Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХАЗАРУЛА

Аның белән беренче тапкыр сөйләшкәндә миңа ундүрт яшь иде. Ә ул инде илле биш-алтмыш тирәсендәге алмагач— дәүәнинең яшьтәше дисәң дә була — Хазарула дип йөртәләр үзен. Әле дә хәтеремдә, кыш җитү белән дәүәни аның җимешләрен Тбилисига төяп килә. Авыл исе сеңгән вокзалдан туп-туры минем йокы бүлмәсенә килеп керә ул, кочаклап ала һәм карап торырга әллә ни матур да булмаган салкын алмаларын суза: — Бу, улым, безнең Хазаруланыкы. Алмасхан Дафиносы маңгаедай җыерчыклы инде дә, тик син аңа игътибар итмә. Ач карынга дөньяда моннан да тәмле ризык юк. Аша, улым, аша...— ди. Аннан соң мин авылга күчеп кайттым. Хазарула белән шунда таныштым. Хазарула ишегалдының йөзем сыту, шәраб тутырылган зур кув- шй>1 — квевриларны саклау өчен җайлаштырылган бер почмагында үсеп утыра. Биек, юан кәүсәле, киң ябалдашлы алмагач иде ул. Картаймый көнендә кәүсәсе куышлана башласа да, Хазарула нык һәм матур иде әле. Ботакларына чүлмәк, шәраб соскычы, кувшиннарны кырып чистарта торган кыргычлар эленгән. Ямьяшел килеш утырса да, өч ел инде чәчәк атмый, җимеш бирми икән алмагач. Язның бер көнендә дәүәни мине бик иртә уятты. Кулында ялтыравык йөзле кайралган балта иде. — Син нәрсә? — дидем мин, курыккан кешедәй, һәм одеал астына кереп яшерендем. — Кыланып ятма, әйдә. Колагыңнан сөйрәп төшергәнче тор да эшкә тотын! — дип, дәүәни ачулана ук башлады, — Нинди эш ди ул иртә таңнан? — Шундый эш... Ир-ат кулыннан гына килә торган... Ә ул әле үчекләп яткан була! Хатын-кыз, янәсе, хисаплашып тормасаң да ярый! — дип, дәүәни йөзен җыерды. — Кем турында син? Әллә бригадир-фәлән килгән идеме? — Күп сөйләшмә, әйдә. Тор! — Торам инде, торам... Шулай да, кем турында сүз? — Хазарула турында, кем турында булсын! Ояты да, намусы да юк ул алмагачның! Шулай алдасын инде?! — Сине нәрсә, алмагач алдадымыни? — Шул үзе! — Алмагачмы?! — дидем мин, үз колакларыма ыШанасым килмичә. — Алма бирмәгәч, нинди алмагач ди ул? Алмагач түгел — утын! — һәм мин аны кисеп ташларга тиеш... Шулаймы? — Юк, башта куркыт кына. Акыл кермәсә— кисәбез дә ташлыйбыз, хаҗәте бер тиен! Ниемә кирәк ул. Дәүәни алмагачны ничек куркытырга икәнне әйтте дә, балтаны минем янда калдырып, ишеккә юнәлде. — Тыңлар дип уйлыйсыңмы? — дип көлдем мин. — Яшисе килсә — тыңлар! — Ә син кая? — Аның белән икәүдән-икәү калып сөйләшергә кирәк,— диде дәү- әни һәм чыгып китте. Мин, балтаны кулыма тотып, ишегалдына төштем, алмагач янына килдем. Хазаруланың бөреләре бүртенгән иде. Ф «Әллә чыннан да кеше телен аңлый мнкән?