Логотип Казан Утлары
Публицистика

КПСС Үзәк Комитеты, СССР Верховный Советы Президиумы, СССР Министрлар Советынын Коммунистлар партиясенә, совет халкына МӨРӘҖӘГАТЕ

Кадерле иптәшләр! Советлар Союзы Коммунистлар партиясе, барлык совет халкы авыр югалтуга дучар булды. Ленин партиясенең һәм Совет дәүләтенең күренекле эшлеклесе, социалистик Ватаныбызның ялкынлы патриоты, тынычлык һәм коммунизм өчен армый-талмый көрәшүче Юрий Владимирович Андроповның гомере өзелде. Аның тормышы — партия һәм халык интересларына, бөек Ленин эшенә чын күңелдән бирелеп хезмәт итү үрнәге. Партия кушуы буенча эшләгән барлык постларда Юрий Владимирович Андропов үзенең бөтен көчен, белемен, гаять зур тормыш тәҗрибәсен партия политикасын тайпылышсыз тормышка ашыруга, коммунистик идеяләрнең тантана итүе өчен көрәшкә бирде. Ю. В. Андроповның бөтен күпкырлы эшчәнлеген- дә — комсомол эшендә һәм Бөек Ватан сугышы елларында Карелиядә партизаннар хәрәкәтен оештыруда, партия һәм дипломатия эшчәнлеге- нең гаять җаваплы участокларында зур политик җитәкче сыйфатлары ачык күренде. Ул дәүләтебез иминлеген ныгытуга күп хезмәт куйды. КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре һәм СССР Верховный Советы Президиумы Председателе постларында эшләгәндә иптәш Андроповның — Ленин тибындагы җитәкченең — гаять зур сәләте һәм оештыру таланты бөтен көч белән ачылды. Ю. В. Андроповның КПСС Үзәк Комитетына җитәкчелек итү вакыты кыска булды. Әмма бу вакыт эчендә партия, XXVI съезд курсыннан барып, аны иҗади яктан баетып, экономик һәм социаль прогрессның барлык юнәлешләрендә илебезнең алга таба ышанычлы баруын тәэмин итте. КПСС Үзәк Комитетының ноябрь (1982 ел), июнь һәм декабрь (1983 ел) Пленумнары партия һәм халык тормышында, аларның какшамас бердәмлеген ныгытуда мөһим этаплар булды. Пленумнар карарларында, Ю. В. Андропов чыгышларында партиянең хәзерге стратегиясе — җитлеккән социализмны камилләштерү стратегиясе үстерелде һәм конкретлаштырылды. Бу чорда партия һәм халыкның тырышлыгы экономиканы үстерүне тизләтүгә, халык хуҗалыгын идарә итүне яхшыртуга, партия, дәүләт һәм хезмәт дисциплинасын ныгытуга, кадрларның җаваплылыгын күтәрүгә, массаларның иҗади активлыгын үстерүгә тупланды. Партия тарафыннан күрелгән чаралар бер максатка — совет кешеләренең тормыш дәрәҗәсен үстерүгә, Совет дәүләтенең куәтен көчәйтүгә буйсындырылды. Боларның барысында да Юрий Владимирович Андроповның хезмәтләре гаять зур. Ю. В. Андропов социалистик бердәмлек илләренең һәрьяклы хезмәттәшлеген үстерүгә, халыкара коммунистлар һәм эшчеләр хәрәкәтенең бердәмлеген һәм тупланганлыгын ныгытуга, халыкара азатлык һәм бәйсезлек өчен көрәшен яклауга шактый өлеш кертте. Аның җитәкчелегендә КПСС Үзәк Комитеты һәм Совет дәүләте халыкара мәйданда ленинчыл тышкы политик курсны — атом-төш сугышы ЮРИЙ ВЛАДИМИРОВИЧ АНДРОПОВ куркынычын бетерү, империализмның агрессив казынуларына кечле отпор бирү, тынычлыкны һәм халыклар иминлеген ныгыту курсын эзлекле тестә һәм ныклык белән тормышка ашыра килделәр. Бу кайгылы көннәрдә коммунистлар, барлык совет халкы партиянең ленинчыл Үзәк Комитеты, КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы