Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЕМА ДА БИК МӨҺИМ!

Ул чагында без аның белән бергә эшли идек. Университетның тарих факультетын тәмамлаган укытучы иде ул. Авылдан шәһәргә күченеп килгән. Балалары әйбәт кенә укый... Машинасы бар. Дөньялары җитеш, түгәрәк. Минем әдәбият ■белән шөгыльләнүемне белә һәм ул турыда суз чыкса, еш кына өнәмичә берәр сүз кыстырып җибәрә. Туган телдә газета-журналлар алдыруга да бик исе китми. Мин төрле күренекле язучыларның исемнәрен, данлыклы әсәрләрен атап карыйм, файдасыз. Ул аларны белми. Аның өчен чыннан да татар әдәбияты юк төсле. Әмма минем аңа безнең әдәбиятыбызның көчле булуын, аңа битараф яшәүнең яхшы түгеллеген ничек тә исбат итәсем килә. Тик ничек! Уйлана торгач, мин «Казан утларыьнда басылган бер әсәрдә тукталдым да бер кичне шуны күтәреп аларга кердем. Чит кешегә кереп китап укуы читендерсә дә, әсәр үз йөрәгемдәге хисләрне дә әйткәндер, мин аны илһамланган, дулкынланган хәлдә кычкырып укый башладым. Башта телөр-теләмәс кенә тыңларга риза булган «тамашачыларым» тора-бара җанланып киткәндәй булдылар, пошмас кына диванга сөялгән урыннарыннан тураебрак утырдылар, бөтен дикъкатьләрен миңа биреп, колакларын торгыздылар. Яртысына җитәрәк, бераз тын алырга тукталдым. Күршемнең күңелендә кайчандыр булып та сүрелә, сүнә башлаган моңнар уянды ахры. — Ничава гына укыйсың икән син, әП—дигән булды. Сизәм, аның тавышы эчке бер дулкынланудан калтырый иде. Кухняда әнисе дә безне мыштым гына тыңлап утырган икән: — И, улым, кемнәр язган аны җанга үтәрлек итеп? Бигрәкләр дә моңлы икән. — Әмирхан Еники!— дидем мин горурланып. — Кем соң ул Әмирхан Еники? Бер дә ишеткәнем юк,— диде укытучы. Аның кызыксына башлавына куанып, мин очына-очына аңлатыл бирдем. Читенсенүем бетте. Мин ахырын тагын да илһамланыбрак укыл чыктым. — Да-а, кызык яза икән бу. Белеп бетермибез шул,— диде күршем.— Мондый әйберләр басылган журналга язылсаң да ярар иде дә бит. Әмма аның авызыннан мондый сүз ишетү дә минем өчен зур җиңү иде. Ул безнең әдәбиятны таныды бит тәки! Уку барышында залга ук чыгып утырган ананың күзләрендә энҗе яшь бөртекләре шәйләп алдым һәм уңайсызланып киттем. — Бигрәкләр дә дөресен язган инде, һәр ананың йөрәк түрендә бар ул әйтелмәгән васыятьләр. Менә бит, әйтеп биргән балакаем. Бик әйбәт кешедер, бик вөҗданлы кешеләр моны язган кеше,— диде ана, күз яшьләреннән тартынмыйча. Аннары У ульжа мерәҗәгать итеп:—Мена, улым, безнең оныклар да шулай булып үсә курмә- сеннар Шул яккарак каерасың түгелме соң? Белмиләр бит... Мин бик борчылам. Минем сүземә дә колак салырга кирәк икәи бит әнә.. Шәһәребездә аерылышулар да ешайды дип сейлиләр Әиә шул олыларның васыятьләрен сайга сукмаганнан да ул, улыкайларым,— дип сейләнде Гү«, бу ана күптән йерагеидә йәргән һәм беркайчан да сүзен, кечен табып әйтә алмаячак васыятен шушы әсәрдән куәт алып әйтә иде. £ Биредә «Әйтелмәгән васыять» әсәре укылуын укучым, шәт. аңлагандыр