Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗУР ПЕДАГОГ

Профессор Мөхетдин Хафизетдин улы Корбангалиевнең исеме республикабыз чикләреннән еракта да билгеле. Мәҗит Гафури әле 1925 елда ук, соңгы 10—15 елда татар һәм башкорт мәктәпләрендә укыганнар арасында аның дәреслекләреннән файдаланмаган кешеләр юктыр, дип яза. М. Корбангалиев рус педагоглары Ушинский, Вахтеров, Флеров һәм башкалар эзеннән бара. Ул татарларда марксистик педагогик фикер үсешендә мактаулы урын алып тора Бигрәк тә башлангыч белем бирү дидактикасы, телләр укыту һәм татар мәктәпләре өчен дәреслекләр булдыру өлкәсендә зур хезмәтләр куя. Мөхетдин Корбангалиев 1873 елның 25 ноябренда Вятка губернасы Алабуга өязенең Биектау авылында (хәзер Әгерҗе районы) туа. Башлангыч белемне ул туган авылында ала, мәктәпкә биш яшеннән үк йөри башлый. Анда ул 15—16 яшьләргә кадәр укый. 1887 елда авылда рус-татар мәктәбе ачыла. Корбангалиевнең рус телен өйрәнүгә сәләте зур икәнлеге ачыклана. Ул рус теле, әдәбияты белән мавыгып китә һәм укытучылык эше турында хыяллана башлый. Әтисе аның теләгенә каршы төшми һәм Мөхетдин — Казандагы татар укытучылар мәктәбенә (учительская школа) укырга керә. Монда ул дөньяви фәннәрне тырышып үзләштерә, мәҗбүри дәресләрдән тыш үзлегеннән дә укый. В. В. Радлов, Каюм Насыйри һәм башкаларның тюркология буенча язган хезмәтләрен өйрәнә. Укытучылар мәктәбендә М. Корбангалиев беренче тапкыр К. Насыйри белән очраша, өлкән мәгърифәтче аңа татар һәм рус телләрен өйрәнү буенча практик киңәшләр бирә Корбангалиевнең татар фольклорын җыю белән мавыгуын ишеткәч, К. Насыйри халык җырларын һәм риваятьләрен авылдагы карт кешеләр авызыннан җыярга һәм бигрәк тә крепостной крестьяннар тормышын чагылдырганнарына игътибар бирергә киңәш итә. К. Насыйри артыннан М. Корбангалиев та укытучылар мәктәбендә укыган чакта ук туган тел проблемаларын өйрәнүгә һәм эшләүгә зур игътибар бирә. Яшь Корбангалиевнең татар теленең фонетик төзелеше мәсьәләләре дә кызыксындыра. Ул Казан университетының рус теле кабинетына йөри, анда профессор В. А. Богородицкий җитенчелегендә татар теленең эксперименталь фонетикасын өйрәнә. 1895 елда мәктәпне тәмамлагач, М. Корбангалиев Мамадыш өязенең бер авылына укытучы итеп җибәрелә. Ул К. Насыйриның рус китапларын, дәреслекләрен ала һәм балаларны татар, рус телләренә заманы өчен яңа булган методлар белән укыта башлый. Аның укытуы татар муллалары күңеленә хуш килми, керәшен поплары да аны үзләре өчен зыянлы кеше итеп күрәләр. Поплар Корбангалиев өстеннән Казан архиерие һәм зур миссионер эшлеклесе Ильминскийга әләк язалар. Нәтиҗәсе дә күренә. Корбангалиев мәктәбе өчен дә җаваплы булган халык училищелары инспекторын ашыгыч рәвештә Мамадыштан Казанга чакыртып алалар һәм анда миссионерлык җитәкчеләре инспекторга каты дәгъва белдерәләр. Янәсе, алар татарларны руслаштырырга, православие диненә кертергә дип 300 ел көч түгәләр, ә инспектор хәтәр татар укытучысын чакыра да казна акчасына татар китаплары тарата. Җәза рәвешендә инспекторны башка урынга күчерәләр. Ә яңа килгәне Корбангалиевне, һаман да татарча укытса, эштән куу белән яный. Язгы сынауда исә М. Корбангалиев укучыларының рус телен яхшы белүе күренә. Шуннан соң инспекторның да күңеле йомшара. «Чын методист икәнсең,— ди ул.