Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЯЗ КҮКТӘ КАРЛЫГАЧЛАР

Чех халкының патриот-шагыйре Ю. Фучикның шундый сүзләре бар: «Бу чордан исән котылганнардан мин бер генә нәрсә сорыйм: онытмагыз! Яхшыларны да, яманнарны да онытмагыз! Үзе ечен, сезнең ечен һәлак булганнар турында түземлек белән мәгълүмат җыегыз. Бүгенгеләр үткән кен булып калган вакыт килер, ул чакта бу бөек чор һәм тарихны тудырган исемсез геройлар турында сөйләячәкләр. Мин бөтен кешеләрнең дә анык белүен теләр идем: исемсез геройлар булмады...» Ватан сугышы геройларының якты истәлеген мәңгеләштерүгә бөтен иҗатын багышлаган Шамил Рәкыйпов — бу васыятькә тугры язучыларның берсе. Әдәбият сөючеләргә сугыш батырлыгы турындагы документаль әсәрләре белән күптәннән таныш булган бу язучының яңа китабыII басылып чыкты. Соңгы елларда язылган очерклар, документаль хикәяләр тупланган бу җыентыкта. Ул «Аяз күктә карлыгачлар» исемле очерк белән ачыла. Советлар Союзы Герое Закир Әсфәндияров, авырып китеп, больницага зләгә, һәм батырның тынгысыз уйлары аның үткән тормыш юлын айкый башлый. Аның данлы үткәне бүгенге көн белән бик тыгыз бәйләнгән. Беренчедән, уллары, оныклары үзенә лаек булып үсәләр, аның рухи варислары буларак, зшен дәвам иттерәләр. Икенчедән, авырып ятканда ул фронтташ дусты Вася Сторублев- цевның әтисе Федот Никитичның исәнлеге хакында ишетә. Ветеран, савыгу белән, Васяның каберен барып табарга, аннан соң Федот Никитичны күрергә карар итә, оныгын да үзе белән ала. Тормыш турында яңабаштан уйлана ул. Әлегә соң түгел— каберләрне табарга да, лаеклы кешеләрне искә төшерергә дә... Оныгын да бу эшке җәлеп итәргә мөмкин.... Герой үзенең иптәшләре хакында сейли. Шул вакытта аның үзенең дә иң гүзәл әхлак, характер сыйфатлары ачылып китә. Әсәрнең исеме исә, корбаннар, авырлыклар, кан, күз яшьләре аша яуланган аяз тыныч күкнең, тормышның бәясен онытмаска, бүгенге рәхәткә изрәп, кешелеккә янаган куркыныч хакында истән II Шамил Рәкыйпов. Аяз күктә карлыгачлар. Казан. 1982 чыгармаска кирәклеген тагын бер кат искәртә. «Комбат истәлеге» очеркы да ретроспектив сурәтләүгә корылган. Автор биредә комбат турында сөйләгәнче, аның хакында хикәяләчәк кеше — бакча каравылчысы Михаил Максимыч белән таныштыра. Чәчкәләр үстерүче, беренче карашка сәер генә характерлы бу картның образы аша язучы үткәннәргә күпер сала, вакыйгаларның ышандыру көчен арттыра, очеркның чынлыгын раслый. Гөлчәчәк куаклары үстерүче Максим Максимычның сәер гадәтенең дә сере очеркның үзәк герое комбат Баталовның истәлегенә тугрылыктан килә икән. Дәһшәтле 1941 елның җәендә Федор Алексеевич Баталовның ординарецы була Михаил Максимыч. Баталов сугышның 22 нче көнендә контрһөҗүм оештыру кирәклеген ышандырып инициатива күрсәтә. Аны хуплыйлар, 63 нче корпуска караган 21 нче армия һөҗүмгә күчә, Жлобин, Рогачев шәһәрләрен ала. һөҗүмдә иң алда Баталов батальоны бара. Әлбәттә, фашистларның стратегик һөҗүме туктатылмаса да, мораль җиңү зур була... Шушы кырыс комбатның землянкасында, тәрәзә төбендә — роза чәчәкләре... Образ шул деталь белән яктырып, ачылып китә. Автор Баталовның тәҗрибәле командир булуына басым ясый, аның хәрби талантын оста сурәтли. Полк командиры