Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛМАГАЧЛАР ИЛЕНДӘ

Туган җиребезгә яна яз килә. Сизәсездер: һаваны бөре, туфрак, дым исе хушландырганнан-хушландыра бара Күп тә' үтмәс, кар китүен дә көтеп тормастан, беренче чәчәкләр күренә башлар Бу хозурлыкны тагын да күркәмләндереп илне күңелле бәйрәм — Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март тантанасы шаулатып ала. Журналның шушы санында чыгыш ясарга тәкъдим булуыннан файдаланып, мин барлык укучы хатын-кызларны әниләребезне, әби ләребезне, апа-сеңелләрне ихластан тәбрик итәм, аларга бәхет, саулыксәламәтлск, хезмәтләрендә уңышлар телим. Мәгълүм ки, безнең нл кызлары тсл-теш тидерә торган түгелләр, өздереп эшлиләр, вакытның кадерен беләләр, биргән вәгъдәләрендә торалар, гаиләләре бөтенлеген саклау өчен дә кулларыннан килгәнчә тырышалар. Минем үземнән еш кына: «Галина Павловна, әйтегез әле. совхоз директоры булып эшләү авырмы?»—дип сорыйлар.—Хатын-кыз эше түгел бит инде бу»,— дип тә өстнләр. Алдан ук ачыклап куйыйм миңа бирелә торган бу сорауның адым саен кабатлануының сәбәбе билгеле— совхоз директоры, колхоз председателе кебек җаваплы урыннарда хатын-кызлар сирәгрәк очрый. Бәлки, моңа охшаш хезмәткә алынган кызларга файдасы тияр — үзем кичергән хәлләр турында тәфсилләбрәк языйм әле Соңгы елларда хуҗалык җитәкчеләре шактый тотрыклы була башлады Бу хәл председатель, директорларның еш алмашуыннан тәмам туеп беткән авылларга уңай йогынты ясый. Безнең «Масловский»га да егермедән артык җитәкче килеп киткән. Беренче айларда мина — Сигез аеңны тутыра алсаң, бик хуш,— диләр иде— Бездә шуннан артык тоткарланмыйлар Безнең татар кешеләре холкына хас үҗәтлек миндә дә бер олау. Бу юлы да «Моңарчы башлаган эшне ташлап киткәнем юк иде, карап карыйк,— дип уйлап куйдым — Бәлки әле. алай тиз генә җайга салып булмас, шулай да чамаламый ярамый».— дим Әмма ләкин мондагы элек-электән тамырланган гадәтләр мин көткәннән дә сәеррәк һәм шактый тирәнгә киткән иде Иң яманы — хезмәт хакы алган кайбер ирләр, бухгалтериягә кереп, эчкече табыны оештырырга өйрәнгәннәр Ул чакта безнең дирекция ике яклы иске агач йортта иде Эшләп утырганда сискәнеп киттем икенче бүлмәдә хахылдашып көлүләр, йодрыклап өстәл төйгән.* кычкырышкан танышлар яңгырый Карасам — әнә шул «бәйрәм» оешкан икән Т » — Ни бу? — дим — У-у, Галина Павловна, рәхим итегез! Безнен гадәт шундый, акча алгач, монда кереп, сыйланмасак, күнел булмый,— диләр. Исереклеккә каршы кискен көрәш башладык. Иң каты җәзаны акча алганда тойдылар: эш сәгатендә эчеп йөрүчеләрнең хезмәт 'хакы, премияләре киселде, курорт яки ял йорты путевкаларыннан колак кактылар, квартирага чиратлары чигерелде. Авыл урамында исерекләр күренмәс булды Рәсемдә *Масловский* совхозы директоры Галина Васильева белгечләргә авылның генпланын күрсәтә Мин монда ундүрт ел эшлим инде. Иң әүвәл ярым җимерек йортлардан торган авылны заманча итәргә, яңартырга, төзекләндерергә кирәк иде. Совхозның парткомы, профсоюз оешмасы, комсомоллар һәм дирекция, җиң сызганып, шул зур эшкә тотындык Авылга төзүчеләр, берсеннән-берсе куәтлерәк механизмнар килеп тулды. Төзелешләр авылның төсен генә түгел, хезмәт алымын да.