> — дип, унлап алдым < мин һәм елмайдым. Аннан балта сабын кысып тоттым да бар көчемә £ агачка кизәндем, әмма чапмадым, кулны ярты юлда туктатып калды- 5 рып, балта йөзе белән Хазаруланың тамырына кагылдым һәм Гамлет < монологындагы кебек уйчан тавыш белән — Кисәргәме,'кисмәскәме? Ки-сәр-гә-ме, кис мәс кә ме?! — дидем ♦ Шуннан соң беравык тын гына тыңлап тордым, җавап ишетелмәгәч, ы барсына да кул селтәп, алмагач кына түгел, шунда аунап яткан таш 2 квеври капкачы да аңларлык итеп: < — Әй, кадалып китсен сәнә, тагын бер ел көтик. Алмасы булса — й булыр, ә булмаса — үзенә үпкәләсен, кисәм дә аударам гөрселдәтеп. * Беркая да китә алмас! — дидем. ч Дәүәнинең боерыгын үтәгәч, Хазарулага тагын бер күз салдым. Аның а. исе дә китми, тау артыннан күтәрелеп килгән кояш нурларында иркә- < ләнеп утыруын белә. Бу минутта мин үземә-үзем көлке булып тоелдым һәм, балтаны ал- х магач төбендә аунап яткан бүрәнә астына яшереп, өйгә кердем • Ну ничек? диде дәүәни — И-и ничек кенә курыкты әле, калтырана ук башлады! Әнә күр! _Мин алмагачка төртеп күрсәттем, шулвакыт чыдый алмыйча көлеп җибәрдем Хазаруланың ботаклары, чыннан да, тирбәлә, яфраклары шыбырдаша иде ...Менә яз да үз көченә керә Ул, Губазоулн ярыннан чыгып, безнең ишегалдына үтте, яланаяклы, ярым шәрә кыз сыйфатында яңа шытып чыккан үлән өсләреннән атлап узды, бөтен тереклек ияләрен уятып, алгысытып җибәрде. Миндаль һәм ткемали, слива һәм груша чәчәк атты. Ә Хазаруланың Йокыдан уянырга һич исәбе юк, ни уйлый торгандыр, ходай үзе белсен. Көннәрнең берендә дәүәни мине тагын нртә таңнан уятты. Уятты да, кулы белән алмагачка күрсәтеп, әйтте: — Күз сал әле Хазарулага, улым! Алсу күлмәк кигән Хазарула, безне күргәндәй, елмаеп карый нде. — Исең-акылың китәрлек! — дидем, мин, соклануымны яшерә алмыйча. Әйе, Хазарула шау чәчәктә иде Аны умарта кортлары сырып алган! Аннан җимешләре дә күренде — нинди генә әле! Безне ул варенье, киптерелгән алма, аракы белән сыйлады — безне геноме соң' Алма ашаудан тешләре камашып беткән терлек-туар аны әйләнеп уза башлады, һәм мин нртә саен күрше Теофан Дугладзс сыерына кәрзнне белән алма кертә идем Бер көнне түземе беткән Теофан мина болай диде Карале, күрше, ташыма син безнең сыерга моннан соң алча, ату сөт урынына алма компоты эчә башладык! By ниткән эш инде, Хазарула. ә? Кая куеп бетерик инде бу тиклем алманы! дидем мин аңа көзен ботагыннан соңгы алмаларны бәреп төшергәндә. — Рас алмагач дип аталасың икән, ярамый шунсыз! — дип, карт буыннарын шыгырдатып, җавап бирде ул Бу аның соңгы талпынуы иде Ничек кенә үгетләп, үтенеп, куркытып карамадым барысы юкка. Шул җәйдән соң Хазаруланың ботакларында бер генә алма да күренмәде ...Ике елдан сон бер көнне квевридая шәраб алып ятканда дәүәни күккә карап алды да, нәрсәнедер ошатмыйча, үзалдына әйтеп куйды: — Кичкә таба кар төшәчәк... Харап булабыз утынсыз... Хазаруланы кисәргә кирәк... . • — Дәүәни, әллә тагын бер ел көтәбезме? Яз житкәч тагын сөйләшеп карармын, куркытырмын,— дидем мин. Юк, улым, хәзер инде аңа бернинди куркыту да ?}рдәм итмәс... диде ул моңсу тавыш белән. 