— П Еөтен кечеңне татар балаларына рус телен өйрәтүгә салсаң, алар ечен рус телендә дәреслекләр азсаң, татарларга файдаң күбрәк тияр иде. Ә син, барыбер бетәсе татар телен укытыл, кечеңне әрәм генә итәсең* М Корбангалиеенең дөньяга карашы алдынгы рус иҗтимагый-педагогик фикере йогынтысы астында бара. Рус педагогларының һәм методистларының хезмәтләрен өйрәнү, студентлар һәм укучылар хәрәкәтендә катнашу, мәктәп эшендәге кадимлеккә каршы актив протест революциондемократик позицияләргә басуына булыш- ♦ лык итә. ц Рус-татар мәктәбе царизмның руслаштыру политикасын үткәрергә тиеш була. Инспекторлар да шул юнәлештә эшләүне ныклы контрольдә тоталар Әмма М Кор- 2 баигалиев, К. Насыйри үрнәгендә мәктәпне мәгърифәт учагы һәм дөньяви белемнәр - чыганагы итеп карап, аны татар халкына хезмәт итү эчен файдалануга ирешә. М. Корбангалиевнең педагогикада марксистик позицияләргә күчүе революцион " көрәштә катнашуыннан килә. Мамадышта чакта ук ул (1901—1903 еллар) политик ♦ вктан гаепләнеп сөрелгән кешеләр белән якыная. Аерым алганда, эшче Васильев < белән танышып китә. Аңардан марксистик әдәбият алып тора- Укытучы Петров һәм а земская управа хезмәткәре Михеев белән бергә ул яшьләр, бигрәк тә татарлар арасында политик агитация алып бара. X Беренче рус революциясе алдыннан М. Корбанга лиев Казанга күчеп килә. Биредә ул татар революционерлары X Ямашев, Г. Коләхметов һ. 6 белән таныша, Маркс г- хезмәтләрен өйрәнә. & М, Корбангалие* иҗтимагый-революцион эшкә актив катнашып китә, матбугатта 2 мәкаләләр бастыра, прокламацияләр яза, хөкүмәтне һәм чиновникларны халык дош- г- маннары дип атап, самодержавие строен фаш итә. Моның өчен ул кулга алына, Ф полиция күзәтүе астында яши, хатларын патша цензурасы тикшерел тора Галимҗан ~ Ибраһимов сүзләре белән әйткәндә, ул Октябрьны үз Октябры итеп каршылый, культура төзелешендә Советларның беренче ярдәмчесе була Зур иҗтимагый һәм революцион-лолитик эш алып бару белән бергә, М Корбангалие* педагогик эшеннән беркайчан да аерылмый Октябрь революциясе көннәренә кадәр ул Казанда ятимнәр өчен мөселман приютында укыта, бер үк вакытта татар мәктәпләре инспекторы да була. Ә педагогик эшне М Корбангалиев фәнни-методик эш белән бергә алып бара Аның «Татар әлифбасы» (1912) дәреслеге татар мәктәбендә укырга-язарга бөтенләй яңача өйрәтүне башлап җибәрә Бу әлифба аваз методы белән төзелә һәм 1918 елга кадәр 7 талкыр басылып чыга. Шул елларда ук ул башлангыч мәктәп өчен «Татарча уку китабы»ның дүрт кисәген чыгара Аларда М. Корбангалие* шул чордагы татар азучыларының (Г. Тукай, М. Гафури һ. б.) иң яхшы әсәрләрен һәм К Д Ушинский, Л. Н. Толстой дәреслекләреннән тәрҗемәләр кертә, балаларның дөньяга карашын киңәйтү өчен хайваннар, игенчелек турында, географик һ. б материаллар урнаштыра. М. Корбангалиев китаплары дөньяви характерда була. 1919 елда ул X Бәдигый белән бергә «Татар теле» (морфология һәм синтаксис) дәреслегенең ике кисәген чыгара, алар да берничә тапкыр басыла Моннан тыш төрле елларда ул «Хисап мәсьәләләре һәм гадәти мисаллар», «Денья-җәгърафия рисаләсе» һ б кебек төрле- төрле дәреслекләр язып бастыра Бөек Октябрь революциясеннән соң аңа фәнни һәм педагогик эшчәилеге өчен киң мөмкинлекләр ачыла. М Корбангалие* татар совет мәктәбен, укыту һем тәрбиянең яңа методын күренекле оештыручылардан берсе, Коммунистлар партиясенең халык мәгарифе өлкәсендәге политикасын тормышка актив үткәрүче була. Совет властеның беренче көннәреннән үк ул мәктәпләр инспекторы, аннары Казан губернасы мәгариф бүлеге меднре була. Татарстан АССР тезелгәч, М, Корбангалиеакә ТАССР мәгариф халык комиссариаты каршында хезмәт мәктәбе бүлеге оештыру эше йөкләнә Ул шушы бүлекнең беренче җитәкчесе дә була. М. Корбангалие* яңа педагог кадрлар