Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖӘЛИЛ —ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬЧЕ

Муса Җәлил каләме белән язылган һәм әдәбият-сәнгать мәсьәләләрен» I багышланган йөздән артык мәкалә, рецензия, политик чыгышлар, шу- ^лай ук башка язмалар авторның профессиональ дәрәҗәдәге тәнкыйтьче булуын да раслыйлар. Мәскәү дәүләт университетында укыганда ук ул әдәби тәнкыйть белгечлеген үз мәсләге ител сайлый. Аның югары белем турындагы таныклыгында да белгечлеге — тәнкыйтьче, матур әдәбият редакторы диелә Университетны тәмамлаганнан соң Җәлил берничә ел Мәскәүдә тәнкыйть һем библиография институты белән тыгыз бәйләнештә тора. Институт тәкъдиме белен ул китапларга рецензияләр яза, институт хезмәткәрләре белән үзенең һәм башка авторларның рецензияләрен тикшерә, әдәби тәнкыйть осталыгын системалы рәвештә камилләштерә. Мәскәүдә татар телендә чыгучы «Коммунист» газетасының әдәбият һем сәнгать бүлеге медире булып зшләгәндә актив тәнкыйтьче һем рецензент булу белән бергә әдәби тәнкыйть процессын оештыручы да, аңа дәрес юнәлеш бирүче дә, әдәбиятта иҗади климатны билгеләүче дә Җәлил була. Гадәттә Җәлилнең әдәби тәнкыйть мәкаләләрен шигырьләренә күзәтү ясаганда, сүз уңаеннан гына искә алалар. Ә бит шагыйрьнең тәнкыйть мирасы авторның иҗат позициясен ачыклауда мөһим роль уйный. Безнеңчә, тәнкыйтьче Җәлил зшчәилегәнең төл әһәмияте үз заманының агымдагы әдәби процессына йогынтысында, татар әдәбиятындагы дәрес, тормышчан башлангычларны яклавында, иҗади климатны яхшыртуда һәм, иң мөһиме, яңа метод-социалистик реализм методы эчен керештә. Кызганычка каршы, Җәлил эшчәнлегенең бу елкәсе нигездә әле өйрәнелмәгән Муса Җәлилнең тәнкыйть әнкәсендәге эшченлеге әдәбиятта РАПП ' карашлары үсеш алган һәм вульгар социологик юнәлеш киң таралган чорга туры килә. Бу елларда ул МАПП члены, соңрак татар секциясенең җаваплы секретаре һәм МАППның милли секция секретарьларыннан берсе була. Җәлилнең РАПП карашлары белән мавыгуы озакка бармый (1929—1932 еллар). Шагыйрьнең поэзия һәм тәнкыйть өлкәсендәге үсеше — илебездәге һәм республикабыздагы тарихи-әдәбн процесс диалектикасының ачык чагылышы Вакыт һем заман бәлән бергә атларга омтылучы Җәлилгә милли тарихи үсешнең кайбер тайпылышлары да хас. Шунлыктан аның әдәби тәнкыйть карашларын һем зстетик идеалын үсештә карау зарури. Аны РАПП карашларына әдәби мода түгел, бәлки шул заманның алдынгы идеалларына, партия эшенә, халыкка хезмәт итү теләге вкынайта. «Без партия һәм комсомол чакырган фронтта» * исемле мәкаләсе моңа ачык мисал. Бу үзенә күрә МАППның татар секциясе исеменнән Җәлил раслаган әдәби манифест. Манифест кайнар, кыю комсомол рухы белән язылган. Җәлил киң катлау хезмәт ияләрен идеологии яктан тәрбияләүдә матур әдәбиятның роле чиксез зур булуын күрсәтә. Ул язучыларны «идеология фронтындагы ышанычлы гаскәрләр» дип атый һәм пролетар взучылар исеменнән ' Р\ПП - Российская ассоциация пролетарских писателе* Анык Татарстандагы бүдмя-ке ТАИП (Татарская ассоциация про. старения писателей Маска үдатесе пса - МАНИ (Московская ассоциация пролетарских писателей! лип атала • • ->«»»• газетасы, 9 июнь. 1929 ел W партия һәм комсомолның югары