Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮГАРЫ ИДЕЯНЕ—ЗУР ОСТАЛЫК БЕЛӘН

Ике съезд арасында әдәбиятыбызның иң нык макталган жанры драматургия булды, дисәм, ялгышмамдыр дип уйлыйм. Үзебезнең республика матбугаты да. үзәк матбугат та драматургиябезнең алга китуе турында кабат-кабат язып тордылар. Драма әсәрләрен һәм аларның авторларын аерым-аерым да, бергә җыеп та мактадылар. РСФСР Язучылар союзында уздырылган драматургия һәм тәнкыйть советларының берләштерелгән утырышында, мәсәлән, сәнгать фәннәре докторы, күренекле белгеч В В. Фролов доклад ясал, безнең драматургияне жанрларга бүлеп тикшерде. Трагедия жанрында да, драма, комедия жанрларында да уңышларыбызны югары бәяләде. Ә совет утырышын ачкан Сергей Владимирович Михалков «Татар драматургиясе соңгы ун ел эчендә аеруча зур үсешкә иреште. Бу безне бик шатландыра. Әлеге алга омтылышны чагыштырмача яшь драматурглар әйдәп бару безне куандыра. Алар елкен буын тәҗрибәсен оста файдаланып, татар драматургиясендә бер адым алга киттеләр».— диде. «Литературная газета» битләрендә барган дискуссиядә шулай ук дәрәҗәле белгеч, сәнгать фәннәре докторы Вишневская бүгенге драматургиябезне бик күпләргә үрнәк итеп куйды, һәм чыннан да безнең әсәрләр белән илебездәге театрлар елдам-ел күбрәк кызыксыналар. РСФСР, СССР Культура министрлыклары оештырган мәртәбәле семинарларга безнең драматургларны зур ышаныч белен яратып чакыралар һәм әлеге семинарлардан безнекеләр чакыручыларның әметлерен аклап, кәпәчне кыңгыр салып кайталар. Озак та үтми Ризван Хәмид һәм Әхәт Гаффар кебек егетлеребезнәң пьесалары, ил күләмендә дан алган драматургларның тәрҗемәсендә. «Советская драматургия» альманахында басылып та чыга Хәбәрдар булмаган иптәшләргә белешмә биреп китик: әлеге альманахта басылыр эчен «тамак тәбе белен сейләшеп. бармак очлары белән генә күрешүче» агайлар да еллар буе чират тора. Янә тагын шуны эстәү дә урынлы булыр; Татар дәүләт академия театрының 1983 ел җәендә Мәскәүдә, МХАТ бинасында үткәрелгән иҗат отчетына багышланган мәке- лелерге «Правда», «Известия», «Советская Россия». «Советская культура» һәм башка вакытлы матбугат органнарында зур урын бирелде Отчет тәмамлангач та «Огонек». •Театр». «Театральная жизнь» журналлары театрның эшен олылаган зур күләмле мәкаләләр бастырдылар. Театрны бу очракта искә алуым шуның эчен: үз драматургиясе булмаган яки йомшак булган театр беркайчан да макталмый. Эшебезне югары бәяләгәнгә без. драматурглар, әлбәттә, куанабыз, мактаучыларга рәхмәтләр укыйбыз. Кайвакыт кирәгеннән артьж очынып китеп, хаклы әйтелгән тәнкыйть сүзләрен дә кабул итмибез, аларны чырайны сытып тыңлыкбыэ Хәер, ул турыда соңрак әйтелер, хәзергә уңышларыбыз хакында сейлеуне дәвам итик. Бу хакта сүзне терле мактауларны кырыйгарвк куеп торып, сабыр гына алып бәрсәк дарвсрек булыр. Мәсәлен, без