кискен үзгәртеп, аны промышленностька көйләргә, шәһәрдәге эш ысулларына якынайта төшәргә мөмкинлек бирде. Зур ашханә, балалар бакчасы, мәктәп, мунча, сыерлар асрау комплексы, барыннан да кадерлесе—җиләк-җимеш консервлый торган әйбәт завод салып куйдык. Андый завод илдә дә берничә генә. Директор вазифасын авырмы-җиңелме икәнен белү өчен, аның ниләр белән шөгыльләнүен ачыклау хәерле. Бер нәрсәне генә алдан ук өзеп әйтергә мөмкин: булсынга тырышканда, бер генә эш тә җиңел түгел. Башкалар ничектер, мин үзем, хуҗалыгыбыздагы эшләрнең серенә төшенергә тырышам Чөнки кешегә эш кушканда, аның ни икәнен дә чамаламасаң, яхшы сыйфат таләп итәргә дә, нинди вакыт эчендә үтәлүен көтәргә дә белми аптырыйсын. Консерв заводы сала башлар алдыннан мин, Краснодарга барып, булачак заводыбызның әзер варианты белән танышып кайттым. — Ник барына да үзең чабасың?— диючеләр дә табылды.— Инженерларың өйрәнгәч, шул җитмәгәнме инде? Уйлап куям ул инженерлар мина киңәш сорап керсәләр нишләрмен? Заводның ни икәнен дә белмәгән көенчә белгечләрем хезмәтеннән яхшы нәтижә көтәргә хокукым булырмы? Минемчә, җитәкчеләр мөмкин кадәр күбрәккә өйрәнер өчен тырышырга тиешләр Авылда төрле яклап төзелеш башланып киткәч, мин төннәр буе шул хактагы кнтап- журналлар укырга тотындым «Главтатстрой> кешеләре культура са- > раебызны эчке яктан сылаганда, аяк терәп, яхшы сыйфат таләп иттем ф Көтелмәгәнрәк кисәтү булды, күрәсең — күтәрелеп бәрелделәр 3 — Алай бик күп белгәч, алебастрны каян табарга кирәклеген дә “ әйтерсең, бәлки?—диләр. = Алар сүзендә дә хаклык ярылып ята Төзелеш материаллары табу £ юлында әллә нинди оешмаларга йөреп, күпме вакыт югала Төзү мате- 5 риалларын юллаудагы чуалчык мөнәсәбәтләр директорны тәэминатчы £ белән тәңгәлләштерә дә куя Әлбәттә, жаның йоклаган булса, бу — мн j нем эш түгел, дип, тик кенә дә утыра аласың, хуҗалыгын гына җәфа 5 чигәчәк. Безнең совхоз исә уникаль заводны ике ел эчендә сафка кертте Мондый предприятиенең булуы бездән такыр юллар, даимн * газ, ныклы электр челтәре, суүткәргеч, үзәктән җылыту җайланмалары * һәм әлбәттә, эшчеләр өчен, заманча жиһазландырылган йортлар таләп ы итә иде. Бердәмлек булгач, бу максатыбызга да ирештек. Консерв заводының өзлексез эшләве совхоз байлыгының үзәген s тәшкил итүче җиләк-җимеш бакчасына: карлыган, чия, җиләк һәм ае- u руча алма уңышына бәйле Җиләк-җимеш үстерү — бу авыл халкының * күптәнге шөгыле. Бу хезмәтне яхшы беләләр, яраталар Әмма < Ул көннәр турында хәзер уйлавы да кыен мина Шактый йончыган х хуҗалыкны тернәкләндереп, кешеләрнең ышанычын тоеп, рухланып 5 эшләп ятканда, 1978 елның зәмһәрир салкын кышы килде Шат күңел < белән 1979 елны каршыларга әзерләнгән көннәр иде. 28 