ышанычын акларга әзерлекне белдерә. Бу мәкалә теоретик яктан да әһәмиятле. Ул елларда әдәби метод төп мәсьәләләрнең берсе була. Яңа метод — социалистик реализм методы — әдәби бәхәсләрдә, дискуссияләрдә, капма-каршы фикерләр көрәшендә туа. Аны төрлечә: марксистик, пролетар, диалектик һ. б. дип атыйлар. Җәлил исә «революцион метод» ди һәм татар язучылары иҗатында аның мөмкинлекләрен һәрьяклап сурәтләүне яклый. Ләкин ул әдәбият алдына революцион метод куйган максатлар һәм бурычларны, шул вакыттагы экономик һәм гомум политик бурычлар белән үтә якынайтып, берникадәр утилитар аңлата. Бу — эшләп чыгару көчен күтәрү, продукциянең сыйфатын яхшырту, яңа техниканы үзләштерү, прогулларга чик кую, вак крестьян хуҗалыкларын күмәкләштерү өчен көрәштән гыйбарәт,— дип яза Җәлил. Ләкин шушы актуаль бурычлар исемлегендә яңа кеше характерының формалашуы, кеше рухи дөньясының байлыгын сурәтләү мәсьәләләре хәтта телгә дә алынмый. Җәлил «күк күлмәкләр» хәрәкәтен киң җәелдерергә өнди, аларга кичәләр һәм театр сәхнәсендә кую өчен тиешле репертуар бирергә, агиткалар һәм рифмага салынган лозунглар язарга чакыра. Бу РАПП күрсәтмәсе Җәлилнең шул чор иҗатында да шактый сизелә. Өч айдан соң Җәлил яңа, программа характерындагы «Революцион әдәбият өчен киң походка» исемле мәкаләсе («Эшче», 1929, 13 сентябрь) белән чыга. Биредә югарыда күрсәтелгән мәкаләдәге фикерләр үстерелә. Шагыйрь барлык татар язучыларын яңа революцион әдәбият өчен зур походка чакыра. «Поход ул шәп нәрсә,— дип яза Җәлил.— Син үзең дә сизмисең: колагыңны ярып, көчле тревога сигналы яңгырый. Уянып киткән буласың да бөтен көчеңне, коралыңны кулыңа җыйнап, чакырылган фронтка ыргыласың. Походта бөтен көч бергә оеша. Коточкыч биек бер тау була. Походтан соң артыңа әйләнеп карасаң, өр-яңа позицияләрнең үз кул астыңда калганын, бик күп яңа адымнарның алга атлаганын күреп исең китәр. Гражданнар сугышыннан походларга катнашкан көрәшчеләр моны яхшы беләләр. Комсомол инициативасы белән күтәрелгән урожай походы, культпоход, социализм ярышы, теория өчен поход эчендә кайнаучылар да моны ачык сынаганнар» («Эшче» газетасы, 1929, 13 сентябрь). Җәлил революцион әдәбият өчен булган походның төп максатларын болай билгели: 1. Әдәбиятта марксистик методны үзләштерү. Шагыйрь барлык совет язучыларына марксистик методны үзләштерергә һәм эшче-крестьян массалары эшенә хезмәт итәргә чакырып мөрәҗәгать итә. 2. Иҗат көчләрен марксистик рухта тәрбияләү. Җәлил марксистик тәрбияне теоретик хәзерлек кенә дип түгел, бигрәк тә тормыш белән тыгыз бәйләнеш итеп аңлый. Ул язучыларны «тормыш казанында кайнарга» өнди. 3. Барлык татар язучыларының иҗатын тиешле юлга бору, идеологии яктан тотрыклы итү. Бу пунктта Җәлил югары идеялелек һәм әдәби осталык бер берсенә тыгыз үрелергә тиеш дигән фикер әйтә. Шуның белән ул РАПП билгеләгән чикне уза. Җәлил бу чорда язган мәкаләләрендә һәм чыгышларында методка, дөньяга карашка, юнәлешкә кагылышлы гаять зур мәсьәләләр күтәрә. Аерым әсәрне бәяләү, «технология», әдәби осталык мәсьәләләрен һәм шигырь «техникасы»н ул икенче урынга куя, аларга кагылмый да диярлек. Егерменче еллар ахыры — утызынчы еллар башында РАПП оешмалары өчен яңа этап