үзебез, драматурглар, бнш еллык эшебезгә ничегрәк карыйбыз? Чыгарган продукциябез сыйфат билгесенә җавап биреме? Әллә бәзне мактаучылар ез -мәз генә арттырып җибәрелерме? кыйблабызны шул компаска карап билгеләргә тиешбез! Иҗатыбызның иҗтимагый һәм эстетик кыйммәтен билгели торган икенче бер таләп — ул едәби осталык. Баз — сәв- нәдон — биек урыннан торып залга сейлеүчоләр; сүзебездән зур мәгънә эзләп, безне берьюлы әлле ничә мең кеше тыңлый. Шуңа күрә, безнең һәр сүзебез терле »«"ап уйланган булырга тиеш. Кайчак әйтә белмичә әйтелгән матур сүз дә кеше күңелеме И Әзербәйҗан кунагы шагыйрь Г Имамвердиев, татар әдипләре А Гыйләҗев һәм Т Миңнуллин (сулдан уңга) әңгәмә вакытында. барып җитмиме адашып кала, я дуслар күңеленә ярамый, я булмаса, дошманның теленә барыл куныл, изге ниятләребездән көлү объектына әйләнә. Инде хәзер ике съезд арасында дөнья күргән кырыкка якын драма әсәренең һәрберсенә тукталып тормыйча, югарыда әйтелгән таләпләр югарылыгыннан торып, кайбер конкрет күзәтүләргә күмик. Әдәбиятның асылын, чын йөзен, өлгергәнлеген заманның актуаль, мөһим мәсьәләләрен күтәргән әсәрләр билгели. Безнең драматургиядә дә төп урын бүгенге көн проблемаларына бирелгән. Әйтик, өлкән драматург Аяз Гыйләҗев биш елда иҗат иткән җиде әсәренең алтысы бүгенге кешеләрнең язмышына багышланган. Язмышлар төрле «Әткәй җырлый да. елый да», «Ефәк баулы былбыл кош» драмаларында уйландыра торган язмышлар, «Биш бармакта биш балдакпта шомландыра торган язмышлар. Драматургның геройлары төрле төбәктә яши. төрле профессия кешеләре. Әмма алар автор фантазиясендә бер фикерне әйтү өчен туганнар: әйбәт булыйк, кешеләр, шушы катлаулы дөньяда Кеше диген бөек исемебезгә күләгә төшермик! Әйе, бүген кайсы гына темага язсак та, безнең төп проблема әхлак проблемасы булып кала бирә. Безгә югары әхлаклы кешеләр көннән-көн күбрәк кирәк. Бүгенге заманның герое — югары әхлаклы кеше. Эштә дә, кирәк икән, көрәштә дә без шундый геройга гына таяна алабыз. Заманның бу темасын Илдар Юзеев үзенчә, күңелендә гүзәллек йөрткән образлар аша яктырта. Илдар — шигырь, поэмаларындагы шикелле үк, драматургиядә дә. матурлык, сафлык җырчысы. «Хәтерлим мин гүзәл мизгелне», «Онытылган бәет» драмалары чәчмә формада язылсалар да, алар асылда шигъри әсәрләр. Ләкин Илдар Юзеев матурлыкка тышкы соклану белән генә мавыкмый, матурлыкка ул философик категория буларак карый, безнең кешеләребездә шундый гүзәллек тәрбияләргә омтыла. Ә дөнья саф күңелле, матур кешеләргә көннән-көн күбрәк мохтаҗ. Драматурглар Ризван Хәмид һәм Рестәм Мингалимнең каләмнәре кырысрак. Алар- ның геройлары да, юктан гына очынып китеп, теләсә кемне кысып кочакларга яки кочагына ташланырга әзер тормыйлар. Әсәрләрендәге персонажлар еш кына бер- берсенә сырт куеп сөйләшәләр. Мылтыксыз-фәләнсез бүре тоту да, үзе ашатып үстергән