декабрьда ябыu рыла башлаган салкынлык суүткәргечләребезгә, электр чыбыкларына зыян-зәрәт салмасын өчен, һәр тарафны ныклы күзәтү астына алдык Аз гына куркыныч сизелсә, шунда ук чарасын күрә бардык Татарстанның башка якларында ничек булгандыр бездәге суыклык минус илле градустан артып китте Алмагачлар, чияләр тезелеп утырган бакчага борылып карарга курка башладым, аннан ыңгырашу авазы ишетелә сыман иде Саташам дип торам Адәм баласын, үзәгенә төшеп, җәзалыйм дисәң, көрәштә аны чарасыз ит икән. Җитмеш тугызның суыгы безне шул хәлдә тотты Сигез йөз гектарга сузылган бакчаны коткарырга безнең чарабыз юк нде Гектарына - дүртәр йөз төп алмагач, аларны күктән иңгән коточкыч салкыннан ничек саклыйсың?! Май аена кадәр өметтә яшәдек, 29 майда илнең иң дәрәҗәле бакчачы биологларыннан оештырылган комиссия тикшерү үткәрде Алар янында йөрергә кыюлыгым җитмәде Авыр сүз әйтерләр дә, йөрәгем ярылыр шикелле тоелды Тик барыбер хөкем карарыннан котылыр әмәл тапмадым. Кабинетыма килеп керделәр дә: — Юк, Галина Павловна,—дип өзеп әйттеләр — Бакчан беткән Совхозыңны башка берәр тармакка көйләү ягын кара Бакчаны тергезергә синең гомер генә җитмәячәк: ун ел җирне корыган агачлардан арындырырга китәчәк, дүрт биш ел яңа үсентеләр утыртсаң, тагын ун елдан яңа уңыш җыярга мөмкин — чирек гасыр кнрәк Кичергән иң зур хәсрәтең ни дип сорасалар, әйтә алам әнә шул сүзләрне ишетү булды Аның авырлыгы совхоздагы төп таянычларым ның рухи төшенкелеккә бирелүенә бәйле нде Борынгы бабалары дәвереннән үк бакчачылык белән көн күргән Масловка халкы тәмам боегып калды Кайберәүләр шәһәргә күченү чарасына ук кереште Үзем дә авырып егылдым Авырып ятканда төрлесен уйладым Совхозны терлекчелеккә генә көйләп җибәрергә дә мөмкин иде. Абзарлар ярыйсы. Аннары яңа комплекс та өлгерәчәк. Экономикага һичнинди зыян килми. Аһ, әгәр кешенең рухи дөньясына экономиканың ныклыгы гына җитсә иде! Хәер, юк, кирәкми. Андый тормыш бик күңелсез булыр иде. Безнең совхоз кешеләре сандугачсыз, алмагачсыз язларны язга да санамыйлар. Ак чәчәккә гашыйк җаннар алар Корыган агачның ботагы саен акча элеп чыксаң да, күңелләре күтәрелмәячәк иде аларның. Ә күңеле китек авылда мин нишли ала идем соң? Әллә, барына да кул селтәп, китеп кенә барыйммы икән, дип тә уйладым. Бу фикеремә каршы гаять көчле дәлилләр баш калкытты: «Әле авылның бер башына газ да үткәрелмәгән. Урамнар буйлап аркылы-торкылы тирән траншеяләр сузылган. Кайсы— газга, кайсы — су өчен, кайсы — телефон кабеленә. Авыл тау-тау өел- Iән балчык арасында кала Оятыңнан кая качып котылырсың?.. Кайттым да, бөтен авыл бер булып, бакчага чыктык. Галимнәр исәбе буенча, ун елда чистартылырга тиешле мәйдан, туңнар җиткә- ләгәнче, бота к-та мырлар дан арындырылган, сөрелеп, мамыктай күпертелгән иде инде. 1981 елнын язында яшь үсентеләр утырттык. Үткән язда беренче чәчәкләр күренә башлады, алмалар пеште. Завод 1983 елда җиләк, карлыган һәм беренче чия, алмалардан