Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШӘРИФ КАМАЛ ХАТЛАРЫ

 

Ш Камалның Татарстан Дәүләт музеенда саклана торган архивы зур һәм тематик яктан бай Анда без укучыларга яхшы таныш булган барлык әсәрләрнең кулъязмаларын, аларның вариантларын һәм әдипнең матбугатта басылмаган әсәрләрен дә очратабыз Шундыйлардан «Алтынчы башня», «Шик». «Ыңгырчак». «Эшләпә» кебек кыска күләмле сатирик сәхнә әсәрләрен. «Хаҗи әфәнде өйләнә» пьесасы нигезендә иҗат ителгән балет либреттосын. Гогольнең «Ревизор»ы тәрҗемәсен күрсәтергә мөмкин. Ьоларга тагын әдәбият мәсьәләләренә багышлап төрле елларда язылган мәкаләләрне. күп кенә новелла, хикәяләрнең нигезенә яткан фикерләр тупланган блокнотларны сирәк кенә булса да язылган көндәлекләрне, ниһаять, хатларны кушарга була «Вакыт килер, һәр язучыны энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле»,— дигән Тукай Ш Камал архивы да җитди өйрәнүгә мохтаҗ. Ә хәзергә без укучыларга Ш Камал архивыннан алынган берничә хатны тәкъдим итәбез.

