Логотип Казан Утлары
Публицистика

Кызыклы хәлләр

Үкенеч

Атаклы гармунчы Фәйзулла Туншевның өенә берничә әдип һәм татар сәнгатьчесе белән беркөнне Тукай да килә. Иптәшләре, нишләптер, бу ике мәшһүр кешене бер-берсе белән таныштырырга оныталар. Тукай дәшмичә генә ишек катында утыра-утыра да чыгып китә. Еллар узгач, инде бөек шагыйрь Тукай турында сүз иярә сүз чыккач, Туишевтан мәрхүм шагыйрьгә теге вакытта илтифатсыз калуының сәбәбен сорыйлар. Ул: — Аның Тукай икәнен кем белгән бит... Ул икәнне әйтсәләр, мин Тукай белән бергә карточкага төшеп калган булыр идем!—дип җавап бирә. — Кем белгән бит аны... Ике Туфан Хәсән Туфанның 70 еллык бәйрәме мәҗлесендә драматург Туфан Миңнуллинның олуг шагыйрь шәрәфенә әйткән шәраб алды сүзе: — Хәсән абый, мин тугач та, мең тугыз йөз утыз бишенче елны әти сезгә хөрмәт йөзеннән миңа Туфан исеме куйдырган. Сез, Туфан абый, иҗатыгыз белән дә. яшәешегез белән дә минем исемгә тап төшермәдегез! Олуг рәхмәт сезгә, олуг шагыйрь Хәсән абый Туфан! — ди драматург өлкән шагыйрьгә. — Тырыштым!—дип җавап бирә Хәсән Туфан. Кулга урын табып булмый Хәсән Туфанның 80 еллык бәйрәме дә шаулап, бик матур узды. Бәйрәм арасында бер яшь язучы Туфанга болай ди: — Хәсән абый, кәефләрегез ничек соң? Юбилейдан сез канәгатьсезме? — һәй, энем, әрләгәндә мин үземне ничек тотарга кирәклеген бе- ләм. йодрыгыңны йомарлыйсың да түзәсең. Ә менә мактаганда нишләргә кирәклеген белмим шул Мактаганда кулга урын таба алмый аптырыйм,—дип җавап кайтарган шагыйрь. 'Кызыклы хэллар»нв журналга Роберт Батулла әзерләде.