башлана. Ул бу оешмалар эшчәнлегендәге уңай якларны күмеп китәрлек теоретик ялгышлар, сектантларга хас тар карашлылык белән характерлана. Бу 1929 елның сентябрендә татар әдәбияты үсеше мәсьәләләре буенча үткәрелгән РАПП пленумында ачык чагыла. Җәлил, татар секциясе җитәкчеләренең берсе буларак, кайбер мәсьәләләрдә РАПП идеологлары белән килешмәсә дә, пленум карарларын игътибарсыз калдыра алмый. Ул «Эшче» газетасында РАПП пленумы карарларына җавап итеп язылган «Матур әдәбиятыбыз алдындагы үзәк проблемалар» исемле мәкаләсе белән чыга. Анда шагыйрь пролетариат әдәбияты гегемонлыгы өчен көрәш турындагы РАПП лозунгысын эзлекле рәвештә алып бара. Шагыйрь аны пролетариат һәм, киңрәк — марксистик идеология гегемонлыгы өчен көрәш дип аң- ва итуен белдерә Җәлил пролетар әдәбиятның үз стилен булдыру өчен көрәш турындагы РАПП тезисын күтәреп ала. Бу чор иҗатында шагыйрь шундый стиль табар ечен күп эзләнә. Ул «проиэаодствояча метафора һәм чагыштырулар эзли, завод тематикасын айрәнергә, мәхәббәт белән производство планнарының үтәлешен бергә бәйләргә ф тырыша. Ләкин болар нәтиҗәсез калалар. Җәлил мәкаләсендә РАПП пленумы карарларында аерып әйтелгән һәр әсәрдә язучының сыйнфый идеологиясе чагыла дигән фикер үткәрелә, Бу тезис пролетар £ чыгыштан булмаган язучыларны аеруны күздә тота. Бу исә теоретик аңлашылмаучы- 3 лыкка китерә. РАППчылар һәр сыйныфның үз әдәбияты бар, антогонистик сыйныфлар = җәмгыятендә аерым «сыйнфый әдәби ятлар‡ барлыкка килә һәм алар бер-берсе 6е *~ лән туктаусыз керешәчәкләр дип уйлыйлар, РАПП идеологлары, бу фикерне дәвам 3 итеп, әдәбиятта килешмәүчән сыйнфый көрәш лозунгысы игълан итәләр. Җәлил әдәбиятны сыйнфый көрәшнең үткен коралы дип дөрес бәяли. Ләкин соңрак, РАПП пленумы резолюциясе йогынтысында «Комсомольская правда* газета- е; сында дөнья күргән мәкаләсендә татар әдәбиятында сыйнфый көрәш гәүдәләнешен - күрмәгәне ечен профессор И Н. Бороэдинны кискен тәнкыйтьли. РАПП фикерләрен яклап, ул татар тәнкыйтьчеләре һәм әдәбият белгечләре Г Сәгъди, X. Вәли белендә бәхәскә керә. * Бу мәкаләсендә Җәлил метод турында башкачарак аңлатма бирә. Ул әдәбиятта Z диалектик материализм методы турындагы РАПП тезисын игълан ите. Алдагы чыгыш- — ларында шагыйрь марксистик метод төшенчәсенә якынрак тора РАППчылар марке- < истик философия төшенчәләрен һәм аның категорияләрен матур әдәбиятка механик рәвештә күчерәләр. Алар материализм белән реализмны, романтизм белән идеализм- Q ны тәңгәл куялар. Алар XIX гасыр француз язучылары Бальзак, Флобер. Золя һәм J башкаларны реалист-материалист, әмма метафизик дип уйлыйлар Алар фикереичә, л диалектик материализм методы кыска вакытта чит ил әдәбияты классикларын куып җитәргә һәм узып китәргә мөмкинлек бирә. < Җәлил метод проблемаларын 1931 елда МАППиың татар секциясендә укыган е докладында да искә алып үтә. Шагыйрь архивында сакланган тезислардан чыгыл бәя биргәндә, кайбер мәсьәләләрдә фикер башкалыклары булса да, бу мәсьәләдә РАПП теоретиклары белән килешүен күрәбез. Дискуссия ахырында ул берсүзсез ВЛКСМ Үзәк Комитеты работниклары ягында кала. Шагыйрь группачылыкны һем кайбер РАПП җитәкчеләрен мин-минлектә гаепли, дискуссия барышында фаш ителгән