этне, кешеләргә әрмәген эчен, атып үтерү дә, хатын-кыз була торып, ир-ат хулиганнарны тотып тукмау да аларга чүп тә түгел. Ризван белән Рөстәм пьесаларының исемнәре дә күп очракта коры, «ачуланып» әйтелгәннәр төсле: «Кайтыр идем», «Китәм инде...», «Иске йорт кешеләре», «Кайда сез, ирләр». «Өченче бүлмәдә эт яши»... Ләкин нишләтәсең, андый кешеләр дә безнең арада яши, алар да безнең җәмгыятьнең членнары. Кырыс икән, алар бит шулай булып тумаган, тормыш аларны шулай итеп калыплаган. Драматурглар өнә шул имгәнгән язмышлы кешеләрнең күңеленнән, җаныннан яхшылык очкыны, кешелеклелек эзлиләр. Кешеләр берсен-берсе аңларга тиешләр, ди алар. Бүгенге заманда без берберебезне аңлауга бик тә, бик тә мохтаҗ. Р Батулланың «Каерылмасын канатың» исемле пьесасын Минэәлә театрында ареэч, «Ну, Батулла, хәтта мимдәй каты күңелле кешене дә елаттың», дмл шаярткан «дак Чыннан да спектакльдә шактый тамашачылар елыйлар, Робертның «Кичер мине, 1 диой* пьесасында да кулъяулык тартып чыгарырга мәҗбүр итәрлек урыннар бар. Драматург күңел кылларын тибрәтеп, тамаша залын елатырлык әйберләр язган икән, аны «упларга кирәктер. Сәхнәдәге кешеләр кайгысын күреп, шул кайгыны уртаклашып, «уз ше чыгара икән, кемдер, аның күңеле нечкә дигән сүз. Нечкә күңелле кешеләр ♦ ■ирек безгә, битарафлардан дөнья үзе сакласын. Битарафлык чире — һәр заманның X да иң куркыныч чире. Биш елда иҗат ителгән драматургия үрнәкләренә тулаем бер караш салып уйлан- *а мидә, бетен драма әсәрләребезгә хас уртаклыкка юлыктым. Бар җыелышта проза жанры турында сөйләгәндә Фәрваз Миңнуллин яшь про- Ч ижларның әсәрләрендәге геройларның гел картлар булуын искәрткән иде. Ул хак- н- ni. Бу хәл прозада гына түгел, драматургиядә дә шулай икән һәм яшьләр генә тү- ° •вл.епкән драматурглар да күп кенә пьесаларында аталар һәм балалар, дөресрәге. J бабхйлвр һәм оныклар проблемасына мөрәҗәгать итәләр икән. Мин үзем монда әллә ” хи хилафлык күрмим. Бу — мәңгелек проблема. Безнең илдә әлеге проблема, антого- ш «истин булмаса да. җитди. Бөек Октябрь революциясен ясаган, героин бишьеллыклар к «ша узган. Бөек Ватан сугышы сынауларын үткән ветераннарның бүгенге яшьләргә. «Безнең рух яшиме сездә?» дил сорарга тулы хокуклары бар. Яшьләр дә үз алларына “ •Сезнең рухны югалтмадыкмы?» дигән сорау куялар икән, бу бик табигый һәм акту- ? аль сорау. * Бүгенге кон темасына язу, тыштан «араганда, бик җиңел кебек: барысы да күз ал- ® дында. геройлар үз арабызда йөри, вакыйгаларның күбесендә үзебез дә катнашабыз ф Ленин менә шушы «артык танышлык» күп очракта безгә комачаулый да. Иң меһмм - проблеманы сайлап алып, иң герой геройны үз араңнан табу ифрат читен икән леба- х са. Үткәнгә без хәзерге тәҗрибә аша карап бәя бирәбез, әзер бәяләрдән до файда- ланабыэ. Бүгенге көн темасына язганда кайбер җитешсеэлекләр килеп чыг« икән, х