1— Мин аны кисмәячәкмен! — дип кычкырдым мин. — Ничек инде кисмәячәксең?! Мин сиңа кем, дәүәниеңме, әллә урам хатынымы — тыңламаска? — Дәүәнием, әмма Хазаруланы мин барыбер кисә алмыйм, — дип киреләндем мин. — Ник? — Ул миңа гаҗәпләнеп карады. —- Болай! Үзең бит агач барысын да ишетә, аңлый, ди торган идең. — И-и улым, карчык кеше нәрсә әйтмәс! Агач әле бер хәл, монда кешеләр дә бер-берсеи аңламыйлар. Мин бит сиңа шаярып кына әйткән идем, ә син ышангансың! — дип, карчык мине йомшатмакчы булды. — Кисмим и вәссәлам! Ул бит безне ишетә генә түгел, күрә дә бит әле! Әнә, күрәсеңме, безгә аркасы белән борылган! — дип, мин агачка күрсәттем. . — Я хода, ниләр ишетәм мин! —дип, дәүәни кулларын күтәрде,— Синең нәрсә, акылыңа зыян килмәгәндер бит? Үзем, үзем гаепле! Шул кирәк миңа, акылсыз карчыкка! Күршеләр, авылдашлар, ничек тыңлатыйм мин бу малайны. Зинһар, ярдәм итегез! О-о-о! - Ни булды, Дарежан, нәрсә кычкырынасың? Алай кычкырынырлык нәрсә эшләде бу малай? — дип сорады шунда үтеп баручы Анания Селуквадзе һәм безнең ишегалдына борылды. — И-и хөрмәтле Анания, сорама да инде!.. Сорама да!.. Узган ел мин аңа Хазаруланы куркытырга кушкан идем... Хәзер менә кисеп аудар дим, ә ул тыңламый! Агач та кешене аңлый, ди, кисмәскә итә! — дип, зарлана-зарлана дәүәни күршегә кызгылт шәраб салынган стакан сузды. , — Үзеңә дә, нигезеңә дә ходай иминлек бирсен, хөрмәтле Дарежан! — Анания стаканны шундый ләззәт һәм аппетит белән бушатты, минем авыздан сулар килде. - Кешене аңлый, ди инде алайса!—дип кабатлап сорады ул. * — И-и аның сүзенә карасаң, агач безне аңлый гына түгел, ишетә дә икән әле! Монда малайның гаебе юк, күп сөйләнеп үзем боздым малайны, үзем гаепле! . — Шәраб эчмәгәндер бит! — Эчте... — Алайса, сал әле тагын берне, хөрмәтле Дареҗан, малайны нәрсә бозганны шуннан соң әйтермен — синме, әллә шәраблы,— дип елмайды Анания. Дәүәни стаканны тутырды. Анания сүзсез генә анысын да бушатты, беравык тын торгач, әйтте: Минемчә, монда гаеп икегездә дә бар: синдә дә, шәрабта да... Мәсьәләне ачыклау өчен сал инде тагын берне! Дәүәни бу юлы да стаканны тутырды, әмма күршегә шундый итеп карап алды, Анания урынында булсам, шәраб тамагымнан һич үтмәс иде. Ә Анания исе дә китмичә эчед куйды, аннан нәтижә ясады — Менә нәрсә, хөрмәтле Дарежан, гаеп, әлбәттә, тулысы белән шәрабка төшә. Ләкин бу әле куркыныч түгел. Хәзер мин ул малайның арт сабагын укытачакмын... Агач кешене ишетә дисең инде алайса? • диде ул. минем күзләремә карап. — Ишет У — дидем мин — Ә таш? — Таш та ишетә. — Елга ла ишетәме? Ул да! Ходай сәламәтлек бирсен сина, улым Ә беләсенме. хөрмәтле Да- ф режаи. кызык бит әле бу. Әйтик, менә сез... Үзегезне, мәсәлән, менә шул Хазарула урынына куеп карагыз... һәм сез, кире беткән шушы малай * әйткәнчә, барысын ла ишетеп һәм анлап торасыз һәм сезнең янга ми- S нем кебек бер ир килә, ди... Кулында балта... һәм сезне кисеп аудар- « макчы Сез моны күреп, анлап торасыз, ә менә качып кигә алмыйсыз, х Ә? Ничек? Монда, дөресен әйтергә кирәк, акылына зыян килүе дә ф бар — Анания дәүәнигә тагын стаканын сузды, тегесе исә күрмәмешкә м салынды.