Дания БАҺЛУТДИНОВА

Хөрмәтле Зәйнәп иптәш Хәмитова! 1 Хатыгызга шактый кичегеп җавап язам, гафу итегез. Китапны игътибар белән укуыгыз, шуның өстәвенә, язучы белән үзегезнең кайбер килешеп бетмәгән урыннар турында күрсәтмәләр ясап хат язарга вакыт аеруыгыз өчен сезгә чын рәхмәттән башка сүзем юк. Укучы тарафыннан әсәрнең игътибар белән укылуы һәм аның турында яхшы теләк белән фикер белдерелүе һәрбер язучы өчен дә бик күңелле хәл. Сезнең фикерләрегез, нигездә, дөрес. Матур әдәбият өлкәсендә эшләүче кеше үзенең әдәби әсәрендә сүзләр сайлау һәм җөмләләр төзүдә бик нык игътибар белән эш итәргә тиеш. Шулай да минем «гөнаһлар» саксызлык-игътибарсызлыктан бигрәк, күбесенчә, үземнең кайбер моментларда аерым фикердә булуыма нигезләнгәннәр дип уйлыйм. Мәсәлән. Казанда басылган әсәрләргә бары Казан тирәсенә хас булган сүзләр генә керергә тиеш дигән фикергә мин кушылып җитмим. Шулай ук кайбер сүзләрне иске булганлыклары өчен генә ташлауны да мин урынсыз дип беләм. Тик бары аларның массага аңлаешлы булулары шарт. «Иҗтиһа» сүзе турында Сез хаклы. Аның урынына башка сүз кулланганда яхшырак буласы. «Тана үгез» — «тәкә бәрән»гә охшашлы кулланыла. «Текте» белән «текәде» — берсе ныграк, икенчесе йомшаграк ике урында кулланылалар. «Биргәнне алмый ди бит кеше!», • Биргәнне алмый диме кеше». Бу ике җөмлә икәүсе ике төрле мәгънә аңлаталар ич. Инде мин дә Сезне (үзегез әйтмешли, миңа ачуланмагыз тагын) чак кына тәнкыйть итмәкче булам. Сез үзегезнең хатыгызда китапны тышкы форма ягыннан гына тикшереп, эчке ягына кагылмагансыз. Ә ул кирәк иде. Мәсәлән, шундагы вакыйгалар, кешеләр һәм аларның кыланыш, характерлары турында аз гына булса да кайбер фикерләрегезне язсагыз әйбәт булган булыр иде. Сез бәлки икенче бер вакыт табып аны эшли алырсыз? Мин хәзер «Матур туганда»ның икенче бүлеген язам. Матур әдәбият әсәрләрен игътибар белән укучы, Сезнең кебек культуралы иптәшләрдән миңа ярдәм кирәк. Бу хатыгыз өчен тагын бер кабат зур рәхмәт. Хөрмәт белән Ш. Камал. Казань, Островский ул. д. № 15. кв. 2 Хөрмәтле дус Фәрит һәм Гайшә ханым! 1 Бик кайнар сәламнәр җибәрәм. Минем китү көтелмәгәндәрәк һәм ашыгычрак та булды. Чөнки мин сораган җиргә путевка булмагач башта бармаска чамалаган идем. Ә соңыннан икенче төрле карашка килдем. Шул сәбәптән, киткән чагында күрешеп булмады. Берничә тапкыр телефон шалтыратсам да туры китерә алмадым. Апрельнең 7 сеядә ял йортына килеп урнаштым. Ял йорты Белорус-Балтика тимер юлы белен. Мәскәүдәи ике сәгатьлек җирдә. Дорохове дигән станциядән ярты еәгать чамасы автомобильдә килергә. Нарат урманы эчендә матур гына урын. Тормыш бик тын. Эшләү һәм ял итү ечен уңзйлы. Теләгән вакытта Mac кгүгә бару да бик жнцел. Ләкин еш йөрергә исәп юк. Шулай да май бәйрәменә барырмын чамасы: күнел вәсвәсәсенә каршы терып булмас төсле. Мин бирегә ♦ килгән чакта һава җылы, карлар беткән иде диярлек. Ә тугызынчы төштән сон 3 буран кузгалып, төне буе һәм икенче көн кичкә хәтле күз акырмаслык карлы ; давыл дәвам итте. Шулай итеп чирек чамасы кар төшеп, актыгында нык кына катырып жибәрде һәм шул килешбара.Шулкөйгә икенче кыш ялганып китмәсә й ярар дип чаккына куркыбрак торабыз әле әкият. Ч Хушыгыз хәзергә. Хөрмәт һәм сәлам белән кулларыгызны кысам. Шәриф. х 12/IV-39 ел. 2 Хат языгыз. Июньнец башына хәтле ял Йортында булам Адрес болай: Ст. Дорохово Б/Б ж. д. п/о Ст. Руза. Дом отдыха писателей Шариф Камал Вайгильдеев. Асиягә. Сәгыйтькә һәм иптәш Абрамовка бик күп сәлам *. Кави дус! 1 Унҗидесендә җибәрелгән 55 сум гонорар акчасын алдым. Рәхмәт. Яхшы гына поддержка булды. Оятсызлык димәсәң. бер нөсхә альманах җибәрүемне дә үте- нәм Җае булса гына әлбәттә. Юкса общее положениега карарсың. Үземнең монда тормыш ярыйсы. Бондюгны бик яратып торам Көндезләрен цехларда булам. Иртә кичләрен язу белән шөгыльләиәм. Хәзергә әле электән яза башлаган әйберләремне дәвам иттереп. Бондюг турында материал җыйиау белән канәгатьләнәм. Син кайчан отпуска аласың? Кайларга барырга уйлыйсың? Сәрвәр' нишли? Гомердән4 ике открытка алдым. «Атакя»иың исеменә бәләкәй «возражение» ясап язгаи идем. «Соңлагансың, агай-эне» дигән. Шулай дигәч килештем. Болай үзе матур «сам. Коммунистлар сәламе белән: Шәриф Камал. 23/VH-30 ел. Хөрмәтле иптәш Маннапоә! ' 18 нче мартта язган хатыгызны 24 нче мартта алган идем. Ләкин ике айдан артык вакыт үтте — җавап яза алмадым. Гафу итәрсез дип уйлыйм. Чөнки мии сезгә, үткән 37 нче елны Әстерхан газетына язган хатыма елдан артык вакыт эчендә җавап ала алмаган идем... Бу үпкәләү түгел, әлбәттә. Тик бары бәләкәй шаяру дип кара. Чынында озак җавап яза алмавыма башка вак-төяк сәбәпләр булды. Гафу ит, яме?! «Забойчы Булат» пьесалар җыентыгының баш өлешенә кертелү зур гына уңышлы хәл. Тагын да матур һәм көчле әйберләр бирергә тырыш. Сии аны булдыра аласың. «Машинист» диген әсәреңә үткән ел Мәскәү адресы белән рецензия җибәргәннәр (Разин), «Шаулы ташкын» турында 8/V ндә җавап язганнар. «Дулкыннар арасында» чират көтә диләр. Кыскасы, журналда «Совет әдәбияты» редакциясенең («Сиваш» авторы Разин) бәя бнрүе бик уртача Ләкин аңар карап син рухыңны һич тә төшермә. Киресенчә, алга үрмәлә. М Горький- ны. Чеховны. Л. Тол стой н ы һәм башка классикларны мөмкин кадәр күбрәк һәм дикъкать беләирәк укырга тырыш. Иҗат эше. бигрәк тә социалистик реализм нигезендә үтә җитдн (серьезный) хезмәт икәнлеген исеңдә тот. Берничә әсәрең басылып чыгу гына әле матур әдәбият өлкәсендә һәм. гомумән, матур сәнгать мәйданында зур художник исемен күтәрергә хокук бирмәгеилекне оныта күрмә. Ш. Камал. ДАНИЯ БАҺАУТДИНОВА Иң элек Татарстан совет язучылар союзы правлениесенә минем иҗат эшем буенча зур әдәби юбилей үткәргәнлеге өчен чын күңелдән рәхмәтләр белдерәм. Киң совет җәмәгатьчелеге катнашы белән үткәрелгән ул зур әдәби санлау бәйрәмен, әлбәттә, мнн үз хисабыма гына алмадым. Ул санлауны мин бөтен со- ьет әдәбиятына карата бирелгән игътибар һәм аны санлау дип аңладым. Шуның белән бергә бу факт миңа бик нык тәэсир ясады, совет җәмәгатьчелеге каршында 1з иҗатым турындагы җаваплылык тойгыларын тагын да арттырды. Әйбер өстендә күбрәк эшләү, аның турында тагын да күбрәк уйлану түземлеген тагын да ныгыта төште. Конкрет алганда бу минем яңа әсәремә («Матур тугандаеның 2 китабына) кагыла. Ул нигездә беткән булуына карамастан мин әле һаман аның өстендә эшлим, һаман да үземә охшамаган урыннарын төзәтәм, яхшыртырга тырышам. Инде, миңа белдерүләренә караганда, елның өченче кварталында Татгосиздатның китапны производствога җибәрүгә мөмкинлеге бар шикелле (кәгазь ягыннан). Шуны күздә тотып мин бу әсәрне июньнең икенче яртысында тапшырачакмын... Ш. Камал. 1940