димек, шушы читенлек белән акланып та буладыр Янәсе, чын күңелдән эзләп тә таба г алмаска мөмкин. Ишетүемчә, фән даирәсендә уңай нәтиҗә бирмәгән тнкшәрү. эзле- х нуләр дә гыйльми эш булып санала икән. з? Шулай да бүгенге көн темасын үзләштерү өлкәсендә үзебездән торган кимчелек- s лер дә бик күп. Әсәрләребезгә тирәнлек җитми. Сай сөрәбез, чи калдырып серебез. < Кайвакытларда унбишәр потлы йөк күтәреп атларлык кечебез булган килеш, ике ® кадаклы төенчек тотып йөгерәбез. Җитмәсә, әле шуны бик авыр итеп күрсетәргө ты- н рышабыз Сәбәп нәрсәдә? Билне имгәтүдән куркабызмы, әллә инде унбиш пот күтәргән эчен дә, ике кадакны чөйгән өчен до бертигез бәялиләр ич. дип акланабызмы? Чанки тәнкыйть еш кына авыр күтәрергә тырышучыдан җитешсезлек эзләп, шомар тыл йөрүчеләрне күрмәмешкә салыша, шикелле. Заман темасына кагылышлы җитешмәгән якларыбызның тагын бәрсә — әсәр парәбездәге геройның яшәгән урыны һаман да авылда булды. Болай дип әйтеп, мин авымны онытырга чакырмыйм. Болай да күпмедер оныттык инде без аны Лекин бит кешеләр авылда гына яшәми. Дерес, без интеллигенция вәкилләрен сәхнәдә шактый күрәбез. Ә менә эшче сыйныфы тамашачы ролендә генә утыра бирә Бүгенгә яшьләр кереп уйланырлык, бәхәсләшерлек әсәрләребез дә юк дәрәҗәсендә Яшьләребез. ТМТрга хормет йөзеннән, тамаша залларын тутырып утыралар, тик күп очракта җаннарына азык таба алмыйча нәүмизләнен яки ачуланып кайтып китәләр. Бу ~- безнең ’•п бәлабез Бәлки гаебебездәдер Ул хакта һәрвакыт сөйләшеп торәбыэ. әмма эш сөйләшүдән узмый Бүгенге заманның чын эшчесен, аның шатлык-кәйгыларын, яшьләребезнең уй-борчылуларын сехнәден күрергә тамашачы гына түгел, без. драматурглар, үзебез дә зарыктык Әйдәгез, нык кына итеп бәр селкенеп алабызмы әллә. иптәшләр Бер чирканчык алсак, бәлки елганың уртасынарак кереп чумарбыз Җитди кимчелекләрне бетерү юлларын эзлегендә Культура министрлыгыбыз, театрлар һем җитәкче органнар әктиерек булсыннар иде Соцэмаэ диген нәрсәне онытып җибәрмәскә иде Әйтик, нигә менә Ризван Хөмидне. Әхәт Гәффарны хәтта Аяз Гыйләҗеяның үзән чакырып алып. «Яла. агай-эне. бүген шундый-шундый әсәр кирәк Фантаэмяңне эшләт, осталыгыңны җии». димәсме. Тааиу ноктасы итеп берәр конкрет тема да бирергә була. Мәсәлен. Юрнн Гагаринның үзен очарга ейреткен очучы Ядкарь агай Акбулатов исән-сау. Остазлыкның нәрсә икәнен тирәннән аңЛ< Ы тырлык нинди бай материал! Драматурглар аңламыйлар икән, уларга бу материала кадерен аңлатырга кирәк. Ничек итепме? .i «Наука и жизнь» журналында шундый информация чыккан иде. 1853 елда Көны . Америкадагы Коста-Рика дәүләтенә Англия һәм АКШ илчеләре килергә тиеш бул Ләкин аларны тантаналы итеп каршы алу өчен дәүләтнең гимны булмый. Илнең прези денты Гутьеррес исемле музыкантны чакыртып ала һәм аңа гимн язарга куша. Музь кант андый җитди эшнең болай тиз эшләнмәгәнен