тирәсенә үз сафларын тагын да тыгызрак туплыйлар. Советлар Союзы хезмәт ияләре Коммунистлар партиясен үзләренең сыналган, коллектив юлбашчысы итеп саныйлар, аның халыкның төп интересларын чагылдыручы эчке һәм тышкы политикасын тормышка ашыру өчен чын күңелдән бирелеп көрәшергә әзер торалар. Партиянең ленинчыл курсы какшамаслык. Партия КПССның XXVI съездында, аның Үзәк Комитетының аннан соңгы Пленумнарында эшләнгән ачык һәм төгәл хәрәкәт программасы белән коралланды. КПСС киләчәктә дә җитештерүне һәрьяклап интенсивлаштыру, фән- техника прогрессын тизләтү, оешканлык һәм дисциплинаны көчәйтү, халык тормышының материаль һәм рухи дәрәҗәсен туктаусыз үстерү линиясен нык һәм максатчан итеп үткәрәчәк. Ул эшчеләр сыйныфы, колхозчы крестьяннар һәм интеллигенциянең какшамас союзын, СССР халыкларының туганнарча дуслыгын ныгытачак, социалистик демократияне үстерәчәк, кешеләрне совет патриотизмы һәм пролетар интернационализм, коммунизмның бөек идеалларына бирелгәнлек рухында тәрбияләячәк. Хәзерге катлаулы, куркыныч төстә кискенләшә барган халыкара шартларда КПСС, Совет дәүләте тынычлык эшен эзлекле төстә яклауны, түземлелек һәм уяулык күрсәтүне, империализмның авантюристлык планнарын кискен төстә өзүне, илнең оборона куәтен ныгытуны үзләренең иң беренче бурычы итеп саныйлар. Совет халкы бәхәсле халыкара мәсьәләләрне көч белән хәл итүгә ныклы рәвештә каршы торэ. Безнең идеал — сугышсыз дөнья. Ныклы тынычлык өчен көрәштә тугандаш социализм илләре, коммунистлар һәм эшчеләр партияләре, милли һәм социаль азатлык өчен көрәшүчеләр, атом-төш һәлакәтен булдырмауны яклап чыгучы киң халык массалары безнең белән. Партиябез һәм дәүләтебез киләчәктә дә иҗтимагый стройлары төрле булган дәүләтләрнең янәшә тыныч яшәү принципларын нык һәм тайпылышсыз рәвештә үткәрәчәк. Без барлык илләр белән тыныч яшәргә, тынычлык хакына намуслы һәм конструктив төстә эшләргә әзер торучы хөкүмәтләр Һәм оешмалар белән актив хезмәттәшлек итәргә телибез. Совет халкы яхшы белә: партия Үзәк Комитеты, аның җитәкче ядро- сы Ленин байрагына. Бөек Октябрь эшенә какшамас тугры. Партия халык ышанычын изге итеп саклый Һәм совет кешеләренең мул тормышта яшәве һәм бәхете турында кайгыртуны үз эшчәнлегенең иң югары максаты дип саный. Партия һәм халык бердәмлеге безнең көчебезнең чыганагы булды, хәзер дә шулай һәм киләчәктә дә шулай булыр. Юркй Владимирович Андропов коммунистлар, барлык совет кешеләре хәтерендә Маркс-Энгельс-Ленин тәгълиматына чиксез бирелгән, принципиаль һәм тыйнак, хезмәт кешеләре күңеленә якын, аларның ихтыяҗларына һәм сорауларына сизгер, бөтенесен социалистик Ватан интересларына буйсындыра белүче кеше булып мәңгегә калыр. Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзән Комитеты, СССР Верховный Советы Президиумы, СССР Министрлар Советы, коммунистлар, барлык совет кешеләре үзләренең сыйнфый аңлылыгын һәм оешканлыгын, югары коллективизм сыйфатларын яңа көч белән күрсәтерләр, максатчан фидакарь хезмәтләре белән халык хуҗалыгы планнарын һәм социалистик йөкләмәләрен үтәүне, Бөек Ватаныбызның тагын да чәчәк атуын тәэмин итәрләр, дигән тирән ышаныч белдерәләр.