инде. 2 Иҗат ике яклы процесс ул. Язучы кайнап торган рухлы укучы ихтыяҗын тойган- j да. үз әсәрен дүрт күз белән хетеп торганнарын белгәндә тагын да дәртләнебрәк a эшкә тотына. Укучы илһамы, аның «биотогы» язучының иң тирәндәге веҗданын уята. 2 офыгын киңәйтә, аны күтәрә. Бары тик укучы гына язучыны беек итә. Ч. Айтматов, < Р Гамзатов, В Распутин кебекләрнең союзкүләм популярлыгы да нәкъ менә актив, таләпчән, оптимистик рухлы рус укучысына хәерле сәгатьтә барып ирешү нәтиҗәсендә S мәмкин булды. Алариы киң мәйданлы укучы күтәрде. Ә безнең прова турында сейләшүебездә әлеге проблеманың нәкъ менә шушы ф аспектын ныклап яктыртмадылар шикелле. Безнең проза артта кала дип дәрес чаң — сугылды. Тик, нишләптер, аның гаебен урта кул язучыларда гына күрделәр. z Миңа калса, эш уртакуллыкта гына түгелдер Сәбәпләр тирәнрәк, зуррак. Шул сәбәпләрне китереп чыгарган шартларны мохитие тикшерү турында сүз алып барырга кирәктер. Акыллы гына фикер йерткән әңгәмәдәшләрнең кайчак үзара гаепләшүдә •" генә калулары, булган хәлне раслап ияк кагыл утырулары мәсьәләне җитди аспектта j- һәм киңәйтеп караудан читләштермәде микән дип борчылам мим. и Әйтик, ул чаңиы кем ишетә? Аны тыңлаучы күпме? Проза нәрсәдән үсеп чыга? "* Аны кем үстерә? Үстерелгән продукциягә нинди ихтыяҗ? Бу продукциянең югары сыйфатлылыгын кемнәр теләп итә? ОТКсы кем? Кайчак яңа әсәрне укып чыккач, рәхмәт әйтеп басылган хатларны исәпләп кара- X саң, безнең әдәбият белән күбрәк әллә пенсионерлар гына кызыксынамы икән ке- * бәк тәэсир калуы да мәмкин бит Чыннан да. әдәбиятыбыз турында райком секре- а. тарьлары, алдынгы инженерлар, галимнәр. Социалистик Хезмәт Геройлары, яшь эшчеләр дә кайгырталармы? Моның естенә безнең әдәбиятны мәктәпләрдә нинди хәзерлекле кешеләр укыта? Ул предметның абруе нинди? Урта мәктәпне тәмамлап чыккан бала бүгенге прозаның чын-реаль агышын, юнәлешен, аның казанышларын да белеп чыгамы? Әгәр бала мәктәптә андый сүз ишетмәсә. ул аны үзлегеннән генә хермаг итә алырмы? Сойләшудә «уртакулалылар адресына тегеләй дә. болей дә тәнкыйть сүзләре яуды. Туфан Миңнуллин да «Бүгенге әдәбиятыбызның иң тел проблемасы да—урта күл әсәрләр икән. Шулар басып китмәсен иде», дип язды Аннары уртакуллыкиың тол чыганагы нтеп теманы санап, ул: «Тема дип аталган саламга тотынучыларның хәйләсен тәнкь ить тиз фаш итәргә— тиеш» дип тә эстәде Артык кызып кителмәде микән? Тема дип. үзе шул әлкәдә эшләмичә. аны йорогеннән кичермичә генә язучылар да бардыр бәлки. Әмма, гафу итегез, шинчылар темасы, нефтехимия темасы. КамАЗ темасы — изге темалар Бу меңләгән кешеләрнең язмышы Монда аларгә гына хас кичерешләп дәньясы. монда халкыбызның интарнациоивльләшә барган һем шул ук вакытта милли дә булып калырга тиешле үзенчәлекле характерлары чарлана Ничек итеп бу рухи катламнарны, турыдан-туры шедеврлар тудыра алмый, дип кәнә чипе калдырырга мәмкин? Телисеңме-юкмы. космоска кадәр күтәрелгән кешелек