аңлатып, гимн язудан баш тар« Ләкин президент мәсьәләне үзенчә хәл итә: Гутьерресны төрбәгә ябарга боера һәм' гимн язылмыйча торып, шуннан чыгармаска куша. Музыкант дүрт көн эчендә гимнн* ’ яза һәм ул гимн бүгенге көндә дә уйнала. Билгеле, безне яздыру өчен мондый ук алым кирәкмәстер. Драматургтан нәк» менә бүген кирәкле әсәр яздыртырга теләүче иптәшләр кешелекле алымнар белән де эш итә алалар. «Үткәнен онытканның киләчәге булмый», дигән бер акыл иясе. Шуңа күрә дә та-' рихчылар ерак һәм якын тарихны туктаусыз тикшереп торалар. Иҗат әһелләре дә еш" кына бүгенгене аңлар өчен үткән турында уйланып әсәрләр иҗат итәләр. Без. драматурглар да. әлбәттә, бу өлкәне онытып бетермибез. Ветераныбыз Риза ага Ишморат бөек Тукаебыз турында «И мөкатдәс моңлы сазым» исемле әсәр языл, «Казан утлары» аша укучыларга бүләк итте. Илдар Юзеев Тукай яшәгән чорның философиясен үзенә хас стильдә — поэтик-драматик формада ачуга иреште. Тукайның «Очты дөнья читлегеннән», дип әрнеп әйткән сүзләре бүген дә күңелләрне сискәндереп куя, һәм автор аны тирән фикерле әсәренә исем итеп алган. Хәтта тарихтан да алгарак китеп, борынгы кешеләр чын итеп сөйләгән мифлар нигезендә «Мәңгелек белән очрашу» исемле тагын бер фәлсәфи трагедиясен язып, Илдар Юзеев безне тагын бер тапкыр сөендерде. Татар халкының тарихында халык өчен зур фаҗигагә әйләнү мөмкинчелеге булган мөһаҗирлек дигән куркыныч бер күренеш булган. Реакцион дин әһелләре, һәртөрле шарлатаннар, алдап, куркытып, мөселман динендәге татарларны Төркиягә күченергә өндәгәннәр. Ышанып күченүчеләр дә булган, әлбәттә. Аларның фаҗигасен зур талантлы язучыбыз Мәхмүт Галәү «Мөһаҗирләр» исемле романында гаҗәеп осталык белән сурәтләде. Белгәнебезчә, «мөһаҗирлек теориясепн татар халкы кабул итмәде. Халыкның бу мәсьәләдәге фикерен «Рус белән тормыш кичердек сайрашып», дип, Тукай әйтеп бирде Кешеләрнең туган җиренә тугрылыгын мактаган әсәрләр бүген бик кирәк. Аяз Гыйләҗевны, шушы мөһим мәсьәләне яктыртып, «Син минеке, мин синеке» исемле драма язганы өчен хупларга кирәк. Әмма шунысын да әйтик: әсәрне масштаблырак, катлаулырак, тирәнрәк фәлсәфирәк итәргә мөмкин һәм зарури иде. Бу очракта ашыгыбрак китте шикелле Аяз әкәбез. Тарихи-революцион теманың мөһим икәнен бик яхшы беләбез, әмма аңа сирәк мөрәҗәгать итәбез. Ярый әле Әхәт Гаффар ялкынлы революционер Мулланур Вахитов турында драма язды, һәм ул, русчага тәрҗемә ителеп, тиз көннәрдә «Советская драматургия» альманахында чыгачак. Мин бу драманы укыдым. Әмма басылып чыкмаган яки театрда куелмаган әйбер турында фикер әйтергә ярамыйдыр. Шулай да ул әсәр бик шәп булса да, бер генә пьеса азрак безнең өчен. Казаныбыз — революцион шәһәр, күпме революционерларыбыз бар. Ә әсәрләр кайда? Югыйсә бөек Ленин биографиясенең Татарстан белән бәйле вакыйгалары да әллә ничә пьесага нигез була