кайнатып, кала кешеләренә миллион банка варенье озатты. Кешеләр таң калдылар Мин үзем моңа гаҗәпләнмәдем. Алмагачлар иленең халкы бу бакча хакына нәкъ менә шундый фидакарьлек күрсәтергә тиеш тә иде. Яшь алмагачлар яфрак ярып җибәргәч, бакчачы кызларыбыз йөзендә балкыган нурны күрсәгез иде сез! Язгы сулар кипшенүгә, кереп киттеләр бакчага, кар катламы билдән булганчы, өйләренә кайтмадылар. Кайбер көннәрне әйтеп тә карыйм: — Бүген бик җилле, йөрмәгез, салкын тидерерсез,— дим. — Юк, Галина ПаЬловна, бармый калырга ярамый,— диләр.— Берничә рәтнең ботакларын тигезләп бетерәсе бар. Беркөнне, болар нишләп яталар икән, дип, яннарына чыктым. Карап туя алмассың үзләренә: бит алмалары алсуланган, хәрәкәтләре жнтез, күзләребашлары елмая. Яшь алмагачлары да үзләре кебек үк җыйнак, пөхтә, матур Кызларым җаннары теләгән эшнең җайлы баруыннан шулай чибәрләнгәннәр икән! Бакчабыз бөтен куәтенә уңыш бирә башласа, складлар хуш исле алма белән тулса, заводыбыз ел әйләнәсенә эшләячәк. Хәзергә исә хуҗалыкның* ныклы рентабельлелеге терлекчелектән килә. Керемнәре- безнең алтмыш процентын терлекчелек бирә. Сыерларның чиста нәсел- леләрен генә асрыйбыз. Алардан хәзергә елына 3800 литрлап сөт савабыз, моны 4000 гә җиткерәсебез бар әле. Жирләребезнең һәр гектарыннан 30—35 әр центнер ашлык җыябыз. Бөртеклеләр буенча бишьеллык планыбыз үтәлде инде. Фуражны җитәрлек калдырабыз. Мал-туардан рәхәт күрим дисәң, азыгыңны мул әзерлә! Бездә бу хакыйкатьне яхшы аңлыйлар. Әлегә табигать шартларына бәйле булуыбыз гына тез астына суккалап куйгалый. 1981 елның җәендә бик четерекле хәл кичердек. Озын кышларда, яз көттереп килгәндә, терлек азыгы кытлыгы ихтималын белә илем мин. Бу^ елда исә без җәй уртасында азыксыз калдык. Китә идем кырлар буйлап, әйләнеп кайтканчы, чәчләрем агарып чыга иде. Сыер теленә эләгерлек яфрак юк. Көйгән, корыган барысы да Авылның өлкәннәре белән киңәштек Алар су астында калган элекке болыннарны искә төшерделәр. Киң булып җәелгән Камага ишарәләделәр. Корылыктан аның да суы саеккан, эчтә утраулар хасил булган. Анда ямь-яшел куе камыш чайкала. Алар ^нде совхоз җире түгел, шулай да тәвәккәлләдек. Беркөнне карасам, авылның 70—80 яшьлек картлары да көлтә бәйләп, камыш урып йөриләр. — Кем кушты?—дим.— Өегездә тыныч кына утырсагыз, ни була? Бер генә көлтә бәйләсәк тә, совхозга файда бит, кызым,—диләр Ихлас күңелле, изге ниятле безнең халык белән нинди генә кыенлыкны да күтәрергә була Без хәтта шул корылык елында да бөртек леләрдән 16 шар центнер ашлык алдык Малларның баш саны кимемәде. Сыерларны комплекска күчергәч, терлекчелек ике сменалы эшкә күчәчәк Керем дә артыр, дип торабыз Хәзергә безнең хуҗалык чыгы мына тотылган бер сум — бер сум да илле биш тиен булып әйлә неп кайта Совхозның мондый тотрыклы рентабельлелеге кешеләре безнең фидакарьлегенә бәйле Тора-торып үзем дә хәйран калам ничек шулкадәр уңган алар! Карлыган җыйганда безгә Казаннан да ки леп