан. Ләкин чәчәк шиңми, яшәү өмет итә, Күңеле көтә: кемдер килеп карар сыман... 1957 Син һәм мин Ел буена чәчәк атып кына гөл, Якты тәрәзә төбендә тора гел. Тәрәзәгә кайчак бозлар чиртәләр. Чиртәләр дә, тайпылышып китәләр. Җил-яңгырны тәрәзәләр этәрә. Якты нурны, матур җырны үткәрә. Син дә минем тәрәзәм бит, мин — гөлең. Син булганга якты минем һәр көнем. Син туңасың, мине туңдырмас өчен. Син янасың, мине сулдырмас өчен. 1969 Юл ярам Көзге төн. Мин ялгыз. Юл ярам. Юлымнан туктарга юк чарам: Үземнән соң килер берәүгә Ай нуры яктырткан эз салам. Каршымда биек тау, кыялар. Юк кире чигенү!— Мин барам: Кыя таш күкрәген уеп, мин Яраткан кешемә җыр язам. Диңгезләр тәбенә чумам да Энҗеле, мәрҗәнле сүз табам: Күңелем байлыгын бүлешеп, Сер сыяр кешемә сер салам. 1979 Май . Туй күлмәген киеп алды шомыртларым, Кызганмыйча сипте алар хушбуйларын. Сиреньнәрнең өсләрендә купшы кием, Хуш ис белән тулды минем бөтен өем. Таҗларына кояш иңде тюльпаннарның, Энҗе чәчәк тагып алды алкаларын. Ак ефәккә төренделәр алмагачлар, Гөлбакчама җыр китерде сандугачлар. Сукмагымда җете-яшел хәтфә келәм, Бизәкләнде төрле төсле гөлләр белән, Киләчәккә тоташтырган уйлар белән, Шул келәмгә йомшак кына басыл киләм. Табигатьнең гүзәл кызга охшаш чагы, Мәк чәчкәсен хәтерләтә алсу таңы Өмет белән яши майда һәрбер кеше, Түтәл казый — көз җыясы уңыш өчен. Иң кадерле бәйрәмнәр бит шушы айда, Җиргә орлык, орлык төшә җиргә майда! 1983 Сөенечем артты Алмагачым ал-ак чәчкә атты. Бар дөньяма аклык сирпелде: Йөз аклыгым булып тәрәзәдән Балаларым карый шикелле. Олы кызым минем — сер сандыгым. Киңәшчем дә минем, дустым да. Ерактан да җанны җылытучы Кайгыртучан телчек кызым бар. Улым минем — алтын урталыгым — Таянычым картлык көнемдә... Бәхет бакчабызның иң түрендә Әтиләре тора бүген дә. Чәчкәнемне җыяр көнем җитте. Алмагачым ап-ак чәчкәле. Мул җимешле алмагачлар булып Кайтасыман минем чәчкәнем. Алмагачым ап-ак чәчкә атты, Бар дөньяма аклык сирпелде. Мул җимешле алмагачлар булып Балаларым карый шикелле. 18 май, 1983 Шагыйрь-ана Йөрәгеннән өзелеп-өзелеп сүзләр тама. Күз нурлары хәреф булып коела аңа. Тынгысыз көн, йокысыз төн хисләр үрә, Яңа шигырь яшәү даулап аваз бирә: — Каләм кирәк! Кәгазь кирәк! Тизрәк, тизрәк!!! Каләм йөгерә, чуарлана кәгазь бите, Авазларны тезә-тезә сүзләр итеп. һәрбер аваз, һәрбер сүздә тибә йөрәк: — Мәйдан кирәк! Канат кирәк!! Тизрәк, тизрәк!!! Тере шигырь китап булып канат яра. Кәгазь бите мәйдан түгел инде аңа Моңсу гына карап кала Шагыйрь-ана. 1984