Федор Баталовка 1941 елның 9 августында Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ә үзе ул Ч 18 июльдә һәлак була, һәркемгә мәгълүм: сугышның беренче аенда ук герой исеменә тәкъдим ителүчеләр күп булмый. Баталов— шул беренчеләр токымыннан. Очерк бүгенге тормыш, яшьләрне дәрес тәрбияләү, кешелек бурычы, хәтер турында уйландыра, сугышның тере шаһитлары Николай Владимирович, Мария Васильевне образлары аша дәһшәтле чорның атмосферасын, кеше язмышы лабиринтларын ача. «Сагынулы очрашу» әсәрендә автор японнарга, финнарга, фашистларга каршы сугышларда унбиш тапкыр яраланып, үлгән дип исемләнгән кешене — Советлар Союзы Герое Фәррах Иамалетдиновиы ззләп табу тарихын сейли. Эзләнүләр уңышлы тәмамлана — герой үзенең югалган улы Альберт белән очраша. Бу — эзләнүченең фидакарьлегенә иң зур бәһа түгелмени! Ш Рә- кыйпов хеэметенең әхлакый изгелеген дә күрсәтүче факт бит бу! ■Мәхәббәт тарихы» очеркында автор сугышта сыналган, денья ваклыкларыннан, хәтта үлемнән дә кечлерәк булган Маруся һәм Мишаның гыйбрәтле мәхәббәт тарихын хикәяләүче сугыш герое Фәйзулла Ха- җиевич Әһлетдннов образын үзәккә куйган. Геройның сугышчан батырлыгы мәхәббәт һәм әхлак проблемаларын яктыртып җибәрә. Альбина Муратовнаның да мәхәббәте, семья тарихын сәйлеп, автор саф мәхәббәт эчен керешергә чакыра. Еш кына автор сәйләме персонаж сейломе белән кушылып китә. «Тормыш дәвам итә. Ил дә. ир дә, хатын да оттырмасын эчен, ил терәге булган гаиләдә бербереңне гомер буе газаплап яшемес эчен, безгә иртәгә тагын ниләр эшлорго соң!» (52 бит.) ■Солдат биштәре» әсәре кече сержант Садыйк Әбелханоаның уйланулары формасында язылган. «Сакланганны саклар- мын»га охшаш үз фәлсәфәсе булган бу 30 яшьлек мишәр агае Николай Нещадим. Чебоксар егете Федяның фидакарьлекләре үрнәгендә, фронт тәҗрибәсе йогынтысында үзе дә батыр сугышчы булып формалаша. Батырларның яшәү философиясен, рухи кыйблаларын аңларга аңа художник Миколадан калган Пушкин томы, шул китапка мениббән киткән каһарман Федя ярдәм итә. Гүзәллек һәм поэзия яраткан бу ике егет кирәк булганда гомерләрен дә кызганмыйлар. Автор Садыйкның кыска вакыттагы рухи үсешен ышандырырлык итеп күрсәтә алган. Китаптаг^ «Сеенчегә — алтын сәгать» очеркы LLJ Рәкыйповның иҗат лабораториясе үзенчәлеген тагын да ныграк ача кебек. Әсәр Ватан сугышы геройлары ззеннән баруның, батырларны ачыклау эшенең никадәр авыр һәм четерекле икәнен күрсәтә. Эзләнүче вәҗданының, аның әхлак позициясенең әһәмиятен күтәрә. Дәгъвә Вәлиевнең Герой исеменә лаек язмышын ачыклау бушка китми. Бу эш катлаулы язмышларны чишүде ориентирлар да бирә. Ул — дәреслек, хакыйкать! Әсәрдәге факт — халкыбыз батырлыгының сугышта массовый тосте булуы хакында да Белоруссиядәге партизан хәрәкәте материалларына нигеэлонеп язылган «Иярләнсен атлар» драматик повестәнда да автор билгесез геройларны ээлеү эшен. «Беркем де. бернәрсә дә онытылмый!» дигән лозунгның тормышка ашырылуын сурәтли. Ш. Рекыйпов әсәрен партизаннар хәрәкәте, Плещиницыны азат итү сугышлары турында мәгълүматлар эзләнүгә нигезләнеп язган. Кем белә, бәлки, повесть Иван Кә- бушкин турындагы материаллардан да тугандыр! Ничек кенә булмасын, бу драматик повесть авторның