вульгар социологик хаталар турында да әйтеп уза. Ул Г. Нигъмәти, Г Гали, Г. Толымбайский, Г Сәгъди, X. Вәли кебек татар тәнкыйтьчеләре һәм әдәбият галимнәре балан бәхәстә үз стиле һәм методы булган пролетар әдәбият кирәклеген таный. Бу Җәлилгә дөрес нәтиҗәләр ясарга ярдәм итә. Татар әдәби тәнкыйтенең түбән дәрәҗәсе һәм начар методологик кораллануы турында яза, формалистик характердагы хаталарны күрсәтә, идеологияне политикадан аерып карауны тәнкыйть итә Тезислар шагыйрьнең теоретик хәзерлек дәрәҗәсе нинди югарылыкта булуын раслый. Җәлил, кайбер мәсьәләләрдә ялгышса да. бөтен совет әдәбият белеме белен бергә ялгыша. Җәлил үзе кабул иткән РАПП карашларын игълан итү белен генә чикләнеп калмый, практикада конкрет әсәрләрне анализлаганда кулланырга тырыша. Яшь язучы Ji. Гомәровның «Соңгы сугыш* 1 исемле китабының кереш сүзендә шагыйрь конкрет мисалларда диалектик материализм методы турында фикерен дәвам ите. Ул методның язучы өчен ят нерсә булмавын һәм аны читтән алу мемкин түгеллеген әйтә. Метод—ул язучының дөньяга карашы һем тормышны белүенең конкрет чагылышы. Чынлыкта метод язучының нәрсә һем ничек күрүен, теге яки бу тормыш күренешләрен ничек аңлый һәм бәяли, иң мөһиме нәрсәгә енди, тормышта нәрсәне һәм ничек үзгәртергә теләвен билгели дип яза Җәлил Ул сәнгать әсәре иҗат итүчедә билгеле бер сыйныф вәкилен күрергә чакыра Л Гомеров әсәренең яхшы якларын аның пролетар чыгыштан булуы белен аңлата. Бу урында авторның. Гражданнар ‡ Л Гомеров Соңгы сугыш Мәсяәү Цскгрятдвт. IMI ая. татвр тгае лета Чынлыкта исә бу лозунг әдәбиятта бер группаның башкалардан естенлек дәгъ сугышымда катнашып, кызыклы материал туплавы турында әйтү урынлы булыр иде. Авторга материалын файдалану эчен талант һәм осталык җитенкерәми. Бу әсәреннән соң Л. Гомәровның игътибарга лаек бер әсәр дә иҗат итмәве һәм әдәбияттан китүе очраклы түгел. Г. Төхфи һәм Альфади белән берлектә язылган «Әдәбиятта контрреволюцион троцкизмга каршы» исемле мәкаләдә («Ударниклар», 1932, 4—5 саннар) Г. Ильясның «Штык» романы тәнкыйть ителә. Авторлар механик рәвештә диалектик материализм методы принципларыннан чыгып, бу романны философик категорияләр белән тикшерәләр. Чынбарлыкны сурәтләүдәге субъектив моментларны күреп, авторлар язучыны фәлсәфи субъективизмда, икенче төрле итеп әйткәндә, идеализмда гаеплиләр. Сюжет төзелешендәге һәм образларны ачып бирүдәге схематизм язучыга метафизик һәм механицист дигән исем тагуга китерә. Дөрес, Г. Ильяс романында җитешсезлек- ләр шактый. Ләкин алар авторның таланты җитәрлек дәрәҗәдә булмау белән аңлатыла. Шагыйрь башка мәкалә һәм рецензияләрендә дә аерым әсәрләргә бәя биргәндә диалектик материализм методын кулланырга тырыша. Ләкин ул тәнкыйтьчегә уңыш китерми. Соңрак исә, шактый вакыттан соң, Җәлил партия активында ясаган чыгышында әдәбиятта диалектик материализм методы турындагы РАПП положениесеннән көлә. «Диалектик материализм методыннан чыгып атны ничек сурәтләргә соң?»