Логотип Казан Утлары
Публицистика

Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты Пленумы турында информацион белдерү

1984 елның 13 февралендә КПСС Үзәк Комитетының чираттан тыш Пленумы булды. Үзәк Комитет Политбюросы тапшыруы буенча Пленумны КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы члены. Үзәк Комитет секретаре К- У- Черненко ачты. КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре, СССР Верховный Советы Президиумы Председателе Ю. В. Андроповның вафат булуы сәбәпле. Үзәк Комитет Пленумында катнашучылар Юрий Владимирович Андропов истәлеген бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр. Үзәк Комитет Пленумы. Советлар Союзы Коммунистлар партиясе, барлык совет халкы авыр югалтуга дучар булды, дип күрсәтеп үтте. Коммунистлар партиясе һәм Совет дәүләтенең күренекле эшлеклесе, ялкынлы патриот, ленинчы, тынычлык һәм коммунизм өчен армый-талмый көрәшүче безнең арадан китте. Партия ихтыяры белән партия һәм дәүләт эшенең иң мөһим постларында булып. Юрий Владимирович Андропов үзенең бөтен көчен, белемен һәм гаять зур тормыш тәҗрибәсен партия политикасын тормышка ашыруга, аның массалар белән элемтәсен көчәйтүгә. Советлар Союзының экономик һәм оборона куәтен ныгытуга бирде. Ю. В. Андропов КПССның XXVI съездында һәм КПСС Үзәк Комитетының аннан соңгы Пленумнарында эшләнгән линияне—җитештерүне барлык чаралар белән интенсивлаштыру, фән-техннка прогрессын тизләтү, халык хуҗалыгын идарә итүне камилләштерү, кадрларның җаваплылыгын көчәйтү, оешканлык һәм дисциплинаны ныгыту, халык тормышының материаль һәм рухи дәрәҗәсен туктаусыз үстерү линиясен тормышка ашыруга зур игътибар бирде. Ю. В. Андропов социалистик бердәмлек илләренең һәрьяклы хезмәттәшлеген үстерүгә, халыкара коммунистлар һәм эшчеләр хәрәкәтенең бердәмлеген һәм тупланганлыгын ныгытуга, халыкларның азатлык һәм бәйсезлек өчен гадел көрәшенә булышлык итүгә зур өлеш кертте. Аның җитәкчелегендә халыкара мәйданда партиябез һәм дәүләтебез нең ленинчыл тышкы политик курсы — атом-төш сугышы куркынычын бетерүгә, империализмның агрессив казынуларына ныклы отпор бирүгә. тынычлыкны һәм халыклар иминлеген ныгытуга юнәлдерелгән курс эзлекле төстә һәм нык тормышка ашырылып килде. Пленум, бу кайгылы көннәрдә коммунистлар, барлык совет халкы партиянең ленинчыл Үзәк Комитеты. КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы тирәсенә үз сафларын тагын да тыгызрак туплыйлар, партиянең ленинчыл эчке һәм тышкы политикасын тормышка ашыру өчен фидакарь көрәшергә әзер торуларын белдерәләр, дип күрсәтеп үтте. Үзәк Комитет Пленумында катнашучылар мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаштылар. Үзәк Комитет Пленумы КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретарен сайлау турындагы мәсьәләне карады. Үзәк Комитет Политбюросы тапшыруы буенча КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы члены, СССР Министрлар Советы Председателе иптәш Н. А. Тихонов бу мәсьәлә буенча речь белән чыкты. Ул КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре итеп иптәш К. У. Черненконы сайларга тәкъдим кертте. Пленум КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре ител берта- выштан иптәш Константин Устинович Черненконы сайлады. Аннары Пленумда КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре иптәш К. У. Черненко чыгыш ясады. Ул партия Үзәк Комитеты күрсәткән югары ышаныч өчен чын күңелдән рәхмәт әйтте. Иптәш К. У. Черненко КПСС Үзәк Комитетын. Коммунистлар партиясен илебездә коммунизм төзү бурычларын уңышлы хәл итү өчен. СССРның экономик һәм оборона куәтен тагын да ныгыту, совет халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, тынычлыкны ныгыту буенча КПСС- ның XXVI съезды куйган бурычларны хәл итүдә. Коммунистлар партиясе һәм Совет дәүләте үткәрә торган ленинчыл эчке һәм тышкы политиканы тормышка ашыруда дәвамчанлыкны тәэмин итү өчен бөтен көчен, белемен һәм тормыш тәҗрибәсен бирәчәгенә ышандырды. Шуның белән Үзәк Комитет Пленумы үзенең эшен тәмамлады