алырлык. - Беренче бишьеллыклар — безнең бик якын тарихыбыз. Әмма бу чор каһарманнары инде дөньядан китә торалар. Кызганычка каршы, кайбер батырларның исемнәре дә онытыла бара. Мин, мәсәлән, Магнитогорск шәһәрендә Магнитканы төзүчеләр турында бер спектакль карадым. Анда бетон изү буенча дөнья рекорды куеп, бөтен илне шаулаткан Хәбибулла Галиуллинны хәтерләткән образ юк иде. Анда Шәйхетдиновка охшаш фамилия дә юк. Ә бит Шәйхетдинов — Магнитогорскида Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән беренче кеше. Гариф абый Ахунов «Ардуан батыр» исемле повесть иҗат итеп, бер егетлек эшләгән булса, шуның нигезендә драма әсәре тудырып, икенче егетлек эшләде. Бик кирәк иде. Онытмыйк батырларыбызны. Бөек Ватан сугышы батырлары бүгенге совет әдәбиятында хаклы рәвештә түр jptmHM алып торалар Без дә ул темага әледән-өле зур хөрмәт белән мөрәҗәгать итә тарабыз. Мәсәлән, Илдар Юзеевның «Соңгы төн» трагедиясе, Әхәт Гаффарның «Хвяем» драмасы шундый пьесалар рәтенә керә. Әгәр дә совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңеп чыгуына 40 ел тулуга багышлап бер-ике генә булса да яхшы әсәр бирсах, бәхетебез өчен корбан булганнар каршында йөзебез ак булыр иде Безнең халыкара темага багышланган әсәребез юк иде. Сәхнәгә зур тырышлык * һен үҗәтлек белән сукмак яручы Кашшаф абый Әмиров «Зөлфия» дигән драма азып, бу темага беренче өлешне кертте. Мактауга лаек эш эшләде һәм аның әсәре, русчага тәрҗемә ителеп, куп театрларда куелды да. Вакыйга Җир шарының гаҗәеп «керенка нокталарыннан берсендә — Әфганстанда бара. Тормышчан була алырлык җыйганы тапкан автор. Көченнән килгәнчә, аны сөйләп тә биргән. Әмма осталык, твҗрибә җитенкерәмәү аркасында, шактый «шөрепләре» борылмыйча калган сыман. Беренче белен төерлерәк була, дигәндәй, тора-бара яхшы-яхшы әсәрләр дә туар. Аның ечен безнең егетләргә дә чит илләрне курсәткәләп кайтарганда зыян булмас иде. Моның өчен драматургларыбызның политик хәзерлекләре җитәрлек. Барган Мирләреннән ил йөзенә кызыллык китермичә кайта беләләр безнең егетләр Шушы кыскача кузәтудән ук күренеп торганча, иҗат эшебездә хәл ителәсе мәсьәләләр шактый. Проблемалар төялгән драматургия арбасын тырышып-тырмашып сөйрәгәнебезне күреп, ярдәмгә берничә прозаик та килде. Әмма, кызганычка каршы. Марсель Галиевтән башкалары, тартышасы урынга, мыек астыннан елмаеп кына бераз ияреп бардылар да прозада янып-пешеп, иынлап уйлап эшләргә утырдылар Уңышлар телибез аларга. «Исемсез утрауда» пьесасын язган Марсель драматургиядә уз исемен алыр дип өметләнәбез. Төкле аягы белән килсен. Ике съезд арасында Язучылар союзына член итеп өч яшь драматург алынды, х Ризван Хәмид, Юныс Сафиуллин һәм Фоат Садриев. Шулерның берсе, элегрәк ейткә- * иемчә, биш-алты ел эчендә танылган драматург булып җитеште Фоат әле һаман көт- ч терә. «Кондырлы кодачаосы