аңадан-яңа профессияләр, әр-яңв производстволар, яңа фәннәр тудыра тора Димәк ки, яңа тер психология туе тора, кешенең кичерешләре катлаулана бара Менә шушы яңа тер день яларга барып кергән язучылар үзләрәноң бәлки әлеге әлсереп җитмәгән язмаларында яңа олкедәге кешеләрнең бер терле генә булып бетә алмаячак холыкларын, психологик климатны ейронәләр. бу әлколоргә үтеп керергә вакыты да, физик мамкинлоге дә булмаган «даһиларыбыз» эчен психологик чимал тудыралар. Прозаның артта калуының сәбәбен эне шул эшләрне зшләл ятучы «уртакул»лыларга оеп. алариы гаепләү дәрес микән? Әйтик, Э. Касыймовның Менделеевск химиклары турымдагы әсәре бик ук шедевр да булып бетмәде ди. Ә соң шул кул тимәгән үзе бер специфик психологияле дөньябыз, разведка формасында булса да язылган шул әсәрсез дә, бөтенләй онытылып калса, нәрсә, бу яхшырак булыр идемени?! Бик начар булыр иде. Инде хәзер икенче яшь язучы, әйтик, нефтехимия турында әсәр язарга тотынса, Касыймов әсәренә дә таянып, аның хаталарын да искә алып бер баскыч югары күтәреләчәк. Бөтен өлкәләрдә дә өйрәнү, тикшеренү шулай этаплап бара ич инде! Бөек язучы тусын өчен йөзләгән язучының каләмгә тотынуы, санның сыйфатка әверелүе кирәк диләр түгелме соң? Аннары, ахыр чиктә, тәнкыйтьләүчеләр үзләре дә урта кул язучының әсәрләре кирәклекне тану белән тәмам итәләр. «Кай яктандыр кирәкле, әһәмиятле булган сыйфатлар аларда, әлбәттә, бар. Сурәтләргә алынган материал кызыклы, заманча, актуаль булырга мөмкин». (Ф. Ганиева.) һәм, ниһаять, Т. Миңнуллин үзе дә: «Урта кул әсәрләр күп дип никадәр бәргәләнсәк тә. алар бетмәячәктер» дип танырга мәҗбүр булды. С. Шәмсинең талантлылар да сур;акул»лылардан үрнәк алып, «нишләп интегим соң әле мин» дип әсәрләрен ашык- пошык эшләп бастыра башладылар дигән фикере белән һич тә килешеп булмый. Чын талант ул алай гына күңел төшермәс тә иде, алай дип кенә өлгермәгән әсәрен дөньяга чыгармас та иде. Монда объектив сәбәпләр бардыр. Беренчедән, шәһәрләшү процессы үзе үк безнең өчен яңа дөнья. Моның өстенә бүгенге көнгә чаклы бездә эшчеләр сыйныфы, промышленность, шәһәрләшү дөньясын чын-чынлап үзенеке итеп санаган язучыларыбыз күп түгел. Гәрчә, Г. Бәширов үзенең әдәбият турындагы бер мәкаләсендә шәһәр һәм промышленность дөньясының үз теле, үз стиле, үз язучылары туарга тиеш дип зур оптимизм белән язган иде. Прозаның артта калуының сәбәбен тагын мин түбәндәгедә күрәм. Без бик еш тормыш эченә керү, аны өйрәнү, производствога бару дибез. Ләкин М. Горький, Ш. Камаллардан үрнәк алып, күнегелгән тормыш шартларын ташлап торып, каядыр шаулы төзелешләргә, конфликтлар кайнап торган көрәшле мәйданнарга бик сирәкләр генә китә. Күпләр үзе күргән, кичергән тормыш запасы җитәрлек дип саный, күрәсең. Ә бит кеше нинди генә даһи булмасын, аның әсәре үз язмышы аша кайнап тумаса, тормыш аны үзе мәҗбүр итеп яздырмаса, кешеләрне сөйләтеп яки бармак фантазиясеннән чыгып кына бөек әйбер тудыра