— Сал тагын берне, мин бит әле сиңа иң мөһимен әйтмәдем! « Дәүәнигә бу юлы да стаканга шәраб коярга туры килде Анания эчеп куйды да мина карады: «а — Син шәһәр егете инде, әлбәттә... Әмма снна да мужик күңелен 1 аңларга вакыттыр Крестиян нәрсәне өендә тотмас? Кысыр сыерны. ч җимеш бирмәгән агачны һәм бала тапмаган хаты...— Анания шунда лып тукталып калды, сиздерми генә дәүәнигә карап аллы. — Син нәрсә, Анания?- тип көлемсерәде дәүәни —Балаларым бул- маса, бу кире беткән кайдан килер иде? Ис һәм дә бала тапмаган хатынны Ә синең дәүәннен үз гомерендә жиде бала тапты. Аңладыңмы инде? — Ә миннән ни кирәк сина, Анания абый? — дидем мин Нигә алматачны кисмисең’ - дип сорады ул - Жәллим Нәрсәне жәллисен? Алмагачнымы? — Мондый җебегәннәр кулына калсак, хәлләр мөшкел! дип куй ды дәүәни, авыр сулап Алай димә, хөрмәтле Дарежан! — Ананняның йөзе кырысланып китте Әйтмәс жиреннән әйтерсең! Тавык суярга курка жәл! Кәжә бәтиенә дә тими жәл' Былтыр әнә яка ел алдыннан лунгыз суярга кушкан илем, дуңгызын Интабуети 1 яныннан тотып апкайгтылар Шул буламы эш?! — Дөресме шул? диде Анания Дөрес. Анания абый, һәм ташла син ул нотык укуларыңны. Ха- заруланы барыбер кисмәячәкмен! Димәк, жәллисең’ - Әллә жәл түгелме’ Алайса, кирәгең юк! Тагын берне сал да, хөрмәтле Дарежан. нр ләтә иртән Хазарула бусага төбенә ятар Бүген миннән эш чыкмас Дәүәнн тагын саллы Анании монысын да каплады, сүз уңаеннан гына әйткәндәй, сорап куйды Ә капкалап алырга берәр нәрсәң табылмасмы, кадерле Дарежан’ Әнә, озын казык бар{ хөрмәтле Анания, сыртыңа кирәкмиме? Анания бер сүз дә дәшмәде, торды да. ишегалдыннан чыгып, югары ■ очка менеп китте. Кая киту си. хөрмәтле Анания, син бит бая аскы якка тршеп бара идең? — Эш белән чыккан идем дә, кадерле Дарежан. кайтыйм инде, мин нан хәзер файда юк. председательнең йөзем бакчасы кебек мин хәзер’ — Алайса син ШакроА читәне буйлап барырга тырыш Минеке бит болай да анарга тори' дин үтенде дәүәни Ию. Анания юлны аркылы чыкты да Шакрой читәненә килеп сөялде. Минут чамасы шулай торгач, безгә борылды: I — Хазарула күрә дисең инде, ә? Хе-хе-хе!.. Минем, агайне, үз күземә дә берни күренми, Хазаруланыкын әйткән дә юк инде! Хе-хе-хе...— Аннан ул, алпантилпән атлап, китеп барды. Егет хаклы иде. Корый барган шәрә агач барысын да күреп, ишетеп торды. Хазарула авыр уйларга бирелде. Төн уртасы җиткәндә йөрәк тибеше ешайды һәм ул җиргә күмелгән кувшинны урап алган тамырларын хәрәкәткә китерде, чытырдатып квеврины кысты. Менә квеври сискәнеп китте. Хазарула аны ныграк кысты, квеври чатнап китте, аңарда беренче эзләр хасил булды. Ярыктан саркып чыккан кызгылт сыекча алмагачның тамырларын чылатты. Хазарула сәер сыекчаның беренче тамчыларын акрын гына, сакланып кына эчте, һәм шулвакыт тәне буйлап таныш булмаган калтырану узды. Тора-бара бу калтырану рәхәт талгынлыкка, изрәүгә әверелде. Хазарула кувшинны тагын да кысарак төште һәм квеври берничә җирдән ярылып китте. Бәреп чыккан сыекча коры җәйне яуган яңгыр кебек иде. Яшьрәк чакта ул тамырлары җиргә китмәгән адәм затының аягүрә басып торуына, хәрәкәтләнүенә, хәтта йөгерә дә алуына гаҗәпләнә иде. Соңрак бу