хәзерләүгә, иске укытучыларны Совет власте ягына тартуга зур игътибар бирә, хезмәт мәктәпләренең эше буенча курслар һәм семинарлар оештыра, кадрларны хезмәт мәктәпләренең ten эш принциплары һәм яңа методлар белен таныштыра, уку пленнары, программалар, дәреслекләр төзи. №. Корбангалиев төрле фәннәр буенча бик күп дәреслекләр иҗат итә. Бигрәк тә татар мәктәпләре өчен татар һәм рус телләреннән дәреслекләр яза. К. Д. Ушинский һәм Каюм Насыири үрнәгендә, ул туган телне киң халык массаларын агарту чарасы дип карый. М Корбангалиевнең татар теле буенча дәреслекләре материалны бирүдә методик системаның тирән уйланганлыгы белән аерылып тора. Аларның кайберләре совет мәктәбендә әле хәзер дә кулланыла һәм басылып тора. М. Корбангалиев Россиядә яшәүче һәр кеше өчен рус телен өйрәнү бик кирәк икәнлеген күп тапкырлар күрсәтә. Укытучылык эшенең беренче елларында ук инде ул татар мәктәпләрендә рус теле укытуның зарурлыгын исбатлый. Совет власте елларында ул татар мәктәпләре өчен рус теле буенча берничә ярдәмлек яза. 1934— 1935 уку елында басылып чыккан «Русский букварь» татарлар өчен иң уңышлысы була. 1936—1938 елларда М. Корбангалиев татар башлангыч мәктәбенең дүрт классы өчен дә рус теле дәреслекләре төзи. Укытучылар бу китапларны бик зур шатлык белән каршы ала. М. X. Корбангалиев үз чорының ихтыяҗларын тоеп яши, күңеленә якын ала. Татарстанда укый-яза белмәүчелекне бетерү эшендә ул башлап йөрүчеләрдән берсе була, олыларны укытуның дидактик нигезләрен эшли. Шактый тормыш тәҗрибәсенә ия булган олылар, ди ул, программа материалын тизрәк үзләштерәләр. 1921 елда ул өлкәннәр белән эшләү өчен укытучыларга «Олыларны укыту һәм дәрес үрнәкләре» дигән методик ярдәмлек чыгара. Олылар психологиясенең балаларныкы белән чагыштырганда принципиаль үзгә булуыннан чыгып, М. Корбангалиев олыларны укытуның башка төрле методик нигезләрен билгели. Укый-яза белмәүчелекне бетерү буенча Бөтенсоюз гадәттән тыш комиссиясе инициативасы белән 1923 елда Казанда методик конференция чакырыла. Бу конференциядә «Ликвидпунктларда укыту методлары турында» дигән доклад белән М. Корбангалиев чыга. Конференциядә катнашучылар аның олыларны укыту методикасын яхшы дип табалар. 1924 елда М Корбангалиев X. Бәдигый белән бергә, олыларның аң үсешен һәм интересларын исәпкә алып, «Крестьян әлифбасы» төзи. Ул башлап укый-язарга өйрәтүгә исәпләнгән, анда авыл хуҗалыгы, математика, география һ. б. буенча танып- белү материаллары бирелә. 1926 елда М. Корбангалиев аз белемлеләр өчен арифметика дәреслеге дә чыгара. Олыларның тормыш тәҗрибәсе шактый зуррак булуын исәпкә алып, ул аларга шулкласслардагы балалар белән чагыштырганда катлаулырак материал бирә. Олылар өчен дәреслекләр һәм биремнәр төзү эшен ул соңрак та дәвам итә. М. Корбангалиев олылар мәктәпләрендә эшләүчеләр каршында күп тапкыр чыгышлар ясый, Совет властеның бу чараларының илебездәге культура революциясе һәм бигрәк тә милли республикалар өчен никадәр зур политик әһәмияткә ия икәнлеген күрсәтә. Татар мәктәбе эшендә класс-дәрес системасын кертү өчен эзлекле көрәшеп һәм дәресне уку-укыту эшенең төп формасы итеп санап, М. Корбангалие дәрес методикасын эшләү, аның танып-белү мөмкинлекләрен киңәйтү өчен кул нәрсә эшли. Татар мәктәпләре эшендә ул балаларның фикерләвен үстерә торган эвристик әңгәмә методын киң кертә башлый. Укучыларны дәрескә, дәрестә белемнәрне мөстәкыйль үзләштерүгә тарту, аларның активлыгын һәм танып-белү көчләрен үстерү, иске һәм яңа материал арасында элемтә урнаштыру