алмый. Әйтегез, табыгыз, язучының кайнар биографиясе чагылмаган берәр бөек әсәр бармы дөньяда?! Сөйләшүдә беравык тискәре геройлар турында язылган әсәрләрне хуплап чыгыш ясадылар. Бәлки андый әсәрләр дә кирәктер. Әмма алар күпкә китсә, күңелле булмас. Тискәре герой белән параллель рәвештә көчле рухлы, якты күңелле, олы хәсрәтләрне дә көлеп каршы ала һәм җиңә торган шашкын геройлар да бирелсә, бик отышлы булыр иде. Кеше тормышы болай да бик кыска. Ул болай да кырыслыкны һәм авырлыкны шактый күрә. Инде китапларда да аны без гел явыз күңелле кешеләр белән ге> ә очраштырсак, һаман да шул һәлакәтләр, мәңге бетмәс гайбәтләр, мәкерләр турында гына сөйли башласак, матурлык һәм кешелек нурын каян алыр ул? Без, партиянең уңай геройны алга чыгарырга кушуын искә алып, тормыш ыбыр-чыбырларын җиңеп чын кеше булып кала алган, газапта, оттырышта да күңеленнән нур сибә алган фидаи җаннарның ягымлы яшәү көчен укучыларыбызга җиткерик, геройларның шашкынлыгына Горькийча дан җырлыйк. Керәштә әлсерәгән күңелләр геройның рәхим-шәфкатьле иңен тойсын, алардан җанын җылытсын, шау-шулы, кысан нервылы шәһәрләр генә түгел, ә иркен җилләрдә шатланып-тирбәлеп утырган чәчәкле далалар барлыгын, водопровод суы гына түгел, ә гөбердәп аккан саф сулы чишмәләр, тау елгалары барлыгын, тар коридорлар гына түгел, кояшлы, мәһабәт, серле таулар барлыгын да тойсын. Минем прозабызны ялгышканны дөрес юлга чыгаручы, рәнҗегәнне яклаучы итеп, боекканның күңелен ачучы, арып калганга тормыш элексиры бирүче итеп, өшегән җаннар кешелек җылысы эзләп сыена торган учак итеп, һәм, ниһаять. Бөек Вөҗдан сакчысы итеп күрәсем килә. Әйе, чын язучы ул Бөек Вөҗдан чакыруына җавап яза, бөтен кешелек өчен, барлык гасырлар өчен. Ул күрә, өнә: алдаудан шаша язган, «быть или не быть?» дип сыкранган Гамлет- п«р, Сайгоне хыянәт итте дип апа ягу лач җаны сукырайган Отеллоләр, революция давылларында воҗдан кууыннан беркая да качып котыла алмыйча әлсерәп. үз калкасы тәбене кайтып егылган Григорий Мелеховлар һем башка бик күлләр белән бергә ■Намуотан гүзәл җанлы, намуслы Нәфисәләр. «Әйтелмәгән васыять«тән һаман да сүзен әйтергә ымсынып соңгы сулышын алып яткан Акъәбиләр, «Буранлы полустәнок»- тан гади кеше күңеле бураннарын багтан донья биеклегенә менгергән Идегәйләр ■Җомга кон, кич белоианән вәҗдансыз балаларның йокыларын качырган Бибинурлар, М. Мәһдие я әсәрләреннән бихисап мелаем пакь күңеллеләр, «Табу һәм югалту»- дан, «Юлда уйланулар»дан М. Юнысның моңлы уйлары вәҗдаи байрагы күгәреп яңа үрләргә менеп баралар Никадәр Вәҗдаи! Әмма кешелеккә һаман да вәҗдаи җитешми! һәм әле һаман да кайсы гына язучы нинди генә тема күтәрмәсен, гаделлекнең бәләкәй генә чишмәләрен ачамы ул. саф мәжәббәт инешләренә юл ярамы, хәрамлык- ны, рәнҗетелүләрне фаш итәме, дуслык, кешелеклелек елгаларын тирәнәйтәме, ахыр чиктә барысы да бер боек диңгезгә — кешене кеше иткәК кешелек җәмгыятен яшәткән әнә шул Боек Воҗдан дигән олы диңгезгә коя.