яшь драматург өчен начар әсәр түгел, ләкин Фоатны ии- >» де олы ител күрәсе килә. Юнысыбыз да өч пьеса языл куйдырганнан соң запасы “ саекты шикелле. Үзегез дә сизәсездер, болай гына булмый бит. егетләр. Малай бу- s лып күпме йөрергә була? Драматургиябезнең киләчәге өчен җаваплылыкны уз җил- X когезго алырга вакыт. X Әдәби осталык турында тезис формасында әйтеп киткән идем инде Инде киңрәк < тукталырга кирәктер, чөнки ул, минемчә, безнең шактый ук йомшак ягыбыз Без х нәрсә әйтергә кирәклеген беләбез, әмма ничек итеп әйтергә икәнен белеп бетерми- ►- без Иң беренче—әсәрләребеэнең теле. Бик күпләребез телнең стихиясен toen җит- , кермибез. Әсәрләрдәге геройларыбыз җыелышып гәҗиттә язылганча яки бүтән телдән тәрҗемә ителгәнгә охшаш бер тол белән сейлешәләр Бу үз чиратында геройларның индивидуальлеген югалтуга, характерларның бертерлелегенә, дересрәге. төссезләгәне алып бара. Бу хакта нык уйланырга кирәктер. Тирен фикерне ничек әйтсәң дә ярый Дип уйлаучы иптәшләр ялгышалар. Ризван Хемид тә тел белән саксызрак эш йөртә. Әмет Гаффарның персонажлары кайвакыт шулай сөйләшеп җибәрәләр ки. «ларның ии сөйләгәнен автор үзе аңлыймы икән дип уйлап куясың Чыкырдап торган авыл малае Фоатны тормышта тыңлап туймаслык, е менә яза башласа, көязләнә, төчелене, кылана. Ни хикмәттер, хәтта табнгыйлек остасы Мөхәммәт Мәһдиея геройлары да сәж- н»Д> ясалма тел белән сәйлешкелеп алалар. Сәхнәгә күтәрелгәч «артистланып» сөйләшергә кирәк дип саныйлар, ахры, пьеса язучылар. һ.,и.ң ...... ч-г.шм.г-.. - ..ройл.рмб-..-.. «Р~. — Уры. һем д.р.у с.ту.ц.л с.йлмй б.ЛМ.у ‘"W". -Р"'-Р"*Р -Р- — Т« У-У—М. •л.й Ш.Л. .лмм«. ...... .... .............. ....... Х.р....рл«> ..рМ~~— овоо.у.л.о... «-Г.Й «.рс.л.р <Чр лроф-У-»-" ..У~".Р — ЮГАРЫ ИДЕЯНЕ - ЗУР ОСТАЛЫК БЕЛӘН Интрига дигән сүзнең әдәби термин буларак ни аңлатканын да әдәби әсәр язарга алынган кешенең белүе мәҗбүри. Югыйсә, язган пьесаларыбызның шактые маймылы булмаган зоопаркны хәтерләтә. Кайвакыт эре-эре темаларны эләктерергә дип ауга чыгабыз да, туры төзи алмавыбыз аркасында, темаларны «яралап» кына җибәрәбез Әдәби осталыкның җитешмәве, минемчә, наданлыгыбыздан түгел, күп очракта иренүебездән килә. Җентекләп уйларга иренәбез. Театрларыбыз да сыйфат мәсьәләсендә еш кына талымсызлык күрсәтәләр. Оъектив сәбәпләр дигән сылтау табып, әдәби әсәр булып җитешмәгән пьесаларны сәхнәгә чыгаралар. Ә без, мыштым гына шул «объектив сәбәпләргә» ышыкланып, вакыт-вакыт халтура да төрткәлибез. Шома гына үтеп китә. Тәнкыйтьчеләребез, шөкер, тәнкыйтьтән түбән нәрсәләрне тәнкыйтьләп вакланмыйлар. Тәнкыйть сүзен куллангач, тәнкыйть турында да әйтми үтеп булмас. Драматургия белән махсус шөгыльләнгән тәнкыйтьчеләребез бик аз. Азат Әхмәдуллиннан башка җитди итеп уйланган кешебез юк шикелле. Калганнар күбрәк театр тәнкыйте белән шөгыльләнә. Пәри