— дип сорый ул, аларның теоретик дәгъваларының мәгънәсезлеген күрсәтеп. Аның чыгышы үз-үзенә тәнкыйть тә булып яңгырый. Чөнки Җәлил вакытында үзе дә бөтен татар тәнкыйте белән бергә РАПП тайпылышларын башыннан кичерә. Җәлилнең тәнкыйтьче буларак иҗат юлы шагыйрьнең әдәби-тәнкыйть принциплары үсеш юлы никадәр каршылыклы һәм катлаулы булуын, эстетик идеалының нинди шартларда формалашуын ачык күз алдына китерә. Шуңа күрә дә аның тәнкыйть мирасын тулаем алып карарга, тулаем алып бәяләргә кирәк. ВКП(б) Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать оешмаларын яңабаштан кору ту- рында»гы 1934 ел карары республикабыз һәм илебез әдәби тәнкыйть фикере үсешендә зур борылыш ясады. Карарда «Советлар власте платформасын яклаучы һәм социалистик төзелешкә актив катнашырга омтылган барлык язучыларны бердәм оешмага — совет язучылары союзына тупларга!» тәкъдим ителә. Карар Җәлилнең әдәби тәнкыйть эшчәнлегендә дә яңа этап башлануын белдерә. Карарны төшенү, оештыру һәм идеологик әһәмиятен аңлау өчен шактый вакыт сорала. РАПП идеологларына чын күңелдән ышанган, куп кенә фикерләрен һәм терминнарын йөрәге белән кабул иткән шагыйрьгә хаталарыннан арыну бик авыр була. 1934—35 елларда да аның мәкаләләрендә вульгар социологик фикерләр очрый. Җәлил аларны бөтен совет әдәбияты белән бергә җиңә. Җәлил күренекле рус шагыйрьләре һәм язучылары белән аралашып яши, диспутларда һәм фикер алышуларда катнаша, үзәк матбугатны даими күзәтеп бара. Болар аны теоретик яктан ныгыталар. Социалистик реализм термины бөтен совет тәнкыйтендә, шул мисалдан татар әдәбиятында да, совет язучыларының беренче съездыннан һәм А. М. Горькийның съездда ясаган чыгышыннан соң гына (август-сентябрь 1934 ел) кулланыла башлый дип исәплибез. Муса Җәлил исә бу терминны 1933 елда ук кулланган. Кулланып кына калмыйча, аның мәгънәсен һәм әһәмиятен тирәннән, теоретик яктан нигезләп аңлаткан. Принципиаль әһәмияткә ия булганлыктан бу мәсьәләгә киңрәк тукталу урынлы булыр. Социалистик реализм термины беренче тапкыр «Литературная газетамның 1932 ел 23 май санында кулланыла. Тиз арада ул гражданлык хокукы да ала. Беренче съездда кабул ителгән Совет Язучылар союзы Уставында совет әдәбиятының төп иҗат методы итеп социалистик реализм билгеләнә. Социалистик реализм, «художниктан чынбарлыкны дөрес итеп, тарихи-конкрет сурәтләү белән бергә, революцион үсешендә күрсәтүне таләп итә. Сәнгатьчә таасвирлаудагы дөреслек һәм тарихи.конкретлык хезмәт кешеләрен идея ягыннан үстерү һәм социализм рухында тәрбияләү бурычы белән кушылырга тиеш» Устав кабул итәргә ел ярым алдан (1933 ел 12—19 февраль) язучылар союзы оештыру комитетында совет әдәбияты, аерым алганда, драматургия үсеше мәсьәләләренә багышланган II пленумда яңа метод турында нигезле теоретик сөйләшү була Җәлил, пленум киңәшмәләрендә катнашып, шуның тәэсирендә «Совет драматургиясе яңа чорда» исемле мәкаләсен («Коммунист», 1933 ел. 16 март) яза. Бу ♦ теоретик мәкалә шактый зур проблемалар күтәрә Шулар арасында метод проблемасы иң әһәмиятлесе. Мәкаләнең бер бүлеге шушы мәсьәләгә багышлана Пленум һәм чыгыш ясаучылар (бигрәк тә А. В Луначарский) материалларына -• таянып Җәлил татар матбугатында беренче булып яңа терминга теоретик нигез сала. £ «Безнең реализмны төп стиль итеп алуыбыз очраклы хәл түгел,— дип яза шагыйрь— о Реализм чынлыкны (әйләнә тормышны) бар көенчә дөрес итеп чагылдыруны шарт _ итә. Шунлыктан