хакта уйланмый башлады, чөнки мондый катлаулы сорауга берәүнең дә җавап бирә алмаячагын аңлады. Менә бүген дә бер могҗиза булды: квеври бушап калды, Хазарула кувшин эчендәге сыекчаны соңгы тамчысына кадәр чөмереп бетерде һәм, шулай итеп, кешенең дә, сәер сыекчаның да серен ачты.. Хәзер ул кешеләрнең ни өчен кочаклашуларын да, кулларына касә тотып, елашуларын, җырлап-биеп алмагач тирәли йөрүләрен, уен-көлке арасында көтмәгәндә сугыша башлауларын — барысын, барысын да аңлады кебек. һәм аларның шундый да ихтирам һәм хөрмәт белән көзләрен кве- врига кызгылт сыекча тутыруы бер дә гаҗәп түгел иде... Шушыны белгәч, Хазаруланың да иркенәеп җырлап җибәрәсе, йөгереп китәсе, биисе килеп китте, ләкин ул боларның берсен дә башкара алмады — чөнки адәм заты түгел, ә гади бер агач кына иде. Шуңа күрә Хазарула кулыннан килгән белән чикләнергә булды — таңга хәтле кәүсәсен шыгырдатты, дулый-дулый ботакларын сызгыртты. Ә иртәгесен... Иртәгесен кемдер Хазаруланың янтыгын’а китереп сукты. Сукты дип, Хазарула әллә ни авырту сизмәде, шуңа күрә игътибар да итмәде. Аннан тагын суктылар, тагын, тагын, тагын Бу хәл бер сәгать чамасы дәвам итте. Берзаман Хазарула үзенең бер якка янтая башлавын сизде Ниндидер көч аны бер якка тарта һәм ул бу көчкә торган саен ныграк бирелә иде. Шулвакыт ниндидер шытырдау ишетелде, Хазарула чайкалып китте, ава ук башлады - башта акрын гына, аннары тизрәк-тизрәк. Гөрселдәү тавышын, кул, кабырга, кулбашлар сынуын, буыннарның шартлап өзелүен Хазарула берүк вакытта ишетте, әмма нилектәндер авырту сизмәде. Аннан күзләрен йомды һәм йокыга талды... — Улым, тор, Анания алмагачны кисте! — дигән тавыш мине йокыдан уятты.— Әнә, балта ал да ботакларын туна Дәүәнинең сиземләве дөрескә чыкты. Төнлә кар төште. Чиста итеп бизәнгән авыл туй күлмәге кигән кәләшкә охшап калды Безнең ишегалдының гына яме юк — анда, мәет кебек, киселгән карт алмагач ята. Егып салынган агач янына килеп баскач, мин шаклар каттым алмагач кәүсәсеннән кызгылт сыекча саркый иде! Дәүәни! дип кычкырдым мин. Ни бар тагын? Кил әле монда! ‘ Тагын ни булды? — Кил әле, кил, күрерсең! Дәүәни минем янга килде Бу ни тагын? диде ул гаҗәпләнеп Белмим шул. Кан, ахры . — Мөмкин түгел! Январьда агачлар әле йоклый. Сутлары февраль аенда гына уяна. Дәүәни.сакланып кына сәер сыекчага бармагын тидерде, аннан йөзенә якынрак китереп, иснәп карады һәм куркынып миңа карап алды — Әйдәле, ач әле квеврины! Мин тиз генә кувшин капкачын ачтым. Квеври буш иде. — Я хода, изге Мария, ярлыкагыз без бәндәләрне' - дип, дәүәни кулларын күккә күтәрде дә җиргә тезләнде. Шулвакыт Хазарула туңудан уянып китте Гайре гадәти хәлдә ятканга дөнья аңа сәер булып күренде Башта күзләренең әлҗе-мөлҗе килүен ул утлы сыекча эчү галәмәтедер, дип уйлады Аннан, янында озын саплы балтага таянган егетне һәм тезләнгән килеш күккә караган кара киемле карчыкны абайлап алып, үзенең соңгы минуты килгәнлеген аңлады һәм күзләрен йомды. Инде мәңгегә. Солтан ШӘМСИ тиржсмәсе