яңадан-вңа форма, сурәтләү чараларына ия була баруы хакында сейли. һәм ул киносценарийны да хәтерлеге. Плещеницы районын азат итү сугышларында безнең якка чыккан бер немец ефрейторы фидакарьлек күрсәтә «Ул машинасы естенә басыл, бүрәнкәне рупор ител, листовка укырга кереште Кызу сугыш барганда, шулай югарыга менеп кычкыру зур саксызлык иде, әлбәттә. Ләкин шул ук вакытта бу — каһарманлык та иде. Листовкада язылган хакыйкатьне үз җаныннан естен күрмесә. кабинада гына чүмәшеп утырыр иде ул. Үз эшенең хак булуын аңлау кешене куркусыз итә»,— ди Алексей Максимович (209— 210 битләр.) Отто язмышы аша Ш. Рекыйпов азатлык сугышына элеш керткән, игелек күрсәткән, гомерен кызганмаганнардан беркем до онытылырга тиеш түгеллегенә басым ясый, чонки лаеклыларны оныту, дәреслекне белмәү үзе үк буыннарга, кешелеккә каршы эшли, дошманга хезмәт ите. Мәсәлен, Конбатыш Германия армиясендә Отгоны фюрер эчен үлде дип. милли герой ясыйлар. яшь солдатларның аңын агулыйлар икән Өлкән лионереожатыйның Дрезденнан килгән хатка игътибарсыэлыгы аркасында Отто турындагы хакыйкать тулысын- ча ачыкланмый кала. Эзләнү озаккарак сузыла. ул вакыт эчендә элекке рота писаре лейтенант Зайцев вафат була. «Бөек Ватан сугышы тарихында күзне чагылдырырлык шәхесләрнең батырлыгы турында яңадан-яңа сәхифәләр табыла гына тора. Күңел күзе белән карап эзли бел дә нәтиҗә ясый бел. Чын тарих бервакытта да мәһабәт таш кыя рәвешендә тормый, ул төрле зурлыктагы кисәкчәләрдән тора. Шушы кисәкчәләр билгесезлек тузаны булып калмасын, юкка чыкмасын өчен, кеше, тирә-юньгә үтә игътибарлы булып, үз вазифасын һәрвакыт төгәл башкарырга тиеш». (217 бит.) Авторның бу ремаркасында әсәрләрнең төп пафосы чагыла. Сугыш чоры һәм документаль, һәм матур әдәбият өчен бетмәстөкәнмәс материал ул. Әлегә соң түгел — анда булган вакыйгаларны җыярга кирәк! Бигрәк тә тере шаһитлар бар чагында... Китапның ахырына урнаштырыгггь бу повесть очеркларның логик дәвамы булып кына тормый, ә Ш. Рәкыйповның бөтен иҗат кыйбласын да ачып бирә кебек. Бу фикер Александр Максимович уйларында тирән чагыла: «Үлгәннәр истәлеге тереләр өчен кирәк. Тереләрнең җаны тыныч түгел. Дөнья тыныч түгел. Үлгәннәр турында даими сөйләргә кирәк. Вакытсыз үлгәннәр турында. Ир-егетләр турында. Алар онытылмаска тиеш. Алар хакы — изге». (220 бит.) Әсәрнең исеме «Иярләнгән атлар», бердән, сугышчыга тугрылыклы булган атны («ир-егеткәй белән ат башы») гәүдәләндер, сә, икенче яклап, ул вакытның үтүен, җилүен белдерә, заманны иярләп калырга чакыра. Киләчәк өчен үткәннең сабакларын мөмкин кадәр тулырак, күбрәк алырга кирәклегенә дә ишарә ясый әсәрнең исеме. Китап — Ватан сугышының вакытлыча игътибардан читтә калган батырлыгы хакында тагын бер яңа сәхифә. Ул батырлык, изгелекләрне онытмаска, вакытында халыкка җиткерергә ашыгырга чакыра. Кулыннан килгән кешеләр моны эшләргә тиешләр. Чөнки алар киләчәк буыннар һәм заман алдында, һәлак булган полкташлары, үз вөҗданнары алдында җаваплылар. «Йөзең ак, намусың пакь булуын теләсәң — эзлән, уйлан, укучым, ихлас күңелдән эшләнгән эш бушка китми ул»,— ди кебек автор. Әйе, үткән буыннар белән рухи бердәмлектә һәм аларга лаек булып яшәргә чакыра бу китап.