Логотип Казан Утлары
Публицистика

КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы члены, КПСС Үзәк Комитеты секретаре иптәш М. С. ГОРБАЧЕВ чыгышы

Иптәшләр! Без КПСС Үзәк Комитетының партия һәм халык тормышындагы җаваплы моментта җыелган чираттан тыш Пленумын тәмамлыйбыз Пленум бердәмлек һәм тупланганлык шартларында \тте Пленумда җитәкчелекнең дәвамчанлыгы мәсьәләләре партия һәм халык алдында гаять зур җаваплылык тойгысы белән хәл ителде Пленум партиянең киләчәктә дә КПССның XXVI съездында, КПСС Үзәк Комитетының ноябрь (1982 ел), июнь һәм декабрь (1983 ел) Пленумнарында эшләнгән ленинчыл курс белән барачагын күрсәтте Бу иптәш Черненко Константин Устиновнчның КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре постына бертавыштан сайлануында, партия һәм дәүләтнең эчке политикасы һәм тышкы политик эшчәнлеге проблемалары буенча аның КПСС Үзәк Комитетының бүгенге Пленумындагы чыгышында әйтелгән положениеләрне һәм нәтиҗәләрне тулысынча яклауда аеруча көчле гәүдәләнде КПСС Үзәк Комитеты членнары. Пленумда катнашучылар һәммәсе дә урыннарга, партия оешмаларына кайткач, партия Үзәк Комитетының шушы Пленумына хас булган кебек бердәмлек һәм тупланганлык, югары таләпчәнлек һәм җаваплылык рухында эш итәрләр дип Политбюро исеменнән ышаныч белдерергә рөхсәт итегез Сезгә барыгызга да эшегездә уңышлар телибез Пленум ябык дип игълан ителә.