Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОНСТАНТИН УСТИНОВИЧ ЧЕРНЕНКО

Константин Устинович Черненко 1911 елның 24 сентябрендә Красноярск краеның Новоселово районы, Большая Тесь авылында туган, рус. 1931 елдан КПСС члены. Югары белемле — педагогия институтын һәм ВКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы партоештыручылар югары мәктәбен тәмамлаган. К- У- Черненко үзенең хезмәт тормышын яшьли башлаган, кулакларда ялланып эшләгән. Аның шуннан соңгы бөтен хезмәт эшчәнлеге комсомол, ә аннары партия органнарында житәкче эш белән бәйле. 1929—1930 елларда КУ Черненко Красноярск крае, ВЛКСМның Новоселово райкомының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире була. 1930 елда ул үзе теләп Кызыл Армиягә китә. 1933 елга кадәр чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә, чик буе заставасының партия оешмасы секретаре була. Армия хезмәтен тутырганнан соң К. У Черненко Красноярск краенда: партиянең Новоселово һәм Уяр райкомнарының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, Красноярск крае партия мәгарифе йорты директоры, партиянең Красноярск край комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире урынбасары, партиянең Красноярск край комитеты секретаре булып эшли. 1943 елдан К. У. Черненко ВКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы партоештыручылар югары мәктәбендә укый. Укуын тәмамлагач, 1945 елдан партиянең Пенза өлкә комитеты секретаре булып эшли. 1948 елда Молдавия ССРга җибәрелә һәм Молдавия Компартиясе Үзәк Комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире' итеп раслана Бу постта эшләгәндә ул республикада экономика һәм культура төзелешенә, хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләүгә күп көчен һәм белемен бирә. 1956 елда К. У. Черненко КПСС Үзәк Комитеты аппаратына эшкә тәкъдим ителә, анда ул пропаганда бүлегендә секторга җитәкчелек итә һәм бер үк вакытта «Агитатор» журналының редакцион колһегиясе члены итеп раслана 1960 елдан ул СССР Верховный Советы Президиумы Секретариаты начальнигы булып эшли. 1965 елда К У- Черненко КПСС Үзәк Комитетының Гомуми бүлек мөдире булып раслана. 1966—1971 елларда ул — КПСС Үзәк Комитеты членлыгына калдидат. Партиянец XXIV съездында (1971 ел. март) КПСС Үзәк Комитеты члены. ә 1976 елның мартында, партиянең XXV съездыннан соң булган КПСС Үзәк Комитеты Пленумында КПСС Үзәк Комитеты секретаре булып сайлана 1977 елдан ул — КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы членлыгына кандидат, ә 1978 елдан — КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы члены СССРның 7—10 нчы чакырылыш Верховный Советы депутаты РСФСРнын 10 нчы чакырылыш Верховный Советы депутаты К. У. Черненко Европада иминлек һәм хезмәттәшлек буенча халыкара киңәшмәдә (Хельсинки. 1975 ел) Совет делегациясе члены булды. Венада коралсызлану мәсьәләләре буенча сөйләшүләрдә (1979 ел) катнашты. Константин Устинович Черненко — Коммунистлар партиясе һәм Совет дәүләтенең күренекле эшлеклссе. Партия куйган барлык постларда ул югары оештыру сәләтен, партиячел принципиальлеген, бөек Ленин эшенә, коммунизм идеалларына чын күңелдән бирелгәнлеген күрсәтте. К У. Черненко совет җәмгыяте тормышында партиянең җитәкчелек ролен күтәрүнең, партия һәм дәүләт эше стилен һәм методларын камилләштерүнең. социалистик демократияне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча күп кенә фәнни хезмәтләрнең авторы КПСС Үзәк Комитетының июнь (1983 ел) Пленумында К. У Черненко хәзерге шартларда КПССның идеология эшчәнлеген яхшыртуның төп юнәлешләре билгеләнгән доклад белән чыкты. Ватан алдындагы зур хезмәтләре өчен Константин Устинович Черненко ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды һәм өч Ленин ордены, өч Хезмәт Кызыл Байрагы ордены. Советлар Союзының күп кенә медальләре белән бүләкләнде Ул—Ленин премиясе лауреаты К. У- Черненко социалистик илләрнең югары бүләкләре белән бүләкләнде