башка, җен башка, дигәндәй, болар икесе ике нәрсә. Дөрес, теге яки бу спектакльдә язылган рецензияләрдә драматургның исеме телгә алына, әмма аның әсәренә спектакльдән алган тәэсирдән чыгып бәя бирелә. Бик яхшы пьесадан да бик начар спектакль эшләп булганны, начар пьесадан беркайчан да яхшы спектакль ясап булмаганны беләбез. Тик менә кайчакларда спектакльгә рецензияне пьесаны укымаган килеш язабыз. Без төрле җыелышларда тәнкыйтьчеләргә бәйләнергә яратабыз, алардан гаеп эзлибез, тәнкыйтьләмиләр, дибез, әгәр тәнкыйтьләсәләр, югарыда әйтеп үткәнемчә, аларның фикерен, тешләр шыгырдатып кабул итәбез. Әле җитмәсә, тәнкыйтьчеләрне тәмам өркетү, куркыту өчен, аларның борын төпләренә Мәскәүдә тәрҗемә ителгән пьесаларыбызны китереп терибез. Янәсе, син минем белән шаярма — Мәскәүдә юк- бар нәрсәне тәрҗемә итмиләр... Шул уңайдан соңгы елларда еш телгә алына торган мәсьәлә — Бөтенсоюз аренасына чыгу мәсьәләсенә тукталып үтәргә телим. Ул драматургиягә генә түгел, әдәбиятыбызның башка жанрларына да кагыла. Әлбәттә, идеология эшендә аренаның зуры- сы, бәләкәе була алмый. Үзебезнең аренада да без югары сыйфатлы итеп эшләргә тиешбез. Әмма безнең сүзебезне илебездә яшәүче башка халыклар да ишетсә, ул сүзнең кыйммәте күп тапкыр артачак. Кайбер спортчылар була: алар ил эчендә үткәрелгән ярышларда ңскиткеч нәтиҗәләр күрсәтсәләр дә, дөнья күләмендәге җаваплы ярышларда җиңү яулый алмыйлар. Күрәсең, психологик хәзерлекләре җиТешми. Мин үзебезне дә шул спортчылар хәлендәрәк күрәм. Ярыйсы гына язабыз да шикелле, тик зур съездларда бүтәннәр мактала. Осталыкны арттыру белән бергә, үшәнлек, мокытлык барьерын да узарга, оештыру мәсьәләләрен оештырырга да кирәк. Ә бит Бөтенсоюз аренасына чыгарга безгә комачаулаучы юк. Киресенчә, РСФСР Язучылар союзы, РСФСР Культура министрлыгы, Мәскәу нәшриятлары, үзәк газеталар һәм журналлар безне ачык йөз белән каршы алалар. Нәшрият сүзе телгә алынган икән, безнең пьесаларны вакытында укучыларга җиткереп торганы өчен Татарстан китап нәшриятына да драматурглар исеменнән рәхмәт әйтәсем килә. Әйтергә теләгәннәрем әйтелде шикелле. Гәрәй Рәхим, опера өчен либреттолар турында да әйтергә онытма, дип хат язган иде. Бу безнең үзәккә үткән нәрсә, әйтеп кенә булмый инде, күрәсең. Шул үксез, ятим жанрны сөйрәп барырга омтылучы Гәрәйнең үзенә рәхмәт әйтергә генә кала. Чыгышымда мин җитешмәгән ягыбызга күбрәк тукталдым бугай. Әмма бу үзебезне бетереп ташлау өчен түгел, ә уңышлардан башыбыз әйләнеп китмәсен өчен. Димәк, эшләгән эшебез белән бергә, эшлисе эшләребез дә күп. Әйбәтлекнең чиге юк һәм беркайчан булмаячак. Үсүдән генә туктый күрмик. Безнең алга партия куйган бурычларны һәр даим истә тотыйк. Югары идеяле, югары осталык белән язылган әсәрләр иҗат ител, ил, халык мәнфәгатьләре белән яшәүче совет кешесе тәрбияләргә булышыйк.