әдәбият тарихында реализм һәрвакыт кайсы да булса сыйныфның алга табан үскән, прогресс чорында урын алды». Җәлил эксплуататорлар строе шартларында барлыкка килгән критик реализм- i ның чикләнгән булуы турында сөйли һәм социалистик реализм турындагы фикерен 5 дәвам итә, «Социализм реализмы стиле (биредә стиль метод мәгънәсендә Р М) П безнең әдәбиятка социализм чорының бөтен дөреслеген, бөтен катлаулылыгын ачып < күрсәтергә ярдәм итәчәк Бу стиль безгә социализм турында бөтен дөресне ярып * салырга куша Чөнки социализм — хәзер ул коры идея генә түгел, ә ул — факт Менә шул фактны бөтен дөреслеге белән майландыру — бердәнбер иҗат методы “ булачак». $ Яңа метод, үзеннән алда килгән реализмнан аермалы буларак, бүгенге көнне * һәм тарихи үткәнне социализм идеаллары яктылыгында сурәтләүне бурыч итеп куя. j Бу бурыч эчтәлек һәм идея юнәлеше белән бергә сәнгать төзелеше (структурасы) ° принципларын да билгели. Җәлил яңа методны бер генә яклы итеп карамаска өнди Тыгыз бәйләнештәге һәм форма, һәм эчтәлек, һәм идея юнәлеше ди ул. Җәлил бу мәкаләсендә татар әдәбият белемендә беренче тапкыр яңа методның л партиялелек һәм халыкчанлык принципларына нигез сала. «Чынлыкны дөрес чагыл- * дыруда ике моментны онытырга ярамый. Бер яктан, безнең әсәрләрдә партиялелек, < сыйнфый юнәлешлелек бик кискен торырга тиеш Партиясез әсәр безгә кирәкми. Менә шул партиячелек үзе чынлыкны дөрес чагылдыруны тәэмин итә. Бары партия юлына ышанмаган, партия һәм эшчеләр сыйныфы идеаллары белән нык сугарылмаган язучы гына чынлыкны бозып, буяп күрсәтәчәк Икенче яктан, безнең әсәрләр художество ягыннан югары сыйфатлы булырга тиешләр Ул коры өндәү методын корал итмәскә тиеш. Ул җанлы сурәтләр, җанлы характерлар аша чынлыкны бирергә Ярты гасыр элек Җәлил тәкъдим иткән бу фикерләр татар совет әдәбиятына нигез булып яттылар. Алар бүгенге көн тәнкыйтьчеләре өчен дә актуаль. Мәкалә үзе дә Җәлилнең әдәби тәнкыйть эшчәилегендә яңа чор башлануын күрсәтә Мәкаләдәге күл кенә карашлар «Съездның кон тәртибенә» исемле икенче бер мәкаләдә тагын да тулыландырылганнар Ул шул ук «Коммунист» газетасында, совет азучыларының I съезды ачылган көннәрдә басылып чыга. Анда социалистик реализм лозунгысына төгәл аңлатма бирелә Җәлилчэ яңа методның асылы — яңа кешене дөрес, сәнгатьчә ышандырырлык итеп сурәтләү. Шагыйрьне әдәбиятыбызда бүгенге көнгә кадәр тирән, катлаулы һәм тулы җанлы итеп сурәтләнгән яңа кеше образы юклыгы борчый. «Безнең практикада еш очрый торган хаталар, минемчә, шулардай I ыибарат без яңа кешене сурәтләндергәндә, аның чорга характерлы булган тулай типик сыйфатлары белән аерым кешенең үзенә генә хас, индивидуаль сызыкларым берләштереп бирә алмыйбыз. Күбесенчә безнең иҗади типларда соңгы ек төшеп капа» Менә шушы — әдәбиятта кеше шәхбе буларак сурәтләнергә тиеш дигән фикере белән Җәлил инде РАПП концепциясе чикләрен уза. Ул шәхеснең җәмгыять һәм ■т азучыларының I Бәтсисопх съемы Стенографик отчет 1434. 