булышалар. Эшчеләребезне кала кызлары белән чагыштырып йөрим Казанныкылар көнгә бнш-алты кило сыешлы чиләкне көчкә туты ралар. Безнекеләр утызар кило җыя Бу - ифрат авыр хезмәт. Шуңа күрә без карлыган җыйгыч комбайн булдырырга тырышабыз. Монда эшли башлавымның беренче елларында, авылның өлкәннәргә генә калып баруын сизеп, хафалана идем Бүген Масловка күзгә күренеп яшәрә. Читтән килүчеләр дә шактый булды, үз яшьләребез дә совхозны үз итә хәзер. Яна гаилә коручыларга нәкъ шәһәр өйләрен дәге кебек квартиралар бирәбез Авылның төп халкы руслар иде Алар га украиннар, молдаваннар, чувашлар һәм без. татарлар, килеп ку шылдык. Бер-беребезгә ярдәмләшеп, кунакка йөрешен, күңелле итен яшибез. Табыннарда һәр халыкның җыры янгырын Мин әниемнән отып алган, татарның борынгы җырларын яратам . Ак укалар белән лә һай сары уканы бикләп салып билиыйдыр сандыкка Сезнең кебек лә һай дусларны күреп-туеп булмыйдыр тансыкка. Без алдагы язларның тагын да хәерлерәк килүенә ышанып яшибез Дөрес, моңа кадәр башкарылган эшләр дә байтак Бу очракта мин үз совхозыбызның мул тормышын гына күздә тотмыйм Сүземне бераз аңлата төшим әле. Мин сугыш чорында үскән кеше Ачлыкның, өскә башка җитенкерәмәүнең ни икәнен җилкәмдә татып беләм Әни. фронт ка киткән әтиемнең бүреген сатып, мина күрше авыл мәктәбенә йөрү өчен чабаталар алган иде. Мөмкин кадәр озаккарак чыдатырга телән, мин аларны авылдан чыкканчы гына, аннары мәктәпле авылга кергәч кенә киям, озын юлны яланаяклап үтәм Шул чакта, безнең өс-башлар кайчан да бер бөтәер микән, дип уйлый идем Сугыштан соңгы бер арада урман хуҗалыгында эшләп алдым Урман кисүчеләрнең ачлыктан интегүен күреп өзгәләнә идем Землянкага көйләнгән кухняда, чиста суга манный ярмасы болгатып, зәңгәрсу боламык сыман аш пешерәбез. Анысы да кеше саен бер-нке кабымлык кына эләгә Теләгәнче ашар көннәр булыр микән, дип көтә идек. Хәзерге эштә баш җнтмәегәй кыенлыкларга очрасам, еракта калган шул көннәснҮ хәтергә алам «Бәхетле син, Галина,—дим үз-үземә — Халык тырышлыгы җилгә очмады, кешеләрнең нинди рәхәт тормышта яшәвен күрдең!» Үткәнгә борылып карауның шифасы бар Ул чакта хыял гына булып тоелган теләкләребез тулысынча тормышка ашты Коммунистлар партиясенең. Совет хөкүмәтенең авыл хуҗалыгын ныгытуга юнәлдерелгән чаралары бу юлда аеруча тәэсирле этәргеч ясадылар Безнең совхозда уртача хезмәт хакы йөз илле сигез сум. савымчы ларныкы белән механизаторларныкы икс йөз сумнан арта Шәхси ху- җалыклардагы малтуар, суган, җиләк-җимеш уңышы да ел саен арга бара Анысы да илнең Азыктөлек программасын үтәүгә шактый саллы өлеш булып кушыла. Күңелләрне җиде кат күкләргә ашкындырып яңа яз килә Чин инде алмагачларыбызның мөлдерәп тулган чәчәк бөреләре җырын ншетәм, көйләрен дә аңлыйм кебек Бөреләр җырында тоткан юлыбыз турылыгы, эшебезнең хаклыгы, максатларыбызнын. киләчәгебезнең җнңүчәнлеге яңгырый сыман. Алар да безнең хатын-кызларыбызны 8 Март тантанасы белән котлыйдыр шикелле