буенча М. Корбангалиев эшләгән методик алымнар системасының гомумдидактик әһәмияте әле хәзер дә саклана. Укыту процессында ул укучының мөстәкыйль эшләвенә, эзләнү көчләренә зур игътибар бирә Алга таба үсә барган уку идеясе, аңлылык принцибы, баланың танып-белү көчләрен стимуллаштыру — М. Корбангалиев татар мәктәпләре эшенә керткән яңалыклар әнә шуннан гыйбарәт. Нәкъ менә аның тәкъдиме буенча татар укытучылары укытуда экскурсия, укучыларның дәрестә мөстәкыйль эшләве, тәҗрибә һәм күзәтүләр, сочинение яздыру, төрле-төрле күргәзмә әсбаплар һәм иллюстрация материаллары куллану кебек методлардан киң файдалана башладылар. М. Корбангалиевнең педагогик хезмәтләре иң элек дидактика проблемалары һәм укыту методлары өстендә эшләүгә багышлана. Әмма, кайбер башка педагоглар кебек, ул укытуны тәрбиядән аерып карамый, укытуны тәрбиянең төп чарасы итеп саный, оста куелган укыту баланы дәреснең эчтәлеге белән генә түгел, укыту процессының оештырылуы һәм укыту методикасы белән дә тәрбияләргә тиеш дип саный. Без яңа тормышны актия тезүчеләр хәзерлибез, ди ул, шунлыктан укучыда мөстәкыйльлек һәм активлык тәрбияләү, революциягә кадәрге уку йортларыннан үзгә буларак, совет мәктәбенең иң меһим бурычы М. Корбангалиев Казан-педагогия техникумында һәм Кызыл командирлар курсларында (1920—1922 еллар). Көнчыгыш академиясендә, җир тезү техникумында, Татарстан өлкә совет-партия мәктәбендә, Татарстан коммунистик университетында укыта (1922—1924 еллар). 1924—1927 елларда ул Татарстан мәгариф халык комиссариатының Академик үзәге председателенең урынбасары була, Татарстанның иң зур фәнни көчләрен берләштергән бу оешманың фәнни һәм педагогик чараларына җитәкчелек итә. 1925 елда лның инициативасы белән Академүзәк каршында 1 баскыч мәктәпләре өчен дәреслекләр язу буенча коллектив оештырыла. 1928 елда М. X. Корбангалиевне В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында беренче тапкыр ачылган татар теле һәм әдәбияты кафедрасына җитәкчелек итәргә җибәрәләр. Монда ул 1940 елга кадәр эшли Бер үк вакытта юридик мәктәптә укыта (1928—1930 еллар), марксизм-ленинизм университеты тыңлаучыларына рус теле укыта. Совет хөкүмәте М. Корбангалиевнең татар халкын агарту өлкәсендәге хезмәтләренә югары бәя бирә. 1928 елда аңа Хезмәт Герое исеме бирелә. 1930 елда, Казан университетының 125 еллыгы уңае белән, ул ТАССРның атказанган фән зшлеклесе дигән мактаулы исем ала. 1940 елда исә, Татарстан АССРның 20 еллыгы уңаеннан, ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә Ә тиздән галим РСФСРның атказанган фән зшлеклесе исеменә лаек була. 1940 елда, сәламәтлеге какшау сәбәпле, М. Корбангалиев кафедрадан китә һәм тулысынча фәнни эшкә бирелә. 1941 елның 3 июнендә ул вафат була. Үләреннән аз гына элек М. Корбангалиев РСФСР мәгариф халык комиссариаты заказы буенча милли мәктәпләрнең 8—10 класслары өчен рус теле дәреслеге язу эшенә җитәкчелек итә. М. Корбангалиев гомумпедагогик һәм методик характердагы бик күл фундаменталь монографияләрнең, педагогик темаларга язылган журнал һем газета публикацияләренең, башлангыч мәктәптә укытыла торган барлык предметлар буенча диярлек дәреслекләр авторы. Үзе язган бетен хезмәтләрдә — китапларда, мәкаләләрдә, дәреслекләргә сүз башларында, программаларга аңлатмаларда М. X. Корбангалиев башлангыч мәктәптә укыту теориясе һәм методикасының меһим проблемаларын тирәнтен һәм оригиналь хәл итә. Ул Татарстанда халык мәгарифен күренекле оештыручы һәм совет тәрбия системасының теоретикларыннан берсе булды.