71# в вакыт белән бәйләнешен кире какмый, күңелдә озак саклана торган җанлы, тирән образлар иҗат итүне яклый. «Икенчедән,— дип дәвам итә шагыйрь,— безнең әсәрләрдәге җитәкче большевик типлар ясалма рәвештә артык серьез, гел агитацион фразалар кабатлап йөрүче, бөтен тормышы белән җәмәгать кешесе, «ашамый» да, «эчми» дә, «уйнамый» да, «көлми» дә торган, тойгысыз итеп биреләләр». Бигрәк тә ул шартларда бу мәсьәләнең шундый куелышы никадәр әһәмиятле булуы турында әйтел тору кирәк микән. Җәлил, гомуми кисәтүләр белән генә чикләнеп калмый, кимчелекләре күзгә ташланып торган аерым әсәрләрне искә алып үтә. «Ул сурәт ясалма рәвештә дөньядагы бөтен яхшы сыйфатлар, яхшы холыклар белән тутырыла, шунлыктан ул беркатлы, схематик булып чыга». Әдәби герой характеры я гел уңай, я гел тискәре генә була алмый. Бер-берсен төссезләндерә яки тулыландыра торган арадаш төсләр дә бар, аларның бердәмлеге образны баета, тормышчан итә, дип яза Җәлил. Шагыйрь «тормыш эчендә кайнарга кирәклек» турындагы фикерен дә дәвам итә. «Бу дөрес һәм иң мөһим шарт,— ди ул.— Ләкин надан көенчә күпме кайнасаң да, аны тирән төшенеп булмый. Шуның өчен укырга кирәк. Партия, хөкүмәтнең бөтен карар, чараларыннан башлап, тарих, фәлсәфә, психология һәм башкаларга хәтле белергә кирәк. Бу безнең чынлыкны һәм кешеләрне дөрес бирергә ярдәм итәр». Бу фикерләр бүген дә актуаль... 1933—1934 еллар — Җәлилнең әдәби тәнкыйть эшчәнлеге чәчәк аткан чор. Бу елларда аның иҗатында поэзия түгел, ә тәнкыйть өстенлек ала, Кайбер айларда ул унунбишәр мәкалә һәм рецензия яза — ике елда гына да әдәбият мәсьәләләренә караган барлык материалларының яртысы диярлек язылган. Моны ничек аңларга? Беренчедән, Җәлил «Коммунист» газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире буларак, хезмәте кушуы буенча да күзәтүләр, мәкаләләр, рецензияләр язарга тиеш. Икенчедән, нәкь шушы елларда Җәлил әдәби тәнкыйтьне иң алгы планга куя. Өченчедән, ВКП(б) Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать оешмаларын яңабаштан кору турында»гы карарыннан соң элеккеге күп кенә карашлар яңадан карала, тәнкыйть РАПП ялгышларын инкяр итә һәм яңа эстетик платформасын булдыра. Җәлил бу эштә һәрьяклап ярдәм итүне үзенең бурычы дип саный. Җәлилнең 1932 елдан соң язылган материаллары теоретик яктан җитди булулары, анализ тирәнлеге, эстетик критерийларының таләпчәнлеге белән аерылып торалар. Үзенең иҗат практикасында да, язучыларның әсәрләренә бәя биргәндә дә социалистик реализм методы художниктан qepec итеп, тарихи-конкрет сурәтләүне таләп итә дигән принциптан чыгып эшли. Ул социалистик реализм әдәбиятында стиль һәм жанрлар, иҗат алымнары төрлелеген яклый. Бу фикерләр, аерым алганда, «Безнең үсеш юлларыбыз» («Коммунист», 1933 ел, 6 ноябрь) «1933 ел өчен «Совет әдәбияты» журналына күзәтү, (шул ук газета, 1934 ел, 27—28 июль) исемле мәкаләләрендә тагын да баетылалар. Шагыйрь Сәхап Урайскийның шигырь һәм хикәяләр җыентыгына «Таныш елмаю» рецензиясендә һәм башкорт язучысы Һәдия Дәүләтшинаның хикәяләр җыентыгына Мәскәү дәүләт матур әдәбият нәшрияты өчен язылган эчке рецензиясендә һ. б. чыгышларында, әдәби әсәрләрне анализлаганда эчтәлек һәм форма, идея пафосы һәм әдәби осталык бердәмлегенә ирешә. Әдәби әсәрнең һәр компонентын, авторның төп фикере контекстында, хезмәт ияләрен социалистик рухта тәрбияләүне төп максат итеп карый ул. Җәлил, тәнкыйтьче буларак, татар совет әдәбиятының идея-художество дәрәҗәсен күтәрүгә күп көч куя. Биредә кызыклы эволюция күзәтергә мөмкин. Җәлил РАПП идеяләре белән мавыккан чорда күбрәк декларация, өндәмә характерындагы мәкаләләр, манифестлар язса, хәзер исә конкрет әсәрләргә бәя бирүче, теге яки бу жанрны үстерү и»бек мөһим мәсьәләләр күтәргән рецензия һәм мәкаләләр аның әдәби тәнкыйтьтә төп жанрларына әвереләләр. Җәлил барлык алдынгыны, талантны, тормышчан әсәрләрне яклау белән бергә әдәби җитешсезлекләр белән дә аяусыз көрәшә. Мәсәлән, Башкортстанның Дүртөйле районы яшь язучыларының «Агака» исемле әдәби җыентыгына, Казан татар эшче театрының Мәскәүдәге гастроль спек- такльләренө. М. Әмирнең «Безнең авыл кешесе» исемле китабына рецензияләрдә уңай яклар белән бергә әдәби ялгышларны да тирән һәм ышандырырлык итеп күрсәтә, теге яки бу талантның үсеш перспективасын билгели Җәлил язучыларны тәнкыйть буе җитмәстәй, дан казанганнар һәм гадиләр тәркеменә аерыл карамый. Авторның кем булуы аның өчен артык әһәмиятле түгел, әсәрне ул лаеклы якларыннан чыгыл бәяли. Җәлил тәнкыйтьтә принципиаль һәм таләпчән була. Ул хезмәтнең бөеклегенә һәм зур көченә ышана, хезмәт кешесенә дан җырлый. Ул бөтен әдәби хезмәтләргә дә республика һәм илебездә барган гаять зур тарихи үзгәрешләр биеклегеннән. укучы мәнфагатен алга куел карый. Аның мәкаләләрендә социалистик реализм методы турындагы карашларның да билгеле бер үсешен күзәтергә мөмкин Шагыйрь социалистик реализмны узган чор сәнгатенең иң яхшы традицияләрен үзенә туплаган, яңа әдәби система итеп кабул итә. Ул тэп игътибарны социалистик реализм сәнгатенең принципиаль яңалыгына юнәлтә. Бу яңалык чынбарлык һәм марксизм-ленинизм идеяләре белән коралланган совет язучысының дөньяга карашы белән бәйләнгән. Вакыт үтү белән, Җәлил, акрынлап, бу билгеләмәләрнең үзара нык бердәмлеген аңлый. Утызынчы еллар уртасыннан ул социалистик реализм төшенчәсендә аның яңа сыйфатларын күрү һәм аңлау белән бергә реализмның классик традицияләренең әһәмиятен тану мөһим дип саный. Ул тәнкыйтьче буларак татар халкының классик мирасына зур кызыксыну белән карый. Җәлил, РАЛП ялгышларыннан арына барган саен Г Тукай, М. Гафури, Г. Камал, Ш. Камал кебек классик язучыларның иҗатларын яңадан карау ечен актив һем ззлекле рәвештә чыгышлар ясый. Бүгенге көндә — тар белгечлек чорында. Җәлил кебек тигез дәрәҗәдә әдәбиятның төрле жанр һәм төр үзенчәлекләре турында тирән аңлап язучы һәм шулар белән бергә үк метод, тел һәм стиль проблемаларын зшләүче, тәрҗемә мәсьәләләрен күтәрүче, опера драмотургиясе теориясен дәлилләп аңлатучы, аны үстерүче эрудитлар юк диярлек. Хәер, хәзер аның кирәге дә бар микән? Ләкин әле егерменче-уты- зынчы елларда әдәбият һәм сәнгать алдында бихисап яңа проблемалар һәм хәл ителмегән мәсьәләләр туа. Аларга һәр өлкәнең үз белгечләре үсеп җиткәнче кичектергесез җавап бирү сорала. Җәлил, үзенә генә хас ашкынулы тыйгысызлыгы белән, аакыт-аакыт ялгышса да. авырлыклар каршында рухын төшермичә совет тәнкыйте һәм әдәбият белеме белән берлектә җавап эзли. таба, татар совет әдәбиятының үсеш юлларын билгели. Безгә бүген: тәнкыйтьче Җәлил шагыйрь Җәлил кебек үк татар совет әдәбияты тарихыннан аерылгысыз дип әйтергә тулы җирлек бар.